Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Үз-үземә—хөррият мин, Үз-үземә—Хужа дип. Ялгыз утырам өемдә. Сагыш күлмәгем киеп.
Табигать гел хәрәкәттә, - Җил исә, ява яңгыр... Күбәләкләр гөл имәләр,— Аһ. шифалары бардыр.
Ә минем кулымда каләм,— һаман өемдә калам...
Өн ишетәм, дәшә әнкәм: “Сәхраларга чык, балам".
Бары шул өн мине тартын Чыгара урамнарга.
Сәер халәтләргә калып Адашам бураннарда.
Коеп яуган яңгырларда Йөримен сулар ерып... Карурманнар кочагында Калам төннәрдә кунып.
Шул караңгылык эченнән Гүя әллә кем килә.—
Әллә кеменнән алда ук Бер гаҗәеп өн килә:
Нәҗибә САФИ НА-шагыйрә, публицист; « Тан кошы». «. Әгәр дә уйлаганда», *Без шигырь, тормыш проза* һ б шигырь китаплары авторы Казанда яши.
■ө- >■
“...Үз-үзеңә кол була бел, Үз-үзеңә хуҗа син Татыганга бу дөньяның Сәгадәтен, нужасын.
Шушы халәтеннән китми, Яза-яза җырыңны Илтеп ялгарга тиешсең Киләчәккә чорыңны!"
һәм...шушы өн тагын мине Каләмгә бәйләп куя. Җаныма шагыйрьлек дигән Тылсымлы мөһер уя.
Җилләр артыннан йөгерэм. Юльиам ташкыннарга... Канатсыз килеш кояшка Җитәргә ашкынганга.
һәм тагын да әнкәм өне: "Кил, балам, сагындым ла. Чү! һалам, чү. бик ашыкма. Тигездә абындың ла”.
...Бәлки яшәү рәвешемдер: Табынын... абыныла... Үз-үзеңә хуҗа да бул.
Бул хуҗаның колы да.
Ычкынасым килә...
Дөньясына бер нәгьрә орын. "Яратам!" дип килә кычкырасым, һаман саен нигә кабатлыйсын: “Сою-мэхәббәт дин. ычкынасың"...
Бар хикмәт тә шунда, әйтсәм әйтим: Ычкынасым килә минем... Җирдән! Канат җәеп бер очасым килә. Шатлыгымнан шашын колә-колә.
Кайтавазы булып көлүемнең Күкләр күкрәп, яшен уйнар иде. Канат җилләремнән чайпалыр да Ак болытлар иңгә кунар иде.
Шигырь кау рыйларым арасыннан Салават күпере бер салыныр да. Син килерсең миңа Акбүз атта. Вакыт булды инде сагынырга.
Нүр-тәхеттә очрашырбыз шулай. Мәхәббәткә җггр-күк шаһит булыр Бары сок» канатында гына Җирнең тартуыннан качын булыр.
Җир әйләнә шундый сөю эзләп, Күкләр елап, көлеп, күкрәп тора. Ышанмасаң, шундый хикмәт барга, Мәңге сөю көткән айдан сора...
Ай бит үзе җнрдән ычкынган зат— Гашыйк җаннар табына торган нокта... Ычкынабыз бугай, сөю эзләп, Ялгызлыктан—тагы ялгызлыкка...
Үзгәрми үзгәртәләр...
Мәхәббәтне алтын димә, алтын шундый салкын.—
Үзе үзгәрми үзгәртә ләкин адәм затын.
Чын мәхәббәт тә үзгәрми, тик үзгәртә җанны; алтын салкынын тойдымы, ташлап китә аны.
Үзгәрми үзгәрткәннәрне таный алмадыңмы, үзең дә сизмәячәксең җансыз калганыңны...
Шул халәттә
Мәхәббәттән кояш кебек әгәр янмаса.
Хис языннан ташкын булып ташый алмаса, талпынмаса кош шикелле очарга күккә.
Йөрәк дигән "ит кисәген” ташла чүплеккә.
Әгәр янса, әгәр ташса, әгәр талпынса, ут булып та өермәдәй керсә ялкынга, ул йөрәккә бәдән—оҗмах, җаным да фида.
Шул халәттә бары яшәү һәм яшьнәү—уйда!
Югалган таңны эзләү
ӘЛЛӘ ничә укталдым, Укталдым да тукталдым.
Мин бит синең йөрәктән дә Сорамыйча ут алдым.
Ул ут кабаттан уятты Йоклап яткан вулканны. Җанга кертеп калдырдым мин Вулкан уяткан таңны.
һәм... менә таңнарда йөрим Саташкан күке сыман. Күке телсез, үзем илсез, Киләчәгем күк томан...
Өзгәләнәм, кычкырамын— Мин йокысыз таңнарда... Бикле читлектә бәргәлән— Минем хәлне аңларга...
Мин сине бары дөньядан Киткәч кенә онытырмын... Оныталмам. йөрәгемне Синең өчен он итермен...