Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕ ДӘРЬЯДЫР...


ШАГЫЙРЬ ҖӘҮДӘТ СӨЛӘЙМАНГА 50 ЯШЬ
Сонгы елларда татар әдәбиятында кызыклы гына бер күренеш пәйда булып килә. Шигърияттә ниндидер яна аһән, янача сүз. янача фикерләү, заманча ритмнарга тәнгәл килерлек ритм көтеп зарыккан күңелләребезгә ямь һәм өмет өстәүче күренеш ул. Бәлки өметләнгәнебезчә, артык куәтле агым да түгелдер, әмма таш астыннан саркып чыккан чишмә кебек, ул үз юлын таба һәм акрынлап-акрынлап татар әдәби мохитына яна янгыраш, яна төсмер бирә шикелле. Мин биредә белемнәре буенча математик, физик, кибернетик, юрист, тарихчы вә гайре төгәл фәннәр буенча өлгереп җиткәннән сон, кинәт кенә әдәби таланты ачылып киткән каләм ияләрен күздә тотам. Элегрәк әдәбият дәрьясына, нигездә, филологлар килеп кушыла торган иде, ә хәзер әнә. нинди генә һөнәр ияләре юк. һәм алар арасында инде җитлеккән поэзиясе белән күпләрне җәлеп иткән Жәүдәт Сөләйман аерым урын тота.
мин-диңгез дулкыны,
түз. елга! түзегез, сугылган ярлар да. үзем дә кыйналам ярларда, үзем дә сыкранган елгада.
ни кылыйм — сыймыйм ла елгага...
ни кылыйм - сыймыйм ла елгага... төшкәнмен җил куган болыттан, мин —дәрья айкарга яратам, диңгезгә, дәрьяга юл тотам.
гаеп юк сездә дә, миндә дә.
1997 елда “Идел” журналы китапханәсе” сериясендә чыккан “Күләгәләр” исемле китапта шагыйрь шулай дип яза. Ирексездән уйлап куясың, чыннан да шулайдыр. Чөнки Жәүдәт Сөләйман кылган гамәлләрне җиренә җиткереп башкару өчен өч кеше гомере дә җитмәс иле.
Ин беренчедән, ул—бүгенге фән дөньясында күренекле галим булып җитешкән шәхес. Татарстан Фәннәр Академиясенең мохбир әгъзасы, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең һәм Казан дәүләт университетының "Ясалма акыл проблемалары” исемле уртак лабораториясе мөдире. Бер үк вакытта Казан университетының гамәли математика һәм кибернетика факультеты деканы урынбасары, шул ук уку йортынын Информатика институты директоры урынбасары вазифаларын башкара. Аның фәнни тикшеренүләре ясалма акыл һәм педагогика яссылыгында алып барыла, аерым алганда, сәләтле балаларның социаль-психологик
адаптациясе, компьютер технологиясе һәм математик лингвистика өлкатәренә карый. Нәкъ менә шушы өлкәләрдә ул фундаменталь һәм гамати кулланышка керердәй ачышлар ясады да инде Анын тарафыннан йөзләрчә гыйльми хезмәтләр, мәкаләләр язылып, аларнын гомуми күләме 190 басма табактан артып китә
Икенчедән, ул—республикада гына түгел, инде Рәсәй күләмендә танылып өлгергән “Сәләт" хәрәкәтен оештырып җибәрүче һәм анын даими җитәкчесе 1994 елдан бирле "Сәләт" лагерьларында фәннен теге яки бу өлкәсендә үзләрен күрсәтеп өлгергән меңнәрчә бала ял итте, белемен чарлады, ижат оеткысын үстерү мөмкинлеге алды
Өченчедән, ул—Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җиде шигырь китабы авторы. Аз түгел бит!
Бу исемлекне дүртенчедән, бишенчедән, дип. але байтак дәвам иттереп булыр иде Чөнки каләмдәшебез Жәүдәтне без инде байтак аспирантларның, университет тәмамлаучы яшьләрнен диплом проектлары җитәкчесе буларак та. Россия Ясатма акыл ассоциациясе виие президенты буларак га. спорт һәм җәмәгать зшлеклссе бу ларак га беләбез. Бер карыйсын, ул Казанда, университет аудиторияләрендә мәш килә, икенче карыйсын, янып-көеп сәләтле татар балаларынын фестивален үткәреп йөри, өченче көнне кайдалыгы белән кызыксынсак, ул Мәскәүгә китеп барган булып чыга, тагын берничә көннән йомышын төшеп шылтыратасын. Италиягә йә башка берәр илгә фәнни конференциягә китте, дип жавап бирәләр Кайчагында барысына ла ничек өлгерә икән ул, дип баш чайкап шаккатырга гына кала Хәер, артык шаккатасы кжгыр да. чөнки максатчан һәм үз-үзенә таләпчән кеше күп нәрсәне булдыра ул Теләген һәм анык максат-ориентирларын, алны-ялны бс.лми. көнне төнгә нтгап эшләү сәләтен генә булсын. Ә Жәүдәг Сөләйман исә нәкъ шундыйлардан
Анын белән танышканчы, дуслашканчы, математиклар һәм физиклар, гомумән, техник фәннәр дөньясындагы кешеләр белән якыннан аралашкан булмаган- лыктанмы. мин аларны, дөресен әйтим, ничектер башкачарак итеп күз алдына китерә идем. Фикер йөртү рәвеше тимер мантыйк кысаларына кертеп утыртылгандыр, чынбарлыкны күзаллаулары тимер-бетон субайлар сыман артык турыдыр, хис-тойгы, элпәдәй юка кичереш вә хыял дөньясы, мәхәббәт һәм нәфрәт чигендә тирбәлеп торучы хиссияте рухия да алар өчен ят бер нәрсәдер сыман тоела иде. Алар өчен барысы да анык, ачык һәм алар барысын да ниндидер гыйльми вә фәнни аксиомалар, теоремалар, гипотезалар белән анлата алалардыр дип белә илем шикелле Дөрес, ул дөнья кешеләренә кызыгу һәм соклану кебегрәк нәрсә дә бар-барын. әмма барыбер алар мина кайсы яклары беләндер урман кочагында үсеп утырган, таралмаган габигыйлегс белән матур куакны яисә ялгыз агачны түгел, ә яхшылап шомартылган, ышкыланган борысны хәтерләтә иде Шулай иде Гуманитарийлар хисчәнрәктер, табигыйрәктер, кайнаррактыр сыман тоела иде мина
Әмма 1996 елнын җәендә булган бер вакыйга минем дөреслектән шактый ерак торган шушы сәер күзаллавымны пыран-заран кигерде дә ташлады Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел урнашкан нарат урманында "Сазәт"нсн чираттагы җәйге лагере эшләгән көннәр шгс ул Татарстанның барлык районнарыннан, күрше-тирә республикалардан һәм өлкәләрдән җыелган балаларга һәм яшьләргә безем бирергә Казан университетының яшь галимнәре математиклар, кибернетиклар, татар филологиясе факультеты белгечләре килгән иде Үэс белән ике улын алып килгән композитор Мәсгудә Шәмсстдинова “сәдксш"ләргө татар легендалары, риваятьләре һәм ырымнары, музыка серләре турында сөйли, мин исә татар әдәбияты һәм гомумән гатар дөньясы, ягъни "Тпглрика" дәресләре алып барам "Селкеш" сүзен дә аязагып китим әле, лагерьда базалар уйлап чыгарган бу яна сүз "сәләтле кеше" дигәнне анлата Кыскасы, балалар белән үзебез лә бала-чага булып бегә яздык, алар белән аралашу һәр кешедә була торган ниндидер комплексларны кул белән хзып ташлагандай юк итә икән Мәсгудә белән без төшкә хәтле дәресләр бирәбез дә. өйләдән сон бүлмәләребезгә кереп бикләнәбез Минем "Ишелеп төшкән бәхет" романын яш башлаган чак. һәр минут кадерле, һәр буш сәгатем яна геройларымның язмышын тәфсилләп, уйланып үтә Белгәнемчә, Мәсгудә лә тик ятмый, лагерь клубынын рояль куелган бүлмәсеннән көне буе диярлек әллә нинди таныш булмаган аккордлар
янгырый. Димәк, ул да яза. ижат итә. Рәхәт' Табигать кочагында яраткан кешеләрен арасында, яраткан эшең, күңеленә якын шөгылен белән булаша алудан да кадерлерәк мизгелләр бар микән?! Көннәр уза, язып тутырылган битләр арта бара Безнен ни эшләп утыруыбыз балаларга әйтелгән, бимазалаучы, борчучы юк. Хәер, аларның үз дөньясы, үз мәшәкатьләре, өлкәннәрдә артык гамьнәре юк та.
Язып утырам шулай, кинәт бүлмә ишегенә кемдер килеп бәрелде, таләпчән шакый башлады. Кем булыр икән? Ризасызлыгымны сиздермәскә гырышып ишекне ачып җибәрсәм, каршымда еш-еш сулап Мәсгудә басып тора. Минем авыз ачып ниндидер сүз әйтүемне дә көтеп тормастан, һич кенә дә каршы төшмәслек итеп ярып салды бу:
-Флүс, әйдә тизрәк, яна көй тыңлатам, яңа көй яздым..
Гомер бакый сабыр, һәр сүз вә ымнан үзенә бер мәгънә таба белүче, тыныч холыклы Мәсгудәне алыштырып куйганнар диярлек иде. Ижат кешесенең мондый халәтен аңлатып булмый, бары сизенеп кенә була торгандыр да. Сүзсез ана иярдем.
Рояль янына килеп утыруга композиторның күзләрендә нур кабынды, нечкә озын бармаклары салмак кына клавишалар өстендә бии башлады. Залны әле моңарчы беркайчан да ишетмәгән, кин яңгырашлы, бәгыреңнең үзәгенә кереп бөтәрләп алучы моңлы аһән күмеп китте. Дулкынланудан карлыга төшкән тавыш белән Мәсгудә җырлый башлады:
Дәрьяларда ай-кояш бар, ай-кояш,
"Дөньяларда ниләр бар?” — дип, кил. сораш
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң.
Әти. җаным, киңәшергә инде соң.
Белмим, әллә нишләп бала йоннарым кабарды, ирексездән күзләремә яшь тыгылды. Бу көйдә, бу сүзләрдә әллә нинди бетмәс бер моң, яшь аралаш кемгәдер эндәшергә омтылу, үкенү һәм чарасызлык ята иде кебек. Әнә шул моң бөтен кан тамырларына кереп тула да йөрәгеңне музыка белән бергә сулкылдарга мәжбүр итә. Мин үземнең нарат урманы ешлыгына чумган ниндидер лагерьның клубында утыруымны да, янымда кемнәр, нәрсәләр барлыгын да оныттым, күңелем күптән вафат әтием белән сөйләшә, аңлаша, аннан киңәш сорый иде кебек.
Бу сәер халәттән Мәсгудәнең сүзләре аерды:
-Ничек? Ошадымы? Җәүдәт шигыренә бу.-диде ул ниндидер ят бер тавыш белән. Күрәсең, ул үзе дә мин кичергән хисләр дөньясыннан чыгып җитә алмаган иде әле.
Җавапка нәрсә әйткәнемне төгәл генә хәтерләмим, чөнки яңа көй авторының да күзләрендә җемелдәгән яшь бөртекләре тәмам тетрәндергән иде. Ә ул исә яна сорау бирде.
—Әллә елагансын инде?—диде.—Чынлапмы!..
-Ирләр юри елый алмый...
Сүзсез дә аңлашып була торган шушы халәттә күпме утырганбыздыр, белмим, залга Җәүдәт Сөләйман килеп керде һәм сәерсенеп безгә карап тора башлады.
Мәсгудә бер сүз дә әйтмәде, рояльгә иелде һәм инде мина таныш, тетрәндергеч аккордлар тагын залны күмде. Мәсгудәбез исә безнен барлыгыбызны бөтенләй оныткандай җырлады да җырлады:
Минем янып-көюләрне ии басар?
Безнең алда күрешүләр ни гасыр?
Чишмә-судыр дигән идем бу дөнья.
Юк, түгелдер көмеш агым, бу-дәрья.
Сонгы аккордлар яңгырады. Исемне җыеп залга яңадан күз салганда Җәүдәт стенага капланган һәм куллары белән таш стенаны төя-төя үкси иде. Җилкәләре калтырана Мәсгудә белән без дә сүзсез идек. Олы ир кешене тетрәндергән көйнең аһәннәре әле һаман күңелебезне сулкылдата иде бугай.
“Әй, дәрья, дәрья” дигән бу шигырьне Җәүдәт туган ягында, Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авыл мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләгән, әле күптән түгел генә вафат булган кадерле әтисе истәлегенә язган иде.
Сонрак ул жырны мәшһүр җырчыбыз Хәйләр Бигичев җырлап караган, радиостудиядә яздырырга да теләк белдергән иде. әмма ин сонгы мизгелдә баш тартты.
-“Әти. жаным, кинәшергә инде сон "—дип җырлый алмыйм, минем әтием исән бит әле Аңламас ул мине,—диде ул
Ни кызганыч, халкыбызның Илһамнан кала икенче сандугачы булып танылган талантлы җырчы озак яши алмады, берничә елдан үзе дә бакый дөньяга күчте Җырлаган, әмма яздырырга олгермәгән җыры исә базаларына истәлек булып калды Хәзер ул “Сәләт” лагерьларында җырлана, шул җырны искә төшергән саен мин кеше күнеленен төпсез дәрья икәненә ныграк ышана барам Ул дәрьяга математик та, кибернетик та, шагыйрь дә, политик та. табиб та һәм дөньядагы мсннәрчә- меннәрчә башка һөнәр кешеләренен жан җылысы, кичерешләре, шатлык вә кайгылары сыйган Кеше күнелс—төпсез дәрья шул!
“Сәләт” лагерьларында кулга-кул тотынып эшләү, әдәбият мәйданында фикердәш вә аркадаш булу белән бергә, язмыш шаяруымы, безнен Аккош күлендәге дача йортларыбыз да Жәүләт Сөләйман белән күршедә булып чыкты Табигый, байтак кеше дачага ял итәргә, вакыт уздырырга килә Атна буе тормыш мәшәкатьләреннән, эштәге ыгы-зыгыдан туйган кешенен бер бушанып азасы килү табигый хәл. Ә Җәүдәт Сөләйман дигән иптәшебез исә, дачага да эшләргә, иждт итәргә, фәнни мәкаләләренең асылы хакында язгыз казып уйланырга килә, дисәм, ялгышмамдыр кебек. Ничә тапкыр шаһит булганым бар. анын тәрәзәсендә төнге өчләргә кадәр ут сүнми "Бераз язгалал, сызгалап утырдым азе".-ди ул икенче көнне очрашкач галәти бер нәрсә турында сөйләгәндәй иттереп Баксак, үз-үэеннс аямый эшләү, куйган максатына үзеннс тулаем багышлый белү лә анын өчен галәти бер хәл икән. Моны күпләр булдыра алмый, дип бсләм
Шагыйрьләр турында язу ифрат авыр эш. Чөнки кайчагында икс-өч юллык строфага ла шагыйрь кешелек мен еллар буе уйланган, баш ваткан ниндидер бер проблеманын өстәмә төсмерен күзалларлык тирән мәгънә сала белә Шагыйрь Сөләйманнын тарих төпкелләренә чумарга омтылуы да юктан түгелдер “Сөләйман әсәрләрендә ерак тарих—әкият түгел, ә бүгенге катлаулы нәрсазәрнен гасырлар- дәверләр катламы астында калган сукмакларын бүгенге шагыйрь күз нурлары белән капшап карау Ул татар халкының Алтай якларына тоташкан тамырларында кан булып ага, уйлана, борчыла", дип яза Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Сөләйманның “Казык" исемле шигырь китабына язган кереш мәкаләсендә Монын белән килешергә генә кала. Чөнки Жәүдәт Сөләйман бүгенге заман фәненсн ин актуаль проблемаларын хәл игүдә үз юлын эзләү белән бергә, шигърияттә бүгенгене чал тарих белән тоташтыручы, онытылган, инде күздән югалган җепләрне табарга омтылучы диңгез гаувасы* да
Ниндидер бер тантанада Татарстанның халык язучысы Гариф ага Ахунов юбилярны котлап бик мәгънәле сүзләр әйткән ндс Ялгышмасам, алар болайрак яңгырый:
Егерме яшендә егеткә коч керә,
Утыз яшендә егетнең кулыннан зш килә.
Кырык яшенлә егеткә аң кер.».
Илле яшендә егеткә дан килә.
Бу шигырьне искә төшерүем юктан түгел Каләмдәшебез, үзенчәлекле язу эслүбснә ия шагыйрь, җитлеккән галим һәм ззләнүчән педагог Жәүләт Сөләйманга март аенда илле яшь туза Ул инде кеше тормышындагы барлык бу стадияләрне үтеп, җитлегү, җигелеп эшләү чорына кергән икән Ә хезмәтен булса дан һәм мактау, замандашларыннын тануы да озак көттермәс Хәер, ул бу танылуга инде бүген үк лаек булган сирөкләрсбсзнен берседер дә