Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОССИЯНЕ ТАНЫП БЕЛҮ


"...камил булмаган һәм куркыныч теләсә нинди нәрсәләрне аңлауны үзеңнән башларга кирәк' Ю. Н Афанасьев
Сонгы елларда безнен илдә торгынлык-күчеш-акыл житеп бетмәү заманнарында танылган тарихчы галимнәрнең бик тәфсилле фундаменталь хезмәтләре дөнья күрде Аларнын максаты илнен, халкыбызның һәм дәүләтнең тарихын тирәнтен танып белү, аларны моңа кадәр чыгып килгән басмалардагы идеологик яктыртудан арындыру иде. Менә ул хезмәтләрнең кайберләре: Б Миронов. Россиянен империя чорындагы социаль тарихы (ХУ1П-ХХ гасырлар). Шәхеснең, демократик гаиләнең, гражданнар җәмгыятенең һәм хокукый дәүләтнең җеназасы, I том. (СПб. 1999), Ю Афанасьев Куркыныч Россия. Бүген самодержавие традицияләре (Изд. Центр РГГУ М. 2001)\ А. Яковлев. Эңгер-меңгер. (“Материк”. М.. 2003). Боларга өстәп бөтен дөньяга танылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренен Россиянен бүгенгесе һәм киләчәгенә бәһа бирү, әүлиялек сыйфатларына ия кайбер хезмәтләрен дә күрсәтергә мөмкин.
Минем бу тикшеренүем үземнең "Кайдан киләсең һәм кая барасын. Россия? Россияннарнын Октябрьдән сонгы тарихын һәм киләчәген аңларга тырышу тәҗрибәсе” (М Инсан" 1996) һәм "Милек философиясе һәм социологиясе Россия чынбарлыгы” (М, "Эльф-М., 2000) дигән китапларымдагы идея-фикерләрне үстерү ниятеннән язылды Мин өстә күрсәтелгән авторларның фикерләре белән килешеп, кайвакыт шулардан этәреш алып яки бәхәсләшеп, әлеге мәсьәләне аңлауны тирәнәйтергә теләдем. Кешелек дөньясы илнен-дәүләтнен һәм халыкнын яшәеше, төп үзәге мәгълүм бер табигый-тарихи яки ясалма принциплардан чыгып оештырыла торган милек мөнәсәбәтләренә таяна, турыдан-туры анын язмышын билгели.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу хезмәтләрнең барысы да рус телендә язылган.
“Россиядәге модернизациянең өч гасырлык тарихы, нигездә, унышлы булган: Россиянен алга барышы вакыт-вакыт 15-25 елга сузылган кризислар, сугышлар^ җәмгыятьтәге чуалышлар яки хәзерге кебек радикаль реформалар белән өзелгәләп торган. Андый кризислардан сон алга барыш яна көч белән дәвам итә Барлык илләр өчен дә хәзерге заманда уртак булган, җәмгыять үсешендәге нормаль күренеш
Әгьдәс БОРҺАНОВ (1920) - Россия дәүләт гуманитар уннверсиг^~^^фс, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы. тарих фәннәре-докторы, дәүләтчелек һәм сәясәтнең акту аль темаларына күпсанлы монографияләр авторы Мәскәүлә
кебек, россияннарнын бүгенге авыр кризисы ла вакытлыдыр, ул озакламый бетәр дигән өмет бар. Россиядәге тарихи пронесснын нормаль хат икәнен дә әйтеп үтү кирәктер",—дип раслый Б Миронов. Кыскасы, бездә хәлләр начар булса да. ул шулай булырга тиеш Димәк, яналан “велосипед уйлап табу" белән шөгыльләнмәскә кирәк Хакимият башында утыручы түратәр өчен бик унайлы тезис-фикср бу.
Кайбер авторларның фикерләре башкачарак. “Ни өчен кешеләрнең көнлатек тормышын жинеләйтү һәрвакыт Көнбатыштан килә? Ни өчен без бик тә ышанычсыз сәясәтчеләр белән бер арбада әле? Ни өчен табигый байлыклары, уңдырышлы җирләре булмаган илләр бездән яхшырак яши7”—Монысы А. Яковлев сүзләре Бу сорауларга җавапларны бары тик ярлылыгыбызны, ялкаулыгыбызны, башбаштаклыгыбызны русларнын һаман аңлашылып бетмәгән күтәренке рухына сылтамасак кына таба алырбыз. Кызганыч ки. русларнын бөтен тарихында ияреп килгән бәлаләрне акламау, айларга теләмәү, тынгы бирми торган бөеклек, мессианлык фикерләре, ул фикерләрне теләсә нинди чаралар белән тормышка ашырырга гырышу рус психологиясендәге ин тискәре сыйфатлардыр Россиянен ин асыл патриоты Дмитрий Лихачев “безгә тәүбәгә килергә кирәк" дигән Без анын бу сүзләрен васыять игеп алырга тиешбез Юкса, без әле һаман да Дәүләт Думасы рәисе булган Г Селезневның “безнен тәүбәгә килерлек гамахзәребез юк” дигән сүзләрен сокланып кабул итәбез. Кызганыч ки. үзебезгә дә. кешелек алдында да тәүбә итәрлек эш-гамәлләребез күп Күренекле рус язучысы Борис Васильев “Бездәге шикелле тарихи хәтере зәгыйфьләндерелгән башка берәр халык бармы икән? Бер нәрсәне дә хәтерләмибез, бер нәрсәгә дә өйрәнмибез "—дип яза
Алга таба йөгертебрәк булса да. Ю. Афанасьев китабына үз фикеребезне белдерергә кирәк табам Ул китапка Б Виттснберг бик бәхәсле бәя биргән Ул ана “Тарихи оптимизм һәм тарихи пессимизм дип исем биргән Анын фнкеренчә. Ю Афанасьев хезмәте тарихи пессимизм күхлегеннән чыгып язылган, димәк, тарихка дәүләтчә караш түгел бу Дәүләтчә караш ура-патриотик рухта булырга тиеш, үлсәк тә. “җырлап үләчәкбез" димәкче автор Рецензент белән килешергә мөмкин түгел Оптимист начарны ла яхшы дип мактаган кеше түгел. Оптимист начарны начар дияр, аны бегерергә тырышыр Пессимизм белән дә шундыйрак хәл: акны кара дияр. Ю Афанасьев Ваганыныи тирән җәрәхәтләрен ачып, аларны дәваларга тырышучы оптимист
Виттснберг Ю Афанасьевның “Гайдарча конфескацион акча реформасы үткәрелде. Чубайсча бандитларча приватизация ясалды. Ельпин кушуы белән парламент бинасын утка тоттылар. Чечняда сугыш башладылар Путин исә хәзер асылда монархистик-болыневистик. ә формасы белән демократик хакимиятне ныгытырга маташи Хакимият һич тә үзгәрмәде".—дигән нәтижатәрс белән килешми Ул шулай ук Афанасьевның “Россия узган гасырнын туксанынчы елларын оттырды —дигән фикеренә дә каршы чыга Ул: "Россия ачык һәм ирекле илгә әверелде Сәяси ирек, сүз иреге бар. нормаль икътисадка да нигез салынды—икътисад сәясәтендә унышсы шыклар булса ла. зшмәкәрлек иреге саклана Ә туксанынчы еллардагы сәяси яулап алуларның язмышы аны хакимиятнең кысарга тырышуына гына бәйле түгел, ул Россия гражданнарының сәяси ирекне яклап калу сатәтс булу-булмауга бәйле".—дип яза Афанасьев хаклы туксанынчы еллар тулысы белән огтырыллы Әйе. сәяси ирекнең күпмессдер сакланып калды, чөнки, беренчедән, туксанынчы еллардагы демократик хәрәкәтнең чәчәк аткан чорында Россия элек без танырга теләмәгән кеше хокуклары турындагы кайбер килешүләр!ә кушылды икенчелән, хакимияттәге гүраләрнен бик тә инде “европалылар” буласы килә, алар моны элегрәк үзләре Россиягә таккан иделәр, шуны хәзер иналан кайтарып ллмакчылар. Ә гөп мәсьәләдә—нормаль икътисади үсешкә нигез с&тынмый калды Алай гынамы сон халыкны һәм дәүләтне оялхшйча талау өчен бәген шартлар тудырылды. Бер генә мисал—1998 елнын августында Халыкара валюта фонлы безгә чираттагы заем биргән иде Америка долларлары белән исәпләгәндә анын 235 миллионы Ельцинның кызы Татьяна Дьяченко исеменә Сидней банкына (Австралия). I миллиард 400 миллионы Россиянен ул вакыттагы премьер-министры Черномырдин исеменә Нью-Йорк банкына. 780 миллионы "Кредит Сюисс"
(Швейцария) банкына А. Чубайс исеменә; 270 миллион доллар "Кредитанштальт- Банкферейн"га) (Швейцариянен Лозаннадагы бүлеге)—Б. Березовский исеменә; фунт стерлингка әйләндереп. Вестминстер Милли банкына (Лондон, Бөекбритания)—2 миллиард доллар Борис Ельцин исеменә күчерелделәр. Черномырдин. Чубайс. Березовский. Ельцин исемендәгеләре ябык исәптә, ягъни аларны беркем дә ала алмый. “Әгәр дә Россия ихтыяҗларына нәрсә дә була калса, ул 100 миллион доллардан артмыйдыр",—дип яза Ю. Афанасьев. Бу “карак әфәнделәр" “россияннарнын мона түзеп торуларына өметләнәләрдер, бәлки. Монысы беркайчан да булмас. Үзләрен җаваплылыкка тартмасалар. аларның бер гаепсез нәсел-нәсәпләренә шундый бәлаләр киләчәк әле—Ходай үзе күрсәтмәсен! Россия тарихында мондый вакыйгалар бер генә булмаган бит. Олигархик- монополистик капитал дәүләт белән үрелеп үскән чакта халык хужалыгынын нормаль үсеше була алмаячак, дөнья тәҗрибәсе шуны күрсәтә; анын ким дигәндә ярты өлеше вак һәм урта бизнеска бирелергә тиеш. Ә ул бездә “күгәрчен борыны" хәтле генә: Афанасьев аны халыкның дүрт проценттан да азрагында дип саный. “Альфа-Банк” президенты П. Авен; “Кече бизнес бездә 13-15 %тан артмый. Нормаль икътисадта ул 50%тан да артык булырга тиеш",—ди. Монополистик капитал. XX гасыр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, фашизмга (коммунофашизмга) нигез ул, ул бөтендөнья сугышына әверелеп китәчәк империалистик сугышлар башлануга бер сәбәп кенә.
Безнен ил гражданнары туксанынчы елларда яулап алынган сәяси мөмкинлекләрне яклый алмый, аларнын тавышларын бер шешә аракыга, бер кап шикәргә һәм башкаларга түрәләр (электорат) сатып ала. демократик электорат бары тик күпчелеге урта сыйныф милекчеләре булганда гына барлыкка килә. Безнен әдәбиятта вак һәм урта бизнесны еш кына икътисади мәсьәлә итеп кенә күрсәтәләр. (А. Яковлев— “Энгер-менгер"). Бу проблема, иң беренче чиратта, социаль-сәяси проблема. Электоратнын нигезен тәшкил итүче күпмиллионлы үсеш субъектлары оешмый торып, без. милләт буларак, яшәргә сәләтсезләр. Бары тик шул очракта гына социаль-сәяси тотрыклы дәүләт төзеп булачак. Халык бүген үз-үзен “талап җыелган байлыкны талап ал", дигән ысул белән генә яклый алмый, "реформалар" дигән булып, аны төбенә кадәр таладылар, ул хәзер оеша алмый. Аны оештыручы- туплаучылар да юк. булган очракта да аны көрәш барышында ашатып-яшәтеп торучылар да юк. Коммунизм төзергә хыялланган җитәкчеләр, бигрәк тә Сталин, бу катлаулы-четерекле проблеманы аңлаганнар. Яковлевның; "Беркемнеке дә булмаган (дәүләтнеке булган) милек мәсьәләсенең язмышын хәл итмичә, чын мәгънәсендә иҗтиһат итәрлек икътисади һәм сәяси тотрыклылык Россиядә булмаячак".—дип язганы бик берьяклы гына. Ул мәсьәләне чишүне кемгә һәм ничек хәл итәргә тапшырасын бит? Хакимият аны үзе тудырган олигархларга тапшырды да үзе мөшкел хәлгә төште. Дәүләт милке—халык милке ул, халык реаль милекче булырга тиеш. Жәмгыятьтәге барлык мөнәсәбәтләр бары тик илдә массакүләм милекчеләр оешканда гына туа ала Ләкин ул дәүләт тарафыннан даими таланып килгән һәм асылда хәерчелеккә тарыган халык арасында үзеннән-үзе барлыкка да килә алмый. А. Яковлев тәкъдим иткән реформа чараларының берсе дә милекчеләр сыйныфын булдыруның мөмкинлекләрен ачып күрсәтми. Массакүләм милекчеләрне массакүләм кәсәбәчеләр белән дә бутарга кирәк түгел, янәсе. 1985 елда базар реформаларын шуннан башларга мөмкин булган. Массакүләм милекчеләр чынлыкта бөтен халык булырга тиеш, ә массакүләм кәсәбәчеләр күп булса халыкның 3-5% ын гына тәшкил итә. (А. Зиновьев фикере). Безнен уебызча ул бар халыкның 1% ын гына били, анысы да әле җәмгыятьтә массакүләм милекчеләр булган очракта гына. к
Хакимиятне үзгәртү турында. Ул бары тик сәяси оешкан-тупланган халык массалары аны революция барышында алыштырганда гына була ала Россиядә антифеодалистик революция йомшаграк булса да. халыкның социаль актив өлеше крестьяннарның өчтән бер өлеше кулаклар һәм урта халлеләр. шәһәр буржуазиясе булганга күрә мөмкин булган. Шул сәбәпле, ул объектив котылгысыз буржуаз эчтәлекле булып, барыбер буржуазиянең җиңеп чыгуына китермәгән Шуң У
аларнын көчәнүе, жәмгыятьнен буржуаз-демократик максатларын чор таләп иткәнчә чишү мөмкинлеге булмагач, соииаль-сәяси көчләр дә юклыктан көчәнү генә булып чыккан, революцияне дәвам итү коммунистлар җилкәсенә төшкән Алар, әлбәттә, революциягә бик теләп кушылып киткәннәр, үз максатларына ярашлы вакыйгаларны үзләре үк оештырганнар, алар ясалма-ялган булганлыктан, бер максатка да ирешә алмаганнар Крсстьяннарнын өчтән ике өлеше бик ярлы һәм шәһәрләшкән халык булган, алар шәһәр пролетариатына ярдәм итешеп, хакимияттә коммунистик диктатура урнаштырганнар Нәтижәдә "шөшле биреп без алдым" килеп чыккан самодержавно-бюрократик диктатураны коммунофашистик диктатурага алыштырганнар Боларнын аз гына да мәдәни социаль җирлеге булмагач, талау- юлбасарлык сыйфаты үсеп, бик күп тискәре күренешләр барлыкка килгән Мәгълүм бер мәзәктә, ин хәерче Африка илләренен берсе өр-яна ракеталар белән баштанаяк коралланган, дип сөйлиләр. Коммунистлар ла ин начар сыйфатлы дәүләт капитализмы оештырып караганнар. Моны юлбашчы Ленин да бик тиз айлап алган Кайбер авторлар инде череп таркалган шул дәүләт системасын мактап, хәзерге түрәләрне яманлап. У.Чсрчилльнен шундый фикерен китерәләр "Сталин сукалы Россияне җитәкләгән, аны атом бомбалы итеп калдырган' Ләкин халык һаман да кытлыкта, тегесе җитми, монысы җитми, торыр куышлары да юк. ә дәүләт бюджеты тулысы белән шул атом бомбасын булдыруга, анын серләрен американнардан урлауга китеп бара.
1991 елнын августында яна тип хакимият урнаштыру максатын кунгач, шык арасыннан яна хакимият төзергә сәләтле сыйныф та булдырырга кирәк иде Ә андый сыйныф юк. халык, нигездә, тулаем ярлы пролетариат кына, анын милкс- мөлкәтс дә юк. димәк, үссш-алгарышны күтәрерлек сыйныф га юк тигән сүл Хакимиятне шул ук сыйныф булып җитмәгән функиионерлар. өлешчә хакимияттә угырган. әмма бер баскычка түбән дәрәҗәдәге икенче клан алыштырды да куйды Хакимияткә килгәч, бу клан үзенә таяныч булырдай, үзеннән таләп тә итәргә сәләтле социаль нигезе булмаганлыктан. бюрократизм закончалыклары буенча "Җавапсыз демократия" булды, хәзер ул “идарә ителә торган демократия" дип йөртелә башлады. Үзе барысы белән дә идарә итәргә тиешле клан белән идарә итәргә тотыштылар. Менә шундый әкәмәт
А. Яковлев га башка сүзләр белән генә шул хакта ук фикер йөртә Без яна сыйфатка ия дәүләт аппараты този алмалык Ул саботажчылар һәм сатлыкжаннар, эшлексезләр һәм һәртөрле законнарны сөймәүчеләр аппараты булып калды Ул хәзер дә шул халәттә Ул сисгеманын үзе тарафыннан шулай "өйрәтелгән’ Демократлар үзләре берничек тә чишә алмын торган бурыч куйдылар. Шуны азезаган. дөресрәге, шуны инстинктив тойган лемокрагларнын беренче дулкыныннан “үзгәртеп коруны башлаган кайбер күренеклеләре актив сәяси зшчәнлектән бөтенләй киггеләр. кайберләре исә шактый “икмәкле" урыннарыннан да отставка! а чыктылар. Күпчелеге системага яраклашты да хәзер дәүләтне унышлы гына “имеп ята" Алар бит һаман да бюрократик дәүләткә хезмәт итәләр, гүрәләр ана нәрсәләрнедер тыю өчен, "үзенә йолку һәм башкаларга юл бирмәү өчен, күзәтеп- буйсындырып тору өчен кирәк Мондый дәүләттә “яна" аппарат баш бюрократны алыштырып зшләнә. ләкин ул шәхес буларак кына "ятта" (әйтик, мәскәүлеләр" урынына "пи терныкылар"). ә сыйнфый асылы шул ук кала Сонгы сыйфатта аппарат бары тик өстен сыйныфка тына хезмәт итә. ләкин җәмгыять хезмәт итә торган сыйныф булып үзе кала алмый Мондый бюрократик системада гүр&зәрнен буйсынуы—хисап тотуы да вертикаль буенча гына була, горизонталь буенча хисап тоту булмагач. аппарат демократик та була алмый Баш бюрократмын төп кайгырту ы ли әнә шунда.
Ю Афанасьев үзенә максат куйган: ни өчен рус гарихынын буеннан-бутил
бетнен шул үгкәннәрдән һаман да чыга алмавыбыз программага салынган' -ди Эш шунда кн. Россия җәмгыятендә аны үткәннәрдән чыгарырга сәләтле сыйныф күптән юк инде, хакимияттә утыргин бюрократлар илне һәр хәлиткеч вакытта тупыйкка кергә дә. һәркемне туйдырып безергән маразмати >мы аркасында, ул язы. яшьрәк клан белән алыштырыла, ләкин бу клан да шул ук иске клан казаныңда
кайнап үскән, жаны-тәне белән ана береккән була. “Шул ук кәбестә шулпасы, тик бераз сыеграк кына" Ни өчен ■■сыеграк"'’ Чөнки искеләре аристократлашып өлгергән, алар тәҗрибәлерәк, "мәдәнирәкләр", алар, дөнья аристократлары белән аралашып, алардан яхшы манераларга өйрәнгәннәр, ә алмашка килгән яшьрәкләр әле “яшел", халык массаларын алдауның ин кирәкле сыйфатларын алар әле үхләштереп өлгермәгән, дәүләтне һәм халыкны талаунын ялтыравык сүзләрен дә белмиләр. Бюрократиянең хакимияттә эзлекле рәвештә үз эшчәнлекләрен дәвам итүе. Мәскәү Русе заманыннан бирле бетмәс-төкәнмәс яулап алу сугышлары алып баруы хәзер дә һаман үрчеп торучы хәрби хезмәткәрләр һәм түрәләр өчен бик кирәкле шарт "Алар бөтен Русь буенча киң таралган. Мәскәү хакимиятнең генезисын канга батырган—менә шул инде рус хакимияте",—дип яза Ю Афанасьев.
Ю Афанасьев: "Хакимият табышмак та. җавабы да үзендә,—дип күп мәгънәле нәтиҗә ясый. —Хакимияттә самодержавие сыйфатлары белән социалистик сыйфатлар, шәхси тормыш белән коммунитар тормыш, инициативалы иҗтиһат белән реакцион җимергеч көч тә бергә үрелгән. Ул ирек сөюче дә. аны кысучы да. Ул бөек тә һәм бик түбән дә". Әйе. хакимият кулында табышмак та. җавабы да. Мәскәү хакимияте Алтын Урданың теләктәшлеге аркасында ут һәм кылыч белән рус кенәзлекләрен яулап ала. бөтенроссия хакимияте булып әверелә. Ул руслар тормыш-көнкүрешен тәэмин итә. Үзен социаль нигезләр белән ныгытмый, ә көч һәм жәза кулланып. Урда хакимияте, ягъни тышкы көчләр ярдәмендә аякка баса Мөгаен, рус хакимлегенең "тышкы" көчләр ярдәмендә килеп чыкканлыгын Рюриклар заманыннан ук башларга кирәктер. Нәтиҗәдә ул үзе дә халык өчен чит- ят. тышкы көч булып әверелә. Хакимият белән җәмгыятьнең мәнгелек капма- каршылыгы. аларнын бер-берләреннән аерылуы шуннан киләдер. Хакимият асылда үз илендә үзе оккупант. Үз оккупантларының жәберләү-кысуларыннан тәмам туйган рус халкы самодержавно-тоталитар шартлардагы (ул патшаныкымы, “генсекныкымы") режимда яшәгәндә чит халыкларның оккупациясен бер дә кабул итә алмый, атарны куу һәм юк итүдә көрәштә бернинди чаралар кулланудан да тартынып тормый, хәтта үз-үзен юк итүгә кадәр барып җитә.
Көнбатыш илләрендәге хакимиятләр халыкның, жәмгыятьнен ризалыгы белән килешеп оештырылган. Россиядә исә ул сыйныфларны, төрле төркемнәрне еш кына кол итеп барлыкка килгән, хәтта җәмгыятьне дә үзенә буйсындырган. Дәүләт хакимияте һәр нәрсәнең әтисе булган: тәртипнең дә. тәртипсезлекнен дә. революциянең дә. реакциянең дә. Рус хакимияте үзенен моносубъективлыгы белән аерылып тора, аның легитимлыгы. ягъни законлылыгы башка субъектлар белән килешүләр төзеп түгел, ә бәлки аларны көч белән бастырып эшләнгән. Ул формасы белән дә. табигате белән дә конституцион түгел, ә бары тик функциональ гына булган "Рус хакимиятенең көнбатыш Европача сәяси дәүләт институтлары булмаганлыктан, аларны аерым катлам боярлар, дворяннар—үзенә күрә гадәттән тыш комиссияләр алыштырып торган, алар исә сыйныфлардан өстен генә түгел, тышкы сыйныфлар вазифасын да үтәгәннәр, еш кына алар хәтта күпмедер дәрәҗәдә җәмәгатьчелектән дә өстен булганнар, әйтик: опричнина яки Петр Бсренченен гвардиясе яки “яна типтагы" Ленин партиясе шикеллерәк.
Дәүләт азатлык хәрәкәтенә объектив рәвештә төп максат куйган: мине буйсындыр, мин бул (ягъни хакимият бул!) һәм син теләгән тәртипләр барысы да тормышка ашар Ленин фикерен искә төшерик, "һәр революниянен төи максаты—хакимиятне кулга төшерү" Димәк, шулай булгач, хакимият хакимият инде, ул анын башында торучы бюрократия кулында Россиядәге һәр түнтәрелеш хакимияткә бюрократларның яна кланы килү белән башлана һәм тәмамлама, алар үзләре дә җәмгыятьтән аерылганнар. Мәсьәлә шунда ки. ни өчен бюрократиягә бу гамәлләр һәрвакыт унай килеп тора'’ Чөнки алар, милекчеләрнең көчле урТа сыйныфына оешырга мөмкинлек бирмичә, халыкны мал-мөлкәтсез калдыру сәясәте алып барган Кайчандыр язучы Андрей Платонов. большевикларның төп эшчәнлеге кычкыртып талау икәнлегенә басым ясап: "Алар халыкнын җанын суырып алдылар"—дигән Мал-мөлкәтсез халык—камыр, анардан самодержавиегә хезмәт итүче” сүзсез-нисез мескеннәрне дә. теләсә кемне, хәтта үз-үзләрен дә жинел генә юк итәргә әзер
коммунофаижстларны да әвәләп була. Менә сезгә жавабы табылган табышмак: теләсә кайсы халыкнымы, сыйныфнымы, аерым кешенеме ирексез калдыру һәрвакыт анын милкен тартып алудан башланган, аны кол иткәннәр. Анын иректе булуы да тарихи рәвештә һәрвакыт милекле булуына барып тоташа Башкача була ла алмый Азия. Африка һәм башка илләрнен халыктарын буйсындыру тарихы, хәзер исә элекке СССРнын “союздаш" яки “автономияле" халыктарын “суверенлаштыру" тәҗрибәсе мона бик ачык мисал
Үзлегеннән үсешкә ирешә алмаган кешеләрсез жәмгыятьнен киләчәге юк Эчке каршылыкларсыз ла тормыш юк. чөнки каршылыктар көрәш—үсеш чыганагы ул Коммунистик җәмгыятьтә тиешле үсешне тәэмин итәрдәй эчке каршылыктар булмагач, партия аны уйлап чыгарырга, оештырырга (крестьяннардан “кулактар"ны. “халык дошманнарын") мәжбүр булган. Алар белән көрәш исә ясалма эшләнгән, ул табигый каршылыктарны алыштыра алмаган Шуна күрә болай да көче бик чамалы, үле туган дәүләт бөтенләй хәлссхтәнгән
Россияне күптәннән инде (бигрәк тә Ленин үлгәч) хакимият башындагы бюрократиянең интеллектуаль зәгыйфьлеге эзәрлекләп килә Бүгенге көндә бу гаять куркыныч —инде менә икс дистә елга якын һаман “үзгәртеп корабыз", “реформалаштырабыз", ә ин өстә утыручы бюрократларның теләсә кайсысыннан: "Россияне кая өстерисен, әфәндем?"—дип сора, ышанам—җавап бирә атмаячак Хәер, бөтен Россия дә жавап бирмәс Моны әле Николай Васильевич Гоголь да яхшы белгән
Идарә игүче элитанын күптәннән билгеле интеллектуаль зәгыйфьлеген ачып салырга кирәк. П Чаадаев та Россия “интеллектуаль яктан төшеп калган" дигән бит Менә шул сәбәпле, бу элита “сунын тирәнлеген белмичә, кереп китәргә” гадәтләнгән дә.
Илнси язмышы турында кайгыртучы күп кешеләрнең фикерләүләрендә әлеге кимчелекне бетерү өчен идарә итү эшенә алегә бөтенләй диярлек жәлеп ителмәгән, алай гына да түгел—чит илләргә чыгып китәргә мәжбүр булган зыялыларны тартырга кирәк дигән караш ята Сонгы елларда бу мәсьәләне илекле рәвештә тирәннән каерып С А Магарил яктыртып килә Анын төп фикерләре бергә тупланып “Милли үсеш һәм Россия зыялылары" дигән мәкаләсендә бирелгән (2004) Ул Тарихи процесс барышында Россия интеллектуаль һәм әхлакый сыйфатлы милли хиггаиы кирәк кадәр үстерә алмалы".—дип яза Анын фикеренча. илне заманча үзгәртеп кору ролен нәкъ шул милли элита үтәргә гисш Тиешле күләмдәге милли элита әлегә бездә булмаганлыктан. бурыч—аны үстерү идарә итүче сыйныф анын эшчәнлегеннән файдаланырлык булсын Әмма ул хәзерге сш алышынып торган, милли мәнфәгатьләрне кайгырта белмәгән хакимият тарафыннан андый эшчәнлеккә тартыла да алмый Монын өчен жәмгыятьнен үзенен үзгәрүе кирәк
Автор, үз-үэснә каршы килеп, болай яза "Тотрыклы үсеш өчен хәлиткеч шарт, билгеле инде, милекне бүлгәләү юлы белән максатчан рәвештә массакүләм урта катламны булдырудыр" Сораштырулар шуны күрсәтә: безнен халыкның җитмешләп проценты үзләрен урта катлам кешеләре итеп саный Ә бит юкса, анын өчтән бере ярлылыкнын аргы ягында тора1 Э байлар кайда сон? Эш шунда ки. теләсә кайсы җәмгыять (дәүләт), ул хәтта бик артта калган булса да, бик ярлыларга һәм бик байларга бүленә—алар чагыштырмача алай күп түгел, калганнар шулар уртасында, боларнын күпчелеге ярлылыктан ерак тормый Бу катламны, автор әйткәнчә, милек бүлгәләп кенә коткарып булмый, чөнки ул “тартып ал һәм бүлгәлә" дигәнне китереп чан арырга мөмкин, әмма ул әле милек сыйфатында ку танылачак дигән сүз дә түгел “Тотрыклы үсеш" бары тик. үзен һәм якыннарын жигә-жигә булса да. үз мөлкәтеннән кергән керем хисабына яшәүче милекче урта сыйныфы булган фижллннар җәмгыятендә генә үсәчәк Б> гаять эшчән сыйныф, зыялыларны гына буйсындырып калмыйча, үз араларыннан да аларны үстерә башлаячак Кендеге белән шул сыйныфка береккән б\ зыялылар, чыатыкта буржуазлаша барып. Вагаиын да үз милке итеп караячаклар, .чарла чын зыялылар психологиясе калмаячак та калмаячак Хәзерге Россия бизнесменнары—тамырлары галимнәр, экономистлар, юристлар һ. б булган 1ынлыларнын бер өлеше үзен ничек тота'* Базар аларга
кирәкмәгәнен, ә дәүләт аларга төкереп караганын тойган йөз меңнәрчә фән кандидатлары һәм докторлары үзләренә кулай шөгыльне чит илләрдә таптылар, анда исә аларга ихтыяҗ һәрвакыт бар. Ләкин алар—“гаепсез гаеплеләр", бер заман “кешелекнең пачпортсыз сукбайларына" әверелеп калырга да мөмкин ич Безнең заманда шундый "йогышлы авыру" бар—ул ностальгия—җирсү дип атала. Бу “авыру” еракларга киткән эмигрантларның гына түгел, үз дәүләтендә кече ватаныннан— туган-үскән җиреннән аерылганнарның да җелекләренә үтә. “Кайда тусан. шунда яшә" дигән гыйбарә бар. Кошлар булып кошлар да ел саен туган якларына менәр чакрымнардан кайтып төшәләр!
Сүз дә юктыр, идарә итүче элитаның теоретик һәм сәяси җитлеккән булуына күп нәрсәләр бәйле. Интеллекты һәм белеме җитәрлек булган затлар әледән-әле хөкүмәт даирәләрендәге эшчәнлеккә тартыла торалар. Ләкин алар анда күпмедер вакыт "ак карга” булып йөриләр дә, "ала каргалар" чукып бетермәсен дип, шулар төсенә керәләр, ә инде алай була алмаганы яки булырга теләмәгәннәре “ашата торган оядан" күке шикелле итеп кенә төртеп тә төшерелә. Монысы котылгысыз. Чөнки алар, беренчедән, һәртөрле “яхшырту" тәкъдимнәре белән түрәләрне бимазалап тора, ә түрәләргә болай да рәхәт!—икенчедән, кыяфәтләре, үзләрен тотышлары белән түрәләр арасында аерылып торалар, алар янында "аяк киемнәре кыса башлый", берәр ялгышрак сүз ычкындыруын да мөмкин, алар “чүпне өйдән чыгарырга да оста"—кыскасы, иш түгел булгач, иш түгелләр инде.
Зыялыларның актив катнашыннан башка алгарыш-модернизаиия булмаячак. Әмма үсеш субъекты оешкач, ул модернизация субъектына да әвереләчәк. Башка мөмкинлек юк. Гражданнар җәмгыяте булмаса, яна вәзгыятькә күчәрдәй субъектлар да булмаячак. Шуңа күрә зыялыларны ". алар тегесен дә. монысын да эшләргә теләмиләр" дип битәрләү һавада гына эленеп кала. Нәкъ менә халык әйтемендәге шикелле: чибәр француз кызы булдыра алган кадәрен булдыра, әмма артыгын булдыра алмый! Аерым кешедән дә. сыйныфлар-төркемнәрдән дә, хәтта дәүләттән дә табигать биргәннән артыгын таләп итүдән мәгънә юк. Жәмгыятьнең үсешендә зыялыларның роле никадәр зур булса да. ул барыбер хәлиткеч түгел. Бурыч шуннан гыйбарәт ки. без зыялылар, ориентирларны үзгәртеп, гражданнар җәмгыяте нигезләрен салу өчен юл эзләрдәй социаль катлам табарга тиешбез. Зыялылар элек тә. хәзер дә андый булмаган, киләчәктә дә була алмас.
Югары мәдәниятле Көнбатыш тарихына мөрәҗәгать итсәк, кешелекнең күңелсез тарихын ача алганын күрербез. Кешелек бит әхлаклылыкны бар итүче—интеллектлы субъектлардан тора, алар күп газаплар чиккән бәхетсез кешелек өчен кирәк тә кирәк. Егерменче гасырның чама белән икенче яртысына кадәр Көнбатышта идарә итүче сыйныфларның үз мәнфәгате дөньяны үз кубызына биетеп килгән. Алар милли байлыкларны үз кулларына туплап, үзләре буйсындырган халыкларны мал- мөлкәтсез калдыргач, үз ихтыяҗларын артыгы белән канәгатьләндереп килгәннәр, жәмгыятьнең күпчелегендәге ижади-ижтиһади башлангычны буып торганнар. Тарихны үзләре теләгәнчә язганнар һәм ул шундый булып оешкан да. Изеп торучы сыйныфларга каршы торырлык көч булмаган.
Милекнең күчеп йөрүе объектив процесс булганлыктан, ул кат-кат монополияләнә: колбиләүчелек чоры, феодаль чор. капиталистик (дәүләти капиталистик) чор Сонгы чор кешелекне гомуми һәлакәт чигенә китереп җиткерә— социаль һәлакәткә, ике бөтендөнья сугышы һәм экологик куркынычка Көнбатыш дәүләтләрнең хаким сыйныфлары милекнен күчеп йөрүен 180 градуска борып җибәрә алган, үткән замандагы бөек буржуаз революцияләрнең тәҗрибәсе буенча аны халыкка тараткан Күпмиллионлы милекчеләргә үзләре әйбәт яшәү өчен, монополистлардан аермалы буларак, сугышсыз-нисез генә сыйныф—үсеш-алгарыш субъекты булган җәмгыять төзәргә мөмкинлек ачылган Шулай итеп, алар, беренчедән, үзләрен һәлакәттән коткарып калганнар. Икенчедән, хәзер инде җир шарынын калган өлешен үзгәртеп корырлык көч туплый алганнар. Йн әүвәл кешелек өчен бигрәк тә куркыныч илләр булган Югославия белән Гыйракта, чиратта Төньяк Корея тора, әгәр дә. һәртөрле Жириновский ишеләрдән ваз кичеп, үз тышкы сәясәтен тулысынча үзгәртмәсә. Россия дә шундый гамәлгә дучар ителергә мөмкин

Көнбатышмын кешелек тарихы табышмагын чишүе Россия язмышына карата да кулланылырга тиеш.
Әлегө шунысы кызганыч, илне үсеш-алгарышнын унай эзенә төшерердәй көчләр. Афанасьев әйткәнчә, "акыллы көчләр һәм хәрәкәттәге механизмнар Россия мәйданында күренми" Чөнки, беренче чиратта, хакимият моны теләми, андый көчләрмен барлыкка килүенә һәртөрле киртатәр кора Чөнки тоталитар сыйфатлы сәяси көчләрмен (коммунистлар, фашистлар, бюрократия) диктатурасы бары тик даими социаль киеренкелек шартларында гына мөмкин Монын өчен кечкенә сугышлар, "яхшысы"—дөнья сугышлары ин кулае Афанасьев. 1939 елны Гитлер белән килешү төзеп. Икенче бөтендөнья сугышына юл ачкан Сталин сүзләрен китерә, даһи юлбашчы болай дигән икән “Сонгы егерме еллык тәҗрибә күрсәткәнчә, большевиклар партиясе хакимлекне кулына төшерә алу дәрәҗәсендәге көчкә ия булырлык коммунистик хәрәкәт тыныч чорда Европала була алмый Бу партиянен диктатурасы бары тик зур сугыш нәтиҗәсендә генә мөмкин " Шунысы игътибарга лаек, үзенен эчке каршылыклары белән үсүче җәмгыять тыныч чорда коммунизмны тудырмый. Димәк, коммунизм—тышкы каршылыклар җимеше Ул. сыйнфый яки милли каршылыклар булып, начар идарә ителә торган, нормаль булмаган социаль- икътисади мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе була. Коммунизм, "явызлык җимеше" буларак, шундый каршылыклардан туып, “җирдә оҗмах" төзү нияте белән дигән булып, ул явызлыкны геометрик прогрессиядә башкара Гомер-гомердән мескен, ач-ялангач, рәнжстелгән-кимсетелгән халык исә коммунистлар сүзенә ышана. Ельцин реформаларынын тискәре нәтиҗәләрен күргәч, халыкнын бер өлеше хәзер лә але теге "тәти" вәгъдәләргә ышанып яши
Бирелә коммунизм белән фашизмның туганлыгы турында фикер йөртү урынлы булыр дип уйлыйм Минемчә, беренчесе икснчесенен чишмә башы булган СССР хөкүмәтенә Нобсль бүләге лауреаты, галим Иван Петрович Павлов язган ("сезгә кадәр фашизм юк иде") мәгънәдә генә түгел, ә турыдан-туры мәгънәсендә бер яктан, идея-теорстик. әһәмияте белән тоталитар тәгълимат буларак, икенче яктан. Советлар Россиясе мисалында фашизм идеяләрен тормышка ашыру, ягъни үрнәк буларак әйтелә. Аерым алганда, сүз "пролетариат" диктатурасы (чынлыкта исә коммунистик номенклатура һәм юлбашчылар диктатурасы), хезмәт армияләре, монополистик партия идеяләре, шул рухта пионер-комсомол-гитлерюгемд һ 6 тәрбияләү турында бара Фашизммын (нлиионал-социализмнын). "өченче катлам ягъни халык тарафыннан тудырылган буржуаз сыйныф өнрәнчегснсн үзенчәлеге шунда гына—ул коммунизммын сыйнфый нәфрәт турындагы төп идеясен кабул итә алмаган, күрәсем, анык киләчәге юклыгын аклагандыр Шума күрә фашизм жинсл генә расачылык идеологиясенә шуып тошә. Монысы, бер яктан, ләүләти монополистик капитализммын империалистик характерда көчәюе белән билгеләнсә, икенче яктан, ак раса булган “арийчылар" өчен бу тарихи аклану шикеллерәк тә икән Коммунофашиэм белән национал-социалисгик фашизмнарны» нәфрәтләре арасындагы аерымлык коммунистларга җәмгыятьтә байларга һәм ярлыларга бүленү беткәнче социал-сәяси сәхнәдә уйнарга мөмкинлек бирә капигал хәзер кнары нмнили зацияле дәүләтләрлә һәрклила халыклаша барган саен ярлылар ла кими бара Алар арасында коммунистларның йогынтысы юкка чыга диярлек Мондый хәл ярлылардан-ярлы безнен илдә дә күзәтелә, дөрес, сәбәбе башка, коммунистларның җинаятьләрен яхшы хәтерлибез әле. халыклармын коммунистик җирлектә ирекле берләшүләре, егерменче гасыр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, тормышка ашмас гамал булды, мифик "пролетар интернационализм" шигаре белән көчләп берләштерергә тырышу шулай ук яшәүгә сәләтсез икәнлеген күрсәтте Якын киләчәктә наиионал- соииллизмнын җитди сәяси коч б\ лыргык мөмкинлеге юк Монын сәбәбе —төрле тән төсендәге кешеләрне. Табигать (Аллаһы Тәгалә) һәм Тарих шулай яраткан ки. мәпхлүм бер төрле тән тоссндәгсләре (каралар)—кодлар, ә икенче тән төсендәге кешеләр (аклар)—әфәнделәр, дигән тәгълиматны кабул итләүләрендә Милләт Iәрнеп дә. кешеләрнен дә саны һич тә кимүгә бармый Монысы—беренчедән Икенчедән, халыкларның үзаны күрмәгәнчә үсә. хәтта әле кайчан гына “өлкән туганнар” дип йөртелгән милләтләр "үз кайгыртуларына" алган “кече туганнар” булган бик ярлы
халыклар да, бәйсезлек-суверенлык башлангычларын тоеп, кешелек дәрәҗәсенә сусаганлыкларын күрсәтәләр. Өченчедән, нәкъ шушы нигездә капма-каршы идеологияле, төрле динле, гореф-гадәтле төрле расадагы милләтләр дә берләшә хәзер (Евросоюз! НАТО') Шуңа күрә гасырлар буе хөкем сөреп килгән славянофиллык, англосаксонлык һ. б. сыйфатларга ия булучылар сәяси сәхнәдән төшеп калалар.
Генетик ук дип әйтмим, күрәсең, тарихи шулай килеп чыккандыр: славян халыкларының милли психологиясендә раса бердәмлеге хисе бик артык зурдан дип булмый. Бәлки, аларның иң көчле дәүләте Россиянен тышкы һәм эчке сәясәтендәге төп сыйфатлар нәтиҗәседер: Лев Николаевич Толстой әйтмешли, "өстенлек иткән наданлыкның көчләве дер. Ничек кенә булмасын, безгә кул сузымы гына славян Украина. Польша. Болгария, арырак Чехия. Словения һәм башкалар. Россиягә кул селтәп. Евросоюз белән НАТО канаты астына сыендылар. Ә инде славян булмаган "кече туганнарның" күз кая караса, шул якка качулары турында сөйләп торасы да юк. Безгә бердәнбер сыланырга теләүчеләр—серблар. Туганрак җаннар бит: албаннарны һәм башка мөселманнарны кырган шагыйрь Караджич (Кара эч!) үз "батырлыклары" өчен безнен әдәби федераль берләшмәбез тарафыннан бүләк алды, сербларның төп җәллады коммунист Милошевичны халыкара суд тырнагыннан ничек тартып алырга белмибез. Халыклар хәзер “кешеләрне яхшырту өчен" дип үткәрелеп килгән коммунофашистик тәҗрибәләрдән туйды да туйды. Кешелеклелек чоры килә хәзер.
Күптәннән тоталитар булган Россия дәүләте, катгый рәвештә бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, хосусый милек принцибын җәмәгатьчелекнең бик аз өлешенә генә булдыргач. XX йөз башына тулысынча диярлек милек-мөлкәтсез калдырылган ярымпролетарий крестьяннар (анын өчтән ике өлеше—ярлылар) һәм пролетарийлардан ялланып эшләүче халыкны бар итте. (Ягъни шәхес буларак кеше изеп ташланды).
Хәзер кешеләр массакүләм буйсынган хәлдә яши. алар башкача яши дә алмый. Алар—"корбан", чөнки алар “үсеш-алгарыш субъекты" түгел, алар эш булсын дип. капитал артсын дип эшләми, алар хезмәт хакын тартып-сузып кына җиткерергә тырыша, хосусый милке булмаган ялланып эшләүче үз иркендә түгел, ул үзен яллаган кешенен колы гына. Коммунистик идеалның Россия аңына тәңгәл булуы да шуннан килә. Жавап бирә алмаган кешегә җаваплылык та өстәргә ярамый. Колга, кол булуын өчен үзен гаепле, үз язмышына үзен җаваплы, шулай булгач "корбан" да түгелсен, дип тукып тору аны мәсхәрәләү генә.
Узган гасырнын туксанынчы еллары башында мин үзәк газеталарның берсендә “Безответственная демократия" дигән мәкалә белән чыккан идем, шунда демократларыбызнын хакимияткә килгәч ни өчен әшәкеләнгәннәренен сәбәбен дә ачып бирдем. Чөнки алардан җаваплылык таләп итүче, намуслы эш таләп итүчеләр юк. Чын-чынлап таләп итүне исә оешкан халык кына булдыра ала. ә халыкны оештыру өчен акча кирәк. Большевикларга Морозов-Шмит кебек байлар ярдәм иткән, әмма ул гына җитмәгәч. Сталин-Камо тибындагы кычкыртып талаучыларга ялынырга мәҗбүр булганнар. Көнбатыштагы буржуазия талау юлына басмаган, анын үз байлыгы да җитәрлек булган. Безнен "демократия" исә социаль җирлексез пролетариат, —ә без туксан процент пролетарийлар.—нигездә коммунофашизм җирлегендә яши. Икътисади бәйсез була алмау кешене кемгә булса да буйсынырга мәҗбүр итә. Ул кан кардәшләренә, үз сыйныфына, милләтенә. Ватанына дошман булырга да мөмкин.
Большевистик режимнын ин куркыныч мирасы—“совок", ул шул түзеп булмаслык режимга буйсынып яши, аның ихтыяр көче юк. ул кемнәндер, нәрсәдер көтеп, үз язмышын кемдер оештырып бирүгә өмет итеп яши. "Көчле, бөек дәүләт" халыкка бер яхшылык та эшләми, ул халыкка каршы гына эшли ала. Гомумән дәүләт кемгәдер нәрсәдер бирү өчен төзелмәгән, ул. мәсәлән, салымнар җыя аны тышкы һәм эчке тәртипләрне җайга салу өчен дип башкара. Әгәр дә инде ярлыларга ярдәм итә икән, аны шул ук халыктан тартып алып эшли Кызганыч, халык моны аңламый Алай гына да түгел. Россия халкы гипердәүләтчел. шуңа күрә анын аңына
“шөрепләрне борырга", "дәүләтне ныгытырга" дигән фикерләр жинел үтеп керә, аны бюрократлар бик оста файдалана. Патша диктатурасы күпчелек халыкнын теләктәшлеге белән большевистик диктатурага әверелгән Бу бәлалан чыгу юлы алегә күренми дә. Хосусый мал-мөлкате булмаганнар белән ярлылар арасындагы каршылык пычак өстендә йөрүгә тин. ул көчләп тартып алуга әверелергә дә мөмкин Ярлы халык анында әкренләп күнслсел риласыглык туа. ул эчкечелеккә, тупаслыкка, җинаятьләргә илтә, ярлы халык үзенен шулай начар яшәвен байлардан күрә
1917 елгы вакыйгалар һич тә "социалистик революция" түгел Ул вакытта жәмгыятьнсн өчтән бере генә милек хужалары булган, әмма шул да ярлы халыкнын ярдәме белән самодержавно-бюрократик дәүләткә каршы күтәрелергә һәм жинел чыгарга ярдәм иткән Крестьяннарнын алпавытларга каршы көрәше дулкынында хакимияткә даһи оештыручы, сәясәтче һәм теоретик Ленин җитәкләгән партия килгән Социаль революциянен жирлегс-нигезе милекчеләрнең урта сыйныфы булган. Әйе-әйе. һич тә күпләр уйлаганча, зыялылар түгел, аларны өлешләп сатып алырга да мөмкин. а1ар кем күбрәк түли, шуна сатыла да Күбесенчә ялланып эшләүчеләр җәмгыятенә әверелү дә ерак түгел. Ләкин дәүләт белән яхшы итеп бары тик милекчеләр сыйныфы гына идарә итә ала. әгәр дә ул бюрократияне үзенә хезмәт иттерсә, дип тә өстик. Бюрократия җәмгыятькә хезмәтче буларак кирәк, һич тә Россиядәге шикелле киресенчә түгел Милекче хужа һәрвакыт булган һәм булачак, анын унышлы эшләве-яшәве үзеннән тора, ул идарә итә белергә тиеш, ул үз милкенә тумыштан алып үлеменә кадәр кендеге белән бәйләнгән, чөнки милек анын яшәү чыганагы Ялланып эшләүче ялчы исә бары тик кеше байлыгыннан, шул ИСӘПТӘН дәүләт байлыгыннан гына файдалана, шуны бүген үк алып калырга гырыша Ялланып эшләүче, идарәчеме, гади хезмәтчеме—ул вакытлы гына кеше Россиянен дәүләтчелеге шуна һәрвакыт зыян күрә Россиядәге реформалар һәм үзгәртеп коруларнын берсе дә барып чыкмавы очраклы түгел
1991 елгы демократик төзелеш чорындагы төп ялгышны һич актагып булмый, ул мәгарифкә һәм фәнгә, социаль өлкатәргә икътибарсызл ыктан килә Ул халыкта демократик идарә итүгә ышанычны какшатты, "яна хәерчеләр"—галимнәр, укытучылар, табиблар, пенсионерларны тудырды, ул соииаль демагогиягә, буш сүзгә уңдырышлы җирлек булды Адай гына да түгел, ә хаклы рәвештә ачуны китерә башлады ' Мәгариф һәм фән—цивилизаииянсн нигезе".—дип ям А Якоатев Гасыр буена бсз1ә тукып килделәр: "барысы да колхозныкы (советныкы), барысы да минеке". Законлы гомумхалмк милкем башта ук бөтен халыкнын хосусый милке итеп эшләргә кирәк иде. шунда гама хосусый милекчеләрнең гражданнар җәмгыятен төзүгә нигез салынган булыр иде Ул инде күпчелекмен ярлылануына һәм азчылыкның баюына юл куймас, үз дәрәҗәсен белгән, үзенә үзе хуҗа гражданны тәрбияләр иде Атаклы испан философы Ортсга-и-Гассст "Үткән белән көрәшеп булмый, аны йотарга гына кирәк, юкса бернинди революция дә унышка ирешә алмаячак".—дигән. 1985 елгы март-апрель революцияләре, туксанынчы елларда дәвам итеп, халыклар анына телдә генә булса да кертелгән фикерне сызып ташлады ул илдәге бар нәрсә халыкныкы дигән фикер иле "Реформаторлар" Октябрь контрреволюцияссндә большевиклар кыланганны кабатладылар гына, гасырлар буе халык тормышында үткәндә булган төшенчәләрне сызып ташладылар Нәтижәлә хакимияткә яна вакытлылар килде
Безмен бюрократларга вакытлылар сыйфаты тумыштан ук килә, моны анламау нефтелол.гарлар булганда элнтанын эленке-салынкы гына эшләве сатып га алына дигән уйг.) китерә Алармы тәнкыйтьлә, карга, сук. яхшы эшләргә кирәк дип өндә— файдасыз. Алар башкача эшли белмиләр Алар бары тик үзләрен "халык дошманы дин атаудан куркып кына эшлиләр. Ә нефтедолларлар кимү халыкмын "шөрепләрен кысуга", “билбауларын да кысуга" китерәчәк Бюрократлармын эленке-салынкы гына эшләве мөмкин булган нариангларнын ин яхшысы санала. Брежнев заманынлага юрганлык чорын А Зиновьев нл тарихындагы ин яхшы вакыт днп саный
Ю. Афанасьевча, бюрократик хакимият белән җәмгыять хезмәттәшлек итәргә теләгәндә халыкнын мул-имин тормышы хат ителәчәк, имеш Теориядә бу мөмкин
эш. Президент В Путин. дәүләт хакимиятен “вертикальләштерүдә” тәжрибәләр үткәреп, аның округлардагы тулы хокуклы вәкилләрен булдыру һәм иҗтимагый- сәяси сәхнәдән хакимияткә ошамаган "партияләрне" кысрыклап чыгару һәм "бердәм Россия" түрәләре партиясен үзәкләштерү юлы белән тормышка ашырырга тырыша. Шул ук вакытта ул. бер яктан, урындагы җирле хакимиятләрне көчсезләндереп үзәк хакимиятне ныгыту юлын эзләсә, икенче яктан, халыкка төрле ташламалар ясый Хакимиятне "вертикальләштерү" бюрократияне канцлер Карл Нессельроде фикерләренә кушылырга мәҗбүр итә. Ул исә: “Без патшаны гына беләбез. Россиядә безнен эшебез юк".—дигән. Килешеп-ризалашып яшәү дәүләт белән җәмгыятьнең горизонталь мөнәсәбәтләре булса гына була ала. Моның өчен яңа хакимият, яңа җәмгыять булу сорала.
Чынлап та. демократик хокукый дәүләтләрдә XX гасырның икенче яртысыннан башлап шундый вәзгыять урнашкан, анда барлык мәсьәләләр компромисс, ягъни үзара килешү юлы белән хәл ителә. Компромисс һәм килешү ул дәүләтләрдәге халыкның өчтән ике өлеше чамасы хосусый милекчеләр булып әверелгәч кенә барлыкка килгән.
Россия үзе өчен дә. бөтен кешелек өчен дә куркыныч дәүләт Монын төп сәбәбе— "төзәлмәс яра булган пролетариатлыкта”, ул җәмгыятьне социаль тотрыксызлыклар белән эчтән кимерә, анын "яман шеш” авыруына дучар итеп яңа революция һәм контрреволюцияләргә дә китерүе мөмкин Монысы бик авыр проблемаларның берсе, аны чишә алмасак. кем әйтмешли, “безгә бәхет елмаймаячак”.
Россиядә җәмгыять тә. дәүләт тә нормаль түгел, табигый тарихи түгел, ә ясалма тарихи гына. Рус рухының психологиясе дәүләт тарафыннан тәрбияләнгән түрәләр тарафыннан башка халыкларга каршы максатчан алып барыла ("басурманнар". "сортирда "мочить” итү. ягъни үтерү”, "ваххабист” кебек төшенчәләр, сөннәткә утыртудан көлү һ. б.). болар барысы да рус халкын үзеннән ваз кичәргә мәҗбүр итә. Ә бит рус халкы үзенә-үзе генә дошан.
Сорау туа: рус рухындагы бу сыйфатлар кайдан туа. аның чыганагы кайда? Заманыбызның күренекле язучысы Борис Васильев төп сәбәпне русларның “чик буе халкы" булуында күрә. Россия тарихта шундый урын сайлаган—ул утрак тормышлы халыклар белән күчмә халыклар арасында. Европа белән төркиләр арасында калган. Ә “чик сакчысы”—ул профессия, ул һөнәр, аның психологиясе дә шундый, ул һәрвакыт үзенә дошман эзли. Тапмаса. үзе уйлап чыгара. Бу психология бүген үлем куркынычына тиң. Барлык уңышларына карамастан, русларның фикере-аны артта калган, бөек фәне, бөек әдәбияты бар. ә уртача уйлау сәләте көнбатыш илләреннән нык артта. Европа берләшә бара. Россия аерылуга юл тота. Б Васильев менә шулар турында ачынып сөйли. Философ Франк рус кешесен “шәрә кеше" дип атый, “анын шәхси хокуклары үз тәненә ия булу хокукыннан ары китми” ди. Рус кешесенең тормышын җайга салырдай милке юк. Милек исә үз-үзеңне танып белергә, башкалар белән аралашырга, хакимияткә һәм Ватанга таянырга ярдәм итә. даими үсештә тота. Димәк, милек кешенең сәләтләрен ача. тормышында мөстәкыйль хужа булып яшәргә булыша. Үз Ватанында дәүләткә яки башкаларга кул сузып, хәер сорашып йөрү—оят, бик оят.
Руслар “гаеплеләрне читтән эзлиләр, барысы да “гаепле", тик алар үзләре түгел.Чынлап та. аларнын шундый хәлгә төшүенә үзләре гаепле түгел. Кем гаепле— алары билгесез, аларны түрәләр шулай тәрбияли. Язучы В Гроссман: “рус рухы ирексезлек белән сугарылган, ул мен еллык тарихы булган кол”.
Руслар аңында тормыш шартларының мәңгелек кимчелекләре аркасында тормыштан рәхәтлек алу дәрәҗәсе бик түбән булып калган. Революциягә кадәрле рус крестьянында хезмәткә гомумән һәм аерым алганда байлыкка мөнәсәбәт гаҗәеп каршылыклы булган. Алар арасында рус крестьяны турыдан-туры бәйләнеш- багланыш барын да күрми Ул байлыкның хакимлек, көч һәм матди иркенлек бирүен лә анлый. әмма аны әхлаксызлык дип саный, чөнки байлык һәрвакыт намуссызлык аша. гаделсезлек аша килә, башкаларга рәнҗеш китерә дип уйлый "Азга да канәгать бул. Ходай Тәгалә сине онытмас".-дип яши ул Бәйрәмнәрдә эшләү-зур гөнаһ, бәйрәмнәрдә дә эшләп йөрүчене авылдашлары каты җәзага да
тартканнар. Билгеле инде, бәйрәмнәр русларда күп булган, ул артык күп эчү белән дә башкарылган. Русларнын эчкечелеккә бирелүе—тормыш рәвешенен бер дә яхшы сыйфаты түгел, әмма ул "шәрә" кешенен чарасыхшгыннан. гаҗизлегеннән килеп чыккан. Эчәргә яратса да. рус крестьяны иген игу чорында авызына бер тамчы да аракы алмаган, ә хәзерге колхозчылар елнын дүрт фасылында көн дә эчә. төн дә эчә.
Рус крестьяны җиргә хосусый милек итеп карый белмәгән, ә бит жир— җитештерү чарасы. Онытмыйк, россияннарнын күпчелеге—кичәге крестьяннар ич. Статистлар раславынча, аларнын ун проценты гына эшчән-тырыш трудоголиклар. янә ун проценты беркайчан да эшләргә теләмәгән. Теләсә кайсы алдынгы илдә сиксән процент халык үзенен ни өчен эшләгәнен анлап эшли Рус кешесе ялкау Емеля ул. ул гомере буе мич башыннан төшмәгән, аннары анын кулына могҗиза белән чуртан килеп керә, кочагында бер чибәр пәйда була Туйга да Емеля миченә утырып кына бара. Бу әкият бик матур да. әмма, ни кызганыч. Емеля кебек яшәү җәмгыять үсешенең бүгенге таләпләренә туры килми шул. Ялкауларча гомер сөрү элекке Россия таләпләренә дә җавап бирмәгән, шуна да ул башка алдынгы илләрдән бер гасырга, хәтта аннан да күпкә артта калган инде
Русларнын милли сыйфатларындагы атеге кимчелекләр халык тормышынын базар мөнәсәбәтләренә корылмаган булуыннан килеп чыккан Үзеңне дини идеяләр белән тыеп тору, намуслылыкнын әхлакый нигезләре Россиядә булмаган да.
Минемчә, рус милләтен шундый итеп дәүләт үзе тәрбияләгән. Беренчедән, ул "бер дингезлән икенче дингезгә кадәр" чит җирләрне сугышып аза барган, аны тиешенчә үзләштереп тә тормаган, икенчедән, әлеге яулап азынган җирләрдә үз кешеләренә күпчелек очракта милекче булу мөмкинлеген дә бирмәгән Хосусый милек ул кемнеке булса да булырга тиеш, алай түгел икән, ул беркемнеке дә түгел Рус ксшесенен хосусый милекче булмавы анарда, гомумән, милеккә каршы психология тудырган, анысы үз чиратында халык массаларында милекчеләрнен урта сыйныфын булдыруны буып килгән Ә бит шунсыз дәүләткә кирәк кадәр күләмдә һәм яхшы эшмәкәрләр дә туа алмаган Шунын аркасында вәзгыять ләүләтнен үзен эре милекчелеккә этәргән, анысы да базар мөнәсәбәтләренә корылмаган, ул аны җитештерү көчләре кирәк булганга һәм хәрби промышленность комплексы булсын өчен генә булдырган XX йөзнен сонгы елларына таба Россия, галәги буржуаз ил булырга да өлгермичә, вак һәм урга бизнес эшмәкәрләренен капиталын тупламыйча, турыдан-туры синдикатлар, картельләр, банклар аша дәүләт белән үрелеп үскән монополистик капитализмга сикергән Дәүләтнен империалистик асылы көчәйгән Россия, олигархия белән үрелеп үскән дәүләт капитализмын яңартырга гырышын. шуны хәзер дә кабатларга омтыла Башка кимчелекләр дә юк түгел. Милекчелеккә каршы килү, бетмәс-төкәнмәс казна һәм кешеләр милксн урлашу, кеше кайгысына битарафлык, эчеп дулап йөрү, кеше тормышын бер тиенгә лә санамау—болар барысы да Ф Достоевскин әйткән "рус кешесе бик кин. аны бераз тарайту да гөнаһ булмас иле" дигән сүзләренә мисал була ата Иван Бунинга бер мужик әйткән бит: "Мин әйбәт, ягымлы, әмма мина ирек куймагыз. Ул чагында мин беренче разбойник. беренче талаучы, беренче карак, беренче исерскбаш булачакмын".—дигән. Бунин руслардагы мондый психологияне "тарихыбызның беренче бите” дип атаган Россия немецы Альфред Кох Америка радиосына үзенен "Совет империясен сату” дигән китабы чыгу уңаеннан бөлай сөйләгән "Күп газаплар чигүче рус халкы үз гаебе белән газап чигә Аны беркем дә басып алмаган, беркем буйсындырмаган, беркем төрмәләргә куып кертмәгән Алар үзләрен-үзләре чаккан, үзләрен-үзләре төрмәгә утырткан, үзләрен-үзләре атып үтергән Шуна күрә бу халык үзе чәчкәнне үзе ура." Бу сүзләр барысы ла дөрес Ачы хакыйкать
"Россиянен мәнге төзәлмәс ярасы булып хәерчелек һәм хокуксызлык, хокуксызлык һәм хәерчелек кала Хәерчелек изге һәм беркем кагылырга тиеш түгел хосусый милек булмаудан килә, хокуксызлык—дәүләтнен җәмгыять тормышында чиктән тыш зур әһәмият тотуында”.—дип яза А Яковлев
Россия дөньяда зур урында торучы дәүләт булган һәм шулай булып кала бирә Әмма нке бөтендөнья сугыш лары анын язмышын үзгәрткән беренче бөтендөнья
2. .к у.* м а
сугышы аны табигый-тарихи үсештән туктаткан,башка дәүләтләр арасыннан тартып алган, икенчесе үзенең нәтижәләре белән империяне таркаткан, “тисә—тиенгә, тимәсә—ботакка" дип яшәүгә китергән.
Нәрсәгә өмет итәргә сон? Рух халкының анына ниндидер могҗиза булыр дигән әкияти ышану ныклап кереп урнашкан.
Бәлки, чынлап та, нәкъ русча могҗиза булыр: президент Путин, мәсәлән, үз хакимиятенә кискен һәм эзлекле рәвештә каршы чыгар. Ул хакимияттән котылыр һәм Россия демократиягә, базар мөнәсәбәтләренә, хокукый дәүләт булуга юл тотар.
Үз заманында Гегель шундый сүзләр әйткән: “Ашкынып сәяси упкынга якынаеп килә торган халыкның язмышын берәр даһи гына тыеп-туктатып кала ала”.
Дөнья андый тәҗрибәне дә белә. Узган гасырнын утызынчы еллары башында Америка президенты Ф. Д. Рузвельт гаять авыр икътисади кризис кичергән АКШны үсеш-алгарышнын якты юлына алып чыга, бу ил хәзер дә шул юлдан бара. Моңа ничек ирешелгән? Милекче урта сыйныфның күпмиллионлы санын тизләтелгән ысул белән булдырганнар. Шул ук узган йөзнең алтмышынчы еллары башында колониаль системаның таркалуы аркасында Франция искиткеч авыр сәяси кризис кичерә, хакимияткә улырамилли реакцион көчләр килү куркынычы туа. Президент Шарль де Голль француз җәмәгатьчелегенең урта катламы белән уртак тел таба, экстремист көчләргә Алжирнын милли азатлык фронты кабул итәрлек килешү юлын күрсәтә һәм илне упкыннан тартып ала.
Әһәмияте белән аларныкыннан да ким булмаган эшне бөек Ленин башкара, ул даһи, яна икътисади сәясәт белән кооператив төзелешне берләштереп, илне һәлакәткә өстерәүче “социалистик” юлдан әлегәчә күрелмәгән “халык капитализмы” юлына алып чыга. Илдә "икътисади могҗиза” була: 1921-1927 елларда промышленностьның еллык үсеше 44 % тәшкил итә, эшләүчеләрнең доходлары өч мәртәбә, гомер озынлыгы биш елга арта, туучылар саны 16 % ка күтәрелә, җинаятьчелек ике мәртәбә кими. Урта сыйныфны тизләтелгән ысул белән булдыру илне упкынга төшүдән, халыкны һәлакәттән коткарып кала.
Ул чордагы Россияне мин бүреләр өере куркыткан атларның упкынга таба чабуы белән тинләр идем. Атларны бары тик бер юл белән генә һәлакәттән алып калып була: көтүче үз атында чабыл барып атлар алдындагы айгырны үз артыннан ияртергә, шул рәвешле упкыннан читкә алып китәргә тиеш. Ленин да нәкъ шуны эшли. Россия “көтүенең” упкынга таба чабуы—революция һәм гражданнар сугышы нәтиҗәсе, аларны оештыруга Ленин да турыдан-туры катнашканлыктан, ана революция хәрәкәтен икенче юнәлешкә алып китү кулай була. Аннары, партия өчен гаять авыр бу психологик халәттән чыгуга бары тик Ленинның даһилыгына халык ышану да булышкан.
Даһи кирәк! Ул озак яшәргә, үзе башлаган эшне үзе төгәлләргә тиеш. Ниндидер юньле нәрсәгә ирешү өчен “Россиядә озак яшәргә кирәк” дигән үткен телле Корней Чуковский.
Ләкин даһилык даһилык белән. Табигать андыйларны сирәк тудыра. Могҗизалар да бик сирәк була. Бәлки, дәүләт үз халкын куып керткән тупыйктан чыгу юлын башкача эзләү кирәктер Үзгәртеп коруларга—реформаларга без үзебез комачаулыйбыз. Үзебезне яхшыртырга кирәк. Тупыйктан чыгу юлын үзебез эзләп, бөтенхалыкның урта сыйныфын үзебез булдырырга тиешбез. Безнең яшәү рәвешебез бик алама-начар бит Үзебез бертуктаусыз эчәбез, эчкечеләрне яратмыйбыз. Мен ел буенча урлашабыз, ә каракларны хөрмәт итмибез. Туктаусыз ялганлыйбыз, ә алдакчыларны кешегә дә санамыйбыз. Байларны күрәлмибез. ә үзебез эшләргә теләмибез, кеше хисабына яшәргә яратабыз. Үзгәрешләр турында хыялланабыз, әмма реформаторларны кире кагабыз. Безнен хыялыбыз: бернәрсәне дә үзгәртмичә! барысын да үзгәртү ' -А. Яковлев шулай яза. Үзебезне үзебез җиңеп, “ятып калганчы, атып калырга кирәк' Ике бака турындагы бәянны хәтерлисездер Алар каймак салган чүлмәккә төшкәннәр, имеш. Берсе кыл да кыймылдатмыйча, тончыгып үлгән икенчесе, ничек тә чүлмәктән чыгарга теләп, сикеренә дә сикеренә икән Шулай сикеренә торгач, каймакны майга әйләндергән бу. Шул май кисәгенә басып чүлмәктән сикереп тә чыккан.
Истә тотыйк: ирекле кеше ин әүвал—матди яктан тәэмин ителгән, бәйсез кеше' Ин башлангыч психологиябез—коллар психологиясе Кем белә, бәлки шуннан котыла алырбыз әле.
Дәүләт бюрократиясе моны безгә эшләп бирмәс, ул кадәр юләр түгел ич. үзе утырган ботакны үзе нигә киссен, ди. Хәер, бу гамәл белән ул шөгыльләнә—дәүләт белән наданнарча идарә итә. диюем. Мона Россиянен бөтен тарихы шаһит— крепостнойлыкны бетереп, бөтендөнья цивилизациясе процессына катнашырга мәжбүр булган бит. Монын нәтижәсе социаль-икътисали яктан, феодалларның хосусый милеккә монополиясен бетереп, милекне крестьяннарга тарату, шул рәвешле аларнын күпчелеген милекчеләрнен урта сыйныф итү булган Ләкин патша бюрократиясе крестьяннар реформасын шундый итеп үткәргән ки. күпмиллионлы милекчеләр сыйныфы тудыру урынына Россия егерменче гасыр башындагы революцияләргә тулысынча хәерчелеккә төшкән халык белән килеп кергән. Ха1не сонга калып кына башланган Столыпин реформасы ла. анын антифеодал мәгънәдә эзлекле булмавы да төзәтә алмаган. Крестьяннарны хәерче хатенә төшереп, бөгештәй юкка чыгару сәясәте һәм шуны тормышка ашыру Сталин тарафыннан “коллектинлаштыру" дип яманаты чыккан крепостнойлыкка янадан барып керү булган. Крестьяннар сыйныфы гына түгел, нэпманнар һәм кооператорларның күпмиллионлы урта сыйныфы да юк ителгән 1998 елда дефотгка кереп батканнан сон, ана кадәр оеша башлаган урта сыйныф тамырыннан корытылган. Әгәр режим алышынмаса. мондый хәлләр һаман кабатланып торачак Ә ул хакимиятнен “бирәнлектән шартлавы" белән генә алышыначак
“Россиянен киләчәге бик авыр булыр дип күзаллыйм,—ди Нобель премиясе лауреаты язучы Александр Солженицын —Ул бер дә тантаналы булмас Җитмеш ел тоталитар изүдән сон Россия милли байлыкны һәм халыкны талаунын җимергеч давылына килеп эләкте. Халкыбыз аякка басып өлгерә алмый калды Ул үзенен инициативасын, үзенен көчен үз язмышын хәл итү мөмкинлегенә дә өлгерә алмый калды" (А Солженицын Без гарнх кулында уенчык түгел Интервью Лиф. V» 20 (1224). 2004. май). Шуна күрә әхлагы сау-таза, эчкечелеккә бирелмәгән кешеләр инициативаны үз кулларына алырга, законга каршы килмичә генә төрле юллар белән баерга тырышырга тиеш Ин әүвал. булганын әрәм-шәрәм итмичә, кечкенә булса да. үз эшенне башлап җибәрү хажәт вак бизнеска тормышта, туклану, вак сәүдәгәрлек, һөнәр, кустарьлык өлкәләрендә очы-кырые күренмәгән мөмкинлекләр бар бит Кем үз эшен яки гаилә эшен башлап җибәрә атмый, айныйлар. үз тиеннәрем гомуми бизнеска салып, кооперацияләр оештыра ата
Шул унай белән үзебезнен миллиардер байларыбызга да кинәш бирәсе килә Сезнен бүгенге яшәү рәвешегез, эшчәнлегегезнен матур киләчәге юк Әгәр дә бар капиталыгызны чит илләргә тулысынча чыгара алсагыз да. кайда гына булсагыз да. дәүләт сезне эзләп табачак, бюрократия белән бүлешергә мәжбүр итәчәк, дәүләт, үзегезгә булмаса. балаларыгызга зыян сатачак Рус дәүләтенен бу өлкәдә 3-У-У-Р тәҗрибәсе бар. ул әле Петр I дән. ә бәлки, аннан да алдан рак башланып, канлы эшләрмен осталары большевиклар тарафыннан ныгытыдган-үстерелгән. хәзерге яна хакимият түрәләре дә читтә калмас Мин сезнен байлыгыгызны бюрократлар белән бүлешүегезне теләмим Юк. эре бизнес үзенә теләктәшләрне вак һәм урта бизнес вәкилләре арасыннан табарга тиештер Халык сүзенә колак салыгыз, аны авыл укытучысы Тамара Бибикова бик әйбәт әйтеп биргән “Безне бизнесменнар таламый түрәләр талый Бюрократия үзен тарихны алга этәрүне коч дип уйлаган Янәсе, ул үзе дәүләт, һич тә атай түгел Дәүләт нәрсә турында булсадл кайгырта алмаса, ул хакта бизнес уйлансын Шуна альтернатива тапсын Бу дәүләт белән конфронтация булмас, ә ана сигнал, бер билге, мисал булыр" (3. Ерошок Тимрюк н Ходорконскнй Новая такта. 26 04-287 04 2004 г)
Кешелек бөтен жир шарында чорлар алышынган заманда яши Дөньяда г лобализация процессы Сыра. Россиягә бу очракта халыкмын тормышын җайга сату кыен булган төбәкләрдәге табигый байлыкларны ин ана киткән дәүләтләр белән бергәләп үзләштерергә кирәктер, мөгаен Төньякта. Себсрдә. Ерак көнчыгышта якын елларда ныклап торып бу эшне башкарырга көчебез дә. кешеләребез дә
җитмәячәк. Шул ук вакытта ул табигый байлыклар кешелеккә кирәк. Башка илләр ул җирләрне үзләштерү өчен үз өлеш чыгымнарын да кертсәләр, дөрес булыр иде Төньяк районнарны кешесез катдыру тәҗрибәбез шуны сөйли, анда халыкны даими яшәтергә тырышуның мәгънәсе юк, мөгаен, андагы эшчәнлекне вахта методы белән атып бару кулайрактыр. Бу исә үзебезнең генә көчебездән килмәс. Башка илләр белән бергә глобализация процессына кушылуның башы шул булыр.
Соңгы сүзем зыялыларыбыз, аларнын бурычлары турында. Язучы В. Ерофеев, Россиядә рәхәт тормыш булмауны сурәтләп, шундый сорау куя: "Шулай да нәрсәдә соң русларның цивилизациягә сәләтле булмауларынын сәбәбе?”—ди. Һәм үзе үк, бик дөрес җавап та бирә: “Мөгаен, урта сыйныфка ялгыш мөнәсәбәттә булуыбыздадыр”,—ди Мондый мөнәсәбәтнең башында, әлбәттә, дәүләт үзе, аның өстен сыйныфы бюрократия тора. Ләкин аны тормышлары һәм рухлары белән аристократлар: язучылар, сәнгать кешеләре, зыялылар ныгыткан Чөнки җәмгыятьнең рухи тормышы эшчәнлегендә алар өстенлек иткән. Урта сыйныфка мыскыллап "мещанлык” дип караганнар. Рус әдәбияты һәм сәнгате мещанлыкны даими җәберләп килгән, анын яшәү нигезенең әхлакый мөмкинлегенә юл куймаган. Рус мәдәниятендә һәрвакыт мешан гаепле булган. Россиядә мәдәният белән цивилизация арасындагы тәнгәллек бозылган. Жәмәгатьчелекнен фикере шундый: бер үк вакытта колбасаны да. Андрей Рублевны да яратып булмый, янәсе. Яки- яки. Рус зыялылары беркайчан да халыкка колбаса бирү өчен көрәшмәгән, ул аны азат итү өчен көрәшкән. Зыялылар азатлык биреп халыкны коткарудан башкасына риза түгел, нәтиҗәдә Россиядә азатлык та. колбаса да булмаган.
Әгәр дә без заман таләбенә җавап бирергә теләсәк, милекчеләрнең урта сыйныфын булдыруны тизләтергә тиешбез. Зыялылар бу изге эшкә рухи да, фәнни дә, сәнгать һәм әдәбият белән дә булышырга бурычлы.
Безнең илдә үтерү бервакытта да оят эш булмаган, ә сату итү. сәүдә эше оят саналган. Без мешанлыкка каршы пропагандага чик куярга тиешбез, бу бигрәк тә театрларга карый. Киресенчә, милекчелек хисенең көчен күрсәтергә кирәк. Һәр кеше аларны хөрмәт итсә, начар булмас иде. Чөнки милекчеләр—дәүләтнең арка сөяге. Чит илләрдән килеп сатучыларга да ачык йөз күрсәтегез. Бүген грузиннар, әрмәннәр, әзәрбайҗаннар йөзәр меңәрләп Россия гражданлыгы ала. Бездә баю җиңелрәк, чөнки россияннәр үзләре байлыкка артык кызыкмый, аның тир түгеп эшлисе дә килми. Ә Россия эшчән, тырыш кешеләр өчен алтынга тиң ил ул.