Логотип Казан Утлары
Повесть

ОКОПТАШ ДУСЛАРЫМНЫҢ БЕРСЕ...


ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬ
1444 слнын көзендә Висла елт асының аръягындагы плаиндармда оборонада ята ндек Минем күзәтү пунк1ыма килеп, гаубица батареясынын разведка отдслениесе командиры, гвардия өлкән сержанты Юллаш Азимов полк командиры исеменә рапорт язарга булышуымны үтенде
Үзбвксганга кайтып килср1в кирәк мина
Ни булды, дустым, өйлән берәр күңелсез хәбәр алдын мәллә’ дип сорадым мнн Фронттан берәүне да җибәрмиләр бнт. җанкисәгем' Эш нилв?
Юлдаш берничә секунд сүзен әйтә алмый торгач:
-Сөйгән кызымны кияүг ә бирәләр, диде
-Кемне. Хәбибөнеме?
-Әйе.—диде Юлдаш. Анын аскы иреннәре дерелдәп алды
Икәүләп язган рапортыбыз инстанция дип аталган баскычлардан узып, полк командирының кулына изге сәгатьтә килеп керде булса кирәк Ьср почмагына "Бер айга җибәрергә" дип язып, кул куймасынмы'
Ул көннәрдә безнең Беренче Белоруссия фронты белән маршал Рокоссовскин командалык итә иде Олер Берлин операциясе алдыннан безгә маршал Жуковны җибәрделәр, һөҗүм 1445 елның 14 1ыиняарынла “катюша"лар залпы белән башланды
Бу көнгә инде Юллаш ерак сәфәреннән әйләнеп кайткан, үзенең сөйгән кызына өйләнеп, туйлар уздырып кшиән иде Дошман оборонасын өзеп, һөҗүмнең дүртенче көнендә 40 километр алга киткәч, мин. яраланып, госпитальгә пәктсм Юддаш үзенең сугышчан юлын дәвам итте
Яралануыма өч ай узып, госпитальдән чытар алдыннан гына сугышчан дусларымнан хат алдым Кемнәрнең әле исән, кемнәрнең һәлак булуын язганнар Юлдаш Азимов Берлин өчен барган сугышларда, үзенә туп-туры килеп төшкән дошман снарядыннан һәлак булган Бу. әлбәттә, минем өчен бик ы авыр хәбәр булды
Сугыштан соң безнең адресларыбыз үзгәреп бетте С угыш аркасында өзелгән уку ыбы 1НЫ дәвам итү. зшкә урнашу, торак кайгылары туды "Вакыт лы кыенлык.тар мы
Маннур С АТТАРОВ (1920) шагыйрь. шаян шнгырь.го/н ялчалары у.»тбугат Лнт.щнчш ишми Аиыля * Мылтыклы шурале». «Уйна .\\пым гармуныңны » ттчлг китаплар ан горы Казанда яши
жинә-жиңә, ел артыннан ел уза барды. “Кайда соң сез, полкташ дусларым?” кебек җырлар җырларга гына калдык.
Бөек җиңүнең 20 еллыгы да килеп җитте. Дивизияләрнең ветераннар Советы оеша башлады Исән калганнар бер-берен эзләп табалар Мин дә төрле өлкәләргә хатлар язып, берничә сугышчан дустымны эзләп таптым. Ә менә сугышны башыннан ахырына кадәр узып. Берлин сугышларында һаләк булган Юлдаш дустымның гаиләсен ничек табарга?
Адрес өстәле аша эзләтер өчен, эзли торган кешеңнең иссм-фамилиясен. әтисенең исемен, кайчан һәм кайда туган икәнен язарга кирәк. Мин Юлдашның әти-әнисенең дә, туганнарының да исемнәрен белмим. Озак уйлагач, баласын эзләргә булдым Малай булса—Азимов Юлдаш улы. кыз булса—Азимова Юлдаш кызы. Туган елы 1945 Шушы белешмәгә таянып, Үзбәкстанның барлык унбер өлкәсенә һәм бер автоном республикасына хат язып салдым. Ике ай эчендә барысыннан да җавап килеп җитте: "исемлектә юк", “табылмады”. Шуннан соң фронт дустымны газета аша эзләп карарга булдым Бөтен Үзбәкстан территориясенә тарала торган “Совет Үзбәкстаны” газетасына Юлдаш турында мәкалә язып җибәрдем. Бер ай көтәм, өч ай көтәм. ярты ел көтәм, җавап юк. Тагын өч хат язып салдым. Ник бер хатыма җавап бирсен редакция! Сигез ай узгач кына, газета укучыларыннан минем мәкалә астында күрсәтелгән адресыма хатлар килә башлады Беренче хат Кашкадәрья өлкәсеннән иде:
“Ассолому алайкум, хөрмәтле атахан!
Сезгә һәм барлык гаилә әгъзаларыгызга бәхет һәм тынычлык телибез. Таныш булмаган кешедән хат алып, гаҗәпкә калмагыз Бу хатны ерак юлга чыгарып җибәрүче Юлдаш Азимовнын кызы булыр.
Кадерле атахан! “Совет Үзбәкистони” газетасында сезнең “Кайтиш” дигән мәкаләгезне укып, бик тә дулкынландым. Сез коралдаш иптәшегез Юлдаш Азимов һәлак булды дип язгансыз. Ул бит исән!
Әтиебез каты яраланганнан соң, өч көннән аңына килгән. Сезнең дә исән калганыгызны белгәч, шатлыгыннан үзен кая куярг а белмәде. Хәтта елап та җибәрде Ул елагач, әниебез дә еларга тотынды. Сугыш елларында кара хат алуын исенә төшерде Әтиебезне һәлак булды дип язган булганнар.
Кадерле атахан! Сез язганнарның барысы да—орденнары да, Белоруссия, Польша җирләрендә сугышулары да туры килә, тик институт бетерде дигәнегез генә дөрес түгел. Әтиебезнең андый укымышы юк. Бусын оныткансыздыр бәлки, аннан бирле күп еллар узды бит.
Хатта язган адрес белән сезләрнең кунакка килешен түземсезлек белән көтәбез Үзегез килгәч, барын да аңлашырбыз.
Сәлам белән. РӘҖӘП АЗИМОВА 23 июль. 1984 ел
Каракалпак республикасында яшәүче Юлдаш Азимовтан килгән хатта: “Мин ике Саттаровны беләм: берсе белән Ленинградта госпитальдә яттык, икенчесе белән пехотада бергә сугыштык. Син аларның кайсысы буласың?”—диелгән иде. Ул да мине кунакка чакырган. Нукус шәһәренә килеп төшкәч, аның өен ничек табарга икәнен кәгазьгә да сызып аңлаткан.
Ферганә өлкәсеннән килгән хат мондый:
“Саломнома.
Минем саломым Казан шәһәренә давыл җиле булып, диңгез штормысы булып барып җитсен, кадерле амаки Саттаров1 Мине кем дип сорасагыз. Коканд шәһәрендә яшәүче белмәгән кызыгыз Лобар булырмын. Быел 9 нчы класска күчтем.
“Совет Үзбәкстони” газетасында басылган мәкаләгезне укыдым. Сугышта һәлак булган дустыгыз Юлдаш Азимовнын туганнарын эзләүдә сезгә ярдәм итәргә телим. Үзем белгән, үзем күргән бөтен кешеләрдән сорашырмын. Мәкаләгез чыкканнан соң нинди яңа хәбәрләр алуыгызны миңа язып торыгыз. Моны мин сездән бик үтенеп сорыйм. Мин дә үзем белгәнне кичекмәстән язып җибәрермен..
ХАЙИТОВА ЛОБАР 30 июль. 1984 ел "
Газетаның редакциядән сорап-сорап та ала алмаган санын миңа бөтенләй белмәгән кешеләр—Сырдәрья өлкәсеннән Булатов, Хорезм өлкәсеннән китапханәче Дилбәр
Морадова, Каракалпак АССРда яшәүче Җанабай Ишановлар жибәргән Юлдаш дустымны эзләп табуда чын күнслдән ярдәм итәргә теләүчеләр шактый булып чыкты Берсенең дә хатын җавапсыз калдырмадым Рәхмәтләремне әйттем “Кызганыч, мин пли торг ан Юллаш Азимов ул Сез түгел*. дип я здым дустымның барлык адашларына. Озакламый тагын бер хат килеп төште Кыскача эчтәлеге болайрак
“Хөрмәтле Маннур әкә'
Мин, Кулдаш Азимов
...Сүзнең минем бертуган абыем Юлдаш Азимов турында барг анлыгына төшендем Без, Юлдашның әнисе, сенлесс һәм мин, аның кай җирлә һәлак булганын да. кайда күмелгәнен дө белмибез
Абыем фронттан ялга кайткан иде Өйләнеп унбиш көн торгач, яңадан сугышка китте Аның күкрәт сидә орденнары һәм медальләре күп иде Нинди икәнлекләрен әйтә алмыйм Мин ул чакта 13 яшемдә, ә сеңлем 10 яшьтә иде Без. абыебызны күргән һәм аның турында сөйләп бирә алырлык кеше барын белеп, бик шатландык
Җиңгәбез, Юлдаш абыйны берничә ел көт- кәннән соң, бүтән берәү- гә тормышка чыкты Сез мәкаләгездә язганча, абы- ем педагогия институ тын тәмамлаган иде. Берничә ай тына укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгәннән соң. армиягә алынды. Ьез аның фронт- тан язган хатларын, доку- ментларын һәм фото- рәсемнәрен саклыйбыз”
Телеграмма сугып. Юлдашның берәр фото- сын жибәрүләрегг үтен- дем. Юлга чыкканчы, мин эзләгән Юлдаш икәненә тәгаен ышанасым килде
М Сатты/мт харби иччоткл кипичме <-.-гт Гн мн Октябрь. 14X4 ел
Кулдаштан килгән икенче хатны ашыга-ашыга ачтым Зчендә каты кәгазь барлыгы сизелде Ьу мин сораган фотокарточка булырга тиеш Рәсемне күрү белән, ике күземнән яшь атылып чыкты Ьу бит син, ут астында күпме сугыш юлларын бергә узгазг. мәңгелек яшь булып калган окопташ дустым! Юлдаш, автоматын тоткан килеш, полк байрагы янында төшкән Өстендә гимнастерка, билендә кин каеш, башында кояшта уңган, яңгырлар юган, жиллор кишср|ән пилотка 21 нчс Маскөү ополчен дивизиясе төзелүгә өч сл тулу уңаеннан, сугышта аеруча батырлык күрешкән солдатларны һәм кече командирларны 1^44 елның җәендә полк байрагы янында төшереп, рәсем артына әти-әнисенә Командование исеменнән рәхмәт язын жибәргән булганнар
Август башында миңа инде Юлдашның кайларда укыганлыгы. институтны бетергәч кайсы мәктәптә эшләве мәгыгүм булды
Үзбөксганга “частнос лицо” булып түгел, берәр авторитетлы, сү зе үтә торган оешма вәкнле булып барырга тиешмен дип санадым Ферганә комсоми I обкомының беренче секретаре исеменә хат ягын салдым һәм мина чакыру ягын җибәрүләрен үтендем Юллашның туганнары юл хакын үзебез күтәрербез дип азсалар ди. сәфәремнең чыгымнарын һәлак булган дустымның якыннарына бөкләргә теләмәдем зем пенсиядәге укытучы, ай саен ала юрган 120 сумзган тыш җыйган акчам юк Сәфәрем Гагпрсгин зченлө I енә булмаг ач. Ка занли бер оешма ди мина командировка бирә алмын Ферганә! ә я нан чанама җавап бирүче булмады
Татарстан комсомолының Өлкә комитеты секретаре иптәш Шәахмәтов Ферганә белән
бәйләнешкә керде. Болай булгач, эш жайга салынды дип шатландым Лөкнн Ферганәдәге беренче секретарь үзенең Шәяхмәтовкә биргән вәгъдәсен үтәмәде—мина бернинди чакыру җибәрмәде.
Ике атна узгач, ип. Шәяхмәтов тагын Ферганәгә шылтыратты. Бу юлы төрсбкәнс икенче секретарь алды. Беренче секретарь мамык кырына чыгып киткән. Анын белән булган әңгәмә турында икенче секретарь берни дә белми икән. Анысы да телеграмма белән чакыру җибәрергә вәгъдә итте.
Тагын ике атна узгач, ип. Шәяхмәтов Ферганә комсомолына өченче кат шылтыратты Трубканы өченче секретарь алды. Бусы да алдагы ике сөйләшү турында берни белми Шулай да чакыру җибәрү чарасын күрергә сүз бирде.
Кулдаш борчыла: “Кайчан юлга чыгасың?"—дип. миңа хат артыннан хат җибәрә. Хатлары—бер үз исеменнән, бер әнисе, бер сеңлесе исеменнән зарыгулы һәм үпкәле Ферганә комсомол обкомы белән ике ай буе телефоннан сөйләшкән дәвердә мин Кулдашның әнисенә бүләкләремне дә әзерләп бетердем.
Юлдаш укыган Хуҗакурган мәктәбе, Ферганә педагогия институты, ул укыткан Миндан мәктәбенең хәрби дан музейларына бүләк итәр өчен, һәм әнисенә дип, бер дивизионда сугышкан иптәшләрнең—Юлдашның дуслары, командирларының фотокопияләрен әллә ничә данә ясатып алдым. Фотобүләкләрем бер чемодан булды Үзбәкстаннан чакыру киләсене өметемне өзеп, көне килеп җиткән самолет билетымны илтеп тапшырдым. Тапшыруым булды—телеграмма да килеп җитте: "Ферганский обком комсомола не возражает против приезда Саттарова ферганскую область своим родителям—Будет оказано всякое содействие"
Бу телеграмманы укыгач. Шәяхмәтов көлеп җибәрде: “Безне шушы филькина грамота өчен ике ай буе җәфаладылармы болар?”
Дөрестән дә минем мондый телеграммага һич тә мохтаҗлыгым юк иде.
Ниһаять, Татобкомол Ферганә ЛКСМ обкомы секретарена адреслап, мина ярдәм күрсәтүләрен сорап, рәсми үтенеч язып бирде. Бу документ кулга кергәч, мин инде үземне "частное лицо” түгел, Татарстан вәкиле итеп санадым.
Туп-туры авиакассага киттем. Бер үзбәк Ташкентка алган билетын тапшырып тора иде. Шуны сатып алгач та. Кулдашка телеграмма суктым. Әмма Казанда миңа нинди сюрприз әзерләнгәнен белми идем әле. Үзем изге дип санаган эшләргә гомерем буенча аяк чалып килгән бер бюрократ бар. Аның исеме—Акча. Үзбөкстанга барырга җыенг анда да теңкәмә тиде бит ул кире беткән, үз сүзле нәмәстә. Үзем дә. хатыным да укытучы буларак пенсиягә чыктык.
Халыкта бер мәкаль бар: яман сыер ярда бозаулый диләр. Минем чираттагы пенсиям белән дә шундый ук хәл килеп чыкты: Райсобес сентябрь пенсиямне тоткарлаган. Ноябрьдә ике ай өчен берьюлы бирергә телиләр.
Ул чакта һәр пенсионер үзенең әле бу дөньядан китмәгәнлеге турында йортлар идарәсеннән белешмә китерергә тиеш иде. Мин аны, әлбәттә, вакытында илтеп биргән идем, райсобес хезмәткәре бер яшь ханым, пыяла астына тыгып куйган иде.
Белешмә югалган, шунлыктан миңа пенсия язмаганнар булып чыкты Начальницаларына кереп, поезд билетымны да күрсәттем. Хәлемне аңлый аңлавын, пенсиямне генә бирә алмый: белешмә кәгазе булуы шарт'
—Менә мин. тере кеше, сезнең каршыгызда басып торам. Менә паспортым!—дип тә карадым. Маяковскийның шигырь юллары исеме төште. Мин ул юлларны татарчага болай тәрҗемә иттем:
Тиздән Кәгазь хуҗа булып Утырыр өй түрендә.
Йомарлап ташланган кеше Ятар чүп кәрзинендө.
Ике айлык пенсиямне, вәгъдә ителгәнчә соңыннан гына бирделәр. Әмма бу акча мина бигрәк тә Үзбәкстанда кирәк иде. Юлдаш дустымның күпсанлы кунакчыл туган- тумачалары миннән берни өмет итмәсәләр дә. бүләккә каршы бүләк бирергә тиеш идем бит мин. “Казанский сирота” булып барасым килмәсә дә, "Юл кешесенең юлда булуы яхшы".—дип, фоторәсемнәр тутырган чемоданымны күтәреп, аэропортка юл тоттым Мин инде географик картада ике шәһәрне тоташтырып, линейка һәм карандаш белән
туры сытык сы *ыи куйган илем. Качам күген жнргә тиеп торган янгыр болытлары кашыган иле. Бетнен "ТУ-154" самолеты ул болытлар өстенә бик тиз калкып чыкты Октябрь кояшынын иртәнге нурлары түгәрәк тәрәзәләргә төшеп, бөтен салон эчен яктыртты. Тиздән стюардесса унбер мен метр биеклектә очуыбызны хәбәр итте Үземне әкият дөньясына килеп кергәндәй хис иттем Түбәндә “текә ярлар" да. “төпсез упкыннар" да бар. Ләкин алар чын түгел, болытлардан гына укмашкан алдавыч күренешләр Картамның кирәге дә булмады: жир өстенен аерым кисәкләре генә күрснеп-күренеп кала. Арал диңгезе минем туры сызыктан 200—300 километр уң якта ятса да. бер урында киң су өстеннән очып уздык. Самолетның үз юлы бар. димәк
Икс сәгать ярым дигәндә, Ташкентка да килеп җиттек. Анда мнн “Як-40" самолетына күчеп утырдым Менә инде Ферганә үзәне өстеннән очабыз Офыкта түбәләрен ап-ак кар каплаган чын таулар тезелеп киткән. 0 түбәндә, самолет канаты астында, топографик каргадагы кебек юл челтәрләре, кышлакларның һәм поселокларның яшеллеккә чумган кварталлары, яшькелт сулары ялтырап горган тар каналлар әкрен генә артка йөзә "Очу вакы гы 45 минут", ди стюардесса. Ә мнн моннан кырык сл злск. Юлдаш дустыма сугыш барган көннәрдә Польшадагы Пулавы станциясеннән ерак Ферганәгә кайтып җитәргә ничә кон кирәк булды икән, дип уйлап барам
Самолет миңа бөтен Ферганәне югарылан күрсәтергә теләгәндәй, шәһәр өстеннән әйләнеп очгы Менә ул Юлдаш дустымның үсмер һәм студент етлары уттан, бөтен сугыш дәвамында күз алларыннан китмәгән, ерак җирләрдән язган хатларын да сагынып телгә алган шәһәре Кырык дүртенче елнын язында сөйгән кызына Көнбатыш Украина җиреннән җибәргән хатларының берсендә ул: "Мандаты коне-төне сайрый торсам сандугачлар гүыл Үзбәкстанымны исемә төшереп, йөрәгемме чеметем чәнчеп-чәнчем алыр өчен юри тырышашр булса кирәк . дип язган булган
“...Ут яңгыры астында канлы сугышның дүртенче җәе дә узып китте Ьезнен гаскәрләр көнбагышка габа ерак юл узды. 77 гвардияче дивизиябез Висла елгасын да кичеп чыкты Баш исән калса, тиздән кайтырбыз Инде озак көтәргә калмады, бәгърем Канышу сәгатьләребез киләсе 45 нче елнын язында йә җәемдә сугар
Өчпочмаклы конверт ител бизәкләнгән бу хатны җибәргәндә Юлдаш үзенең сөйгән кызын 1944 елның көзендә үк кочагына аласын һәм аннары янадан фронтка, яраланган ерткычны үз оясында дөмектерергә китәсен уйламагандыр да бәлки Очрашу бәхете бер до көтмәгәндә килеп чыга Кавышу сәгатьләренең якын булуын егет тә. кыз да бетми әле Юлдашның әнисе генә " Гиз көннән кайтып төшәсенне алдан ук белдем, күз нурым төшемдә станция юлыннан кайтып килгәнеңне күрдем", ди
Юлдаш дөрестән до станция юлынназз кайта Өстендә гимнастерка, күкрәге гулы орденнары һәм медальләре Беренче Кызыл Йолдыз орденын ул Сталинград сугышларында күрсәткән батырлыклары өчен алган. Икенче Кызыл Ио.тдыз орденын ана Белоруссиянең Калинковичи шәһәрен азат иткәндәге батырлыклары өчен биргәннар Дошман оборонасын өзеп, үтә әһәмиятле тимер юл узелын алган Беренче Белоруссия фронты хөрмәтенә илебезнең башкаласы Мәскәү ике йөз егерме дүрт туптан утыз залп белән салют биргән иде. Егерме бер дивизиягә һәм полкка "Калннковнчскин" дигән исем бирелү дә бу операциянең масштабын әйтеп тора.
Юлдаш ике кулын парадтагыча кигг згтеп селкеп һәм күкрәгендәге тәңкәләрен зыңгылдатып, станция юлыннан атлый бирсен Ә без тугыз айга артка китеп, шул Калинковичи өчен барпзн сугышка күз чите белән генә булса да карап алыйк атс 156 нчы гвардияче полкның 2 нче дивизионы өчен бу көннәр игг кыен көннәрдән булды: өч багареянын да командирлары, дивизион командиры һәм анын ярдәмчесе дә яраланып сафтан чыкгы Фашист танклары бер көн зчендө ун тапкыр контратака ясадылар
Батарея командиры Соколов авыр яраланды. Азимов аны медпунктка озатып. 1пубнцалар багарсясының уты белән дошман һөҗүменә каршы торды Фашист газтклары һәм пехотасы күзәтү пунктына якынайган саен. Азимов командасы өс генә яуган снарядлар да якыггдарак шармын башлый Сай окопларда яткан ранзелчнкларнын үз снарядларыннан һәлак булу куркынычы туа I асты жнр окопларны тирәнрәк итеп катырт мөмкинлек бирми су чыга Юлдашның инде бал ай да киемнәре лачма су Прицелны тагын да киметсә, снарядлар үзебезнең исән калгин укчылар башына һәм күзәтү пунктына төшеп ярылачаклар I вардия разведчиклары моив да әзер, дошман гына узмасын анар горган участоктан. Хәрби терминда бу “огонь на ссбя дип атала
Нәкъ шул минутта дошман чыдамый: артка чигенә башлый. Азимов яңа кон тратаканы каршыларга әзерләнә. Тик көн ахырына кадәр уңышка ирешә алмаган гитлерчылар һөҗүмнәрен туктатырга мәҗбүр булалар.
1983 елда Николай Соколовны мин Киров шәһәреннән эзләп таптым һәм үзебезгә кунакка чакырдым. Ул Казанга килгәч сугыш көннәрен искә алдык. Соколов авыр яралангач та күзәтү пунктыннан китәргә теләмәгән. Дошман уты окоптан баш калкытырга ирек бирмәгәч Юлдашның приказын үтәп, аны медпунктка илтәчәк разведчикларның гомере өчен борчылган Кискен рәвештә:
—Караңгы төшмичә, мине кузгатасы булмагыз!—дигән ул.
Ләкин Азимов үзенең командирына:
—Иптәш комбат! Бу юлы миңа сезне тыңламаска рөхсәт итегез'—дигән дә. Абдурасулов белән Еловиковка кан эчендә яткан командирларын сугыш кырыннан чыгарырга приказ биргән.
1944 елда, “Знамя” дигән фронт газетасында, “Үз командирларына мәхәббәт” дигән баш астында минем зур булмаган мәкаләм басылып чыккан иде. Анда мин ике кыю гвардияче разведчикның снарядлар ясаган чокырлардан файдаланып, дошман пулеметларының ике яклап аткан уты астында авыр яраланган командирларын сугыш кырыннан алып чыгулары турында язылган иде.
"Ул чакта мин үземнең исән калуым белән плащ-палаткага салып сөйрәгән ике разведчикка гына түгел. Азимовка да бурычлымыи”,—дигән иде Соколов.
Бу авыр ярадан соң Соколов Ерак Көнчыгыштагы госпитальгә барып эләгеп, озак кына дәваланып чыккач, аны шунда урнашкан запастагы полкка җибәрәсе булганнар Ләкин ул, төрле сәбәпләр табып, үзен яңадан фронтка җибәрүләренә ирешә һәм сугышчан дуслары янына, алгы сызыкка әйләнеп кайта. Бу хәл Азимовны тәгәрмәчләр фронттан еракта яткан Үзбәкстанга ялга алып кайткан көннәрдә була.
Юлдашның поезддан төшкәнен күргән бер якташы велосипедына атланып, биш километр араны җан-фәрманга чаптырып уза да туганнарыннан сөенче ала. Ул гына да түгел, бөтен Хуҗакурган кышлагын аякка бастыра.
Борынгы үзбәк гадәте буенча, ерак юлдан кайтучы Юлдашны басу капкасы төбендә учак ягып каршы алалар. Үз аяклары белән ике кулын селкеп кайтып килүен күреп, гаҗәпкә калалар Чөнки әле моңа кадәр бу юлдан аксап-туксап яралы фронтовиклар гына кайта торган булганнар. Ә Юлдаш аксамый да, туксамый да: ышансаң ышан, ышанмасаң. юк! Бер аксакал хәтта аның аякларын капшап карый: үзенекеме, түгелме, янәсе?!.
Ферганә аэропортында мине Кулдаш белән сеңлесенең улы Таҗихужа каршылады. “Ташкенттан салтдн телеграммамны көтег ез" дип Казаннан ук хәбәр итүемә карамастан, аэропортка алар кичтән үк килгәннәр һәм Ташкенттан килгән һәр самолетны каршылаганнар.
Алар мине туп-туры Алтыарыкка алып кайтырга исәп тотсалар да. минем әле Ферганәдә эшләрем бар иде. Комсомол оешмасына кереп, кайларда очрашулар уздырырга теләгәнемне әйттем. Алар миңа үзләренең бер хезмәткәрләрен бирделәр. Очрашуларның графигын төзер, барлык мәсьәләләр белән аңа мөрәҗәгать итегез.—
диделәр.
—Танышыйк, кем буласыз инде сез?
—Бахтийор буламын,—диде ул. Безнеңчә Бахтыяр инде.
—Ә фамилиягез ничек?
—Сезгә фамилия кирәкмәс. Бахтийор дисәгез, монда мине һәркем белә.
Телефонын язып алдым. Өч көннән Алтыарык комсомол райкомына үзе шалтыратып, очрашулар графигын үзе хәбәр итәргә булды. Ярты эш эшләнде, дип уйладым мин. Бу малай мине төп башына утыртыр дип башыма да килмәде.
—Инде өйгә кайтабызмы?—дип сорады Таҗихуҗа.
—Юк әле. Мине өлкә газетасына илтегез.
“Ферганская правда”ның баш редакторы мине җылы кабул итте. Кайдан, нинди максат белән килүемне әйткәч, шул ук бинада урнашкан үзбәк телендә чыга торган “Коммуна' өлкә газетасынын баш редакторын да чакырып кертте. Ул кергәндә мин инде алып килгән бүләкләремне күрсәтә идем. Булачак очрашулар турында газетагызда хәбәр бирергә кирәк тапсагыз, берәр хәбәрчегезне җибәрә аласыз".—дидем.
Редакция өчен сез үчегез дә бик кызыклы шәхес булып чыктыгыз әле.—лиле баш редактор.—Сезгә бернинди корреспондент кирәкми Очрашулар турында материалны үзегез язын җибәрегез, күләмен чикләмибез Бер полосалык булса, бер полоса, ике полосалык булса, ике полоса бирербез
"Коммуна"нын баш редакторы мин җибәргән материалны үзбәк теленә тәрҗемә иттереп, үз газетасында бастырырга булды
Редакциядә зшне бетерен чыккач. Кулдаш: "Инде өйгә кайтабыздыр?*'—диде. “Юк але.—дидем мин. —Ферганәнең өлкә радиосына илтегез '
Анда да мине бик җылы каршы аллылар:
- Чыгышыгыз ун минуттан артмасын Текстын язып китерегез. Магнит тасмасына язарг а сезне үзебез чакырып алырбыз.—диделәр.
Ниһаять, яшеллеккә чумган Ферганәнсн шахмат тактасындагы квадратлар кебек тигез кварталлары арасыннан узып, район үзәге—Алтыарык юлына чыктык
Утыз киломезр ара тоташ асфальт юл. Хәрәкәт ике яклап Уртада кин яшел полоса Икесенең дә киңлекләре биш машина янәшә барырлык Бу юл белән чагыштырганда, бездәге Казан Мәскөү юлы да юл түгел, юлга пародия, мыскыл гына
Ферганөдөн чыг ыгг. ун-унбиш километр чамасы узгач. Тажнхужа узенен “Жигулн**си ачык һавада шашлык пешерелг ән җиргә борып туктатты Тирәк төбендә зур өстәл Кем шашлык, кем пылау ашый, кем җимеш белән чәй зчө Кулдаш әйткән "тамак ялгап алу" тына булмады бу. бәйрәм сыеннан бер дә ким җире юк! Мондый шашлыкханәләр Ал гыарыкка җит кәнче тагын берничә урында төтен чыт ара калды
Ниһаять, без инде район үзәге белән тоташкан Хужакурган кышлагына килеп җиттек Юлдаш яшәг ән Тыныч.тык урамы урамга түгел, борма тыкрыкка охшаган. Бег «краннарда күргән Әфганстан авмлларынын урамнарын хәтерләтә Менә мин моннан кырык ел злск чыгып китеп, шул китүеннән әйләнеп кайтмаган Юлдаш дустымның бусагасыннан атлап кердем
Юлдашмын әнисе Бувиниса Солисва яши торган өй өч кон буе ку нак кабул итте Туганнары, кардәшләре җәяү дө. машиналарга, мотоциклларга, велосипедларга утырып та. берәмләп тә. парлашып та. төрксм-төркем булып га килә тордылар һәркаисы орышта Юлдаш белән бергә булган адәмне" үз күзләре белән күрергә, үз колаклары белән ишетер! (з тели иде.
Окопташ дуст ым турында мин кат-кат сөйләдем, ү зем беләк алып килгән рәсемнәрне күрсәттем Ул рәсемнәр арасында Юллашнын сугышчан дуслары батырлыгы белән дивизиядә легендаларга кергән чечен егете разведчик Солтан Җамаллаев. кыю разведчиклар Коля Еловиков. Таня I ордюшина. үзбәк егете Сөйдсресул Обдерәсүлсв. дивизион командиры Василий Дронов. аның ярдәмчесе Петр Баринов. батарея командирлары Николай С околов. Андрей Пилнпенкоһәм башка “дроновчыдар" бар иле Кунакларның яна төркеме ишектән кереп, иләш ә җәелгән ксламгә аякларын бөкләп утырган саен, мин үземнең истәлекләремне анадан сөйли башлыйм, сорауларына җавап бирем.
Алтыарыкныц үзендә урысчадан булсын, татарчадан булсын, үзбәкчәгә бнк яхшы тәрҗемә итәрлек гатар кешесе, үзбәк мәктәпләрендә озак еллар тарих фәнен укыткан пенсиядәге укытучы һәм сугыш ветераны. 1945 ел Мәскәүле булган Җину парадында катнашкан татар кешесе Мөхәммәт Хәбибуллнн да яши икән кызганыч. Кулдашлар өсне кунаклар җыелган көннәрдә мин бу турыда белмәдем Тәрҗемәче кирәклеге ничектер уема килмәгән
Тыңлаучылар мине аңлап җиткермәсәләр. Кулдаш ярдәмгә килә идс Гнк аның үзеннән кушып җибәрә юрган гадәте бар Мәсәлән, мин батарея командиры капитан Бириновнмн Юлдаш турында ни әйткәнен сөйлим "Отәр дә мин Азимовка берәр >ш кушсам, җаным тыныч, чөнки ул бирелгән задание нс тот ал һәм вакытынли үти" Кулдаш минем бу сүзләремне ^ «бәкчәг ә бодай тәрҗемә итте “Кашлан Ьаринон ин куркынычлы гаданнснс Азимовка йөкли торган булган, чөнки бүтәннәрнен берсенең дә мона йөрәге җитми. тез аслары калтырый" Андый чакта мин Кулдашны төзәтергә мәҗбүр булам
Кулдаш үз абыйсына әкияттәге батыр сыйфат гарын бирә Бигрәк тә. бераз төшереп то алган булса, чаманы югалтып җибәрә Мин "Юлдаш артнлдерня полкында сугышты", дигәч. Кулдаш үзеннән өстән чөнки артиллериягә көчле егетләрне сайлап алганнар Ә минем Юлдаш абыем кечлелөрнен лә кочлесе булган Бүтәннәр
жыйнаулашып кыймылдата да алмаган авыр пушкаларны сыңар кулы белән генә әле бер. әле икенче позициягә күчереп, дошман өстенә ут яудыра торган булган”. " дип тезеп китә. Сүз пулемет турында бара диярсең!
Кайберәүләр минем Кулдаш тәрҗемәсендәге фронт истәлекләремне авызларын ачып тыңласалар, кайбер ирләр әледән-әле мыек асларыннан елмаеп куялар иде.
Кулдаш үзенең абыйсы турында минем ничек сөйләвемнән канәгать түгел.
—Иртәгә безгә кунакларның яңалары килә. Бүгенгедән дә күбрәк булачак. Син Юлдашның орденнары бик күп иде дип сөйлә! Ул Советлар Союзы Герое иде, диген. Сугышның ин соңгы минутында Берлинда һәлак булды, дип әйт!
—Юлдаш абыеннын кылган батырлыклары болай да житәрлек ич! Арттырып сөйләүгә мохтаж түгел бит ул,—дидем ана.
Иртәгесен дөрестән дә кунаклар тагын да күбрәк килде. Аларның берсе мондый сорау бирде:
—Менә бу рәсемдәге байрак чын байракмы, әллә аны художник кына ясап куйганмы?
—Чын байрак,—дидем мин,—художник ясамаган. Бу безнең 156 гвардияче артполк байрагы 1944 елнын июль аенда 77 гвардияче дивизиянең төзелүенә өч ел тулу уңае белән, сугышта аеруча батырлык күрсәткән солдатларны һәм кече командирларны полк байрагы янында төшереп, артына Командование исеменнән әти-әнисенә рәхмәт әйтеп язып җибәргәннәр. Күргәнегезчә, Юлдаш та байрак фонында төшкән.
Кулдаш минем җавабымны болай тәржемә итте:
—Бу Юлдаш абыемның Рейхстаг түбәсенә менгереп кадаган байрагы!
—Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын Егоров белән Кантария менгергән бит,—диде бер ветеран.
Кулдаш югалып калмады:
Дөрес сөйлисең. Юлдаш абыемны дошман пулясы аяктан еккач, аның кулыннан бу байракны Егор Кантаров алып. Рейхстагның түбә башына беркетеп куйган.
"Төшереп алган” дигәннән, үзбәкләрдә мәҗлестә берәр аксакал булса хәмер эчү тыела. Беренче көнне мине башта сарык суйган җиргә чакырып чыгардылар. Пычак белән сызгач, бугазыннан кан агып чыкканын кунак үз күзләре белән күрергә тиеш икән. Сарыкны чалганнан соң да минем әле басып торуымны күргәч: “Сезгә инде моннан китәргә мөмкин”,—диделәр. Бер аулак почмакка алып китеп, аракы тәкъдим иттеләр. Яшь ирләр шулай картлардан качып кына бераз салалар икән. Күп салырга ярамый: сизәчәкләр. Мин аларга аракы эчмәвемне әйткәч, бераз аптырап калдылар: әдәп саклап кына бер йогымнан баш тартаммы, әллә бу Казан татары чыннан да эчми торган адәмме? "Кыстамагыз, рәхмәт, эчәр өчен мине бүтән чакырып тормагыз”,—дигәч, үземнән гафу үтенделәр.
Ит, пылау, табикмәк, гомумән, аш-су пешерү белән гел ирләр генә шөгыльләнә. Пылау ашар алдыннан кунакларга идәндә утырган килеш кенә кулларын юу өчен, сулы комган, сабын, таз һәм сөлге китерүне дә ирләр башкара. Пылауны табынның берничә җиренә куелган зуртәлинкә-табаклардан бармаклары белән алып ашыйлар. Миңа. Казаннан килгән почеглы кунакка, аерым савытка салып, кашык йә чәнечке белән бирәләр.
Хатын-кызлар өчен аерым табын җәяләр. Анда инде кул юдыру, чәй һәм бүтән сыйларны китертү эшләрен хатын-кызлар үти, ә пешерү барыбер ирләр өстендә.
Юлдаш янадан фронтка әйләнеп кайткач, "туебызда кышлакның барлык адәме булды” дип сөйләгән иде Без ул чакта шул кадәр халыкны өйләре ничек сыйдырган икән дип гаҗәпкә калган идек. Хәзер менә үзбәк өенең күпме кунак кабул итә алуын үз күзләрем белән күреп белдем. Кунаклар бездәге кебек сәгатьләр буенча ашап-эчеп утырмыйлар, ярты сәгать сыйлангач, рәхмәт әйтеп, табынны үзләрен алыштыручылар өчен бушаталар.
Юлдашның хатыны Хәбибәхан беренче көннәрдә килмәде. Мине күрергә абыйсы килгән иде Пәһлеван гәүдәле Мәмәтхужа абзый бүләк итеп алып килгән чапанын шунда ук өстемә киертте, башыма чиккән кәләпүш кидереп куйды, билемә яулык будырды. "Чын үзбәк булдың хәзер".—дип көлешеп алдылар.
Чапан, кәләпүш һәм ефәк яулык Хәбибәхан бүләге булган икән. Аны миңа соңыннан гына әйттеләр Мине күрергә үзе киләсе булган, алдан ук әзерләнгән, тик качып килергә җаен таба алмаган. Абыйсы Мәмәтхужа юл расходларымны каплар өчен “үз өлешен" мина Таҗихуҗа аркылы тапшырды. Рәхмәт әйтеп, акчасыннан баш тарттым. Ләкин "алай ярамый. Мәмәтхужа ага бик тә үпкәләячәк”, дигәч, алырга туры килде.
Икенче көнне мин партия райкомына керергә булдым. Кулдаш бу фикеремне бер дә хупламады
Ул райком бинасының баскычына аяк га басмаска тәүбә иткән булган икән Бинага якын да килмәде Тешләрен шыкырдатып, кем адресынадыр яман сүхтәр җибәрде Мин өй алды баскычыннан үзем генә менеп киттем
Парад ишеген ачып кергәч тә, мине ике милиционер каршы алды. Кем булуым белән кызыксынып, документларымны тикшергәч, нинди йомыш белән килүемне сорадылар Пропаганда секретарен күрергә теләвемне әйттем —Сез аны ни өчен күрергә телисез?
—Анысын инде мин үзенә сөйләрмен
Икс милиционер бер-бсрсенә карашып, кертергәме, әллә борып чыгарыргамы дигәндәй сүзсез торгач, берсе эчке телефоннан икс генә сан алып, кемгәдер шылтырата Биредә бүтән тәртипләр икән. Казанда райкомга эшен төшсә, вахтердан сиңа кирәкле секретарьның бүлмә номерын г ы на сорыйсын. Фәләненчс бүлмә дип әйтеп, ничек табарга икәнен дә өйрәтеп җибәрә Вахтер урынында булмаса, ишекләрдәге язуны үэен укып, кирәкле кабинетны табасың.
Милиционер телефон трубкасын куйгач "Барыгыз, фәлән бүлмәгә керегез”, дип өйгерме дисәм, ул: "Хәзер үзе бирегә тешә",—диде.
Артык озак көтәргә туры килмәде. Икенче кат баскычыннан төскә чибәр һәм ачык чырайлы бер яшь ир кеше төшеп, мине үзенә ияртеп алып менеп китте -Райкомның пропаганда буенча секретаре Эргашев булам. ;шде ул Моңа кадәр комсомол райкомы секретаре булуын, бу эшкә яна гына күчеп килгәнен дә әйтеп салды
Алтыарык районының гаскәри хезмәткә чакырыла торган егетләре белән тантаналы очрашуда дивизиянең Мәскәүдәге ветераннар Советы исеменнән Юлдашның әнисенә ‘77 гвардияче дивизия ветераны" дигән, улына тиешле булган шакмы һәм дивизиянең сугышчан дан юлы схемасын тапшырдым Аннары дуслары исеменнән улының портретын бирдем Үз исемемнән “Юлдаш дустыма' дигән музыкага салынган шит ырсмне тапшырдым. I өүдәсс кечерәеп калган һәм бөкрәя төшкән сиксән биш яшьлек Ьувиниса ана бүләкләрне алгач елап җибәрде һәм улынын портретын үбәргә тотынды Әмма аңа сүз бирелгәч, үзен гиз генә кулга алды, бу тантаналы митингта чыгыш ясар|а да көч тапты. Призывникларга мөрәҗәгать итеп "Ходай сезгә сау тык-сәламәт тек бирсен, ватаныгызга тугрылыклы хезмәт кылыгыз!" диде. Җавап сүтс белән гаскәргә алынучылар исемемнән бер үзбәк, бер урыс егете чыкты Алар Бувиннса ана, президиум өстәле артында утырган партия һәм совет җитәкчеләре. Боек Ватан сугышы ветераннары һәм барлык җыелган холык алдында хәрби бетемнәрне ү зләштерү өчен бөтен көчләрен куячакларын, кирәге чыкса, туган илләрен үзләренең имлалары Юлдаш Азимов кебек соңгы гамчы каннарына кадәр яклаячакларын әйттеләр
Лейтенант чинындагы яшь кенә хәрби комиссар минем колагыма Бу егетләр Әфгансташа китә инде, дип пышылдады Чит дәүләт җиремә басып кергән гаскәрләрнең бу яшь сугышчыларына Юлдашмын багырлыгы үрнәк булыр микән? Ул фашист баскынчыларына каршы көрәшеп, изге сугышта корбан булды, ә бүгенге үзбәк егетләренә с)фган җирендә ни калган1
Шул ук көнне "11ахтакор" совхозының кыр станынди мамык җыючылар белән очрашу
узды
Юллаш турындагы истәлекләремне тыңлаган хатыи-кызлармым әлс берсе, әле икенчесе елый башлагач, тәрҗемәчем Эргашев га елап җибәрде һүз яшьләрен гыя алмавына бнк тә оялып, миннән гафу үтенде Әмма мин лә ү земне тар басмадан чыкканда! ылан хис итеп, “ычкынып китмәскә " нарыша илем Җитмәсә, район газетасының ике фотографының, әлс берсе, әлс икенчесе, аппарат ларын чикелдәтеп кенә тора каршымда “Елак большевик" якн "елак фронтовик" булып газета битләренә злөгоссм килми Әле үземне муеныма капчык астырып, мамык җыючы яшь кытлармын урталарына бастырып та төшерделәр Мин мамык җыям, имеш'
Алтыирыкка кнлеп төшкәнемә инде биш тәүлек тулып \иы. о Ферганә комсомол обкомының зшлсклссс Бахтнйорнын әле һаман ла хвбөре к*к Шәһәрара телефоннан ул
биргән номер белән шылтыратып карасам да. трубканы алучы булмады.
Хәбибәхан үзенең Юлдашын алты ел буе көткән. Юлдаштан баласы булмаган Каен анасы белән каен атасы: "Инде, кызым, улыбызның һәлак булуы хактыр. Исән булса, бер хәбәре килер иде. Без сине үз кызыбыз кебек күрдек Син әле яшь. гомер буе болан тол яшәвенә Алла да. бәндә дә риза булмас Инде үз кызыбыз итеп, кияүгә сине үзебез бирәбез”,—дигәннәр.
Хәбибәханның икенче ире: "Миңа кадәр ирдә булуыңны балаларыбыз белергә тиеш түгел”.—дигән Базалар белмәсен өчен, зурлар да белмәскә тиеш. Шуңа күрә яңа гаиләдә сугышта башын куйган Юлдаш турында сүз сөйләү булмаган. Хәбибе инде җиде бала үстергән: дүрт кыз. өч угыл. Дүрт кызы да кияүдә, өч улы да өйләнгән. Аларның өй тулы үз балалары бар.
Хәбибә унсигез километр җирдән, иренә "туганнарым янына барып кайтам".—дип хәйлә корып, машинага утырып кына килгән иде. Өйдән ычкына алачагына бик ышанып җитмәгән, шуңа күрә бүләген дә абыйсы аша гына җибәргән булган. Хатын-кызлар мәҗлесендә өч сәгать буе бер сүз сөйләмичә, ике күзеннән яшь агызып утырды. Инде кунаклар өйдән чыгып киткәч кенә, үзе белән бергә-бер калып, бераз сөйләшеп алдык
—Әтиегез-әниегез сезне кемгә бирмәкчеләр иде?—дип сорадым мин.
—Сөйгән егетемне калдырып, ул адәмгә үлсәм дә чыкмый идем.—дип җавап бирде Хәбибә.
Истәлек итеп, мин ана үземнең яңа язган “Үзбәк кызларына" дигән шигыремне һәм ул шигырьнең юлга-юл тәрҗемәсен бүләк иттем. Ә ул тәрҗемәне миңа Мөхәммәт Хәбибуллинның хатыны—үзбәк мәктәбендә үзбәк теле һәм әдәбияты укытучы Назирә ханым ясап биргән иде. Үзбәкчәсен бәлки Ферганә өлкә газетасы басып чыгарыр, дидем.
Юлдашның әгисе Азымбай Солиев Бохара әмирен төшерүдә катнашкай Басмачылар, үзе өйдә булмагач, хатынын үтереп киткәннәр Аннары ул үзеннән егерме яшькә яшьрәк булган Бувинисага өйләнгән. Бувиниса-ана җиде бала тапкан: алты угыл, җиденчесе кыз бала—Кулфихан исемле.
Кулфиханның йорты бүтән урамда, шулай ук таш стеналы участок эчендә. Ире белән аерылган ялгызак хатын. Бердән-бер улы Тажнхужа. шул ук курада үзенә аерым өй салган. Кулфихан үзе дә. улы һәм килене дә “Пахтакор” совхозында эшлиләр.
Юлдашның сенлесе әле иллегә җитмәгән, төскә чибәр хатын иде. Үзбәк кызыннан бигрәк, татар кызына охшаган. Үзбәкстанда мин хатын-кызлардан да. ирләрдән дә йөзен карап һич тә татардан аерып булмый торган үзбәк милләте кешеләрен күп очраттым.
Мәңгегә яшь булып калган Юлдаш дустымның иллегә җитеп килә торган сеңлесе булуы күңелемә сәер тоела. Абыйсы фронттан ялга кайтканда. Кулфиханга бит әле нибары ун гына яшь булган. Юлдаш абыемны күз алдыма китерсәм, үземне бала иттереп күрөм. ди ул.
Фронттан кунакка кайтканын яхшы хәтерли. Ул чакта да менә хәзерге кебек, алар өенә бик күп кеше килгән булган. Үз кышлакларыннан гына түгел, чит кышлаклардан да агылган халык. Юлдаш абыйсына нинди сораулар биргәннәрен дә хәтерли әле. Чөнки барысы да бер үк сорау:
“Син анда, сугышта, минем иремне күрмәдеңме?”. "Улымны очратмадыңмы9”. “Әтием, абыем очрамадымы?”. "Өчпочмаклы итеп бөкләнгән кәгазьләр тотып киләләр: "Бу улымнан (әтиемнән, иремнән, абыемнан) килгән соңгы хат”. Юлдаш абыйсыннан укытып, ни өчен хат язудан туктауларының сәбәбен сорыйлар. Абыйсы берәүне дә җавап бирмичә борып җибәрми. Бөтен хатларны әле бер. әле икенче ягын әйләндереп, укып чыга. Ак кәгазьгә язылган булса да. "кара хат” дип аталганнарын да тотып киләләр: "Бу хатны безгә ялгыш салмадылар микән?”—дип сорыйлар. Юлдаш абыйсы: "Сугышта төрле хәлләр була, ялгыш салган булулары да бик мөмкин".—ди. Ләкин бер генә хатын да. бер генә карчык та еламыйча гына чыгып китми.
Кулдашка “Совет Үзбәкстаны” газетасының “Кайтиш" дигән мәкаләм басылган санын ул больницада ятканда китереп биргәннәр. Бу якшәмбе көнне булган. Шәфкать туташлары врачтан башка сине чыгара алмыйбыз, дигәч, рөхсәтсез генә чыгып китеп, кулына шул газетаны тоткан килеш, өенә больница халатыннан кайтып кергән Бердән, абыйсы турындагы хәбәрне тизрәк өйдәгеләргә җиткерәсе килсә, икенчедән, мәкалә авторына берәр кешедән хат яздырып салырга ашыккан Үзе болай укый-яза белсә дә.
хатны бит әле яза белеп язарга да кирәк. Ул хатны алгач та. "Маннур әкә" юлга чыгарлык булсын.
Кулдаш та, сеңлссе Кулфихон да: "Юлдаш абыебыз исән кайткан булса, без болай надан калма1ан булыр идек".—дип, мина ничә кат әйтте Эшләре Азимбай агага сугыш беткәндә 65 яшь булган, сәламәтлеккә дә туймаган Каравылчы хезмәте балаларын Ферганәгә җибәреп укытырга мөмкинлек бирмәгән
Кулдаш күкрәге чәнчүенә зарлана. Табибларның нинди диагноз куйганын белми Ул шулай әледән-әле дәваланырга кереп ята икән. Бер көнне ул мина үзенен езан ите ашаганын әйтте Мин бик гаҗәпләнеп сорагач
—Чи килеш ашадым, мина "Багучылар шулай кушты",—диде. Алар арасында күз тиюдән дә, сихердән лә дәвалаучылар бар икән. Кулдашка: "Сине хатын-кыз бозган*’,— дигәннәр
—Елан ите ашагач, хәлен яхшырдымы сон-'
—Юк шул,—диде Кулдаш,—өлегө файдасын сизмәдем. Менә шушы җирлә кадый. - дип, күкрә1енсн урта бер җиренә төртеп күрсәтте
Мин врач түгел, авыру га ярдәм итә алмыйм Бердәнбер кннәшем аракы эчмәскә һәм елан ите ашамаска, ә ин кирәклесе—багучылар кинәшен түгел, табиблар киңәшен тотарга.
Кулдаш "Пахтакор" совхозында “су складында" эшли икән Ягьнн. сусаклагычтан агып килгән суны мамык участокларына нормалап бүлеп бирә
Бер көнне, шәһәрара телефоннан Ферганә комсомол обкомына чыга алмадым Икенче көнне якадан шылтыраттым. Бу юлы трубканы алдылар Мина Ьахтнйор кирәк иде!
—Фамилиясен әйтегез1 -Ул үзен Бахтийор дип сорарга кушты1 Бездә алар өчәү Сезгә кайсысы кирәк-'
—Казаннан килг ән суг ыш ветераны белән зш итә торганы кирәк иде мина -Белмим, аларнын кайсысыдыр бит1 — Алай булса, өчесен дә чакырыгыз*
Сүземне әйтеп ю бетермәдем, телефоннан еш гудок ишетелде Үземә Ферганәг ә бармый булмас Тажихуҗаны яңадан борчыйсым кнлмәле Ул инде болай да эшеннән соралып, мина ничә көнен баг ышлады Юлда берәр машинаг а утырып, барып җитәрмен әле.
Ферганә юлларының нинди икәнен яттым инде Утыз километр нәрсә ул* Фронтның карлы юлларыннан да ничәшәр йөз километр юл узганым бар1
Фронт тәҗрибәмне Фср| лнә өлкәсендә файдалана алмадым Дөрес, кулымны күтәрә- күгәрәогак басып торырга туры килмәде Бер йөк машинасын туктатып, кузовына менеп утырдым. Машина тулы үзбәк хатын-кызлары һәм араларында берничә ир дә бар Агар үтләренең |улы корзиннәре һәм төеннәре белән Ферганә базарына, үегәре үстергән җилак-жимеш. яшелчә, сөг. май кебек азыкларын сатарга баралар Элдерәбез генә бит. малай, асфальт юлдан! Ләкин бик ерак китә алмадык I АИчылар безне туктатып, шоферның привасыгг аллылар һәм юл буендагы кырдан фәлән кадәр мамык җыярга галимне бирделәр Утырып баручылир. әлбәттә, ризасызлык белдерде Хакыгыз юк*“ "Без болай да базарга сонга калдык!"
—Заданиенс үтөмәсәгез, үзегезне үзегез тоткарлыйсыз, дип. нык тордылар ГАИиыкылар Нишләсен юлчылар тотындылар мамык җыярга* Мин лә алардан калышмаски тырыштым Ьу шт өч сәгатькә сугылды
Яңадан шул машинага утырып ун километрда китмәдек, яна I ЛИ поегы туктатты “Бездән өле генә бер кат җыйдырдылар инде*" дип әйтеп карасак та. тыңларга теләмәделәр Мин үземнен ерак Ка ганнан килгән адәм мкәнлегсмне. кичектерт ссег бүтән эшләрем барын әйтеп кирасам да. колакларына да элмәделәр Мнн лә җыештым мамыкны Ярын әле. Ломоносовны тотып алып. Фридрих II г аскәренең солдат ясаган кебек, үзбәкләр мине бөтенләй мамык җыючыга әйләндермәделәр
Биредә мамык җыю- бездәге урак өсте кебек инде Бездә дә бит эш өстендә колхозчы апаларның базарга катык сатарга йөрүләрен хуҗалар бик яратып җиткермиләр иде Ү (бокстан мамык патшалыгы ДИП әйтеп үткән идем мнн Кайда нинди “буш җир бир. анда мамык чәчкәннәр. Мамык кыры Тажихужаныи венә үк килеп терәлгән
Хужакурган кышлагында көтү чыгарырга да җир калдырмаганнар. Кулдашның һәм Тажихуҗанын сыерлары һәм сарыклары көне-төне абзарда асрала. Аларга азыкны каян гына юнәтәләрдер?!.
ГАИ безне мамык җыюдан азат иткәндә кич җитеп килә иде. Комсомол обкомында эш көне беткәч янә Алтыарыкка борылып кайттым. Хәлләрне сөйләгәч. Кулдаш мине орышты. “Үзегез генә бер адым да атламагыз!”
Икенче көнне Ферганәгә мине Таҗихуҗа үз машинасы белән алып китте. Бахтийорны комсомол йортының ишек алдыннан эзләп таптым.
—Сез миңа очрашулар графигын төзедегезме?
—Юк. Бүген генә командировкадан кайттым.
Бахтийор инде бу вазифаны үз өстеннән төшкән дип саный иде. Үзенен фамилиясен һәм кем булып эшләвен дә әйтергә кирәк дип санамаган бу малайга ничек ышандым икән?
Бәхеткә, өченче секретарь Атаҗанов үз урынында утыра икән. Килеп төшүемә атна узгач, эшне аның белән яна баштан башларга туры килде.
—Сезгә беренче очрашуны кайда оештырыйк?
—Бәлки педагогия институтыннан башларгадыр?
—Бүген соң инде. Әйдәгез, иртәгә уздырабыз.
Шулай итеп, юкка гына машина кудык.
Иртәгесен Тажихуҗанын хатыны Халисон ике кечкенә баласы белән мамык җыярга китте, ә Таҗихуҗа мине тагын Ферганәгә алып китте Инде октябрь аеның икенче яртысы булса да, көн эссе иде. Термометр күләгәдә егерме җиде градус күрсәтә. Без тирләп- пешеп чыктык.
Менә без яңадан комсомол бинасының ишек алдына килеп туктадык. Баскычтан менеп, Атаҗанов кабинетына кердем.
—Беләсезме нәрсә,—диде ул миңа,—әйдәгез, очрашуны педагогия институтында түгел, авыл хуҗалыгы институтында уздырыйк.
Азимов анда укымаган бит. Менә мин бу бүләкләрне ул тәмамлаган институт өчен алып килдем.
—Мин сезнең белән рәхәтләнеп килешер идем. Ләкин бит ФГПИ студентлары шәһәрдә юк. Алар мамык кырында.
—Әш шунда гына калдымы? Без мамык кырына барыйк.
—Ул бит моннан еракта.
—Үзбәкстан җирендәдер бит?
—Әйе. Язъяван районында. Моннан алтмыш километрлар булыр.
—Шулай гына мыни? Әлбәттә барабыз!
—Бүген безнең транспортыбыз юк.
—Ә иртәгә булырмы?
—Иртәгә дә булмый.
—Транспортны мин үзем табам!
Без тагын бер көнебезне югалтып, бушка машина куып кайттык.
Транспорт сорал. Алтыарыкның партия райкомына мөрәҗәгать иттем. Минем өчен бер җиңел машина таптылар. Рульдә РОНО мөдире Мәһдиев. Бу кешене мин әле дә булса тирән ихтирам белән искә төшерәм.
Комсомол обкомында миңа “Ферганә үзәне буйлап” дигән, төсле рәсемнәр белән иллюстрацияләшчән. Мәскәүдә басылган истәлекле буклет бүләк иттеләр Битләрен ачып карый башлагач, мин Хәмзәабадтагы Хәмзә Хәкимзадә Ниази мавзолеен күреп өлгердем Таҗихуҗа мине шунда алып барачак иде бит. Ләкин без алтын көннәребезне Алтыарык белән Ферганә арасында мәгънәсез һәм җавапсыз кешеләргә ышанып, әрәм иттек. Таҗихуҗа әле мине Коканд шәһәренә дә алып барам дигән иде...
Тиздән җиңел машинасына утырып Пулатов та килеп җитте. Без инде юлга чыгып китәргә әзер идек Әмма мине сугыш ветераннары вәкиленең күрәсе килгән икән.
—Моны бүтән вакытка калдырып булмыймы?—дип сорадым.
—Юк, юк! Бүген үк күрергә тиеш. Ул сезне бер минуттан артык тоткарламас,— диделәр.
Ветераннар комитеты вәкиле кемнедер эзләп, бүлмәдән бүлмәгә, этаждан этажга
бер менеп, бер төшеп йөргәндә, мин Пулатов белән сөйләшеп алырга булдым Ин әүвәле минем Кабаннан язган хатымны җавапсыз калдырмаганы өчен рәхмәт әйттем Ул рәхмәт ишетергә лаек кеше иде. Чөнки Үзбәкстаннын төрле дәүләт оешмаларына язып салган ун хатымның берсенә генә—анардан гына җавап килде Калганнарын моннан кырык ел һәлак булган ниндидер Азимовның язмышы кызыксындырмый булып чыкты
—Сез Азимовны институт бетермәгән килеш документларын кире алган, дип язгансыз мина.
—Әйе. бу шулай
—Әйе. Сез архивлардан эзләп тапкан дата дөрес 1940 елнын 3 июле Ләкин диплом ана институтны тәмамлагач- 1940 елнын 1 июлеңдә бирелгән Ни сөйлисез сез? Каян алдыгыз моны'1
Мин Пулатовка Юлдашның әнисе сандыгында ефәк яулыкка төрелгән килеш, әле кичә генә бирелгән кебек сакланган диплом тоттырдым Приложсние к диплому" дигән битләрен дә бирдем Анда Юлдашнын барлык фәннәрдән, шул хисаптан дәүләт имтиханнарыннан куелган тамгалары да бар иде.
Пулатов башын кашып
—һич тә аңлый алмыйм, бу ничек болай булып чыкты сон але?—дип куйды.
Ниһаять. Ветераннар комитеты рәисе кулына зур гына бер бизәкле кәгазь тотып керде Ул Үзбәкстан ЛКСМы исеменнән Фср1анә обкомы тутырган Почет грамотасы икән Анда, “за акгивную работу по воснж>-патриотичсскому воспитанню молодежи. учаегие во Всесоюэной экспедиции "Летописи Вс.шкой Отсчсственной” дип язылган иде
Мина шуны тапшыргач, комитет рәисе "Иптәш Холбсков сезгә шуны әйтергә кушты комсомол обкомы юлыгызны түли алмый, сметада каралмаган, диде"
Студентлар янына бару гаҗәеп бер сәяхәт булды. Бу якта да асфальт жәйгән кин юл. РОНО мөдире Мәһдиев бик оста йөртүче икән Мин анын сорауларына жавал биреп барам. Сөйләшеп бару ана машина йөртергә һнч тә комачауламый ахры Элекке Үзбәкстан Югары Советы Президиумы рәисе Юлдаш Ахунбабасв исемендәге совхоз җирләреннән узганда сугышка кадәр үк таралган мәзәкне дә искә төшердек Калининның: Ничек, иптәш Ахунбабасв. Мәскәү сезгә охшадымы'' дигән соравына ул: “Мәскәү—зур кышлак, әмма чәйханәсе юк бит!" дип җавап биргән, имеш Шуннан соң Мәскәүдә беренче чәйхино ачылган, ди.
Маргилан шәһәренең дә бер чи ген эләктереп уздык һәм Ахунбабасв районы җиренә килеп кердек. Район үзәге Язьяван дигән поселок булгангамы. Ягьянан районы дип сейлилөр Инде Усман Юсупов исемендәге Зур Ферганә каналын да кичем чыктык Мимык җыючы бригадаларның саны-хисабы юк Алар әллә ничә йөз квадрат километрларга сибепәннәр. Ьез әлс берсенә, әле икенчесенә килеп карыйбыз, тик берсе дә без эзләгәне түгел. ФГТ1И студентларының кайсы кырда ипләгәнен бетүче дә юк Эзлөп-эзлоп таба алмыйча кайтсак, бик тә аяныч булачак Бигрәк тә минем өчен Мин бит бу лнне башлап йөрүче!
Ниһаять, Язьяван районындагы студент бршидаларынын тшс белән идарә итүче үзәккә килеп юлыктык Юл күрсәтүчеләрен үзебез бе.лән алын. Ф1 ПИнын математика факультеты студентларын эзлән таптык А.тарнын да мамык жыйтан чагы ндс Егетләрдән һәм кызлардан торган бу бригадада кырык кеше икән
Очрашу гадәттән тыш җылы узды Мин разведчикларның курку белмәс командиры Юлдаш дустым турындагы сугыш истәлекләремне сөйләдем Ә яшьләрне аеруча мәхәббәт гемасы кызыксындырды Миңа бирелгән сорауларнын да күбесе гггч г турыла булды Студентлар Атнмовның үзләре укыган ннстигутнын фнгмат фак> гыстыи тәмамлаганны белгәч, кызыксынулары икеләтә аргты Ьсзнсн белән килгән Кулдаш та ибыйсынын ничек фронттан ялпз кайтып, әйләнеп ктпүс турындагы үэенен малай чак истәлекләрен сөйләде. Ьсзтә кыр чәчәкләре җыеп бүләк ит теләр Мондый җылы очрашу әчегг V гбәксгаинын ин срик кырына да очыньш барырсың'
Язьяван районының мамык кырыннан без Ферганәгә кермичә генә туры юлдан клип ык Очршттудин Мәһднен гәбнк тәэсирләнгән ндс Апыарыкта салыначак яңа \рта мәктәпкә Юлдииг Азимов исемен бирү мәсьәләсен күтәрәчәген әйтеп, мине гаять шатландырды 1ы1рым кына чыкса ярар иде бу тш 'Г збәкстанта килүем турында газеталар бер язарлар да Юлдашны яңидин онытырлар Мәктәпкә исемен бирсәл.*р. якты истәлеге мәңгеләшер ндс
Иртәгесен Миндан мәктәбенә берәүмен дә хәоәр итмәгәнен белгәч, мин яңадай
Ферганәгә юл тоттым. Очрашу уздыру турында кайгыртучы кеше булмаган Атаҗановнын кабинеты бикле, аның кая киткәнен белүче юк. Инде Ферганәгә килгәнемә ун көн булды, ә эшләрем бик әкрен бара. Өйтерсң лә. Азимов истәлеге белән бәйләнгән очрашулар батырның якташларына түгел, миңа гына кирәк. .
Комсомол обкомының бусагасын күпме таптарг а мөмкин? Мин Үзбәкстанда яшәп калырга дип килмәдем ич Холбеков имзасы белән Казанга сугылган телеграммадагы “будет оказано всякое содействие” дигән сүз шушы булдымы'’
Ярдәм сорап Ферганәнең партия обкомына мөрәҗәгать итәргә булдым Мине пропаганда бүлеге мөдире Үлмәс ханым Әкрамова кабул итте. Эше болай да бик тыгыз булуга карамастан, мине ашыктырмый гына тыңлады, фотоларым һәм Азимов документларының копияләре белән танышты. Өлкә музее директоры Валентина Никитина белән дә телефоннан сөйләшеп, Казаннан сугыш ветераны килүеннән файдаланып, музейны Азимов турындагы материаллар белән баетырга кинәш итте. Аннары өлкә радиосы белән сөйләшеп, Казан кунагы белән бәйләнешкә керергә кушты. Аннан: "Без аны югалттык",—дип җавап биргәннәр. Көтәбез, килсен, дигәннәр Әзерләгән текстымны үзем дә инде бүген тапшырырмын дип тора идем. Үлмәс ханым үземне мактап та куйды. Аннары мин алып килгән фотоларны һәм Азимов документларының күчермәләрен ясатуның ничә сумга төшүен сорады Минем аны санаганым да юк иде. Чамалап кына: "Иөз сум тирәсе булыр",—дидем.
—Ә сезгә аны кем түли соң?
—Мин аларны бүләк итеп алып килдем.
Аннары Үлмәс ханым юлым өчен нинди оешма түләве белән кызыксынды.
—Ферганә комсомолы түләү мәсьәләсен үзегез килгәч хәл итәрбез дигән иде. Килгәч. "Түли алмыйбыз”,—дип җавап бирделәр.
—Гарантияле чакыру килми торып, сезгә Казаннан чыкмаска кирәк иде.
Юкка гына партия обкомына эшкә алмаганнар икән бу эшлекле ханымны! Холбеков, Атаҗанов кебекләр энергияле һәм акыллы яшь Үлмәс ханым Әкрамовага олтанга да ярамыйлар дип уйлап куйдым мин эчемнән генә... Хәзер дә шулай уйлыйм. Инде обкомнар таратылгач, кайда, кем булып эшли икән минем тирән ихтирамымны яулап алган бу ханым? Алтын тәңкә җирдә ятмыйдыр дип беләм..
Ферганәдә эшлисе эшем—радиога кереп, язылып чыгу иде.
Башлагыз!—дигәч текстымны укырга тотындым. Юк-юк та. операторлар ягына күз салып алам. Юлдашның сөйгән кызына фронттан язган хатларыннан өзекләр китергәндә, башта берсе, аннары икенчесе еларга кереште. Ә мин үзем өчен курка башладым тавышым калтыранмаса ярар иде! Бу ханымнар ягына карамаска тырыштым.
Мин үземнең ни өчен Казаннан ук Ферганә партия обкомы белән бәйләнешкә кермәвемә үкендем. Анда ике ай буена чакыру көтеп интегүләр дә, Ферганәгә килеп төшкәннән соң буш суса белән киндер сугулар да булмаган булыр иде. Татарның акылы төштән соң, диләр шул.
Ни өчен моңа башым җитмәве—Мәскәү үрнәге аркасында булгандыр. Бсзнен дивизиянең сугыш ветераннары белән очрашу Мәскәүдә партия райкомы түгел, комсомолның Кунцев райкомы ярдәме белән оештырыла килде. Дивизиябез башкаланың шул районында яшәүче ополченнарыннан төзелгән. Әлбәттә, минем Үзбәкстандагы очрашуларым Мәскәүдәге очрашулар белән чагыштыра торган да түгел Башкалага Союзның бөтен почмакларыннан дивизиябезнең ничәмә йөз ветераны килә. Аларны кунак өйләренә урнаштыру, тантаналы кичәләр өчен бина табу, укучылар һәм хезмәт ияләре коллективларында чыгышлар ясау. Мәскәү предприятиеләренә һәм истәлекле урыннарга экскурсия оештыру. Билгесез солдат каберенә чәчәк кую, кунакларның Мәскәүдән тоткарлыксыз билет алып, кайтып китүләрен тәэмин итү һәм башкалар.
Партия обкомына мөрәҗәгать иткәннән соң, минем эшләремдә кискен борылыш булды. Хәзер очрашу оештыручыларны мин түгел, алар мине эзләп йөри башлады.
Моннан берничә ел элек радиодан мин бер тапшыру тыңлаган идем. Безнең илдән Кушма Штатларга барган бер кыз. белеме белән металлург, үз һөнәре буенча эш эзләп, ике йөздән артык адреска хат язып салган. Барысыннан да: "Сезнең профиль буенча бездә эш юк шул”.—-дип, гафу үтенеп, хатлар килгән. Берсе генә дә җавап бирмичә калдырмаган. Аларда җаваплылык хисе кешеләргә ана сөте белән керә күрәсең. Ә бездә?.
Көндезге дүрттә мине Миндан мәктәбенә алып килделәр. Менә мин мәктәп директоры Абдукаюм Нурматов кабинетында.
Моннан икс ай элек сеэнен адреска Каэаннан хат язып салган илем, жавап килмәде.—лидем мин
—Беләсезме, иптәш Сатдоров. сез бит Юллаш Азимовнын кайсы кышлакта туганын язмагансыз. Шуның өчен без аны таба алмадык
БУ турыда мина хат белән хәбәр иткән булсагыз, туган кышлагын да әйтеп язган булыр идем. Мин аны Казаннан торып, хат аша эзләп таптым Ләкин бит Азимов— сезнсн мәктәпнең укытучысы Мин бу турыда хатымда да яздым Инде эзләп табу турында сөйләсәгез, мин Миндан урамыннан беренче кат узуымда ук Азимовны белгән ике кешене очраттым “Хәтерлибез ул бит безгә математика укытты", диләр Карточкасын күрсәткәч Шул. шул. нәкъ үзе!—дип. шикләнергә урын калдырмадылар.
Дөрес сүзгә жавап юк. Нәрсә әйтсен мина бу директор’ Мин елмаерга тырышып
—Укучыларт а хәрби-патриотик тәрбия бирергә теләп, сез геройларны чггттән эзлисез булыр Ә бит сезнсн коллективның үз кешесе сугыш герое' лидем
Мәктәпнең актлар залы укучылар һәм укытучылар белән шыгрым тулы Бүтән очрашулардан аермалы буларак, залдагы дүрт йөздән артык укучынын барысынын да кулларында кыр чәчәкләре бәйләме Бу аларнын моннан кырык ел элек су| ыш кырынла башын куйтан укытучылары Юлдаш Азимовка китср1ән бүләкләре Кабере еракта. Бранленбур! җирендә Бүген анын туган иленә кайткан данын каршыларга җыелганнар бирем Китмәскә кайткан Чөнки исеме мәктәннсн пионер дружинасына бирелде Ә бергә сугышкан дустының бүләк итеп китергән истәлекле рәсемнәре, фотодокументлары, газета мәкаләләре дан му зее бүлмәсен бизәр
Бу залда Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган мннланлыларнмн оныклары ла угыра Бабаларының ине каберләре Россия. Украина. Белоруссия. Польша. I ермання җирләренә сибелгән Чәчәкләр алар хөрмәтенә дә Исән калып, илләренә әйләнеп кайтканнарынын беркичөсе, әнә. президиум өстәле артынла утыра Укучылар биргән колтә-көлтә чәчәкләр аларнын кочагына сыймады Президиум өешле чын мәгънәсендә чәчәкләргә күмелде
Миндан мәктәбе Юллаш лустымнын биографиясе белән бәйләнгән, очрашу уздырмый калырга ярамый дип санаган урыннарның соңгысы иде.
Бик күп сораулар бирделәр Аеруча кызыксынган темалары Юлдаш белән Хөбибөхоннын мәхәббәте булды. Ике гашыйкның дулкынландыргыч мәхәббәте турында минем глек белгәннәрем бирегә. Ал гыарыкка килгәч, яна мәгълүматлар белән тулылана төшкән иде.
Мәсәлән, Юлдаш сөйгән кызына өйләнеп, кабат фронтка әйләнеп кайткач, безгә, окоп таш дусларына, туй картиналарын берникадәр бгг гәбрәк күрсәткән Кәләшне пар кмнгмраулы граитаска утыртыгг. пар атнын ялларына ал тасмалар тагып, аларны җилләрдә җилфердәтеп алын кайттым, дип сөйләгән иде Чынында башкачарак булган Колхоз рәисе Л1 бирмәгәч, кияү үзенен иптәш егетләрен ияртеп. Алтыарыктан унсигез километр ераклыгындагы поселокка җәяү киткән Нефтьчеләр поселогында машина тапмагач, бер тракторчыны көчкә күндереп, көлешен трактор арбасына утыртып алын кайткан
Ә колхоз рәисснен Юллашка аз бирлсрмәскә бик тә “уважигслыгый" сәбәбе булган Юлдаш үзе белән бер класс га укыган, картлар кыяфәтенә кереп, хәрби хегмәтгән качып яткан берәүне гамып. сакалыннан сөйрәп алып чыккан ла. кьштлак Советына китергән 0 ул адәм колхоз рәисснен кардәше икән Рәис ничек итеп Юлдашка ат бирсен ди ’
Мин. әлбәттә, укучыларга сөйләргә тиешлесен генә сөйләдем, бәген серне ачмадым Аннан бирле инде кырык ел үткән булса да. кем белсен' Оныклары арисьтни да дошманлык чәчүдән сак булырга кирәк
Училише фотографлары безне кат-каг сурәт кә төшерделәр
“Очрашу кичәсе шуның белән тәмам", дигәч тә таралмыйлар Мине урап алып, һаман да сораулар бирәләр. Автографымны алырга да теләкләре зур Кем блокнотын, кем дөреслеген, кем дәфтәрен суза Пешәләр, төртешәләр Кыюрак кызлар, имим куйгач, битемнән дә үбегг китәләр Казанда йә Татарстан районнарында шигырь китабымны бүләк иткәч, яшьрәк чагымда да Шатлыкларыннан битемнән үбеп алаинарын хәтерләмим Авторучкамны кесәмә салып куярга да ирек бирмичә, мине калка тәбене кадәр озата чыкчылар Кайберләре капкилан чыккач та артымнан калмады Ялт ыигчасам инде шлла ук авго1рафымггы алган елтыр күзле бер кыз. мин машинага кереп утыргач, ярым караш мда муенымнан кочаклап, иреннәремне яндырып үбеп азды Халык алдында
үбәргә оялган булса кирәк. Үзбәкләрдә дә бар икән бит чая кызлар!
Мин бу сылуга:
—Бер генә минутка сабыр итегез әле,—дидем.
Машинада калган плащымның күкрәк кесәсендә бер данә шигырь китабым бар иде. Елтыр күзле, нурлы йөзле бу яшь кызга ак бәхетләр теләп, автографымны язып бирдем Шатлыгыннан нишләргә белмәде. Юкка гына бөтен кешедән азакка калып, озата бармаган икән үземне.
Кем инициативасы белән булгандыр, анысын хәтерләмим. Мине сугыш һәм хезмәт ветераннары дәвалана торган санаторийга очрашу уздырырга чакырдылар Бу санаторий Алтыарык районы җирендәме, әллә күрше райондамы, исемнән чыккан. Тик мине Алтыарык район газетасы машинасы килеп алып китте. Редакциянең фотографы Сангинов та безнең белән барды.
Биредә дәваланучылар Үзбәкстанның төрле өлкәләреннән җыелган иде. Казаннан чыгар алдыннан гына Мэскәүдән, минем соравым буенча, 77 гвардияче дивизиядә сугышкан Үзбәкстанда яшәүче ветераннар исемлеген җибәргәннәр иде. Алар бездә күп булган, исән калганнарның гына саны билгеле түгел. Ветераннар Советы исемлегендә унбер кеше. Алар арасында Бохара өлкәсендә яшәүче Советлар Союзы Герое Азим Рәхимов, Хорезм өлкәсеннән "Дан" орденының тулы кавалеры Рәхим Авазморатов та бар иде. Сырдәрья өлкәсендә яшәүче, Азимов отделениесендә сугышкан Сәйдерәсүл Абдурасуловны мин “Совет ҮзбәкстанъГ газетасы аша эзләп тапкан идем Ветераннар Советы миңа бу исемлек белән бергә бер истәлекле фото да җибәргән. Уртада Советның рәисе, сугыш елларында политотдел начальнигы булып хезмәт иткән отставкадагы полковник Медеников. Рәсем артына: “77 гв. дивизия ветераннары Кашкадәрья өлкәсендә” дип язылган. Елы куелмаган.
Мәскөү ополченнарыннан оешкан дивизиягә үзбәкләр ничек барып эләккән дисәгез, гаҗәпләнер әйбер юк. Дивизиянең составы сугышта янара тора, һәлак булганнар, яраланып сафтан чыкканнар, укырга җибәрелгәннәр, зуррак хезмәткә бүтән частьләргә күчерелгәннәр урынына яңалар килә. Дивизия оешкач та. 1941 елның июль башында Мәскәүдән унбер мең дүрт йөз кеше чыккан Шуларның кырык алтысы гына Берлинга барып җиткән.
Улы сугышта һәлак булган Бувиниса ананың яшәү шартларын яхшыртырга кирәклеген бусагасыннан атлап кергән минуттан ук аңласам да. бу эш белән шөгыльләнергә һаман кул тими иде әле. Ниһаять, очрашулар тәмамланды һәм мин жин сызганып шушы эшкә керештем.
Өйнең ул яши торган яртысы түшәмсез. Элек чолан гына булган ахрысы. Ә түбәсе яңгыр һәм кар суларыннан саргаеп, калҗаеп беткән фанерадан гыйбарәт Ул фанераның өстенә балчык салынган. Мин төзүче булмасам да. салам түбәле йортның өй кыегы, такта һәм калай түбәленеке ничә градус итеп ясалырга тиешлеген беләм... Балчык түбә өй эченә ишелеп төшмәсен өчен, бүлмәнең нәкъ уртасында матчаны терәткән багана тора. Идәне җир, ишеге мәче сыярлык ябылып бетми.
Сугыш батырынын анасына кешечә яшәү шартлары тудыру өчен, ана яна өй салып бирергә кирәк. Яңа өй салып бирә калсалар дип, урыны турында да сөйләштек. 14 сутый тәшкил иткән участокта, әлбәттә, урын җитәрлек. Бувиниса ана элекке өенең урынын да күрсәтте. Бу балаганга капиталь ремонт ясатырга мөмкинме, юкмы икәнен чамалар өчен, баскыч куеп, өй түбәсенә мендем. Астагылар куркышын
—Анда бассагыз, ишелеп төшәсез бит!—дигәч, балчык түбәнең стенаны каплап торган җиренә баскан килеш кенә күзәттем.
Югарыдан әйләнә-тирәдәге йортлар әйбәт күренә. Алар барысы төзек, биек, калай түбәләре кызыл, зәңгәр, яшел буяуларга буялган. Гаражлары гына түгел, терлек абзарлары да йә калай, йә шифер Стеналары таш белән балчыктан түгел, кызыл йө ак кирпечтән салынган бу мәһабәт өйләр, әлбәттә, сугыштан соң калкып чыкканнар. Бувиниса ананың бердәнбер балчык түбәле өе "сугышка кадәр үзбәкләр менә шушындый өйләрдә яшәгән" дигән кебек, музей экспонаттай сакланып калган. Шул ук вакытга: "Менә бездә, Алтыарык район үзәгендә, сугыш кырында башын куйган батырларның гаиләләре турында шулай кайгырталар инде", ди кебек бу контрастлы күренеш.
Шуннан сон, “Пахтакор” совхозының директорына Бувиниса ана исеменнән 'пешереп' гариза яздым, редакциядә аны машинкадан бастырып, директорга кертеп бирдем:
—Бу данәсе сезгә, ә менә бу күчермәләрен үлем белән Мөскәүгә алып китәм.— лилем
Дөньянын төрле илләрендә кайчандыр гөрләп торган, гасырлар узу белән жир өстенле пс дә калмаган шәһәрләр булганын беләбез Ул шәһәрләрнен хәрабәләрен йә тарихчы.лар иләп габа, йә алар бүтән бер максат белән жир калыганда килеп чыга Кай чагында аерым кешеләрнең язмышы да шул борынгы шәһәрләрнен язмышын хәтерләтә
Юлдаш Азимовның исеме дә сугыш елларында Хужакурганда яңгырап торган Энгельс исемендәге колхоз "Пахтакор" совхозы составына керг әнче, анын рәисе Юллаш исеме белән колхозчыларны хезмәт батырлыкларына рухландырган Юллаш өйгә салган хатында: үзенен “Батырлык өчен'* медале белән бүләкләнүен язгач, колхоз рәисе шул хатны Бувиниса анадан сорал алып, колхозчылар жыслышында укыган
Хужакурт ан ирләре фронтта батырларча сугыша Без аларг а лаек булыйк, хезмәт батырлыгы күрсәтик! Нормалан тыш икешәр буразна мамык түтәле катыйк!
Карты-яше оешкан рәвештә кырга чыгып, өстәмә икешәр буразна жир йомшарта Мамык өлгерер алдыннан килгән хатында Юллаш үзенен “Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгәнен яза Колхоз рәисе Юлдашнын бу хатын ла җыелышта укын
-Хужакурганлылар фронтта батырларча сугышалар Без дә аларлан катышмыйк Нормадан тыш мамык җыйнау бетен изге бурыч'
Мамык кибәннәре өстәмә “Азимов тонналары" белән биегәя Бер көнне колхоз рәисе тагын Бувиниса ананын өенә кило —Юлдаштан яна хат килмәдеме әле?
—Килде, килде,—ди Бувиниса ана һәм сандык өстене өелгән мендәрләр арасыннан улынын яңа хатын чыт арын бирә Анда Сталин портреты төшерелгән һәм имзасы куелган, типография хәрефләре белән басылган кәгазь лә бар “Сугыш герое гвардия өлкән ссржан гы Азимов Юлдашка" дип язылган.
Юлдаш герой!
Бу хатны да рәис колхозчылар жыслышына алып китә
Юлдаш Азимовка герой исеме бирелгән! Менә Верховныйның приказы Якташыбызның батырлыгына лаек булыйк'
Бу юлы мамык эскертләрс өстәмә "Азимов тонналары" хисабына тагын да 1урая төшә
Шатлыклы хәбәр район җитәкчеләренә дә барып жнтә. Район үзәгендә митннт «ымлар Ялкынлы нотыклар сөйләнә Азимбай әкә белән Бувиниса ананы котлыйлар Район башлыгы аяарга яна өй салып бирергә вәгъдә итә
Азимбай ага инде картайган, сәламәтлеге дө какшаган Юлдаш уллары исән-сау кайтса, гаиләнең терәге булыр иде дө бит. әлс сугыш бетмәгән Сугыш беткән көнне Бувиниса ананың “кара хат" алганын укучы белә инде Ләкин ул әлс улын кайтыр дип котә. Кайтмагач, хөкүмәтмен югары орденнары белән бүләкләнүе гурында ча1 лары килен тормагач, даны ла әкренләп тына бара Ул инде нссм-фамнтиясез генә “фәнен кадәр якташыбыз сугыштан кайтмады" дигән статистикага кертелә башлый
Тора-бара "Пахтакор" совхозында уздырылган тантаналы җыелышларда һәлак булганнарны аятурә басын, бер минут тын калып искә алганда, атар арасында сугыш елларымда яклашларын хезмәт батырлыгына рухландырган пичәмә орден һәм медаль кавалеры Юлдаш Азимов та бардыр дип. туганнарыннан башка берәр кеше уйлады микән?
Кырык ел зчендә сугыштан соң туган икенче буын үсеп жнтә Сугыш батырын > > укыган Хужакур! ан мәктәбе дә. сугышка кадәр тәмамлатам Ферганә институты ла. шул институт биргән диплом белән килеп, математика укыткан Миндам мәктәбе дә бөтенләйгә оныта Бу истәлекләрне укып барган газета укучылары югарыда отылган күңелсез хакыйкать белән таныш инде
Район башлыклары вәгъдәтәр бирергә бераз ашыкканнар икән шу I Ч мыш герое белән "Советлар Союзы Герое" икесе бер түзел икән бит' Яңа ой салып бирү түгел, тузган өйләрен ремонтларга ник бер кирпеч, ник бер такта бирсеннәр' Ьнрмнбе. шмн мр әлбәттә Вәгъдәгә саранлашмыйлар Ул вәгъдәләр еллар буе сүздә генә када килтәч мәхәллә бусагаларыннан аяк атлап керми башлыйлар Хәрби комиссариат таныклыгы нигезендә Юлдаш өчен билгеләнгән кырык бер сум пенсиясе генә айдан-айга килеп тора Аны кая пана җиткереп бетерәсем?
Ярдәм итүче табылмаса да, ананың бәхетсезлегеннән файдаланып, аның азлап-азлап калдыра барган шул пенсия акчасын алып китүче табылган. Бу турыда Кулдаш миңа
болай сөйләде.
"Илле дүртенче ел түгел иде микән. Мин өйдә юк чакта безгә бер адәм кергән "Кайгырма, әби. улың исән, мин аны табып бирәм. Син миңа документларын бир, эзләтергә акча бир",—дигән. Әнием сөенеченнән еглап җибәргән, рәхмәтләр әйтеп Юлдашның документларын, җыйган акчасын биргән. "Бу аз. тагын бир",—дигән әфирнс “Бүтән юк, углым, актыгын бирдем”,—дигән әни.
Бер көнне шулай урамнан барам Каршыма әлеге адәм килеп чыкмасынмы1 Якасыннан тотып алдым мин моның: "Эләктеңме, сабакы!”
Бер суктым—борыныннан кан китте, икенче суктым—колагыннан кан китте. Өченче тапкыр сугарга кизәнгән идем—берәү кулымнан китереп тотты. Карасам—нәчәлник милиция!
—Ник кыйныйсың аны?—ди.
—Иптәш нәчәлник милиция! Ничек аны кыйнамыйсың? Ул—проходнмис! Әниемне алдаган, Юлдаш абыемның фронттан язган хатларын алып киткән, иптәш Сталинның лично үзе кул куеп биргән бьшгадарностларын алып киткән, әнинең үлемтек акчасын алган!
—Син аңа җәзасын бирдең инде, бүтән кыйнама, иди домой!—ди—Югыйсә, үзеңне угыртып куябыз!
Иптәш нәчәлник милиция! Бу ни дигән сүзең синең? Ул биг сабакы такой Хуже сабакы! Юлдаш абыемның наградной документларын алып киткән, фронттан язган хатларын алган, әниемнең үлемтеккә җыйган акчасын алган! Синеңчә, мошенник һәм әфирнс ыслабуда гуләйт кылып йөрсен, ә мин каталашкага мыни? Хитрый будешь! Аны убить мало! Дай мина последний раз бер сугарга! Аннары мине үзеңнең каталашкана утырт, бер сүзем юк!—дидем.
Өченче сугуда үтерәсе идем, нәчәлник милиция сугарга гына бирмәде".
—Ә син аның шул кеше икәнен каян белдең?—дип сорадым мин Кулдаштан — Ялгышып, бүтән берәүне тотып кыйнамадыңмы?
Бу соравыма Кулдашның бераз хәтере дә калды:
—Белмәгән адәмне тотып кыйнарга, башыма ат типмәгән ич минем! Капкабыздан чыгып килгәндә каршы очрады бит ул миңа. Әни сразы әйткән булса, артыннан куып җитеп, шунда ук бәреп үтергән булыр идем!
—Акчасын ник алганы аңлашыла, ә хатлары, документлары ник кирәк булды икән
аңа9
—Дизәртир бит ул,—диде Кулдаш.—Андыйлар бездә тагын бар. Орыш елларында кайда булдың дип сорасалар, фәлән дивизиядә воевал дип әйтергә кирәк ич апарга!
Алтыарыкта "кызыл партизан” дип аталган бер аксакал, минем Азимов белән “орышта бергә булган адәм" икәнемне белгәч, үзе кызыксынган хәлләр турында сорашты “Башы кайтмады шул мескеннең",—-дип, Юлдашны да, аның әти-әнисен дә кызганды. "Без инде кулыбыздан килгән ярдәмне кылдык. Азимовларга угылларының кырыгын уздыру өчен ике капчык бодай оны, бер капчык дөге бирдек”.—диде.
—“Без” дигәнегез кем була инде ул?
—Колхоз идарәсе. Мин анда бухгалтер булып эшли идем.
Мин бу турыда Бувиниса анага кайтып сөйләдем.
—Нинди бодай, нинди дөге?—дип гаҗәпләнде ул.
—Юлдашның кырыгын уздырырга бирдек, ди.
—Әстәгъфирулла балам! Биргәннәре юк!
—Бәлки оныткансыздыр, кырыгына булмаса, елын уздырырга бирг әннәрдер?
—Юк, юк, беркайчан да биргәннәре юк. тешем сынсын әгәр!..
Кулдашның сөйләве буенча, бу он белән дөгене Азимовлар исеменә яздырып, Азимбеков дигән, беркемнәре дә сугышта һәлак булмаган адәмгә китереп биргәннәр. Бу турыда Юлдашның әти-әнисе белми дә калган.
Беркөнне почтальон, үсмер малай, ниндидер Азимбековка адресланган хатны, ялгышып, Азимовларга биреп китте. Кулдаш хатны ачып карады да, укып та тормыйча, сандык өстенә бөкләп өелгән юрганнар арасына кыстырып куйды. “Бу хат сезгә түгел бнт. ник кире биреп җибәрмәдең?”—дип сорагач: “Почтальон аны миңа китерде",— диде Кулдаш һәм Азимбековлар адресына яман сүгенеп кунды. Икенче юлы да, өченче
Ш
юлы ла Кулдаш Азимбсковка дигән хатларны почтальонга кире биреп җибәрмәде Жавабы һаман шул: “Мина китерделәр бит"
А зимбсковларнын ойләрс Азимовлардан бер-ике йорт аркылы гына икән Башыча шундый ук килде Азимовларга илтәсе “ике капчык он, бер капчык дөге" төялгән арбага шушы хат ташучы малай кебек берәүне утыртып җибәргән булсалар. Кызыл паргизаннын сөйләгәне дөрестер дә бәлки. Кызганыч, мина ул бухгалтер белән кабат очрашып сөйләшергә туры килмәде
Юлдашнын фронтка әйләнеп кайткач безгә сөйләмәгәинәрен туган йортына килгәч белдем Өти-өнисснен дә. кәләше Хәбибәнсн дә жан-бәг ырьләрен кабат сугышка җибәрәселәре килмәгән. Укытучылар җитешмәү сәбәпле, мәктәпләр ябылыр хәлгә җиткән Укытучыларга хәрби хезмәттән бронь бирәләр, хәпа фронттан кире кайтаралар дигән хәбәр таралган булган РОНО да аны ике куллап эшкә алырга әзер Син бит укытучы кеше, кал. барысын да үзебез җайлыйбыз, ризалыгыңны гына бир. .тигәннәр Күндерә алмагач, калдырунын бүтән юлларын ззләгәннәр 1944 елнын көзендә Үзбәкстанла әллә милли полк, әллә милли бригада оештырырга керешкәннәр Командирлар җитешми дип. Юлдашны шунда кодалаучылар табылган С ине күчерүне үзебез эшлибез, киреләнмә, дигәннәр Юлдаш “Минем утны-суны кичкән үземнсн данлыклы дивизия бар. Әле сугыш дәвам иткәндә, урыным шунда, алгы сызыкта, гвардияче дусларым янында”, дип җавап биргән атарга
Аерылганда әти-анисснсн. Хәбибәсснсн күз яшьләрен күрмәс өчен. “Ферганәгә барып кайтам", дип. хәйләләп чыгып китеп, гимер юл станциясенә юл тоткан "Китөссн әйткән булса, юлына азык пешергән булыр идем бит", дип ачынып сөйләде әнисе Өйлә калганнарга беренче хагны 1944 елнын 20 декабрендә язып салган.
"Миһербанлы ата-анам, сөекле Хөбибәм, кадерле желәрем һәм сеңлем! Мин сау- сәламәт Хәзерге көн юлламый. Менә Белоруссиягә дә килегг життем Без күн кыенлыклар кичердек, барысына да чыдадык Әле сугыш барган чакта, минем урыным фронтта, аның иң алдынгы сызыгында. Сез аңлыйсыз бит моны, кадерлеләрем " Унҗиде яшьлек Хөбибәсс күнел төшенкелегенә бирелмәсен өчен аны юатуларын үтенә Ике знесенсн һәм сеңлссснсн өс-башы, аяк киемнәре һәм саулыклары өчен борчылып яза.
Ферганәдән мин гуп-туры Мәскәү1Әочтьтм “Фсрганская правда чың баш редакторы мина самолетта урын бромиронать итеп куйган идс Үлмәс ханым Әкрамова тәкъдиме белән Алтыарык партия райкомы, үз мөмкинлекләреннән чыгып, кайтыр ютыма җигәрлек кенә акча бирде
Мәскәү1ә кайткач, дивизнябезнен ветераннар Советына Үзбәкстанга сәяхәтем турында машинкадан биш битлек отчет язын бирдем Сугыш герое анасының торак шартларын яхшыртуларын үтенеп, партиянең Ферганә обкомы һәм Азгыарык райкомының беренче секретарьлары исеменә хат әзерләргә кинәш иттеләр Ветераннар Совегы дәүләттән бер тиен дә акча атмын, бөтен эшләре инициатива нигезендә генә алым барыла иде
Мәскәүдә эшләремне бетереп. Казан каласына ноябрь башында кайтып гөшгсм Монда мине шатлыклы хәбәр көтә идс СССР Оборона министрлыгына моннан берничә ай злек А зимопш.щ кайчан, нинди орденнар белән бүләкләш өнлеген соран я и ан хатыма җавап килгән Икс Кы зыл Йолдыз орденыннан гыш. ул әле икенче дәрәҗә Вагон сугышы һәм Кы зыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән булган. Бу гурыда район хәрби комиссариаты да. әтн-әинсе дә. хәпа Юлдаш үзе да белми казган Чөнки бүләкләнүе турындагы приказларга ул һәлак булганнан соң бер ай узгач кына кул куелган
Мин шул ук сәгатьтә Алтыарык район газетасы рсдикциясенә бу хакта телеграмма суктым Баш редактор үзе әзерләгән репортаж әле басылмаган Гетс1раммам Iазотмын шул санын җыйганда килеп жнткән Мнн җибәргән хәбәрне репортаж астына "Редакциядән" дигән өстәмә белән урнаштырганнар
Тиздән бандероль итеп салынган “Пахта учун" ("Мамык өчен") газетасы да кнлеп «итте Минем Алтыарык районына сәяхәтем гурындагы мәкалә тулы икс бизне алган Калын, ялтыравыклы ап-ак кәгазьдә басылган бу санын миңа егерме биш данә җибәргәннәр
Дивизиябез ветераннары Советының Ферганә җитәкчеләренә язган хатлары игътибарсыз калмаган. Яңа 1985 ел алдыннан Азимовлар капкасы төбенә жинсл машина килеп туктый Эченнән Алтыарык партия райкомының беренче секретаре һәм “Пахтакор" совхозының директоры килеп чыга. Алар Бувиниса ананы Яңа ел белән котлыйлар, үзләре белән алып килгән бүләкләрен бирәләр. Ике катлы йорттан үзенә бер бүлмә тәкъдим итәләр Ошатса, ордерын да язып бирәчәкләр. Карап кайтырга теләсә, машиналарына утыртып алып барып күрсәтәчәкләр.
Бувиниса ана шатлыгыннан елап җибәрә. “Мин шушы йортта гомер иттем, калган гомеремне дә шушы йортта уздырырга телим, балакайларым.—ди.—Үземә бер кечкенә йорт салып бирә алсагыз, курабызда урын җитәрлек”.
Иртәгесен совхозның баш инженеры биш кешелек комиссия белән килә. Бувиниса ананын йортын эчтән дә, тыштан да, астан да, өстән дә карыйлар. “Риза булсагыз, капиталь ремонт ясап бирәбез. Идән дә җәябез, түшәм дә түшибез, түбәсен дә эшлибез. Җиңүнең 40 еллыгына өлгертәбез, өегез яңадан да яхшы булыр”,—диләр. Бувиниса ана үзенең Кулдаш улы белән киңәшеп алгач, ризалаша.
Икенче көнне үк зур бер машина белән төзү материаллары китереп бушаталар. Кызу эш башлана. Берничә көннән Бувиниса ана яңа түшәлгән идәндә келәмгә утырып чәй эчә. Ходай кушса, өенең түшәмен дә, түбәсен дә эшләп бетерерләр. Бервакыт стена аркылы гына яши торган Кулдаш улы килеп керә. “Әнием йоклап киткән икән",—дип уйлый ул. Ипләбрәк караса—әнисе мәңгелек йокыга талган икән...
Бу хәбәрне алгач, мин үземне кая куярга белмәдем. Нигә мин Юлдаш дустымның анасын, туганнарын элегрәк эзли башламадым икән? Берничә ел элек эзләп тапкан булсам да. кешечә шартларда азмы-күпме яшәп калган булыр иде бит! Терсәк якын—тешләп булмый, диләр, шул.
Бувиниса ана вафат булгач, совхоз машинасы килеп, төзү материалларын яңадан төяп алып киткән: фронтта һәлак булган сугышчының энесенә йорт ремонтлау каралмаган, дигәннәр. Аларга каршы нәрсә әйтәсең?
Бер көнне шулай өйдә телевизор карап утырабыз. Бөек Ватан сугышы темасына документаль фильм күрсәтәләр Бөтен экранга таныш йөз килеп чыкты Мин: “Бу бит Юлдаш!—дип кычкырып җибәрдем. Җәмәгатем Гөлфия:—Ул түгелдер ул, аңа охшаган берәр казах егетедер,—диде.
—Ул, ул!—мин әйтәм.—Бернинди шигем юк.
Кем икәнен әйтмәделәр, рәсем астында язу да юк. Тик экранда күрсәтелгән фотоларның Совет Армиясенең Мәскәүдәге Үзәк музее фондында саклануын гына
әйттеләр.
Киттем Мәскәүгә. Эштән сораласы юк—лаеклы ялда. Ул чакта Мәскәүгә барып кайту берни түгел иде әле. Үзәк музейдан эзләп таптым бит бу фотоны. Окоптан башы да күкрәге генә чыгып тора Өстендә гимнастерка, башында пилотка, кулында бинокль. Фронтта төшереп алган булганнар. Бәхеткә ул Юлдаш дустымның анда саклана торган бердәнбер рәсеме түгел икән.
Төркем белән төшкән фотода безнең дивизиянең командиры Советлар Союзы Герое генерал Аскалепов хәрбиләр белән сөйләшеп тора. Рәсем астындагы язудан бу хәрбиләрнең соңгы операциядә аеруча батырлык күрсәткән солдатлар һәм кече командирлар икәнен аңладым.
Юлдаш Азимов генералның нәкъ каршысында басып тора иде...