Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


КЕРӘШЕННӘР Православие динен* күчкән. ягъни чукындырылган татарлар
("крехосн"- чукындырылган дигән рус сүзеннән) Чукынуны татарда тагын гөртен)
ДИП та әйтәләр. Торген.чсш. чукынмыш-ч\кынлыр!>1 лган ягъни 'керәшен дигән сүз
була. Бу сүзләр татар арасында тискәре тесмерле мәгънәгә ня Чуаш һәм мари
телләрендә ДӘ ТӘҢГӘЛ яңгыраш лы керешен- "чукынган татар кешесе' Үз керәшеннәрен
дә бу күрше халыклар шулай атаганнар (татар теле тәэсирендә) Чит илләрдә
керәшеннәрне “ЬаригжсГ. ягъни "чукындырыл ганнар" дип атьитлар (МГлухов) Тагы
шуны да әйтергә кирәк, христиан төркиләр VII гасырдан ук билгеле, әмма алар
керәшен" дип аталмаган (Р ЭХМОГҺЯНОН)
Үзатамалары да керәшен, кайбер төркемнәре үзләрен нагайбәкләр дип йөртәләр
Чуаш һәм мари телләрендә дә тәңгәл яңг ырашлы ксргиисн чукынган татар кешесе Үз
керәшеннәрен дә бу күрше халыклар шулай атаганнар (татар теле тәэсирендә) Аерым
тикшеренүчеләр, мәсәлән. М.Глухов. "керәшен" зтнонимынын килен чыгышын
ксрчип (санскр. /яу>тау+кыт •/////-кеше) сүзенә кайтарып калдырмакчы М.Глухов
фикеренчә, бу сүз татар кабиләләренең берсе исәпләнгән кераитларнын үаатамасы
һәм. ихтимал, керәшеннәр шул халыкның варислары булыр М Глуховның фикри
гимраниары” сүзләрнең формаль охшашлыгына гына корылган һәм "этимология
бовина" (нигезсез, буш. "үгез" этимологиясе) дигән нәрсәнең ачык бер үрнәге генә
(Хәер, үзенең 2002 елның мартында русча гөзиттә басылган “Парад » народс исемле
кечкенә язмасында ул ”керәшен" сүзенең "сөннәтләнгән “крешенын сүзе булуын
тагын танырга мәҗбүр )
Керәшеннәрдә рус христиан исемнәре кайчагында танымаслык дәрәҗәдә үзгәреш
кичерә, бозыла, ләкин рәсми документларда башлыча рус язылышы кулланыла
Мөселманнарның православие диненә күчүенә мисалларны болгар чорыннан ук
табарга мөмкин. Мәсәлән. Киев кенәзе Владимир 990 елда Идел Болгарстанына
үзенең христиан вәгазьчесен җибәрә. Шушы вакытта дүрт болгар кенәзе христианлык
ка6\ т итеп. Владимирга барын баш игәннәр (Дөрес. Ми кон елъязмасындагы бу хәбәр
галимнәрне сагайта ул сәяси максатларны күздә тотып уйлап чыгарылган булырга да
мөмкин.)
Кайбер чыганакларга караганда, Мамайның бе р улы. православиега күчеп
соңыннан ХӘГТа чиркәү изгеләре исәбенә кертелгән.
II А.Спасскийның “Очерки по роднноведению китабында (Бямм 1910) Болгар
чорымда мөселманлыктан христиан диненә күчкән Лнрллчмй дигән болгар кешесе
турында сөйләнә Ул. шөгыле буенча сәүдәгәр. Суздаль Русеның Владимир
шәһәремдә булган һәм. күрәсең, шунда чукынган Русь белм Болгар йорты арасында
сугыш башлангач. Биләргә кайткан һәм халык арасында христианлыкны
пропагандалый башлаган. Ватандашлары аның кире мөселманлыкка дүнүен талап
иткәннәр, башта үгетләп караганнар, аннары кул-аякларын әзен газаплан үтергәннәр Бу
хәл 1229 елның I апр< н*идо булган 1230 » >м Суздаль Русе Ы ми Iйогар йорты
арасында солых төзелгәч. Авраамийның җәеәден Владимир шәһәренә АТЫП килен
тантаналы шарт ларда монастырьга куйганнар һәм православныйлар бүгенгә кадәр
аны изге дип саныйлар Казан ханлыгы чорында ук Кама алдының үзәк һәм көньяк
элешләрендә керәшен авыллары булган һәм л.тарның күбесендә иске мөселман
зиратларында XIII XVI гасырларга караган каберташлар табылган
уле Калай ханлыт ы егылганчы ук Маскоүтә йез тоткан аерым татар морзалары
Дмшмы Башы журнаяыбыжың 2004 ««.-ы 1мче емтшан Лашхма
христиан динен кабул иткән булалар. 1556 елда Казаңда Мәскәүгә каршы күтәрелгән
“фетнәне” бастыруда шушы керәшеннәрнең катнашканлыгы мәгълүм. 1557 елда алар
Лаеш шәһәре тирәсенә күчереп утыртылганнар.
Татар хәтерендә Явыз Иван чоры аеруча уелып калган, һәм бу рус елъязмалары
белән дә раслана. Никон күчермәләре дип атала торган рус елъязмасында Казан
егылганнан соң 1552-57 елларда кенәз Андрей Курбский һәм кенәз Семен
Мнкулинский (воеводалар Петр Морозов һәм Иван Шереметьев) җитәкләгән рус
гаскәрләренең Казан арты төбәгендә һәм Кама буенда яшәгән татарларны кырып
бетерүе турында сөйләнә. Бу вакытта 250 татар авылыннан көл генә калган. 1556 елда
әсир төшкән татар ир- атларын кылычтан үткәрәләр. 20000 нән артык татар хатынын
көчлиләр һәм коллыкка саталар. (Әхмәт Сәхапов. "Гаяз Исхакыи һәм XX гасыр
татар әдәбияты “ ) Буш калган җирләргә рус крәстиәннәрен күчереп утырталар.
"Татар җирләрендә алпавытлардан Урта Алатта Реутовлар. Пекеньнар, Кече Отарда
Христофорлар, Ивановлар. Аночиннар, Каймарда Энгельгардг, Геркен. Перцев.
Шушарда Циолковскнй Мейснерлар. Урматта Де Траверзе һәм башка бик күпләр
тамыр җәя” (тарихчы ГФәйзрахманов).
Бер ривайәттә Явыз Иван заманында Казанда өч бертуган морза яшәгәнлеге һәм
шуларның икесе-Исхак белән Нырсуның чукындырылуы, аннары шушы ике
бертуганның күп кенә кардәшләрен христианлыкка дүндерүләре турында сөйләнә.
И А.Износков Кече Нырсы дигән авылны түбәндәгечә сыйфатлый: "Кече Нырсы.
икенче төрле Тау иле. Ул Нугай юлы өстенә утырган. Авыл зиратында беркем
тарафыннан өйрәнелмәгән татарча язулы борынгы таш бар Халкынын бер өлеше
чукындырылган Ләкин халыкнын күп өлеше озак та тормый кире мөселманлыкка
кайткан. Авылдагы (1893 ел) 48 хуҗалыкта 172 ир-ат һәм 181 хатын-кыз яшәгән
Шуның өстенә анда әле мөселманлыкка кире кайтырга әзер торган керәшен
татарлары да (21 ир-ат һәм 19 хатын-кыз) булган.”
Билгеле булганча, Казан тәхетенә 1549 елда өч яшьлек Үтәмеш Гәрәй утыртыла, ә
аның әнисе Сөембикә регент итеп билгеләнә. 1551 елда Үтәмеш Гәрәй тәхеттән
төшерелеп, әнисе белән бергә Рәсәйгә озатыла һәм 1553 елда чукындырылып.
Александр исеме белән атала. Үтәмеш Гәрәй-Александр 1566 елда вафат булган һәм
Мәскәү кремлендәге Архангел чиркәвендә җирләнгән.
Әйткәнебезчә, татарны чукындыру һәм төбәкне христианлаштыру сәясәте Казан
ханлыгы егылгач ук башлана. 1555 елда Казанда епархия оештырылып, гадәттән тыш
кин вәкаләтләр бирелгән архиепископ Гурий Руготин (1500 еллар-1563. 4 декабрь)
аңа баш итеп билгеләнә Аның белән бергә Герман һәм Варсонофий исемле
архимандритлар килә, соңгысы яшь чагында ханнарда әсирлектә ягып, татар телен
һәм "сарацин грамотасьГн өйрәнгән була. Чит ил тарихчысы Я.Пеленский
фикереңчә. 1564 елда беренче рус китабы “Апостол”ның басылып чыгуы да
чукындырылган мөселманнарны укыту өчен дини әдәбият кирәк булуына бәйле
булган.
Чиркәү тарихчысы А.Можайский үзенең “Изложение хода миссионерского дела
по просвещению казанских инородцев с 1552 по 1867 гг." дигән китабында (М..1880)
төбәкне христианлаштыруның максаты турында түбәндәгеләрне язган: “Казанны
тәмам җиңү өчен русларга Казан төбәгендәге башка каүм халыкларын әхлакый яктан
да җиңәргә-рухият кылычы ярдәмендә, ягъни Алла сүзе белән, иман белән, христиан
православиесе белән җиңәргә кирәк иде; шул чагында гына Казан “бусурманнары”
чын мәгънәсендә һәм рухи яктан җиңеләчәкләр һәм рус христиан дәүләтенең
тугрылыклы коллары булып китәчәкләр иде.”
Казанны алу белән үк төбәктә монастырьлар оеша башлый 1552 елда Елантау
монастыре (русча чыганакларда: Знлантовскии). 1556 елда Казан
Спас-Преображенский монастыре төзелә. Шул ук вакытта Казан шәһәренә Ислам
нуры биреп торган мәчетләр җир белән тигезләнә, яисә биналары төрле хуҗалык
максатлары өчен файдаланылып мәсхәрә ителә. Ул мәчетләрнең исемнәре генә кала:
Хан мәчете. Мөрәли мәчете. Колшәриф мәчете...
XVI гасыр ахырында Казан шәһәре чикләреннән куылган мөселманнар ук атымы
җирдә генә мәчет төзи башлагач, ул вакыттагы митрополит Гермоген Явыз Иванның
улы Федор патшага шикаятен җиткерә 1593 елгы указында Федор патша "Сез татар
мәчетләрен туздырырга боерсагыз һәм киләчәктә татарларны үзбашка гына мәчет
торгызудан тыйсагыз, ә инде булган мәчетләрне бетерергә боерсагыз иде ' дигән
фәрман бирә Шул ук вакытта Федор патша Гермогенга яна чукындырылганнарны
чукыймаганнардан аерып, аерым бистәгә күчерергә, ә карышканнарны,
мөселманлыкка кире кайтканнарны "зинданга ябарга, суктырырга, богау салырга һәм
чылбырларга" боера
Иван IV заманында ук көчләп христиан линенә күчерелгән татарларның ерак
оныклары XVIII гасыр урталарына да “тәре галәмәте" ("крестное знамение") ясап
чукына белмәгәннәр, һәм чиркәү әһелләре мона бик пошынганнар дөньяви
хакимиятләргә бу мәсьәләдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр
1713 елның 3 ноябрендә Петр I биләмәләрендә православие динендәге кешеләре
булган татар алпавытларының ярты ел эчендә чукынуларын таләп нткән ' исемле
фәрман" (“именной указ") чыгара Буйсынмаган алпавытларның биләмәсе, чуралары
һәм крәстиәннәре белән бергә, патша карамагына күчәргә тиеш була. Бу вакытка 2000
татар алпавытыннан 100 кеше христианчыкка күчкән, калганнары ясаклылар
исемлегенә теркәлеп, үзләренең морзалык өстенлекләрен җуйганнар һәм сәүдә эше
белән шөгыльләнә башлаганнар. 1719 елга кадәр Казан губернасындагы
чукындырылган халыклар арасында татарлар 13 322 кеше булган, шуннан сон узган
12 ел эчендә исә боларга тагы 1 995 кеше өстәлгән Бер үк вакытта кире процесс та
барган 1721 елда, мәсәлән, керәшен татарлар, чукындырылган чуашлар һәм башка
халыклар массакүләм төстә мөселманлыкка яки мәҗүсилекләренә кире кайтканнар Бу
хәл патша хөкүмәтен, әлбәттә, борчуга төшергән һәм 1731 елда Зоя монастыре
каршында яңа комиссия төзегәннәр. 1738 елда бу комиссия Казанга күчерелә һәм
“Яңа керәшеннәр конторасы" дип атала башлый. "Каратун" дип яманаты чыккан Лука
Канашевич нәкъ менә шушы вакытта Казанга архиепископ итеп билгеләнә Казан
өязендә аңа әлеге конторанын башлыгы архимандрит Сильвестр Гловатский ярдәм
итә
“1720. 1740. 1745. 1750 елгы патша указлары нигезендә чукындырылган
татарларга авылның иң уңдырышлы җирләре, урман-болыннары. балыклы күлләре
бирелә Бу махсус рәвештә, матди мәнфәгатьләрне өстен куеп, христиан линенә
“ирекле рәвештә күчүчеләр төркемен булдыру өчен эшләнә ' (Фәрит Йосыпов )
Гомумән, Идел бус халыкларын көчләп чукындыру тарихы канлы һәм фаҗигале
сәхифәләр белән тулы 1743 елда протоирей Г.Давыдов хәрби команда ияртеп Чуел
өязенең Кошкн Чураш авылына килгәч, чуаш крәстиәннәре чукынудан баш тартып,
“төнлә белән агач сәнәкләр, күсәкләр, чабагачлар күтәрен, юлбасарларча һөҗүм
иткәннәр һәм аны. протопопны. чабагач белән кыйнаганнар, православие иманын һәм
изге тәрене аты-ЮЛЫ белән сүккәннәр " Монда бүгенге укучыны елмаерга мәҗбүр
итә торган факт шул: 1741 елла ук инде Чар өязе- марилары бу миссионерны, хәрби
командасы белән бергә, мзбада яндырырга омтылыш ясаганнар һәм монын сәбәбе
көчләп чукындыруда гына түгел, бәлки чукынган өчен тиешле бүләкне биреп
җиткермәүдә булган икән Чуашстанда төбәкне өйрәнү музее коллекциясендә рәссам
Н К Сверчкпннын XVIII гасырда чуашларны көчлән чукындыру күренеше
сурәтләнгән картинасы саклана Асылда анда бөтен Идел буе халыкларының тарихи
фаҗигасе чагыла дияргә мөмкин Христиан руханиларына татарлар арасында
миссионерлык эше альт барырга ярдәм итү өчен төрле "методик кулланмалар" төзелә
Шундый кулланмаларның берсе Тубыл һәм Себер митрополиты Антоннй Стаховскнй
тарафыннан төзелеп, татарчага тәрҗемә ителгән Анын кулъязма экэемпляры
Петербургта Салтыков Щедрин исемендәге китапханәнең кулъязмалар бүлегендә
саклана СПпул битендә 'Книга сообращений працынов к вере хрнстианской,
переведена преоспященством мпропаигтом Тобольскым н Сибире ки я Лнтонием
Сгахонским. 1726 гада’ 'Татарларны мосихия иманына дүндүрмок хакында Тобод вә
Себер Антоннй Стаховскнй дигән Мокатдәс митрополиты илә нәкыл ндулмеш
китабы 1726 сәнә ')
Казандагы “Яңа керәшеннәр конторасы өчен Хөкүмәт һәм Синод төзегән
инструкциядә, мәсәлен, түбәндәгеләр әйтелгән “ барлык яна керәшеннәргә чиркәүгә
Йөрү мәҗбүри, әгәр кем до кем Мөхәммәд иманын готчым дәвам нтә икән штраф
салырга: яңа керәшеннәрне руслар арасына яки русларны яна керәшеннәр арасына
күчерел утыртырга; (гади) керәшеннәргә бакыр төр»-, кү лмәк, тула кафтан бүрек
бняләй оекбаш белән чарык бирергә; аксөяк керәшеннәргә үзе теләгән төскә
манылган кафтан
чарык урынына күнитек. хатын-кызга башлык, киндер күлмәкләр бирергә; ир-атка I
сум 50 тиен, яшь егетләргә 1 әр сум. малайларга 50 шәр тиен, хатыннарга һәм 12
яшьтән өлкәнрәк кызларга 1 әр сум. 12 яшькә җитмәгән кыз балаларга 50 тиен акча
өләшергә; баеракларга йорт өчен берәр икона бирергә; башка диндәгеләрне рус
теленә өйрәтү өчен Казанда. Алабутада. Цнвильскида (Чуелда),
Царевококшанскида4 мәктәп ачарга.. "
Казан миссионерлары “үз ихтыярлары" белән чукынырга риза булган татарлар
өчен хурлыклы "үтенеч" сүзләре уйлап чыгарганнар. Үтенеч императрица исеменә
багышланырга һәм "ихтыяри” бәндә үзенең адресын күрсәтергә тиеш булган.
“История Татарии в документах н материал ах" (Мәскәү. 1937) китабында үтенечнең
тексты китерелә (русча): "Мин, электә Мөхәммәд канунында торганым хәлдә, хәзер
рухани (Фрол. Иван. Тихон) аша Мөхәммәдиең Алладан жибәрелмәгәнлеген һәм
беркайчан да аның илчесе булмаганлыгын мөкәммәл рәвештә белдем. Ул иң оятсыз
һәм ялганчы пәйгамбәр һәм антихристларның элгәре; шулай ук аның кануны Коръән
дә ялган вә Аллага каршы; шушы белгәннәрем буенча мин ялган пәйгамбәр
Мөхәммәдтән вә аның Коръәненнән ваз кичәм һәм аларны каһәрлим. Ошбу ялган
пәйгамбәр Мөхәммәд үзенең Аллага каршы тәгълиматында хәсис сүзләр сөйли
[русча оригиналда: "блядословит”] Ә христиан законы иң дөресе һәм Аллага
яраклысы. Иисус Христос чын илаһи алладыр. Мин адәмнәрне коткара торган
христиан иманын кабул кылырга һәм үлгәнче шуңарда качырга телим".
Башка диндәгеләрне көчләп православиега дүндерү еш кына фаҗигале төс алган
һәм Исламга каршы көрәш белән үрелеп барган Малмыж өязе Түнтәр авылы мулласы
Гали Сәйфуллинны берничә мәҗүси мордва крәстиәнен мөселманлыкка дүндергәне
өчен губерна идарәсе фәрманы белән авылдашлары каршында чишендереп таяк
белән суктырганнар. Христианлыгын ташлап. Исламны кабул иткән һәм
сөннәтләнгән Исаев фамилияле бер казак турындагы мәсьәләне хәтта 1740 елның 2
июнендә Министрлар кабинеты утырышында тикшергәннәр һәм аны үлем җәзасына
хөкем итү турында указ чыгарганнар.
Татар арасында Исламны таратучы Идрис Зөл-Мөхәммәд углы Хафизның (1645-
1710 еллар тирәсе) шәкерте. Ших-Касим бине Ибраһим дигән кеше керәшеннәрне
“христианлыктан кире Исламга дүнәргә" үгетләп йөрүе белән таныла. М.Глухов
керәшеннәрнең аны "Касимовский Ибрай" дип йөртүләре турында яза.
Югарыда телгә алынган дин тарихчысы А. Можаровский Казандагы Яңа
керәшеннәр конторасының эшчәнлегендә "көтелмәгән минуслар” таба "Яңа
керәшеннәр конторасының эшчәнлеге тискәре яктан да тәэсир итте.-дип яза ул.
ачынып. — Ул инородецларның һәм яңа керәшеннәрнең күңелен Пугачевны хуплап
каршылауга әзерләде".
"Пугачев килеп чыгу белән яңа чукындырылган инородецлар, аңа тагылып,
беренче эш итеп руханилардан үч алырга тотынганнар Барлык инородец
авылларында руханиларны кыйнаганнар яисә асып үтергәннәр." - дип өсти шул ук
автор.
Мондый чуалышларның чуаш авылларында аеруча көчле булганлыгын әйтеп
китәргә кирәк.
1750 елда яңа керәшеннәрнең бер төркеме синодка үтенеч язып, архиерей Лука
тарафыннан ирексезләп чукындырылулары, бу вакытта үзләренең шашар дәрәҗәдә
булганлыклары турында хәбәр иткәннәр.
Тарих сәхифәләрен актарганда чын мәгънәсендә фаҗигале хәбәрләргә
юлыгасың.
1866 елның 6 июнендә Олы Сулабаш авылында Акулина Павлова исемле
керәшен хатыны вафат була. Авыл халкы да. шулай ук күрше Шепшенк
авылыныкылар да Алат өязе идарәсенә мәрхүмәне мөселманча җирләргә рөхсәт
сорап мөрәҗәгать итәләр. 12 июнь көнне пристав җирле старостадан Сулабаш һәм
Шепшенк авылының керәшен татарлары мәрхүмәне христиан йоласы буенча
күмәргә мөмкинлек бирмиләр, мәет яткан өй янына җыйнаулашып килеп, мәет янына
берәүне дә җибәрмиләр дигән шикаять алгач, Сулабаш авылына барып, мәрхүмәнең
ире Максим Федоровка (татарча исем- фамилиясе Ишимъяр Ишимов) мәетне Алат
авылына илтеп күмәргә тиешлеген әйтә. Ишимов исә моннан баш тарта, үзләренең
христиан иманын ташлауларын һәм Ислам дине тотуларын, мәрхүмәне христианча
җирләргә биргәнче шушында, ишегалдында үләчәген әйтә. Пристав Соловцево
авылыннан килгән пүнәтәйләргә мәетне алып Алат
115
авылына илтергә куша, әмма шунда керәшеннәр мәет куелган чокыр остендәге
такталарга яталар.
Авылга хәрби команда җибәрелә һәм тикшерү комиссиясе эшли башлый
Нәтижадә Олы Сулабаш авылы крөстиәне Максим Федоров (Мшимъяр Иши.чов).
Яков Алексеев (Тимергали Халитов), Шепшенк авылыннан Матвей Данилов
(Хәйбулла Халитов). Максим Васильев (Гайнетдин Монасыпов). Василий Васильев
(Ибәтулла Моксинов) Нурма авылыннан Антон Николаев (Хәмидулла Хәйбуллин).
Яков Гаврилов (Хәмидулла Гайнуллин). Семен Иванов (Гали Фәйзуллин) һәм Олы
Сулабаш авылы татар хатыннарыннан Федосья Семенова (Бибнмәдинә Тахтарова).
Акулнна Семенова (Бибилатифа Халитова), Ирина Иванова (Бибифатыйма Халитова)
хакимиятләргә буйсынмауда гаепләнәләр һәм төрмәгә ябылалар
XIX гасырның икенче яртысында Кама буе керәшеннәрендә таралган Жапар
бәете' ('Җәгъфәр бәете”) Казан губернасының Лаеш һәм Мамадыш өязләрендә яна
керәшеннәрнең бер өлеше, православиедан баш тартып, кабат мөселманлыкка
кайткач аларга каршы Казан вице-губернаторы Розов җибәргән җәза
экспедициясенең (1866) кансызлыклары турында сөйли
‘Акулнна бәете" исә Акулина Хәдичә белән мөселман егете Җамалетдинның
шәхси фаҗигасе турында Бәеттә соңгырак заманда 1902 елда булган вакыйгалар
тасвир ителә Ахырда егет белән кыз барыбер кавышалар “Хәдичә белән Җамалн
бергә гомер иткәннәр. Котырган этләрдән качып. Урал буйлап киткәннәр"
Көчләп чукындырылган татарларнын тетрәндергеч фаҗигасе Гаяз Исхакыйның
реаль тормыштан алып язылган "Зөләйха" исемле пьесасында тасвир ителә Бер
‘мөселман керәшен карчыгының" Гаяз Исхакыйга бер кием чабата бүләк итеп
җибәргәнлеге билгеле Самими карчыкның эчке кичерешләрен һәм фаҗигасен
аермачык күрсәтә торган бүләк бу.
Шәһит Әхмөдиев 1917 елда шушы "Зөләйха" пьесасының сәхнәгә куелу уңае
белән язылган мәкаләсендә халык хәтерендә калган хәлләр турында түбәндәгеләрне
яза ‘Рус хөкүмәтенең элегрәк заманда зурларымызны мунчаларда төтеннәргә
тончыктырып, каты суыкларда ялангач йөретеп, кызган тимерләргә бастырып
чукындырырга тырышуы һәм кызларны русларга өләшүе, балаларны төрле рус
авылларына һәм монастырьларына таратуы хакында әле бабайларымыз да бик ачык
итеп сөйлиләр иде
Шушы ук әсәргә нисбәтле рәвештә тәнкыйтьче Г Кәрам мондый гомуми фикергә
килә “Киләчәктә татар вә төрек балалары үзләренең бабаларының Русиядә нинди
куркыныч гасырларда яшәдекларен вә алардагы сәлабәтс линиянең дәрәҗәм куәтен
күреп хәйратлар эчендә калачакларлыр ‘
Керәшеннәр арасында авылларда йөрен тегү тегүчеләр күп булган Мөселманнар
белән аралашырга туры килгәнгә, керәшен тегүчеләр еш кына христианлыктан кире
мөселманлыкка күчкәннәр (бу фактка, мәсәлән. Н.А Спасский игътибар итә)
Иманын сатмаган мөселманнар матди кыенлыкларга дучар ителгән Сенатның
1747 ел II март фәрманы беләк. Зоя өязендә чукындырылган 130 822 тагар, чуаш.
чирмеш һәм мордва өчен салымны чукынмыйча калган башка 241 338 кешедән
алырга шуның өстәвенә керәшен татарлардан һ.б лардан рекрут алмаска һәм аларга
башка төрле җиңеллекләр бирергә кушыла
XIX гасырда гамәлгә кергән “Җинаять һәм төзәтү җәзалары турында уложенне"дә
православиедан чигенгән очен “милеккә хуҗа булу хокукларыннан мәхрүм итү <185
мадда), шулай ук вакытлыча башка җиргә күчерү кебек чаралар каралган Әгәр дә
керәшен татар үз гаиләсе әгъзаларының православиедан чәпәшүен булдырмас өчен
чара күрми икән, аны 3 көннән алып 3 айга кадәр ябылуда тотканнар (192 малда)
Првославиеден чигенергә котырткан өчем каты жәзалар күргәннәр ('барлык
хокуклардай һәм мөлкәтеннән мәхрүм итү. 8 дән алып 10 елга кадәр каторга эшләренә
сорү” 184 һәм 71 нче маддәләр)
Казан хәрби губернаторы Пущинның Хакимлек итүче Сенатка язган бер
рапортымда 1778 1779 елларда Казанда 25 чукындырылган башкорт яшәве турында
мәгълүмат бар
Дәвамы киләсе сян.ы