Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ КАЗАНЫШ


МИЛЛИ ҺӘЙКӘЛЕБЕЗ— "ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯ СҮЗЛЕГЕ" БАСЫЛЫП ЧЫГУ УҢАЕННАН
Моннан ун ел элек Татарстан республикасы Фәннәр Академиясе каршында төзелгән Татар энциклопедиясе институты, ниһаять, бөтен татар җәмәгатьчелеге зарыгып көткән тәүге җимешен бирде. (Мин бертомлык “Татар энциклопедия сузлеге’'нең татарчасын күздә тотам, анын русчасы 1999 елда ук басылып чыккан
иде.)
Милләтпәрвәрләребез мине аңлар, шуна күрә шәхси шатлык-куанычларыбызны
тәфсилләп торуны кирәксенмим. Китап белән танышканчы ук мин аны ин түргә, “Коръән” һәм "Библия” белән янәшә куйдым. Хозурланып карап тордым. Танышканнан сон да ул дәрәҗәле урынында калды.
Рәхмәтлебез, энциклопедияче әфәнделәр! Милләтебез йөз ел көткән бүләк бу.
Шөбһәсез, “Татар энциклопедия сүзлеге" сонгы елларда татарча басылган китапларның ин асылы, иң затлысыдыр. Татар җанлыклы һәркем өчен ул бәйрәм игълан итте. Чөнки без шуны яхшы беләбез: Энциклопедиябез яшәгәндә, бездә яшибез дигән сүз. Горурланып: "Тарихта эзле без, әсәрле без”,—дибез.
Энциклопедик сүзлек—ул безнен Янарыш билгесе, татар Ренессансының күркәм бер дәлиле, инкыйраз дигән афәткә каршы саллы бер корал. Үзенен фәнни принциплары һәм эшләнеше
ягыннан Сүзлек безнен бүгенге күпчелек ихтыяҗларыбызга җавап бирә. Һәр укучы монда үзен кызыксындырган мәсьәлә яки тема буенча ризык табачак яисә алга таба эзләнү өчен төпле күрсәтмә, юнәлеш алачак. Энциклопедияләргә гомумән хас булганча, бу күркәм китапны актарып утыру гына да ләззәт бирә, уйландыра һәм ышандыра, куандыра һәм хәтта борынгыны, үткәннәрне сагыну хисе уята...
Мина гомеремдә байтак энциклопедияләр актарырга туры килгәне бар һәм мин үзебезнең бу Сүзлегебезне аларнын берсеннән дә кайтыш дип санамыйм.
Аның теле анлаешлы. төзек әдәби тел. Күләменә нисбәтән, сирәк-мирәк күренгән кимчелекләрне исәпкә алмаганда, зәвыклы тел дияр идем.
Сүзлекнен бүгенге елгыр гәзитчеләр чиренә бирелеп, төрле—“Алманияләр”, "Аурупалар”, “санаклар” кебек сонгый төрекчелек шаукымыннан, корама ясалмалыктан табигый миллият калканы белән саклануы, ләкин түбәтәй өстеннән кәләпүш киеп кыланчыкланмавы да күнелгә хуш килә.
“Татар энциклопедия сүзлеге” кайберәүләр өчен объективлык үрнәге лә булырлык. Мәсәлән, безнен Сүзлегебез. “Башкортостан. Краткая энциклопедиядән үзгә буларак, башка халыкларга ихтирамлы һәм игътибарлы булуы белән аерылып тора. Кайчагында хәтта болан ук тыйнак булу да әйбәт сыйфат түгелдер, ахры, бу заманда, дисен. Х.тин ашкан милләтчелеккә бирелеп, ертлач рус кенәзләре үрнәгендә: “се мое. а то мос же” дигән оятсыз принципны тотучы “ут күршеләре6ез”нен уйдырмалары белән көрәшүдән дә тайчанмасын иде Сүзлегебез, дисен. Әйе. кайчагында ана гадел усаллык житми шикелле.
Хәер, гаепләп маташмыйк. Сүзлегебезнен алтын сабырлыгы, тулаем алганда тыныч стиле һәм гомуми культурасы белән горурланыйк кына
Минем бу мәкаләм “Татар энциклопедия сүпеге"н күкләргә чөеп мактауны да һәм. әлбәттә, сагынып көтеп алынган изге китапны тора салып яманлауны да күзлә тотмый Мин фәкать Сүзлек белән танышканда үземдә туган фикерләр һәм тәкъдимнәр белән бүлешмәкче булам. Сүзлек-энциклопедияләр белән гомерем буе кызыксынганга, әйткәнемчә, мин бу өлкәдә җитәрлек тәҗрибәм бар дип уйларга җөрьәт итәм
Фикерләремнен шактый җитдиләре, русча версиясенә кагыла торганнары да бар. бәхәслсләре лә очрар. Әмма бу фикерләр киләчәктә чыгачак энциклопедия томнарын тагы да яхшыртырга ярдәм итәр лип ометләнәм "Тәнкыйть—кирәкле шәйдер" Кулыбызга кергән бертомлык та кат-кат басылыр әле. димәк, аны да камилләштерергә мөмкинлек туар
Энциклопедик сүзлекнең фәннилек дәрәҗәсе һәм тирәнлеге һәм колачы да телнен камиллегенә, җитлеккәнлегенә турыдан-туры оәйле. әлбәттә
“Татар теле гүзәл вә бөек тел” дибез. Ләкин бу сүзләр аюнын ла баласын “аппагым" дип. ә керпенен "йомшагым" дип сөйгәнен хәтерләтә бит Чуаш теле чуашка, башкорт теле башкортка гүзәл һәм әһәнле тоелмаса гаҗәп булыр иде Берләшкән Милләтләр Оешмасынын тел комиссиясе татар телен дөньямын геләсә кайсы почмагында аклашып була торган 14 телнен берсе лип игълан итте Чыннан да. әйтик, горск теле төрки телләр арасында ин күп таралганы булса да. ул гомумторки типтан ераграк тора, ә татар телендә тугандаш телләр белән уртак тамыр сүзләр проценты күбрәк Гарәп һәм фарсы алынмалары татар телендә гамәли лексиканың өчтән берен алып тора. Көнбагыш Европа һәм рус сүзләре исә 10-15 процент тәшкил итә. Соңгы вакытларда рус алынмаларын гарәп-фарсы сүзләре һәм гомумторки тамырлы сүзләр кысрыклавы сизелә. Бу процесс гагы да дәвам иткән очракта, уртаклык индексы тагы да югарырак булыр дип көтәргә мөмкин Әмма яна сүзләр уйлап чыгару белән мавыкмаска, төрек тсленсн XX гасырда ясатма сүзләр хисабына сикерешле үзгәрүе аркасында килеп чыккан катлаулануларны булдырмау, өлкән буыннын яшь буынны аңламый башлавын кисәтү чарасын күрергә һәм уртаклык индексын киметмәскә тырышырга кирәк, чөнки татар телен әлеге 14 тел исәбенә керткән күрсәткеч—нәкъ менә шушы уртаклык
Гаяз Исхакый “Бүген үзен төрек дип йөргән госманлы төрекләреннән. Торкестан вә Кавказ төрекләреннән төреклек каны һәммәсеннән бездә артыграк”.-дип я ы Акын кул астында булган мәгълүматлардан Илел буеңдагы халыкларда туран каны 96%. Төркестанда 56-60%. Төркиядә 16%. Кавказ төркиләрендә 50% тан гүбән икәнлеге күренә (Гаяз ИсхакыЙнын 1954 елнын апрелендә язган хатыннан) Тагар телемен гомумторки типка аеруча якынлыгы бу фактлар белән бик әйбәт яраша Болары шулай.
Әмма төп мәсьәлә шунда: без. кардәшләр, ана телебезне көчле, гайрәтле һәм җитлеккән тел дип әйтә алабызмы сон? Аңа үлү. бетү, югалу куркынычы янамыймы ' (Гатнмнәр дөньядагы 6000 телнен фәкать 600 снә генә үлем куркынычы янамый диләр.) Соравымны кабатлыйм без ана телебезне һәртөрле агрессиядән саклана алырлык гайрәтле тел дип әйтә алабызмы.’
Юк. без әлегә күкрәк сугып момы әйтә аямыйбыз Татар теле колачлы һәм тотрыклы фәнни терминологиягә ия булмаганга, без сш кына бичара хәлдә калгалыйбыз һәм. аптырагач, әлеге дә баягы рус теленә ( үги ана телебезгә лип әйтимме ') мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбе1
Энциклопедик сүзлектәге мәгънә төгәлсезлекләре күп очракта татар фәнни терминологиясендәге житешсезлек бәласе бит. Әле кайчагында энциклопедия редакторларының ифрат кыен очракларда да. бик специфик темаларны татар теле чаралары белән ача алуларына сокланасын. Мона мисаллар күп. бу Китапта сүзлекчеләребез әйләнешкә кертеп жибәргән унышлы неологизмнар турында диссертация якларлык материал бар. Тел белгечләре өлгермәсә. мин үзем бу хакта бер күзәтү мәкаләсе язаргамы әллә дип кызыгып куям.
Энциклопедик сүзлекнең лөгатьлеге, фикер алышу өчен, элегрәк бастырып жәмәгатьчелеккә таратылган иде. Әгәр нәшер ителгән Сүзлекнен эчтәлеген шул лөгатьлек белән чагыштырсак, без анын нык кына киңәйгәнен күрәбез. Әлбәттә. Сүзлек русча версиясеннән дә баерак һәм калынрак булып чыккан.
Рәхәтләнеп танышканнан сон. мин. әйткәнемчә. Сүзлекне киләчәктә тагын да киңәйтергә, үстерергә мөмкин дигән нәтижәгә килдем һәм Энциклопедиябез 5 том гына түгел, кимендә 6 том булырга тиеш дип уйлыйм.
Бүген без үткән көннәребезгә яна күз белән карап, кичә булган вакыйгаларның эчке механизмын, сәбәп-нәтиҗәләр чылбырын белгән хәлдә, тарихыбызга тирәнрәк үтеп керә алабыз. Кичәге "шома" бәяләмәләр бүген капма-каршысы белән алмашынса да гажәп түгел. Чыннан да Сүзлекнен лөгатьлеген төзүгә 90 еллар башында ук керешелгән иде. ә соңгы ун ел эчендә күпме үзгәрешләр булып өлгерде Без үзебезнең галәмебезгә, мәдәниятебезгә, шул исәптән әдәбиятыбызга да ннача карый башладык. Кичәге түрәләр инде мотлакый авторитет түгел, күбәүләр “тәхеттән төшерелде", кара ягылган зыялы милләттәшләребез акланды һәм реабилитаиияләндс Димәк, сүзлекчеләргә тормыштан калышмаска тырышырга кирәк булган, ләкин Энциклопедия кебек гаять зур һәм четерекле эштә соңгарак калсалар да гаеп түгел
Коллык, мескенлек тойгысыннан арыну бик читен. Антон Чехов үзенең күңеленә сенгән коллык хисен гомере буе тамчылап сытып чыгарырга мәҗбүр булуы турында яза Табигый, совет чоры шаукымы энциклопедик сүзлегебездә дә шактый сизелә әле. Анда теркәлгән шәхесләргә игътибар итсәк, персоналияләрнен байтагы совет чоры түрәләре, "урындагы кешеләр"—өлкә комитеты секретарьлары, югары дәрәжале чиновниклар, түшләренә калай таккан эреле-ваклы функционерлар һәм аларнын куштаннары, ягъни сөрсеп беткән бюрократлар икәнен күрәбез Өстәвенә биографияләре шактый бизәкләп бирелгәнгә, алар эшләгән дәвердә ирешелгән уңыш-казанышлар гел аларныкы сыман булып кала. Ә бит совет чоры экономикасының төп кануны "ике икең—дүрт” кебек гади, примитив, аны. халык сүзе белән, "итәкне кисеп җиң ялгау" дип әйтергә була. Әгәр совет чорында халык хуҗалыгының берәр тармагында уныш казанылган икән, һичшиксез, икенче өлкәсендә торгынлык яки хәтта чигенү күзәтелмичә калмый. Без әле бүген дә шул чирдән арына алмый интегәбез, чөнки идарәчеләребез әүвәлге парт-школярлар яки аларнын шәкертләре бит.
Сүзлектә шундый хаталарга күп урын бирелгәнен күргәч, хәтта монын объектив сәбәпләрен белгән килеш тә. күңелдә ризасызлык тумыйча калмый.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе турындагы белешмә тешкә тияр дәрәҗәдә озын һәм партбилетын секретерена яшереп кенә куйган большевик каләме белән язылганга ошый. Артык сүз ычкындырмагаем, ул-бу булмагае дибрәк язылганмы?
Юк. җинаятьчел КПСС турында гәп куертып торасым килми Аңа карата
“Долой!" дигән сүз генә урынлы.
“Татар энциклопедия сүзлеге"нә теркәлгән "Рабфак"лар турында берничә сүз.
Ликбезлар, рабфаклар, партшколлар ("партмәктәпләр"!). кызыл профессура— болар бер үк чылбыр буыннары һәм аларны. әлбәттә, “нужа тудырган" Заманында генсек Иосиф Сталин, илдәге чын зыялыларны, интеллигенцияне планлы рәвештә кырып бетергәч. "Кадрлар барын да хәл итәләр" дигән "канатлы" лозунгысын әйтеп ташлаган иде Шуннан кадрлар җитештерү буенча большевистик конвейер бөтен көченә эшли башлады. "Пырлитар” язучысы Мәхмүт Максуд "Матур әдәбиятта эшчеләрдән кадрлар җитештерү турында" кебек мәкалә язып, "даһи юлбашчының" идеясен хуплап күтәреп алды. Шунысын да әйтеп китик, бу мәкалә
зыянсы з бер нәрсә булып чыкмаган Автор монла халык лошманнарынын исемлеген дә төзеп бирә (Ф Бурнаш. М Бөдәйли. Ф Агиев. Г Касыимов )
Ильич әйткән “кухаркаларыдай ашык-пошык әзерләнгән ачкүзле калрлар. илнен дилбегәсенә чытырлатып ябышып, кул-аякларыбызга зынжыр богау салгач, чыннан да барын ла хәл иттеләр—70 ел эчендә “барын ла һәлак иттеләр" лип әйтсәк лөрсс булыр. Бүгенгесе көнлә дә шушы рабфакчы, партшколяр һәм “кызыл профессура” оныклары илне, рухиитебезне, иманыбызны җимерү эшен дәвам итәләр.
Рабфак һәм партшколаларнын файдасыннан бигрәк зыяны күп булды Әйткәнемчә. Рәсәйнс шушы жаһил карьеристлар идарә итә башлады Партия чәчеп үстергәнгә күрә, алар ана эт шикелле тугрылыклы булдылар. Гаепләре ачыла калса, алариы кайчагында тагын ла җаваплырак икенче постка гына күчерделәр, кайчагында берәр чит илгә илче итеп җибәрделәр, чөнки гомер-бакыйга билгеле ич “карга күзен карга чукымый" Черек күлнен ин хәйләкәр һәм нечкә сексотлары да шулардай чыкты Сөекле Такташыбызның—“үзе болаи бер дә усал түгел кебек шикелле” рабфак студенткасы да, “көчлеләр". хакимиятләр ягына басып, ахырда шагыйрьнен зәнгәр күзләренә төкерде
Иксез-чиксез Рәсәй матди һәм рухи бөлгенлеккә гөште Ялган экономика, ялган фән һәм ялган сәнгать, ялган матбугат тудырган аянычлы нәтижаләрдән менә ничәнче ел инде арына алмыйбыз.
Әлифбабызны кат-кат югалтып, мәдәният Гыймранын кабат “нуль кималеннән башлап" торгызырга мәҗбүр итүчеләр дә нигездә әлеге кызыл профессорлар
Генетиканың бөек ачышларын кире кагып, советчыл Мичурин—Лысенко биологиясе уйлап чыгаручылар, бөтен дөньяны ипи белән тәэмин итә алырлык илне ачтан тилмергүчелар лә шулар.
Ә хәзер7 Ә бүген?
Төгәлләнми калган революциядән дә яманрак нәрсә юк
Болгавыр чорга хас булганча, “кызыл профессура” урынына яна профессура килеп маташа. Әрсезләр, ерткычлар
Моннан дүрт-биш ел гына элек бер күптәнге танышым, голәмаләр дөньясында академиклар ишәя башлагач. 20-30 еллардагы “кызыл профессура" белән, үзе әйтмешли, бүгенге “агач акадсмиклар"ны чагыштырып маташкан иде Бу чагыштыру әлеге күрснешнен беренчел сәбәпләре һәм котылгысыз нәтиҗәләре гурында фикер йортергә мөмкинлек бирә дә шикелле Чыннан да. галим-голәмә арасында Тукай әйткән "тиле ярыш башланды түгелме' Мин әлеге танышым белән килешә язган идем ул чакта Менә бүген анын үзенсн дә “тиле ярышка" кушылып, академик дәрәҗәсе алганлыгын ишеттек Йогышлы чир. яман кизү намус иясен дә аямаган. Хәерлегә булсын Мәскәүле дә шул ук хәл дип тынычланыр!а ашыкмыйк, чөнки анда капма-каршы (гадел) көнләр дә хәрәкәт игә, алар исәннәр. Менә икенче ел инде, яна академиклар сайлауга мәскәүләр җитдирәк якын килә башладылар
Якын тарихыбыздан мисал китерим әле
Әйтик, бер өлкә комитеты секретаре Гаяз Исхакый турында "Мин барында Исхакый басылмаячак!" дин кистереп әйткән Олләни күптән лә түгел, шушы номенклатур зимагурнын җирсенеп Татарстаныма кайтып килер идем воаи теләге бар дип ишеттек. Сүнегебез шушы бәндәгә: “Юк инде, брамат. “Татарстаным” лип әйтер!ә хокукы булган кешемен илендә Исхакыйы да булырга тиеш' —дигән хакыйкатьне анлатсын иде
Мим мондый әтрәк-әләмнәрне Сүзлеккә теркәмәскә димим Калсыннар әлегә Ләкин җирле һәм үзәктәге комсомол. КПС1 һәм нрофсокп нилекссзыре халыкмын җелеген суырган совет функцнонерлары һәм готалшир режиммын башка ялчылары гурында бирелгән мәгкзүмат җигәр юк кадәр кыска, саран һәм һич югында “салкынчарак" булсын Хәзергә шул җигә Киләчәк алариы үзе сызып ташлар Тенденция шундый Мәскәүдә чыгачак яна 30 томлык "Русекая энциклопедия ы мондый пилексез эшлеклсләр"гвурын бермә-бер азрак биреләчәк дип хәбәр иттеләр Мөскәүләрдән. шәт. калышмабыздыр-
Менә шушы парт-совет функиионерлары биографияләрен бер-ике жөмләгә яки абзацка кыскарту хисабына Фараби. Әбүгалисина кебек йөзләгән гомумтөрки Һәм гомуммөселман бөекләренең тормышын, ижатын һәм бөтен кешелек дөньясы өчен дә мөһим карашларын киңрәк яктыртырга мөмкин булыр иде.
Аннары Сүзлектә гуманитар юнәлеш өстенлек иткәне сизелә, төгәл һәм әсасый фән әһелләренә игътибар йомшаграк төсле. Әйтик, математик һәм мәдәният эшлеклесе. Сталин репрессияләре корбаны Максудов Гаяз Гисамович (1831 — 1942) Сүзлегебезгә керми калган, ә менисклы телескопны уйлап табучы Дмитрий Дмитриевич Максутовнын "Татар энциклопедиясе сүзлеге"нә ни өчен теркәлүе аныксыз.
Конкретикага күчәм.
Әүвәлгеләрчә биисми әйтеп, сүзне Пәйгамбәрдән башлыйм әле.
Сүзлектә Мөхәммәд Пәйгамбәр турында 9 юллык белешмә бар. Ул "Мөхәммәд Әхмәт бине Абду Аллаһ (Мөхәммәд пәйгамбәр)" рәвешендә теркәлгән. Монда байтак кына нигезле сораулар туа. Ин беренчедән—бирегә Әхмәт исеме каян килеп кергән? Чынлыкта Әхмәд (Әхмәт) Мөхәммәд Пәйгамбәрнең икенче исеме генә (хәдисләрдә Пәйгамбәр үзен Мөхәммәд дип тә. Әхмәд дип тә. Мәхмүд һәм Хәмид дип тә атый, ә бер хәдистә үзенен биш исеме бар икәнен аермачык әйтә, болар: Мөхәммәд, Әхмәд. ал-Махи, әл-Хашир һәм әл-Гакыйб).
Вариант буларак. Әхмәд исеме Мөхәммәд исеме янында жәя эчендә генә күрсәтелергә тиеш иде. Шунысын да әйтеп китик. Сүзлекнең русчасында ул “(Мухаммад) Ахмад" дип бирелгән. Алай да ярап бетми, әмма монысы ялгыш ук түгел. Икенчедән. "Мөхәммәд" дип язгач, янәшәдә, әлбәттә. "Әхмәд" язылышы таләп ителә (тамыр шул ук—хмд). Аннары татарча чыганакларда без Мөхәммәдиен атасын Габдулла дип атауга күнеккәнбез, монда да шулай кирәк иде.
Пәйгамбәрнең исемен Мөхәммәд бине Габдулла Әл-һашим дип тутырыбрак язу ин яхшысы булыр иде.
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган елына карата фикер төрлелеге күзәтелсә дә. анын вафат булган елы берәүдә дә шик уятмый, чөнки ул. кем әйтмешли, сәгате- минуты белән билгеле (Исламда кешенең үлеме мәңгелек өчен туу дип карала). Шуңа күрә Энциклопедик сүзлектә Рәсүлнен вафат булган елы "632 тирәсе" дип язылганны күргәч, аптырашта каласын (ә русчасы мондый хатаны "ычкындырмый").
Югарыда әйткәнебезчә. 9 юллык кына мәгълүматлар арасында "Гарәбстанда беренче мөселман жәмгыятенә ... нигез салучы" дигән сүзләр бар. Минемчә, ул заманнарда (һәм хәзер дә) бу очракта “жәмгыять” сүзе түгел, “өммәт" сүзе кулланылган һәм кулланыла.
Инсаният тарихында иң күренекле, абсолют реаль шәхес булган гали зат турында язганда аеруча игътибарлы булу зарур.
"Сөләйман" дигән мәкалә дә бераз сәерсендерә. Анда Сөйләман "инсафлы һәм акыллы патша" дип атала, ягъни Библиядәге Соломон белән генә тәнгәлләштерелә. Ә Коръәннән без анын пәйгамбәр булганлыгын беләбез, ягъни Сүзлектә Сөләйман турында, бигрәк тә мөселман күзлегеннән караганда, иң мөһим нәрсә әйтелмичә калган. Гомумән, күп кенә коръәни һәм библияви шәхесләр арасында параллель үткәрергә мөмкин, чөнки алар турындагы риваятьләр Борынгы Гарәбстанда туганнар Әмма Коръәндә һәм Библиядә сурәтләнгән бер үк шәхесләр арасында мөһим аермалар да күзәтелә. Коръәни Сөләйман белән библияви Соломон арасында да андый аермалар байтак. Мәсәлән. Коръәндә Бәлкыйс (Библиядәге “царица савская") турында яһүдиләр дә. христианнар да белмәгән мәгълүматларга тап булабыз. Мондый очракларда безгә игътибарны ислами чыганакларга юнәлтү тиеш.
Мәрьям-ана турындагы мәкаләне, асрауларны атаган кебегрәк. "Мәрьям" дип кенә бирмәскә иде. чөнки Мәрьям шәхесе христианнарда гына түгел, исламда да изге санала. Аннары керәшеннәребезнен Мәрьям (Мәрйәм) анасы "Ару Кыз Мария ("Пречистая Дева Мария") һәм кайбер сөйләшләрендә "Ана-кәбә" (“Пресвятая богородииа") дип атауларын да искәрткәндә комачау итмәс иде. Борынгы хәзәр телендә Марияне "Тәнре анасы" ("Матерь божья") дип олылаганнар, монысын да әйтеп китәргә мөмкин булыр иде.
Дини гошенчәләрне аңлатканда булган кимчелекләрнең күбесе гомумән бөтен татар матбугатына хас Монлый хаталар махсус лини әдәбиятта ла гел очрап тора
Әйтик. Аләм (аләйһиссәлам нәрсәдән яратылган? Энциклопедик сүзлектә "жан өрелгән балчыктан яратылган" диелә. Мәгълүм ки. Адәмгә жан соңыннан гына өрелгән (риваять буенча. Адәм сиксән сл шәкелсез, йөз егерме ел үзле балчык хәлендә жансыз ята). Сүхлекнсн русчасын карадым Анда "звучашая глина" телгә алына. Дини (ислами) чыганакларда “янган кирпеч кебек кипкән ", “шынгырдап торган каткан балчыктан" яратылган дигән сүзләргә дә тап булабыз. Энциклопедик сүзлектә исә—“туфрактан һәм балчыктан", ягъни туфрак катыш балчыктан булып чыга. Электә туфракта (русча “почва") һәм балчыкка (“глина") бүлү булмаган але. жир. туфрак, балчык сүзләре бер мәгънәдәрәк йөргән Шуна күрә сүхлектәге аңлатма үзе аңлатуга мохтаж.
Шушы ук мәкаләдә "хәлифә” диясе урында “хәлиф" киткән. Әлләни зур бала түгел, ләкин бу ялгышны күбәүләр җибәрә, шуна күрә генә телгә алуым. Сүхлеккә хәлифә сүзенең үзен дә теркәргә иле. әлбәттә Ислам халифәте (Ислам хнлафәте) төшенчәсе турында ла шуны ук әйтергә була
Ибраһим пәйгамбәрне» кәнизәге Һаҗәрнең исеме Сүзлектә Хажәр дип теркалгән. һажәр сүзенен хаҗга һәм хажи-хажияләргә катнашы юк. “һжр" тамыры күрсәтеп торганча, ул “һиҗрәт", “мөһажир" сүзләре белән кардәш Хажәр исеме “Татар исемнәре сүзлеге"нә дә кермәгән. Һажәр генә теркәлгән Ибраһим пәйгамбәрнең хатыны Сара тарафыннан өйдән куылгач, һажәр баласы Исмәгыйльне күтәреп чүлдә адашып, кангыран йөри, хәтта анын Һажәр исеме лә сонрак бирелмәлеме икән дип уйларга мөмкин (ил гизү, сәяхәт итү. һиҗрәт итү мәгънәсендә) “Гарәпчә— татарча—русча алынмалар" сүхлегс"нлә теркәлгән һәжәр сүзенен бер мәгънәсе— “хатынны ташлап китү". Һажәр исемснен ана бәйле булуы да ихтимал. Һаҗәрнең библияви тәңгәле Апрьиын ла исеме борынгы гыйбрани телдә “качып китү" мәгънәсендә (“Библейская энциклопедия ")
Хәзәр патшасы Иосифның исеме Сүтектә Йосыф рәвешендә бирелә (27И бит) Ләкин ул яһүл динен тоткан һәм 954—961 елларда яһүл дөньясы белән хат алышкан идарәче (каган, каһан) бит Шуна күрә бу затны Йосыф дип атау нигезләнеп җитми Иосифка буйсынган болгарларның аны үзләренчә Йосыф дип йөрткән булулары мөмкин хәл. әлбәттә.
Еш кына татарча текстларда "Библия" сүзе урынына “Тәүрат" сүзен кулланырга яраталар. Бу дөресме.' Нечкәләбрәк карасам дөрес түгел, чөнки "Тәүрат" ( Тора ) мБиблия”нен бер өлеше генә ул. аны башкача "Бишкктап" дип тә йөртәләр(“ Зәбур" белән “Инҗил" дә “Библия"гә керә, соңгысы—"Яна Гаһеднамә". "Новый Завет") "Тәүрат"—яһүдиләрдә Мойсей/Муса пәйгамбәр китабы, дигән билгеләмә лә очрый Гомумән. “Библия" һәм “Тәүрат" сүзләрен бутау татарча чыганакларда еш күзәтелә, хәер “Әдәби сүзлек"тә (2001) “Тәүрат" яһүди “Талмуд"ка тәнгалләйттерелгән,- монысы инде бигрәк тә килешми
"Нечкәләбрәк карасаң" дидек. Ә энциклопедия нәкъ менә нечкәләп карарга тиеш тә. Шуна күрә, әйтик. Рабгузн турындагы белешмәдә (512 бит) "Коръәндәге һәм Тәүриттагы сюжетлар" днгг язу төгәл түгел.
Энциклопедиячеләр сөнниләрнең хәдисләре белән шигыйларнын (Сүзлек “шигыйләр" дип нзл) әхбарлары арасында тигезлек билгесе куялар шикелле Хәлбуки, шигыйлар беренче, алгы планга Мохәммәл Пәйгамбәрнең кияве Галинен шәхесен чыгарырга тырышалар, хәтта бу турыда Коръәнгә 115 иче сүрәне дә өстәп җибәргәннәр Хәдисләр исә нигездә Мохәммәл Пәйгамбәргә нисбәтле бу га Б\- принципиаль аерма.
Кәшфс гәсрар Ваһаб (185Х -1957?) турындагы белешмәдә анын Голждда нмач- хатыйб булып торуы, мәктәгг (сонрак мәдрәсә) оештыруы турыңда әйтелә Минем кул астымдагы материалларга караганда. Голждда 1900 елда башта мәдрәсә ачылган, аннары. 1914 елла, бу мәдрәсә Габдулла Бубый тарафыннан “Нур" мәктәбе итеп үзгәртелгән Белмим, бәлки хаталанамдыр Аннары мине Ваһаб хәзрәтнең Сүллектә күрсәтелгәнчә. 1957 елга кадәр яшәгәнлеге дә шикләндерә Кара акыл белән генә уйлаганда да. Ваһаб хәзрәт Голжа мәхәлләсендә имам һәм бер үк вакытта казый
булып торган хәлдә, “килмешәк" Габдулла Бубыйга жәдид мәктәбе ачарга юл куяр идеме икән? дигән сорау да туа бит әле.
Дәүләтша ишан (1787—1832) "язучы” дип аталган (197 бит). Баксан, анын дини- дидактик эчтәлекле бер рисаләсе генә билгеле икән ("Рисаләте нәжатийә”, кулъязма хәлендә). Әгәр мондый юл белән барсак, без бик күп дин әһелләрен язучы, әдип дип атарга тиеш булабыз, хәлбуки аларны фәлән-фәлән хезмәтләрнең авторы дип атау да бик җиткән. Өстәвенә бу хезмәтләр әүвәлгеләрдән күчереп яки аларга ияреп кенә язылган була.
Кемгә ничектер, ләкин Сүзлектәге Камил Мотыйгын турында бирелгән белешмә (440 бит) мине канәгатьләндереп җиткермәде Күп кенә каләм ияләренең тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнүенә Сүзлектә басым ясап әйтелүгә дә карамастан. Мотыйгыйның бу өлкәдәге мөһим эше игътибардан читтә калган. Чыннан да. 1914 елда Казанда Мөхәммәткамил Мотыйгый Төхфәтуллиннын "Татарча Коръәни тәфсир" китабы нәшер ителә. Бу китапта гарәп тексты белән янәшә анын татарчага тәрҗемәсе дә бирелгән. Гомумән, киләчәктә Коръәннең фәнни нигезгә корылган татарча тәрҗемәсен эшләгәндә Мотыйгыйның бу хезмәте дә азмы-күпме ярдәм итәр иде. Әлбәттә, бу китабын төзегәндә ул әтисе Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин (вафаты 1920 елда) хезмәтләренә таянган булыр, әмма китапның дөнья күрүендә анын үзенен дә роле бәхәссез...
Камил Мотыйгыйның үзен-үзе “татар Шаляпины" дип атап шапырынуы, Тукай белән араларының киселүе, 1915 елда мөфти Солтанов вафат булганнан соң үз кандидатурасын мөфтилеккә тәкъдим итеп шамакайланып йөрүе кебек тискәре фактлар да Сүзлектә ачылмаган, ягъни Мотыйгыйның фаҗигале тормышы берьяклы гына яктыртылган.
Казандагы мәшһүр “Милләт" басмаханәсен 1908 елда кем ачкан? Сүзлектә әйтелгәнчә, М И Идрисевме, әллә ширкәт хуҗаларының берсе Идрисев Ибраһим Сөләйман улымы? Шулай да сонгысы булырга охшаган, чөнки бу вакытларда анын улы Мөхәммәд Идрисев (1882—1948) төрле шәһәрләрдә һәм төрле илләрдә (Петербургта. Истанбулда, Ливанда, Мисырда һәм Германиядә) укып, китап басу эшен һәм рәссамлык һөнәрен өйрәнеп кенә йөри. Соңрак график һәм хәреф кисүче буларак таныла һәм ахырда басмаханәнең хуҗасы булып кала
Рухи дөньябызга Гаяз Исхакый әйләнеп кайтканнан сон Исхакый турында татар кешесе анында шактый четерекле бер сорау да туды. Сүзлектә ул “татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучыларның берсе" дип бәяләнә. Болай дию генә аз бит. Асылда Гаяз Исхакый татар драматургиясенә нигез салучыларнын беренчесе, дөресрәге—татар драматургиясенең чишмә башы. Бу гап-гади хакыйкать күбәүләрнен башына килә, театр белгечләренең аерым мәкаләләрендә дә сизелеп куя. ләкин алар аны, шушы төпле фикерне, куанып җибәрергә тырышалар, хакыйкатьне чатнатып әйтергә базмыйлар.
Чыннан да: ул чагында Галиәсгар Камалыбызны кая куйыйк?
Мин моны белмим. Шунысын гына беләм: тормыш барын да үз урынына урнаштырып куяр.
Теге яки бу шәхес турында бирелгән мәгълүматлар берьяклырак булган очракларны Сүзлектә тагын күрсәтергә мөмкин. Әйтик, замандаш шагыйребез Наис Гамбәрнең поэзиясе турында гомуми сүзләр генә әйтелә, Нечкәләп горылмый. анын каравы Наис Гамбәрнең берәр юбилей унае белән язган "дежур" мәкаләләре санап кителә Шагыйрьгә шагыйрьчә бәя бирелсен, ә Наис Гамбәр—чын шагыйрь.
Казан галиме Н. И Воробьевның (1889—1967) фәнни хезмәтләре атап күрсәтелмәгән. Югыйсә, анын "Казанские татары" китабы бүген дә үзенен әһәмиятен югалтмады бит, ул хезмәт, әйтик, бүгенге кирпеч калынлыгын коллектив хезмәтләрдән үзенең төзеклеге, бөтенлеге һәм мәгънә тыгызлыгы белән аерылып тора.
Петр патша заманында әсир төшкән швед кешесе—Филипп Иоганн Страленберг безнен бу Сүзлегебезгә теркәлергә лаек түгелмени? Россиядә вакытында Страленберг жирле төбәкнен тарихы, географиясе, этнографиясе, археологиясе буенча бай материал туплаган. "Россиядә, Сибириядә һәм Бөек Татариядә сәяхәтләрем тарихы"
дигән хезмәтендә ул Томск һәм Тубыдаа мөселман татарлар белән аралашуы турында яза. аларнын гормыш-көнкүрсшен тасвир итә Мәсәлән. Страленберг бер татар мулласынмн мәет күмү йоласы турында сөйләгәннәрен язып алган. 1730 елда немец телендә чыккан "Россиянен төньяк һәм көнчыгыш өлеше" дигән хезмәтендә Страленберг Казан татарлары турында да мәгълүмат бирә Бу шәхеснсн халык хәтерендә абруйлы бер галим һәм остаз "Филип бәй" рәвешендә сакланып. "Бәләбәй’ сүзенә әйләнгән булу ихтиматы турында да сүз куертырга мөмкин Безнен яклардагы элекке гади, хәтта кырыс өслүбтәге мәчетләрнен тышкы яктан Батгыйк буе һәм Скандинавиядәге христиан гыйбадәтханәләренә тартымлыгы да анлагуны сорый бит Шуны ла искәртим, мондый гипотеза өр-яна түгел (дөрес, башкаларында бүгән Филипп яки хәгга Филипплар күзлә тотыла)
Ә илгизәр һәм тылмач Гобәйдулла Әмиров'* Бу татар сәяхәтчесе 1777 еллар тирәсендә. "Пугачау фетнәсе" бастырылганнан сон. туган туфрагын ташлап китәргә мәжбүр була, бер ялгызы бөтен Шәрыкны әйләнеп чыга, утыз еллап гомерен горбәтгә үткәргәннән сон гына Рәсәйгә әйләнеп кайтып, үзенен күргән-белгәннәре турында рус хакимиятләре өчен бик кыйммәтле хатирәләрен калдыра (рус телендә) Сәяхәтче һәм күзәтүчән шаһит буларак, ул мәшһүр Исмәгыйль агадан да һәм. әгәр инде руслар белән чагыштырыйк дисәк, атаклы Афанасий Никитиннан да югары тора. Тик шунысы күнелгә тия. Шәрык турында Гобәйдулла Әмиров туплаган мәгълүматлар рус империясенә генә хезмәт иткәннәр, ә татар жәмәгатьчелегснә нәмәгълүм булып калганнар Хәер Пржевальский белән Арсеньев кебек галим- сәяхәтчеләр дә. үзләре лә анышмастан. ахыргы исәптә, империализм дигән иблис арбасын тартканнар бит Исмәгыйль ага кашашкан сәяхәт исә патша хакимиятләре тарафыннан оештырылган һәм ул. хәзергечә әйтсәк, "тышкы разведка" максатларын күздә тоткан булса кирәк Исмәгыйль ага Гобәйдулла Әмировнын “Татар энциклопедиясе сүзлсгс”нә керми калуы мина аңлашылмаячак
Патша флотында контр-адмирал дәрәжәсснә күтәрелә алган Исхак Ибраһим улы Исламов (1865—1923) биографиясенә караганда. Сүзлектән ул бер тапкыр гына дөнья тирәли сәяхәт иткән сыман булыгг аңлашыла Хәлбуки. Исламовка Жир планетасын дүрт гапкыр әйләнеп чыгарга насыйп булган һәм беренче сәяхәте вакытында ук Ерак Кончыгышгагы бер борынгы "кече штурман офицеры" Исламов исеме бирелгән Тик шунысы кызык, соныннан “кызыл"ларга каршы сугышкан һәм чит илгә чыгып китәргә мәжбүр булган контр-адмирал исеме совет лингез карталарында сакланды микән? Ай-Һай. Гомумән. Исламовнын тәржемәи хәлендә татар һәм мөселман кешесе сабак алырлык гыйбрәтле мизгелләр байтак, галим буларак та ул гадәттән тыш күпкырлы зат булган Анын тормышындагы билгесез сәхифәләрме Торкиилә эзләүче энтузиаст бармы икән'’
Ә Күчүм чанмын хатыны Сүзге бикә* Бу бикә шәхесе тарихта һәм сәнгатьтә Сөембикә белән тиңләшерлек эз калдырган лабаса Риваятьләрдән беләбез, ачкузле рус казаклары кулына төшмәс өчен ул үэсн-үзе чәнчеп үтерә Мин Сүзлектә ирлдр табигатьле Сүзге бикә турында аерым мәгълүмат тапмадым
Укучы Энциклопедик сүзлектә гарихыбы шык борынгы сәхифәләрен аклау өчен гадәттән тыш әһәмиятле хезмәтләр авторы А П Ковалевскнй гурынла да мәгълүмат таба алмаячак Мин монда Сталин культы чорында сәяси тоткынлыкта яткан украин галименең Ибне Фазланнын Идел буена сәяхәгс турындагы хезмәтләрен һәм борынгы сәихәтченен юпъязмаларын таржемә игүен күздә тотам
Күп кенә чын бөекләрдән үзгә буларак. Фикрәт Табиев шәхесенә Сузтегебсзаә 17 юл бирелгән, ө Виктор Черномырдин тагы да югарырак “бәяләнә” Өлеш чыгарганда мондый юмартлык совет чоры яки Мәскәү түрәләре турындагы белешмәләрдә аеры мач ык күзгә ташлана Ө инде “нәфис сүз остасы* Черномырдин әфәнде урынына XIX гасырда Болгар хәрабәләрен. Идел буйларын. Казан Зоя күренешләрен рәсемгә алып йөргән бертуган Г Г һәм Н Г Чсрнецонлар гурынла мәгълүмат бирелгән бу гел күпкә файдалырак булыр идс
Сонгы елларда Черек кү лмен сулышы әлелән-әлс өркетеп куя Кичәге ссксотлар һәм парт-совет функинонерллры кабат ияргә менде Өлкән яшьтәгеләрс. әүвәлге
привилегияләрен саклаган хәлдә, гади халыкнын чыраена төкереп яши бирәләр. "Ач үлемнең куркусыннан ил жылаган*' бер мәлдә кичәге большевик тел бистәләренең онык-туруннары бүген череп байый. Хәерле фал түгел. Сексотлар арасында шушы калын энциклопедик сүзлеккә теркәлгәннәре дә бар Барын-бар. тик аларның сексот булганлыгын исбат итеп кара ди син! "Яшерен хезмәттәшләр" турындагы мәгълүмат җиде йозак белән бикләнүле. Заманында җаныбызга тигән вульгар тәнкыйтьче Мөсәгыйтьләрне сүгеп бушансан гына инде (Сүзлектә анын турында да кыскача белешмә бирүне кирәк тапканнар, 1990 елда вафат булган икән—заманаларнын алмашынуын белебрәк киткән мәрхүм).
Ярар, бу теманы да калдырып торыйк.
Ераграк тарихтан берничә мисал.
Сүзлектә Казан ханлыгы чоры даругаларынын исемлеге генә түгел, картасы да бирелгән булса әйбәт булыр иде. Чөнки кайбер даругалар укучы анында бутала (төрле сәбәпләр, шул исәптән язылышның тотрыклы булмавы аркасында). Гомумән, оригиналь карталар һәм схемалар теманы ачу өчен бик яхшы хезмәт итәләр бит Мин, мәсәлән. Сүзлектә татар тарихына караган ядкяр-истәлекләр картасы булмасмы дип тә көткән идем.
“Арча даругасьгна бирелгән аңлатмадан Казан ханлыгы XVII гасырга кадәр яшәгән булып аңлашыла. Ә менә “Жөри даругасьГның шул ук калыптагы аңтатмасында мондый хата юк.
Борынгы Казандагы “Отыч мәчете” кайда урнашкан булган? Энциклопедик сүзлектә (русча версиясендә дә) бу мәчетнең Болак суының уң ярында (?) Көрәеш бистәсенең урта бер җирендә. Печән базары тирәсендә булганлыгы аерымачык әйтелә (татарча Сүзлектә 356, 485 битләр). Ә Печән базары Сулъяк Болак урамы тарафында булмаганмыни? Мина, мәсәлән, түләүле поликлиниканың Унъяк Болак урамында (Бауман урамына якынрак якта) урнашкан булуы мәгълүм. Татарча китаплардан без. әйтик. Иске бистәнең Болакның сул тарафында икәнлеген укып белә идек. Димәк, Отыч мәчете Болак суының сул ягында булган дияргә кирәк иде. Әгәр дә мәгәр электә Болак суы Кабанга агып керә торган булса, аның уң як ярын халык фәһеме, әлбәттә, хәзерге Киров урамы ягына “урнаштырган” булыр иде Хәлбуки, Болак Казансуга коя торган булган, язгы ташу вакытында гына су кирегә агып, Кабан күленә кергән. Хәтерегездә булса, Иске Казандагы Сулъяк Кабан урамы да Бистә ягында иле, 1998 елга кадәр ул Комсомол урамы дип аталды, хәзер Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә. Турысын әйткәндә, мин бу элементар фактларны бер дә язасым килмичә генә язам.
Аннары. Татарча чыганакларда әлеге мәчет Утыз мәчете, Үтәч/Үтәш мәчете, Әтүч мәчете, Отыч/Отуч мәчете дип кырыкмаса-кырык төрле атап йөртелә. Адашып, буталып каласын. Шуна күрә мәкаләдә татар укучысын бу хакта кисәтеп куйганда да яраган булыр иде.
Яманаты чыккан Черек күл... Энциклопедик сүзлектә “Казанның яулап алынуы" дигән мәкаләдәге картада Кремль астында “Кара күл" дип күрсәтелгән кечерәк кенә бер шартлы объект бар (русчасында—“Черное озеро”). Казан руслар кулына күчкәннән сон да әле гасырлар буена биредә күлләр системасы (тезмәсе) Казансуга кадәр сузылган була. Казан ханлыгы чорында Сасы күл яки Черек күл (“Гнилое озеро”) дип Казан суының язларын шәһәр эчендәге башка күлләр белән тоташа торган култыгын атап йөрткәннәр. Н. А. Спасскийнын "Очерки по родиноведению" китабында Шакшы күлнен югаргысы Мунча бакчасында, түбәнгесе Кремль астында Засыпкина урамы очында булган диелә. Аннары Кара күл. Ак яки Чиста күл, Николаевский күле. Театр күле тезелеп киткән булган. “XV—XVI гасырларда төп су чыганагы булып Черек Күл түбәнлегендәге Ак һәм Кара мунча күлләре системасы хезмәт иткән, күмәччеләр дә суны шуннан алганнар. Сонга таба бу күлләр суынын сыйфаты начарлана, аларны акрынлап күмә баралар" (Жаббаров А Н. Гадслшин А Б "Казан суүткәргече. "Фән һәм тел". 2002, 2 сан). Н Ф Калининнын “Казан" дигән китабында (Казан, 1957) күлләрнен исемнәре түбәндәгечә: Ак күл. Черек күл. Мунча күле. Пычрак күл. Кайчандыр язгы ташулар вакытында Казан суы да шушы күлләр системасы һәм хәзерге Пушкин урамы буйлап “Боҗра"дагы балыклы
күлгә һәм Кабанмын үзенә үк агып кергән шикелле.
Тарихи картада бу күлләр системасы, әлбәттә, күрсәтелергә тиеш, шунсыз Казан каласын алунын. хәрби күзлектән караганда, ни дәрәжәдә катлаулы эш булуы анлашылып бетми. Казаннын кальга өлеше (кирмәне). вакыт-вакыт. утрау шикеллерәк. су эчендә утырган. Кайчагында бу манзара мина Пушкин әкиятендәге "Буян утравы "н хәтерләтә
Күргәнебезчә, әлеге күлләрнен исемнәре дә булган.
Каргага язу өчен исем эзләргә туры килсә, хәтта "Җәгъфәр тарихы" кебек бәхәсле нәрсәләрне дә искә төшерергә ярый Анда язылганча шул тирәдә үк Карга күле. Акби күле һәм Бакча күле дә булган. "Черное озеро" атамасынын этимологиясен түбәндәгечә реконструкцияләргә мөмкин шикелле: Карга күле—Кара күл ("Черное озеро"). Бу—гипотеза гына, әлбәттә
Казандагы "Кара күл" гидронимы Сүзлектә аерым мәкалә булып теркәлмәгән, хәер, анда Казандагы тарихи "Черек күл" дә кермәгән
19 биттә "Аи календаре" дигән мәкаләдә “Ай елы (һижри ел) Кояш елыннан 11 тәүлеккә кыскарак" дип кистереп әйтелә. Хәлбуки. Ай һәм Кояш календарьларында, еллармын гади яки кәбисә ел булуына карап, ел озынлыгындагы аерма да үзгәрә Кояш календаре елы гади, ә Ай календаре елы кәбисә ел булганда аерма 10 көн тәшкил итсә. Кояш календаре (шәмсия) елы һәм Ай календаре (камәрия) елы икесе дә гади яки икесе дә кәбисә ел булганда—II көн. шәмсия елы кәбисә ел булып, камәрия елы гади булганда исә аерма 12 көнгә житә. Күрәбез ки. Сүзлектә төгәлсезлек киткән. Гомумән, календарьлар мәсьәләсендә күбәүләр буталалар Һижри календарьдагы гади һәм кәбисә елларнын үзенчатекле чиратлашуы турында, мәсәлән. хажи Абдулла Дубин күп кенә мәкаләләрендә бер үк ялгышны кабатлый “Чамасы чамага гуры килсә ярый безгә—каткан тезгә" дигән кол философиясеннән үк килә торган ачы хакыйкать бу
Сүзлек фарсы календаренда нәүрүз (яна ел) бәйрәмснен 20-21 мартларга гуры килүен искәртә, хәлбуки кайбер чыганакларда монын 21-22 мартларда булуы әйтелгән. Боларнын кайсына ышанырга’ Мәгълүм булганча. нәүрүз бәйрәме язгы сәвии вакытында, ягъни язын көн белән төн озынлыклары тигезләшкән мизгелдә үткәрелә Тикшеребрәк карасак, язгы сәвиянек гадәттә 21 мартка төшүен, сирәк кенә 22 мартка һәм тагын да сирәгрәк 20 мартка туры килүен ачыкларга мөмкин Шуиа күрә югарыда күрсәтелгән вариантларның икенчесе дөреслеккә якынрак дип әйтә алабыз.
Энциклопедик сүзлектә Казандагы “Казаков мәчете 1975 елда сүтелде" диелә Юк. сүтелмәде, эвфемизмнарсыз" гына әйтсәк, жимертелде ул. Хәзерге вакытта без анык нигезләрен таптан йөрибез Шундагы татар зираты да кин Татарстан урамына түшәгән асфальт астында калды Мондый зиратлар Казанда әллә ничәү Ихтимал, киләчәк заман археологлары алардагы газиз сөякләрне казып чыгарыр әле.
Архитектура истәлекләренең адресы (урамы—исксчә һәм янача исеме белән, аннары бүгенге йорт номеры) күрсәтелгән булса яхшы булыр иде Мәсәлән, Сү злсктә Казанда! ы икс катлы Мулдин иортынын татар сәүдәгәрләре өчен гадәт тан буенча төзелгәнлеге әйтелә, ә күпчелек укучыга ул истәлскнен каЯлалыгы нәмәгьлүч| булып кала йортның адресы сәүдәгәр Б Ф Мудлин турындагы белешмәдә дә әйтелмәгән
Абруйлы белешмәдә татар күнелснә бик якын булган “Ослан ганы ( Аслан пгвы") турында мәгълүмат эзләдем Югары Ослан. Түбән Ослан авылларыннан башка нәрсә күнә чалынмады. Ә Ослан безнен өчен бггк күренекле һәм күрекле нәрсә бит Бу гау башыннан караганда, бөтен Казан уч тобендәгедаи җәелеп яга диләр 1918 елнын көзендә Кызыл гаскәр артиллериясе аклар кулында калган Казанны шушы таудан утка тота Тупка тотканда Ульянов Ленин күрсәтмәсе нигезендә эш итәләр, ә анын исеменнән сугылган яшерен телеграммада Шәһәрне кызганмаска" (“Город не жалсть") ДИЛ язылган була Ленин бабай бу телеграмманың оригиналын юк итәргә боерган булса ла. тарих мөһим документны казандылар хәтерләсен өчен саклап калган... Ослан тавы турында игътибарга лаек башка фактлар да җитәрлек Чәгга анын атамасынын килеп чыгышы турында ла сүз кузгатырга
Ю. .к V
мөмкин булыр иде. Русча чыганакларда мин "Ослан (яки Услон) тавы" дигән атама очратмадым (дөрес. Афанасий Никитин сәяхәтнамәсендә "Услан" дигән атама телгә алына, ләкин комментаторлар аны Әстерханнан төньяктарак Идел дельтасында урнашкан торак пункт дип фараз итәләр), ә русларда Ослан тавы "Соколиная гора” дип аталган бугай. Монысы да тарих өчен кызыклы, чөнки борынгыда Казанда шонкарчылар да булган, ә шонкар биек тауларда оялый... Электә рус патшаларына хезмәт иткән шоңкарчыларның татардан булуы да расланган факт.
Сүзлектә терминологиягә багышланган кыска гына белешмә һәм "Терминологик сүзлекләр" турында махсус мәкалә бар. Беренчесендә терминологиягә билгеләмә бирелә дә. русча-татарча терминологик сүзлекләрнең кайберләре санап чыгыла (әмма төзүчеләре телгә алынмый), аннары терминологиягә кагылышлы хезмәт авторлары күрсәтелә. Алар арасында К. Насыйри. Г. Ибраһимов кебек бик могьтабәр исемнәр дә бар. Бүгенге терминология мәсьәләләре, мәсәлән. Ф Фәсиев. И Низамов һәм бигрәк тә тирәнгә төшкән Р. Әхмәтьянов хезмәтләрендә яктыртыла. Аерым хезмәтләр һөнәрчелек терминнарын туплауга карый. Болар барысы да бик мөһим, әлбәттә. Ләкин "практик терминологлар" нигә онытылган? Химия терминологиясен эшләүгә һәм гамәлгә куюга зур өлеш керткән Гыйлем Камайлар. Галимҗан Дистановлар. физика терминологиясен фәнни нигезгә корган Мөхәммәд һәм Мәхмүд Галиевләр. география терминологиясен эшләгән 3. С. Дусаевлар һ. б.лар нигә онытыла? Асылда без менә шул могьтабәр затлар төзеп биргән фәнни телдә сөйләшәбез, мәктәпләрдә белем алабыз бит. Аларның бу өлкәдәге хезмәте регистраторларныкыннан югары бәяләнергә тиеш. Галиевләрнең һәм Дусаевнын исә сүзлеккә аерым теркәлергә дә хокуклары җитәрлек.
Тагын бер нәрсәне искәртәсем килә. Энциклопедик сүзлек бер үк фән тармагына караган һәм төрле елларда нәшер ителгән терминологик сүзлекләрне гадәттә беренче, икенче, өченче.. басмасы дип күрсәтә. Ә бит аларнын кайберләре бөтенләй башка авторлар тарафыннан, тулаем бүтән принципларга нигезләнеп төзелгәннәр, шуңа күрә аларны бер ук китапның төрле басмалары дип санау белән китешеп булмый. Күптомлы энциклопедиядә моңа махсус игътибар ителсен иде.
Заманында үзем тәкъдим иткән бер төркем терминнарны "Татар энциклопедия сүзлеге"ндә күргәч икеләтә куандым. Беренче чиратта мин фарсы телендә юклыкны белдерүче "на", "нә” алкушымчасы ялганган берничә терминны күздә тотам. Татарстан китап нәшриятында фән-техника әдәбияты редакторы булып эшләү дәверемдә мин әйләнешкә төрле фән тармакларына (физика, астрономия, химия, биология, география һ. б.) караган йөздән артык мөһим термин, шул исәптән дистәләрчә үсемлек атамалары кертеп җибәрә алдым. Бүген менә шуларнын байтагы энциклопедик сүзлегебезгә теркәлгәнен күрәм.
Чыннан да "нәевклид геометриясе", "нәорганик химия", "нәсызыкча" (нелиней- ныи. -ная. -ное) кебек терминнарны уйлап чыгаруым һәм беренче тапкыр практикада куллануым белән горурланам да кебек. Бу терминнар очраклы табыш түгел, шактый уйланулар, эзләнүләр нәтиҗәсе иде. Ә ' Татар энциклопедия сүзлеге"нә алар энциклопедияне редакцияләүдә катнашкан тел һәм борынгы әдәбият белгече Ф Фәсиев үтенече белән мин төзеп биргән терминнар исемлегеннән барып кергәннәр дип аңлыйм. Ни кызганыч, принципта яңа терминнарның авторы энциклопедиячеләрнең күбесенә билгесез булып калган (бу хакта минем энциклопедиянең җаваплы мөхәррире Г. Сабиржанов әфәнде белән дә телефоннан сөйләшкәнем булды). Моны кайдадыр язып та чыккан идем. Ә менә "нәсызыкча” терминына килгәндә. Ф. Фәсиев белән сөйләшкәндә монда басымны күрсәтү зарурлыгы турында да сүз булган иде. Бу очракта “нәсызыкча" сүзендә басым өченче иҗеккә төшә ("Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"нә теркәлгән "сызыкча" сүзендәге кебек!). Кызганычка каршы. "Татар энциклопедия сүзлеге"ндә басым ялгыш күрсәтелгән булып чыкты (соңгы иҗеккә төшкән итеп бирелә). Шул ук аңлатмалы сүзлеккә кергән сызыкча сүзенен мәгънәсе бөтенләй башка—ул кыска сызыкны, дефисны белдерә: ягъни, сүз төркеме буларак, исемнәргә карый. Мондый пөхтәсезлекне аклап булмый (нәмөмкин!), аны аңлатып кына була.
Сонгы терминның мәгънәсе зиһенгә тиз генә барып ук җитмәгәнен күргәч.
шикләнеп гә куя башладым Илектән килгән "сызыкча " терминыннан баш тартып, “сызыкчы.! һәм "нәсызыкчыл" сүзләрен тәкъдим итсәм. ничегрәк карарлар микән дим Ал арны кабул иткән очракта укучынын буталу ихтималы юкка чыга басым белән баш катырасы да булмаячак Гомумән, "чыл" суффиксынын потенциалы, ягъни мөмкинлекләре шактый (беренчел, икенчел. һәм хәтта “ленинчыл", “сталинчыл". “советчыл", "партиячел- сүзләре монын өчен безгә унаи жиртек әзерләгән дияргә була). Мәсәлән, "квадратичныи" сүзе катнашкан бер дистә русча математик терминны "квадратчыл (программаташтыру. функция, хата һ б)" рәвсшенлә биреп булыр иле сыман
Хәтерлим. Ф Фәсиевкә биргән исемлеккә русча "обтекдние терминына тәнгат итеп "ягалау" сүзен лә язып куйган идем Анысын сүзяекчсләр ошаткан нардырмы- юктырмы—белмим. Әйбәт, халыкчан сүз үзе. эш практикамда (аэродинамика турында сүз барганда) мин аны куллангаладым
Сүзлектә Казандагы яна "Мәдинә" мәчстенен манарасы икс балконлы диелгән. Балконын балкон инде, ләкин ул шәрәфә һәм мәэззәнә балконы яки мәзззәнәдип атала бит Аннары Мәржани мәчетенең мәэзэәнәсс "челтәрле металл койма белән әйләндереп алынганлыгы" турында укыйбыз Бу очракта "койма" сүзе яран бетмәс, аны "тимер рәшәгкә" дип алу дөрес булыр (“тимер" сүзе метал мәгънәсендә дә Йори). Мондый рәшәткәне (парапетны) тагы пәнжәрә дип тә атарга момкин бугай, ә тагар диалектында аны бик матур сүз белән "керфек" диләр
Байтак кына үлән-үсемлек исемнәренең татарчасы Сүллектә искиткеч күркәм шәхес Р I Иванованын “Словарь-справочник по флорс Татарим" китабы буенча бирелә. Хәтерлим, бу китапны матбугатка әзерләгәндә үлән-үсемлекләрнең гатарча исемнәрен табу жннсл эш булмаган иле Автор ирләчендә бик күп чьианлкларны табып актарырга, төрле халыкларда иори юрган үсемлек атамаларын чагыштырырга гуры килде Монда беренче чиратта география укытучысы М X Галиәкбәровнын язмаларын. Р Г. Иванова кебек үк тырыш галимәбез Н Б Борһанованым хезмәтләрен искә аласым килә. Энциклопедик сүзлектәге Терминология" мәкаләсендә адарнын фамилиясе телгә алынырга тиеш иле дип уйлыйм, чөнки алар гади регистратор гына булып калмыйча, терминнарны системага алу һәм аеруча кулайларын кулланылышка тәкъдим итү белән шөгыльләнгән практиклар да әле. Фәнни терминологияне аякка бастыруда нәкъ менә шундый фнлакарь эзләнүчеләрнең роле зур. Сон булса да. аларга тиешле бәяне бирә белсәк иде. Анарны санлау һәм олылау тиеш
Күптәй түгел Мәскәүлә А. II Дьячснконын "Сповирь авторскнх герминов. пони иш и названий" дигән белешмәсе дөнья күрде (М. ИК// "Академкнига". 2003). Ьу китапта авторлары тәгасн ачыкланган яки хәгта якынча гына билгеле булган 3700 дән артык термин, төшенчә һәм атамалар тупланып, аларга кыскачп аңлатма бирелгән Китаптан фән теленен тарихы буенча кызыклы мәгъ1>м.п аласын. Бәлки киләчәктә бездә лә бу тема белән шөгыльләнүчеләр табылыр? Аларга татар дөньясында да материал җитәрлек дип уйлыйм Ьср у найдан "ут күршеләребез" башкортларның фәнни терминологиясен күзәтеп бару файдалы булыр ндс Мин. мәсәлән, башкорт дусларның ничә еллар буена татар терминологиясендәге табышларны дәшми-тынмый гына үзләштереп баруларына ышандым Әзер бит- кил га Йог
Энцнмонслик сүзлегебез кулланылышка тәкъдим иткән термин һәм атамалар күп. мин аларнын барысын да күрен бетердем дип тә әйтә алмыйм Яна терминнарның ошаганнары, күңелгә хуш килгәннәре унышсызларына карапшла күбрәк Мәсәлән, шәһәрлек сүзе өлгесе буенча ясалган авыллык сү «ен зарури ихтыиж аркасында туган дип санарга кирәктер Дөрес, русча "стояика мапагәссндәге торулык сүзе калакны сагайта Өстәвенә энциклопедик сүзлек ү кг дә аны тотрыклы кулланмый, мәсәлән. “Красиан минка туктаулыгы дигән неологизм да очрый (360 бит) Хәзинәбездә электән үк булган торлак һәм утрак сүзләрен эшкә жигеп булмыймы?
Сүхтск редакторлары каршында һич тә көтелмәгән проблемалар да килеп баскан очраклар күнә чалынды Менә туларның берсе
10*
Сүзлекнен русча версиясендә. 432 биттә “Первый всеросснйский мусульманский съезд" һәм "Первый всеросснйский съезд мусульман" дигән ике аерым мәкалә бар Бу корылтайларның беренчесе (легаль булганы) 1917 елга карый, икенчесе (легаль булмаганы) 1905 елда ук булып үткән. Боларны татарчада ничек бирергә'’ Бер-берсеннән ничек аерырга?
“Татар энциклопедия сүзлеге" болай эшләгән: 1917 елгысын “Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае" дип. ә икенчесе “Бөтенроссия мөселманнарының беренче съезды" дип атаган (122 бит).
Әгәр алар, бу корылтайлар, үз заманнарында татар тарафыннан шулай исемләнгән булсалар бер хәл булыр иде. Ләкин мин. әйтик. 1905 елгы корылтайның татар матбугатында һәм татарча документларда "съезд" дип аталганына ышанып бетә алмыйм. Дөрес, бу хакта махсус эзләнергә мөмкинлегем булмады, ләкин минем Йосыф Акчуранын "Гаяз әфәнде" дип исемләнгән мәкаләсендә “Русия мөселманнары итгифакынын өченче жыены" дигән атамага тап булганым бар Мәкаләдә “Бөтен Русия мөселманнары иттифакьГнын 1906 ел 16-20 августында Мәкәржәдә (асылда Нижний Новгородта. Нижгарда) үткәрелгән өченче корылтае телгә алына. Ихтимал, ул заманнарда съезд ише нәрсәләрне жысн дип атаганнардыр Объективлык хакына түбәндәгеләрне дә өстәп әитмичә булмый: 1914 елның гыйнвар башында чыккан “Ил” гәзнтендә 1913 елнын 23 декабрендә Петербургта Русия мөселманнарының беренче съезды ачылуы хәбәр ителгән. Күрәбез ки. татар матбугатына ул заманнарда русча съезд сүзе инде ят булмаган икән...
Мәгълүм ки. безнен күпчелек тарихчыларыбыз рус телендә яза. хәтта татарча чыккан китаплары да еш кына аноним тәржемәчеләр тарафыннан ана телебезгә күчерелгән була. Кызганыч, әлбәттә, ләкин бу шулай. Революциягә кадәрге татар һәм гомумән мөселман корылтайларын һәм җыеннарын съезд дип атау шулардан киләдер сыман. Әгәр диссертацияләрен ана телендә язып, татар телендә яклап гыйльми дәрәжә алган булсалар, бу галимнәребез татар терминологиясенә дә өлеш керткән булырлар иде югыйсә.
Кыскасы, минем фикерем болай. Нигә әлеге атамаларны "Мөселманнарның беренче бөтенрусия корылтае" һәм “Беренче бөтенрусия мөселманнары корылтае" (яки жыены) дип аермаска? Искәртеп китик: сүзлектә "Беренче бөтендөнья татар конгрессы" дигән мәкалә бар. ягъни мин принципта яна "өлге" тәкъдим итмим, бүген кулланылышта йөргән “калып"ны гына искә төшерәм
Һәрхәлдә, конкрет бу очракта "корылтай" һәм "съезд" сүзләре белән фокус - покус ясаунын кирәге юк иде. Тип-тигез жирдә дә абынмыйк инде.
“Казан утарлары" мәкаләсендә “Казан сарае идарәханәсе" дигән атама очратабыз. Беренчедән. “Казан утарлары" сүзенен “Казан дачалары" мәгънәсендә кулланылганлыгын әйтеп китик. Дачалар Казан воеводасы тарафыннан дәүләт хезмәтендәге кешеләргә бүлеп бирелгән (биләмә, жир-утарлар).
Мондый тәртип Казан ханлыгы чорында да булган, аларны “бүләк" (русча чыганакларда “беляк") дип атаганнар. Рус дәүләтендә гадәткә кергән “дача"ларнын мәгънәсе өлешчә шушы “бүләк" терминына туры килә шикелле. Р Әхмәтьянов “бүләк" сүзен “бүлеп бирелгән жир" мәгънәсендә дип анлый.
"Утар" сүзе “хутор", “усадьба". “имение". “двор” сүзләренә күбрәк тарта шикелле. Казанның үзендә дә утарлар булган (“Шакир солдат утары”. "Аланаев утары", архиепископ Гурий утары һ. б.). Аларнын кайберләре чыннан ла бүләк итеп бирелгән, һәм бу очракта, ихтимал, аларны “дача" дип тә атап була торгандыр.
Ә "Казан сарае идарәханәсе" дигәне “Казанская приказная палата" булып чыкты Казан ханы сарае белән бутамас өчен, бу очракта атаманы төгәлрәк, саграк тәржемә итәргә тырышырга кирәк иде. Ничегрәк? Мәсәлән: “Казан боерыклар палатасы" "Боерык" сүзе шушы мәгънәдә “Древнетюркскии словарь"га да теркәлгән, татарча чыганакларда "боерчы" (приказный). "боерчы бәк", "боерык иясе" кебек сүзләрнсн актив булганлыгын күрәбез. Татар теленә "палата" сүзе дә ят түгел. Сүзлекнен үзендә үк “Казан хөкем палатасы" дигән атама бар (“пулат" сүзен искә төшергәндә дә ярый). Чыганакларда бу палатаны "Казанская изба". “Казанский приказ" дип
этау да очрый, ягъни тәржемә итү өчен мәйдан шактый кин. вариантларны иркентәп сайлап алырга була.
Кайбер билгеләмәләр татар телендә гадәттән тыш катлаулы янгыраганга. алар зиһенгә барып та житми. Мәсәлән. Сүгтектә музыка өлкәсеннән "пентатоника"га түбәндәге билгеләмә бирелә (494 бит) "Биш баскычны үз эченә алган октава кысалыгындагы тавыш югарылыгы системасы" Кычкырып укып караганда, жөмләнен колакка ятышсыхтыгы аермачык сизелә, чөнки ул "музыкаль” түгел, аһәнсе) Русчасын эзләп табыйк әле (“Татарский энциклопедичсский словарь“да 430 бит) звуковысотная система, содержашая 5 ступенсй в пределах октавы" Монда ин элек "кысалыгындагы" кебек мәзәгрәк сүзлән котыласы бар Монын өчен аны “чикләрендәге' сүзе белән алмаштыру да житә Әмма әле барыбер татар укучысы өчен анлаешлы билгеләмә килеп чыкмый "Октава чикләрендә биш баскыч авазны эченә алган төрле югарылыктагы тавышлар тезмәсе" дигәндә ничек?
Тәржсмәлә алга таба ла чатаклыкка юлыгабыз Русча текстта сүз башка төрле тавыш югарылыгы системасы куллану турында бара, ә татарчада “башка тавыш югарылыгын файдалану" диелгән.
Сүз дә юк. бу—шактый авыр очрак һәм мондый халләрдә музыка белгечләренә мөрәжәгать итеп, галирәк аңлатма сорарга да мөмкин булыр иле дип саныйм Нигә русча текстка ябышып ятарга'’
Сүзлектә русча “потомственный почетын гражданин" термины озын һәм катлаулы иттереп, “нәселдән күчкән шәрәфле граждан" дип алына (мәсәлән. 174 биттә. “Ишморатов Габрахман Әхмәт улы" турындагы мәкаләдә) Татарча китапларда күшән очрый торган алынманы исебезгә төшерик: “нәселдән килгән шәйх" мәгънәсендә шәйх и мирасы сүзе кулланылган Бу очракта ла шәйх статусы генетик туганлык буенча, мәсәлән, атадан угылга күчкән була Димәк, әгәр дә без “мирасн шәрәфле граждан" сүзен куллансак. Америка-мазар ачмыйбыз, хәзинәбездә булганны гына зшкә жигәбез
“Гасыр" яки “йөз" сүзләрен ничек һәм кайда, кайчан кулану турында бәхәс куертасым килмәсә дө. бер-ике сүз әйтми булмастыр Әлбәттә, "йөз" сүзен, исемләштсрсп. “гасыр" мәгънәсендә куллану татар телендә электә дә булган Башта ул сөйләм гсленлә очрый башлагандыр сыман Мәсәлән. Каюм Нлсыйри архивында сакланган иске елъязмада мондый сүзләрне укыйбыз “Мен сигез йөзнен ун икенче елынлн паспортның пушнәсс (ягъни пошлинасы) алты сум булды" Тик шулай да "йөз" сүзе артык күп мәгънәле һәм фәнни текстта "гасыр" сүзен алмаштырып бетерә лә алмый "Урта йөзләрдә казакъларда урта йөз (жүз) кабиләләр берләшмәсе булган" дип сөйләргә һәм язарга? Яки. фараз иттек, киләчәктәге яки хәтта милилига кадәрге туксан тугызынчы, йөзенче гасырларны телгә алырга туры килсә, ошбу әдәбиятчылар аларын ничек дип атарлар иде икән? "Туксан тугызынчы йөз" * “Йөзенче йоз"? Менә шушында Г Тукайнын яшь аралаш “Шул гаҗәп ннк бу егерменче гасырда йоз дә юкГ дип сүз уйнатуын искә төшерсәм дә ярый Шагыйрь күнеле егерменче гасырыбызның чырайсыз һәм кимчелекле булачагын сизенгән
Сүзлек редакторлары “гасыр" дигән сүздән котылырга бик-бик тырышсалар да. аерым очракларда аны чүпләп, текегны “чистартып" ук бетерә алмаганнар Миннегулов Хатыйп турындагы белешмәдә "урта гасыр татар әдәбияты киткән Хәер, болар "вакгин вак" нәрсә, мондый факт психологик яктан гына мәэәтрәк тоела—бу очракта без үзенә бер төрле "әдәби жаргон“мын чын. конкрет, төгәл Мәгънәле термины туры килгән саен кысрыклавын, рәнжегүен күзәтәбез
"Мвселман-сөннилөр“ме, атлә “сөнни мөселманнармы'»" Икенчесе дөресрәк, чөнки сөнниләр, урыс әйтмешли, “по опрелелснию" мөселман инде Ә мишәрләр турындагы мәкаләдә алар "мөселман-сонниләр” дип язылган. Әстерхан татарларына ла шундый ук характеристика бирелә Бу—русчага иярү генә түгел, гомумән, башка дин тотучылар күзлегеннән карау бәласе Татарча текстта әлеге этник төркемнәрне сөнниләр дип атау да житә
“Нүкәр" сүзснеи теркәлүе бик аңлашыла (473). Ләкин жәя эченә аным язылыш вариантларын (ногер. нукер) бирү генә жнтмәсгср. аларын ла аерым теркәп Сүзлектә кабу I итс/иән төп формага юнәлтергә кирәк иде. чөнки тарихи текстларда әзете вариантлар ешрак га очрый шикелле.
Мондый юнәлтү алымы Сүзлектә, әлбәттә, кулланылган (мәсәлән. "Плано Карпини" да. “Карпини" да бар һәм беренчесе икенчесенә юнәлтә). Бу алымны күбрәк кулланганда ярар иде.
Татар фамилияләренең азагында -ев яки -ов кушымчасы язу мәсьәләсе әлегәчә ныклап хәл ителмәгән килеш. Мәсәлән. 1999 елда басылып чыккан “Татарский энциклопедический словарь"да М И Махмутов фамилиясе жәя эчендә, татарчалаштырылып. “ Мәхмүтов" дип бирелгән булса да. "Татар энциклопедия сүзлеге"ндә (2003) инде Мәхмүтев дип теркәлгән. Галимә Л. Т. Мәхмүтованың фамилиясе дә шундый ук эволюция кичергән. Бәлки алар, бу шәхесләр, паспортларын яңартканда фамилияләренең татарча язылышын шулай үзгәрткән булганнардыр—монысын белмим. Мина калса, -ев ялганды ни дә, -ов ялганды ни—икесе дә рус кушымчасы бит. Хәер, бәлки, -ев ялгауга да ияләнер идек, чөнки гасырдан гасырга кыен ашаган татар бәндәсе күнекмәгән нәрсә дөньяда юктыр шикелле. Әмма һәр татар баласына диярлек кагыла торган мондый кагыйдәне рәсмиләштерергә, гавәмгә игълан итәргә кирәк бит Янә шунысы ачык: бу мәсьәлә бер селтәнүдә генә хәл ителмәячәк.
Казанда тарихи "Адмиралтейская слобода” булган (совет чоры елларында ул берара "Кызыл Армия бистәсе" булып та йөри). Сүзлекнең татарча вариантында анын төп атамасы итеп "Бишбалта" алынган. Сонгы вакытларда чыганакларда "Адмиралтия бистәсе" дигән атама очрый башлады Шунысы кулай булыр төсле, чөнки, термин буларак. “Адмиралтия конторасы” кебек төшенчә дә очрый, аны "Бишбалта конторасы" дип алып булмаса кирәк. Гомумән. "Бишбалта” төшенчәсе күнелгә бик якын тоелса да. топографик төгәллек хакына, фәнни текстта аны "Адмиралтия бистәсе" белән бутамаска кирәк дип уйлыйм. Бишбалта—шул тирәдә булган борынгы татар авылынын исеме, карталарда ул Адмиралтия бистәсенең кечерәк кенә бер өлешен алып тора. (Ул тирәнең картасы, мәсәлән. М. С. Глуховнын “Казанский ретро-лексикон"ында бирелгән. 2002) Кыскасы, бу очракта "Бишбалта" атамасы тарихи чынбарлыкны чагылдырмый, атамадагы төп информация югала.
Мәскәүдәге "Тылмачлар бистәсе" энциклопедик сүзлеккә теркәлгән-теркәлүен Ләкин “тылмач" сүзенен үзен аерым да теркәргә һәм тарихта эз калдырган мәшһүр тылмачларыбызны атап күрсәтергә кирәк иде дип уйлыйм. Ни өчен дисезме? Чөнки Европа телләренә дә үтеп кергән борынгы "тылмач” сүзе "тәржемәче”/"тәржеман" (переводчик) сүзеннән үзгә XVIII гасыр юридик документларында бу терминнар мәгънә ягыннан аерыла. Мәсәлән. 1770 елда Уфа провинциясе канцеляриясенә коллежский регистратор дәрәжәсендә елына 80 сум хезмәт хакы белән бер тәржемәче (переводчик) һәм елга 25 сум хезмәт хакы белән өч тылмач билгеләнгән. Тылмачлар сөйләшүләр вакытында телдән тәржемә итсәләр, тәржемәчеләр исә язма текстларны тәржемә кылганнар. "Тылмач" сүзе шушы мәгънәсендә немец теленә дә кергән, венгр теленә дә алынган.
Рус патшаларының ярлык-грамоталарын татар теленә Мәскәүдәге Илчелек приказында (каниелярисендә? диванында? боерыкханәсендә?) эшләүче татарлар тәржемә иткәннәр Алар гадәттә Касыйм. Темников (Төмән) һәм Романов өязе татарлары булган. 1689 елда илчелек приказы штатында исәпләнгән татарчадан тәржемә итүче тылмачлардан дистәләрчә кешенен исем-фамилияләре билгеле. 1723 елда Петр патша әмере буенча Казан татарларыннан 23 кешене Иранга (хәзерге Әзәрбайжанга) тылмач итеп жибәргәннәр (Татар әдәбияты тарихы. I том. 1984).
Тылмач булып эшләүчеләр арасында тарихыбызда эз калдырган шәхесләр дә аз түгел. Күренекле галим һәм педагог Хәлфин Сәгыйть Хәсән улы Казанда адмиралтия конторасында тылмач булган. Болгар каберташларындагы язуларны русчага тылмач Йосыф Ишбулатов һәм Сүнчәләев Кадермөхәммәд тәржемә иткәннәр (1722). Шәрыкка сәяхәт итүе белән мәшһүр Гобәйдулла Әмиров та Оренбург чик буе комиссиясендә тылмач булган. Мәхмүтов Илеркәй—Емельян Пугачевнын тылмачы Мәгърифәтче, рәссам һәм нашир Әмирханов Рәхмәтулла Казаннын татар ратушасында тылмач булып торган. Бикчурин Мирсалих Мирсәлим улы 1865— 1873 елларда рус армиясенен Урта Азиягә походларында тылмач сыйфатында катнаша. Тылмач Бикчурин Минлиярнын (1740—1821) коллежский советник
151
дәрәҗәсенә тикле күтәрелгәнлеге мәгълүм. Бу исемлекне әле тагын ләвам итеп булыр иле
Мин боларны энциклопедик сүхтектә. татар урысчаны су кебек эчкән бер заманда, бүгенге уртакул тәрҗемәчеләргә игътибар ителеп тә. әүвәлге тәржемәче- тылмачларга әһәмият бирелмәгәнгә күрә генә язам
“Сөрән" сүзенсн (578 бит) борынгы төркичәдәге беренчел мәгънәсен теркәгәндә дә яхшы булыр иде ("сугышка өнләп кычкыру").
Сүзлектә “Диния нәзарәте"нә (202 бит) аңлатма юк. авторлар укучыны -Милли Идарә" мәкаләсенә генә юнәлтәләр. Ә анысына күз салсак, ул да әлеге төшенчәне ачмый, нәзарәтнең Милли Идарә составына кергәнлеге генә күренә Ихтимал, башка мәкаләләргә юнәлтү кирәк булгандыр.
XIV—XV гасырларда Наручатта (хәзерге Пенза өлкәсе. Наровчат авылы исеменнән) сугылган бик үзенчәлекле һәм халыкта “нурчат" дип аталган озынча акчалар һәм бизәнү әйберләре турында мәгълүмат Сүзлектә күзгә чатынмалы. югыйсә бик кызыклы факт бит. ә “нурчат" сүзе, мәләкәсләр, писмәннәр. минзәләләр шикелле, әллә ничек колакны назлаган кебек Кырыкмаса кырык хатаектан оешкан тагар бу сихри сүзләрнен яшерен мәгънәсен тоемлый да кебек, анлатып кына бирә алмый
XV гасыр урталарында Әстерханда. Кырымда сугылган озынча формалы акчаларны халык әжгәрәй дип атап йөрткән (Хаҗи Гәрәй исеменнән бозып ясалган сүз). Кайбер чыганакларда Болгарда сугылган озынча акчаларнын ла әзгәри (әтгарн) дип аталуы искөртслә. Сүзлектә болары турында ла аерым мәкалә күрмәдем
Хәзерге химия терминологиясендә "оксид" термины кабул ителгән (окись түгса. 475 бит) "Закись”. нсдоокись". "перекись" кебек сүзләр дә фәнни хезмәтләрдә бик очрамый бугай инде.
Гайса (Гайсә. Иса) турындагы белешмәдә “Троииа" (“Триада") мәгънәсендә “Өчлелек" термины кулланылган Искәртеп китик: татарчага күптән тәржемә кылышам “ИнжшГдә “Изге Өчле" сүзе кабул ителгән, ә керәшеннәр үзләре аны "ТроЙсын" да диләр
“Кәнсәләр" сүзенә карата (560 биттә очрый) Әйе. гали сөйләм телендә андый сүз бар (иде). Ул “канцелярия" сүзен имгәтү" нәтиҗәсе Бу “инвалид" сүз. сөйләм теленнән икәнлеге искөртслеп, “Татар тслснсн аңлатмалы сүзлеге"нә теркәлгән теркәлүем, ә "Татар тслснен диалектологик сүзлсге"ндә анын үзенә күрә “берлек формасы"—“кәнсә" сүзе лә “елмаеп тора" Әмма Энциклопедик сүзлек талымсызлык күрсәтмәскә, гади, түбәнрәк сөйләм алдында “йөгенмәскә , тез чүкмәскә, вакланмаска гиеш. анар затлылык, аристократизм гына килешә
"Шәрскъ" дип язу да яна нәрсә түгел, күп еллар буена ул “шәрык" язылышы белән тмнычлы-тынычсыз яшәп килә, ләкин асылда "шәрскъ" язылышы транскрипциянең бер төре генә бит Әйтик, кайчагында "Мохәммә.г урынына, гарәпчә яңгырашка якынлаштырып. "Мухәммад” дип тә язгалыйлар Анысы да татарча язу түгел, фәкать транскрипцияләргә омтылыш кына Кызганыч, каләм әһелләре транскрипция алымын милли язылыш дип еш буталалар (Русча да, әгәр “заяц" сүзен транскрипцияли башласаң, пылт итеп “заснъ килә дә чыга.)
Сүзлектә Н Ильминский турындагы “тешсезрәк" мәкаләдә “шарскызггьче" дип язуга да тап булдым Монысы инде артыкка җибәрү, валлаһи' Татарны чукындырсаи (Ильминскийлар әйтмешли, “чумылдырсан") да уртадагы с авазын йогып калдырачак лабаса. Бу очракта “шәркыйәтче" дип язу искиткеч әйбәт буласы
Латин графикасына күчә алсак, тешкә тия торган "шәрск"ларлән дә, шәрыкләрдән лә. шәт. котылыр идек
Сүзлектә • крәстиин" язылышы кабул ителгән. Мина калса, татарча V белән русча "я" бу сүтә үзара сыеша алмыйлар. “Крәстиән дип язарга һәм вәссәлам Укылышта барыбер “й" авазы ишетелә м
“Олугъ" дип язу да сәер тоела Калын “у" сузыгыннан сон тагар к.пын “гъ* авазын әйтәчәк. “Угълы" дип язганда да русмын калынлык билгесе артык, безненча
Сүзлектә “водная растителыюсть"—су үсемлекләре, ә нодроелн суүсемнәр Татарчада болар бераз бугала, албәттө. Бу—кыен очрак һәм кичәге герчинологлар
мондый “су асты ташларын" алдан күреп бетерә алмаганнар, югыйсә гарәпчәдән кергән нәбат/нәбатат сүзен, шәт. читкә тибәрмәгән булырлар иде (нәбате маи—су үземлекләре). Бәлки хәзергә кыен очракларда жәя эченә “флора" сүзен остәү ярдәм итеп торыр? Ә бәлки монда “үсенте" сүзен кулланырга ярар? (Анын “заросль" мәгънәсе 1931 елгы “Татарча—урысча сүзлек”кә дә теркәлгән.) Бер уңайдан шуны да әйтеп китик: ''үсемлек” сүзе, термин буларак, узган гасырда гына әйләнешкә кергән, "суүсем" турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Ә русча “растение" терминына килгәндә, әле XIX гасыр урталарында да. “растение" сүзе белән бер үк вакытта "прозябаемое" сүзе дә кулланылышта булган.
“Сүрә" терминына артык гомуми аңлатма бирелә һәм ул төшенчәне ачып бетерми. Сүрәләрнең формаль рәвештә озын, уртача һәм кыска сүрәләргә бүлеп йөртелгәнен әйтү белән чикләнмичә, аларны Мәккә һәм Мәдинә чорларына караганнары булуы, шигыйларда. мәсәлән, өстәмә 115 нче сүрәдә гамәлдә йөргәнлеге турында мәгълүмат бирергә кирәк иде. Соңгысы татар өчен аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер кулъязма ривайәттә Казан ханына Коръәндәге ниндидер “Алла Гали" сүрәсе булуы турында хәбәр китерәләр. Куфи язуы белән язылган хәбәр сөнни мәзжәбтәге Казан ханынын ачуын чыгара. Бу ривайәттә ниндидер реаль вакыйга чагылса кирәк. Ихтимал, тарихчыларыбыз ул вакыйганың кайсы хан заманында булуын да ачыклый алырлар иде.
Сүзлекчеләр “айәт" язылышын кабул иткәннәр. Бу сүзнен гарәпчә күплек формасы “Гарәпчә—татарча—русча алынмалар сүзлеге"ндә “айат" рәвешендә бирелә. Болар, әлбәттә, бер-берсенә комачауларга мөмкин, ләкин шулай ла татарчада “айәт" язылышын кабул итү кулай. Бер унайдан “ривайәт". “хикәйәт". “әкийәт" язылышына күчү турында да уйларга була. Алланың рәхмәте инеп. латин хоруфаты кертелгәнне көтеп ятмыйк, хәрәкәттә—бәрәкәт, дигән.
Мәсәлән, металлны нәфис эшкәртүгә кагылган бер мәкаләне алыйк (422 бит). Анда без “басма" (штамповка? тиснение?). “кырлау" (огранка? инкрустация? әдепләү. кайма тоту?), “чоку" (чеканка?), “уемлау" (гравировка?) кебек бер төркем терминнарны очратабыз. Күрәбез ки. терминнар татарчада бик якынча бирелгәннәр, мәгънәләре томанлы, сүзлекнең русчасыннан башка аларны аңлап бетереп тә булмый.
Әйтик, нигә штамплау яки калыплау сүзеннән куркырга? Ә “басма" термины конкрет бу очракта русчада да “тиснение"гә тәнгәл. һәм аны шул мәгънәдә кулланырга иде. "Басма" сүзе һәм юка металл табакларга рельефлы бизәкләр басу ысулы руска татардан кергән дип уйларга нигез бар. Мәсәлән, руслар чиркәүдәге көмеш әйберләрне басменный дип атаганнар, иконаны бизи торган юка көмеш каплама (кыса) да басма дип йөртелгән Вл. Даль сүзлегенә теркәлгән басман сүзе (патша сарае яки казна ипие) дә шушы "басма" сүзеннән булырга тиеш. М. Фасмер бу ипигә келәймә басылган булгандыр дип фараз итә.
Гравировка ысулы да “уемлау" да “уемлау" (миндә “уеплау" формасы теркәлгән булган, бәлки, ялгышканмындыр?) гына түгел, чөнки бизәкләр калкытып эшләнергә дә мөмкин, электр (гальваник. Каюм Насыйрида—“галфания") ысулы да бар Гомумән, терминологиябездә, халыкчан "уемлау" яки "уеплау" сүзен саклаган хәлдә, "гравер", “гравюра", "граверлау" сүзләрен дә ташлап булмас дип уйлыйм.
Сүзлектә кулланылган "кырлау" терминын исә ювелирлык эшендәге “огранка"га калдырыйк, чөнки инкрустация дип аңлаганда да металл эшкәртүгә анын туры мөнәсәбәте юк. Өстәвенә ул кул эшендә әдепләү. кайма тоту, тирәләү мәгънәсендәге термин буларак бик билгеле. Телчеләр русча "чеканка" сүзенең төрки "чүкү" сүзеннән алынган булуын дәлиллиләр. Асылда “чоку", "чокчыну", “чуку" һәм кайбер башка фигыльләр дә шул тамырдан. Сүз бара торган очракта да “чүкү" сүзен кулланырга ярар иде (ләкин “чекинка монет" акча сугу, әлбәттә). Тимерчеләр арасында "таптау" сүзе дә йөри, ул күбрәк "ковка"га туры килә дип беләм. Әлеге мәкаләдә шуны куллану урынлы булыр иде.
Шушы ук мәкаләдә “каш кую" термины очрый, ә анын металл эшкәртүгә (хәтта "нәфисе нә дә) һичбер катнашы юк. ул—зәргәрлек (ювелирлык) термины һәм Сүзлекнең русча вариантында бу урында телгә дә алынмый. Сүз уңаеннан йөзектәге
“каш сүзенен төркиләрдә сихер ташы булып йөргән борынгы “каш” (нефрит) мәгьоаны белән генетик бәйләнешенә игътибар итик. Татар хатыннарынын “зсаштау " дигән баш киеме атамасында да күз өстендәге каш турында сүз бармый, бәлки анын энже-жәүһәрләр. тәнкәләр белән бизәлгән булуы күзлә тотыла.
“Кырлау сүзе аерым да теркәлгән һәм анын мәгънәсе инкрустация дип күрсәтелгән Шулай да монда Сүзлекнсн русча версиясендә очраган татарча “корлау " сүзе торырга тиеш түгелме икән? Ул чагында “асылташлар белән корлау"ны. акылга муафыйк рәвештә, асылташлар кую. кору, төзү-тезү мәгънәсендә дип анлап булыр иде Бер иске сүзлектә кор- тамырыннан ясалган корыну фигылен дә очратканым бар. анын мәгънәсе—тезелешү, сафка кереп басу Ихтимал, жепкыр дигән сүзнен лә асыл язылышы “жепкор" булыр ("чыбык челтәр кору-9) Корылма, коргы. корама (!) һәм кургаш (!) сүхтәре дә ана кардәш Сонгыларынын мәгънәсе чыннан да “инкрустация" алымын искә төшерә Р Әхмәтьянов борынгы гөрки телдә корга сүзенен "металл эретеп ямау" мәгънәсендә булганлыгын искәртә Борынгылар инкрустация вакытында кургаш белән ябыштыру (беркетү) ысулын кулланганнар дип уйлау табигый
Күрәбез ки. бу мәсьәлә шактый тирәнгә алып керә һәм. адашып ук калмас өчен, аны борынгы төрки-татар тел белгечләренә тапшыру хәерле Тик шунысы ачык халыкара инкрустация терминын тәмам читкә тибәрү акланмый Хәлбуки, бүгенге терминологиядә бер мөһим юнәлеш барлык халыклар өчен уртак информацион кырны баету һәм эшкәртү булырга тиеш Бу кырда (басуда, бакчада) миллилек һәм бәйнәлмиләл юнәлешләре тыгыз үрелеп барса гына унышка ирешәчәкбез, җимеш алачакбыз
Әлеге мәкаләдә “металл эретү" сүзе формаль яктан дөрес булса да. монда "металл кою" сүзе кулайрак дияр идем, чөнки "эретү” сүк металлны югары температурада каты хәлдән сыек хәлгә китерү мәгънәсенә генә тарта, ә "кою" сүзендә нәрсәне лә булса “эретеп чыгару”, “агызып алу”, "җитештерү" мәгънәсе дә тосмертәнә
Шулай да Сүзлектәге "су электр станциясе" бераз гаҗәпләндерә һич югы терминнын бер сүк татарча булсын дигәннәрме'’ Гилроэлектр станциясе гермииы аңлаешлырак түгелмени? “Гидравлика’ "гидранд" кебек сүзләр телдә тамыр жибәрзән һәм үзләшеп беткән бит Ә менә язылышка килсәк, бәлки һилро дин яза башларга да вакыт җиткәндер (һидроген. һилранлика һ б > Ә бат ки Һенрих һейне. һитлер кебек язылышларны да канунлаштырырга ярыйдыр инде (Мәскәүләге Дәүләт Думасы башбаштаклары якабыздан эләктергаләгәнчс)
Энциклопедик сүзлектә “Вилыелем (Рубрук)” язылышын күргәч тә сәерсенеп китәсен Бу да транскрипциянең бер уңышсыз мисалы инде Монда тагар өчен нечкәлек билгесснен дә, ахырда килеп кысылган "с” хәрефенен лә кирәге чамалы (бусы "башкортлык” була).
“Татар энциклопедия сүзлегс"нә ярым йортылы ". бат" (тун мяч) сүзенен ни өчен теркәлүен аңлый алмадым Ул мина бу сүзлектә очраклы бер курьез сыман гына күренде Русчасында мондый " бат" юк. ут лингвистик сүзлекләргә яисә “Чит тел сүзләре лөгате**, "Спорт сүзлеге" кебек белешмәләргә геззә керергә мөмкин
Шушында мәкаләмә нокта куйсам да ярар төсле, ләкин киләчәктә “Татар энциклопедия сүзлегс"нләге яки тулаем “Татар энциклопедиясс"ндәге күпсанлы һәм уңышлы неологизмнарны берәмтекләп тикшерүче һәм гомумиләштерүче иренмәс җан табылса, туган телебез, фәнни терминологиябез үсеше очен кочле этәргеч булыр иде дигән фикеремне тагын бер тапкыр кабатлап әйтәсем килә Объективлык С үллегебсэнсн бу өлкәдәге күркәм казанышларын аерым тнкшерүззе таләп итә.
Энциклопедиябезнең яна томнары чыкканын көтеп калабыз
Беләсезме, бәйрәмне куанып көтә белү-үэе бер бәхет бит ул'