Логотип Казан Утлары
Повесть

КӘҖӘ ЙӨРИ КЫЕКТАН


Все бабы—дуры, а мамы умные. Афоризм
"Мөгезсез үгез"...
“Ферма сыерларын урман арасындагы җәйләүгә җыеп киттеләр. Чит илдән нәселле сыерлар кайтарачаклар икән. Бу эшкә “Химполе” оешмасы үзе алынган.Колхоз да алар карамагында бит. “Квас" кына бирә торган сыерлар кайтартачакбыз диделәр, ни әйтсәң дә,“химиклар" бит—булыр, булыр. Алла боерса... Бер ай узды, ике ай. Өченче ай китте дигәндә дә. сөт урынына “квас” һәм “пепси-кола” бирә торган нәселле хайваннар күренмәде. Англиядә ящур икән, тоткарлык бары шунын аркасында гына дип шәрехләде әлеге хәлне Галәветдин Минтаһирович. Югарыда ни әйтсәләр, шуна ышанырга күнектерелгән халык “пепси" бирә торган сыерларны әүвәл бернинди шик-шөбһәсез көтте. Районның баш “химигы" әйткәч, сөт урынына сыер хайваны ничекләр итеп “пепси" бирсен инде дигән сорау белән дә үзенең башын катырып азапланмады—көтүен белде.
Ә “Мишка" кушаматлы үгезне сыерлар белән ияртеп җибәрмәгәннәр иде. Чөнки хуҗалыктагы сыерларның бердәнбер карап торган “Мишка”сы иде ул. Халык белән бергә үгез дә көтте.
Ферма бушап калгач, шәхси хуҗалыктагы сыерларның да хәле кыенлашты, чөнки моңарчы алар тагарагына да фермадан кайтып тора иде.
Көттеләр. Көтә торгач, иң беренче булып, үгезнен тәкате корыды.Житмәсә. хуҗалык сыерларының да аның янына тояк эзләре суынды; ни ашатырга аптыраган халык мөгезле эре терлекне сөт кәҗәләренә атыштыра башлады.
Бозаулар янындагы бер абзарда бәйдә торган үгез рәттән өч көн
Зиннур ХӨСНИЯР (1961) язучы. Тан ата да кич буда ", Тәгәри китте язмышлар'. “Терсәк сугышы һ. б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эи/леклесе. Казанда яши
бертуктаусыз мөгрәде мөгрәде дә. ахыр чиктә, чылбырын өзде һәм бозаулар абзарын жимереп керде.Бу вакытта фермада акылга бераз жинелрәк. ләкин элек алдынгы савымчы булган Гаифә түги ялгызы гына иде Үгезнен могрәвен өченче көн инде үзенчә башка нәрсәгә юрап йөргән Гаифә савымчы, тора-торып, ныклы фикергә килде үгезнен “җиленнәре” тутган. савырга кирәк, юкса шартлап ярылачаклар! Әнә. шундый изге нияттән үгез абзарының ишеген ачып җибәргән иде Гаифә савымчы Чылбырыннан ычкынган үгез бозаулар янына бәреп керле
Сырт сөякләре шартлап сынган айлык бозаутарны икенче көнне үтс каядыр юкка чыгардылар Шул ачудан фермага бер төркем элеккеге савымчы апалар җыелышып килеп, җинаятьче үгезнен ике мөгезен берьюлы тимер пычкысы белән кисеп аттылар. Ул таза гәүдәле, нәселле сыерга охшап калды. Гайфә савымчы аны бик кызганды, савып, хәлен жинеләитү теләге— баш миендәге бер “шаригы” салам арасына төшеп югалган тилемсә хатыннын—һаман сүнмәгән иде әле"
Кәрим фельстоннын сонгы җөмләсенә нокта куйды да. мендәр астына яшерде. Бер ферма сыерларынын юкка чыгуы турында ана элеккеге коллегасы—район газетасы журналисты Садыйк сөйләп киткән иле Куллары исән-сау булган Кәрим, мендәренә сөялеп утырган килеш.бу вакыйга нигезендә фельетон язып атты. Тикәүвәл кемгә укытырга' Кызына күрсәтергә уңайсызланды Турыдан-туры район газетасына җибәрсә генә инде9 Тик әүвәл... ин беренче хатыны Фәгыйләгә укьггмыИча ярамас! Үпкәләве бар Яраткан кешеңне үпкәләтү—гафу ителмәслек начар гамәлдер
Бүген өйгә тагын сонлап кайгыр микән инде Фәгыйләсе? Тагын төне буе хатынын көтеп ятармы икән Кәрим9
Минем әни бай хатын...
Кмзнын үз гомерендә беренче мәртәбә кибет киштәсенә тәртип белән тезелгән исәпссз-хисапсыз. төрледән-төрле уенчыкларны буе ярты метрлап булган кызыл битле Кыш бабайны, алсу йөзле Кар кызын, бишектәге тере бәби чаклы курчакларны, гәүдәгә чын юлбарыс баласыннан чак кына кайтыш тагын әллә нинди жансыз җаннарны, күз явын алырдай уенчык- муенчыкларны бер селтәнүдә идәнгә себереп төшерәсе килде. Алар матур иде. ялтыравыклы, затлы бизәкле иде. әмма һәммәсе жансыз. ясалма иле. Аларны беренче карашка гына чын дип уйлыйсын, ясалма икәнлекләрен белгәч, шул алдануына хурланасын, бу дөньянын бар алдавыч ялтыравыгыннан үч аласы килә.
Кибеткә нидер алырга кергән кешеләр генә чын. тере Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, кибеттә бар да бар Монда ашамлык-эчемлек тә. чүпрәк-чапрак га. тимер-томыр да сатыла Бер түбә астына урнашкан бинанын икенче ишегендә саламнан коньяклы коктейль суырып утыру өчен кафе урнашкан, өченче ишек гап-гали ашханәгә алып керә.Арткы. аулагырак ягында, менә дигән кунакханәсе бар
Кмзнын әнисе шушыларнын барысының да хужасы Ул атегә кызын күрми, чүпрәк-чапрак бүлегендә таныш хатыны белән сөйләшеп торалар. Менә аны бер ир-ат кырыйга дәште лә. оятсыз рәвештә биленә кулын салын, колагына нидер пышылдады. Кы з үзе дә сизмәстән аларга якынайды. Әнисе әлеге ир-атны төртеп диярлек җибәрде дә “Йөрмә монда — дигәндәй, ачу белән кулын селтәде Ләкин тегесе лә ниндидер үҗәт иде. һаман чыгып китми.
— Мине танымадын бугай син. Фәгыйлә9 Казан кунагын сыйлаганда мин дә бар ием бит Исеме ничек иде әле ул түрәнен?
Фәгыйләнең бит алмалары әүвәл Кыш бабайныкы кебек кып-кызыл булды, аннары әлеге төсне янәшә киштәдәге Кар кызы йөзендәге алсулык алыштырды. Ул, җәһәт кенә барын, икс шешә аракы агаы да теге бәндәмен кулына тоттырды
— Йормә монда бүтән'
—Мин тагын кергәләрмен әле, Фәгыйлә, яме!
Кызга бу адәмнең сүзе дә, үзе дә шыксыз булып күренде.
Әнисе белән сөйләшкән хатыннын йөзен күрүгә кыз куырылып килде. Шул бит инде! Зарифә апа! Айратның әнисе ич! Бигрәк мөлаем апа инде ул! Ләкин шулай булса да, янына барып сүз кушасы, сөйләштерәсе килсә дә, ничектер шүрләтә. Усал хатын булмаса да кыз аннан уттан курыккандай курка. Үзе якын итә, үзе курка! Бигрәк кызык инде! Малае. Айраты, тагын да кызыграк анын. Алар Айрат белән ун ел буе бер мәктәптә укыдылар, икесе дә Казанга барып укырга керделәр.
Әнисенен эшенә юкка гына килмәде кыз. Әйтәсе сүзе бар.. Әмма ничекләр генә итеп үгетләсә дә, файдасы булмас шикелле иде.
—Әни, синен урыныңа үзем генә барыймчы. ә!
—Юк, юк, балам. Анда әллә кемнәр киләсе ди. Берәр нәрсә булса, мине шул сәгатьтә үк эштән куачаклар. Үзен беләсен, кызым.
—Әни дим, әллә үзен дә бармыйсынмы сон? Кадалып китсеннәр!
—Кәримә дим, кызым! Бу юлы бик зур түрә киләсе, ди. Сәгыйть Сәетович әтиен турында да сөйләшеп карармын дигән иде.
...Әнисен ризалату файдасыз иде.
—Бар, кызым, өйгә кайт. Әтиеннен тамагы ачкандыр Берәр нәрсә әзерләп ашат.
^ Әнисен тагын күндереп булмады. Аптыраганнан гына килде, әтисе бит... Йөрмәсен әле әниен шунда ди. Тагын казаннар килгән икән ди.
Алар яшәгән бистәгә Казан кунаклары еш килә. Әллә инде хуҗалары Сәгыйть Сәетович шулай бик кунакчылмы сон? Әллә кунакларга Сазлык елгасының суы ошый, әллә елга ярында ук салынган мунча-сауна күңелләренә хуш киләме икән? Әнисе шулай ди бит. Яртышар көн мунчада яталар, яталар да аннары ашап туя алмыйлар, ди. Хәер, әнисе әйтмешли, алар зур, укыган кешеләр инде. Казанда вакытта шулай мунчалар кереп йөрергә кайдан вакыт тапсыннар сон?
Анысы да монысы. Сәгыйть Сәетович бик юмарт кеше, көне-төне шуларны сыйларга булышкан өчен әнисе уч тутырып акча алып кайта. Акча капчыгының авызы казаннар кулында икән ди. Шуларнын күнелен күрә алгач, Сәгыйть Сәетовичнын да эшләре гөрләп бара, әнисе дә акча эшли. Ә акча Кәримәләргә бик кирәк. Урын өстендә яткан әтисе бар. Моннан өч ел элек, егылып, ике аягын, ике кулын сындырган иде—һаман рәткә килә алмый Мәскәү хастаханәсенә алып барырга кирәк ди. Шуңа әнисе тырыша-тырыша акча җыя. Көне буе гел аягүрә кибеттә эшләгәннән соң, кунаклар килгәндә, кичләрен Сәгыйть Сәетович ка аларны сыйларга булыша.
Текә яр бистәсенең бер очыннан икенчесенә чыгып җиткәнче сәгать ярымлап вакыт кирәк диләр. Кәримәнен исәпләп караганы юк, чөнки бистәнен югары очыннан түбәненә автобус йөреп тора. Әнисе шулай дип сөйли торган иде. Текә яр, аларнын гаиләсе монда күченеп килгәндә. Сазлык елгасы буенда ук урнашкан тугыз йортлы урыс авылы булган. Казан артындагы әлеге авыл нигезендә (урысча исеме—Собачьи горы) заманында зур төзелеш башлап җибәргәннәр. Төрле яктан һәм кырыкмаса кырык милләттән Текә ярга торыр җирсез юксыллар, эшсезләр җыелган. Тугыз йортлы салам түбәле Собачьи горы хәзер—шаулап-гөрләп торган Текә яр бистәсе. Хәер, урысча ул әле дә бөтен язуларда да Собачьи горы дип языла. Татарлар телендә “Текә яр”, урыс теллеләр дә. вата-сындыра: “Текоярова” дип әйткәләп куя.
Кәримә, үз тукталышларына килеп җитәм дигәндә генә, ике кеше аша үзенә төбәлгән күз карашын тоеп, әллә нишләп китте. Үз яшьләрендәге бер егет бик кызыксынып аны күзәтә иде. Күз карашын оялып читкә алды алуын, тик тагын бер мәртәбә генә булса да, сиздермичә-белдермичә генә ана караш ташлыйсы килде. Әлеге хис оялчан күңелдән көчлерәк булып
чыкты, тәки үзенекен итте: ул янә шул тарафка күз салды. Бер генә мизгелгә карашлары ла очрашты әле һәм шундук бит алмаларына эссе ут капты Пырхылдый-пырхылдый түбән очка көч-хәл белән тәгәрәгән "пазик".әйтерсен. очкычка әйләнде дә. болытлар өстеннән йөзә башлады, әледән-әле терсәкләре белән бер-берсенен кабыргасын санап барган ачы телле кешеләр гүя шул мизгелләрдә жәннәт фәрешталәренә әверелеп, былбыл каурые белән анын борын очына кунган өч кенә бөртек тир тамчысын җилләтергә керештеләр, туктатыш саен: “Билеты, за билеты персдавайтс' Всс равно за эти деньги иномарку не куп ите''*—дип. юл буе теленә сатынып барган шофер егет, көр тавышы белән сузып торып җырлап җибәрде сыман.
Кыз янадан “җиргә төшкәндә", анын туктатышын шактый ара узып киткәннәр иде Күнелендәге “этлек" "тагын бер мәртәбә генә карап ат инде шул егеткә!”—дип өстерсә дә. кыз бүтән җөрьәт итмәде. Курыкты Моңарчы беркайчан да татымаган татлы, әмма ниндидер сәер хиснен тагын кабатлануыннан курыкты Сәерлеге түгел, артык ләззәтле булуы куркытты бугай.
Чираттагы тукталыштан сон автобус түбән очка таба кузгатды. Гадәти булмаган теге егет тә анын белән китте Кызнын але генә жанын кайнаткан татлы кичерешләр автобус артыннан ияреп бардылар да. әллә “хатләрс бетеп", әллә кирәкмәгәнгә санап, үзенә кире әйләнеп кайттылар һәм күз ачып йомган арада күңеленә кереп бикләнделәр Күнел дигән гажәсп дөньяда тагын бер буш урын кимеде
Әтисе кмзынын кая барганлыгын белә иде. тел әйләндереп тормады, бары яткан җиреннән чак кына кымшангандай итте, әмма өйдә ята-ята тоныклана барган күзләрендә сораулы караш барыбер чагыла иде
Бардынмы, әниен нәрсә дип әйтте янәсе.
— Имтиханнарына әзерлән Үзем барам диде.
—Алай икән
Ата белән кызнын әнгәмәсс шунын белән тәмам булды. Бодай да тыныч холыклы әтисе, бигрәк гә бу сонгы ике ел эчендә тагын да азрак сүгтегә әйләнде. Күнелендәге соравын сүзсез әйтергә, җавабын да күз карашлары белән бирергә өйрәнде бугай инде ул
—Әти. карынын ачмадымы.' Нәрсә пешереп ашатыйм'.’
—Су алып кил.
Кәримә суыткычтан шифалы су шешәсе алып ачты. Ул салкын иде Җылытырга талпынган иде. теге бүлмәдән әтисенең:
— Кызым, салкын килеш әйбәтрәк була,—дигәне ишетелде
Әти кеше, башын күтәрә төшеп, чәшкәне кулына алды
—Әти җаным, бигрәк салкын. Чак кына җылытыйм инде, ә,—дия-дия Кәримә учлары белән ике яклап чәшкәне кысты —Хәзер, әти. чак кына
Әтисе су эчкән арада кыз күтләрен дә алмыйча яратып ана карап утырды да. балачактай килгән гадәте буенча әти кешене көтмәгәндә битеннән үбеп тә алды.
Ул бала әтисен яки әнисен бик ярата дип әйтергә яраталар Майга ман дигән шикеллерәк килеп чыга инде бу Ничскләр итеп әти-әнине яратмыйсын ли' Аллаһы боерса, әле менә аякларына да басып китсә, анын әтисе дөньяда бер кеше булачак але! Хәер, болай да берәү генә инде ул!
Кәримә әтисенен битеннән тагын бер мәртәбә үбеп алды да беркавым никтер гынып торды. Автобустагы хәлне әтисенә сөйлисе килдеме сон? Хәер, нәрсә дип сөйләсен инде Авыз тутырып сөйләрлек берни булмады ич Кеше күплектән автобус эче тынчу булгандыр да. бәлкем, бер мизгелгә генә башы әйләнеп киткәндер але Теге егетнен монда ни катнашы бар ди' Кыгым бүген ничектер аяклар кызыша кебек Жан кергән шикелле булдымы шунда.
—Әти. озакламый аякка басасын әле син. Менә күреп торырсын Мәскәүгә май аенда барасы бит әле. име '
—Акча җитсә инде.
—Нишләп җитмәсен! Ана хәтле айдан артык вакыт бар ич әле!
Әти кеше дәү учлары белән кызынын башыннан сыйпады.
Анын бик тереләсе, тизрәк аякка басасы, сөйгән хатыны белән күз алмасыдай кызын соңгы елларда чуалыбрак киткән дөнья мохтаҗлыгыннан коткарасы, тормыш камытын янадан үзенә аласы килә иде. Нәкъ аяк астыннан гына мондый бәла килеп чыкмасамы? Хатынын үзенен төп эшеннән соң, тилмертеп, кичке сменага калдырып эшләтә торган ир-ат идеме сон ул!
Кайгы агач башыннан йөрми диләр. Мондый гыйбарәләрне юкка гына, сүз булсын дип кенә әйтмәгәннәрдер, күрәсең. Үткән еллар, кайчак кайгылары белән ишелеп килгән, кайвакыт елмаеп-көлеп каршына чыга торган язмыш язусыз-сызусыз зур мәктәп ул. Аннары кайвакыт кайда сөртенәсенне дә чамалап бетерә алмыйсын. “Кайда егыласымны белсәм— шунда ястык җәеп куяр идем”,—дигән ди бит әнә берәү.
Хатынының әнисе—сиксән ике яшьлек карчык—алар кулында тәрбияләнә.
Ут карчык,булган кеше. Житмеш биш яшенә чаклы кәҗә мамыгыннан үзе шәл бәйләп базарда саттырды. Кызы Фәгыйлә күзлек кия башлаганда әби “эх” дигәнче, күзлексез-нисез энәгә җеп саплый, гарәп язуы белән язылган китаплар укый, Кәримәне чигү чигәргә өйрәтә иде. Әлбәттә, аны берәү дә шәл бәйләргә мәҗбүр итмәде, ана эш кушмадылар, ләкин карчыкның йөрәге шундый иде, тынычсыз, тасырдык иде.
Картлачын җирләгәннән сон кияү йортына бердәнбер мамык кәҗәсен алып килде ул. Тора-бара хайваны картайды, әбинен картаясы килмәде, кәҗә бәрәнен асрады. Анын фәлсәфәсе болайрак иде. Бу кәжә токымы ана бик кадерле. Ул хайваннын әбисен алар карты белән икәүләп Морки базарыннан алып кайталар. Кәҗә бик шәп, затлы мамыклы булып чыга. Анын мамыгыннан бәйләнгән шәлләр тирә-юньдә дан казана. Халык анын шәлләренә чиратка языла. Моңарчы тормышның тишек-тошыгын көч-хәл белән, аннан-моннан гына ямап барган гаилә кәжә аркасында бөтәеп китә. Фәгыйләнен әтисе мактанып: “Кемнәрдер ат алып та мантый алмады, берәүләр кәҗәдән дә уңды!”—дип сөйләргә ярата торган булган.
Әнә шул затлы кәҗә аркасында хәлләр булды да инде. Кияү Кәрим бер дә бер көнне эштән кайтып кереп капканы ачып җибәрсә, ни күрсен, әби белән кәжә лапас түбәсендә утыралар.
Кәжә, күрәсең, лапас түбәсеннән өскә үк менгән дә, кыек буйлап килә- килә, Кәримнен юнып кибәргә сөяп куйган озын-озын киштәлекләре арасына килеп кысылган. Әбинең исә кәҗәсен коткарырга менүе булгандыр, хәзер әнә кире төшәргә куркып түбәдә утыра.
Берәү булса, каенанасының мондый тилелеген күреп: “Чукын шунда, карт тәре!"—дип шатланыр гына иде. Ләкин Кәрим карчыкны үз әнисе урынына күрә. Гомумән, аларнын мөнәсәбәтләре ана белән ул арасындагы кебек иде.
Әүвәл кияү кеше, бу хәлне күреп, кычкырып көлеп җибәрде. Чөнки мондый хәлне уйлап та чыгарып булмый иде. Бер генә кинода да күргәне юк, бер генә китапта да очратканы булмады. Әби лапас түбәсендә утыра! Кәҗәсен коткарырга менгән!
Кәрим кияү, ничек кенә тырышмасын, көлүеннән тыела алмады. Көлә- көлә менеп әбине алып төште ул, кәҗә бәтиен дә коткарды. Әбине алып төшкәндә, сөякләре таралып китә күрмәсен дигәндәй, ипләп, җайлап кына тоткан иде. Әби үзе дә чытырдап анын муенына ябышты. Каенанасының арык, әмма көчле куллары муенын шул хәтле иттереп кысканнар ки, әйтерсен, куллар түгел, тимерче келәшчәсе диярсең! Кәрим беравык муенын ни унга, ни сулга бора алмыйча азапланып торды. Каенанасы: “Нишләп торасын инде! Кәҗәмне коткар, кәҗәмне!”—дип, шираулап кычкырып җибәргәч кенә исенә килде.
Кәжәне коткару тагын да кыенрак булып чыкты. Ул әби түгел, муенга
ябыша белми шул Кәрим, кәжәнен киштәлекләр арасына кысылган башын чыгарам лип азаплана торгач, үзе. тигехтеген югалтып, чак кына аска мәтәлмәде, кәжәнен койрыгына тотынып калды. Койрыктан тарту җитте— кәжә бәтие, ямьсез итеп кычкырды да. лапас түбәсеннән уктай атылып төшеп, дүрт аягына да жиргә басты. Кәжәсенен шактый биек түбәдән яшен ташыдай мәтәлгәнен күргән каенана әче тавыш белән чинап җибәрде “Бетерден кәжәмне. харап иттен! Бетерден. имансыз''' Кемдер килеп каенананда шундый тавыш бар дип әйтсә, мәнге ышанасы түгел иде. Үзе ишеткәч, беравык шаклар катып торды әле Ишегалдына тавык бәрәнгесе урларга төшкән карга-чәүкәләр. котлары атынып, һавага күтәрелде Келәт буенда тычкан сагалап утырган кара мәче, томырылып, капка астыннан чыгып качты. Гәүдәсен яшен суккандай булды, буыннары йомшарды Башы әйләнә башлавын да сизгәч, ул тизрәк жиргә төшәргә ашыкты Әмма тотынып өлгерә алмады, дөбер-дөбер тәгәри-тәгәри аска мәтагае
Әби кеше лапас кырыенда гына өелеп торган таш өсме өстендә хәрәкәтсез яткан киявенә әүвәл игътибар да итмәде, бөтен игътибары кәжә бәтиендә. Кәжә бәтие Кәрим кебек ишегалдына түгел, яшелчә бакчасы ягына төшкән иде Лапас түбәсеннән очуы шундук онытылды, ул. як-ягына карана-карана. кәбестә түтәлләренә һожүмгә әзерләнде
Кәримнен авырту-сызлануы бик көчле булса да. эченнән аты-юлы белән үз гомерендә беренче мәртәбә карчыкны сүкте Көчлерәк сүккән саен, авыртуы да шулчаклы тыйлыгып тора шикелле.
Кәжә бәтиенә чуртым да булмады, аяк-куллары сынган Кәримне, кәжә бедөн әбине коткарып калган кияү-балакайны, хастаханәгә озаттылар Аяк-куллар дөрес ялганмады, тагын сындырдылар, тагын нәрсәседер килеп бетмәде. .
Әллә нинди көн булды бу бүген әүвәл кибеттә ниндидер түрә шоферының әнисе белән сөйләшкәнен ишеткәч, кызнын йөрәге гасырларга керешеп, бер хәерсез хис күнелнен бер читенә таш кебек кереп оялаган иде; хәзер исә шул күнелс. канат яргандай, очынасы итә. гәүдәсе мамык шикелле, очып китәр сыман, аяклары бер урында басып тора алмый. Әллә., әллә инде автобуста күргән егет булдымы сон монын сәбәпчесе'’ Айратнын әнисе белән күрешүме? Әтиенен: “Йөреп китәрмен күк тиздән, кызым'"— дип әйтеп, өмет белән тулган зур кара күгтәрендәге якты мон. ышанычмы'’ Ни генә булса да. кызнын җанын нәрсәдер җилкендерә, тәүлек эчендә кырыкка төрләнә ала торган кыз бата күнеле. тынычлыгын тәмам югалткан иде.
Ярабби, яхшыга булсын' Мондый җилкенүләрнең ахыры, гадәттә, хәерлегә түгел Ләкин нишлисен; күңел дигәнне тыеп торып булмый, андый чакларында ул акылга һич кенә дә буйсынырга теләми икән теләми икән
шул...
Әтисе "Кызым, бу хәбәрне тизрәк әниеңә дә җиткерергә кирәк Бүген эшеннән иртәрәк кайта алса яхшы булыр иде",—ди. "Әти. әни бүген дә вакытында кайта алмаячак Кала кунаклары килгән, шуларны сыйлыйсы бар”.—дип. ничек әйтәсең инде ана?
Кәримә аптырауга төште. Күңел җилкенүе дә сүрелде кебек Ләкин җаны барыбер тыныч түгел, ул читлектәге сандугач баласыдай тыпырчына, бәргәләнә иде
Әүвәл әнисенә телефоннан гына шылтыратмакчы булган иде Күршеләрендә телефон бар. кайчан керсән дә якты йөз күрсәтеп, сөйләшергә рөхсәт бирәләр иде. Әмма әллә хисләр кайнарлыгы зиһененә тәэсир кылып, гакылы тәмам сафланып, хәтер почмагындагы йокымсырый башлаган күзәнәкләре капылт кына уянып киттеләр' Булган иде бит инде бер мәртәбә! Булган иде! Нәкъ шундый хәл кабатланган иде; әтисе берзаман кичтән җиңеләеп китеп, әнисен эштән чакырып кайтырга җибәрде аны Әүвәл ул күршеләренә кереп, телефоннан сөйләште Бу шатлыклы хәбәрне
ишетеп, әнисе бик сөенде, бүген иртәрәк кайтырмын, дип вәгъдә бирде. Көттеләр, кичкә чаклы, караңгы булганчы әтисе белән икәүләшеп көттеләр анын кояштай балкып ишектән килеп керүен. Әни кеше эш сәгате беткәч тә кайтмады, вакыт шактый узып, карангы төшкәч тә ишектә “кояш’ күренмәде.
Кәримә, әтисенә аны-моны әйтмичә генә, бистә үзәгенә китте, маршрут автобуслары йөреп тора иде әле.
Кибет бикле булгач, кафенын арткы ишегенә китте. Бар тәрәзәләрдә дә утлар яна, эчтә музыка уйный, кемнәрдер шау-гөр килә, тостлар әйтешәләр, тагын әллә нинди тавышлар ишетелә. “Сәет Сәгыйтовичнын кала кунаклары!”—дип уйлап куйды кыз. Шул уйдан сон эченә жылы йөгерде, ул кыюланып, батыраеп китте, ашыга-ашыга, кафе ишегенә таба атлады. Һәм тәрәзә буеннан узганда, ирексездән кунакханә эченә күзе төште, җитмәсә, пәрдәнен бер чаты ачылып та киткән иде. Кәримә егылып китә язды, бүлмәдә тәрәзәгә арты белән бер шәрә хатын-кыз басып тора. Почмактагы агач караватта зур бүксәле (аркасына ятуына да да карамастан корсагы түмгәк кебек булып күренә) бер ир-ат ята. Авызында тәмәке, ул бертуктаусыз сөйләнә, ниндидер сүзләр әйтә дә, аннан соң шаркылдап көлеп җибәрә, өстенә япкан одеал кырыеннан буйлы-буйлы трусик балагы чыгып тора. Менә ул шәрә хатынны үзенә тартып китерде дә өстенә одеал каплады. Кәримә телсез, өнсез калды, аяклары атламас булды. Шәрә хатынның сул як калак сөяге астында ике тиен акча зурлыгында мин бар иде. Бу анын... бу шәрә хатын... ике тиен акча зурлыгындагы миңле хатын аның., анын әнисе түгелме соң? Ул ни кылганын, нәрсә эшләгәнен үзе дә белмичә янәшәдәге автобус тукталышына йөгерде һәм ишекләрен ябып кузгалып маташкан автобусның алгы борынына килеп бәрелде. Аны кемдер автобус эченә тартып алды, кемнәрдер шелтәләделәр, ачуландылар. Әмма әлеге мизгелләрдә фани дөнья мәсьәлләрендә аның эше юк иде. Өенә кайтып керүгә, бу халәтен әтисенә сиздерүдән куркып, тизрәк юрган астына чумды. Тынычлана алмыйча бик озак калтыранып, дерелдәп ятты; зиһене чуалган иде, анык кына ни хакында булса да уйлый алмады дисәң, дөреслеккә бигүк туры килеп бетмәстер дә, бәлкем, чөнки баш миен, әлегесен фани дөньянын әшәкелекләре турында ниндидер булса фикер йөртеп, акны карадан аерырга күнегеп җитмәгән яшь гакылын һаман берүк төрле хәерсез, юньсез һәм ямьсез уйлар агач кәүсәсен чокыган әрсез тукран кебек өзлексез талый иделәр: “Әниен шул рәвешле акча эшли! Ә акча сезгә бик кирәк! Чөнки әтиенне аякка бастырасы бар!!!” Бу уйлар - котычкыч уйлар иде. Ул, алардан качарга теләп, башын юрганына да урап карады, мендәр астына да тыгып бакты, ләкин алар котылгысыз иде, үҗәт, усал һәм аяусыз уйлар иде!.. Әтисе янына килеп нәрсәдер әйтү хакында хыялланасы да юк, кыз. түземсезләнеп, әнисенең кайтып керүен көтеп ятты. Көтүен көтте, ләкин ишектән “кояш" керүен көтмәде. Бүген бусаганы тонык “ай”, ярым китек монсу “ай” атлап керер төсле кебек тоелды...
Кыз, юрганының читен чак кына ачып, тәрәзәгә карады. Инде төн җитеп килә. Ә офыкта баеп бара торган тонык ай шәүләсе тирбәлә. Нәкъ үч иткәндәй бит, шайтан!..
Йоклап китү турында уйлыйсы да юк. Гәүдәсеннән хәерсез калтырау һаман китми дә китми. Шул рәвешле күпме яткандыр, берзаман кайтып керде әнисе. Кәримә башка вакытта аны аяк өсте каршы ала, алар юк-бар хакында гәпләшеп бик озак әтиләренсн карават кырыенда утыралар, аннары, бергәләшеп урыннар җәеп, йокларга яталар да һәм тәмле-тәмле, матур- матур төшләр күрәләр иде Бүген ул алай итмәде, башымны юрган астыннан чыгармыйм, дип уйлады. Уйлавын уйлады, ләкин барыбер юрган читен аз гына ачып, өй эчен күзәтте, әнисенең чишенгәнен карап ятты һәм шул чак кычкырып җибәрә язды теге ике тиен акча зурлыгындагы миң. тәрәзә аша арты белән борылып торган шәрә хатынның калак сөяге астындагы хәерсез мин. Һе, менә сиңа мә!—ул мин әнисенең уң ягында икән бит! Кәримә тәгаен хәтерли,—бу очракта ялгышу, хаталану һич мөмкин хәл түгел иде,—
_зз
Сәет Сәгыйтович кунакханәсендәге шәрә хатынның мине сул як җилкәсендә иде ләбаса!
^ Кышын гәүдәсен янә калтырау алды Әлбәттә, бу юлы сәбәбе бөтенләй башка иде! Хәерлегә булсын!..
Әнисе, әтисе яткан бүлмәгә кереп чыкты да (әти кеше йоклап киткән булгандыр, күрәсен) эчке күлмәген киеп, кызы янына килеп ятты. —Кәримә. Кәримә, йоклыйсынмы, кызым9
Жавап булмагач, ул үзенә аркасы белән борылып яткан кызын кочаклады... һәм кызынын бизгәк тоткан кебек калтырануын тоеп, мышык- мышык еларга кереште Ана белән бала арасындагы биокүзәнәкләр аша күнелсез әңгәмә башланды
—Гафу ит, кызым! Мин күп итеп акча эшләп кайттым'
—Акча? Сина кем акча бирсен9! Синен минен ун як җилкәндә бит9 —Менә тиздән әтиеңне больницага салырбыз.
—Әти үзе дә йөреп китәчәк әле ул!
—Түләүле операциягә дә акча җитәрлек хәзер
—Аннан сон бу эшемнән китәм. Әтиең аякка баскач дим Ул акчаны күп итеп таба иде бит
Тәрәзәдән күренгән теге ярым китек ай кочәнә-көчәнә өй эченә, идәнгә, стенада эленеп торган сәгатькә үзенен тонык нурларын сипкән булган тагын... Ник азапланып маташа инде? Тулган чагы түгел бит барыбер..
Кәримәнең әнисен суд залыннан ук алып киттеләр Әүвәл җиде елдан да ким булмас дигәннәр иде Анысы да аванс" белән әле. Авыру ире. гаиләсе барлыгын исәпкә алып,соңыннан, ни хикмәттер, суд дүрт ел дигән карар чыгарды.
Күрештермәделәр, очраштырмадылар, сөйләштермәделәр Дигәннәр иде, сөйләгәннәр иде. юраганнар иде Авыру әтисе янында ялгыз башы калган студент кызны сыгылып төшәр, бу кайгыны күтәрә алмас дигәннәр иде. Киресенчә булды әүвал көне-төне бертуктаусыз слады-елады да., аннары, әтисе янында әбисен калдырыл, укырга китеп барды. Әнисен уйлый-уйлый акылга җиңеләеп калыр бу кыз бала дип сөйләгәннәр иде. Күз яшьләре кибеп беткән идеме, әллә бәгыре катгымы— бүтән яшь гүкмәде Ьер иш адәм баласы каигы-хәсрәт һәм кыенлыкны күпме күберәк татыса—шулчаклы ныгый, үҗәтләнә генә икән Кәримә шундыйлардан иде. күрәсен
Әнисез калгач, укуын ташлар бу кыз бата дип юраганнар иде Әйе. элек, укуга алай бигүк битараф булмаса .та. барыбер күңелен биреп бетерә алмый кебек, кирәк булганга гына укый шикелтерәк иде Киресенчә булды, кышкы каникуллардан сон... хәер, әнисен, газиз әнкәсен төрмәгә алып киткәннән сон. аның фәннәргә дә мөнәсәбәте үзгәреп, ул һәр нәрсәдән мәгънә эзли башлады
Ләкин тагын өстәмә бер акыл теше чыгу түгел иде бу Нәрсә белән булса ла кызыксынмаса, күңелендәге бу хәшәрәт дөньяда!ы бушлыкны шулай буш килеш калдырса, һич тә яшерен-батырын түгел, кызның үксеп - үкссп елыйсы, тулай торак идәнендә.—Алай гына да түгел!—Бауман урамы ташына ятып тәгәри-тәгәри елыйсы килер кебек иде шул. Акьилы иде кыз. төпле иле кыз. Шул аяз акылы аны төрле җүләрлекләрлән саклап килә ате, шөкер
Ул укыган гуманитар факультетта фәлсәфә, социология, психология фәнен гирәнтен өйрәнәләр Башлангыч курслардан ук Ни гаҗәп, хәзер ул аны андый башлады сыман Әлбәттә, күп нәрсәне кабул итеп бетерә алмаса ла )тсчрәк кыз баланын күңеле башка дөнья яссылы!ында яши. гакылы исә аерым юлда сыман иде Гаҗәп һәм кызык адәм баласын Кеше итеп готкан А1сге ике төшенчә, шул төшенчәтәр аңлаткан мәгънә накыт-накыт
з*
кушыла башладылар, үзара якынайдылар Күп гомерен чәчәкле болында үткәргән кайгысыз күбәләккә охшаш күнел, әледән-әле йолдыхтарга кунып алгалаган иләс күнел. берзаман җиргә кунды, фигыль-гамәлләре гакыл белән охшаша, килешә башладылар. Мондый үзгәреш сиздермичә генә килде. Һәм кызны үзгәртте. Ничек үзгәртте, юл-сукмагын кай якка борды—анысы әһәмиятле түгел, ләкин үзгәреш булуы хак иде.
Артык акыллы булунын беркайчан да хатын-кызны бәхетле иткәне юктыр. Хатын-кыз турында ир-ат ничә гасырлар буе фәлсәфә корган, бик акыллы булып, әлеге җенестән үзен өстен куеп, анын гамәлләрен балачага холкына тиңләгән. Хатын-кыз өчен ин якын дус ир-егетләрнең дуэльләрдә бер-берсен үтерешкәнен нишләптер фәлсәфи күзлектән карарга онытып җибәргән ул...
Кәримә кин. ялтыравык маңгайлы, аксыл йөзле яшь профессорны тынлый. ‘‘Ир-атның гакылы һәм рух дөньясы утыз яшькә якынлашканда гына камилләшә, хатын-кыз мондый югарылыкка унсигездә үк ирешә. Шуңа күрә дә хатын-кыз гомере буе бала-чага булып кала, зур бала-чага... әйләнә- тирәсендәгесен генә күрә ул, вак-төяк белән шөгыльләнүне бик мөһим дип уйлый. Нәкъ менә гакыл аркасында кеше хайван кебек бүгенге белән генә яши алмый, үткәнне анализлый, киләчәкне фаразлый, шунын аркасында ул сак эш итә, кайгыра-кайгырта, борчыла, гакылының сыеграк булуы сәбәпле хатын-кыз ир-аттан аерылып тора. Үзенен рухи күрә-карау булуы белән аерыла ул: аның интуитив (турыдан туры кабул итүче) акылы якындагын бик ачык күрә, ләкин күзкүреме чикләнгән, читтәгене күрү сәләтенә ия түгел.”
Ул әйткән фикерләрне дәфтәренә төшереп куя да кыштыр-кыштыр лекция язган группадаш кызларына күз салгалап ала. Гуманитар бүлектә егет-малайлар бармак белән генә санарлык. “Димәк, әле болар малайлар гына... утызга җитмәгәннәр, димәк, өлгереп тә җитмәгәннәр”,—дип уйлый кыз.
Профессор һаман сөйли, борынгы фәлсәфәчеләрдән мисалларда китерә, үз сүзләре белән дә сөйли, инде күптән яттан белгән фикер-цитаталарны бернинди аңлатмасыз гына аудитория өстенә сибә.
“...Хатын-кызның гәүдәсеннән үк аның гаять зур хезмәт өчен яратылмаганы күренеп тора. Физик яктан да, рухи нисбәттә дә. Ул үзенә язылган гомерне чынбарлык белән түгел, ә газап-мәшәкатьләр эчендә уздыра: бала табу газаплары, балалар турында кайгырту, иренә буйсыну.. Бу зат югары кичерешләр, көчле шатлыклар өчен яратылмаган. Ир-атка караганда анын гомере талгын-тынычрак, мәгънәсезрәк, әһәмиятсезрәк уза һәм ул аннан гына бәхетле дә бәхетсез дә була алмый.
Моннан йөз илле ел элек әйтелгән фикерләр Кәримәне вакыт-вакыт сискәндереп җибәрә.
Адәм балалары кавемен дәвам иттерү, сүндерми саклау вазифасы табигать тарафыннан яшь, сәламәт һәм чибәр ир-егетләргә тапшырыла. Бу— табигатьнең какшамас ихтыяры һәм ул хатын-кызнын кайнар хисләрендә чагылыш таба. Бу бик борынгы канун, кануннарның аннан да элгәресе юк. Кем дә кем үз хокуклары һәм мәнфгатьләрен шушы канун белән кисештерә—ул кеше ни генә дисә дә, ни генә кылса да—анын хокук һәм мәнфәгатьләре беренче җитди каршылык туу белән аяк астына салып тапталачак. Чөнки хатын-кызда бик эчкәре яктан, яшерен, кычкырып әйтелми торган, хәтта азагына кадәр төшенеп тә бетелмәгән, тик тумышыннан ук бар булган бер гакыл болай дип тукып тора."
Яшь профессор, сүзеннән бүленеп, тәрәзәгә карап алды.Әллә Бауман урамы буйлап дөбер-шатыр чапкан троллейбусның узып китүен көтәме, әллә хәзер әйтәчәк фикеренең гаять әһәмиятле булуына шул рәвешчә искәртүеме сон? Бәлки, вакыт алай күп тә узмагандыр, ләкин студент халкына бу бик озак тоелды, урындык-өстәлләр шыгырдый башлагач, профессор сүзен дәвам иттерде. Безне индивидуум буларак кайгыртып, безнен аша тереклекнең бер төре ($реае$) саналырга хокуклы булдык дип
ышанучыларны алдарга хакыбыз бар безнен. Безгә ин якын торган—бездән туган буынга нисбәтле рәвештә тапшырыла һәм без чын күнелдән ул игелекне булдырырга тырышабыз" Әмма хатын-кызнын әлеге югары принципны һич тә аЬягасЮ түгел, ә т сопсгею гына андый һәм аны жае чыкканда үз гамәлләре аша чагылдырудан да кулай юл күрми, ә менә аларнын вожданы күпчелек очракта без уйлаганга караганда тыныч кала, чөнки алар индивидуум каршындагы бурычларына хилафлык китергән хәлдә, үзләре югарырак кимәлдә саналган нәрсәгә—тереклек төренә тугры калу хисен йөрәкләрснсн ин аулак почмакларына качырып саклыйлар.
Хатын-кыз. фәкать адәм балалары кавемен арттыру өчен генә кулланылуы һәм вазифасы шунын белән төгәлләнү сәбәпле, индивидуумда яшәүдән бигрәк, кавем зчендә яши һәм анын өчен кавем тормышы индивидуаль тормыштан якынрак. Бу хәл аларнын бар булмышларын. эш- гамәлләрсн билгеле бер җилбәзәклек өрфиясе белән каплый һәм үзләрен ир-ат юлыннан үзгә юлга—бик еш һәм тиз генә җимерелә торган никахлар юлына алып китә.
Лекиия тәмам булганнан сон мангай чәче пеләшләнә башлаган кырык яшьләрдәге профессор сорау-жавап ксбегрәк семинар оештыра.
Кызлар профессорга быел июль аенда кырык өч яшь туласын да беләләр, фамилиясенең Иштәков, исеме—Руслан, атасынын исеме Дәүләт икәнлеге дә яхшы мәгълүм аларга. Тик яшьләр профессор хакында төп икс нәрсәне ачыклый алмыйча чып-чын газап утында яналар иде; өйләнгәнме ул. юкмы, яки хатын аерганмы, аерса, ничәнче хатыны белән тора һәм милләте белән кем? Татарныкына охшамаган фамилия, аннан сон үзен "Дәүләтович" дип түгел. Руслан Даулатович дип әйтергә кушты Кыяфәте белән грузинга да охшаган, ләкин каратутлы түгел, киресенчә, немецлар кебек аксыл. Грузин булса, бодай лекция укып йөрмәс, базарда әфлисун сатуны кулайрак күрер иде. ә немец милләтенә фамилиясе туры килми Кыяфәтендә яһүд чалымнары да бар—моңа янә фамилиясенең Ишгәк булуы каршы килә
Профессорда хатын-кызны уштан яздыра торган ниндидер "мәхәббәт магниты" бар. фәлсәфә фәненә гашыйк булганы һәм хатын-кыз өммәте хакында юк-барны сөйләгәне өчен йөрми кызлар анын лекцияләренә, әнә шул сөйкемле сөяге, мәхәббәтле кыяфәте ү зенә тарта. Әлбәттә, серле булу ы Хатын-кыз өчен ир-атгагы ин мөһим, әһәмиятле, әйтергә кирәк, ин боек сер—өйләнгәнме—юкмы икәнлеген белү. Руслан Даулатович әле аларга лекцияләрне күптән түгел генә укый башлады, ана кадәр фәлсәфәне Козловский фамилияле карт профессор укыта иле—ул Израилыә китеп барды
Өйләнгәнме бу, юкмы' Һай. беләсе килә бит. ә'
Бүгенге лекциясендә хатын-кызны эттән алып беткә салды Ана да ачулары килә һәм яшь профессорның бу гамәле теге “бөек серне” тагын да катлауландыра иде "Хатын-кызны шулай юкка чыгарасыз димәк. Сез өйләнмәм!! кеше'.’! "
Группада Аниль исемле бик чая Казан кызы бар Мулла кушкан исеме "Әмил" ди. Ул зур кара күзләре белән тутырып бер караса, факультеттагы ир-ат студентлар гына түгел, сакаллы профессор абыйлар да атлаган җирләреннән сортенел-еөртенеп китәләр Чибәр, курчак кебек матур кыз Анасы кайдадыр зур урында, әтисе дә галим диләр Кәримәнең кайгысын ла беренче булып Әнил ишеткән иде. ул аны кочаклап алды да;
— Пессимизмга бирелмә, Кәримә Бар кайгыларыңны онытырлык шогыль табармын әзе мин сина. менә күрсрсен!— дип юаны
Ләкин Кәримәнең хәле юатулардан узган инде. У т һәрвакыт әнисен уйлый, аны горле халәтләрдә күз алдына китереп, җаны сыззыи, күңеле сыкрый Өнә ул читлек зчендә. япа-ялгызы, хәтта читлекнең ишеге дә юк Бер почмакта бөрешеп утыра Менә ул карашы, таш идәнле камерада яга Янында күселәр йөгерешеп йөри Кәримә тизрәк күзтәрсн ачын җибәрә, ямьсез уйлардан котылырга теләп, дерелдәгән күлларынын юеш уч төпләре белән битен ышкый, чшәләрен уа. Ләкин бу гына ярдәм итәрлекме сон.
ахырда кыз барыбер үксеп-үксеп сытылып төшә...
Руслан Даулатовичнын лекцияләре генә Кәримәне фани дөнья уйларыннан аерып тора шикелле. Шулар аша кыз бу болгавыр тормышны аңларга, танырга һәм шунарга таянып, үзе кереп адашкан "карангы мәгарәдән чыгу юлын эзләргә азаплана. Нинди генә бикле ишек булса да барыбер кайдадыр, кемдәдер анын йозагын ача торган ачкыч, тылсымлы ачкыч булырга тиештер бит инде югыйсә! Шул ачкычны бик тә, бик тә кулга төшерәсе һәм һәм әнисен якты дөньяга чыгарасы килә иде кыз баланын...
Әлеге авыр уйларны Әнилнен яңгыравыклы тавышы бүлә:
—Руслан Даулатович, Вы наверняка знаете, поговорку. которая гласит, что петух, может быть, хорошо кукарекает, но яйца все-таки сносит курица.
Руслан Даулатович студентларының кыю-кыю сорауларын, фикерләрен ярата, ләкин үзеннән дә акыллы булганны өнәп бетермәве дә күз карашыннан ук сизелеп тора. Ул моны сиздермәскә тырыша, тик барыбер күз карашында чагылып-чагылып алган усал чаткы-мизгелләргә хуҗа булып бетерә алмый, яшь профессор моны үзе дә белә, шуна күрә андый вакытларда ана акыл Шәрифләрен икеләтә эшкә җигәргә, шома мангаен тагын да катырак җыерырга туры килә.
— Мин сезгә Шопенгауэрнын тормышка карата булган фикерләрен китерәм!—ди ул.
Ырынбур егете Заһид андый чакларда, белдеклегә салынып, гел сүз кыстырырга ярата. Заһид килеш-кыяфәт белән кызларның ушын алырлык егет түгел. Ләкин ул белә: үзенең очкынланып торган зәңгәр күзләре кызларга ошамый түгел. Әмма ул күзләр сәер рәвештә төрле якка хәрәкәтләнгәндә (күз чокырына бик яхшылап майлап тыгып куйган зәнгәр шарлар кебек) анын йөзе таш сын кебек, ник бер җыерчык пәйда булсын, ник бер керфеге селкенсен. Заһид әгәр елан булса—бу җир йөзендә бер генә бака да калмас—һәммәсе Заһид авызында булырлар иде. Елан күзләренә капма-каршы буларак, алар гел хәрәкәтләнеп торса да ул күзләрнен сихри тарту көче бар. Заһид күп сөйләшә һәм үзенен бу гамәлен кьгзлар бик ярата дип уйлап нык ялгыша. Хатын-кыз күп сөйләшергә яраткан ир-ат белән бик теләп гәпләшсә дә, тыныч һәм аз сүзле ир-егетләр ана күбрәк ошый. Үзе хатын-кыз булмагач, Заһид атлы студент бу кадәресен үк, әлбәттә, төшенеп бетерми торгандыр инде.
—Руслан Даулатович, Шопенгауэр, Ницше дисез. Ницше тәгьлимате белән коралланып немецлар дөньяны һәлакәткә китерә яздылар бит инде!— ди Заһид.
Руслан Даулатович әлеге сүзләргә исе китмәгәндәй генә:
—“Алтын балык” әкиятен укып та әллә нинди фантазияләргә бирелеп булыр иде,—дип әйтеп куя да озын тырнакларын кайрап утырган Әнилгә таба борыла. Бар группа белә: профессор Әнилгә битараф түгел. Ул бу хакта турыдан-туры да сиздерми, аны имтихан бирергә бакчасына да чакырганы юк; әмма студент халкы усал эт кебек сизенә—Руслан Даулатович Әнил нинди генә кирле-мырлы яки дорфа сүз-фикер әйтсә дә анын шома мангаенда ике сызык пәйда булып, гадәттә, ул бу җайсыз холыклы кызга кире кагып булмаслык дәлилләр китерергә тырыша, хәтта азапланадыр да шикелле иде. Заһидның соравыннан сон профессорның маңгаенда бер генә сызык уелып алган иде.
Күренеп тора: бүгенге лекция һәм немец фәлсәфәчеләренең хатын-кыз хакындагы кискен фикерләре кызга бер дә ошап бетмәгән иде—тырнак матурларга керешүе дә шунын өчен генә булгандыр әле. Ләкин кызнын игътибары барыбер аудиториядә барган бәхәсләрдә иде.
—Мужчина единственный самец, который бьет свою самку,—диде ул урысчалатып һәм аннан сон өстәп куйды,—Шорес Куртелин сүзләре.
—Шорес түгел. Шорж... Шорж Куртелин,—дип, бик итагатьле генә төзәтте аны профессор.
—Икенче хатыны аны күсе агуы биреп үтергән
Монысы, әлбәттә, Заһил инде Житди сөйләшү вакытында юк-бар сүз кыстырмаса ул Заһил Заһид буламы сон9!
Руслан Даулатовичнын маңгаенда берьюлы өч сызык пәида булды! Мона кадәрле бу хәлнен булганы да. күренгәне дә юк иде әле! Бетте Заһид, профессор сытачак аны. бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса язгы имтихан вакытында' Руслан Даулатович белән Әнил арасына кысылмаска иде дә бит канә! Телен тыя алмалы Үз башына булыр, могаен. Әмма шул тиктормас теле Заһидны күп очракта зур фажигалардан коткарып та кала тагын .
—Ир-ат нәкь бала-чага кебек инде улгкулыннан тотып йөргәнне ярата, әмма шул ук вакытта, үзен зур кеше итеп исәпләргә куша.
Руслан Даулатовичнын мангае шомарды: аудитория жинел сулап куйды, димәк, Заһил бу юлга исән-сау кала икән әле. Әлеге —кемнәрдер әйткән.— тапкыр сүз коткарып калачак аны. тапкыр сүхләр ошаса Әнил дәшмичә калмаячак иде. Ә Руслан Даулатович исә күбрәк Әнил сәйләнен тели, шуна күрә дә Заһил сүлләреннән сон сырт йоннарын кабарткан иде өйләнмәгән ни яшь. ни әлләни карт түгел профессор абыен
—Я согласна жить в мире. которым правят мужчины. до тех пор. пока могу быть в этом мире женшиной.—дигән Мэрилин Монро.Әлбәттә, мондый гыйбарәләрне урысча китерә Әнил
Кыз шулай диде лә. бурлаттай кызарып, куллары белән икс чигәсенә ябышты. Ни булганын анлар ара булмады—тәнәфескә чакырып кыңгырау чылтырарга кереште
Кәримә Әнилнсн ии башына кулын салып үзенә таба тартты -Ни булды. Аниль! Авырыйсынмы әллә9 Кит. бөтенләй Йөзен үк качты бит?!
—Авырмыйм,—диде ана каршы Әнил өзек-озск тавыш белән —Бу минем әнинен яраткан сүзләре,—диде ул
Кызлар урыннарыннан тордылар Артларыннан чыгып килүче Заһид, кызларны аерып, икесенең арасына керде дә
—Бальзакны тыңлагыз сез кызлар. Бальзакны. Ул менә нәрсә дигән: ”Если мужчина остроумен, хорош собою и обшитс.лсн. женшины интсресуется нс тсм, откуда они вышли. а тем. куда он хочет прийтиГ Ха-ха!
Әнил сиздермичә генә терсәге белән лыгырдавык группадашының касыгына төртте. Егет мондый һөжүмне көтмәгән иде һәм авыртуын да каты авырта иде бугай, ул сыгылып калды һәм ыңгырашып
—У-у-у! Үтерәсен бит! Кинжал белән чәнечтенме әллә син. жен' Ай. эчем, эчем!—дип зарланырга кереште Әнил ачулы иде. сүзләре теш арасыннан гына кысылып чыкты
— Бәдрәфкә йөгер Тизрәк! Чират күптер'
Уку бинасының ишеген ачып урамга чыгуга. Әнил Кәримәгә эч серен ачып ташларга тиеш кебек иде Һәрхәлдә. Кәримә, группадашынын холкын аз-маз белгән Кәрззмә, үзе шулай дип уйлады Гик алар сөйләшеп китә алмадылар— Кәримә янына бер үсмер йөгереп килде дә. каршысына ук килеп басты.
— Кәримәме? Каюмовамы9
Иске-москы киемле, озын пычрак чәчле таныш түгел үсмернен бу соравы кызны тетрәндереп жибәрде Беравык ул югалып калды
Булса! Шуннан ни?—дип, анын өчен Әнил жавап бирде
Кы знын ус.1л гавышы үсмернен чак кына ачуын да китерде бугай, ләкин анын телләшеп торырга һич тә исәбе юк иде. шулай да үпкәсен сиздергән тонда:
—Син әйтмәсән дә беләм Кәримә Каюмова икәнен Әнисе фотосын күрсәтте Мә!—дип, ул Кәримәнен учына кәгазь кисәге салды да вокзал ягына таба китеп, күздән дә югалды
"Иртәгә, 12се көнне, сәгать өченче яртыда Казан вокзалында булабыз Әнисн "
Язуны анын белән бергә үк Әнил дә укыган иде. ул, аптырап, иптәш кызына карады. Хәзер сытылачак, үксеп елап җибәрчәк иде.Әнил, шуны сизепме, аны култыклап алды да тиз-тиз ишек төбеннән ераккарак алып китте.аннан сон бу авыр халәтне йомшартырга теләп:
—Димәк, Себергә, этап белән,—дип куйды.
Кызлар Кремль урамына менеп, университет каршындагы утыргычка утырдылар. Кәримә юл буе тавышсыз-тынсыз, шыпырт кына елый, күз яшьләренең бер өлеше бите буйлап тәгәри, батыр кыз калганын эченә йота һәм алар анын күзәнәкләренә сеңә дә тамырлар буйлап аккан яшь канга килеп кушылалардыр төсле.
Әнил бәләкәй сумкасыннан кесә телефонын алды да ниндидер номер җыярга кереште. Кәримәнең баягы тыныч күз яшьләре мышкылдауга күчә башлаган иде инде, Әнил йә юатса, йә болай гына әнисе хакында берәр сүз әйткән булса, бая ук, Бауман урамында ук акырып жылап җибәрергә әзер иде.
—Мышкылдап утырма әле, яме!—дип, Әнил ана жинелчә генә төртеп алды. Кара!.. Юатасы урынга! Иптәш кызының муеныннан кочаклап, яшьле күзләреннән үбә-үбә юатасы урынга! Бигрәк тупас бу Әнил ! Таш йөрәк! Акыллы кешеләр әйткән цитаталарны ятлап кына кеше булып булмый шул әле! Анын өчен күкрәк читлегендә йөрәк дигән нәрсәнең дә тибүе кирәк!..
—Руслан Даулатович! Сезме!—дигән сүзләр Кәримәне әлеге уйларыннан аерып, айнытып җибәрде.—Руслан Даулатович! Бүген кич буш буласызмы! Күрешәсе иде...
Кәримәнең яшь тулы күзләре гаҗәпләнүеннән маңгаена менә яздылар. “Руслан Даулатович белән кич күрешәсе бар???”
Әнил телефонын сумкасына чумдырды да, Кәримәгә карап, күз кысып куйды. Ә тегесе карга баласы кебек авызын ачып тик аптырап утыра иде.Әүвәл Әнил үзе сүз башлады:
—Борчылма, Кәримә. Руслан Даулатовичның дусты шишка! Большая, большая шишка! Әниеңне спасут!
—Как спасут!—дип, урысчалатып сораганын Кәримә үзе дә сизми калды.
—Дело техники. Впрочем, нам результат важен, а им—процесс. Тут и процесс важен, и результат важен, подружка!..
“Әнил, Әнилә, Аниль... Мәңге аңлап булмаслык, чишеп, төшенеп бетеп булмаслык сер син, дустым!”
“Дөрес уйламыйсын, Кәримә. Бернинди сер түгел мин. Хәер, серен сердер. Ләкин бер дә катлаулы түгел, гади, бик гади. Әнә, теге, газондагы яшел чирәм өстендә аунап яткан пычрак таш кебек гади. Үзе пычрак... үзе таш”.
Күңелләр сөйләшә белә. Бер кешенен күңеле икенче кешенең “телен” аңларга сәләтле. Әгәр алар бер-берсенә якын ике кеше булсалар. Бигрәк тә аларны сытып, изеп торган берүк төрле кара кайгы булса...
Бер-берсен үлеп яраткан парлар күз карашлары белән дә аңлаша ала диләр... Юк, аңлаша алмыйлар. Ялган бу. Анлашу түгел, алар хәтта борыннары белән сулый да алмыйлар... томау төшкән була, хисләр томавы. Күз карашлары да хисләр пәрдәсе белән капланган була. Аларга әнә, теге пычрак таш та хәтта бер зур алма кисәге булып күренәчәк. Дөресрәге, шулай шәйләнер иде.
“Йа, Ходам! Нигә шул чаклы катлаулы итеп яраттың сон син җиһанны, бәндәләреңне!”
“Мин?! Бәндәләремне? Җиһанны? Юк, бәндәләремнең адәм булганнары сез алай ялгышмагыз! Мин яраткан дөнья бик гади иде. Һәм ул табигать әнкәгез кануннары белән генә яшәргә тиешле иде”.
“Алайса нигә көчлерәк бөҗәгең көчсезен җәберли яисә тамагы ач икән, тотып ашый ук? Нигә бүреләрен куяннарны ботарлый?”
“Яшәү - көрәш ул! Ә көрәш кешелекнең бердәнбер энергия чыганагы.
Ул булмаса. хәтта кояш та сүнәр, аи да калыкмас иде. Ләкин ул көрәш гадел көрәш иде Кагыйдәләре хак иде анын. Сез көрәш кагыйдатәрен үзегез боздыгыз. Әүвәл бер бәндә бозып җибәргән иде. аннан күреп икенчесе, өченчесе., хәзер исәбе-хисабы юк инде"
"Ин дөрес һәм тугры дин Ислам дине булыр Без. мөселман бәндатәрс. шулай дип инандык. Христиан, будда һәм башкалары нигә хажәт иде сон?"
Куркыныч, каты яшеннән сон һавалар сафланып кала. Бәндәләр үпкәләрен тутырып, рәхәтләнеп сулый башлыйлар.
Яшәү" көрәш дидем Көрәшне сез уен дип тә атыйсыз Һәр уеннын да көрәшнеке кебек үк үз кагыйдәләре була. Дин. мин. син—башка мәсьәлә Сез менә үзегез уйнаган уеннын кагыйдәләрен генә бозмагыз'
Ходай тәгалә үзеннән ерак булганга күрә адәм баласы язмышын һәрдаим алдаларга тырыша. Ләкин Ходайнын фәрештәләре һәрвакыт адәми зат янында икәнлеген исеннән чыгара
...Чал университет каршындагы мәйдан Казаннын ин биек урыныдыр, мөгаен Күккә ин якын нокта да шушында микән агтә'* Югыйсә, күкләр белән болаи гурыдан-туры сөйләшеп булыр идеме икән0
һай, пинжә1ен җилкәсенә салган таш сынны кешеләр теге чакта, узган гасыр уртасында, моны үзләре дә аңламыйча, бик хаклы рәвештә куйганнар! Ул элек һәйкәл булса хәзер кара багана хезмәтен үти Хаталанмагыз, адәмнәр! Менә бу бәндәтез кебек уеннын кагыйдәсен, табигатьнең кануннарын боза күрмәгез, зинһар! В И Ульяновка һәйкәл түгел ул, Сабак- һәйкәл!
Ул һәрвакыт һәр адәмнен хата җибәрергә сәләтле икәнен күрсәтеп, исегезгә төшереп торсын.Бу үзгәртеп кору дигәннәре үзенен билгеле бер ноктасына җиткәч, мавзолейдан ук чыгарып ташламасалар ярый ла!? Анын мәетен хәзер этләр дә ашамас инде.
...Фәлсәфә лекцияләреннән сон баш миләрен сәерфикер-микерләр тәмам шулпаланлырын бегерә. билләхи! Әллә нинди боек ачышлар ачылып ташлана шул чакларда! Йа. Хода! Үзен ярлыка инде син бу кыз балаларынны!!!Ә менә аларнын бүген кич кылыначак гөнаһ-гамәлләрен кайчан да булса ярлыкый алырсыңмы сон ?
Хатын-кыз икс төрлегә бүленә: кайберләре тормыштан тәм табарга сәләтле, икенче бер төрлесенең бар белгәне тел зарлану, сукырану
Уйлар ачык форточкадан өйгә бәреп кергән шарлы яшен кебек. Урамга кире чыгын китмәсә. яндырачак, шартлатачак. Тизрәк ишегеңне, иә булмаса тәрәзәнне ачып куй әле син! Кайдан килсә—шунда китсен! Алайса шартлавын бар. бахыр
Әнә, университет колонналары яныннан узып баручы көяз ханымта игътибар ит!
—Әнә. минем әни!—дип. терсәк очы белән төртеп алды Әнил —Ничек синең әни? Алайса нигә дәшмисең?! Әйдә, куып тотабыз. —Хәзер куып тотабыз.—диде Әнил тыныч кына. Әмма үзе урыныннан да кузгалмады, киресенчә, эскәмиядән күтәрелә башлаган Кәримәне җиңеннән тартып кире утыртты. Ул кесә телефонын сумкасыннан я надан чыгарган иде. усал көлемсерәп, номер җыяриз кереште Көяз ханым кул сумкасыннан телефон алып колагына куйды
—Алло! Мам! Привет! 1ы когда домои придешь’
Көяз ханым
—Исәнме, кызым' Син нигә бу вакытта өйдә түгел әле? Сотовыйдан бит син?
—Әйе. өйдә түгел әле мин. мам! А гы когда придешь?
— Кызым, миленькая, я сегодня нсмного злдсржусь послс работы, ладно. скажешь папс
I ы сейчас на работс?
—Да. А что?
— Ннчсго. мам. Так просто! Пока. мам!
—Пока, пока, дорогая!
—Хахаль янына бара,—диде Әнил тыныч кына.
—Ничек! Син нәрсә, Аниль?! Юләр сүзләр сөйләмә инде!
—Юләр сүхләр сөйләмим мин, подружка! Киләсе атнага әтинен зашита, Докторский. Ученый совет Мәскәүдә. Әти язган темага бары тик Мәскәүдә генә яклап була. Әни айлар буе Мәскәү юлын таптады инде. Блат имеет. Хәзер ул Мәскәү бабае янына бара. Гостиницага. И бүген төнлә генә кайтачак. В лучшем случае поздно вечером. Она умная. красивая. Смотри, какая походка красивая, правда, да?!
Әнил үзеннән көләдер дип уйлап, авызын турсайта башлаган иде, ләкин тегесе шундук анын баш миен сафландырып җибәрде:
—Ышанмасаң, әйдә артыннан барабыз. Мин хәтта кайсы номерда булачакларын да беләм. За то мой бедный папа удачно защитит свой докторский, возможно потом его поставят проректором Если нет, мамочка поможет. Она у меня красивая! Ой, юк, подружка, безнең алар артыннан тикшереп йөрергә вакыт юк, безне Руслан Даулатович көтә. Киттек!
Кыз сикереп торды да Кәримәгә кулын сузды. Әнилнен куллары дерелди, күзләре дымлы иде. Кәримәнең аяк буыннары йомшарды, ул атлый алмас булды. Өстәвенә Әнилгә дә ачуы басылмаган иде әле.
—Син! Син! Ничек?! Ничек! Үз әниен турында шундый пычрак сүзләр сөйли аласын!!!—дип кычкырды ул, кулын кире тартып алып. Бу мизгелләрдә Әнилнен йөз-кыяфәте кара янган, сүзләре ачы, үтергеч иде.
—Ә синен әниен ничек шулай эшли алган сон?!!
—Әтине әтине терелтергә акча кирәк булганга бит ул! Аптыраганнан, гаҗиз булганнан! Син! Син! Минем әниемә тел тидермә! Ул әтиемне бик ярата минем.
Әнил ана карап мыскыллы көлде дә:
—Успокойся, девочка! Минем әнием дә әтиемне бик ярата! Әти докторскиен якласын дип тырышып йөрүе генә бит. Әтигә докторскийны яклатгырмасалар, ул—бетәчәк!
Кәримә бераз тынычланган иде инде.
—Ничек бетәчәк?—дип сорады ул аннары.
—Эчеп... Минем әти голова! Он очень талантливый физик! Ләкин ана үсәргә ирек бирмиләр! Хәтта әнинең кандидатскиен да әти язып бирде. Яклавын әни үзе яклады. Әти яза, әни яклый. Икесенә дә Ходай ике төрле талант биргән.
Әгәр бу докторскиен якламаса әти эчүгә сабышачак! Әни аны ярата. Зур кеше булуын тели. Йә, ярый, разболтались тут! Киттек! Вакыт юк! Руслан Даулатович көтә торгандыр.
"Мин Ходайдан һәм үз-үземнән генә куркам",—дип куйды кыз үзалдына.
Китсеннәр. Кызлар ашыга. Ә безнен вакыт бар. Без Әнилнен әнисе— колонналар яныннан узган чибәр ханым артыннан иярәсе иттек. Әнилнен ачулы чагы—телсез сөяк ни сөйләмәс?..Үзебез тикшереп карыйк...
Әдилә Кремль урамыннан “Сәфәр” кунакханәсенә чаклы машина тотты. Кунак аны түземсезләнеп көтеп тора иде инде. Ишектән килеп керүгә киемен салырга булышып, шкафка элде. Мәскәүдә чакта үзен бик иркен тота торган Козлов (Әдилә ханым профессорны фамилиясе белән атый) Казан җирендә үзен ничектер уңайсызрак сизә һәм, үзенен бу халәтен чибәр ханымга күрсәтмәс өчен, бертуктаусыз сөйли, киеренкелекне шул рәвешле йомшартмакчы була иде, күрәсең.
—Тәрәзәдән Казанга сокланып тордым әле. Гажәп күренешләр, гажәп! Казан искиткеч үзгәргән. Яшь чакта минем Казанны төсле откырыткалардан күргәнем бар иде.
—Абрам Ильич, Сезнең Казанга беренче тапкыр гына килүегезме?—дип, гаҗәпләнгән булды Әдилә ханым, гәрчә Козловның Казанда яшәп алганын белсә дә. Сугыш вакытында әтисе, ниндидер юлын табып, гаиләсе белән Казанга хәрби заводка күчүгә ирешә, аннары фәнни институтта эшли
— Кырыгынчы-илленче елларда Сталин заманы Казаны иде ул Минем аны искә төшерәсем килми,—дип жавап бирде Абрам Ильич ханымнын соравына.
Абрам Ильичны Әдилә кунакханәгә үзе урнаштырган иде. анын килүенә рестораннан ризыклар керттерде Бүген өстәл төрле тәм-томнар белән тулган Абрам Ильич аны җилкәсеннән кочып алды
—Казаннын кызлары матур була.
Әдилә карт яһүднсн инбашы аша өстәл өстендәге тәгамгә күз салды һәм эсселе-суыклы булып китте—француз шәрабы юк иде. күрәсен. онытылгандыр Бу очракта ул кунагы өчен түгел, күбрәк үзе өчен борчылды: димәк, коньяк эчәргә туры киләчәк Коньяк каты, ул хәзер баш мие күзәнәкләрен чәчеп-таратып ташлый, икенче көнне көне буе шуларны җыеп, тәртипкә салу белән шөгыльләнәсе була Бөтенләй эчмәсән0 Һе. бөтенләй эчмәсән... ничекләр итеп бу карт профессорның гел сөяктән генә торган аркасына массаж ясыйсын]? Шулчак Әдиләнсн башына кылт итеп бер шәп фикер килде һәм ул әлеге фикернен нәкъ менә ана ин кирәкле вакытта ярдәмгә килүенә сөенеп бетә алмады
Абрам Ильич диссертациянсн шәп язылуы турында фикер әйтте һәм тиздән совет утырышын җыячакбыз диде Әдилә очен бу бик зур янадык булып, ул шатланырга, куанырга тиеш иде һәм моны Абрам Ильичка да ачыктан-ачык сиздерергә бурычлы иде бу мизгелдә Ләкин теге хәерсез уй һаман гакылын кимерә. “Ничекләр итеп коньяк эчәрмен?’' Ул уйларынын теленә чыкканын үзе дә сизми калды
— Шәраб алып керергә әйтергә онытканмын Мин ресторанга шылтыратып алыймчы. Абрам Ильич.—диде ул, итагатьле генә якланачак диссертация өчен рәхмәт әйткәннән сон. Ләкин бу вакытта Абрам Ильич, ике чәркәгә коньяк коеп, берсен Әдиләгә сузып маташа иде
—Өлгерербез, Әдилә Мәннәфовна. өлгерербез Ин яхшы закуска синен иреннәрдәге француз помадасы Француз помадасы белән бергә кушылгач, бу француз коньягы затлы шарабкә әйләнәчәк.
"Гафу ит. Фәнилем",—дип пышылдады ул шул мизгелдә нигәдер ирен күз алдына китереп. Белә иде хатын, алдан күрә коньяк аны җебетеп ташлаячак!.. Эчкән хатын-кыз өчен ин беренче кабымлык—анын гакылы, беренче чәркәдән сон ул анын яртысын "югалтса", икснчс-очснчесеннән сон кабымлык урынына, әнә. остәллә оелеп торган йөзем җимешләре, конфетлар гына калачак. Хәзер хатын-кыз идәнне кулына чүпрәк тотып юмый Тузан суырткыч . мәгәр чүпрәк тотып юса бәлкем, идән чүпрәген күз алдына китерер иде. үзен шунын белән чагыштырып караса, күнеленен бер читендә булса тына да горурлык дигән хис уяныр иде дә
Эттән тугандыр бу хатын-кыз өммәте Югыйсә, шул мизге лдә үк котылу юлын таба алмас иде Карт яһүд кесәсеннән кулъяулык атып бик пөхтатәп ханымнын иреннәрендәге помадасын сөртеп торган арада (помада кабымлыкка булыр дигән иде үзе!) шалт-мохәммәтжан, анын гүм-түгәрәк башкайларына янә бер шәп фикер килеп кунмасынмы'
—О-о-о!' Абрам Ильич, гафу итегез, мин онытып та торам икән ич Мин Сезгә сюрприз әзерләдем бит әле'
Абрам Ильич чәркәсендәге эчемлекне чәй эчкән кебек шупырдатып чөмереп куйды да Әдиләгә текәлде.
—Сауна Менә дигән сауна әзерләп куйдым бит мин сезгә. Шундый хөрмәтле кеше Казан чаклы Казанга килеп массаж алмыйча китмәстер инде шәт'
Ул тиз генә телефонга үрелде һәм кайсыдыр му нчага шылтыратты, икенче шылтыратуы таксига иде
Абрам Ильич су ярата торган кеше булып чыкты Казанда торганда атармын бакчалары да Казансу ярында ук булган икән, хәзер Яна Савин районы җирендә, йөзмә күпер читендә үк Анда Казансу аша яна күпер салыначак
Номер иркен иде. Чиста, пөхтә Әдилә ханым б\ номерга иптәш хатыннары белән еш йөри, һәм Казаннын бар гайбәте шунда чәйнәлә-
чәйнәлә дә, тәмам мунчалага әйләнгәннең соңында, юылып, чистарынып, шулардан арынып чыга иде алар. Гайбәт чүлмәкләре тула башлагач, әлеге дус дүрт хатын янә җебенергә җыеналар. Люкс номерда бар нәрсә дә кеше өчен эшләнгән иде. Саунадагы такталарына кадәр сап-сары юкә... Такталардан тезелгән ләүкә,күн диван, душ кабиналары.
Әдилә ханым, ишекне эчтән бикләп алгач, массаж ясаучы кызга анадан тума чишенергә боерды. Унҗиде яшьлек чибәр чуваш кызы анын үзенә караганда да кыюрак булып чыкты: иң беренче чишенеп ташлап, массаж өстәле кырыена хуш исле төрле крем-майларын тезеп куйды да, душка кереп чыгып, иненә сөлге салды һәм Абрам Ильичның чишенгәнен көтеп тора башлады. Әдилә, плащын салып элде дә, телевизорлы бүлмәдәге күн кәнәфигә чумды.
Вакыт бик озак узадыр кебек тоелды аңа. Ниләр генә уйлап бетермәде шул арада Әдилә Мәннәфовна. Тиздән доктор булачак ире турында да, буйга җиткән студент кызы Аниль хакында да. Шунысы гаҗәп, үзенең кунакханәдәге баягы кыланышларын исенә төшереп, хәзер үз-үзеннән көлә иде ул. Ник фикере кинәт үзгәрде сон әле? Югыйсә, ул саунага да кермәде— фикерләре җебемәде, коньяк та эчмәде—баш шәрифләре чуалмады. Әллә... әллә... яшь кызның күкрәкләре арасына борынын төртеп күн диванда утырган ир сыныгы гаеплеме моңа!?
Адәм баласы организмының нигезен табигый күзәнәкләр тәшкил итә. Алар гакыл биләмәсендә. Шул биләмәдән беркая да читкә чыга алмыйлар. Гакыл—сакчы. Ышанычлы, сау-сәламәт сакчы. Бер чәркә эчемлек гакылны җебетеп, хәлсезләндерәчәк, уяулыгын югалттырачак. Иренә бер хыянәт итеп караган хатын-кыз яшь, сусыл уҗым тәмен татыган мәнсез сыер хайваны кебек. Улагына алтын башак салсаң да, аның “койрык очы” һәрвакыт уҗымга тартачак. Рухи көчне кыргый инстинкт таптап, сытып китә ала.
Әдилә ханым “әһ" дигәнче чишенеп атты да, рәттән ике чәркә коньяк эчеп, шоколад капкалады һәм каты эчемлек кендек турысына төшеп җитеп, кымырҗый, кыздыра башлагач, массаж бүлмәсенә чыкты һәм анын карт яһүденә сөлек булып ябышкан кызны, шәрә иңбашларыннан каптырып, куптарып алды да саунага куып кертеп җибәрде...
—Ты слишком красива!—диде Абрам Ильич баш бармаклары белән ханымның күкрәк башына орынып.
“...что бы быть нормальным человеком”,—дип дәвам итте әлеге фикерне баш мие парланган Әдилә Мәннәфовна.
Аклану
Мин түрә ханым белән карт яһүд турындагы бүлекне яздым да, автор буларак, үз-үземә ачуым килеп, каләмемне читкә тотып аттым. Ни хакым бар сон минем бар хатын- кызны да бер чыбыкка тезеп чыгарга! Ниндидер фәлсәфәчеләрнең фикерләренә таянам, имеш, әллә кайчан күзгә чалынып, хәтердә калган тапкыр сүзләрне файдаланып, геройларымның гамәлен пичәтләп барам, имеш!.
Минем кияүдә дүрт сеңлем бар.Шушыннан соң аларның күзләренә ничек күренермен?!Нигә мин, иҗат итә башланган романымнан бүленеп, әлеге бәян-кыйссага тотындым сон әле?
Әнә, шундый уйлар битәрләргә кереште мине. Һәм кулъязмамны язу бүлмәсендәге шкафның бер караңгы почмагына тотып аттым.
Бу вакыйгадан соң берәр атна вакыт уздымы икән, урамда элеккеге сабакташым Ырынбур егете Заһидны очраттым. Ул мина фаҗигале яңалык җиткерде. Безнең бүлек кызы Әнилне кичә кич ниндидер машинага утыртып алып киткәннәр дә... Әйе, әйе суынып беткән шәрә гәүдәсен Салмачы бистәсе янындагы урманнан табып алганнар...
Мин бик каты тетрәндем. Башыма күсәк белән суккан кебек булды. Берничә көн гел шул хакта гына уйлап йөрдем. Аңыма килгәндә минем өчен янә яналык ачылган иде:әлеге кыйссада бер героемның прототибы да
нәкъ шул Әнил үзе иде бит инде һәм... һәм төп образ анын туганнан туганы Камилә Шул кьтарнын язмышларын сурәтләгәнмен бит мин!
Бу әсәр хатын-кызнын һәммәсен дә бер чыбыкка тезү максатыннан язылмый. Үзем дә хатын-кыз дөньяга тудырган жан иясе Күп кьтарнын гөнаһсыз яшьләрснсн сәбәпчесе бит үзем дә. Шуларнын. бсрәрсенен. каргышлы күз яшьләре тоткандыр да әле мине0 Юкса, яшем утыздан узып китге. һаман өйләнә алмыйча йөрим
Бер караганда. Австралия феминисткаларынын дозунг-чакыруы мина тач туры килеп тора инде:
“Әгәр ир атны тотсагыз, күтенә тибегез!..”
Фагыйдәтен-тайбәтен...
Руслан Даулатович янына барудан бик курка иде Кәримә Лекция- ссминарларда гына күрергә ияләшкән укытучына ничекләр итеп үз тормышымны ачып салмак кирәк0 Уңайсыз бит. ояты ни тора?' Ләкин бармыйча чарасы да юк Әнисе хакына бит Бу көннәрдә ул газиз әнкәсе өчен ут-суларга керергә әзер. Әйе, ул аны әүвәл каргады, сүкте, күралмас дәрәҗәгә җиткән иде Ул бит... ул бит акча эшлим дип Сәгыит Сәстович кап-корсакларынын күңелен күргән ләбаса әтисенә хыянәт иткән Кәримәнен урын өстендәге әтисен коткарам, аякка бастырам дип шул ук әти кешегә хыянәт иткән!?
Ул көнне... дөресрәге, ул хәерсез кичне Аракы чомсрә-чомерә дуңгыз хәленә килгән оч хайвани зат... өчесе берьюлы мыскыл итәргә уйлагач. Фәгыйлә, хурлыгына түзә алмыйча, хәер, бәлкем, үз-үзен белештермичәдер күхнә пычагы белән бер кунакнын корсагын тишеп агызган булган Теге бәндә үлүен үлмәгән үзе—эчәкләрен кире җыеп азып өлгергәннәр Алай гына булса, бәлкем, эшне зурга ук та җибәрмичә йомарлар иде Ләкин үткен пычак түрә-бәндәнсн "жан җирен" дә яртылаш кыеп төшерергә өлгергән икән шул.
Фәгыйләне утыртып куйдылар
Менә хәзер шушы вакыйганы укытучы кешегә сөйләп бирергә туры килер микәнни, Ходаем!.
Ләкин янында атлаган Әнил ана уй дөньясында алай озаклап хисләнергә ирек бирми.
—Акча кирәк булачак, күп акча!—дип куя Әнил Кәримәгә күтәрелеп карап,— А может кирәк тә булмас але.
Кәримә аның әлеге сүзләреннән берни төшенми, шулай да шәрехләвен сорамый. Әнил барысын да үзе аңлатып бирәчәк
—Синдә нинди эчке киемнәр0
Нинди мәгьнәсез сорау бирә инде бу тагын?! Нәрсә булсын—трусик та лифчик инде!
— Нинди төстә дип сорыйм?
—Зәнгәр... нигә!?
—Кара булса. эффектлырак и кара колготки
—Син нәрсә. Руслан Даулатович белән постельгә ятырга кирәк булмаячактыр ич?!—дип сорады күзләре зур булып ачылган Кәримә — Мине кем белендер постельгә салырга уйламыйсындыр ич!!! Тогда пошла гы к черту. яме!
Кәримә атлавыннан капылт туктап калды Аның аяк буыннары дерелдәргә керешеп, хәлсезләнгән, аягында көч-хәл белән генә басып тора, менә-менә—егылып китәр төсле иде
—Әниен хакына дамы!?
— Причсм монда минем әни?
—Аны коткару өчен.—дип шәрехләде Әнил гап-гади генә итеп, ләкин бик аңлашылырлык җөмләләр белән
—Аниль! Син син чынлаптамы ’
Әнил. капылт туктап, группадашының йөзенә күтәрелеп каралы да.
Кәримәнең мәет төсе кергән кыяфәтен күреп, кычкырып көлеп җибәрде, уз итеп, яратып анын җилкәсеннән кочып алды.Әллә шаярта, әллә чынлап сөйли иде Әнил, ул тагын Кәримәгә ят булган табышмакка күчте:
—Неужели, син... кыз кеше әле?! Бер дә ир-ат белән йоклап караганын юкмыни сон?—дип сорады ул, бу юлы җитдиләнеп.
Кәримә беренче сыйныф баласы укытучысының соравына уйламыйча- н итмичә җавап биргән кебек :
—Әйе... Нигә?—дип куйды.
—Девственницалар кыйммәт тора!
—Аниль!—дип кычкырып җибәрүен Кәримә үзе дә сизми калды. Бауман урамы буйлап ваемсыз агылган халык төркеменнән кемнәрдер аларга таба борылып карады. Шулчак каршыларына әзмәвердәй ике егет калыкты.
—Девчонки. хотите заработать? Пошлите с нами!— дип бәйләнде берсе, бакыр сыман оятсыз карашын әле Кәримәгә, әле Әнилгә күчереп. Кәримә курка катды, аяк буыннары капылт йомшарып, тез астының хәле киткәндәй булды. Әнилнен генә исе китмәде, ул каршысында басып торган әзмәвернең берсен юлыннан төртеп җибәрде де:
—Пошел вон!—дип, юлын дәвам итте, икенче кулы белән Кәримәнен кулыннан эләктерде. Мондый кыюлыктан егет кисәкләре үзләре дә каушап калганнар иде бугай, бәйләнеп артларыннан иярмәделәр.
—Руслан Даулатовичка ошаячаксың син. Ул сиңа ярдәм итәчәк!
“Гөнаһсыз кыз бала булганым өченме?” дип сорарга Кәримәнен батырлыгы җитмәде.
Руслан Даулатович кызларны институт ишеге янында урамда көтеп тора иде. Кәримә шундук игътибар итте: профессор киемнәрен алыштырып өлгергән, костюм-галстукларын салып, хәзер ул сонгы модалы киемнәрдән иде. Бу киемнәрдән ул хәйран яшәреп тә киткән, хәтта тавышында да көндезге таләпчән кырыслык калмаган төсле: әйтерсең, кызлар белән бергә укып өйрүче өлкән курс студенты гына...
Ни гаҗәп: килеп җитешкә, Әнил Руслан Даулатовичны култыклап алды, әйтерсең, кинога барырга чакырган егете!
Алар Кәримәне чак кына артта калдырып, алданрак атладылар: Кәримәнен йомышын әйтү өчен Әнил махсус шулай иткән иде. Ул иптәш кызынын кызу-кызу сөйләвеннән берни дә аңламады диярлек, дөресрәге анын ни әйтүе әһәмиятле дә түгел кебек иде. Руслан Даулатовичка хәлне сөйлн торгандыр—инде катлаулы төенне чишү өчен анын тиктормас теле тагын нәрсәләрдер әйләндереп чыгара икән—берни кылып булмый: ул ана үзе риза булып иярде, гәрчә Әнилнен баягы юклы-барлы куркыныч сүзләре кара мәче кебек анын эчен тырнап тора, гәүдәсендәге калтырау бер кимегәндәй була, беравыктан тагын отыры көчәеп, тез буыннарын йомшарта, аякларын калтырата, бәлки шул сәбәпле артта кала, аларга ияреп бара алмый торгандыр да әле... Руслан Даулатовичның сүзләрен ачыгырак ишетәсе килә иде анын. “ярар” диярме икән яисә итагатьле итеп кенә кире кагармы? Андый хәл була калган очракта Кәримә үзе, Руслан Даулатовичнын икенче ягыннан эләктереп алып: "Мин риза, Руслан Даулатович!”— дип, сүзгә кушылырга әзер торырга уйлады. Ничек итеп кенә булса да аны ризалатырга, ничекләр итеп кенә булса да "юк,булмый" дигән сүзне әйттермәскә иде бит канә!!! Чү, туктап тор әле. .. "Мин риза" дип, сүзгә кушылырга әзерме сон мин?!Нәрсәгә риза икәнлегенне үзен дә белмәгән килеш...Әйе, нәрсәгә риза?..
Кәримә шул уйларын тагын бер кат күнеленнән кичерде дә башын түбән иде: нигә үз-үзен бимазалый - нәрсә икәне мәгълүм бит инде, көн кебек ачык...
Урам почмагында Руслан Даулатовичнын машинасы тора иде. Алар шунда утырдылар.Арткы утыргычка кереп чумган мәет кыяфәтендәге Кәримәгә Әнил “Все нормально!” дип пышылдарга өлгерде. Шуна күрә ул бу минутларда үзе түгел, әледән-әле тәне эсселе-суыклы булып китә, йөрәге
лепер- лепер тибә, ул йөрәгенен тавышын ишетә, типкәнен ишетә, ләкин ни әйткәнен ишетми—йөрәк сөйләшә белми, белсә, ни дип әйтер иде икән° Ачуланырмы, әллә хуплармы бу гамәлләрен' Кая хупласын инде, хупласа, бу чаклы каты типмәс, күкрәк читлеген ватардай булып сикермәс иде Каршы ул. Бәлкем, сөенеченнән шулай җилпенә торгандыр, ә? Әнисен Уйлап борчылган чакларында йөрәге гел авыртып кысылып-кысылып куя торган иле биг Бәлкем, хәзер тынычланыр, бар да әйбәт булгач, әнисе котылып иреккә чыккач, борчылырга бүтән сәбәп тә катмаячак бит. югыйсә0 Йөрәге дә тынычланып катачак. Бәлкем, шуларны уйлап, атдан ук җилпенә торгандыр ул, бахыр?
"Күп дигәндә тагын бер айдан!.." Әйе, әйе нәкь шул вакыт эчендә Кәримәнсн әнисе иреккә чыгачак! Һәрхәлдә ана шулай дип вәгьдә иттеләр
Руслан Даулатовичнын берүзенә өч бүлмәле фатир Анын берсе китап киштәләре белән тулган, стенасында китап шкафы булмаган ярты метр да урын калмаган. Анысы профессорнын эш бүлмәсе дә икән Калган бүлмәләрнең берсе кунаклар кабул итү өчен, бәләкәйрәге йокы бүлмәсе.
Әнил, кесә телефоны шылтырауга, каядыр китеп барды Тик өйгә кире кайтам дим әитмәле.Алар Руслан Даулатович белән фатирда икесе генә калдылар, буйдак профессор һәм яшь студент кыз. Руслан Даулатович телефоннан хәбәр көтте Ул хәбәр Кәримәнсн әнисенә бәйле иде. шу на күрә ӘнилIә ияреп кайтып китү хакында ничектер уйламады студент кыз. өйтерсен. профессорына имтихан бирергә килгән, әллә ялган, әллә чын чибәр студент кызлар зачет яки имтихан куйдырыга бакча-дача.зарга йөри икән дим тә ишетеп белә иде Юк. алай булмас!Менә укытучысы ана бик жинел генә сорауга җавап бирергә кушар да. ул тиз генә киенеп, рәхмәтләр укый-укый. үзенен шыксыз тулай торагына кайтып егылыр Буйдак профессор болын чаклы фатирында япа-ялгыз башы торып калыр. Чөнки анын вакыты юк. профессорның үз фәнендә яна ачышлар ясыйсы бар
"Ахырзаман башы"
Яшь профессор студент кызнын эчке калтыравын сизде булса кирәк, әллә Кәримәнсн тышкы кыяфәте чынлап та куркак куянны хәтерләтә иде инде, җинелчә генә өстәл әзерләде, кофе кайнатты, кызга исә. буш утырмасын өчен, “теләсәң, китаплар белән таныша аласын" дип. ымлап, үзе бик озак кына кухня ягында югалып гора иде.
Тыш-кыяфәте белән генә түгел, хәтта бар халәте белән бу мизгелләрдә чынлап та бүре авызына керергә әзерләнгән куркак куянны хәтерләткән кыз. Руслан Даулатович аны бала-чагага саный һәм шуна күрә юата, тынычландырырга тели дип уйлап, чак кына турсайды, үпкәләгән сыман да булды, үзенен куркак куян түгел икәнлеген расларга теләгәндәй — “Булышыйм!" дип. әүвәл кухня якка да кергән иде. профессор итагатьле генә кире какты—"Юк, юк. мин үзем. Син. әнә. китаплар караштыргалый тор!”
Руслан Даулатович. үзе кабатларга яратканча, шактый катлаулы язмышлы кеше иле Анын әбисенең әнисе—карт әбисе,—узган гасыр башында Урга А 1ня1 ә могаллимәлеккәчыгып киткән яшьгатар кызы.—шунда бер үзбәккә кияү ы чыгып, төшләнеп калган Казан арты татары Бер-бер артлы дөньяга килгән унике кызнын язмышы һич кенә дә бср-берсенә охшамаган—кайсы шунда! ы үзбәк-казакълар!а кияүгә чыгып, чит милләтләрнең дәвамчылары булып, сенсп-эреп беткәннәр Руслан Даулатовичнын әбисе исә үзбәк егетенә тап була. Шуннан сон анын нәселендә янә Кырым татары бар. айны буыннары тагын Гайнә татарлары белән кушылып киткән
Руслан акыллы, чибәр егет булып үсте Заманында Ленинградтагы югары уку йорт ырымын берсендә фәнни коммунизм факультетын тәмамлаган егетне зур гүрә булыр дип фарадладылар Ләкин ул. барысын да шаккатырып. (|ын юлыннан китте һәм үзе мондый һөнәр сайлауга бер дә үкенми иде
Гадәттә, төгәл фәннәрдә генә зур ачышлар ясап, дөньяга танылырга мөмкин. Әмма безнен Руслан Даулатович нәкь менә гуманитар фән өлкәсендә дөньяви ачыш ясарга хыялланган бер исәр галим иде Фәнни коммунизм факультетын тәмамлап, инде бу түрә булып китәр дигән өметләрне өзеп, укырга, янә белем эстәргә дип. икенче уку йортынын биология факультетына барып кергәч алды ул "исәр" дигән исемне. Үзенә тагылып йөргән әлеге исәрлек егеткә бик охшый, чөнки белә, күреп тора бит: исәр булмаган адәм беркайчан да дөньяви ачыш ясый алмаячак!
Хәтта анын сөйгән кызы да бар иде. Хәтта ул сөйгән кызының зур урыннарда теш казып утырган түрә ата-аналары ярдәме белән тормыш дигән бу фани дөньяның ин бөек ноктасына менеп, шуннан гына бер кайгы хәсрәтсез дөньяның арт ягына тибеп яши ала, хәтгә ана дөньяви ачыш ясарга да комачаулык итмәячәкләр иде. Ләкин...ләкин.Тормышның шул “ләкин"нәре булмаса әгәр... Өйләнешеп ике-өч ай узмагандыр, аның сөекле хатыны бер дә бер көнне кайтып керде дә—“Руслан, мине факультетның деканы итеп сайларга (куярга иде дөресрәге) исәплиләр ”,— диде. Бу вакытта алар икесе дә Петербургта бер югары уку йортында укытучы, фәннәр кандидатлары иделәр.Әлбәттә, хатынны зур урынга түрә итеп куюларына сөенергә генә кирәк булгандыр. Руслан әүвәл куанды да кебек. Ләкин яши торгач, бу сөенечләр яшь ир-атнын күңелендә көенечләр белән алмашына барды. Хатынның эштәге түрәлек “холкы" өйгә дә ияреп кайта башлагач, ир кинәт кенә “тәртәгә типте"—Азия мохиты белән сенгән “патриархатлык” галәмәте көнкүреш тормышының гап-гади мәсьәләләре белән дә килешергә теләмәде бугай—түрә хатын белән юллар, бер чатка җиткәч, икегә аерылып, төрле якка китеп бардылар.
Яшь, чибәр ир тора-бара докторлык дәрәҗәсе алды, профессор булды, тормышында төрле-төрле хатын-кызлар да очрамады түгел. Ләкин ул яши- яши һаман бер нәрсәгә гаҗәпләнә бара: җәмгыять эт җамаягы кебек әйләнгән, асты-өскә килгән, кайчандыр үз җаена гына тәгәрәгән тәгәрмәчне кемдер таудан этеп төшереп җибәргән һәм ул бер түмгәккә туры килеп, хәзер туры юлын үзгәрткән дә, упкынга таба барып маташа кебек иде.
Кәримә исемле иде Руслан Даулатовичнын беренче хатыны... Беренче хатыны гына түгел, күнелен, бәгырь телемнәрен уеп алган мәхәббәте дә! Яшь егетнең җанында туган ин тәүге, ин садә хисләр шул кыз белән бәйләнгән иде. Ул аны акылы белән түгел, күнеленен ин-ин нечкә хисләрен кушып яратты. Алар тагын кушылдылар, әмма бәби табуга кадәр барып җитә алмадылар—Кәримә, докторлыгын яклап, шул араларда аны проректор итеп куясылар иле—бәби алып кайту арткырак планга күчеп торды. Тагын икесе ике якка киттеләр. Әмма бер шәһәрдә яшәделәр, төрле уку йортларында эшләделәр. Сирәк-мирәк кенә булса да күрешәләр дә иде. Туган көннәр, бәйрәмнәр гел бергә узды. Икесе дә нәкь печән өстендәге эт кебек иделәр: ерагаеп та китмәделәр, кушыла да алмадылар. Һәм мондый хәл озакка да сузыла алмас, кайчан да булса барыбер бер чиге чыгар дип уйладылар күңелләреннән генә.
Андый чик булды, бер дә көтмәгәндә һәм бик сәер, гайре табигый рәвештә. Бердән бер көнне Русланга докторлык дессертациясен яклау турында читтән тәкъдим ясалды, ул әле аны-моны уйлап җиткергәнче, тәкъдим артыннан бик тиз генә яклау да булып узды. Дөрес, анын бу вакытта үз темасына монографиясе дә,саллы гына фәнни мәкаләләре дә бар иде. Фәнни җитәкчесе Аркадий Ильич—үгә итагатьле яһүд карты—Русланнын мондый тизлегенә үзе дә аптырап калды. Чөнки шәкерте, бер караганда, алай тиз генә якларга ашыкмый, һаман эзләнә, винегрет кебек буталып беткән бүгенге фәлсәфә фәнен үзенчә тәртипкә салырга азаплана кебек тоелган иде.
Бу эштә Кәримәнең каты кулы уйнаганын бер Руслан Даулатович үзе генә сизде. Һәм. шуны белүгә, шәһәрне үк ташлап, ерак әбисенең туган якларына китеп барды...
Дөрестән дә, сәер гамәл кебек иде бу бер караганда. Бер яктан караганда да шулай, икенче яктан караганда да...
-19
Ир-атнын үз горурлыгы була. Ул горурлык аны ир итә. чүпрәк булудан гына түгел, хәтта чүпрәк-чапраклар арасында да буталып калырга ирек бирми Донья яшь галимнен әнә шул горурлыгына тиде булса кирәк Дөнья шайтаннар, фәрештәләр белән тулган гажәеп серле һәм шул ук вакытта бик буталчык, яктылы-яктысыз мәгарә сыман...
Руслан Даулатович жәмгыятьтә шау-шу куптарырга тиешле хезмәтенең исемен әүвәл—"Ахырзаман ахыры” дип куймакчы иде. Ләкин уйлый торгач, әлеге исемне үзе үк килештермәде—гап-гади мәкалә исемен хәтерләтә шикелле Шәп фикер үзеннән-үзс килде "Яна Манифест Әйе, чынлап та дошманга үз күсәге белән орсан. үтемлерәк булачак бит' Руслан Даулатович дошман дип, эченнән генә көлеп. Маркс белән Энгельсны атый. Аларнын тулаем хезмәтләрендә анын эше юк. Ин куркынычы - атар жәмгыятьтәгс икс женес арасында шактый бутатчыклар китереп чыгарып, жәмгыятьне астан кимерә торган "кортлар" уйлап тапканнар Шул демогоглар аркасында эксперимент буларак житмеш кенә ел яшәп атган Советлар илендә адәмнәр өстенә коточкыч бәла-казатар. бәхетсехтекләр килгән!.
Ир-ат белән хатын-кыз тигехтеге хакында ин беренче сафсата сатучылар да шулар бит! Маркс белән Энгельснын “Манифест Коммунистнческои партии" әсәрендә һәм Энгельснын "Происхожденис семьи. частной собствснности и государства" хезмәтләрендә үк гаилә мөнәсәбәтләрен бутау башлана. Имеш, балалар гаиләдә түгел, ә жәмгыятьтә тәрбияләнергә тиеш Имеш, хагын-кызнын төп көче гаиләдә түгел, ә ижтимагый хезмәт, эш урынында файдаланылырга тиешле' Атарча. гаилә хатын-кыз өчен төп хезмәтләре белән чагыштырганда вак-тояк шөгыль генә булып калырга тиешле...
Табигать хатын-кызны хатын кыз игеп, ир-атны нәкь менә ир-ат итеп яраткан да инде. Әлеге ике женесне берүк торле яссылыкка кую. ирләр генә башкарырга тиешле хезмәтне үтәүне, ул да тигез хокуклы ич дип. хатын- кыздан да таләп итү—ахмаклыкның һәм алай гына түгел, хатын- кыз бәхетсезлегенен ин биек ноктасы' Нәкь шул ахмаклыкны» гали генә, ләкин тормышчан мисалы итеп кулларындагы ломнар белән, трамвай юлларын ремонтлаган апаларны, химия заводларында сәламәтлеген какшаткан хатын- кызларыбызны китерергә булмыймыни'
Хатын-кыз ул Илаһи зат!!! Хатын кы з беренче чиратта бәби табу сөенечен кичереп, заззлә учагынын ин якты Уты булырга тиеш! Иҗтимагый хезмәттә катнашу яки катнашмау (нинди микъдарда катнашу ) беренче чиратта хатын- кызнын үз ихтыярыннан гына торырга тиеш! Ул яши торган жәмгыять исә аннан шуннан артыгын таләп итәргә тиеш түгел'Ир-ат белән рәттән дүрт сәгать эшләгәне сигез сәгатькә З1сәпләнергә тиеш' Ә теге демагог яһүдтәрззен тәгьлимаге нигезендә корылган ялган, алдавыч фикерләр исә әүвәл жәмгыятьнсн табигый үсешенә зыян салды, шунын белән беррәгтән хатын- кызмы бәхетсез итте! Атарядн ир-ат ясады, ир-атны чүпрәк итте!!!
Хагын-кы з сөяр, һәм сөелеп яшәр өчен яратылган Зат! Ул беренче чиратта ир-атнын илһамчысы, рухландыручысы булырга тиешле Зат'
Ана теләге баланы лззнгез төбеннән чыгарыр ди! Шәхестә, индивидта бары тик ана мәхәббәте генә кешелек күзәнәкләрен тәрбияли ала. ул аны үзенең баласына булган Мәхәббәтенең илаһи көче тәх'ирендә тормышка ашыра!
Жәннәт аналарның аяк баскан урынында!"
Ир-ат әгәр дә боек жинүләргә ирешә икән яки зур гамагтәр кылырга сәләтле икән, беренче чиратта, ул монын өчен хатын-кызга, бары гик хатын- кызга гына бурычлы"'
Әнә шу I аксиоманын. тормыш, ишәеш аксиомасының кайчандыр "муены сындырылды", барлык бат ал әрнеп башы тик шуннан гына'"
Ул демагогларның ялган гәгьлиматс Руслан Дау латовнчны бәхстсе з иттс- сөйгән хатыныннан аерды
Анын тамырларында гына да бит әллә ничә төрле милләтнең каны ага! Кем аркасында! Хатын-кыз аркасында!!! “Ирек” хатын-кызга теләсә кемгә кияүгә чыгарга мөмкинлек бирде! Һәм шуның белән ул кавемне дә бәхетсез итте!
Цивилизация куркыныч алдында! Аны коткарып калу өчен хатын-кызны үз урынына, ир-атны үз урынына утыртырга кирәк!..
“Хатын-кызга яңадан пәрәнжә ябындырып, аны үз ихтыярыннан башка яратмаган кешесенә кияүгә бирү синең черегән цивилизацияңне коткарып калырмы соң?!”
“Хәзер берничә буын яшьләр гарип буын буларак тәрбияләнеп килә. Гаиләдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт—бала тәрбиясендә, анын шәхес булып формалашуында төп этәргеч!
Гаиләләрдә хөкем сөрергә тиешле гади генә табигый баланс бозылды. “Патриархат” та түгел, тулысынча “матриархат” та юк.
“Мат-Пат” дип аталган яна төр винегрет. Ә ул нәкь менә балаларның ашказаннарын боза да инде, черт побери!”
Я научила женщин говорить...
Но, боже, как их замолчать заставить?
Бу юлларны хатын-кыз шагыйрә язган.
Руслан Даулатовичның әлеге мәсьәләгә булган карашы шактый четерекле, катлаулы иде. Чөнки Марксны тәнкыйтьләп кенә хакыйкатьне ачып- анлатып биреп булмаячагы сукыр күзгә дә күренә. Каннар бозылу галәмәте— төрле милләтләрнең буталуы—аның хезмәтендә, дөресрәге, бөек ачышларында шулай ук әһәмиятле фактор буларак өйрәнелергә тиеш ләбаса дип фикер йөртте инкыйлабчы галим. Жәмгыять беренче нәүбәттә ныклы гаиләдән торырыга тиеш, тагын да төгәлрәк әйтсәк, милли гаиләдә тәрбияләнеп үсәргә тиеш яшь буын.
Әлеге ачышларны ясау өчен теория белән гамәлне кушу мәҗбүри микән дигән мәсьәлә-сорау исә үзеннән-үзе хәл ителде—фәнни институттан югары уку йортына күчкәч, имтихан бирә алмый интегеп йөргән чибәр студент кызлар яшь профессорның тәмам башын әйләндереп бетерә яздылар.
Тол профессорның өендә телефон шылтырады.
—Бәхетле йолдыз астында тугансың икән...—Руслан Даулатович китап киштәсе янында тынсыз калып, аннан түземсезләнеп нинди дә булса хәбәр көткән кызга карап торды да:—Әниең Казанда гына калачак. Һәм... ким дигәндә бер айдан ул иректә булачак!
Бу мизгелдә кызның гәүдәсе генә түгел, бөтен барлыгы—гакыл-хисләре, жаны һәм бар рухы—пружина кебек киерелгән иде. Хис-пружина кинәт бушады һәм ул, үз-үзен белештермичә, каршысында басып торган, үзе өчен әлеге минутларда дөньядагы иң изге кеше булган ир-атка таба атылды да аны кочып алды.
Әлеге “шатлык йолдызы” һич көтелмәгәндә атылды ки, Руслан Даулатович, аягында басып кала алмыйча, артындагы диванга ауды.Кыз аны шашына-шашына битеннән, маңгаеннан үбә, анын җир җиләге сыман сусыл һәм өстәвенә кап-кайнар иреннәре тол ирнен кытыгын китереп, гакылын томалап куйды да, калган гамәлләрен бары тик хисләр иркендә калдырып, тәмам каушатты, уянырга өлгергән күзәнәкләре ары-бире чабулый башлады, аннары, тәмам буталышып бетеп, юлларыннан ук яздылар һәм аны да үз артларыннан иярергә чакырдылар.Менә анын кулы ирексездән кызнын тыгыз күкрәкләренә орынып китте, шуннан сон инде яшь ир тәмам хисләр иркендә генә калырга әзерләнде. Ләкин ниндидер көч, иңбашларыннан тотып диярлек, кызны диваннан тартып торгызды, ул әле нәрсә булганын да һәм алди ни булачагын да аңларлык хәлдә түгел, тәне әле яңа гына салкын суга чумып чыккан кебек калтырана, йөзе генә
түгел, җиләк кебек кызарышып, тулып торган иреннәре дә ап- ак булды, әмма ул, үзендә көч табып
— Рәхмәт Сезгә. Руслан Даулатович!—дип әйтә алды шикелле.
Чыннан да. рәхмәт Руслан Даулатовичка. рәхмәтнең дә ин зурысы! Ул бер сүз дә әйтмәде, бары матур итеп елмайды һәм кызны юатып —Борчылма. Кәримә, бар да яхшы булыр!—дип юатыр сүзләр дә тапты әле. Әлбәттә, анын бөтен эчен жинелчә генә калтырау атып, йөрәге, нәрсә булса да көткән шикелле, дөп-дөп тибәргә керешкән һәм тамырларындагы канны да гадәттәгедән көчлерәк, тизрәк куа. шул сәбәпле кан басымы күтәрелеп, аны сугышчан хатәткә китереп җиткерә язган иде инде
Бераз суына төшкәч ул: “Шөкер!" дип куанып куйды Бу кыз анын диванында аунаган башка студент кыхлар кебек түгел, атарга охшамаган' Мәсьәлә исеменен беренче хатыныныкы кебек “Кәримә" булуында гына түгелдер инде, әлбәттә.
Руслан Даулатович яшь. чибәр һәм кагыйдә буларак, шактый надан кызларның, имтихан бирә алмауларыннан файдатанып. атарны үз ястыгына салучылардан түгел, тол ирнен андый максаты юк Ул чытлак кыхтар һәрвакыт ана үхтәре жәгмә коралар, очраклы, көтелмәгән ахлә нинди очрашулар оештыралар Дүртенче дистәне җыюына карамастан. Руслан Даулатович яшьләр булган кичәләргә йөрергә ярата, гурыдан-туры катнашмаса да шул мохитнын һавасын ярата тол ир. шул рәвешле ул үзенен яшьлеген эзли, яшьлегендә өзелеп яраткан Кәримәсен янадан эзли. Бу заманда кырык яшь ир-атнын чәчәк аткан еллары булса да. кем әйтмешли "яшем җитте кырыкка, эшем китте шырыкка" дигән әйтем куркыта аны Нәкь менә шул “шырык” аркасында анын күңеленә мен төрле шик- шобһә кереп оялый да рухын басып, сытып тора Фәнни эш белән шөгыльләнсә дә. Руслан Даулатович фәнни институтлардан урын эхләп йөрмәде, укытасы, яшьләр арасында буласы килде анын. Китап, лекцияләргә ябышып ятарга яратмаган чибәр кызлар аны. тол профессорны. Казанның мен төрле почмагынын көтелмәгән борылышында очраклы рәвештә генә очратып, ялгыз ир-атнын кытыгын китерәләр, бу эшнен ахыры Руслан Даулатоничнын оч бүлмәле фатирында шәм яктысында тәмам кылына иде гадәттә. Студентларның наданлыгын яки фәнне төшенеп, ашлап бетермәүләрен файдаланамы ул?! Әүвал Руслан Даулатович үзен зур җинаятьче игеп хис игә иде Гора-бара бу авыр хис үзгәрде Ярый. хуш. надан студент кызга, бер мәртәбә анын фатирында очрашып, яхшырак аңлашканнан сон. ул анын зачеткасына шәп билге дә "утыртты" ди һәм шунын белән мона нокта да куелырга тиеш бил инде. Юк теге кыз оч көннәнме, берәр атнаданмы, ниндидер дөньяда булмаган ахмак сәбәп тапкан булып, юлына тагын килеп чыга яки батыраеп фатир ишаен шакый Югыйсә, анын фәненнән имтихан да бирәсе юк бит инде кана!
Бу кыз балаларның әтиләре алып биргән чит ил машина.ларында җил куып йөргәннәрен белсә дә. мескен, хәерче стипендияләргә мохтаҗ түгел икәнлекләрен белсә дә (аларга шәп билге кую очен агаларының телефон трубкасын күтәреп куюлары да җилә, югыйсә) баштарак аларнын бу җилбәзәк гамәлләрен башына сындыра алмыйча азапланып, интегеп йөрде Ниһаять, үзенә кунакка килгән бер тау ягы кызы бик ачык итеп аяшып бирде ана мәсьәләнең серен Бу чибәр кызны үз лекцияләрендә сирәк күрә иде ул Шулай да фатирына гурыдан-гуры килеп кергәч таныды—өченче курстан
Зур түрә дәрәҗәсенә ирешкән авы.л малаеның мантыйгы бик гади үзс нәкь менә үз акылы белән шундый зур дәрәҗәгә нрешә алгач, аннан туган балалар гагын да акыллырак, талантлырак булырга тиешләр Аларны тормышның вак-төяк мәшәкатьләреннән азал итәргә кирәк, у.л аша у-эчү турында. матур кием-салым хакында яки затлы чит ил машинасы турында уйлап һәм. ахыр чнктә. Казан тулай торакларының бсрәрсенлә таракан санап яшәргә тиеш түгел, агасыннан күчкән сәләтен. 1акмлын ул малай яки кыз бала фәнгә багышларга тиеш, максаты яхшы билгеләргә генә укып, кесәсенә диплом салу бу лырга гиеш Югары уку йортында укыган чакта
билгеләре бик шәптән булмый икән, анын өчен дә борчылып торасы түгел: бала әлегесен ачылып җитмәгән! Килер бер көн, анын ефәккә төрелгән баласы зур кеше булып өлгереп җитәр, ин юк дигәндә, ахыр чиктә, атасы эшенен дәвамчысы булыр. Монысы малайларга кагыла. Кызларга килгәндә исә Монда да үз мантыйгы бар. Берәр зур житәкченен асыл малаена тап булып, алдагы тормышын муллыкта, рәхәттә уздырыр, шөкер' Чөнки анын тормышыннан бик канәгать булган үз хатыны көне-төне колагына шул хакта тукып тора лабаса! Колагына гына түгел, бу нәрсә анын инде һәр күзәнәгенә кереп сенгән!
Әлеге кызлар үзләренең алар өчен әти-әниләре махсус уйлап тапкан алтын боҗра эчендә икәнлекләрен беләләр. Тик, алтын булса да, барыбер аның боҗра икәнлеген аңлыйлар. Кайсы яшь күнелнен “ябылуда" яшисе килсен! Аларнын күңелләре бу гамәлләргә, кырыс мантыйкларга карата үзләренең ризасызлыгын белдерә һәм менә шул эчке ризасызлык белән сугарылган каннары аларны “читкә” каерып тора, әти-әнисенен теләкләренә каршы килеп, төрле жүнсез гамәлләргә чакыра Ничек телибез—шулай яшибез, ди, ул кызлар. Ничек телибез—шулай кыланабыз дип фикер йөртә бу чибәр кызлар һәм чәчәкле болындагы бәйсез күбәләкләр сымак теләгән тарафларына очып киткәлиләр дә Аларнын бик гади генә бер теләкләре бар, ул да булса, үз язмышларына үзләренең хуҗа буласылары килү.
Аларнын берсе дә, малае да, кызы да, әти-әниләре теләгән югары баскычларга күтәрелә алмый.Чөнки—тормыш көрәш ул.Ә боларда көрәш иммунитеты бала чакта ук ата-аналары тарафыннан үтерелгән, юкка чыгарылган була. Тормыш әзергә бәзер генә яшәргә өйрәнгән балаларына карата нишләптер бигрәк аяусыз шул...
Бер мәртәбә имтихан биргәннән сон студент кызларнын аның янына үз теләкләре белән бернинди сәбәпсез икенче, өченче тапкыр килүләре— Руслан Даулатович өчен бердәнбер һәм ныклы аклану. Аннан сон. аннары ул тикшеренүче-галим, хатын-кыз холкын никадәр якыннанрак өйрәнә икән, димәк, анын фәнни ачышлары шулчаклы тормышчан һәм кире каккысыз булачак! Фән өчен галим кеше, шагыйрьләр читтән илһам эзләгән кебек, әхлак кануннарына сыешмаган гамәлләр кыла икән, бу, һичшиксез, табигый күренеш итеп кабул ителеп, аны гаепләргә урын калдырырга тиеш түгелдер ләбаса!
Кәримә атлы бүгенге студент кыз исә билге куйдырырга килмәгән. Бу самими карашлы кыздан чынлап торып курка Руслан Даулатович. Дөресрәге, әлеге кызның үзен юлдан яздырудан, башы-аягы белән хиссият дөньясына алып кереп китеп, башын, акылын югалтудан курка иде. Кырлап- сырлап торасы да юк: Руслан Даулатович үзенең бу кызга карата битараф түгел икәнлеген сизә башлады бугай. Ходай сакласын, ул бүтән гашыйк булып, салкын акылын җебетергә теләми, йөрәгендә беренче Кәримәдән сон калган җәрәхәттән һаман кан саркый, ул аны төшләрендә күреп уяна, кайбер төннәрне таңга чаклы беренче хатынынын “куенында" уздырып чыга, төне буе ләззәт, мәхәббәт тәмен татыганнан сон, уянып киткәч, хак чынбарлык анын башына күсәк белән китереп органдай була. Тол ирнен яшисе килми башлый, ул төшкә чаклы төшенкелектә йөри. Шул рәвешле акылдан язуың да бар. Менә тагын бу кыз да. дөресрәге, бу кызга да күнеле битараф түгел шикелле, нилектәндер ымсына, кытыклана. Күңелен бер “бәйдән” ычкынса, аны бернинди фәлсәфә кануннары белән дә урынына утыртып булмаячагын аңламый мыни ул?!
Борынгы грек фәлсәфәчеләре үк мона игьтибар иткәннәр. Бу нисбәттән Платон Софоклнын сүзләрен мисал итеп китерә. Өлкән яшьтәге Софоклдан сораганнар икән: "Мәхәббәт ләззәтенә мөнәсәбәтен ничек? Хатын-кыз сине һаман кызыксындырамы әле?”—дип. Тегесе җавап биргән “Мин бу нәрсәләрдән үзенен кырыс әфәндесеннән йөгерә-йөгерә качкан кол кебек шатлана-шатлана арындым, качтым инде”.
Руслан Даулатовичнын Кәримә иреннәре тигән ике бите бик рәхәт булып һәм бик озак янды. .
Буласы нәрсә булмый калды. Көтелеп тә булмый калган нәрсәләрне, жял үзе белән эзен дә калдырмыйча очыртып алып китә Тормыш безнен уй-фикерләрдән үрелгән Шуна күрә кайбер авырлыкларны адәм базасы кичереп, үткәреп җибәрергә тиеш. Чөнки Ходай шулай тели Ә ахыры чәерле булыр кебек
...Кәримә көтте, үзе белән якын арада булачак зур үзгәрешкә аздан ук әзерләнде. Әлбәттә, анлы рәвештә һәм махсус түгел, бу әзерлек кызнын акылыннан гайре рәвештә барды шикелле. Әитерсен. ул бик текә ярнын читенә үк килеп житкән дә юк. ул инде шул текә ярда аякларын ук салындырып утыра, чак кына кузгатса, яисә тазпынып азса—аста кайнаган дингез дулкыннары арасында булачак. Ул Дингез аны төпкә азып китмәячәк, үзенен акулатарына ризык итеп тә бирмәячәк, ул дингез аны йомшак дулкыннары өстендә уйнатачак, иркәләячәк, бишектә тибрәткән кебек тибрәтә-тибрәтә, соныннан гәрәбәдәй комлы ярына чыгарып бастырып куячак—яшә. рәхәтлән, тормышнын тәмен таты, син хәзер инде үзен бая гына аягынмы салындырган текә яр өстендә түгел, син кичәге кебек болыннан чәчәкләр жыеп йори азасын Хуш исләр белән хозурлана азасын Син хәзер гөнаһсыз кыз бала түгел. Ләкин шуны бел. син инде самими кызчык кебек ул матур чәчәкле, хуш исле болында бер кайгысыз очып уйнаган күбәләкләр артыннан дөньянны онытып куып йөри азмаячаксың, дөресрәге, синдә бүгән андый теләк уянмаячак, беркайчан да Син хәзер хатын-кыз. син хәзер ул күбәләкнен очынып уйнавына соклана-соклана күзәгә генә аласын
Нигә?! Аерма шунда гынамы икәнни сон'.'. Юк. аерма анда гына түгел Син кайчан да булса үзен охшаткан кешегә кияүгә чыгарсын Зөфаф кичендә, бәлкем, хатын-кызга хас мәкерлегеңне файдаланып, үз кешеңне алдый да алырсын Ләкин син гомерен буе яшерен сереннән котыла алмаячаксың, ул сине каберенә чаклы озата барачак. Ул сине фани дөньяда да адым саен эзәрлекләп, ирен белән ястык бүлешкән мизгелләрендә, бигрәк тә—битәрләп, жаныниы өшетеп торачак' Син үзен тудырган газиз балаларыннын күзенә дә тутырып карый алмаячаксың! Син инде бу и житкән кызына тәүфыйклы бул балам дип әйтәсен. кисәтәсе килгән чакларыңда, теге мәкерле серен күсәк сыман башына тондырачак, син аңгыраеп калып, кызына бирәсе кинәшләрен дә табигый һәм самими булмаячак, кызын. бә1ырь кисәген, ул кинәш. теләкләреңне колагы, аны белән кабул итсә дә, ул анын җанына үтеп кереп, кызыкны бәлаләрдән коткарып калу көченә ия булмаячак инде
Син кулында искиткеч матур һәм бик хуш исле чәчәк тотып торырсың, ләкин син инде чәчәкнен хуш исе белән матурлыгын бергә, икесен дә берьюлы тоя алу ләззәтеннән мәхрүм ителгән хатын-кыз буларак, йә матурлыкны гына күрә алырсын. йә борынына хуш исе генә килер
Ьу сүзләрне кемдер Кәримә атлы гыйффәтле кызнын колагына пышылдый иде. Кем шулай кисәтә аны. хәтта ул кемдер аны өркетә, куркыта шикелле. Гулай торагына кайтып пружиналы тимер караватына аугач та әлеге “кемдер" пышылдавыннан туктамады
"Минем әнием иреккә чыгачнк! мина ин беренче нәүбәттә шунысы кадерте"
Кызны йокы азмады Алар сабакташ кызлары белән күптән түгел генә җыелышып, кача-поса бер фахишәнен кондазеген укыганнар иде Кәримә яшерын җиреннән гиз генә шуны тартып чыгарды һәм кигапнын үзенә кирәкле битен эзләп тапты.
“Шундый ка/мр кабул н гкән мизплдан кала, мин ул тоннен һәр минутын аерымачык хәтерчим Кытык—үтемне бер тамчы ла гаепле итеп сизмим Элек мин уз тәнен сатып кон игүче хатын-кызларга тормыш бутән юл калдырмагандыр лип уйлый идем,—хәтер монын атай ту гел нкәнлезен күрәм Мин бит "юк" дип, кире кага ала чием, "эне" днп рпзалашырга да була иле.
Һәммәсе дә мин алдан фаразлаганча булды: гарәп белән анын кунакханәдәге номерына кердек, шампан эчтек, мизгел эчендә бик каты исердем, анадан тума чишенеп, урынга барып яттым һәм тыныч кына анын кәефе булганын көттем (үземә дә рәхәт булганлыгын күрсәтеп кыланып та тормадым). Душка кердем, гарәптән акчасын алдым да, такси тотып, өйгә кайттым. Танга чаклы бернәрсә белмичә йоклаганмын
Мин урамнан барам. Кешеләрнең йөзләренә текәлеп карыйм һәм белергә тырышам: бу кешеләр барысы да язмышларын үзләре сайлады микән? Әллә минем кебек язмыш тарафыннан ирексез рәвештә сайландылар микән?
Мин үз-үземне тамчы да кызганмыйм. Корбан итеп тә хис итмим, чөнки гыйффәтле булып калган хәлдә, буш кошелегымны кыстырып, рестораннан ук чыгып китә ала идем бит Мин ул гарәп каршында әллә кем булып та кылана ала идем. Ала идем. Ләкин күпчелек кебек үз-үземне тулысынча язмыш кулына тапшыруны кулайрак күрдем. ”
“Без күпме теләсәк, шулчаклы хыяллана алабыз, ләкин реаль тормыш бик кырыс. Моның белән син нәрсә әйтмәкче буласын? Сине кайчан да булса гаепләячәкләр дипме? Ләкин бу хакта беркем дә белмәячәк бит һәм бу шөгыль вакытлыча гына бит...”
Кәримә үзенә таныш булмаган фахишә кыз белән килеште дип тә, килешмәде дип тә әйтеп булмый. . һич әйтеп булмый. Ул бары тик анын көндәлеген укыды, укыган саен укыйсы килде. Чит кешенен эч серләрен белергә омтылу теләге идеме бу, әллә үзе дә мондый гамәл кылырга мәжбүр булган очракта, тырыша-тырыша котылу өчен “ салам” эзләү идеме?..
Кәримә йотлыга-йотлыга укыды.
“Мин шуны аңладым—ир кеше хатын-кызга түли—бәхетле булыр өчен түли...
Табигый хисләрен канәгатьләндерү өчен генә шулчаклы акчаны чыгарып салмас бит инде ул. Бәхетле буласы килә анын. Жир йөзендәге башка кешеләр кебек үк минем дә бәхетле буласым килә, ләкин мона беркем дә ирешә генә алмый. Әгәр дә төптән уйлап карасан, нәрсә югалтам сон әле мин?
Намус. Горурлык. Үз-үзе мә хөрмәт. Әгәр дә төптәнрәк уйлап карасан, боларнын берсенең дә миндә булганы юк. Мин бу дөньяга туарга атлыкмадым, мин үземнен мәхәббәтемне очратмадым, мин һәрвакыт ялгыш гамәлләр кылдым һәм минем тормышым да үз тарафымнан ук җимерелгән... ”
Кәримә әлеге мескен кызны ирексездән үзе белән чагыштырып куйды. Анын да монарчы чын мәхәббәтен тапканы юк бит әле, аны да, әнисен коткарып калу хакына, бүгенме, иртәгәме... нәкь шул язмыш көтәргә мөмкин бит? Ул бүтән бу хакта уйларга теләмәде, тизрәк китапка капланды.
"Яратышуга килгәндә, әлеге нисбәттә берни дә үзгәрмәде Чишенеп ятасы, ыңгырашкан булып кыланысы (әлеге ыңгырашулар кайчак артык акча алып килә), соныннан душка керәсе—су астында торган чакта тәнен генә түгел, жаныннын бер өлеше дә чистара кебек. Әллә үзен шулай булуын теләгәнгә генә микән? Клиент белән бернинди үбешү юк. Иптәш кызым әйтә.үбешүне киләчәккә, үзеннен чын мәхәббәтеңне очратканчы сакларга кирәк, ди. Әйе, әйе, кайчан булса да ул Үбү киләчәк, һәм синең бар дөньянны аллы-гөлле төсләргә күмеп, сине мәнгегә бәхетле итәчәк!.. Шул Үбү Синдә гүзәл хатьт-кыз уятачак!!!"
Чү, туктале, ул Руслан Даулатовичны битеннән үпте бит!? Юк ла, үз- үзенне газаплама инде, шатлыктан гына, рәхмәт әйтәсе килгәннән генә ләбаса ул...
“Минем янга килгән барлык ир-ат та,—озын буйлымы ул, кыскамы, тынычмы, яки тел бистәсеме,—һәммәсе дә үзләренең куркуларын жинсп киләләр. Тәжрибәлерәкләре бу куркуны басар өчен кычкырып сөйләшкән була, кайберләре үзенен әлеге халәтеннән качу өчен хәмер эчә. Курку хисе кичермәгән ир-атны минем әле монарчы күргәнем юк. Әлбәттә, алар хатыннарына ишетелүдән яки кеше теленә керүдән куркалар.
.5$
Ләкин нигә ' Алар түгел, киресенчә, мин куркырга тиеш бит әле монда! Һәр кичне үземә таныш булмаган кешеләр белән кунакханәгә мин керәм бит Мин керәм. көчсез хатын-кыз башым беләм. үзем белән хәгга коралым да юк?! Гомумән, бу ир-атлар кызык кавем. Минем белән кунганнары гына түгел, минем юлымда очраган һәммәсе дә... Әйе. атар куркытырга момкиннәр, кычкырырга, суккалап та атырга куп сорамаслар, әмма барысы ла хатын-кыздан куркуларыннан акиътарыннан язарга мөмкиннәр. Бу курку үзләре башларын итәкләре астына тыккан хатыннарыннан гына да түгел Мәсәлән, туган әнисеннән курку
...Өстәвенә, әгәр, артык салган баштан, булдыра алмасалар. алар оялалар да. Югыйсә, уята алмаганым очсн мин оялырга тиеш бит. алар түгел "
Кәримә китапны читкә тотып атты. Ниндидер бер фахишәнен эч серләре ана нәрсәгә кирәк булды сон әле? Кадатып китсен шунда! Җитмәсә, Кәримә укырга да оялган җөмләләрне ул ачыктан-ачык яза да бит әле? Әнил булса, “какой ужас!” дип. бу көндәлекне күптән чүплеккә тондырган булыр иде инде...
Кыз үзе шулай дип уйлады, ләкин бик яхшы белә ләбаса—әлеге уйларында хилафлык та юк түгел, үз-үзен чак кына атлый ла бит ул... Чөнки яхшы белә, күптән укыды инде, сон чиктә әлеге фахишә кыз чын мәхәббәтен таба һәм аны тапканчы ук шул хакта, ягыш чын хисләр хакында уйлана башлый Көндәлекнен ул өлеше Кәримәгә аеруча ошый "Мин бүген шөгыльләнгән һөнәрме, кәсепме ул. ни булса да—анын бик борынгы булуына төкердем мин Шунысы хак мин бу кәсебемне күралмыйм"' Ул минем жанымны ашый, бәгыремне кимерә, ул мина акчаның бар нәрсәдән дә өстен икәнлеген анлатмакчы була!
Минем тирәмдә бәхетлсләр юк Ул ир-атлар яхшы белә: бушка да ирешеп була торган нәрсәгә .пар учшп акча түлиләр, шул нәрсә .иарны кимсетә, ачуларын кигерә Иркәләү, сөюләр хакына бушка да бирелергә әзер булганымны белә торып, сатылырга, акча таләп итәргә мәҗбүр ителгәнем очен минем җаным кыйнала. Берәр атнага гына гу зәм дә Аннан нишлим? Нокта куяммы? Әйе. куям Һәм мин боларнын барысын да киләчәк тормышымда онытырга, нинди оныту гына, бәлки тормышымнан ук сызып ташларга тырышачакмын! Минем күнслем дә бит мәхәббәткә сусаган! Минем дә яратасым, сөеләсем китә!
Тормыш артык кыска Ул кыска тормышны бары тик чын мәхәббәт мизгелләре генә озынайта алачак.. Мин шуны андый башладым Ниһаять Бар адәмнәр очсн дә уртак булган "ахырзаман" белән беррәтгән һәр кешенен үэенен генә дә "ахырзаманы" була торган булса, кыз бата өчен ул мин кылган гамәлләрдер Анын да беренчесе үктср. Ходаем
Үзен ярлыкый күр. Ходаем' Му еннан гөнаһларга багабыз да. аннары, авыз күтәреп, гафу итүенне үтенәбез,тәүбәгә килмәкче булабыз, сине искә төшсрәбе з".
...Ул төнне Руслан Даулатовичнын фатирында танга чаклы ут сүнмәде Кан тамырларын шартлатырдай булып гәүдәсендә тупланган коч-гайрәт ана йоклап китертә ирек бирмәде Ул язу өстәле янына китеп утырды
...Борын-борыннан ук күршеләр булып гомер итсәләр дә. холык- кыяфәтләрс белән бер-берсеннән жир белән күк кебек аерылып торган милләтләр, тарихмын кайсыдыр мизгелләрендә, үзара буталышып, каннарын бозганнар . Басып алынган халыкнын каймак кебек кьплары коллыкка алынган Әлеге чуалыш-кушылулар нәтиҗәсендә җир йөзенә иөзләгән- мсндәган "безобразияләр" туа торган. Гибрид грсйфрукталар ничек тәмсез булса, боларнын каннары кушылу нәтиҗәсендә дөнья га килгән "җимешләр лә" шундый ук чиле-пешле була торгандыр Ил. Хода' Әгәр синен изге китапларын б\ шатен булса, тәм балаларын җирлән атлап түгел, күптән агач башыннан йөрерләр һәм бер-берсенә нарат күркәсе агып уйнап, тәннәреннән бет чүпләп утырырлар иде Син—тудыручы. Син —
коткаручы!.. Шулай булгач, Синең тәгьлиматен күкләрдән инмәгәндер дип, кем авыз күтәреп әйтә ала?!
Тарих белән “тарих” кына бит дип шаярмагыз, ул хакта жиңел генә фикер йөртмәгез! Халыкның тарихы анын кичәге язмышы гына түгел, ул анын туачак таны, офыктан күтәреләчәк кояшы. Син кичә нинди иден, бүген дә шулай син, иртәгә дә, алдагы көннәрдә дә шулай булачаксың! Кабыгын гына алмашынырга мөмкин, тик асылын үзгәрмәячәк. Белеп тор моны!..
Руслан Даулатович студентларына да шул ук фикерләрне тукый тора. Дөресен әйтергә кирәк, әгәр ул аларны үзе, ягъни булачак монографик хезмәте өчен генә теркәп барган очракта, күнеле һич канәгатьлек тапмас иде. Уйлаганнарын студентлары белән уртаклашасы... юк, дөресрәге, ул аларга шәкертләреннән, чит кешеләрдән тагын бер кат раслатып, күңел тынычлыгы табарга омтыла шикелле.
—Милләтләрнең каннары буталып беткән. Кан күзәнәкләре бертөрле генә түгел. Кайда кайсы милләт күзәнәкләре өстенлек итә—индивид үзен шул милләт “бишегендә” унайрак хис кыла.
Яна исәп-хисаптан башланган бүгенге дөньянын берничә йөз елы милләт каннары кушылу-буталудан гына тора. Анарчы ул чагыштырмача тотрыклы булган. Һәр милләтнең үзенә генә хас холкы, фигыль-гамәле аеруча көчле чагылган.
Ул шулай диюгә, арадан берәр кыюрак студенты сикереп торып:
—Руслан Даулатович, мин Сезнен белән һич килешә алмыйм! Каннар буталу революциядән сон гына башланган ич!—дип, каршы да төшмәкче була. Шулчак профессор абзагыз, дөньясын онытып, тарихка кереп китә. Әлбәттә, үзенә каршы килгән студентны гаепләми ул. Хәтта анын сүзләрен куәтли дә. Мисал итеп урыс ельязмачыларынын сүзләрен китерә.
955 нче елнын жәендә князь Игорьнын хатыны Ольга греклар янына Патша шәһәренә килә. Ул заманда патша булып Левнын углы Бөек Константин хакимлек итә. Ольга менә шунын катына бара. Патша гүзәл Ольганы күреп соклана һәм“ безгә бергәләшеп патшалык итәргә язгандыр” ди. Ольга үзен саклап калу өчен шундук хәйләгә керешә, дөресрәге, чын максатын әйтә. “Мин мәжүси бит, христиан кеше мәжүси хатынны хатынлыкка ала алмый, мине чукындырасын килсә, тик үзен генә чукындыр, югыйсә, мин чукынудан баш тартачакмын”, ди. һәм патша аны патриарх белән бергәләп чукындыра. Патриарх хатынга христиан диненен тәгьлиматләрен өйрәтә. Чукынганнан сон Ольгага Елена дигән яна исем бирәләр.
Үз диненә күчкәннән сон Константин патша Ольгага хатыны булырга тәкъдим ясый. Ләкин Ольга ана шундук каршы төшеп:
“Ничек итеп син мине үзеңә хатынлыкка алмакчы буласын?! Син бит мине үзен чукындырдың һәм кызым дип атадын! Ә христиан кануннары буенча ата кеше үз кызына өйләнә алмый".
“Хәйләләдең син мине, Ольга” дип. патша аның фикере белән килешергә мәжбүр була. Шуннан сон ул ана күп мал-мөлкәт, алтын-көмеш биреп кайтарып җибәрә. Ольганың халкы да христиан диненә күчә. Ләкин анын улы Святослав христиан диненә күчүдән баш тартып, мәжүси булып калса да, алар бик тату һәм матур гомер кичерәләр.
—Сезгә билгеле мәгълүматлар нигездә әнә шулар,—дип, никтер авыр итеп көрсенеп куйды Руслан Даулатович.
—Борынгы ельязмада язылганча бит инде!
—Аларда чын хаклык бар дип уйлыйсызмы? Алдый алар.
—Ничек инде?..
—Монастырьларда утырган елъязмачылар хуҗаларына нәрсә кирәк, нинди данлы тарих кирәк—шуны язганнарда. Мәсәлән, Святослав кенәз Игорь малае түгел! Ул Ольгага өйләнгәндә шәлперәйгән карт була инде. Тоткынлыкка төшкән Ольганын гыйффәтен хазар башлыгы ала, малай, ягъни урыс кенәзе Святослав шунын баласы! Менә каннар буталуның ачык мисалы сезгә!
Елъязмаларда ялган күп дидем Дөрестән дә шулай бу. Мәсәлән, шул ук Святославның малае Владимир үзе кенәз булып алгач. Выдубипкии монастыре монахы Сильвсстерны дәштерә дә. беренче урыс елъязмасын юкка чыгарып, янаны язарга куша Чөнки анда Русьны берләштерүдә Владимирның роле кечерәйтеп күрсәтелгән була. Шуннан бирле тарихчыларның башы әйләнеп беткән инде. Княгина Олыанын кайчан Констангинопольгә килгәне дә. урыс илен төгәл чукындыру датасын да тәгаен белгән кеше юк. Дөреслекне бары тик патша Констаниннын сәркәтибс язмаларыннан гына эзләргә кирәк. Порфирогинетнын бу хакта аерым хезмәтендә тәфсилләп языла "Ое сегстопш Ашае" дип атала атеге хезмәт һәм сәркәтип Ольганы скандинав исем белән Елга дип атый Константинопольгә, Сильвестер язганча. 955 елда түгел, ә 957 елнын 9 сентябрендә килә Ольга Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде Шунда тукталып торыйк әлегә. Ләкин мин бу урында тагын бер әһәмиятле фактны искә алып китәргә уйлыйм, ул да булса, кенәз Владимир, атасы кебек үк, законлы никахтан тумаган, ул “ ключнииа" Малуша малае
Рухи яктан шактый тотрыксыз бөек урыс кенәзе Владимир исә. барлык ир туганнарын үтереп бетереп. Киев тәхетенә утыруга абыйсынын көмәнле хатыны грек кызы Юлияне көчли, анын белән генә дә чикләнеп казмыи бу бозык жан Шуннан сон византияле принцесса Аннага өйләнү бәрабәренә бөтен Русьны чукындырып ташлый Әбисе Олыанын максаты әнә шул рәвешчә тормышка аша Ольга әби исә үз чиратында, жеп очын яшерү өчен Влалимирнын әнисе Малушаны Киевтан куып ук җибәрә
Әйткәнемчә. Святослав—хазар патшасы яһүди Песах малае
Каннар буталу белән бергә, әлбәттә, гореф-гадәтләр, яшәеш рәвеше дә үзгәрә. Мәсәлән. Ибн Фа пан шул дәвердә яшәгән урыслар хакында менә ничек язып калдырган Шунысына игътибар итегез: халыклар гадәтләре белән бср-берссннән ул вакытта нык кына аерылып торганнар. “Көннәрдән бер көнне мин Итил ярында сәүдә эшләре белән бирегә килеп чыккан русларны күрдем Мондый камил гәүдәле адәмнәрне минем әле күргәнем юк иде. Алар кыяфәтләре белән гшльма агачларын хәтерләтә, чәчләре сары, йөзләре алсу, тәннәре ап-ак Аларда җилән, кафтан киеп йөрү гадәте юк. ир-атлары "киса" дип аталган тукыма кисәге белән ярты тәннәрен генә каплап йөри, бер куллары тышта кала.
Руслар тәһарәт алмый, жснси якынлыктан сон пакьләнми. ашар алдыннан кулларын юмый.
...һәркемнең ой эчендә озын урындык бар, анда хужа үзе һәм сатып жибәрү өчен алып киленгән гүзәл кызлар-жарияләр дә тезелешеп утыра Кайчакта русларның берәрсе җария белән якынлык кылырга тотына, ә иптәше шуны карап тора. Кайвакыт әлеге оят эшне бер төркем кеше дә күзәтә...
...Алар кон лә дөньядагы иң пычрак су белән юыналар Бу менә ничек эшләнә: иртән хезмәтче кызларнын берәрсе хуҗасына зур кисмәк белән су китерә Теге анда кулын юа. битен, чәч үскән бөтен урыннарын юарга тотына, тарак белән чәчләрен тарап, аларны кисмәккә ташлый бара Аннан шул кисмәккә борынын сеңгерә, төкерә, кыскасы, су пычрансын өчен барысын да эшли. Хуҗасы юынып бетергәч, хезмәтче кыз кисмәкне урындыкта көтеп утырган икенче берәү алдына китереп куя Бусы ла хужа кеше кебек бөтен эшен башкара—шул ук суда юына, чәчләрен тарый, какыра-төкерә. Кисмәк шул рәвешле өйдәге бар кеше юынып беткәнче берсеннөн-бсрсснә йөри һәркайсы ана төкерә-какыра. битләрен, чәчләрен юа.
Аудитория һәр сүздән дерт итеп сискәнеп киткәндәй була. Студентлар, аптырашып, бер берсенә карашалар Ләкин ни хәл итмәк кирәк. Фазлан үзе күргәннәрен ташка язып калдырган шул.
Мина шулай ук берәр башлык үлгәннән сон аны ничек күмүләре хакында да еш ишетергә зуры килде Бу очракта йоланын ин гадие—мәетне
яндыру икән Шука карамастан минем бу йоланы үз күзләрем белән күрәсем килә иде Шулай бер көнне ниндидер башлыкнын үлеме турында хәбәр таралды.
Үлгәннән сон алар мәетне ун көнгә кабергә төшереп куеп, өстен ябып тоттылар, шул вакыт эчендә мәрхүмгә яна киемнәр тегелде.
Берәр фәкыйрь кеше үлеп китсә, алар кечкенә генә көймә әмәлләп, мәетне шунда куялар да, көймәсе-ние белән яндыралар.
Бай, мал-мөлкәтле кеше үлгәндә аның бөтен байлыгын өч тигез өлешкә бүләләр: бер өлеше гаиләсенә кала, икенче өлеше жирләү, йолалар үткәрү һәм киемнәр тегүгә тотыла, ә өченчесе—исерткеч эчемлек әзерләүгә китә. Алар бу эчемлекне мәрхүмнең жариясе, үз-үзен үтерергә риза булып, хуҗасы белән бергә корабта яндырылган көнгә чаклы эчәләр. Набыз дип аталган бу эчемлекне алар артык күп эчәләр, көнен-төнен шушы эш белән шөгыльләнеп, кайберләре хәтта савыт тоткан килеш үлеп тә китә.
Мәет озату әзерлеге барган ун көн эчендә алар хатын-кызлар белән якынлык кылалар һәм сазда уйныйлар. Корбан булырга ризалык биреп, тиздән яндырылырга тиешле жария кыз исә шушы ун көн дәвамында набыз эчү һәм күңел ачу белән шөгыльләнә, ул матур итеп киенә, чәчләрен, күлмәкләрен бик матур итеп бизи һәм теләгән кешесе белән якынлык кыла.
Әгәр дә берәр башлык үлеп китсә, анын гаиләсе мәрхүмнен җарияләреннән, хезмәтче егетләрдән: “Кем анын белән теге дөньяга китәргә тели?”—дип сорый. Гадәттә арадан берәрсе ризалыгын бирә. Шушы сүзен әйткән кешегә сүзен кире алу тыела. Ул кире уйлаган очракта да бу ана рөхсәт ителми. Бу эшкә нигездә җария кызлар ризалык бирә.
Шулай итеп, арадан бер башлык үлеп китте дә жария кызлардан: “Кем анын белән теге дөньяга китәргә тели?”—дип сорадылар. Кызларның берсе “мин” дип жавап бирде. Шушы сүз әйтелгәч, аны ике кыз карамагына тапшырдылар. Алар җарияне сакларга, ул кая барса да, гел анын белән булырга тиешләр иде. Әлеге кыхтар хәтта жариянен аягына хәтле юалар иде.
Мәрхүмнен туган-тумачасы аны озату хәстәрен күрде—яна кием-салым тектереп, кирәкле бөтен эшләрне башкарды. Ә корбан ителергә тиешле җария бу вакыт кәеф-сафа кылып, күнел ачып йөрде, шат йөз белән булачак тантаналы йола турында хыялланды.
Менә башлыкнын үзен, анын белән бергә корбан ителәчәк кызны да яндыру көне килеп җитте. Бу көнне мин мәрхүмнен Ител ярында торган корабы янына төштем Менә корабны судан сөйрәп чыгардылар, алдан әзерләп куелган дүрт махсус җайланма өстенә урнаштырдылар. Анын як- якларына күтәрмә-баскычлар куелды Шулай ук корабка сак та билгеләнде, алар арлы-бирле йөренгәндә ниндидер сүзләр әйтәләр, нәрсәдер укыйлар иде. Бу эшләр башкарылганда мәрхүм вакытлы каберендә ята бирде, аны әле чыгармаганнар иде.
Корабнын урта бер төшендә колгалардан тирмә сыман бер куыш урын ясалды, өстендә төрле төстәге тукымалар ябылды. Аннан озын урындык алып килеңде дә корабка куелды. Шуннан соң аларда “үлем фәрештәсе" дип аталып йөртелгән бер карчык килде. Аның җитәкчелегеңдә корабтагы урындык өстенә калын киезләр түшәлде, алар рум парчасы белән капланды, шундый ук парча тышлы мендәрләр куелды. Алардан мәрхүмне сонгы юлга озату эшләренә әлеге карчык җитәкчелек итә, ул мәеткә киемнәр тектерә, аны кендерә. корбан буласы җарияне дә ул үзе үтерә икән. Мин бу карчыкның алыптай таза һәм караңгы йөзле булуына игътибар иттем.
Аннан сон чират мәрхүмнен үзенә килеп җитте. Иң элек анын вакытлы кабере өстендәге туфрак катламы алынды, аннан түшәме сүтелде һәм өстенә җәймә капланган мәет көн яктысына чыгарылды Мин анын суык кабердә ятып карасу-зәнгәр төскә керүенә игьтибар иттем. Мәетне кабергә салганчы ук, руслар анда исерткеч эчемлек, нидидер җимеш һәм лютнага охшаган уен коралы төшереп куйганнар иде. Бу әйберләр барысы да кабердән чыгарылды...
59
...Бу йоланын бик күп халык җыелган җирлә үткәрелүен әйтергә кирәк Корбан ителәсе жария. бизәнеп-ясанып. мәрхүмнен туганнары урнашкан куышлар борынча йөрде, анда һәрберсе белән якынлык кылды, куыш хужасы ана кешегә ишетелерлек каты тавыш белән
—Анда баргач, хужана тапшырырсын бу эшне ул сине яратып һәм хөрмәт игеп башкарды диярсен.—дип әйтә иде
Жария кыз шулай, куыштан куышка йөреп, мәрхүмнен барлык туганнары белән якынлык кылып чыкты
Фазланнын язганнары уйлырма-әкият түгел, ул үз күзләре белән күргән манзараларны тасвирлаган Милләтләрнең, халыкларның чаткы бүтен генә формалашмаган, анын башлангычы—гасырлар төпкелендә Тагын шул ук Фазлан язганнарга мөрәҗәгать итик “Башкортлар сакалларын кырып йөриләр һәм бет ашыйлар Бсрсснен курткасын салып, анын җөйләрендәге бетләрне теше белән сыткалавын үз күзләрем белән күрдем. Безнсн арада бер хезмәтче башкорт бар иде Бервакыт ул киеменнән бет тотып алды да. аны тырнагында изгәч, геле белән ялап куйды.
Аларнын һәрберсе таяктан ирләрнсн җенес әгъзаларын юнып ясый, аны бау белән муенына асып куя Берәр сәфәргә җыенганда яисә дошман белән очрашканда шушы таякны үбә. ана сәждә кыла Иа Тәнрсм. ярдәменнән ташлама!—ли.
Бу хәл мина кызык тоелды һәм мин тылмачтан
— Берәрссннән бел әле. алар ни очен болай эшлиләр, ана нинди мәгьнә салалар?—дип сорадым —Ни өчен тәнреләрс итеп ирләрнен җенес әгъзасын сайлаганнар?
Башкорт безгә:
—Ни өчен дисезме7 Чөнки мин якты дөньяга шушы нәрсә аркасында килгәнмен, башка тудыручыны белмим —дип җавап бирле
Болгарлар турында да яза Ибис Фазлан “Аларда ир-атлар белән хатын- кызлар. елгага төшеп, ят җирләрен каплап тормыйча, шәгг-шәрә килеш бергәләшеп коеналар, әмма бу халыкта бернинди зина-фәлән кылу юк Берәрсе шуны эшләсә—кем булуына да карамастан җәзасын ала монын өчен башта җиргә дүрт сука тимере кагып куела, нотачының ике кулы белән икс аягы атарга ныгытып бәйләнә, аннан сон гаепле кеше муеннан бот төбенә чаклы балта белән икегә чабыла. Гаепле хатын-кыз да шундый ук җәзага тартыла. Шуннан сон зиначыларнын һәр саны агачка бәйләп куела...Аларда карак-угрылар да зиначылар кебек җәзалана
Әгәр дә болгарлар укымышлылыгы белән аерылып торган берәр кешене очратсалар " Бу кеше башкаларга караганда Тәнрегә хезмәт итәргә лаеклырак!”—диләр дә. муенына элмәк салып, аны агач ботагына асып
куя [ар
Иа. Хода! Мин моны белгәч шаклар каттым! Бүгенге болгар-татарларнын холкында да бар бит шул нәрсә кем акыллырак, талантлырак, укымышлырак, ул кешене хәзер батырырга, юк игәргә торалар Бу нәрсә татарлармын ин кабахәт милли үзенчатегс!" Нәкь менә шунын аркасында кат хәлендә яшисен дә инде син, милләтем'
Гасырлар узып, тора-бара бу халыклар үзара тагын да якынлашып, ахыр чиктә кушылып-катнашып беткәннәр Әмма тарих уеп салган гореф- гадәтләрне вакыт җилләре дә. үзара буталышу кушылу да юкка чыгара алмый, әлбәттә. Алар кан-күзәнәкләрдә яши Алар бүген дә милләт әхлагының төп нигезен тәшкил итә
Түләү
Кәримәнсн әнисе озакламый иреккә чыгарга тиеш Бу хгәсьәлә ХАТ ителгән, очы тәмам чишелер очен бераз вакыт кына кирәк иле
' *<)хм»л НЛиг Фа манный Ител г кагына гояхлтс Готтан III >м, и тпржек н , Ка-мн Гат кит н.ннц 1999
Бер караганда кызнын җилкәсеннән тау төшкәндәй булды, шулай да тынычланырга иртәрәк—монын өчен түлисе бар иде бит әле
Иа, Хода! Бу Дөньяны коткаруны тагын хатын-кыз кулына калдырырсың микәнни!?
Ни булса да. тормыш алга китте кебек. Әнисе иреккә чыга, әтисенең "Мөгезсез” үгез дигән мәкаләсе район газетасында дөнья күреп, бик зур шау-шу куптарды. Әтисенә туктаусыз шылтыраталар, өйгә килүчеләр дә бар. Чөнки мондый кыю мәкалә барысының ушын алган, күпләрнең күзен ачкан, тагын да күбрәкләрнең отыры ачуын китергән иде. Район матбугатында җирле җитәкчелекне тәнкыйтьләп кара әле син! Бу кыюлык кына түгел, бу зур батырлык һәм тәвәккәллек тә иде. Дөрес, газета редакторын икенче көнне үк эштән алдылар алуын. Ләкин болай да пенсия яшендәге Мохтаров абыйнын моңа әллә ни исе китмәде. Ул элегрәк елларда байтак вакыт районнын партия комитетында эшләгән җаваплы хезмәткәр, пенсия яше җиткәч, газетага күчкән иде. “Безнен заманнарда фермадагы бер бозау үлсә дә колхоз председателенең тенкәсенә тияләр иде, ә хәзер колхозларның малларын фермалары-ние белән сатып җибәрсәләр дә бернәрсә юк!..”—дип. кереш сүз язган иде Мохтаров “Мөгезсез сыер” фельетонына.
Барыннан да бигрәк, әтисенең йөзенә нур кунды, күңеленә яшәү дәрте кереп оялады.
Алда тагын бер чишелмәгән төен тора иде әле. Шул турыда уйласа, Кәримәнең күз аллары караңгыланып, аягында басып тора алмый башлый, тиктомалдан хәле китә һәм борып-борып эче авыртырга керешә иде. Әйе, чишелмәгән төен... Әнилгә нәрсә, ул көлә генә, Кәримәнең халәтен анлап көлә.Ә.мма көлүе бик серле, нидер әйтеп бетермәгән төсле иптәш кызы. Ләкин әйтелмәгән сүзне кеше авызыннан тимер келәшчә белән генә тартып алып булмый. Кәримә ике ут эчендә. Сонгы араларда Руслан Даулатовичнын күзенә дә күренергә ояла, качып йөри. Әлбәттә, бу яхшы гамәл түгел. Рәхмәт әйтергә кирәк, алдына тезләнеп, әнисен коткарганы өчен мен-мен рәхмәт укырга, бәлки: “Сезнең бу яхшылыгыгызны гомер онытмам!” дияргә дә кирәктер, тагын әллә ничаклы матур сүзләр өстәп әйтергә кирәк һәм тагын, тагын...
Әнил төрттерә: “Руслан Даулатовичны отблагодари инде син”,—ди. Моны үзе дә яхшы белә Кәримә. Тик ничекләр итеп үз-үзен җиңәсе сон?' Ничекләр итеп... бәллүр пыяла кебек чәлпәрәмә килергә торган күнелкәен, күкрәк читлеге эчендә бәргәләнгән йөрәккәен күндереп, андый адымга җөрьәт итәсе ?
Әниеңне коточкыч бәладән йолып калу бәһасез нәрсә! Андый бәхетне дөньядагы бернинди кыйммәтләр белән дә бәяләп булмый торгандыр әле, бәлки?.. Ни булса—шул булыр?
Дөнья кыз алдында коточкыч авыр мәсьәлә китереп куйды. Монысы хак...
Кәримә аптырагач, фахишә кызнын көндәлеген тагын кулына алып карады. Үзе ясаячак адымнарга, кылыначак гамәлләренә аклану эзләргә, күнеленә ышаныч иңдерергә иде исәбе... Берни булмагандай ятасын да... аннары душка кереп, тәненне генә түгел, жанынны чистартасың. Әйтерсен, дөньяда бернинди үзгәреш тә булмаган. Әнә, кояш та нәкь вакытында һәм элеккеге урыннан чыкты, кичен ай да үз вакытында калыкты...
Мондый икеле-микеле халәткә, ниһаять, бер дә бер көнне чик куелды. Тагын Әнил ярдәмгә килде, ул аны кичке якта Руслан Даулатовичнын фатирына алып китте. Алдан сөйләшмәгәннәр иде, ничектер бик кинәт кенә килеп чыкты кебек. Әмма юлда барганда Кәримә дулкынланудан чак кына һушыннан язмый калды, тик ни галәмәт, профессорның ишеген ачып керүгә, кызга каяндыр һәм ниндидер кыюлык ингән сыман булды, кыяфәтенә нур кунып, йөзләре ачылып китте.
Руслан Даулатович кызларны бик ачык йөз белән каршы алып, өчесенә дә кофе кайнатып алып чыкты. Аны-моны сөйләшкәләп утырдылар да.
-61
беркавымнан тол профессор җитди тонга күчеп, кызларга үзенен эше. диссертация хакында сөйләп алды.Әнил сумкасыннан компьютерда җыелган шактый калын кульязма алып, профессор алдына куйды
—Ссзнен кинәшләрне искә алып, өр-янадан карап чыктым. Руслан Даулатович.
—Яхшы, яхшы, булдыргансың! Иртәгә фикеремне җиткерермен Кәримә берни аңламыйча тик аптырап карап утыра иде Ләкин профессор ана да сүз кушып, мәсьләнен нидә икәнлеген тәфсилләп төшендерергә кереште. Баксан. бер караганда, мәсьәлә бик гади икән ләбаса Ул Кәримәгә курс эше тәкьдим итә. Ләкин темасы гайре сәер "Яна манифест" Тезис- фикерләре дә сәер генә, ләкин кызык. Әнил исә бу эш белән бер елга якынлап кызыксына икән, шактый өлешен язып га бетергән инде Кыскасы. Руслан Даулатовичнын студентлары шул хезмәтләре белән зур фәнни конференциядә чыгыш ясарга тиешләр Әле тиз генә түгел, вакыт бар. Руслан Даулатович бу эшкә аларнын группалашлары Заһидны да тартырга уйлый икән, ләкин егеткә капылт кына үзе башлап әйтәсе килми. Заһидны кызлар әзерләргә һәм үз чиратында аны да ризалатырга тешләр иде. Бу темалар әлегә сер. курс эшләре әзерләнеп беткәч тә анын хакында кешеләргә бслдерсрсгә ярамый. Вакыты җиткәч кенә, фәнни конференция вакытында, барысынын да мангайларына бәреп, өчесе дә рәттән чыгыш ясыйлар, ноктаны профессор үзе куярга тиеш иде
Кызлар, саубуллашып, чыгып киттеләр, тол профессор Әнилнсн кулъязмасын укый калды Ләкин Кәримәнсн күнеле барыбер нинди дә булса чишелеш көтә иде Ул ишек янында басып торган Руслан Даулатовичны кочаклап битеннән үбеп алды да “Рәхмәт Сезгә әнием өчен! Мин моны беркайчан да онытмам. Руслан Даулатович1'—дип әйтергә үзендә кыюлык таба алды.
Ишек ябылгач. Әнил үз алдына гына сөйләнгән кебек әйтеп куйды —Әни белән барыбер ачыктын-ачык сөйләшәчәкмен әле мин!
-Ни турында сөйләшәсен?
Әнил ана турсаеп карады да —Бсләссн ич инде '—дип төрттереп куйды —Әйе, әйе. беләм шул
—Әүвәл менә курс эшемне яхшылап язып бетерәм дә фәнни конференциягә әнине дә чакырам Аннан сон ачыктан-ачык сөйләшергә җинелрәк булачак.
Кәримәгә он кергән иде инде, ул Әнилнсн кулыннан кысып тотты да. —Бу Руслан Даулатович таякны артык бөкми микән? Хатын кызны чүпкә санамыймы? Син ничек уйлыйсын'’
Әнил ачу белән кулын тартып алды да ниндидер ят тавыш белән —Әгәр әгәр чүпкә санасамы?! Ул очракта ул сине, дустым кылган яхшылыклары өчен, анадан-тума чишендереп, постеленә төртеп еккан булыр иде! Алай итмәде бит! Итмәячәк тә' Мин анын фатирында йоклап та калганым бар крисгальный чиста кеше! Зонс буе үзенен хатыны турында, аны ничек яратканлыгы хакында сөйләп чыкты ул мина Вот мәхәббәт булган!
Кәримә үзе дә сизмичә сорау биреп куйды —Булган?
—Әгәр мәхәббәт икс ямы булмаса. ул барыбер сүнүгә дучар Әнил хамы дип уйлап куйды Кәримә Рәхмәт Әнилгә! Әгәр ул. ул булмасамы?
Йә ярый, ул да дустына бурычлы булып калмас әле. Алла боерса Коммунистларның ин котырган чагы.Маркска. Энгельска һәм Ленинга, аларнын дистә еллар буе бик күп халыкларны шашындырган, юлдан яздырган тәгьлиматләренә кизәнергә курыкмыйеынмы'’ дип сораячак әле бер дә бер көнне Руслан Дау ытович Кәримәдән Ш> I чакта Кәримәнсн күз алдына әнисе. Сәгыйть Сәетович кунакханәсендә яткан буй-буй трусик кигән кап-корсак күз алдына килер дә ул “Юк! Курыкмыйм! диячәк
Руслан Даулатовнчның хатын-кызны “чүпкә" санамавы чынлап та хак иде Ул моны бер лекциясендә студентларына да исбатлап күрсәтте. Кайсыдыр утырган җиреннән генә:
—Казан хатын-кыз кулында булмаса. Иван Грозный шәһәрне ала алмаган булыр иде. Казанны хатын-кыз саткан, Сөембикә саткан урысларга!—дигән сүзләр ычкындырган иде. Профессор әүвәл әлеге студент егетне эттән алып эткә салырга, наданлыкта гаепләргә уйлаган иде. ахыр чиктә, Сөембикә хакындагы чын тарихны сөйләп бирүне кулайрак күрде бугай.
—Минем өчен Сөембикә гомергә якты шәхес образы булып яши. Ул гүзәл, батыр, кыю хатын, көчле хатын. Башка Казан бәкләре чүпрәк-чапрак яки акча өчен урыска ата-анасын да сатып җибәргән шул дәһшәтле чорда Сөембикә алардан ун башка өстенрәк тора! Язмыш аны Сафагәрәйдән аерып, тол калдыра.
Үзен, ирексезләп, Мәскәүгә алып китәр алдыннан Сөембикә ире Сафагәрәй кабере белән хушлашканда сөйләгән сүзләренә игътибар итегез сез! Чәчләрең үрә торырлык! Бу елъязмаларда теркәлеп калган.1 “Сөембикә кабер янына җиткәч, башындагы алтын башлыгын алып ташлады. Монлы тавыш илә егълап: "Әй, минем сөекле падишаһым Сафагәрәй! Күрәсеңме бөтен хатыннарыннан артык яраткан хатыныңны! Хәзерендә мин сөекле угълын илә урыс йортына тоткын булып китәмен.Синен илә озак ханлык итмәдем...күп яши алмадым.Син ник миннән вакытсыз аерылдын? Ни өчен мине тол, сөекле угьлынны үксез калдырып, кара җир астына киттен? Син кайда торасын? Мин дә синен яныңа барыймчы. икәүләп бергә торыйкчы! Ни өчен син мине монда калдырып киттен? Күрмисеңме, синен бикән үзебезнен мәңгелек дошманыбыз булган Мәскәү падишаһы кулына биреләдер. Мин ялгызым гына ана каршы тора алмадым, үземә ярдәм итүче кеше таба алмаенча, ирексез ана биреләмен. Әгәр дә тел һәм динебез бер булган падишаһ кулына тоткын ителгән булсам иде, мин һич кайгырмаган булыр, шатланып кына барыр идем. Сөекле падишаһым! Минем ачы еглауларымны ишетсәнә! Үзеңнең карангы ләхетеңне ачып, мине үзен яныңа алсана! Синен ләхетен мина һәм сиңа хан урындыгы, якты сарай булсыннар, әй сөйкемле падишаһым! Кайсы чакта мин рәнҗеп, сиңа “үлүчеләр илә тугьмаучыларга куаныч булыр”, дия идем түгелме? Шул мин әйткәнчә булмадымы? Син шуларны белмәдең, менә безгә хәзерендә тере көенчә кайгы һәм рәнҗү килде. Сөйкемле падишаһым, үзеңнең яшь һәм матур бикәңне кабул итсәнә! Мине харап итмәсәнә! Минем матурлыгым илә дошманнар файдаланмасыннар иде. Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен, телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. Сөекле падишаһым! Кем анда килеп минем егьлавымны басылдырыр. кем минем ачы яшьләремне туктатыр, кем минем җанымның кайгыларын таратыр, кем минем яныма килер? Мина һичкем юк Мин кайгымны кемгә сөйлим: угьлыма сөйлимме, ул сөттән аерылмаган, атама сөйлимме, ул моннан бик ерак, казанлыларга сөйлимме, алар бит үз ирекләре илә ант итеп мине урысларга бирделәр. Әй, сөекле падишаһым Сафагәрәй! Ник син мина җавап бирмисен, ни өчен үзеннен сөекле бикәннен ачы яшьләрен ишетмисен? Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синен яныннан алып китмәкче булалар. Бер чагында синен хатынын булган, бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды. Борынгыдагы куанычлар, андагы кәеф-сафалар өчен хәзерендә егьлаулар, ачы күз яшьләре килде. Электәге ханлык шатлыклары урынына мине рәнҗүләр, кайгылар, бәлаләр чорнады. Мин хәзерендә егьлый да алмыйм, күземнән яшьләрем дә чыкмый. Бетми торган ачы яшьләр илә минем күзләр сукырайды. Күп кычкырудан тавышларым кысылды!”—диде.
Атласи Себер тарихы Сеенбика. Казан ханлыгы. Казан Тат.кит.нашр . 1993 ел.
63
Аудитория тулы яшьләр әлеге хәлне тынсыз калып тынладылар Кызларның күхпәрендә яшь. егетләр исә авыз ачып сүз әйтерлек ләрәжәдә түгелләр иде Авыр тынлыкны Руслан Даулатович үзе бозды
—Күрәсезме. Соембикә ничек итеп иренә сыгына, үзенен хатын-кыз язмышы ире кулында булган чакларны сагынып, ачы күз яшьләре белән искә ала! Сүз дә юк. гүзәл хатын, сокланырлык хатын, кыю. батыр ханбикә' Ләкин шуна да карамастан, Сафагәрәй атлы иренен канаты астына сыенып яшәүне артыграк күргән сөйкемле, чын хатын-кыз!
Заһид кызык булсын өчен:
—Ә хәзерге кызлар чит милләт кешесенә кияүгә чыгарга атлыгып торалар, алучы гына булсын'—дип. сүз кыстырып караса да. авызын ерып көләргә атлыгып торучы булмады Чөнки бу бер дә көлке түгел иде
Руслан Даулатович фикерен
—Моны борынгы тарих дип кенә карамагыз Тарих гасырлар буена кабатланып тора ул —дигән сүзләр белән төгәлләде.
Тагын... шул үгез..
Әнисе иреккә чыгу әтисенә бик гә шифалы дәва булды—аякларына ждн керә башлады, бармаклары кыймылдарга кереште Йа. Ходаем' 11 н үтемле дәва яки жылы сүз. яки яхшы тәэссорат икән ләбаса!
Ләкин бу бәхетле көннәрнен гомере кыска булып чыкты Абруйлы кешеләргә нахак бәла яккан дип. “Химик" Кәримне судка бирде һәм бик зур суммада акча таләп итте “Химик” белән суллашып торунын файдасы юклыгы һәркемгә дә кон кебек ачык иде. ул жннсп чыгачак иде һәм акчасын да каерып алачак иде. Бөтен бәла дә шунда—аларнын андый акчалары юк иде Гаилә янә хафага тоштс Әнисе тагын Сәгыйть Сәстович кебегрәк берәр шома кешенен кооперативына эшкә урнашырга йөри башлады
Кәримә бу юлы озак уйлап тормады—туп-туры Сәгыйть Сәетович янына үзе китте
Сәгыйть Сәегонич кызны бик теләп кабул итте, нигәдер анын әнисенә дә ачу итми һәм кем кызы булуыннан да курыкмый иле. күрәссн Әллә үзен гаепле сизә инде, чучка танау, дип уйлап куйды кыз Әнә бит. шампан шәрабенә чаклы алып килергә кушты, өстәл өстен төрле нигъмәтләр белән тутырдылар.
Тик шампан шәрабенә бөкесе аша гына шприц белән аракы кушылганын, шуна йокы даруы да өстәлгәнен каян белсен инде ул гөнаһсыз кьп бала?!
Сәгыйть Сәетович. анын гозерен ишетүгә, аллан ук әйтеп куйды, акча белән үзем ярдәм итәрмен, әниеннең дә бездән алачак акчалары шакгый әле. бүген үк исәпләтермен диде бик рәхмәт тошкере Күрәссн. ул геге какыI I.и ы х.н өчен бик нык үкенә ҺӨМ ПКбвН ӘНӘ ш\ I рӘВВШ М ммакчы гөнаһларыннан котылмакчы була иде ахырысы. бахыр
Бу урыс президенты Борис Ельциннын исерек баштан Мәскәү күпереннән сикергән бер матур, жылы кич иде
2004 ел.