Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛҺАМЧЫ

Шагыйрьләргә тик илһамчымы син, Татар кызы?! Күпме ярасын Бәйләдек бит илнең! Әле озак Безгә бергә-бергә барасы.
Сине, ак калфаклы алиһәбез, Сынауларның көтә яңасы...
Борынгының Лфродитасымы?
Син Тукайның, бәлки, Зәйтүнәсе Әрнүләрнең горур Музасы.
Тарих аша синең йөрәктә ул Килә назның сабыр туташы Язмышларның тугры юлдашы!
Күпме шагыйрьне син алып килдең Татар Парнасының тәхетенә. "Зәүкың” өчен түгел, хнсең һаман Тоташ ил җанына, бәхетенә:
Безнең тулпарда син таккан чуклар Бәйгеләрдә барган чагында.
Гамь дибез еш җәрәхәтле хәтер Гасырлардан кайтып чаняла,
Ул синең дә тере җаныңда...
Татар кызы, Муза. Алиһәбез,
Әле озак бергә барасы.
Ахырыча бул син моң туташы, Ахырыча ил, җыр ярасын Син ябарсың наз-яульпың белән... Чор, җир тетри...
Без1ә барасы!
■ө- а