Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАМӘЛЕНӘ КҮРӘ ӘМӘЛЕ


Үткән гасырнын икенче яртысы башында үзәк газет&тарнын берсендә идеаль геройның нинди булырга тиешлеге турында дискуссия алып барганнар иде. Әйе, кешеләрне дә, яшәешне дә идеаль итеп күрергә теләгән вакыт иде әле. Әмма кешелек яшәеше, гореф-гадәтләре, күнел ачуга хажәт-омтылышы, азак килеп нәфесе күзлегеннән караганда бу абсурд—ирешеп булмастай мәгънәсез фаразлау булып чыкты.
Шуна карамастан, әсәрләрдә идеальләштерелгән геройлар әвәләнде. Әлбәттә, сирәк булса да тормышта да идеальлек югарылыгына күтәрелергә тырышучылар да булмады түгел. (Аларның язмышлары турында фәлсәфә куертып тормыйк, үкенечкә таруыбыз ихтимал).
Вакытына күрә бу ярый һәм ярлы-ябагай, ярым надан килеш якты киләчәккә, коммунизм тезүгә исәп тотып алдынгылыкка омтылган яшьләргә мәсләккә ярашлы тәрбия бирү өчен бу шәп үрнәк иде.
Әмма вакыт үтү. халыкның аң дәрәҗәсе үсү, яман җилләрнең каян исүен аера- анлый башлау белән идеальләштерелгән геройларга ышаныч кими, бетә башлады, алар катып калдылар, сүзләре үтми, эшчәнлекләре ышандырмый торганга әверелде.
Ничек, нишләп, дип гаҗәпләнәсе юк. Балык башыннан кортлады: илдәге эшчәнлек политикасы халыкны бушка эшләтүгә, хезмәтенә тиешенчә түләмәүгә; тирен генә түгел, канын сыгуга корылды Законнар гадел таләп куючы гади халыкны якламады, аны юк кына гөнаһы өчен дә каты хөкем иттеләр, ә шаккатмалы гөнаһ кылучы идарә рычагы башында торучыларга җил дә, яңгыр да тимәде диярлек. Дөресе генә: аларны баздан алып майга күчерделәр. Закон сагында торучылар да аны ничек теләсәләр һәм түрәләр күрсәтмәләре буенча әвеш-тәвеш китерделәр. Мондый гамәлләр өстенлекләр белән файдаланучылар интересына эшләнсә, намуслы хезмәт ияләрен, дөреслекне яклап көрәшүче, тырыш эшчеләрне каралту, пычрату һәм хәтта юкка чыгару өчен коточкыч яла-ялган уйлап таптылар.
Факил Сафиннын шушындый хәл-вакыйгаларны тирән һәм реаль ачып язган “Саташып аткан тан" романын ана рәхмәтләр әйтеп укыдым. Журналны укып баручылар роман эчтәлеген хәтерлиләрдер. Социалистик һәм коммунистик реализмның нигез ташы, х&зыкка мөнәсәбәте әнә шундый аянычлы кысуга, куркыту, изү, сыту, юкка чыгару алымына корылган иде.
Минем үзем кичергән бер хәл мондый гамәлпәрнен бик яшәүчән икәнен раслаучы шаһит була аза. Колхозыбыз идарәсенен киңәйтелгән утырышы бара иде. Чыгыш ясаучы рәисебез Вәсфи Әкбәров дуңгызчылык фермасында эшнен начар булуы, үрчемнең күпләп үлүендә, мине—авььз клубы мөдире буларак—агитацион эшне нәтиҗәле алып бармауда гаеазәде. бөтен җитешсезлек шуннан килеп чыга дип раслады. Ә шуны КПСС райкомының идеология секретаре Мәснәви Камалов канәгать төс белән тынлап утырды. Утырды һәм мәсьәләгә кискен ачыклык кертәсе урында бер авыз сүз катмый торып та калды. Бу хәленә эчтән генә булса да ояла яки гарьләнә белгәндерме-юкмы. анысын анлау мөмкин түгел иде.
Сүздә исә: "Партия халык өчен яши". “Партия һәм халык бердәм” диделәр. Яшәешнен асылын гына яшерделәр. Чөнки яшәү рәхәтен КПСС райкомы, район
Советы башкарма комитетынын эреле-ваклы пост бил әүч ел әреннән башлап югарыга таба барысынын да ожмахка тиңләштерүгә корылган иле
Ачнын хален тук белми—алар әнә шулай байлык тудыручы гади эшчәннәрнен ничек яшәве белән чын күңелдән кызыксынмадылар, моны риясыз кайгыртмадылар диярлек Үзләренә каршы исә авыз да ачтырмау дәрәҗәсенә күтәрелделәр, бер жомлә тәнкыйть очен кемсәне кешелектән чыгарып ташладылар, эшеннән кудылар Моны ничек эшләү, тормышка ашыру алымнарын алар яхшы беләләр иде
Мина, авыл хәбәрчесе булудан башлап, бер район редакциясендә егерме бер ел. шунын күпчелеген редактор урынбасары буларак эшләргә туры килде Вазифам буенча райкоммын бюро утырышларында да катна шылды Шунда сафына компартияне гаделлекле, кешелекле дип кергән кеше буларак, секретарьларның оятсызлыгына, башбаштаклыгына, колхоз, предприятие җитәкчеләре гаебе очен белгечләргә, урта звено кадрларына, гади коммунистларга чыркылдатып җәза биргәннәрен, бер кадерләрен калдырмый сүккәннәрен күреп, аз тетрәнергә туры килмәде
Мондый оятсызлык халык контроленең район комитеты утырышларында дәвам иттерелдс. Анда инде хөкемгә КПСС әгъзасы булмаганнар да жалеп ителде, аларнын кесәләренә үк керелде Болар мснәрләгән намуслы һәм йөзеп эшләүче коммунистлар тәшкил иткән партия исеменнән башкарылды "Халык очен яшәү" асылы әнә шуннан гыйбарәт иле Әлеге көнгә кадәр бит халык тормышы, хезмәт, яшәү шартларын яхшырту турында сайлаулар алдыннан һәм сайланганчы гына тиреләреннән чыгарга җитешеп “кайгырталар" Сайлангач кына ничек тә ярыйга әверелә
Ярый әле хәзер бу турыда әйтеп, күнелне бушатып була Газета хезмәткәре буларак элек райком секретарьлары, райбашкарма комитеты, лиын органнары хезмәткәрләренең гаделссзлскләрен ачынып искә атып: "Нигә болай ул. нигә шул гиклсм оятсызланалар, нигә атарга закон юк?” дип мөрәҗәгать итәләр иде мина зур ышаныч белән яшерен рәвештә Бик уңайсыз була иде
Әйе. Халык барлык этлекләрне, әшәкелекләрне белеп-күреп яшәде һәм мона каршы бер нәрсә дә эшли алмагач, кулын селтәде, проблемаларны хәл игүдән читләште, тыныч яшәүне кулай күрә башлачы Әнә шулай бигарафлык туды, бик тиз гыйфрит дәрәҗәсенә күтәрелде
Битарафлык гыйфритенең берсен әсәрләре яратып укыла, гыйбрәтчелеге белән күңелгә сенеп ката торган авторларның берсе Камил Кәримов Сакау күке романында (“Казан утлары". 7. 8, 9 саннар. 2003 сл) бөтен фажигасе-аянычлыгы белән ачып күрсәткән Бигарафлык—кансызлык һәм кешелексезлек туганы ла икән әле Монын шулай икәнен раслау очен әсәрдән отышлы тасвирланган кыска мана шиюлка күз салу да җитә
"Яр өстеннән физкультура укытучысы узып бара иде
— Рәкыйп абый! Марсель батты
—Ул ташбаш батканчы әле
—Җитмешкә чәтлск санадык инде, чыкмый
—Сездән качып йөзеп киткәндер, яхшылабрак эхтәгез’
Рәкыйп абый китте Малайлар шомнан арына атмады “
Ә бит Марсель баткан тугай күз алдында, су аслап качып йөзеп китү мөмкинлеге дә юк!
Битарафлык чире йокмаса, Рәкыйп малаймын чумган җиреннән җитмешкә кадәр санаганчы чыкмавы гүрында ишетү-белү белән киемен йолкыштырып атып, тугайга ташланыр, аны алып чыгып, ясалма сулыш алдырып карау чарасын күрер иде Кем кем. малайлар белән әвәрә килүче, аларнын аталарына гин тәрбияче әле генә баткан баланы үлемнән коткарырга тырышу урнына. ни җаны беләндер “Ул ташбаш батканчы атс дип. берни булмаган сыман китеп бара Мондый бәндәне кеше дияргә гел бармый) битарафлык гыйфрите дими, кем аиярссн ' Их, андыйлар йөзгә бер дә. менгә бер генә булса икән?!
Чикләнмәгән законга яки законсы злыкка ия буяу, нластьтан үзләре теләгәнчә файдалана ату мөмкинлеге сонга таба привелнгикле идарәче кат ычныи нәфесе алуына, туемлыгы ертылуга китерде Бер баҗабыз дуамалланып обком каравылы начальнигы булып бик яхшы эшләгән җиреннән, артта сөйрәлгән туган колхозын торгызырга исәп тотым, үзе теләп рәис булып кайткан иде N 1 бервакыг
Райкомнан узып берни эшләп тә. майтарып та булмый икән Алан гынамы! Күнгән түгел генә “иервый". югарыга бирергә кирәк дип. шактый гына акча сорап алып киле (Кемнәрдән ә”) Бухгалтерыбыз бу сумманы кая куярга, нишләтергә дә белми изалана, дип зарланды
Авыл хуҗалыгы тармагына кураторлык итүче икенче секретарь колхозларның берәрсеннән һәр елны бик зур сыер алып кайта (ничек, нинди суммага азганын белмим, бу яктан гөнаһына керер хәлем юк), көзгә кадәр йортта ашатып симерткәч, "зыянлап" аны суялар, итен кыйммәт бәядән ресторанга илтеп сата иде Колхозчыларның барлы-кжлы малы—бозавын—исә очсыз бәягә мәжбүри-ихтыяри рәвештә колхозларга җыялар иде.
Аппетит ашаганда барлыкка килә. Хәзерләүләр конторасының куәтле заманы, болай да сәүдә органнарының арткы ишекләренең хутлы заманы иде әле. Дәүләткә халыктан авыл хуҗалыгы продуктлары хәзерләү өчен дефицит әйберләр кайту белән алармы “икенче" барып карамый, үзләренә файда китерердәйләрен аерып алып куярга сайламый торып, беркая җибәрергә рөхсәт ителмәгән. Аерып куелган товарны бәясен арттырып сату өчен республиканың башкаласына озата торган булганнар. Өченче секретарь белән оештыру бүлеге мөдире район китапханәсе фондына кайтарылган сайланма томнарны үзләштерергә тырышканда фаш ителделәр.
Көч түкми, жинел кәсеп белән байлык тупларга һәвәсләр өчен дә, авызын ачса үпкәсе күренергә торганнарга да отышлы һәм менә дигән үрнәк булды болар. Әнә шулай ришвәт алуны да. спекуляцияне дә. талауны да идарә органнарында эшләүче, боларны булдырмау өчен көрәшергә тиешле шәхесләр үзләре башлап һәм күпертеп җибәрделәр. Китте кода-кодагыйлык, эчкечелек. Кем ничек булдыра шулай таларга, йолкырга керештеләр! Ә зур калжа өчен көрәш көндәшләрен, комачаулаучыларны, дәүләт байлыгы сагында намуслы торучыларны үтерү-үтертгерүдән дә тартынмауга китереп җиткерде.
Мондый хәлгә мөмкинлек закон, тәртип сагында торучыларның үзләренен коррупциягә тартылулары, җинаятьләргә битараф караулары, җинаятьчел юлга басулары, мона булышлык итүләре нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Камил Кәримовнын югарыда искә алынган романында мона да мисаллар бар Утыз ел буена артезиан чишмәләре бораулап, бу эшнен рәте беткәндә ана мирас итеп бирелгән, күчергәндә тягач машинаның суы кайнап, юл буенда калдырылган вагонында йоклаганда уятып кереп ГАИшниклар тикшергәндә, күптән ташлап киткән әтисе Фазыл Шәмсетдинов белән лейтенант Салих очраштылар. Командиры эшнен нәрсәдә икәнен абайлап алгач, тикшерүне тупас алып баручы юл-патруль хезмәте инспекторына болай ди: Шабаев! Бар. машинаны сакла, селектордан берәр хәбәр килмәгәе, җомга бүген—аварияләр көне!..
—Мин сон нәрсә, бик теләсәгез, икегезне генә калдырам. .
Һәм ул Фазыл алдында мескен булып күренмәс өчен өстәп куйды.—бу зимагурны бер йөз граммлык кына исерек иде. дип, акт яза торыйммы?.."
Икенче очрак тагын да кәттәрәк. Салихның дәү әтисе Әмир төнлә эш урынын— ярга ныгытып беркетеп куелган баржаны—күзәтүчесез калдырып сөяркәсе фатирына барып куна. Ул аннан килгәндә төнлә ташыган Идел баржаны "йоткан” була. Әмир бу хурлыктан качып, сөяркәсе Фирая фатирында качып яши башлый. Аны баржа белән бергә һаләк булган дип уйлап инде “өчесен” дә уздыралар. Әмма Фирая телефон аша Салихны табып дәү әтисенең исән һәм анын янында икәнен хәбәр итә. Оныгынын бабасы белән күрешкәч ике арада булган сөйләшүнең безнен игътибарга лаегы түбәндәгедән гыйбарәт:
—Балакаем, бу хурлыктан исән-имин котыла алмам шул.
—Ялган җәрәхәтне ялган шифа белән төзәтергә була. Телевидение белән сөйләшүне үз остемә алам. Минем эштә мондый хәлләргә беркемнен исе китми Кеше исән калган икән—сөенерләр генә
Дөньяны шаккатырып һәм калтыратып тоткан заман геройлары искә алынган персонажлардан гыйбарәт түгелме? Әгәр К. Кәримов сонгы очракта Салихны унай герой итеп тасвирласа мона ышанучылар табылыр иде микән? Ышанган очракта да ясалма геройларга кызыгу, охшарга тырышу заманы үтте шул. Чөнки бу отышлы да. унай да түгел. Кыргый капитализм, алдауга корылган базар безгә үз таләпләрен куя. яшәү өчен башкача җайлашырга мәжбүр итә. Тормышның бит юньле, ныклы юлга төшеп җитә алганы юк әле. Шушы максатта үткәрелгән реформалар да карт аю сыман бик акрын кыймылдыйлар Аннары нинди дәүләттә, нинди стройда яшәгәнне дә өзеп кенә әйтә алмыйсыз. Шуна күрә дә күбрәге нотасы чуалган кичәге музыкага биергә туры килә.
Радик Фәизов дискуссиягә катнашып “Апар безнен арада" дигән мәкаләсендә (Казан утлары. 2 сан. 2004) бер тәнкыйтьченең “бездә бүгенге көн татар әдәбияты
ЮК. ул үткәннәрне хәтерләүдән генә тора- дигән фикерне әйтте" дип язган
Шулай. Юк" дип моһер сугу жинел бит ул! Өстәвенә бик белдекле булып, бер ялтырап та аласын. Эзләнәсе, чокынасы да юк Ә менә булдыруы, заман вәзгыятен бик сизгер компас та тәгасн генә күрсәтә алмастай заманда язучыларга кыйбланы билгеләү бер дә жинел түгелдер Җитмәсә ул вәзгыять козге кәефсез көннәрдәге сыман сш алмашынып торганда
Үткәннәр турында язу исә, гыйбрәт бирү, хаталарны, житешсезлекләрне кабатламау, кисәтү өчен кирәк. Әдәбият тормыш-яшәешне реаль чагылдыруы белән игътибарга күбрәк лаек ич Хәзерге кешеләр белән акча галижәнәпләре кайчандагыдан булса да дәһшәтлерәк идарә иткәндә (бу бер дә яхшы фал түгел) тормышнын желсгс. эзенә төшенеп кара син ’! Бүгенге офыкта менә дигән һәм искитмате мактау лы затлар калкып чыгалар Карыйсын, күп тә үтми, атар хөкем алдына баскан була'
Коммунизм төзү стадиясснсн беренче баскычы дип аталган социалистик формациянен яшәешебез нигезен какшаткан ике зур житсшсезлеге булды Анын беренчесе әхлагыбыз сагында торган динне тыю булса, икенчесе—күмәк хуждлыкларнын хуҗасызлык, таркаулыкларга юл ачуы булды Хужа юк икән, конкрет жавап тотучы да булмый Мона мисаллар җитәрлек.
Район буенча техниканын кышкы сакка ничек куелуын тикшерергә булгач, мине авыл хужальпы идарәсенең баш инженеры белән бергә Калинин исемендәге колхозга билгеләгәннәр иле. (Элекке тракторчы, белемем буенча а1рофакны бетергән кеше буларак авыл хуждлыгы эшләре белән яхшы таныш идем)
Журналист буларак бер кон аллан шалтыратып, колхоз рәисеннән техниканын сакка куелуы нинлиерәк хәлдә дип белештем "Нормада" лиле ул кор күнел белән Ә паркта? Анда комбайннарның яртысына диярлек басудан кайткач, кул да тимәгән булып чыкты Тикшерүче коллегам үз кимчелеген, гөнаһын да йомып калдыру максатында булса кирәк, нәтиҗәләрне барлаганда житешсезлекләргә жинелчә генә кагылып, беркемнең дә кәефен зурлап кырмау позициясенә басты Бүгенге көнгә лә хас күренеш түгелмени бу'1 Сирәкләп булса да андыйлар турында и «паларда язып та. телеэкраннардан күрсәтеп тә горалар әнә
Колхоз рәисе бик якыннан таныш, бик гарьчел кеше булса да. мин алай эшләргә тиеш түгел һәм алай эшли дә алмый идем Борычлап-тоздан чыгыш ясадым Күпме шлангның шартлап, сегментлары тутыгып күпме ургыч пычагының юкка чыгачагын чутлап, аларны алу өчен савучыларның тубыктан дигәндәй пычрак ярын, абзарда тизәктә йөзеп никадәр сөт саварга тиешлекләрен, монын өчен кемнәрнең гаепле икәнен атап күрсәттем Дөрес сүзгә жавап юк, берсе дә үпкә-сапка белдермәделәр Анын каравы, икенче тапкыр баруыбызга комбайннарны чистартып, тулысы белән тәртипкә китереп куйганнар иде Әнә шундый кыймылдый даучанлык, кыймылдату җитеп белми әле булса шактый урыннарда, өлкәләрдә Кода-кодагыйлык һәм кәефне бозмаска тырышулар исә начарлык һәм житешсезлекләрне бетерүгә ярдәм итмиләр Сонгы вакытлардагы ишәешнең чәчәк атучы төи критерийлары нидән гыйбарәт, оптимизмга урын бармы'1 Перспективалар өметлеме ’ Мина калса “Алга- гомуми әхлаксызлыкка! Алга—берәүләрнең баюы, күпчелекнең хәерчеләнүенә, ятимлек, бомжлыкка' Алга —үлем - кырылуны тизләтүче эчкечелеккә, алкоголизмга, наркоманлыкка, никахсыз ирекле мәхәббәтне парышып пропагандалап, дәвалап булмый торган СПИД авыруын кызурак темплар белән таратуга' кебек лозунглар күгәрен чыгасыбыз гына калып бора түгелме? Әнә нинди зур һәм күпме геройлыклар эшләү мөмкинлекләребез файдаланып җиткерелми тора " Чонки заманыбызның санал үтелгән яңалыклары, геройлары турында гу лы канлы һәм модага кергән шаккатырмады әсәрләр чыннан ла юк диярлек бит Бу унайлан сынаталар язучыларыбыз Жал бик жал! Хәер, д зарны я зып мәшәкатьләнмәскә дә ярыйдыр Эшләр шу лай барса, барыбер аларны укучы булмаска та. укыр кеше калмаска ла мөмкин ич’
Ямьсез ннгырый. ә? Булса-була мнле' Күләгәңнән качып бу таган кебек, боларны ла яшереп булмый һәм яшерергә кирәкми дә Юкса, элек яшереп караганнар иде дә бу омарның яңгырдан соң комыккай гөмбәләр сыман үрчүенә шартлар тудыру булып чыкты, каһәрен