Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ
2005 елны Татарстан
Республикасында
Каминын 1000 еллыгы Елы дип
игълан
итү турында
Катам шәһәренә нигез салынунын
1000 еллыгы хөрмәтенә. Каминын Рос-
сия һәм Татарстан дәүләтчелеген
үстерүдәге тарихи ролем билгеләп,
тарихи һәйкәлләрне саклау, шәһәр
тарихындагы истәлекле сәхифәләрне
мәңгеләштерү. республиканың кин
җәмәгатьчелеген, предприятиеләрне
һәм оешмаларны Татарстан
Республикасы башкаласы юбилее
хөрмәтемә багышланган чараларга
жәлеп итү максатында карар бирәм
1 2005 елны Татарстан
Республикасында Казан шәһәренен
1000 еллыгы Елы дил игълан итәргә
2 Татарстан Республикасы Мини-
стрлар Кабинетына. Казан шәһәре ад-
министрациясенә. министрлыктар һәм
ведомстволарга, район һәм шәһәр
администрацияләренә Казан
шәһәренен 1000 елльнына әзерләнү
һәм аны уздыру буенча чараларны
гамәлгә ашырганда Татарстан
Республикасы башкаласын со-
ииаль-икътисали үстерү буенча
комплекслы ли алып баруны тәэмин
итәргә.
3 Жирлс үзидарә органнарына,
жәмогап, берләшмәләренә, иҗат
берлекләрен.), предприятиеләр һәм
оешмаларга Татарстан
Республикасында Казан шәһәренен
1000 еллыгы Елын әзерләүдә һәм
уздыруда актив катнашырга тәкъдим
итәргә.
4 Татарстан Республикасы “Татме-
диа” масслкү ләм коммуникацияләр
агентлыгына республика, районнар
һәм шәһәрләрнең массакүләм
мәгълүмат чараларына Татарстанның
күпмилләтле халкы тудырган
рухи-әхлакый кыйммәт ләрнс пропа!
андаллуны активлаштырырга.
Татарстан Республикасы гражданна-
рында тарихи мираска сакчыл
мөнәсәбәт формадаипыруля. ал арда
Татарстан Рсч публикасы һәм анын
шәһәре тарихына карата ихтирам тойгы-
сын ныгытуда ярдәм итәргә
5. Указ кул куйган көннән көченә
керә. „
Минтимер ШӘЙМИЕВ,
Татарстан Республикасы Президенты Юын.
Кремль.
2004 ел. 14 декабрь
САБАНТУЙ — ЮН ЕСКО
ИГЪТИБАРЫНДА
15-17 декабрь көннәрендә Казанда
ЮНЕСКОнын региональ семинары узды.
Ул Европа һәм Төньяк Америка илләре
өчен матди булмаган мәдәни мирасны
саклау конвенциясен эшләүгә
багышланды
Бу—ЮНЕСКОнын сигез семинарын-
нан бишенчесе Матди булмаган мәдәни
мирасны саклау турында халыкара кон-
венция БМОнын 32 нче сессиясендә Па-
рижда кабул ителгән иде Конвенциянең
төп максаты—һәр дәрәҗәдәге җирле ха-
кимият җитәкчеләренең игътибарын
матди булмаган мәдәни байлыкны
саклау һәм шул юнәлештә халыкара
хезмәттәшлек мәсьәләләренә юнәлтү
Казандагы семинарда Европа һәм Тоньяк
Американын 49 иленнән вәкилләр
катнашты
Кунаклар арасында ЮНЕСКОнын
халык авыз иҗаты һәм музыкаль тради-
цияләр буенча илчесе Миһырбан Ачи-
ена. ТЮРКСОЙ генераль директоры.
Әзәрбайжаннын мәдәният министры
Полад Былбыл углы. Россия Дәүләт Ду-
масынын мәдәният комитеты рәисе
урынбасары Елена Дралско. ЮНЕСКОнын
Мәсхәү бюросы директоры Филиппе Кео
катнашты
Семинарны Казан шәһәре мэры Ка-
мил Исхаков ачты һәм алып барды Ул
семинар урыны игеп Казан шәһәре сай-
лануга сөенүен белдерде. Казанны» га-
җәеп язмышы һәм борынгы тарихы
белән кыскача таныштырды.
Аннары Татарстан Премьер-мини-
стры урынбасары Зилә Вәлиена Татар-
стан Президентының ЮН ЕСКО семи-
нарына котлавын укыды
Семинарнын беренче утырышы
матди булмаган мәдәни байлыклар
төшенчәсен ачыклауга багышланды Бу
хакта матди булмаган мирас бүлеге
башлыгы Рикс Смите әфәнде сөйләде.
Мирас исәбенә халык авыз ижаты.
милли йолалар. бәйрәмнәр,
гореф-гадәтләр керүе әйтелде
Татарның Сабан туе да әнә шундый
мирасларның берсе Шуна дәлил
буларак, семинарда катнашучыларга
"Сабан туе" дигән монография
тапшырылды Аны Э. Таһиров һәм Д.
Шәрәфетдинов әзерләгән
ГАБДЕРӘХИМ УТЫЗ ИМӘНИНЕҢ
ТУУЫНА—250 ЕЛ
Татарнын күренекле шагыйре,
галиме. фикер иясе, жәмәгать
эшлеклесе Утыз Имәнинен тууына 250
ел тулуы зур вакыйга.
Ул—халкыбызның алгарышына,
мәдәниятенә гаять зур өлеш керткән
шәхес Узган елны чын мәгънәсендә
Утыз И мәни елы дип тә атарга мөмкин
Бөек әдипне искә алу. зурлах чаралары
анын туган ягы—Чирмешән районында
башланып китте. Шагыйрьнең туган
авылында халкыбызнын күренекле
вәкилләре катнашында утыз имән
агачын утырту бу.лды. районда төрле
чаралар үткәрелде Юбилей эстафетасы
көзен Лениногорс- киилыларга күчте
Бу табигый да. чөнки шагыйрьнең
әтисе—Тимәш авылыннан. Утыз Имәни
үзе дә бу якларда шактый гомерен
уздыра, шунда ук җирләнә дә.
Лсниногорскийлылар үз якташлары
хөрмәтенә кичәләр, конференцияләр
уткәрделәр
Утыз Имәнинен 250 еллыгы
Республика күләмендә дә зурлап
уздырылды Г Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында
зур конференция бу.лды.
Утыз Имәнинен тууына 250 ел
тулуга багышланган чараларда анын
тормышын һәм иҗатын өйрәнгән
Әнвәр Шәрипов. Хатыйп Миннсгулов.
Марсель Әхмәтжанов һәм кайбер башка
галимнәр актив катнашты.
1 декабрьдә Г Тукай исемендәге Та-
тар дәүләт филармониясе концертлар
залында Габдерәхим Утыз Имәнинен
тууына 250 ел тулуга багышланган
әдәби- музыкаль кичә үгге. Утыз Имәни
татар һәм гарәп телләрендә төрле
жанрларда 100 дән артык әсәр иҗат
иткән Ул фәлсәфә, ислам дине,
филология буенча. Газали. Гаттар,
Жами. Руми, Алла- һыяр китапларына
аңлатмалар, ун поэма яза Утыз Имәни
ижатыннан татар әдәбияты
дини-дидактик темалардан социаль
мәсьәләләргә юнәлеш ала башлый
дияргә мөмкин Татарстан Язучылар
берлеге тарафыннан оештырылган
искә алу кичәсендә Утыз Имәнинен
шигырьләре, фәлсәфи әсәрләре
яңгырады.
РЕДКОЛЛЕГИЯ УТЫРЫШЫ
Ел ахырында “Казан утлары” жур-
налының киңәйтелгән редколлегия
утырышы булып узды.
Анда—эшчәнлеге алдагы елларга
юналтелгән перспектив эш планы,
журналга язылу нәтиҗәләре һәм башка
мәсьәләләр тикшерелде Журналның
үткән елдагы иҗади-оештыру
эшчәнлеге, басылып чыккан әсәрләр
турында баш мөхәррир Равил Фәйзул-
лин кыскача хисап чыгышы ясады
Журналның эшен тагын да яхшырту
нияте белән редколлегия әгъзалары
Миркасыйм Госманов, Хатип Миңне-
гулов, Фоат Галимуллин. Ренат Харис,
Тәлгат Галиуллин, Флүс Латыйфи. Мир-
за Мәхмүтов, Мөдәррис Вәлисв. Зиннур
Хөснияр, Розалина Шаһиевалар үзләре-
нең фикерләре белән уртаклаштылар.
Алга таба мондый файдалы сөйлә-
шүләрне ешрак оештырырга кирәк
дигән теләкләр дә белдерелде.
АКСАКАЛ РӘССАМ ГА-
АЛТЫН МЕДАЛЬ
СССРнын халык рәссамы, академик
Харис Якупов Татарстанда берен-
челәрдән булып Россия сәнгать акаде-
миясенең алтын медаленә лаек булды.
Бүләкне Россия Сәнгать академия-
сенең вице-президенты. В Суриков исе-
мендәге сәнгать институты ректоры А.
Бичуков тапшырды. “Пирамида” мә-
дәни-күңел ачу үзәге проектын
эшләгән архитекторлар Гөлсинә һәм
Виктор Токаревлар исә академиянең
көмеш медаленә лаек булды.
Бүләкләнүчеләрне П
ремьер-министр урынбасары 3.
Вәлиева, Казан хакимияте башлыгы
урынбасары Ә. Тутаева, мәдәният
министры урынбасары Р. Вә- лиев
котлады.
“Алтын медальгә лаек булган К.
Брюллов, А. Иванов, И Репин һәм
башкалар белән бер сафка баскан Харис
Якупов республикабызның горурлыгы
булып тора",—диде вице-премьер 3.
Вәлиева үз чыгышында
Тантанада Казанның 1000 еллыгы
уңаеннан Милли сәнгать галереясендә
Харис Якупов иҗатына багышланган
аерым зал булачагы да игълан ителде.
ӘЛМӘТГӘ КИТАП БӘЙРӘМЕ
Жәмәгатьчелеккә яхшы таныш
“Рухи- ят нәшрияты моннан сигез ел
элек оешкан иде Талантларга ярдәм
итү. рухи- мәдәии мирасыбызны
барлап, халыкка
кайтару, жирле авторларның
әсирләрен нәшер игеп, кин катлам
укучыларга ирештерү—болар “Рухият я
нары ш фонды эш- чәнлегенен тол
юнәлешләре Шушы сигез ы эчешә фонд
ярдәмендә жиде дистәдән артык китап
дөнья күргән "Рухият" фонды яхшы
сыйфатлы китаплар чыгару белән
бергә аларны тәкъдир тү кичәләрен дә
матур итеп уздыра белә Шундый
кичәләр- нен берсе угкән ел ахырында
Ә.тмәтгә үтте Ул 2(КЙ елда "Рухият''
фонды аша чыккан унөч китапны
тәкъдир итүгә багышланган иде.
Инәүвал китап авторларын һәм әдәби-
ят сөючеләрне "Татнефть" ААЖ
генераль директоры урынбасары.
“Рухият" советы рәисе Рөстәм
Мөхәммадиев сәламләде, ятучыларга
иждт уңышлары теләде Аннан сон
Казан кунаклары—“Рухият” чыгарган
китаплар авторлары—Марсель Галисв.
Марат Әмирханов. Мәдинә Матикова
һәм башкалар рәхмәт хисләре белән
сугарылган чыгышлар ясадылар
Татарстан Язучылар берлеге рәисе
Фоат Галимуллин, язучыларның
шатлыгын уртаклашып, мондый
игелекле гамәлләре очен
нефтьчеләргә. Татнефть"
җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде
Тантанада Олмәтнен танылган сәнгать
осталары да, бәйрәмне бизәп, матур
концерт номерлары күрсәтте
ТЕАТР БӘЙРӘМЕ
"Ярты гасырдан артык тарихы бул-
ган Әлмәт театрының репертуарында
төрле халыкларның рухы, аларнын
мәдәният үрнәкләре чагылыш тапты
Театр, “күчеш” чорын үтеп, республика-
ның ин яхшы театрлары арасында са-
иала",— диде Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мохәммәтшин Әлмәт Татар дәүләт дра-
ма театрының 60 еллыгына багышлан-
ган тантанада
Әлмәт театрының галантлы режис-
серлары һәм актерлары тырышлыгы
белән ннадан-ина спектакльләр
тамашачы хозурына тәкъдим ителә.
Монда татар драматурглары әсәрләре
генә түгел, рус һәм чит ил авторлары
әсәрләре дә сәхнәләштерелә
Әлмәтлеләр төрки халыкларның
"Нәүрүз" фестивалендә дә даими
катнашып килә К Тинчурин исемендәге
V республика театр фестивалендә алар
биш номинациядә жинү яуладылар
Шулай ук Кама аръягы төбәкләренең
театр фестивален үткәрүдә дә. гадәттә,
әлмәтлеләр башлап йөри
ИГЕЛЕКЛЕ БИШ ЕЛ
Маскәү өлкәсе милли-мәдәни мох-
тәрингс ү зенен 5 еллыгын билгеләп
үтте 1ЧЧЧ елла төзелгән әлеге оешма
составында Мәскәү олкәсенен 15
шәһәрендәге татар бүлекләре
теркәлгән
Биш ел дәвамында мәдәният юналс-
шенлә дә алар шактый >ш башкарган
Бт саен жыр фестивальләре үткәрелгән,
татар рәссамнарының күргәзматәре оеш-
тырылган. милли бәйрәмебез Сабан туен
да җанландырып җибәргәннәр. 2001-
2002 елда ул Орсхово-Зуевода. 2003
елда—Пушкинола. 2004 елда Щелково
шәһәрендә үткән. Сабан туе Мәскәү
олкәсенен Мәдәният министрлыгы яр-
дәме белән оештырылган Элекгросталь
һәм Полольски шәһәрләрендә татар ан-
самбльләре эшләп килә
Мәгариф аткәсендә дә уңышлары аз
түгел Милли-мәдәни мохтәрият Татар-
стан Мәгариф һәм фән министрлыгы
белән тыгыз элемтәдә эшли.
Министрлыкның чакыруы буенча үткән
оз аткәнен төрле шәһәрләреннән
балалар Казан лагерьларында ял иткән
һәм төрле олимпиадаларда катнашкан.
Мәскәү аткәсснен Пушкзгно,
Орехово-Зуево. Шатково һәм
Элсктросгаль шәһәрләрендәге мәдәннят-
мәгариф үзәкләрендә татар теле курсла-
ры ачылган Анда халкыбызның тарихы
һәм мәдәнияте лә өйрәнелә
Мохтәрият каршында эшмәкәрләр
өчен "Берлек" дип аталган оешма да
төзелгән
ЭШЛЕКЛЕ СӘЯХӘТЛӘР
ТР Дәүләт Советы депутаты. Татар-
стан Язучылар берлеге рәисе Фоат Га-
лимуллйн Молдова Республикасы соста-
вындагы Гагаузия милли террнториачь
автономиянең 10 еллыгын бәйрәм итүдә
катнашты.
Гагаузия башкаласы Комрат шәһә-
рендә узган тантаналы утырышта Фоат
Галимуллин Татарстан исеменнән Гага-
узия халкына котлау җиткерде һәм ис-
тәлекле бүләк тапшырды
Гагаузия җитәкчеләре белән әңгәмә-
ләр барышында киләчәктә Татарстан
һәм Гагаузия арасындагы
хезмәттәшлекне ныгыту кирәклеге
ассызыкланды
Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ай-
дар Хәлим Удмурт республикасы Татар
Иҗтимагый Үзәге чакыруы буенча Ижау
шәһәрендә булып, татар классик гимна-
зиясе укучылары һәм укытучылары.
Муса Жәлил исемендәге китапханә
укучылары. мөселман базалар
бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар
белән очрашып, әсәрләрен укыды,
китапларын бүләк итте Ул гадай №
филармония бинасы
залында Удмурт республикасының татар
җәмәгатьчелеге белән дә очрашты
Журналыбызның редколлегия әгъзасы.
профессор Хатыйп Миңнегулов
Көнбатыш Себер якларында булып
кайтты Ул Төмән дәүләт
университетының татар теле һәм
әдәбияты бүлеге сту дентлары.
галимнәре, өлкә татар җәмәгатьчелеге
вәкилләре алдында татар әдәбияты
тарихыннан лекцияләр сөйләде, шәһәр
телевидениесеннән чыгыш ясады. X.
Миннегулов шулай ук. Бөтендөнья
татар конгрессы вәкилләре Дамир
Исхаков һәм Фәрит Уразасв белән
берлектә, Төмән өлкәсе татарларының
корылтаенда да катнашты.
Алабута дәүләт педагогия
университетында "Төрки
халыкларнын телләре һәм
әдәбиятлары: тарихы һәм бүгенгесе"
темасына халыкара тюркологик кон-
ференция булды. Анда Казан, Баку,
Истанбул. Эстәрлетамак. Карачәй. Чал-
лы һәм башка шәһәрләрнең галимнәре
катнашты. Аларны Алабуга шәһәр һәм
район хакимияте башлыгы Илшат Га-
фуров котлады. Шушы конференция
кысаларында әдипләр белән очрашу
да булды Студентлар, галимнәр, шәһәр
җәмәгатьчелеге катнашкан бу кичәдә
язучылардан Туфан Миннуллин. Разил
Вәлиев. Фоат Галимуллин, Хатыйп
Миннегулов чыгыш ясадылар. Бу ис-
тәлекле һәм мәгънәле очрашуны
Алабуга дәүләт педагогия
университеты ректоры Наил Вәлиев
алып барды.
әһелләре Ринат Закиров. Дамир Гыйс-
метдинов. язучы Рабит Батулла һәм баш-
калар бу хезмәткә югары бәя бирделәр
АНГЛИЯДӘГЕ ҮЗ КЕШЕБЕЗ
"Татмедиа” агентлыгында танылган
язучы, шагыйрь, журналист. Татарстан-
ның Муса Жәлил премиясе лауреаты,
егермедән артык китап авторы Равил
Бохараев белән очрашу булды.
Равил Бохараев күп санлы журнали-
стларның сорауларына нигезле, тирән
эчтәлекле җаваплар бирде Журналист-
лар ВВС (Би-Би-Си) телерадиокомпа-
ниясенен эш ысуллары, хәбәр җыю һәм
тарату алымнары, коллективның соста-
вы һәм башкатар турында мәгълүмат ал-
дылар.
Дөньяда ин күп тыңлаучысы булган
бу тслерадиокомпания егермедән артык
телдә Җир шарының бөтен илләрендә
җитәрлек көчле радиостанцияләр ярдә-
мендә өр-яңа хәбәрләр ирештерә. Р
Бохараев әйтүенчә. Би-Би-Синын ин төп
принципы: хакыйкать һәм урталыктан
авышмау, кешеләргә һәм илләргә дөрес
хәбәр җиткерү, кемне дә булса га-
епләмәү, Жир йөзендәге һәр кешене тиң
күрү, һәр илнең һәм халыкның
мөстәкыйльлеккә, бәхетле тормышка
хакы булуын таныту.
ЯКТАШЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ
ТАРИХИ БАГЛАНЫШЛАР ЯҢАРА
Казанның “Идел-Пресс” басмахан-
әсендә нәшер телгән
"Та1агмап-Тогк|уә Мәскин
Ва{г1ат$1аг" (1992-2003) дигән 600
битлек китап басылып чыкты. Әлеге
фәнни-популяр җыентык нигезлә ва-
кытлы
матбугатта—газета-журналларда
дөнья күргән мәкаләләрдән тупланган
Китап Төркиядәге Әхмәтвәли Мәңгәр
вакыфынын (фонд) матди ярдәме
белән басылган. Әлеге вакыфнын
туган телебездә нәшер иткән җиденче
китабы бу Әлеге хезмәт чыгу унаеннан.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма
комитетында кичә булды Җыентыкны
туплаучы Илбарис Надиров. Төркиянен
Казандагы Генераль консулы
Исмәгыйль Хаккы Муса әфәнде,
галимнәребез Мнр- фатыих Зәкиев.
Нурмөхәммәт Хисамов, Марсель
Әхмәтжанов, Рафаэль Мохәм-
мәтдинов, Асия Рәхимова. Конгресс
Чуашстанның Батыр районы Кызыл
ЧИШМӘ авылы Мәдәният портында Ка-
зан дәүләт университеты профессоры,
шаг ыйрь Җәүдәт Сөләймановнын шигъ-
рият китабын авылдашларына тәкъдим
итү кичәсе узды.
Жыентык үзенчәлекле төзелгән:
анда кергән шигырьләрне җирле рәссам.
Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы
Мидхәт Шакировның табигать
күренешләре тасвирланган рәсемнәре
бизи. Китапны төзүчеләр ЗОлап рәсемне
Җ. Сөләйма- нов шигырьләренең
эчтәлегенә тәңгәл китерергә тырышып
туплаганнар.
Тантанага Казаннан Г Тукай преми-
ясе лауреаты, тарихи романнар авторы
Мосәгыйт Хәбибуллин да килгән иде.
Анда шулай ук сәнгать фәннәре докто-
ры. академик Юрий Жураев һәм Чуаш-
сгаи Рәссамнар берлеге рәисе Ревель
Федоров та катнашты.