Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ


Күп кенә замандашлары һәм соңрак чор әдәбият белгечләре С. Рәмиевне тормыш авырлыклары каршында югалып калды, биреште дип исәпләделәр. Шагыйрь 1910 елда Казаннан китеп рухи яктан үлде һәм бу вакыйгалардан соң бер генә дә исәпкә алырлык шигырь язмады дип язып чыгучылар да аз булмады Моның белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин...
Чыннан да, 1915 елдан алып шагыйрь тормышында кискен, авыр борылыш күзәтелә кулга алулар, тентү, судлар, бер шәһәрдән икенче шәһәргә күченүләр. Күрәсен шунадыр, бу чор С Рәмиев иҗатында төшенкелек, өметсезлек, талчыгу мотиалары белән сугарылган. Шагыйрьнең “Тәсәлла”, “Талдым”, “Дога" кебек шигырьләре моңа дәлил булып тора Нәкъ менә бу елларда Уфа шәһәре жандармериясе С Рәмиевтән яшерен агент ясарга йөри. Соныннан суд аклап чыкса да, шагыйрь сонгы көннәренә кадәр провокаторлыкта гаделсез гаепләүләрдән җанына тынгы таба алмый Ш Садретдинов язуынча, “мондый борылыш, С. Рәмиев әдәбиятта һәм матбугатта алып барган иксез-чиксез көрәш нәтиҗәсе, үзенен фажигалелеге белән тетрәтә шагыйрь күңелен" (Ш. Садретдинов. С. Рәмиев һәм патша жандармериясе // Аргамак.—1994 —6,—Б 92). Бу вакыйгалар булганчы да шагыйрь тормышы җайлы гына баргандыр дип әйтеп булмый. Әле 1913 елда ук Муса Жарулла Г. Тукай үлүенә карата язылган “Габдулла әфәнде Тукаев” мәкаләсендә безләрне бүген дә уйландырырлык, җаныбызны сыкратырлык сүзләр язып чыга: "Тукай үлде Ләкин, Сәгыйть әфәнде Рәмиев кебек, гүзәл вә яшь шагыйрьләребез калды Түбәнсетелүдә, тарлыкта, хурлыклы шартларда гомер итәләр. Без шул хәлләрдән бер тиешлек тә тәэсирләнмибез. Яшь әдипләрне ихтирам итү түгел, бәлки, гәзит битләрендә бәгырьләрен хурлыйбыз. Жаннарын хурлаганнан.
яки тулы игътибарсызлык күрсәткәннән сон, үлгәннәрендә матәм тотуда мәгънә, әлбәттә, юк..." (Муса Жарулла. Габдулла әфәнде Тукаев — "Мәдәни җомга " —1997 — 25 апрель) 1915 елда С. Рәмиев белән күрешкәннән сон Сәйфи Кудаш хәтерендә шагыйрь “аз сүзле, түземле, ниндидер чишелмәс проблемалар һәм уи-кичерешләр сарып алган, рухи газапларга тарыккан монсу кеше" буларак кереп кала. Гәрчә алдагы елларда С Кудаш С. Рәмиевне шат күңелле, бер хәсрәтсез, һәрчак озак итеп гапләшергә әзер шәхес буларак белсә дә
1917 елгы борылыш С. Рәмиевнен болай ла каршылыклар белән тулы тормышын тагын да катлауландыра төшә. Даут Юлтый хаклы төрле совет эшләрендә йөрсә дә, “С Рәмиевнен эчке рухы бу яна дәвергә үзләшә азмады Бу дәвер анын шигъри талантына көч бирә алмады. Анын шигъри чәчәге үз дәвере белән бергә корып, шингэн иде инде" (Давыт Юлтый Сәгыйть Рәмиев үлде // “Эшче —1926 —20 март). Бу хакта К. Гыйрфанов та “Сәгыйтъ бервакытта да могтәбәр революционер булып китә алмый. Ул үзен бары шагыйрь иттереп таный һәм ул вакытның традициясе буенча, шагыйрь нинди дә булса бер сыйныфнын мәнфәгатенә хезмәт итәргә тиеш түгел дип ышана. Шунлыктан үзенсн шигырьләрендә табигатьне, анын матурлыгын, тормышта күрелгән гомуми бәхетссзлскне җырлый иде' дип бик төгат билгеләгән
С. Рәмиевнен замандашы Исмәгыйль Рәмиев язуынча, “1922 елларда шагыйрь үзе дә, кальбе дә бик өшәнгән иде Йончулы, эч поитулы һәм гамьле бер кыяфәт Газаплы, авыр рухи кичерешләрне үткәргәне ачык күренә " (И Рәмиев Истә-лекләр— Катай. 1965 —Б 4Н) Олы кызы Фирдәвес ханым сөйләвенчә. С. Рәмиев үз-үзен яклый алмас дәрәҗәдә бик йомшак табигатьле, бик тиз рәнжстслә ала торган кеше була Кыска гына вакыт эчендә шагыйрьнең гаиләсе бер-бер артлы кече яшьтәге ике баласын жирли. Хатыны Бану Әюпова истәлекләренә караганда. С. Рәмиев кече күнелле булуы, балаларны артык яратуы сәбәпле, бик авыр кичерә бу югалтуларны Гаилә фаҗигаләре дә. әлбәттә шагыйрь күнелендә тирән бер эз калдыргандыр. Ләкин бу чорда шагыйрьгә хас булган авыр рухи халәтнең сәбәпләренең гагын да тирәндә ятуына да ышану авыр түгел 1917 ел борылышыннан сон торлс җирдә, төрле эштә эшләгән С. Рәмисвкә. илдә барган үзгәрешләрнең бер лә алга илтмәвен аңлап алу өчен дә күп вакыт кирәкми Ул 1918 елда ук революция китергән яңалыкларны хаос буларак бәяләп, мәрхүм Тукай исеменә атап хат иза (С Рәмиен. Мактуб —"Сарай" газ —1918.—3 (17)апрель.) Юк. шагыйрьнең шигъри кочс зәгыйфьләнм и Бары гик. соңгы шигырендә язуынча "әрәм җирдә”, “буш һавада" илһам килми ана бүтән Ләкин заманында С Рәмиевнен ачыктан-лчык әйтелгән фикерләрен хупламаучылар ла аз булмаган күрәсең һәм бу табигый да Шуларнын берсе—шул чорнын танылган журналисты Газыйм Клсыймон—азс бу шигырь язылганчы ук С Рәмиевнен яна җәмгыятькә булган мөнәсәбәтен тәнкыйтьлән, болай ди язып чыга “Хәзерге эшчс-крестьян диктатурасы дәверендәге икътисади мөнәсәбәтләрдән туган яшь әдәбиятның шагыйре булыр өчен ул диктатураның сөелүе һәм ана иҗади карау шарт Сәгыйтьгә бу юк. биш ел дәвам иткән боек революциягә дә. анын нәтиҗәсендә туган әдәбиятка да ул хаос дип. аңлашылмау дип карый. Шулай булгач, анын хәзерге әдәбият шагыйре һәм аны тудырган идеологиянең гәржеманы буза алу ихтималы юк" (Г Касыймов Сәгыйть агага // “Башкортсың " /аз.—1923 —/1 гыйнвар) Нәкъ менә бер мәҗлестә әйтелгән бу сүзләргә каршы яза да иңде С Рәмиев “Сүзем һәм үзем" дигән шигырен Әдәбият тарихында С Рәмиевнен соңгы шигыре дип саналган бу шигырь 1923 елда языла һәм ул шагыйрьнең ботсн иҗддына. рухи эзләнүләренә җавап бир.* нәтиҗә ясый кебек С. Рәмиевнен 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән идеалларына тугры калуын да тагын бер мәртәбә раслый бу шигырь Моңа каршы Г Касыймов үзенсн мәкаләсендә С Рәмиевне “биш сл буена әллә ничаклы кыйммәтле корбаннар биреп, низагларга каршы торып дәвам иттсрстын канлы көрәш вакытында" (1917 ел инкыйлабы турында сүт) гик торганы, "сүз кылычын кынасыннан чыгармаганы" өчен гаепли һәм “ни өчен азс дә чыгармыйсы)*" дип эзәрлекли
1926 елда “Шагыйрь үлде" дигән некрологында Касыйм Гыйрфанов С Рәмиев
турында “ул һаман да ирекле шагыйрь булып калды. Аның һәр матурлыкка табынырга әзер торган, бик тиз мөтәәссир булучан йөрәге бар нәрсәдән элек матурлык колы иде. Ул моны үзендә сизә, кайвакыт гафу үтенгән сыман, кайвакытта зарланган сыман иттереп сөйли дә иде" дип, шагыйрьнең ин күркәм үзенчәлеген язып чыкты (К. Гыйрфанов. Шагыйрь үлде. Яна авыл —1926 —25 март.)
Чорналганмын шул мәхәббәт богавына!
Ик-чик белмим матурлыкның мин багына Бер зур эштән—бер җиһадтан бушандыммы, һаман күңлем матурлыкка тик табына
Сәгыйть Рәмиевнең үлеме замандашлары тарафыннан "татын бер тарихи югалту" буларак кабул ителә. Даут Юлтыи шагыйрь белән соңгы мәртәбә күрешүе хакында бодай дип язып калдырган: “Әле мин Уфага соңгы кайтуымда Сәгыйть Рәмиев бик каты чирли дигәч, анын янына кергән идем. Хәлен сорашкач ул шулай диде: — Шушы язны үткәреп, тагын бер җәйне күрү өметем зур иде Хәзер ул сүнде инде... Үзем өчен кайгырмыйм, ләкин балалар бик яшь кала бит! —Шул сүз соңында ул эчкә баткан күзләреннән яшьләрен чыгарды" (Д. ЮЛТЫЙ. Сәгыйть Рәмиев үлде. Эшче.—1926.—20 март.)
Шагыйрьнең тормыш газаплары гади кеше газаплары белән чагыштырганда икеләтә авыррак С Рәмиев. К Гыирфановнын шигъри бәяләмәсендә язылганча: “кызу көндә авыл өстендә бөркелеп чыккан яңгыр кебек, кинәт кабынды, кинәт бөркелеп күтәрелде" Үзенен "мин"е турында әйтеп, үз газаплары, үз кичерешләре турында сөйләп, шагыйрь гомумән кеше, шәхес бөеклегенә дан җырлады. Гаяз Исхакый Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен “алар гаять көчле эчке бер гармониягә ия, елатыр дәрәҗәдә дулкынландыргычтыр. Донья кануннарына сыешмаган хәлдә, тормыш кысаларыннан чыгып ташыган зур йөрәкнең ыңгырашуы кебек яңгырыйлар". дип язды (Гаяз Исхакый. Шималь терекләре әдәбиятына бер караш // Татарстан —1993.—9). Һәм ин әһәмиятлесе, "Сүзем һәм үзем” шигыренең икенче өлешеннән күренгәнчә, дөнья газапларына, тормыш җайсызлыкларына карамастан, шагыйрь күнеле Феникс кошы кебек үзен мәхәббәт, газап утына атып, көлдән яңадан тернәкләнергә көч таба һәм яңадан "сәгадәтне идеал корып” “хәят кәсәсеннән" эчүен дәвам итә. . Нәкъ менә шушы сыйфаты белән сокландыргыч, кадерле дә инде безгә С. Рәмиев иҗаты.
Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН,
филология фәннәре кандидаты
Төркия, 2003 ел.