НЕФТЬ БИШЕГЕНДӘ ТУГАН ӘДИП
Бер карасан, Жәмит Гата улы Рәхимов нефтьче булып китәргә тиеш иде кебек
Чөнки ул Татарстанда ин беренче нефть фонтаны бәргән төбәктә Иске Шөгер
авылында 1935 елның 13 гыйнварында крәстиән гаиләсендә дөньяга килә Шөгер
җирлегендә исә “Татнефтеразведка" тресты 1939 елда 1нче нефть скважинасын
бораулый башлый 3-4 яшьлек авыл малаен татар җире, Шөгер
җире өчен ят тоелган бу эш кызыктырмый калмагандыр. Илленче
еллар башында, Жәмитләр авылында бораулау эшләре башлангач
15 еллап вакыт үткәннән соң. минем туган авылым Әсәйнен
(Азнакай районы) түбән очына бораулау вышкасы урнаштыргач,
авыл малайларының тынычлыгы качты торкем-төркем дә, берән-
сәрән дә бораулаганын карарга шунда бара идек Карап торулары
кызык, ләкин вакыт-вакыт гадәти гүләгән, торбага торба бәрелеп,
тимер чынлаган тавышлар өстенә, гадәттән тыш көчәнүдән
двигательнең уфтанып, ыңгырашып куюын ишеткәч, шыр
I җибәрәсең, күңелгә шом йөгерә: 40 метрлы бораулау вышкасы,
үзен як-якка тарттырып куйган корыч арканнарны өзеп, нәкъ
синең өстенә авар сыман...
Монын ише чакта үз-үзенне саклау инстинкты шунда ук хәрәкәткә килә — ничек
тизрәк авылга сыпыртканынны сизми дә каласын.
Ә Ж Рәхимовлар авылындагы 1 нче скважинаны бораулаганнан сон миңа шаһит
булырга туры килгәне арасында су кебек аккан 15 еллап вакыт эчендә кешелек
тарихында ин канлы, ин дәһшәтле Бөек Ватан сугышы булып узды. Сугыш алып
килгән яраларны ятим балаларның үксез, аналарның, тол хатыннарның әче күз яше
белән юа торгач, ул җәрәхәтләр кими төште
Әйе, Вакыт искиткеч кодрәткә ия шул Шул арада техник прогресс та шактый
алга китте Ләкин Жәмитләр авылында 1943 елда нефть фонтаны бәргәч, иманым
камил, булачак язучы күңелендә дә нефтьче булу теләге уянмый калмагандыр Ул
чорнын романтикасы. ‘‘Икенче Баку” өчен горурлык хисе ничек инде аны гына
читләтеп узсын'
Чыннан да, 1953 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан сон егет Әлмәткә килеп, оч
елга якын нефть чыгару операторы һәм электромонтер булып эшли. Аннан сон туган
авылына кайта һәм аны ВЛКСМнын Шөгер район комитетына эшкә чакыралар:
башта ул инструктор вазифасын башкара, бераздан икенче һәм беренче секретарь
булып сайлана.
Партия үз номенклатурасына эләккән кадрларны үстерү юлларын таба иде. Әгәр
дә тормыш шулай үз җае белән генә барса. Ж Рәхимов киләчәктә кем булыр,
карьеранын кайсы баскычына кадәр үсәр иде. әйтүе кыен “Без өйләнгәч, төн
кыскарды” дигән сыман, Жәмитнен дә беренче секретарьлыгы озакка бармый.
Мәңгелек экспериментлар иле булган Россиядә Шөгер районы бетерелә дә, район
үзәге Лениногорскига күчерелә.
Илленче еллар башында ук матбугатта язмалары күренә башлаган Жәмит Рәхимов
район гәзитәсе редакциясендә эшли башлый Белемне исә төп эшеннән аерылмыйча
ала 1961 елда Казан дәүләт университетын, ә 1970 елда Лениногорск нефть техникумын
тәмамлый Нефть техникумында уку аны янә нефтьчеләргә якынайта. Башта
скважиналарга капиталь ремонт ясау буенча Лениногорск идарәсендә мастер, сонрак
бүтән нефть предприятиеләрендә инженер хезмәтен башкара
Кара алтын чыгаручылар тормышын яхшы белү, алар белән озак еллар дәвамында
аралашып яшәү сәбәпле. Жәмитнен 1966 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья
күргән “Алтын яткан җирләрдә” исемле беренче китабына нефтьчеләр турындагы
очерклар тупланган Автор тәүге китабында ук нефтьчеләр тормышын җанлы деталь-
картиналар аша сурәтләүгә ирешә "Якташларым" (1972) һәм "Батырлык чакрымнары"
(1976) китапларына кергән очерклар да Татарстан нефтьчеләрен илгә танытуда зур роль уйнады.
Жәмит Рәхимов тынгысыз жан иле Документаль жанрда эшләп шактый гына уңышларга
ирешсә дә, ул һәрвакыт каядыр ашкынды, эзләнде Шунын нәтижәсе булып. Татарстан китап
нәшриятында "Девон хәбәрчесе" (1977). “Өлешемә тигән көмешем" (1981) китаплары бер-бер
артлы басылып чыкты һәм тәнкыйть алар турында ЖЫЛЫ сүзне вакытында әйтә барды Алар
арасында, ихтимал, ин унышлысы “Өлешемә тигән көмешем” повесте булгандыр Анын бу әсәре
“Җитмешенче еллар Корчагиннары" конкурсында хәтта бүләк алуга да иреште
Татар әдәбиятында Жәмит Рәхимов исемле ятучы барлыгын ишетеп белсәм дә анын үзе белән
танышу 1971 елда булды. Мин 1970 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, Азнакай
районына эшкә кайттым Әдәби ижлтка битараф карый аямаганлыктан, ул вакытта Азнакайда яшәп
ижат итүче Мәхмүт ага Хәсәновка һәм яшь язучы булып саналган Ирек Бәдретдиновларга ияреп
1971 елда Әлмәт Язучылар оешмасына киттем Менә шул чакта бу оешмага караган танылган һәм
яшь язучылар белән таныштым да Бу вакытта әле Жәмит Рәхимов Язучылар берлеге әгъзасы ла
түгел иле. гәрчә берничә китап чыгарып өлгерсә лә. Ул Союзга 1977 елда гына кабул ителде
Соныннан мин дә Әлмәткә күчеп килермен. Язучылар берлегенә кабул ителермен һәм алты ел
буена Әлмәт Язучылар оешмасын җитәкләргә туры килер, дип икс ятып бер төшемә дә кермәгән
иде
Элек җыелыштан җыелышка гына күрешкәләп торган Жәмит Рәхимов белән, мин 1987 елнын
көзендә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә жкгәкче булып сайланганнан сон, ешрак
очрашырга, якыннан аралашырга гуры килде Үземнән 11 яшькә зуррак булса да. ни сәбәпледер, аңа
ялгыш та Жәмит абый" дип дәшкәнемне хәтерләмим Тоскә-биткә яшь күренеп, беренче
очрашканда анын ничә яшьтә булуын абайламагангамы, гел 'Жәмит". дип кенә яшәштем Бу хакта
сүз кузгатып, үэснен дә үпкә белдергәне булмады тагын
Берничә ай узуга, Әлмәт яэучыларыннан бер төркем оештырып 1әй районына атна буена
сузыласы әдәби очрашуларга алып барырга күрсәтмә аздым
Оешмада Язучылар берлеге әгъзалары һәм яшь. башлап язучылар күп булса да. сүз төгаен генә
эшкә килеп терәлгәндә, кеше табуы жинсл түгеллеген белә идем кемнеңдер яше өлкән -чыгып
йөри алмый; кемдер авырый—бара алмый кайберләре эштән китә алмый Ләкин әдәби атналык
уздыру турында КПС ( өлкә комитетының культура бүлеге белән дә. партиянсн шәһәр комитеты
белән дә сөйләшенгән, очрашуларның графигын төзеп куйганнар безне көтәләр Шуны оештыра
алмыйсын икән, адәм көлкесенә калуыңны көт тә тор' Монын хурлыгы оешманын җаваплы
секретарена гына түгел, язучыларның Әлмәт бүлеге абруена да "сугачак
Без өчәү: Жәмит Рәхимов. Илдар Әхсәнов һәм мин багьэегеэ Зәйгә юл тоттык Кышкы
салкыннарның дулаган чагы, өстәвенә урнашкан кунакханәбез дә таракан катып үләрдәй суык иле;
бе 1 Зәйнен үзендә һәм маршрут буенча билгеләшән авылларда бер атна буена мәктәп балалары
һәм китап укучы өлкәннәр белән очрашып йорлск Ниһаять, мин шул очрашулар һәм кунакханәгә
кайткач дәвам иткән әнзәмәләр вакытында Жәмит Рәхимовнын язучылык эшенә гаять жаваплы
караганлыгына ышандым _
Бу анын соныннан югары бәя аласы “Батыршд романын яза башлаган еллары
'ЛС Менә, балалар. - дип башлый иде ул сүзен. - татар халкынын Батыршд исемле каһарман улы
булган Ул - Пугачевтан да алда татар-башкортларны патша изүемә каршы корәшкә күтәр! ән батыр
Бу сүзләрне ишетүгә малайларнын. кызларның күэе ут булып яна башлый Азар бит тарих
китапларыннан Петр Болотииков. Степан Рант һам Емсльан Пугачев восстаниеларе калыпла укып,
ишетеп балалар Ни очан Жамкт абыйлары аткан Батырша турында хитапларда берни дэ юк?
Ж Р мнмов архивларда актарынырга арата иде Мина анын. Катайны нитеп га ТОРМЫНИ М.кклү
кнннграл (үнкртс Санкт-Петербург* шаһарларе архивларында
шанец ату лары мнгк.ү .............................. ..........1кы|ы,иа ч е пык чиратта™ атын ишм тариф
нпе Утламаган чакларында ү I хисабын» "болай тна бараы Анынбу танүтарек (Үерау да
финансламады, ничек очын очка игапкшр- Ихтимал, укытучы булып
эшләгән хатыны Галия ханымнын хезмәт хакы хисабына эшләгәндер ул бу эшне.
—Тарихи темага язуның үз авырлыгы бар, — дия иде ул. —Вакыйганы бит аны сөйләп
чыгу гына житми. заман белән, шул чорнын реаль чынбарлыгы белән бәйләп бирергә кирәк.
Әйтик, вакыйга барган көннәрдә ничек киенгәннәр, ниләр ашаганнар Укучы алдаганны бик таз
сизә. Аны алдарга ярамый..
Батыршл романы, мин әйтер идем. Жәмит Рәхимовның ин саллы әсәре Аның уңыш
казануының бер сәбәбе — героенын укучы көтеп алган шәхес булуында; икенче сәбәбе — тарихи
дөреслеккә хыянәт итмәүдер, күрәсен.
Ж Рәхимов “Батырша" романын язган чакта халкыбыз тарихының тагын бик күп якларына
игътибар итте Лениногорск һәм Әлмәт районы авылларының килеп чыгышы, аерым
нәселләрнең шәжәрәләре хакында заманында ул бастырган мәкаләләр хәзер дә туган як
тикшеренүчеләре өчен ышанычлы бай чыганак булып тора. "Үлем" дигәнен әгәр дә аны
арабыздан вакытсыз алып китмәгән булса, бу фидаи җан тарихтагы нинди генә ак тапларны
ачыкламас иде!
Берничә ел Жәмит Рәхимов Әлмәт татар дәүләт драма театрында администратор һәм
директор урынбасары вазифаларын башкарды Шул вакыт эчендә ул театр тарихына
багышланган китап-альбом да бастырып чыгарды. Республикадагы өлкән театрларның 50 еллык
тарихын язып калдыру — ул театр коллективы һәм сәнгать сөючеләр өчен зур бүләк тә.
кыйммәтле хәзинә дә.
Кызганыч, талантлы әдибебез Жәмит Рәхимов 62 яше туларга санаулы көннәр калгач. 1996
елнын 21 декабрендә вафат булды.
Нур ӘХМӘДИЕВ
Эдуард Мостафинның тууына 60 ел
Эдуард Госман улы Мостафин 1945 елның 31 гыйнваренда Башкортстан АССРнын
Краснокама районы Касево авылында туып. Сауз авылында тәрбияләнеп үсә. Урта мәктәпне
тәмамлагач. Игарка портында. Уралда. Урта Азиядә һәм СССРнын төрле шәһәрләрендә төрле
эшләрдә эшли.
Тормыш тәжрибәсе туплаган шагыйрьнең беренче шигырьләре “Социалистик Татарстан I
Ватиным Татарстан") газетасында. "Казан утлары-. Ялкын" журналларында басыла һәм
жәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына. "Бишенче фасыл (1979) китабы ана “кызыклы
фикер йөртүче, уйчан шагыйрь" дигән шөһрәт алып килде. Чыннан да анын шигырьләренә
тормышнын асыл мәгънәсе турында уйланулар, кичерешләрнең тирәнлеге һәм уй-хисләрнен
сафлыгы хас иде.
Ш.н ыирьнсн икенче китабы ("Ут Кәгазь. Каләм ") 1992 елда дөнья күрде Исеменнән үк
күренгәнчә. Э Мостафин монда да ижади идеалларына, тормыш принципларына тугрылыклы
булып кала алды, анын "шигъри уты" теләсә нинди шартларда да югары торды".
Кап-кайнар йорт морҗасын да.
Сап-салкын дөньясын да Китәсе
тими тайлап (Өлгерербез әле
җирне Сөякләр белән айлап)