Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИХАИЛ ЛЬВОВ: КЕМ УЛ?


Татар халкының затлы бөек уллары, кызлары бик күп. Алар белән таныш булу, алар белән горурлану милли үзаңны үстерә. Димәк, милләтне яшәтә Бу һәрчак
шулай. Әмма шактый гүзәлләребезне (Ризаэтдин бин Фәхретдинның яраткан атамасы) бөтенләй белмибез яки бик аз беләбез. Шуларнын берсе—авылдашым Михаил Давыдович Львов. Ул—татар егете. Әтисе Дәүләтша Габитов чыгышы белән Татарстанның Яшел Үзән районы. Күгеш авылыннан.
Әнисе—Гөлҗиһан апа—миссионерлар эзәрлекләвенә түзә алмый Көньяк Урал таулары итәгенә күчеп утырган татарлар токымыннан.
Әткәй сүз ара сүз чыгып, "безнең авылда (бүгенгечә әйтсәк.
Башкортстаннын Салават районы Нәсибаш авылы) Земская школа бар иде. мин Нәкый Закиров белән бер класста укыдым; безне Дәүләтша учитель Габитов һәм анын хатыны Гөлҗиһан апа укыттылар-, дигән иде Әмма ни өчендер ул вакытта мин мона әһәмият бирмәгәнмен. Яшьлек хатасыдыр инде
Шулай бервакыт, көтмәгәндә дияр идем, группадашым-авылдашым Рашат Гайнанов (сүз Казан дәүләт университетында укыган еллар (1945-1950) турында бара): "Мәхмүт, хәзер Мәскәүдә яшәп иҗат итүче күренекле рус совет шагыйре Михаил Львов—безнең авылда туган, әмма анда озак яши алмаган",—диде Бу сүзләрне ишеткәч, мин Мәскәүгә. СССР Язучылар берлеге идарәсенә—“Михаил Давыдович Львовка” дип хат яздым.
Әмма хатка кадәр бер кечкенә анлатма бирәсем килә: әткәй белән әнкәйнен сөйләүләренә караганда, югарыда әйтелгән ике учительне авыл халкы бик яраткан, үз иткән. Шулап булмый—Дәүләтша учитель белән Гөлҗиһан апа яхшы укыту өстенә бик тату яшәгәннәр. Гөлҗиһан апа кичләрен "урыс булудан курыкмаган" татарларның кызларына үз өендә дәресләр биргән Алар арасында минем дә әнкәм булган
Бу вакытта аланын ике баласы булган Әмма ни үкенеч, япь-яшь. чибәр Гөлҗиһан апа тиздән 3 яшьлек Рәшитен, бер яшьлек Рифкатен калдырып, якты дөнья белән хушлашкан Сәбәбе—Дәүләтша абый шәһәрдә булганда, хатынымны шатландырыйм дип муенга салып йөри торган кеш мехы сатып алган. Ә анда ваба авыруча микробы булган икән Гөлҗиһан апа аны бер генә көн муенына салып йөргән һәм. битенә кызып тап төшеп, ждн биргән. Өстәвенә властьлар 'революцион әдәбият тарата" дип. Дәүләтша абыйны кулга алганнар. Сабыйларны Гөлҗиһан аланын әнисе килеп алып киткән Шуннан сон алар кулдан-кулга күчеп йөргәннәр. Шул еллар хакында бер шигырендә (Михаил Львов була инде) менә ничек яза:
О. деревснские женщнны.
Спасибо вай.
Накормили нас досыта
Меня и Раишпш
Инде Мәскәүгә. авылдашыма язган хатыма килгәндә ул болай: "Әйдә быелгы җәйдә Нәсибаш авылында очрашыйк. Рәшит абый да кайтсын (УЛ Чтәбедә яши). бергәләп әниегезнең каберен тәртипкә китерербез. Мона җәмәгатьчелек тә ярдәм итәр иде . дип язган идем Озак та үтмәде, җавап хаты килде Анда мондый сүзләр оар иде Дорогой Махмут Рахимович' Ваше письмо глубоко взволновало меня Спасибо за большое человеческое ссрдце У меня нет слов. чтобы передать те чуветва. которые я испытал. прочтя Ваше письмо Снова хлынули в душу ошушение своеи трагоческоИ судьбы. боль сиротсгаа Соврсмекность закружила. аакрутила меня Я соэвонюсь и спишусь с Раиштом. и „ы лстом сдсласм все. что в наши*
сил ах, для могилы. для памяти матери Стыдно и горько. но большая часть жттзнн у мсня была посвяшсна ничтожайшей борьбе та сушествованнс Разрешттте послать Вам одно из своих стихотворений о матери и книгу. в которои тоже есть стихотворснис о матери Я собираюсь в конце декабря прилетсть в Казань, тогда поговорим по лушам.
С серлечиыч приветом ваш М Львов 25/XI. 1964 г ."
Әйе. ошбу хат белән Рифкать абый әнисенә багышланган бер шигырен дә юллаган иде
Шагыйрь узенен сүзендә торды Рифкать һәм Рәшит абыйлар, авыл картлары һәм мин Гөлҗиһан апанын каберен эзләп зиратка киттек. Әмма кырык ел эчендә бик күп сулар аккан, бик күп җилләр искән икән шул: күпме генә эзләсәк тә. Гөлҗиһан апанын каберен таба алмадык "Теге вакытларда хатын-кыз зиратка йөрмәгән бит Өстәвенә бик күп ирләр фронт кырларында ятып калганнар—мөгаен, исән булсалар, алар безгә ярдәм иткән булырлар иде Дәүләтша абый бу чакта исән булса, һичшиксез, соеклссенен каберен табарга булышыр иде Бит >л Голжиһан апанын каберенә бик тә затлы мәрмәр таштан һәйкәл куйган
Монда лиләр килеп чыкмагач, өчәүләп Дәүләтша абый җирләнгән татар авылына—Тугызлыга (Кыйгы районы) юл тоттык Андагы зиратта Дәүләтша абыйнын кабере матур гына чардуган белән әйләндереп алынган. Кабер ташындагы фарфор плитәгә төшерел!ән фоторәсем астында түбәндәге сүгтәр бар "Бу кабердә Башкортстаннын атказанган укытучысы Дәүләтша Габитов ята'
Шунсы шөбһәсез: Дәүләтша абый гомер буена татар балаларына рус теле һәм әдәбиятыннан гыйлем биргән күркәм зат Без барган көнне авылда бер зур өйлә Дәүләтша абыйны искә алу мәҗлесе үткәрелде Анда Рифкать абый һәркемгә 10-ар сум (заманасы өчен зур акча) хәер өләшеп чыкты Тугызлыдан сон без Дәүзәтша абый эшләгән берничә авылда—Лаклыда. Еланлыла. Чобаркыяда булдык һәр тарафта мәжлсс оештырылды, әмма өстәлгә шайтан суы—аракы кунакламады Чөнки без өчебез лә хәмерне өнәмәүче кешеләр идек
Берничә сүз белән булса да Рәшит абый турында мәгълүмат бирү урынлы булыр иле —Мантыйк шуны таләп итә Ул да. нәкъ Рифкать абый кебек үк. ачык йөзле, тыныч, сабыр холыклы, кешелекле зат иде Ятимнәр йортыннан сон Чиләбсдә югары уку йортын тәмамлаган һәм гомер буе заводта инженер булып эшләгән Бер вакыт ул мина “Мәхмүт, кан тартмаса. гән тарта дигәндәй, начальство татар кешесе булса, сиңа яхшылык лиләргә генә тора".—дил елмаеп әйткән иле Рәшит абыйнын хатыны—табибә, татар кызы. Мәңгелек кешеләр булмый Рәшит абый ионнан 5 ел элек бакыйга күчте
Рифкать абыйга килгәндә, студент елларында ук журналистика белән шөгыльләнгән, жирле глзета-журналларда беренче шигырьләрен бастырган Чиләбе—металлурглар шәһәре Сугыш башлангач ук. "ЧТЗ тракторлары танк итеп үзгәртелделәр Дөресен генә әйткәндә, дошманнын арка сөяген сындыруда Чиләбе эшчеләренең роле гаять зур Ботен дөньяга атаклы Т— 34 танклары Чиләбедә эшләнде Халык акчасына Добровольческий Уральский танковый корпус" төзелгәч, яшь патриот Рифкать Габитов. завод биргән броньнан баш тартып ү з теләге белән фронтка китә, политработник сыйфатында фронт газеталарында эшли Анда беренче мәртәбә "Михаил Львов" исеме белән очерклары, шигырьләре басыла Фронтны и алгы сызыкларында да сш була.
Моны да махсус рәвештә әйтәсем килә— Рифкать абый фронттагы хәлләр турында сөйләргә яратмый иде С угыштан сон ул Мәскәүдә яши. аны бу эшкә фронтовик дуслары тарта Аңлашыла ки. сугыштан сонгы Мәскәүдә фатир >ш мәсьәләсе гаҗәеп авыр була. Әмма татар кешесе өчен ул- гадәги нәрсә Жай чыккан саен М Львов (ЖЯЙны үж табарга тырыша нае). Казанга кайту ягын карады, атиссисн туган ятын сагынып яшәде 1957 елда. Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы оештырылыр алдыннан Казанга Михаил Львов җитәкчелегендәге бер торкем урыс язучылары килгән булган Ул чакта авылдашым бер айга якын Казан кунакханәсендә яшәгән Шунда кон саен диярлек бик күп әдәбият, сәнгать әһелләре белән очрашкан Фатих Хөсни. Мөхәммәт Садри. Сибгат Чәким Мәхмүт Хөсәен Сафа Сабиров белән шунда дуслашкан Мөхәммәт Ошрига багышлап я этан шигыре дә бар Гажәп түгел-нкссс дә кечкенәдән үк ятзтм үскәннәр, ачлыклар кичергәннәр Холыклары - ачык күнелле булу тары да уртак бит
Рифкать абый татар зыялылары арасында дуслык, бердәмлек булмауга бик борчыла иде "Язучылар—халыкны әйдәп баручылар бердәм булмагач, башкаларга нишләргә кирәк?”—дип әйткәне бүгенгедәй колак тобендә яңгырап тора. Аның фикеренчә. милләтне яшәтергә телибез икән, яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк. Шул уңайдан бер мисал да китерде "Бервакыт минем Казанга барасымны, нәрсәләр белән шөгыльләнәсемне белгән Илья Эренбург мине махсус эзләп тапты да. болан дип мөрәжәгать итте “Миша, син Казанга юл тотарга җыенасын икән. Уңышлар телим Сина бер йомышым-үтенечем дә бар: Казанда Ян Винецкий дигән язучы яши. син анын китапларын чыгарырга ярдәм ит. Әсәрләрен татар теленә тәржемә итүне дә оештырасы иде”,—диде М Львов бик тә күренекле язучы—И Г Эрснбургнын үз кавеме кешесен—урта кул провинциаль язучыны канат астына алуын белгәч, телсез кала һәм анын үтенечләрен тулысынча үти
Бу беркемгә дә сер түгел—М Львов һичшиксез талантлы шагыйрь иде Төрле кысуларга карамастан, 35ләп китап чыгарды (шуның берсе—тагар телендә, М Садри тәржемәсендә дөнья күрде). Шовинистлар Львовнын татар булуын яратмадылар, шагыйрьнең "күзебез шуңа кысыграк—без бит гомер буе ук аттык, ә аны төбәү өчен күзне кысарга туры килә, аягыбыз шуна бераз кәкрерәк—без ат өстеннән төшмәдек' .—дигән юлларын төрлечә хурларга тырыштылар Юдин дигән берәү "Львов ул мич астында сайраучы чикерткә" дип "Крокодил” журналында язып чыкты Әмма күп тә тормады, аракыдан тончыгып үлде. Бу очракта шуны онытмыйк—шовинистлар татар милләтен кан дошманы итеп күрәләр Я. Смсляков дигән шагыйрь "татар телен урыс тегермәнендә тарттырдык, ул үлем эчендә",- дип пасквиль язып чыкты. Аңа җавап итеп Башкортстаннын халык шагыйре Наҗар Нәжми Мәскәүдә чыга торган “Учительская газета”да татар теленең бөеклеген, үямәслеген мактап шигырь бастырды. Аны башка күп телләргә дә тәржемә иттеләр Аңлашыла: шовинистлар урыс теленнән башка барлык телләрне дә (суз СССРисемен йөрткән урыс империясендә яшәүчеләр турында бара) үлеп яратмыйлар.
Рифкать абыйнын ижатын халык яратты, үз итте Шуна таянып СССР Язучылар берлеге идарәсе М. Д. Львов ижатын Ленин премиясенә тәкъдим итте Жәмәгатьчелек тә бу омтылышны хуплады Әмма Премияләр буенча комиссиягә кереп оялаган шовинистлар мона катгый каршы чыктылар һәм теләкләренә ирештеләр. Әмма СССР Язучылар идарәсе дә чигенергә теләмәде—М Д. Львов ижатын СССР Дәүләт премиясенә тәкъдим итте Тик шул ук комиссия "үзенең позициясеннән" китәргә теләмәде Кыскасы, ятимлек, фронтта алган яралар, ижат дөньясындагы гаделсезлекләр якташыбызның гомерен вакытыннан алда озделәр—ул 70 яшен тутыра алмый, лөнья белән хушлашты. Әмма шовинистларны бу да тынычландырмады бугай Россиянең ин талантлы шагыйрьләреннән берсе булган А Вознесенскии, телевидениедән чыгыш ясап, М Львовнын Переделкинодагы фатирыннан шагыирьнен кулъязмаларын, архив материалларын урамга чыгарып ташлауларын әйтте Юкка көчәнәләр карагруһчылар—М Д. Львов ижаты яши һәм яшәячәк!
һәм сонгысы Рифкать Дәүләтша улы Габитов ничек һәм ни очен Михаил Давыдович Львовка әйләнгән сон'* Мондый сорауны мин Рифкать абыйга да, Рәшит абыйга да биреп карадым. Әмма анык кына жавап ала алмадым “Вакыт булыр әле, бу хакта иркенләп сөйләшербез әле” дип жавап бирәләр иде Бу хакта ике фаразым бар Беренчесе—Рифкать абый күпмедер вакыт игелекле яһүд гаиләсендә тәрбия алгандыр "Львов "Давыд”—яһүдләрнен яраткан исемнәре. Итагатьле, кин диапозонлы белемгә ия булуы да шул хакта сөйли кебек. Һәрхәлдә яһүд бала- чаганы белемгә тарта, эчәргә өйрәтми. Мөгаен, әлеге яһүдләргә рәхмәт иозеннән ул псевдоним итеп "Львов”ны алган.
Икенче фараз Шовинистларның “авызын каплыйм” дип, татар исем- фамилиясеннән баш тарткандыр Бу—буш сүз түгел—чыгышы белән яһүд булган Константин Симонов тагар егете язучы Ринат Суфисвка болай дигән: "Китабына кереш язармын, әмма моннан сон сина “Роман Солнцев” булып китәргә туры килер Бәлки Р Габитовка да шундыйрак кинәш бирүче табылгандыр Әмма ин кыйммәте башкада—татар жанлы Михаил Львовнын үлемсез шигырьләрендә.