КРУШНИКЛАР
Кояш инде югары күтәрелүгә карамастан, кәчеләр* пароход лабазы янында, подушкаларын баш асларына салып, кояшка каршы һаман кызынып яталар иде.
Бары Галиулла абзый гына, әледән-әле пристань түбәсенә чыгып, пароход килгәнен караштыргалап йори иде.
Фәтхи тупас, калын бармаклары белән төргән махоркасын яньчи-нньчи —Балай пароход килмәслеген белсәк, тозга барган булыр гшск,—дип. сүзләрен теш арасыннан гына чыгарыл, зарланып алды
Озын Вәли, подушкасынын бер ятын киеп. Фәтхине үртәгән кебек —Кырдын инде тозда өченче кон без бер баржа тоз бушаттык, җилкәләребез чиләнеп бетте, шуннан нәрсә калды сон?—диде
—Ашаганын калса, шул да сина файда. Сине туйдырырга да алпавыт бардасы кирәк.-дип Фәтхи бик суык кан белән генә җавап кайтарды -Саулыгым бар, шуңар күрә ашыйм. Эшләп ашыйм
Кәчеләр бүген киләчәк пароходны бүген үк ташырга алдан сөйләшеп куйганнар иде. Пароход килмәгәнгә, "вакытыбыз әрәм үтә дип аграк ачуланышканнар Үзара юк кына нәрсә өчен дә бәйләнешергә торалар Читтә тынлап ятучылар, Вәли белән Фәтхинен бәйләнә башлаганын күреп, моны чынга әйләндерү уе белән булырга кирәк, төрлесе төрле яктан кыстырырга тотындылар:
—Әһә, Вәли ашаса, үзенекен ашый бит.—дип берәү Вәли яклы сүз кыстырын куйды.
Өченче берәве, күккә карап яткан килеш
—Безнсн Фәтхи шулайрак инде, әз генә теле үтәрлек кеше булса, шулай иткән була
— Итенсә. Вәли Фәтхинен тешләрен кыскартырга да кыйбат алмас!
Тагын берсе бик олысымак кына
—Анысы ук булмас инде, Кәрим. Фәтхине дә балчыктан әвәләмәгәннәр бит,— дип каршы якны да җилкендереп куйды Фәтхи дә. басынкы гына.
— Вәлигә дигән тешләр үсмәгәннәр әле,—дип Вәлимен ачуын китерәсе килде Әгәр дә Галиулла абзый сүз арасына кереп
—Безнсн заманда болан күп сөйләп тору юк иде. Ә Итешәләр-әйтешәләр иде дә. күн бияләйләрне йомарлап, бирешә дә башлыйлар иде Менә шул чагында инде кайсыныкы дөрес икәне күренә,—дип әйтеп куймаса. бу сүз көрәше, бәлки тагын шактый су зылган булыр иде.
Төрле яктан:
Шулай шул. шулай шул!—тавышлары ишетелде.
Фәтхи күзләрен очкынландырды. Вәли дә. круишиклар арасына килеп, үэенсн һич курыкмыйча, суык кан белән генә тынлап торганын күрсәтергә тырыша Га шу глл абзый. Вәли янына килеп
Йә. Вәли, пароход та килми, тунып га торасын шикелле, агтә кыздырып аласызмы?
•К»ч«* Кил»» пртыидагы Лср т.1Г.»р .тылы тг.чг >»гк Лч явы » крпльямнцры Лии-н 11д«м Лчгид .ынлмктм ыр>1иинк.1йр «яналалар идг Ф С иск.»р.ч.ш-
Вәли. Галиулла абзыйнын сүзен кайтармаска, дипме,—әллә иптәшләре арасында батырлык күрсәтергә теләпме, бер дә уйлап тормыйча:
—Әйдә, миннән эш калмас!—диде.
Бүтәннәр Фәтхигә карап:
—Йә Фәтхи, сынашып карагыз әле.—дип кызыштырдылар.
—Бик озын бит, Галиулла абзый, салма савытка буй җитмәс,—дип Фәтхи салмак кына итеп мөнгерәде.
—Сикереп бирәсен аны—дип Галиулла абзый кыздырудан туктамады.
—Йәгез, сатулашмагыз инде, пароход килгәнче эшне бетереп куегыз!
Фәтхи урыныннан кузгалып ук:
—Ярый, кызык булсын,—дип. билбавын кысып бәйләп, подушкасын иптәшләренең берсенә бирде: күн бияләен киеп, шап-шоп итеп суккалап, ачыклыкка чыгып басты.
Бу арада Вәли шактый ук каушаган иде инде, шулай да сер бирмәскә тырышты, подушкасын ыргытып, чабата киндерәсен тартып бәйләп, күн бияләен шапылдатып, ул да мәйданга чыкты.
Бөтен артель урыннарыннан кузгалды. Вәли белән Фәтхи тирәсен, зур түгәрәк ясап, чолгап алдылар. Крушниклар йодрыкларны әзерләп, эчке тойгылары белән үзләрен ирексез көрәшергә катнашучылар шикелле сизделәр.
Һәр ике батыр сугышка әзерләнгән иде
Вәли озын буйлы, ябык йөзле, эре сөякле булганга, иңбашлары салынган, берсе югары, берсе түбән күренә. Артельдә Вәлине “сөяк патшасы” дип йөртәләр Вәли, җитез, жинел булмаса да. тазалыгы белән атаклы иде. Иң авыр нәрсәләрне анарга бирәләр, кайсы көннәрдә бөтен көн буенча кеше хәтле икешәр авырлык күтәргәнгә, ул акчаны да ике кешелек ала иде Үзе аякка бик үк таза түгел, шулай да җилкәсенең ныклыгы аны һичбер вакыт оятка калдырганы юк.
Фәтхи бөтенләй башка әйбердән ясалган: уртача буйлы, кин җилкәле, куллары тезенә җиткән, кыска һәм калын муенлы; анын муены кайда бетеп, кайда җилкәсе башланганын чынлап аерып та булмый. Үзендә һәрвакыт җегәр сизеп, батырларча басып йөри, һичбер эшендә ашыкмый, каударланмый гына алып бара. Анын басынкылыгы, суык канлылыгы чынлап та эчне пошырырлык. Ул төрле артельләрдә атты еллап крушник булып эшләп килә. Җилкәсеннән бернәрсәне дә төшергәне юк. Әйберне бер кат җилкәсенә менгереп алса, аны тартып та алып булмый инде. Ул тез буыннарының калтыравы нәрсә икәнен дә белми. Күтәргәндә әйберне “крук” белән эләктерү анын гадәте түгел, ул ике кулын ике якка терсәкләндереп чыгара да, җилкәсендәге нәрсә селкенми, чайкалмый, шома гына бара. Сугышканда искиткеч җитез сугыша; изүеннән, җиненнән һичкемгә тоттырмый, баскан урынында кадаклаган шикелле басып, егылуны, бөкрәюне белми.
Караучылар ике батырнын селкенмичә торуларына чыдый алмыйлар:
—Ташла инде тәмәкеңне, Фәтхи!—дип кинәш бирәләр.
Галиулла абзый да:
—Йә. башлагыз инде, нәрсә кызлар шикелле ыспайланасыз,—ди.
—Ашыкма, Галиулла абзый.
—Йале, Фәтхи, берәрне кундырып алсан, шуннан үзе китә ул,—дип читтән өйрәтәләр.
Фәтхи күн бияләйләрен тагын шапылдатып алып, сул кулын алга таба сузып, ун кулы белән Вәлинен җилкә тирәсенә шома гына менеп алды. Вәли дә, тиз генә тупас сөякчел кулларын сузып, нык һәм сизелерлек итеп Фәтхинен иңбашына бик шәпләп берне кундырды. Фәтхи, төпчек шикелле, урыныннан кузгалмый, бернәрсә дә булмаган кебек, сул кулы белән дә Вәлине котырта бирә. Ә Вәлидә чыдамлык юк. Ул эшне озакка сузарга уйламый: урынына карап ипләп сугуны белми, теләми дә, еш-еш Фәтхигә тагын берничә мәртәбә төшереп алды. Фәтхи дә шулай ук тиз, шулай ук дөрес үлчәү белән каршылады.
Бер-ике минут буенча, дүрт кул белән һич өзлексез шап-шоп итеп, кызу-кызу бер-беренең тәнен кыйныйлар. Бу чынлап та хәйләсез, турыдан-туры кыйнашу иде Бу кызу кыйнаш эчендә ике як та күп тикшерми, кайда кул тисә шунда сугалар. Аерма шунда гына: Вәли бик тупас, ул баш. күз тирәсен белми, ул күбрәк кабырга тирәсен, инбашны, җилкәне карый. Фәтхи күбрәк сикереп бит-күз тирәсен
кыздыра Фәтхи мондый кызу арада бөтен осталыгын сугуга юнәлдерми, ничек кенә булса да Вәлинен шәфкатьсез, озын сөякле каты кулларыннан сакланырга, анын кулларын күз-баш тирәсенә җибәрмәскә тырыша.
Беренче кызу кыйнаш узды, һәр ике як үзен җингән дә. жинелгән дә дип белерлек булмады. Фәтхи ничек тә икенче кыйнашка тикле ял итеп атырга тырыша Вәли кызулана. Ул тагын шул арада кулын болгап-болгап селтәштергали дә. Фәтхи хәйлә белән Вәлинен кизәнүләрен бушка җибәрә. Фәтхи. Вәли кызуланган арада ял итеп, янә сул кулны алга сузып, ун кулы белән утырта. Вәли арган шикелле була. Фәтхи шул арада, арсландай сикереп. Вәлинен янак тирәсен унлы-суллы шапылдатып ала.
—Әһә. әһә!—дип артель бу күренештән берьюлы җанлана иде
Вәли кызуланып, килбәтсез куллары белән әйләндереп сугам дигәндә. Фәтхи ерткыч шикелле тиз. оста тайпылып кала Ул арада булмый. Фәтхи янә бер сикереп, бик нык һәм унайлы итеп Вәлинен чигәсенә берне төшерә Вәлинен бу сугудан башы әйләнгән кебек булып китә Азрак чайкала Шулай да егылмый Тагын озын кулларын сузып кизәнә Вәлинен бу кизәнүе дә бушка чыга. Фәтхи инде. Вәлинен гадәтен сизеп алгач, бөтенләй хәйләгә бирелеп, ничек кенә булса да унай вакыт эзләп Йөри. Вәли ары-бире кизәнеп йөргәндә. Фәтхи тагын бер сикереп, баягыдан да унайлырак итеп. Вәлинен чигәсенә бик ныклап кундыргач. Вәли бөтенләй урыныннан кузгалып китеп, үз-үзен тота алмый: ничә адым читкә китеп, авыр тәне белән егыла. Вәли бу егылудан кинәт кенә торырлык түгел инде. Анын башы әйләнә, мие түнә. Ул шул минутта нәрсә булганын да сизми, анын күз алдында чиксез күп утлы йолдызлар тулган сыман, шул ук вакытта бөтен донья зыр-зыр әйләнгән кебек булды. Карап торган халык кычкыра, уралый. Вәли берьюлы тора алмагач, анын янына барып, аны җитәкләп бер якка атып китәләр. Фәтхине чолгап алып, мактарга тотынатар. Атынган тойгылар әзрәк басылгач. Галиулла абзый, үз эшен бик яхшы белүче кеше булып.
—Фәтхинен кузгалышы авыр булса да. куллары бик сш йөри шул,—ди Янә сүзен сузып —Сукканда да ипләп урынын табып кына суга,—дип Фәтхинең жинүенө юл эзли.
Пароход һаман күренми, крушниклар. бернәрсә дә булмагандай, тагын лабаз буена барып тезеләләр Бары Галиулла абзый гына тына алмый. Әледән-але сугыш турысында сүз башлап, үзенен башыннан үткәннәрен сөйләргә әзерләнә
—Мондый бәрелешүләр эч пошкандагы уен гына, менә безнен заманда бер артель икенче артель белән яклашып сугыша торганнар иде!—дип үткән, ерак вакытларын сагына.
—Ул чагында сез маегызга чыдашмагансыз, шунар күрә сугышудан бүтән эш белмәгәнсез,—дип берәү Галиулла абзыйны котырткан кебек булды
Галиулла абзый, бик ипләп кенә арканнар өстенә утырып, тәмләп кенә сүзгә кереште.
—Дорес. энекәшләр, ул заманда эше дә күп иде. ашарга да җитәрлек кае Бакалтай кәрчәүникләрендә сыер түшләре тулып ята торган иде Хәзер нәрсә, бер туйганчы ашар өчен бер атна буе эшләргә кирәк! Менә сезгә бер эшне сөйлим. Шулай, көзнен актык көннәре, күп пароходлар затонга киткәннәр Бакалтайда ике тоз баржасы, бер күмер баржасы, шулар янына Горбатовнын ике пыяла баркасы килеп туктаганнар Пароходлар 'затонга китәргә ашыгалар Эшчеләр юк. Крушник артельләре кашып беткән, карам зиннардан* берәү дә калмаган Бөтен Бакалтайда шалеләр белән кәчеләр генә калган Кәчеләр ул елны сайлап җыелган шикелле тазалар, барысы да кызарып торалар Чын крушниклар: көнен эшлиләр, төнен җырлап эчәләр дә иртә белән тазын эшкә тотыналар. Ьакалтай ярынла1ы баржаларны ике-оч көн эчендә бушатып бетерергә кирәк Шалеләр шул көннәрдә генә Любимовның ике тоз баржасын бушатып бетергәннәр Арзаннар, җитмәсә шул төнне кеше башына икешәр полштуф җибәреп гг булганнар Күбесенең башы авырта, эшкә чыга алмыйлар, кәчеләрлән бүтән эшкә ярарлык артель юк.
• Карам иш" Пдм йугндагы Лер рус авы лы БУ авы л. Кече авылы җитештерү белән данлыклы булган Ф С нгкормеее
кеЛек үк. атаклы крушниклар
Тозны тизрәк бушатырга кирәк. Без дә аяк терәдек, меңен алтыдан ким чыгармыйбыз, өстәвенә кеше башына ике полштуф сорыйбыз. Алай йөгерделәр, болай йөгерделәр, бирделәр. Тотындык эшләргә! Үзебез бары егерме бишләп кенә кеше булсак та, ике көн эчендә баржаны ялтыраттык. Аның урынына аркалар да күрәсен күрделәр, бөтенләй чиләнде, күбесенең тиресе суелып төшкән, әрнүнен чамасы юк. Табан аслары ут шикелле кыза, подрят биргән полштуфлар белән каннарны таратып тагын аруландык. Инде күмер баржасы белән пыяла баркаслары гына калды. Шәлеләр дә айныганнар, безнең алтышар тәңкәдән чыгарганга аларнын да күзләре кыза. Алар да. безнең тозга бәйләнгәнне күргәч, арка терәгәннәр, пыяла ташырга жидешәр тәңкә сорыйлар. Күмерне сигездән ким бушатмаска, дип торалар. Күмердән алар сигезне сатулашып йөргәндә, без ташып та бетердек. Мәрхүм Закир абзый булган кеше иде. Ул пыяла баркасларын алты тәңкәдән чыгарырга килешкән. Шәлеләр, юләрләр, тоз белән пыяланы бер бәягә йөртәләр. Тозны алтыга чыгарганда, пыяланы дүрткә ташырга яраганын һәрбер крушник белә инде. Анын эше чиста була. Шулай, шәлеләр авызларын ачып калдылар. Кеше арасына керәсез, дип безгә үпкәләгән булалар. Шуннан соң алар, инде күмердән колак кагабыз, дип, күмерне алты тәңкәдән чыгарырга риза булганнар.
Иртәгә эшкә ябышырга торабыз: шәлеләр шактый ук җибәргәннәр дә безнен кәрчәүник янына килгәннәр. "Безнен сыныкны тартып алдыгыз, дөньяда эш бетми ул, фәлән-фәсмәтән. Сезгә генә күп кирәк, имеш, кәчеләр үзләре ач тора, хатыннарын симертәләр”,—әйтмәгәнне калдырмадылар. Безнен артель дә чыдамады: "Шәлеләр. нигә сезгә камыт асып йөрергә, сезнен жинел эшегез бар бит, кайтасыз да. юл буе өстенә чыгып. Чыпчык урманыннан үткән-барганны чишендерәсез",—дип җаваплашалар. Шәлеләр билгеле караклар бит.
Сүздән сүз чыгып, сүгеш китте. Безнекеләрдән берәү:
—Тукмаклаганчы юлыгызны карагыз!—дип тә ташлады.
Аларга шул гына кирәк икән. Аларнын артельләре зур, кырыклап бар. Без дә шактый. Шалеләрдән бер ятерәге бик җикеренеп килә иде, безнен Фәтхи шикелле бер басынкы егет ишек төбендәге утын пүләнен алды да үзенә кундырды. Алар өелешеп безнен кәрчәүниккә килә башладылар. Китте сугыш. Без дә кызмача. Кем пүлән белән, кем көрәк белән яланга чыктык. Шәлеләр дә усаллар, безне шактый әвереп алдылар. Безнекеләр дә, ерткычлар шикелле, кызып өлгерделәр. Башланды чынлап сугыш Тотындык шәлеләрне кисәргә. Ватабыз үзләрен, аяк белән дә. кул белән дә изәбез үзләрен Керосин баклары артына хәтле кудык. Өч сәгать чамасы сугыш барды. Калмады таш, калмады агач, әллә ничә кешенен башы тишелде, битләр күгәреп бетте.
Шуның белән генә калмады, өч ел буенча туры килгән саен шәлеләр белән сугышып ала илек. И ул чагында сугыш та кызык иде җилкәләр таза, ашарга күп, эш бар! Хәзер, бер сугышсаң, алҗыйсын,—дип Галиулла абзый борынгы шәп заманнарны сагынып алды.
Ул башыннан узганнарын тагын сөйләгән булыр иде, кемдер:
—Әһә, пароход чыкты!—диде.
Крушниклар урыннарыннан кузгалып, подушкаларын киеп, пристаньга төшеп киттеләр.
Бары Вәли генә арткарак калды, Фәтхи янына килеп, бик дусларча йомшак кына итеп:
—Каты суктын. малай'—дип зарланган сыман булды.—Баш миңгерәгән, кайда берне төрик әле,—дип үзенең ачуланмаганын белгертте.
Фәтхи, чыраена аз гына мактану төсен чыгарып
—Сугарга шулай ипле туры килде бит.—дип елмаеп ук куйды.
Вәли, тәмәкесен төрә-төрә:
—Ярый әле канамады,—диде.
—Канаса, ямавы өстендә бит.
Фәтхи белән Вәли инде дусланганнар иде.
Фәтхи авыр сулап:
Авылга кайтасы килә, малай, минем авылга кайтканым юкка өч ай инде, иген җыярга да кеше юк. Моннан да акча җибәреп булмый. Нишләп беткәннәрдер инде.
Вәли, Фәтхигә ышанмыйча карап:
—Игенне җыярлар, менә Хәдичәне җуймасыннар, син шуннан курка торгансыңдыр инде.
Фәтхи. Вәлинсн бу сүзеннән бер дә үзгәрмәскә тырышып —Жыйсалар. Хәдичәләр бетмәгән әле,—дип ис кктмәгәнлеген белдерергә тырышты
Вәли, сүзен бөтенләйгә чынга әйләндереп
—Чынлап, әйдә, бүген кичкә китик, минем дә бик кайтасым килә.
Фәтхи Вәлигә бер дә ышанмыйча гына —Бурычлар бар бит. аларны ничек түләргә9—диде —Килгәч эшләрбез лә түләрбез.
—Галиулла абзый җибәрми бит —Жибәрмәсә. качабыз аны — Бер атнага ярый шул,—дип Фәтхи уйлап та куя
Фәтхи белән Вәли икесе килешеп инде дусландылар да Бу арала инде пароход тавыш биреп пристаньга килеп туктаган иде
Кызыл сакаллы бер рус кулына бер төркем төрле төстәге кәгазьләр тотып чыгуына аны төрле якган крушниклар чорнап алдылар Пароходтан ашыгып- ашыгып чыгучыларга да юл юк Крушникларнын бөтен кайгысы: ничә мен пот йөк килгән. Күпме ташырга, нинди әйбер икәнен тизрәк беләселәре килә Галиулла абзый, кызыл сакаллы рус белән сөйләшеп алгач
—Дүрт мен он. дүрт мен балык, ике мен тоз! Барысы ун мен,—дип уйланып кына, салмак кына әйтте
Ун менне ишеткәч, крушниклар күтәрелеп киттеләр -Бүген яраган Мономах" һәркайчан ипи алып килә ул,—диештеләр Галиулла абзый, бөтенләй яшәреп киткәндәй, кызу эшкә хәзерләнеп —Энекәшләр, подушкапарыгызны алып үтегез. Пароход икс сәгатьтән артык тормый, кызу тотарга кирәк!—диде
Крушниклар пароходка сузылып төшеп киттеләр Пароходтан чыгучы юлчыларга гыныч чыгу бетте Аларнын ыгы-зыгыларына караучы юк Крушниклар кайсын бер якка, кайсын икенче якка этеп-төртеп җибәрәләр Галиулла абзый, лоцман белән сөйләшеп алгач:
— Башта люктан балык мичкәләрен чыгарырга туры килер, аннан сон онга тотынырбыз, -ди — Подушкаларыгыэны калдырыгыз.
Кызу эш башланды, кое кебек тирән, караңгы люкка дүрт кеше ике озын аркан алып төшеп киттеләр. Люк алдында сигез кеше, җиннәрен сызганып, ике якта дүртәр кеше арканны тотып. "Дубинушка"ны русча җырлап. “Сама пойдет. сама пойдетГны көйгә салып, арканга чолганган унбиш потлы балык мичкәләрен, спайлап кына, бере артлы берсен чыгаралар Карангы люктан чыгарылган мичкәләрне ике Кәче егете ярга таба тәгәрәтеп алып менеп китә Эшчеләр кыздылар, тәмәке тартырга да туктап алмыйлар. Бер башланган юл белән мичкәләрне бушата гына бирәләр.
Шулай “Дубннушка" көе белән бер сәгать эчендә ике йөз илле мичкәне Идел ярына чыгарып тезеп куйдылар
Барысы да шабыр тиргә баткан. Галиулла абзый
Йәгез. егетләр, тартып алыгыз да. онны чыгарып алырга кирәк, бер сәгать вакыт калды,—ди. ашыктыра.
Борчылма. Гатиулла абзый, оннын көлен күккә очырырбыз'
Бсгми башласа, икешәрләп ташырга да без кыйбат алмабы з,— дип Галиулла абзыйны тынычландыралар.
Арадан берсе
Чаба зал ар гына чыдасын!—ди.
Чыламаса, Алла биргәне бар бит'
—Онны икешәр капчыклап ташыгач, ул таз бетә
Йок арасында машина кисәкләре төялгән берничә алы ящик га бар
Крушниклар. яшик янына килеп селкетеп карагач
—Бусы ашаган икән!—диләр.
Күтәрергә чиратта Галиулла абзый, аннан сон ябык кына, авыру йөхте Кәрим, тагын шундый көчсезрәк крушниклар торалар. Галиулла абзый, яшикка күзен төшерде дә:
—Егетләр, бу миннән булмый, кичәдән бирле билем сызлап тора, алып чыга
алмам,—диде.
Анын артыннан торган Кәрим, бөтенләй ачуланып:
—Гатаулла абзый күтәрә алмаганны мин күтәрәм ди инде! Булмый, булмый! Мин он күтәрсәм дә. тез буыннарым шайтан терсәкләре шикелле калтырарга
тотыналар.
Ул да шулай читкә китте, тагын берничә кеше: ‘'Булдыра алмыйм”,—дип читкә чыктылар.
Галиулла абзый, Фәтхигә карап:
—Эш Фәтхидә катды. Фәтхи күтәрә инде аны. Җилкәсе дә чыдам, биле дә,— дип җилкендереп куйды.
Фәтхи, бер дә каршыланмыйча, үзенен дәрәҗәсен белгән кеше булып:
—Артель полштуф алса, үзем чыгарып ташлыйм,—дип ризалык күрсәтте
—Ярый. ярый, эш аннан калмас!—дип Галиулла абзый, Фәтхине юмалап, яшик янына алып килде
Дүрт кеше башта ‘‘Дубинушка”ны җырлап, уналты потлы машина кисәген ипләп кенә күтәреп Фәтхинен җилкәсенә куйдылар. Фәтхи башта азрак егылган шикелле булды Муен тамырлары тартышып бүрттеләр. Терсәкләрен як-якка чыгарып, салмак кына, вак-вак атлап пароходтан чыгып китте.
Яр белән пароход арасындагы күпер яна гына күчерелеп куелганга, такталар сыгылалар Сыгылма такталар арасында күп вакыт чабата кысылып капучан була, шунар күрә ташучылар күпердән бик сакланып, туры барырга тырышалар
Фәтхи сыналган крушник булганга, мондый уналты потлы яшикларны җилкәсендә бик күп мәртәбә йөрткәнгә, бер дә каушамыйча чыга иде.
Мондый авыр әйберләрне чыгарганда, крушниклар лабаз белән күпер арасында куеп, икенче кешегә алмаштырып бирү гадәте дә бар иде. Күпер такталары никадәр сыгылса да, Фәтхи аягын саклап күпердән чыкты. Ял итү урынында алмаштырырлык кеше булмагач, монда да туктамыйча узып китте.
Ул бөтен эшендә, бүген кич авылга кайту уена бирелгәнгә, җилкәсендәге унатгы потны сизмәгәндәй генә йөри. Фәтхинен алдында ниндидер ат дулаган кебек булды. Фәтхи күзен югары күтәреп караганда, аягы белән ниндидер бер зур ташка сөртенде; көчле сөртенүгә Фәтхинен җилкәсендә йөге чайкалды, тез буыннары йомшарып китте, ул шул секундта җилкәсендәге йөкнең үлчәү тигезлеген саклаган иде. Шул арада аягы электәгедән дә катырак икенче ташка сөртенде Бу юлы ул тез буыннарын ныгыта алмады. Терсәкләрен ычкындырып, йөкне читкә ыргытыйм, дип селкетсә дә, яшик Фәтхинен җилкәсеннән төшмәде, тезләре бөгелеп, үзе йөзтүбән егылды. Авыр яшик кыры белән Фәтхинен чигәсен “чырык” итеп яньчеде, Фәтхинен бөтен башы изелгән иде. Алмаштыра торган иптәшләре йөгереп килеп, яшикны унайлап кына алып ташласалар да, эш узган иде инде
Фәтхинен теле алга чыгыл тешләнгән, күзләре атылып чыккан. Бөтен йөзе кан белән тулган, кул-аягын урыныннан да кузгатмаган килеш катып калган иде.
Галиулла абзый, йөгереп килеп, чыраенда авыр кайгы белән:
—Әрәм итте малайны!—дип ярдәмсезлегеннән катып калды.
Фәтхи тирәсенә халык җыелганда, ул үлгән иде инде.
—Язмыштан узмыш юк,—диде кемдер.
Вәли, йөгереп килеп:
—Мескен, бүген авылга Хәдичәсе янына кайтырга җыенган иде,—диде.
^ Полицейский килеп җитеп, халыкны таралырга куша. Крушниклар, лабаздан брезент алып чыгып, Фәтхинен гәүдәсен шуна төреп кәрчәүниккә күтәреп алып киттеләр.
Уналты потлы яшикны юлда калдырырга ярамаганга, янә дүрт крушник килеп “Дубинушка” белән күгәреп, ике крушникнын подушкатарын бергә бәйләп, шулар өстенә куйдылар.
Галиулла абзый, кәчеләргә карап:
—Энекәшләр, пароход ике кычкыртты, чыгарып бетерергә кирәк.—дип ашыктырды.
1921.
Искәрмә
Узган гасырның егерменче елларында һәм утызынчы елларының беренче яртысында татар әдәбиятын үстерү эчен калам көчләрен һич тә кызганмыйча иҗат иткән әдипләр шактый күп. Алар яна тормыш төзеләчәгенә ихластан ышанганнар, үзенчәлекле әсәрләр ятуларына өстәп, жәмвгать пиләрендә якыннан катнашканнар Мондый әдипләр арасында Октябрь үзгәрешенә чаклы ук әдәби иҗатта тырышып тәҗрибә туплаучылары да ишле Шундый шохесларнен берсе Фатих Сайфи-Катанлы
Ул 18X8 елла хәзерге Әлки районының Карамалы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. "Мөхәммәдия'' мәдрәсәсен тәмамлый Унсигез яшендә әдәби әсәрләр язуга һәм журналистика эшемә керешә. Галия" мәдрәсәсендә тарих фәне укыта ()ктябрьдән сон "Кызыл Татарстан'"нын һәм “Крәстиән гәзнте неи. “Яңалиф" журналының редакторы була, югары уку йортларында яшьләргә тарихтан белем бирә, төрле җәмәгать ипләре алып бара Аның тарихи хезмәтләре (мәсәлән, шактый күләмле “Бөек Франция революциясе" китапта 158 бит Россия тарихы” 284 бит), авыл хуҗалыгы буенча мәкаләләре һәм брошюралары бар. ул Г. Тукай. Дәрдмәнд һәм Г Камал томлыкларын туплап бастыра, әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза
Фатих Сәйфи-Казанлының (Мөхоммәтфаги.х Камалетдин улы Сәйфуллин. “Казанлы" тәхәллүсен-псевдонимын ул тагын бер Фатих Сәйфи булуга бәйле рәвештә ала. анысы Фатих Сәйфи-Уфалы) иң зур хезмәтләреннән берсе татар язуын латин графикасына күчерү буенча эзлекле эше Татарстан Яңалиф җәмгыятенең рәисе бу ларак, латин язуын гамәлгә кертүдә Ф Сәйфи-Казанлының тырышлыгы гаять зур.
Аның әдәби мирасы дп бай Ул “Мөкатдәс хезмәт" днгән пьесасын 1907 елда яза. Октябрь революциясенә чаклы тагын берничә пьесасын нжат итә. драма әсәрләре язуны сгермсичс-утызынчы елларда ла дәвам итә. Революциядән алда язылган "Ямьсез тормыш' пьесасы 1919 1928 елларда сәхнәдә берничә тапкыр уйнала. 'Зөбәрҗәт" дигән әсәре
Тагар дәүләт академия театрында куела.
Ф ( әйфн-Ки ганлы (1888 1938) чәчмә әсәрләр язуны да революциягә чаклы башлый
Аның повесть-хикәяләре шактый. “Өч нарат" исемле романынын беренче кисәге ике йог егерме битле китап булып басыла
Әдип әсәрләренең библиографиясе белән танышкач, бер нәрсәгә игътибар итәсең анык "Хикәяләр китабы 1934 елда чыга Шуннан сон чирек гасырдан озагракка сузылган тәнәфес шактый калын С айланма әсәрләр е 1960 елда гына укучыга барып ирешә Бу китаггки хикәя-повеегшары, дүрт пьесасы кергән, аны танылган әдәбият белгече Хәй абый Хисмөтуллнн төзегән һәм менә тагын озеклек. монысы тегесеннән озынгарак та сузылды Мондый я змышка кү п кенә я гу чылорыбызнын мирасы дучар ителде. Әдәби байлыгыбызны барлауга, бүгенге укучыга җиткерүгә нигә шулай җавапсыз (ин киме!) карынбыз икән без...
Журналда бастыруга, әсәргә анализ ясамастан, мин Фатих Сайфи-Казанлынын ••Крушгшклар ' исемле хикәясен тәкъдим итәч Моннан сиксән елдан артык пск язылган әсәрнең үзгә эчтәлегенә, язылышына, теленә укучы үзе бәя бирер
Мәгъсум ХУҖИII.