Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘН ЮЛЫНДА


ӘДӘБИЯТ ГАЛИМЕ ФӘРИТ ХАТИПОВКА 75 ЯШЬ
Татар әдәбият белемен үстерү өлкәсендә озак еллар буена
эзлекле һәм нәтиҗәле хезмәт иткән галим—филология
фәннәре
докторы профессор Фәрит Миргалим улы Хатнпов 1930 елнын
I гыйнваренда Актаныш районынын Пучы авылында дөньяга
килә. Аның бала һәм үсмер чагын үзенен бөтен дәһшәте,
кансызлыгы белән сугыш таптый: ул өлкәннәр янәшәсенә
басып
гир түгә, ашлык ташый Шуна күрә Фәриткә соныннан "1941-
1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте
өчен"
дигән медаль дә бирелә
Ә 1947 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-
филология факультетына укырга керә, шул ук вакытта ижат
белән дә кызыксына башлый. 1951 елда “Совет әдәбияты"
журналында Ф. Хатиповның беренче әдәби тәнкыйть мәкаләсе басылып чыга.
Тагын
бераздан шунда ук анын И. Гази ижатына багышланган язмасы да дөнья күрә
1952-1955 елларда Ф Хатипов аспирантурада укый, аны тәмамлагач М. Әмир
нжаты буенча кандидатлык диссертациясе яклый
Аннары яшь галим Себергә—Тубыл педагогия институтына юл тота Биредә
.шар Г Әхәтов, Г. Саттаров, А. Әхмәдуллин белән бергә яшьләргә белем бирәләр,
татар әдәбиятын пропагандалыйлар.
1959 елда Тубылда татар теле һәм әдәбияты бүлеге ябылгач, Ф Хатипов
Башкорт дәүләт университетына кайта, доцент итеп сайлана, матбугатта күп
санлы әдәби тәнкыйть мәкаләләре бастыра. Ф Хатиповнын ул еллардагы иҗатын
хуплап Казаннан шагыйрь Салих Баттал мондый эпиграмма да җибәрә:
Уннарча ел ялаларга
тап булган идем гэрчо.
табылды бит
иҗатымны яклаучылар
ирләрчә.
Ә 1972 елда Ф Хатипов Казанга кайта һәм педагогия институтында татар
әдәбияты кафедрасы моднре булып эшли башлый 1985 елда ул "Хәзерге татар
прозасында психологизм" дигән темага докторлык диссертациясе яклый
Фәрит Хатипов—"Мирсәй Әмир" (1964). "Эпик жанрлар” (1973). Духовный чир
героя” (1981). “Әдәбият теориясе" (2000), “Мөлкәтебезне барлаганда" (2003) һ. 6
китаплар, күп санлы дәреслекләр авторы
Ул—Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстаннын атказанган фән
эшлсклесс. Кол Гали исемендәге премия иясе
Галимне олы бәйрәме белән котлыйбыз, ягы иҗади укышлар, озын гомер
телибез!