Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ*


Әдәбият-гыйлем өлкәсендә мактаулы исемнәр дауламыйча гына, ин авыр вакытларда да яраткан эш-шөгылсн ташламаган, мәсләгенә тугры калган шәхесләр була. Бу—жинсл юл түгел, ләкин олуг максатка илтүче бердәнбер юл Анлыйларны бер сүз белән генә «хадим». ягъни «хезмәтче» дип атарга мөмкин булыр иде. Б\ нәүбәттән язучы, журналист һәм библиограф Исмәгыйль Рәмиев тә шундый фидакарь затлардан иде: әйе. ул чын мәгънәсендә, әдәбият һәм мәдәният хадиме иде
Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев ерак бабаларының нәсел шәжәрәсс буенча татармын мәшһүр шагыйрьләре Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) һәм Сәгыйть Рәмиевләр белән бер үк токымнан; ул 1895 елнын I гыйнварында Уфа губернасынын Эстәрлстамак шәһәрендә туа. Шул замаинын жәдид мәдрәсәсендә һәм мөгаллимнәр мәктәбендә урта белем алганнан сон. Казандагы «Амур* мөсафирханәсендә конторшик (хисапчы) булып эшли башлый һәм шушы чорда татар чәдәннятснен алдынгы вәкилләре (Г Тукай. Ф Әмирхан. Г Ибраһимов. Г Кариен һ б ) белән якыннан таныша Нәтижәдә. ул журналист булып китә, ә 1912-1914 елларда «Сәйяр» профессиональ театр труппасының суфлеры сыйфатында гастрольләрдә йөри 1915—
1917 еллар арасында И Рәмиев—патша армиясе солдаты хезмәтендә Аннары, революция һәм гражданнар сугышы чорында, гаскәри журналист буларак. Уфа. Бөгелмә. Самара, Оренбург шәһәрендә чыккан «Бсзнен юл* -Казыл я\« -Кызыл йолдыз». «Шәрекъ ярлылары». «Кызыл дөнья» кебек фронт гәзитәләрендә эшли һәм языша. Бер үк вакытта, татар-башкорт милли хәрәкәтенсн бер активисты буларак, февраль революциясе көннәрендә һәм аннан сонгы милли кузгалыш айларында Уфа вилайәте мөселман съездында (1917. 12-14 июль). Бөтенрусия мөселманнарының Икенче корылтаенда (Казан. 1917. 20 июль). Гомумбашкортсгдн корылтаенда (Оренбург. 1917. 8 декабрь) һәм 1917 елнын 4 декабрендә ачылып.
1918 елнын 24 гыйнварына кадәр Уфа шәһәрендә эшләгән Милләт мәҗлесендә татар-башкорт гаскәрләре Шурасы вәкиле булып катнаша
Тугыз елга якын сузылган гаскәри хезмәттән котылгач. И Рәмиев башта Уфа шәһәре матбугат органнары һәм мәдәният оешмаларында тәрҗемәче, журналист, инструктор, аннары. 1925 елда Казанга килеп, 1927 елга кадәр төрле урыннарда җаваплы вазифалар—гәзит-журнал нәшриятында (Гажурда) китап сәүдәсе вәкиле. •Чаян» журналында әдәби хезмәткәр. I Ибраһимов җитәкләгән Гыйльми Үзәкнен әдәби мирасны бастырып чыгару комиссиясе сәркатибе. Татарстан республикасы Үзәк башкарма комитеты каршындагы Яна татар әлифбасы (Ян&лнф) җәчгыятенсн һәм шул җәмгыять чыгарган «Яңалиф* журнхтынын җаваплы һәм техник сәркәтибе. ә 1930 елдан Татарстан дәүләт нәшриятында производство бүлеге мөдире урынбасары вазифаларын башкара Шушы елларда анын матбугатта күп кенә юмор-сатира әсәрләре, татар теленеп имля-орфорграфиясснә караган мәкаләләре, терминологик сүзлекләре һәм библиографик хезмәтләре басылып чыга .Атар арасында 1926 елны Казанда басылган «Вакытлы татар матбугаты 1905—1925» исемле китап альбом аеруча «ур әһәмияткә ия Егерчс-угыз табак күләмендәге, гәзит-журнал кешеләре, мөхәррир һәм авторларның сурәтләре белән бизәлеп чыккан бу уникаль чегчәтенлә әдип 1905—1925 еллар арасында нлнен төрле төбәкләрендә татар телендә нәшер ителгән икс йөз иллегә якын гәзит-журналга күзәтү ясый Эчтәлеге, фактик мөгьлүматынын байлыгы белән бу хезмәт гатар мәдәнияте һәм матбугаты тарихын өйрәнүчеләр өчен бүгенгә кадәр бердәнбер ышанычлы чыганак хезмәтен үтәп килә
1937 елнын башларында 11 Рәмиев Казаннан Урта Азия якларына китеп бара
‘Я.зми «Исмәгыйль Рәми Рәис Даутле «Мәйн сүзлек* (Татарстан китап нәшрияты 2001 100 й ) дигән китаптан файдаланып .мерләнде (Редакция)
Сугыш башланганнан сон, 1942 елнын декабрендә исә ул хезмәт армиясенә алына һәм 1944 елнын июненә кадәр Свердловск (хәзерге Екатеринбург) өлкәсенең Алапаевск шәһәре заводында укыту бүлеге инструкторы, ә аннары тылдагы гаскәри частьләрдә писарь-каптенармус хезмәтендә була. Сугыш беткәч. Казанга кайтса да. прописка булмау сәбәпле шәһәрдә төпләнә алмыйча, гаиләсе яшәгән Кайбыч районына китә һәм 1949 елга кадәр «Колхоз бригадасы» исемле район газетасында җаваплы сәркәтиб. аннары, 1956 елда пенсиягә чыкканчы, шул ук район үзәгенең Мәдәният йортында инструктор булып эшли.
Тормышнын нинди генә шартларында булса да, кайда гына яшәсә дә И Рәмиев үзенен яраткан шөгылен—әдәбият, мәдәният тарихыбызны җентекләп өйрәнүен, язылачак библиографик хезмәтләре өчен, замандашлары турыңдагы истәлекләре, мемуарлары өчен материаллар җыйнап дәвам иттерә, мөмкинлек чыккан саен, әйтик, эш белән Казанга командировкага килгән чакларында да, юк вакытын кызганмыйча, көннәр-атналар буе китапханәләрдә, архивларда казынып утыра. Аның иҗат кредосы—объективлык, тарихи дөреслек. 1958—1966 еллар арасында «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы битләрендә аның ике дистәгә якын истәлек язмалары, татар мәдәнияте, матбагачылык тарихына караган мәкаләләре, тикшеренүләре басылып чыга. Ниһаять, күп каршылыкларны үтеп, әлеге хезмәтләр бергә җыйналып, 1956 елда «Истәлекләр. Татарча басма сүз» исеме белән укучыга барып ирешә. Китапның чыгуын матбугат һәм әдәби җәмәгатьчелек шул заманда ук шатланып каршы ала.
1961 елда И. Рәмиев, Татарстан Язучылары берлеге ярдәмендә торак мәсьәләсен хәл итеп, гаиләсе белән бөтенләй Казанга күчеп кайта. Ул язучылар, фән, сәнгать әһелләре белән ешрак аралаша, яна иҗат планнары белән янып яши башлый. Нәкъ шул вакытларда өлкән әдипләрдән Н. Исәнбәт. А. Шамов. Ә. Еники кебек дуслары ана. үзендә булган материаллардан һәм башка чыганаклардан файдаланып, Октябрьгә кадәрге татар әдәбияты һәм мәдәни хәрәкәте буенча кыскача белешмәлек төзергә кинәш итәләр. Әдип илһамланып эшкә тотына һәм алтмышынчы еллармын ахырларына таба «Әдәби сүзлек» дип аталган хезмәтен төгәлли. «Әдәби сүзлек»нен күләме 15-16 табак чамасы, яки мәкалә-парчалар саны белән исәпләсәң, биш йөзләп берәмлекне эченә ала.
Хезмәт беренче мәртәбә 1992—1994 еллар дәвамында «Татарстан» журналы битләрендә өлешләп-өлешләп басылып чыкты (басмага әзерләүче Рәис Даутов) «Сүхтек»не журнал өчен әзерләгәндә текстнын автор кулы белән язылган асыл нөсхәсе нигез итеп алына. Бер үк вакытта машинка күчермәләрендә очраган автор төзәтмәләре яисә кулъязманы укыган иптәшләрнең (мәсәлән, Нәкый Исәнбәтнең) бит кырыйларына язган искәрмәләре һәм тәкъдимнәре дә искә алына.
«Сүзлек*не аерым китап итеп әзерләү барышында журнал варианты төп нигез итеп алынса да, асылда, аңа Рәис Даутов тарафыннан шактый гына үзгәрешләр кертелә. Беренчедән, ул баетыла төшә. Исмәгыйль Рәмиев, үз заманының цензура киртәләрен күздә тотып булса кирәк, 1917 елнын феврале белән октябре арасындагы чагыштырмача кыска вакыт эчендә һәм аннан соңгы болгавыр көннәрдә татар телеңдә нәшер ителгән күп кенә милли гәзитә-журналларны «Сүзлек»кә кертмәгән була Шуңа күрә дә Р. Даутов «Сүзлек»нс китап итеп хәзерләгәндер. И. Рәмиевнен үзе төзегән һәм язган «Татар вакытлы матбугаты» хезмәтеннән файдалана.
Икенчедән, хәзер укучыларга тәкъдим ителә торган бу китаби басманың • Кушымта» бүлегендә әдип архивыннан алынган бүтән материалларга да урын бирелә Аларнын күп өлешен Октябрьгәчә чорда Казан, Санкт-Петербург. Мәскәү һәм башка шәһәрләрнең югары уку йортларына, шулай ук чит ил у ниверситетларына кереп укыган милләттәшләребез турында кыскача мәгълүматларны эченә алган исемлекләр тәшкил итә.
Мәгълүм булганча, XX йөз башы публицистикасында, тәнкыйди әдәбиятта, шул чор әдипләребезнен әсәрләрендә теге яки бу унай белән еш кына башка төрки төбәкләрдә (Кавказда. Кырымда. Төркестан һәм Казакьстанда) Октябрьгә кадәр нәшер ителгән гәзитә-журналларнын исемнәре телгә алына. Шуны истә тотып, дип яза Р Даутов. «Кушымта» бүлегенә әлеге төбәкләрдә әзәрбайжан. кырымтатар, үзбәк, казакъ һәм башка телләрдә чыккан төп көндәлек басмалар хакында да
берникадәр мәгълүмат бирелә Гадәттәгечә, ул мәгълүматлар һәм исемнәр И Рәмиевнсн әлеге дә баягы уникаль хезмәте—«Татар вакытлы матбугаты» китабыннан сайлап алыналар
Инде килеп, «Сүзлек» нинди юллар белән Р Даутов кулына килеп эләгә сон-’ «Әлеге «Әдәби сүзлек»нен кулъязмасы белән мин бары авторнын вафатыннан сон гына таныша алдым Житмешенче еллар башында кулъязманын машинкада күчерелгән һәм Татарстан Язучылар берлегендә сакланган бер нөсхәсе белән танышырга мөмкинчелек булды.(Заманында аны. бастырып чыгарырга әзерләү нияте белән, ул вакыттагы Бсрлекнен. бүген ижат эшләре җитәкчесе, хәзергечә әйтсәк, рәис урынбасары Равил Фәйзуллин дүрт данәдә бастырган булган ) Укып чыккач. Исмәгыйль агага булган ихтирамым тагы да артты Совет чорында гатар татар телеңдә энциклопедик сүзлекләргә охшатып төзелгән бердәнбер белешмәлек иде бу
Ниһаять, иллә тоталитар режим җимерелеп, анын матбугатны, сүз иреген буып торган цензура киртәләре беткәч, әйтеп үткәнемчә. 1992-1994 еллар дәвамында мин редакцияләп әзерләгән «Әдәби сүзлек* Татарстан журналы аша кин җәмәгатьчелеккә барып җитте Инде менә хәзер укучыларга анын тулыландырылган китаби варианты тәкъдим ителә*
Шөкер. XX гасырнын 90 елларыннан башлап татар халкынын үткәне белән кызыксыну, анын гасырлар буе тупланып килгән мәдәни, рухи хәзинәләренә игътибар бермә-бер көчәеп, ул хәзинәләрне фәнни-объектнн бәяләү һәм халкына кайтарып бирү юнәлешендә шактый гына унышлы адымнар ясалды Һәм. ниһаять. 1997 стнын 10 февралендә Татарстан Республикасы Пре шдентынын «Тагар энциклопедиясе программасы турында»гы Указы дөнья күрү һәм шул нигездә Татар энциклопедиясе институты барлыкка килү күпгасырлык мирасыбызмы барлау эшчәнлегенә дәүләте статус бирелде Мондый максатчан эшчәнлекнен инде беренче «җимешләре* дә күренде әйтик. 2002 елда «Татар энциклопедия сүзлеге» басылып чыкты Алла - •Татар энииклопедия*сснен күптомлылыгын яшәп бетерү бурычы тора
Бу нәүбәттән. «Казан утлары» журналы да хат клләри ни башкарырга омтыла Әйтик, быел журнал «Татар энциклопедия сүзлеге* битләреннән дигән баш астында Сүзлектә урын алган әдәбиятка мөнәсәбәтле язма-бүлскләрнс биреп барырга ниятли
Аннары, мәгълүм ки. татарнын зыялы катлавы элек-электән рухи мирасны ишәйтү юлында хезмәт итүлән тыш. аны саклап калу турында ла уйланган, борчылган һәм шул юнәлештә үзеннән өлеш кертергә тырышкан Без моны XIX гасырның III Мәрҗани, К. Насыйрн. I’ Фәхретдин һ б кебек энциклопедик галимнәрнең басма һәм кулъязма хезмәтләрендә ачык күрәбез. XX гасырда әлеге мәшһүрләрнең игелекле эшен Н Исәнбәт унышлы дәвам итте. Бүгенге көндә исә. Адлер ага Тимсршлннны әнә шундый энциклопедик галимнәрнең берсе дип әйтә алабыз. Ул, мәсәлән, гомере буена төрле характердагы энциклопедик һәм фәнни китаплармы җыйды, өйрәнде һәм. тупланган гыйлемгә нигезләнеп, тагар халкынын мәдәни мирасына караган мәгълүматларын да. бер җепкә тезеп, системага сала килде «Миллият сүзлеге* дип аталган бу әтрафлы хезмәт-хәзинә хәзер. 4000 (дүрт мен’) чамасы биткә җитеп, әднпнеи компьютер »банк»ынла саклана Әйе. бәһалап бетергесез бу байлык хәзергә «әдипмен шәхси саклык банкында- гына, бердәнбер данәдә саклана: юкса бит аны. китап-томнар игеп чыгарып, халыкмын хәтер сандыгына саласы иле Әйе. ул да. И Рәмневнен «торгынлык чорындагы рәсми киртәләрне кичә алмыйча, үз вакытында басылмый яткан* хезмәтләре кебек булып калмасын иле
Дөрес, игътибарлы укучыларыбыз күргәннәрдер вә укып баралардыр. «Казан утлары- журналы 2004 елның 1 саныннан башлап «Миллият сүпсгемгмән өзекләр бастырып килә Ләкин журнал, ни кызганыч, ин күп дигәндә дә. әлеге хезмәтмен уннан беренә генә урын бирә алачак Кыскасы, без башлаган эстафетаны дәүләте оешмалар яки милләтпәрвәр хи маячылар күтәреп алыр һәм олыгаеп килүче әдипкә әлеге олы хезмәтне китап игеп чыгаруда ярдәм иләр дип ышанасы килә
Менә бил библиограф галим Исмәгыйль ага Рәмиев турында башланган сүзебез безне НИНДИ киңлекләргә алып чыкты