ЧӘЧКӘ БАЛЫ
Ике сәгатьтән ул, “Газел”енә утырып, капитан язып биргән йортны эзләп тапты.
Моннан утыз еллар элек, бу якның такыр кырларында иркенләп зур- зур заводлар сала башлагач, алардан читтәрәк, элекке кара туфраклы басуларда яна урамнар сузылып, аларнын ике ягына бишәр-тугызар катлы озын-озын панель йортлар торып басты. Яшь каланын һиммәт фатирларына башлыча тирә-як авыллардан килгән крестьян балалары кереп урнашты.
Яна нигездә торгызылган ак кала иде бу, анда яшәү рәхәт, тормыш мәгънәле, хезмәт нәтижәле, халык намуслы булырга, ә базалар тәүфикълы булып үсәргә тиеш иде. Һәрхәлдә шәһәрнең планнарын коручылар да, шаулап-зыңлап торган заводларны, озын-биек торак йортларны торгызучылар да шуңа ышаналар, якты киләчәк, мул тормыш турында хыялланалар иде.
Баштарак шулай булды да. Ләкин менә хәзер илдә болгавырлык, хакимият үзгәрде, ясап чыгарган машиналарны сатып алучы кимеде Шуның өстенә заводларның берсе дөрләп янып китте. Меңләгән халык эшсез калды. Кайчандыр балкып торган йортларга өметсезлек, фәкыйрьлек кереп оялады.
Машинадан төшеп, подъезд ишеге төбенә килеп баскач, Гамил тукталып торды. Көрән буявы шадраланып купкан, ертык-портык, вак-төяк кәгазь кисәкләренә язылган игъланнар һәм алардан калган җилем эзләре белән чуарланган ишек аңа күңел кайтаргыч ямьсез булып күренде. Бу ишек артында утыз алты гаилә яши. Алар монда эштән арып кайткач ял итәләр, хәләл ярларын назлыйлар, балаларын сөеп үстерәләр. Бәйрәмнәрен куанып үткәрәләр, хәсрәт килгәндә шушында юаныч табалар. Нишләп алар кереп- чыгып йөри торган юлларын бераз тазартмыйлар, рәткә китермиләр икән? Барысының да куллары корымагандыр лабаса! Күбесе авылдан чыккан халык бит үзләре. Ә авыл җирендә халык берсеннән-берсе уздырып ихатасын бизи Иртән көтү кугач та, ин элек ишегалдын, капка төбен себереп куя. һәр яз килүгә, өйне юып чыгаргач, тәрәзә борысларын агаруга, өй түбәсеннән калкып торган морҗаларны акшарлый. Өй түрендә, бакчасында гөлләр үстерә
Сабан туйларында ин матур ихаталар өчен бүләкләр бирелә Анда инде Гамилнен олы улы Жәмил өлешсез калмый, чөнки ул ел саен ниндидер бер яңалык уйлап чыгарып, йә капка өстенә челтәрле түбә ясап йә борысларны үзенчә чуарлап буяп куя.
Ахыры Башы узган санда.
Авылда андый малайлар бер Җәмил генә түгел
Тик нигә сон авыл балалары шәһәр фатирына кереп урнашуга бу тәртипне оныталар һәм матур гадәтләреннән бизәләр0 Бетон тартмага охшаган фатирларга кереп урнашкач, нинди үзгәрешләр була адәм баласының күңелендә9 Үпәре яшәгән төшкә бу хәтле игьтибарсыглык каян килә, арусызлыкка, затсыхлыкка ничек түзәләр?
Күрәсен. бер-бер хикмәте бардыр монын Уртак малны эт жыймас. ди мәкаль Йөзәрләгән гаиләләрне бергә жыйган түбә астында уртак милекнен иясе юк
Шәһәр белән авыл арасында күп тулганган, әле берсендә, але икенчесендә яшәгән Гамилнсн күзенә бу аерата нык бәрә һәм уйландыра Оешып яшәү адәм затыиын табигатенә бик үк туры килеп бетмидер, күрәсен. Андый жирдә. мен күз алдында, ул яхшырырга тиеш иде кебек, ләкин ни өчендер бик еш кына яхшылыктан бигрәк яманлык өскә чыга Шәһәр йортларынын авыл абзарларына охшаган ишекләре шунын бер дәлиле кебек тоела Авыл ойләренен кечкенә тәрәзәсеннән караса, хужа ин элек үзенен ишегалдын, бакчасын, сыерын, тавыгын күрә
Кала йортларынын зур тәрәзәләреннән шау-шулы урам, кин басу аша сузылган олы юл күренә. Зур тәрәзәләр, иркен дөнья, ләкин кеше аны үзенеке дип белми, үзен анда хуҗа итеп тоймый
Анын бар дөньясы—үз фатирының ишеге артындагы жан башына бирелгән җиде квадрат метрда. Бер карават белән өст&л куярлык урын Иркен калада кешегә урын тар
Байлар моны яхшы анлыи. шәһәр читендә иркен ихаталы йортларда яши.
Кыршылган ишек каршында тукталып калган Гамилнсн башында менә шушындый уйлар айкалды Алда торган очрашу хакында исә уйларга курка иде ул. Кем ул Макар Харитонов9 Нигә анын сурәте дә. тавышы да бәгырьне телә?
Бу сорауга җавап менә шушы ишек артында иде Безнен бу охшашлыгыбыз табигатьнең бер шаяруы гына булса ярар иде, диде акыл Юк, бу һич тә шаяру гына түгел, монда хәлләр бик җитди, бик якын, бик газиз кешен ул синен. диде тигезсез типкән йөрәк
Гамил тирән итеп сулыш алды ла тапталып изелгән бетон бусага аша эчкә атлады.
Ак түшәм корым таплары белән чуарланган—малай-шалай шулай шаяра, торган җирен пычратудан тәм таба Баскыч мәйданчыгында тәмәке төпчекләре, янган шырпы калдыклары, трамвай билетлары аунап яга Күләгәле почмакта, өске катлардан чүп-чар төшерә торган юан торба артындарак. вак-вак көпшәчекләр шәйләнле Гамил якынрак килде. Шприцлар икән. Наркоманнар ташлап калдырган Бу йортгагылар эшеме, әллә төнлә читтән килеп, монда миңгерәшеп ятканнармы9 Ярый ла. читләр булса...
Гамил очен бу бик мөһим тоелды
Харитоновларның фатиры тугызынчы катта иде Лифт куышынын көрәнсу стеналарына пәке белән сызгалаганнар. сагыз калдыклары сылаганнар "141'* дип язылган фатир янына килеп басканда. Гамилнең йөрәге шашып тибә иде. Ишек ямьсез конгырт буяуга манылган, кырыйларына тигехлс-тнгезсез киез ябыштырылган
Кайчандыр ак булып, шырпы утыннан көеп каралган, кыйшайган төймәгә кат-кат басты ул, тик зыңгылдау тавышы ишетелмәде Кынгырау эшләми иде. ахрысы, ишекне йодрык белән төяргә туры килде Ниһаять, эчтә аяк тавышлары ишетелде.
—Кто там?
Газим тавышы иде бу —Кто там?
Бу юлы гавыш үсмерләрчә нечкәреп, киселеп куйды Газим иде бу. Газим..
—Геннадий Харитонов өйдәме?—дип әйтергә мәжбүр итте үзен Гамил
—Юк, өйдә түгел. Ә нәрсә?
Малайның тавышында усал сагаю чагылды.
—Без синең әтиен белән бергә эшләгән идек,—диде Гамил—Заводтан мин.
—Хәзер ачам.
Йозакта ачкычның борылганы ишетелде. Менә ишек ачылды, каршыга тельняшка кигән үсмер чыгып басты.
Участковый Ринат күрсәткән карточкадагы малай иде бу. Газимнең сыңары. . Керфек сирпүгә, шушы охшашлык күзгә ташланды. Аннары гына аерымлыклар күренә башлады.
Бу малай буйга калкурак. Карашында—ятсыну галәмәте. Ә кыска, куе керфекләр белән уратылган кара күзләре Сәгъдиянеке. . Менә ул, ни кирәк сина, әйт сүзеңне, дигәнне аңлатып, чыгынкы ияген өскә кагып куйды. Нәкъ Газим төсле итеп Улыннан күргәч кенә, Гамил үзенең дә шундый гадәте бар икәнен белгән иде.
Ул, карашын аска төшереп, малайның ишек кырына ябышкан кулына карады. Киселмәгән тырнак асларына кап-кара булып кер утырган. Тырнаклар яссы, киң, нәкъ ярымтүгәрәк ясап уелган. Гамил тырнаклары.. Малай да күзен анын карашы артыннан йөртә иде, ул да башта үзенен бармакларына, аннары Гамилнең кулына карады. Аның йөзендә аптырау галәмәтләре чагылды. Ни кирәк бу абзыйга?
—Керергә ярыймы?
—Әйттем ич инде, әти өйдә түгел.
—Синнән бер нәрсә сорыйсы бар иде.
Малайнын туры кашлары арасында сыр хасил булды, иреннәре турсайды.
—Сора.
—Бусага аша сөйләшәсе килми иде шул,—диде чакырылмаган кунак йомшак итеп, елмаерга тырышып
Малай сүзсез борылып эчкә керде, Гамил ана иярде.
Участковыйдан Харитоновларның ничә баласы барын сорарга башына килмәгән икән. Буш куллы иде ул Хәзер менә үкенеп куйды: бүлмә ишегеннән ана, бармагын авызына кабып, ясле яшендәге кызчык мөлдерәп карап тора, мөгаен, күчтәнәч өмет итә иде.
Борынга ачыган кәбестә шулпасы, сасы оекбаш исе бәрелде. Ваемсыз һәм уңмаган, тормышына кул селтәгән кешеләрдә генә була торган авыр ис иде бу.
Бердәнбер бүлмәнең ишеге ачык—аннан да фәкыйрьлек күзгә бәрелде. Дивар буенда—диван, җәелә торган кәнәфиләр, уртада өстәл, чүпрәге ертылган урындыклар. Каршы якта, артсыз урындыкларның икесен бергә тотыштырып, иске телевизор куелган.
Гамил бүлмәгә керүне яхшысынмады, аш бүлмәсенә узды. Анда, тузан сарган тәрәзә төбендә, былтырдан калган яран гөленең яфраксыз сыңар сабагында, йөрәк ярасы кебек кып-кызыл чәчәк тәлгәше балкып утыра, ашъяулыксыз өстәлдә вак балык сөякләре, колбаса кабыклары ята, корымга каткан майлы таба тора.
Гамил, буыннары хәлсезләнгәнен тоеп, артсыз урындыкка утырган иде, егылып китә язды Каршында басып торган малай ана урындыкның чәрексез икәнен әйтергә уйлап та карамады. Киресенчә, таныш күзләрдә таныш булмаган усал кинәнү чагылып узды. Бәрелүдән түгел, шул карашның пәке кебек телүеннән йөрәк турындагы җәрәхәт тирәнәйгән кебек булып китте.
—Син. егет кеше, нишләп моны төзәтеп куймыйсын?—дип сорады ул коры гына.
—Ә нәрсәгә?
Чыннан да, бу урынлыкны каккалап куйганнан гына йортка кот керәсе юк иде.
—Исемең ничек әле синен?
—Макар.
—Макар, димәк. Харитонов малае...
—Нишләп малае? Мин үзем Харитонов!
—Үзен Харитонов дисең. Димәк, син монда хужа кеше. Ундүрт яшен тулгандыр бит инде?
Йөрәге сулкылдап сызласа да, Гамил моны тыныч тавыш белән әйтергә тырышты.
—Ә нәрсәгә ул си на?
—Тулып җитмәдемени әле9 —Сина барыбер түгелмени9 —Ә беләсеңме, мин кем?
Бу юлы малайнын күзеннән кызыксыну чагылып узгандай булды. Ләкин ул сер бирергә теләмәде.
—Кем булсан да мина барыбер
—Мин психолог, беләссн килсә. Менә хәзер мин. синен йөзенә карал, күп нәрсәне әйтә алам.
Монысы егеткә бөтенләй ошамады
—Нәрсә әйтәсен? Нәрсә?—диде ул тавышын күтәреп.
—Сина ундүрт тулып җитмәгән әле. Мин синен туган көнеңне дә әйтә алам...
Малай бераз сүрелгәндәй булды.
—Шуннан?
—Туган коненне уйла әле Мин синен уйларыңны укыйм Малай ана зуры кашлары астыннан сөзеп карады —Син августта тугансын
Малайнын карашына Сәгъдиягә хас булмаган катылык, карангылык иңгән, ләкин ихласлык барыбер сакланган иде Ул дәшмәде, тик күхтәре— ишеткәненең хак икәнен раслады
—Ундүртенче числода Төнге сәгать унбер тулып унбиш минутта Авырлыгын өч кило алты йот грамм булган Буен илле дүрт сантиметр — диде Гамил иреннәрен чак хәрәкәтләндереп.
Ул бу саннарны бик яхшы хәтерли Беренче бала туу шатлыгы, аннары бала алып килгән бәхетсезлек аларны хәтергә кызган тимер белән уеп куйгандай иткән иде Саннарны кабатлавының сәбәбе шул ул әле һаман шикләнә иде Кара күзләр азмыни дөньяда ’ Кыска, ярымай булып уелган тырнаклар азмыни? Ьср-берсеннән аерып булмас дәрәҗәдә охшашлар да җитәрлек... Тавышларын бутап булырлыклар да очраштыргалый.
Ләкин малайнын күзләре анын сүзләрен раслады Карашы каты булса да, алдый белми иде шул
— Мин синен канын ничәнче группа икәнен дә беләм —Ну и что? Өченче группа минем
—Ә беләсеңме, минем дә өченче группа бит Кан бер икән бит безнен —Андый кеше күп ул. өченче группалы!
—Ә беләсеңме... син бит син бит —дип ни әйткәнен үзе дә аңлап җиткермичә кат-кат кабатлады Гамил
Нәкъ шул минутта тышкы якган шау-шу ишетелде Ишек кин ачылып, аннан ярым пеләш, ярым чал башлы, биген төссез төк баскан, озынча көлсу чырайлы, арык сынлы, салмыш адәм килеп керде
— Кунак бармыни әле бездә9—диде ул чалыш елмаеп —Исәнмесез. Әллә күзем начараеп китте, танымыйм әле мин сезне
—Гамил мин.
—Заводтанмы? Эшкә чакыралармы әллә?
— Юк. мин башка җирдән Бүтән йомыш белән
Хужа Гамилнең кызыл пәриләр төшерелгән кара күлмә!енә текатде, шуннан анын кемлеген чамаларга гырышты булса кирәк Аннары өстәл тирәсен күзе белән капшап чыккандай итте, шешә-мазар күрмәгәч, йөзеннән елмаю галәмәтләре качты
-Мин Мин малай турында сөйләшмәкче идем.—днде Гамил. —Макар турындамы9
Сәрхүш борылды да йодрыгы белән малаена кизәнде:
—Нинди кабахәтлек эшләдең әле син тагын? Нәрсә урладың?
Малай җитезрәк икән, җәлт итеп аска иелде дә. бүлмә ишеге артына ышыкланды.
—Син нәрсә?..—диде ул шыншып.—Кем урлаган0 Башта сора!
—Күрсәтермен мин сина, дунгыз баласы!
—Туктале син, агайне,— диде Гамил...—Син Геннадий исемле бит әле...
—Геннадий шул. Мондый малай белән үз исемеңне онытырсың.
—Мин бу малай турында түгел. . Мин үз малаем турында... Дөресрәге., икебезнең дә малайлар турында...
—Синеке дә шул юлда йөримени?
Бу сорау Гамилнең колагына эленмәде, ул аның эчке мәгънәсен акламады.
—Безгә утырып сөйләшергә иде,—диде.
—Сон, нишләп монда торабыз. Әйдә, залга...
Алар олы бүлмәгә кереп, диванга янәшә утырдылар. Макар коридорга шылды. Кызчык әтисенең тезенә сарылды.
—Кызым, бар китеп тор әле,—диде Геннадий —Анаң озакламас, кайтыр. Бар, кухня тәрәзәсеннән карап тор. Хатын, Эльза, юл буе кафесында эшли минем,—диде ул аннары мактангандай, Гамилгә таба борылып.—Балалар ач түгел! Гайбәтчеләр ни генә сөйләсә дә!
Гамил артык суза алмады. Әйтәсен әйтергә дә, тиз генә хәл итәргә... Ул, буа өстеннән салкын суга сикергәндәй, тын алды да. алгарак иелеп, коридорда посып торган Макарга ишетелмәсен өчен пышылдап:
—Макар—минем малай,—диде.
Геннадий, ялгыш ишеттемме әллә, дигәндәй, хәйран калып ана текәлде. Зәп-зәнгәр икән күзләре, кашлары да дугаланып бөгелеп тора... Таныш күзләр, таныш кашлар. Жанга якын йомшак караш, аңламаудан килеп чыккан кыюсызлык галәмәте...
—Мина кара, ана кара... Үзеңдә анларсын.. Кемгә охшаган ул? Синамы? Минамы?
Геннадий ишек ягына карады, аннары Гамилгә.
—Чыннан да...—диде.—Үзем дә гомер буе аптырап йөрим. Чит орлык икәне әллә каян күренеп тора. Ә хатын, өстерәлчек, дөресен әйтми! Синнән башканы белгәнем юк. дигән була! Сина чыкканда, кыз идем бит, ди! Мин әйтәм, бер ачылган капкадан чит жил керткәнсеңдер! Тәки шигем хак булган икән...
Бу урында башка берәүнең башына шундый уй килсә, сикереп торып, чакырылмаган кунагының якасына ябышыр иде Сугып җибәрер, тибеп очырыр, измәсен изеп ташлар иде. Чын ир булса. Әмма Геннадий кузгатмады, алга сыгылып, авыр башын чайкады, тешләрен шыгырдатты.
—Әйтәм аны, бүре баласыдай гел урманга карый! Чит кан булганга икән...
—Туктале, мин аңлатып әйтә белмәдем бугай,—диде Гамил.—Минемчә... бездә синен малай үсә.
—Анысы ни дигән сүз инде тагын?
—Безнен балаларны бала тудыру йортында бутаганнар...
Бу сүзләр башка төшкән таш кебек тәэсир итәргә тиеш иде кебек. Ләкин сәрхүшнен зәңгәр күзләрендә гаҗәпләнү, аннары үзенә бер җиңеләю генә чагылды. Ул, бер мәзәк ишеткән кебек, авызын ерды.
—Ничек килеп чыга инде бу, агайне?—диде ул шактый ук кычкырып — Мин синен малайны үстергән, ә син минекен тәрбияләгән булып чыгамыни0 Вот блин!—Ул ямьсез итеп сүгенеп куйды —Балаларны бутаганнар, дисеңме? Аналары нәрсә караган? Ышан син бу хатыннарга...
Ул бераз тынып, башын чайкап утырды.
—Хатыннарда тавык мие дә юк, дигәннәре хак шул! Слушай, агайне! Болай булгач, без синен белән туганнар булып чыгабыз түгелме? Туган гына да түгел бит бу! Уртак малайларның уртак аталары!
Геннадий сикереп торды да, алгысап, куанып, Гамилне кочаклап алды аның авызыннан бөркелгән сасы махмыр исе сулышка капты. ’
—Моны билгеләп үтми булмый инле. агайне! Бер яртысыз очына чыгып булмый монын' Еи богу. хәзинәмлә барын жапәмәс идем, кесә саеккан чак! Давай. бу юлы синнән булсын инде. Шундый куанычлы хәбәр китергәнсен икән, магарычы да синнән!
Гамил гажәпләнсп ана текәлде. Куанычлы9! Бәлки, шулайдыр да. Куанычлыдыр Тик менә хәзер нишләргә сон инде9
Ләкин Геннадийнын гаме ботенләй башкада иде
—Нәрсәгә кикриген шинде әле. браток? Курыкма, бушка булмас! Хатын гына кайтсын, бер яртыны гына без үзебез дә табабыз аны! Бананны уноч ел карап үстергән кешедән шуны да кызганасынмы әллә! Әллә бик ансат булды дип уйлыйсынмы мина синен токымны үстерү’ Күрсәтте ул мина күрмәгәнемне!
Сәрхүшнен саташуга охшаш тыкылдавы баш миенен бер ноктасына салкын тамчы кебек тама да тама иде Борынгы заманнарда шундый жәза булган, диләр бит Хокем ителгән бәндәне бәйләп куялар икән дә. баш түбәсенә салкын су тамызалар икән Күпмедер вакыттан соң кеше акылдан шаша. Шокер. бу очракта газаптан котылу чарасы бар иде Гамил чалбар кесәсеннән бар булган сумнарны чыгарды Геннадийнын авызы ерылды.
—Хәзер, малайны кибеткә чаптырам' Макар! Дунгыз тоягы' Бар. чап кибеткә!
Ишек артыннан малайнын ничектер күгәреп киткән, чиктән тыш гажәпләнү галәмәте чыккан чырае күренде Ул барысын да ишеткән иде
—Юк,—диде Гамил ашыгып —Үзем генә барып киләм.
—Ул җитезрәк йори'
—Ана бирмәсләр, малай гына бит әле. Аннары теш арасына кыстырырга да берәр нәрсә кирәк биз
Кибеттән әйләнеп кайтуга, ул нәни кызчыкка шоколад сузды.
—Ни атлы син?
—Эля...
—Элеонора дип куштык без ана,—диде авызы ерылган Геннадий - Хатын, бусынын исеме татарча булсын, диде
—Элеонора—татар исемемени9
— Безнен исем түгел биг инле!
Геннадийнын “безнен" дигәне “урыс" дигәнне анпата иде. күрәсем
Ул. аш өстәлендәге каткан табаны өстәлдән югычка алып куйды да колбаса, сыр турарга тотынды Тәмам тәкате корыган иде булса кирәк калтыраган куллары белән шешәне ачып, чәйдән коңгыртланган китек чынаякка аударганда, аракынын бер олеше идәннен чүпле линолеумына түгелде
—О блин!
Ул. иелеп, идәндәге нәни күлдәвекне аш кашыгы белән чынаягына тутыра башлады
—Гашла! Калдыр! Шакшы җыйма'—диде Гамил Аракы шакшы булмый! Әрәм итәләр димени
Ярты чынаяк кабып куюга, тәмам жебеп төште үзе
_Во блин! Кеше баласын асрап ят инде, ә!—дип үзалдына башын чайкады ул —Ниләр генә күрсәтмәле ул малай мина! Шуның аркасында хатын белән бозылыштык Белеп беттек Ул булмаса. мондый хәлгә калыр идеммени мин9 Макар* Дунгыз тоягы' Кил әле монда! Кара әле атана!
Гамил ашыгып анын чынаягына аракы койды
— Әйдә, тагын берне, синен исәнлеккә!
Геннадий ишек төбендә тосс китеп басып торган малайга ымлады С ал ана да! Анын да бәйрәме бу'
—Атасы белән чәкешеп зчәргә иртәрәк түгелме9
Геннадий хихылдап куйды
—Алар хәзер иртә өлгерә! Ул инде без белмәгәннәрне белә! Сал! Ата икәнсен. яхшы бул!
—Без болаи итик әле,—диде Гамил сабырлыгын жыярга тырышып.— Хәзер малайны...—“Макар" дип әйтергә ничектер теле әйләнмәде,—үзем белән альт китим әле Бер-ике көнгә. Ерак ара түгел... Кайчан кирәк.
шунда кайтыр...
Геннадий чынаяк тутырып диярлек аракы салды да. лаканга аударган кебек, черек тешле авызына каплады.
—Анын моннан югалып торуы начар булмас иде булуын,—диде аннары колбаса чәйнәп —Тик шуны бел: милиция ана беркая да чыкмаска кушты.
—Минем белән барасынмы?—дип сорады Гамил, малайның ирен өстендәге миңенә карап. Чөнки күзенә карарга көченнән килмәде.
-Кая?
—Аланлыкка. Ишеткәнен бармы?
Макарнын ирен читеннән, аны да белмәскә инде, дигәндәй көлемсерәү сызылып узды.
—Ә нәрсәгә миңа анда барырга?—дип сорады ул.
—Кунак булырсын. Сөйләшербез.
Малай бераз уйланып торды. Ләкин кайсы үсмернен юлга чыгасы, яңа урыннарны күрәсе килми соң? Ахыр чиктә бу абзый алып килгән табышмакның серен тизрәк ачасы килмимени?
—Ярый.—диде ул.
—Киттек алайса.
Гамил аягына басты, малай ишеккә юнатде. Геннадий өстәлгә капланган иде.
—Ә әниең?
—Әни эштә.
—Сине югалтмасмы? Әйдә, без болай итик. Язу калдырыйк.
—Ни дип языйм?
—Әни. мин Аланлыкка кунакка киттем, диген. Борчылмасын. Безнең
адрес...
Макарнын шакмаклы дәфтәр битенә язганнарына Гамил тылсымлы кәгазьгә караган кебек текәлде. Язуы тигезле-тигезсез, ләкин таныш! Гамил үзе шулай яза! Матур димәссең, әмма бер генә хата да ясамады.
—Әниең ни исемле?
—Әниме? Эльза.
—Татармы әллә?
—Татар.
—Алайса нишләп язуынны татарча язмадың?
—Да так...
—Татарча белмисеңмени?
—Да так...
—Как так? Татар малае бит син!
—Русский я И по татарски не знаю.
Кистереп әйтте, әйтерсең лә йөрәк түренә пычак белән сызды. Ул өлкәннәрнең сүзен ишеткән, күңеленә зур пошаман төшкән, шул ук вакытта каршылык та туган иде.
Урамга чыгуга. Макар баскыч төбендә туктады да. куе. туры кашларын жыерып:
—Кто ты?—дип сорады.
—Ә син. үзен чамаламыйсынмы? Мин кемгә ошаган? Син кемгә9
—Охшаганнар күп булыр ул бу дөньяда...
—Әйдә, без бу хакта аяк өсте сөйләшмик. Егет булыйк. Өйгә кайткач иркенләп аңлашырбыз. Анда тагын кешеләр бар бит әле...
—Кемнәр?
—Баргач күрерсең.
Кабина нык кызган иле. Тәрәзә пыяласын төшергәч тә эсселек кимемәде. Гамилгә ул тельняшка кигән малай ягыннан бәрә иле шикелле
— Машина йортә беләсеңме?—дип сорады ул.
—Немножко.—диде Макар алга караган килеш.—Бераз гына.
—Ничек ул бераз гына? Бераз гына барасын да туктыйсынмыни0 —Да так. Мәктәптә дәресләр керә башлаган иде —Аннары ташладылармыни?
—Да так...
Башка нәрсәләр турында сөйләшергә кирәк иде. “Бездән читтә монарчы ничек ишәдсн, улым .—дип сорарга Ләкин якынаеп китеп булмый, арада күзгә күренмәс киртә бар иде кебек.
Тынгысыз, тыгыз шәһәр урамыннан бераз баргач, басу аркылы сузылган юлга чыктылар. Монда исә йөрәкне кузгата торган сүзләр сөйләшергә ярамый, сак булырга кирәк Чөнки башта унга, аннары бераз баргач, сулга, авыл юлына борыласы. Ә анда, чатта. Аланлыкның мәктәп директоры Нурулла абый басып тора икән. Анын турыннан тузан туздырып уза алмыйсын.
“Газель" юл кырыена елышып туктады —Исәнме, Нурулла абый Утыр әйдә.
—Саумысез. Каян кайтып киләсез болай?
—Эш белән иорибез,—диде Гамил.
Нурулла, машинаны әйләнеп, пассажир ягыннан ишекне ачты да, гаҗәпләнеп:
—Ни булды сина?—дип сорады. Аннары подножкага баскач, текәлеп карады да:
—Газимме сон бу?—дип куйды. Малаинын җиткән чәче, ябыклыгы, аннан да бигрәк сәлам дә бирмичә турсаеп утыруы гажәп тоелды, күрәсең —Утыр әйдә. Нурулла абый,—диде Гамил.—Кузгалыйк.
Макар эчкәрәк шуышты Нурулла ана бик орынмас өчен, ишеккә елышыбрак утырды
—Каян алдын әле син бу малайны?—дип сорады ул.
—Таптым менә,—диде Гамил
— Берәр туганыгыздыр инде
-Алай түгел шул. Нурулла абый. Туган булса ни әйтер идендә... Минем улым бу
—Анламыйм.
—Бу малай белән безнең Жәмнл бер конне. бер сәгатьтә туганнар Бер
роддомда...
Бераз вакыт машинаның тигез гүләве генә ишетелеп торды "Роддом" сүзен ишеткәч, малай сискәнеп, таныш хәрәкәт белән ияген чөеп, бер Гамилгә, бер Нуруллага карап куйды Сүзләрнен мәгънәсен анлап җиткермәсә дә. өлкәннәрнең анын хакында сөйләшкәнен сизенә иде ул. —Син балаларны алыштырганнар, димәкчеме әллә'1 Директорның ганышызиа чиксез гаҗәпләнү чагылды —Ә син алай димәс иленмени? Күргәч тә ни әйткәнеңне онытгынмы әллә?
—Туктале. нәтиҗә чыгарырга ашыкма син. Анын ише белән шаярмыйлар.
— Шаярудан узган монда эшләр, Нурулла абый
—Син моны берәүгә дә әйтми тор әлегә. Балаларның үзләренә бигрәк тә Аны ньпыгып тикшертергә кирәк -Ничек итеп? Каныннанмы0
Кирәк икән, каныннан да! Хәзер әнә. гәзитләрдә язалар, геннарны тикшертеп, кемнең кем баласы, кайсы нәселдән икәнен бик төгәл ачыклыйлар, ди.
Нурулла бераз тынып торды да
—Аны алып кайтып дөрес эшлисең микән,—диде —Соңыннан хаталанганын ачыкланса?
—Бик яхшы булыр иде дә бит...
—Сиңа яхшы булыр булуын. Ә балаларга ничек? Үсмерләрнең холкын беләсең. Аларнын йә ун, йә сул гына. Урталык юк алар өчен. Үз улларын белән араңны бозып ташлама тагын. Туктат әле!
Бу шул кадәр укытучыларга хас таләпчәнлек белән әйтелде ки, Гамил тормозга басты. Нурулла ишекне ачып, кабинадан җиргә төште дә, Гамил ягына барып, томанланган зәңгәр күзләре белән аңа текәлеп карады.
—Бик ерак киткәнче, уйлыйк әле башта,—диде ул.—Ничек була инде бу...
—Монда хата булу мөмкин түгел бит, Нурулла абый. Җәмилгә кара да, мина кара. Аннары Газимгә кара. Өч малайны янәшә бастырып куйсаң, кайсылары минеке икәне күренеп тормыймы әллә?
Нурулла карашын аска төшерде.
—Каны да минеке. Өченче группа. Газимнеке кебек. Ә Җәмилнең каны икенче группа, безнең гаиләдә андый юк башка.
—Туктале, Гамил. Күзгә ни күренмәс тә кан нинди булмас. Аннары әле ул синен күз дә минем күз. Монда синең белән мин генә түгел бит. Өйдә балаларнын анасы бар. Балалар үзләре бар. Аларнын да күңеле бар, күзе бар. Мәче балаларын да ансат кына алыштырып булмый...
—Әйе, мәче балаларын саташтыра алмаслар иде шул!
—Син моны алып кайттың, ди. Шуннан ни була? Бу баланың ата- анадары ни ди сон? Ике гаилә кара-каршы утырып сөйләштегезме?
—Андагы хәлләр кешечә сөйләшерлек түгел, Нурулла абый.
—Сон сөйләшмәгән-нитмәгән көе Кая алып барасың бу баланы? Син болай ит әле, Гамил. Кире борыл да өенә илтеп куй. Аннары кайтып, хатынын белән сөйләш.
Гамил Харитоновларның өен, “гаилә башлыгы”нын үзен күз алдына китерде дә, башын чайкады.
—Юк, мин баламны анда калдырмыйм.
—Нинди баланны? Синеке дип кем әйткән әле аны? Бу яшенә чаклы шунда яшәгән, шунда үскән бит инде ул.
—Яшәгән хәтлесе дә җитеп ашкан. Моннан соң бер көн дә тормаячак
ул анда.
—Ата-анасы сиңа бирергә ризамы сон әле аны? Әллә син аларга Җәмилне бирмәкчеме?
Гамил рульгә башын салды. Озак кына тынып торды. Аннары башын күтәрде дә:
—Нурулла абый, зинһар талкыма җанымны,—диде.—Утыр, кайтыйк. Әйдә, бүтән сөйләшмик бу хакта.
Нурулла башын иеп, кире үз урынына менеп утырды. Машина кузгалгач, Гамил алга караган килеш әйтеп куйды:
—Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә...
Ишегалдының түрендә, өй артында, биегәеп, таралып үскән ялгыз алмагач кичке кояшның барча нурын үзенә жыйган диярсең—кин ябалдашынын һәр яфрагы, нәни яшел алмалары белән күкрәп утыра. Көн үзәгендә гадәти генә, янәшәдәге бакча эчендә үскән башка агачлар белән бер иш булып тоелса да, нәкъ менә кичләрен, кояш нурлары алсу-алтынсу төс алгач, ул үзенең аерата куелыгы, ныклыгы, муллыгы белән сокландыра Заманында мәрхүм Нәбиулла аны бакча эченә, башкалары белән беррәтгән утырткан иде. Ләкин менә соңгы елларда, ихатада башта ат аннары бер-бер артлы ике машина пәйда булгач, бакчаны бераз кысрыклап’ ишегалдын киңәйтергә туры килде. Алмагачларның берсе койманың бу ягында калды. Ләкин, ни хикмәт, төбе-туфрагы тапталып-такырланып бетсә
дә, ул корымады, зәгыйфьләнмәде, киресенчә, кинәебрәк үсеп китте Һәр елны унышны мул бирә, жәй ахырында ботаклары кызыл битле эре алмалардан аска сыгыла, тирә-яны коелган алмалар белән чуарлана.
Тыныч, җылы кичтә, шушы агач янына куелган, угын кисә торган купага җирән бодрә чәчле, озынча чырайлы, сипкелле үсмер матай атланып утырган иде. Ул башын иеп. кулындагы гитара кылларын чирткәлн. борын аша гына үзалдына көйли. Анын янында, йөнтәс койрыгын чәнчеп, шома кара йонлы кечкенә маэмай—Барый бөтерелә. Янәшәдәге араннан саргылт яллы җирән бахбай башын сузып, пошкыргалап ала. Араннын капкасы өстенә беркетелгән аркылы таяк-турнирга кара чәчле, йомры башлы икенче үсмер малай ябышкан, ул спорт күнегүе ясый бер тартылып өскә күтәрелә, бер аска салына Күксел төстәге кыска чалбар балакларыннан чыгып торган, кояшта янган сыйраклары әрле-бирле болгана.
Җырлыйк әле. җырлыйк әле. җырламый тормыйк эле
Җырш дигән иптәшләрнең сүзләрен тыңлыйк әзе
Әй. алмагайлары сайрый сандугачлары —дип борын астыннан мырлый жирән чәчле Җәмил.
“Бе—ер, ике—е..."—дип ул уйнаган көйгә турникта тартыла йомры башлы Газим.
Менә Жәмил күтәрелеп ана күз салды, гитара кылларына бармаклары белән дәррәү бәрде дә кызу көйгә кычкырып җырлап җибәрде
Господи пу мала, урыс к юмый ла
Урыс к юар иде, татар комган бирми лэ'
Күнегүенен рәте бозылган Газим, турниктан егыла ягып, дүрт аяклап аска килеп төште, йодрыкларын йомарлап. Жәмилгә ыргылды
—Хәзер юдырам мин синсн бер төшекне!
Жәмил. гитарасын калдырып, шаркылдап көлә-көлә капкага таба сыптырды, анын янәшәсендә һау-һаулап Барый сикергәләде, арттан кызарынган-бүртенгән Газим чапты Алар, шулай шаулашып, шар ачык кече капкадан урамга атылып чыктылар
— Кая чабасыз? Ипләп!—дип каршылады аларны урамда Сәгъдия — Әтиегез кайтып килә әнә1
Ул котү кайтканны көтеп гора иде дә. югары оч борылышыннан килеп чыккан “Газель"ны күреп алды
Алар шулай урам уртасында янәшә басып калдылар. Чәчәкле күлмәге төз сынына ятышып торган, күперенке кара чәчле Сәгъдия, анын белән бертигез буйдагы диярлек, нечкә сынлы, җирән бөдрәле Жәмил һәм гәүдәгә аннан базыграк, әмма кинчә. нык сынлы, кара башлы Газим.
Якынаеп килгән Гамилнең башында "Ялгыша күрмә, дигән булалар Берсенең чит ояныкы икәнлеге әллә каян күзне ертып тора лабаса!”— дигән уй айкалды
Кара йомгак Барып машинага каршы томырылды. Сәгъдия анын артыннан атлады. Жәмил зур зәнгәр капканын башта бер ягын, аннары икенче ягын ачты
— Исән-сау кайтып җиттенмс. чибәрем!—диде Сәгъдия, машина туктагач, кабинага таба сузылып.—Без сине эзләргә чыкмакчы идек инде. Нишләп бодай озак йөрдең? Ни булды анда?
— Менә, булганын үзем белән алып кайттым
—Бу пәри җиләнен каян табып кидең? Ташлаган идем бит инде мин аны Күлмәген кая?
— Менә моңа кара син.
Һәм Гамил, кабинадан төште дә. икенче якка чыгып, аннан Млкарны чыгарды, хатынына таба этеп
—Танышыгыз! —диде
Йөгереп барган кеше, күкрәгенә пуля тисә, тиз генә егылмый, үз хәлен үзе анлап җиткермәгәндәй, берничә мизгел атлавын дәвам итә диләр Бераздан гына, салмак кына сыгылып төшә икән ул. Сәгъдия, ничектер үзен читтән күзәткәндәй иде "Менә машинадан Газим чыкты —диде ул - 2*
Ләкин Газим минем артта тора бит... ” Ул каушавын яшерергә тырышып, ясалма гына кеткелдәп куйды.
—Кайсы кардәшебезнең малае сон әле бу? Әйдә, энем, хуш киләсең, өй иркен безнен!
—Здравствуйте,—диде Макар. Һәм, башын борып, карашын Гамилгә
төбәде.
—Это...
"Әниен бу синен”,— дияргә кирәк иде. Ләкин, малай бер хәл, күз тегеп Сәгъдия карап тора бит әле! Анлатмый-нитми, кисәк кенә башына органдай әйтеп буламыни?
—Исәнме, әти,—дип, ирләрчә кул биреп күреште Жәмил. Ят малайга күз сирпеп алды, ләкин бер сүз әйтмәде, һични сорамады. Әллә күңеле берәр нәрсә сизенде инде?
Ул арада, югары очтан, тузан туздырып, кычкырышып-бәэлдәп сыер- сарык көтүе кайтканы күренде. Ашыгып машинаны эчкә кертергә кирәк иде Сәгъдия белән Жәмил урамда калдылар: ала сыер Көйлекәй чыннан да бик көйсез хайван, каршы чыгып алмасан, кәкре мөгезен дә бормыйча, түбән очка китә дә бара. Йөр аннары тыкрыклар буйлап эзләп.
Алай да малкайның башка чакта эчне пошыра торган гадәте бу юлы бик ярап куйды әле. Кунак малайның кыяфәте Сәгъдиянең зиһенен чуалтып, йөрәген кузгаткан иде. Мал белән әвәрә килгән арада, бераз аңга килеп, үз-үзеңне кулга алырга мөмкинлек туды. Ул сыернын муенына шап-шап сугып, капкага әйдәкли, арттан Жәмил куалый. Аяк астында чинаштырып Барый бөтерелә.
Кыскасы, җигеш ихата тирәсендә һәр кич куба торган көндәлек ыгы- зыгы иде бу. Ишегалдында, машина янында басып торган шәһәр малае исә бу тамашаны сәерсенеп күзәтә иде.
Эчке бер тетрәнү, гасабилану аркасында Газим арттарак, күзгә чалынмыИчарак торган икән. Менә ул ничектер сагаеп ишегалдына керде дә әтисенә кул сузды:
—Хәерле кич. әти.
Ул моны башын да бормыйча гына, күптән күнегелгән гадәт буенча әйтте. Алар сабый чактан шулай өйрәтелгән: “хәерле иртә”, “хәерле көн", "хәерле кич”. Бу минутта исә анын бөтен дикъкате кунак малайда иде.
Гамил улына текәлде. Ничек ул аны Макар белән бутаган? Әйе, чәче- кашы, күзе кара, йөзе түгәрәк. Әмма Газим буйга кечерәк, тәнгә тазарак. Аннары тагын шунысы: аның бөтен торышына масаюга якын иркәлек, үз- үзенә ышану, баскан бер жиренә хужа булу сизелеп тора.
Нәкъ үзен төсле башка берәүне күрү күнеллеме, читенме? Кемгә ничектер, әмма Газимга бу бер дә ошамады. Гамил моны шундук сизеп алды.
—Улым, таныш бул. —Ул бераз тотлыгып торды да, чиркәнчек алгандай:—Абыең бу,—дип өстәде. Ана әйтергә була, чөнки бу йортта Макарнын пәйда булуы кече малайнын язмышына турыдан-туры кагылмый иде. Һәрхәлдә Гамил шулай дип уйлады.
Малай кашын җимергән килеш, кояшта каралган кулын сузды:
—Газим.
—А я—Макар,—диде кунак анын кулын кысып.
Газим әтисенә борылды:
—Нәрсә, безнеңчә белмиме әллә ул?
—Әйдәгез, өйгә керик, шунда аңлашырбыз.
Хәрәкәт, мәшәкать кирәк иде. Сәгъдия аш бүлмәсе ягында кайнашты, чәй куйды, өстәл хәстәрләде.
—Аш пешеп җитмәгән әле. Озакламый өлгерер,—дип сөйләнде. Макарга:
— Монда кил. кулынны ю,—дип кулъюгычка күрсәтте.
—Макар татарча аңламый шул әле, Сәгъдия...
Табын янында сүз әледән-әле өзелеп торды, арага ятсыну, сагаю кереп оялаган иде. Татарча арасына урыс сүзләренең килеп кысылуы аралашуны ничектер ясалма итә. Шунын өстенә ата белән ана икесе дә үзлөрен сәхнәдә
уйнагандай тоялар, чөнки өч яктан өч үсмер малай, нәрсәдер көтеп, аларны күзәтә иде.
—Моны юындырырга кирәк бит,—диде Сәгъдия Макарнын өс-башын күздән кичереп —Мунчада жылы су бар Чиста киемнәр бирермен
Табыннан торуга, ул ашыгып бакча буена китте, анда эленгән киемнәр янында бер мизгелгә генә туктап калды кайсын бирергә? Ләкин озак туктап тормады, беренче кул астына кергәнне йолкып алды Малай исә юынудан баш тартты.
—Я чистый,—диде токсе генә — Вчера мылся
—Бу айда юынганга ошамыйсын әле син,—диде Сәгъдия —Бу килеш йокларга ятмассын бит инде'
Гамил малайны әйдәкләп ишегалдының түренә алып китте —Туалет менә монда, башта анда кереп чыгарга кирәк бит инде Мунча алдына кергәч исә. гадәттәгечә аталарча катгыйлык белән —Дурака не валяи, ты не маленькии, юллан сон юынмый булмый.— диде — Менә сина сабын, мунчала, шампунь, чиста киемнәр Малай эскәмиягә утырды да хәрәкәтсез калды.
—Нишләп оеп утырасын' Чишен'
Макар теләр-тсләмәс кенә тельняшкасын баш аркылы сыдырып алды. Арык ак күкрәгендә кара бауга асылынган ак тимер тәре күренде. Гамилнен башыннан кайнар су койдылармыни Чукындырганнар Малай трикосын салганда, ала-кола хаки трусигының балагы сыдырылып китте дә. көмеше күренде. Ул сөннәтсез иде
Әти кеше, башын иеп. авырттырып иренен тешләде —Аркаңны юышыйммы?
—Я сам!
Гамил чыгуга, артыннан челт итеп келә эленде Әйе, бу малайны ү теңнеке итү өчен, туганнары белән дуслаштырыр өчен бик нык тырышырга кирәк булачак иде. Ә бәлки, бу мөмкин дә түгелдер? Ә бәлки, сондыр’ Өндәгеләр генә түгел, авылның башка малайлары да бар бит әле Әйе. Нурулла абый мен тапкыр хаклы. Киңәшләре дөрес. Уйлар нәрсәләр, чәл кыласы мәсьәләләр бихисап. Ләкин ага кешенең хәлен андыймы сон ул?. Кирәкми беркемнең киңәше! Йөрәк ни кушса, шул булыр! Кире керергә дә. газиз баланның куе чәчле башын күкрәгенә кысып, сыйпарга. Кулларын белән назлап-сыйпап тәнен чистартырга, тәмле-таглы сүлләр белән күңелендәге керне юып алырга Гамил борылып, ишек тоткасына тотынды —Улым, ач әле!
—Что еше? Сказал же тебе. я сам!—дип кычкырды малай ишек аша. Ана беркайчан да улларының болай тупас, дорфа җикеренгәне юк иде Ләкин бу—күңелне кайтармады, гайрәтне чигермәде, киресенчә, кызгану хисен тагын да көчәйтте Мескен бала' Олы кеше белән ипле сөйләшергә дә өйрәтмәгәннәр бит үтен' Мондый тәрбиясезлеге белән кеше арасында ничек яшәр''
Шунда бәгырьгә кайнар сумала тамгандай булды Жәмил! Аның өлкән улы, таянычы, йөрәк ярасы һәм куанычы' Мин синең аган түгел! Син минем улым түгел!’ —дип анын чиста, саф күзләренә карап, сипкелле якты йөзенә бәреп, ничек әйтерсең?
Ә әйтергә гуры киләчәк иле Ул ншшидер үтемле, андаешлы, шул ук вакытта бик йомшак сүзләр табарга тырышты, ләкин асылы барыбер шул бу ктчак бит инде: "Синең әтиең мин түгел, ә Гсннадии Харитонов икән бит "
Әгәр Гамилнен үзенә кем дә булса “Синсн аган Нәбиулла Гайнуллин түгел, анан да Сания түгел Син Харитоновлар баласы",—дисә, ни дип ждвап биргән булыр иде’’ Көләр идеме, елар идеме? Әллә моны әйткән авызны йодрыгы белән төяргә ыргылыр идеме’ Ләкин бу очракта ул явыз авыз—әти кешенеке' Көлеп тә. сугышып га булмый, еласам гына инде..
Анысы анысы, аннан да ачысы бар бит әле Жәмил белән ни булыр’ Аны теге >чеп тилергән Харитоновның хәерчелектән сасыган фатирына илтеп бирергәме ’ Эльзасы ни төследер алс тагын!
Ишек төбендә Сәгъдия күренде. Ул елмаерга тырыша, ләкин аның күз төпләрендә шул ук кичерешләр чагыла иде.
— Йә, әйт инде әйтәсе сүзенне.
—Үзен аңламадыңмыни әле?
Сәгъдия карашын аска төшерде.
—Безнен малай бу, Сәгъдия. Теге чакта, рондомда, күрәсең, сез балаларны буташтыргансыз.
—Без? Кем ул без?
—Сез! Аналар! Без, балаларның аталары, анда түгел идек бит.
—Ә ега беләсеңме... Беләсеңме шуны. Без дә балалар белән бергә түгел идек бит!
—Ничек алай?
—Анда балаларны тугач та алып китәләр. Аннары...
—Нәрсә аннары?
—Аннары атна-ун көн буе күрсәтмиләр. Мин сина сөйләгән идем бит! Язып та җибәргән идем, баланы имезергә бирмиләр, дип!
Гамил аның җилкәсе аша ияге белән болдырга таба ымлады. Өйалдының ачык ишегеннән ике малай—Жәмил белән Газим карап торалар иде.
—Нишлибез инде хәзер?
Сәгъдия дә малайларга карады.
—Кисәсе аякны әзләп-әзләп кисмиләр,—диде ул икесенең дә күңелендә бәргәләнгән бер үк ачы сорауга җавап итеп —Боргалап-сыргалап торып булмый. Әйтергә туры килә.
—Бәлки, уйларгадыр? Тикшертергәдер?
Гамил Нурулла абыйның шикләнүләрен кабатлаганын үзе дә сизми калды.
—Тикшерт, бик теләсәң,—дип битараф кыяфәт белән кулын селтәде Сәгъдия —Монда иң зур дәлил йөрәк шул... Ник алып кайттың соң син аны?
Ул ирен үтәли диярлек күрә, күңелендә кайнаган хисләрне үз йөрәге аша үткәрә иде.
—Балаларга үзең әйт,—диде хатын башын иеп.—Без егетләр, дип мактана беләсез. Аңлашыгыз әнә егетләрчә.
Гамил, бөтен батырлыгын жыеп, болдырга, улларына таба күтәрелде.
—Әйдәгез. Керик. Сөйләшәсе сүз бар.
Малайлар—диванга, үзе уртага урындыкка утыргач, ул, томырылып үзенә текәлгән кара һәм зәнгәр күзләргә карап:
—Сез икегез дә зурлар инде,—диде —Чын дөресен әйтеп, турыдан-туры сөйләшергә була. Шулай бит?
Алар шулкадәр сагайдылар, тән тамырлары ук җәясе кебек тартылды шикелле.
—Сез инде аңлыйсыз: кешеләр бик еш ялгыша. Хаталана. Үзләре теләмәстән, бутала, буташтыра. Берзаман больницада ике малай берьюлы дөньяга килгән.... Һәм аларны буташтырганнар. Әниләргә үз малайларын түгел, янәшә караватта яткан хатынныкын биргәннәр. Андый хәлләр китапларда да язылган... Укыганыгыз бар, шулай бит?
Гамил шактый көтеп утырса да, җавап булмады.
Менә безнең белән дә шундый бер буталчык хәл килеп чыккан — дип авырлык белән дәвам итте ул.
—Ничек инде алай9—диде Газим.—Китапларда борынгы заманны язалар аны. Кешеләр кыргый яшәгән чакны. Анда кайсыдыр корольләрнең балаларын юри бутаганнар. Хәзерге заманда... врачлар ни караган9 Судка бирергә кирәк! Утыртып куярга! 3
—Судка бирергә була.. Ләкин ул көнне кире кайтарып булмый —диде Гамил —Малайларны алыштырганнар, шуннан соң ундүрт елга якын вакыт узган.
—Шуннан?—диде Жәмил, зәнгәр күзләреннән чәчрәп тамарга торган күз яшьләрен керфеге белән селкеп төшерергә дә онытып. 1
—Шуннан, малайлар үскән, егет булганнар. Хәзер менә беленле.
-Ничек беленде?—дип сикереп торды Газим —Каян беленде? Кем әйтте?
Чыннан да, кем әйтте? Кем? "Минем йөрәгем'...—дияргәмени'1 Макарнын тавышын ишетү белән үзем анлалым дип әйтергәме әллә? Ләкин ул чакта тавышны кайда, ничек ишеткәнен дә сөйләргә кирәк булачак бит!. Анысы әйтергә әлегә һич ярамый!
— Бу малай безнен улыбыз булып чыга. Сезнен. бертуганыгыз.
Ул сезнен” диде Жәмилнен күзләрендә әрнү аша гаҗәпләнү чагылды Кемнен ' сезнен''1 Жәмилнен туганы булып чыкмый бит бу табылдык'
Әти кеше моны нечкәләп торуны кирәк тапмады.
— Югалган туганнын табылуы—бик сөенечле вакыйга...—дип дәвам итте ул —Олы бәйрәм Без барыбыз да аны бик зурлап кабул итәргә тиеш
Әмма куаныч буласы урында, бәгырьдә сызлану ята. анын ачысы башкаларның да күнеленә үтә. өйнен һавасын агулый иде шикелле.
Эльза кафедан кайтып кергәндә, исерек Геннадий ярым үле хәлендә диванда гырлап йоклап ята. Макар исә өйдә юк иде. Тагын теге бандитлар беләнлер инде.—дигән уйдан күз аллары караңгыланып китте Эльзанын — Өйдән чыкма, беркая барма, дип нихәтле ялындым' Милициядән кичә генә алып кайттым бит! Тәртип бозмас бүтән, дип антлар эчә-эчә Бу душ ы зы эчеп кайткандыр да. сугыша башлагандыр Шуна чыгып тайгандыр—"
Гаугалы тормыштан нервысы чамадан тыш какшаган, бик тиз ярсып кигә торган хатынның дөньясы җимерелгән кебек булды. Ул сумкасыннан салкын кәтлит алып Элечкага бирде дә, чарасызлыктан нишләргә белми, артсыз урындыкка утырды Урындыкнын аягы сынык икәнен исеннән чыгарган иде—егылды, чигәсе белән өстәл кырыена бәрелде Авыртудан елап җибәрде һәм. ни хикмәт, бу ана үзенә күрә җинеллек биргәндәй булды Моны күрен, Элечка да шыңшый башлады. Хатын аны кочагына алып юатырга кереште.
—Әйт әле, кьным. абыен кая китте'1
—Бер абый килде Абый алып китте...
— Нинди абый? Ни төсле иде?
—Зу-ур абый. Мина кәнфит билде...
— Милиционермы? Ни булды икән тагын.1!
Эльза, кызчыкны идәнIә бастырып, милициягә барырга кузгалгач кына, өстәлдәге язуны күреп аллы. ~ Әни. мин Аланлыкка китгем Жиләкле урамындагы 2Х нче йортта булам Син борчылма Язу анлаешсыз һәм бик шомлы тоелды Макарга ни калган ул Аланлыкта1 Кемгә, ник кирәк булган ул андагы Жиләкле урамы кешесенә?
Язмышыннан мәрхәмәт көтмәгән, һәр яналыкнын начарлык булуына күнеккән Эльзага бу хәбәр малайны милиция алып китүдән дә куркынычрак булып тоелды Йә. раббым. бу заманда нинди генә хәлләргә юлыкмый үсмер балалар! Бигрәк гә малайлар, аларнын да Макар кебек беркатлылары Юньсез, намуссыз бәндәләр аларны төркемнәргә укмаштыра, тәмәке гаргыргл. эчәргә күнектерә Урларга, таларга, кеше кыйнарга өйрәтә Гормадәи чыккан берәр бандит ияртеп алып киткәндер баланы Адресын ла юри генә язгандыр
Эльза кы зын алай-болай гына юатты да әҗәткә акча сорарга күршесенә кереп китте Унбиш егерме минут үтүгә, ул олы юл борылышында кул күтәрен басып юра иде инде
К)л буе пошаманда булды үзе: Аланлыкка барып дөрес эшлиме, әллә баш м ми пшия белән киңәшәсе идеме? Ул тирәдә дә күп чуаласы килми шу | Алар енна бертуган абзан түгел! Бар гаепне үзеннән эзләрга. бар җинаятьне балана сыларга гына торалар..
Көнбагыш чәчәкләре ясап бизәлгән зур капка, чормасы, кашагалары
челтәрле биек йорт анын шикләрен раслый кебек тоелды. “Мондый байга безнең малай ник кирәк булсын, ди? Ялган адрестыр, мөгаен”.
Алай да, бөтен тәвәккәллеген җыеп, ян капканын келәсен ачты да, ишек алдына керде. Сак кына басып, болдырга күтәрелде, өйалды аша узып, ишекне ачты да, кыюсыз гына:
—Керергә рөхсәтме?—диде.—Исәнмесез...
Өйдәгеләр дәррәү борылып аңа текәлделәр. Бусагада җинсез чуар күлмәк кигән, карап торышка кырыклар тирәсендә генә булса да, гәүдәсе күптән сылулыгын югалткан, җирәнсу вак бөдрә чәчле хатын күренде. Аның сулган йөзендә гаҗизлек галәмәтләре ярылып ята, ә сул күзе тирәсе яшелле- мөшелле булып шешенеп тора иде.
—Минем малайны сез алып киттегезме?..—Хатын саф татарча сөйләшә иде —Язу калдыргансыз... Кая ул?
Анын артында Сәгъдия күренде.
—Син... Эльзамы әллә?.. Мине хәтерлисенме? Таллыда бергә яткан идек... Малайларыбыз туганда... Сәгъдия мин...
—Әйе. мин Эльза... Харитонова...
Чиктән тыш гаҗәпләнгән Эльза кулындагы язуны сузды.
—Менә монда сезнең адресны язганнар. Минем улым, Макар... Кайда икән ул?
—Я здесь, мама,—дигән тавыш ишетелде анын артыннан, һәммәсе сискәнеп киттеләр: ачык ишектән Макарнын кергәнен сизми калганнар икән.
—Ой. Макарушка! Что ты со мной делаешь? Зачем ты здесь?
Өйдәгеләрне шаккатырып, әле генә саф татарча сөйләшеп торган Эльза кинәт урысчага күчте һәм малайның муенына сарылып, башын иненә салып, еларга кереште. Макар исә юеш башын боргалый, читләшергә чамалый иде. Ул анасы өчен ояла иде.
Сәгъдия сак, әмма нык хәрәкәт белән Эльзаны малайдан аерып алды да:
—Әйдәле,—дип, аш бүлмәсенә алып кереп китте. Кунакны утырткач, чәйнеккә су салганда һәм аны плитәгә куйганда, башын бормыйча гына, дулкынланганын сиздермәс өчен ясалма, күтәренке тавыш белән сүз башлады.
—Сине күптәннән күргән юк бит инде. Балалар үсеп җитте дияргә була. Үзебез олыгаеп киләбез.
—Син үзгәрмәгәнсең. Күрсәм шундук таныр идем. Менә мин генә...— дип эләктереп алды анын сүзен Эльза.
Алар шулай, ин авырткан җиргә тияргә курыккандай, бераз чиггәнрәк әйләнгәләп йөргәндәй иттеләр.
—Теге чакта, янәшә өстәлләрдә ятканда, бер-беребезгә шундый якын кебек идек югыйсә... Ул көнне мин синең өчен нык борчылган идем. Наилә апа терелгәнеңне әйткәч, бик сөендем, —дип бәгырьдәге сызлавыкка якынрак килде Сәгъдия.
Ул әле һаман плитә өстендә анысын алып, монысын куеп азаплана, чөнки кунагының күз төбе күгәреп чыккан йөзенә борылып карарга курка иде.
—Ул чакта Казанда айдан артык яткырдылар шул.—диде Эльза.—Аллага шөкер, врачлар бик тырыштылар, үлемнән алып калдылар. Кайткач та шактый озак дәваланып йөрергә туры килде.
—Ә бала ничек иде сон?
—Бала әйбәт. Имезеп кенә булмады.
—Нишләп алай?
—Башта даруны күп эчәргә туры килде. Врачлар имезергә кушмады, балага зыяны тияр, диделәр. Аннары сөт төшмәде инде. ’
—Мескенкәем —дип пышылдады Сәгъдия.
—Нәрсәсе бар анын? Хәзерге балаларның күпчелеге искусственный Эремчек белән ботка ашап үсәләр...
А-ай! дип ачынып кычкырып куйды кинәт Сәгъдия. Эльза урыныннан сикереп торды.
—Ни булды?
—Чәйнек сабы кызган икән... Ялгыш тоттым..
Сәгъдия бармакларын кулъюгыч астына куеп, су агызды
—Сез дә шул эремчек белән ботка ашаттыгызмы?—дип сорады
— Барысын да бирдек инде. Күбрәк сөт кухнясыннан ташырга туры килде...
—Чирләп интеккәндер инде...
— Юк. анысы белән интекмәдем Дүрт яшьлек кызым бар але минем Анысы менә чирләшкәрәк.
Ниһаять, Сәгъдия борылып, Эльзанын йөзенә туры карады
—Ирен эчәме''
—Эчмәгән ир бармыни ул хәзерге вакытта.
— Кыйныймы''
—Исерек ни кыланмас...
—Балаларны дамы?
—Кечкенәсенә тими...
—Ин катысы Макаргадыр инде?
Эльзанын чырае яктырып киткәндәй булы
— Макар буын ныгытты инде Бик суктырып тормый
—Эльза, син олы улына игътибар белән караганын бармы Кемгә ошаган ул?
Бу сорау кунакнын ин авырткан жиренә барып кадалды
—Аптыраттылар инде шуның белән.—диде ул кинәт кабынып —Гомер буе ирем талады. Эчте исә. авызында шул бер сүз—уйнаштан тапкан баланны миңа тактың, дип бәйләнә. Аттан ала да туа, кола да туа!
—Ә син безнең олы малайга игътибар иттеңме?—дип сорады Сәгъдия сузыбрак, тавышынын калтыравын сиздермәскә тырышып —Ул да безгә охшамаган.
Эльза әкрен генә кузгалды да, зал ишегенә таба атлады.
Анда өске утны кабы зганнар. ике малай диванда, Макар тәрәзә янындагы кәнәфидә, Гамил урындыкта утыра иде. Һәммәсенең карашы телевизорда, кытаймы, японмы кыяфәтле ирләрнең, йодрыкларын яшендәй уйнатып, бот- чатларын чөеп сугышканын карыйлар. Ләкин уйлары башкада икәнлеге сизелеп тора, гүяки бүлмәнен һавасында күзгә күренмәс бер көч җәелгән иде Эльза керүгә, һәммәсе дәррәү борылып карадылар. Ул диваннын аргы башында утырган Җәмилгә гекалеп, басып калды. Бүлмәдә телевизордан яңгыраган музыка, ах-вах тавышлары гына ишетелеп торды Беркем бер сүз дәшмәде
Эльза кырт борылды да, кире аш бүлмәсенә керде Урындыгына ишелеп төште дә:
—Мина йөз грамм салып бир әле,—диде
Сәгъдия зал ягына чыгып, шкаф тартмасын ачты.
—Сез нишлисез анда?—дип сорады гаҗәпләнеп Гамил.
— Күрмисеңмени, кунак сыйларга йөрим.
Шкафның бу тартмасы артына көзге куелган, шунлыктан шешәләр икеләтә күп булып күренә Монда арзашгы аракы юк. кыибаглы коньяк, затлы шәраблар гына. Ир балалы йортта урык-сурык, юк-бар сылтау табып эчү булырга тиеш түгел, дип исәпли Гамил Кунак килгәндә яисә бәйрәмнәрдә табынга шешә чыгарып куясын икән, ул һәйбәт булырга тиеш Аны кәнфит суырган кебек кенә, тел очында тәмен татып кына, әз-әзләп кенә кабарм кирәк
Сәгъдия бераз уйланып торды да, бер кулына "Мартинн", икенчесенә биш йолдызлы коньякнын шакмаклы шешәсен алды.
—Әллә катыштырып, “ерш" ясап эчмәкче буласызмы’—дип сорады Гамил.
—Теләгәнен эчсен. Моңарчы андый аты кунагыбыз булганы юк иде бит ате.
Әлбәттә инде, Эльза коньякны сайлады.
Хәмер дигән нәрсә күнел төеннәрен тиз чишә. Салып алгач, кунакнын чырае алланып китте, авызы ерылды.
—Эльза, дөресен генә әйт әле: син корсак күтәргәндә дә шушылай салгалыйсынмы?—дип туп-туры анын күзенә карап сорады Сәгъдия
—Әллә син мине эчкече дип уйлыйсынмы?—Эльза хихылдап куйды — Минем тора салып ялгызым эчкәнем юк! Табында, кунаклар белән генә!
—Һәм туенда дамы?
—Туйда кем капмый инде? Анда бит атна буе табыннан кузгалмыйсын.. Ачы да ачы дип кычкырып, кыстап торалар... Мин Геннадийны шунда беренче тапкыр исерек хәлендә күрдем. Эх, сал әле тагын берне!
Кырыена кызыл иннек сыланган бокалга коньяк койганда. Сәгъдиянең кулы калтыранып, шешәнең борыны пыялага бәрелеп шыкылдады.
—Ә син ник эчмисең?—диде Эльза,—Минем белән эчәргә хурланасынмы әллә?
—Син мина карама. Минем ирем рульдә, үзеннән башка эчкәнне җене сөйми.
—Кыйныймы?—дип өстәл аша башын сузып, якын итеп сорады Эльза. Жавап булмагач, сүзне үзе дәвам итте.—Аны инде теләсә кемгә сөйләп булмый, сина гына әйтәм. Шул исереклеге аркасында аны-моны аңламады, ни кылганын белмәде. Аннары гомер буе, син кыз түгел идең, дип бәйләнде. Кеше баласын мина тактын, дип җанымны кыйнады... Кара син аны, безнең балаларны алыштырганнар диген, ә! Димәк, мин синең баланы үстергәнмен, ә син минекен!..
—Шулай килеп чыга.
—Күрсәтәм мин болай булгач теге исерек тәрегә! Аяк астымда ауный- ауный гафу сорарлык итәм җирәнгечне! Күпме канымны эчте шуның аркасында! Бер гөнаһсыз, саф намуслы була торып, күпме әр-хур ишеттем! Күпме кыен ашадым!
Ул бокалдагы көрәнсу-кызгылт сыекчаны авызына койды да. савыттан кәнфит алып капты.
—Бутаганнар, ә? Улым, балакаем...
Ул сикереп торды да, залга омтылды, диван аркасына сенеп бетәргә тырышкандай бөрешкән Жәмилне кулыннан тартып торгызды да. кочагына
алды.
—Сыно-ок! Золотко мое! Кровинка моя! Знаешь, кто я? Я ведь твоя мама, сыночек мой!
Жәмил кулларын бау шикелле аска салындырган, исерек хатыннын үбүләреннән котылыр өчен, башын артка ташлап, йөзен тәрәзәгә таба борган иде Башкалар бу хикмәттән аптырашып, нишләргә белми шым булып басып тордылар. Барыннан да элек Сәгъдия аңга килде.
—Нишләп син аның белән урысча сөйләшәсен? Безнең Жәмил татарча аңлый ул,—диде шаяргандай итеп. Аның бу сүзләре өйдәге авыр киеренкелекне бераз таратып җибәргәндәй итте.
—Булды инде, булды,—диде Гамил —Анына килергә ирек бирик балага.
Анын шул сүзен генә көткәндәй, Жәмил Эльзаны этеп җибәрде дә, ишеккә атылды. Анын артыннан Газим кузгалды. Бусагада борылып, кызарынып:
—Нәрсә сез бу исерек марҗага карап каттыгыз!—дип кычкырды —Ул ни сөйләмәс! Жәмил нишләп аныкы булсын ул!
Һәм селтәнеп, каты итеп ишекне ябып чыгып китте. Телевизор хырылдап куйды, экранда һаман әле сугышып яткан азиатларның гәүдәләре тасмаларга телгәләнгәндәй булды.
Түрдәге зур каен гөле янына баскан Макар бу тамашаны аптырап күзәтә иде. р 1
Ул да булмады, ян тәрәзәдән ат башы һәм Жәмилнен гәүдәсе чагылып узды. Тояк тыпырдаганы, капка шыгырдаганы, эт өргәне ишетелде
— Нәрсә? Әллә чыгып киттеме? Кайтасы бар бит!—дип сөйләнде
Эльза —Алып кайтырга да, теге кабахәтнен күзенә терәп бастырырга кирәк Күрсен үзебезнен малайны Гел атасы икән бит Үз канын үзеннеке инде ул...
—Борчылма, әллә кая китмәс,—диде Сәгъдия —Икәү бит алар. Газим аны ерак җибәрми. Әйдәле. тегендә керик, бераз тынычланыйк.
Тагын берне авызына койгач, Эльза тәмам жебеп төште. Тамагына ризык үтми иде, алдындагы тәлинкәдән ит калҗасы алды, ләкин рәтләп ашамады, чәйнәштерде генә Ишек турына Гамил кереп басты
—Унөч ел буена чияләнгән төенне ике минутта чишеп булмас . Без болай итик,—диде ул.—Макар. үзе каршы килмәсә. бездә катып торсын.
—Ә тегесе., минем матаи...
—Аны да ашыктырмыйк әле,—диде Сәгъдия каршы килмәслек итеп — Үз белдеген белән баланны алыштырып кайтсан. атасы белән санлашмаган төсле булыр ул. Син хәзер кайт та, ипләп кенә ирен белән сөйләш
—Уйлашыгыз, бар ягын үлчәп карагыз,—дип җөпләде Гамил —Малайлар үзләре дә курчак түгел. Зурлар бит инде, тиздән паспорт алачаклар. Алар да уйласын
—Өй иркен безнен,—дип дәвам итте Сәгъдия —Син үзен дә безгә теләсә кайчан килә аласын. Ерак ара түгел.
— Машиналы кешегә шулай,—диде Эльза.—Жәяүлегә йөгереп үтеп булмый. Монда килергә дә күршедән йөз сум алып тордым
Сәгъдия аңлады, залга чыгып керде дә Эльзага ике кызыл йөзлек сузды
—Берсен күршенә бирерсең, икенчесе киләсе тапкырына булыр,—диде
—Теге исерек уянмады микән ’ Элечканы куркытмасын тагын —дип сөйләнде Эльза — Ул да анда ач бит әле. Кафедан кыты-мыты алып кайткан идем кайтуын Хуҗабыз, Ибраһим, тыштан караганда явыз төсле күренсә дә. балаларга шәфкатьле, ярдәменнән ташламый, сатудан калганны бирә Тик ул кафе ризыгын үзегез беләсез инде.
—Хәзер-хәзер, күчтәнәч җибәрербез.—диде Сәгъдия шундук хәлне аңлап. Һәм өстәлдә!е савытларны—печенье-кәнфитне. җимешләрне пластик капчыкка аударды, ярты литрлы банкасы белән бал тыкты.
—Чәчкә балы бу,—диде —Жәмилнсн күчтәнәче дип ашагыз. Умарталарны ул карый безнен
—Ипиен дә сал, ипиен дә—диде Гамил.—Мин хәзер "Ока"ны кабызып, урамга чыгара торам Илтеп куярмын.
Жәен икс малай янкормадагы кин ятакта бергә йоклыйлар иде. Сәгъдия Макарга урынны залдагы диванга җәйде.
Гамил әйләнеп кайтканда, балалар яткан, утлар сүндерелгән иде инде Машина тавышын ишетүгә, бахдыр кыегындагы лампочка кабынды, чуар халатын кигән Сәгъдия йөгереп чыгып капканы ачты
Аш бүлмәсендә кара-каршы чәй эчәргә утырганда, икесе дә чамадан тыш арыганлык тойдылар. Шул ук вакытта бу талчыгу, күңелдәге тынгысызлык бер-бсрсснә керфек сирпсп караган саен кими бара иде Аның урынында җанга хәләл ярын янында, үзеннен ямьле өендә генә була торган рәхәтлек инә иде
Гамил юлда Эльзаның изрәп йоклап баруы, аны фатир ишегенә кадәр озатуы турында сөйләп алды
Иокы бүлмәсенә кереп, ул. ниһаять, пәриле футбаткасын салгач кына. Сәгъдия анын тәнендәге сыдырылган урыннарны, йөрәк турына ябыштырылган пластырьнс күреп алды
Ни булды сина. чнбәркәсм’ Нәрсәгә егылдын син болай ’
—Анысы төзәлер лә. Ямавы өстендә, ди безнен әнкәй Төзәтүе бик авыр нәрсәләр бар әле монда, әнисе
һәм ул. тәрәзәдән төшкән ай нурлары белән генә яктыртылган бүлмәдә, хатыны белән янәшә карават кырыена утырып, узган көнне башыннан
кичкәннәрне сөйләргә кереште. Арттан башына китереп бәргәннәрен, “Атае” дигән тавышның зиһенне ярып узганын, милиция белән сөйләшкәннәрен, Харитоновларның өендә күргәннәрен...
—Бер сүз әйтми-нитми малайны биреп җибәрдеме шулай?
—Хатынының нинди икәнен күрдең бит инде?
—Икесе бер ишме?
—Аракы шешәсе аның өчен баласыннан артык...
—Нигә алай дисең? “Безнен улыбыздан” диген!
Сәгъдия, башын иренең инбашына салып елап җибәрде.
—Балакаем, газизем... Ана сөте күрмәгән Белгән булсам, йөгереп барып имезгән булыр идем. Тугач ук хәләл ризыгыннан^ аердылар бәгырь парәмне.. Сөтемнән мәхрүм иттеләр... Назымнан... Йа раббым, нинди гөнаһларым өчен мондый газапларга дучар иттең безне?..
Сәгъдиянең монарчы беркайчан да бу кадәр өзгәләнеп елаганы юк иде. Гамил аны иңнәреннән сыйпады.
—Ела, әнисе, ела... Еласыларыбыз алда тагын булыр кебек әле.
—И ходаем, эчләрендә ниләр кайный икән инде ул баланын? Бандитларга ияргән икән... Ниләр күрсәтер инде ул? Үзенә ниләр язган?
—Менә тагын хаста баланы дәваларга кирәк булачак безгә,—диде Гамил анын башын күкрәгенә кысып —Бусында инде тәне сырхавыннан түгел, җан чиреннән...
Алар шулай шактый вакыт бер-берсенә сыенып утырдылар.
—Ни генә булмасын, баланын табылганына сөеник,—диде Гамил.—һәм... син мине гафу ит, әнисе...
—Нәрсә өчен?
—Баланы алып кайткач... Беренче төнне хәтерлисеңме?.. Син аңа аракы суырткан идең... Мин бит синең ул кыланмышыңны берничек тә анлый алмадым... Гомерем буе...
—Гомер буе аны гына уйлап йөрмәгәнсендер лә инде...
—Малай аны оныттырмады шул... Үзең беләсең... Чит кан үзен сиздерә... Искә төшкән саен, шик корты уяна иде... Менә бүген бу бала барысын да аңлатты... Синең сафлыгыңны, йөз аклыгыңны раслады...
—Миннән шикләнгән чакларын да бар идеме әллә?
—Уйлар ихтыярга буйсынамыни? Мир гайбәтен раслый торган дәлил һаман күз алдында булса тагын...
—Менә нинди утлар янган икән синең эчендә, чибәркәем...
—Сәбәбе чын булган икән бит.
—Гаиләне яндырып көл итәрлек булган икән...—диде Сәгъдия уйланып.
Алар шулай бер-берсенә сыенышып, күрше бүлмәгә ишеттермәскә тырышып, пышылдашып озак сөйләштеләр. Сүзләре, уйлары, бүтән бер ояда үсеп, канат кагарга читләрдән өйрәнгән, колакка ят исемле, үз телен белмәгән, муенына тәре таккан, сөннәтсез, әмма барыбер үзләренең каны булган бала турында иде. Һәм, җылы кочакларында назланып үскән, көенечләрне дә, сөенечләрне дә мул китергән, җанга якын, әмма каны чит булган үсмер малай хакында...
Алда ниләр буласын ачык кына күзаллап та бетерерлек түгел, ләкин яхшыга ышанасы килә иде. Һәм алар, җанга тынычлык, тәнгә көч эзләп, назланышып бер-берсенә сыендылар.
Бу көн эчендә анда-санда талкынудан тәне алҗыган, бер утка, бер суга салган хәлләрдән рухы талчыккан Гамил, хатыны назыннан җан тынычлыгы алып, изрәп йокыга киткән иде. Сәгъдия дә, иренең кайнар беләгенә башын салып, татлы оеп алды. Ләкин күпмедер вакыттан соң, эчтән сискәнеп, уянып китте. Күзләре шар ачылып, караңгылыкка, чак кына яктырып торган стена сәгатенә текәлде, анын башка вакытта бөтенләй сизелмәгән текелдәве колакка бәргәндәй каты булып тоелды. Сәгать телләре вакытны алга таба
түгел, гуяки үткәннәргә таба санадылар һәм хәтердә моннан унөч ел элек булганнарны ап-ачык итеп янарлылар
Ничек болаи килеп чыкты сон бу9 Балалар ничек алмашынды9' Язмыш дигән нәрсә, мөгаен, бардыр ул. Борынгыларның, күрәсене күрми, гүргә кереп булмый, дигән сүзе хактыр Ике баланын тәкъдирендә шушылай язылгандыр. Ә бәлки, бу—Жәмилне зәгыйфьлектән саклап калу өчен, анын бәхетенә шулай кирәк булгандыр
Югыйсә Сәгъдия баласын үзләре янындагы тудыру йортында табарга тиеш иде бит
Ә ул башкасына китте Чөнки анда, ераграгында. Гамилнен дә. Сәгъдиянең дә кендек әбисе, бик тәҗрибәле, күптән таныш Наилә апа эшли иде.
—Беркая да барма, үземә генә кил.—дип кат-кат әйтеп куйган иде ул Барсы да уйланылган. һәммәсе үз җае белән барырга тиеш иде кебек Ләкин ул көнне хәлләр иртәдән үк буталып китте
Сәгъдиянең тулгагы башлангач. Гамил “ашыгыч ярдәм" машинасы чакырды. Әмма врач Сәгъдияне еракка илтергә теләмәде, алайса үз җаегызны үзегез карагыз, диде дә борылып чыгып китте
Бер кире китсә гел кире китә бит ул. Урамга чыккач, машина тота алмый интектеләр, автобуска утырырга туры килде. Хәзер искә төшкәндә дә. йөрәк жу итә. Бала шунда, автобуста туган булса?! Ярын, барып житгеләр Ихатанын капкасы икенче якта икән Урга яшьләрдәге бер узгынчы ирдән роддомга каян керергә, дип сораганнар иде. ул: "Әнә. бер койма тактасы сынык анда, мин шуннан чыктым”.—диде. Аннары шикләнеп Сәгъдиянең күпергән корсагына карады
Койма ярыгыннан кысыла-кысыла үткәндә —Сытасын бит инде,—дип сыкранып карап торды Гамил.
Инде барып кергәч. Наилә апанын икенче сменада икәнлеге ачыкланды —Борчылмагыз, сезгә килеп җитешә әле ул Беренче бала бит. тиз генә котыла алмассыз,—дип юаттылар Сәгъдияне
Алар очәү иде—өлкән яшьтәге бер апа белән ике яшьтәш Эльза һәм Сәгъдия Кирәк бит. гомердә булмаган хәл. оч бәби дә бер сәгать эчендә— төнге унбер белән унике арасында дөньяга килде
Наилә апанын танышы икәнен белгәнгәдер инде, табибә белән акушерка күбрәк Сәгъдия тирәсендә болгандылар Янәшә оегәлдә яткан Эльзага кат кат: “Ә син көчәнми тор. көчәнми тор!"—дип тәкрарладылар. Ниһаять. Сәгъдия гадәттән тыш жинеллек тойды, сабый кычкырганы ишетелде Табибә баланы ана таба сузып “Малай!"—диюгә, күрше өстәлдән бала чәрелдәгәне ишетелде, акушерка кыз “Монда килегез тизрәк!"—дип кычкырды. Ул арада, халатын кия-кия. Наилә апа йөгереп килеп керде Күрше өстәл янында ыгы-зыгы купты Берәү шприц тоткан, икенчесе Эльзанын битен чәбәкли, өченчесе пыяла графиннан чүпрәккә су агы ы "И ходаем, үлеп китә күрмәсен тагын",—дип уйлады Сәгъдия
Ә тирә-юньдә ак халатлы апалар-сенелләр бөтерелә, балаларны сөртәләр төрәләр, борыннарына нидер иснәтәләр, алалар, салалар Табибә белән акушерка икесе дә яшьләр. Наилә апа аларга нидер анлата. Шунда үлчәгәндә, нәрсәдер буталып киткәндәй булды “Өч кило ике йөз Өч кило алты йөз "-“Кайсысы?"—“Алдан гутаны “Алдан туганы ничә9 ” ( ӘГЬДИЧ 111\ II 1.1 1>\ 1.шпыр.1 күрмәкм 1.11 ЫIГ 1ИП кмианын .1.1 \әк ри(
Анын битенә төргәк китереп терәделәр. Зур бүлмәнен саран яктылыгында кашсыз-керфексез, йомык күзле кып-кызыл нәни йөз чагылып узды “Ничек буталсын инде Кара менә, синеке бит инде, синеке! Хәзер исемеңне өч җиргә пнып куябыз ике беләгенә, муенына Менә шулай, шулай дип сөйләнде табибә һәм шундук Эльза янына авышты
Ул арада сабыйларны күтәреп алып чыгып киттеләр Балалар бүлегенә Сәгъдия белән өлкән яшьтәге хатынны, ул кыз бата тапкан иде. атты кешелек палатага кертеп яткырдылар —Ял итегез,—диделәр
—Ә бала?
—Баланы унике сәгатьтән имезергә китерерләр.
Тән дә, җан да бик арыган, хәлсезләнгән иде, ләкин туарылып, изрәп ял итү булмады. Төн буе коридорда лап-лоп йөреп, шаулашып чыктылар. Соныннан шул мәгълүм булды: Эльзаны, махсус самолетка утыртып, Казанга озатканнар икән.
Ләкин ул чакта, ана Сәгъдиянең газиз баласын биреп җибәргәннәр, хаста хатынның үз сабыен исә монда калдырганнар, дип кем уйлаган? Берәүгә дә рәнҗеп булмый, кемнедер каргау үзе гөнаһ, чөнки явызлык белән кылынган гамәл түгел. Башка төшкән таш кебек бит инде бу.
“Аллага шөкер, табылды бит менә”,—дип уйлады Сәгъдия. Күзләре дымланганын тойды, тик сөртмәде, хәләлен уятудан сакланды. “Ирем, газиз ярым алтын шул минем”,—дигән уйдан бөтен вөҗүденә җылы рәхәтлек таралды. Һәм дымлы керфекләренә татлы йокы эленде.
Иртәгесен малайлар ишегалдына болдырнын ике ягыннан төштеләр. Жәмил белән Газим күнеккән гадәт буенча мунчага киттеләр, ә Макар капкага таба юнәлде. Моны күреп, Сәгъдия ишеккә ташланды.
— Карале —диде дә тотлыгып калды ул. һәм үзен мәҗбүр итеп диярлек:—Улым,—дип өстәде.—Син әнә, малайлар белән мунчага бар. Анда су җылы, бергә юынып килерсез.
Макар борылып, нәкъ аныкы төсле күзләре белән аңа текәлде. Ә карашында ятсыну, иреннәрендә турсаю.
“Нишләп бу Эльза баланы татарчага өйрәтмәде икән? Ипилек-тозлык кына булса да”,—дип уйлады Сәгъдия. Үзе, елмая төшеп, Макарга сүзләрен русча кабатлады.
Ул шулай итәргә карар кылган иде. Башта татарча, аннары шуны ук русча әйтергә. Әкренләп колагы күнегә торсын.
—Балалар!—дип кычкырды ул аннары мунча тарафына.—Макарны да үзегез белән чакырыгыз! Юынсын ул да!
Аннан тавыш-тын булмагач, кычкырыбрак:
—Ишетәсезме?—дип өстәде.
Мунча алды ишегеннән Газимның башы күренде. Аның кулында теш щеткасы, авызы тирәли паста сыланган иде.
—Килмә дигән кеше юк бит аңа,—диде ул.—Өстерәп йөртикме әллә?
һәм кире кереп китте.
Сизелеп тора: хуҗа малайлар табылдыкны якын итәргә ашкынып тормыйлар иде.
—Әйдә, өйдә генә юын алайса,—диде Сәгъдия Макарга.
Малай иелеп битен юганда, Сәгъдия юынгычка чүмеч белән су өстәргә үрелде. Макарнын тельняшкасы түш турыннан салынган, күкрәге күренә, анда, нәзек кенә чылбырда... тимер тәре болгана иде...
—Син... Сине чукындырдылармы әллә? Тебя что ли крестили?
—Да. В церкви. Меня бабушка сводила.
—А мама что сказала?
—Она не знала.
—Как это?
—Это же в деревне было... Мин авылга әби янына кайткан идем. Шундагы чиркәүгә алып барды Батюшка, укынып, мине чанга чумдырып алды.
—Өегезгә кайткач, әниең бер сүз дә әйтмәдемени?
—Что она? Әти әйтте, тәрене салма, торсын, диде.
“Ә син үзен сон. дингә ышанасынмы, чукынасынмы?”—дип сорарга теләде Сәгъдия, ләкин тыелып калды. Мангайга бәреп сорау кирәк микән .. Үз-үзен тотышын, тәртибен карарга кирәк. Барысы да ачыкланыр
Сәгъдия урысчаны татар мәктәбендә өйрәнде, аннары биш ел Таллыда
яшәгәндә чарлады. Кирәк җирдә әйбәт аңлаша, ләкин барыбер дә чын урыс-маржа кебек жяренә җиткереп әйтеп бетерә алмый, җөмләләре төзек килеп чыкмаганын, акценты ярылып ятканын үзе дә сизеп тора. Ә үсмерләр анын ишедән көләргә маһир Яки зур гаепкә саный Моны анлау да. малайнын Макар исемле булуы да аларны бер-берсенә ят итә иде
Чәй янында Сәгъдия шат күнелле булып күренергә тырышты. Беленнен табадан төшкән берен өстәл янында тезелеп утырган ир затларынын тәлинкәләренә салды, “кайнар килеш ашагыз”, дип кыстады. Табын тирәсендә исә киеренке тынлык хөкем сөрә иде
—Жәмил. сонга калмыйк.—диде Газим, алдан кузгалып —Мыштырдап утырма. Дамир абый ачуланыр.
Дамир—мастерской мөдире, малайлар анда комбайн ремонтлашырга йөриләр иде.
Жәмил башын иеп утыра бирде
—Әйдәгез,—диде Гамил.—Дамирнын талканы бик коры, ачуын китермәгез.
Алар кузгалдылар. Шунда гына бер җайсызлык барлыгы башка җитте өйдә Макар берүзе кала икән ләбаса
—Телевизор кара, китап укы,—диде Сәгъдия —Бакчага чык әнә. җиләк аша. Әйдә, күрсәтәм. Ямансулама. Мин төшкә кайтам
Боларны да ул һәр аваз аңлаешлы булсын өчен сузыбрак, кычкырыбрак әйтте, аннары русча кабатлады.
—Аңладыңмы инде? Бакча—сад, җиләк—ягода. Хәтеренә беркетеп куй. Яшь кеше телне тиз өйрәнә ул Менә без урысчаны өйрәндек бит &те, син дә өйрәнерсең
Озын кон гадәттәге мәшәкатьләр, эчтән сызып уйланулар белән ничек кирәк алай узып китте. Үз чираты белән кич җитте Малайларны көйләп йокларга яткырып, икәү генә калгач, нишләргә дигән сорау тагын алга килеп басты. Ин алда торганы—исем мәсьәләсе икән. Августта малайга ундүрт тула, паспорт алыр чак җиткән. Аңа нинди фамилия, нинди исем язылыр?
—Минем балам Макар булып йөрмәс инде.—диде Гамил —Харитонов та булмас. Гайнуллин булыр ул. Гамил улы Паспорт алганчы, моны аңа ныгытып ссндереп куярга кирәк Югыйсә үзенен ризалыгын сораячаклар —Макар—урысларда иске исем бит инде Хәзерге вакытта баласына андыйны кушканнарын ишеткән дә юк иде Шул теге “послал туда, куда Макар тслят не гонял” дигән әйтемдә генә ишеткән бар
—Урыслар борынгы исемнәрен бик сакзый бит алар Безнен татар гына ул газиз баласына елга-тау атамаларын куша. Лена. Амур. Луара, Байкал —Юк. без алай итмик инде, -диде Сәгъдия.—Үз каныбыз икән, үзебсзчә булсын!
Бабайларны, туган-тумачаларны искә төшерделәр Сабир, Шакир. Заһир. Зиннур... Заманчаларны күздән кичерделәр Айрат. Айнур. Илдус. Зирәк
— Без монда әллә кайларда уралып йөрмик әле. анын колагына ятышлыракны табарга кирәк.
Гамил, малайны борчымас өчен шыпан-шыпан гына зал ягына чыгып, шкафта кармаланып табып, зәңгәр тышлы кечерәк китап—“Татар исемнәре сүзлеге"н алып керде.
“М” га башланган битне ачтылар Исем тиз табылды—“Мохтар”. Тик моны малай үзе ничек кабул итәр икән?
Әмма юкка борчылганнар икән, мәсьәлә алар көткәннән күпкә жинелрәк хәл ителде Икенче көнне кич. малларны карап, ашап-эчкәч. Жәмил белән Газим ихатада үз эшләре белән мәшгуль чакта. Гамил Сәгъдияне олы бүлмәс ә чакырды
—Әйдәгез, өчебез угырып сөйләшик әле,—диде Утырыштылар
— Без сина “улым" дип эндәшербез инде, урысча “сынок” дигән сүз,— диде Гамил С ин каршы килмәссең бит* Ты нс против’
—Мама иногда меня так называет,—диде Макар.—Әни кайчакта миңа шулай дип эндәшә.
—Димәк, синен колак ана күнеккән инде.—диде Сәгъдия җинел сулап.- Әгәр без сина Мохтар улым дип эндәшсәк, син үпкәләмәссең бит?
—Это что за кликуха такая “Мухтар”?
—Бик борынгы исем ул, мәгънәсе дә бик матур,—диде Гамил.—Әнисе, алып чык әле китапны!
Зәнгәр тышлы китапның кәгазь кисәге кыстырылган битен ачып күрсәттеләр.
—Менә монда язылган.
Малай башын сузып карады да:
—Татарча бит бу!—диде.
—Сезнен мәктәптә татар телен бөтенләй укытмыйлармыни сон?—дип сорады Сәгъдия.
—Аңа татарларны гына мәжбүр итәләр. Ә болай теләгән кеше генә йөри.
—Син теләмисенмени?
—Что я, дурак? Оставаться после шести уроков на седьмой? Я Харитонов! Русский! И отвали от меня!
Сонгысы һич тә анын янәшәсендә утырганнарга түгел. Таллы мәктәбендәге укытучыларга юнәлтелгән иде. Малай шуларга ачулы, күрәсең, алар, әниен татар бит синең, сиңа ана телен белү тиеш, дип баланын тенкәсенә тигәннәр.
Сәгъдия иреннәрен кысып, башын иде. Гамил исә бар сабырлыгын тупларга тырышты. "Болай ярамый,—дип уйлады ул.—Бөтен нәрсәне берьюлы болгаталар димени. Син дә инде, әнисе..." Ләкин хатынына каршы әйтмәде, сонгы сүзләрне уздырып кына җибәргәндәй итеп, малайга табарак авышты.
—Мохтар исеменең ике мәгънәсе бар,— диде китап битенә бармагы белән төртеп —Беренчесе—сайланган, сайлап алынган. Икенчесендә инде кайсы ягы белән аерылып торганы аңлатылган. Ирекле, ихтыярлы, бәйсез, диелгән.
—Алайса ярый,—диде малай.
—Ә Макар ни дигәнне анлата. беләсеңме?
—Шайтан белсен! Бабайдан алып кушканнар аны мина. Бабай Макар булган. Әти Геннадий Макарович бит.
—Ул бабай... исәнме соң?
—Юк. Мин туганчы ук үлгән. Суга баткан.
"Исерек булган микән әллә?”—дигән уй чагылып узды Гамилнен башыннан, ләкин моны турьшан-туры сорап булмый иде.
—Малайларның исемнәрен кечерәйтеп дәшү бар, Сергейны Сережа, Андрейны Андрюша, диләр. Сина ничек дәшәләр иде сон?—дип сорады ул.
—Мокрый дип.
—“Мокрый”? “Юеш” дипмени?
—Мокрыйдан туган, диләр.
Сәгъдия белән Гамилнен аптырап карап торганын күреп, малай анлатуны кирәк тапты:
—Ну, который не просыхает...
Гамил шундук аңлады, Сәгъдия башын иде.
—Ул кушаматыңны шунда ташлап кайттым, дип исәплә инде син, Мохтар,—диде Гамил,—Монда синең кушаматың бүтәнчә булыр инде.
—Нинди?
—Әле генә әйттем бит мин сина. Мохтар, димәк, ирекле. Свободный. Вольный.
—Вольный? Это годится. Вольный Мухтар, значит?
Мохтар дип, дөрес итеп әйт, улым,—дип малайнын чәбәләнгән каты чәчен сыйпады Сәгъдия.
Беркөн иртән, көтү кугач, ул бакча ягындагы коедан бер чиләк су алып, болдыр янына китереп куйды. Аннары өйгә кереп диванда яткан Мохтарнын ак япмасына орынды.
—Хәерле иртә, улым!
Малайнын күзен ачканын күреп, елмаеп тагын кабатлады:
—Хәерле иртә! Аңлыйсынмы'' "Доброе утро". дигән сүз Бездә һәр иртәне шулай диләр. Йокын тәмле булдымы0 Тор. улым, бөтенебез бәргәләп чәй эчик!
Малай дәшми генә торып утырды
—Әйдә. Мохтар улым, ишек алдына чыгыйк әле.—диде Сәгъдия —А что?
Чыктылар, болдырдан тоштеләр. Иртәнге кояш нурларында уйнаклап торган, бәллүрдәй саф сулы чиләккә ишарәләп:
— Егет кеше йокыдан торгач, билдән коена.—диде Сәгъдия —Юынасын киләме? Мин салып торырмын
Жәмил белән Газим һәр иртәне бит-кулларын мунчага кереп юалар, бер-бсрсенә су чәчрәтешәләр; ойгә кергәндә чәчләре юеш. бит очлары кызыл, күзләре очкынлы була. Макар-Мохтарны үзләре янына чакырмыйлар Шуна күрә әни кешснен бу улын аерым кайгыртуы табигый кебек. Ләкин елкылдап торган көмеш сунын яшерен бер хикмәте бар иде Хәйлә белән әзерләнеп куелды ул Тик малай сүзне тыллармы’ Куанычка күрә, ул карышмады, бик үк ашкынып тормаганы сизелсә дә. сузып кына —Ла-адно,—диде
—“Ладно" булгач, сал алайса бу тельняшканы!
Малай ашыкмый гына баш аркылы буйлы күлмәген сыдырып алды Түшендә калай тәре болганып калды
—Бу. бавын чылана бит инде . - диде Сәгъдия сак кына. Анын тавышы киселеп китте Монысына инде малай һич тә риза булмас сыман иде Әмма ул аны-моны уйлап тормады, бауны баш аркылы тартып аллы да. Сәгъдиягә сузды Жинел салкын калай уч тобен кызган тимердәй пешергәндәй итте Улынын тәненә салкын су койганда, карасу тире белән өртелгән очлы калак сөякләренең сискәнеп сикерешкәнен, муснынын җыерылганын күреп, күзләргә яшь килде. Шундый таныш, шундый газиз иде ул! Ә күнелдә һаман бер уй иде сорап алырмы тәрене, юкмы' Сорармы, юкмы ’
Ул сорамады Сөлге белән сөртенде дә. бер сүз әйтмичә, тельняшкасын киеп куйды.
—Әйдә бүген кибеткә барыйк га. сина яна күлмәк алыйк әле. улым!— диде Сәгъдия
—Рубашку? Не надо-о!
— Нишләп кирәк булмасын? Барып йөрисен кззлмәсә. үзем генә алырмын алайса! Тик менә ошатырсың микән?
Сәгъдиянең күңеленнән куанычы ташып чыгардай иде
—Син. Мохтар улым, бакчага чыгасынмы, җиләк ашыйсынмы сон?
—Да там пчелы!
—Тими бит алар, син чәбәләнмә генә! Әнә. безнен Жәмил, корт ояларын битлексез карый Шушы арада бал азып бирер менә Ярдәм итсшерссн үзен дә өйрәнерсең1
—Да го он! На меня они десятками набрасываются —Ияләнмәгәннәр әле. ятсыналар гына! Таный башлагач, измәсләр Безгә тимиләр бит менә Бал белән генә сыйлыйлар Кәрәзле бал ашаганын бармы сон әле синен? Чәчкә балы бик тәмле дә. шифалы да бит ул
Мохтар оигә кереп киткәч. Сәгъдия учындагы калай кисәген хан куярга белми аптырап торды Өй. мунча нә абзар тирәсендә тотарга күнеп гартмын иде Ләкин чүплеккә ташларга да ярамас, дип уйлады ул. Ераграк койма ярыгынамы, урамдагы берәр таш астынамы тыгып торыргадыр, бәлки Ә бәлки, исенә тошөр ы сорый башлар ’ Мондый мәсьапааә би-ик сак эш итәр|ә кз1рәк' Хәлбуки, бал кортларынын нәрсәгә каныкканы аңлашыла иде Мохтардан ымәке исе килә, бал кортлары шуна ярсын Аннан сонгы ике оч көнлә болдыр ас I ында тәмәке төпчекләре күренә башлады. Аш өстәлеңдә калган акча янчыгыннан икс унлыкнын юкка чыкканы сизелде
Тәмәке һәм акча хакында да маңгайга бәреп әйтү, гөнаһ, оят. намус
у.» *»
турында вәгазь уку да, ай-һай, файдага булыр микән, дип уйлады Сәгъдия. Тынлап торырмы әле ул сине, юкмы. Китәр дә барыр кире шәһәргә. Анда тагын теге бандит малайларга ияреп урамга чыкса?..
Малай күңеленә ачкыч табу җинел булмаячак иде. Аның шундый булуы анлашыла да. Шәһәр малайларының күбесе бик яшьли тарта башлый, андый яман гадәтне ташлау исә ифрат авыр, дип сөйлиләр Анысының чарасына соңрак, үз вакыты белән керешергә туры килер... Тик менә бу вак караклыктан хәзер үк биздерергә кирәк. Ә монын өчен ана бераз акчаны үзең бирү хәерле. Әле кичә, кибеткә кергәч, сатучы Гөлчирә.
—Монда кара башлы ят малай килгән иде,—диде —Сезнең кунак булды, ахрысы.
—Бәлки, безнекедер,—дип гадәтенчә көлеп жавап бирде Сәгъдия — Кәнфитнен тәмлесен биргәнсеңдер бит?
—Андыйлар кәнфиткә кызыкмый,—диде Гөлчирә кашын җыерып.—Алар башка нәрсә суыра!
Ярый әле кибеткә кеше килеп керде дә сүз шунда өзелде. Ләкин арттан пышым-пышым төрле гайбәт таралганы сизелә иде инде. Мир авызын яулыгын белән томалый алмыйсын. Йөзгә бәреп: “Нинди малай ул сездә?"— дип сораганнарга да дөресен сөйләп булмый. Ансат кына аңлатырлык хәл
түгел...
Хәер, алар кайгысымыни, өйдәгене җайларга кирәк иде. Шуны уйлады да Сәгъдия, эшкә чыгып киткәндә генә, борылып:
—Синен, бәлки, кибеттән берәр нәрсә аласың булыр?—диде. Аннары, жавап та көтеп тормастан, ян шкафнын бер тартмасын тартып чыгарды да, андагы акча төргәгеннән өч унлык алып бирде.
—На что-о?—дип сузды малай.
—На всякий случай. Йөрсен шунда кесәңдә.
“Күңеле каралып бетмәгән әле баланың,—дип куанып уйлады Сәгъдия ашыгып тыкрыкка борылганда.—Чын бозылган булса, төргәге белән каерып алыр иде Моннан ары кыек юлга кермәс, иншалла. Монда тыныч бит, шәһәрдәге кебек жулик-бандитлар юк. Туганнары белән дә аралары җайланыр. Бер йортта яшәгән, бер табактан ашаган үз булмый калмас”.
Бәхеткә күрә, шуннан сон тәре хакында да сүз кузгалмады. Димәк, баланын муенына гына тагылган булган, күңеленә кермәгән... Бик яхшы фал иде бу.
Малайлар исә ата-ананың: “Мастерскойга үзегез белән Мохтарны да алып барыгыз!"—“Атны ул да карашсын!”—дигән сүзләренә каршы әйтмиләр иде әйтүен, әмма колак салу да сизелмәде.
__ Башка чакта еш кына бәхәсләшеп тә, төрткәләшеп тә ала торган Жәмил белән Газим бу көннәрдә тәмам бер-берсенә берегеп беткәндәй булдылар. Кайсы ни әйтсә, икенчесе шундук килешә, кайсы кая кузгалса, икенчесе шундук анын артыннан иярә иде.
Алар ике бала тигез үстеләр, андыйларны тәрбияләү җиңел түгел. Ике малай икеләтә тынгысыз була, еш бәхәсләшә, тарткалаша, сугыша. Шул ук вакытта бер-берсеннән башка яши дә алмый. Сөттәшләр иде шул алар, ә сөттәш ул игезәккә тиң.
, —Ике бозау имезү сыерга да авырга туры килә, канынны суырып бетерәләр бит инде,—ди торганнар иде күршеләр.
—Сөтле сыер ла мин,—дип көлә торган иде Сәгъдия.—Артканын савып түгиммени? Олы улым зур мәшәкатьтән коткара мине.
Ә кечесе олысын үстерергә ярдәм итә, дип тә өсти алыр иде ул. Әйе, чынлыкта Газим җирән башлы абыйсын сихәтләндерүдә ата-ана кулыннан килмәстәине эшләде. Бу бик кечкенәдән сизелде.
Газимгә җиде ай, Жәмил яшь ярымнан узган иде инде, Сәгъдия гадәтенчә ааарнын икесен берьюлы имезде дә идән келәменә утыртыл куйды Баксаң
3§
ботен уенчыклар Газим янына туры килгән икән. Менә ул аллы-гөлле шарларны шыгырдатырга тотынды Ә Җәмил читтән бик кызыгып ана текәлде. Кулларын сузды—җитәрлек түгел. Әйтергә кирәк. Газим әкренләп үрмәли үк башлаган. Жәмил исә әле генә ныклап утырып, сыек буынын тотарга чак өйрәнгән, үрмәләүне исә бөтенләй булдыра алмас кебек иде Ә шалтыравыкны аласы килә! Сәгъдия сабыйнын чыраендагы кичерешләрне хәйран калып күзәтте. Анда көнләшү, омтылыш, курку—һәммәсе берьюлы чагылды. Менә ана тәвәккәллек бәреп чыкты Ул бар көчен җыеп, һәр күзәнәген киеренкеләндереп, кулларына таянды, түшен алга шудырды Эһелдәп, бер аягын тартты, аннары икенчесен Һәм булдырды! Өч-дүрт тапкыр шулай талпынгач, кулы житге! Бик авырлык белән кире тураеп утырды да. нәни таякка беркетелгән кызыл шарны болгарга тотынды Анын йөзендә балкыган куанычны, кинәнү-тантананы сөйләп бетерерлек түгел иде Чирдән котылу, зәгыйфьлекне жинү өчен ин беренче, ин кирәкле, ин шифалы дәва—зур теләк, ихтыяр көче шул Янәшәсендә һәрдаим томрап. кызыктырып, көнләштереп торган энесе булмаса. җирән чәчле, сыек буынлы бала кайчан, ничек ныгып аягына басар иде. әйтүе кыен
Алар укырга да бергә керделәр. Газим гел бишлеләр алып кайта, абыйсы исә ой эшләрен аннан күчерә. Ә инде әнисенә ярдәм итәргә дисән. анысын Жәмил булдыра. Олысынын кулы оста, кечесенен башы йомры булып чыкты.
Хәер, уку мәсьәләсенә килгәндә, олы малай энесен узып китәм дип артык тартышмады. Бсрзаман укытучы Сәкинә ана:
—Нишләп син шул мәсьәләне дә чишә алмыйсын, энен чатлатып әйтеп бирә бит?—дип сорагач, малай ана
—Ә син үзен “касемьсот'ны да йөртә алмыйсын әле!—дип җавап биргән Әтиләре "К-700" тракторында күп эшләде, шуңа күрә малайлар кечкенәдән ул тимер тау белән идарә итәргә өйрәнделәр Бигрәк тә Жәмил маһир булды: утырса, аяклары педальгә җитми иде але. ул. авыл халкын шаккатырып, тракторны аягосте баскан килеш йөртә иде!
Күрше малайлары аларга еш керә, әмма Гайнуллиннар беркайчан да. урамга чыгып, уйнарга иптәш эзләп йөрмәде Әгәр аларнын берәрсен кыйнарга дип килеп ябышсалар, икенчесе аны теш-тырнагы белән яклады Гомумән, алар өчен урам кин, дөнья иркен һәм түгәрәк иде
Макар-Мохтар исә аларнын шушы түгәрәк доньясына көтмәгәндә- кирәкмәгәндә килеп кергәндәй булды Һәм ризасызлык тудырды Моны сөйләп-анлатып торасы да юк, бу нәрсә үсмерләрнең карашында, һәр ымында, адымында сизелеп тора иде
Хәер, яна малайнын мона эче пошканы әллә ни сизелмәде Шәһәр баласын бакчада мәмрәп пешеп яткан эре-сусыл татлы җиләк тә. ишегалды түрендәге кысан араннан башын сузып, йомшак иреннәрен мимылдатып, пошкырып торган Аккаш га. кичен тузан туздырып кайткан терлек-туар да кызыксындырмады, хәтта Барыйнын башын сыйпарга да кулы күтәрелмәде Татар теле дәреслеге дә өченче бите ачылган килеш болдырда аунап ята
Бу Йортта аның күнелен җәлеп иткән бердәнбер нәрсә—кыршылган күксел “Ока" булып чыкты Гамил моны яхшы фалга юрады машина тирәсендә малай белән дуслашу, якынаю җинелрәк булачак иде Ул эшкә киткәндә машина ачкычын биреп калдырт» торган итте Малай коне буе аның тирәсендә чуалды Эчен-тышын юып куйды Багаҗник йозагы бодо ц ,ц и (в .Ш1.1 ЯХШЫ бикләнә (Орган ИЕП Башта Гамил без.М аишш үзе генә кузгатып, түбән оч болыныннан әйләнгаләп килә башлады Ул хәтга шул машинада гына йокларга да рөхсәт сораган иде Өлкәннәр генә мона мөмкин к.шәр йомшак, ләкин катгый каршы төштеләр
Кыскасы, әле сөендерә, әле күнелне кыра торган хәлләр булып кына тора иде Бер көнне кичкә таба, башка таш булып төшкәндәй. Харитонов килеп керле Чәче чәбәләнгән, озынча чырае тимгелләнеп кызарган, күксел күлмәк чабуы чалбар каешыннан бүселеп чыккан—кыскасы, салмыш иде абзый Китеп керүгә малаен таләп итә башлады Нихәл итәсен.
таныштырдылар Жәмилнен зәнгәр күзләре сары керфекләре арасыннан атылып чыгардай булды. Анда мен төрле хис чагылды, ин көчлесе гаҗизлек, чарасызлык иде.
Гамил ашыгып кунагын аш бүлмәсенә алып кереп китте.
—Рәтлерәге юкмы сон?—диде Геннадий, коньяк шешәсен күргәч. ' Аның киләсе билгеле иде бит инде,—дип уйлады Гамил.—Арзанлы аракы алып куярга да баш җитмәгән”
—Син анын белән шаярма, аракыдан куәтле, кырык биш градус ул,— диде салкын гына.
—Алайса татып карарга була. Тутырыбрак сал, жәлләмә! Үзеңә дә сал тутырып! Миндәи якын кешен юктыр әле синең. Бер баланын ике атасы бит без. әй! Сөйләсәң, адәм ышанмас! Мин үстергән малай сиңа яхшы, ә мин ярамыйммы әллә?
— Мин рульдә бит. үзен беләсең.
Исерекнең сүзе ни дә. үзе ни. колак яныннан шудырып кына үткәрергә иде дә бит. кылчыгы бигрәк очлы шул. бәгырьгә кадалып кына тора. Башка берәү булса. Гамил анын каткан якасыннан тотып, җилтерәтеп урам якка чыгарыр иде дә. арт санына тибеп кенә җибәрер иде. Ләкин монын ачуын китерергә ярамый' Түзәргә туры килә. Алай гына да түгел, ярарга кирәк. Йон унаена гына сыйпарга. Йсерекнен башына ни киләсен каян беләсең?
—Эчтә ут яна. брат.—дип. җирән сипкелле кулы белән түшенә суккалады Геннадий —Кемне үстергән булып чыгам инде мин. ә? Сонгы сыныгымны авызымнан өзеп каптырдым! Аягымдагы сонгы ботинкамны салып кигездем! Бала газиз бит ул. йөрәк парәсе!
Сүз болганышының очы-кырые күренми иде. Алай да Гамил анын стаканына коньякны өсте-өстенә өстәп торды. Миңгерәсен, мие түнсен. Жәмилгә генә бәйләнмәсен!
—Син аны кузгатмый тор әле,—диде үзе.—Балаларның мәктәпкә әзерләнә торган чагы бит.
—Әйе. әзерләнсен. Үзебезнең мәктәпкә...
—Өс-башларына алып өлгермәдек бит әле. Нәкъ буй сузып үсә торган чаклары, былтыргы бер нәрсәләре ярамый. Көзгә-кышка яңаны алырга кирәк.
—Син малайны мина ялангач тоттырып җибәрмәкчеме әллә? Тагын минем ботинканы салдырыргамы?
— Шуна әитәм бит. формасын, куртка-итеген. бүреген янадан алып бирим. Ә син ашыктырма
Шул рәвешле көйләп, тәмам исертеп, култыклап алып чыгып китте Гамил кунакны Жәмил алар артыннан коты очып карап калды. Мохтар исә “Ока” эченә кереп бикләнгән, ни кичергәне, ни уйлаганы беленми иде. Фәкать Газимнен кара күзләрендә генә нәфрәт кисәүләре дөрләде.
Мохтарны машинадан чыгарып, ике әти кереп утырдылар. Юлда сәрхүш арткы утыргычта оеп барды, шәһәргә керүгә калкынып, йөз грамм турында сүз кузгатты. Беренче очраган кибеткә сугылып, аракы алырга туры килде. Шуны кулына тоттыргач һәм янчыктагы бар булган акчаларны өстәп биргәч кенә. Геннадий бәйләнүдән туктады.
Кесә төбенең ничек такыраясын Гамил күз алдына да китерми иде әле.
Ләкин күнелнен шомын балаларга сиздерергә ярамый иде. Сәгъдия белән алар икесе дә өйдәге гадәти жан тынычлыгын сакларга тырышалар, үзара да. балалар белән дә. елмаеп, йомшак тавыш белән сөйләшәләр иде. Әмма барыбер дә йортка ниндидер тотрыксыз халәт кереп урнашкандай булды. Әйтерсен лә. нигез какшаган, йортнын бер ягы ишелергә тора. Һәм ата- ана салган нечкә терәкләр бу афәтне вакытлыча гына туктаткан иде шикелле.
Балаларга кирәк әйберләрне Гамил Мәскәүдән алып кайтырга булды. Якын-тирәдәге базарларда сатылган кием солдат формасы кебек бертөсле
ул. урамга чыксан. ярты халык шуны кигән була, диде Сәгъдия Бер- берссннән көнләшерлек, кызыгырлык булмасын, бертөрлерәкне алырга кирәк, шул ук вакы тта төсләре аерылып та торсын, дигән фикергә килделәр. Таныш-бслсш матур паласларга акча бирде, шулай итеп, бераз табыш та булачак иде Гамил 'Газель' белән Мәскәүгә китте Иптәшкә Мохтарны үзе белән алмакчы иде. малай, гадәтенчә башын уңга борып, читкә карап, өзеп:
—Бармыйм,—диде
Бу гажәп иде Эчендә жаны булган үсмер Мәскәүне күрүдән баш тартамыни?
—Нишләп, улым? Дөнья күреп каитырсын.
— Күрәсем килми.
Үгетләү-ялынудан мәгънә юк. аталарча ныклык белән үз сүзеннс итәргә дә иртәрәк иде кебек. Мохтарнын болаи тупас рәвештә каршы килүе беренче тапкыр иде. Гамил моны үткәреп җибәрергә булды
Башка чакта ул үзе белән Жәмилне азып бара торган иде. Озын юлда иптәш бик кирәк Ләкин бусында аны алмады Әгәр чыннан да алдагы кондә аерылырга туры килсә, араларны әкренләп суыта торуын яхшы Ә бергә озын юл үтү ул күңелләрне беректергәннән-беректерә бит.
Шулай итеп, ана ялгызы кузгалырга туры килде Ә юл озын булса да күнегелгән, таныш Кичке якта чыгып китәсең, икенче көнне иртән Мәскәүдә буласын. Ярты кон базарда иөрисен дә. төштән сон кайтырга чыгасын. ГАИ посты янындагы тукталышта берничә сәгать йоклап аласын Аннары төнгә каршы тагын юлга. Жәиге тон кыска, юалар яхшы, кибетләр, кафелар сш очрый. Ләкин барыбер дә бик уяу булырга кирәк Туктаганда милиция постлары зирәсснәрәк елышырга Барганда берәр “КамАЗ" артына тагылырга. Кайчак юлга кадаклар ташлыйлар да. тәгәрмәчеңне алыштырган арада, кузовыңны бушатып алалар Ярын ла. син иелеп маташканда, артыннан килеп, башына ормасалар. Әллә нишләде бөтен дөньясы Илнең уртасында, башкала юлы буенда, тулы бер авыллар узгынчы машиналарны талап кон күрә торган булып китте Анын инде Рәсәй читендәге хәлләрне әйткән дә юк Әнә. таныш шоферлар сөйли. Волгоград тирәләрендә: "Уяу булыгыз! Талаучылар бар!"—дигән игълан такталары эленеп тора икән. Элегрәк андый хәлләр турында китаплардан гына укый торган идек пагша заманында, кайбер авьезларнын урам капкасы янына дегет сылаган баганалар утыртып куя торган булганнар, имеш Мондагы халык юлчыларны талый, дип шулай кисәткәннәр Сәвит чоры балалары моны укып шакката торган иде Менә килде заманалар, андый кисәтүләрне гагын куйдылар. Зур гакгаларга. зре хәрефләр белән акайтып язып Шул тирәдә караклар барын тәгаен белгәч, ник сон аларны милиция жыешгырып алмый икән? Бәлки, көче җитмидер. Ә бәлки, талаганнан аларга да өлеш чыгадыр.
Каян шуд хәт ге үрчеп өлгерде сона ю ая кый ор олы кшга чыгып, кеше талаучылар? Нинди ояларда канат яра ул тилгән-карчыгалар? Беренче карашка зыянсыз күренгән, йомшак, мескен булып тоелган Харитонов кебек адәмнәрнең куышында түгелме?
Алай да элек барган чакларда күнем болаи шомланмый, киресенчә, иркенәеп китә иде Ни генә дисәм лә. халыкнын барчасы явызлыкка да караклыкка бире пән. дип этү һич дөрес түгел Күпчелеге намуслы хезмәт белән кон итәргә тырыша Берара куп кырлар ташландык хәлгә килгән иде. Хәзер, әнә. һәр барганда янарыш күзгә гашлана Тигез булып, күкрәп үскән иген басулары агарып килә Эре яфраклы кукуруз кырлары, офыкка таба рәз-рәт сузы шп киткән буразналарда бәрән ге. чөгендер Мохтарнын мондый басу-кырларны күргәне бар микән ’ Арпаны бодайдан, кукурузны чөгендердән аера белә микән ’ Сәхраларга алып чыгарга, башакларны учта уып. иснәтеп карарга кззрәк булыр Иле-жире белән таныштырырга, хужа булу хисе уятырга.
’ Әнә бит. иленә, үзенә хужа булырга тырышучылар жирнс ничек
матурлыйлар: берәүләр, юлны киңәйтеп, иркенәйтеп, асфальт түши, икенчеләре бик матур итеп яна кафе төзеп куйган да түбәсенә аллы-гөлле ут тасмалары тезгән.
Әйе, халыкын икегә аерылганы юлда бик ачык күренә. Берәүләр талауны кәсеп итеп алса, икенчеләре үз көче белән көн күрергә тырыша. Һәм икенчеләр, әлбәттә, күпчелек. Гамилнен уллары, Гайнуллиннар нәселен дәвам итүчеләр, кайсы якта булыр?
Ул сискәнеп китте. Мондый сорау каян туды сон әле?
Янда Жәмил утырганда башта якты уйлар, телдә матур мәгънәле сүзләр генә була иде бит. Олы малай, энесе кебек китап корты булмаса да, сөйләгәнне тынларга бик ярата. Һәрнәрсәнең тамырына төшеп, гаҗәеп сораулар бирә. Моны ничек эшләгәннәр дә, тегене ничек булдырганнар. Юлда берәр көйсезлек килеп чыкса да аннан яхшы ярдәмче юк. Сүтәргә, җыярга, берәр нәрсәне эретеп ябыштырырга дисәң, коя да куя инде. Аның сыгылмалы, озынча тырнаклы нечкә бармаклары бик кечкенә ярык- тишекләргә керә. "Әллә ювелирлыкка укытырга инде моны,—дип тә уйлап куя иде кайчакта Гамил.—Безнен бабаларыбызнын кайсыларыдыр көмешче булгандыр, ахры”. Бу фараз нәселгә тагын бер матур бизәк өсти иде шикелле.
Ул үз нәселенең туган нигездә нык утырачагына ышана иде. "Нигез ташьГнын кадере бу заманда да бетмәгән, киләчәктә дә бетмәстер, мөгаен. Борынгы бабайларның туган туфракны—яшәешнең төп чыганагы дип, нигез ташларын адәм баласының ин ышанычлы терәге дип санавы яңа заман кешеләренең күбесенә беркатлы булып тоела тоелуын. Дөнья киң, кеше күнеле канатлы, поезд-очкычлар адәм баласын очар кошлардан җитез һәй җинел генә әллә кай тарафларга күчереп куя. Ләкин Гамил өчен ата-бабаның әйткәннәре дөрес булып чыкты. Киткән җиреннән кире кайтырга туры килде ана. Туган йорты, нигез ташлары авыр елларда аны фәкыйрьлектән йолып калды, балаларына сихәтлек бирде, үзенә куәт, ныклык өстәде. Һәр кешенең ин авыр чакга да, ин ахыр чиктә дә кайтып сыеныр урыны, жанга якын куышы, туганлык җылысын саклаган оясы булырга тиеш. Барча халыкларда буыннан-буынга килә торган ышаныч һәм теләк бу. Бөек рәссамнар, язучылар, шагыйрьләр бу хакта яза. Һәм Рембрандтның "Возврашение блудного сына" дигән картинасы күз алдына килә.
Гайнуллиннар оясының киләчәгенә төп өмет монарчы Жәмилгә бәйле иде. Ул—җир кешесе, оста куллы нык ир булачак. Кече малайны исә укытырга кирәк. Мәктәп директоры Нурулла абый әйтә бит, үз гомеремдә мин андый берничә укучыны гына беләм, безнен Газим ерак китәчәк, галим булачак, ди.
Әйе, өмет өлкән малайда, Жәмилдә иде. Ул тотачак иде төзек итеп йортны, мал тулы итеп абзарларны, үстерәчәк иде чия-алмагачларны. Ул сыипап-иркәләп эчерәчәк иде Аккашны, ул аертачак иде умартадан балларны Һәр жәй саен ул җыячак иде үз янына яна буын Г айнуллиннарны..
Ә менә бүген, озын юлда ялгыз барганда, уйлар бу урынга җиткәч, каядыр күнел төбендә чонгыл хасил була да бөтенесе мәтәлгән кебек тоела. .. Нинди Гайнуллиннарны үстерсен, чакырсын, җыйсын сон ул, үзе Харитонов
булгач?..
Баксаң, малайның бу басынкы, ләкин төпле акылы, сизгерлеге, оста куллары бер дә Гаинуллиннардан түгел, Харитоновларның нәсел тамырыннан үсеп чыккан икән. Әнә. озынча, матур тырнаклы, сипкелле куллары ук Геннадийныкы. Һәм ул Харитоновларның асыл сыйфатларын киләчәккә алып барачак, аларнын канын яшәтәчәк. Гайнуллиннарныкын түгел.
Нәселдән килгән бу байлыкны, асыл сыйфатларны, бәһасез хәзинәне беркемнән ялынып сорап аласы түгел, тырышып-тырмашып җир актарырга да кирәкми, кешегә тумыштан бирелә бит алар югыйсә! Макардан улы Геннадийга, Геннадийдан тагын Макарга... Ягъни, Жәмилгә... Туктале, бу чылбыр, дөресрәге, буыннан-буынга тыелгысыз ага торган бу саф, шифалы,
затлы агым. Геннадий дигән бәндәгә килеп җиткәч кенә ничек өзелде икән сон9 Кая киткән, кайсы җир тишегенә убылып юкка чыккан бу чишмәнен адәм баласын кеше итә торган тылсымлы сулары, егәре’
Шундый уйлар юып алды бу баруда юлнын рәхәтен. Инде хәзер Җәмилне ияртеп юл йөрүләр булмас. Үз канынны. үз баланны кайгыртырга кирәк. Макар- Мохтарда уллык хисен уятырга Менә бит ничек Улларына исемне дә үзенә аваздаш итеп кушкан иде ул. Гамил—эшчән. Җәмил—төзек. Газим—батыр, кыю. Ә менә табылдык малайга исемне элеккесенә охшатып кушарга кирәк булды. Ә эчендә, җанында, рухында ниләр бар1 Ничек чыккан ул олы юлга, кеше таларга? Күнсленен нинди кыллары өзелгән җаны ни төсле имгәтелгән икән1 Үзгәртеп-төзәтеп. Җәмил кебек итеп булырмы?
Сагышлы булды юл. бик озын тоелды. Ләкин ул юкта өйдә булган хагләр күпкә аяныч булып чыкты.
Ул машинаны кертергә дип капка ачып азаплана иде. тыкрыктан сулышына кабып. Сәгъдия килеп чыкты Иренен узганын идарә тәрәзәсеннән күреп калган да. машина югары очтагы зур күпердән әйләнеп килгән арада, түбән очтагы басма аша чыгып кайткан иде
—Аллага шөкер, син исән-сау ичмасам,—диде ул —Ут йотып көтеп утыра идем. Син кайтып җитмәсән, үзем Таллыга чыгып китмәкче идем инде —Ни булды тагын9
Мохтар юкка чыккан икән. Үзе генә булса бер хәл. "Ока" машинасы белән.
Ә кичке якта шәһәрдән оч таза ир килеп киткән. Макар аларнын машинасын бәргән икән Ә машиналары- иномарка'1 Телефон номерларын язып калдырганнар Шылтыратмый кала күрмәсен, суза башласа, без счетчикка куячакбыз!"—дип бик каты кисәткәннәр —Үзе соң ничек? Имгәнмәгәнме?—Беренче сорау шул булды —Мин больницага шылтыратып белештем инде —Больницага эләккәнмени?
— Монда килгән егетләрдән каидалыгын белештем дә. шылтыраттым —Хәле ничек диләр9
— Мие жинелчә генә селкенгән, имгәнгән җире юк. борчылмагыз диделәр.
Гамил машинасын урамда калдырып, өйгә керде дә. телефон төймәләренә кәгазьдә язылган саннарны баскалады Трубкадан карлыккан тавыш җавап бирде. Кем шылтыратканны белүгә, яшь солдат алдында команда биргән ефрейтор катгыйлыгы белән Син. кореш. монда кил әле,—диде Күзгә күз сөйләшергә кирәк булачак'
Гамил исә, Таллыга баруга, хастаханәгә юнәлде. Андый чакта, ятлар каршына барып басканчы, якын кешеннс тыңларга, нәрсәнең ничек булганын аннан ишетергә кирәк
Малай алты кешелек бүлмәдә, ишек янында ята. кергән-чыккан һәркем аның какшау тимер караватына ышкылып диярлек уза иде Тәрәзәдән ерак булганга, бирегә жәйнен яктысы яме килеп җитми шикелле, анын урынына коридордан хастаханәгә генә хас тынчу, затсыз ис керә, караңгылык саркый
иде. л , к,
Хастаханә адәмнәрне тигезли, кечерәйтә, басынкыландыра Малай диварга карап яткан иде. Анын соргылт-ак күлмәге аркылы очлаеп беленеп торган калак сөякләрен күрыч. күнелне кызгану хисе көйдереп узды
— Как дела. Мохтар улым? Хәлләрен ничек ’ Борыл әле болли таба, күрик ни булды?—дип Гамил карават кырыена утырды
Ул сүзләрнең шомасын, мондый очракта һәркем тарафыннан әнте ь» торганын сайлады, башка вакыттагы кебек, алдан татарча әйтеп, аннары тәрҗемә итеп тормады, туп-туры урысча эндәште
Малай кинәт сиртмәдәй сикереп торып утырды:
—А тебе какая забота? Что ты тут околачиваешься? И какой я тебе “улым"?—дип кычкырып ук җибәрде ул һәм идәнгә төшеп басты. Гамил дә күтәрелде. Малай, анын белән тигез булу, күзләренә туры карау өчен, аяк очларына күтәрелеп, башын артка чөйде.
—Тынычлан.— диде Гамил.—Безгә ирләрчә сөйләшергә кирәк.
—А ты сам по-мужски поступаешь? Үзен сон ирләрчәме? Әгәр син булмасан. гомумән бер нәрсә дә булмас иде!
—Син...мине гаепләмәкчеме?
Палатадагылар аларга гаҗәпләнеп текәлгәннәр иде. Моны күреп. Гамил:
—Әйдә, чыгып сөйләшик.—диде.
Һәм кулындагы алма-әфлисун. бер шешә баллы су салынган капчыкны тумбочкага куйды.
Шыксыз киң һәм озын коридорның аргы башында бар аулак почмак булып, анда күксел клеенка җәелгән, авыруларны операциядән сон күчереп йөртә торган тәгәрмәчле ятак тора иде. Алар шунын янына килеп бастылар.
—Болганып йөрисе түгел монда!—диде малай аска карап.
—Килмәсәм яхшырак, дисең инде, ә?
Гамилнен сабырлыгы, йомшак тавышы салкын судай тәэсир итте— малайның кикриге шиңә башлады.
—Башын бәрелгән, диделәр. Авыртамы? Каяле!
Һәм. Гамил, малай читкә каерылуга карамастан, үрелеп, анын куе кара чәче аркылы башын капшады. Түбәсе ике төштә тавык йомыркасы хәтле булып күбеп чыккан икән.
—Нәрсәгә бәрелден соң син болай?
—Капотка.
—Капотка?! Ничек итеп? Алгы пыяла аша очып чыктыңмы әллә?
— Машинадан сөйрәп чыгардылар да...
—Шулай каты кыйнадылармыни? Капотка бәрә-бәрә9
Малай карашын читкә алды.
—Азар кулына эләксәң, шул инде...
— ГАИ кешеләренә әйттеңме сон?
—Минме?! ГАИгамы9!—Мохтар аңа шаккатып текәлде.
—Кыйнаганнарын ГАИ беркетмәсенә яздырырга кирәк иде.
—Ә ник? Соңыннан берәр җирдә тотып алып, салып таптасыннар өченме? Ә болай авыртмый инде. Күпереп чыккач, сызлавы бетте.
Малайнын ярсуы ничек кочле булса, шулкадәр тиз сүрелде дә. Гамил, җиңел сулап, хәлнең ничек булганын сораштыра башлады. Машиналар ян белән генә ышкылып киткән икән. “Ока”нын сул яктагы алгы канаты бөгелеп, тәгәрмәчкә ышкылган икән дә, ян пыяласы ватылган, капоты- ишеге калшайган. Тегесе иномарка булмаса. зур казага саналмас та иде. Әмма “БМВ" ише машиналарның хакы үзенчә йөри шул. Иномарка белән чәкәшүнсн ни икәнен руль тоткан һәр кеше яхшы белә.
—Ярый, мин хәзер үзем барып сөйләшәм алар белән,—дип урыныннан кузгалды Гамил.
Макар тураеп басты.
-Ник?
—Чакыралар.
—Нәрсәгә?
— Машина хуҗасы ла мин. Шуңадыр.
Малайнын инбашлары куырылып килде.
—Син аларга әйтмә,—диде ул көчәнеп.
—Нәрсәне?
—Алар мине Харитонов Макар дип белә. Синен машинаны урлап алып киткән дип Мин аларга шулай дидем. Син дә шулай дип әйт
—Ник?!
—Анларга кирәк! Кешедән юкны алып булмый! Алар законны белә! Ал арда порядок!
Димәк. Харитоновлардан күпне алып булмасын белгәч, тегеләрнен нәфесе чамасыз котыра алмас. Ә инде Гамилгә тотынсалар, кинәнә-кинәнә чишендерәчәкләр...
Күнелне сызып торган сорау телдән үзеннән-үзе ычкынды:
— Ник сон син белер-белмәс килеш, машинага утырып ерак юлга чыктын? Документсыз-нисез?
—Өйгә кайтасым килде,—диде малай диварга таба борылып —Сагындым
Малайның тавышындагы ихласлык юкка чыккан, ул чын дөресен әйтмәячәк иде. Ялганлыйсын дип тә булмый, чөнки сагыну була торган хәл, машиналар да бәрелешеп тора.
Гамил башын иеп, бераз уйланып торды да:
— Бар. палатана кер,—диде —Ят. ял ит Сина тынычлык кирәк. Бүген тагын бер әйләнеп китәрмен әле. Нәрсә алып килим?
Малай, берни дә кирәкми, дигәнне аңлатып, башын гына чайкады.
Кәттә егетләрне күргәнче, Харитонов белән сөйләшергә булды Гамил.
Бәхеткә, Геннадий өйдә иде. Бу юлы кунак хәстәрле кңтгән иде: ишектән керүгә җирән чәчле Элечкага “Марс” шоколады тоттырды, өстәлгә акбаш утыртты һәм аның янына ярты оч пешкән колбаса белән бер пачка “Прима" сшарсты чыгарып салды
Әмма хуҗаның җаен алып булмады. Баксан. иномарка ияләре монда да килеп җиткәннәр, ага кешенен якасыннан тотып җилтерәткәннәр, котын алганнар икән инде Һәм бу сәрхуш аларга серне чишкән—малайның атасы чынында кем икәнне әйткән.
— Бүре баласы бүреккә салсан да урманга карый,—дип мыгырданды ул, бер стаканны аударып, сигарет суыргач —Ни тырыштым мин аны кеше итәргә! Чит канны игә китерәм димә икән ул' Моңарчы милиция генә килеп җанны кыйный иде. Хәзер бандитлар килеп яка!а ябышты' Бездән киткәненә ай да тулмады, ботенләи эштән чыкты малай.
Һәм ул тагын ярты стаканны каплап куйды.
—Онытмыйм тагын,—диде.—Тегеләр бик каты кисәтеп киттеләр, әгәр күренсә, диделәр, безгә сугылмый калмасын. Үз гаебенне кешегә сыларга ярамый! Җавабын үзен бирергә кирәк!
— Ни дигән сүз инде бу?—дип сорады Гамил
Геннадий кинәт сикереп торды да. йодрыкларын йомарлап, кунагы өстен ә килә башлады. Анын йөзе сипкелләре беленмәс дәрәҗәдә күгәренеп чыккан, күзләрен кан баскан 11 ю
—Анламамышка салынасын? Белмәгән булып кыланасын, ә? Алып кит моннан үзеңнең бүре баласын!—дип ысылдады ул. анын черек тешләре арасыннан Гамилнең йөзенә сасы төкерек тамчылары сибелде —Күземә күрсәтмә бүтән! Ә безнеке монда кайтсын Бөтенләй юлдан язып беткәнче, үз кулыбызга керсен!
Бүлмә ишегеннән карап торган Элечка, чырылдап елап, агасынын ботына килеп ябышты
Гамил ишектән чыкты да, баскычтан аска томырылды Ун минуттан ул милиция бүлегендә, участковый Фәхриев каршында утыра иде инде. Чамасыз дулкынланган, ярсыган Гамил эзлекле итеп аңлата алмадымы, әллә хәлләр чыннан да бик буталчык идеме, капитанның күзләрендә гадәттән гыш гаҗәпләнү галәмәте артканнан-арта гына барды Ничек була инде бу? Мина охшаган дип кенә кеше баласын ияртеп алып китәләр димени?
Ниһаять, ул. кулларын кая куярга белмәгәндәй, каршындагы кәгазьләрне бер яктан икенче якка күчереп куйды да.
Аңламассың бу халыкны диде,—Кайсыбер ирләр баладан ничек
котылырга белми. Алимент түләмәс өчен генә дә әллә канларга качалар эзләп пзбл алмыйбыз. Ә сез монда кычытмаган җирегезне кашып йөрисез
Әгәр ялгышкан булсагыз, ул чакта нишләрсез?
—Ләкин малайларнын кайсы кемнән туганы чыраена язылган бит!
— Чырай кайгысы юк әле монда! Кемнең кем баласы икәнен криминалистлар гына тәгаен әйтә ала Аларнын да ялгышуы ихтимал. Геннарны тикшергәндә дә туксан алты процент кына дөрескә туры килә, диләр Болай тора салып кына эшләнә торган эшмени ул. “БМВ" хуҗалары белән шаярырга ярамый! Алар хәзер сезне чишендереп. Таллы урамы буйлап ялангач җибәрәчәкләр! Һәм яклап та булмаячак Чөнки малайның арты чиста түгел Шактыйдан бездә исәптә торганын әйткән идем ич инде...
— Милициядә исәптә торган малайлардан аталары баш тартырга тиешме әллә?
— Нинди ата ди син аңа? Үзен үстергән малаен бар ла! Анысы ипледер
бит?
—Әйбәт малай.
— Шул әйбәт малайны монда китереп Харитоновларга бүләк итмәкче инде үзегез, ә9 Кызганыч түгелме?
—Ә сез нишләр идегез?
—Би-ик нык уйлар идем Малайларга ундүрт тулып килә. Ата-ана янында күп яшиселәре калмаган. Бала күңеле далада, чыгарлар да китәрләр, елына бер дә кайтып күренмәсләр. Инде күнелегезгә бик якын тоела икән, болай да ярдәм итеп була. Акча белән, кием-ризык белән. Ник әле аны тамырыннан куптарып алып китәргә. Бигрәк тә мондый моментта. —Нинди моментта?
— Иномарканы төзәтү мәсьәләсе алда торганда, дим. Сез ул дурак Харитоновның сүзенә карамагыз. Исерек ни әйтмәс. Әйдәгез әле, без монда бик шәпләп кенә сезнен аңлатмагызны кәгазьгә беркетеп куйыйк.
—Нәрсә дип?
— Машина минеке, ә малай гади таныш, дип. Калганын ул егетләргә үзем аңлатырмын. Артык азына алмаслар. Әнә, Харитоновка бәйләнсеннәр. Аны судка бирсеннәр...
—Авариядә кем гаепле икән сон? ГАИның нәтиҗәсе нинди?
— ГАИ тикшерү эшләре алып бара Менә, каннарын тикшерткәннәр. Наркотик тапканнар ул малайнын каныннан. Героин кадаган булган!
Гамил имәнеп китте.
—Ничек0 Ялгышмадылар микән? Бәлки, “БМВ” дагы егетләр белән
саташтырганнардыр?
—Андыйны ялгышмаслар. Каны өченче группа, уңай резуслы... Дөресме? Ә монысы наркотикның микъдары Шактый зур доза!
Теге чакта, караңгы ишегалдында арттан башка китереп бәргәндәй булды бу Аяк астында җир убылды, дөньяны караңгылык басты.
—Үсмер малай, наркотиктан исереп, рульгә утырган икән, аварияне кем ясаганы билгеле инде,—дип дәвам итте капитан.—Уйла, егет, бик яхшылап уйла!
Ләкин Гамил уйлар хәлдә түгел иде. Ул бер сүз әйтми кузгалды да чыгып
китте.
"Күзенә туры карап, үзеннән сорарга кирәк! Чын дөресен әйттерергә!” Ул. капитан яныннан чыгып, ничек машинага утырганын тоймады, трамвай йөри торган олы урамга борылгач кына кая барганын аңлады Улы янына, хастаханәгә ашкына икән. "Үсмер малай белән нишләсәләр дә була... Бәлки, көчләп берәр нәрсә каптырганнардыр Бәлки, башка берәр төрле буталчыклык килеп чыккандыр...”
Участковыйнын сүзенә ышанасы килми, акыл, суга батканда саламга ябышкандай, тотыныр нәрсә эзли иде. Чонки баланын наркоман булуы— һәлакәт. Аннан терелү юк Андыйлар гаиләгә ачы хәсрәт, бөлгенлек кенә китерә, үзләрен иртә үлем көтә Мондый фаҗигаләр турында Гамилнең
ЛЗ
ишеткәне, гәзитләрдә укыганы бар. әмма үзенен башына төшәр, дип кем уйлаган?
Бая баргач, малайнын ни өчен энәләрен керпедәй тырпайтып каршы алганы аңлашылды хәзер. Ул Гамилне, наркотиклар турында белә, дип уйлаган. Шуна күрә: "Миндә катышын булмасын, син минем атам түгел",— дип әйтергә алдан ук әзерләнеп, дошманлык хисен куертып куйган
Шул рәвешле кинәт кенә ата-анага арка белән борылып була микәнни"’ Хәер. Гамилне ага дип. Сәгъдияне ана дип тоямы сон әле ул! Ни анлатып га. үгетләп тә. “әти", “әни” дип әйтә алганы юк Теле әиләнми Жаны якынлыкны тоймый Күнел бикләренен ачылганы юк
Бәс шулай икән, участковый хаклы булып чыга түгелме"’ Чит-ятнын киләчәктә дә чит булып калуы хәерлерәктер, бәлки"’
Хастаханәдә төшке аштан сон йокы вакыты җиткән икән, урам як ишекне бикләп куйганнар. Гамил арткы яктан керде—андагы ишек ябылмый, чөнки яна килгән авыруларны кабул итәләр Ул. шыпырт кына басып, икенче катка менде дә. палата ишегеннән башын тыкты
Макар аны көтеп ята иде. күрәсен. шундук кузгалып чыкты Алар янә аргы башка, күк клеенка җәелгән арба янына барып бастылар
—Мин —Гамилнең сүзе киселеп калды. Харитоно&ларны ничек әйтергә"’ Фамилиясе беләнме? Әллә “әтиен” дияргәме"’ Ата шундый була димени"’— Геннадийга бардым.—дип дәвам итте ул —Иномарка хуҗалары ана килгәннәр, синен чынында кем малае икәнеңне белгәннәр Аннары бераз тынып торды да —Хәлләр менә шундый,—дип өстәде.
Малай йөзен чигкә борды, кулларын соргылтка буялган салкын диварга куеп, маңгаен терәде. Ул кечерәеп, тагын да ябыгып киткәндәй тоелды Тик ни гаебе бар иде сон анын? Доньяга күзе дә ачылмаган минутта аны адаштырганнар, үз оясыннан тартып алып, читләр янына илтеп салганнар Һәм моны олкәннәр эшләгән! Ә анасы, газиз атасы яклап калмаган Ят ояда ниләр генә күрмәгән дә ул. ниләр генә кичермәгәндер Кызгану хисеннән Гамилнеи йорәгс кысылды. Бу минутта ул үзен чиксез гаепле тойды
—Улым, балам,—диде ул малайнын калтыранган тар җилкәсеннән кочып —Елама. Без бергә бит.
—Әти,—диде Мохтар башын анын иненә салып —Әти. не остааляй мсня эдесь. Мнс страшно Куркам, әти
— Курыкма, улым Әти янында куркалар димени —Алып чык син мине моннан, әти —Врачлар, сиңа дәваланырга кирәк, ди бит. улым'
—Әгәр тегеләр килсә?! Мине тотып алып
-Ник килсеннәр алар монда’ Нишләсеннәр синен белән’
—Алармы? Алармы"’ Беләсенме күпме таләп итәчәкләр синнән? Әйткәннәрен бирмәсән. беләсеңме, ни була9 Нч '
—Минем колакны кисеп, конвертка салып сиңа җибәрәчәкләр' Аннары борынны!
—Каян алдын син боларны? Телевизордан күрденме? Андый хәл дөньяда
була димени? . . „ , V
—Ә алар телевизор карамыймы ’ Алар күрә' Күргәнен кылана' Үтереп ташлау да берни тормый алар өчен..
— Ник үтерсеннәр сине"’ Аннан ни файда9
— Башкаларга сабак булсын өчен'
-Син тынычлан әле Мин хәзер барам да. алар белән үзем сөйләшәм —Син аларга минем әтием икәнлегеңне үзен әйтәсеңме ’ Үзенме?
_Я башка ни дим сон?
Мохтар керфеген дә какмый ана текәлде, анын шар ачылган кара күзләре төбендә куаныч кояшы калыккандай тоела иде —Алар синнән бик күп каерачаклар бит
—Сөйләшергә, белергә кирәк башта... Аннары күз күрер. Качып йөрсәк, ачуларын гына китерербез...
—Күп сораячаклар, әти!..
—Сорарлар шул. —Гамил, әитергәме-юкмы дип, бер мизгел тукталып торды. Аннары туп-туры улынын күзенә карап:
—Синен канында наркотик тапканнар,—диде.
Малай кинәт дерт итеп кабынды.
—Ялган!—диде кычкырып.—Янадан тикшерсеннәр! Хәзер үк! Килсеннәр дә анализ алсыннар!
—Дөрес түгел, дисең инде алайса,—диде Гамил сузып кына.
—Тегеләрнең эше! ГАИ алар яклы!
Гамилнең ана бик тә ышанасы килә иде. Әйткән сүзенә түгел, сүзләрнең дөрес булмавы да ихтимал. Улы күңелендә намус чаткысы барлыкка ышанасы килә иде анын. Ике ир бала тәрбияләп үстергән кайгыртучан ата буларак, ул, баланы һәр кылган гөнаһы өчен кычкыртып тәүбә иттерергә кирәк, дигән фикердә тормый иде. Кайчакта яшерүе, үзен гаепсез итеп күрсәтергә тырышуы да начар түгел. Әгәр эчтән оялса, ул эшен бүтән кабатламаска үз-үзенә ант итсә һәм антына тугры калырга тырышса.
Гамил улын күкрәгенә кысты. Малайнын әле ныгып ук җитмәгән кабыргалары аша кош баласындагы кебек тибенү сизелә, һәр тибеше әти кешенен йөрәк сулкылдавына кушыла иде.
Коридор борылышыннан, лап-лап басып, юан гәүдәле, ак халатлы бер хатын килеп чыкты.
—Бу нәрсә?—диде ул ысылдау катыш каты пышылдап.—Нишлисез сез монда? Кем кертте сезне? Хәзер үк чыгып китегез!
Гамил Мохтарның башын сыйпап, бүлмәсенә таба этеп җибәрде, үзе баскыч ягына борылды. Хатын сукранып анын артыннан атлады:
—Режим бозарга ничек оялмыйсыз? Бөтен әшәкелек сезнен кебек әтиләрдән башлана! Балаларыгыз сездән өйрәнә!
.. Иномарка хуҗаларын ул машина ремонтлый торган мастерскойдан эзләп тапты. Күн тужурка кигән, такыр башлы ике таза егет күзгә карап сөйләшмиләр, әмма сүзләре монтировка белән кизәнгәндәй саллы һәм куркыныч иде.
— Вот, отец, үзен кара,—диде берсе ялтырап торган зәнгәрсу-яшькелт "БМВ” янына алып килеп —Капотны алыштырырга кирәкме? Кирәк. Үзен беләсең, мондый машинаның капоты калшайса, чүкеч белән кагып-сугып кына төзәтеп булмый. Бу. синен калтырчаң кебек, аннан-моннан цемент белән сылаштырып, өстен себерке белән буяп куя торган түгел. Бамперны. ишекне, крылоны, фараларны—һәммәсенең өр-яналарын Мәскәүдән алып кайтырга туры киләчәк. Моннан табып булмый. Без әле бәяне Мәскәүдәгечә генә куябыз. Юл хакын сорамыйбыз. Телисең икән, әйдә, безнен белән үзен бар. Яки алып кайтып бир. Безгә барыбер...
Җәмгысы йөз меннән арта икән Өр-яна ике “Ока”дан артык.
Гамилнен тамагына кайнар бәрәңге боткасы төелгәндәй булды. Бу кадәр үк булыр дип уйламаган иде.
—ГАИнын тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә кирәк,—диде ул көч белән. — Алар ни әйтер бит.
—Ярый азайса, көт.—диде егет әкрен тавыш белән, әмма бик шомлы итеп.— Алар, мөгаен, берәр айдан нәтиҗәсен әйтерләр. Бәлки, гаепне бездән табарлар. Алай булса, синен кул арбаңны берсүзсез рәтләп бирербез Без гаделлекне саклый беләбез. Ләкин әгәр дә гаеп синен наркотиктан исергән көчегендә дип карар чыгарып бирсәләр, ул чакта инде йөз мен белән генә котыла алмассың! Машина сәгать саен кирәк. Аның тик торуы, беләсеңме, күпме каза китерә, ә? Болай да бер тәүлек тордык инде, синен кайтканыңны котеп. Сиңа. отец. бер көн вакыт бирелә! Бер тәүлек! Иртәгәдән счетчикка куябыз!
—Көненә ничә процент?—дип сорады Гамил
—Бу сина банк түгел, процент санарга Килгән каза санала монда. Беләсеңме, күпме тора безнен бер көн? Ун мен' Исеңдә тот. папаша. ун мен! Көненә!
Ул бераз тынып торды да:
— И не вздумай сачковать.—дип дәһшәтле кисәтте —Безнен белән шаярып булмый Зыян салгансын икән—түлә' Малай ясый белгәнсен икән, анын өчен жавабын да бирә бел. Уйла: малаен йөз мен торамы-юкмы?
Бу егетләр үз дигәнен итми катмаячак иде Макар-Мохтарның ни өчен курыкканы аңлашылды. Элегрәк тә. берәүләрнсн фатирын саттырып акчаларын алганнары хакында, икенчеләрен кыйнап бурычларын түләлтергәннәре турында сүзләр ишетелгәләп тора иде Малайны имгәтеп ташларга да күп сорамаслар, алла сакласын! Күрә торып үз баланны харап иттереп булмый бит инде! Дөнья малы— дунгыз каны, баш кына исән булсын!
Тынып торган мизгел эчендә Гамилдә шундый уйлар йөгереп узды.
Шөкер, ул егылып ятканнардан түгел. Абзары тулы мал. өс тулы җиһаз. "Кара көнгә" дип җыеп куйган унбиш мен маясы шкафта ята Жиде ел элек, илдә үзгәрешләр башланып, саклык кассаларына тапшырган акчалар дөрләп янганнан сон. банклардан гайрәт чикте Бар булганны өйдә тоталар. Мәскәүдән алып кайткан икс келәмгә акча аласы бар тагын Әлбәттә, таныш-белеш. туган-тумача!а барып баш ияргә туры киләчәк. Сәриягә дә янчыгын җиңеләйтергә кирәк булыр. Дөрес, борынын җыерыр балдызкай- ялгызкай. Жизнәсен өнәп бетерми, апасын ана әрәм санын. Әмма бу юлы ярдәм игми калмас. Бигрәк тә Сәгъдия гозерләп сораса
Башка акча кайгысы төшсә, бүтән гамьнәр онытыла. Гамил белән дә шулай булды: кемгә барып ялыныр! а. кәттә егетләр белән араны ни рәвешле тизрәк өзәргә дә ничек итеп Мохтарны кире алып кайтырга, дип аланнар кору малайның наркоман булу хәсрәтен чигендергән. Генналийнын Җәмилне үзенә алырга теләве хәтердән үк чыгып киткән иде
Ә бу вакытта Макар-Мохтарның йөрәгендә, диңгездә давылга эләгеп, трюмында уг чыккан корабтагы кебек, каршылыклы хисләр айкала, ул өмет белән гаҗизлек арасында бәргәләнә иде
Кайбер жан ияләре бер гомер эчендә үз рәвешен танымаслык итеп үзгәртеп бетерә икән Әйтик менә күбәләкләр Макарнын телевизордан күргәне бар Башта алар корт булып дөньяга килә. Бераз үскәч, ефәккә төренеп, берни күрми-ишетми торган курчак кл әверелә Тагын күпмедер вакыттан сон тына шул ефәк арасыннан күбәләк булып очып чыга
Нигә кешеләр дә шундый түгел икән? Менә хәзер Макар шул күбәләк корты кебек төренеп куяр иде дә беркемгә дә күренмәс булыр иде Үзен анын әтисе дип игълан игеп, әрле-бирле тулганып йөри торган бу абзыйга да, "БМВ" ияләренә дә. милициягә дә
Кыска гына гомерендә бик күп буш сүзләр ишеткән, жәберләү- кимселүләрнен шаһиты булган һәм аларны үз җилкәсендә татыган б> малай. Гамилнең сүзтәренә бер мизгелдә ышанган кебек булса да. \ л чыгып китүгә, ижк-шобһә кочагында калды. Жаны бәргәләнә башлады. С икереп торасы, чыгып качасы килде. Анын күнеле ярсый, ашкына, тәне тартыша, мие кызыша иде Нәрсә ул ак халатлы аналарның сүзләре, дару төймәләре, укол дин кадаган энәләре! Ана дарунын үзенә аерым бер төрлесе кирәк' Шытырдавык сигарет кәгазенә төрелгәне, калакта эретеп, энә белән тамырга җибәрә тор!аны' Ләкин аны монда бирмәячәкләр! һәм: "С ин минем балам, синен өчен бөтенесен эшлим".—дип. ана дымлы күзләре белән мөлдерәп караган бу абзый ла алып килмәячәк Анын хәлен аңлыймыни ул?
Мондый хәлне фәкать үзе татыган кеше генә белә Шушы рәхәт"не бергәләп кичергәннәр генә Марк. Андрей. Илсур Шуларга барырга кирәк
Маркның кесәсендә кичә анын бөтен акчасы китте. Ул арада тотып бетермәгәннәрдер, бераз булса да калган булырга тиеш...
Ә аңа күп кирәк түгел. Бер укол гына... Черки тешләгәннән дә җиңел бер чәнчү, һәм шуннан сон аяк бармакларыннан алып балтырларга, аннары тездән өскә күтәрелеп, әкренләп бөтен тәнгә тарала торган җылы дулкын Күз карашын урап алган алсу-зәңгәрсу томан Макарнын хәзер үк, менә шушы минутта шул томанга уралып, бар гамьнәрне онытып торасы килә иде.
Тик моннан ничек чыгып ычкынырга?
Хастаханәдә “йокы сәгате”, палаталар да, коридорлар да тынып калган, кыймшансаңда ишетеләчәк. Сәгать дүрт җитеп, авыруларның кузгалганын, ыгы-зыгы купканын көтәргә кирәк. Вакыт исә узмый да узмый кебек. Әнә. тәрәзә аша сузылган кояш нуры бер урынга ябышып каткан шикелле, ана эләккән тузан бөртекләре генә җемелдәшеп биешә...
Бу уколны ана беренче тапкыр күрше малайлары үз йортларының баскыч мәйданында кададылар. Анда, тугызынчы каттан өстәрәк, түбә астына алып менә торган тимер баскыч янында бер аулак урын бар. Элегрәк малайлар чормага ук менеп йөриләр иде. Ләкин биредә яшәүчеләр гауга куптаргач, кыршылган ишеккә алагаем олы тимер бик кагып, амбар йозагы асып куйдылар.
Әтисе эчеп кайтып, сугыш куптарган чакларда, Макар, әнисенең Эляны күтәреп чыгып киткәнен дә көтеп тормыйча, шушында менеп кача торган булды.
Дүрт-биш яшьләрендә ул әнисен кызгана, аны якларга маташып, итәгенә ябышып, өзгәләнеп елый торган иде. Нәни йодрыгы белән әтисенә кизәнгән чаклары да булгалады. Тик бер-ике тапкыр Геннадий аны тибеп очырганнан сон һәм мондый тавыш-орыш әледән-әле кабатланып торгач, ул бу хәлләргә күнекте. Әти-әнисе талаша—ә малай күрми-ишетми кебек, чүплек башыннан табып кергән ватык уенчыклар белән булыша. Яисә китап актара.
Ни ярсыган, ни кыйналган булса да, Эльза моны күрә, сизә иде. Элегрәк ул, улым үсеп җиткәч, мине яклар, кыйнатмас, дип киләчәккә өмет белән яши иде. Ләкин тора-бара бу өмет өзелде. Ире кыйнаганнан соң, сызланып елаганда, ана бәгырен тагын да ныграк кисеп, бер уй уза торган булды: "Бала мине кызганмый! Яратмый!”
Асылда исә бу бик табигый иде. Мондый яшәештә баланың күнеле катмый мөмкин түгел. Күңел, жан—тән кебек бит ул. Әгәр тәннен бер җире гел-гел ышкылып, бәргәләнеп торса, ул урында тире кубып чиләнә. Әмма тора-торып ул бирчәя, катылана, бәргән-ышкылганны сизмәс дәрәҗәгә җитә Шул рәвешле тән үз-үзен саклый. Әгәр шулай булмаса, ул череп таркалыр иде Адәм баласының җаны да шулай ук. Кайгы-хәсрәт, газаплардан башта ул әрни, сызлана. Ләкин рәнҗүләр өсте-өстенә кабатланып торса, бирчәя, тоймаска, газапларны эчкә үткәрмәскә әйләнә. Әгәр дә шулай булмаса. кеше акылдан шашар иде.
Үсеп килгән баланың рухы үзен-үзе сакларга тиеш иде. Анын хәлен өлкәннәр күз алдына да китерә алмый бит. Алты-җиде яшьлек баланын биеклегеннән караганда, әтисе ана коточкыч дәү, әкияттәге дию кебек булып күренә, аннан саклану да, качып котылуда мөмкин түгел... Мондый очракта баланын хәлен кара урманда котырган аю кочагына эләккән кеше белән генә чагыштырып буладыр.
Йөрәге ярылып үлмәс өчен, Макар курку, кызгану ише тойгыларны күнел түренә үткәрмәскә тиеш иде. Һәм ул сизмәскә, ишетмәскә өйрәнде, бераздан карават астына йә шкафка качу җаен тапты. Ә инде тагын да үсә төшкәч, өйдән бик җәһәт кенә чыгып тая торган булды.
Бу шартларда анын унөч яшенәчә наркотиклардан читтә калуы үзе бер бәхет һәм могҗиза иде. Тәмәкегә ул унике яшеннән өйрәнде һәм аны әтисенен кесәсеннән чәлдерә иде.
Февраль ае иде. Урамда салкын һәм жил, ә ул өйдән курткасын да ала алмый чыгып чапты.
Әниләре. Элечканы күтәреп, икенче каттагы күршеләренә кереп китте Ул гадәттә шунда, аяксыз Барый карт белән анын карчыгы Рәбига әбннен бер бүлмәле фатирында, Геннадийнын котырынуы басылып, йоклап киткәнен көтеп утыра Дөрес, сәрхүш аларны биредә дә тынычта калдырмый, дулап төшеп житә. әмма Барый абый, ишек чылбырын ычкындырмый, ярыктан гына:
—Бездә түгел алар. Үзебезгә дә урын тар әле,—дип жавап бирә
Эльзанын. кызын кочаклап, аларнын идәнендә тон чыккан чаклары да бул талый
Макарнын исә. күгәрчен тизәге түшәлгән, тузанга туенган жылы чормада чүплектән тапкан иске-москыны жәйгән ятагы бар иде Күгәрченнәрнең пырх-пырх очканын, иртәләрен гөрләгәнен тынлап күп вакытлар үткәрде ул анда. Анын янына башка малайлар да менгәли иде
Күрше-күлән арасында һәрвакыт күпне күреп, арттырып сөйли торган абзый-апалар була. Чормага малайлар кереп-чыгып йөргәнне дә күрделәр, сукраныштылар, йортлар идарәсенә гариза язып бирделәр Шуннан сон слесарьлар килеп, чормадагы чүпрәк-чапракны чүп савытына чьпарып ташладылар һәм ишеккә бик салдылар. Шулай итеп малайнын жылы. йомшак аулак урыны юкка чыкты Ул бетон идәндә, аскы каттан аз-маз саркыган саргылт яктылыкта, мәче исе килгән почмакта, сәгатьләр буе посып утыра торган булды
Фснральнен бу салкын кичендә өйдән чыгып ычкынганда, ул аягына итеген киеп өлгерә алмаган иде Керләнеп каткан оекбашлары белән бетон басмаларга тавышсыз басып менеп барганда, кыргый жанвар сизгерлеге белән, остә кемдер барын тоеп алды ул Тынын кысып, башын сузып карады Нәкъ шул минутта баскыч мәйданчыгында шырпы сыздылар һәм оч малайнын бер ноктага иелгән йөзе күренде Бер малай кулында алюмин кашык, икенчесе ак шприц тоткан иде
Күрше йортларда яшәүче, тугызынчы-унынчы класс укучылары Марк. Андрей. Илсур иде болар Алар үзләреннән кечерәк балаларнын акчаларын тартып алалар, әти-әнисенә әләкләгәннәрне тотып тукмыйлар иде Млкарга да тамызганнары булгалады Малайлар арасында “они колются" дигән чыш- пыш сүзләр дә йори иде
Макарга чигенергә, кире китәргә кирәк иле. билгеле Ләкин кая ’ Өйлә аракыдан котырган ата. урамда суык Күнелнен дә алгысыглн чагы Ник әле куркып торсын, үз йортта ла бу' Һәм ул батыраеп, ишетсеннәр өчен каты-каты басып, өскә атлады
Ут сүнде, малайлар пошаманда калдылар булса кирәк
— Мин бу. Макар.—дигән тавышка кыймшанышыл алдылар Янә шырпы сыздылар
—Макар булсан. кил инде азайса.—диде малайларның өлкәнрәге Марк төксе генә —һәм шаулама.
Ул кесәсеннән бармак буе гына кәгазь төргәге чыгарды Аны сүтеп, эчендәге бер чеметем ак порошокны Илсур кулындагы алюмин кашыкка салды. Аннары идәннән пластик шешә алып, су өстәде Андрей янып торган шырпыны кашык астына китерде Бераздан Марк сыекчаны шприцка суыртып алды Аннары өчесе дә борылып Макарга текәлделәр
—Телисенме?—диде ана Марк
Малайнын йөрәге шомланып китте Наркотик кулланырга ярамый, ул зарарлы, дигән вәгазьләрне күп тапкырлар ишеткәне бар Ләкин азе генә өендә кичергән хисләре анын күңелендә бөтен дөньяга үчләнү хисе уяткан иде. Төкерергә өлкәннәрнең вәппыәренә' Сина акыл саталар, ә үтләре әнә ни кыланалар' Эчәләр, тарталар, кайтып ойдәгсләрне тукмыйлар куып чыгаралар Алар шундый булгач, ник әле Макарга ул наркотик дигән нәрсәне кулланып карамаска? Шул кадәр начар нәрсә булгач, бу малайлар сон. мен мәшәкать кичеп, ни өчен аны татырга ашкына? Аларга яраган—алкоголик малаена ярамыймыни?
Пәкин ул. малайларның күпчелеге кебек үк. уколдан курка иде. шуңа
күрә баскычтан кире борылып аска төшәргә омтылыш ясап карады. Тик аны свитер жиненнән каптырып алдылар.
—Нәрсә шыр жибәрден! Егет бул! Менә кара!
Һәм Илсур чалбар каешын сыдырып алды, курткасының сул җиңен салып, свитер жинен сызганды һәм беләген каеш белән буып, бармакларын бер йомарлап, бер язгалап, аскы яктан саркыган саргылт яктылыкка таба авышты Марк эһ дигәнче анын беләгенә энәне батырды. Макар күзләрен чытырдатып йомды. Ул кире күзен ачканда, Илсур диварга сөялеп тора, ә Марк кулындагы шприцта сыекчаның күп өлеше калган иде әле. Малайлар порошокны берьюлы эреткәннәр һәм берьюлы суыртканнар да, хәзер шуны чиратлашып кадыйлар иде. Марк карашын Макарга төбәде.
—Хәзер синең чират!
Наркоманнар һәм җинаятьчеләр арасында “бәйләү-повязать" дигән сүз бар Шаһитнен телен йозаклаунын ин яхшы чарасы—аны җинаятькә катнаштыру дигән сүз бу. Бу өчәү ирексездән шаһит булган малайны болай гына җибәрергә ярамаганын яхшы анлыйлар иде. Андрей аның җинен сызгандырды, Илсур каешы белән беләген буды. Макар энәнең кадалганын сизми дә калды Тиз арада зиһенне томан саргандай булды, баш әйләнде, тәндә ниндидер аңлатып булмаслык җиңеллек сизелде. Бик үк рәхәт дип тә әйтеп булмый иде кебек, бераз гына күнел болганып торган шикелле, әмма уйлар таралды, курку да, шомлану' да эреп юкка чыккандай булды.
Тәмәке белән дә шулаирак була бит: беренче тартып караганда коточкыч тәмсез тоела, баш әйләнә, күңел болгана. Бүтән авызга да алмассын кебек Тик бераздан, янә жае чыккач, чыннан да шулай ук күнел кайтаргыч нәрсәмени сон ул, дигән уй туа, тагын татып, сынап карыйсы килә. Һәм син, каршында авыз күтәреп, кинәнеп, ләззәтләнеп тартып торган иптәш малаена, бер-ике генә суырт әле, дип ялынасың. Икедән сон өченчесен, аннары тагын, тагын. Тора-бара баш әйләнү, күнел болганулар кими, рәхәт бер жинеллек, гамьсезлек тоя башлыйсын кебек. Инде исе сасы, тәме ачы булып тоелмый, ул биргән җиңеллекне көтеп ала башлыйсын. Аннары инде әниен мәктәптә ашарга дип биргән сумнарыңны җыеп, тәмәкене үзен сатып аласын.
Наркотикка күнегү исә күпкә тизрәк булып чыкты. Икенче тапкырында инде Макарны кыстап торырга да кирәк булмады.
Шул рәвешле, бер ай эчендә өч-дүрт тапкыр кабатланды бу. Ә язгы бер кичтә, шул ук мәйданчыкта, кашыктагы порошокның суда эрегәнен, анын шприика тулганын ул йотылып күзәтә, алдан ук җинен сызганып куйган иде инде.
Марк башта Андрейга укол кадады, аннары Илсурга. Аннан сон, чүгәләп, сул беләген сул тезенә куйды да, ун аягын аның өстенә китереп салды—кан тамырларын кысты. Аннары бармакларын бер оештырып., бер язып маташканда, башын күтәреп Макарнын чыраена текәлде.
—Нәрсә, сина да кирәкме әллә!
—Бир. —диде Макар, үзе дә сизмичә.
—Бир дә бир. Әндри казнасы калыккан дип беләсеңме әллә миндә?
—Мин бирәм! Бирәм!—дип әнисе төшкене ашарга дип биргән сумнарны, тиеннәрне чалбар кесәсеннән чыгарды Макар.
—Шушы гынамы? Син беләсеңме, бер доза күпме тора?
—Күпме?
—Йөз илле тәңкә.
—Йөз илле ?!
Бу сумманың зурлыгыннан бигрәк, Маркнын беләгенә кадалган энәдән шприцтагы сыекчаның саркып бетүе шашар дәрәҗәгә китерде Макарны. Ана кадарга калмады!
Әгәр көче җитәрлек булса, ул шунда, стенага сөялеп, мәлҗеп утырган Илсурны да. Адреины да шашып типкәләр, Маркны баскычтан тәгәрәтеп төшерер иде. Әмма берүзең өчәүгә каршы сугышып булмый.
Макар аска томырылды. Ничек тә булса йөз илле тәнкәне юнәтергә...
ч.«чка ПАЛЫ
.19
Ләкин йортта туздырырлыгы туздырылган, сатарлыкны сәрхуш хуҗа үзе сатып бетергән иде инде.
—Акча ул бергәләп кәсеп иткәндә генә табыла,—диде ана бер очрашканда Марк.
"Кәсеп” дигәне шәһәр тирәсендәге бакча йортларын талау булып чыкты Макарны кечкенә тәрәзәләрдән керергә, чормаларга үрмәләргә бик тә кулай дип таптылар. Алюмин савыт-сабаны, таякларны, торбаларны җыештырып пунктларга тапшырсан. шактый акча юнәтеп була иде.
Берсендә өч метр чамасы биеклеккә, баганалар остенә куелган атюмин бак та туры килде. Кайсыдыр бер бае жәИге душны шулай ясаган иде Аны сөйрәп төшереп, изгәләп. дүрт почмагыннан тотып илтеп тапшырырга дип барганда, милиция эләктереп атды. Эшне зурга җибәрмәделәр җибәрүен, әмма карточкага төшереп, исәпкә атып куйдылар
Шулай итеп. Макарнын беренче тапкыр героин татып караганына дүрт ай вакыт узган иде Бу чор эчендә күпләр ансы 1 яши алмас дәрәҗәгә җитә Бик сирәкләре генә тиз арада күнегеп бетми, табигать тарафыннан бирелгән ныклык, нәсел тамырыннан килгән сәламәтлек бу афәткә каршы тора Көчле радиациягә эләккән кешеләр дә барысы берьюлы егылып үлми бит кемнәрдер бу дөнья белән бик тиз бәхилләшә, икенчеләр яши дә яши бирә
Макар. Аланлыкка кайткач, икс атна түзде. Ләкин инде ахырда тәмам тәкатьсез хәлгә килде. Гамил белән Сәгъдия анын күндәмлегенә, хәтта тәресен дә карышмыйча салганына куаналар, моны яхшыга юрыйлар, малайнын уйлары исә бөтенләй башкада иде. Җитмәсә, йортта ана бернинди шөгыль юк, рәтләп сөйләшер кеше юк Барсынын да үз мәшәкате, Макарга аңлашылмый тор1ан үз теле Малайнын эче бик нык поша башлады
Гамил белән Мәскәүгә барудан да бернинди жинсллек булмаячак иде Анда ни калган сон? Өч кон буе машина кабинасында шушы абзыинын акыл сатканын, татарча өйрән, дип ят сүзләрне ятлатырга маташканын тынлап утырыргамы?
Малай Таллыны, үзенсн пычрак подъездын, аның да өске каттагы мәйданчыгын, Маркны. Андрейны. Илсурны, алар белән бергәләп гамьсезлек томанында йөзгән минутларын сагынган иде
“Газель”нен капкадан чыгып киткәнен түземсезлек белән көтеп алды ул. Төнне көчкә уздырды. Иртәгесен иртән, башкалар эшкә киткәч, акчаны алды да машинаны кузгатты
Таллыга килгәч, өенә кереп тә тормыйча. Маркны эзләп тапты Егетнең кыяфәте ачулы, күз карашы гаҗихтек белән тулган иде. Андреинын әтисе— бай кеше, зур җитәкче, улынын наркотик кулланганын белеп алган. Улына си здерми генә анализын тикшерттергән . аяныч нәтижәне белгәч, малайны байлар гына яга торган ябык хастаханәгә илтеп салган. Илсур исә өеннән чыгып качкан, әтиләре милиция аша. радиодан, телевидениедән игъланнар биреп, эзләтәләр икән
Кыскасы, Макарнын акча белән килеп чыгуы Марк өчен бик вакытлы булды. Алар шундук, шәһәр читенә юнәлделәр Порошокны анда теләсә кайчан табып була икән. Марк акчаны алды да. бикле капканы ачтырып биек койма артына кереп китте Уколны машина эчендә кададылар Бер ун минуттан кузгалып, кире шәһәр үзәгенә таба киттеләр һәм шыгыр-р рг! Макар аны-моны алышканчы. Марк машинадан чыгып тайган, акчалар да аның кесәсендә киткән иде
... Хәзер ни булыр инде ’ Үзен анын әтисе дип исбат игәргә маташып йөрүче бу абзый нишләр?. Өенә кайтып кына җитсен, бөтенләй икенче якка әйләнеп төшәчәк әле ул Макарга кул селтәячәк, кайда үскән, шунда яшәсен, дип кенә җибәрәчәк Өлкәннәргә бернинди ышаныч юк ал арга' Әнә. атасы Геннадий айныган саен, бүтән эчмим, дип ант итә Ике өч кон дә үтми, тагын талкынып, ерткычка әверелеп кайтып кер,» дә сугышырга тотына Бу аныл агае да. кайтып шкафын ачып карасын әле Акчасы юкка чыкканны белсен Монда китеп тукмап кшәргә дә күп сорамас Ә бәлки милициягә барып ачәкләп, утыртып га куяр'
Ана хәтле теге крутойлар килеп кермәсә...
Таярга кирәк моннан яхшы чакта. Юк булырга! Күзгә күренмәскә әйләнергә!
Малайнын ныклы карары шундый иде.
Ләкин ул ниятен тормышка ашырырга өлгермәде. Йокы сәгате бетүгә, шәфкать туташы килеп керде дә:
—Харитонов, тор!—диде.—Әйдә, киемнәреңне алыштырырга кирәк. Сине башка җиргә күчерәләр.
Гамил “Ока”нын ямьшәйгән “канат"ын домкрат белән каерып, тәгәрмәчне әйләнерлек итте дә, кузгатып, үз фатирыннан ерак түгел түләүле стоянкага куйды. Аннары “Газель” белән авылга кайтып китте.
Капканы Җәмил ачты, машина туктаганны ерактан ук ишеткән булса кирәк.
—Исән-сау тордыгызмы?—дип сорады Гамил, ишегалдына кереп, машинадан төшкәч. “Улым” димәде, йөзенә туры карамады, малайнын хәлсез асылынып торган кулын гына алып кысты.
Жәмилнен исә:
—Исәнме...—дигәч тотлыгып калуында да. нишләргә белмичә боегып басып торуында да олы хәсрәт сизелә иде.
Тик Гамил моны күрмәмешкә салышты, бу хакта уйламаска тырышты Соныннан. соныннан Өскә ишелеп төшкән борчу-мәшәкатьләрдән котылырга кирәк башта.
Болдырга, ике кулын кыска балаклы чалбарының кесәсенә тыгып, Газим чыгып басты. Анын бөтен кыяфәтендә сагаю сизелә иде.
—Исәнме, улым!
—Исәнме, әти!
Гамил ашыгып аның яныннан эчкә узды, малай арттан атлады.
—Әти! Күрденме тегеләрне? Ни диделәр?
Малай сабырсызлана, күрәсең, әнисе аларга әтиләренең Мәскәүдән кайтып, Таллыга киткәнен әйткәндер. Ләкин ул Мохтар хакында турыдан сорамады.
—Соныннан улым, соныннан... Бераз сабыр ит Барын да сөйләрмен
Гамил ашыгып шкафны ачты. Андагы конверт буш иде.. Акча юкка чыккан... Башка сыймаслык иде бу, мондый хәлнең инде күптән булганы юк иде!
Балаларның тәпи йөреп, теле ачылган, әмма әле ан кереп җитмәгән чорында шундый бер вакыт булып ала бит: бөтен әйберне актаралар, һәммә нәрсәгә тияләр. Биш-алтылар тирәсендә, акча чәлдереп, авыл кибетеннән кәнфит алганнары да булгалады.
—Әллә шкаф тартмасын бикләп тотыйкмы сон?—дигән иде аптырагач Сәгъдия.
—Башта шкафка, аннары сандыкларга, аннары бүлмәләргә йозак салырбызмы ’—диде Гамил.—Йозак дигән нәрсә адәм баласының күңелендә булырга тиеш! Баланы шундый итеп тәрбияләргә кирәк.
Һәм тәрбияләделәр дә. Һәрнәрсә, шул исәптән акча да ачык тора. Йорттагы бу тәртипкә шул кадәр күнегелгән, читтә тәрбияләнгән малайны алып кайткач та күнелгә шик кермәгән, бар нәрсә элеккечә торуында булган.
Һәм менә... конверт бушаган.
—Улым, син күрмәдеңме... берәрегез монда актарынмадымы?—дип Газимгә таба борылды ул.
Малайнын йөзенә ризасызлык бәреп чыкты.
—Нишләп актарыныйк без? Әйберен югалса, тегеннән сора!—дип башы белән читкә ымлады ул. “Теге” дигәне Мохтарны аңлата иде, билгеле.
Ә бәлки, Сәгъдия алгандыр,—дип уйлады Гамил.—Тик нәрсәгә?”
_51
Ул. буш конвертны кулына тоткан килеш, кабаланып өйдән чыкты Ак яулык бәйләгән Сәгъдия аранда, тәбәнәк эскәмиягә утырып, сыер сава иде.
Үзен генә кайгтынмы әллә?—дип сорады ул ике учын сыернын тыгыз имчәкләре янында кызу-кызу уйнатып. Селтәнгән саен бармаклары арасыннан яшел тышлы, ак эчле чиләккә сөт тамчылары шыбырдап коела иде.
—Акчаны син алдынмы9—дип. сорауга сорау белән жавап бирде Гамил
—Нинди акчаны?
Гамил ана кулындагы буш конвертны сузды.
—Ә-ә, улмыни... Утыз-кырык тәнкәсен азган идем шул.
—Ә калганы кая?
— Кая китсен, шундадыр. Әйбәтләп карадыңмы сон?
Сәгьдиянен тавышында шомлану чагылды. Ул таптана башлаган сыерны тынычландырырга тырышып, янбашына сукказады да. анын арт аягына бәйләнгән койрыгын ычкындырып, аягурә басты, кулын инбашынлагы тастымал очы белән сорткәләде
Аннары чиләген күтәреп, өйгә юнәлде.
—Әйдә, тагын бер карыйк әле.
Әйтерсен. анын гына күзе күрә дә. ул гына куйган җиреннән әйберне табып ала белә!
Гамилнсн тел очына сүзләрнен тормадай ачылары килеп тыгылган иде. тешләрен кысып, чак тыелып калды, чөнки, борылуга. Жәмилнен карашына бәрелгәндәй булды. Акбашнын җирән ялын сыйпаштырып торган малайнын күзләрендә гаҗиз сорау, һаман бер сорау иде Кем ул хәзер бу йортта?' Туган-үскән өендә? Ул янтаеп, атка терәлеп үк баскан, гүяки ана ышыкланырга тели Хайван исә. юатырга тырышкандай, йомшак, төкле иреннәре белән малайнын кулын ялмаштыра иде.
Бу күренеш мизгел эчендә Гамилнен күңеленнән мен төрле уй өермәсе куптарды Ул гомерен, бар көчен шушы йортка, шушы гаиләгә багышлады. Мондый үҗәтлек белән башка берәр өлкәдә иҗтиһат итсә— галим булып, ачыш ясаса, рәссам булып картиналар язса, шагыйрь йә композитор булып җырлар чыгарса, эшләнгән эшен беркем дә юкка чыгара алмас иде. Ачышлар да, китаплар да. картиналар да кала.
Ул исә чирләшкә туган базаны таза-еәламәт итәрлек, җан тынычлыгы белән рәхәт яшәрлек гаилә булдырды. Ә бу—йорт салып, ихатаны ныгыту, абзарга—сыер, ишегалдына машина кайтарып кую дигән сүз генә түгел. Бу. ин беренче чиратта, шушы йорттагы кешеләр арасындагы багланышларны ныгыту, аларны бердәм итү. рухын да. тәнен сәламәтләндерү, дигән сүз Бер-беренне анлап, аяп. сөендереп, үсендереп яши торган җылы, якты оя булдыру дигән сүз ул.
Гамил моны булдырдым дип ышана иде. Ул гаиләсеннән дә, үзеннән дә разый иде. Нинди авыр елларда да. башка күпләр түбәнәйгәндә, гаиләләре фәкыйрьлек-мескенлеккә дучар булганда, ул үзенсн бу оясын саклады гына түгел, ныгытты, беректерде
Күп көч куеп ирешелгәнгә күрәдер, бәлки, ул үзе корган бу тормышның кадерен белә идс Киләчәк ана ачык кебек тоела иде
Менә хәзер шушы рухи нигез астына каяндыр су бәреп керде дә. ин кирәкле терәкләрне какшатты Гаилә корылмасы күз алдында янтая, ишелә башлады.
Ни аркасында? Гамилнен ни гаебе бар монда9 Малайнын мескен кыяфәте телне тыйды, ләкин эчтәге ачуны тагын да ныграк кабартып җибәргәндәй итте
Сәгъдия өйгә керүгә шкафнын киштәсендәге чиста тастымалларны идәнгә болгап атты да. иелеп, берәм-берәм селкеп чыкты
Аннары тураеп. Газимгә борылды
— Могнины акчаны кем азды? Син түгелдер бит9
Бу сүзләр малайнын авырткан җиренә кадазлы булса кирәк, ул сикереп
мәдинв
ЛИК08А
62 ____
торды да:
— Мин бур түгел, үз өемнән әйбер урларга! Урамнан кемне алып кайттыгыз, шуннан сорагыз!—дип кычкырды
Моңарчы беркайчан да анын атасы белән анасына каршы тавышын күтәргәне юк иде Әмма ул гафу үтенмәде, ишектән тышка атылды.
—Менә, күрдекме?—диде Гамил Сәгъдиягә.—Күрдеңме нишләгәнеңне?
—Нәрсәне күргән? Мин нишләгән?
—Ни карадың син, шушыны да күрмәгәч!
Гамилнен күз алдын кызыл томан булып ярсу дулкыны каплады. Ул, кизәнеп, конвертны учлаган йодрыгы белән хатынының йөзенә сугып жибәрде. Сәгъдия чайкалып, шкаф кырыена борыны белән бәрелде.
—Күзен бармы синен? Эчендә җанын бармы, ә?—дип анын саен ярсыды Гамил —Хайван да үз баласын башка бүтән белән бутамый! Ярканат булып ярканат та миллионнар арасыннан үзенекен эзләп таба! Кем баласын тактын син мина? Кемнең имгәген алып кайтып минем муеныма асып куйдың? Үз балаңны алкоголикка калдырып! Наркоман булсын өченме?
Сәгъдия идәннән тастымал алып, битен, күзләрен сөртте. Ак тукымадагы кызыл чигеш янына кызыл буйлар сузылды..
Унбиш ел бергә яшәп, хатынына бер мәртәбә дә кул күтәрмәгән Гамил, моны күргәч, айнып киткәндәй булды. Ләкин ачу-ярсуы басылмады. Ул шап итеп ишекне япты да чыгып китте.
Башка вакытта сүзгә кесәгә керми торган, беркайчан да үзен рәнҗетергә ирек бирми торган Сәгъдия, күкрәгеннән ташыган үксүен тышка чыгармаска тырышып, канлы сөлге белән битен каплап, диванга утырды. Гомерендә беренче тапкыр ул иреннән курыкты. Һәм беренче тапкыр аның каршында үзенен йолып бетерә алмаслык гаепле икәнен анлады "Бәреп үтерсә дә хакы бар",—дип уйлады. Чөнки чыннан да, үз баласын ятларга биреп, өенә кеше баласын күтәреп кайткан мәнсез ана иде ул.
Шушы гаеплелек тойгысыннан, унөч елдан сон табылган үз баласының тыңлаусыз һәм угры булу ачысыннан зиһене чуалып, ул иренен наркоман хакында әйткән сүзләрен ишетмәгән, ишетсә дә анлап җиткермәгән иде Анын башында соңгы вакытта һич уеннан китмәгән, бәгырьне көйдереп торган бер сорау ялкын булып янды: ничек мин үз баламны башка белән бутадым? Нишләп танымадым?
Әйе, дорес әйтте Гамил: кыргый җанвар да үз баласын башка белән бутамый, ярканат та миллионнар арасыннан үзенекен эзләп таба...
Алар телевизордан хайваннар турындагы тапшыруларны карарга яраталар. Чөнки башка рәтле нәрсә юк: кайсы каналга гына тоташсаң да, затсызлык та оятсызлык, сугышу да үтерешү. Балалар белән бергәләшеп карарлык түгел. Ә табигатьтә кешеләр үрнәк алырлык күренешләр бар.
Әнә. Антарктиданың бозлы ярына зәңгәр судан пингвиннар сикерешеп чыга. Текә үргә караматаныл менәләр дә, ак түшләрен киереп, кыска кара канатларын җәеп. Йөгерешеп китәләр. Диңгездән җим җыеп кайтканнар. Карлы ачык яланда, зур авызларын ачып, балалары көтә. Чыркылдашалар, тыпырчыналар, буталышып бетәләр. Меңләгәне, дистә менләгәне бергә! Һәммәсе бертөсле!
Искитәрлек хәл. шушы тынгысыз, буталчык өердән һәр пингвин үзенен газиз баласын эзләп таба, томшыгындагы җимне аңа гына бирә...
Әнә. зур тау куышының түшәменә паластай булып ярканат балалары сырылган Туктаусыз үрмәлиләр, бер-берсе белән укмашып бетәләр. Жим алып кайткан әниләре алар арасында болганып йөри. Һәм, эзләнә торгач, барыбер үзенекен таба.
Нишләп соң адәм баласы үз сабыен башка белән бутый? Ничек итеп ул чит баланы күкрәгенә кыса, назлый ала, ана сөтен имезә?
Хәзер инде Сәгъдия моны белә: кыргый җанварлар арасында
мөнәсәбәтләр табигать кушканча көйләнә. Ә адәми затлар, табигать кануннары белән санашмыйча, ана белән баланы аералар. Сабый дөньяга килгәч тә. ин мөһим сәгатьләрдә аларны бер-берсеннән ераклаштыралар Елатып, сыкрандырып. газапландырып. аерым тоталар' Шул вакыт эчендә алар арасындагы табигый жепләр өзелә дә инде
Ләкин баштан кичкәннәрне никадәр генә жентекләп сөйләсәк дә, Гамил ана ышанып житмәс кебек Хатыннарнын хәлен ирләр беркайчан да ахыргача анлап бетерә алмый
Хәлбуки, Сәгъдия урынында булсалар, үзләре дә бернишли алмаслар иде.
Бала тудыру йортында һәммәсе катгый тәртип белән башкарыла Сәгъдия ятканда да бөтенесе нәкъ тиешенчә эшләнде Иртән сәгать биш тулар-тулмас:
—Әниләр, уяныгыз!—дип шәфкать туташы килеп керде —Хәзер балаларны китерерләр
Әйе, китерделәр Башкаларныкын. Сәгъдиягә исә бүтән әниләрнен нарасыйларын назлап имезгәнен күзәтергә генә калды Үз бәбиен ана көн уртасында гына китерәчәкләр иде Вакытны үткәрү өчен бөтен сабырлыкны жыярга туры килде, чөнки күнелне нидер сыхландырып тора, сәгате генә түгел, минуты үтмәстәй булып тоела иде
Ярый, ярты кон узды Балаларны янә имезергә китерделәр Ләкин Сәгъдияне бу юлы да әйләнеп уздылар. “Ә минеке кая?!"—“Балакның температурасы бар" Нишләп'"—“Андый хәлләр булгалый ул Бәлки, сез сонгы айда суны аз эчкәнсездер. Йөкле хатыннарны күзәтүче врачлар, аяклар җилсенмәсен, дип. сыеклыкны аз кулланырга кушалар бит Хатыннар аз эчә, шунын аркасында карындагы бала сусый Нәтижәдә. тууга температурасы күтәрелә. Зыянлы тү1ел ул. иртәгә-берсекөнгә узар Шулай аңлаттылар. Ләкин тагын бер көн узды, баланы һаман күрсәтмәделәр “Температурасы нормальләшеп бетми әле" Ә балалар бүлмәсеннән туктаусыз елаган тавыш ишетелә, ин ачынып үксегәне Сәгъдиянең улыдыр кебек тоела. Күкрәкләр шеште, сөт бетмәсен өчен, аларны бушаткллап торырга кирәк Ә анда, сабыйга ни эчерәләр, нәрсә белән тукландыралар?
Бер нәрсә һич аңлашылмый иде: ник баланы анасыннан аерым тоталар, ник күрсәтмиләр'
Ләкин моны таләп итеп тә булмый, чөнки тәртип шундый икәнне аялыйсын. Бу илдә кеше үзенә үзе хужа түгел Дөньяга килүгә, сине анаңнан аерып алып китәләр. Анда, аерым бүлмәдә нишләтәләр сине, ничек карыйлар, нәрсә ашаталар—анысын әйтеп тә тормыйлар*
Мәскәүдәге ниндидер түрәләр шундый кагыйдә уйлап чыгарган баланы тууга алып китәргә, әнкәсенең күкрәген түгел, резин имездек катырырга Ярты тәүлек баланы анага күрсәтмиләр Инде сырхаулаганы сизелсә, атналар буе күзенә дә чалындырмыйлар. Бер жирдә син. башкаларның сабыйларын имезгәнен карап, елап утыр, икенче жирдә ач балан елап ятсын Мондыйны
ир кеше күз алдына ки 1срә азамы _
Ахырда түзмәде Сәгъдия, коридорның аргы башына барып, балалар бүлмәсенең ишеген какты. Аннан җыерчык баскан түгәрәк чырайлы, ак чәчле хатын килеп чыкты. Ул бик усал иде “Баламны күрсәтегез диде Сәгъдия еламсырап. Хатын берни әйтмичә, зур кулы белән анын битеннән этеп җибәрде дә. ишекне шап итеп ябып куйды Эчтән келәгә бикләде булса кирәк, тагын гарткайда ишек ачылмады Ә елау тавышлары көчәеп кенә китте шикелле.
Сәгъдия үзе дә бала тапканнан сон ныгып җитмәгән иде әле. шунлыктан >.|1 >1, кичереш ик- [ые.ныеык утлы иле "Фашистлар хакимлек иткән Германий ы кайбер ирачлар кеше ыр белән коточкыч тәҗрибәләр үткәргән, .... . ,,,р Огәр шундыйрак власть урнашса һәм аләм балаларының бер
пиен жаталарга кушылса, бетлә лә ак халат кигән кансыт бәндәләр табылмасмыни' бәлки бу Портта .ы бардыр ашыйлар? Ни гаебем очен газаплыйлар мине? Нишләтәләр минем баламны '" Анын кытган башына
хәтта менә шушындый уйлар да килә иде.
Фәкать бүлмәдәшләр генә аның хәлен аңлады. Жәллиләр иде. Кызчыгын имезеп утырган өлкән хатын, ишек кырыендагы караватта мышык-мышык елый-елый, күкрәк сөтен банкага савып утырган Сәгъдиягә карады да.
уйлангандай:
—Баланын температурасы булса, имезмәскә кирәк микәнни сон?—дип куйды —Врачлар үзләре, ана сөтеннән дә яхшырак дәва юк, диләр ләбаса1
Соңыннан бер гәзиттән укып, Сәгъдия шуны белде: сәвит галимнәре, күпьеллык тикшерүләр үткәргәннән сон, мондый нәтиҗәгә килгәннәр икән баланы, беренче сулышын алуга ук, ана күкрәгенә кушарга кирәк. Доньянын алдынгы илләрендә монын дөреслеген таныганнар, ана белән сабыйны бер-берсеннән аермыйча, бергә яткыра торган иткәннәр. Ә сәвит иленен үзендә... монын белән санашкан кеше юк...
Әгәр дә шул чакта, сабыйны беренче сулышын алуга анасынын түшенә яткызган булсалар, аларны аермасалар, Сәгъдиягә килгән фаҗига беркайда да, беркайчан да булмас иде. Ул гына да түгел, менә шул унике сәгать буе имезми тору аркасында, аналарның күкрәгенә сөт авыр төшә, балалар үз вакытында имәргә өйрәнә алмый. Менә шуна күрә күпчелек балалар "Сөт кухняларыннан" ташыган сәер ризык белән туенып үсә... Ә без яшьләрнен буыны нигә болай сыек, дип аптырыйбыз!
Бала тудыру йортында узган бу атнада Сәгъдия тәмуг газаплары кичергәндәй булды. Җитмәсә, Наилә апа да чирләп киткән, больничный алган икән. Ниһаять ул эшкә чыгып, хәлне анлагач, Сәгъдия баласын күрү бәхетенә иреште. Сабыйнын йөзе күтәренке булуны озак вакыт температурасы төшмәү белән, начар имүен—йомшак резин имезлеккә күнегү белән алдаттылар. Ана кеше алдында бик мөһим, бик җаваплы, кара тиргә батыра торган бурыч тора иде—ничек тә булса күкрәктә сөтне киметмәскә һәм сабыйны имәргә өйрәтергә.
Кайда, кайсы минутта хаталанды монда Сәгъдия? Кызыл чырайлы, күгелҗем тәнле, ана сөтен күрмәүдән гажиз булган, зәгыйфьләнгән сабыйны азаплана-азаплана күкрәгенә кушкандамы? Аны кызганудан үзәге өзелгәндәме?
Ә бәлки, инде кайтып китәр алдыннан баланы төреп китергән Наилә апанын:
—Бик еласа, хәле китсә, тыны буыла башласа, чүпрәкне аракыга манчы да суырт,—дигән сүзен ишеткәч сагаерга тиеш булгандыр ул? Ләкин Сәгъдия көлде генә.
—Минем малайны тумыштан ал каш димисендер бит син?
—Спирт бик әйбәт дару бит ул,—диде Наилә — Бер-ике тамчысы балага да зыян итмәс... Эче авыртуны басар, аппетитын арттырыр
Сәгьдиянен исә борчуы башка иде: күтәренке тәнле, кашсыз-керфексез баланы әтисе яратыр микән?
Сөлге уралган башын иеп, ике кулын тезенә салып, күзенә тулган яшьләрне йотарга тырышып утырганда, Сәгъдиянең башыннан менә шулар узды Ирен читенен чыланганын сизеп, ул шкаф пыяласы артындагы чынаяклар аша күренеп торган көзгегә карады. Борыннан кан саркый да саркый. Туктарга вакыт инде югыйсә... Шунда анын күзе сары буяулы идәнгә төште. Анда да кызыл таплар. Юып алырга кирәк, балалар күрмәсен тагын, дип уйлады ул. Һәм чиләк белән чүпрәк алырга аш бүлмәсе ягына чыкты Гадәте шундый: борчу килсә йә берәр нәрсәгә ачуы чыкса, эшкә тотына: кер юа, абзар тазарта, бакчага чыгып, чүп утый. Хәрәкәтләнеп хәл ала. уи-хисләрен бер эзгә сала. Ләкин бу юлы өзелгән үзәкнең сызлануы тынмады "Менә мина ин якын кешем сукты. Каным идәнгә чәчрәде. Мин аны үзем юам —дип уйлады ул.—Ләкин ни гаебем бар минем? Кем мине анлар да, кем юатыр? Юк мине кызганучы, ирен алдында—гаепсез. Ходай каршында гөнаһсыз син, диюче"... Ул, тезләнгән килеш, юеш чүпрәк белән карасу-кызгылт тапларны сөртеп ала, алары урынына яналары пәйда була иде.
Боз яуса, бала башы кадерле, таш яуса, үз башын кадерле, дигәннәр Әйе, башка төшкән таш кешенен акылын ала. үз-үзен саклау инстинкты гына кала. Гамил шундыйрак хәлдә иде
Ләкин чигенергә сон иде инде. Ул ни генә әйтсә дә. Харитонов минем малай түгел, хата килеп чыккан дип. теге егетләргә ничек кенә тәкърарласа да, ана ышанмаячаклар Икесенен чыраена күз генә сирпел алачаклар Эләкте. . Капкыннын да кәттәсенә китереп басты Тозакка эләккән бүреләрнен үз аягын чәйнәп өзеп качканын ишеткәне бар иде Менә хәзер Гамил ул жанварларнын хәлен аңлады. Ана да шундый ныклык авыртуларны сизмәс өчен бәгырь катылыгы кирәк булачак иде
“Ока"ны бу килеш кенә сатып җибәреп булмаячак, ә төзәтер өчен акча кирәк. Эш Жәмилнен жан дустына—Аккаш байталга барып терәлде
Тиз арада һәм кыйбатка сатарга кирәк иде бу малны Һәм мондый очракта минутында кесәсеннән зур акчаны чыгарып сала торган бердәнбер кеше Зөфәр иде. Өй алу-сату. машина алу кебек эшләрдә ярдәм кирәк булса, тирә-яктагы һәммә кеше гозер белән ана бара Берәрсенә түләүче операция ясатырга, яки чит илдә дәваланырга кирәк булса да. ана барып егылалар.
Шөһрәте зур Зөфәрнең, тирә-юньдә аны белмәгән, анын байлыгына абруена кызыкмаган кеше юк. Әмма бу җирдә берәүмен лә дөньясы түгәрәк түгел. Һәммәсеннән алда булырга, һәр яхшыны үзенеке итәргә күнеккән җирән чәчле кәттә егетнен дә тормышка ашмаган хыялы бар малае юк анын. Берәүләргә тик торганда болай гына бирелә торган байлыкны я змыш аннан жәлләде, анын урынына, үч иткәндәй, бер-бер артлы ике кыз бала җибәрде
Алда сөйләнгән сәбәпләр аркасында Гамил, кешегә сиэдермәсә дә Зофәрнсн ниләр майтарып, нәрсәләргә ирешүен гел күзәтеп тора, анын эчендә кайнаганнарны сизә-тоя иде шикелле
Берзаман аръяктан жәяү генә кайтып килгәндә, тыкрыктан чыккач, ул шундый күренешкә тап булган иле аргы очтан Аккашка агланган Жәмил килә, ә каршы як капка төбендә яшькелт-тәнгәр Гранд чероки тора Чит ил машиналарының иң затлысы. кәттәсе Әнә. анын елкылдап торган ишегеннән Зөфәр чыгып басты. Авылнын барча ирләре, яше-карты анын үзенә дә. машинасына да мөкиббән иде Тик Гайнуллиннар бүгән төрле камырдан әвәләнгән шул Аларны кызыктырган кыйммәтләр бөтенләй башка. Әнә. үсмер малай Жәмилнен дә елтырыйк тимер арбага исе китми чөнки ат сыртында чакта ул машинадагы абзыйдан югарырак Ьу юлы да Зөфәргә күз сирпемәде—бөтен дикъкате тыкрыктан чыгып килгән Гамилдә иде. „
_Әти!—дип. нечкә тавыш белән урамны яңгыратып кычкырды \ I Мин Акбашның аягын яздырып кайтам әле
— Кирәк, улым, кирәк! Тик карабрак йөр анда'
Гамилнең тавышында ихтыярсыздан үзенә бер ирәю, мактану чагылды Зофәр Гамилне кул сузып каршы алды
— Нихәл, күрше' Малайларга бай син. ә? Берәрсен минем кына алыштырыйкмы әллә? Мин дә шушындый атка атландырып йөртер идем
—Хәлләр чәер.—диде Гамил шаяруны кабул итмичә —Ниләр майтарып
йөрү? _
—Әтиләрнең хәлен белергә кайттым менә
—Изге эш,—диде лә Гамил, юлын дәвам итте Анын бу кешегә башка әйтер сүзе юк иде
Бүгән бернинди очракта да Гамил Зәфәргә бармас иде 1әкин сонгы көннәрдә кичергәннәре анын үзәген шактый какшатты шу I
Ахыр чиктә, араларны бозарга ни сәбәп бар сон әле. дип уйлады \д Яшьлектә кызлар өчен бәргәләшеп алу егет-җилән арасында була торган
хәл. Анын өчен бер-беренне мәңгелек дошман ясарга димәгән. Аннары килеп, Гамил каршында Зөфәрнең бер гөнаһы да юк икән бит ..
Зөфәр көндәш түгел хәзер, бергә уралып үскән күрше малае гына. 0 күрше малайлары исә сугыша да, килешә дә.
Теге чакта бик кызыгып карап калган иде, дип уйлады Гамил, урамда очрашканны исенә төшереп. Малайга гына түгел, атка да. Кызыкмаслык та түгел, сабан туйларында чабышканда да мактыйлар иде малкайны, ин алдан ук килмәсә дә артка калганы да булмады. Хәзер инде, эшләр болайга киткәч, атнын ник кирәге бар? Вакытында Жәмил өчен генә алынган да иде бит ул. Кайсыдыр бер гәзитгә, атлар белән аралашу зәгыйфь балаларны аякка бастыра, сәламәтләндерә, дигәнне укыгач, колхоздан кышлау танасына алыштырып колын алып кайткан иде. Өч ел элек аны Аккашка алыштырдылар... Тәненә шифасы тигәндерме-юкмы, әмма атта йөрү, аны карау-тәрбияләү малайның күнелен үсендерде. Инде хәзер Жәмил, мөгаен, китәр Ул киткәч. Аккашнын кемгә кирәге кала? Машиналы кешегә атнын ни хажәте бар?
Жае да килеп чыкты: Зөфәр тагын кайткан икән. Янә капка төбендә очраштылар, “Гранд-чероки" янында басып сөйләштеләр.
—Ат ник кирәк мина?—диде Зөфәр уйлангандай.—Шушы машина да ярап тора.
‘‘Бик текә идең, барыбер әллә кая китә алмадың",—дигән астыртын мәгънә ята иде анын бу сүзләрендә.
—Үзең кара,—дип. Гамил китәргә борылды.
—Туктале,—диде Зөфәр.—Әйдә болай итәбез. Анда безнен...—һәм ул Аланлыкта туып-үскән атаклы җырчының исемен атады,—илле еллык юбилее була бит. Районга чакырачакбыз. Шунда яхшы ат бүләк итү урынлы булыр, мөгаен.
Һәм ул кесәсенә тыгылды.
—Ни хак сорыйсын?
—Мал хакын син беләсең инде, мин түгел,—диде Гамил.
Зөфәр кеткелдәп көлеп җибәрде.
—Монын ише тайнын хакы күп булса унбиш мен,—диде —Сина күпме кирәк соң?
—Акча күп кирәк булыр ул.
—“БМВ “ны төзәтер өчен ничә мен сорыйлар анда?
Аңлашылды: Зөфәр һәммәсен белә иде. Кай арада ишеткән, диген Хәер, ул бит Талтыны үз кулында тотучыларның берсе
—Анысы инде алар белән минем арадагы эш,—диде Гамил.—Алам дисән, тайны ал да, калганын үзем карармын.
Зөфәр бумажнигыннан яшькелт кәгазьләр чыгарды.
—Менә ике мен доллар. Теләсәң рубльгә алыштыра аласын. Шул килеш илтеп бирсәң, яхшырак та булыр.
—Артыграк түгелме?
—Атаклы җырчыбызга арзанлы бүләк бирмәбез бит инде! Аннары бу бит гади тай гына түгел! Бик хикмәтле мал бит ул...
—Анын хикмәтен син каян беләсең?
Буйга Гамилдән бераз калку Зөфәр ана күзен кысып карады. Аннары башын читкә борды.
— Ниндидер урам шантрапаларынын мин ихтирам иткән кешене кимсетүен теләмим,—диде ул иреннәрен кысып.
—Кемне ихтирам итәсен син?
Зөфәр борылып, якты күзләре белән ана төбәп карады.
—Сине... сезне,—диде.—Минем кулдан килмәстәине эшләгән кешеләргә һәрвакыт кызыгам мин Һәм хөрмәт белән карыйм. Ә син тегеләргә шушы акчаны бир, калганын үзем сөйләшермен. Тайны иртәгә иртән килеп
алырлар.
Бөтенләй нәүмиз булып калган Гамил кыска гына рәхмәт әйтеп саубуллашырга ашыкты. Алда торган авыр мәсьәлә хәл кылыктан, өстән
Л7
тау төшкән кебек булган иле Шул ук вакытта күнел нечкәреп, авыр үкенү хисе кузгалды "Ничек дип әйтте әле ул? Сезне хөрмәт итәм. дидеме? Димәк. Сәгъдия белән икебезне? Ә мин нишләдем9 Ана сугарга ничек КУЛЫМ күтәрелде?.."
—Син мине кичер, әнисе,—диде ул үзләре генә калгач,—Сина ачуымнан түгел Тозакка капкан бүре хәлендә каттан идем мин бүген. .
—Анламыйсын шул,—дип күгәренгән йөзен ике кулы белән каплады Сәгъдия — Белмисен, чибәркәем
Анын сонгы сүзеннән һәммәсе дә аңлашылды Жәмил сөйгәнен кочагына алды...
Ул Таллыда күргән-кичергәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Үхтәренә нинди афәт янаганын икесе дә анлыИ иде. Шул ук вакытта атга килеп баскан хәсрәт тавы ни сәбәптәндер ишелгәннән ишелә барган кебек тоела башлады.
—Бирешмик әле, чибәркәем.—диде Сәгъдия ана тәмам берегеп — Арабыздан жил уздырмасак. монысын да җинәрбез Берсен аякка бастырдык биг. монысын ла кеше итәрбез
Шунда келт итеп. Жәмилнен исенә Зөфәр әйткән сүзләр килеп төште —Зәфәр әйтә, сезнен икегезне дә ихтирам итәм. ди Мин. ди. үземнен кулдан килмәстәйне эшләгән кешеләргә хөрмәт белән карыйм, ди Ул булдырмасгай нәрсә эшләдек сон әле без9
Сәгъдия аның колагына кайнар сулышын өреп:
—Шуны да белмисенмени9—диде —Нәрсәне?
—Әгәр аның хатыны сина охшаган малай алып кайтып кулына тоттырса, ул бәхетле була алмас иде Ә без бәхетле була белдек' Мин синен ниндилегенне сиздем шул. Шуна сине сайладым
—Кеше баласын бер сүз әйтми кабул иткәнем өченме9—дип сорады сагаеп Гамил
—Күнслен оҗмах синен. чибәркәем! Шунын өчен сайладым мин сине Сөйдем, соям!
Икенче көнне иртәдән аларнын капка төбенә шестерка белән өч егет килеп туктады Гамил атны араннан чыгарып, йөгәнне тегеләр кулына тоттырды Аккаш ятсынып арт аякларына басты, кешнәп җибәрде Өйдән атылып ике малай килеп чыкты Берни аңламаган Жәмил капка ягына ыргылган иде. Гамил аны беләгеннән тотып алды —Аккаш аларныкы,—диде —Саттык без аны
Жәмил берни аңламый башта Гамилгә, аннары, борылып, болдырда басып торган Сәгъдиягә каш астыннан текәлде Сораулы карашына ждвап бирүче булмагач, борылды да. башын тотып, аранга кереп китте
Сәгъдия »шкә килүгә, идарәдәге хатыннар шаккатып анын күз тирәләре шешенеп, шәмәхәләнеп чыккан йөзенә текәлделәр
—Сыерның мөгезе тиеп китте,—диде Сәгъдия —Кигәвен бик бимазалый
М —Судка бир син ул сыерны,—диде экономист Фәрдәнә — Кигәвеннәре белән бергә. Кешенең битен имгәтү—сәламәтлеккә авыр зыян салу, дип санала, анын өчен өч елдан алып сигез елга хәтле утыртып куалар
Фәрдәнә законнарны бик яхшы белә, чөнки үзснсн Фоатын эчеп сугышканы өчен берничә тапкыр утыртып кайтарган иде ’ Аккашны чыннан да танылган җырчыга бүләк иттеләр Соңрак шул мәгълүм булды җырчынын атны куяр урыны юк бит. район җитәкчеләре белен киңәшкәннән сон. атны колбаса заводына тапшырганнар Авырлыгын беренче сөрт итгән санап, акчаны калын конвертка салып иясенә илтеп биргәннәр.
Гамил Макарны бөтенләй бүтән хастаханәдән эзләп тапты Каныннан
наркотик табылуы турында милициядән хәбәр килгән дә, аны наркодиспансерга күчергәннәр икән.
Монда тәртип икенче —тәрәзәләрдә рәшәткәләр, урык-сурык болганып йөрүче дә сирәк. Ишек эчтән бикле булып чыкты, каты итеп каккач кына яртылаш ачылып, спорт киемле ике таза егет күренде—болар сакта торучылар иде, күрәсен. Тупас итеп:
— Кая тыгыласын?—диде берсе.—Ни кирәк? Әнә, шылтырат башта!
Һәм кулын диварга беркетелгән кара телефон тарафына изәде.
Аны ак халат, ак башлык кигән, иллеләр тирәсендәге мөлаем йөзле х гын кабул итте. Өстәле артыннан калкына төшеп, каршындагы урындыкка ишарә ясады. Гамилнең сәламен алгач, урынына утырды да, тирән көрсенеп:
— Ничек соң сез, әти кеше, малайны күздән ычкындырдыгыз?—дип куйды Бу сорау рәвешендә дә түгел, раслау һәм уфтану кебегрәк ишетелде.
— Безнен бернинди андый нәрсә сизгән булмады,—диде Гамил башын иеп.
— Шулай шул, күпләр белми кала,—диде табибә.—Балаларны бик карарга кирәк шул хәзерге вакытта. Кемнәр белән аралашканын, кайларда йөргәнен гел белен торырга. Ә сез эштәдер инде.
Гамилнен ачылып китәсе килми иде. Ул сүзне башкага күчерде.
—Сез аны монда ничек-ничек дәвалыйсыз соң?
Врач артык күзгә ташланмаслык кына итеп буялган юка иреннәрен бөрештереп куйды.
— Безгә кичә генә керде бит әле ул. Дәвалау курсын башлаганчы, тикшерергә кирәк. Анализлар алырга, берничә көн күзәтергә. Шуннан сон, диагноз куйгач, курсны башлап җибәрербез.
—Нишләп алай озак?
Табибә елмаеп, башын чайкап куйды.
—Сукыр эчәгенен ялкынсынуы түгел бу сезгә,—диде.—Анда гына ул кисеп алалар да, атна-ун көннән соң онытыла. Монда эш айларга гына да түгел, елларга сузылачак. Ә бәлки, бөтен гомергә. Чөнки чире миенең һәр җепселендә, иорәгенен һәр тамырында. Тәненең һәр күзәнәгенә сеңгән!
Мөлаем чырайлы апакайның йомшак тавыш белән әйтелгән бу сүзләреннән куркыныч булып китте.
Шу на күрә барча ата-аналарга туктаусыз тукып торабыз бит инде, саклагыз балаларыгызны, саклагыз! Ә монда шундыйлар килеп керә—Алла сакласын! Әнә. бер әни кеше үзенен улын героинга күнектергән. Завод ябылгач, эштән чыгардылар, җан асрар чарам калмады, порошок сатып акча табу кәсебенә керешергә туры килде, ди. Малае белән бергә сату җиңелрәк булган ана! Сезнеке кемнән өйрәнде икән, белмисезме?
Апа. башын калкытып, шәмәхәгә буялган керфекләрен җилпеп, төсе унган күк күзләре белән Гамилнен чыраена текәлде.
—Озак дәваларга туры киләчәк, дисез инде, ә?—дип сорауга сорау белән җавап бирде Гамил.—Кайчан терелеп җитәр соң ул?
—Сезнен белән бергәләп тырышсак, көчне, вакытны жәлләмәсәк, ул чакта, бәлки... Кем белә, —диде табибә карашын читкә алып.—Нәтиҗә бездән генә тормый. Еллар буе, бер минутка да күздән ычкындырмыйча, даими шөгыльләнергә кирәк. Әйтик, әнә мондагы монастырьның монахлары, андый яшьләрне үзләренә алып, дин кушканча яшәргә оиротәләр Яман гадәтләреннән биздерәбез, дип мактаналар.
— Монастырь?. .Алайса минем малай нишләп ята соң әле монда?—дип шактый ук кычкырып сорады Гамил.
—Гасаб план магыз. әти кеше,—диде табибә сабый баланы үгетләгәндәй.— Саоыр канатларыгыз сынмасын. Би-ик кирәк булачак әле алар сезгә.
I амил тынды, дәшмәде.
-Ә хәзергә кабаланырга сәбәп юк,—диде табибә аны юатырга 1слә| өндәй . юмка-фалән сизелми Ягъни тәнен көзән җыермый, бер җире дә авыртмый. Ыңгырашмый, бәргәләнми, ярсымый, гауга куптармый. Безгә көзән җыерудан тораташ булган, күгәреп каткан, үзен-үзе белештермәгән
чачкэ вд:
авыруларны китерәләр кайчакта Бу әле анлый ук түгел. Карарбыз, күзәтербез, күпмегә шулай чыдар. Кайчаннан бирле укол кадый икән сон ул. Анысын да әитми бит. Наркотик кулланганым юк. ди. тана!
Шунда Гамил үзенә бер юаныч тапкандай булды —Анын беләгендә укол эзләре юк бит,—диде
-Алай ансат кына белеп булса икән' Укол эзенен кутыры бик нәни, оч-дүрт көннән кубып төшә. Аннары наркоманнар искиткеч хәйләкәр бит алар. Сезнең белән минем ише генә түгел. Энәне каи төшләренә генә кадамыйлар! Бот төпләренә, култык асларына, йокы артериясенә —Ничек? Үзләренә үзләреме?
—Тел астына кадаучылар бар. шуннан тамыр эхтәп табалар! Ә без монда аларнын кан тамырын таба алмый жәзаланып бетәбез. Кайберсе, каягыз әле үзем, ди дә, эһ дигәнче энәне тамырына тыга да куя. Берсе, әнә. тезен тезгә салды да, бер тын торгач, уколны тез астына кадады Хәйран калырсын аларга!
Хатын, әңгәмәдәшенең аһ-ваһ килгәнен Ниләр генә кыланмый хәзерге бозык халык, ә!”—дигәнен көтә иде Гамилдә исә әллә кем балаларынын кайгысы юк иде
—Минем малай кайсы палатада?—дип сорады ул.
—Хәзер үзен монда чакырабыз,—диде хатын һәм урыныннан кузгалып, ишеккә юнәлде. Коридордан анын кемгәдер, күрәсен. шәфкать туташынадыр, Харитоновны алып килергә кушканы ишетелде
Мохтар ишектән ничектер бик сагаеп, башын иеп, ун җилкәсен алга авыштырып, яны белән килеп керде
—Менә шушылай арык булалар инде алар,—диде табибә. Әйтерсен лә. малай ишетми-анламый. әйтерсен, ул кочек баласы иде —Чөнки гамакларыннан ризык үтми. Коры сөяккә калалар! Менә шушылай гасабиланып, калтыранып торалар Кил әле монда.—диде ул тавышын күтәрә тошеп.—Якынрак кил!
һәм бер кулы белән малайнын инбашыннан тотып үзенә таба тартты да, җыерчыклы ак учы белән анын күзләрен каплады —Йом күзеңне!
Тынлык урнашты. Бераздан табибә малайнын башын Гамилгә таба борды да. кулын алды.
—Менә, карагыз әле!—диде
Куе кара керфекләр арасыннан чем-кара күзләр мөлдерәп Гамилгә текәлде Сәгъдия күзләре... Караңгыда анын бәбәкләре нык кинәйгән иде һәм аларнын төбендә ждннын бәргәләнгәне күренә кебек Менә ул. остенә зур гаеп өелгән хәлдә, ике олы кеше каршында ялгызы басып тора Нишләтерләр аны? Син начар малай, бозык юлда йөрисен, дип хурларлармы? Тиргәрләрме? Сәгатьләр буе вәгазь укырлармы? Аннары шушында, хастаханә дип аталган төрмәдә, айлар буена бикләп яткырырлармы? Нишләтсәләр дә була, «шар өлкәннәр, каршы сүз әйтеп тә. акланып та булмый Кызганучы, яклаучы булмас' Малайнын бәгырен кимсетү, җәберләнү, чарасызлык талый иде Анын җаны-тәне бөрешкәндәй булды, гүяки сакланырга теләгәндәй, күз бәбәкләре кысылып, энә очы хәтле генә булып калды
— Күрдегезме?—диде табибә һәм. малайның башын ике куллап тотып, кискен хәрәкәт белән йөзе белән үзенә таба борды
-Күрдем.-диде Гамил салкын гына
— Наркотик кулланган кешенен күз бәбәге менә шушылай кысылган була Энә күге кебек Каратыла да кинәнми Без аларны менә шушылай тикшерәбез. Дөрес, бу очракта бераз үзгәреш бар кебек үзе. Чөнки тәүлектән артык вакыт узган бит инде..
"Сез анын киңәйгәнен күрми калдыгыз .-дип әйтергә кирәк булгандыр Ләкин әйтәсе сүзләрнен аннан мөһиме бар иде һәм алар табибәгә дә түгел —Әйдә. Мохтар улым, кайтыйк алс без.-диде ул Эченнән ургылып чыккан сызланулы наздан тавышы сынып китте һәм малайнын йөрәгенә барып тоташты.
—Ка-ак?!.— диде малай.—Син мине моннан алып китәсеңмени?
—Синең каласын киләме әллә?
—Ю-юк... Ләкин...
—Хәзер, киемнәреңне алыштыр да, китәбез.
—Сез аны алып китмәкчеме әллә9—диде табибә.
—Ник алып китмәскә? Монда аны мәжбүриләп тота азмыйлардыр ич? Минем белүемчә, бездә дәвалану ихтыяри...
Хатын урыныннан калыкты. Ул гажәпләнгән иде, ләкин борчылу, ачулану дигән нәрсә сизелмәде. Мондый урыннарда күпне күргән инде алар.
—Мәйлегез,—диде ул.—Алайса, хәзергә сау булыгыз. Тиешле кәгазьләрне сестра әзерләр. Лариса, кер әле,—дип кычкырды ул ишекне ачып — Харитоновны чыгарырга әзерлә! Әтисе җаваплылыгына. Расписка язсын — Аннары борылып:—Янадан килгәндә бердә кыенсынып тормагыз,—диде.— Без сезне берсүзсез кабул итәчәкбез. Озакламый очрашырбыз!
Һәм, сынын горур тотып, чыгып китте. Ачык ишектән кергән яшь кенә шәфкать туташы, иренен иркә турсайтып, бер дә искитмәгән кыяфәт белән Гамил алдына бер брошюра китереп салды.
— Менә, моны укып чыгыгыз,—диде. Китапчыкның тышына: “Наркомания белән авыручыларга һәм аларнын якыннарына кинәшләр" дип язылган иде.
—Хәзер үк укыргамы?
—Юк, үзегез белән алырсыз. Без аны сезгә бушлай бирәбез,—диде туташ һәм Гамил алдына кәгазь, ручка куйды.
—Языгыз,—диде.
—Нәрсә дип?
—Мин, фәлән-фәләнович Харитонов, улым Макарга врачлар билгеләгән дәвалау курсын үткәрүдән баш тартам һәм аны диспансердан алып китәм, диегез. Исем-отчествоны тулысы белән язарга кирәк. Кылганнарым нәтиҗәсендә авыру белән бер-бер хәл килеп чыкса, бөтен жаваплылыкны үз өстемә алачакмын, дип, кул куегыз.
—Документ-мазар кирәкмиме?
—Документмы?—Шәфкать туташы аларнын әле берсенә, әле икенчесенә күз төшереп алды. Иңнәрен жыерып:—Кем икәнлегегез чыраегызга язылган
ла,—дип остәде.
Ата белән малай бер-берсенең күзләренә карашып тордылар. Әгәр дә Гамил үзенең исемен-фамилиясен әйтсә, Мохтарны ана бирмәячәкләр иде. Кем әле ул Макар Харитоновка? Әгәр инде ак кәгазьгә үзен “Харитонов” дип язып куйса, бу ни була инде тагын? Күрәләтә ялган түгелмени? Ата кешегә баласы алдында һич кенә эшләргә ярамый торган начар гамәл түгелмени бу?
Нишләп сон әле адым саен Гамилгә газиз баласыннан баш тартырга, аңа аркасы белән борылырга жай чыгып тора? Нишләп язмыш аны һаман шундый сайлау каршында калдыра: йә балан, йә койле тормышын, рәхәтең, жан тынычлыгын, дип китереп куя?
Базасын бәхетсезлек кочагында калдырса, булмаячак аңа жан тынычлыгы! Булмаячак рәхәт тормыш! Хәтта менә шушы минутта бер адымга чигенсә дә, улынын яралы бәгыренә ул тагын бер тапкыр пычак белән сызгандай итәчәк һәм бу жәрәхәт аларнын арасында һаман сызлап торачак...
Димәк, бала хакын хаклау юлында, ана җиңеллек китерү өчен, Гамил үзен башка кеше исеме белән атарга да риза. Мондый очракта ялган түгел бу. гөнаһсыз хәйлә генә. Гаризаны малайнын документларында теркәлгән атасы исеменнән язарга кирәк, башка чара юк...
Гамил тәвәккәлләде, ак кәгазьгә каләмне каты басып, төрлесе төрле якка сикерешкән эре хәрефләр белән: “Мин, Геннадий Макарович Харитонов, улым Макарны минем жаваплылыкка тапшыруыгызны сорыйм...”—дип яза башлады.
ЧӘЧКӘ БАЛЫ
31
Алар кайтып кергәндә, өйдә кеше юк иде. Кара-каршы утырып, сөйләшми генә чәй эчтеләр Табыннан кузгалгач, Гамил
^ —Мин сезгә Мәскәүдән мәктәп өчен кирәк әйберләр алып кайттым бит,— диде.—Әйдәле, киеп кара, ярар микән''
Әйе. башкаланың базарыннан өч малайга костюмнарны, ботинка- кроссовкаларны бик тикшереп, уйлап, ошармы-юкмы. дип икеләнеп алган иде ул Курткаларның Жәмилгә—куе зәңгәрен. Газимгә—күкселен. Мохтарга куе кызылын сайлаган иде.
Ләкин кайткач бергәләшеп киеп-үлчәп карарга, куанышырга насыйп булмады. Ул югында ике малай төргәкләрне сүткәннәр дә. барсын бергә буташтырып, таратып, диванга ыргытып киткәннәр
Газим арадан бер костюмны, ак тасмалар белән бизәлгән кызгылт куртканы алды.
—Менә боларны киеп кара әле. улым,—диде.
Мохтар буйсынды, киде Әмма талчыккан чыраенда куаныч күренмәде Әйберләрне кире дә какмады, рәхмәт әйтергә дә башына килмәде
—Син арыгансың, улым, ял ит,—диде Гамил Һәм дивандагы әйбер- караны урындыкка алып куеп, мендәр салды да. чыгып китте
Ул үзенен дә ифраг талчыкканын тойды. Болдырга утырып, уйга талды Нишләргә?! Язмышларның буталышын ничек төзәтергә’
Бер шагыйрьмен шул хактагы шигыре искә төште
Үтклннәрне уйлап үкекмэгел,
Онытылсын кыл.ан ялгышлар.
Уфтанулар башны идермэсен Алда яшәү, алда тормыш бар
АҺ, уйламый торып булса икән лә ул! Оныта алсан икән’ Ләкин син искә алмасан да. хата-ялгышлар артыннан калмый, чабуыннан тарга шул Алай да бик зур мәгънә бар бу сүзләрдә Ни уйлансан. ни газаплансаң да, үткәннәрне үзгәртеп булмый Бүгенге хәленнән торып хәрәкәт итәргә кирәк БУ бигрәк тә гаиләдә шулай. Әле дә ярый. Гамил моны иртә агылды Әгәр дә үткәннәрдә казынса. Сәгъдия беләгг икесе арасына онлаган шик кортына юл куйса, ул үзе дә бәхетле була алмас, гаиләсеннән дә ког качар иде. Шуны аңлый белде, “чит бала асрыйсын" дигән сүзләрне ишеткәндә дә. ул әрнүен тышка чыгармады Бүгенгесе тыныч, киләчәге яхшы булсын дип тырышты ул.
Менә хәзер дә “бар булганы булган" иде бит иңде Бала ятлар кулына эләккән. афәткә тарыган Хәзер сон нишләргә'
Ул кузгалып, машина ишеген ачты да. турсайган авызлы шәфкдгь гугашы биреп җибәргән китапчыкны алды Кире болдырга утырып, укырга кереште Китапчык шактый калын, сүзләр күгг иде. юл араларындагы зчке бер мәгънәдән шул аңлашылды наркомания—авыр чир ул һәм ана тарыган кеше, ми тырышса да. ничек кенә дәваланса да. барыбер ахыргача бу яман гадәтеннән арына алмый Чөнки анын рухы корыша ул беркем белән дә санашмый, бернәрсә белән исәпләшми, ана наркотик кына булсын Ник ботсн дөньясы чәнчелеп китми шунда, шул минутта үзе үлеп кнгеә дә үкенмәячәк <)нә биг. бер наркоман нәрсә ди икән
“Гомерем озын булмаячагын сез әитмәсәгез дә беләм Нәрсәгә мина озак яшәргә ’ Анын урынына мин шушы минутта ләззәт диңгезендә йөзәм’ Ә ялган ләззәтгә йөзү очен дозаны торган саен зуррак итеп, ешрак кадарга кирәк Ул кылларны сатып алу өчен торган саен күбрәк акча кирәк Ә ул дозалар ми күзәнәкләрен черетә, йөрәкне зәгыйфьләндерә. буыннарны какшата.
Бик зур көч куеп, гаилә белән бергәләп нык тырышсалар, наркоманны туры юлга бастырып була икән үзе. Күпмедер вакытка. Берничә айга яисә өч-дүрт елга. Әмма кайчан да булса берәр төрле борчу-хәсрәт килеп чыгуга, алар юанычны тагын шул афәттән эзли башлый. Һәм ин аяныч нәтиҗә: андыйларның гомере биш-ун ел белән чикләнә...
Нишлисен... Калган биш-ун ел гомерен генә булса да бала кадердә, үз ата-анасы янында үткәрер, дип уйлады Гамил, авыр көрсенеп. Әгәр инде ахырынача терелә алмый икән, берничә айга, ә бәлки елларга биздереп тору өчен тырышырга кирәк.
Ничек?
Китапчыкта киңәшләр күп иде, билгеле. Авыру кешенең уйларын башка нәрсәгә юнәлтү, дөньясын оныттырырлык итеп мавыктыру ярдәм итә икән Шөгыле күп булсын, буш вакыты калмасын. Аннан да бигрәк стресс, ягъни нык сискәндерү файдалы, дигәннәр. Мәсәлән, бозлы су белән коену...
Баланын күңелендә нинди давыл кайнаганын Гамил анлый иде. Шуңа күрә, бу бәлагә ничек-ничек тарыдың сон син, дип сорашмый торырга булды. Болай да билгеле бит инде. Үскән йортын, кереп-чыгып йөргән ишеген, баскыч мәйданчыгындагы чүп-чар арасында аунап яткан шприцларны, фатирындагы котсызлыкны, “ата” дигән кешенен кыяфәтен күз алдына китерсәң, һәммәсе анлашыла. Болар турында сорашу малайнын актарылган жанына таяк тыгып болгаган кебек булмасмыни?
Бераз вакыт узсын, давыл тынсын. Ике арада якынлык тусын. Ә бәлки, ата белән ир база дуслашып китәрләр әле. Ә нигә дуслашмаска? Ике улы белән Гамил бик дус яши бит!
Ул кузгалып өйгә кергәндә, Мохтарның күзләре шар ачык иде.
—Әйдәле, улым, мин сина бер нәрсә күрсәтәм,—диде Гамил, һәм малайны бакча ягына, колонка янына алып чыгып китте. Юл уңаеннан болдырдагы электр төймәсенә төртте, өй артыннан тонык кына гөрелте ишетелә башлады. Бакчадагы артезиан коесы иде бу.
—Бу, беләсеңме, ничә метрдан чыга? Сигез метр тирәнлектән. Без аны үзебез казыдык,—диде Гамил кара резин көпшәдән карлыган төпләренә агып яткан суга ишарәләп.
—Ничек үзегез? Сигез метрнымы? Бурильный станок беләндер инде.
Анын кызыксынганын күреп. Гамил аңлатырга кереште.
—Юк. улым, өчебез бергә кул белән бораулап казыдык без аны.
Ул агач колгаларның, терәк-араталарнын ничек куелганын, берәүнен торбаны турылап тотып, ике кешенең аны колга ярдәмендә әйләндергәнен сөйләп бирде. Ахырдан:
—Суы коенырга бик рәхәт, диде.
—Салкын ич ул!
—Салкын булуы әйбәт тә инде. Яңадан тугандай итә.
Мохтар нидер әйтергә тиеш иде кебек, ләкин дәшмәде. Гамил күлмәген салды да, иелеп суны көпшәдән аркасына сиптерде. Тәнне ялкын өтеп алгандай булды.
—Яле, син дә!—диде аннары тураеп. Анын тавышы беренче тапкыр таләпчән янгырады —Чиркәндерер дип куркасынмы әллә? Егет кеше шуннан да куркамы? Кил әле! Сал тельняшканны! Иел!
Малай сискәнде, ихтыярсыздан көлеп жибәрде дә судан читләшеп, сынын турайтты Гамил беренче тапкыр анын елмайганын күрде. Бу минутта улынын йөзе шул кадәр ихлас, беркатлы, садә иде. Һәм әйтеп бетермәслек газиз иде. Алар шулай берара елмаешып басып тордылар да, ишегалды ягына таба киттеләр.
—Эч пошкан чакларда, күнел бик төшенке булса, башны кая куярга белмәсәм. мин шушында чыгып коенам,—диде Гамил ана тельняшкасын кире сузып Турыдан бәреп әйтмәде, ләкин малайнын карашыннан күреп тора, кинаясе барып җиткән иде.
Син дә шулай итәрсен, улым... Һәм минем сина бер үтенечем бар.
—Нинди?
чәчкә вллы
.63
—Тик бу сөйләшү егетләрчә булсын иде. Ирләрчә. Әгәр кая да булса барасын килсә, жанына тыш ы таба алмасан. мина әйт Яшеренеп, качып чыгып китмә. Инде бөтенләй тәкатьсез калсан. әйт! Барасы җиренә икәү бергә барырбыз —Ә син мине калдырыл кайтып китмәссеңме?
—Калдырып кайтырлык булсам, алып кайтыр идеммени? Син...—Гамил сүз таба алмый тотлыгып торды —Ин кадерле кеше син минем очен, улым Әгәр сүз бирмәсән яки, ант итеп тә, бозсан. бергә харап булачакбыз —Вәгъдә, —дип пышылдады Мохтар. Моңарчы, аны бу рәвешле тигез күреп, анын очен сызланып сөйләшкән кеше юк иде әле
Аннан соңгы атнада Гамил эшеннән ял алды. Алар икәү Таллы га барып. “Ока ны алып кайттылар, аны төзәтү эшенә керештеләр. Мохтарда алгысау- борсалану, гасабилану кебек нәрсә сизелми, киресенчә, бик тә ярарга тырышканы ярылып яга иде
Ә бер коннс, төшке аш алдыннан Гамил анын бакча ягында җилкәсенә су койганын күреп алды.
Бер атнадан, алдан хәбәр итеп тә тормыйча, Эльза белән Геннадий килеп керделәр Икесе дә ялт итеп киенгәннәр, Геннадии кырынган, ак, чиста күлмәктән. Эльза җирәнсу чәчен баш түбәсенә күпертеп куйган.
Сәгъдия, ирен читендәге, сул күз төбендәге һаман әле бетеп җитмәгән тапларны яшерер өчен, аларга ян белән торырга тырышты Ләкин Эльзанын күзе андыйга ифрат очлы—кычкырып әитмәсә дә. чыраеннан мыскыллы көлемсерәү чагылып узды син дә миннән артык түгел, янәсе Күренеп тора, алар икесе дә бик батыраеп, катгый сөйләшергә килгәннәр иде
Ике малай гадәттәгечә эштә иде. Гамил Макарга чыгып торырга кушты Сәгъдия чәй табыны хәстәр.тәмәкче иде. кунаклар аны туктатты Башта мәсьәләне хәл игик. диделәр. Зал ягында кара-каршы утырыштылар
Уку елы башланыр чак җитә, малайларны үз урыннарына урнаштырырга вакыт, диде Геннадий. Гамил белән Сәгъдия Макарны үзләренеке итәләр икән, Харитоновларның да баласы үзләре янында булырга тиеш Кая сон әле ул?
— Коимбайичы ярдәмчесе булып эшли бит ул,—диде Гамил.— Мастерскойда, комбайн ремонтлыйлар.
—Эшли, димәк,—диде Геннадий түшен киереп —Кул арасына керә
баш 1.11-111
Белә иде бит инде Сәгъдия, белә иде шушылай буласын! Мона алдан ук әзер торырга кирәклеген анлын иде! Гамил белән бу чак га күпме сөйләштеләр, Жәмилне дә моңа әкренләп әзерләргә тырыштылар' Инде, ни авыр булса да. "улым" дин эндәшми башлаганнарына да шактый1
Ләкин белү бер хәл. алдына килеп баскач, бөтенләй икенче шул ул. Сәгъдиянең эче гуна башлагандай булды, ул кулларын кая куярга белми, алъяпкычын бөтәрләде дә бөтәрләде
— Бәлки, тамырыннан куптармаска кирәктер? Сабыр итәргә?—диде ялынгандай —Сезнен анда кысанрак та икән Укысын иде шушында гына
—Асрамага бирә торган балабыз юк.—диде Геннадии —Монда баграк булып йөргәнче, кайтсын да үз оендә яшәсен Исеме ничек дидегез әле?
—Жәмил ул. Жәмил.
—Дҗаыиль?! Ярый, Жора булыр Георгий Геннадьевич Харитонов Паспорт алыр чагы да килеп җиткән Мәсьәләне үз вакытында хәл итеп куярга кирәк Чакырыгы«. кайтсын Нинди эш ди ул бу вакытта Мәктәпкә әзерләнәсе бар. бераз булса да яд игәр.
—Ярый, хәзер алып кайтам,-лип. Гамил башын иеп чыгып кипс
-Өс-башы бәгендер бит инде, козгә-кышка аны-моны алырга туры килмәс,—диде Геннадии Былтыр да комбайн ярдәмчесе булып эшләгән идеме ’ Эшләгән акчасына киенгәндер шәГ
Бар бар. ос башы җнту Хәзер, барысын да әзерләрбез
Сәгъдия ашыгып, товар ташый торган аклы-зәнгәрле буй-буй зур сумкага Жәмилнең күлмәк-чалбарларын, курткаларын тутыра башлады Харитоновлар дүрт күз белән ана текәлгән иде.
Шуннан соңгы һәммәсе төштә күргәндәй генә булды. Алып кайтты Гамил
Жәмилне.
—Юлга чыгар алдыннан юынып чыкса яхшы булыр иде дә, мунчаны кичкә җылытабыз без гадәттә,—диде Сәгъдия.
—Ванна бар безнен,—диде Геннадий эре генә.
—Кое янында гына юынып кер инде алайса,—диде Сәгъдия Жәмилгә
Хатынының хәлен күреп торган, үзенен дә күнелендә шундый ук тойгылар кайнаган Гамил сабырлыгын җыярга тырышты.
—Безгә бала гына булып күренсәләр дә, аларнын да эчендә җаны бар,— диде ул Геннадийга текәлеп —Башта үзе белән әйбәтләп сөйләшеп карарга иле. Хайванны да башка йортка җинел генә алып китеп булмый. Сыер да, кәҗә дә үз өенә кире кайта. Хәтта мәче дә!
—Ә нишләп безнен Макар ни гомердән бирле үз өенә юл тапмады сон әле?—диде Геннадий сары керфекле зәнгәр күзләрен алартып.—Син бит аны. тасма телләнеп, кунакка гына дип кенә алып киткән иден түгелме'1 Нинди кәнфитләр ашатып, алдап тотасыз сез аны үзегездә? Без сезгә малай үстереп бир, ә сез безнекен болай гына үзләштермәкчеме?
Гамил, ни әйтергә белми, башын түбән ияргә мәҗбүр булды.
—Алай булмый ул! Без малай үстердек—бездә малай булырга тиеш!- диде кадак каккандай итеп Геннадий —Әгәр Жора дигәнен бирмисез икән, Макарны алып китәбез. Закон буенча безнеке ул!
Шуннан сонгы һәммәсе төштә күргәндәй генә булды. Җыелышып чәй эчтеләр. Табын янында ниндидер сүзләр сөйләнде, тик аларнын мәгънәсе һәрберсенең күнелендә кайнаган давылда айкалып юкка чыга торды.
Инде юлга кузгалалар дигәндә. Сәгъдия кинәт исенә төшереп:
—Гигаран онытылып кала бит!—диде —Кая сон әле ул?
—Алмагач төбендә калган иде...—диде Жәмил идәннән карашын күтәрмичә генә.
—Әйдә, карап алыйк, әйдә,—дип. анын кулыннан эләктерде Сәгъдия.
Ишегалдына чыгып, икәүдән-икәү калгач, малайны кочаклады да:
—Артык хафаланма, батам,—диде —Бар, күр, кара. Ә бәлки, ошап китәр... Шәһәр җирендә үсү дә, белем алу да җиңелрәк, диләр. Ул ягы да бар бит әле. Әгәр инде ошамаса... Син егет кеше бит. “Касемьсот”ларны җилтерәтеп йөртә торган. Үзеңне җәберләргә ирек бирмәссең. Дөньяда без барын онытма, балам...
.Алып киттеләр малайны. Гамил белән Сәгъдия, капка төбенә басып, атар тыкрыкка борылып күздән югалганчы, Жәмилнен аркасы өстендә чаикатган гитара күмелгәнче карап калдылар.
Ишек ачылуга, Жәмил артка чайкалып куйды—фатир эченнән ургылып чыккан сасы, тынчу һава ана күсәк белән бәргәндәй итте. Тәмәке һәм махмыр исе. ачыган. сасыган аш исе, яшәгән урынында җанына урын тапмаган кешеләрнең йортында гына була торган арусызлык исе иде бу.
Басу-кырларда, умарталыкта татлы һава сулап, тәмле ризык тезелгән табын янында хуш ис иснәп үскән малайнын күнеле болгана башлады.
—Әйдә, әйдә, кер,—дип анын беләгеннән тотып эчкә тартты Геннадий.— Үз өен бу синең. Олы малай бит син, хуҗа!
—Әйдә, сынок. әйдә!—дип йомшак кына аркасыннан этте Эльза да.— Кыенсыныпторма. Элечка! Яна абый алып кайттык без сина!
— Ие. бу Жора була инде,—диде Геннадий, Жәмилгә борылып:—Бүгеннән син I еоргий Геннадьевич Харитонов бит инде. Звучит! Знай наших!— диде дә. авыр учын малайнын иңбашына китереп салды.—Чын үзебезнеке! Бу инде сезгә эттән яралган наркоман Макарка түгел!
чәчка БАЛЫ
_6?
Жәмил әле сыдырылган, унган обойлы диварларга, әле кыршылган линолеумлы идәнгә карады Ул үзен яман төш күргәндәй хис итә иде.
.Жан тынычлыгын эштән ата торган кеше буларак, ул шул көнне үк үзенә шөгыль тапты Бер курчакнын аягы өзелгән икән—аны рәтләп бирде Уенчык арбаның тәгәрмәче төшкән—аны төзәтте. Кухнядагы табуретканың аягы какшаган—аны ныгытты
— Минем матай. минеке!—дип авыз ерып, тәмәкесен пош-пош суырып, кинәнде Геннадий.—Безнен нәсел шундый оста куллы!
—Бугазы гына синекенә ошамаса ярар иде!—дип. үзалдына сөйләнде савыт-саба юып азапланган Эльза.
—Ә нәрсә булган минем бугазга? Бөтенесе нормаль!
Геннадий әле күптән генә запоидан чыккан, дөньяга күзе ачылган, кәефенсн шәп чагы, малайнын болай яхшы булуы да күнелен хуш иткән иде. Моңарчы ул эчүенә төп сәбәп итеп Эльзаны куя. уйнаштан тапкан баланны минем муенга астын син дип ана бәйләнә иде. Хәзер менә бу сылтау юкка чыкты
Яна малай һәр яктан атасына охшаган җирән чәче дә. чибәрлеге дә. уңганлыгы да! Хәтта, әнә. гитара чиртүе дә ана тартым' Харитоноалар нәселе, гомумән, җырга-уснга һәвәс. Геннадий үзе дә яшьтән әргән тарта иде. Тик менә, эшсез калгач, гармунны сатарга туры килде.
Эльза да бик канәгать иде: болай булгач, әти кеше эчүен киметер, бәлки'
Гаиләнсн тормышы рәтләнеп киткән кебек иде
һәммәсен бер кечкенә генә нәрсә кинәт бозып ташлады Ул да булса— ванна ишегенсн келәсе. Жәмилнсн үскән йортыннан алып килгән гадәтләреннән берсе—эчке бер чисталык иде Юынмыйча йоклый алмый ул. һич югы, мунчага кереп, комганнан су агызып, билдән түбән генә булса да коенып чыга Шулай итсә генә йокысы тәмле-татлы була.
Шәһәргә килгәч тә. биредәге тәртипләрнең башкачарак икәнен чамалап, чыдарга тырышкан иде. Ләкин, җәелмәле кәнәфигә яткач, күзенә йокы кермәүдән җәзаланды. Ят мохит, керле урын-җир Шәһәрнең нн аулак урамнарга да барып ирешә торган тонык гөрелтесе.. Анын өстенә. ятар алдыннан юынмаганга күрә, үз тәненең арусызлыгын сизү
Ахырда ул түзмәде, бер кичне, башкалар телевизордан "Аншлаг" дигән колке тапшыруны карап утырганда, шым гына ваннага кереп китте дә. чишенеп, душ астына басты һәм. кинәнеп, йөзен җылы су тамчыларына каршы куйды. Кинәт:
—Бу нәрсә?—дип яман кычкырган тавышка сискәнеп китте Ванна бүлмәсенең шар ачык ишегендә майка гына кигән Геннадий басып тора, анын кырылмаган чырае ачу. нәфрәт хисләреннән чалшаеп, кызарып чыккан иде. Жәмил шаккатып ана текәлде ваннага рөхсәтсез керергә ярамады микәнни? Бер мәлдән сон гына. Гсннадиинын кара тырнаклы бармагы анын бот арасына төбәлгәнен чамалап алды һәм. яны белән борылып, касыгын учлары белән каплады. Ләкин Геннадий анын кулларын ике якка каерды:
—Что это? Я тебя спрашиваю! Ни бу?
Гап-гади сүзләр. Жәмил аны аңларлык кына урысча белә Әмма Геннадийны аклаудан тәмам гаҗиз иде ни сорый сон ул ’ Нинди җавап ишетергә тели? Ник кан баскан анын тосен җуйган күтләрен?
—Ты... обрезанный?
Абзаннын өнен алган нәрсә—малайнын сөннәте иде
—Минем малайны. Харитоновны сөннәткә утыртканнар?!
Жәмил шыбырдап аккан су белән бергә торба тишегенә кереп китәрдәй булган иде. Ванна эчендә, шәрәтән килеш тотып тукмый башласалар
нишләрсең? А ,
ӘЛе дә ярый, хужанын аек чагы иде. Ул. сулышына буылып, бераз басып торды борылып ишекле болгап бәрде, борыс кырыйларыннан шыбырдап штукатурка коелды Күргән ндс бит Жәмил ишекнең зчке биге сынганын, тик куярга яңасын тапмаган иде. з.
з. .к »•. *
МАЛИКОВА
Ул ашыгып кыска күк чалбарын һәм зәңгәр футболкасын киеп чыкканда,
хужа өйдә юк иде инде.
—Улым.—дип. якын итеп саф татарча дәште ана Эльза,—Атаннын кызып китә торган гадәте бар шул инде. Явыз кеше түгел ул үзе болай. Тормыш авырлыгы шулай итте. Син сабыр бул инде. улым...
Эльзанын яшел күзләрендә шундый ялвару чагылды, ул шундый мескен кыяфәттә иде ки. Жәмил үзенен шомлануын онытып куйгандай булды.
ЭляНын исә һичкемдә гаме юк. бик мавыгып курчакнын әле генә абыйсы беркетеп куйган кулын каерып алырга маташа иде.
— Приходи сюда,—диде Жәмил. аның янына утырып. Шундук үзенен бу сүздә ниндидер хата җибәргәнен дә анлап алды. "Монда кил",—дигән шулай була бугай бит инде? Әллә бүтәнчәрәк микән?
Курчакнын кулын яңадан беркетергә кирәк иде. Бу шөгыль җанны тынычландыргандай итте. Әмма озакка түгел. Каерылып ишек ачылганы ишетелде, өйне Геннадийның ярсып акыруы сискәндерде:
—Ну ты. поганая. рада теперь? Получила свое? Радуешься. что моего сына кастрировали. а? Опоганили! Наследника. моего сына Харитонова испортили! Все ты!.. Все на свое тянешь! Убью! И буду прав перед богом и людьми!
Һәм шуннан сон Жәмил үз гомерендә ишетмәгән кабахәт сүзләр тезелеп китте. Эля шым калып, диван артына шуышты. Геннадий хатынына сугып җибәрде. Жәмил алар арасына ыргылды.
—Кирәкми! Кирәкми...
Йодрык анын баш түбәсенә төште. Эльза, артка чигенеп, тар коридорда Жәмилне ышыклады да. бүлмәгә этеп кертте. Икәүләшеп ишекне аркалары белән терәделәр. Геннадий ярсып коридор ягыннан типкәли. алар кертмәскә
тырыша...
Шактый тарткалашкач. Геннадий ваннага кереп китте, краннан су акканы ишетелде. Эльза җәһәт кенә Элечканы күтәреп алды да:
—Әйдә!—дип. Жәмилне алга этәрде. Ул малайны иренең йодрыкларыннан сакларга тырыша иде.
Жәмил аш бүлмәсенә чигенде. Эльза тышкы ишекнең йозагын ача алмый азаплана иде Шунда Геннадий үзен-үзе белештермичә аңа таба борылды:
—Убью! Үтерәм!
Курыккан куян арыслан өстенә сикерә, диләр. Жәмил ни булганын үзе дә сизми калды: өстәлдән майга каткан кара табаны эләктереп алды да. коточкыч тоелган чырайга бәрде. Геннадий яман акырып битен учы белән каплады. Ул арада Эльза Йозакны ачкан иде инде, малай тышка томырылды.
—Син ерак китмә, шушы тирәдә торып тор!—диде хатын баскыч мәйданчыгына чыккач. Аннары фатир ишеген тыштан бикләде дә. кызын күтәреп, аска төшеп китте. Эчке яктан Геннадийның, каты сүгенеп, ишекне дөмбәсләгәне ишетелде.
Жәмил як-ягына каранды. Тышка чыкса, кеше күзенә чалыначак... Ул өскә таба борылды, анда аулак булырга тиеш иде.
Ләкин ялгышкан икән. Баскыч култыксасының ахыргы очыннан, башларын сузып ике-өч малай күзәтеп тора иде.
Эй ты' Подь сюда!—диде берсе.—Нәрсә терәлеп каттың?
Жәмилнең башыннан, карале, мин бая Эляга "приходи сюда" дигән идем, дөрес булмаган икән, "подь сюда” дияргә кирәк икән, дигән уй чагылып узды Ят малайлар янына менәсе килми иде. Ни турында ничек сөйләш мәк кирәк алар белән? Ул куркынып аска таба чигенә башлады. Тегеләр дә кузгалды.
—Син. рыжий! Макарканы сиңа алыштырдылармыни? Безнен кореш бит ул. син шуны беләсеңме?—диде алдагы түгәрәк кара чырайлы, кечерәк буйлысы.
—Дөрес. Илсур! Магарыч тиеш аннан безгә!
—Эй, рыжий! Магарыч давай!
—На дозу!
ЧӘЧКӘ ВАЛЫ
— Каждому!
Малайлар ыржаеп, шаркылдап көлә-көлә өскә киләләр. Жәмил исә жавап бирә алмый, аларны жинә алмасын белә Арканы аркага терәп басарга Газим юк шул монда Бу баскычта ул үзен карчыгалар арасына килеп кергән тургай итеп тоя иде.
— Качма, диләр сина, кобель рыжий! Стой!
Әнчек Илсур ана таба сикерде. Жәмил аны аска болгап атты, шул мизгелдә мангаена китереп бәрделәр, ул башы белән таш баскычка барып тоште Аны типкәләргә керештеләр Ниһаять, аста ишек ачылган тавыш ишетелде, малайлар. Жәмилне ташлап, дөбердәп коелгандай булып, юкка чыктылар Күпме яткандыр ул. анышмады. култыксага тотынып, ынгырашмас очен тешләрен кысып, аягына басты Юешләнгән иренен ялап алды—тозлы тәм килде Ул әкрен генә аска атлады
Кичкә таба көн бозылган, күк йөзен ала-кола болыт каплаган иде Кисәк бәргән җил тузанны, вак кәгазьләрне бөтереп ала. үткән-сүгкән кешеләр йөгереп уза иде Жәмилгә игътибар итүче булмады Шәһәрне начар белгәнгә, олы юлга чыкканчы шактый буталып йөрде ул. Бу сәгатьләрдә үсмерләрнең төркем-төркем булып урамнарга чыкканын, каршыларына очрасан. бәйләнәчәкләрен, читтән икәнлеген сизеп алсалар, тукмап ташлаячакларын ишетеп белә. Чонки Таллы хәлләре тирә-юнь авылларга барып ирешеп тора.
Ул юлнын читеннәнрәк барырга, өч-дүрт кешенен бергәләп килгәнен күрүгә, куаклар арасына йә берәр почмакка посарга тырышты
Аланлык борылышына чыгып җиткәч, жинел сулап куйган иде куюын Ләкин шоферлар чатта ялгыз басып торган малайны утыртырга бик теләмәделәр. Кинәт бәреп янгыр ява башлады
Йортта утлар сүнгән, болдыр кыегындагы ак лампа яктысында энжс бөртекләре булып янгыр тамчылары биешә. Ул капканы кагарга кыймыйча туктап калды
Хәлбуки бу капка анын өчен какмыйча ачылырга тиеш иде Һәм шулай булды да. Ишегалдында Барый бәргәләнә башлады Капка такталарын тырный, гүяки келәне күтәрергә маташа, булдыра алмаганына өзгаләнеп чиный, орә Жәмилне сагынган, тизрәк-тизрәк анын кочагына керәсе, ана сырпаланасы, анын биген ялыйсы килә! Малайнын күнеленә мөлдерәмә булып куаныч ТУЛДЫ Менә бит. Барый аны сагынган, ярата' Кемнәрдер Жәмилне башкага алыштырды Ләкин Барый һичвакыт алыштырмас! Әнә бит ул ничек өзгәләнә, аны тизрәк кертәсе килеп, капка белән ишек арасында елый-елый чабып йөри'
Менә өйалды тәрәзәсендә ут кабынды, болдыр ишеге каерылып ачылды. Сәгъдия, халат төймәләрен каптыра-каптыра, ашыгып баскычтан тоште Капка ачылуга. Жәмилне кочагына алды
—Кайттыңмы, улым Кайтырсың дигән идем
Ул калтыранган куллары белән анын юеш чәчен сыйпый, алар тирәсендә Барый сикергәли иде
Улым, балакаем, нишләп мондый вакытта йөрисен' Куып чыгардылармы әллә?
—Сагындым. Кайтасым килде
— Бигенә ни булды? Кыйнадылармы әллә?
— Баскычтан таеп егылдым.
Өйлә күне ме ыгы-зыгы купты Жәмилнен чыланган ос-башын алыштырырга, ашны кайнарларга, мунчаны карарга Шешенгән битенә
боз куярга _
Янкормадагы кин ятакта Жәмилнен мендәрс-юрганы да шул килеш иде Ул куышына кайткан жәнлек баласы кебек, мендәренә сенәргө теләгәндәй, йомарланып ятты.
Менә анын янына Газим кереп үрмәләде.
—Син бөтенләйгә кайткансыңдыр бит инде?—диде ул каты пышылдап
—Белмим шул!
—Ничек белмисен? Ә Нурулла абый әйтә, бу очракта үсмер баланын сүзе сүз, ди!
—Ничек алай?
—Шулай! Мәктәпкә барган идек. Мохтарны яздырырга. Нурулла абый, каршысына бастырып, аның үзеннән сорады: синең, ди, исем-фамилиян ничек? Атаң-анаң кем?
—Ул ни диде соң?
—Әйтте инде... Шушында укыйсым килә. диде. Син дә әйт чатнатып Исем-фамилияңне... Кайда укыйсын килә.. Безнең сүзгә берәү дә каршы бара алмый икән! Нурулла абый шулай диде. Малайга, ди, озакламый ундүрт яшь тула, ул ни әйтсә., шул була. Миңа ундүрт тулса, шундый итеп әйтер идем!
—Ә тегеләр килсә?..—Жәмилнен "Харитоновлар" дияргә теле әйләнмәде.
—Ничек килсәләр шулай китәрләр. Аларга аракы белән акча гына кирәк Беләсеңме, акча биреп котылып була бит алардан. Әйдә без болай итәбез Мастерскойда Дамир абый әйтә, ферма сыерларын бәйләп тотарга чылбыр кирәк икән. Акчасын, ди, шундук бирәләр. Чылбырны ясап китергәч тә.. Әйдә, без чылбыр ясыйк та, акчасын шул Харитоновларга бирә торган итик...
—Чылбыр ясау авыр түгел анысы,—диде Жәмил.
— Бәйләнеп йөрмәсеннәр,—диде Газим һәм авызын киң ачып иснәде.
Алар арканы аркага терәп тынып калдылар. Бераздан Газимнең мыс- мыс сулыш алганы ишетелде Рәхәтләнеп йокыга талган иде ул. Шулай булмый тагын, көне буе комбайнда эшләгән, арган-талган. Шунын өстенә җаны да тыныч иде.
Жәмил исә, күзләрен кин ачып, янкорманың ак челтәрле тәрәзәсе аша саркыган саран яктылыкка карап ятуында булды.
Сәгъдия төн уртасында уянып китте. Янында тыныч кына сулап Гамил йоклап ята, челтәр пәрдә аша җәйге төннең күңелгә монлы дәрт, ниндидер алгысау сала торган серле яктысы сибелә. Янгыр туктаган, табигать дымга туенып, бар дөнья тынып калган. Нәкъ шушындый төннәрдә әрәмәлекләрдә су аналары чәч тарап утыра, шүрәлеләр урманда кети-кети уйнарга кеше эзләп йөри, җор егетләр, аларны хәйләләп, бармакларын бүрәнә ярыгына кыстырып китә. Беркатлы урман мәхлуклары: “Былтыр кысты. Былтыр кысты ...—дип сыкрана. Төн тынлыгы артында шаярып көлү дә, җиңелчә зар да, үтә торган сагыш һәм нечкә моңда бар. Төннәр һәрнәрсәнең төсен үзгәртә, кыйммәтен авыштыра. Тормышның барча вак-тоякләрен кыска, җылы, хуш исле төннең җиләс, үтә күренмәле күләгәсе каплап куя да, ин мөһим, ин кирәклеләре калку булып, бөтен зурлыгы белән каршыга килеп баса.
Ул шактый вакыт шушы караңгылык аша саркыган мон-сыкрануларны тынлап ятты Аннары, ирен борчымас өчен әкрен генә кузгалды да, ишекне сак кына ачып, өйалдына чыкты, янкормага керде. Ишек төбендә тукталып, тыңланып торды. Колакларының чынлавы аша Газимнең тигез сулыш алганы ишетелде.
Сәгъдия, ялан аякларын такта идәндә тавышсыз шудырып якын ук килде. Ятак янында техтәнле. Аны югалткан баласын тапкан аналарда гына була торган куаныч биләп алды. Кем әйтә аңа—бу малай чит кан, синеке түгел дип Сәгъдиянең күкрәк сөте, назлары, борчулары, шатлыклары сеңгән бу нарасый ничек чит булсын, ди? Анын сулышының татлы исен, анын йөрәгенең назлы лепелдәвең тоюдан рәхәтрәк тагын ни бар бу дөньяда?
Ул, малайны уятудан куркып, өстендәге җәймәсен сыйпап, күз яшьләренә тыгылып, пышылдады:
—Балакаем' Бәгырь кисәгем! Нишләп болай килеп чыкты сон әле бу? Нишләттеләр анда сине, улым?
чачка ЕЛЛЫ
Ул тагын нидидер назлы сүзләр, жагзап табып булмый торган сөальләр пышылдый, улыннан бөркелгән җылы, назлы дулкыннан тәмам йомшап тошкән, караучы-күрүче булмаганга күрә, тыелырга да теләми елый иде Шунда Жәмил ана таба борылып, урыныннан күтәрелде —Әни,—диде.—Ташлама мине, әни Читкә жибәрмә мине.
—Бирмим, бәбекәем... Үземнеке... үземнеке..
Шактый вакыттан, малай укырга кергәннән бирле. Сәгъдиянең улын болай өзгәләнеп назлаганы, ана бу кадәр иркә сүзләр сөйләгәне юк иде Гамил, малайларны кырыс тәрбияләү тиеш, әнә нимесләр, ир балаларнын башыннан сыйпарга да кушмыйлар, дип әледән-әле искә төшереп тора. Сәгъдия анын сүзеннән чыкмый торган иде.
Соңгы көннәрдәге кичерешләр анын ныклыгын какшатты. Ана белән бала арасына киртә торгызырга, араларны ерагайтырга, суытырга кирәклеге алга килеп басты. Тәрбиягә бала алган гаи.тәләрнен ин зур фаҗигасе итеп шушындыйрак хәлләрне сөйлиләр бит Бала, үсмер яшькә жлткәч, үзенен үги икәнлеген белеп алса, тәрбияләп үстергән әги-әнисенә рәнжи. үчләнә дип Жәмил дә шундыирак хәлдә калды лабаса Анын зчсндә кайнаганнарның һәммәсен күргән кебек булды Сәгъдия һәм тетрәнеп китте.
Шул ук вакытта малайнын.бик нәни чагында, ими имгән вакыттагы кебек ана сарышканын тойды. Тәннән-тәнгә. жаннан-жанга җылылык агылды.
Бераздан Сәгъдия, үзен биләп алган, назлы, ләззәтле, ләкин хәлне ала, көчсезләндерә торган дулкын кочагыннан башын калкыткандай тойды Зиһене ачылып китге, күз күреме киңәйгәндәй булды
Бала ана итәгенә ябышып, кочакта гына яши алмый. Бигрәк тә ир бала. Иртәме-соңмы, аңа тормышнын бозлы давыллары бәрәчәк, юллары упкын читенә барып терәлгән чаклар булачак Ир бала егет булып җитлегергә, авырлыкларны үз җилкәсендә күтәрергә тиеш
Һәм нәкъ менә Жәмилгә иртә җитлегергә туры киләчәк.
Сәгъдия сак кына улын кочагыннан чыгарып, анын кулын кысып тотты Мин синең анаң,—диде.—Бу синең туган йортын. Ләкин егет кеше өйдә генә ятмый. Каиларда гына булмый, ниләр генә күрми ир башы, дигән җырны беләсем бит . Сугыш булса, егетләр утка керәләр, тынычта космоска очалар, жир астына да. су астына да төшәләр. Батыр ярасы» йөрмәс, диләр, гән җәрәхәтләрен дә. җан яраларын дә күп кичерергә туры килә аларга Нык булырга кирәк, улым Мин ышанам, син нык егет, улым Без бу хәлләрдән кеше булып чыгыйк, балам
Ул тагын ниләрдер сөйләде, Жәмил дәшми генә тыңлады Алар икесе дә бср-берсен сүзләрдән дә бигрәк хисләр аша аңлыйлар иде
Янкормадан чыккач. Сәгъдия олы бүлмәнен ишеге төбендә тукталып калды. Тыңланып горды. Аннан сулыш алган тавыш та ишетелми иде Ул сак кына керде Борынга ниндидер ят ис, баладан килергә тиеш булмаган чит ис килеп бәрелде. Сәгъдия малайнын аяк очына барып тезләнде —Улым, диде —Балакаем, кичер мине Гафу ит мине.
Анын күзләреннән яшь акгы. ул һаман бер үк сүзне кабатлады Ә күңелендә бер үк теләк айкалды: бу ят исне куарга, күз яшыәре белән, күңел хисләре белән чистартып юарга иде
Иртәгесен Жәмилгә:
— Вакытын барда, умарталарны карал алсан әйбәт булыр иде,—диде Гамил.—Жигешә алмыйбыз
Малайнын күгәренгән-шешенгән моэе балкып китте Бу йортта ансыз дөньяның бер почмагы китек икән. Аны алыштыручы юк икән
Умарта карарга аны әтисе кечкенәдән өйрәтте Әнисе дә гел мактап тора (ары бал кебек шул син. угым, кортлар шуңа якын итә. шу на тими -ди Үсә гошкәч у г шуны да белде: умарталарны әтисе алар өчен
дип алган икән. "Үсеп килгән балаларга шифасы күп аларның,— ди ул.- Сезгә кирәк, үзегез карагыз, тәрбияләгез”.
Башкалар эшкә китүгә, Жәмил бакчага чыкты.
Мохтар исә ишегалдында, "Ока" тирәсендә тулгана иде. Машинаның ишеге бикле, ачкычы Гамилнен кесәсендә киткән. "Миннән башка беркая барма, дип ант иттергән булды,—дип уйлады малай ачу белән.—Ә үзе ачкычны алып киткән! Барасы жирең булса, үзем илтеп куярмын, имеш.. Синен баруыннан мина ни файда? “Доза”ны барыбер алып бирмәячәксең бит! Шулай булгач, ник кирәк син мина?”
Күнеле, тәне, бөтен вөҗүде наркотик тели, кая барып бәрелергә, кемгә бәйләнергә белми йөри иде малай. Инде бакчага кереп, башына, иңнәренә салкын су да коеп карады. Юк, эч пошу берничә мизгелгә генә басылып тора да, тагын бәгырьгә ут каба. Шәһәргә барырга кирәк ана, “доза" кирәк! Кадалып китсен, дөмексен башкасы! Машинаның ачкычы булмаса тагын! Бәрергә дә ватарга!
Ул йодрыгы белән тәрәзәгә бәреп куйды. Тик әллә пыяласы нык иде, әллә көче җитмәде, "дынк” иткән тавыш кына ишетелде. Аннары. . шәһәргә барсан да, сине анда ак порошокны алюмин кашыкта эретеп көтеп тормыйлар. Акча кирәк. Марктан исә теге калган ничәдер мен сумны кайтарып алам, димә. Әллә кайчан "доза”га әверелдереп, кан тамырларына агызып бетергәннәрдер инде. Мондагы шкафка йөзлек төргәкләрен куючы да юк бүтән... Нишләргә?
Мохтар сарай артына чыкты да, биек көнбагышлар күләгәсенә басып, кесәсеннән “Прима” пачкасы чыгарды. Ярый әле Сәгъдия әнисе аңа яшереп кенә унлыклар төрткәли. Тик анын белән генә тәкатьсезлекне басып буламы сон? Әллә телевизорны алып чыгып шыларгамы? Җирән башлы бу тәти малай умарталар тирәсендә чуалганда, өйдә кеше-кара юк чакта...
Алай да нәрсәдер тыя иде Мохтарны, башына килгәнне тормышка ашырудан ниндидер җеп тотып тора иде шикелле. Ләкин ул җеп менә- менә өзеләчәк иде.
Макар ачуланып, пошкырып тәмәкесен суырды. Шундый куе, ачы төтене, башны миңгерәтә, әмма күнелнең алгысавын басмый гына түгел, тагын да ныграк ургыта кебек. "Доза” кирәк, "доза”!
Ул ачулы карашын кулында бал тулы рам тотып торган ак халатлы Җәмилгә төбәде Кара, нинди эшем кешесе, дип уйлады нәфрәт белән. Кортлардан курыкмый, имеш, битлек тә киеп тормаган. Оядан алган рамнан бал кортларын ялан кулы белән генә сыпырып төшерә... Туктале, бер-ике кәрәзне атып китсән? Яна балны сатып була аны Иске телевизор ише генә түгел, хакы да әйбәттер.
Мохтар төпчеген болгап атты да, умарта оясына таба атлады.
—Кая. бир әле шуны мина!
—Нишләмәкче буласың анын белән?
—Нишләсәм дә үземнеке! Синеке түгел! Мондагы бөтен нәрсә минеке
хәзер! Дай сюда!
Җәмил кинәт борылды да, селтәнеп, кәрәзле рамны анын башына китереп сылады. Мохтарның бите, муены буйлап ябышкак бал акты, гөжләп корт сырып алды. Ул, нишләгәнен белмичә, борылып өйгә таба чапты.
Төшкә кайткан Сәгъдия аны күргәч ах итте: малайнын ун як бите күпереп, күзе капланган, авызы чалшайган иде.
—Балакаем, нишләдең тагын?
Ләкин шунда һич көтелмәгән хәл булды Мохтар торып басты да шаркылдап көләргә тотынды
—Хорош я. а° Правда ведь, хорош? Красивый? Матур?—дип татар сүзен исенә төшерде ул Анын көлүе шундый эчкерсез, ихлас, ачык калган сул күзеннән чиксез куаныч бөркелә иде. Ихтыярсыздан Сәгъдия дә ана кушылып көләргә кереште.
—Матур гынамы соң, улым! Татлы син, баллы! Чәчкә балына коенгансын бит син!
ЧӘЧКӘ ВАЛЫ
Ц
Чәй янында Мохтарның күмәч телеменә калын итеп куе каймак якканын, анын естенә мул итеп бал сылаганын күреп, тагын бер сөенде ул: чөнки соңгы көннәрдә тамагына ризык үтми башлаган иде базанын!
Монын хикмәтен ул сонрак белде. Корт аг>ы наркотикларга омтылышны, тартылуны бетерә икән
••• Тагын бер ун көннән Сәгъдия аш бүлмәсе тәрәзәсеннән Мохтарнын умартазар янына барганын күреп азды
—Улым!—дип йөгереп чыкты ул —Тукта, улым, азай ярамый —Ә нәрсә? Мин болай гына..
—Болай гына ярамый, улым Әнә, Жәмил бишме-азтымы кортны жайлап кына тотып алып керер Аннары кирәкле жиренне генә чеметтереп азыр Озакламый мәктәпкә барасы Ник әле сиңа шешенеп йөрергә'
Мохтар сүзсез генә кире борылды
Беренче сентябрь шимбәгә туры килгән иде. кон уртасында авызга Сәрия кайтып төште
— Иртүк кайтырга иде сиңа,—диде Сәгъдия чәй әзерләгәндә — Безнекеләрне мәктәпкә бергәләп озаткан булыр илек Өч мазай бергә киттеләр! Өчәү!
Сәгьдиянен йөзендә чиксез куаныч, горурлык базкый иде Сәриянен чыраенда исә аптырау галәмәтләре чагылды
— Макар дамы?—дип сорады ул —Ул да мондамыни?
—Монда булмый, кайда булырга тиеш әле беэнсн Мохтар улыбыз?
—Син, апа, юкка соенәсен түгел микән'' Ул мазай белән аздагы көннәрне еларга гуры килмәгәе!
— Минамы? Дүрт яГымда гренадердай дүрт егет торгандамы'
— Нинди гренадер булсын ул наркоман'
—Оныт син ул сүзне! Чын егет итәчәкбез без аны Менә күрерсең
—Ничек итеп?!
—Даруы бар анын бездә.
—Андый даруны врачлар таба азмаган бит азс1
—Ә без таптык менә. Үзебез ясыйбыз. Беләсемме, нәрсә ул?
Сәрия аптырашта иде Сәгъдия бераз тынып торды да, үзенен соравына үзе җавап бирде:
—Ул дару—үзебезнен Аланлык базы1 Чәчкә базы!
2003-2004 еллар