Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Розалина Шаһиева
Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә
Яшел
Үзән районы Бикет авылында туа. 1950 елдан бирле Казанда
яши.
Балачагында ук шигърият белән мавыгып, татар
классикларын
һәм үз шигырьләрен сәхнәдән сөйли, радио, телевидение
тапшыруларында катнаша, балалар матбугатында языша.
1960
елны “Ялкын" журналы оештырган шигъри конкурста 1-нче
урынны ала.
1963—1968 елларда Казан дәүләт университетының
тарих-
филология факультетында укый; шәхси программа
нигезендә
гарәп-фарсы шигъриятен өйрәнә, тәрҗемә эше белән
шөгыль-
ләнә. 1975—1981 елларда ул Татарстан фәннәр академиясенең тел һәм әдәбият
институты каршында аспирантура тәмамлый. Татар кул һөнәре, борынгы
каллшрафия
сәнгате өлкәсендә профессиональ иҗат үрнәкләрен өйрәнә Шул еллардан
башлап,
Розалина Шаһиева үзенең гомерен сәнгагькә. әдәбиятка багышлый. Тотрыклы
эш
урыны— музейлар. Төп шөгыле—татар сәнгатен барлау, музей-экспозицияләр
төзү,
күргәзмәләр оештыру, фәнни хезмәтләр язу, альбом-каталоглар иҗат итү,
халыкара
конгрессларда, симпозиумнарда катнашу (Стамбул. Париж, Хельсинки. Мәскәү
һәм
башка мәдәни мәркәзләр) Аның йөзләгән мәкаләләре, күп санлы шигырь
цикллары.
“Кара мәрҗән" һәм “Ниса" исемле шигырь китаплары басылып чыкты. Бүгенг е
көндә
Р Шаһиева “Казан милли мәдәният үзәге”нең фәнни эшләре буенча директор
урынбасары. 2000 елның “Ел хатын-кызы" конкурсында “лидер һәм җәмгыять
эшлеклесе" номинациясенең җиңүчесе
Киң җәмәгатьчелеккә Розалина Шаһиева. нәкъ менә сәнгать белгече һәм
шагыйрә
буларак, бу ике өлкәне тоташтыручы киң диапазонлы, эрудицияле шәхес
буларак,
әдәбият-сәнгать турындагы кызыклы чыгышлары һәм үзенең самими иҗаты
белән
билгеле дә инде.
Розалина Шаһиева 1991 елдан бирле Рәссамнәр берлеге әгъзасы,
Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).
Ул - "Казан утлары нын даими авторы һәм редколлегия әгъзасы. Аның
сәнгатькә,
аерым рәссамнарга багышланган хезмәтләре журналыбызда еш басыла
Розалина Шаһиева киң карашлы, дөнья шз1гърняте традицияләрен тирән
үзләштергән, һәм шуңа да татар шигъриятендә яңарыш идеяләрен алга сөрүче
ша! ыйрә Аның көтелмәгән метафоралар, миф-гыйбарәләр. үзгә рзггмнар,
легендар
каһарманнар һәм заман шаукымы тулы шигърияте тарихчанлык, милли