БАР ШУНДЫЙ БЕР АВЫЛ...*
Мин. Эстөрлебаш авылында туып, унтугыз яшемә кадар аннан чыкмыйча яшәвем белән бәхет лсмен Ни өчен дигәндә, һәр кош үзенен оясын мактаган кебек, “җир йөзендә андый да бай тарихлы, күркәм табигатьле башка бер авыл-карья да юктыр” һәрхәлдә, бүгенге Башкортстан туфрагында
Ү *см мин Эстөрлебаш турында түбәндәгеләрне әйтә атам Мөхәммәтшакир Тукаев- нын 1898 елда Казанда нәшер ителгән "Тарнхуль ЭстәрлсбаиГ китабындагы мәгълүматларга караганда, бүгенге Эстөрлебаш авылы урынына беренче кешеләр XVII гасыр урталарында хәзерге Чистай районы Каргалысы авылыннан (әлбәттә, чукындырудан качып) күченеп килгәннәр, ягъни утар салып килеп утырганнар. Урта А шя якларына илтүче борынгы сәүдә, кәрван юлында нигезләнгән шул утар үсел-зурасп. гора-бара мәшһүр бер авылга әверелгән
Икенче бер мәгълүмат болайрак бәян ггтелер иде. Әйтик. Степан Разин фетнәсе тар- мар тпелеп бастырылгач, шул фетнәдә катнашкан татарлар Агыйлел елгасының сул ярына. тау-таш. дала катнаш җирләргә чигенәләр һәм алар ахыр чиктә бүгенге Эстәрлсбаш ту фрагына килеп төпләнәләр
Русиянең “кулы” ул җирләргә йөз еллар чамасы узгач кына барыгг җитә Аннары Эс- гәрлсбаш өчен дә. гомумән ул тирәләрдә яшәгән татар халкы өчен дә мөһим бер вакыйга XVII гасыр азагында булып уза Шушы дәвердә Татарстанның Балтач районы Салавыч авылы кешесе Урманай мулла улы Тукай урыска каршы фетнәдә кашашкан очла һәм ул көннәрдән бер көнне, чукынудан качып, әтисенсн дусты Мөнәсыйп мулла яшәгән Эс- тәрлсбаш авылына чыгып китә Шул рәвешле Эстәрлсбаш тарихында тирән п калдырган Тукай бабай нәселе тамыр җибәрә Ьу нәселдән бик күп муллалар, шиан-ахуннар. мөдәррисләр, хәтта урыс армиясе генераллары да чыкканнар
1720 елда Эстөрлебашта мәдрәсә ачыла һәм ул 1923 елга кадәр ипләп килә Шушы мәдрәсәдә бүгенге көндә мәгълүм шәхесләрдән шагыйрьләр Г ал и Чокрый. Шәмсетдин Зәки укытканнар һәм шунда яшәп ижат иткәннәр. Мәдрәсәдә Фатих Кәримнең әтисе. Галимҗан Мбраһимовнын әтисе. Мәҗит Гафуриның әтисе һәм абыйсы. Муса Җәлилнең абыйсы Ибраһим укыганнар Башкортлардан Салават Юласа, Кинҗә Дрсланов. казакълардан Абай. Чокан Вәлиханов та биредә белем алганнар Татар, казакъ, башкорт халык ларынмн уртак шагыйре Мифтахетдин Акмулла Эстөрлебашта туган, унтугыз яшенә кадәр шунда яшәгән, мәдрәсәдә белем эстәгән Анын хәлфәләре Шәмсетдин Зәки. Гали Чокрый булганнар. Татар холкынын атаклы улы Мирсәет Солтанголне» та Эстөрлебашта дөньяга килгән һәм 1907 елга кадәр Эстәрлсбаш мәдрәсәсендә һәм анын каршындагы урыс гелендәгс Учитсльская школада укыган М Солтангалиев белән бер үк елларда, мәдрәсәдә һәм Учитсльская школада Зәки Вәлидн дә белем алган Әйтергә кирәк. Ьаш- кортстаынан чыккан гатар язучылирынын күпчелеге Эстәрлебашка күрше булган район-нардан Бусы да атаклы Эстәрлсбаш мәдрәсәсенең уңай тәкнрс нәтиҗәсе
18(5 елда ЭстәрлсбаштаСуханә төзелгән Ааыл тау астында урнашкан һәм утырышы белән Татарстаннын Кукмара поселок-авылына охшаган Тау итәгендә алты чишмә аг ып
•Кайбер тарихи мәгълүматлар. сызымнар һәм кабер ташларының * о ч,. (меннәре Ышжортетан Республикасы .Эгтәрдебаш районы, пззкчв авыш кешгзг В М >• ч.ксм, щщ •» к\ ншч., мәҗмугадан алынды
ята Тау башында ук диярлек җиденчесе бар. Безнең бабайларыбыз шул чишмәгә имән чаннар куеп, имән, карагай агачларыннан үзәген алып торбалар ясаганнар: шул торбалар- дан авыл уртасына су үткәргәннәр, ә авыл урамнарына (өч урынга) диаметры алтышар метрлы, тирәнлеге өч метр чамасы булган чаннар урнаштырганнар. Әйткәнемчә, шул чан- нардан торбалардан килгән чишмә суы авыл халкын туендырып торган. Халык суны шул чаннардан кул пешкәге ярдәмендә аза торган иде. Эстәрлебашта Суханәне "фонтал" дип исемләп йөртәлар иде. Шул өч фонталдан башка байлар, муллалар йортларына да тагын сигез су чыганагы үткәрелгән булган. Хуҗаларның күбесе, әлбәттә, Тукаевлар...
Алда билгеләп үтелгәнчә. Эстәрле- баш мәдрәсәсенең даны ерак-еракларга таралган. Анда бик күп мәшһүр затлар мөдәррислек иткән- нәр. Мәдрәсәнең соң- гы мөдәррисе мәгълүм шәхес—Мөхәммәт- шакир Тукаев! Ул—II һәм III Дәүләт Думасы әгъзасы, “Тарихуль Эстәрлебаш" китабы- ның авторы; Дәрд- мәнд һәм Риза Фәх-
ретдиновнын дусты Аларнын икесе дә Эстәрлебашка килеп. Мөхәммәтшакир Тукаев дачасында ял итә торган булганнар. Шушы уңайдан әтием Лотфулла Зәйнуллин сөйләгәннәрдән бер хатирә китереп үтәсем килә. “1918 елның гыйнвар азаклары, февраль башларында Оренбургтан Уфага үтеп барышлый Эстәрлебашка мөфти Риза Фәхрет- динов килгән иде.—дип искә алган иде ул.—Ул зиратка барып. Тукайлар нәселеннән чыккан могтәбәр шәхесләр каберләренә барып дога укырга теләге барлыгын белдерде Кар бик күп яуган иде. Авыл халкы бик күпләп чыгып, зиратка хәтле һәм зират эчендә дә кар көрәп юл ачты Шул рәвешле Риза Фәхретдинов Тукайлар каберенә барып дога укып кайтты..."
Әйе, Тукайлар каберлеге1 Ул диварлары 2.5 метр чамасы ике мавзолей кебек Шо- мартып-киселгән таштан салынган.
Ул урын зиратның нәкъ урта бер төшендә, азрак калкурак булган җирендә урнашкан. Биредә Тукай бабай, аның улы Биктимер, оныгы Нигъмәтулла, оныгының уллары Харис һәм Харрас хәзрәтләр каберләре бар. Шакир мәхзүм улы Тукаев та шунда җирләнгән.
Мөхәммәтшакир Тукаев 1938 елда Оренбургта НКВД күзәтүендә яшәп вафат була. 1928 елда ГПУ махсус операция үткәреп, авылның иң затлы 87 кешесен кулга алып төрмәгә “тыга" Ә Габдрәхим Тукаев белән Галим Тукаевны Эстәрлетамакның төрмә подвалында атканнар һәм Тукаевларның берсен дә калдырмыйча авылдан сөргәннәр Шакир Тукаев- нын төпчек кызы Хәлимә апа 1997 елда Эстәрлетамакта 97 яшендә вафат булды. Шул рәвешле Тукаевлар нәселе бөтен Рәсәйгә чәчелеп таралып бетә.
Эстәрлебаш авылы мәдрәсәсе каршында атаклы китапханә булган. Анда күпме китаплар сакланганын хәзер инде берәү дә белми, әмма шунысы мәгълүм: китап саклау өчен тугыз аерым йорт төзелгән булган. Икесе гражданнар сугышы елларында янган
Инде килеп, югарыда телгә алып кителгән кулъязма мәҗмуга турында берничә сүз. Эстәрлебаштан 18 чакрымда Бакча исемле кечкенә авыл бар. Менә шул авылдан минем өчен билгесез бер Венер исемле кеше аны миңа юллаган иде. Ни генә юк бу асыл хезмәттә: анда Эстәрлебаш авылы һәм мәдрәсә тарихы да, Суханә, авыл уртасындагы данлыклы таш күпер, мәдрәсәдә укыткан мөгаллимнәр һәм гүзәл, матур итеп ясалган кабер ташлары турында мәгълүматлар тупланган Чын күңелдән рәхмәт аңа!
Ниһаять, сонгы сүз Ырынбур каласы салынгач. Русия хөкүмәте Орснбург-Самара хәрби линиясе тәтеп, сәүдә юлын Эстәрлебаштан читкә бора. Безнең авыл сәүдәгәре Сәгыйдулла дигән берәү, тагын унике сәүдәгәрне көнләп-чөйләп дигәндәй. Оренбург янына күчереп яна авыл салырга күндергән. Кешеләр күнгәннәр. Сакмар су буена авыл салганнар һәм исемен Каргаян дип исемләгәннәр. Шул Сәгыйдулла бабай Эстәрлебашка килгәндә болан дип җырлый торган булган:
Сәетгали чабуда.—
Мин Эстэрле егете'
Шөкер, сүз уңаеннан әйтим тагын: мин дә Эстэрле егетемен...