Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯСАЛМА ДӘҮЛӘТ, ЯЛГАН КЫЙММӘТЛӘР, ТАМЫРСЫЗ ХАЛЫК һ. Б. ТУРЫНДА


Фәнни эшчәнлегем нәтиҗәсе итеп, мин "Кайлардан килүең дә кайларга баруың, Рәсәй?” дигән китап бастырып чыгарган идем (Казан, Татарстан ки- тап нәшрияты, 1998)
Бу мәкаләгә кереш сүз рәвешендә тикшеренү ысулларымның үзенчәлек- ләре, дөньяга карашларым турында искәртеп үтәргә кирәктер.
Беренчедән, философ та, социолог та булмаганлыктан, мин кандидатлык диссертациямнән башлап ук тикшеренүләремне тарихи яссылыкта алып бар- дым, тарихи вакыйгаларны фәлсәфи, социаль-иктисади һәм социаль-сәяси күзлектән чыгып өйрәнә килдем: мине диалектик кануннар, җәмгыять үсеше- нең икътисади нигезе һәм өскормасы, этик мәсьәләләр, кешеләрнең үз- үзләренә һәм башкаларга, шул исәптән хакимияткә һәм Ватанына мөнә- сәбәтләре кызыксындыра иде Телгә алынган китабымда болар һәм милек мәсьәләсе теоретик тирәнлектә өйрәнелде.
Икенчедән, тикшеренү-өйрәнүләремне чагылдырган барлык мәкаләләрем дә антикоммунистик, ягъни коммунистик карашларга каршы юнәлтелгән иде Бу һич тә реакцион-хыялый коммунистик идеологияне кабул итә алмавымнан гына түгел, коммунистик идеологиянең кешеләрдәге хосусый милекчелек һәм милли-азатлык мәсьәләләрен кире кагуы яки аны дөрес аңлата алмавы арка- сында да булды. Җәмәгатьчелек аңында хосусый милекчелек мөнәсәбәтләрен уяту аларны коммунистик карашлардан арындырып кына хәл ителә ала. Мил- ли мәсьәлә белән дә шундый ук хәл—совет хакимияте аны марксизм-ленинизм нигезендә чишәргә азапланды, шуның белән үтә дә федераль дәүләт булган Советлар Союзын һәлакәткә китерде.
Коммунистик фәлсәфәгә һәм социологиягә каршы демократик хосусый милекчелек фәлсәфәсен һәм социологиясен куярга кирәктер “Фәнни комму-
Әгьдәс БОРҺАНОВ (1920) - Россия Дәүләт гуманитар университеты профессоры Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Тарих фәннәре докторы "Казан утлары" журналының даими авторы Мәскәүдэ яши
низм" тәгълиматенең төп төшенчәләре түбәндәгеләр җәмгыять (дәүләт) милке, базарча булмаган планлаштырылган икътисад, пролетариат диктатурасы— ул әкренләп чын демократиягә әвереләчәк имеш Монысы, әлбәттә, хыял гына, чөнки планлаштырылган икътисадка демократия һич тә хас түгел 'Октябрь революциясе" дигән түнтәрелеш бары тик 1918 елның җәенә кадәр генә, сугыш һәм солых мәсьәләләрен хәл итәргә тырышканда гына революция иде Ә инде ‘социалистик" хыялга йөз тоткач, ул, демократик казанышларны сызып ташлап, контрреволюциягә әверелде Ул Россияне упкынга—коммунистчыл- фашистчыл билгесезлеккә төшерде, бары тик хакимиятне кулларына алган большевик түрәләрнең чикләнмәгән башбаштаклыгын, чикләнмәгән диктатурасын гына китереп чыгарды Бу “революция", беренчедән, милекчелек мөнәсәбәтләренең, икенчедән, хаким сыйныфның да алмашынуына юл ачты “Октябрь революциясе"нең икенче этабында крестьяннарны коллективлаш- тыру аркасында милекчелек һәрнәрсәне дәүләтнеке итүгә кайтып калды Буржуаз аристократик бюрократиянең хакимлеге вак буржуаз-пролетар түрәләр тарафыннан бетерелде, алар бюрократиянең иң түбән дәрәҗәсендәге кат-ламы гына иде
Буржуаз идеологиянең төп асыл төшенчәләре хосусый милекчелек, базар икътисады, демократия соңгысыннан башка базар мөнәсәбәтләре бөтенләй була алмый. Демократиянең чыганагы—базар, базар мөнәсәбәтләре, ул тигез хокуклы субъектлар үзара көндәшлектә чакта гына була Икътисадка капиталистик монополия булганда ул өлешчә, ә коммунистик монополия (дәүләтләштерү) булганда тулысынча юкка чыга Милекне үзәкләштерүнең төп максаты да көндәшлекне-конкуренцияне булдырмау бит
Хәзер җәмәгатьчелек бер сорауга җавап эзли коммунизм буш хыял гынамы, әллә юкмы? Хәер, бүген безне ул мәсьәлә борчымаска тиеш Беренчедән коммунизм буш хыял булганда да. аны көч куллану юлы белән, бер гаепсез миллионнарча кешеләрне юк итүдән тартынмыйча, урнаштырырга мөмкин Советлар илендә һәм аңа тартылган башка социалистик илләрдә бу шулай эшләнде дә. Икенчедән, коммунизмның төп асыл максаты—бар яктан да җит- келекле-камил дәүләтләрдәге халыкны бәхетле, мул тормышта яшәтү Иң алга киткән илләрдә бу максат, коммунизмны телгә дә алмыйча, аңа каршы килеп тормышка ашырылган Марксизм-ленинизмның төп хатасы изелүчеләрсез, тигез хокуклы җәмгыять төзү фикерен алга сөрүендә түгел, аның алгарыш- үсеш субъектларын коммунистик партия бар иткән пролетарийлар белән алмаштырырга тырышуында Һәр заманда да мәсьәләләрнең мәсьәләсе булып алгарыш-үсөш субъектлары кемнәр һәм алар нинди социаль-икътисади мөнәсәбәтләрдә оеша һәм яши. дигән мәсьәлә тора Россия тарихы куып керткән, марксизм-ленинизм тирәнәйткән сазлык-упкыннан кайсы сыйныф безне тартып чыгарыр икән соң?
Коммунистик идеологиянең фәнни түгеллеге марксизмның пролетариатка чиксез ышанып, аңа изгеләрчә табынуында Пролетар хәрәкәте дип халыкара коммунистик хәрәкәт китереп чыгаруы Марксның иң зур хатасы булгандыр Бу каян килә соң? Марксизм классиклары тарихи мантыйк әсирлегенә пролетариатка алгарыш өчен яңа сыйныф итеп караулары аркасында килеп капканнар Ә ул бервакытта да андый сыйныф булмаган, сыйфаты белән үк була алмаган
Капитализм чорына кадәр нәрсә булган соң9 Феодаль җәмгыять “өченче катлау"ны тудырган, шуннан җәмгыятьне үзенә яраклаштырып, өстен буржуазия сыйныфы барлыкка килгән Хакимияткә ия булгач, пролетариат та шундый үсеш-үзгөреш кичерер дип уйлаганнар Марксизм булмастайны төңгөллөштерергө тырышкан пролетариат үзенә кадәр булган буржуазия сыйныфыннан чыгышы белән дә. җәмгыятьтәге дәрәҗәсе белән дә бик нык аерылып тора Буржуазия җитештерүче милекчеләр икътисади тормышны оештыручылар булган, алар икътисадны да. мәдәнилекне дә яхшы бөлгәннәр рухият өлкәсендә дә өстенлек иткәннәр Хакимият үрләренә һәм финансларга ия булып алгач, революция аларны шулай раслаган да Пролетариат исә го-
116
ЭГЪДӘС БОРҺАНО]
мер бакый бөлгенлеккә төшкән, үз сыйныфыннан аерылган шәхесләрдән торган. таркалып барган җәмгыять җимешләре генә булган, тормыш төбендә калган. Марксизм коточкыч бөлгенлектәге пролетарийлар "сәяси җитлегүгә сәләтле, үзләрен раслый алачаклар", шул рәвешле калганнарны да ияртәчәкләр дип санаган. Пролетариатның мәдәнилеге булмаган, була да алмаган, ә шунсыз "сәяси җитлегү" турында сүз дә алып барырга мөмкин түгел. Мәдәнилек— гомумкешелек күренеше, ул җәмгыятьтәге барлык сыйныфларның талантлы- зыялы вәкилләре тарафыннан бар ителә һәм үстерелә, аңа байлар сыйныфы матди ярдәм күрсәтә. Аны фәкыйрьлек-ярлылык түгел, ә иркенлек-муллык тудыра. Кайберәүләр алгарыш-үсешне акыл хезмәте белән шөгыльләнүче урта сыйныф тәэмин итә, фәнне киләчәкнең җитештерүче көче итеп караган марксизм да шул фикердә булган, диләр. Әмма шунысы бар: бу "җитештерүче көч"нең үз милке булырга, шул нигездә җәмгыятькә кирәкле нәрсәләр җитештерелергә тиеш. Ә бу хәзер дә, киләчәктә дә булмаячак. Милек бюрократлар һәм олигархлардан торган өстен сыйныфлы дәүләт кулында, дәүләт исә үз мәнфәгатенә хезмәт итүче фәнне бары тик шуның өчен генә санлап тора. "Урта сыйныф" дип әйтергә мөмкин булса, ул да шул ук пролетариат, бу социаль төркемнәр арасында бары тик мәдәнилек дәрәҗәсе белән генә аерыла, аның сыйныф саналырлык милке юк. Хезмәт хакыннан башка бер матди мөмкинлеге дә булмагач, ул үзе белән бергә эшләүчеләрне дә сата ала, бары тик аның үзен генә эштән куа күрмәсеннәр! Пролетариатның Ватаны юк. пролетариат һәрбер илдә дә бар, чөнки ул—тамырсыз, ул—милексез. Бары тик милек кенә кешеләрне берләштерә ала.
Пролетарийлар исә икътисадны оештырырга-булдырырга кирәклек турында уйлап та карамыйлар, алар белемсез, наданнар Хакимияткә килгән очракта алар үзләре генә бер эш тә кыра алмыйлар. Җитәкче булып алсалар, акы- рып-бакырып кына җитәкчелек итәләр. Халык хуҗалыгы һәм дәүләт белән идарә итүне буржуаз белгечләр кулына тапшыру да бу очракта коткара алмый. Чөнки пролетарийларның аларга мөнәсәбәте дошмани, шикләнүчән була. Көнбатыш илләрдә исә хакимияткә килгән буржуазия, хәрби диңгез, дипломатия өлкәләрендә үз кадрлары булмаганлыктан, бәреп төшерелгән аристократиянең зыялы-белемле вәкилләрен эшкә тартырга, аларга яхшы хезмәт хакы түләргә мәҗбүрләр Азмы-күпме үзе дә мәдәни һәм мәгълүматлы буржуазия аларның белемен бәяли белә, үз байлыгының бары тик фәнни һәм мәдәни яссылыкта гына үсә-арта барачагын аңлый. Аз белемле, надан пролетариатка мәдәнилекнең кирәге юк, ул зыялыларны күрәлми. аларга төрле мәсхәрәле кушаматлар тага, “без университетларда укымадык” дип кенә җиффәрә! Белем һәм мәдәнилекнең барлык тармакларында да без дөньяда артта сөйрәлеп килдек, бары тик хәрби мәсьәләләрдә генә алда булдык, аңа чыгымнарны кызганмадык, чөнки анысы коммунизмның бөтен дөньяда җиңүе өчен кирәк иде. Ләкин соңгы вакытларда, коммунистик хакимиятнең ахырында ул да сыната башлады, фәнгә нигезләнеп булдырылган хәрби техника да үсеше өчен иҗади иреклек таләп итә, ә андый ирек коммунистик системада була алмый. Һәр тереклек. һәр җан иясе үзенең үсешен тәэмин итәр өчен ирекле булырга тиеш, бу—яшәешнең беренче шарты бит.
Иң кызганычы шунда ки, пролетариат үз диктатурасын урнаштыргач та ялланып эшләү коллыгыннан котыла алмады Алай гына да түгел, үзләре “азат итәргә" җыенган башка хезмәт ияләре сыйныфы белән берлектә, “пролетариат хакимияте шушы инде" дип аларны ышандырган коммунистик бюрократиянең тагын да каты коллыгына дучар булды ул. Коммунизмның хәтәрлеге дә шунда, ул кешелек тарихындагы иң зур ялган иде. Төрле диннәр бу дөньяда итагатьле, динле булган кешеләргә генә теге дөньяда оҗмах вәгъдә итсә, коммунизм исә барлык ач-ялангачларга, гарип-горабаларга бу дөньяда ук оҗмах вәгъдә итә Шунысын да әйтергә кирәк, пролетарийлар, төгәлрәге, алар исеменнән коммунистлар җәмгыятьне “үзләренчә" үзгәрттеләр—милекчелекне бай катламнан гына себереп түкмәделәр, ә үзләренең теләктәшләре булган крестьяннарны да мал-мөлкәттән ваз кичтерделәр, зыялыларның исә асыл
затларын юк итеп яки чит илләргә сөреп, акыл хезмәте белән горурланудан да мәхрүм иттеләр. Шул рәвешле, барысын да пролетарийларга тиң коллар ясадылар Коммунистларча бу 'фабрика-заводлар—эшчеләргә, җир—крестьяннарга!"—дигән шигарь белән эшләнде Хаклык өчен шунысын да әйтик черек" зыялыларга бер нәрсә дә вәгъдә итмәделәр. 'Үз кешеләр, килешербез”, диделәр Һәм килештеләр дә! Хәзер зыялылардан да хокуксыз, мескен , хәерче катлам илдә юк
Фәнни тикшеренүләремнең иң зур казанышы итеп мин, әлбәттә. Россияне бюрократик дәүләт буларак нигезләп, аның гражданнарының милли байлыкларга хуҗа—милек хуҗасы булырга тиешлекләре турындагы фикерләремне әйтер идем. Әгәр чынлыкта шулай булса, кешелек җәмгыяте социаль сыйныфларның таркалуыннан, ярлыларны коллыкка дучар ителүеннән арыныр иде. бәлки Халык ялланып эшләүче коллар булмаска, эшче хуҗалар булырга тиеш
Дүрт төп фикер:
1 Россия халкының үзенчәлеге шунда ки, ул бөтен ил буенча этник аралашып таралган, милли төбәкләр дә шунда керә Шуңа күрә кавем-милләтләр- нең табигый байлыкларга хуҗа булу мәсьәләсен гадел итеп ике төрле юл белән чишәргә була Беренчесе—теге яки бу кавем-халык кайсыдыр төбәктә тупланып яши икән, аның табигый байлыкларга хуҗа булу хокукы да бәхәссез Икенчесе—төрле кавем-милләтләр буталып-аралашып яши торган төбәк булса, табигый байлыкларга барысы да хуҗа булырга тиеш Аларның табигый байлыклары—милке үзләре арасында хосусый милек буларак өлешләп бүленер иде Юк, ул һич тә, колхозлар яки дәүләт милке саналып, хакимият башындагы бюрократ түрәләр тарафыннан үз мәнфәгатьләре өчен генә файдаланмаска тиеш
Бу мәсьәләне хәл итүнең тагын бер юлы—Россиядә Октябрь түнтәрелешеннән соң милләтләргә Ленинчыл принциптагы җирле мөстәкыйльлек—суверенитет бирү Ул исә хакимлек итүче түрәләрнең аерылып чыгуга—сепаратизмга юл тотуларына, милли икътисади бар милекне каракларча үзләре генә үзләштерүгә мөмкинлек калдыра. Россия Федерациясенең дәүләт төзелеше теге яки бу төбәктә тупланып яшәүче төрле кавемнәрнең милли-мәдәни мохтариятлөренә нигезләнергә тиеш Ул төбәкләрдә яшәүче халыклар, алар исәбенә русларны да кертеп (!), мөстәкыйль идарә итү хокукыннан файдалансыннар. Ул автономия-мохтариятләрнең үз җирле хакимиятләре—башкаручы, кануннар чыгаручы органнары, суд-мәхкәмәләре булып, үз бюджетлары белән яшәр иделәр Әгәр дә СССР шундый дәүләт булган булса, ул таркалмас та иде Инде Россия Федерациясе дә шулай оешса, ничек яхшы булыр иде дә бит.. Моның өчен хакимият башындагыларның тоталитарлыктан, башка халыкларны йотып бетерүдән баш тартулары гына кирәк Әмма акыл җитмәүдәнме, әллә ач күзле комсызлыктанмы, бу гамәл эшләнмәде Нәтиҗәләре күз алдыбызда.
2. Төп милек—ул җир һәм аның байлыклары Җиргә милек хуҗасы булу белән калган барлык нәрсәләргә дә хуҗа булу—икесе ике нәрсә Беренчесенең чикләре бар: җир. тулысынча хосусый милек буларак, беркемнеке дә түгел, ул һөрберебезнеке
Җир—безгә кирәкле барлык нәрсәләрне җитештерүче, бар итүче бердәнбер байлык Аны арттырып булмый, әмма аның уңдырышлы өлешләре табигый бәла-казалар яки аңа ерткычларча комсыз мөнәсәбәтләр аркасында бик нык кимергә дә мөмкин Кайчандыр оҗмахтай җирләрнең ком чулләренө әверелүләре шул хакта сөйли Кешелек Җир шарында һаман ишөя-арта бара Җирнең кыйммәте дә шуңа күрә арта тора Әле бит вакыт-вакыт яңа җир асты байлыклары да табыла (алтыны-алмазы. нефте-башкасы) Икътисади кризислар кебек башка сәбәпләр дә юк түгел
3. Игенчелекнең иң мөһим үзенчәлеге шунда ки, җирне эшкәртү, аннан файдалану аны бары тик яхшырта, уңдырышлы гына итә Әлбәттә, аңа тиешенчә сак, игътибарлы мөнәсәбәт булганда гына Җир теге яки бу кавем-халыкның милке, бары тик алар гына аңа катышырга, үз мәнфәгатьләрендә
аннан файдаланырга мөмкиннәр. Әгәр нинди дә булса низаг-тарткалаш килеп чыкса, моны суд-мәхкәмә генә хәл итә ала
4 Җир базар мөнәсәбәтләрендә дә хосусый милек булып калырга тиеш. Базар мөнәсәбәтләренә корылганда демократик җәмгыятьтә бәясез-түләүсез, бушлайга бер нәрсә дә булмый. Җир дә үзгәреп торучан бәяле милек. Совет хакимияте заманында рәсми рәвештә хосусый милек булып саналмаса да. ул сатыла-сатып алына иде. (Дача-бакча җирләре һ. б.) Җир теге яки бу кешенең мирас милке, аның өстендәге төрле корылмалар-биналар да җире белән бергә сатыла. Әгәр дә җирнең хуҗасы аңардан тиешенчә файдалана алмаса яки баш тартса, ул аны җир банкына базар бәясе белән сатып бирергә тиеш.
Югарыдагы фикерләр демократик хокукый дәүләтләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә карый. Рәсәйдәге чынбарлык һәрвакытта да аның белән ярашып бетми шул.
Шул рәвешле, халык аңына, дәүләтчелек ул иң төп кыйммәтләрнең берсе, дигән төшенчә сеңдерелә. Халык исән калу, тереклек итү өчен бу шартка күнәргә мәҗбүр. Ә башкача нишләсен соң ул?
Бүгенге көндә хәлләр ничек? Мин үткән гасырның туксанынчы елларында, туган якларыма кайтып, шундый манзара күргән идем Бер-берсеннән берәр чакрым арада ике авыл бар Кузьминовка белән Федотовка. Беренчесе—урыс авылы, икенчесендә керәшен татарлары яши. Кузьминовкадагы урамнар пычрак. аларны чүп баскан, каралты-куралары киртәләп тә алынмаган, кайбер капкалар бер генә кадакта дигәндәй эленеп тора, ишек алларында юри генә дә берәр җиләк-җимеш агачы күрмәссең. Ә Федотовкада—җанга рәхәт: авыл бай, чиста-төзек урамнар, йортлар каршында чәчәккә күмелгән ян бакчалар, алмагачлар-чияләр. умарта оялары. . Шундый ук күренеш Иске Иштирәк. Мөэмин Каратай. Сарабиккол авылларында да Урыс авылларында искереп беткән йортлар, яңалары күренми дә, чиркәүләр дә бик аз. Ә татар авыллары төзек- матур йортлары, арада яңа салынганнары да бар,—таза такта коймалы каралты-куралары, мунчалары, капка төпләрендә утыручы ак яулыклы-альяпкычлы чиста-пөхтә әбиләре белән аерылып тора Авылларның болай булулары Татарстанга хас күренеш Хәер, Россиянең башка төбәкләрендәге урыс авылларында да хәерчелек-фәкыйрьлек күзгә ташлана, халык ач-ялангач диярлек, исерекбашлар да күп.
Ярлы-фөкыйрь урыс авылларының юкка чыга баруын, халыкның читкә китәргә омтылышын мин урысларның кайчандыр чит җирләргә яулар чабып күчкән яки күчерелеп китерелгән килмешәкләр булуына, шунлыктан тамырланып китә алмавына да бәйләп карарга тырышам Ныклап тамыр җибәрергә дүрт-биш гасыр вакыт бик җиткән кебек югыйсә. Әмма юк шул. Урыс ул төп үз җирендә дә, әйтик, “Нечерноземьесендә" дә. шундый ук хәлдә яши бирә.
Димәк, башка сәбәпләре дә бардыр. Төп сәбәбе дип мин гади урыс кешесенең бервакытта да хосусый милке булмавын әйтер идем. Шуңа күрә алар тузганак кебек "җиңелләр", аларга “оҗмах кебек җирләрне" эзләп күченеп йөрү берни тормый “Бу җир әйбәт булмаса, яңасын эзләрбез Башкалар җире булса, кысыла төшәрләр, теләмәсәләр—куарбыз!" Урысларның буыннан-бу- ынга алга сөргән сәясәте шул бит
Әмма татарлар да үз туган җирләрендә күптән инде тулы хокуклы хуҗа түгел, шулай да аларда хосусый милекчелек хисе тирәнрәк, тотрыклырак. Ни өчен шулай соң? “Чөнки—-дип язган күренекле милләттәшебез Садри Максу- ди —төрки халыклар үз тарихларында һәрвакыт күчемле һәм күчемсез милеккә (җир кишәрлекләре, биналар-йортларга) хаклы булганнар" Ата-бабаларыбыз- дан мирас булып калган төп үз җиребез, үз ватаныбыз бу дигән уй-тойгы, күрәсең, бик тирәндә, күңел төбендә үк ятадыр. Шуңа күрә дә татарлардагы милекчелек хисе, җир хуҗасы булу тойгысы—мәңге онытылмаслык, гомер бакыйлык хис ул.
Урыслар—тамырсыз халык, дидек. Тамырлары үз ватаннарында да юкаларның. Булыр иде дә. гомер-гомердән яулап алу белән шөгыльләнгән дәүләтләре аларны бер яудан икенчесенә куып кына торган Милке булганнарны алай тиз генә кузгатып булмас иде. ә болар хосусый милексез, бар белгәннәре талау да көчләү генә Шуңа күрә дә урыслар чирүе һәр җиргә таралган Шуның өчен дә алар 1991 елда СССР таркалгач, 25-30 миллионлаган үз милләттәшләрен, күз дә йоммыйча, чит дәүләтләрдә "онытып" калдырдылар, мыскыл- җәберләнүләргә дучар иттеләр Хәзер исә. үз тарихи ватаннарына кайтарырга теләмичә аларга төрле киртәләр коралар. Ә элегрәк “туган дәүләтләре" кыерсытудан, мохтаҗлыктан интегүчеләр меңләп-йөз меңләп чит илләргә мөһаҗирлеккә китеп бардылар Әйе. милексез халык—шул ук бомж шикелле ул. аның йорт-җире. нигезе юк, шуңа күрә бөтен дөньяга таралып яшәргә мәҗбүр дә.
философ С Франк урыс кешесен “шәрә кеше" дип атый, “аның шәхси хокукы үз төнен капларга гына җитә', ди Андый кешенең тормышын тиешенчә көйләп җибәрерлек милке-мөлкәте юк Ә бит милек кешенең үз-үзенә. башкаларга даими үсештәге хакимияткә һәм Ватанга булган мөнәсәбәтләрен билгели Милек, шул рәвешле, аны эшчән итә. үз Ватанының тулы хокуклы хуҗасы, иркен-мул тормышлы шәхес итә
Урыс кешесенең “шәрәлегенә" сәбәп урысларның меңь еллык тарихына һәрвакыт юлдаш булган, шәхесне котылгысыз изеп торган хөл-вакыйгалар- дыр Бу хактз Ю Н Афанасьевның Хәтәр Россия. Бүгенге чикләнмәгән хакимият дигән китабыннан (Мәскөү. РГГУ 2001 ел) тулырак мәгълүматлар алырга була.
Урыс кешесенең шәрәлеге' тумыштан киләме, әллә ул социаль-тарихи шартларга бәйлеме7 Философ Н Бердяев та бу сорауларга җавап эзләгән. Ул "урыс күңеле-калбе чиксез киңлек белән имгәтелгән" дигән нәтиҗәгә килә. Дәүләтнең колач җитмәслек җирләргә хуҗа булуы аркасында урыс кешесе аларны буйсындырып-үзләштереп бетерә алмаудан интегә, ул ярдәмгә мохтаҗ. Ул бу эш-гамәллөрне үзәк хакимияткә тапшырырга күнеккән Әйе. урыс кешесенең күңеле урыс җире, урыс кырлары шикелле үк киң-иркен Аңарда славяннарча буталчык тәртипсезлек хөкем сөрә Яулап алынган урыс җирләренең г: лөмөт зур-чиксез булуы урыс кешесен тәртипсезлеккә. эшсезлеккә дучар иткән, шуңа күрә халыкның тормыш-көнкүреше коточкыч үзәкләштерелгән, шәхси һәм иҗтимагый көчләрнең ирке кысылып, бөтенесе дәүләт мәнфәгатьләренә буйсындырылган Нәкь менә шулар урыс кешесенең яшәешен күңелсез-караңгы иткән дә инде. Урыслар шатлана да белми диярлек Урысның ялкаулыгы, ваемсызлыгы, җавапсызлыгы шулардан килеп чыга Николай Бердяев Россиянең язмышы" дигән китабында шул мәсьәләләрне бик тулы шәрехли.
Гомерлек уңышсызлыклар. начар тормыш шартлары урыс аңында бик аздан да канәгать булу тойгысы тудырган. Крестьянның хезмәт белән байлыкка мөнәсәбәте гаять каршылыклы Улалар арасында бернинди бәйлелек тә күрми Байлыкның хакимлек, көч һәм матди муллык китергәнен аңлый ул Әмма аны намуссыз гадел булмаган, башкалар хисабына тупланган байлык дип саный Күренекле рус философы В Розанов. Россиядә милек, мал-мөлкәт хезмәт куеп алынмый, ул йә бүләк иө талап җыелган була, дип саный “Кем аздан да канәгать. аны Ходай онытмас —ди урыс Димәк, артык тырышып эшләүдән мәгънә юк. әкияттәге Емеляга тиңләш
Иманым камил: бу халыкны арка сөяксез, умырткасыз булырга дәүләт өйрәткән Беренчедән, чит җирләрне яулап-басып алып үзенекен “бер диңгездән икенче диңгезгәчә" киңөйтүе-зурайтуы аша. икенчедән, күпчелек халыкка хосусый милекче булырга мөмкинлек бирмәве белән дәүләт аны шуңа этәргән Ә хосусый милек чикләнгәнлекне, киртәләп куюны, кемнекедер булуны сорый, шунсыз ул беркемнеке дө түгел, ул юк дигән сүз. Урысның милеккә, мал-мөлкәткә төкереп каравы аркасында дәүләт үзенә кирәкле әйберләрне үзе җитеш терерг ә мәҗбүр булган Бу хәл бигрәк тә хәрби сәнәгатьне үстерүдә
ачык күренә. Хәрби сәнәгать комплексы һәрвакыт ил икътисадының “төпсез чуманы' булган Шуның өстенә тоташ урлашу (казна малын да, бер-берләре- некен дә), кеше кайгысына ис китмичә карау, битарафлык, соңгы тиененә кадәр эчеп бетерү, тормыш үзе дә бер тиенлек кенә дип санау... Урыс кешесе боларга бер аек күз белән карап алса, үзенең никадәр мескен, никадәр бәхетсез икәнлеген аңлар да иде. бәлки.
Юк шул.. Ул гаеплеләрне һәрвакыт читтән эзли, барысы да “гаепле", тик ул үзе генә түгел. Империячел бөеклек чире аның аңына да, канына да сеңдерелгән, аны түрәләр, дәүләт шулай тәрбияләгән. Милексез, мал-мөлкәтсез халык ничек “бөек" була алсын икән?
Ә лозунг-шигарьләр искиткеч мавыктыргыч: “Бетсен хосусый милекчелек! Яшәсен гомуми милек!" Күпчелек халыкның үз милке булмагач, ярлы-ябагайга нәкъ шул кирәк тә. “Бетсен байлар! Яшәсен тигезлек!"—бу “тигезек" дигәне ни-нәрсәне аңлата, ул кайда алып барып чыгар—анысын беркем дә белми, белергә дә теләми. Имеш, ярлы-фәкыйрь булсак та, барыбызда бертигез, берберебезгә һич көнләшеп карарлык түгел. Без әнә шул хыялдан һич аерыла алмыйбыз шикелле.
Шул рәвешле. Россиянең мәңге төзәлмәслек җәрәхәте, яман шеше булып хәерчелек һәм хокуксызлык кала Хәерчелек, изге хосусый милек булмау арка-сында—котылгысыз, ә хокуксызлык—җәмгыять тормышында дәүләтнең үзен “бөек" итеп санавыннандыр. Соң, милкең, мал-мөлкәтең булмагач, нинди хокук турында сөйләргә мөмкин тагын?
Россиядә чынлап торып алгарыш-үсеш чыганакларын булдырырга кирәк. Шул мәсьәләне чишә алмаса, ил-дәүләт һәлакәткә атлаячак. Үз тарихында инде өченче әйләнеш ясап шунда таба атлый бит ул.
Аның һәр әйләнеше өч адымнан тора. Беренче әйләнештәге беренче ады-мы—XIX гасырның икенче яртысындагы Кырым сугышы; аннары—урыс-япон сугышы, аннары—империалистик беренче бөтендөнья сугышында катнашу... Боларның өчесендә дә Россия җиңелә.
Икенче әйләнеш—самодержавие коллыгыннан котылырга тырышу 1905— 07 еллардагы һәм 1917 елгы Февраль түнтәрелешләре; "мең еллык урыс коллыгын” 1917 елгы Октябрь революциясе-контрреволюциясе нәтиҗәсендә коммунистик “югарылыкка" күтәрергә тырышу; икенче бөтендөнья сугышына дучар ителгәч, җиңелүгә тиң “җиңү" яулау, чөнки ул дөнья илләренең өчтән бер өлешен диярлек ясалма алгарыш-үсеш юлына—социалистик юлга этәрде.
Өченче әйләнеш—коммунистик тупыйктан чыгарга омтылу: Хрущев "җепшеге”, КПССның XX съезды; Горбачевча "үзгәртеп кору"; Ельцинча “реформа" һәм Путин дәвам итә торган торгынлык заманы.
Шулай итеп, соңгы әйләнешне дә түгәрәкләп киләбез. Дәүләтне һәм җәмгы-ятьне бюрократларча “камилләштерергә" тырышу һаман да бер төрле эшләнә: "китмичә китү" бу шул ук “мең еллык коллыкны" саклап калу омтылышы Димәк, өченче әйләнештә дә ил-дәүләт һәлакәткә атлавыннан туктамый әле Кайчандыр Николай Гоголь "Кая чабасың син, Рәсәй!"—дигән сорау куйган. Рәсәй һаман да һәлакәтенә таба чаба, дип кабатларга мәҗбүрбез: СССР таркалып, ул инде яртылаш кына калды бит. Ә таркалу һаман дәвам итә. “Бозык дәүләт, бозык халык" Нинди кызганыч хәл...
Россия бөтен кешелек дөньясы алдында һәм үз-үзе алдында гафу үтенеп, тәүбәгә килергә тиеш. Читләр килеп, гөнаһларыңнан арындыруны көтеп утырмаска кирәк, үзең арынып, илнең демократик тарихын яза башлар вакыт җитте
Төньяк Осетия-Аланиядәге Беслан фаҗигаләре уңаеннан халыкка мөрәҗәгатендә Россия Президенты В В. Путин "Көчсезләрне кыйныйлар",— дигән сүзләр әйтте Бюрократия һәр җиңелүеннән соң яңа терәүләр эзли башлый Юк. күптән инде "көчсезләрне" түгел, акылсызларны кыйныйлар. Бу бигрәк тә үзен “бөек" дәүләткә санаган илләргә кагыла Гитлер фашизмының, япон милитаризмының һәм совет коммунофашизмының һәлакәтләре безнең зкыллыбэшлэрга сабак була алмады Хәзер теләсә кайсы дәүләтнең көче—
башкада Һич тә хәрби һәм җәза көчләрең яхшы булуда түгел ул Аннары, Россия әле алай ук көчсез илләр исәбенә дә керми Һәрхәлдә, җитәкче түрәләр башкачарак фикердә Ә менә түрәләр һәм җәзалау органнарын арттырып аларга зуррак хокуклар биреп кенә дәүләтне ныгытып булмаганлыгын аңларга акыл җитми Хәзер Россиядәге бюрократ түрәләр саны элекке СССРдагы- дан да өч мәртәбә диярлек артык Аларны терәтеп кенә череп беткән бинаны саклый алмыйсың. Аның арка умырткасын яңартырга кирәк Һәр дәүләтнең арка умырткасы—үсеш-алгарыш субъектлары булган милекчеләр сыйныфы җәмгыяте ул. Моны аңлау өчен илнең өч гасыр буе түбән тәгәрәү тарихы җитми микәнни соң?
Ил җитәкчелегенең халык белән мәче-тычкан уены уйнавы гаҗәпләндерә Президент В В Путин 2005 елның 25 апрелендә Федераль җыенга юллаган мөрәҗәгатендә чынлап торып болай ди "Без илне эшлексез һәм сатлык түрәләр кулына тапшыру ниятендә түгелбез'. Инде Ленинның “безнең иң начар эчке дошманыбыз—бюрократ" дип раславын гына кабатлыйсы кала Аның “Совет власте һәлак була-нитә калса, сәбәпчесе бюрократизм булыр" дигән сүзләре тормышка ашты бит Баш түрәнең үзенә буйсынган башка түрәләргә шундый ямьсез бәя бирүе әйбәт, әлбәттә Аның бу сүзләренең азмы-күпме файдасы да булыр бәлки. Бер генә нәрсә борчый Президентның әлеге сүзләрендә яшерелгән фикер дә бар—халкыбыз акыл ягыннан бик үк камил түгел Билгеле, без юләр халык, чөнки безне төпсез чанага утыртканнар Әмма илгә кемнәр хуҗа, ә кемнәр үзен дә яклый алмаган томана икәнлеген генә аңларлыгыбыз бар әле Хөрмәтле Президент әфәнде, кадерле Владимир Владимирович, без сезнең белән илне һич тә ул түрәләр кулына бирмәс идек, әгәр дә ул сүздә генә түгел, чынлап та безнең кулда булса Хикмәт шунда ки, Россия халкы күптән инде теге мәзәктәге мужик хәлендә Хәтерлисезме, ул иптәшенә кычкыра "Аю тоттым!"—ди Ә иптәше “Бире китер!’’—ди “Бик китерер идем дә, җибәрми бит!" Россия дә әнә шул “эшлексез һәм сатлык түрәләр", ягъни “аюлар” кулында ич.
Хакимлек итүче түрәләр халыкка аның җирен-суын. калган барлык байлык-ларын—кыскасы, күчемсез һәм күчемле милкен һич кайтарып бирмәячәк Халык чит-ят хакимият тарафыннан яулап алынган халәттә хәзер, ул—ялланган кол, ул үсеш-алгарыш көче була алмый, димәк, аның киләчәге дә юк Россия хакимиятенең гомер-гомердән килгән бәласе дә. гаебе дә шунда ки—түрәләр үзләре идарә итә торган җәмгыятьнең асылын белмәгән, белми, белергә дә теләми. Россия халкы дигән томананың томаналыгына исәп тотып кына өллөни ерак китә алмаслар шул.
Россия—табигый булмаган корылма җәмгыяте дә. аны йоткан дәүләте дә ясалма Аның өстен сыйныфы очраклы рәвештә властька вакытлыча үрмәләгән социаль катламнан тора. Бюрократия өстен сыйныф буларак идарә итә икән, андый дәүләт табигый түгел, ул ямьсез, ялган дәүләт Һәрхәлдә, ул Гареп һәм Шөрыктагы дәүләтләрдән күп еллар-гасырларга артта калган Ул. үзенә хас булмаган социаль һәм икътисади максатларны хәл итәргә алынып, “койрыгын алса—борыны ябыша, борынын алса—койрыгы ябыша” торган кош хәлендә калган.
Бик аяныч хәл...
Редакциядән:
Мәскәудә яшәп нҗат итүче милләттәшебез Әгьдас ага Ьорһановка шушы анда 85 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, уңышлар телибез.