Логотип Казан Утлары
Публицистика

“ЯҢАЛИФ” һәм әдәби мирас


Без "әдәби мирас” дип бу урында гарәп хәрефе белән басылган әдәбиятыбызны әйтәбез “Яналиф”кә күчкәндә гарәп хәрефе белән басылган әдәбиятыбызга монәсәбәт ничек булыр? Бу мәкаләдә мин шуңар тукталам Гарәпчеләрнең һәр чыгышларында яңалифчеләргә каршы куйган бер пункты, үзләренчә ин кочле бер пункты—“гарәп хәрефе белән басылган әдәбиятыбызны югалтабыз” мәсьәләседер
Гүя латинчылар элекке әдәбиятны бөтенләй ташлыйлар, имеш. Ибраһим Биккулов шикелле ялкынлы гәрәпчсләрчә әйтсәк, “безне бабаларыбызнын мокалдэс мирасларыннан мәхрүм итәргә телиләр”, имеш Бу үткәндәге бер чыгышны хәтерләтә хәтерләтүен Консерваторлар да бит пролетариат властьне алган вакытта "пролетариат властьне алгач үзенең тупас куллары белән культураны җимерер, тупас аяклары белән әдәбиятны таптар. ” дигәннәр иде Бу чыгышлар да әзерәк шунар ошый ошавын. Чынлап та. яңалифчеләр гарәп хәрефе белән язылган әдәбиятны ни эшләтү уендалар. Яңалифчеләр бу мәсьәләгә ничек карыйлар? Алар чынлап та гарәп хәрефе белән язылган әдәбиятыбызны искә алмыйлармы?
Билгеле, яңалифчеләр гарәп хәрефе белән басылган әдәбиятыбызны архивларга төяп куярга җыенмыйлар Шулай ук аны шул кос гарәп хәрефе белән язылган хәлендә калыр, анар һич игътибар булмас, аның кирәге юк дип тә уйламыйлар
Үткән мәдәниятмен һәрбер җимешен кадерләп саклау һәр анлы кешенең бурычы булырга тиеш Татар массасы латин хәрефенә күчү белән элекке әдәбияттан аерылачак түгел. “Яналиф” гарәп хәрефе белән басылган әдәбиятыбызны ннадан латин хәрефе белән басып чыгуны алдына куя. Безнең капитализм чорында басылган әдәбиятыбызны китап мәйданында бөтенләй юк та инде* Без алармы барыбер латин беләнме, гарәп беләнме басу мәҗбүрияте алдында торабыз. Болар әнә шул яңадан басылганда безнеңчә— яңалифчеләрчә, латин хәрефе белән басылырга тиешлеләр Әлбәттә, бу эш бер плансыз эшләнмәс, җитди бер план белән эшләнер Кайсыларын күчерергә, кайсыларын икенче планга калдырырга—башта менә бу мәсьәлә чишелеп куелыр Беренче моментларда бөтен әдәбиятны берьюлы латин хәрефенә күчереп чыгу алга куела алмас
Әлбәттә, гарәптән латинга күчерү мәсьәләсендә икътисади як та зур роль уйнар Икътисади як, производство күтәрелгән саен без дә бу юлдагы хезмәтне, латин белән басып чыгару хезмәтен күтәрә барырбыз Кирәк аң-белем әдәбиятын, кирәк матур әдәбиятны латин хәрефенә күчереп басып таратуда хронология методын куллану ярап бетмәс, феодализм чорыннан башлап күчерә алмабыз. Бездә бу эштә шушындый метод тотарга кирәк булыр: иң элек хәзерге социальный тормыш өчен кайсы әсәрләр ин кирәк, ин зарур—шулар беренче урында торыр. Әдәбиятны латин хәрефенә күчерүдә хәзергедән үткәнгә таба бару методы кулланырга тиеш булыр. Дәреслекләрне латинга күчерүдә аеруча әһәмият бирелдеге (бирелгән) хәлдә, әдәбиятның бер тармагын башта күчереп, аннан икенче тармагына керешү методы куелмыйча, бәлки әкеренлек белән һәр бүлемнән күчерелү планы тормышка ашырылырга кирәк булыр
Безгә матур әдәбиятны латинга күчерүдә классикларга зур урый бирергә кирәк булыр Латинчылар тарихнын үткәндәге файдачы эшләрен тәкъдир итәрләр, дошманлык тоту сукырлыгыннан азат булырлар
Инде бу үткәнне латинга күчерү хезмәте күпмегә тартылыр сон дигән сорау килергә момкин. Башта шуны әйтергә кирәк, латинга күчкәч бездә полиграф эшләре техника, индустриянен ин югары күтәрелгән урыннары Яурупа, Америка мәмләкәтләрендәге кебек иттереп куярга киң юл ачыла Шунлыктан без гарәп хәрефе белән чыккан әдәбиятыбызның ин кирәклеләрен сайлап алып латин хәрефе белән басып чыгару эше тиз барачак дип хисаплыйбыз.