Логотип Казан Утлары
Публицистика

САРЫ ЯФРАКЛАР КОЕЛГАНДА


Аның Халыкара урамнан. Педагогия институты ягыннан (Кави Нәҗми урамы) го- рурлыгын балкытып килүе Матбугат йорты тәрәзәсеннән аермачык күренә Тавлин бу. Аны кем белән дә булса бутау мөмкин түгел. Ул башкаларга да йөреры урын калдырган, ул берәүнең дә юлына аркылы төшми - кемнеңдер юлын чикләү аңа хас сыйфат түгеллеге аның йөрешендә-кыяфәтендә үк чагыла. Кирәкми башкалар сукма- гы юлы. олы юлын ул үзе сала. Ә горурлыгын яшермәве аның сөенече чагылышы,
шатлыгын һәркем белән уртаклашырга, аларны да сөен- дерергә теләве. Шатлыгы исә зур-ул роман язган! Кырыгынчы еллар азагында татар әдәбиятында күләмле әсәр язарга алынучылар бер кул бармаклары санына да җитми иде. Педагогия институтының дүртенче, со- ңгы курс студенты, әнә, романын инде тәмамлаган. Мат- бугат йортына Гурий шушы әсәрен өлкән әдипләрдән укыту нияте белән ашыгып килә их-х. романын ку- лында китап итен тоту бәхетен тату көнен тизрәк якы- найтасы иде...
Башын уңга янтайтып, югартынга карый Гурий. Озын чәчләре алымнары җаена күтәрелә дә җилкәлә- ренә кабат кагыла. Егетнең адымнары кыю Шулай булырга да тиеш Гурий инде сугышның яман юлла- рын узган, афәтнең күзенә туры текәлерлек итеп үзен чыныктырган. Ә кыюлыгы-горурлыгы һич тә масаю түгел, борын чөеп яки баш салындырып халкыңа иге-
лекле хезмәт итү момкин булмавын күңеленә юылмаслык сеңдергән ул.
Матбугат йортының өченче катында - ул чакта Язучылар берлеге шундагы ике бүлмәдә иде Гурийның килүен ерактан күреп торган әдипләр роман язган егетне үз итеп. үзләренә тиң итеп каршыладылар. Әңгәмә куерды, бәхәсле фикерләр әйтелде, романчы егет каләм көчләрен ныгыткан язучылар белән үзен бериш тотты, сүз алышуда сыгылмады. Соңгы арада басылган хикәяләре турында сыртына сыланырдай тәнкыйть ишетсә дә. билен бирмәде. Андый ишарәләрнең кайберсен ул:
Бүтән кабатланмас, дин карусыз кабул итте кимчелегеңне тану егетлек ләба- са! яки Сез. хикәянең ахырын укыганда, уңга-сулга һәм артка-алга карамыйча, ашыккансыз, дип көлемсерәде, аның киңәеп елмаюында хыялны чынга тиңли алуы көче һәм чынны хыялга төреп тасвирлый белүе кодрәте ялтырап чагылды сер пәрдәсен ябарга хәйлә дә кирәк ич! Монысы да иҗат кануны.
Сер пәрдәсен төшерү тарту исә Гурийга тормышның вакыты-вакыты кнрле-морлы агышына, кешеләрнең уйлану сәләтен җуя баруларына игътибарны җәлеп итү очен кирәк Фикерләү куәсең булса, син пәрдәне үзең ач яшәешебез галәмәтләрен- әкәмәтләрен күреп, артыңа аума ләкин. Иҗатның башлангыч чорында Гурийның хик- әяләвендә карашын-теләген пәрдә артына яшерүе кәмит өчен хәйлә коруы түгел. Хәер, хәйләне оста оештыру начардан саналмый лабаса. хәйлә-хыял иҗатта җитеш сурәтлә- үнең. колачлы тасвирлауның беренчел таләпләре ич Әдәбиятның шушы кануннарын яшьли үк өйрәнергә керешкән иде Гурий.
Яшь язучының сүрәтлэүдә-тасвирлауда ара-тирә. хәтта еш кына астыртын фикерләве, әйе. яманлыкка-явызлыкка өндәве, чуалышка-фетнәгә котыртуы итеп бәяләнә алмый. Ул иҗатының башлангыч чорыннан ук кешеләрне игелек-изгелек кылып яшәргә үзенчә, әмма ялварып мескенләнмичә чакырды (журнал укучыларга тәкъдим ителгән "Үги ана" хикә- ясе моңа ышандыргыч мисал, мәсәлән), һәм бу мәсләгенә гел тугры булды.
Ләкин Гурийның әсәрләреннән әшәкелек эзләүчеләр дә табылган икән. Илленче ел
башында Педагогия институтын әйбәт тәмамларга әзер студентны сталинчыл җәмгыятькә пычрак сылауда гаеплиләр, зинданга үк ябып куялар Сугыш афәтен кичергән егет Сталин төрмәсе афәте уртасына басарга мәжбүр ителә Монда кушкыларнын сыртны яруын гына түгел, ә күп очлы мондый камчыларның күңелне телгәләргә тырышып чыжлавын да татый егет, һәм бу хәерсез еллар Гурнй Ивановичның соңыннан языл ган Афәт" исемендәге күләмле әсәрендә чагыла. Бактың исә аның һәм шул таманда рәнҗетелгән иҗатташ иптәшләренең “гаепләре", татарның фәлән-фәлән ятучылары әсәрләрен дә өйрәник, наданлыкка йөз тотмыйк, дигән чакыруга кайтып кала икән Шулай. Гурий үзе язганча, аны чүлгә "язмышы якалап китерде
Гурийның әсәрләрен укыганда, үзгә-үзенчә тасвирлау яки истә-оста югында әйтелгән фикер укучыны тукталып уйланырга мәжбүр итә Мине Гурий дәдәйнен “Яшьлек галәмәте" исемле новелласында мондый юллар уйга төшергән иде
“Ялгыз йортның озынча тәрәзәләре батып баручы кояшның җете нурларын кире чагылдыралар. Галим аларны юл читендә үзенә корбан көтеп утыручы хәлсез җанвар күзләренә охшата"
Нигә озынча соң әле тәрәзәләр? Нигә алар кояш нурларын кирегә бәрәләр? Нигә тәрәзәләр җанвар күзләренә охшаган да нигә ерткыч җанвар корбанын мескенләнеп көтәр хәлдә калган?
Әсәр героеның халәтен табигать күренеше белән бергә кушып чагылдыру аны яш әеше уртасына бастыру өчен әдәби осталык дигәнең кирәк шул
Югарыдагы өзек Гурий ләдәйнең 1968 елда чыккан “Сары яфраклар коела' исемле җыентыгыннан алынды. Новеллалар китабы бу. Сүз җаеннан шунысын да искәртик, татар әдәбиятында гел новеллалар гына тупланган китапны укучыларга Гурий Тавлин беренче булып бүләк итте дип белем.
. Матбугат йортындагы әңгәмәгә килә-китә тордылар Гурий да озак юанмалы Эне, ул инсти тутына кайтып бара Озын чәчләре алымнары җаена күтәрелә дә җилкә сено кабат кагыла. Чәчләре, җилкәләрен сыйпап
Сине тормыш язмыш күп үк газаплар чиктерер, хәзергә бел сине үзебез иркәләп рәхәтләндерик әле, диләр кебек
Язучылар әңгәмәсен без. каләмне җигә генә башлаучылар, читтәрәк торып тыңладык. Мондый әңгәмәләр ул чакларда еш оеша һәм алар үзләренә күрә әдәби дәресләр иде.
Әлеге әңгәмәне тыңлаганда, минем башка кыю гына, хәтта бераз дорфарак уй килде: телгә алынырлык хикәяләр язсам. Гурий дәдәй. мин синнән. Язучылар берлегендә әгъза булу өчен, рекомендация сораячакмын, әзер булып тор. дип әйтәм янәмәес Мин Гурнй Тавлмннмң язучылыгы шул чакта ук рәсмиләштерелгән, дип уйлый идем Алай булмаган икән. Язмыш шуклыгы, диимме, шактый еллар улгач. 1үрий Инаноннч Тав линга андый рекомендацияләрнең берсен мин бирдем Менә бит дөнья язмыш дигәнең пичек әйләнә.. Гурий дәдәй белән яшь арабыз биш ел булса да. бу очракта мин аңа “абый"га әйләндем кебек Әмма Гурий Ивановичка хөрмәтем дәрәҗәсеннән торып уйлаганда, мин ана бурычымны үтәдем Яшьләр арасының бер куанычы шу т
Ара дигоннан
Бик тә ерак ерак җирләрне, афәтле дә һам кайбер төштә рәхәтле дә чомбыракны араны таймыйча чүкмичә үтәргә Гурий дәдәйгө яшьлеге иләгечә көч куәте» булышты иҗатын туктаусыз бөтәйтерлек электәгечә кодрәте гайрәте аны ташламады
Гурий Иванович Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Татарстанның Зәй районым дагы Урта Багрлж авылында туа аңа хәзер, әйе. сиксән яшь тулган булыр иде. 1998 елда вафат.
Ул 1943 елда армия сафларына алына. Курск дугасында дәһшәтле бәрелешләрне кичерә. Украинаны. Белоруссияне. Польшаны азат нтүдэ катнаша, е егышчан батырлык лары оч орден һәм медальләр белән билгеләнә Педагогия институтын ерак-ерак җирләрдә йөрен" кайтканнан соң тәмамлый
Гурий Иванович 1954 едньш сентябрендә тоткынлыктан тудысынча акланып азат ителә Ә студент чагында язылган "Дунай дулкыннары" исемле беренче кү тәм те -нәре тикшерү органнарында кулъязма килеш үк юкка чыга Шушы хәлне истә тотыптыр Гурий дәдәй “Афәт" исемле трилогиясенең беренче һәм икенче кисәкләрен китап итеп чыгару өчен бик то тырышты Мин аңа
Трилогияңне тулысынча чыгарган, әйбәтрәк булмасмы? дигән идем Өченче
кисәген дә язгансын һәм. тиздән аны тулаем әзер итәм. дисең ич.
— Юк. болары ташка басыла торсын! диде, җавабы катгый иде.
Трилогиянең беренче һәм икенче кисәкләре 1996 елда аерым калын китап булып
чыкты, өченче кисәге 1995 елда "Казан утлары" журналында басылып калды...
Газап чиктергән җирләрдән әйләнеп кайткач, бервакыт. Гурийны телефонга чакыралар.
— Сез Гурий Иванович Тавлин буласызмы?
Гурий сискәнеп куя нигә эзләп тапканнар аны. "тегеннән” түгелме бу кызыксыну? Әмма шөбһәсен бетерерлек көчен җыя. шулай да рәсмирәк итеп җавап кайтара:
— Әйе. мин - Тавлин Гурий Иванович. Ләкин мин сезне белмим. Тавышыгыз аз гына таныш та кебек...
— Мин Шалтыратучы кем булуын әйтә.
-Сез... сез исәнме?!
Беренче карашка мәгънәсез тоелган бу сорау шалтыратучыны гаҗәпләндерми.
Исән мин. Гурий. һәм йомшак тавыш белән болай дип өсти: —Ләкин мин сез белгән җирдә түгел, җибәрелдем мин аннан. Үз белгечлегем буенча эшлим, шуңа сөенәм Төзелештә мин.
Адресыгызны әйтегез! Мин сезгә хәзер үк барам!
Мин сезне чакырып шалтыратам лабаса. Эзләп табуым очрашу теләгеннән
Шалтыратучы кеше Гурий Тавлин һәм башкалар “эше”н алып барган тикшерүче Газыйм Салихов икән. Теге гасыр ахырындарак бу кеше турында Татарстан радиосы аша тапшырулар булды Боларны радиокомитетта озак еллар эшләгән Эльза Гобәй- дуллинаның оештыруы хәтеремдә Тапшыруларның берсендә яшь егетләр "эше”н груп- пачылыкка-төркемчелеккә әйләндермәү өчен тикшерүченең тырышлыгы да әйтелде кебек. Әгәр гаепләү төркемчелек мәгънәсен алса, егетләргә җәза катырак буласы икән
Җылы каршылый Гурийны тикшерүче. Егет тә үзен иркен тота. Чәй янында күп нәрсәләр искә төшерелә һәм Гурий кинәт, холкында үзен тотышында булмаганча, җебеп төшә", хәтсез вакыттан соң көче кайткач кына
Мин сезнең ике тапкыр чәегезне эчтем, ди. Беренчесе-сез. җавап алырга чакыргач. миңа чәй ясап бирдегез. Бик тә тәмле чәй эчәсем килгән чак иде. Икенчесе- менә бүген Хәзер дә чәйне үзегез ясадыгыз. Бик тә тәмле булды.
Ә күзләреннән тагын борчак-борчак яшьләр агыла Гурий дәдәйнең.