Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


Каләмдәшебез Кожевникова (Баубәкова) Роза Хәби кызын чираттагы гомер бәйрәме белән
тәбрик итәбез.
Шып-шыксыз. кап-кара төннәрдә
Сырхаулап ятканда өйдә мин.
Әнием тибрәтте бишекне
" Бисмилләэһир-рахмәәнир-рахиим "
Рус телендә ижат итүче шагыйрәнең "Дога” дигән жырыннан бу (Л. Лерон тәрҗемәсе. Я.
Гарипов көе) Шушы җырны ССР Союзынын Колонналы залында башкарып. "Болгар"
ансамбле
эстрада җырларының Бөтенсоюз конкурсында лауреат булды. Э. Розали исә “Азия тавышы"
халыкара конкурсында уңыш казанды
Р Кожевникова 1950 елның 19 декабрендә Әстерхан өлкәсендә туа.
Урта мәктәпне тәмамлагач, комсомол путевкасы белән Түбән Камага
килә, йөрәк җылысын кушып кирпеч йортлар сала. Аннан Казан
университетына укырга керә. Өч курс укыгач. Мәскөүдә Әдәбият
институтында укый башлый. Аны тәмамлагач (1977). Казанда күп
тиражлы газеталарда һәм Татарстан телевидениесендә эшли.
Р Кожевникова “Идел" журналын иң беренче саннарыннан алып
чыгарышкан кеше. 1991 елдан баш мөхәррирнең русча басма буенча
урынбасары Аның дүрт шигъри җынтыгы дөнья күрде: "Миләш
тәлгәше" (“Гроздь рябины", 1985). “Ике тавыш" (“Два голоса". 1990).
Кышкы яңгыр" (“Зимний дождик". 1994), “Таң сызыгы" (“Меж светом
и тьмой”, 2000) X. Туфан. С. Хәким. Р Фәйзуллин, Р. Харис. Зөлфәт,
М. Әгьләмов. Р Миңнуллин һ б шагыйрьләрнең күп кенә поэтик әсәрләре рус телендә аның
тәрҗемәсендә дөнья күрде.
Р Кожевникова — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. М. Горький исемендәге
әдәби премия лауреаты.
Шагыйрәгә яна ижат уңышлары телибез!