Логотип Казан Утлары
Роман

КАРАБОЛАК


Унберенче бүлек
Иртәштәгс атом комбинаты. 1957 елда зур җимерелүләр һәм фаҗигаләр кичерсә дә. эшләвеннән бер минутка да туктамады, киресенчә, җир астына һәм җир остенә дистәләгән чакырымнарга җәелеп, тирә-юньне басып китте Шәһәр һәм бу тирәдә яшәүче халыкмын зур күләмдә радиация алганлыклары билгеле булса да. аларны урыннарыннан кузгатмаска булдылар Моның үзенә күрә җитди сәбәпләре дә бар иде Мәскәүләгеләрнсн фикеренчә, СССР зур көчләр куеп, атом бомбасы ясауга иреште, бу хакта бөтен дөньяга белдерде. Казахстан һәм Ырынбур далаларында, коньякта һәм тоньякта бу яна үлем коралына сынаулар уздырыла башлады, хәзер дә. күпме чыгымнар готып. ракеталар һәм атом су асты койм&тәре эшләнеп ята... Боларнын барысына да "Маяк" кирәк, анда җитештерелгән плутоний кирәк, алардан башка боларнын барысы да—коры уенчык кына Маяк ны япкан очракта, боларнын берсе лә булмаячак, чөнки яна урынла мондый атом комбинаты төзү өчен озак еллар кирәк булачак Атом шартлавыннан сон халыкны кузгатмауларынын икенче сәбәбе—бу серне дөньяга чыгармау Ягъни. Иртәштә ни ясалганын да. ни булганын да лөньянын бер генә иле. бер генә кешесе дә белергә тиеш түгел. “Маяк” белән бәйле бөтен нәрсә— дәүләт сере... Шуна күрә, галимнәрнең һәм олкә җитәкчеләренең кат-кат кисәтүләренә карамастан. "Маяк''тагылар. Мәскәү белән кинәшеп. радиация астында калган кайбер татар авылларын урыннарыннан кузгатмаска, күчермәскә булдылар
Ул арада “Маяк"та тагы бер радиохимия заводы сафка басты, радиоактив калдыклар эшкәртү цехлары төзелә башлады, яна атом реакторларына нигез салынды Маяк" куәтләнгән саен, тирә якка атом калдыклары ташлау да арта, чөнки аны башта кая куярга да белмиләр иде әле. шуна күрә, елга- суларга агы зып бардылар. Аннан атом калдыкларын ташлау өчен, комбинат тирәсендәге Карачай күлен файдалана башлыйлар, ул да тулгач, бу агуны Кызылташ. Олыагач күлләренә. Теча. Мәшатәк елгаларына. Метлино буасына, сазлыкларга ташларга керешәләр Жир астыннан һәм җир
Ахыры Башы журналыбызнын П санынла
өстеннән бу сулар бөтен тирә-якка тарала. Караболактан—Сәнәргә. аннан— Исәткә, алар аша Иртыш-Тубыл-Обь елгаларына чыгып, "Маяк нын атом калдыклары Төньяк Боз океанына килеп житә... Мен чакырым арада бу суларны файдаланган тагы меңләгән кеше көчле радиация ала, рак белән чирли башлый... Көньяктан исә атом калдыклары, жир асты суларына кушылып. Чиләбегә таба юнәлә. . Көтелмәгән урыннарда жир өстенә бәреп чыгып, алар күлләрне корыталар, мал-туарны кырып салалар, кешеләргә мәнгелек атом тамгасы салып китәләр...
1957 елдан соң да “Маяк"та төрле аварияләр, шартлаулар гел булып тора, әмма аны халыктан бик нык яшерәләр... 1958 елнын 2 октябрендә комбинатның 20нче номерлы заводында, уран белән бәйле тәҗрибә уздырганда, көтмәгәндә зур авария була, анда эшләүчеләр көчле радиация алалар... Нәтижәдә, күп кеше үлә, сукыраючылар, гарип калучылар була.., Ткаченко командасы бу серне халыкка чыгармас өчен барысын да эшли, больницаларга, рак диагнозын куймаска, дигән катгый әмер килә... "Маяк”та мондый аварияләр елга берничә булып тора, йә реакторларга су килми башлый, йә, торба тишелеп, радиоактив калдыклар агып ята. йә завод торбаларыннан һавага чамадан тыш радиация тарала... Беренче елларны атом комбинатында саклык чаралары булмый, алар аны белми дә Коры кул белән уранда казынып, плутонийны чиләкләп ташып, Советлар Союзы үзенен атом бомбасын ясауга ирешә... Әмма бу юлда ул меңләгән урынсыз корбаннар бирә, бу ил өчен атом адәмнән кадерлерәк булып чыга...
Ә тирә-юньдә татарларның күпләп үлүен аларнын үзләренә кайтарып калдыралар, имеш, татарлар начар туклана, туганнар белән өйләнешеп, кан катнаштыра, шуңа күрә алар күпләп үләләр икән... Бу якларда мона кадәр күпчелек татарларның йөзгә хәтле яшәвен, алыптай гәүдәле, тимердәй бәдәнле булуларын, үзләреннән сон дистәләгән бала, йөзләгән онык калдыруларын атомчы чиновниклар белми дә, белергә дә теләми...
“Радиацияне бетерә”, дигән сылтау белән, “Маяк” тирәсендәге татар авылларына күпләп очсызлы аракы кертеп тутыра башлыйлар... Эчүнен ни икәнен белмәгән мөселман-татар халкы өстенә тагы бер иблис ябырыла... Каты сызлануларга түзә алмыйча, күпләр аракыны наркотик урынына куллана башлый, эчкәч алар чир-авыруларын да, тормыш авырлыкларын да беразга онытып торалар... Шулай итеп, радиациягә ияреп, Урал артындагы авылларга аракы килә, рак килә, үлем килә. Моның җирле халыкка каршы Мәскәү тарафыннан уздырылган махсус мәкерле сәясәт икәнлеген халык бик сонга калып аңлады...
— Быелгы табигать Караболак халкын аптырашта калдырды...
Уралда табигать болай да көйсез, әмма быелгы әкәмәт хәлләрне Караболакта күптән хәтерләмиләр... Башта кыш буе буран котырды, авыл юлларын, урамнарны тирән көрт басты, аякланып йөрерлек хәл калмады... Инде жепшетә башлагач, февраль уртасында, коеп янгыр ява башлады, Уралтау өстендә яшен яшьнәп, күк күкрәде, күңелләргә шом салып, ажаган уйнап торды... Аннан тагы катырып җибәрде, өшеткеч салкыннар китереп бәрде, яңгырдан ачыла башлаган тау битләрен боз каплады Бу дөньяда инде барысын да күргән Караболак халкы, сабыр гына, табигатьнең үз көенә керүен көтте, чөнки, ни генә булса да, кыш артыннан барыбер яз киләчәк иде.. Ә яздан сон ямьле жәй башланачак... Караболак халкы әнә шул гап-гади тормыш фәлсәфәсе белән яши иде..
Быел да шулай булды, әмма жәй вакытыннан иртә килде, июнь башында эсселек инде 30 градуска житге. Бу исә корылык киләсенә шомлы хәбәр
иде Әмма авыл халкы мона да алып бәрелмәде, үз көе белән яшәвен дәвам итте. Караболак халкы өчен бүтен ин мөһиме—туган туфракта кату иде Чынлап та. Караболакны үз урынында катдырдылар Начаргамы бу хәл, яхшыгамы—монысын беркем дә белми, әмма тормыш дәвам итте, һәм кешеләр шунысына да шат иделәр Дөрес, авылда чирләүчеләр күп. кинәт үлемнәр күп. әмма монын чын сәбәбен хатык белми һәм һәркем бу хатдән үзенчә чыгарга тырыша... Быел да менә, жәйгә керү белән, карт-карчыклар төрле үләннәр, тамырлар, бөреләр җыеп киптерә башладылар, яшь гаилатәр бакча тутырып яшелчә-җимсш утыртты, умарта тотты, мал-туар үрчетте Авыл халкы, инде тынычлана төшеп, тагы үз жаена яши башлады
Гөлҗиһан да быел ундүртенче жәе белән бара Теге вакытта үлем тырнагыннан тырмашып исән катгач, ул тиз аякка басты, нналан тернәкләнеп, терелеп китте. Нурҗамал картнәе белән Таһирҗан бабасы аны аякка бастыру өчен нәрсә генә эшләмәделәр! Ул өшкерүләр, ул әллә нинди төнәтмәләр эчерүләр, ул кан агызулар, сөлек сатулар, кара мунчага алып кереп, кот койдырулар. Берсе дә калмады Ашауны да Гөлҗиһан өчен аерым тоттылар, әтисе ана ризыкны хәтта Урал аръягына хәтле барып алып кайта иде.
Ә Таһирҗан бабай өшкереп биргән Биташ чишмәсенең суы. Таһир карт аны тау куышының эченә үк кереп, ин чиста җиреннән ала торган булган... Гөлҗиһан бары тик шуны гына эчте, шуның белән генә юынды, башка суга борылып та карый алмас булды Ул суны эчкәч. Гөлжиһаннын бөтен күзәнәкләре ачылып, дөньясы яктырып китә иде. кыз бала үзендә мона кадәр булмаган көч. жинеллек. рәхәтлек тоя Әитсрсен лә. анын иңнәренә канатлар үскән һәм алар аны Караболак өстеннән очырып йөртәләр... Дөньяда тере суы була торган булса, ул. мөгаен, шушы Биташ чишмәсе суыдыр... Таһир карттан күреп, аннары Гөлҗиһанның шуны эчеп савыкканын белеп, Караболак халкы да суга шул чишмәгә йөри башлады Һәм. ни хикмәт, авырулар шактый кимеде, кешеләр янадан аякка бастылар
Караболак. жан тырмашып. исән калу юлларын эзли иле .
Яшьләр—гашыйк була, өйләнә, балалар үстерә, картлар атарга кинәш биреп, өйрәтеп тора... Жәй артыннан көз житә. аннан карлы-буранлы кышы башлана. Караболак халкы, элек ничек яшәсә, шулай көн күрүен дәвам итә. әйтерсен лә. кайчан гына авыл тулып хәрбиләр йөрмәгән, күчерәләр икән, дигән шомлы хәбәрләр таралмаган Әйтерсен лә. әле кичә генә алар, үлем көтеп, өйләрендә тәгәрәшеп ятмаганнар, урам-ура.м эиратка күчмәгәннәр, билгесез авырудан кырылмаганнар Әмма тормыш дигәнен шундый инде ул. бер кечкенә генә шатлык килдеме, кайгы онытыла, хат бераз яхшырып китсә, авырлыклар истән чыга. Монын шулай булуы яхшыдыр, мөгаен, югыйсә, адәм баласы гел кара кайгы эчендә генә яши алмый бит. ул барыбер тормышында бер якты нур табарга тырыша Һәм таба да.
Гөлҗиһан белән дә шулай булды Ул бик тиз савыкты, тернәкләнде, янадан чаяланып, шаянланып китте. Әйтерсен лә. ул кичә генә кан косып ятмаган, әйтерсен лә. ана инде ак бәздән кәфенлекләр әзерләп куелмаган булган... Хәзер, әнә. аны танырлык та түгел, кинәт кенә үсеп, тулышып китте.. Ана беркем ундүрт яшь бирми, ул инде буй җиткән яшь кызны хәтерләтә Үзе шул хәтле гере, үткен, үзе. яшь таи кебек, беркемне якын җибәрми, тибенергә генә тора Оинсн түрендә— ут борчасы Гөлҗиһан, урамда хуҗа—атамандай Гөлҗиһан, мәктәп түрендә—бишкә генә укучы Гөлҗиһан, клубта—ин матур кыз Гөлҗиһан Үзе матур, үте үткен, үзе башлы, үзе багыр. үтен барысы да ярага тагы, кыскасы. Караболакта дөнья тагы Гөлҗиһан тирәсендә әйләнә башлады Һәм бу ана килешеп тә тора иде.
Авылда каран торган бер кыз булса да. Гөлҗиһан иркәләнеп ой түрендә
утырмый, нәрсәгә тотынса, кулыннан шул килә анын. Ул беркайчан да эш кушканнарын көтми, эшне Гөлҗиһан үзе таба, үзе ерып чыга, үз дөньясын үзе әйләндерә. Шуңа күрә Гөлҗиһанны авылда барысы да ярата, “Кем бәхетенә үсә икән Нәбинең бу кызы?”,—дип, сокланып аны күзәтәләр... Ә анын насыйбы бөтенләй башка җирдә яши, Гөлҗиһаннын күптән инде аны күргәне юк... Ә күрәсе бик килә... Теге вакытта, Иртәштә шартлау булган көзне, ул атасы белән Караболакка кайткан иде... Шаян Гөлҗиһаннан күзен дә алмады, ә Гөлҗиһан, балалыгы белән, бөтен нәрсәне уенга борды... Аннан сон каты авыру барысын да басып китте, күрше егете Фәргать тә аксыл томан артына китеп югалды... Тиздән аны күрәсен дә, тәкъдирдә аларның язмышлары бергә бәйләнгән булуын да белми әле Гөлҗиһан... Аның язмышы, әнә инде, Караболакка якынаеп килә, тик үз хәсрәте, үз кайгысы белән кайта ул туган авылына... Бу хакта да әле Караболакта беркем белми...
Ул көнне кичкә таба көн кисәк кенә суыта башлады...
Башта Урал ягыннан күгелҗем-кара болытлар күренде, аннан боздай салкын җил исә башлады... Көтүдәге мал-туар, хәвеф килгәнен сизгәндәй, авыл ягына карап чабарга тотынды, тизрәк ышык абзар-кураларга кереп качты... Көчәйгәннән-көчәя барган җил-давыл кош-кортны да кетәклекләргә куып кертте, ишек-тәрәзәләрне, ачык капкаларны шапылдатып йөри башлады.. Төнгә таба Караболакка көчле давыл килгәнлеген чамаларга була иде...
Шулчак Гөлҗиһаннар капка төбенә бөркәүле йөк машинасы килеп туктады. Гөлҗиһан тәрәзәдән күреп калды—машинадан солдат киеменнән бер яшь егет сикереп төште. Абзарда, мал-туар янында йөргән әти-әнисе каршы алмагач, Гөлҗиһан, уктай атылып, машина янына үзе йөгереп чыкты. Йөгереп чыкты да, каршында пәйда булган чибәр егетне күреп, уңайсызланып, ток суккандай артка чигенде. Аның каршында элеккеге күршеләре Якупның улы Фәргать басып тора иде...
Моннан берничә ел элек, теге шартлау булган көзне, алар әтисе белән Караболакка кайтканнар иде. Якуп төрмә срогын тутырып чыккан, анын авылга күчәсе килә, алар бу хакта Гөлҗиһанның әтисе белән килешеп тә беткәннәр иде инде Ул арада Караболакның үз язмышы да кыл өстендә калды, күчерәләр икән, дигән сүз таралды... Аннан Якупның кинәт кенә авырып китүе турында хәбәр килде... Шуннан сон ара-хәбәрләр өзелеп торды, чөнки һәркемнең үз хәле хәл иде, һәр йортта авыру, һәр йортта—мәет, кеше кайгысы калмады... Һәм менә шул күрше Якупнын улы Фәргать хәзер, солдат киемендә, Гөлҗиһан каршында басып тора... Әмма, никтер, элеккеге кебек, Гөлҗиһан белән шаярмый да, уйнамый да, хәтта аңа карап елмаймый да... Нигә шулай үзгәргән икән ул? Әллә берәр кайгысы бармы икән?
Гөлҗиһан, күңеле нидер сизгәндәй, каплаулы йөк машинасы ягына карады. Аннан елап шешенеп беткән бала-чага һәм Якупның хатыны күренде. "Ә Якуп әзи үзе кайда икән сон, нигә аннан башка гына кайткан алар? , дип уйлады Гөлҗиһан, тирә-ягына карап. Аннан, җавап көткәндәй, зур яшькелт күзләрен Фәргатькә төбәде, тик, яшен суккандай, карашын тизрәк читкә борды. Ул Фәргатьнең моң, кайгы-хәсрәт, тагы әллә нинди хисләр белән тулы карашын күтәрә алмады. Бу караштан анын бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Каршында басып торган егетнен аның өчен гади кеше генә булмыйча, язмышына үтеп керәчәк ир-ат буласын күңеле белән сизенә, шуңа күрә каушый иде... Бәхетенә, Гөлҗиһанга ярдәмгә өйдән әтисе килеп чыкты. Ул Фәргатькә һәм машинага күтәрелеп карау белән, нидер сизенеп, егетне үзенен кин күкрәгенә кысты.
—Әтине алып кайттык, Нәби абый,—диде Фәргать.—Бөтенләйгә алып кайттык, күмәргә...
Ул арада башкалар да якынрак килделәр, өйдән Гөлжиһаннын әнисе йөгереп чыкты, каршы яктан ашыгып атлаган әби-бабасы күренде. Тирә- як халкы Гөлҗиһаннар капка төбенә җыела башлады. Якупнын үлеме турындагы хәбәр бөтен авылга таралып өлгергән иде инде.
Якупнын гәүдәсен үзенен ярымҗимерек өенә куйдылар Сонгы теләге шул булган икән—үз нигезендә сонгы төнне чыгу һәм Караболак зиратына күмелү... Сугыштан да. әсирлектә дә. төрмәдән дә исән кайткан әзмәвердәй Якуп, 1957нен көзендә Караболакка килеп киткәннән сон. аяксыз кала, урын өстенә ята. Миасс—авыл җире түгел, больнииадан-больнипага тикшерелә торгач, анда нурланыш авыруы табалар Бүрәнәдәй таза ирнен ботен тәне радиация белән агуланган булып чыга... Ул күз алдында кибә- корый башлый, бөтенләй аяк-кулсыз кала, тәненнән кан бәреп чыга Иртәштә солдат хезмәте үткән Фәргатьне ашыгыч чакыртып кайтаралар, ата кеше ана үзенен сонгы васыятен әйтеп калдыра Васыяте—Караболак була, үлгәч булса да, ул шунда кайтып ятарга тели Хатынынын. әле сабый игезәк кызларынын. улы Фәргатьнен күзенә карап, туган авылыннан еракта. Урал таулары арасында җан бирә күрше Якуп һәм менә ярымҗимерек оендә ул бүген үзенен сонгы төнен чыга Сугыш кырларында ятканда, немец әсирлегендә интеккәндә. Себер төрмәләрендә газап чиккәндә, ул шушы нигезе. Караболак авылы белән күп мәртәбәләр хыяллангандыр, саташкандыр. Һәм менә хәзер бөтенләйгә кайтты Кырык яшендә җир куенына кереп яту очен. ул инде бөтенләйгә Караболакка кайтты. Ана хәзер сугыш та. сөрелүләр дә. атом үзе лә куркыныч түгел—ул мәнгслск тынычлыгын туган авылында тапты Үлгәч кайтып егылу өчен дә кешеләргә Караболак кирәк иде. туган авыл кирәк иле.
... Ул төнне Караболак кыямәт көнен хәтерләтте
Көндез түзә алмаслык эсселек булды, кичкә кинәт кенә суытып җибәрде, ә төнгә каршы авыл өстендә давыл купты Бу—мона кадәр адәм заты
күрмәгән жил-давыл иде Ул котырынып, ой түбәләрен алып бәрде, йөзьяшәр агачларны төбе-тамыры белән куптарып ташлады, яшьрәк куакларны шартлатып урталай сындырды Күктән авыл өстенә кар катыш балчык, агач кисәкләре, таш. тагы әллә нәрсатәр яуды Төнгә Якупнын мәетен сакларга җыенган халык, куркытып. Гөлҗиһаннарга кереп тулды, тан атканчы беркем керфек какмады
Иртә белән аларны тагы да тетрәндергеч хәлләр көтә иде Кичә генә тузан тузгып торган авыл урамнарын тездән кар күмеп киткән, әмма ул кар ак түгел, кан кебек кып-кыэыл. балчык белән катнаш иде Моны күреп картлар: “Ахырзаман, ахырзаманГ—дип, елаша башладылар, яшьләр дә өркеп калды Кичә генә ямь-яшел булып утырган Караболак кызыл кар астында ята иде... Ярты авылнын йорт түбәсе юк, күп кешеләрнен капка-коймалары ауган, абзарлар җимерелгән, куркынган мал-туар тездән кар эчендә басып тора... Иртәнге якта инде авыл өстендәге кара болыт таралган, Урал таулары ягына китеп бара, бу хәлләрдән оялып кына, күк йозенә кояш чыгып килгәнлеге күренә иде.
Әмма таш яуса да. йоласына туры китереп, мәетне күмәргә кирәк иде. ул үзенең түбәсез җимерек оендә сонгы юлга озатканнарын көтеп ята Авыл ирләре, беренче эш итеп, зиратка юлны чистарттылар, берничә кеше, ломнар белән чокып, кабер казырга тотынды. Әле яхшы жирнен өсте генә катып киткән, аста барыбер йомшак, корәк керерлек иле Таһирҗан карт исә. бөтен тәртибен китереп, мәетне юарга әзерли башлады Хатын-кыз. бала-чага исә йорт тирәсен тәртипкә китерергә тотынды, чөнки эссе кояш астында кар эреп, ботен җимерек, чүп-чар өскә чыккан, таралып ята. Голжиһан ла ишегалдында бөтерелеп йөрде, бу сылу кызнын кулында ут
уйнап тора, ул кагылган җирдә гөлләр яңадан баш күгәрә, чирәм чәчәк ата, алдында кошлар җыр башлый... Ә бәлки Гөлжиһаннын жаны шулай кош булып сайрыйдыр, анын нурлы карашыннан гөлләр үсәләрдер, дөнья яшәрәдер? Дөнья өстенә таш яуса да, хәтта кызыл кар яуса да, ул бит үсмер кыз бала Дөньяга гөлләр кебек шатланып үсәр өчен туган кыз бала, ярату- яратылу өчен туган кыз бала... Һәм шушы хисләр ана бүген канат куйган, шуна күрә ул ишегалды буйлап очып кына йөри...
Мәетне күмеп кайтканда, кар эреп беткән, табигать янадан үз рәвешен алган, авыл тагы үзенчә яши башлаган иде инде.. Чөнки Урал аръягында, Караболак тирәләрендә мондый гарасатлар, җил-давыллар еш була, халык аңа инде ияләнгән. Бу юлы да, сонлап кына булса да, көтү кудылар, җимерек читән-капкаларны утыртып куйдылар, таралып яткан түбә такталарын җыештыра башладылар... Халык мәетләргә дә ияләнеп бара инде, биредә хәзер кеше күммәгән көн юк... Якуп кебек, үлгәч Караболак зиратына ераклардан кайтып ятучылар да бар... Аны күмәргә монда алып кайтуларын авыл халкы дөрес дип тапты, чөнки алар өчен Якуп барыбер Караболак кешесе булып калды Гаиләсен, балаларын да үз итеп каршы алдылар, аларны һәркем үзләренә кунакка алдырырга теләде...
Гөлҗиһаннар өендә дә табын әзерләнә, чөнки ерак юлдан кайткан күршеләрнең аларда туктыйсы килде Озата кайткан машиналарын бер генә көнгә биргәннәр, шуна күрә, чәйләр эчеп алгач, кире китәргә ниятләделәр. Чәй янына Таһирҗан картны да дәштеләр, каршы яктан Гөлжиһаннын әби-бабасы да кереп җитте, туганнар җыелышты. Якупнын гаиләсен шулай итеп булса да олылыйсылары, кадер-хөрмәт күрсәтәселәре килде аларнын... Гөлҗиһан исә мич белән өстәл арасында бөтерелеп йөрде...
—Урыны җәннәттә булсын Якуп күршенең,—дип сүз башлады Нәбиулла, йорт хуҗасы буларак.—Мин ана гомерем белән бурычлы—ул булмаса, сугыш кырында ятып кала идем мин... Мине коткарам, дип, үзе әсиргә төште... Соңыннан да шуның газабын күрде. . Урыны җәннәттә булсын, инде анда булса да, газап күрмәсен...
Ике як та бу тарихны белә иде, әмма бүген ул бигрәк тә тетрәндергеч булып янгырады... “Күрше хакы—Тәңре хакы”,—ди Караболак халкы, Якуп ахыргача шушы изге амәнәткәтугры булып калды... Нәбиулла исә күршесенә тиешенчә ярдәм итә алмавына уфтанды... Караболакка кайтып урнашырга өлгерә алмады бит күршесе, үлем аннан өлгерерәк булып чыкты...
Аның уйларын сизгәндәй, Фәргать әтисенең амәнәтен әйтеп калырга ашыкты:
—Әти гомер буе, Караболакка кайтам, дип яшәде,—диде ул.—Үләр алдыннан безгә дә шуны васыять итеп әйтеп калдырды... Инде ни эшләргә дә белгән юк... Минем әле армия хезмәте бетмәгән, сенелкәшләр кечкенә... Ничек кубарылып чыгып китәргә, кайда кайтып керергә?
Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлҗиһанның йөрәге рәхәт кысылып, сулкылдап куйды. Әгәр Фәргатьләр Караболакка кайтсалар, Гөлҗиһан аны көн дә күрә ала бит, юк, сәгать саен, минут саен күрә ала! Бу уеннан Гөлҗиһан кызарып чыкты, ут булып янган бит алмаларын күрмәсеннәр өчен, тизрәк чаршау артына чумды. Әмма инде чуалып ташланган уйлары ана монда да ирек бирмәде, төрле яктан килеп, Гөлжиһаннын яшь күңеленә үрмәләделәр... Гөлжиһаннын гомерендә әле мондый хәлнен булганы юк иде, анын дөньяда әле беркем турында да шулай өзелеп уйлаганы, уйланганы юк иде... Чәчәкле чаршауның теге ягында гына утырган солдат киемле күрше егет анын күнеленә кереп урнашкан иде инде. . Менә ул, әле ерак балачакта, кечкенә Гөлҗиһанны кулларына күтәреп йөртә... Менә аларны, коры арбага утыртып, авылдан сөрәләр... Менә ул, әтисе белән, Караболакка
нигез урыннарын карарга кайта һәм шаян Гөлҗиһаннан күхтәрен алмын Ул Гөлҗиһанның төшләренә керә, гел анын белән янәшә яши. анын өчен яши. Бәлки бу күрше егет Гөлҗиһанның тәкъдиредер, бәлки анын тормышыннан үтеп кенә баручыдыр Бәлки ул Гөлҗиһан турында уйламыйдыр да. чөнки анын өстендә хәзер тормыш йөге, ялгыз әнисе һәм кечкенә сенелләре бит
Шулчак чаршау артында Таһирҗан картнын тавышы ишетелә:
—Өегезне бергәләп рәткә китерербез, кайтасы итсәгез, кайтыгыз, ылан,— ди ул.
Инде Фәргатьнең әнисе сүзгә кушыла:
—Алай гына кубарылып чыгып китеп булмас әле ул.—ди —Менә Фәргать армиядән кайтсын әле. баталар бераз үсә төшсен Анда бит ате авыру карг-карчык та бар. аларны кая куясын
Фәргатьнең әнисе бу авыл кешесе түгел, ул монда Урат артыннан миен булып төшкән, шуна күрә дә Караболакка кайтырга бик үк атлыгып тормый, күрәсен. Игезәк кыпар әле кечкенә, берни аңламыйлар, ә әби-бабай урын өстендә ята. ди Димәк, сонгы сүзне Фәргать әйтәчәк. Караболакка кайту- кайтмау мәсьәләсен ул хәл итәчәк. Гөлҗиһан, тын да атмыйча. Фәргатьнең ни әйтүен көтте.
—Армиядән кайткачка ката инде. Нәбиулла абый.—диде ул. ирләрчә нык итеп.—Әтинен васыятен үтәрбез, насыйп булса, нигезне яңартырбыз... Тик бераздан инде, солдаттан кайткач
Гөлжиһаннын күзләренә яшь бәреп чыкты Солдаттан кайткач! Әле кайчан була ул—солдаттан кайту? Бер елмы, икеме, әллә аннан да күбрәкме? Анда нәрсә булмас? Нигә хәзер үк Караболакта калмыйлар икән сон атар'.’
—Нигә хәзер үк Караболакта калмыйсыз. Фәргать абый ’—дип сораганын Гөлҗиһан сизми дә калды.
Өстәл янындагылар барысы ла ана таба борылып карадылар Кышын ике бите ялкынланып яна. зур күхтәрен әллә яшь. агтә моң сарган. керфек очлары дерелдәп, тетрәп тора иде Кыздагы сәер халәт, яшерен наз һәм мон егеткә дә күчкән, ахры, анын да битләре ахтанып чыкты, ул күхтәрен тизрәк читкә борды Гөлҗиһанга туры карарга оялды, тирә-юньдәгеләр анын күнел хисләрен анларлар. дип уңайсызланды
Өлкәннәр, яшьләрнең хәлен аклагандай, сүзне жай гына башкага борып җибәрделәр. Яңа гына мәет күмеп кайтсалар да. барысының ла күңелендә якты өмег сызылып үтте—тормыш дәвам итә бит әле. менә, яннарында яшьләр бар Бер йортта—җитеп килгән кыз бала, икенчесендә—буй җигкән егет... Димәк, хыял бар. өмет бар. тормыш бар Әмма Гөлҗиһан да. Фәргать тә үзләрендә җимергеч атом тамгаларын йөрткәннәрен белмиләр, чөнки алар әле артык яшь. артык куркусыз һәм артыгы белән бу тормышны яраталар Ин мөһиме—алар хәзер бу дөньяда бер-берсе барын белә. Бер- берсенә кирәклекләрен күңелләре белән тоя алар Калган барлык нәрсәләр шушы табигый хисләр алдында, бәхеткә, мәхәббәткә омтылыш алдында вак булып күренәләр Хәтта атом үзе дә.
Бср-бсрләренә вәгъдә бирешеп, бер сүз әйтешмәсәләр дә. ике арада хисләрдән күпер салынган иде инде, һәм Гатҗиһан оч ел буе Фәргатьне армиядән көтте Бәхетенә, ул Иртәштә генә хезмәт итә иде. берничә тапкыр Караболакка ялга да кайтып китә атды. Шул кайтуларда ул Гөлҗиһанга үзснен хисләрен белдерде, әти-әнисеннән өйләнешергә рөхсәт бирүләрен сорады... Ата-ана, әби-баба, бөтен зур нәсел мона сөенеп риза булды, күрше егетен тин күреп, аны үз арасына алырга әзерләнде Иртәш белән Караболак арасында кон саен мәхәббәт хатлары йөреп торды Ата-ана. әби-баба. Караболак халкы Фәргать белән Гөлҗиһанга ярәшелгән пар игеп карый
башлады Авыл халкы алар өчен чын күнелдән куанды, чөнки Фәргать белән Гөлҗиһан, чыннан да, бик пар килгәннәр, тиңнәр иде. Икесе дә тәртипле, яхшы гаиләдән, икесе дә күз явын алырлык чибәр, икесе дә унган- булган... Әле Караболакта яшәргә дә исәпләре бар икән Һәм авыл халкы туй көнен көтеп яши башлады Фәргатькә хезмәтен тутырырга нибары берничә ай калган иде... Гөлҗиһан мәктәпне тәмамлаган елны туй уздырырга килештеләр, шул көзне Фәргать хезмәтен тәмамлап кайтырга тиеш иде... Әмма ул көзен дә күренмәде, кышын, язын да үзе турында хәбәр бирмәде - Иртәш суына төшкән кебек, кинәт кенә юкка чыкты... Гөлҗиһанга, әкияттәге ятим кыз кебек, җан сөйгәнен күрер өчен, әле бик күп сынаулар, зур юллар үтәргә, авырлыклар кичерергә туры киләчәк иде...
Уникенче бүлек
Ерак Урал тауларында Фәргатьнен әтисе Якуп “нурланыш”тан кибеп үлгән елны. Мәскәүдә “атом атасы” Курчатов та көтмәгәндә үлеп китә...
Әле алтмыш яше дә тулмаган, үгез кебек ирнен урам уртасында тәгәрәп үлүе күпләрне тетрәндерә, бу көтелмәгән үлемнен сәбәбен йөрәккә кайтарып калдыралар Тик “атом бомбасы атасы” “нурланыш” авыруыннан үлә... Бөтен гомерен атом серләрен ачуга багышлаган, Иртәштән, “Маяк”тан кайтып кермәгән, үзе ясаган беренче атом бомбаларын сынауда катнашкан Игорь Васильевич Курчатов, атом корбанына әйләнеп, бер уч соры көл рәвешендә Кремль стеналарына кереп ята.. Урал тауларында, гүзәл Сим буйларында туып үскән бу галим, нинди куркыныч гыйфритне шешәдән чыгаруларын анлый, әмма инде сон була... 31 яшендә фән докторы, 32 яшендә күренекле профессор, СССРда уран проблемаларын өйрәнү буенча төп белгеч, оч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, дүрт тапкыр Сталин премиясе лауреаты, “Маяк” атом комбинатын, Обнинский атом электростанциясен, “Ленин” атомоходын төзүдә катнашкан “атом атасы” Курчатов 1960 елны Мәскәү урамында тәгәрәп, җан бирә... Гомеренен ахырында булса да ул радиация сәбәпле тыныч тормыш белән яшәүче меңләгән кешенен. хезмәттәшләренең гомере өзелүен күрә, алга таба атом коралы җитештерүне чикләргә чакырып карый Әмма үлем тегермәне әйләнүен дәвам итә, атом аждаһасы инде җир астыннан чыккан була һәм ул яңадан-яна корбаннар сорый. Сугыш өчен, СССРны саклау өчен дип төзелгән атом индустриясе илнен үз халкына каршы эшли башлый... Караболактан Якуп һәм атом атасы Курчатов бер чорда нурланыштан үләләр, радиация милләтләрне, сыйныфларны, дан-дәрәҗәне карап тормый—барысын да рәттән кыра.. Бөтен ил өстендә атом аҗаганы уйный башлый, ана караган кешеләрне газаплы үлем көтә...
Иртәштә радиациядән иң күп кырылучылар уран һәм плутоний белән эш йөртүчеләр арасында була. Сонгысы бигрәк тә яшь хатын-кызларны кырып сала, чөнки плутоний белән эшләүчеләрнең күпчелеген яна гына институт тәмамлаган кызлар тәшкил итә. Гаять куркыныч радиация белән эш йөрткәндә бөтен саклык чараларын өс-баш алыштыруга һәм юынуга гына кайтарып калдыру аяныч нәтиҗәләргә китерә. Башта “Маяк"нын химия-металлургия заводы хезмәткәрләре, аннан радиохимия заводы эшчеләре һәм турыдан-туры реакторда эшләүчеләр кинәт кенә билгесез авырудан күпләп үлә башлыйлар. Кисәк хәлсезләнү, көчле баш авырту, йокысызлык, ашыйсы килмәү яки ашый алмау, күнел болгану билгеләре артында коточкыч "нурланыш” авыруы торуын һәм анын тиз арада үлемгә китерәсен әле ул вакытта күпләр белми .. Плутоний белән эш итүчеләрнең кан составлары кинәт үзгәрә, үпкәләре, бавырлары, сөякләре череп таркала
башлый Алар бик нык ябыгалар, саргаеп кибәләр һәм тиз арада үлеп тә китәләр. Шулай итеп, 1950-1960 елларда “Маяк"та "нурланыш" авыруыннан 30-32 яшьлек күп кенә инженер-химиклар. лаборантлар үлә 1957 елда 30 яшьлек техник-химик Таися Федоровна Громованы сонгы юлга озаталар. Чәчәк атып торган бу гүзәл хатын кинәт кенә йөткерә, ябыга, тыны бетә һәм ул мәңгегә күзләрен йома Аннан 34 яшыек 3 Г Моренова. А Г.Шалыгина кинәт үлеп китәләр, 32 яшьлек Н В.Симоненко тиз арада жан бирә Аннан—О.С.Дронова. Ю.А Исаков. Л.П Грибкова.
Н.Д.Холмогориева, Ю.В Клочкова һәм башкалар Алар барысы да көчле радиациядән һәм үпкәләренә плутоний утырудан үләләр Аннан инде ракка чират житә...
Чөнки “Маяк" ачылганнан бирле 20-25 ел эчендә анда эшләүчеләрнең организмында тупланган радиоактив матдәләр аларны эчтән җимерә, тарката башлый Шулай итеп, дошман өчен әзерләнгән атом бомбасы, яман шеш рәвешендә, Иртәшнсн үзендә "шартлый' "Маяк"та рак эпсдимиясе башлана, әмма аны халыктан яшерәләр, бу диагнозны куймаска тырышалар. 1958 елда үпкә рагыннан техник-химик Н С Асауленко үлә. аннан бавыр рагыннан техник-химик В.С.Дронова үлеп китә, аннан инженер-металлург Н В Кисслева. инженер Л.В.Бурилина. инженер Л.П Турдазова, эшчеләр В.В Маслов, техник-инженерлар М Н Мельник. Л.И.Королева, инженер Л.П Зенькович һәм башкалар якты дөнья белән хушлаша... Аларга әле 45 яшь тә булмый Каибсрләрен. аяк-кулларын кисеп ташлап булса да, алып калырга тырышалар. Әмма нурланыш һәм рак “Маяк”га инде тамыр җибәреп өлгергән була. Атом аждаһасын дөньяга чыгарып, биредә эшләүчеләр аны үзләре тудыралар
Бу яман чир Иртәштә бик эур кешеләрнең дә башына житә Аларны ток җибәргән биек таш коймалар да. адым саен куелган мылтыклы сакчылар да. хәтта Ткаченколар командасы да саклый алмый “Нурланыш" һәм рак авырулары Иртәштә зур галимнәрне, дәүләг бүләге ияләрен, зур җитәкчеләрне чүпли башлый
Плутоний буенча зур белгеч, академик. Ленин премиясе лауреаты. Дәүләг бүләге иясе. Социалистик Хезмәт Герое Александр Сергеевич Никифоров “хроник нурланыиГтан үлеп китә Шәһәр башкарма комитеты рәисе Николай Яковлевич Ермолаев, плутоний цехында эшләп. 26 яшеннән “нурланыш" авыруы ала, икенче группа инвалидка әйләнә һәм илле ишендә, үпкәләрен кистереп, куллары корып, каны бозылып үлә Ленин ордены кавалеры, плутоний цехы җитәкчесе Евфалия Дембяновна Вандышева 1952 елда ук “хроник нурланыш" белән авырый башлый һәм. гомер буе газапланып, алтмышка җитмичә үлә... Ленин ордены кавалеры, химия цехы начальнигы Зинаида Алскссевна Исаеваны да шундый ук кара язмыш котә Ленин һәм Дәүләг премиясе лауреаты. 1957-1974 елларда "Маяк ның директоры булып эшләгән Георгий Трофимович Залесский да шушы ук авырудан 50 яшендә дөнья белән хушлаша. “Маяк”ка аннан сон килгән директор (1978-1981). Ленин һәм Дәүләт премиясе лауреаты Георгий Михайлович Нагорный да 1988 елда үпкә рагыннан үлә "Маяк ның соңгы җитәкчеләре дә кайсы баш мие рагыннан, кайсы үпкә рагыннан берәм-берәм үлә баралар.
Совет атом бомбасы үзен ясаучылар өстендә “шартлый"
Унөченче бүлек
УЛ козне Фәргать, армия срогын тутырып, өенә кайтырга тиеш иде Юк. Миасстагы ярымжимерек баракка түгел. Караболакка. атасы нигезенә кайтырга ниятләгән иде Фәргать Әнисе, әби-бабаеы. туганнары
да моның белән килешкәннәр иде. Берничә тапкыр ялга кайтып. Фәргать инде йорт-жирне, абзар-кураны да рәтләп куйган иде... Анын Караболакка кайтырга теләвенен беренче сәбәсе—ата васыяте булса, икенчесе—күрше кызы Гөлжиһан иде...
Гөлҗиһан...
Ул күзгә күренеп үсә, сылулана, гөл кебек ачыла бара... Караболакта гына түгел, бөтен тирә-якта ана тиннәр юк... Ул үткенлек, ул матурлык, ул әдәп-әхлак, ул булганлык—Гөлҗиһанда бар да ташып, нур чәчеп тора... Гадилеге белән бергә, ул үз дәрәҗәсен дә бик яхшы белә, патша кызы, диярсең.. Монысына Фәргать сөенә генә, чөнки Гөлҗиһан авылда беркемне үзенә якын җибәрми, егетләр ана тырнак белән кагылырга да батырчылык итмиләр һәм менә шушы патша кызларына тин гүзәл зат бары тик Фәргатьне генә ярата, аны гына көтә, киләчәген бары тик анын белән генә күрә... Үзенә насыйп булган мондый зур бәхеттән, кызнын шул хәтле көчле, саф мәхәббәтеннән Фәргать кайвакытта куркып та куя... Лаекмы сон ул мондый мәхәббәткә, Гөлҗиһан аны кызганып кына яратмыймы? Кыз каршында Фәргать артыгын сөйләргә дә, кыланырга да курка—горур, кыргый авыл баласын өркетеп, биздереп куюын бар... Ә Фәргатьнең Гөлҗиһанны бердә югалтасы килми, ул үзенен тормышын, киләчәген бары тик анын белән генә күрә... Шуңа күрә солдат хезмәтеннән дә туп-туры Караболакка кайтырга уйлый... Бу көздә аларнын никах туйлары булачак, Гөлҗиһан үзе дә, әти-әниләре дә риза. Шуна күрә Фәргать солдат хезмәтенең һәр көнен, һәр сәгатен саный, анын әле моннан да озын җәйне беркайчан да күргәне булмады...
Әмма бу жәйнен әле озак газаплы елларга сузыласын Фәргать белми иде... Үзенен башка беркайчан да Гөлҗиһанның нурлы йөзен күрмәячәген белми иде...
Караболак, Иртәш тирәләрендә берничә ел рәттән көчле корылык булды, елга-күлләр тәмам саекты, кипте... “Маяк”ның атом калдыклары ташлый торган Карачай күле дә күз алдында кырый-кырыйлап кибеп бетте, төбендә агулы ләм утырып калды. Ул, кибеп, тирә-якка радиация нурлары таратып ята башлады. . Бары тик күлнең уртасында гына агулы су тибрәлә... Тирә-яктагы татар авылларына, бигрәк тә Иртәштә яшәүчеләргә чираттагы атом афәте нәкъ менә Карачай күленнән килер, дип беркем дә уйламагандыр, мөгаен... Ә бәла, өермә-давыл булып, эссе җәй уртасында көтмәгәндә башлана...
Башта ап-аяз көндә Уралтау өстендә яшен камчылары ялтырап китә һәм көчле күк күкрәү ишетелә... Әмма бу күк күкрәү үтеп китми, ул тоташ гүләүгә әверелә һәм Иртәш өстенә килә башлый.. Кешеләр, котлары чыгып, бу шомлы гүләүнен кайдан килүен белергә теләгәндәй, бер—күккә, бер аяк астына карыйлар... Ул арада күк йөзе кинәт кенә караңгыланып китә һәм өермә башлана.. Бу якларда аны “Пәри туе” диләр “Пәри туе” нечкә генә тузан баганасыннан башлана да, көчәй тәннән-көчәя барып, юлындагы карагай- наратларны сындырып, елга-күлләрнен суын үзенә суырып алып, үкереп торган өермәгә әйләнә... Урал аръягында, Иртәш-Караболак буйларында мондый өермәләр еш була һәм күп вакытта ул бәла-каза белән бетә...
Бу юлы да нәкъ шулай булды...
Жәй уртасында күктән тавык йомыркасы зурлыгында боз ява башлады... Давыл көченнән өй түбәләре шатырдап җимерелде, тукталышлардагы такта алачыклар чәлпәрәмә килде, тәрәзә пыялалары коелып төште Әмма иң куркынычы бу түгел, ин коточкыч хәлләр Карачай күле буенда бара иде... Өермә Карачай күле өстенә төшеп, анын кипкән агулы ләмен, суы-ние белән бергә кубарып алып, шәһәр һәм авыллар өстенә алып китә... Ул
көнне Иртәш өстенә. тирә-яктагы авыллар һәм урман-кырлар өстенә чын мәгънәсендә радиоактив янгыр ява.. Күктән, кисәтү булып, өермә төшкән һәм ул дөньяга 1 миллион кюри атом калдыклары таратып ташлаган иде Һәм бу тирәдә яшәүче тагы 50 мен кеше нурланыш авыруы алып өлгергән
иде...
Фәргатьләрне, бөтен полклары белән. Карачай күлен күмәргә ыргыттылар.. Кырык биш гектарга сузылган үле күлнен яртысыннан артыгын бетон блоклар һәм кыя ташлары белән бастырып, күмеп куялар, сулы өлеше исә шул хәлдә кала Күлне күмүдә эшләгән солдатларга һәр кон яна өс-баш . резин итекләр бирәләр, файдаланганын шунда >к җиргә күмәләр. Әмма шул хәтле кешенен эшен кем карап өлгерсен дә. бернәрсә белмәгәч, кем тәртип сакласын? Солдатларның бер киемнән берничә көн эшләгән вакытлары да була, кайберәүләр, файдаланган яхшы өс-башны ташларга кызганып, посылка итеп туган якларына җибәреп яталар. Чөнки кешеләр монын ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген белмиләр Әлбәттә, бу посылкаларны алучылар да берничә елла кибеп-корып. саргаеп үлеп китәләр, монын сәбәбен һичкем белми
Радиацияле Карачай күлен күмгән солдатлар көн аралаш ял итәргә һәм махсус тукланырга тиеш булсалар да. монын белән беркем хисаплашып тормый, аларны һәр көн иртәдән-кичкә кадәр атом зонасында тоталар Һәм һәр көн мәҗбүри аракы эчерәләр, имеш, аракы радиацияне бетерә Бу—атомчыларнын чираттагы ялганы була, алар кешеләрне шулай исертеп радиация арасында эшләргә мәҗбүр итәләр Соныннан галимнәр ачыклыйлар: алкоголь радионуклидларнын канга таралуын тизләтә генә икән. Һәм аракы эчүчеләр арасында нурланыштан үлүчеләр өч тапкыр күбрәк икәнлеге билгеле була...
Фәргать кебек таза, нык егетләрне эшнен ин авыр һәм ин куркыныч урыннарына, атом тузаны ургылып торган җирләргә билгелиләр. Биредә, нигәдер, күбрәк татарлар һәм казах-кыргызлар эшли Әмма аларны куркыныч турында кисәтмиләр. Иртәштә инде өч елга якын хезмәт иткән Фәргать биредә нәрсә ясаганнарын яхшы белә Әмма ул да атом радиациясенең кеше очен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын анлап бетерми, кая куйсалар, шунда бара Хәер, солдатның башкача эшләргә нинди хокукы бар сон; бу илдә приказны үтәмәгән очен трибунал, төрмә көтә бит
Шулай да Фәргать үзе белгән саклык чаралары күрергә тырышты—һәр көн өс-башын алыштырды, һәр кичне яхшылап юынды, ә менә бирелгән аракыны эчмәде, якын да китермәде Тагар баласы бу агунын үзеннән дә курка иде әле Атна-ун көн эссе тузан арасында эшләгәч, егетләрнен кайберләре күзгә күренеп хәлсезләнә башлады, каты авырып китеп, эшкә чыга алмаучылар да бар иде Кемнеңдер күз алдында авыз-борыныннан шаулап кан китә, кемнеңдер эче тотмый, күл буенда укшып, косып ятучылар да күренә башлады Аларны җыеп алалар да. тиз генә Сөнкүл буендагы ярымутрауга күчерәләр
“Мендаркин мыс”. дип аталган бу урында шундый авыруларны тоталар икән.. Заманында биредә Злотоуст купецынын бай сарайлары булган, диләр, революциядән сон ул йортларны туристик база итеп файдаланганнар, ә сугыш вакытында анда хәрби госпиталь булган 1946 елда Иртәштә атом комбинаты төзи башлагач. Берия солдатлары килеп, ярымутрауны чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алалар Бирегә әсирләрне куып китерәләр, һәм алар өстендә радиация тәэсире буенча тәҗрибәләр уздыра башлыйлар Әсирләр арасында немецлар да. яһүдиләр дә. тагарлар да була. Бу яшерен объект НКВДнын тугызынчы идарәсенең "Б" лабораториясе дип атала, һәм биредә тере кешеләр өстендә атом тәҗрибәсе уздырыла Иртәштә
16.
көчле нурланыш алган өметсез авыруларны да бирегә китерәләр һәм алар моннан инде беркайчан да исән-сау чыга алмыйлар... Карачай күлендә эшләгән күп солдатларны, шул исәптән татар баласы Фәргатьне дә шул язмыш көтә иде...
Берничә көн радиоактив тузаннар очып торган күл төбендә алмашсыз эшләгәч, әзмәвердәй Фәргатькә дә әллә нәрсә булды... Ул кинәт кенә үзендә көчле хәлсезлек сизде, анын күнеле болгана башлады, эче кисеп-кисеп авыртырга тотынды... Ул башта мона игътибар итмәскә тырышты, узар әле, дип уйлады. Шул хәлендә икенче көнне дә эшкә чыкты. Чөнки яңгырлар, жил-давыл башланганчы, күл төбен күмеп бетерергә кирәк иде, аларга шундый әмер бирелгән... Ә эшләрдәй солдатлар саны көннән-көн кими бара... Ул көнне Фәргать берничә егет өчен берүзе эшләде, зур-зур блокларны, ташларны тузан тузгып торган күл төбенә ялгызы урнаштырды, баш күтәрми, көне буе шунда кайнашты...
Кинәт кенә Казахсатан чүлләреннән исә башлаган кайнар жил егетне бетон блокларга китереп сылады, ул, башы әйләнеп, жиргә ава язды... Ул арада күмелмәгән күл төбендә тагы “пәри туе” башланды, авыр ташлардан изелеп тузанга әйләнгән ләм, бөтерелеп, баш очында тузгырга тотынды... Бу кызуда битлектән дә сулап булмый, битлексез дә ярамый... Фәргать тыны бетә баруын, буылуын сизде, башы белән очлы ташларга аумас өчен, күлнен капланмаган ләмле өлешенә таба атлады һәм аңын җуеп, кап-кара упкынга очты...
Анын янына кызыл погонлы НКВД сакчылары йөгерешеп килеп җиттеләр. Берсе тиз генә Фәргатьнең битлеген салдырып карады—солдатның йөзе мәеттәй саргайган һәм күзләреннән... Күзләреннән канлы яшь ага иде...
—Беткән бу...
—Списать итәргә...
Шулай сөйләнә-сөйләнә, сакчылар Фәргатьне күл читенә чыгарып аттылар... Ул кичкә кадәр кызу кояш астында, атом тузаны арасында ансыз ятты... Кичкә таба бөркәүле санитар машинасы килеп, аны һәм ансыз яткан тагы берничә солдатны Сөнкүл буендагы махсус лабораториягә алып киттеләр... Бу солдатларның үле икәнлеген дә, тере икәнен дә белүче юк, әмма нинди хәлдә дә аларнын һәр әгъзасы фән өчен кирәк иде... Чөнки бу кешеләр атом казанында булып, һәр күзәнәкләре радиация белән агуланган, шул сәбәпле, фәнгә яна ачышдар ясарга ярдәм итәрлек мәхлуклар иде...
Берничә айдан солдат хезмәтен тутырып, Караболакка кайтырга, Гөлҗиһанга өйләнергә җыенган Фәргать өчен, инде үлеп яткан татар егете өчен билгесез тормыш башланды... Бу—аждаһа авызындагы тормыш иде, атом өстәленә тәҗрибә өчен бәйләп салган хайван тормышы иде... Әмма бу хакта Фәргать үзе белми иде әле...
Фәргать берничә көн яшәү белән үлем чигендә булды...
Чиксез каты авыртудан, бөтен эчке әгъзаларының ут булып януыннан, һәм шуны газапланып тоя алуыннан ул үзенен әлегә исән икәнлеген белде. Әмма үзе белән нәрсә булганлыгын аңламады... Ул әле үлмәгән, тере икән, нигә анын белән берәр нәрсә эшләмиләр, хәлен җиңеләйтмиләр, бу газаплардан коткармыйлар сон? Инде үлеп бара икән, нигә тизрәк үлми, нигә адәм түзә алмаслык авыртулардан газаплана? Нигә анын бетен бите бинт белән чорналган, нигә күзләрен каплаганнар, ачтырмыйлар, нигә ул, телен тибрәтеп, сүз әйтә алмый? Пәһлевандай егет, ыңгырашып, ярдәмгә чакыра, әмма аны ишетмиләр... Ә ул аларнын сөйләшкәннәрен ишеткән кебек була, әмма берни дә аңлый алмый... Нәрсә булган сон аңа, нигә һаман анын хәле жинеләйми, нигә һаман бөтен тәнендә, эчендә үткен пычак белән айкаган кебек көчле авырту? Нигә ана беркем дә ярдәм итми соң?
Ул үзснен шушы хәлдә күпме ятуын белми...
Авыруы бераз җибәргән кебек тоелгач, битендәге бинтларны сүтеп алганнарын хәтерли... Менә сүтеп тә бетерделәр, менә ул күзләрен ачты, әмма. Әмма ул берни дә күрми иде!!! Тирә-якта тавышлар ишетелә, янында кешеләр басып торганлыгы сизелә, әмма ул аларны күрми иде! Ул күрми, ул сукырайган, сукыр калган иде!!!
Шушы фажигане анлагач. егет яткан урыныннан сикереп торырга итте, әмма көчле авыртуга түзә алмыйча, чатгы белән чапкандай, кире ауды Ул бер мизгел анын җуеп, тын ала алмыйча ятты, эчендәге көчле авырту бер мәлгә күзләре хакында да оныттырган кебек булды.. Ана тизрәк нидидер уколлар ясадылар, кочләп дару эчерделәр, тизрәк тынычландырырга ашыктылар Чалып ташланган мал кебек, берара ул шулай урынында тынып, таралып ятты.. Аннан, күз алдындагы кара бушлыкка карап, сорап куйды:
—Мин күрмим, нәрсәдән бу?
Ана жавап бирергә ашыкмадылар. Бу сорау жавап бирерлек түгел иде.
Егет башка торлс сорау биреп карады:
— Мин шулай сукыр калачакмынмы?
Янындагы хатын-кыз, рус телендә, аны юатырга тырышты
—Син яшь әле, борчылма,—диде ул, йомшак тавыш белән —Күрмәвен вакытлы гына булырга да мөмкин, андый хәлләр була Ин мөһиме—син исән бит, дүрт санын исән..
—Алайса, нәрсә шул хәтле яндыра сон минем эчемне?—дип сорады Фәргать, кара бушлыкка карап —Утлы пычак белән айкаган кебек
Бушлыктан килгән тавыш аны һаман юатырга, тынычландырырга тырыша
—Анысы да үтәр Туйга хәтле төзәлер, менә күрерсен
Туй, диюгә, Фәргатьнең йөрәге тибүдән туктагандай булды
Туй?! Туй. . Күрше кызы Гөлҗиһан белән никах туе. Тукта, хәзер нинди көн соң, кайсы ай? Ул бу хәлендә озак ятамы? Гомумән, кайда ята сон ул— Иртәштәмс, әллә башка җирдәме?
—Син хәрби частьнсң больницасында ятасын,—дип жавап бирделәр ана. урынны ачыкламыйча гына—Инде сентябрь керде, көз җитә...
Ко 1.
Фәргать. үзе дә сизмәстән, ынгырашып куйды Юк. тән авыртканнан гына түгел, җан сызлавына түзә алмыйча бәреп чыкты бу аваз Бу көздә Фәргать, армия хезмәтен тәмамлап. Караболакка кайтырга тиеш иде биг Аларнын Гөлҗиһан белән туйлары булырга тиеш иде Бүгенге көндә ул— дөм-сукыр инвалид. Кирәк булырмы сон ул Гөлҗиһанга? Ә бәлки әле яналан күрә башлар, аякка басар, бәлки шуна кадәр бу хакта беркемгә дә хәбәр бирмичә торыргадыр? Фәргать өчен ин авыр хәл—кеше кулына калу, кеше кулына карап яту иде... Анын өчен ин түбән хат—сөйгәне алдында мескен, беткән кеше булып күренү Һәм ул бу хакта берәүгә дә бер хәбәр бирмәскә, бу хәлләрнең азагын көтәргә булды.
Больницада шактый яткач, янәшәссндәгеләр белән аралаша торгач, Фәргать үзе өчен тагы да куркынычрак нналыклир белде Ул Карачай күлен күмгәндә бик көчле радиация алган һәм чак кына үлемнән калган икән Сукыраюы да шуннан икән Анын гәне генә түгел, эчке органнары да көчле нурланыш алган, атом утында янган булып чыкты Ул яшәү белән үлем арасында бәргәләнеп ятканда, ана берничә операция дә ясаганнар, бу көчле авыртулар шуннан икән Анын белән нәрсә эшләгәннәр, кайсы җирләренә пычак тидергәннәр—Фәргать бернәрсә дә белми Әмма анын
2. ,к. У • м 13
өчен үлем карары булып яңгыраган хәбәр—Фәргатьнең балалары булмаячак икән... Һәрхәлдә, бу чорда... Алга таба нәрсә булыр—беркем дә бернәрсә әйтә алмый... Ягъни ул егерме бер яшендә дөм-сукыр булып, эче-башы туракланган хәлдә, бала булдырырга сәләтсез бер гарип булып калган...
Фәргать хәзер генә үзенен хәлен аңлады...
Әйе, ул—исән, әмма мондый исәнлектән нинди мәгънә, асылда тере мәет булгач?! Караболакка кайту, Гөлҗиһанга өйләнү турында инде сүз дә була алмый... 16 яшьлек кыз балага нигә мондый гарип ир? Кызганып, бәлки ризалашыр да, чөнки Гөлҗиһан бик кешелекле кыз. әмма Фәргать үзен кызгандырып, кешегә йөк була алмый... Ул бу хәлендә беркемгә дә күренергә теләми, хәтта сөйгәненә дә... Ә алга таба нишләргә кирәген ул үзе дә белми... Әниләренә Миасска ул үзенең исәнлеген хәбәр итәр, ә кайтуын—анда да кайтмас, аларга да йөк булмас... Бераз аякка басканчы, бер-бер төпле фикергә килгәнче, ул шушында калырга булды. Күңелендә, бәлки әле күзем ачылыр, бәлки врачлар нидер эшли алыр, дигән яшерен өмете дә бар иде... Фәргать Сөнкүлдәге бу больницаның радиация алган кешеләр өстендә сынау үткәрүче лаборатория икәнлеген белми иде әле... Белсә дә, аңа барыбер иде, ул врачлар биргән бөтен даруларны эчеп карарга, бөтен операцияләргә түзәргә әзер иде... Тизрәк аякка гына бастырсыннар, яңадан кеше итсеннәр...
Фәргать әнисенә өстәмә хәрби хезмәткә каласын хәбәр иттерде, Гөлҗиһанга бер хәбәр дә бирмәде... Авыр булса да, ул хәзергә күңеленнән Гөлҗиһан белән араны өзде. Аңа хәзер шушы хәлендә—дөм-сукыр һәм ялгыз килеш яшәргә өйрәнергә, тормышка җайлаша башларга кирәк иде... Ул әле бу авыру белән, ачы язмышы белән көрәшеп караячак. Гөлҗиһанны бу кара кайгылы тормышына өстерәп кертмәячәк... Язмышын җиңә ала икән—ул Гөлҗиһанны үзе эзләп табар, юк икән—мәңгегә онытыр, мәңгегә шушы шәһәрдә, шушы хәлендә калыр... Калган гомере, кабере дә шушында булыр...
Шулай итеп Фәргать Гөлҗиһан өчен кинәт кенә юкка чыга...
Билгеләнгән вакытта армиядән кайтмый...
Билгеләгән вакытта туй булмый кала...
Ата нигезендә яңа гаилә корылмый...
Күрше егете Фәргать, суга төшкәндәй, юк була, эзсез югала...
Ә Фәргать Сөнкүлнең лаборатория-больницасында ятып кала.. НКВД карамагында булган бу учреждение үзенен аеруча яшеренлеге һәм катылыгы белән аерылып тора... Иртәштә һәм тирә-як авылларда нурланыш, рак белән авыручылар шул хәтле күбәеп китә, ал арны дөньядан яшереп дәвалау өчен махсус хастаханәләр кирәк була башлый... Чөнки моңа кадәр күрелмәгән авыруларны башкалар янына салырга, кеше күзенә күрсәтергә ярамый иде... Бигрәк тә бу авыруларның гарип-гораба балалары туа башлагач, галимнәр эшнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап алалар... Радиациядән алган “нурланыш” авыруының кырык буынга җитеп, нәселне җимерүе, кешеләрне гарип итүе, дөньяга мутантлар тууга сәбәп булуы ачыклана. . Бу тирәләрдә ике башлы, балык койрыклы балалар туа башлый, буш баш миле, сынар бөерле, авыш йөрәкле, сукыр, чукрак, телсез балалар туу очраклары да күбәя... Боларның барысын да дөнья күзеннән яшерергә, аерым хастаханәләргә урнаштырырга кирәк була...
Ин башта андый больницаны Иртәшнең үзендә, Сөнкүл буенда ачалар... Биредә радиациядән чирләүчеләр өстендә өр-яна дарулар сынап карыйлар. Соңрак ФИБ, ягъни Физика-биология институты дип аталган лаборатория- больница Чиләбедә дә ачыла, аларнын үзәге исә Мәскәүдә оеша. Әмма
Сөнкүлдәге “Б" лабораториясе үзенен тере кешеләр остендә уздырган тәжрибә-сынаулары. рәхимсехтеге белән аеруча аерылып тора Әллә инде анда доньякүләм танылган әсир немец галимнәре эшләгәнгә, бу урынны халык телендә “концлагерь" дип атап йөртәләр
Атом бомбасы ясау сере, нигездә, немецлардан урланган булганлыктан, радиация нәтижәләрен өйрәнү тәжрибәсе дә аларда бар иде Радиобиология фәне, тере организм өстендә радиация тәэсирен өйрәнү немецларда сугышка кадәр үк шактый югары дәрәжәгә куелган иде... Шуна күрә сугыштан сон атом өлкәсендә эшләгән бөтен немец галимнәрен, кайсын әсир итеп, кайсын килешү буенча. Иртәш буйларына куып китерделәр һәм Сөнкүл лабораториясенә яптылар... Шулай итеп, атом буенча бөтен дөньяга даннары таралган Штульдреер. Борн. Кач. Риль кебек атаклы немец галимнәре советлар өчен эшли башладылар... Берәүләр Курчатовка ураннан плутоний аерып алу серен өйрәтсә, икенчеләр эшләрен радиобиология өлкәсендә дәвам иттеләр
Татар егете Фәргать шушы ак халатлы палачларнын тәжрибә өстәленә салынган чираттагы корбан иде
Ундүртенче бүлек
Инде билгеләнгән туй вакытлары үтеп китеп, кара көзләргә кергәч. Нәбиулла кызына сиздерми генә Миасска. Фәргатьнен әнисе янына барып кайтырга булды “Солдат хезмәте бит. ни булмас.—дип уйлады үзе дә сигез еллап армиядә йөреп кайткан ата кеше —Кыз да кызганыч, авыл халкыннан да яхшы түгел, чөнки туй турында хәбәр инде күптән таралган Туй дип. Гөлҗиһан жәсн укырга керергә дә бармады, эшкә дә урнашмады, хәзер инде ни дә булса хәл итәргә кирәк ' Хәзер инде барысы да Нәбиулланың Миасстан нинди хәбәр белән кайтуыннан тора Исәнме Фәргать, юкмы, исән икән, ник бер хәбәр бирми, нигә кыз базаны ил алдында мондый хәлгә калдырды0 Гөлҗиһан күзгә карап сула бит. үзенен кешегә сиздерәсе килми, эчтән генә өзгәләнә, яна Ул тәмам олыгайды, җитдиләнде, сөйләшмәс, көлмәс булды Әйтерсен. Караболак күгендә якты бер йолдыз сүнде һәм Нәбиулла, бу билгесехтеккә чик кую өчен үзе җыенып юлга чыгып китте . Хәзер инде барысы да анын нәрсә дип кайтып әйтүеннән тора иде
Әмма ул Миасста Фәргать турында артыгын белә атмады Дөрес, анын исән-сау икәнлеген белде ул. анысы ла бүгенге кон очен зур нәрсә иде Фәргать Иртәштә өстәмә хәрби хезмәткә каттан булып чыкты, әнисенә ул бу хакта үзе хәбәр иткән Анысы ла була торган хат. тик нигә бу хакта Караболакка. Гөлҗиһанга да хәбәр бирмәгән ул? Туй булырга торганда араны нигә кинәт кенә шулай озгән0 Әллә араларында берәр аңлашылмаучылык килеп чыкканмы ’ Яшьләр бит. икесе дә кайнар, икесе дә горур Ата кеше кызы очен шулай Уралларга килеп, төпченеп йөрүенә уңайсызланып та куйды “Ярый, исән икән—исән, насыйп булса, бер күрешерләр, язган булса, өйләнешерләр.—дип уйлады ул - Кыз ате бик яшь. укырга керер, һөнәр атыр Тормыш корырга өлгерер ате
Нәбиулла Миасста артыгын төпченеп тормады Төпченгән булса, ул Фәргатьнен өенә бер хат язмавын. Иртәштә катуы турында телеграмма белән генә хәбәр итүен белер иде Төпченгән булса, монда ниндидер сер барлыгын сизенер иде Әмма Фәргатьнен әнисе дә. Гөлжиһаннын әтисе дә телеграммага ышандылар һәм аны эхтәтеп тормадылар Хәер, ябык атом шәһәреннән ничек эхтәтеп булыр ндс аны? һәм алар барысы да Фәргатьнен үзенен хәбәр бирүен көтеп яши башладылар
Ә бу вакытта дөм-сукыр Фәргать Сөнкүлдәге Берия лабораториясендә яшәү белән үлем арасында бәргәләнә иде...
Ата кеше Караболакка кайтып кергәч тә бу хакта кызына озак кына әйтә алмый йөрде... Әйтмәс тә иде, Гөлҗиһанның ничек эчтән януын, билгесезлектән өзгәләнүен күрде.
—Фәргать Иртәштә хәрби хезмәттә калган, кызым,—диде ул, Гөлжиһаннын ялгыз калган чагын туры китереп.
Гөлҗиһанны ток суккандай булды. Аның битләре башта кып-кызыл булып чыкты, аннан кар кебек агарды. Алай да кыз үзен кулга алып өлгерде, газаплануын беркемгә дә, хәтта әтисенә дә күрсәтәсе килмәде.
—Ә син кайдан белден, әти?—диде ул, мөмкин кадәр тыныч тавыш белән.
—Миасска барып кайттым мин, кызым,—дип, дөресен әйтергә булды Нәбиулла —Әнисенә телеграмма белән хәбәр биргән ул, Иртәштә өстәмә хәрби хезмәткә калган...
Гөлҗиһан җавап итеп бер сүз дә әйтмәде. Иелә барган башын югары күтәрде, бугазына килеп төелгән әрнүен эчкә йотты, сер бирмәде... Атылып чыгарга торган хыянәтче күз яшьләрен әтисенә күрсәтмәс өчен ялт итеп тәрәзәгә борылды, ясалма шаян тавыш белән:
—Калган икән—калган инде,—дип әйтеп куйды —һәркемнең үз эше, әти...
—Әйе, кызым, һәркем үзе хәл итә,—дип аны җөпләде ата кеше.—Быел укырга керергә соңга калдын инде, киләсе ел өчен әзерләнә башларсың... Кышын эшләп алсаң да була, ничә тапкыр мәктәпкә чакыра килделәр бит...
Аның кызын Фәргать турында уйлавыннан читкә алып китәсе килде, Гөлҗиһанга тизрәк нинди дә булса шөгыль табарга ашыкты. Гөлҗиһан да әтисенең бу сүзенә чат ябышты, барып чыкмаган туй хурлыгын тизрәк онытырга кирәк иде.. Ә аны бары тик эш белән генә бастырырга була, авыз салындырып, елап утырмас бит инде Гөлҗиһан башы белән...
—Әйе шул, әти!—диде ул, башын горур тотып.—Иртәгә үк эшкә мәктәпкә барам! Ничә тапкыр килделәр бит инде...
Гөлҗиһан шулай диде дә, ниндидер эш тапкан булып, ишегалдына чыгып йөгерде... Керфек очларына менеп кунаклаган күз яшьләрен әтисенә күрсәтәсе килмәде анын... Кызнын хәзер бөтен кешедән дә качасы, дөньядан качасы килә, ул башында ут булып кайнаган бер генә соравына да жавап таба алмый... Ә анда—Фәргать, Фәргать, Фәргать...
Гөлҗиһан атылып урамга чыкты...
Ә урамда бөтен дөньяны энҗе нурларга күмеп, беренче кар явып ята иде! Менә ак кар бөртекләре Гөлҗиһанның озын керфекләренә куналар, алсу иреннәренә төшеп эриләр, кызнын күз яшьләренә кушылып, ут булып янган битләре буйлап агалар... Быел Караболакта беренче кар шулай елый- елый ява, елый-елый ага... Узган ел, Фәргать ялга кайткач, алар ак кар яуган Караболак урамнары буйлап кич буе җитәкләшеп йөргәннәр иде... Ярәшелгән парлар булгач, аларны авылда беркем дә гаеп итмәде, барысы да алар өчен сөенеп, туй көнен көттеләр... Чөнки гүзәл Гөлҗиһанга тин булырлык, горур Гөлҗиһанны буйсындырып торырлык башка кеше юк иде Караболакта... Патша кызы кебек үз дәрәҗәсен яхшы белгән Гөлҗиһанны бары тик мәхәббәт кенә буйсындыра ала иде... Гөлҗиһанның Фәргатьне яратуын бөтен авыл белә... Һәм бөтен авыл туй көнен көтә...
—Безнен туебыз кайчан була, Фәргать?—дип сорый аннан Гөлҗиһан, шук елмаеп...
—Бу юлы кызыл кар яугач түгел инде,—дип көлә Фәргать тә —
Караболакта беренче кар яуганда булачак безнен туебыз, Гөлҗаным Нәкъ бер елдан, мин солдаттан кайткач Көтәрсен бит9..
Гөлҗиһан чытлыкланып көлгән була... Ә эченнән генә ул бу слнын һәр көнен, һәр сәгатен саный башлый Көтмиме сон01 Көтмиме9! Ул Фәргатьне янәшәсендә торганда да сагына, киткәч, һәр көн анардан хат көтә, бары тик шунын белән яши Ул аннан ояла да. ана гел тартыла да. сагына да. дөньяда ул булганга сөенә дә... Фәргатькә гашыйк булганнан бирле Гөлжиһан авырунын да нәрсә икәнлеген онытты, ул бары тик киләчәккә хыял-ометләр белән генә яши Аларнын Караболакта үз өйләре булачак. Фәргать аны күтәртә башлады инде, анын кулыннан бөтен эш килә Ул өйнен ишегалды тулы балалар булачак Уллары Фәргать кебек баһадир гәүдәле, көчле һәм батыр, кызлары. Гөлҗиһан кебек сылу һәм сөйкемле булачак... Гөлжиһан аларга Караболак тарихын сөйләр, үхзәренен Алып Ханнар нәселеннән икәнлекләрен анлатыр, Биташ күленә алып барыр, урман-кырларны. борынгы скиф-һун курганнарын күрсәтер Ул аларга хан бабалары гурында Таһир бабай өйрәткән шигырьләрне укыр, татарча җырлар өйрәтер, догалар ятлатыр. Фәргать исә балаларына тормыш рәтен өйрәтер, акыл бирер, аларны авырлыклардан саклар... Чөнки шундый көчле, акыллы, рәхимле бит ул Фәргать..
...Гөлҗиһан, өй артындагы коймага капланды да. үксеп елап җибәрде Юк. юк. ул ышанмый. Фәргать аны болаи гына оныта, ташлый алмый, ана нидер булган, булган!. Нигә бер хаты, хәбәре юк аның Гөлҗиһанга? Ул бит андый түгел иде. һәр көн озын-озын хатлар яза иде. ту й көнен сәгатьләп саный иде Нигә калган ул Иртәштә. нигә бу хакта Гөлҗиһанга хәбәр бирмәгән? Анын сонгы хатлары шактый кырыс һәм коры була башлаган иде бит... Әллә сон Иртәштә башка хатын-кызны очраттымы икән ул?
Бу көтелмәгән уйдан Гөлҗиһанны яшен суккандай булды. Әйе. дөньяда Гөлҗиһаннан башка да хатын-кызлар күп бит. ә Фәргать алар кызыгырлык кына—матур, гәүдәле Ничек башта ук шул гурыда уйламаган сон Гөлҗиһан? Димәк, тормышта болай да була ала? Хыянәт тә була ала Бәлки Фәргать Гөлҗиһанны әллә кайчан оныткандыр инде, шәһәрдә башка кызлар тапкандыр.
Бу уеннан Гөлҗиһанның башлары әйләнеп китте, бу юлы инде күзләренә гарьлек яшьләре бәреп чыкты. Ул. ут булып янган иреннәрен канатканчы тешләп, картнәйләренен өенә таба йөгерде. Анын хәзер әтисе янына керәсе килмәде, ул анын күзенә күренергә ояла иде
Гөлҗиһанның бәхетенә. Таһирҗан бабай да биредә булып чыкты, әйтерсен лә. ул аны көтеп кенә торган Гөлҗиһан да. ярдәм эзләп, шундук Таһир бабасының күкрәгенә килеп капланды һәм мышкылдап елап җибәрде Бу мизгелдә аны бары ул гына дөрес сүзләр табып юага алыр кебек иде..
—Ә син борчылма, кызым, барысы да яхшы булыр, иншаллаһ!—диде Таһир бабасы, оныгынын уйларын сизгәндәй —Табышырсыз да. кый. кавышырсыз да—язганы булыр. Алла теләсә.
Гөлҗиһан, мөлдерәп. Таһир бабасына күтәрелеп карады Нинди кавышу турында сөйли ул. кем белән9 Каян белгән ул Гөлҗиһанның ни өчен өзгәләнүен?
— Кем белән кавышу турында сөйлисен син. Таһир бабай?
—Кемне уйлыйсын, шунын белән, кызым,—диде бабасы, кызнын чәчләреннән сыйпап —Тик сабыр итәргә кирәк, кызым, ашыгып нәтиҗә чыгарма. Дөнья бит бу. анда әллә нәрсәләр булырга мөмкин Бәлки ана синең ярдәм кирәк гер
Бу сүзләрдән Гөлҗиһан сискәнеп башын күтәрде. Әйе шул. бәлки
ФӘҮЗИЯ ВӘЙР;
Фәргатькә анын ярдәме кирәктер? Гөлҗиһанга анын турында әллә нәрсәләр уйлавы өчен оят булып китте. Каян чыгып, анын башка кызлары бар. дип әйтә ала ул? Кеше турында, бигрәк тә яраткан кешен турында ничек шулай уйларга мөмкин? Бәлки Фәргать чыннан да авыр хәлдәдер, бәлки ана чыннан да Гөлжиһаннын ярдәме кирәктер?
—Мина нишләргә сон, бабай?—диде ул, бер карарга килә алмыйча интегеп.
—Сабыр итәргә, кызым, сабыр итәргә,—диде бабасы, һаман шул сүзгә басым ясап,—Сабыр төбе—сары алтын...
Аннан бабасы сүзне оста гына башкага борып җибәрде:
—Син быел укырга бармадын инде, кызым?
—Шулай килеп чыкты бит инде,—диде Гөлҗиһан, туй сүзен исенә төшерәсе килмичә,—Киләсе елга барырмын, Алла теләсә...
Гөлҗиһанның бу сүзләреннән Таһир бабасы бик канәгать калды:
— Шулай, гел “Алла теләсә", дип әйт, кызым,—диде ул, оныгынын аркасыннан кагып.—Кая барырга уйлап торасын инде, кызым?
—Мин Свердлауга юридическига бармакчы идем,—диде Гөлҗиһан, сүзнен башка якка кереп китүенә куанып.—Әмма анда кызларны бик алмыйлар икән, армиядән кайткан егетләр күп, ди...
—Кыз бала өчен авыррак хезмәт инде,—диде бабасы, җайлап кына,— Кыз бала өчен укытучы, табип эше яхшы инде ул, кызым.. Өйдә дә. эштә дә ярый торган хезмәт...
Ул арада сүзгә Нурҗамал әбисе дә килеп кушылды:
—Гомерем буе нәселебездә бер укыган табип булсын иде, дип кызыктым,—диде ул, үз фикерен әйтеп калырга ашыккандай.—Гөлҗиһан кызым яхшы укыганга бик сөенгән идем, врачлыкка китәр, дип... Әллә нәрсә килеп чыкты бит менә.. Хәерлесе булсын инде...
Ә Гөлҗиһанның бу турыда уйлаганы да юк иде! Әйе, ул бик яхшы укыды, мәктәпне “биш”кә генә тәмамлады. Ана уку да, эш тә, кешеләр белән аралашу да бик җиңелдән бирелә иде, ул бер җирдә дә интекмәде, көчәнмәде... Мәктәптә бөтен яктан ана тиннәр булмады, укуда да. матурлыкта да, батырлыкта да аны беркем җиңә атмады... Барысы ла башта Гөлҗиһан әллә кайларга барыр, әллә кемнәр булыр, дип көттеләр... Чөнки ул кайда барса да укырга керә ала иде. Аннан Фәргать килеп чыкты... Гөлҗиһан аннан башка тормышын күз алдына да китерә алмады, кая анда укырга китү, кемдер булу... Ул кияүгә чыгарга сандык малы әзерли башлады, өй, гаилә, итәк тулы балалар турында хыялланды... Ә әнә, Нурҗамал әбисенә хәтле, аның укып, нәселдә зур кеше булуын көткәннәр икән Врач булыр дип хыялланганнар... Көтелгән туй булмагач, барысының да беренче сүзләре уку турында иде.. Бәлки бу Гөлҗиһанның уй-гамәлләрен башка юнәлешкә алып кереп китү өчен махсус эшләнгәндер, бәлки олылар, чыннан да, Гөлжиһаннын нәселдә бер зур кеше булуын өмет иткәннәрдер...
Ни булса да, бу сөйләшүләрдән сон Гөлҗиһан өйләренә шактый тынычланып, җитдиләнеп кайтып керде... Әтисе белән Фәргать турында сөйләшүләр дә каядыр еракта, пәрдә артында калган кебек тоелды.. Әйе. Таһирҗан бабасы дөрес әйтә—ана бу мәсьәләдә сабыр булырга кирәк. Ашыгып нәтиҗә чыгарырга ярамый, насыйп булса, бар да ачыкланыр, беленер, бераз сабыр итәргә кирәк Иртәш дөнья читендә түгел, Караболактан да анда күп кеше эшли. Фәргать анда булса, берсе ишетмәсә. берсе ишетер, берсе күрмәсә. берсе күрер... Анын турында дөрес хәбәр авылга барыбер кайтып җитәр, Алла теләсә.. Бәлки әле үзе дә хәбәр бирер.. Ә хәзергә Гөлҗиһанга үзенен киләчәге турында уйларга кирәк. Анын классташлары күбесе кайсы укырга, кайсы эшкә урнашып бетте инде.
авылда Рәшидә кебек авырулар гына калды Авылда авырулар һаман бик күп. әмма халык бу хәлгә ияләнеп бара инде... Караболак халкы, гомумән, зарланырга, чирен кешегә күрсәтергә яратмый Ә югыйсә, һәр йортта диярлек ятып чирләүче бар бит инде
Боларны искә төшергәч. Гөлҗиһан табип булу турында җитдирәк уйлый башлады Әбисе дә. әнә. врач бул. ди Теге вакытта кан косып, үлемнен күзенә карап ятканда. Гөлҗиһаннын үзенен дә табип буласы килгән иде Ул шул хәтле каты сызланды, авырды, ә шул чакта янында хәлен җиңеләйтерлек бер табип булмады Авызына бер дару каптыручы да булмады, әле ярый әби-бабасынын үләннәре, сулары булды Ул вакытта авылда Гөлҗиһаннар классыннан гына да жиде бала үлде, яннарында ярдәм итәргә врач булса, бәлки алар исән калырлар иде. Мединина көчле булса, бәлки Хәбибулла абыйсы да исән калыр иде. утыз яшендә үпкәләре череп үлмәс иде. Аннан сон да аларнын Сәкәлин урамында гына да иллеләп кеше үлде инде, барысы да яшьләр һәм балалар Чыннан да. нидән үлә икән алар? Нигә моны беркем дә тикшерми икән'’ Нигә алар авылында врач юк икән? Медпункт урыс авылы Кояшта, больнииа алтмыш-җитмеш чакрымдагы район үзәгендә. Дөрес, һәр елны мәктәпкә килеп, бал аларнын беләкләреннән кычкыртып каннарын алып тикшереп йөргәннәр иде урыс врачлары. Әллә Мәскәүдән. әллә Чиләбедән диделәр Әмма аларнын ул тикшерүләреннән авыл халкына ни мәгънә сон. чирләреннән дәваламагач?
Ә ярты мәктәп чирле бит алар авылында, әле бөтенесе дә булмаса. Кемнен чәче коелган, гел пеләш калган, кем начар күрә, ә авылда күхтек юк... Кайбер балалар кинәт кенә артык симереп киттеләр, аякларын чак өстерәп йөри башладылар, ә кайберәүләр артык ябык, карарга куркыныч Балалар шундый була димени? Гөлҗиһаннын үзеннән сон туган энеләре дә гел чирли, әти-әнисе нишләргә дә белми Бәлки бу хәл тимер чыбык белән әйләндереп алган Караболак суын эчкәнгәдер? Бәлки Караболакнын туфрагы агулыдыр? Алай дисән. халык гомер буе шушында яшәгән бит инде, туксанга, йөзгә җиткәннәр... Ә хәзер Караболакта кеше туута чирли башлый яки туганда ук чирле туа...Димәк, кияүгә чыкса. Гөлҗиһаннын балаларын да шул хәл көтәргә мөмкин?
Гөлҗиһаннын башына башка уйлар керде
Ул дөньяга башка күзлектән карап, башкача күзәтә башлады
Кышын ул укытырга Караболак мәктәбенә барды, ана башлангыч классларны бирделәр. Гөлҗиһан балаларның бик тиз аруларына, хәлләре бетүенә игътибар итте, хәтта ан җуеп егылу очраклары да бар иде Авыл баласы, гадәттә, нык. таза була, юк-барга гына селкенми дә Ә монда балалар аңсызланып егылалар, гел баш авыртудан, эч авыртудан зарланалар, начар ишетәләр, начар күрәләр Гөлҗиһан үзе укыганда да балалар арасында авырулар бар иде, әмма бу дәрәҗәдә түгел иде Нинди ХАТ булыр икән сон бу? Нигә болар белән беркем дә кызыксынмый, тикшерми? Шушы сораулар алдында Гөлҗиһаннын үз хәсрәте. Фәргать кайгысы да онытылыбрак калган кебек булды
Чиләбе врачлары Караболакка чираттагы тикшерүгә, кан алырга килгәч. Гөлҗиһан бу сорауны аларга да бирде Мондый туры сорауны көтмәгән врачлар югалып калдылар, чөнки бу авылда алардан әле берәүмен дә бодай терәп сораганы юк иде Әйе. бу яшь укытучы кызнын күзәтүләре дөрес, бу авылда балаларда да. олыларда да бер үк хәл—каннын бозылуы, ү згәрүе күренә .. Алар барысы да дип әйтерлек каннарында атом тамгасы йөртәләр бу исә төрле авыруларга, хәтта гариплеккә, баласызлыккл. үлемгә дә китерергә мөмкин... Әмма моны аларнын үзләренә ничек өйтәсен? Сәбәбен сорый башласалар ни дип әйтерсең? Монын сәбәбе, әлбәттә, янәшадәге
"Маяк" комбинаты, бу авыллар өстенә туктаусыз таралып торган радиация... Әмма болар барысы да—дәүләт сере, бу хакта әйтергә дә, язарга да ярамый... Һәм врачларга да төрлечә алдарга, дөреслекне яшерергә туры килә...
—Татарларда ашау гел бер төрле, яшелчә-жимеш, витаминнар организмга аз керә, шуна укучыларның хәле юк,—дип җавап бирделәр Чиләбе врачлары. Гөлҗиһанны ышандырырга тырышып.
Ә Гөлҗиһан ышанмады...
Нигә аларда яшелчә-жимеш аз булсын ди? Бөтен бакчалар, урман-кырлар шуның белән тулган бит... Гөлҗиһаннар үзләре генә дә кыярын, помидорын, кишер-кәбестәсен, кабагын, суган-сарымсагын бакча-бакча утырталар, кисмәк-кисмәк тозлыйлар... Ә инде җиләк-жимешне, алманы, карлыган- кураны, чияне җыеп бетерә алмыйлар, алар бакчада да, урманда да, Караболак буенда да чиләк-чиләк җыярлык... Авыл баласы шуларны ашамый диме? Һәркемнен баз тулы вареньесы, умарта-умарта балы, сөте- каймагы—барысы да бар хәзер авылда, беркем ач түгел... Шуна карамастан, барысы да чирли, көн саен кеше үлә, хәтта яшьләр, балалар да...
Гөлҗиһан Чиләбе врачларына менә шуларны аңлатып бирде. Тегеләрнең мона җавабы юк иде...
—Ашауны әйтә алмыйм,—дип каршы төште ана Мәскәүдән килгән урыс врач.—Әмма сездә, татарларда, туганнар арасында өйләнешүләр, ягъни кан катнаштыру күп икән... Ә бу, үзегез беләсез, мутациягә, ягъни гариплеккә, нәселнен зәгыйфьләнүенә китерә...
—Юк бездә андый хәл, кем әйтте сезгә моны?—дип чәчрәп каршы төште Гөлҗиһан.—Беркем дә үз туганына өйләнми инде, һәркем үзенен җиде буынын белә... Туганнарга мулла бабай нишләп никах укысын?
Врачлар аптырашып, бер-берләренә карадылар. Ут кебек кайнар, хан кызыдай горур һәм гүзәл бу татар кызына аларның җаваплары юк иде... Аларга ярдәмгә Коншактан килгән үз “татарыбыз” ашыкты:
—И, сенелем, кешенең башын юк белән катырма инде, үзең дә белә торып,—диде ул, бөтен сөйләшүгә йомгак ясап.—Халык эчә бит хәзер, шуна күрә чирлиләр, үләләр... Сездә дә шул хәл, бездә дә...
—Бездә алай түгел!—дип тагы чәчрәп каршы чыкты Гөлҗиһан —Бездә алай эчмиләр! Безнең нәселдә беркем эчми, ә энеләрем гел авырый.. Теге вакытта мин үзем дә үлә яздым...
—Эчәләр, эчәләр Караболаклар!— дип, Коншак хатыны чәт-чәт килде — Мин әллә сезнекеләрне белмимме? Менә хәзер керсән, өй саен әче бал... Аракының да кимен куймыйлар... Эчмәгән кеше юк ул хәзер, шуна күрә чирлиләр дә...
Алар белән бәхәсләшеп торудан мәгънә юк иде, алар барыбер дөресен әйтмәячәкләр иде... Бәлки әле үзләре дә белмиләрдер... Кнлгән врачлар Гөлҗиһанны ышандыра алмасатар да, уйга салдылар... Әйе, алар авылында да эчүчеләр күренгәли хәзер, әмма алай ук түгел бит! Ул сабый балаларнын, япь-яшь ирләрнең егылып үлүләрендә эчкечелекнең ни катнашы бар? Хәбибулла абыйсы эчүнен нәрсә икәнлеген дә белми иде, утыз яшендә корып үлде... Ә Фәргатьнең әтисе Якуп абый? Аңа да бит нибары кырык яшь иде, теге вакытта, Иртәштә шартлаган елны, Караболактан кайтуга авырый башлаган булган, ул да кибеп үлде... Гомерендә дә эчкән кеше түгел бит...
Фәргать исенә төшкәч, Гөлҗиһанның тагы күңеле кузгалды...
“Әллә ана да берәр нәрсә булдымы икән соң?—дип уйлады ул, хәвефләнеп —Иртәш шартлаган көнне ул да авылда иде бит. аннан сон Караболакта күпме кеше тәгәрәп үлде... Бәлки авыл егетләрен кырган бу билгесез чир Фәргатькә дә кагылгандыр, бәлки бу мизгелләрдә ул да үлем
көтеп ятадыр?" Бу уеннан Гөлҗиһан чайкалып куйды, тәнендә һәм җанында онытылып торган авырулары кузгалды, башы әйләнеп китте... Аумас өчен ул тизрәк урынга барып утырды Соңгы вакытта Гөлҗиһан үзендә тагы шул авыру билгеләрен—хәлсезлек, баш әйләнү кебек нәрсәләрне сизә башлаган иде... Авыру шундый бит ул—көчсез, бәхетсез чагынны гына көтеп тора да. өстенә ыргыла.. Фәргать турында уйлау, билгесехтек Гөлҗиһанны да тәмам көчсезләндергән, бөгеп салган иде... Ә борчулы уйлар аннан рөхсәт сорап тормыйлар, ургылып, һаман өстенә киләләр, жавап таләп итәләр... Ә җавап юк...
Әйе, Фәргать тә, Хәбибулла абыйсы кебек, Иртәштә яши иде бит... Ә андагы хәлләрне күргән халык бик куркыныч итеп сөйли... Элегрәк анда кертмәгәннәр дә, чыгармаганнар да бит Хәбибулла абыйсы да шуннан чирләп, корып кайтты... Бәлки Фәргатькә дә шунда берәр зәхмәт кагылгандыр? Нигә Гөлҗиһан бу турыда элегрәк уйламаган сон1 Кем белән сөйләшеп, кинәшеп карарга икән бу хакта? Таһирҗан бабай карт инде, ул Иртәштәгс хәлләрне белерлек түгел.. Авылда бу хакта теләсә кемгә ачылып булмый, халык үзе дә анда ниләр булганлыгын белми... Гөлҗиһан бары тик әтисе белән генә кинәшә ала... Ул—армиядә хезмәт иткән, сугышта булган кеше, дөнья күргән, тормышны белә Һәм Гөлжиһаннын сорауларына бары тик ул гына җавап бирә алачак Гөлҗиһан аннан Иртәш турында да, Караболактагы бу хәлләр турында да, Фәргать хакында да ачыграк сорар... Әтисе аны анлар, әтисе ана ярдәм итәр
—Әти, минем синен белән бик җитди нәрсәләр турында сөйләшәсем бар,—диде кыз, аның каршына килеп утырып.
Кызынып мәктәптәге эше белән мавыгып, үз кайгысын онытып торуына Нәбиулла сөенеп йөри иде. Анын җитди нәрсәләр турында сөйләшергә җыенуын белгәч, бераз аптырап калды Фәргать турында булса, шуннан артык нәрсә әйтә ала ул ана? Ул үзе дә Гөлҗиһан белгән хәтле генә белә Ә бәлки укырга керү турында кинәшәсс килгәндер, көннәр язга авышып бара бит, имтихан вакыты да якынлаша
-Әти, нигәбезнен авылда халык шул хәтле күп үлә икән?—дип. турыдан - туры сорап куйды Гөлҗиһан.
Нәбиулла мондый сорауны бөтенләй көтмәгән иде, бераз аптырап, югалып калды, шактый гына дәшми торды...
— Күп үлә шул, кызым, бик күп,—диде ул, башка җавап таба атмагач.
—Ә нигә?
Нәбиулланың моңа төгәл җавабы юк иде Ул үзе дә хәйран катып йөри— авылда кон саен мәет, көн саен чирле... Гомер булмаган хал—бөтен тирә- якка данлыклы Караболакта тумыштан тилеләр, әллә нинди гарипләр, телсез-чукрак балалар күренә башлады. Кая анда кешене тикшерергә—үз нәселләрендә әллә нәрсәләр булып яга бит... Туганы Хәбибулла, япь-яшь килеш, күзгә карап кинәт кенә үлеп китте Гөлҗиһан үзе чак кына үлемнән калды... Хатыны Хәбирә ике ел рәттән үле бала тапты, Гөлҗиһаннан сон туган малайларда бөтенләй рәт күренми, чирдән башлары чыкмый Менә күпме вакыт инде Нәбиулланың үзенең дә ниндидер чир-зәхмәт бөтен эчен яндыра, айкый, күкрәген талый, үпкә-бавырын телә Әмма алар авылында, алар нәселендә чир турында бик сөйләргә яратмыйлар, аны тикшермиләр... Ә Гөлҗиһан, әнә. күзгә карап жавап көтә.
—Үзем дә аптыраган инде, кызым,—диде Нәбиулла, хак дөресен әйтеп — Элек безнең авыл халкы бик озын гомерле иле. безнен Алып Ханнар нәселендә хәтта йоз илле яшькә кадәр яшәүчеләр булган, диләр Күпчелек кеше сиксән-туксанга җитеп, үз үлеме белән картаеп үлгән... Ә хәзер әллә нәрсә китте—яшьләр, балалар үлә... Гомер булмаган хәл
—Ә Таһиржан бабай нәрсә ди болар хакында?
—Таһирҗан бабан? Таһиржан бабан әйтә ул...
— Нәрсә ди?
Нәбиулла як-ягына карап куйды. Аннан, кызына иелә төшеп, шыпырт кына әйтеп куйды:
—Дөньяны агулыйлар, ди Таһиржан бабан... Суда, һавада, туфракта агу бар, ди, шуңа күрә суны Биташтан ташый ул, халыкка да шулай куша, әмма анда чаклы көн дә кем барып йөрсен? Иртәш ягыннан куркыныч килә, ди... Анда ни булганын ул үзе дә белеп бетерми, ул күп нәрсәне сиземләп кенә тоя бит, үзен беләсен... Иртәштән сак булыгыз, ди Таһир бабан...
—Иртәштән сак булырга?!
Гөлҗиһан утырган урыныннан сикереп торды. Фәргать тә Иртәштә бит, димәк, ул да шул агу эчендә?!
Әтисе дә, урыныннан торып, ишек буйларын әйләнеп килде, тәрәзә пәрдәләрен тартыбрак ябып куйды. Чөнки Караболакта әле озын колак шымчылар да, кирәк урынга җиткереп торучылар да бар... Иртәш белән бәйле мәсьәләдә бигрәк тә сак булырга кирәк, анда бөтен нәрсә дәүләт сере хәзер...
—Теге вакытта Иртәштә нидер булганын күптән сизенә идек инде без,— диде ул, кызы каршына килеп утырып.—Авылдагы бөтен авырулар шул вакыттагы шартлаудан сон башланды бит... Тирә-күрше авылларны юкка гына башка урынга күчермәгәннәрдер Ниндидер зәхмәт, агулану белән бәйләнгән иде бу хәлләр... Ә без калдык Хәтереңдә булса, коеларны күмделәр, елгага юлны яптылар, болын-кырларга кертми башладылар... Берничә елдан барысына да янадан рөхсәт бирделәр тагы...
—Ул вакытта Иртәштә атом бомбасы шартлаган, дип сөйләделәр бит, әти... Бәлки шуннандыр халыкның бу авырулары?
Нәбиулла үзе дә белә—авылда бу турыда бераз сөйләшеп алдылар да, тындылар.. Чөнки авыл халкы өчен атом бомбасы белән гади бомба арасында аерма юк, ул аны белми һәм нинди нәтиҗәләргә китерәсен дә акламый иде Хәбибулла да үләр алдыннан: “Атом, үлем”,—дип пышылдаган...
—Әгәр ул вакытта Иртәштән ниндидер агу таралган булса, һаман шул суда, туфракта бит инде ул, кызым,—дип дәвам итте Нәбиулла, үзенчә фикерләп.—Әллә, чыннан да, шуннан чирлиме икән соң бу Караболак халкы? Әмма моны ничек ачыклыйсың? Сорасаң да, кем җавап бирер? Иртәштә бөтен нәрсә дәүләт сере бит анда Анда эшкә кергән авыл егетләреннән кул куйдыралар икән, егерме биш ел дәүләт серен ачмаска, дип... Хәбибулла абыен да берни сөйләмәде бит, үлгәндә генә ике сүз әйтеп өлгерде. Бәлки ул безне шулар хакында кисәтергә теләгәндер...
—Әти, әллә Фәргатькә дә берәр нәрсә булдымы икән соң анда?—дип сорады Гөлҗиһан, үз уйларына бирелеп,—Болай кисәк кенә хәбәрсез араны өзәргә тиеш түгел иде бит ул, туй була дип торганда...
Ул хакта Нәбиулланың үзенен дә башына килде. Солдат хезмәте бит, ни булмас, бигрәк тә андый хәрби шәһәрдә, атом коралы белән бәйле җирдә... Әмма әниләренә хәбәр биргән ләса ул, исәнлеген белдергән...
—Ни булса да, көтеп карыйк әле, кызым,—диде ул, Гөлҗиһанның һаман шул турыда уйлавына борчылып.—Мин дә үз юлларым белән белешермен, бәлки әле үзенә дә берәр хәбәр килеп төшәр... Сиңа хәзер укырга барырга әзерләнергә кирәк, кызым, кая барасын хәл иттеңме әле?
— Мин Чиләбегә, медииина училищесына барырга ниятләдем, әти,— диде Гөлҗиһан, уйчан гына.—Нәселгә бер медик кирәк инде Аннан,
насыйп булса, институтына да керермен, хәзергә училищедан башлыйм
әле...
Нәбиулла бу хәбәрне ишетеп, чиксез куанды. Ул Гөлҗиһанга бик зур өметләр баглый иде. чөнки анын акылы, тәвәккахпеге, тырышлыгы ирләргә алыштыргысыз... Үзснен авырый башлаганын сизгәч. Нәбиулла, гаиләсе, карт ата-анасы, авыру уллары турында уйлап борчылды, үзе белән бер-бер нәрсә булса, аларны кемгә калдырырмын, дип кайгырды Анын бөтен карап торганы, өмете—кызы Гөлҗиһан иде Бу бала исән булса, нәсел югалмас, ул берсен дә авыр хәлдә калдырмас, ташламас.. Анын медицина буенча китүе бигрәк тә яхшы, нәселләренә бер табип булыр ичмасам Мондый каты зәхмәтләр заманында үләннәр, сулар белән генә дә булмый шул. гыйлемле белгечләр кирәк Кызынын шушы юлдан китәргә ниятләвен ата кеше хуплап каршы алды, зур нәсел исеменнән ана үзенен фатихасын бирде
Унбишенче бүлек
Чиләбе медицина училищесына укырга кергәндә Гөлҗиһан үзендә кан аналихлармнын бик начар икәнлеген белде
Бу хәбәр аның түбәсенә китереп суккан кебек булды, ул. берни анламыйча. әле кулындагы кәгазьгә, әле врач хатынга карады Өлкән яшьтәге врач хатын үзе дә бу анализлардан аптырады, монда язылганнар дөрес булса, бу кыз баланын алдагы язмышы инде хәл ителгән булып чыга ласа Карап торышка ут чәчеп торган, багалмасы кебек сылу кыз. ә нинди кан Атом тамгалы Ягъни, анын инде балалары да булмаячак, булса да. алар гарип туарга момкиннәр. үзе дә гомер буе авырудан җәфаланачак Хәер, хәзер Коншак тирәсеннән күпләр шундый начар кан белән килә
—Коншактан килдеңме’— дип сорады ул. уйларын раслау өчен
—Әйе. апа. Татар Караболагыннан мин Ә сез кайдан белдегез9
— Канын сөйләп тора, сенлем. канын Сез аннан барыгыз да тамгалы киләсез бит. .
— Нинди тамга?—дип сорады Гөлҗиһан, куркып
Олы яшьтәге татар хатыны артыгын сөйләп тормады, ана артыгын әйтергә дә ярамый иде. Әмма ул бу сөйкемле тагар баласын бик кызганды, ана ярдәм итәсе, аз гына булса да хәленен нинди булуын сиздерәсе килде.
—Башын әйләнәме?—дип сорады ул. Гөлҗиһаннын авыру билгеләрен үзеннән әйттерәсе килеп
—Әйе... Гел түгел, вакыты-вакыты белән
— Борынын сш каныймы9
—Каный Колакларымнан да кан киткәне бар Теге вакытта. Иртәштә завод шартлагач, бик озак авырып яттым мин Чәчләрем дә коелган иде. аннары яңадан чыкты Ул вакытта безнен класстан әллә ничә бала үлде, мин чак кына исән калдым.
Әйе. табип хатын бик яхшы хәтерли ул чакларны Ул вакытта азар Чиләбегә китергән мәетләрне ярып өлгерә алмыйлар иде, мәрхүмнәрнең туганнары исә күмеп бетерә алмыйлар иде Ә авыл халкы чебен урынына кырылды, аларга нидән авырганнарын да. нидән үлгәннәрен дә әйтергә ярамый иде Хәтта врачлар да "Маяк” белән, радиация белән бәйле дәүләт серен ачмаска кул куйганнар иде.
—Ә хәзер хәлен ничек, сенлем?—дип сорады врач хатын, атомнын чираттагы корбанына кызганулы караш ташлап.
— Хәзер яхшы, апа Кай вакытта тик торганда хал бетә бетүен, авыз эче кибә, гел эчәсе килә. Аннан үтә Безнен бәген авыл шулай авырый, нәрсә икәнен беркем белми Нәрсә сон миндә, апа9
Врач хатын аның соравын җавапсыз калдырды . Шактый вакыт Гөлҗиһанга текәлеп карал торганнан сон, кинәт кенә сорап куйды:
—Йөргән егетен бармы, сенлем?
Гөлҗиһан мондый сорауны көтмәгән иде, бит алмалары кып-кызыл булып чыкты... Нигә анын егете турында сорый икән бу апа, әллә Фәргать турында берәр нәрсә беләме9
—Бар иде...—диде ул, ничек җавап бирергә белмичә.—Хәзер юк инде... Хәзергә юк...
—Булмаса, ашыкма, сенлем,—диде табип хатын.—Бу кан белән сина, гомумән, ашыгып кияүгә чыгарга ярамый...
—Нигә, апа? Каннын кияүдә ни катнашы бар, кый?!—диде Гөлҗиһан, мишәр үткенлеге белән.
Казан якларыннан килгән татар хатынына анын бу үткенлеге охшады, ахры, елмаеп куйды. Бу чая кыз тормышта югалып калырга охшамаган иде, әмма кайбер нәрсәләрне белеп торырга да тиеш... Соныннан үкенмәс
өчен...
—Кияүгә чыгарга мөмкин, сенлем,—диде ул, Гөлҗиһанның аркасыннан кагып —Әмма бала табу белән ашыкмаска кирәк...
—Ә нигә?—диде Гөлҗиһан, берни аңламыйча.
—Чөнки бу кан белән аларнын авыру туулары мөмкин,—диде врач хатын, “гарип" дип әйтергә теле әйләнмичә.—Хәер, мондый очракта, гадәттә, бала бөтенләй булмый...
Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлҗиһан тынсыз-өнсез калды... Ничек инде ул— бала булмый?! Гөлҗиһан ана була алмый, дигән сүз бит инде бу?! Нәселдә булмаганны! Нәрсә сөйли бу Чиләбе врачы?!
—Нишләп минем балам булмасын ди, апа?! Мин сау-сәламәт бит, кайдан чыгып әйтәсез моны? Безнен нәселдә андый кеше юк, барысында да бер оя бала...
Артыграк әйтеп ташлаганын аңлап, врач хатын аны юатырга тырышты. Бу авыл баласын шул хәтле кызу, кайнар булыр дип, кем уйлаган. . Ә үзе турында дөреслекне барыбер белергә тиеш бит инде ул, бер өлешен булса да белергә тиеш... Калганын үзе аңлар, бу анализлар белән әле аңа күп газапланырга туры киләчәк...
—Син медицина училищесына килдең, сеңлем,—диде врач хатын, Гөлҗиһанны тынычландырып—Тиздән үзендә күп нәрсәләрне аңларсың.. Әмма мин сине кисәтеп куюны кирәк таптым—кияүгә чыксан да, бала табарга ашыкма... Аларнын гарип туулары бар...
Гөлҗиһан ничек итеп врач бүлмәсеннән атылып чыкканын сизми дә калды... Бу сөйләшүне башкалар ишетмәдеме икән, дигәндәй, тизрәк як- ягына каранды, анын бәхетенә, ишек төбендә берәү дә юк иде... Гөлҗиһан йөгереп урамга чыкты, кешеләргә бәрелә-сугыла тулай торакка таба йөгерде. Анын тизрәк бүлмәсенә кереп бикләнәсе, бөтен кешедән, хәтта үз-үзеннән качасы килде... Бүген врач хатын аңа, күзенә карап, үлем карары чыгарган иде...
Озак, бик озак тулай торакның саргайган түшәменә карап ятты Гөлҗиһан...
Анын башында, йөрәгендә, җанында б'.р генә уй бәргәләнде—анын баласы булмаячак, булса да, гарип туачак... Нигә, нигә алай?! Гөлҗиһанга бит әле нибары унҗиде яшь, анын матурлыгыннан, чаялыгыннан Караболак егетләре телсез кала иде... “Нурыннан күзем камаша”,—дип, Фәргать анын йөзенә туры карый алмый иде Алар бит Фәргать белән өй тулы, итәк тулы балалар үстерү турында хыялланганнар иде! Ничек була сон бу - унҗиде яшендә, “Синең балаң булмый, булса да, гарип туа”, диләр? Имеш,
анын канында тамга бар... Нинди тамга ул. кем салган аны Гөлжиһанга. кайчан салган? Ничек котылырга ана бу куркыныч тамгалан0
Медицина училищесында укый башлагач кына Гөлҗиһан эшнен ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген аклады Анын канында кызыл кан күзәнәкләре кими башлаган, нәтиҗәдә, генетик код бозылган, хромосома төзәлмәслек булып үзгәргән иде.. Бу исә халык телендә ~ак кан” дип аталган кан рагына, ягъни, лейкимиягә китерергә мөмкин икән... Боларны белгәч. Гөлҗиһан өнсез калды Тумаган балалары турында уйлап утыра, ә үзенен хәле һаман яшәү белән үлем арасында икән бит әле... Теге вакытта ул могҗиза белән исән калды, ә анын классташлары шушы авырудан китеп барганнар икән бит Каннары агуланган Каннары бозылган Каннары беткән. Авылда кинәт кенә сукыраючылар, аяк-куллары череп ятучылар да шушы кан авыруыннан икән бит. ә халык аларнын нидән чирләгәннәрен, нәрсәдән үлгәннәрен дә белми..
Ә кан нидән шулай кинәт кенә үзгәрә—бу турыда дәреслекләрдә кистереп әйтелмәгән, һаман шул тышкы һәм эчке факторларга кайтарып калдырганнар Бу бозык каннан ничек котылу юллары да медицина китапларында ачык күрсәтелмәгән—һаман шул режим, дөрес туклану, дөрес яшәү, саф һава, имеш Ин соңгы очракта, төнендәге авыру канны даими рәвештә алыштырып торачаклар икән. Әмма ул тиздән тагы шундыйга әйләнәчәк
Боларны белгәч. Гөлҗиһан кара кайгыга төште Анын тәне буенча авыру, агулы кан ага иде..
Гөлҗиһан үзе ныклап авырмый да кебек, әмма каны тамгалы һәм ул кайчан да булса үзен бер сиздерергә мөмкин Кайчан килеп чыгар бу хат. кайчан бу мәкерле авыру Гөлҗиһанны аяктан егар—беркем белми. Шул исәптән. Гөлҗиһан үзе дә белми Шушы мизгелдән анын аяк астыннан җир китте, яшәвенен мәгънәсе калмады Нәрсә дип яшәргә хәзер бу тормышта, нинди шатлыгы бар анын хәзер9 Үлем көтеп, яисә гарип балалар табу очен яшәргәме9 Караболакнын ин гүзәл, ин чая кызы Гөлҗиһанны шундый язмыш көтеп торыр дип кем уйлаган?
Эчтән шундый утлар яндырса да. тыштан Гөлҗиһан барыбер сер бирмәде, элеккеге Гөлҗиһан булып калырга тырышты Ул элеккечә сокланырлык матур, сылу, тырыш иде. группаларындагы бөтен эшләрдә башлап ул йөрде Тик зур яшькелт күзләрендәге тирән сагышны гына Гөлҗиһан беркая яшерә алмады, анын бәген җан сыкравы шул күзләрендә чагыла иде
Уку барышында Гөлҗиһан тагы бер тапкыр теге татар табибы белән сөйләшеп карарга булды, чөнки анын кем белән булса да борчуларын уртаклашасы, киңәшләшәсе килә иде Кызга бүген анын кайгысын анлаган кешенең ярдәме кирәк иде
—Апа. мин үз авыруымны беләм хәзер.—дип башлады ул сүзен, табип хатынмын күзләренә карап —Тик нишләргә кирәклеген генә белмим Нишләргә сон мина бу авыру белән9
—Яшәргә, сенлем.—диде врач хатын, берни булмагандай —Мәгънәле, матур итеп яшәргә Үлем көтеп утырмаска.
Бу сүзләрдән Гөлҗиһан аптырап китте
Әллә көлә инде аннан бу врач апа9 Үзенен нинди хәлдә икәнлеген белә торып, ничек матур итеп яши алсын инде хәзер Гөлҗиһан9
—Үземнен гомерлек чирле икәнемне белә торып, ничек онытылып яшәп булсын инде ул. апа?!—диде ул. күз яшьләрен көчкә тыеп
Врач урыныннан торды да Гөлҗиһан янына килеп басты Ул кызны, кулларыннан тотып, тәрәзә каршына алып килде
—Әнә. кара әле. сенлем. урамга.— диде ул. Гөлҗиһанны иннәреннән
кочып.—Әнә, култык таягына таянып, бер аяксыз кеше килә—яши бит? Әнә, кара күзлектән, дөм-сукыр хатын атлый—ул да яши, әле янында кечкенә баласы... Әнә атлаган саен гарипләр—алар да яшиләр, үз тиңнәре белән гаилә коралар, балалар үстерәләр... Тормыштан ямь таба беләләр... Алар белән чагыштырганда, синен бөтен нәрсән дә бар—яшьлегең, чибәрлегең, акылың, гыйлемең.. Ин мөһиме—дүрт санын исән, күзләрен күрә, колакларын ишетә.. Нәрсә, бу бәхет түгелмени?
—Ә каным?—дип бүлдерде аны Гөлҗиһан.—Мондый кан белән мин дә шундый хәлгә калырга мөмкин бит... Теләсә кайсы вакытта берәр хәл килеп чыгарга мөмкин... Шуны белә торып, ничек тыныч кына яшәргә була, апа җаным?
—Ә син ул турыда уйлама,—диде врач хатын, Гөлҗиһанны каршысына ук утыртып.—Бу тирәдә хәзер ике кешенең берсендә шундый кан, шундый авыру Үзләре бу хакта белмиләр дә. . Сина булачак медик булганга гына әйттем, авылда яшәсәң әле һаман белмәс идең...
—Үлеп киткәнчеме?
—Анысы инде, сенлем, Алла кулында... Яшәргә теләсән—яшәрсең, үләргә теләсәң—үләсен инде.. Мин үзем егерме ел инде шундый кан белән яшим
менә...
Гаҗәпләнүдән Гөлҗиһан сүзен әйтә алмый торды... Һәрвакыт елмаеп йөргән мөлаем, җыйнак бу татар врачы турында авыру дип һичкем әйтмәс... Ә ана кайдан килде икән бу куркыныч чир, аны бу якларныкы да түгел, диләр бит...
—Безнен авылда Иртәштәге шартлаудан соң халык авырый башлады, ә сез нидән шулай булдыгыз?—дип сорады Гөлҗиһан, үзенә хас үҗәтлек
белән...
—Мин бу якларда күптән эшлим инде, сенлем,—диде врач хатын, бик ачылып китмичә генә.—Эләгәсе миңа да эләккәндер... Бер һаваны сулыйбыз, бер суны эчәбез бит...
Ул монда Сөнкүл больницасы ачылган көннән бирле эшләвен, радиациянең эчендә йөзүен бу яшь кызга әйтеп тормады... Болай да артыграк ычкындырган иде инде... Гөлҗиһанда ул үзенең яшьлеген күргән кебек булды, бу якларга эшкә җибәргәндә ул да шулай ут чәчеп тора иде... Аннан Иртәш, Сөнкүл бу Казан кызыннан бөтенесен тартып алды—яшьлеген дә, сәламәтлеген дә, туасы балаларын да... Бүгенге көндә аның гаиләсе дә, балалары да юк, булмаячак та. Мондый кан белән бу татар кызын да шундый язмыш көткәнгә ул аны бераз булса да кисәтәсе, авыр, катлаулы тормышка әзерлисе килде...
—Син авыруын турында уйлама, сенлем,—диде ул аңа, чәчләреннән сыйпап.—Әлбәттә, Чиләбе якларыннан башка җиргә күчеп карарга да була, әмма бу тамга кая барсан да синең белән китәчәк... Син шуның белән яшәргә өйрән Ин мөһиме—каныңны кыздырма, ягъни, борчылмаска тырыш, нервларыңны сакла. . Үлем турында уйлап йөрмә, тәкъдиренә кайчан язылган—ул болай да шунда киләчәк, әйе бит?
—Әйе, кый. —диде Гөлҗиһан уйчан гына.—Безнең Таһир бабай да шулай ди, “Әҗәлне чакырып китерә алмассың, килсә, куып җибәрә алмассын”, ди...
—Бабан бик дөрес әйтә,—диде врач хатын.—Безнең якларда да шулай диләр Син кайгырма, сенлем, хәзер медицина көчле, бәлки әле бу авырулардан да дәва табарлар. Үзен шушы юлдан китеп тә бик дөрес эшләгәнсең, сәламәтлеген үз кулында булачак... Башкаларга да ярдәм итәрсен, Алла боерса...
Аның яныннан Гөлҗиһан шактый тынычланып чыкты...
_31
Әйе шул, кан начар булу—ул әле үлем дигән сүз түгел бит Әнә бу врач апа да "егерме ел шулай яшим," ди бит... "Ике кешенен берсендә хәзер шушы авыру.” ди... Ә алар авылында. Караболакта. бөтен кешедә шушы авыру инде болаи булгач... Ә алар бу хакта бөтенләй белмиләр дә Бәлки белмәүләре яхшыдыр да,—дип уйлады Гөлжиһан, авылдашларын күз алдына китереп,—Белеп нәрсә эшли алырлар иде? “
Врач ана борчылмаска, кызмаска кушты: “Ни булса да кайнарланма, гел салкын канлы булырга тырыш ’.—диде. Ә ул Фәргать турында уйлауга ялкынланып яна башлый. Бу хәл Гөлҗиһанның үзеннән тормый шул. анын йөрәге, күнеле шулай өзгәләнә. Оныта алмый ул Фәргатьне, онытырга теләми дә. Гөлжиһан башка егетләргә күтәрелеп тә карый алмый, үзен гел Фәргатьнен ярәшелгән кызы итеп хис итә. Бу чынлап та шулай бит. алар ярәшкән егет белән кыз иделәр.. Бөтен Караболак аларнын туйларын көтә иде Ә Фәргать Иртәштән бер елдан да кайтмады, икенче елны да күренмәде, өченчесендә дә барлыгын хәбәр итмәде. Әниләренә телеграммалар жибәреп, телефоннан сөйләшеп тора икән, әмма алар янына да бер тапкыр да кайтып карамаган... Исәнлеккә—исән, әмма кайтмый. Миасска да, Караболакка да... Гөлҗиһанга ник бер хат-хәбәре булсын?' Әйтерсен лә ул гомерендә дә Гөлжиһан дигән кызны белмәгән, сөймәгән, аңа өйләнергә вәгъдә бирмәгән. Димәк, ул Гөлҗиһанны оныткан, тормышыннан сызып ташлаган...
Ә Гөлжиһан аны бер генә минутка да исеннән чыгара алмый.
Кич ятса да, иртән торса да—күз алдында, елмаеп, күрше егете Фәргать басып тора Анын кебек матур елмая торган тагы берәр кеше бармы икән дөньяда? Фәргать елмайганда анын бит урталары балаларныкы кебек уймакланып керә, коңгырт күзләреннән нур түгелә Анын кара чәчләре дулкын-дулкын булып бөдрәләнеп кин ак мангаена төшеп тора Пәвлевандай гәүдәсеннән, кин җилкәләреннән көч-гайрәт бөркелә Андый матур һәм батыр кешене Гөлжиһан гомерендә дә очратканы булмады һәм очратмас та инде... Фәргатькә ни генә булса да ул мәңге Гөлҗиһанның хыялында яшәячәк
Менә алар, анын хыялларында, ак кар баскан Караболак урамнары буйлап йөриләр, балалар кебек кочаклашып чана шуалар Менә алар бергәләп Караболак болыныннан җиләк җыялар, Биташ чишмәсеннән су эчәләр, мәгарәдә качыш уйныйлар Менә алар җитәкләшеп булачак нигезләренә кайталар Ишек алды тулы яшел чирәм Шул чирәмдә Фәргать белән Гөлжиһаннын балалары уйнап йөри Тукта Гукта, Гөлжиһаннын балалары булмаячак бит. Булса да, алар гарип туарга мөмкин Димәк, Фәргатьнен кайтмавы, аларнын туйлары булмыйча калу— хәерлегә генә булгандыр?.. Фәргатьнен күзенә ничек карар иде Гөлҗиһан, әгәр ана була алмаса? Бу гурыда уйлагач, Гөлжиһаннын йөрәге өзелеп гошә язды, чигәсендә кан шаулый башлады... Әгәр гарип балалар тапкан булса? Ул бит Фәргатьне гомергә бәхетсез иткән булыр иде! Димәк, эшнен шушылай бетүе аларнын икесе өчен дә яхшы булган. Таһир бабай әйткәнчә, ни булса да. хәерлегә булган?
Таһир бабасы исенә төшүгә. Гөлҗиһан жинсл сулап куйды, җаны тынычланды, каны чигәсендә шауламый башлады Менә кем белән киңәшергә кирәк иде аңа Ул әти-әнисенә, әби-бабасына үзенен авыруы турында берни әйтмәде, үз хәлен алардан яшерде Ә нигә аларны борчырга, хәвефкә салырга? Врач апа дөрес әйтә, бу турыда, гомумән, уйламаска кирәк Авыртулары әлегә түзәрлек, хәзер Гөлжиһан даруларда да рәт белә, үз органиэмын да яхшы өйрәнде. Башы әйләнеп, чигәләре шаулый башласа, монын нинди хәбәр икәнлеген шунда ук анлый. бөтенләй егылмас өчен
дәва хәстәренә керешә... Шуңа күрә өйдәгеләр анын нинди куркыныч авырудан газапланганын сизмиләр дә, белмиләр дә. Алар барысы да Гөлҗиһанга тормыш терәге, киләчәктә ярдәмче буларак, зур өметләр белән карыйлар... Ә менә хәзер Гөлҗиһанның үзенә ярдәм, төпле киңәш кирәк... Юк, авыру мәсьәләсендә түгел, алдагы тормышы буенча Гөлҗиһанга төпле олылар сүзе кирәк...
Ул киләсе елга укуын бетерә...
Алга таба кая барсын, укуын дәвам итсенме, эшкә керсенме? Эшкә керә икән, Чиләбедә калсынмы, әллә бу тирәләрдән еракка качсынмы? Әллә инде шушы авыру-зәхмәт арасына, Караболак якларына эшләргә кайтсынмы? Фәргатьне көтсенме, әллә инде анын белән араны мәңгегә өзсенме, үз тормышы турында уйласынмы? Болар хакында ул ачылып, сәбәпләрен әйтеп, әти-әнисенә сөйли алмый, ә Таһирҗан бабайга сыя... Гөлҗиһанны бары тик ул гына анлаячак һәм дөрес киңәшен дә бирәчәк...
Һәм ул Таһир бабасына ачылырга булды...
Уналтынчы бүлек
Бу юлы Гөлҗиһан Караболакка җәйге ялга зур ниятләр белән кайтты...
Ана алга таба язмышын хәл итәргә кирәк иде...
Әмма Гөлҗиһанны авылда берсеннән-берсе авыр, борчулы хәбәрләр көтеп тора иде... Кайтып керүенә, ул әтисен урын өстендә күрде. Өрлектәй таза, нык ир, аяксыз калып, урын өстенә яткан... Анын гәүдәсе дә шешенеп киткән, ул, караватына сыя алмыйча, кисеп аударган имән кебек, авып төшкән...
—Әти, нәрсә булды сиңа?—дип, Гөлҗиһан анын янына ташланды.
Ата кеше иң авыр вакытта кызының кайтып керүенә чын күңеленнән куанды, әйтерсең лә, коткаручысы кайткан иде... Ул хәтта сызлануларын да онытып торган кебек булды, әкрен генә торып утырырга тырышты...
—Менә... аяклар сызлый башлады әле, кызым,—диде ул, үз хәленә үзе уңайсызлангандай.—Бөтенләй иөрми башладылар...
—Нигә башта ук мина хәбәр итмәдегез соң?—дип өзгәләнде Гөлҗиһан, нишләргә белмичә.—Чиләбедә яхшы врачларга күрсәткән булыр идек...
—Коншакта булдым мин,—диде әтисе сүрән генә.—Ревматизм, шуна сызлый, диделәр... Кайткач, бөтенләй аяксыз калдым менә...
—Анализларың ничек сон?—дип сорады Гөлҗиһан, сагаеп калып.
—Алары Коншакта калды инде, бирмәделәр... Болай...куркыныч түгел, обший авыру, диделәр.. Хәзер авылда мондый авырулар күп бит инде, кызым... Ике йортның берсендә кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, дигәндәй... Караболак халкының шулай кырылуына Коншакта ияләнеп беткәннәр инде, “общий авыру”, диләр дә, кәгазь тоттырып, кайтарып җибәрәләр... Аннан кеше тиз арада зиратка күчә... Тагын яна зират башладык бит инде, әйтергә генә җиңел...
Гөлҗиһан икенче көнне үк Коншакка чыгып китте. Әтисенең анализларын аның үз күзләре белән күрәсе, чын дөресен беләсе килде. Әмма Коншакта ана анализларны күрсәтергә ашыкмадылар, “Анда ревматизм, бу яшьтә була торган хәл инде ул”, диюдән узмадылар... Аларнын бу битараф җавабы Гөлҗиһанны гаҗәпкә калдырды. Нинди яшь ди ул, әтисенә илле дә юк бит әле! Аларнын нәселе—туксанга, йөзгә хәтле авыртунын ни икәнен белмәгән нык нәсел бит! Нигә имән кебек ир кинәт кенә аяксыз калган әле? Аның анализлары ни күрсәтә?
Йөри торгач, әтисенен анализларын тапты, соратып ала алды Гөлҗиһан. Аларга күз ташлау белән, анын аяк астында җир чайкалып куйды—әтисендә,
Гөлжиһандагы кебек, кан авыруы иле.. Һәм шунын өстенә, шикәр чире, ягъни, диабет... Ә ул, чыннан да. ашыгыч чара күрмәсән. аяк-кулларнын череп коруын көт тә тор... Бу исә кешене үлемгә китерә... Ә аны. ревматизм дип, ‘ обший авыру”, дип, ялганлап, авылга үләргә кайтарып җибәргәннәр...
Гөлҗиһан Коншак врачларын елый-елый сүкте, аларны наданлыкта, рәхимссзлектә гаепләде, әтисен, кичекмәстән, юллама белән. Чиләбе больницасына җибәрүләрен таләп итте. Шулай шаулап, бүлмәдән-бүлмәгә иөри торгач, баш врач рөхсәте белән, Гөлжиһаннын әтисен Чиләбе ФИБына җибәрергә булдылар, монын өчен хәтта районнан машина да бирделәр. Иртәгә иртүк юлга чыгарга ниятләп. Гөлҗиһан янадан Караболакка кайтып китте. Өйдәгеләр бу хәбәрне өметләнеп кабул иттеләр, чөнки авылда, дәваланмыйча ятып, Нәбиулланын үлеп китүе дә бар иде...
Бу кайтуында Гөлҗиһан кайгылы хәбәрләрне күп ишетте Авыл халкы күпләп үлә, чебен урынына кырыла башлаган Караболакта инде бишенче зиратны ачканнар, көн саен яна мәет, ди Гөлҗиһан белән бер класста укыган Мәйсәрә, Саҗидә. Мәрзия үлеп киткәннәр, Әгьзамне читтән алып кайтып күмгәннәр Алар белән теге вакытта кырда эшләгән укытучы абыйлары да үлгән, тагы берничә укытучы кинәт кенә якты дөнья белән саубуллашкан...
Боларны ишеткәч, Гөлҗиһан өйдәгеләрдән яшеренеп кенә, үксеп елады... Ул бу укучыларны, укытучыларны һәрберсен тере итеп күз алдына китерде, күнеленен мондый зур югалту белән килешәсе килмәде Мәрхүмнәрнең барысы да анын иптәшләре, авылдашлары, остазлары бит Хәзер алар Караболакнын бишенче зиратында яталар. . Әле яши дә башламаган килеш... Гөлҗиһан да шулар арасында, бишенче зиратта булырга мөмкин иде бит Ничек котылырга сон бу афәттән, ничек Караболакны бу бәладән коткарырга? Югыйсә тиздән бөтен авыл зиратка күчеп бетәчәк...
Гөлҗиһан әтисенә авыртуны баса торган көчле дарулар бирде, укол ясады, авыруның хәле бераз жинсләйгәч. Таһир бабаларына барып кайтырга булды.. Гөлҗиһанның бабасы белән киңәшәсе әйберләр шактый җыелган иде.
Таһирҗан бабасы намаз укый иде, Гөлҗиһан, ишек янагына сөялеп, анын укып бетергәнен көтеп торды "Әле ярый бу картлар нык.—дип уйлады ул, сөенеп.—Анын әби-бабасы да. Таһирҗан бабай да авырунын ни икәнен белмиләр. Аллага шөкер Әкрен генә үзләренчә яшәп яталар... Зиратка яшьләр күчә..."
—Үзем дә сезгә барып килергә тора идем әле. кызым,—диде Таһир карт, намазлыгын җыя-жыя.—Атаң авырып китте бит менә Һәр кон менеп, үземчә өшкереп тә тошәм... Хәле бераз җинеләигән кебек була да. тагы сызлана башлый Авырунын катысы эләккән атана, кызым, катысы, ычкындырырга исәбе юк
—Әтине иртәгә Чиләбе больницасына алып китәбез. Таһир бабай,— диде Гөлҗиһан.—Бәлки операция ясатырга да кирәк булыр әле..
— Шулай укмы, кызым? Бәлки шулай яхшырак га булыр Агла биргән гомерен аягында йөреп уздырсын иде дә
—Синнән яшерен булмый инде. Таһир бабай, әтинең авыруы начар,— диде Гөлҗиһан, керфегендәге яшьләрен сөртеп.—Миндә дә шул авыру начар кан... Дәвалап та бетми торган ул...
Таһирҗан карт шактый вакыт дәшмичә, уйланып утырды Ул болар хакында Гөлҗиһан әитмәсә дә белә иде ахры
— Күп кешедә хәзер шундый кан. кызым,—диде ул, уйчан гына.—Тамгалы кан... Моны халык үзе белми генә.
—Элек алай булмаган бит. Таһир бабай! Син үзен сөйли илен бит. безнен авылда Алыплар нәселе яши, дип... Бу Иргәш шартлагач шулай булдымы сон?
—Бу хәлләр тагы да иртәрәк башланды, кызым, Иртәштә шул атом дигәннәрен эшли башлауга, һавага агуы таралды... Шул суга, туфракка сенде, күккә таралды... Бу тирәдә йөзәр, хәтта меңәр чакрым ераклыкта, халык шул афәттән зыян күреп яши...
—Нидер эшләргә кирәк бит инде, Таһиржан бабай!—диде Гөлҗиһан, кыза төшеп.—Бөтен авыл үлеп бетә бит инде, әнә, бишенче зиратны ачкансыз! Бәлки безгә моннан күчәргә кирәк булгандыр?
—Кайда күчсәң дә, тамга салынган инде, кызым,—диде Таһир карт, сабыр гына.—Бөтен илендә, дөньясында шушы хәл... Кеше үз башына гыйфритне шешәдән чыгарды... Бүген безнекеләр зиратка күчә, иртәгә чират башкаларга да җитәчәк... Әмма алар бу хакта белмиләр, уйламыйлар әле...
—Юк. бабай, юк!—диде Гөлҗиһан, кыза төшеп —Болай бөтен авыл белән үлем көтеп утырырга ярамый! Нәрсә булган бу Караболакка? Нидер эшләргә кирәк бит инде!
Таһиржан карт оныгын тынычландырырга ашыкты, чөнки ана борчылырга ярамаганын белә иде ул.
—Без, соңгарак калып булса да, эзләнергә тотындык, кызым,—диде ул.— Коншактан, Чипәбедән врачлар чакыртып торабыз, бу чирләрнен нидән икәнен, ничек дәваланырга кирәклеген сорыйбыз... Алар дөресен әйтми, әлбәттә, “гомуми авыру”, диләр дә, берәр төймә каптырып китәләр... Бәлки үзләре дә белмидер, бәлки бу хакта әйтергә ярамыйдыр... Әмма бу зәхмәтнен Иртәш белән бәйләнгәнлеге билгеле безгә... Хәбибулла абыеңда, үлгән вакытта: “Атом”,—дип үлде бит... Димәк, аның авыруы да шул атом зәхмәтеннән булган... Ә ул—дәүләт сере, аның хакында сорарга ярамый, сорасан да әйтмиләр... Халык аптырашта хәзер, кая барып төртелергә белгән юк...
—Әмма авылда авырмаучылар да бар бит!—диде Гөлҗиһан, бу ачышыннан үзе дә аптырап.—Карт як чирләми, менә сез дә бирешмисез карттай-картнәйләр белән.. Димәк, бу чир сайлап кына ябыша, сайлап кына алып китә?
—Анысы Аллаһ кулында инде, кызым,—диде Таһиржан карт, сөйләшүнең шушы якка кереп китүенә куанып.
Чөнки ул белә—бу авыруга бирешмәгән карт-коры барысы да диндәге, намазлы кешеләр. Алар Караболак суына якын килмиләр, ерак булса да. Биташ чишмәсенә йөриләр... Алар яшьләр бик тиз ияләнгән харам ризыкларга, кибет колбасаларына кагылып та карамыйлар, хәләл ит белән генә тукланалар.. Кибетләрдә киштә-киштә аракы тора, мәҗлесләрдә хәзер өстәл-өстәл аракы, ә олы як моның нәрсә икәнлеген белмәде бит...
—Караболак халкы диннән чыгып бара, кызым, диннән,—диде ул, зур үкенеч белән.—Менә шуңа күрә зур сынауларга дучар булдык инде, атом ул сәбәпче генә адәм өчен... Динсез, Алласыз яшәгән еллар өчен газабын күрә халык... Ураза вакытында мәктәпләрдә балаларның авызларын көчләп ачтырган укытучылар барысы да китеп бетте инде...
Бабасының бу сүзләреннән Гөлҗиһанга бик куркыныч булып китте. Мәсьәләнең бу ягын ул бөтенләй уйламаган иде, бабасы шундый нәтиҗәгә килер, дип көтмәгән иде... Димәк, бу авырулары Гөлҗиһан өчен дә сынау? Сынау һәм җәза? Ә нәрсә өчен? Гөлҗиһан бу дөньяда беркемгә дә бернинди начарлык эшләмәде бит, ул әле яши генә башлады, ә авырулары инде бугаздан ала... Димәк, эш Гөлҗиһан уйлаганга караганда да катлаулырак икән... Бу хәлләрдән врачлар ярдәме белән генә дә котылып булмаска мөмкин икән Ә Гөлҗиһанның бу хакта уйлаганы да булмады Ана Таһир бабасы алдында уңайсыз булып китте. Теге вакытта ул ана күпме догалар өйрәткән иде бит, аны аякка бастыру өчен күпме тырышкан иде, күпме Биташ суы эчергән иде.. Чиләбегә китте дә, Гөлҗиһан
шуларнын барысын да онытты Аны үз кайгылары, үз борчу- мәшәкатьләре басты
—Суны һаман Биташтан эчәсенме әле. бабай?—диде ул. кечкенә вакытларын исенә төшереп.
—Шуннан, кызым, шуннан...Әле бүген лә барып кайтырга тора идем, атана да өшкереп алып менермен. дигән идем
—Алайса, үзем генә барып кайтыйм?—диде Гөлжиһан. Таһир бабасы белән сүзе бетеп җитмәсә дә —Үземнен дә күптән күрәсем килә иде Биташны. бераз зәнгөр балчык та алырмын.
Таһирҗан картнын оныгын болаи гына чыгарып җибәрәсе килми иде чөнки анын Гөлҗиһанга әйтәсе бик җитди сүзе бар иле. Ул оныгын җәйгә озаккарак кайтыр, дип уйлаган иде. әйтер сүзе өчен иркенрәк вакыт көткән иде... Ә вакыт бөтенләй булмаска охшаган, әнә. иртәгә үк атасы белән Чиләбегә чыгып китәргә торалар... Шуңа күрә ул Биташка Гөлҗиһан белән бергә барып кайтырга уйлады, ана әйтәсе сүзен дә шунда әйтергә булды. Һәм алар, тиз генә җыенып, авыл башындагы Биташка чыгып киттеләр
Гөлҗиһан Караболакны бик-бик сагынган иде..
Чиләбедә күпме яшәсә дә. ул шәһәргә ияләнә алмады, биек, таш йортлар салкыныннан җәй көне дә туңды, өшеде Суын да яратмады ул Чиләбенен. андагы хлор тәменә ияләнә алмады, шәһәр читләрендә колонка күрсә, авылны искә төшереп, йотылып зчә иде... Туктаусыз ыгы-зыгысына, шау-шууына да күнегә алмады Гөлҗиһан Чиләбенен Шәһәрдә анын бердәнбер юанычы— уку иде. гыйлем гаме аны тулысынча үзенә йотты Урамда тагарлар очраса бик сөенә иде Гөлжиһан. ул хәтта аларнын артларыннан ияреп бара Казаннан килгән концертларны да йотылып тыңлый, ана Уралның аръягы дөнья чите булып тоела иде Һәм аларнын да. Гөлжиһан кебек, татарча сөйләшүләре, җырлаулары ана бер могҗиза булып күренә иде..
Әмма барыбер Караболакка җитми...
Жире-суы агуланган булса да. авыл башын тоташ зиратлар чорнап алса да. дөньядагы бер генә урын да Гөлҗиһанга Караболак кебек якын һәм кадерле булмас иде Юк. булмас иде Туган авылында бер генә йорт, бер генә кеше калса да. хәтта беркем яшәмәсә лә. җанына җылы эзләп. Гөлҗиһан барыбер бирегә кайтып егылыр иде. Менә ни өчен Таһирҗан бабасы күченеп китәргә атлыгып тормаган, әти-әнисе. әби-бабалары шушы фаҗигале Караболакта торып калганнар. Аларнын Гөлҗиһанны, балаларын туган туфраксыз, туган нигезсез калдырасылары килмәгән.
Ә Караболак. элеккеге тормышы белән, мәж килеп яшәп ята. әйтерсең лә анын өстеннән атом афәте үтмәгән, әйтсрсен ярты авыл зиратка күчеп бетмәгән.. Исән кеше яшәү турында уйлый шул. Караболак халкы бигрәк тә... Зарланып, мескенләнеп, елап утырса, Караболак буламыни инде ул? Караболак елгасын яр буйлатып чорнап алган тимер чыбыклар да инде күптән куе үлән арасында казган, халык каплан теләсә шуннан йөри Суга төшә, су ала. Елгада бала-чага, малай-шалай чупырдый, каз-үрләктәр йөзеп йөри, яр буендагы үзәнлектә бозаулар арканланган Нәкъ Гөлҗиһан кечкенә чактагы кебек, барысы да үз урынына кайткан Гөлҗиһан әле Караболакнын кораллы сакчылар тарафыннан сакланган чакларын да яхшы хәтерли... Ак халатлы, битлек кигән кешеләрнең коеларны җимереп йөрүе исендә.. Аннан яңадан барысын да рөхсәт иттеләр Халык га. сакчылар китүгә, елга буендагы тимер чыбыкларны алып ташлап, суын файдалана башлады Гөлжиһан үзе дә. әби-бабалары күрмәгәндә. Караболак суына чумып чыгарга ярага иде Ә жәи көне эсседә кая барасын’
—Халык һаман Караболак суын файдалана икән — диде ул. елга ягына борылып кары и-кары и
— Караболакнын суы начарланды, кызым, аны халык та белә,—диде Таһир бабасы.—Әмма ишле гаиләләр кая барсын, мал-туарга суны Биташтан ташып эчереп булмый бит Мин үзем чишмәгә йөрим йөрүен, әби-бабан да Биташтан эчәргә тырышалар... Әмма сездә дә мал-туарга суны Караболактан ташыйлар... Шуларнын итен бөтен авыл ашый, сөтен эчә... Бер җирдә яшәгәч, барысы да уртак инде анын, кызым, качам дисәң дә качып котылып булмый...
Шулай сөйләшә-сөйләшә. Караболак елгасы башланган Алабуга сазлыкларын да үттеләр, бер читтә җимерек Урыс Караболагы авылы урыны утырып калды Анда эшләгән көннәрен Гөлҗиһан әле һаман онытмый, ул анда үлеп беткән иде бит инде... Әле ярый янында әлеге дә баягы һаман шул Таһир бабай булган, ана барып әйтергә классташы Рәшидә булган...
— Рәшидә ничек, Таһир бабай, күренгәне бармы?—дип сорады ул бабасыннан.
—Ул инде тәмам җинеләеп бетте, кызым,—диде бабасы.—Каты авыруы шулай башына бәрде, ахры, бахырнын... Үзе болай әдәпсезләнеп йөрми йөрүен, үзенчә сөйләшеп кенә йөри... “Гөлҗиһан брач булып кайта да мине терелтә'’,—ди икән...
Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлҗиһанның йөрәге сулкылдап куйды. Ничек ярдәм итәргә сон Рәшидәгә, ана ярдәм итеп буламы икән инде?
—Теге вакытта аны Чиләбедән килгән врачлар карап йөргәннәр иде бит, булмый, дип киттеләр... Анда—монда алып барганнары юктыр бит
тагы, бабай?
—И, кызым, кем йөрсен инде анын артыннан?—диде бабасы —Әнисе үлде, әтисе үлем көтеп ята, шул исән туганнары карап тора инде, аларга рәхмәт... Тилеләр йортына бирергә кызганалар, безнен авылда андый гадәт юк бит ул... Кешегә бер зыян да юк бит аннан, хәзер авылда Рәшидә кебекләр шактый инде, кызым... Тумыштан шундый булып туалар...
Алар теләсәләр дә, теләмәсәләр дә, сүз һаман шул авыруларга барып терәлә иде. Шактый вакыт, тын гына, һәркем үзенекен уйлап барды. Әтисен больницага салып. Караболакка кайткач. Гөлҗиһан Рәшидә янына барырга булды. Ярдәм итә алмаса да, хәлен белер, әнә бит ул һаман аны көтеп ята икән "Гөлҗиһан брач булып кайткач, мине терелтә”, дип әйткән бит... Ул элек тә гел Гөлҗиһан тирәсендә була иде шул, кем кыерсытса да, анын янына йөгереп килә иде...
Гөлҗиһан үзенен хәлен Рәшидәнеке белән чагыштырып карады да, тетрәнеп китте Йа. Раббым, Гөлҗиһанның хәле түзәрлек икән бит әле, ул үз акылында, үз аягында, укып йөри, башкаларга ярдәм итә ала... Ә Рәшидә нинди хәлдә менә хәзер... Югыйсә, алар бер класста укыдылар, бер кырда эшләделәр, бер суны эчтеләр, бер авылда үстеләр бит... Гыйбрәтләнсән, гыйбрәтләнер нәрсәләр күп монда... Анын уйларын сизгәндәй, Таһир карт та әйтеп куйды:
—Әйе, кызым. Күккә карап фикер йөрт, җиргә карап шөкер ит, дигән борынгылар... Һәр нәрсә чагыштырганда күренә шул Бу дөньяда гыйбрәт алыр нәрсәләр күп, бик күп...
Кояш кичке якка борылса да, әле көн эссесе сүрелмәгән иде...
Дөньяда берни дә үзгәрмәгән—нәкъ Гөлҗиһан кечкенә чактагы кебек.. Баш очында меңләгән бөҗәк, кош-корт гөжләп, гүләп тора, һәрберсенең ашыгыч үз эше бар . Әнә бик ерактан, җәйге рәшә арасында тибрәнеп, Урал таулары күренеп тора Бик ярата Гөлжиһан шул Урал тауларын, әллә Фәргатьнең бала чагы, яшьлеге шунда үткәнгә, бу таулар ана аерата якын Өйләнешкәч, алар Фәргать белән Урал тауларына сәяхәт итәргә уйлаганнар иде. Фәргать Миасс тирәсендә әллә нинди борынгы тау
куышлары, серле, төпсез күлләр барлыгын әйткән иде. Имеш, анда да заманында Алып кешеләр яшәгән икән, алар Туфан суыннан шунда качып исән калганнар, ди Ул якта халык шулай сөйли икән.. Аннан ул .Атып кешеләр менә шушы Аллакүл, ягъни Биташ буйларына килеп урнашканнар. Гөлҗиһаннар авылын да алар төзеп калдырган. Бу хакта ана Таһир бабасы да күп тапкырлар сөйләгән иде бит
Гөлҗиһаннар авылын үткәч, Караболак елгасы Зәбир авылы янында Гимеряз елгасына коя, аннан Сәнәргә барып төшә. Урыслар Сәнәрне “Синар” диләр, ул карталарга да шулай язылган Бабасынын әйтүе буенча, элек Караболак белән Сәнәр елгалары кушылган урында, ике арада халык алтын юган.. Димәк, бу туфракларда, бу тауларда алтын да бар. дигән сүз... Бәлки ул скиф курганнарыннан су белән юылып чыккан алтын-көмеш булгандыр... Шул алтын-көмешләрен алып. Сәнәр Исәткә. Исәт Тубылга, Иртәшкә барып кушыла, аннан Караболак сулары Обь елгасына ук барып төшә... Аннан—Төньяк Боз океаны... Фәргатьнен. Караболак суы буйлап, шул якларга ук барып кайтасы килә иде Күпме хыяллары чәлпәрәмә килде, тормышка ашмыйча калды Караболак суы да хәзер инде атгын- көмсштән тормый, аннан хәзер төньяк Боз океанына кадәр агу ага.
Ә Аллакүл-Биташ бу афәттән бераз читтәрәк. тау араларына урнашкан, шуңа күрә илгә килгән бәла ана тәэсир итмәгән кебек Балачакта Гөлҗиһан авыл балалары белән бирегә еш килә иде, алар карангы төшкәнче тау куышларында качыш уйныйлар иде. Алып Адәм басып гыйбадәт кылган ташны Гөлҗиһан беркемгә дә бирми иле. ул бары тик аныкы гына иде Ул малайларнын да инде күбесе юк...
—Бу күлне күктән иңгән таш урынында барлыкка килгән дип сөйлиләр иде,—диде Таһир бабасы, Биташнын аяк очына килеп утырып —Элек халык бу тирәгә намаз укырга, теләк теләргә йөргән, хәзер юк инде
—Бабай, хәтерлисенме, син мина монда бер шигырь өйрәткән иден? Мин шуны мәктәптә укыгач, чак кына куып чыгармадылар, хәтерлисенме?
Таһирҗан карт елмаеп куйды Булган иде шул андый хәл Соңыннан Хәбирә килен бераз үпкәләп тә йөрде, базага әллә нәрсәләр өйрәткәнсең, дип... Ә ул Казанда укып йөргәндә ишеткән иде бит бу шигырьне Аннан мәрткә киткәч, яңадан исенә төште.
—Әйбәт шигырь иде ул, кызым... Шәп сөйли иден син аны кечкенә вакытта... Хәзер оныткансыңдыр инде?
—Син нәрсә, бабай, шундый шигырьне онытам диме инде? Мин аны Чиләбедә редакциягә дә илтеп биргән идем әле. басмадылар, безнен көннәргә гуры килми, фикере искергән, дип Бер дә искермәгән, менә, тыңла әле, бабай!
Әй. милләтнен сылу балалары1 Дөнья тетрәткән Хан бабалары'
Ханынны—барча гаскәреңне Дошманнар узып кнгге Куәтле чаклар кайларга китте?
Жыелыгыз. түгелгән күз яшьләр!
Атлагыз алга! Күрсен көндәшләр Чәч гайрәт' Баһадир баһалы Жан Син!
Фикерен бер мәмләкәт, син ана жансыи Гайрәтле бер милләт җитәкчесе бит без.
Ялкынлы милләтнен аркасы бит без!
Яшәде дөньяда баһадир бабан.
Диде ул. якты тормышта яшәсен балам'
Яшә син дөньяда, ал гыйлем кулга Тугры юл, карама унга да сулга!
Дөньяны гизеп йөр, бар алга таба.
Гизде бит дөньяны һәм Чынгыз бабан!
Арма син! Алдан бар, дошманнан калма!
Алга бас, татар, алга бас, алга!
Таһиржан карт оныгына сокланып карап торды, ул бер дә үзгәрмәгән иде Ә анын тәнендә һәм жанында нинди авырулар, газаплы сызланулар барлыгын бик яхшы белә бит Таһир карт... Гөлҗиһан өчен гаять кайгылы хәбәр анын үзендә дә бар, әмма ул аны әйтергә җай таба алмый...
—Бу—безнен татар милләте турында шигырь, кызым, онытма син аны,— диде Таһир карт, аны тынлап бетергәч.—Менә күрерсең, заманалар үзгәрер... Милләт турында һәр дөрес сүз алтын бәясенә торыр... Халыкны уятыр өчен, шул вакытта менә бу шигырь дә кирәк булыр...
Шулай сөйләнә-сөйләнә, Таһир карт үзе белән алып килгән савытларына чишмәдән су тутыра башлады. Гөлҗиһан да бит-кулларын юды, учлап- учлап боздай салкын су эчте, бөтен тәне-җаны рәхәтләнеп, сафланып киткән кебек булды Ул, бала вакыттагы кебек, аякларын күл суына тыгып утырды, бер мизгелгә булса да, дөнья кайгылары онытылып торды... Гөлҗиһан, иелеп, яр буеннан бер уч зәнгәр балчык алды, ул, көмеш нурлар чәчеп, бөтен тир-юньдә таралып ята иде...
—Бу балчык өстендә кыш көне дә кар тормый,—диде Таһир бабасы, бер капчыкка зәнгәр балчык тутырып.—Үзе салкын кебек тоелса да, ниндидер эчке җылылыгы бар анын, хәтта карны да эретә ул... Аны белеп, дөрес файдаланырга гына кирәк... Теге вакытта мин сине шунын белән генә аякка бастырдым бит, бөтен тәнеңне, җәрәхәтләреңне шунын белән сыладым... Чиләк-чиләк, арба-арба ташыдык без аны ул вакытта, мунчада шуңа ләгәнгә кереп ята идең...
Гөлҗиһан боларнын барысын да хәтерли... Ул вакытта ана бары тик шушы чишмә суын гына өшкереп эчерделәр, аны шушы зәнгәр балчык белән генә төреп тоттылар... Әйтерсең лә ул чагында болар анын тәнендәге бөтен зәхмәтен суырып алдылар... Башкалар тормаска авып калганда да, Гөлҗиһан аягына басты бит, әмма авыруы Чиләбедә тагы үзен исенә төшерде...
Гөлҗиһан зәңгәр балчыкны учларына кысты, битләренә тидерде... Бапчык, тере жан иясе кебек, хәрәкәтләнеп, кыймылдап куйды, рәвешен үзгәртте, ул бер җылынды, бер суынды Гөлҗиһан аны иснәп карады— зәңгәр балчыктан су исе, җил, күк исе килә иде... Тормышның үз исе...
"Гаҗәп,—дип уйлады Гөлҗиһан —Училищеда болар турында укытмыйлар да, сөйләмиләр дә бит... Ә аяк астында күпме могҗиза аунап ята...Нигә моны галимнәр өйрәнми икән? Халык медицинасы дигәннәре шушы буладыр инде ул. Тик, Таһир бабасы әйткәнчә, бу балчыкны файдалануның да үз тәртибе бар икән шул... Ул теләсә кемгә файда бирмәскә мөмкин икән. Бу шифалы су да, Аллакүлнен зәнгәр балчыгы да иманы нык кешеләргә генә ярдәм итә, ахры...”
Еллар үткәч, Гөлҗиһан бу шифалы балчыкның фәндә "глауконит” дип аталуын, анын бары тик биредә генә табылуын белер... Чернобыль авариясеннән сон бу балчык дару сыйфатында радиациягә дучар булган кешеләргә эчерә башларлар. Зәңгәр балчыкнын кеше организмыннан радионуклидларны чыгаруы билгеле булыр... Чирен биргән кебек, Аллаһ анын дәвасын да бирә икән бит...
Бабасынын Гөлҗиһанга әйтер сүзе бар иде...
Ул аны күләгәрәк урынга, тау куышына таба алып китте Әмма, нигәдер, бу хакта һаман сүз башларга ашыкмады. Гөлжиһаннын үзенен бу хакта сүз кузгатуын көтте. . Картнын хәбәре Фәргать турында иде Һәм ул хәбәр авыр, кайгылы хәбәр иде
— Менә шулай яшәгән инде безнен халык, кызым.—диде ул. кытыршы ташны куллары белән сыйпап —Динне дә белгән, табигатьне дә файдаланган, йөзгә дә җиткән... Ә хәзер иллегә дә җитмиләр... Син Исмәгыйль бабанны хәтерләмисендер инде, безнен әти ул. шул әйтә торган иде: "Заман ахырында каты чирләр, кисәк үлемнәр күп булыр”,—дия иде.. Менә шул көннәр җитте, ахры, кызым. . Һәм безнен нинди куәтле Алып Ханнар нәселенә дә үтеп керде бу зәхмәт..
Карт һаман кирәкле сүзен әйтә атмый интегә иде
Аны әйткәч. Гөлжиһаннын бөтен тормышы асты-өскә киләсен, үзгәрәсен ул белә иде. Әмма мондый хәбәрне әйтмичә калырга да ярамый Бәхетенә, бу хакта Гөлҗиһан үзе сүз башлады.
— Бабай, мин укып бетергәч, кая китим икән?—диде ул, үз борчуларын исенә төшереп —Киләсе язга безнен чыгарылыш бит инде Авыру булгач, мина сайлап алу мөмкинлеге биреләчәк, ягъни, үзем теләгән җиргә китә алам... Бу кан белән Чиләбе өлкәсендә калмаска кушучылар да бар Сезне ташлап, еракка китәсем дә килми Фәргать белән дә һаман бер-бер ачыклык юк, суга төшкәндәй юкка чыкты Биргән вәгъдәсендә тормады..
—Фәргатьнең хәле авыр, кызым,—диде Таһир карт, бу хакта сүз кузгалуга.—Ул Иртәш больницасында ята икән.
Гөлҗиһан урыныннан сикереп торды, авып китмәс өчен, кыя ташына тотынды.
—Ә син кайдан белден, бабай?—диде ул. хәле бетеп
—Иртәштә күреп кайтканнар.—диде бабасы, бик тирән кереп торасы килмичә —Хәле бик авыр ди баланын
—Нәрсә булган сон ана. Таһир бабай? Нигә әйтеп бетермисен, нәрсә булган Фәргатькә?!—дип өзгәләнеп кычкырып җибәрде Гөлҗиһан, тау куышын яңгыратып
Анын тавышы, мәгарә эчләрен айкап чыгып, сулкылдап, кире үзенә кайтып егылды... Тирә-юньдә шактый вакыт “Фәргатькә Фәргатькә Фәргатькә. " дигән кайтаваз ннгырап торды.
—Фәргать сукырайган, кызым,—диде Таһир карт.
—Су -кы -рай -ган?
Гөлҗиһан бу сүзне телен чак әйләндереп әйтә алды, анын күз атлары кинәт караңгыланып китте, тирә-ягы тау куышындагы кебек кап-карангы булып калды... Күл буендагы таш сыннар анын тирәсендә әйләнә башладылар һәм. Гөлҗиһан белән бергә, гөрселдәп яр буена аудылар Анына килгәндә, ул Биташнын аяк очында яга иде. бабасы анын кардай агарган битенә учлап салкын су сибә Гөлҗиһан әле сөйләшә дә, эндәшә дә алмый, ярыммәет хәлендә, күл буенда ята Гаһир бабасы дога кыла да су сибә, дога кыла да су сибә. Ниһаять. Гөлҗиһан телен тибрәтер хәлгә җитте, анын беренче сүзе тагы “Фәргать” иде
Фәргать Фәргать кайчан сукырайган?—дип сорды ул. янып кипшеренгән иреннәрен чак кыймылдатып
—Армиядән кайтасы җәйне шулай булган, кызым.-диде Таһир карт, анын аяк очына ук килеп утырып —Иртәштә көчле давыл булган, ә базарны агулы күлдә эшләткәннәр. Солдатлар бит. кем алардан сорап торсын Менә шунда сукырайган ул.
—Алайса, шуңа хәбәр бирмәгән инде ул,—диде Гөлҗиһан, әкрен генә торып утырып —Бу хәлдә кеше күзенә күренәсе килмәгәндер..
—Анда кеше кайгысы булдымы икән, кызым? Күз хәтле күзне тишеп агызгач, башка җирләрен нишләтте икән ул агу? Анысын үзе генә беләдер
инде...
Бабасының бу сүзләреннән Гөлҗиһанның йөрәге өшеп, туңып китте, бер мизгелгә, тибеше дә тукталып торды кебек... Тагы егылмас өчен, Гөлҗиһан кесәсеннән тизрәк даруларын алды, аларны учлап эчеп җибәрде, артыннан Биташ суын йотып куйды Бабасы ана гаҗәпләнеп карап тора иде...
—Үзем дә хәзер шулар белән генә яшим, бабай,—диде Гөлҗиһан, аннары аның күкрәгенә капланып, сулкылдап елап җибәрде...
Үзенең егерме яшеннән шушындый хәлдә булуыннан да, Фәргатьнең сукыраю хәбәреннән дә, әтисенен операция көтеп ятуыннан да үзәге өзелеп, ул чарасызланып елый башлады... Таһир карт аны туктатмады, кайгысын эченә җыйганчы, күз яше белән чыгарып бетерүен яхшырак дип тапты...
Елап аргач, Гөлҗиһан бит-күзләрен юарга күл өстенә иелде... Су төбеннән аңа, томырылып, Фәргать карап тора иде... Юк, ул сукыр түгел, анын коңгырт күзләрендә әйтеп бетергесез сагыш, сагыну күрде Гөлҗиһан... Үзен өзелеп, тилмереп көтү, чиксез ярату күрде... Ана Гөлҗиһан кирәк, бик кирәк, әмма ул ана йөк булырга да теләми иде...
Аллакүл суында Гөлҗиһан үзенен бөтен сорауларына да җавап тапкан кебек булды... Юк, үзенен яшәү мәгънәсен тапты—ул Фәргатькә кирәк иде... Бөтен кешегә караганда да, бүген ул Фәргать өчен аеруча кирәк иде... һәм Гөлҗиһан үзенен гомерен ана багышларга тиеш иде...
—Мин аны эзләп табарга тиеш, бабай,—диде ул, инде тыныч, ныклы тавыш белән.—Ул минем ярдәмгә мохтаҗ... Һәм мин аны бу хәлдә ялгыз калдыра алмыйм...
—Син анын ярәшелгән яры, балам,—диде Таһир карт, кызнын тынычланганына куанып —Дөньяда әллә нәрсәләр була, үлеп терелгән кешеләр бар... Синеке кебек саф мәхәббәт күп нәрсәләр эшли ала... Ин мөһиме, кешенең күнел күзе сукыр булмасын, барына шөкерана итә белсен... Аллаһ авыруны ничек бирсә, шулай алырга да мөмкин, кызым... Болар барысы да безгә сынау инде, сынау...
Таһир карт аркасын кыя ташына терәп утырды да, күл өстенә карап, әкрен генә мөнәҗәт әйтә башлады Бу мизгелләрдә ул әллә үз-үзе белән сөйләшә, әллә Гөлҗиһанга нидер анлатырга тели, әллә күл суларына нидер әйтә иде... Бик борынгыдан килгән бу мон Гөлҗиһанның ин ерак кан күзәнәкләренә хәтле үтеп керде, аны уятырга, яшәртергә теләде, көчле, иманлы булырга өндәде ..Бу—кечкенәдән Гөлҗиһан ишетеп үскән Караболак мөнәҗәте, Алып Адәм турында көйле жыру иде. Гөлҗиһанга ин авыр вакытларда, үлем белән тартышып ятканда, Таһир бабасы анын баш очында гел менә шушы мөнәҗәтне әйтә иде Бу—Караболак ирләренен Коръән ашларында күмәкләп әйтә торган мөнәҗәтләре, аны тыңлаганда Гөлҗиһанның тәннәре чымыр-чымыр килә, күзләре яшьләнә иде... Йөзгә җиткән ак сакаллы картларның, бергәләп, моңлы ирләр тавышы белән шулай мөнәҗәт әйткәннәрен Гөлҗиһанның башка бер җирдә дә очратканы булмады... Бу мөнәҗәт Караболак татарларының мен еллык яшәү тәртибе, әхлак кагыйдәләре иде...
Бу дөньяда ин хөрмәтле—Адәм, дигән,
Бу дөньяны зиннәтләде Адәм, дигән.
Үз хөрмәтен үзе белсә—Адәм, дигән,
Үз хөрмәтен беләлмәсә, хайван, дигән.
Ин әүвәле кирәк нәрсә—Иман, дигән.
Китап-Коръән сүзләренә инан, дигән Китап-Коръән сүзләренә инанмасан.
Ул кешене шайтан, дигән, дошман, дигән
Икенче ин кирәк нәрсә—Намус, дигән.
Намусынны югалтмаска тырыш, дигән.
Байлык өчен динен саткан адәм заты Ике дөньясын да бергә сатыр, дигән.
Өченче ин кыйммәт нәрсә—Гакыл, дигән.
Гакылсызнын тәүфикъ ягы такыр, дигән Гакылсызда оят та юк. әдәп тә юк.
Кеше исемен күтәрүе гажәп. дигән.
Дүртенчесе ин кыйммәтле—Әдәп, дигән.
Әдәп кеше мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Әдәпсездә бәхет тә юк. тәүфикъ та юк.
Кеше исемен күтәрүе гажәп. дигән.
Бишенче ин кирәк нәрсә—Инсаф, дигән.
Инсафлынын күнеле дә бик саф. дигән.
Әдәп-Инсаф динсбсзнсн яртысыдыр.
Расүлуллаһ шулай диеп хәбәр биргән
Алтынчысы ин кыйммәтле—Күнел. дигән Күнле бозык кеше—кеше түгел, дигән.
Бозыкларга жир өстеннән асты яхшы.
Яшәмә гел. үлеп жиргә күмел, дигән
Җиденче ин кыйммәтлесе—Сабыр, дигән.
Сабыр кеше зур бәхетләр табыр, дигән Бер дә юктан ачуланып, дөнья бозу.
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.
Янә тагы кирәк нәрсә—Шөкер, дигән.
Нигъмәткә шөкер сүзе габыр. дигән.
Яткан җирдә Ходай кичер дию хурлык.
Сәбәп эзләп, төз юл белән йөгер, дигән Расүлуллаһ юлы белән йөгер, дигән
Адәмгә ниләр кирәк? Моны Карабодайга бик яхшы беләләр идс Нинди генә шартларда да. хәтта муеннан агу эчендә яшәсән дә. ин беренче чиратта. Кеше булып калырга кирәк идс. Караболакта исә кеше булып калуны әдәп-әхлакта. яхшы холыкта, миһырбанлыкта күрәләр иде Таһирҗан бабасы Гөлҗиһанга боларны тагы бер тапкыр исенә төшерде, нинди генә кайгылар килсә дә. сабыр итә белергә. Кеше булып калырга өндәде Алар әкрен генә кайтырга кузгалдылар
Күл буендагы җимерек таш сыннар, гирән уйга батып, аларны озатып калдылар Үз гомерләрендә күпне күрделәр, күпне кичерделәр инде алар, таш гасырларны, кешелекнен беренче чорын искә төшереп, әле менә һаман басып торалар. Бу тау куышларында беренче кешеләрнен аяк эзләре, учак урыннары саклана Боек татар тарихы саклана. Әле генә Аглакүл буенда
булып киткән татарларда Алып Ханнар нәселе саклана... Һәм дәвам итәргә тиеш... Атомнарны җинеп, бу нәсел, бу милләт жирдә калырга тиеш, чөнки алар адәмгә ниләр кирәген инде беләләр...
Авыл башында аларга каршы йөгергән бер хатын-кызны күреп, Гөлҗиһан курка калды. Әллә сон әтисенә берәр нәрсә булганмы. Ходаем? Чәчен- башын туздырып үзләренә каршы йөгергән бу хатын-кызны башта ул бөтенләй танымады, чөнки алар авылында мондый кеше юк иде... Әмма якынрак килгәч, анын йөзен күргәч, Гөлҗиһан имәнеп китте, бу— классташы Рәшидә иде.. Анын киезләнгән чәчләре яулык астыннан бүлтәеп чыгып тора, йөзен газап җыерчыклары баскан, өстендәге күлмәге искереп, таушалып беткән... Ул йөгереп килгән килешкә Гөлҗиһан алдында туктап калды, оялып, бер читкә карап тора башлады. Гөлҗиһан үзе анын кулларыннан тотып алды, яратып һәм кызганып күкрәгенә кысты... Рәшидә, язмыш тарафыннан кыерсытылган бала кебек, борынын анын җилкәсенә төртте... Гөлҗиһан Таһир картка кайта торырга кушты, үзе Рәшидә белән калды. Ул капчыгындагы Биташ суы белән Рәшидәнен тузанлы бит- кулларын юды, башындагы яулыгын селкеп япты.
—Син, Рәшидә, әйдә минем белән безгә кайт, мин сина матур күлмәкләр бирермен,—диде ул, нәрсә әйтергә белмичә.
—Ә мина төймә кирәк,—диде Рәшидә, ана ихлас күзләре белән карап.
—Төймә? Нинди төймә, мәрҗәнме?
—Юк,—дип көлә башлады Рәшидә, бала чагындагы кебек пырхылдап — Кесәңдәге төймәләр турында әйтәм мин... Син брач бит хәзер. Мине терелтергә кайттың авылга, мин беләм...
Гөлҗиһан ашыгып кесәләренә тыгылды һәм аннан бер уч дару тартып чыгарды.. Әйе, бу аның йөрәктән, каннан, басымнан, бавырдан эчә торган дарулары... Ә Рәшидә каян белде икән бу турыда? Хәер, эш андамыни, әгәр бу дарулар Рәшидәгә дә ярдәм итә икән, һичшиксез, барысын да бирергә кирәк... Аларнын барысында да бер авыру бит инде... Халык телендә әйткәнчә, елга авыруы...
—Мин сина бирәм аларны, Рәшидә,—диде ул, даруларны анын учына салып.—Тик син аларны берәмләп кенә эч, яме? Көнгә өчне генә эч... Артык ярамый...
—Беләм инде, беләм,—диде Рәшидә, даруларны тизрәк кесәсенә яшереп,—Өчкә хәтле генә саный беләм инде мин, биш класс укыдым бит... Мин бу төймәләрне башкаларга да бирәм әле, яме? Тик көненә өчне генә! Артыгы ярамый! Брач шулай диде...
Шулай диде дә, Рәшидә авыл буйлап торып йөгерде. Караболакта бүген аннан да бәхетле кеше юк иде... Ул өй саен кереп, авыл халкына берәмләп Гөлҗиһанның даруларын таратып йөрде.. "Брач апа бирде, көненә өчәрне генә эчәргә кушты”,—дип, һәрберсен өйрәтеп чыгып китте.. Ул Гөлҗиһаннарга күлмәккә килергә дә оныткан иде, Гөлҗиһан үзе олы бер төенчек өс-баш җыеп, энеләре артыннан Рәшидәләргә җибәрде... Күңеленнән, алга таба да авылга булдыра алганча дарулар алып кайтырга , кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ниятләп куйды...
Классташы Рәшидәне ташламаска да күңеленнән карар итте Гөлҗиһан... Рәшидә белән очрашу анын бөтен күңелен айкап ташлады, ул тагы үз хәлен аныкы белән чагыштырып карады... Әтисен, сукыраеп яткан Фәргатьне күз алдына китерде... Атарнын барысына да Гөлҗиһан кирәк иде Алар анын ярдәменә мохтаҗ, аннан ярдәм көтеп яталар... Гөлҗиһанның хәзер үз хәлен уйлап, мәлҗерәеп, авырып ятарга хакы юк иде, вакыты да юк... Иртәгә иртүк ул әтисе белән Чиләбе больницасына чыгып китәргә тиеш иде...
Унҗиденче бүлек
Гөлжиһаннын әтисен Чиләбенен халык телендә ФИ Б дип аталган фәнни- тикшеренү институты больницасына салдылар.
Иртәш буйларыннан, Коншак тирәсеннән каты авыру белән килүчеләрнең барысын да шушында яткыралар иде Халык телендә бу больница турында берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр йөри. имеш, монда авырулар өстендә ниндидер сынаулар үткәрәләр икән, мона кадәр кеше эчеп карамаган өр-яна даруларны шуларда сынап карыйлар, ди Кеше шуны эчеп үлсә—үлә. калса—кала икән... Ә үзе барыбер шунда бара, чөнки Караболакларны да. Мөслимнән килгәннәрне дә башка жиргә азмыйлар, туп-туры ФИБка җибәрәләр Авыл хазкынын үзенә әйтмәсәләр дә. азарнын “нурланыш"тан һәм рактан чирләгәнен белә Чиләбе врачлары, һәм шуна күрә аларны ФИБта гына кабул итәләр. Биредән бик сирәкләр генә исән чыга, алар да. бераз вакыт үтүгә, кабат монда әйләнеп кайталар Мәетләрнен исә авылга күмәргә коры гәүдәләрен генә кайтаралар, аларнын бөтен эчке әгъзалары, тәжрибә өчен, больницада алып казына Бавыр- бөерләргә күпме радиоактив матдәләр, плутоний, стронций утырган, кеше шулардан күпме түзгән—барысын да белергә кирәк совет врачларына Мәетләрнен хәзта сөякләрен, тешләренә хәтле шулай аерып алып өйрәнәләр, шуна күрә татар авылларына күмәргә жип-жинел буш гәүдәләр генә кайта Коншактан килгән ашыгыч ярдәм машинасы Гөлжиһаннын әтисен туп- туры шушы ФИБка китереп салды
Бәхетенә. Гөлҗиһан бирелә практика үткән иде. авыруларга укол ясарга, җәрәхәтләрне бәйләргә дә ул шушында өйрәнде Каннан курыкмагач, җитезлеген дә искә алыпмы, аны еш кына операция ясаганда чакыралар иде Гөлҗиһан беркайчан да ике әйттерми, бер карауда нәрсә кирәген анлал ала. ботен эшне җиренә җиткереп эшли Шуна күрә аны ФИБта бик яраттылар, укып бетергәч, үзләренә эшкә дә чакырдылар Газҗиһан авырулар арасында бик күп татарларны, шул исәптән, үз авылдашларын да еш күрә иде Аларнын барысында да диярлек Газжиһандагы кебек авыру иде Әтисен ФИБка урнаштырырга да Гөлҗиһан үзе йөгереп йөрде, кирәкле врачларын, палатасын тапты, бар мәшәкатьләрне дә бик тиз һәм ыгы- зыгысыз ерып чыкты... Бәхетенә, анын таныш врач апасы Галия лә биредә эшли иде. Гөлҗиһанның әтисенен ботен анализларын, кәгазь белән бәйле эшләрен ул үз өстснә алды. Гомерендә беренче тапкыр Гөлҗиһан үзенен шушы һөнәрне сайлавына сөенеп бетә алмады, язмыш аны менә шушы көннәр, шушы сынаулар өчен әзерләгәнен анлады Ин мөһиме. Гөлҗиһан башкаларга кирәк, ул кешеләргә ярдәм итә ала. Монын дөньяда бик зур бәхет икәнлеген Гөлҗиһан менә хәзер андый башлады
Әмма көн саен кеше кайгысын күреп торунын нинди газап икәнлеген ул азе анлап бетерми иде.. Язмыш ана монысын да бик тиз күрсәтте— врачлар, җыелып киңәшкәннән сон. әтисенен аякларын кисәргә кирәк, дигән карарга килделәр. Аналихзар күрсәтүе буенча, анын аякларында күзәнәкләр инде үлеп баралар, моны вакытында кисеп ташлап. туктатмасан. черү бөтен гәүдәгә таралырга мөмкин Бер генә нәрсә бәхәс уятты— тезеннән кисәргәме аякларын, бот төбеннәнме ’ Тездән киссәк, ул әле тормышка яраклы кеше булырга мөмкин, бот төбеннән киссән. тере гарип булып, кеше кулына калачак. Әлбәттә, аны карарлар. Гөлҗиһан үзе дә. әнисе дә. әби-бабасы да аны гомер буе карарга әзерләр. Әмма кеше кулына карап ятырга әтисе үзе риза булмаячак Әгәр авыру бик таралмаган икән, тездән кисү белән генә чикләнергә кирәк иде
Бу авыр эштә Гөлҗиһанга арадашчы булырга туры килде Ул врачлар
белән дә, әтисе белән дә үзе сөйләште... Бу үткен татар кызынын еламыйча, каушамыйча шундый җитди, куркыныч нәрсәләр турында ачыктан-ачык сөйләшә ачуы урыс врачларын да гаҗәпләндерде... Ә үз хәлен Гөлҗиһан үзе генә белә иде. бу көннәрдә аңа йөрәген йомарлап, учына кысарга туры килде. Хисләрен, күз яшьләрен тышка чыгарырга анын хакы юк иде Әтисе, аяксыз калып, анын күзенә карап ята иде... Эшне сузган очракта, аның үлеп китүе дә бар...
Гөлҗиһан әтисенә боларнын барысын да әйтмәде, әмма операция кирәклеген әйбәтләп анлатгы... Әтисе бу авыр хәбәрне сабыр гына кабул итте, башка чара юклыгын ул аңлый иде Нәбиулла кызына бөтен күңеле белән ышанды, язмышын хәл итүне дә аңа тапшырды. "Син ничек дип әйтсәң, шулай булыр, кызым, син шушыңа укыган бит, беләсең”,—диде ул, сүзне озайтып тормыйча. Шулай итеп. Нәбиулланың ике аягын да тездән кисү хәл ителгән иде...
Врачлар тагы бер тапкыр авыруның анализларын алдылар, тикшерделәр һәм, хәзергә аякларны тездән кисү дә җитеп торыр, дигән нәтиҗәгә килделәр... Башка очрак булса, аны утын тумраны кебек тураклап ташларлар иде, әмма монда кызы Гөлҗиһан, таныш врачлар булгач, тәҗрибәләр белән мавыкмаска булдылар... Караболак, Мөслимнән аяк-кул кистереп ятучылар бер Нәбиулла гына түгел, мондый операцияләр Чиләбе врачлары өчен гадәта бер нәрсәгә әверелгән иде...
Элеккеге тәҗрибәсен искә алып, операция вакытында Гөлҗиһанга да катнашырга рөхсәт иттеләр... Врачлар якын туганнарның мондый эштә катнашуларын өнәп бетермәсәләр дә, Гөлҗиһан башка мәсьәлә иде Беренчедән, ул монда барысының да яратканы, аларча әйтсәк, “любимчигы”, икенчедән, Гөлҗиһан үзе бик ялынып сорады. . Врачлар ана: "Үз күзләрен белән күрү күңелеңә авыр булыр, кереп торма”,—дисәләр дә, авыр вакытында әтисе янында буласы килде Гөлҗиһанның. Бу мизгелләрдә ул анын сакчы фәрештәсенә әверелгән иде...
Янында кызы булгач, Нәбиулла да тыныч иде... Ул Гөлҗиһанның күзләренә карап, наркоз йокысына китте... Гөлҗиһан исә операция өстәле янында шәфкать туташына әйләнде... Язмыш ана шундый авыр сынау әзерләгән иде—әтисенен аякларын Гөлҗиһан үзе кисеште... Ул врачларга кирәкле әйберләрен биреп торды, бинт, мамык, башка кирәк-яракларын әзер тотты.. Битлек астыннан анын зур яшел күзләре генә түгелергә әзер булып, мөлдерәп карап тора иде... Әмма гаҗәп авыр бу эшне башкарып чыкканда, аның ник бер керфеге селкенсен, ник бер тапкыр куллары калтырасын Шушы операция вакытында нәкъ маңгай турыннан, бер тотам чәче агарганын соныннан гына күрер Гөлҗиһан. Бу—егерме яшьлек кыз баланын әтисе кайгысыннан агарган тәүге чәчләре булыр... Аннан сон Фәргать өчен агарыр анын чәчләре, балалары өчен чал төскә керер...
Ә хәзергә Гөлҗиһан әтисенен аякларын кисүдә катнаша...
Чөнки, катнашмаса, ул үләргә мөмкин...
Тормышның кырыслыгы, рәхимсезлеге аны да катыландыра, кырысландыра... Һәм шушы рәхимсез тормышка каршы ул керпе кебек йомарлана, инәләрен чыгара. Әтисе янында елап утырып мәсьәләне хәл итеп булмаганын ул яхшы анлый Таһир бабасы әйтмешли, "бу хәлдән чыгунын сәбәбен эзләп, төз юл буйлап йөгерә..." Әле аңа бөтен гомере буена шулай йөгерергә, тормышның һәр бәхетле мизгеле өчен жан атып көрәшергә, һәр кайгы-хәсрәт өчен дөрли-дөрли янарга туры киләчәк... Тәкъдирендә язылган гомере беткәнче, шулай янып, көрәшеп яшәргә туры киләчәк...
Операциядән сон да Гөлҗиһан анын яныннан китмәде, уколын да үзе
ясады, яраларын да үзе юып бәйләде, ашатуын да үзе ашатты Әллә кызынын янында булуына, әллә авылдан бертуктамый якыннары килеп торганга, Нәбиулла күзгә күренеп тернәкләнә башлады Ул үзе дә нык. көчле ихтыярлы кеше иде. гел терелү уе белән яшәде. Таһиржан карт исә Аллакүл сулары, өшкергән зәнгәр балчык, төрле үлән-тамырлары ы Караболактан ташып кына торды, үзе килә алмаса. кеше артыннан биреп җибәрде Гөлжиһаннын җәйге ялда булуы да ярап торды, уку вакыты булса, ул әтисе янында болай көне-төне була алмас иде.
Гөлҗиһан әтисендәге сабырлыкка, ихтыяр көченә гаҗәпләнеп бетә алмалы...
Тездән ике аяксыз калса да. ник бер ынгырашсын. зарлансын, өметсезлеккә бирелсен! Әле Чуен аяк яхшырак булырмы, агачы да ярап торырмы хәзергә",—дип планнар корып ята... Жәрәхәтләре бераз төзәлүгә, тездән тимер аяклар ясатырга килештеләр. Таһиржан бабасы кайдандыр белешеп тә кайтты... Гөлҗиһан шуна да игьтибар итте—бу больницада алар авылыннан шактый кеше ята иде һәм алар анын әтисен бер минутка да ялгыз калдырмадылар Әйтерсең лә, бөтен Караболак монда күчкән— рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, авыл хәлләрен белешәләр, үз кайгыларын онытып торып, шушы шартларда да к е ш е булып яшәргә тырышалар Биредә бөтен Коншак районыннан татарлар ята, әмма ин күбе. Мөслимнән. Татар Карабол агын нан. Үзбәгәрәктән, Мусакайдан. Сарыкүлмәктән булып чыкты Алар, ахырзаман әрвахлары кебек, торган урыннарыннан кубарылып, шушы урынга җыелганнар... Кемнедер монда, исән калырмын, дигән өмет китергән, кемнедер—көчле авыру, кемнедер—үлем куркынычы бирегә куып керткән. Бөтен Иртәш. Караболак. Сәнәр. Теча буйлары купкан... Врачларның үзара чыш-пыш сөиләшү.тәреннән шуны да анлады Гөлҗиһан—болар барысы да Иртәш белән бәйле авырулар икән Атом чирләре... Әмма бу хакта кычкырып әйтергә ярамый
Шушы тирәдә эшләгәндә, Гөлҗиһан күп нәрсәләр ишетте Иртәштә “Маяк” дип аталган химкомбинат барлыгын ул инде ишетеп белә иде, анда атом бомбасы ясалуы турында да халык күптән сөйли Әмма ул комбинаттан тирә-якка туктаусыз радиация таралып ятуын ул әле белми иде... Әмма нәрсә ул—радиация, анын кешегә нинди зарары бар. бу хакта халыкка берни әйтмиләр, хәтта матбугатта бу сүзне кулланмыйлар да иде. Ә монда, больницада, бу турыда аз-маз сөйләшәләр, ычкындырга- лыйлар... Әмма артыгын әйтмиләр
Ул арада, җәйге каникуллар бетеп, училищеда укулар башланды Гөлҗиһанның әтисен дә, килгән машинасы белән, янадан Караболакка алып кайтып киттеләр Инде хәзер Гөлҗиһан әтисе өчен тыныч иде—ул. гимер аяк белән булса да. янадан җиргә басты, яши. эшли башлады Анын янында фәрештә кебек Гөлхәбирәсе, әти-әнисе, әүлиядәй Таһир карт, балалары, Караболак халкы бар... Алар аны бергәләп янадан аякка бастырдылар, үз җилкәләрен куйдылар, инде анарга ирек бирмәячәкләр Ул хәзер Гөлжиһаннын ярдәменә мохтаҗ түгел, анын ярдәменә бүген ин мохтаҗ кеше—Фәргать иде Әтисе кайгысы белән ул анын турында бераз уйламыйча торса да. Фәргать хәсрәте Гөлҗиһанның башыннан беркайчан да чыкмады Фәргать исенә төшү белән, анын ждны сулкылдый башлый, ул үзен нәрсә өчендер гаепле кебек сизә.. Гөлҗиһан белә—ул Фәргатькә ярдәм итәргә тиеш, әмма—ничек итеп? Фәргать үзе аннан ярдәм сорамый, әмма Гөлҗиһан шушындый хагдә калса ул ана ярдәмгә килер иде Дөнья читенә барыр иде ул Гөлҗиһанны эзләп, ана ярләм итәр өчен Сукырайса, кулларына күтәреп йөртер иде. кашыктан ашатыр иде. әмма беркайчан да ташламас иде Юк. ташламас иде Ә Гөлҗиһан?
Фәргатьнең шушы хәлдә калганын белә торып, ул нигә берни эшләми сон? Нигә ул Фәргатьнең чакырганын көтеп ята, бәлки ул чакырырлык хәлдә түгелдер? Бәлки Гөлҗиһанга үзенә анын янына барырга, эзләп табарга, аңа ярдәмгә килергә кирәктер? Гөлҗиһан менә шушы гаять җитди сорауларга җавап табарга һәм бер карарга килергә тиеш иде... Һәм Гөлҗиһан үз язмышында язылган ул карарга килде—училишены тәмамлаганда, ул Иртәшкә китәргә юллама сорады...
Анын бу теләге күпләрне гаҗәпкә калдырды... Гел “биш”кә генә укыган, группада ин тере, ин булган Гөлҗиһанны Чиләбенен теләсә кайсы больницасында биш куллап эшкә алалар иде... Авыруы буенча, анын Чиләбе өлкәсеннән читкә китәргә дә хакы бар. чөнки врачлар мондый начар кан белән башка урында яшәп карарга тәкъдим итәләр. Ә ул. әнә, шул авыруларның үзәге булган Иртәшкә юллама сорый! Балалар кебек ихлас, хан кызларыдай горур һәм гүзәл бу татар кызы белән анын таныш татар врачы үзе сөйләшеп карарга булды. Ул анын мондый карарга килгәнен аңламады да, кабул да итмәде...
—Эшкә Иртәшкә сорагансың икән, сенелем,—диде ул, Гөлжиһанны каршына утыртып.—Синен сәламәтлеген өчен бик үк кулай урын түгел
бит ул...
—Беләм. Галия апа,—диде Гөлҗиһан.—Әмма мин анда барырга тиеш... Бу инде минем өчен хәл ителгән нәрсә...
Врач хатын Гөлҗиһанның шул хәтле катгыйлыгына хәтта аптырап та куйды. Нәрсә тарта аны бу үлем шәһәренә? Ул бит анда үзен нинди хәлләр көткәнен белми, яшьлеге белән шулай башсызлана... Ул Гөлжиһанны. милләттәше буларак, ярата һәм кызгана иде, шуна күрә аны һич кенә дә күрә торып, белә торып атом базына җибәрәсе килмәде Бу балага бар дөреслекне дә әйтеп бетереп булмый, бу тыелган нәрсә Яшьлеге белән ул аны аңларлык та түгел әле, аңласа, анда ыргылмас иде...Мондый кан, мондый авырулар белән Иртәштән генә түгел, Чиләбенен үзеннән качарга, китәргә кирәк... Әгәр яшисен килсә, әлбәттә...
— Мондый кан белән сина анда барырга ярамый, сенелем,—диде ул җитди итеп.—Ул шартларда синдә бик тиз ак канга әйләнү башланырга мөмкин, ягъни лейкимиягә... Син хәзер дипломлы медик, моның нәрсә икәнен яхшы беләсен... Бу уеннан кире кайтырга кирәк, сеңелем...
Әйе, монын нәрсә икәнен Гөлҗиһан яхшы белә... Нәрсә белән бетәсен дә чамалый... Әмма анын ин кадерле кешесе, яшьлек мәхәббәте шушындый хәлдә булганда. Гөлҗиһан үз авыруын уйлап, үлемен көтеп утыра алмый... Таһир бабай әйткәнчә. “Әжәл чакырып килмәс, килсә, кусан да китмәс...” Язмышында нәрсә язылган булса, шул булыр, әмма Гөлҗиһан Фәргатьне эзләп табарга тиеш... Ә ул аны бары тик Иртәштә генә таба ала...
—Мин хәл иттем инде, апа,—диде ул, эчке бер үҗәтлек белән.—Анда да кешеләр яши, больницалар бар, минем ярдәмемә мохтаҗ авырулар бар... Хәзер медицина көчле, егылып үләргә ирек бирмәсләр әле... Мин анда эшләргә дип барам бит, үләргә түгел, кый!
Гөлҗиһанның бу сүзләреннән врач хатын елмаеп куйды. Шушы хәтле дә үзсүзле үткен мишәр булыр икән! Тәки үз сүзен әйтеп тик тора бит Әллә ул яшьләрне аңламый башлады, әллә яшьләр аны анламый... Ә бу бер дә шаяра торган нәрсә түгел бит. анда бу бала белми торган нәрсәләр дә бар...
—Ә син анын яшерен, ябык зона икәнен беләсеңме сон?—дип сорады ул, тавышын шактый әкеренәйтә төшеп —Анда бит болай гына кереп-чыгып йөреп булмый Бер керсән. тиз генә чыга алмассын. Аларын да уйлап бетердеңме?
—Беләм. Галия апа,—диде Гөлҗиһан.—Безнен авыллар күп эшли анда... Мин кайда барганымны яхшы беләм...
—Анда радиация барлыгын да беләсеңме?
Гөлҗиһан. җавап бирә алмыйча, төртелеп калды. Бу хакта да аз-маз ишетеп белә ул, училишеда да бераз укыдылар, больницада да бу хакта шыпырт кына сөйләшкәннәрен ишетте... Әмма анын бу өлкәдә бар белгәне шуннан артмады, ул әле радиация белән үз авыруларын бергә бәйли алырлык дәрәҗәдә түгел иде. Әле илдә бу турыда ялгышып та сүз кузгатучы юк... Радиациянен нәрсә икәнен белү өчен әле тагы егерме ел вакыт үтүе. Чернобыль атом электр станциясе шартлавы, менәрләгән кешенен шул радиациядән кырылуы кирәк иде.
— Нәрсә булса да барам, апа,—диде Гөлҗиһан, үз сүзендә нык торып
—Авыру әтиеңне, авылдашларыңны ла калдырып барасынмы. Гөлҗиһан0
Врач хатын Гөлҗиһан өчен ин авыр сорауны бирде, ана жавап та чын
дөресе булырга тиеш иде
—Әйе. апа. барыбер барам Әти янында әни бар. туганнар бар. авылдашлар ла ялгыз түгел... Ә Фәргать ялгыз, берүзе
Шулай диде дә, Гөлҗиһан үксеп елап җибәрде Әле генә чакматаш кебек үзенекен чатнатып утырган бу кызнын кинәт балалар кебек үксеп елап җибәрүеннән врач хатын куркып калды. Кем соң ул—Фәргать, нәрсә булган ана? Аннан анын зиһене ачылып, яктырып китте—әлбәттә, йөргән егете, мәхәббәте бар бу кызнын Иртәштә. шулай булмаса. ут эченә керергә атлыгып тормас иде ул!
— Егетен шундамыни, сеңелем?—дип сорады ул. Гөлҗиһанның чәчләреннән сыйпап.
—Әйе, апа... Без анын белән ярәшелгән илек, инде дүрт ел элек туй буласы иде... Ә Фәргать кайтмады.
—Ул Иртәштә идемени?
—Әйе. ул анда армия хезмәтендә иде Кайтасы көзне әниләренә телеграмма җибәргән, өстәмә хезмәткә калдым дип... Ә мина бернәрсә хәбәр итмәде. Мин быел гына анын анда сукырайганын белдем, Иртәштән безнең авыллар ишетеп кайтканнар.
Врач хатын барысын да аңлады
Сөнкүлдә эшләгәндә, ул андый хәлләрне күп күрде Көчле радиациядән, нурланыштан сукырайган авыруларны Иртәштән аларга китерәләр иде... Бигрәк тә—тоткыннарны, солдатларны, ягъни үз ирекләрендә булмаган кешеләрне... Һәм алар өстендә ботен сынау-тәҗрибәләрне үткәрәләр иде. тереләй туныйлар иде аларны. Дөрес, ул үзе мондый эшләргә беркайчан да катнашмады, шуңа күрә Сөнкүлдә озак эшли дә алмады Әмма анда күргәннәре бөтен гомеренә җитәрлек булды..
— Егетен... Иртәшгәме. әллә Сөнкүлдәме икән?
— Белмим .—дип сузып кына җавап бирде Гөлҗиһан —Анын Сөнкүле дә бармыни әле? Миңа Иртәштә. диделәр Шуңа күрә шуңда барам мин.
—Алайса, бар. сеңелем.—диде врач хатын, бер карарга килеп —Сөйгәнең шундый хәлдә икән. бар... Гомер бер генә килә Саф мәхәббәт гә шулай... Ана хәзер синең ярдәмең бик кирәк. . Коткар син аны. тизрәк коткар аннан Яшьлегемдә булсам, мин дә нәкъ шулай эшләр идем
Анын күзләренә яшь бәреп чыкты
Атом утында көйгән яшьлеген искә төшердеме ул, сөйгән ярсыз, гаиләсез, балаларсыз узган гомерен күз алдына кигердеме, авыру картлыгын унлап еладымы—белеп булмый иде
Алар Гөлҗиһан белән кочаклашып аерылдылар Үзендә атом тамгасы йөрткән өлкән яшьтәге татар хатынын ялгыз картлык, шундый ук авыруга дучар булган татар кызын билгесез киләчәк көтә иде.
Унсигезенче бүлек
Инде алтмышынчы елларнын азагы якынлашса да, инде Сталин белән Берия күптән үлгән булсалар да, Сөнкүлдә алар урнаштырган тәртип, алар төзеп калдырган үлем индустриясе бөтен көченә эшләп ята иде... Иртәштә атом реакторлары күбрәк эшләгән саен, дөньяга радиация күбрәк таралган саен, Сөнкүлдәге тәжрибә лабораторияләре дә ныграк кирәк була башлады..
Ябык шәһәргә Мәскәүдән профессорлар, яшерен белгечләр килеп җитте, әсир немец галимнәре белән берлектә, алар радиациянең кеше организмына тәэсирен өйрәнделәр, концлагерьлардагы кебек, тере кешеләр өстендә тәҗрибәләр үткәрделәр... Совет белгечләре алардан өйрәнеп тордылар, шулай итеп, тере кешеләр өстендә атом сынавы уздыру буенча зур тәжрибә тупладылар... Тиздән бу немец галимнәре үзләре дә нурланыштан һәм рактан Сөнкүл больницасында үлеп беттеләр, әмма алар өйрәтеп калдырган эш, кешеләр өстендә куркыныч тәҗрибәләр дәвам итте...
Галимнәр өчен радиациянең нәсел калдыруга тәэсирен өйрәнү бик мөһим иде, шуна күрә алар авыруларны махсус "нурланыш” астында калдырып, нәсел өчен җавап бирә торган күзәнәкләрен юк иттеләр... Исән калганнарын Сөнкүл гарипләр йортына урнаштырып, махсус өйләндереп, алар өстеннән күзәтүләрен дәвам иттеләр—мондыйлардан бала туамы, туса, нинди туа, бу балаларда кайсы якка үзгәреш көчлерәк була? Сөнкүл больницасында күпләп яткан дивана һәм тилеләрнең алар баш миләрен өйрәнделәр, арка миләреннән сыеклык алып, аны үз акылында булганнарга җибәреп карадылар... Авыруларны нормадан йөзәр, менәр тапкыр көчлерәк булган рентген нурлары астында тоттылар, моннан сон аларны ярып карап, организмдагы үзгәрешләрне өйрәнделәр... Этләр өстендә нинди тәжрибә уздырылса, монда кешеләр өстендә нәкъ шул арны эшләп карадылар... Барысы да фән өчен, совет халкынын бәхетле киләчәге өчен дип эшләнде... Берәүләрнең бәхете өчен икенчеләр тереләй корбан булырга тиеш иделәр..
Татар егете Фәргать менә шушы үлем тегермәненә килеп эләккән иде...
Күзләре сукырайган мизгелдән Фәргать өчен тормыш тукталды...
Бөтен эчен утлы пычак белән даими айкап торган көчле авыру да аны уята, хәрәкәтләндерә алмады, әйтерсең лә Фәргатьнең җаны үлгән иде.. Ул үзен бөтен яктан чорнап алган караңгылыкны җинә алмады, киресенчә, кара упкын аны җинә. әкрен генә йота башлады.. Үзенен сукыраюын белгән мизгелдән. Фәргатьтә тормышка карата битарафлык башланды, аңа хәзер бу салкын гәүдә белән нишләсәләр дә барыбер иде... Гәүдәне, арбага салып, әледән-әле операциягә альт чыгып китәләр, әле бер җирен, әле икенчесен кисеп туныйлар... Укол бирәләр дә. туныйлар, укол ясыйлар да, кисәләр. Нәрсәне кисәләр, нәрсәне туныйлар алар—сукыр Фәргать бернәрсә белми... Нәрсә киссәләр дә, аңа хәзер барыбер иде... Әмма ин кирәгенә—анын күзләренә операция ясамадылар, чөнки көчле радиация анын күз алмаларын көйдергән, нурын сүндергән иде инде...
Әзмәвердәй егет, кисеп ташлаган имән кебек, айлар буе больница караватында аунады...
Ниһаять, врачлар ярдәме белән, Миасска. әниләренә телеграмма бирдерде... Ул үзенен сукырайганын, больницада ятканын әйтмәде, Иртәштә өстәмә хезмәткә калам, дип ялганлады. Гөлҗиһанга исә бер хәбәр дә бирмәде. Күрше кызы Гөлҗиһан, туй, мәхәббәт кара пәрдәнең теге ягында калган иде... Бу якка, бу тормышына ул егерме бер яшьлек сукыр булып, гарипләнеп, бер ялгызы чыкты Аның янында әнисе дә. туганнары да, сөйгән яры да юк инде... Мондый мескен кыяфәттә ул аларнын берсенә дә күренәсе килмәде... Гөлҗиһанга—бигрәк тә... Гөлҗиһан—яшь, матур кыз,
ул бәхетле гаилә тормышы, итәк тулы балалар турында хыяллана... Ә Фәргать ана боларның берсен дә бирә алмаячак... Анын балалары булмаячак. Димәк, ул хәзер Гөлҗиһан турында да, гаилә тормышы турында да онытырга тиеш Онытырга тиеш.
Чираттагы операциядән сон Фәргатьне башка бинага күчерделәр
Әмма ул үзе моны белерлек хәлдә түгел иде. кайда алып барсалар да. нәрсә эшләсәләр дә ул үзен якларлык хәлдә түгел иде. Баш ы-тәне бинтка чорналып, ул күпме гомер ятканын да хәтерләми, әмма ниндидер монлы. үзәк өзгеч сагышлы тавышка ул анына килде Ул яткан бүлмәдә кемдер татарча җырлый иде...
Әйә агач, яшен күпме.
Коелган яфрагын күпме?
Минем күк хәсрәтен күпме.
Дип сорадым агачлардан
Башта Фәргать, каты авырудан саташам икән, дип уйлады.
Чөнки элегрәк тә анын. шулай анын җуйганда, төрле тавышлар ишеткәне бар иде... Ул әле әти-әнисенен, әби-бабаларынып тавышын ишетә, әлс Гөлҗиһанның чыркылдап көлүләре гел колагында яңгырап тора... Бу юлы да ул шулай, саташып, бсрәрсенсн тавышын ишстәм. дип уйлады, чөнки мондый мөнәҗәтне әбисе гел әйтә идс Әле Клраболакга яшәгәндә үк. Фәргать кечкенә вакытта, әбисе аны кабык арбага салып, шушы көйгә тибрәтә идс... Аннан, теге вакытта авылдан куганда, әнисе Фәргатьне куенына кысып, юл буе шушы сүзләрне инрәп барган иде Миасска барып урнашкач та монлы чакларында әнисе дә. әбисе дә шушы мөнәҗәтне әггтәләр иде...
Үләр идем, үләр хәл юк.
Бу хәлләргә түзәр хәл юк.
Кинәш итәр кешем дә юк.
Сабырлык бир үзен. Алла..
Фәргать бу көйне тетрәнеп тыңлады
Ул инде наркоздан айныган иде. үзенен саташмавын, бу татарча җырны, чыннан да. өнендә ишетүен аңлаган иде... Ул яткан бүлмәдә кемдер бар. ул. ахры, җыештыра, тирә-якка хлор исе таралган, чиләк тоткасы чылтыраган, йөргән тавышлар ишетелә Идән юуучы тагар хатыны эш арасында әкрен генә тавыш белән моңлануын дәвам итә
Чиксез димә гомереңне.
Якын дип бел үлеменне.
Сәхәрләрдә зекер әйтеп.
Чыныктыр син күкелекне.
Бик ерактан, тирән кое төбеннән чыккан тавыш белән. Фәргать ыңгырашым сорап куйды
—Син кем. апа?
Башган-аякка хәтле бинтка чорналган бу яна авыруның кинәт кенә татарча эндәшүенә идән юуучы хатын сискәнеп китте Ь> бүлмәгә өметсезләрне, үлемгә дучар ителгәннәрне кертеп салалар Моннан инде алар туп-туры мәетләр бүлмәсенә—моргка китә Гадәттә, бирегә салган авырулар инде сөйләшә алмыйлар, операциядән сон аңга килә алмыйча.
4. .к у• »
шыпырт кына жан бирәләр... Ә бу бәндә сөйләшеп ята. җитмәсә, татарча! Кулын юып, ул тиз генә авыру янына килде, анын күзләре урынында буш чокыр күреп, чайкалып китте... Ул дөм-сукыр иде...
—Мин биредә җыештыручы булам,—диде хатын, аңа кем дип дәшәргә дә белмичә.—Синен исемең ничек, энем?
Тавышыннан ул бу авырунын яшь кеше икәнен чамалаган иде инде, шуна күрә, үзенең олы яшьтәге хатын икәнен сиздерәсе итте.
—Фәргать исемле мин, апа... Ә сезнең исемегез ничек?
—Мин Жәүһәрия апаң булам, энем... Сине бүген генә монда китерделәр, ахры... Бу больницада күптән ятасынмы?
—Үзем дә белмим инде, апа,—диде Фәргать, чыннан да вакыт хисабын югалтып — Жәй көне китергәннәр иде, хәзер көз бугай...
—Хәзер кыш инде, энем...—диде Жәүһәрия, аны нык кызганып...
—Моннан чыгу юлы юк икән алайса,—диде Фәргать, биредә күпме ятуын күз алдына да китерә алмыйча.
—Бөтен җирдән дә чыгу юлы бар, энем, кабердән генә чыгу юлы юк,— диде Жәүһәрия, аны юатасы килеп,—Син исән бит әле, шунысына шөкерана итәргә кирәк...
Ул аннан артыгын сорашмады, чөнки бирегә гадәттә карар кешесе булмаган солдатларны яки төрмә әсирләрен китерәләр, апар белән монда эшләүчеләргә артык якынаерга кушмыйлар... Хәер, бу бүлмәгә салганнарның моңа теләге дә булмый, аларнын күбесе, аңнарына килә алмыйча, теге дөньяга китеп баралар... Бу татар баласы, әнә, ниндидер могҗиза белән терелеп, сөйләшеп ята... Әмма бу вакытлы гына хәл булырга мөмкин, үләр алдыннан бер талпынып алу гына...
Жәүһәриянен үз милләттәшенә ни белән булса да ярдәм итәсе, бераз булса да хәлен җиңеләйтәсе килде.
—Берәр нәрсә кирәкмиме соң, энем?—диде ул, бүлмәдә беркем дә юклыгына инанып.
—Апа, теге җырыңны тагы җырла әле...
—Жыр түгел ул, энем, мөнәҗәт... Безнең авыл мөнәҗәте...
—Безнеке дә... Мина картнәй гел шуны көйли иде...
—Кайсы авылдан сон син, энем?
—Татар Караболагыннан мин, апа... Тууым шуннан.. Аннан Миасста яшәдек... Монда солдатта хезмәт иттем һәм шушы хәлгә калдым...Ә сез кайсы авылдан?
—Безнең авыл күптән юк инде, энем,—диде Жәүһәрия, уфтанып.— Бирдәнештән идем мин... Илле җидедә безне башка урынга күчерделәр Аннан тагы башка җиргә җибәрделәр, әле урыс арасына, әле буш кырга- далага куып йөрттеләр... Шулай итеп, менә монда килеп эләктек... Безнен авылдан хәзер шушы мөнәҗәтләр генә калды инде...
Жәүһәрия яңадан җырларга уңайсызланды, ахры, Фәргатьнең урын- җирләрен рәтли башлады, чәй алып кереп эчерде... Фәргать тагы, тагы сорап алып эчте, әйтерсең лә ул айлар буе сусыз торган, әйтерсен лә ул тере суга юлыккан һәм туйганчы эчеп калырга тырыша... Бәлки милләттәше кулыннан алган бу су ана шифалы булып тоелгандыр, үз телендә әйтелгән сүзләр җанына дәва булып яткандыр... Үз милләттәше белән бу очрашу ана караңгы упкын төбендә ятканда югарыдан төшкән бер нур булып тоелгандыр, яшәүгә өмет чаткылары уяткандыр... Ни булса да, бу очрашу очраклы гына булмагандыр, чөнки бу дөньяда очраклы нәрсә юк бит...
Фәргать беренче тапкыр онытылып, рәхәтләнеп күзләрен йомды...
Ул әллә йокыга китте, әллә уйланып кына ята—сукыр күзләренә карап белеп булмый иде... Анын колагына яңадан таныш моң—татар моны
ишетелә башлый. Ул аны әле, әбисе булып, кабык арбага сатып тибрәтә, әле әнисе булып, кулларына күтәреп йөртә. Фәргать өчен ин кирәкле, ин газиз сүзләрне әйтә...
Сабыр итик, сабыр итик.
Сабыр коллар сабыр итәр Сабыр коллар сыйрат күперен Искән жилләр кебек үтәр..
Сабыр итик, сабыр итик.
Сабыр колдан шайтан качар.
Сабыр коллар жәннэт ишеген Үз куллары белән ачар...
Жәүһәрия апасы Фәргать янына һәр көн килеп, кереп йөри башлады Мона врачлар да сүз әйтмәде, чөнки аларнын үзләре өчен дә бу татар егетенен язмышы кызык иде. Гадәттә, мондый күләмдә радиация алган авырулар үлә. алар фикеренчә. Фәргать тә инде күптән үләргә тиеш иде.
Ә ул һаман яши! Эчендә ярты әгъзалары киселгән, туракланган, каны агуланган, күзе күрми, ә ул һаман тырмаша Монда эшләүче галимнәр өчен организмның шулай көрәшә алуы кызыклы факт иде һәм алар Фәргатькә Жәүһәрия белән иркенләп аралашырга мөмкинлек бирделәр Чөнки аларнын икесеннән дә беркемгә дә зыян килерлек түгел, ә бу татар егетенен фән өчен кирәк булуы бар.
Ә Жәүһәрия шуны гына көтә иде
Ул Фәргатькә өйдән пешереп ризыгын да. башка кирәк-яракларын да ташый башлады, аны кашыклап ашатты Бик кызганды ул бу татар батасын Ул анын кулларына, аякларына әйләнде, якадан яшәргә өйрәтте Фәргать ана әкренләп үзенен серләрен сөйли башлады—үз тормышы турында да сөйләде, Гөлжиһан турында да әйтте Ул үзенен сукыраюын, авыр хәлдә больницада ятуын беркемгә дә әйтмәгән икән. Жәүһәрия апасыннан да бу серне дөньяга чыгармавын сорады. Әниләре аны Иртәштә өстәмә хезмәткә калган дип беләләр, ә Гөлжлһан берни белми. Һәм хәзергә барысы да шул килеш калырга тиеш... Шушы хәленә ияләнгәнче, сукыр килеш тә кеше булып яшәргә өйрәнгәнче, ул якыннары күзенә күренмәячәк Чөнки анын беркем өстснә дә йөк булып төшәсе килми, беркем кулына да катасы килми Анын кеше күзенә мескен булып күренәсе килми
Елга якын Сөнкүл больницасында аунаганнан сон. үзе белән кинәшем. аны махсус гарипләр йортына урнаштырдылар. Чөнки беренче чорларда Фәргатькә яшәргә урын да. медицина хезмәте дә кирәк иде әле Иртәштә Фәргать кебек дөм сукырлар, телсез-чукраклар, ятим гарип-горабалар күбәйгәч, алар өчен махсус йорт ачарга булдылар Караучысыз калган бу авырулар Сөнкүлнен “Б” лабораториясе өчен әзер материал, алыштыргысыз, һәрвакыт кул аегында булган тәжрибә чыганагы иде Фәргать тә ихтыяри- мөжбүри шунда калды Ана өр-янадан яши башларга өйрәнергә кирәк иле
Гарипләр йорты чагыштырмача яхшы жиһахтандырылган. шундый ук медперсонал белән тәэмин ителгән, үз эчке тәртибе белән яшәп ятучы бер дөнья иде... Фәргатьне үзе кебек сукырлар янына урнаштырдылар, даими күзәтеп, карап торырга врачын, санитарын, тәрбиячесен билгеләделәр Биредәге сукырларның хәтта аерым оешмалары да бар иде Әмма Фәргать очен ин мөһиме—азарны биредә янадан яшәргә, укырга-язарга өйрәтәләр, белем, һөнәр бирергә тырышалар иле Һәм Фәргать шушы дөньяга теше- тырнагы белән чытырдатып ябышты, анын янадан яктыга, зур тормышка
чыгасы килә иде... Һәм ул бер генә мөмкинлекне дә кулыннан ычкындырмаска булды...
Үзе кебек дөм-сукырлар арасында яшәү, алар белән даими аралашу Фәргатьне бөтенләй үзгәртеп җибәрде...
Бу дөньяда анын кебекләр күп икән бит һәм барысы да яшәү өчен тартыша... Берсе дә үлем көтеп утырмый, киресенчә, өйләнешәләр, гаилә коралар, балалар үстереп яталар... Биредә аксаклар яңадан йөрергә өйрәнә, телсезләр бармаклары белән аңлатып сөйләшә башлый, сукырлар тишек тишеп булса да укырга-язарга өйрәнәләр... Фәргать гарип кешеләрнең яшәүгә дәртләре көчлерәк икәнлеген аңлады, ул алар арасында тормыштан зарланып, уфтанып утыручыларны очратмады... Монда һәр көн, һәр минут яшәү өчен тиңсез көрәш бара иде... Фәргать тә шул көрәш диңгезенә ташланды. . Шушыннан йөзеп чыкса—ул исән калган, үз дигәненә ирешәчәк, көрәш дәрте сүнсә—төпкә китәчәк иде... Тормыш төбенә тәгәрәячәк иде Фәргать, әгәр үз бәхете өчен көрәшмәсә... Һәм ул көрәшергә булды...
Фәргатьнең күзләре күрмәү бер яктан аңа файдага да булды—ул гарипләр йортындагы тере бәхетсезләрне, үзләренең кем икәнлекләрен дә белмәгән диваналарны, үлгәнче Сөнкүл больницасы өчен тәҗрибә куяны булып торачак бичараларны күрмәде... Күрсә, ул үзенең кайда килеп эләккәнен аңлар һәм коты чыгар иде...
Мәһабәт гәүдәле, ирләрчә кырыс, матур Фәргатьне үзе кебек сукыр кызларга димләп карасалар да, ул баш тартты... Кара пәрдәнең теге ягында калган Гөлҗиһан, чая Гөлҗиһан, сылу күрше кызы һәр төн аның төшләренә керде, бер генә минутка да яныннан китмәде... Ул кайчагында хыялга бирелеп, Гөлҗиһан белән гаилә кору, балалар үстерү турында уйлый башлый, аннан врачларның: “Балаң булмаячак, булса да, гарип тууы мөмкин”, дигән сүзләрен исенә төшерә... Юк, Гөлҗиһан турында онытырга кирәк инде, аны бәхетсез итәргә Фәргатьнең хакы юк... Ә Фәргать белән ул бәхетсез булачак, чөнки сукыр, бөтен җире туракланган, ата булырга ярамаган ир-ат чәчәк кебек кызга ничек бәхет китерсен? Фәргать шулай уйлый иде Шуңа күрә ул Гөлҗиһанга үзенең дөньяда барлыгын белдермәде...
Ә әнисе, туганнары белән арасын өзмәде Фәргать...
Үз кулы белән хат яза алмаганга, ул башта аларга телеграммалар суга иде... Аннан, инде йөри башлагач, шушы гарипләр йортына килеп урнашкач, Миасс белән телефон элемтәсен дә урнаштырды... Чөнки анын өчен әнисенең, якыннарының тавышын ишетү бик мөһим иде, алар да, тавышын ишеткәч, Фәргатьнең исән икәнлегенә тәмам инандылар, тынычландылар... Алар ай саен шулай сөйләшеп тордылар, әмма өйдәгеләргә дә Фәргать дөресен әйтмәде, ә алар үзләре ябык шәһәргә кереп, тикшереп йөри алмадылар. “Өстәмә хезмәткә калдым, бәлки яшәргә дә бөтенләйгә биредә генә калырмын”,—диде ул аларга... Фәргать әнисен, туганнарын рәнҗетәсе килмәде, хәтта пенсиясенең бер өлешен дә ай саен аларга җибәреп бара башлады... Җәүһәрия апасы ярдәме белән ул Миасска посылкалар, күчтәнәчләр салуны да гадәткә кертте... Ай саен улының тавышын ишетеп торган, ярдәмен күргән ана кеше аның кайтмавы белән ризалаша төште... Тормыш тагы үз җаена кереп китте...
Шулай итеп бер ел үтеп китте, ике, өч ел үтте...
Бу вакыт эчендә Фәргать сукырлар әлифбасы белән яхшы итеп укырга- язарга өйрәнде, Иртәштәге юридик институтка укырга барып керде... Анын мескен гарип булып, дөньяның төбендә яшәп каласы килмәде, бу хәленнән котылуны бары тик гыйлемдә, гыйлемдә, гыйлемдә күрде ул.. Анын үзе
53
очен генә түгел, башкалар өчен дә көрәшәсе, бәхетсепәргә ярдәм итәсе килде Яшьлек, нәселдән килгән ныклык, олы максатлар белән яшәү каты чирне дә жнндс—ул инде үлем көтеп яткан гарип түгел, ул көчле рухлы, омтылышлы ир-егет иде..
Фәргатьнең янадан шушы хәлгә килүенә Жәүһәрия апасы да нык булышты Ул ана әнисен дә. хәтта Гөлҗиһанны да алыштырды... Үзенен ире дә шушындый авырулардан газап чиккән ахыр чиктә сукыраеп үлгән татар хатыны Фәргатьне үз баласын караган кебек тәрбияләде, гарипләр йортына киткәч тә арасын өзмәде. Анын үз балалары күптән инде аякка басып, үз гаиләләре белән кайсы—Коншакта. кайсы Чиләбедә яшәп яталар иде, шуңа күрә Фәргатькә ул бар жан җылысын бирде Анын хыялы— Фәргатьне бер яхшы гына татар кызына өйләндерү иле. әмма егет беркем турында да ишетергә теләмәде Ул бары тик Гөлҗиһан турында гына уйлый, анын хыялы белән генә яши иде.
—Әллә Гөлҗиһанга сиздереп карыйкмы сон монда икәнлегеңне?— берконне сак кына сорап куйды Жәүһәрия
— Юк. юк, апа. бу мөмкин хәл түгел!—дип. кабынып каршы чыкты Фәргать —Ул яшь, сәламәт кыз бала, нигә үзенен гомерен авыру, сукыр кеше белән бәйләргә тиеш ул?!
—Яратса, бәйләр, энем.. Мәхәббәтнең үзенен күзе сукыр була анын Әгәр монда икәнлегеңне белсә, Гөлҗиһанын нишләр дип уйлыйсын?
— Килеп җитә,—диде Фәргать ике уйлап тормыйча —Син аны белмисен әле, Жәүһәрия апа, ишетсә, күктән парашют белән тәшәчәк ул Иртәшкә, шундый үткен кыз.
—Сон, шулай булгач?—диде Жәүһәрия. аптырап —Килсен, күрсен, аннан үзе хәл итәр...
—Ә минем бу хәлдә күренәсем килми ана,—диде Фәргать, башын иеп — Мескен хәлдә күренәсем килми Ул зуррак бәхеткә лаек
Шушы сөйләшүдән сон Жәүһәрия. Фәргатькә әйтмичә генә, Караболакка анын гурында хәбәр җибәрде Бу хәбәр Таһир карт кулына килеп керде Дөньяда бер генә очраклы нәрсә дә юк иде шул, кешеләр тәкъдирдә язылганга сәбәпче генә...
Укып бетереп, диплом алгач, Фәргать үзе дә Гөлҗиһанга хәбәр салып карарга ниятләп гора иде... Әмма ана кадәр ерак иде шул әле. ул укуын алс башлады гына Фәргагьнсн ишетүенчә, Гөлҗиһан инде Чиләбедә медицина училищесы тәмамлаган... Ул Гөлҗиһаннын хәзергә кияүдә түгел икәнлеген дә белә, бөтен күнеле белән анын ашыкмавын, башкага кияүгә чыкмавын тели... Тик бераз гына көтсен, сабыр итсен иде Гөлҗиһан Фәргать бу тормышта үз урынын табачак, һичшиксез табачак! Ул гомер буе гарипләр йортында ятмас, пенсия күзенә карап тормас, үз гаиләсен алып бара алырлык, башкаларга да ярдәм итәрлек шәхес булыр, Алла теләсә. Тик Гөлҗиһан гына ашыкмасын, дөньяда Фәргать барын онытмасын, сабыр итсен иде!.
Унтугызынчы бүлек
Гөлҗиһан килергә җыенган Иртәш шәһәре алтмышынчы еллар азагына зур бер промышленность үзәгенә әйләнгән иде инде
Дөрес. 1954 елның мартында ана. рәсми рәвештә, Озерский исеме бирелде, әмма халык телендә ул барыбер элеккеге исемнәрдә йөрде Кайчандыр бары тик бараклардан һәм җир куышларыннан гына торган бу яшерен шәһәр “База" дип тә. “Десятая плошадка". “Челябинск-40". “Сороковка" дип тә. "Почтовый яшик 21”. “Че.лнбинск-65” дип тә
йөртелгән...Хәер, шәһәргә исем бирелсә дә. анын адресы барыбер почта ящигы саны белән атала, шулай языла иде. Озерский исеме ана, адресларга язылып һәм карталарга төшерелеп, янадан нибары 1994 елда гына әйләнеп кайтачак әле...
“Маяк” атом комбинатында нинди генә көчле аварияләр булуга карамастан, шәһәр җир астында һәм жир өстендә җәелеп үсүен дәвам итә.. 1957 елгы шартлау да инде онытылып бара, беркем “Маяк"ны ябарга җыенмый, чөнки Советлар Союзы үзенен атом чорына әле аяк кына баскан була... Биредә атом-төш коралы җитештерү буенча илдә, хәтта дөньяда тине булмаган яңа төр промышленность үсеп чыга. Кыска вакыт эчендә бер-бер артлы дистәләгән атом реакторы сафка баса Иртәш ярымутравында җир астын тоташы белән атом реакторлары, радиохимик заводлар, радиоактив калдыкларны саклау һәм эшкәртү өчен йөзләгән каберлекләр һәм объектлар төзелә, уран һәм плутоний белән эшләү дәвам итә... Ә өстә, берни булмагандай, урманнар шаулап утыра, шәһәр яшәп ята... Аста атом казаны кайный, өстә кешеләр яши...
Гөлҗиһан менә шушы шәһәргә эшкә килергә җыена иде...
Бу чорда инде кешеләр Сталин заманындагы агач бараклардан, җир куышларыннан әкренләп ике катлы кирпеч йортларга күчә башлыйлар... Хәер, бараклар әле бик озын гомерле булып чыга, алтмышынчы еллар ахырында да анда тормыш кайнап тора, атомчылар яшәп ята... Эш эзләп авылдан килүче яшьләр, юллама белән бирегә җибәрелгән белгечләр исә күбрәк тулай торакларга урнашалар. . Тулай торак бүлмәләре икешәр катлы тимер караватлар белән дынгычлап тутырылса да, барыбер халыкка урын җитми... Соңрак Иртәштә Финляндиядән кайтарылган әзер такта йортлар да күренә башлый, аулак тыкрыкларда аерым агач йортлар үсеп чыга... Соңгыларында шәһәр һәм завод җитәкчеләре көн күрә... Сталин, Берия үлү белән, Иртәштә алар исемен йөрткән урамнар Ленин. Победа исемнәренә үзгәртелә, һәр җирдәгечә, монда да Совет, Пушкин урамнары барлыкка килә... Һәм алтмышынчы еллар азагында Иртәштә “хрушевка” дип аталган беренче панель йортлар күренә башлый, баракнын эшче халкы шунда күчә... Шәһәр күзгә күренеп үсә, аны, нигездә, тоткыннар һәм хокуксызлар төзи. Алар коточкыч авыр шартларда, җимерек баракларда, палаткаларда һәм җир йортларда, башка халыктан аерым яшиләр Аларны эшкә этле конвой белән йөртәләр...
Иртәш “База" дип йөртелгән такта чорыннан, чын мәгънәсендә, заманча таш шәһәргә әйләнә... Халык үлә тора, туа тора, Иртәштә яна буын үсеп җитә Шәһәр үзенен мәдәниятенә, мәгърифәткә, спортка зур игътибар бирә башлый, чөнки яшь буынны таратмыйча тотып тору өчен нәкъ шулар кирәк була. 1952 елнын декабрендә биредә Мәскәүнен инженерлык-физика институтының филиалы ачыла, атом белгечләрен шәһәр үзендә әзерли башлый Кырык яшенә дә җитмичә рактан, “нурланьшГтан үлгән инженер-химиклар урынына сәламәт, яшь буын кирәк була... Шуна күрә, Иртәштә эшли башлаган Көньяк Урал политехникумына ашыгыч рәвештә бөтен ил буенча яшьләрне җыя башлыйлар... Бирегә Горький, Дзержинский, Кинешма. Кострома, Пенза. Рошаль һәм башка шәһәрләрдән ашыгыч рәвештә дүрт йөз егет һәм кызны китерәләр Алар нибары уналты яшьтән егерме яшькәчә булалар Һәм алардан тиз арада үлгән атомчылар урынына белгечләр әзерлиләр, аларны ни көтәсен әйтмиләр... 1950-1952 елларда бу политехникумны 361 кеше тәмамлый һәм аларны туп-туры атом казанына озаталар... Һәм бу яшьләр. 10-15 ел эчендә атом нурланышы алып, сафтан чыгалар.. Совет режимы алар урынына яна кадрлар әзерли башлый... Атом казаны бер дә буш тормый Соңыннан техникум белән физика институты
.55
бергә кушыла һәм аннан "Маяк" өчен 3000 атомчы белгеч әзерләнеп чыгарыла.. 1967 елны. Гол җиһан Иртәшкә килгән елны, бу институтны “Маяк”нын булачак директоры Виктор Ильич Фетисов та тәмамлый Соныннан ул да баш мие рагыннан үлә
Иртәштә 1952 елда Маяковский исемендәге кинотеатр эшли башлый. 1953 елнын маенда СССР медииина фәннәре Академиясенең Биофизика институты филиалы ачыла 1956 елда—Пионерлар сарае. 1958дә—"Маяк" мәдәният сарае эшли башлый. 1959 елда “Строитель" мәдәният йорты ачыла... Яшерен атом шәһәре яхшы азык-төлек белән турыдан-туры Мәскәүдән тәэмин ителә, шуна күрә биредә халык азыкка кытлык кичерми Ил талоннар белән ризыкка чират торганда, биредә ите-мас һәм башкасы тулып ята. Шуна күрә Иртәш халкын тирә-якта “шоколадники" дип йөртәләр, ягъни, кәнфит ашап ятучылар
Шушы чорда инде шәһәр читендә зур зират пәйда була һәм ул бик тиз тула башлый. Башта татарларны урыс зиратынын бер читенә, аерым күмәләр, әмма ул бик тиз тәреле каберләр чолганышында кала Зиратлар һәм каберләр бутала, кушыла, бергә әйләнә... Атом барысын да тигезли Яшьләр монын белән ризалашалар, олыраклар мәетне тагар авылларына алып кайтып күмәргә тырыша. Шәһәрдә татарлар шактый яшәсә дә. анда бер генә татар мәктәбе, балалар бакчасы да булмый Мәчет, милли мәдәният йортлары турында инде әйтәсе дә юк. Татарлар бирегә эшләргә һәм үләргә генә керәләр.
һәм шушы таш шәһәргә, урыс шәһәренә, атом казасына татар кызы Гөлҗиһан да килеп ята...
Нәрсә көтә аны биредә, монда анын кадерле гомерен дә атом казанына салып кайнатмаслармы, телен, динен оныткан җансыз манкортка әйләндермәсләрме? Бу хакта әле беркем бернәрсә белми
Атомчы белгечләрне Иртәшнен үзендә әзерләгән кебек, нурланыш алган авыруларны да. читкә чыгармыйча, биредә генә дәвалау юлларын эзлиләр Шәһәрдә беренче радиация лабораторияләре беренче атом реакторлары белән бергә төзелә... Бу икәүнен һәрвакыт җитәкләшеп йөриячәкләрен илдә белүчеләр була, шуна күрә, атом объктлары белән бергә, алардан зарар күрәсе кешеләр өчен больницалар да төзи башлыйлар Һәм. әлбәттә, радиацияне өйрәнү буенча фәнни-тикшерү институтлары 1950-1953 елларда гына да 8 мен кешенен нурланыш алуы билгеле була, әмма врачларга алга таба бу диагнозны куймаска кушыла. К1 Б генералы Гкаченко үз эшен яхшы белә һәм ул дәүләт серен артык саклый
Шулай итеп. Гөлҗиһан эшкә килә торган Иртәш шәһәрендә “радиационная медицина" дип аталган өр-яна юнәлеш барлыкка килә, анда ил буенча ин көчле белгечләр тартына Алар, еллар үтү белән, бу юнәлештә шактый зур ачышлар ясыйлар, төрле дәрәҗәдәге исемнәргә ирешәләр, дәүләт премияләре алалар, һәм. нәтиҗәдә, шул ук чир белән бу дөньядан китеп баралар Дөнья медицинасы ракны да. нурланыш" авыруларын да җиңә алмый, киресенчә, авыру .сырмын үзләрен җинә Иртәштә гарип балалар күпләп туа башлый
Әмма, ни гаҗәп, бу ябык шәһәрдә илленче елларда бала туу ил буенча күрсәткечкә караганда, ике тапкыр күп була! Моны Иртәшнен яшьләр шәһәре булуы белән дә. тормыш шартлары чагыштырмача яхшы булуы белән дә аңлатырга тырышып карыйлар... Бу хәтле күп бала тууны радиациянең кеше организмына сәер тәэсире нәтиҗәсе булуы мөмкин икәнлеген дә әйтәләр. Чөнки бу шәһәрдә үсемлекләрдә кирәгеннән артык котырып үсә. күлдәге балыклар да кеше буе була.
Шәһәр үз тормышы белән яшәп ята. ә “Маяк"ны әледән-әле көчле
шартлаулар, эреле-ваклы аварияләр тетрәтә... 1960 елнын 5 декабрендә, СССР Конституциясе бәйрәме көнендә, “Маяк" та зур авария була, эшчеләр көчле нурланыш ала, күпләр үлә... Шәһәр өстенә көчле радиация тарала.. Шулай ук 1962 елнын 28 февралендә, шул елнын 7 сентябрендә, 1965 елнын 16 декабрендә “Маяк”та көчле шартлаулар була, бөтен дөньяга радиация тарала... Алтмышынчы еллар уртасында зур давыл чыгып, атом калдыклары күмелгән Карачай күлен күтәрә, миллионлаган кюри радиоактив матдәләр, үлем болыты булып, шәһәр һәм авыллар өстенә оча... Рәсми мәгълүматлар буенча гына да бу афәтләр вакытында 41-42 мен кеше “нурланыш” чире ала... Тагар егете Фәргать тә шулар арасында була...
Татар кызы Гөтҗиһан шушы утлы шәһәргә, атом арасына кереп бара..
Әкиятләрдәге гүзәл кыз кебек, ул, сөйгәнен эзләп, аны коткару өчен аждаһа авызына кереп бара...
Әмма бу әкият түгел, куркыныч чынбарлык иде...
Егерменче бүлек
Гөлжиһан Иртәшнең капка төбенә килеп басты һәм аптырап, туктап
калды...
Ул аның ябык шәһәр икәнлеген белсә дә, бу хәтле сак һәм күзәтү астында яшидер дип уйламаган иде... Шәһәрне кош та очып керә алмаслык биек таш коймалар урап алган, аларнын өстеннән электр токлы чыбыклар үткәрелгән... Ул коймаларның башы да юк, ахыры да күренми, әйтерсең лә, Гөлҗиһанның каршыда шәһәр түгел, таш төрмә... Койма буйларында да, эчтә дә, тышта да зур-зур этләр йөри, алар һәр нәрсәне килеп исни, һәр кешегә килеп танавын төртә... Этләргә ияреп, сакчы конвойлар йөри, алар да бар нәрсәне капшый, бар нәрсәне тикшерә... Әле шәһәргә кермәгән, әмма инде атлаган саен мылтыклы сакчы очрый, адым саен документлар тикшерәләр...
Медицина училищесыннан Иртәштә эшләргә махсус юлламасы булса да, киләсе алдан хәбәр ителсә дә, Гөлҗиһанны ишек төбендә бик озак тоттылар...
Башта анын әйләндерә-әйләндерә бөтен документларын тикшереп чыктылар, аннан бөтен әйберләрен, сумкасын җентекләп актардылар... Ин соныннан, бер кечкенә бүлмәгә алып кереп, погонлы хатын-кызлар үзен анадан тума чишендереп, капшый-капшый тентеделәр, чәч толымнарына хәтле сүтеп карадылар... Монысына Гөлҗиһан бигрәк тә гарьләнде, анын әле беркайчан да чит кешеләр алдында болай шәп-шәрә калганы юк иде Гомерендә дә мондый хәл күрмәгән горур Гөлҗиһанның хурланудан күзләренә яшь бәреп чыкты, ул, берәр усал сүз әйтеп җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде.. Ана хәзер каршы сүз әйтергә дә, болар белән бәхәскә керергә дә ярамый, бигрәк тә—бу этле сакчылар белән... Ул бит үзенен кая килгәнлеген яхшы белде, ни өчен килгәнен дә белә Ана бу шәһәрдә Фәргатьне эзләп табарга кирәк... Шуңа күрә Гөлҗиһан бу хурлыкларга түзә, сүз әйтә алмый...
Ишек төбендә шулай ямьсез кылансалар да, шәһәр үзе Гөлҗиһанны шактый тыныч каршы алды, һәрхәлдә, ул биредә адым саен мылтыклы кешеләрне очратмады Гөлҗиһан ниндидер куркыныч, утлар очырып торган шәһәрне күрермен, дип уйлаган иде, ә бөтенләй башка күренешкә тап булды... Иртәш бик матур, ямь-яшел. җыйнак, чиста бер шәһәр икән.. Ул яшеллеккә төренеп утырган матур-матур тәбәнәк өйләр, шул ойләрнен ишек төпләреннән башланып киткән диңгездәй күлләр, күлләр артындагы кара урманнар Кара сөремгә батып утырган Чиләбедән сон. ана бу шәһәр.
әллә инде сөйгәне биредә яшәгәнгә, жәннәг почмагы булып күренде Әмма шәһәр астында жәһәннәм утлары янып торуын, ул ялкыннын бөтен доньяны юк итәргә сәләтле булуын ул әле анлап бетерми иде
Гөлжиһан агачларнын биредә котырып, тармакланып-тармакланып жәелеп үсүенә игътибар итте... Юл читендәге әрекмәннәренә хәтле колач- колач, чәчәкләр күз явын алырлык жете. яфраклар уч тобедәй зур иде Гөлжиһан боларнын барысы да көчле радиация нәтижәсендәге мутация икәнлеген сонрак белер, әмма хәзергә ул аларга исе китеп, гажәпләнеп карап йөри... Аны ин сокландырганы—Иртәш күле булды Күпме ишетте анын турында Гөлжиһан, ул, чыннан да, диңгез кебек икән... Анын иге- чиге күренми.. Яр буйларында, нәкъ Караболактагы кебек, куе камышлар үсеп утыра, алар арасыннан кыр үрдәкләре пырхылдап очып чыга.. Якында гына малайлар кармак белән балык каптырып утыралар, күлгә кереп, чумып- чумып та чыгалар Нәкъ Караболактагы кебек.
Еракта, Иртәшнен теге ярында, күккә шәмәхә төтен ургытып утырган завод торбалары күренә... “Атом бомбасын шушында ясыйлармы икәнни?",— дип уйлап куйды Гөлжиһан. бу дәһшәтле күренешне күзәтеп Күпме куркыныч сүзләр ишетте ул Иртәш заводлары турында, имеш, азар аждаһа кебек, боген жир астына таралып ятканнар икән. Анда кергән кеше чыга алмый икән. Анда кешеләр өстендә коточкыч тәжрибәләр ясыйлар икән Әмма барысы да шунда эшкә бара, бөтен гомерен шушы шомлы шәһәр белән бәйли.. Менә Гөлжиһан үзе дә шушы атом шәһәренә килеп ята..
Шәһәр урамнарындагы халык Гөлҗиһанга шактый сәер күренде
Аларнын күбесе чамасыз тазалар, аякларын чак өстерәп йөриләр Шул ук вакытта саргаеп кипкән, үтә ябык кешеләрдә очрый... “Бу—авыру билгесе инде, боларда матдәләр алмашыну бозылган, гормоннар дөрес эшләми дип уйлап алды шунда ук Гөлжиһан. медицина училищесында укыганнарын исенә төшереп... Хәер, биредә авыру кешеләрнен күплеген дәреслекләрдән тыш та белергә була иде—бала арбаларында гарип сабыйларны күп очратты Гөлжиһан... Аларнын күбесе дауна чирле, ягъни, дивана иде Бу күренеш ана бик авыр тәэсир ясады. Тагын үзен уйлады.. Фәргатьне искә төшерде һәм авыр сулап куйды. . Чиләбедә Галия апасы әйткәннәрнең ул дөреслеген анлады. . Әмма ана чигенергә юл юк иде инде һәм ул чигенергә теләмәде дә “Нәрсә булса да була, инде хәзер барысы да Алла кулында",—дип уйлады Гөлжиһан һәм үзе эшләячәк больницаны эзләп китте.
Шәһәр больницасы ике катлы яна бинада булып чыкты
Ул Гөлҗиһанга охшады, чөнки мондагы медицина жиһахзары. тәртип бер дә Чиләбенекеннән ким түгел иде. хәтта артыграктыр да әле Чөнки биредә ралиацион медицина буенча илнен ин зур белгечләре эшли, Мәскәүдән зур профессорлар килеп тора, авырулар өстендә күп тәжрибәләр үткәрелә иде. . Кешеләре дә бик ачык күренә, алар Гөлҗиһанны бик тиз үз итеп, яратып аралаша башладылар Хәер, Гөлҗиһан үзе дә кешеләргә бик ачык, ягымлы, ярдәмчел иде, ә гадәттән тыш матурлыгы ана күп ишекләрне ачты... Документларын тапшырып, үзе эшләячәк бүлек белән танышкач. Гөлжиһан тулай торакны эзләп китте Анысы да больницадан ерак түгел икән, алар бер ишек алдында булып чыктылар... Гөлҗиһанны дүрт кешелек зур гына бүлмәгә урнаштырдылар, анын бүлмәдәшләре барысы да больнинанын шәфкать туташлары иде. Биредә гаилазс кешеләр, врачлар да яши икән, алары инде аерым бүлматәрдә.
Гөлжиһан дүрт кешелек бүлмәгә урнашуына да сөенеп бетә атмады, чөнки аны. Иртәштө баракларда, палаткаларда торалар, икс катлы караватларда яталар, дип куркытканнар иде... Анысы эшче чаткы өчен икән Ә Гөлҗиһан,
нәрсә дисән дә, дипломлы белгеч хәзер, фельдшер, шәфкать туташы... Бу белеме белән ул, теләсә, врачларны да алыштыра ала, чөнки аларны, авыл больницалары өчен махсус шулай кин профильле итеп укыттылар... Ул, шәһәрне сайлагач, хәзергә шәфкать туташы эшенә дә ризалашты... Насыйп итсә, алга таба укуын да дәвам итәр әле, Нурҗамал картнәе хыялланганча, нәселдә бер врач булыр... Ә хәзергә анын төп максаты—Фәргатьне эзләп табу.. Атом бомбасы ясый торган бу куркыныч шәһәргә ул шуның өчен керде, чөнки эшне ул теләсә кайда таба ала иде... Гөлҗиһанның алга таба язмышы, тормышы Фәргатьтән тора... Әгәр ул һаман Гөлҗиһанны ярата икән, Гөлҗиһан мәңгегә аның белән булачак, аның янында калачак... Фәргать нинди генә хәлдә булса да... Әгәр ул Гөлҗиһаннан бизгән икән, башканы ярата икән, Гөлҗиһан да үз юлын сайлаячак... Бәлки яңадан Чиләбегә кайтып китәр, бәлки—Коншакка, ә бәлки Караболакка ук...
Һәм кыз, озак көтмичә, эшкә кереште—Фәргатьне эзләтә башлады...
Әмма—әйтергә генә җиңел—шундый зур шәһәрдә, чит-ят җирдә бер татар кешесен эзләп табарга! Башта Гөлҗиһан үз милләттәшләре арасыннан белештереп карады, Хәбибулла абыйсының биредә яшәүче хатынын—Таифә җиңгәсен эхпәп тапты, серне бераз аларга да ачты... Әмма алар берсе дә сукыр татар егетен белмиләр иде, күргәннәре дә булмаган. . Әйтерсең лә, Иртәштә андый кеше яшәми... Аннан Гөлҗиһан эш арасында шәһәр больницалары буйлап йөреп карады, әмма алардан да Фәргатьне таба алмады... Андый кеше Иртәш больницаларында ятмый һәм беркайчан да ятмаган булып чыкты. Шуннан сон ул милиция бүлекләренә, паспорт өстәлләренә мөрәҗәгать итте, әмма аларда да Фәргать Зөлкарнәев исемле кеше теркәлмәгән булып чыкты...
Шулчак Гөлҗиһанның башына яшен яктысыдай уй килде—тукта, бәлки ул, чыннан да, Иртәштә түгелдер? Чиләбедә Галия апасы да: “Сөнкүлдә түгелме икән ул?”—дигән иде бит! Ә Сөнкүл ул—бөтенләй башка ябык шәһәр, анда керү-чыгу махсус рөхсәт белән, шунда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр өчен генә икән... Дөрес, ул Иртәштән ерак түгел, янәшә генә, әмма читләр өчен анда юл ябык... Гөлҗиһан сорашып белде, Сөнкүлдә, чыннан да, халык телендә “концлагерь” дип аталган больница бар икән. Дөресрәге, ул больница да түгел, ФИ Бның бер бүлеге, махсус лабораториясе, ди Гөлҗиһан үзе эшли торган больницада врачлардан сорашып шуны да белде—ин өметсез, ин авыр хәлдәге авыруларны Иртәштән шунда җибәрәләр икән. Аннан инде кире кайту юк, ди. Кеше йә—үлә, йә үлгәнче шундагы гарипләр йортында яшәп кала, чөнки алар гомер буе шул больница каршында махсус хисапта торалар икән...
Гөлҗиһанның йөрәге шашып, ярсып, өзгәләнеп тибә башлады, ул сизенде—Фәргать шунда иде! Аны да, күзләре сукырайгач, шунда озатканнар һәм ул шунда калган... Анын бу хәлдә беркемгә дә күренәсе, йөк буласы килмәгәндер... Бәлки ул аннан китә дә алмагандыр... Бәлки ул хәзер дә шунда газапланып, кеше кулына карап ята торгандыр...
Үзенен Сөнкүлгә болай гына керә алмаячагын аңлагач, Гөлҗиһан телефонга йөгерде. Ул Фәргатьнең, чыннан да, шундагы больницада ятканлыгын белде, әмма ул хәзер аннан киткән иде... Фәргать шәһәрнен гарипләр йортына күчерелгән булып чыкты... Сөнкүлнен милиция бүлегенә шалтыратып, туганы дип алдалап, Гөлҗиһан гарипләр йортының адресын алды, Фәргатьнең бүлмә номерын ачыклады. Хәзер алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген уйларга кала иде...
Ин мөһиме—Гөлҗиһан Фәргатьнен исән икәнлеген белде. Ул исән, анын адресы бар, димәк, аны эзләп табарга була... Анда кертмиләр икән, хат язып җибәрергә мөмкин бит... Фәргатьне эзләп тапканчы, күреп
5$
сөйләшмичә. ГелЖЛһан инде туктамаячак иде... һәм Гөлҗиһан Фәргатькә хат язарга булды. Бу мизгелләрдә ул анын дөм-сукыр икәнлеген, бу хатны үзе укый алмаячагын бөтенләй онытып җибәргән иде
Гөлҗиһан хат язарга утырды һәм куркып, каушап калды...
Нәрсә дип язар сон ул аңа9 "Яратам. Сагынам. Көтәм". дипме? Ә Фәргать күптән инде өйләнгән булса яки башканы яратып йөрсә? Адәм хурлыгына төшәчәк бит Гөлҗиһан. Ул хәзер генә үзенен нинди уңайсыз хәлгә калганлыгын анлады... Таһир бабай сүзе белән генә чыгып китәргә кирәк идеме икән ана Иртәшкә, әллә берәр юл табып, тикшертеп карарга кирәк идеме? Юк инде, юк, Гөлҗиһан атай бүрәнә аша бүре куып ята торган кеше түгел, ул барыбер монда килгән булыр иде. Фәргатьне эзләп табар иде.. Хәзер дә. артык катлауландырып тормыйча, исәнлекне булса да хәбәр итәргә кирәк Фәргать акылсыз егет түгел, калганын үзе анлар... Тели икән—ул да хәбәр бирер, жавап язар, юк икән, юк инде, димәк, барысы ла беткән... Хакы Гөлҗиһан өстендә калмый. Ул—кыз бала, бодай да үзенә тиештән арттырып җибәрде кебек. Мәхәббәт, чыннан да, тау күчерә, диләр шул...
“Исәнме, Фәргать абый, сина бу хатны күрше кызы Гөлҗиһан яза. әгәр онытмаган булсаң",—дип, ярым шаярып, ярым җитди рәвештә башлап китте ул үзенен хатын.
Шулай дип язды да, туктап калды Кулындагы каләме кинәт кенә авыраеп китте, йөрәге сулкылдап тибә башлады, күзләренә яшь килде... Гөлҗиһан үзенен Фәргатьне өзелеп яратуын, беркайчан да онытмавын, оныта да алмаячагын әйтергә теләде—әйтә алмады Әллә кызлык горурлыгы, әллә артык оялуы ирек бирмәде, әллә билгесезлек куркытты— ул Фәргатькә өзелеп яратуы турында яза алмады
“Фәргать, син туй көнендә Караболакка кайтмагач, мин бик үпкәләгән идем,—дип дәвам итте ул. турысын әйтергә уйлап —Хәзер инде хатенне ишетеп белдем, барысын да аңладым.. Ник бу хакта мина башта ук хәбәр итмәден? Без синен белән ярәшкән егет һәм кыз идек бит Мин сина чит кеше түгел идем..."
Гөлҗиһанның Фәргатьне озелеп-өзслеп яратуы, аны еллар буе көтүе турында язасы килде, әмма яхшысынмады. Кызгана яки кылана, дип уйлавы бар. Алла сакласын. Фәргать бик тә горур егет иде шул, ул беркайчан кызгандыруга бармаячак, нинди хәлдә дә мескенлеккә төшмәячәк. Гөлҗиһан алдында—бигрәк тә... Шуна күрә һәр сүзне уйлап язарга кирәк, уйный, дип уйлый күрмәсен
“Мин. медицина училищесын тәмамлап, Иртәшкә, шәһәр больницасына эшкә килдем,—дип дәвам итте ул, юлламаны бирегә үзе сорап алганын әйтмичә —Эшемне бик яратам Тулай торакта бүлмә дә бирделәр, иптәш кызларым бик әйбәт Монда татарлар да күп яши икән, аралашып, күрешеп торабыз. "
Шулай язды да, туктап калды
Юк. анын бөтенләй башка нәрсатәр турында язасы килгән иде бит! Фәргать туйга кайтмагач, үзенен тилерә я зуы ту рында, көне-төне аны гына уйлавы турында, тилмереп, аннан бер хәбәр көтүе турында язасы килде Гөлҗиһанның тик иза алмады Бәлки ул хәзер бөтенләй башка кешедер инде, Гөлҗиһан аны биш ел күрмәде бит. Фәргать да хәзер үзгәргәндер. Гөлҗиһан үзе дә бу елларда яңадан туып терелде бит Олыгайды, җитдиләнде, кырысланды. Әтисенен көтмәгәндә авырып китүе, аннан аяксыз калуы, үз авыруы турында белүе, авылдашларының күпләп үлүе кайгысы Гөлҗиһанны да вакытыннан элек картайтты... Ул да хәзер дөньяга бөтенләй башка төрле карый Элеккеге бала Гөлҗиһан, шаян Гагҗиһан,
ут Гөлжиһан юк инде... Шуна күрә ул беренче мәхәббәтенә дә хатны бик уйлап, үз-үзен тыеп, зур сабырлык белән язарга тырыша... Ә хисләре барыбер күңелендә кайный, ургый, аларны, сүзгә әйләндереп, кәгазь битләренә төшерә башласан, дәфтәр битенә ут кабар төсле...
“Син башка шәһәрдә яшисен икән,—дип дәвам итте ул, хисләрен чак тыеп —Иртәштә булсаң, бәлки күрешер идек... Хәер, мин соңгы вакытта синен тормышыңны белмим, бәлки инде синен гаиләңдә бардыр... Урынсыз борчыган булсам, гафу ит...”
Шулай дип язды да, Гөлҗиһан сулкылдап елап җибәрде...
Дәфтәр битенә күз яшьләре тамды...
Чыннан да, әгәр Фәргатьнең инде гаиләсе булса? Ул бит кеше күзе төшмәслек егет түгел, теләсә нинди хәлдә дә үз тинен таба ала... Ул чагында Гөлҗиһанга, йөрәген учларына кысып, аларнын юлыннан читкә китәргә генә кала... Гөлҗиһан беркайчан да кеше гаиләсенә кермәячәк, хәтта олы мәхәббәте хакына да... Ул моны бик яхшы белә...
Хатның ахырын ничек тәмамларга белмичә, Гөлҗиһан шактый озак уйланып утырды...
Юк, Фәргатькә мондый коры хат җибәрергә ярамый, ул бит хәзер җан җылысына бик мохтаҗ... Бәлки ул үзе дә, тилмереп, Гөлҗиһаннан бер хәбәр көтеп ятадыр, бәлки щул бер җылы сүз аны кабат яшәтер, аякка бастырыр! Ичмасам, җыр белән булса да, күнелендәгесен белдерсен әле, һаман яратуын сиздерсен. Алар авылында егетләр-кызлар мәхәббәтләрен гел шулай җырга салып аңлаталар.. Балачактан гашыйк булып, сигез ел яратып йөреп, дөньяда башка беркемгә күтәрелеп карамаган Гөлҗиһанның мона гына хакы бардыр бит инде...
“Фәргать, хәтерлисеңме, син сонгы тапкыр безнен авылга ялга кайтканда, авылга Чиләбедән үзешчән артистлар килгән иде,—дип дәвам итте Гөлҗиһан, уйлары белән үткәннәргә китеп,—Без ул концертны бергә караган идек. Шунда бер яңа җыр башкарганнар иде... Без аны, тын да алмыйча, тетрәнеп тыңлаган идек... Соңыннан син мине озата кайтканда: “Бик монлы җыр, сүзләре бик мәгънәле, әмма безнен мәхәббәтебез беркайчан да алай бетмәс”,—дигән идең... Сина шул жырнын сүзләрен исенә төшерәм:
Син ант иттең, вәгъдә бирдең,
Гомерлеккә яр булырмын, дип.
Арган-талган чакларында Йөрәгеңә ял булырмын, дип...
Тан йолдызым, нишләдең син.
Саф иде бит синен күзләрен?
Истән чыкмый, “Өзелеп сөям.
Оныта алмам”, дигән сүзләрең...
Ник соң, бәгърем, биргән вәгъдәң Очып китте искән җил сыман?
Ә мин калдым, ялгыз калдым.
Яфракларын койган гөл сыман . "
Гөлҗиһанның битләренә ут капты, керфек очларында тагы яшьләре тибрәнә башлады... Тагы үксеп елап җибәрмәс өчен, ул хатны тиз генә конвертка салды да, калтыранган куллары белән Фәргатьнең адресын яза башлады... Ахырга үзенен тулай торак адресын да язып куйды. Инде ни булса булды—хат китте, сүз китте, хәбәр китте Инде алдагысы—Алла
кулында Язмышында шулай язылган икән—күрешерләр, бәлки кавышырлар да Юк икән, димәк, шулай язган.. Бу билгесезлектә Гөлҗиһан беренче адымын ясады. Жавапны Фәргать бирергә тиеш иде
Егерме беренче бүлек
Фәргатькә Миасстан килгән хатларны Жәүһәрия апасы укып бирә иде Фәргать даими рәвештә әнисеннән хат азып тора, кайвакытта игезәк сенелләре дә язып җибәрәләр Ул хәзер азарга җавапны үз куллары белән яза. чөнки сукырлар әлифбасын Фәргать күптән бик яхшы итеп үзләштергән иле инде Хатны ул әниләреннән, дип уйлады, чөнки ана башка хат язар кеше юк иле Һәм ул. тәм-томнарын кыстырып. Жәүһәрия апасы янына чыгып китге..
Сөнкүл читендәге агач баракта Фәргатьне инде барысы да беләләр, барысы да бик якын итәләр иде Аны сукыр, бәхетсез кеше дип һич әйтерлек түгел, бөтен рәвешеннән тормыш дәрте бәреп тора Анын зур. көчле гәүдәсе, һәрвакыт чиста-пөхтә өс-башы, нур чәчеп торган йөзе, ирләрдә сирәк очрый торган чибәрлеге сукырлыгын да оныттыра, ул килсә, барактагы бөтен кызлар йөгереп, каршына чыга Фәргать тәм-томны барысына да җитәрлек итеп алып килә, һәрберсенә нәрсәдән булса да өлеш чыгара Аннары алар Жәүһәрия апасы белән, озаклап чәй эчә-эчә. хат укый башлыйлар, донья хәлләрен сөйләшеп утыралар
—Бу юлы әни хатны бер-бер артлы җибәргән әле. ашыгыч әйтер сүзе бар. ахры,—диде Фәргать. Жәүһәрия апасы белән кочаклашып күрешкәннән сон —Әниен янына бер кайтып килергә кирәк инде, улым,—диде Жәүһәрия. анын аркасыннан сөеп —Ана бит. исән чакта күрешеп казырга кирәк, дөньяныкын белеп булмый
Жәүһәрия апасы бу хакта ана килгән саен әйтә, тик Фәргать Миасска кайтуым нишләптер һаман суза Бу юлы исә нигәдер тиз килеште
-Әйе шул. Жәүһәрия апа. үзем дә шулай уйлап торам.-диде ул —Хәзер инде укулар башланды, көн саен Иртәшкә йөрисе Менә кышкы каникулга чыгыйк инде, кайтып та килермен. Алла боерса
Бу очрашунын тагы да тиз буласын, әмма әнисе белән Миасста түгел. Караболакта очрашасын Фәргать үзе дә белми иде әле.
Ияләнгән гадәт буенча. Жәүһәрия апасы хатны карап та тормыйча ачып җибәрде һәм. күзлеген киеп, кычкырып укый да башлады.
"Исәнме. Фәргать абый".—ул төртелеп туктап калды -Бәй. әниеннән түгел бит бу хат.—диде ул. ни әйтергә белми аптыраганнан.
Анын каушавы Фәргатькә дә күчте, ахры. ул. кинәт карлыгып киткән тавыш белән сорап куйды:
—Кемнән сон?.. Мина башка язар кеше юк бит “Сина бу хатны күрше кызы Гөлҗиһан яза ”—дип укын дәвам итте Жәүһәрия һәм шатланып, кычкырып җибәрде
— Гөлҗиһаннан бит бу хат. энем' Гөлҗиһаннан, кәләшеннән' Менә могҗи га. менә Алданын рәхмәте!
Хатнын чыннан да Гөлҗиһаннан булуына Фәргать азе ышанып бетми иде. Ничек аннан булсын, алар бит инде биш ел аразашмыйлар. Гөлҗиһан анын адресын белми, ә Миасста әнисенә беркемгә бирергә кушылмаган Ничек инде—Гөлҗиһаннан булсын‘>
Фәргать ап-ак булып агарынып, тетрәнеп, телсез-өнсез казды Ул хатка үрелде, дерелдәгән бармакларын кәгазь буйлап йөртеп, нидер белергә, танырга тырышты. Әйтерсең лә. шушы дәфтәр битеннән ул кемнедер
эзли, табырга газаплана... Менә ул хатны берни күрмәгән күзләренә якын китерде, бит йөзенә куйды, сулышына сеңдерергә тырышты...
—Гөлҗиһан, —пышылдады ул, кинәт кенә кибеп киткән иреннәрен чак кыймылдатып.—Укы, Жәүһәрия апа, таныдым мин—чыннан да, Гөлҗиһанның хаты бу... Укы тизрәк...
Фәргать инде нәрсә ишетергә дә әзер иде...
Гөлҗиһан аның хәлен беләме, юкмы, һаман яратамы, әллә инде онытканмы, ул биш елдан сон Фәргать белән исәнләшәме, әллә бәхилләшәме, саубуллашамы—ул инде барысын ишетергә дә әзер иде... Ул дөньяда менә шушы мизгел өчен генә яшәгәнен аңлады, анын исән калуы да, яшәве дә, үткәне дә, киләчәге дә бары тик Гөлҗиһан белән генә бәйле иде...
Ул Жәүһәрия апасы укыган һәр сүзне йөрәге белән йотып тыңлады... Гөлҗиһанның һәр сүзеннән зур мәгънәләр эзләде, сүз араларына яшерелгән сөю хисләрен көтте... Гөлҗиһанның хаты шактый коры кебек тоелса да, ниндидер әйтеп бетермәгән мон, сагыш сизде Фәргать бу сүзләрдә... Ул Гөлҗиһанның һәр сүзен Жәүһәрия апасы артыннан үзалдына кабатлап барды, мәңге онытмаска йөрәк түренә салып куйды...
Аны бигрәк тә хат ахырындагы җыр тетрәндерде...
Юк, ул аны җыр итеп түгел, Гөлҗиһанның үз сүзләре, әрнүе итеп кабул итте... Аңа еллар аша, Караболакнын карлы бураннары аша, Урал таулары аша Гөлҗиһан үзе тилмереп дәшә иде. Бу сүзләр Фәргатьнең күңелен кышкы аҗаган булып яктырта, язгы саф җилләр булып уята, өметләндерә, Гөлҗиһан булып, үпкәли, көтә, чакыра иде...
Син ант итген, вәгъдә бирден,
Гомерлеккә яр булырмын, дип.
Арган-талган чакларында,
Йөрәгеңә ял булырмын, дип...
Әйе, алар да бер-берләренә нәкъ шулай дип вәгъдә бирешкәннәр иде бит Язмыш нинди генә булса да. бер-берләреннән аерылмаска сүз биргәннәр иде Кая китте ул вәгъдәләр? Нигә алар бүген тормыш ярынын икесе ике ягында, нигә алар арасында яралы язмыш, мәңгелек караңгылык сон? Нигә аларнын яшьлек хыяллары чәлпәрәмә килде, вәгъдәләре утка очты. Атом утында дөрләп янды... Дөрләп янды?!
Ник сон, бәгърем, биргән вәгьдән Очып китте искән җил сыман?
Ә мин калдым, ялгыз калдым Яфракларын койган гөл сыман...
Димәк, Гөлҗиһан да ялгыз...
Гөлҗиһан һаман аны көтә...
Һаман ярата...
—Энем, Гөлҗиһан сине һаман ярата бит!
Жәүһәрия апасының сүзләре аңа әллә кайлардан—Урал таулары артыннан ишетелә кебек тоелды...
—Ярата ул сине,—дип дәвам итте Жәүһәрия апасы, Фәргатьнең үзеннән дә артык сөенеп.—Ярата, әмма бу хакта әйтергә уңайсызлана, кыз бала бит... Шуңа күрә җыр белән язып җибәрергә уйлаган...
—Ул минем сукырайганны беләме икән сон?—дип кинәт кенә сорап куйды Фәргать.
Артык хисләнеп китеп, ул мона бөтенләй игътибар итмәгән иде Бәлки Гөлҗиһан анын дом-сукыр калуын, гарипләнүен белмидер? Аны элеккеге таза, көчле Фәргать дип күз алдына китерәдер?
— Шул төшен янадан укы әле, Жәүһәрия апа,—диде ул, бохчы суга чумарга әзерләнгәндәй
“Фәргать,—дип хатны янадан укуын дәвам итте Жәүһәрия —Син туй көнендә Караболакка кайтмагач, мин бик үпкәләгән идем.. Хәзер хатенне ишетеп белдем Ник бу хакта мина башта ук хәбәр итмәден? Без синен белән ярәшелгән егет һәм кыз идек бит... Мин сиңа чит кеше түгел идем..."
Хатта Фәргатьнең авыруы турында башка сүзләр юк иде
“Хәлеңне ишетеп белдем”, дигән Нинди хәл турында әйтә икән ул, анын сукыраюын беләме икән? Кайдан белде икән'’
— Белгән, энем, белгән, барысын да белеп язганга охшый Гөлҗиһан,— диде Жәүһәрия, Фәргатькә ярдәмгә килергә теләп —Йә авылыгыздан берәрсе сине Иргәштә күреп кайтып әйткәндер Монда Караболаклар күп, дисен бит
—Гөлҗиһан үзе дә Иртәштә икән бит,—дип, анын фикерен дәвам итте Фәргать —Укып бетереп, Иртәшкә килгән. Ахрысы, чыннан да язмыш
бу...
—Сезгә очрашырга кирәк, энем,—диде Жәүһәрия, егет киресен уйлап куйганчы —Алла биргән очрак инде бу.. Кыз бала сине үзе эзләп тапкан, инде җавапны син бирергә тиеш.
—Тукта, Жәүһәрия апа, адресы бармы сон анын?—дип сорап куйды Фәргать, борчулы тавыш белән
Жәүһәрия конвертны әйләндергәләп карады, аннан, балалар кебек, шатланып кычкырып җибәрде.
— Бар, энем, бар. Менә.. Иртәштә...Больнииа поселогында тора икән Совет урамы, 14мче йорт, 15нчс бүлмә дигән Ханова Гөлжиһан, дигән
Ханова... Кыз фамилиясе, үз фамилиясе Димәк. Гөлжиһан да ялгыз, кияүдә түгел... Бәлки, чыннан да. Жәүһәрия апасы хакчыдыр, бу—Аллаһ биргән мөмкинлектер? Бәлки язмышында шулай язылгандыр Фәргать үзе дә Гөлҗиһанны эзләп табу, анын белән очрашу уе белән яшәде бит Тик анын бу кыяфәтендә Гөлҗиһанга күренәсе килмәгән иде Ул, могҗиза көткәндәй, күзләре ачылуны, яңадан күрә башлавын көтте. Әмма караңгылык таралырга ашыкмады Ә гомер үтә торды. Фәргатькә лә инде егерме җиденче яшь... Нәрсә булса да хәл итәргә, ни булса да эшләргә кирәк иде...
һәм Фәргать тәвәккәлләргә булды...
Иртәшне ул яхшы белә. Совет урамын, больница бистәсен дә яхшы хәтерли, армия хезмәте вакытында үзләре төзеде алар аны Ике катлы тулай торакларны да хәтерли Алар барысы да үзәктә, Фәргать укый торган институттан ерак түгел Талмаса, ярдәм итәрләр Фәргатьне мәсьәләнең ул яклары бөтенләй борчымый иде, чөнки анын өчен күз күрмәү әче ул дөнья бетү түгел. Кайда да кешеләр яши, үзен әйбәт булсан, ярдәмнәреннән ташламыйлар.. Фәргать өчен хәзер иң мөһиме—Гөлҗиһан күзенә күренү иде... Анын Гөлҗиһанга мескен булып күрсә килми, ул анда үзенә карата кызгану хисе уянуын теләми иде Яратуны кабул итә Фәргать, ә кызгануны—юк. Шума күрә Фәргать бу очрашуны шулай елларга сузды инде, Гөлҗиһанга ү зе ту рында хәбәр бирергә ашыкмады Бу хәлендә күреп, гайрәте чигер, дип тә курыкты... Ә ул. әнә. барыбер эхчәп тапкан Димәк, тәкъдирләрендә шулай язылган булган Хәзер инде төп сүзне Фәргать әйтергә тиеш Аны кабул итү-итмәү исә Гөлҗиһаннан тора Анын я )мы111ын хәзер Гөлҗиһан хәл итә
Егерме икенче бүлек
Гөлжиһан ул төнне төшендә Фәргатьне күреп уянды...
Матур җәй көне икән, алар Фәргать белән Караболак болынында җитәкләшеп йөриләр Болын шул хәтле матур, әйтерсен ул башка дөньядан Нурлы болын өстендә аллы-гөлле рәшәләр уйнап тора, дөньяда булмаган хуш исләр килә Фәргать белән Гөлжиһан болын буйлап атлап түгел, очып баралар икән, аларнын аяклары җиргә тими дә.. Яннарында— берсеннән-берсе матур балатары, алар да әти-әниләре белән бергә оча... Менә алар шулай оча-йөгерә Аллакүл буена килеп җитәләр... Гөлҗиһан Фәргатьнең бит-күтләрен тау куышыннан агып чыккан чишмә суы белән юа ‘Бу—Алып Адәм заманыннан калган тере су, ул безгә ярдәм итәчәк”,— ди икән Гөлжиһан үзе дә, балалары да шул суда юыналар.. Аларнын йөзләре, тәннәре тоташ нурга әйләнә бара икән... Менә алар берзаман бөтенләй күзгә күренмәс булалар, болын өстендәге рәшәгә кушылып, җил булып, Караболак өстеннән очып үтәләр... Алда—күз явын алырлык көчле яктылык, ул Фәргать белән Гөлҗиһанны, анын нурга әйләнгән балаларын үзенә тарта, үзенә чакыра икән Менә алар, шул яктылыкка кереп, эреп юкка чыгалар, Караболак өстендә аларнын саубуллашкан авазлары гына эленеп кала Алар артыннан күктән җиргә салават күпере сузылып төшә.
Гөлҗиһан әсәрләнеп уянып китте...
Болын, Фәргатьнең нурлы йөзе, берсеннән-берсе матур балаларның алар янында очып йөрүләре аны шул хәтле тетрәндергән иде, ул аларны янадан күрергә теләгәндәй, тагы күзләрен йомды... Гөлҗиһанның әле беркайчан да бу кадәр матур төш күргәне юк иде... Ә балалары нинди матур! Йөзләре нинди нурлы аларнын. Аннан алар, барысы да тоташ нурга әйләнеп, юкка чыктылар... Күктән ингән яктылыкка кереп югалдылар... Әйтерсең лә, алар алдында күк капусы ачылды...
Төш бик мәгънәле һәм яхшы иде...
Ул Гөлҗиһанга ниндидер хәбәр буласын белдерә иде...
Ә Гөлҗиһан бары тик бер генә хәбәр көтә хәзер—Фәргатьнең җавабын Ул Гөлҗиһанның хатын алгандыр инде, барыбер, нидер җавап бирмичә калмаячак... Төшеннән күренгәнчә, яхшы хәбәр көтә Гөлҗиһан... Шатлык көтә. . Анын моңа хакы бар бит инде... Әгәр Фәргатьнең гаиләсе булса, ул Гөлҗиһанга жавап та биреп тормас. Ул аның өчен кайчандыр авылда җитәкләшеп йөргән күрше кызы гына булып калачак... Әгәр ялгыз булса, ул Гөлҗиһанны эзләп табачак... Фәргатьне белә Гөлҗиһан... Яратуы хак икән, ул ут эченә дә керәчәк.. Ут эченнән дә үзенә кирәкне алып чыгачак..
Шулчак Гөлҗиһанның йөрәге жу итеп китте...
Тукта, ул хат язды язуын, ә Фәргать укый алмый бит! Күрми бит ул! Димәк, ул Гөлҗиһанның хатын укымаган. Ә ул тилмереп җавап көтеп ята тагы. "Ә бәлки ул берәрсеннән укыткандыр”, дигән зәгыйфь кенә өмет чагылып китте кызнын күңелендә.—Анда татарлар булмыйча калмас, Фәргатьнең ана гына башы җитәр...”
Тормыш чынбарлыгы матур төшне каплап китте... Фәргатьнең сукыр икәнлеген Гөлҗиһанның исенә төшерде...
Голжиһан барыбер бу төшенә рәхмәтле иде, ул әле шактый вакыт шунын хатирәләреннән жылынып йөрде...
Бүген—ял көне, кызларның кайсылары авылга кайтып киткән, кайсылары шәһәрдә йөри Гөлҗиһан авылга теге атнада гына кайтып килде, әниләренә бәрәңге алырга булышты. Таһир бабасына да казып бирде Караболакта барысы да искечә—яз житсә, бәрәңге утырталар,
көз житсә— казып алалар Халык авырый тора, үлә тора, туа тора, бу хәлләренә инде ияләнгәннәр... Гөлжиһаннын әтисе чуен аяклары белән дөбердәтеп эшләп иөри. авыл халкы урын өстендә ятарга яратмый шул ул Иртәш больницаларында, аптекаларда дару күп. бик яхшылары да бар, Гөлжиһан авылдашлары өчен дә ташый башлады аларны Күп булмаса да, терелтә алмаса да. бераз авыртуларын киметә, сыхтануларын баса.. Монарчы врачлар тарафыннан бер игътибарда күрмәгән авыл халкы Гөлҗиһанга рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый, язып, заказ биреп кенә җибәрәләр. Бу юлы күршеләре тын буылганнан дару сорадылар, ә ул бик сирәк була... Гөлжиһан аны Иртәшнен дежур аптекасында бар икән дип ишеткән иде, шуннан алып куярга булды. Ә классташы Рәшидәгә исә кайткан саен “төймә" кирәк... Баш даруын ул шулай атый . Һәм Гөлжиһан аны авылга кайткан саен алып кайта. Рәшидә исә мона балалар кебек сөенә...
Гөлжиһан жинел генә киенде дә аптекага барып кайтырга булды
Шәһәрдә алтын көз иде..
Иртәш урамнарына сары яфраклар түшәлгән, алар җилдә салмак кына кыштырдап, хәбәр биреп яталар... Күл буендагы урманнар ут капкандай, кызарып, янып утыралар,—аларны да көз шундый төскә керткән Баш очыннан, моңлы кычкырып, торналар үтеп бара.. Алар Караболак ягыннан Чиләбегә таба очып үтәләр, аннан тагы да көньякка, жылы дингез буйларына китәрләр. . Иртәш суында зәңгәр күк, ак болытлар, торналарнын кара шәүләләре чагыла...
Гөлжиһаннын йөрәге дерт итеп китте..
Бүген—29 сентябрь, Иртәштә шартлау булган көн иде
Моннан ун ел элек тә нәкъ шушындый матур көзге көн иде бит.
Алар бөтен авыл белән Караболак кырында бәрәңге аталар иде Кичке якта Иртәш ягындагы көчле шартлаудан жир сикереп куйды, күк ярылгандай булды, дөнья карангыланып китте. Аннан Иртәш өстендә утлы төтен баганасы күтәрелде. Уралтау тирәләрендә ажаган уйный башлады. Караболак остенә соры томан килгәне күренде. Бу—атом болыты шулай үлем алып килә икән... Гөлжиһан үзенен күзаллары караңгылана башлавын, кан косып егылганын хәтерли Аны авылга атка салып атып кайтканнар иде Ул вакытта Фәргать тә әтисе белән Караболакка килгән иде
Аннан сон да инде ун ел вакыг үткән...
Ул вакытга атом угыннан янган агачлар урынында инде яңалары үсә... Җимерелгән биналар урынына башкаларын төзегәннәр Атомнан агуланган шактый авылларны башка урынга күчергәннәр Караболак шул үле зонада утырып калган һәм аларнын бөтен авырулары да менә шуннан булырга тиеш.. Әмма, бөтенсс бер авыздан киресен сөйләп торганда бу хакта кемгә әйтәссн, кемне ышандырасын?
Гөлжиһан. кирәкле даруларын алып, кайтыр якка борылды
Борылуга, туп-туры үзенә каршы килгән мәһабәт гәүдате ир-атны күреп, Гөлжиһан баскан урынында катып калды
Иртәш урамын тутырып, бер кочак чәчәкләр тотып, ана таба Фәргать атлый иде...
Ана житәрәк, кыз нидер сизенеп, туктап калды, Фәргатьнең кара күзлекләрендә үзенен чагылышын күреп, тетрәп китте Йөрәгеннән, сагыну, сызлану авазы булып. "Фәргать исеме бәреп чыкты... Бу тавышны Фәргать жидс кат жир астыннан, жиде кат күктән ишетсә дә. таныр иде. Аның каршында Гөлжиһан үзе басып тора иде.
—Гөлжиһан ..—диде ул, тавышы калтырап китте —Менә мин килдем. Гөлжиһан.
5. .к ү . м и
Аяк астындагы сары яфракларга жан керде, алар җырлап, Гөлҗиһан белән Фәргать тирәсендә бөтерелә башладылар...
Күктә очып барган торналар Иртәш өстенә төшеп, Гөлҗиһан белән Фәргатькә көмеш каурыйларын калдырып киттеләр...
Урал тауларыннан искән көзге жил ал арны зәңгәр күкләргә алып менеп китте, кочагында тибрәтте, җаннарын иркәләде...
Бөтен дөнья шатлыгыннан шашты, чөнки бүген Гөлҗиһан белән Фәргать очрашкан иде...
—Әллә көтмәгән идеңме, Гөлҗиһан?—диде Фәргать, аның кайнар кулларыннан кысып...
—Көттем...—диде Гөлҗиһан, күз яшьләрен җилләр иркенә биреп...
Икесенең дә күңелендә янар таулар кайный, бу мизгелләрдә сүзләр көчсез, фикерләр таркау иде Алар шулай, җитәкләшеп, Гөлҗиһан яши торган тулай торакка керделәр, бүлмәгә үттеләр... Кочагындагы чәчәкләрне алган булып, терсәгеннән җай гына тотып, Гөлҗиһан Фәргатьне түрдәге урындыкка алып килеп утыртты. Якыннан ул анын йөзенең шактый олыгая башлаганын күрде, әмма андагы нур, кырыс матурлык теләсә кемнең башын әйләндерерлек, телсез калдырырлык иде.. Анда Йосыф пәйгамбәр матурлыклары бар иде...
—Хатынны алдым, Гөлҗиһан,—дип башлады Фәргать сүзен, читтән уратып йөртмичә —Менә. Сорауларына җавап бирергә үзем килдем...
—Бәлки башта чәй эчеп алырбыз, Фәргать?—диде Гөлҗиһан, үзен анын белән ничек тотарга белмичә.
Ул аннан тартына да, ул ана тартыла да, анын Фәргатькә ярдәм дә итәсе килә, әмма бу хакта ана сиздерәсе дә килми иде... Алар арасында әле ниндидер киеренкелек бар, артык җитдилек бар иде. . Шуңа күрә, Гөлҗиһан тизрәк чәй эчәргә тәкъдим итте, Фәргать моңа тизрәк риза булды.
—Куй алайса, Гөлҗиһан,—диде ул, гап-гади итеп.—Караболактагы кебек, бер гөрләшеп чәй эчеп алыйк...
Караболак сүзен ишеткәч, Гөлҗиһанның йөрәге тагы кысылып, сулкылдап куйды...
Фәргать, ялга кайтканда, Гөлҗиһанның әбиләрендә туктый иде... Гөлҗиһан шунда кереп, Фәргатьне үзе чәй куеп сыйлый иде... Өстәлне дә үзе әзерли, чәйне дә Фәргатькә үзе ясап эчерә, үзе исә анын каршында утыра... Ярәшелгән егет белән кыз булгач, әби-бабалары бу хәлгә тыныч карыйлар, яшьләр өчен куанып бетә алмыйлар... Анын исеме генә чәй эчү инде, алар сәгатьләр буе шулай бер-берләренә карап, бер жан булып, серләшеп утыралар иде...
—Әти-әниләрен, әби-бабаларың ни хәлдә, Гөлҗиһан?—дип сорады Фәргать, шул татлы мизгелләрне исенә төшереп.—Моннан кайтып йөри аласыңмы?
—Аллага шөкер, барысы да исән-саулар,—диде Гөлҗиһан, сүз башларга сәбәп табылганга сөенеп.—Әле узган атнада гына кайтып килдем авылга... Бәрәңгеләр алдык, өйдә дә, Таһир бабайларда да...
Шулай сөйләшә-сөйләшә чәй эчә башладылар, Караболак хәлләрен искә төшереп чыктылар... Әмма иң мөһим, иң кирәкле сүзләр әле әйтелмәгән иде; алар ана ничек тотынырга да белмәделәр... Фәргать үзен гади тотарга тырышса да, анын чынаяк тоткан кулы калтырап-калтырап китә, өстәл өстенә үрелгәндә, ул үзенә кирәк әйберне таба алмый интегә иде.. Моны күреп, Гөлҗиһанның йөрәге өзгәләнде, әмма ул үзендәге кызгану хисен басарга тырышты... Ана бу хәлләргә инде ияләнергә, кызганганын Фәргатькә сиздермәскә, сиздермичә генә ярдәм итәргә өйрәнергә кирәк иде...
Гөлҗиһанның бәхетенә, төп сүзне Фәргать үзе башлады..
—Син минем нигә туйга кайтмавымны анлагансындыр инде. Гөлҗиһан?—диде ул. чынаягын өстәлгә куеп.
—Анысын анладым. тик соңыннан ник бер хәбәр бирмәвеңне андый алмадым.—диде Гөлҗиһан, үпкә-әрнүләрен сиздермәскә тырышып.
Фәргать бераз дәшми торды "Бу кыяфәттә күренәсем килмәде", дип тә әйтәсе килмәде анын Ин дөресе—ул беркемгә дә йөк булырга теләмәде, хәтта газиз анасына да... Фәргать башта аякка басарга теләде, күзләре ачылуга өмет итте...
—Минем беркемгә дә йөк буласым китмәде. Гөлҗиһан,—диде ул.—Хәтта туган анама да...
—Әниең дә бу хәлеңне белмиме?—диде Гөлҗиһан, тетрәнеп
—Берсе дә белми Синнән кала Син кайдан белгәнсеңдер, күрше кызы...
Гөлҗиһан аны еллар буе өзелеп көткәнен, исән икәнлеген белгәч, бирегә эшкә килүен әйтеп тормады... Иртәшкә китгәч. Фәргатьне күпме эзтэткәнен дә әйтмәде Алар авылында, алар нәселендә кызлар егетләргә башлап мәхәббәт сүзләрен әйтмиләр, янып үлсәләр дә. ир-атнын башлавын көтәләр... Гөлҗиһан бит әле анын ялгызмы-түгелме икәнлеген дә белми, һәм ул монысын туп-туры сорарга булды, чөнки гаиләсе булса. Гөлҗиһан анын белән алга таба мөнәсәбәтләрен дәвам итә алмый иде
—Ә син...ялгызмы. Фәргать? Гаилән юкмы'’
— Юк. Гөлҗиһан, гаиләм юк. ялгыз мин... Синен кебекне очрата алмадым. Ә син?
—Мин дә ялгыз... Мин сина вәгъдә биргән идем бит. Без инде ярәшелгән идек...
“Сине генә көттем, сине генә яраттым, һаман сине генә яратам", дип әйтә алмады Гөлҗиһан Телләре ул хакга әйтмәсә дә. күнеле. күзләре бу турыда кычкырып тора иде.
Бу сөйләшү шулай өзек-төтек күпме дәвам итәр иде. ул арада шаулашып бүлмәдәш кызтары килеп керделәр Түрдә Гөлҗиһан белән чәй эчеп утырган чибәр егетне күреп, алар телсез катдылар... Егет пәһлевандай зур гәүдәле, аннан көч-гайрәт ташып тора... Йөзендәге нурдан, матурлыктан күз камаша, затлы кара күзлеге дә үзенә бик килешеп, серле төс биреп гора. Кичләрен дә бер җиргә чыкмаган, бер ир-атка күтәрелеп карамаган Гөлҗиһанның менә нинди ханзадәсе бар икән бит! Менә кем өчен саклаган ул үзен... Гөлҗиһанның уттай янган йөзен күрүгә, алар бөтенесен дә анлап алдылар, ярым шаярып, ярым чынлап, бу чибәр егетнең кемлеген сорый башладылар.
—Ә бу минем ярәшелгән егетем Фәргать була,—диде Гөлҗиһан, ничек бар. шулай итеп.
Анын бу гуры җавабыннан Фәргать тә. бүлмәдәге кызтар да башта югалып калдылар. Аннан кыздар. берсен-берсе уздырып, Гөлҗиһан белән Фәргатьне котларга тотындылар.
—Ә туй. гуй кайчан була?—дип сорады үткен украин кызы — Минем Гөлҗиһаннын туенда ут чыгарып биисем килә Туй?
Гөлҗиһан белән Фәргать, аптырашып, бер-берләренә караштылар Атар бит туй турында сүз дә кузгатмадылар. Фәргатьнең унайсызтанып калганын күргәч. Гөлҗиһан сөйләшүне тизрәк шаяруга борып җибәрде
—Язган булса, туй да булыр, кызтар. биерсез дә,—диде ул. уены-чыны бергә —Без әле ул турыда сөйләшмәдек, менә сез кайтып кердегез бит... Ә хәзер менә Фәргатьнең күчтәнәчләреннән авы з итегез
Кызлар, көлешеп, кияү күчтәнәче, дип. өстәл өегенә ябырылдылар
Ә күчтәнәчләр бик күп иде, кайдан шул хәтле белеп, табып алган боларны Фәргать? Ул ак күбектән генә торган ин яхшы тортлар, дисенме, затлы конфетлар, тәлгәш-тәлгәш йөзем, алма-хөрмә, дисенме, әллә нинди татлы ризыклар, тәмле җимешләр... Бу хәтле нигъмәтне бер юлы бу кызларның бары тик киноларда гына күргәне бар Алар, көлешә-көлешә, өстәл өстен бушата башладылар, үзләре ара-тирә Фәргатькә дә күз салып алалар... Анын бүлмәдә дә кара күзлектән утыруыннан алар нидер сизенделәр, әмма Фәргать үзен бик гади һәм иркен тоткач, анын сукырлыгын оныттылар... Сөнкүлдән көн дә килеп, институтта юристлыкка укып йөрүен дә белгәч, ул алар каршында бөтенләй үсеп китте. Фәргать, чыннан да, теләсә нинди компаниядә сүзне оста алып барырлык мәдәниятле кеше, җор телле егет иде... Гөлҗиһан аңа читтән генә карап сокланып утырды, анын белән горурланды, Фәргатьнең югалып калмавына, бик тиз үз кешегә әверелеп китүенә куанды...
Чәй тәмамлангач, өстәл өсте шактый бушый төшкәч, кыз Фәргатьне җай гына култыклап алып, озата чыкты... Таныш булмаган урында ул Фәргатьнең читенсенеп йөрүен теләмәде... Шаярып кына башланган сүзгә дә нокта куясы бар иде.. Кичке Иртәш аларны җемелдәп торган утлары, Урал ягыннан искән саф җилләре, тормыш шау-шуы белән каршы алды... Бу шәһәр инде Гөлҗиһанга дөньяда ин матур урын булып күренә башлады, чөнки биредә Фәргать бар иде... Ул, үзе дә сизмәстән, култыклаган уңайга, Фәргатькә сыена төште... Фәргать анын кайнар беләген үзенә кысты һәм инде беркайчан да җибәрмәде. Шулай бер-берләренә сыенып, алар кичке шәһәр урамнары буйлап озак йөрделәр... Кая баруларын да ачыкламадылар, ни өчен болай йөрүләренә дә хисап бирмәделәр Сөйләшмәделәр дә, чөнки бу мизгелләрдә хәтта сүзләр дә артык иде.. Алар бер-берләренең җан җылысына, тән җылысына сусаганнар иде, һәм бер-берләренә никадәр газиз, кирәкле икәнлекләрен алар шушы мизгелләрдә аңладылар... Алар бер-берләрен һаман яратуларын, бер-берләреннән башка тора алмауларын аңладылар...
Шулай итеп, язылышуны һәм кечкенә генә туй мәҗлесен Иртәштә уздырырга, ә никах мәҗлесен Караболакта үткәрергә булдылар...
Фәргатькә бик сиздермичә генә, бу мәшәкатьләрнең барысын да Гөлҗиһан үз өстенә алды. Язылышу шәһәр ЗАГСында, ә туй мәҗлесе исә Гөлҗиһан яшәгән тулай торакның ашханәсендә булырга тиеш иде. Ябык шәһәр булганлыктан, авылдан, Миасстан Иртәшкә туган-тумачаны чакырып тормадылар, алар барысы да Караболакка, никах мәҗлесенә чакырылган иде. Иртәштәге туй мәҗлесенә, Гөлҗиһанның хезмәттәшләреннән тыш. биредә яшәүче бөтен Караболак татарларын чакырдылар. Ин кадерле кунаклары исә мәрхүм Хәбибулла абыйсының хатыны Таифә җиңги һәм Сөнкүлдән Жәүһәрия түти иделәр... Шулай ук Фәргатьнең бергә укый торган курсташ егетләре дә җыелды. Шулай итеп, кечкенә генә дип уйланган туй мәҗлесе “ярты шәһәрне” җыйды, ул көнне тулай торак бинасы биеп, җырлап, ду килеп торды..
Гөлҗиһан белән Фәргатькә сокланмыйча карау мөмкин түгел иде...
Алар икесе дә яшьләр, матурлар, горурлар, төз, зифа буйлылар... Икесе дә күз явын алырлык затлы итеп киенгәннәр, әйтерсен лә алар авылда туып үсмәгән, гомер буе хан сарайларында яшәгәннәр. Фәргатьнең дөм- сукыр икәнлеген кайберәүләр хәтта аңламый да калдылар, чөнки Гөлҗиһан аны кысып култыклап алган, һәм бүгенге көннән алар бер тән, бер җан булып яшәп киткәннәр иде... Шушы көннән Гөлҗиһан—Фәргатьнен күзләре дә, аяк-куллары да иде... Ул—анын гомер юлын бергә үтәргә тиешле тормыш иптәше, законлы хатыны иде. Әмма Аллаһ каршында ул бары тик никахтан сон гына иренен хәләле була ала иде...
Егерме өченче бүлек
Икенче көнне, больницадан биргән жинел машинага төялеп. Караболакка кайтып киттеләр
Алга, шофер янына, Таифәтгәйне утырттылар, артка исә Гөлҗиһан белән Фәргать һәм Жәүһәрия түти урнаштылар Дус-иш, таныш-белеш аларны. больница бистәсе буйлап, кул болгап озата барды, бу гади татар кызынын туе барысы өчен дә бәйрәмгә әйләнгән иде Анын шушы кадәр гүзәллеге, булганлыгы белән сукыр егеткә кияүгә чыгуын күпләр вакыйга итеп кабул итте... Бу, чыннан да. әкияттәге могҗизага тин иде Моны күреп, каты авыруларда өмет уянды, алар да үз тормышларында шундый изге җаннар очрасына ышанып яши башладылар Тоташ авырулар арасында, атом казаны өстендә утырган Иртәш халкына менә шундый яхшы үрнәк, җанда өмет тудырырлык хәлләр, соклангыч парлар кирәк иде Гөлҗиһан белән Фәргать шушы эчкерсез бәхетнен якты үрнәге, мисалы булып тора иде
Шулай итеп, җиргә беренче кар яуган ап-ак көнне Фәргать белән Гөлҗиһан Караболакка никах мәҗлесенә кайтып киттеләр
Машина тулы бүләкләр, күчтәнәчләр, һәрберсенә өлеш бар Аларны Голжиһан. Таифә һәм Жәүһәрия апалары белән берлектә, ай буе җыйды Башта Гөлҗиһан исеменнән Фәргатьнсн әнисенә, әби-бабаларына. туганнарына бүләкләр алдылар, аннан Фәргать исеменнән Гөлжиһаннын әти-әнисенә, әби-бабаларына, Таһир бабайга, башка туганнарына кияү бүләге җыйдылар Күрше-күләннәр, чыбык очлары да калмады, һәрберсенә бер яулык, бер оектан булса да өлеш чыгарырга тырыштылар Фәргать пенсиясенең бер өлешен кассага салып барган булган икән, туй чыгымнарына да. бүләк-санакка да ул бик ярап торды Гөлҗиһанның да җыйгалап барган маясы бар иде. тигезләп бүлә торгач, барысына да җитте Ә авылда исә анын санлык тулы бирнә маты, әнисе әзерләгән ястык- менләрләре, үзе чиккән тастымал-сөлгеләре. тәрәзә пәрдәләре, чаршаулары бар Бу бирнә малы, Караболак гадәте буенча, кыз бала тууга әзерләнә башлаган иде
Ә классташы Рәшидәгә Гөлҗиһан алдан ук махсус бүләк алырга ниятләп куйган иде Анын инде җәйге киемнәре күп икәнен белә. Гөлҗиһан аларны шактый алып кайтты, ә менә Рәшидәнен язгы-көзге киеме һаман шул бер иске бишмәт икән Бер кайтканда аны шул киемнән күреп. Гөлҗиһан елап җибәрә язды, чөнки бу анын мәктәп елларыннан калган иске бишмәте иде һәм Гөлҗиһан Рәшидәгә ор-нна плюш жакет алып кайтырга булды
Ул вакытта авыл кызлары арасында ин модалы кисм—елкылдап торган, кап-кара плюш жакет иде Аны кигәч. Караболак кылларын танырлык та булмый, шәһәр артистларымыни! Шунын өстеннән кечкенә яшел шал дә ябып җибәрсәнме’ Бетте, син авылның ин гүзәл кызы буласын инде. Әле аягында “прогцай” дип аталган каптырмалы итекләр лә булса Чиләбе. Снердау кебек зур шәһәрләргә барып урнашкан авыл кызлары Караболакка әнә шулай киенеп кайталар, киез итек һәм мамык шәлгә уранган авыл кызлары алар янында бәп-бәләкәи булып, бөтенләй кечерәеп кала Һәм Гөлҗиһан, икешәр смена эшли-эшли акча җыеп, классташ дустына да әнә шундый плюш жакет сатып аллы Ә яшел шал белән “прошай"ны үзенекен бирергә булды, чөнки Гөлҗиһанның да гел янаны алырга артык мөмкинлеге юк
Иртәштән Караболакка ерак ара түгел, тиз кайтсан. бер сәгатьтә дә кайтып җитеп була Әмма алар бик ашыкмадылар, җайлап кына, шәһәрдән алган тәм-томны, күчтәнәчләрне әйбәтләп саклап кына, лоньяга
хозурланып кына кайтырга булдылар... Никах мәжлесе әле кичке якта, ахшамнан соң гына билгеләнгән, шуна күрә, әкрен кайтсан да өлгерергә була иде Юллар инде тәмам катырган, өстән ап-ак кар да явып үткән. Юл буендагы каен урманын тоташы белән бәс сарып киткән, алар көндезге кояш нурында күз явын алырлык булып жемелдиләр... Дөнья шундый матур, шундый саф, пакъ, нәкъ Гөлжиһаннын төшләрендәге кебек тоташ нурдан тора. . Гөлжиһан Фәргатьнең куенына кереп бетеп утырган,, ул анын йөрәк тибешен ишетә, тән җылысын, жан җылысын тоя... Әйтерсең лә ул, Фәргать белән бергә, Иртәш, Караболак өстеннән оча, бәхете каршына оча...
Кышкы көн тиз караңгылана, Караболакка килеп җиткәндә, инде эңгер- менгер төшкән иде... Шулчак, барысын да тан калдырып, авыл өстенә сәер нур таралды, кышкы күктә аҗаган уйный башлады... Аллакүл тирәләреннән күтәрелгән бу нур Караболак өстен яктыртып бераз торды да, Гөлҗиһаннар кайта торган юлга төште... Анын яктысында ак кар өстендә чәчелеп калган салам бөртекләренә хәтле санарга була иде...
—Күк капусы!—дип кычкырып җибәрде Гөлҗиһан, үзе дә сизмәстән - Күк капусы ачылды, Фәргать, теләк телик!
—Минем теләкләрем тормышка ашты инде—син янымда,—диде Фәргать, аны күкрәгенә кысып...
—Минем дә,—диде Гөлҗиһан, башын анын күкрәгенә салып...
Әмма икесе дә, эчтән генә, балалар турында уйладылар...
Гөлжиһан—Фәргатькә. Фәргать Гөлҗиһанга үзеннән бала булмаячагы турында әйтмәде Алар, могҗиза көткәндәй, әле һаман нәрсәгәдер өмет итәләр иде... Атар, гомумән, бер-берләренә авырулары турында бер нәрсә дә сөйләмәделәр... Мондый бәхетле мизгелләрендә берсенен дә чир- газапларын исенә төшерәсе килмәде... Инде табышкач, инде кавышкач боларның берсе дә булмас, мәхәббәт каршында бу авырлыклар барысы да чигенерләр, юкка чыгарлар кебек тоелды аларга... Дөнья бит бу—сукыр күрә башлый, баласызлар бала бәхетенә ирешә, әжәл чирлеләр аякка баса.. Бу тормышта алар белән дә нәкъ шулай булыр кебек тоелды Гөлҗиһан белән Фәргатькә Әмма мондый бәхеткә ирешү өчен, бик күп сынаулар үтәргә, авырлыклар күрергә туры киләчәк иде әле аларга...
Караболак яшьләрне шаулап-гөрләп, бәйрәмчә каршы алды... Әллә күк капусын карарга, әллә Гөлҗиһаннар кайтканын ишетеп, ярты авыл урамга чыккан. Яшь-җилкенчәк, бала-чага, авыл башына ук чыгып, гармуннар уйнатып, Гөлҗиһан белән Фәргатьне каршы алдылар... Кем җырлый, кем бии, кем Караболак гадәте буенча, юлга кәнфит-прәнек чәчкәнне көтә... Таифәггәй белән Жәүһәрия түти, алдан әзерләнгән капчыклардан алып, юлга тәм-том чәчә, вак акчалар сибеп җибәрә... Бала-чага, ак карны пыр туздырып, аларны җыя, чүпли башлый... Гөлҗиһан кечкенә чакта үзе дә күп җыйды кияү күчтәнәчен, ин күп акча да, кәнфит-прәнек тә аныкы була иде...
Шулчак Гөлҗиһан бер читтә нәүмиз булып басып торган Рәшидәне күрде... Ул да. балалар белән бергә, юлдан акча һәм кәнфит жыймакчы була, әллә ояла, әллә башкалар ирек бирми, башын иеп, бер читтә басып тора... Өстендә һаман шул иске бишмәте... Аны күргәч, Гөлҗиһан атылып классташы янына йөгереп килде, аны мәктәп елларындагы кебек кысып кочаклап алды... Рәшидә, салкын борынын Гөлҗиһанның җилкәсенә төртеп, мышкылдый ук башлады:
—Мина кияү күчтәнәче калмады, мина кияү күчтәнәче калмады,—дип такмаклый иде ул, сабый баталар кебек...
—Синамы?—дип сорады Гөлжиһан, Рәшидәне машинага таба алып
китеп.—Сина бүләкнен ин зуры. Рәшидә! Без сина менә нәрсә алып кайттык...
Һәм ул. бөтен халык алдында. Рәшидәгә елкылдап торган кара жакет чыгарып тоттырды. Моны күреп, бөтенесе аһ итте. Рәшидә хәтта ятсынып, читкә тартылды... Әмма бүләк шул хәтле матур иде, Рәшидә, барысын да онытып, ике кулын сузып, жакетка үрелде, аны. Гөлҗиһаннан алып, күкрәгенә кысты. Гөлжиһан ана төенчек белән тиз генә үзенен яшел шатен һәм “прошай” ын да бирде, иске бишмәт кесәләренә кәнфит-прәниген тутырды Рәшидә, бүләк-күчтәнәчләрне күкрәгенә кысып, авыл буйлап йөгерде, очраган һәрбер кешегә ул Гөлжиһаннын үзенә матур бишмәт атып кайтуын сөйләде, жакетын әйләндереп-әйләндереп күрсәтте... Аннан, туганнары каршында мактаныр өчен, өенә йөгерде
Гармуннар уйнатып, кышкы юлга вак акчалар сибеп. Гөлҗиһаннар капка төбенә килеп туктадылар Өйдән, йөгерешеп, ата-аналар. әби-бабайлар. туган-тумачалар чыкты, китте кочаклашулар, китте елашулар Ин тетрәндергеч очрашу Фәргать белән әнисе арасында булды, биш ел буе күрешмәгән ана белән бала, бер мәлгә никах мәҗлесе турында да онытып, бер-берләренең күкрәкләренә капландылар Я надан жан иңдерергә теләгәндәй, ана баласынын сукыр күзләреннән сыйпады, бала анасынын хәсрәт салган тирән җыерчыкларын капшады... Ул арада игезәк кыз туганнар да абыйларына килеп сарылдылар, бөтен урам, Караболак ярату һәм сагыну сүзләре белән тулды Фәргатьнсн бу бәхетен Гөлҗиһан читтән генә, шатлык яшьләре аралаш күзәтеп торды Бу бәхетле очрашуда үзенен дә катнашы барлыгын уйлап, ихлас сөенде ул. .
Аларга никахны Таһирҗан бабай үзе укыды
Гөлҗиһанга ап-ак яулык бәйләтеп. Фәргатькә кара бәрхет түбәтәй кидереп, зур башына менгереп утырттылар. Караболак гадәте буенча, ирләр өстәлнен бер ягына, хатын-кызлар икенче якка тезелешеп утырдылар. Өй эче тантаналы, серле тынлык белән тулды Ап-ак күлмәге өстеннән кара кәзәкиен киеп куйган Таһирҗан бабай үзе дә дулкынлана кебек. Коръән тоткан кулы калтырап-каптырап куя Чөнки могҗизага тин бу хәлләргә кеше ышанырлык түгел бит Гөлжиһаннын бу бәхетендә ул үзенен дә бераз катнашы барлыгын белә, шуна күрә аеруча бер жан рәхәтлеге кичерә Ул Гөлҗиһанны үз баласы кебек яратты, үзендә булган бар гыйлемне, иман нурын ана да биреп калдырасы килде Ул аны үзенен дәвамчысы итеп күрде. . Әмма зур, катлаулы бу юлнын Гөлҗиһан әле башында гына басып тора иде
Таһирҗан карт башта бик монлы тавыш белән, Караболак көе белән Коръән укыды Бу шул хәтле тантаналы һәм житди мизгел иде. Гөлҗиһан тирән итеп сулыш алырга да базмады Фәргать тә Коръән моңын тын да алмыйча тынлый иде Бу мизгелләрдә алар, әйтерсен лә. җитәкләшеп, күкләр каршында басып торалар иде Әнә зәнгәр күктән, гаҗәеп монлы тавыш белән берәү сорый:
—Син. Якуп улы Фәргать, Нәбиулла кызы Гөлҗиһанны үзенә хәләл җефет итеп алырга ризамы'*
Янәшәдә генә Фәргатьнең каушаудан бераз карлыккан тавышы ишетелә:
— Риза Мен риза..
Күктән килгән тавыш инде Гөлҗиһанга мөрәҗәгать итә
—Син. Нәбиулла кызы Гөлҗиһан. Якуп улы Фәргатькә хәләл җефет булып барырга ризамы?
Башы бик нык әйләнүдән. Гөлҗиһан дәшә атмый, анын күз атдында табын һәм өй эче әйләнә башлый Барысы да тынып. Голҗиһаннын җавабын көтә Күктән килгән тавыш тагы кабатлый
—Син, Нәбиулла кызы Гөлҗиһан, Якуп улы Фәргатькә хәләл җефет булып барырга ризамы?
Шул чак Гөлҗиһанның колагына Фәргатьнең авыр итеп, ыңгырашып сулыш алганы ишетелә... Гөлҗиһанны чорнап алган ак томан артыннан сулкылдап, ул аннан җавап көтә... Шул тавышка сискәнеп, Гөлҗиһан күзләрен ача, каршында ап-ак булып агарган Фәргатьне һәм аптырап калган Таһир бабайны күрә... Әйе, бу бит анын никах мәҗлесе, аннан Фәргатькә кияүгә чыгарга ризалыгын сорыйлар... Әлбәттә, риза Гөлҗиһан, бу хакта сорап тормаса да була иде Таһир бабасына!
—Риза, Таһир бабай, риза, бу хакта үзен дә беләсен бит инде...
Анын җавабын ишеткәч, өйдәгеләр җинел сулап, елмаешып куйдылар.. Бу ут чаткысы Гөлҗиһаннан барысын да көтәргә була...
—Тәртибе шундый, кызым, сорарга кирәк,—диде Таһир карт, җитди булырга тырышып.
Кияү белән кәләштән ризалык алганнан соң, Караболак гадәте буенча, шаһитлар үз сүзләрен әйттеләр, мәһәр турында килешенде... Шушы рәсми өлештән соң, Таһир карт шаулатып дога кылды, яшьләрне Аллаһ каршында ир белән хатын дип игълан итте... Аннан инде котлаулар, бүләк-күчтәнәч өләшүләр, сәдака бирүләр китте... Инде мәжлеснен бу өлеше дә тәмамлангач, өстәлгә берсе артыннан икенчесе сый-хөрмәт, ризык-нигьмәт чыга башлааы.. Башта, татар гадәте белән, шулпалы аш килде, өстәлнен төрле урыннарына тау-тау өеп, кайнар ит куелды... Аннан табынга итле бәлеш, аннан дөгеле бәлеш, җимешле бәлеш чыгып утырды... Кунаклар әдәп саклап, тыйнак бер тәртип белән, мактап, рәхмәтләр әйтеп, бар нигъмәттән дә авыз иттеләр... Ин соңыннан өстәлгә чәй килде, чәй янына өем-өем чәкчәк, табак-табак коймак-кабартма, балы-мае, вареньесы, шәһәр татлылары чыгып утырды... Ул арада, ике яктан да сүз алып, яшьләргә матур-матур теләкләр дә әйтеп өлгерделәр... Караболакта, чын мәгънәсендә, никах туе бара иде... Фәргать белән Гөлҗиһанның никах мәҗлесе бара иде...
Гадәттә мондый мәҗлесләр чәйдән сон тәмамлана һәм биредә дә шулай булды. Ашка дога кылгач, олы як, күчтәнәчләрне кыстырып, өйләренә таралыша башлады, яшьләр исә клубка җыендылар... Никах мәҗлесендә жыр- биюләр каралмаганга күрә, яшьләр монысын клубта дәвам итәргә булдылар һәм, шау-гөр килеп, кышкы урамга сибелделәр... Караболакның карлы урамнары аларны җинелчә салкынлыгы, аклыгы һәм сафлыгы белән каршы алды... Әллә кайдан гармунчысы килеп чыкты һәм сыздырып уйнап та җибәрде... Караболак өстенә татар моңы агылды, ул кичке тәрәзәләрне һәм хисле күңелләрне чиртеп үтте, картларга яшьлекләрен искә төшерде, яшьләрне үз янына чакырды... Фәргать белән Гөлҗиһан, үзләрен чорнап алган авыл яшыәре уртасында, утлары җемелдәп торган клубка юнәлделәр... Аннан гармун тавышы, җыр-бию авазлары янгырап тора иде... Караболакның бөтен яшьләре, зурлап, Фәргать белән Гөлҗиһанның никах туйларын котларга чыкканнар... Хәтта олыраклар да түзмәгән, парлашып, бу вакыйганы карарга килгәннәр. Фәргать белән Гөлҗиһанны олы тормыш юлына озатырга җыелганнар иде..
Караболак мондый кичәләрне уздыра белә, аның үзенен язылмаган тәртибе, кануннары бар.. Мондый вакытта җырлар яшь парларга багышлана, биюләр алар тирәсендә бара, иң матур сүзләр дә алар өчен әйтелә... Әнә бүген дә яшьләр түгәрәк ясап алаганнар да, уртага Фәргать белән Гөлҗиһанны бастырып куеп, җырлый-җырлый әйләнәләр...
Караболак урамы.
Бу дөньяда сезнең кебек
Матур ярлар булмады...
Аннан Фәргать белән Гөлҗиһан уртада кара-каршы басып, биергә тиешләр. Алар биегәндә, тагы махсус жыр җырлана:
Таш ташыйлар, ком ташыйлар
Чиләбе юлларына.
Аерып алулары авыр.
Бирмә ят кулларына...
Жыр-бию туктап торган арада, уртага чыгып котлашулар, матур теләкләр әйтү китә.. Бу сүзләрдә, бу хәрәкәтләрдә ник бер тупаслык булсын, ник бер хөсет-начарлык чагылсын Караболак яшьләре, үзләренен ата-аналары, әби-бабалары кебек, бүген дә чиста, эчкерсез.. Авыл өстенә килгән зур афәттә, һәрберсенә диярлек килеп кагылган каты авырулар, якыннарының үлеме дә биредәге яшәү рухын, тормыш дәртен сүндерә алмаган Шуна күрә алар кешеләргә бары тик яхшылык кына телиләр, яхшыга гына ышаналар. Шуңа күрә алар үзләрен басып бара торган кара тормыштан да яктылык табарга тырышалар, бәхетләренә ике куллап чытырдатып ябышалар...
Карурманда кар тирән.
Итәгенә кар тигән, һәр китапны укып киләм.
Сөйгәнсннс ал дигән Ай-ли, баланым.
Түгәрәгем, кызыл биг Жанын сойгән, теләгәнен Белән тигез гомер ит
Яшьләр җырлап та бетерә алмый калдылар, клубка иогерсп Рәшидә килеп керде. Ул өр-яңа кара жакеттан, башында чит-читләрс укалы яшел шаз. аякларында каптырмалы “прощай" иде Аны күргәч, башта танымыйча тордылар, аннан Рәшидә икәнлеген белгәч, аһ иттеләр, кул чабып уртага чакыра башладылар. . Бүген Фәргать белән Гөлҗиһанның туе, бүген җаны теләгән һәр кеше түрдә була ала иде. Рәшидә башта оялып торса да, Гөлҗиһанның үзен чакыруын күргәч, тизрәк анын янына барып басты Ул арада гармунчы өздереп бию көен уйнап җибәрде, яшьләр, түгәрәкләнеп, кул чабып тора башладылар. Гөлҗиһан Рәшидәне кулларыннан алып, клуб буйлап биеп китте Рәшидә мона базалар кебек куанды, кайда икәнлеген дә онытып, “прощай"ларын тыпырдатып. Гөлҗиһан белән бии башлады Бүген дөньяда аннан да бәхетле кеше юк иде. бу клубта аннан да матур кыз юк иде... Ул моңа чын күңеленнән ышана, чөнки анын матур шәле һәм итеге, бәрхет бишмәте бар' Ана бәхетле булу өчен хәзер шушылар да җитә иде...
Рәшидә арыганчы биеде. Аннан. Караболак гадәте белән, тып итеп кияү егет каршына килеп басты, берни аңламый торган Фәргатьнең кулларыннан азды да. анын белән бни-бии. Гөлҗиһан янына килде. Хәзер Гөлҗиһан белән Фәргать бергә биергә тиешләр иде. Рәшидә нәкъ шуны тели иде Моны күреп, башкалар да кул чаба башлады. Бичара Рәшидә хакына, авылдашлары өчен, Фәргать белән Гөлҗиһан клуб уртасында салмак кына парлап бии башладылар. Аларга сокланмыйча карау мөмкин түгел иле Очарга торган аккош кебек горур һәм гүзәл Гөлҗиһан Анын янәшәсендә Урал таулары кебек мәгърур сынлы баһадир Фәргать Караболакнын ин матур, ин затлы балалары Алар. гүя. биемиләр, ә
Караболак өстеннән очып, йөзеп баралар.. Милләтнең бик бәхетле һәм бик бәхетсез ике баласы... Алар хәтер күзәнәкләрендә мең еллык нәсел тамгасын—татар тамгасын йөртәләр. Аларнын бәгырьләренә атом тамгасы—үлем тамгасы да сугылган инде.. Алар—милләтнен бөек үткәне белән фажигале киләчәген тоташтырып торучы соңгы буын. Алар язмышлары буйлап оча, ә аста дөнья белән бәхилләшеп яткан Караболак кала, әжәл жиле кагылган кырлар кала, аларнын язмышына әйләнәчәк Иртәш кала, үлем коралы ясап ята торган заводлар кала...
Канатлары көймәсен иде аларнын бу атом утында, рухлары сынмасын иде, чөнки алар да бу дөньяга бәхет өчен туган адәм балалары бит... Татар балалары...
Хәерле юл телик аларга...
Редакциядән:
Бу айда күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың юбилее. Каләмдәшебезне ихластан тәбрик итәбез, ана сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.