Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮГИ АНА


Кичке эңгер, куерганнан-куера барып, караңгы төнгә әйләнде. Күкне эреле- ваклы якты йолдызлар чуарлады. Өйләрдә утлар алынды.
Сәлим, эштән кайткач, ванна бүлмәсендә пөхтәләп кырынып, юынып чыгып, өстен алыштырды. Стена сәгатенең идәнгә кадәр асылынып төшкән герен күтәрде, урамга караган тәрәзәләре төбендә чәчелеп яткан вак-төяк әйберләрне ашыкмыйча гына тәртипкә китерде. Аннары өстәл артына зәнгәр абажурлы лампа астына дәрес әзерләргә утырган ак чырайлы, юка бәдәнле кызчыгының арык иненә ипләп кенә кагылып, карлыккан тавыш белән:
—Энже. ишекне бикләп кал. кызым. Мин сезгә яңа әни алып кайтырга барам,— диде.
Кызчык, алдындагы дәреслегенә капланып, үкси башлады.
—Менә сина мә!—диде бу хатгә югалып казган ата. —Нигә батавыэ сыгасын0 Кирәкми. Без синен белән яна әниен турында сөйләштек бит инде Әнисез, беләсен, авыр, бик авыр бит сезгә Сөрт күзләренне. кызым, елама юкка
Әтисенен үтенечле таләбе кызчыкнын сулкылдавын төкәндермәде. киресенчә, көчәйтте генә. Сәлим, анын каттыранган иннәренә кашларын жыерып бераз карап торгач, гардероб янына барып плашыи киде дә. кепкасын кулына алгач, кискен һәм боерылу тавыш белән:
—Елаудан хәзер үк тукта! Сина ана инде кирәк булмаса. ул ате энен Шәүкәткә кирәк, шуны уйла, акыллы баш Ишекне биклә, без тиздән кайтырбыз.—диде һәм. чыгарга ишекне ачкач, тавышын йомшарта төшеп: —Ана бүгеннән үк. әни. диярсен, ишетсен колагын —дип, бусаганы атлады.
Кызчык, тирән көрсенеп, әтисенен коридорда ераклаша барган аяк тавышларын тынлап торды. Аяк тавышлары тынды, бүлмәдә стена сәгатенен тигез текелдәве белән бәләкәй караватта йоклаган кечкенә Шәүкәтнен тын гына мышнавыннан бүтән нәрсә ишетелми башлады.
Энже, ишекне бикләгәч, тәрәзәгә барды Тышта төн карасы күнелне өшетерлек шомлы, куркыныч Кызчык, артка чигенеп, як-ягына каранды Бүлмәдә алар Шәүкәт белән икәве генә. Бала караучы Наҗия апа монда көндезләрен генә була. Шәүкәтне төнлә Энже белән әтисе карый. Сабый ярты төнгә чаклы тыныч кына йоклый, аннары өч-дүрт тапкыр уяна һәм. уянган саен, әче тавыш белән акырып елый Йокынын ул, үч иткән кебек, ин тәмле чагында уяна Ләкин берни эшләп булмый, торырга, •кушбугазны” тынычландырырга туры килә
Кызчык тынгысыз энесе янына килде, анын өстенә ябылган юка юрганны рәтләде. Кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, яшьләрен сөртте Ләкин сөрткәнгә карап кибәме күз яше! Әнисе исән булса үксер идеме9 Юк. әлбәттә Менә анын карашы әнисенен кечкенә өстәлдә кара рамга куелган эурайтылган рәсеменә төбәлде.
Рәсемдә әнисе тирән кәнәфидә. Янагына ун кулын куеп, нәрсә турындадыр уйланып утыра. Ул нәкъ тере кебек Кызчык мәрхүмә әнисенен тик ана гына хас назлы, йомшак тавышын, кайнар иркәләүләрен исенә төшерде Кинәт рәсем ана:
-Кызым.—дип дәшкән кебек булды.
Энже сискәнеп китте, йөрәге еш-еш тибә башлады Ул. әсәрләнеп, як-ягына каранды, инде онытыла барган тансык тавышны тагын ишетергә теләп сагаеп тыңланды Әмма, колакларын ничек кенә торгызса да. сәгать текелдәве белән кечкенә энесенен ваемсыз мышнавыннан башка тавыш ишетмәде
-Әни!. Ник дәшмисен. әнием9-диде ул ахырда, өтәләнеп —Нигә син безне ташлап китген, әнием9 Мин әти алып кайтасы яна әнидән куркам Нигә син юк. әнием?
Рәсем кызчыкның ялварулы сорауларына жавап бирмәде Кызчык бераздан я надан элекке урынына барып утырды һәм. арык йодрыгын рәсемдәге әнисе шикелле янагына куеп, уйга чумды Нигә безгә яна әни’ Әти үги әниләрнең явызлыкларын, миһербансызлыкларын белмимени сон9 Белмидер “Золушка" киносын карамады ул.
Энженен иреннәре тагын калтырана башлады Күзләренә янә яшь тыгылды Янадан үзен, энесен, вакытсыз дөньядан киткән сөекле әнисен кызганып пышык-пышык елады. Тик ни файда9 Хәсрәтнен чирегенен чиреге генә яшь койганга, үрсәләнеп сыктаганга карап юкка чыкса икән Алай булса, кеше бәхеткә елап кына ирешер иде
Ишек шакыдылар Энже барып келәне күгәрде Аннары, исенә килеп, куркудан борешеп. артка чигснә-чигснә, күзләрен зур ачып көтә башлады Бу
көтү секундлары ана бик озак тоелды. Менә ишектә мөлаем йөзле ят хатын белән әтисе күренде. Яна әниебез шушы апа микәнни инде? Әнигә ул бөтенләй охшамаган бит, дип уйлады кызчык, хатынны баштанаяк күздән кичереп Усалдыр ул. .
Сәлим хатынга, җитди итеп:
—Безнен гүрнәчәбез менә шушы инде. Әминә. Конкрет сөйләшик, калам, дисәң, балаларыма ана, мина хатын булырсың, калмыйм, китәм, дисәң, тотмам, китәрсен. Минем бар байлыгым—ике балам, бүтән чуртым да юк. Әнә, сиңа өнәмичә кызым Энже текәлеп тора, бәләкәй караватта улым Шәүкәт мышный. Соңгы сүзеңне әйт,—диде.
Калмасын, китсен ул, әти, китсен, дип инәлде кызчык үзалдына. Ул ят хатынны ошатмады.
Ләкин хатын аны үртәгәндәй:
— Китмим, калам, Сәлим, пәлтәмне салырга булыш миңа,—диде. Өстен салгач, ул югалып калган Энҗегә борылды. Булачак үги әнисен тәүге кат күреп өреккән кызчыкның көенечле карашы белән бу өйдә инде гомере буена төпләнергә дип калган ят хатынның игелек, рәхим-шәфкать бөркелеп торган ягымлы карашы очрашты. Аннары ул күптән таныш кеше кебек аналарга гына хас ягымлылык белән:
—Исәнме, кызым,—диде.
Ана кызчыкның суырылган йөзе, елаудан шешенгән күз кабаклары, әсәрүле кыяфәте үтә аяныч тоелды
—Исәнмесез, апа.
Жавабын Энже чак ишетелерлек әйтте. Анын авыруныкы шикелле кипшеп яргаланган төссез иреннәре кызганыч тартышып куйдылар.
—Син без кайтканны көтеп зарыккан иден инде, шулаймы?—диде хатын, кызчыкның күнелендә үзенә карата нәфрәт дөрләгәнен бөтенләй сизмәгән кебек.
Жавап бирергә Энженен теле әйләнмәде, ул, шулай дигәнне аңлатып, башын гына какты.
—Бүген тоткарлануыбыз өчен үпкәләмә, кичер безне. Мин сиңа сүз бирәм, моннан сон сезне беркайчан да төнгә ялгызыгызны калдырмам, без гел бергә булырбыз.
Энҗе елап җибәрүдән көчкә тыелды. Тыныч, эчкерсез тавыш аны иркәләп йомшартканнан-йомшарта барды. Аннары анын анын, бу сүзләр барысы да ялган, бу апа мина ярарга тырыша, үзен яхшатлы итеп күрсәтеп, күңелемне яуларга юхалана, дигән шомлы уй көйдереп үтте. Ул уенын хаклыгына инанырга ниятләп, әтисенә карады һәм әтисенең йөзе якты, елмаюлы икәнен күрде.
—Син тәртипле, эш сөючән, сүз тындаучан бугай,—дип дәвам итте хатын сүзен —Бүлмәгез ямьле, әйбәтләп җыештырылган, җылы. Ач түгелме син? Ашыйсын килмиме?
-Юк
—Әйдә, мине кухнягыз, савыт-сабаларыгыз белән таныштыр
—Таныштыр, кызым, күрсәт әниеңә савыт-сабаларны,—дип, әтисе ят хатыннын үтенечен хуплады.
Кызчык булачак үги әнисен ияртеп кухняга үтте.
—Менә безнен савыт-сабалар,—диде ул, стенага беркетелгән шкафны ачып. —Плитә өстендәге кәстрүлдә—аш, өстәлдәге чүлмәктә—сөт.
—Шәүкәткә нәрсә ашатасың? <
—Ул манный боткасы ярата. Сөт эчә. Төнлә ашамый, уянып көйсезләнә генә.
Хатын, кухнядан чыккач, мәрхүмә ананын кара рамдагы рәсеме торган өстәл янына барып, рәсемгә кызыксынып карап торды һәм анын янына ипләп кенә вазадагы чәчәкләрне этәреп куйды. Аннары Энҗегә борылып:
—Син. кызым, дәресләреңне хәзерләдеңме әле?—диде.
—Юк,—диде кызчык, линел сулап.
Ул ят хатын аларнын әниләренен рәсеме янына килгәч, аны өстәлдән алып ташлар, дип курыккан иде.
—Өстәл артына утыр әле,—диде хатын ана—Кая. мин сина. бәлки, дәресләреңне әзерләшергә булыша алырмын0..
Энже өченче класста укый. Аларга бүген өйдә грамматикадан боерык фигыльле өч жөмлә язып килергә куштылар Энже инде мәктәптә үк бер жөмлә уйлаган, тик аны ничек язарга гына кыенсынган иде. Ят хатын аны ничек язарга икәнен әйтте. Ул, Энже янәшәсенә утырып, анын язганын күзәтте Әни дә минем язганымны шулай карап утыра иде бит. дип сагышланды кызчык. Ул, эше шапшак чыкмасын дип бик тырышып язды. Әтисе, ул ят хатын белән дәресләрен караганда, идән буйлап арлы-бирле йөрде. Әти шатланамы, борчыламы—белмәссең, дип уйлады Энже Ул дәресләренә әзерләнеп беткәч, хатын ана урын жәйде Аннары юынырга кушты һәм ятар алдыннан бер җамаяк сөт китереп:
—Бу сөтне эчсән, мин чиксез шатланырмын, кызым.—дип елмайды.
Кызчык сөтне эчеп урынына яткач, хатын анын маңгаеннан үбеп
—Йокла, кызым. Шәүкәт уянып елый башласа, торма. Иртән ашарга әзерләргә дә тормассың. Матур төшләр керсен сина Йокла —диде
Энже. йокы аралаш, энесенен елый башлавын ишетте Анын берничә секундка гына ачылган күзләре әтисенең Шәүкәт караватына ашыгып баруын күреп калдылар Аннары ул, төнлә тагын бер уянуында, кичә ана берничә тапкыр, кызым, дип дәшкән хатыннын Шәүкәтне кулларында тирбәтеп торуын күрде. Энесе шомырт кара күзләрен ят хатынга төбәгән һәм нәни куллары белән анын тулы күкрәгенә тотынган иде Энже. үзе дә сизмәстән, елмаеп, күзләрен йомды һәм иртәнгә чаклы бүтән уянмады. Ул уянганда инде тәрәзәдән кояш елмая, аларга Шәүкәтне көндезләрен караучы Нажия апа килгән иле Энже. урыныннан торгач, кухняда табада май чыжлаганын ишетте, борыны бүлмәгә тәмле ризык исе таралуын тойды. Анын күнелен кинәт шатлык, тик бәйрәм көннәрендә генә була торган сөенеч биләде Юынгач, ул мәктәпкә киеп бара торган күлмәген кулына алды Күлмәге көндәгечә түгел, чистартылган, җентекләп үтүкләнгән булып чыкты Дулкынланудан анын тыны кысылды Күзләре белән күлмәгендә таплар, җыерчыклар эзләп күпме генә капшанса ла. аларны таба алмады һәм ана шунда әнисе үлгәч эзсез юкка чыккан куаныч тойгысы кире кайтты Ул мәктәпкә китәргә әзерләнеп беткәч, үги әнисе, анын алдына чүгәләп, кулларыннан тотты
—Кызым, мәктәбенә кадәр озатып куйыйммы сине0
Кызчык, кирәкми, дигәнне аңлатып, башын селекте.
—Ярый алайса, сау бул. кызым
Энже. чиксез дулкынланып, үги әнисенең күзләренә мөлдерәп каршы Анын үзе өчен әле ят. әмма инде ничектер якынайганнан-якыная барган бу ягышы хатыннын муенына сарыласы, аны онытылып кочасы, шашып үбәсе килде Хатыннын чәчләреннән борынына бәрелгән тәмле хуш ис аны шаккатырды Үз әниемнеке кебек үк ис. дигән уй узды анын башыннан, һәм. елап җибәрүдән чак тыелып
—Хуш...—диде.
Кызчык бу жинсл сүзгә тагын үтә ягымлы, жылы. иркә сүз өстәргә теләде, әмма сонгы мизгелдә тыелып калды Анын күз алдында үги әнисе белән бергә үз әнисе гәүдәләнде Үз әнисе Ул. карашын идәнгә текәп, кулындагы портфелен як-якка сслти-селти. ишеккә юнәлде Ишек анын артыннан, ни гаҗәптер, гадәттәгечә шапылдап ябылмады Шуна ул ихтыярсыздан артка борылып карады һәм бусага төбендә үги әнисен күрде Чү. анын күчәрен яшь пәрдәсе томалаган, ирен читләре көйсезләнергә җыенган Шәүкәтнеке кебек
аска тартылып турсайганнар түгелме?.. Юк. түгел, түгел Әнә ул кыенлык белән елмайды. Алар өендә әле бары бер генә төн кунган ят хатыннын авызына бик ачы әйбер капкандагы шикелле йөзен чытып елмаюы, анын үзен каушаган, аптырашка калган кебек сәер тотуы Энжене әсәрләндерде.
—Син мина үпкәләмә,—диде ул, портфеле тоткасын ике кулы белән дә чытырдатып кысып. —Үпкәләмә. Бер ни дә уйлама да. Мәктәпкә мин үзем генә барырга өйрәндем инде. Сина кадәр дә анда мине берәү дә озатмый иде. Син дә озатма.
Ниһаять, үги ананын елмаюы табигый төс аллы. Кызчык бу тапкырында да теле очыннан менә-менә ычкынырга торган кадерле сүзне әйтә алмады. Дөньяда кемгә дә газиз һәм үтә ягымлы бердәнбер кешегә генә әйтелә торган бу мөкатдәс сүзне сина игелек күрсәтә башлаган икенче берәүгә шундый ук садәлек, самими эчкерсезлек белән әйтү, чыннан да, авыр да, унайсыз дадыр ул.