Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Газиз Иделленең тууына 100 ел
Газиз Иделле (Габделгазиз Сәлах улы Усманов) 1905 елнын 26 декабрендә Әстерхан
шәһәренең Тияк бистәсендә эшме гаиләсендә туа. Башлангыч белемне “Дарелтәхсил"
мәдрәсәсендә ала. Аннары ике еллык рус-татар мәктәбендә укый Үзенсн хезмәт юлын яшүсмер
вакытында ук башлый
1921 — 1923 елларда ул Әстерхан өязендә авыл Советы секретаре булып эшли. 1923 елда
Свердловск индустриаль техникумына укырга керә. Аны тәмамлап бетермичә, “Сабан һәм чүкеч”
газетасы редакциясенә эшкә урнаша. Шушы газета битләрендә, шулай ук сатирик “Шәпи агай"
журналында анын мәкал&тәре. очерк һәм фельетоннары даими басыла 1926—1929 елларда Г
Иделле Казанда Тат. ЦИК аппаратында эшли. 1930 елга кадәр “Безнең юл" журналынын
секретаре була.
1930 елда анын “Пумала башлар" исемле беренче хикәяләр җыентыгы, ә бер елдан Мәскәүдә
“Икмәк һәм хатын” исемле икенче китабы басылып чыга
1930—1940 елларда Г Иделле Совет Армиясендә хезмәт итә. армия матбугатында эшли,
дивизия газетасы редакторы була. 1936 елда ул Г Камап исемендәге Татар дәүләр академия театры
сәхнәсендә уңыш белән барган “Дәүләт Бәдриев" драмасын яза Армиядән сон Г. Иделле “Кызыл
Татарстан" (хәзерге “Ватаным Татарстан") газетасы редакииясенен бүлек мөдире, аннары “Совет
әдәбияты" (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакторы, сонрак Татарстан радиокомитетынын
баш редакторы Вазыйфаларын башкара
Сугыш елларында язучы I нче Украина фронты газетасында эшли, күпсанлы мәкаләләр,
хикәя һәм очерклар яза Фронтта ул кин танылган "Очрашу", “Күпер” хикәяләрен. Советлар
Союзы Герое Г. Нигьмәтуллин һәм генерал Нагайбеков турындагы зур күләмле очеркларын ижат
итә. 1 нче Украина Фронты татар сугышчылары турындагы “Жинү юлы” җыентыгын төзүдә
катнаша.
1949—1957 елларда Г Иделле Татарстан Язучылар берлегенең консультанты булып эшли.
1959 елда анын "Тормышка мәхәббәт". 1965 елда—“Язучы һәм анын китабы", 1967дә—“Ул
көннәр". 1975тә—“Күргәннәрем, белгәннәрем" китаплары дөнья күрә Г. Идсллснен зур бер
төркем татар язучыларынын Идел. Кавказ. Кырым буйлап ясаган сәяхәте турындагы “Беренче
зур сәяхәт" дигән күләмле очеркы “Казан утлары" журналында басылып, укучылар тарафыннан
зур кызыксыну белән кабул ителә, 1980 елда аерым китап булып та басылып чыга Язучы
публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә эшли Ул яна чыккан китаплар, театр сәхнәләрендә
куелган спектакльләр турында көндәлек матбугатта тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре
белән даими катнашып кнлә.
Г Иделле әдәби тәржемә белән дә шөгыльләнә. А Фадеевның "Тар-мар", П. Павленконын
"Бәхет" романнарын, В Лаврентьевның “Ата хакы—тәнре хакы" драмаларын һ. б татар теленә
тәржемә итә
Газиз Иделле 1985 елнын 27 июлеңдә Казан шәһәрендә вафат булды.