Логотип Казан Утлары
Публицистика

"БЕР БУЫННЫҢ ДРАМАСЫ" ӘСӘРЕННӘН ӨЗЕК


Хисамеддин Тогач (1889-1975) 1915 нче елнын январенда Кавказ фронтында әсир төшә. Иркутск шәһәре янындагы әсирләр лагерена җибәрелә Беренче качышы упышсызлыкка очрый Икенче тапкыр качып киткәч. Томск-Барнаул-Ташкент- Бохара-Баку аркылы узып 1918 нче елнын январенда иленә кайтып ирешә Истәлекләре "Бер буыннын драмасы ~ исеме астында 1966 нчы елда басылып чыга
Бу истәлекисн беренче уңышсыз качышы һәм тотылганнан сон төрле төрмәләрдә күргәннәрне тасвирлаган өлеше тәрҗемә ителде
" Әсирлек әсирлек инде, иреккә капма-каршы хәл. Тәүлекнен 24 сәгате койма белән уратып алынган биналарның эчендә яки ишегалларында уза Койма дигәнен кеше буеннан да биегрәк юан-юан бүрәнәләрдән ясалган, тышкы якны күреп булмый Әмма лагерь эчендә хәрәкәтебез чикләнмәгән, теләгән вакытта йорснергә. спорт белән шөгыльләнергә, бүтән казармаларга барып килергә мөмкин. Без яши торган бина - офицерлар ое Янәшәбездә кирпеч белән бетоннан төзелгән оч катлы солдат казармалары, командирларның һәм офицерларның рәсми хезмәт урыннары Бөтен Себер буенча, бигрәк тә тимер юллар һәм чик буйлап, монын кебек хәрби биналар тезелеп киткән Хәрби шәһәрчек дип аталган мондый урыннар ботен зур шәһәрләрнең якынында һичшиксез бар Кайбер кечерәк шәһәрләрнең янәшәсенә лә корылган алар
Төрек офицерлары очен хәрәкәт мөмкинчелеген арттырырга уңайлы сылтау килеп чыкты Мөселманнар очен жомга көннәрне мәчеткә барып гыйбадәт кылу кирәклеген русларда кабул итә икән. Моңа рохсәт бирделәр Мылтыкларына сонге таккан сакчылар бет биш төрек офицерын һәр жомга көнне башта мунчага, аннары мәчеткә йортә башлады Мәчеттә барча кеше безгә игътибар күрсәтә Һәрбер татар савап булсын дип безнең белән ике куллап күрешә, кочаклый Салам биргәннән сон хормәт йөзеннән шундук чигенеп үз урынына китә Мәчеткә беренче барышыбызда хәзрәт вәгазе беткәннән сон җәмәгатьне таратмыйча бер-ике сүз әйтте, шуннан сон идәнгә бер кулъяулык җәйделәр, бу кулъяулыкка акча куя башладылар Көмеш белән кәгазьдән байтак кына акча җыелды Бу акчаны безгә ярдәм өчен җыйганнар икән Иптәшләр арасында иң югары дәрәҗәдәге кеше буларак, жлвап бирү вазифасы минем өскә төште Хәзрәткә һәм халыкка рәхмәт әйггем Рус дәүләтенең безгә үзебезнең дәүләт хисабына жалованьс биргәнен, мохтаҗлыгыбыз юк икәнен сөйләдем "Мөселман гуганнарыбы знын илтифатлы ярдәмен кабул итәбез, бу акчаны безнең исемнән хәер җәмгыятенә тапшыруыгызны үтенәбез ", дидем Мәчет халкы бу гамәлебездән бик хушланды Без дә. шул рәвешле төрек офицерларының дәрәҗәсен күгәрдек дип. эчтән шатланып, мәмнүн булдык
Һәр җомга намазыннан сон Гыйниятулла исемле татар бае безне өенә чәй эчәргә алып китә иде. Әлбәттә, сөңгеле мылтыгын күгәргән рус сакчысы да артыбыздан калмый ияреп бара
Ахыры, һлшы Ю нчы санда
Гыйниятулла байның гимназиядә укучы улы белән дә таныштык. Икенче улы Истанбулда Галатасарай лицеенда1 укый икән Мин гимназист егет белән дуслашып киттем Гыйниятулла бай һәм аның улыннан ярдәм алып качып китү уе башыма кереп утырды. Ләкин анарчы бераз саулыгымны ныгытырга, көрәергә кирәк.
Гыйниятулла байнын өендә чәй эчеп утырганда татарча газеталарны караштыргалыйм Төрек армиясе Дарданелл бугазыңда каһарманнарча сугышып, дөнья тарихына яна сәхифәләр язып ята икән Инглиз һәм французларның алга таба уза алмыйча ярда терәлеп калганын, төрекләрнең уңышлы атакалар оештыруларын рус газеталары да һәр көнне язып тора. Казармадагы алман иптәшләр төрек армиясенең каһарманлыгын мактап безне котлыйлар, үзләренә чәйгә чакырып сый-хөрмәт күрсәтәләр иде.
Кавказ фронтында да русларның әлләни эш майтара алмаганын, сугышларның һаман чик буенда барганын газеталардан укып белдем. Хәлбуки мин Сарыкамыштагы уңышсызлыктан сон төрек көчләренең тәмам тар-мар ителгәненә ышанып житкән идем Хәзерге өметле хәл кәефемне күгәреп жибәрде, көчем артып китте, тамырларымда каным шаулабрак ага башлады кебек тоелды...
(Тогач, мажар офицеры Франи Кара һәм алман офицеры фон Вернер белән бергә, идән астыннан казылган юлдан качып китүгә ирешә. Ләкин качкыннарга ярдәм итәргә тиешле кешене ул вакытта рус идарәсе инде төрмәгә ябып куйган була. Үзләре генә поездга утырып лагерьдан берникадәр ераклаша алган өч качкынны рус полицейскийлары бик тиз генә тотып алалар.)
Жандарм гардианга1 2 3 русча нидер әйтте. Гардиан кесәсеннән ачкыч чыгарып кечкенә ишек янына килде. Ишекнең тәрәзәчегеннән берәүнең йөзе шәйләнә иде Ишек ачылгач, битенә, чәчләренә кан укмашкан бер егет килеп чыкты Жандарм, бераз жикеренеп-сүгенеп алгач, аны иреккә чыгарып жибәрде. Егет урталай бөгелеп рәхмәт укый-укый чыгып китте. Жандарм, бушап калган бүлмәгә бармак белән күрсәтеп, безгә анда керергә ымлады Кермәскә дип аяк терәп карасак та. гардианнар төрткәләп безне жәһәг кенә эчкә тыгып куйдылар. Ишекнең ярыкларыннан үтеп кергән яктылыкта бу кетәклекнең ике метр ярым чамасы озынлыкта булганын шәйли алдык Идәннән бер метр биектектә кеше буе озынлыгында бик шакшы сәке бар. Каршы стенада пыяласы ватык корымлы лампа, бер почмакта бик сасы ис килеп тора торган бәләкәй мичкә тора. Бу мичкәнең ни эшкә яраганын анлый алмадым. Гардиан лампага уг элеп стенага асып куйды да ишекне бикләде. Без өч иптәш бер-беребезгә терәлеп сәкегә утырдык. Әсир офицерлар икәнлегебезне яшереп торунын мәгънәсе юк иде инде. Бәлки дә офицер икәнлегебезне сөйләсәк безгә файдасы күбрәк булыр, безне бу шакшы урыннан чыгарып кире Иркутскига җибәрерләр9 Ләкин полковник Краличек белән анын иптәше’ турында ләм-мим бер сүз ычкындырмаска сүз куештык. Фон Вернер ишекнең тәрәзәчегеннән гардианны чакырып алды. Жандармерия идарәсе әйтәсе сүзебез барлыгын белдерергә кушты
Лампадан чыккан искә күңелебез болганды, караңгыда утырсак утырырбыз, ичмасам бу истән котылыйк дип аны сүндереп куйдык. Тәрәзәчектән безне ара-тирә күзәткәләп торган гардиан, лампаның янмаганын күреп алгач, сүгенә-сүгенә ишекне ачты Лампаны сүндерергә ярамаганын сөйләп өстебезгә җикеренде, төкерекләрен чәчеп сүгенде. Без нигә сүндергәнебезне әйтеп тормадык, эндәшмичә калуны уңайрак күрдек. Гардиан лампага янадан ут элеп чыгып китте.
Сөргеннәр һәм тоткыннар иле булган Русия дәүләтенең идарәсе астыңдагы Себернен чын йөзен беренче мәртәбә шунда күрдек. Драмабызның чираттагы сәхнәсе иде бу.
Башлык килде. Безне бүлмәгә чыгардылар. Башлык дигәннәре бер кулы гарипләнгән, арык гәүдәле, сипкелле бер адәм икән. Иңнәрендә ике йолдызлы өлкән лейтенант
1 Галатасарай лицее (элеккеге исеме Мәктәби султани) Истанбулда Европа үрнәгендә оештырылган беренче мәктәп 1868 елында ачылган бу лицейда укыту төрек һәм француз телләрендә булган мөселман һәм христиан укучылар бергә укыганнар Галатасарай лицее бүген дә эшли. Истанбулда абруйлы мәктәпләр арасында саната, укыту эшләре элеккегечә ике телдә (төрек һәм французча) бара
2 Гардиан төрекчә надзиратель дигән сүз. "Гардиан" сүзе кыскарак һәм отышлырак яцгыравышта булганга күрә надзиратель" дип тәржемә ителмичә, шул килеш калдырылды
3 Тогачлардан атдарак качып киткән ике мажар офицер
погоннары. Варшава якынында яраланып гарипләнеп калганнан сон туган жиренә кайтарып пристав итеп куйганнар Аз сүзле, сак кеше Офицер икәнебезне әйттек. Бик тиз генә беркетмә төзегәннән сон безне тагын кетәклеккә тыгып куйдылар Ул көн өчен үз акчабыздан егермешәр капик' бирделәр Бу акчага гардианга икмәк белән сыр алдырдык. Тамагыбызны туйдыргач, гардианга 20 капик биреп, мич өстендә торган чәйнектән берәр стакан чәй дә алып эчтек
Бер сәгать узды. Сулышы капкан башлык я надан килеп безне тагын сораштыра башлады Башлык безнен турыда Иркутскига хәбәр биргән, аннан килгән жавап телеграммасында өч түгел, биш кеше качканын, алар арасында Краличек дигән полковник та булырга тиешлеген язып җибәргәннәр. Башлык, арабызда Краличек белән иптәшенен юклыгын белеп алгач, аларнын урынын әйттерер өчен безне төрлечә кыса башлады. Без авызыбызны кысып йомдык, бер сүз дә әйтмибез. Берничек тә максатына ирешә алмагач, түрә аптыраудан тирләп чыкты. Без дәшмәгән саен, аякта басып торган дүрт жандармнын ачуы кабара бара, үз алларына үрсәләнеп торалар. Ахырда ачудан йөзе бүртенеп, күзе аларган озын буйлысы атылып чыкты. Ун кулын чигәсенә куеп сәламләгәннән сон: “Рөхсәт бирегез, мин боларнын иманын өшкерим Сез алҗымагыз Бу германны (фон Вернерга төртеп күрсәтеп) мина бирегез, биш минутта сайратмасам, теләсә нинди жәзага риза мин ".—диде Тегеләре дә сүзгә кушылды, берсе венгерны2. икенчесе турукны (мине) сайлады Кем белә, урта гасырдан калган әллә нинди газаплау чаралары белән бездән мәгълүмат кысып чыгарга җыендылар ахры болар. Бигрәк тә фон Вернерга теш кайраганы үз-үзенә урын таба атмый Варшава тирәсендә Ш1маннарнын җирле халыкка җәбер-золым күрсәткәнен, гаиләсенен бу золымнан көч-хәл белән генә качып котыла алганын иптәшләренә кабат-кабат аңлатканда фон Вернерга нәфрәтләнеп карап-карап ала иде
Башлык, көч кулланудан файда юклыгына тәмам инангач, бу юлы ялварырга кереште Полковникның урынын әйтүебезне үтенеп сорый башлады Баштарак профессор Караны юмалап карады “Әфәндем, сез сөйләрсез Мажарлар әйбәт халык. Мине ялыктырмагыз, полковникның урынын әйтеп бирегез. Сезне бу шакшы кетәклектән коткарып, авылнын ин яхшы йортында кунак итим, аннары беренче поезд белән Иркутскига җибәрермен " Профессор Кара кыска жавабын бирде: “Әго невозможно" Түрә, профессордан өмет өзгәч, мина борылды, кулын җилкәмә салып: “Син әйтеп бир Төрекләр безнен күршебез. Икебсч дә Азия милләте. Сугыш барыбер бетә ул. күршелек, дуслык гомергә ката", дип. күңелемне яуларга тырышты. Мин дә профессор әйткән сүзләрне кабатладым “Зһо невозможно". Йөзе бүртенә башлаган түрә фон Вернерга да сүз кушты, ләкин ул да идәнгә карап “юк дигән мәгънәдә башын селкеде
—Сез мона бик нык үкенерсез! Себер бу. андый-мондый гына урын түгел' Монда кешене үргән камчы белән суктыралар, ач тоталар! Тиз сөйләгез, үзегезгә жинеллек ясагыз!
Арабызда рус телен ин әйбәт белүче профессор Кара өчебез өчен дә жавап бирде “Без әсир офицерлар, сездән качып китү безнен вазифабыз. Безне тотып, сез үэегезнен вазифаны жиренә җиткердегез Сез сораган сорауга жавап бирә алмыйбыз, мона хакыбыз бар Безне теләсә нишләтегез, сонгы сүзебез шушы"
Түрә, башка чарасы булмаганын күргәч, безне яңадан кетәклеккә ягттырды
Бу шакшы урында ябылып тотылуга күнелебез риза булмаса да. полковник Краличскләргә ничек тә зыян китермәү безнең өчен үз рәхәтебездән күпкә мөһимрәк иде Руслар безне бергә качканнар дип уйлыйлар Бу турыда “әйе" яки “юк" дип җавап бирсәк, качкан иптәшләрнең эзләренә төшәрлек җеп очын русларның кулына тоттырып куйган булыр идек. Без тотылдык, ичмасам тегеләр тотылмасын өчен иза чигәргә дә риза идек.
Узган ике төн йокламаган идем Иптәшләр дә йокысыздыктан алҗыганнар Өстенә катлам-катлам булып кер куныгы утырган сәкенең бер ягына пальтомны жәсп сузылдым Иптәшләр дә минем кебек урнашты. Тышкы бүлмәдә гардиан мичкә утынны өстәп кенә юра Дөнья башланып киткәннән биртс балта кермәгән урманнар—Ссбернен табигый хәзинәсе. Себсрдә яшәүчеләр бәхетле, гардиан рәхәтләнеп утыннарны мичкә * 1
1 Копсйка Тогач кайбер ругча сүзләрне төрекчәгә тәрҗемә итмичә, игендә ничек калган булса шулай яза
1 Всигер (мажар)
11. .КУ.» и
162
X ис.
ЕДДНН
тутырсын әйдә, урман кисү кайгысы да юк, тамак туйдыру хисабына гына эшләүче арзан кытай эшчеләре һә дигәнче кисеп куя. тагын ни кирәк?
Дөрләп янган мич безне бик һәйбәтләп җылыта җылытуын, ләкин безнен белән беррәггән төрле хәшәрәтләргә дә рәхәтләнеп чабышып йөрерлек җылы бирә. Такта стенаның ярыкларыннан башта берән-сәрән генә, аннары төркемләп, ахырда көтү- көтү булып чыккан меңләгән кандала, тагын әллә нинди гомердә күрмәгән бөжәк төрләре өстебезне сырып алды. Секунд эчендә кулларым, битем, муеным бөҗәк тешләгәннән шешеп чыкты. Нихәтле генә тыгызлап төренсәң дә. әллә каян тәнгә үтеп кереп теңкәгә тияләр. Без дә каршы атакага күчтек. Ду килеп бөжәк кырабыз, сызылган урыннарында кан таплары кала. Кем белә, бу керле такталар ничәнче тапкыр бу шакшы каннарга буялгандыр. Түзә алмаслык җирәнгеч искә лампаның корым исе дә кушылып китеп, косасыны китерә, ләкин чарасыз рәвештә боларга да күнегергә мәҗбүр идек
Бөжәк көтүләре белән сугышкан арада иҗтимагый мәсьәләләр турында әнгәмә корып җибәрдек Уртак телебез алман теле. Мәдәнияттә алга киткән азман милләтенең теле монда да алга чыкты... Әңгәмәбез Төркия турында. Төркияне шактый әйбәт белүче профессор Кара безнен артка калганлыкның сәбәбен дини фанатиклыкта күрә икән Аурупадагы кебек Төркиядә дә дин өлкәсендә реформа ясарга, җәмгыять тормышын дин кысаларыннан ычкындырып, замана ихтыяҗына күрә милли тәрбия оештырырга кирәк, ди Фон Вернер дәшми, минем җавабымны көтә. Бу сүзләргә болай дип җавап бирдем: “Ислам дине дөньяви белемне кире какмый. Алга китүне, позитив фәннәрне хуплый. “Белемне Кытайда булса да өйрәнегез” дигән әйтем бар Төркия инде йөз ел буенча бу юлдан бара Аурупадагы тәрәккыйгә җитешергә тырыша. Фәкать бу юлында олы киртәләр тора. Ин башта Русия, аннан сон төрле тышкы көчләр. Торкия бераз кыймылдый башладымы, Русия, Англия һәм Франция алдына төшә Моңа карамастан милләтче фикерләр, Көнбатыш культурасына нигезләнгән позитив фәннәр иске дини системаны кирегә таба этә бара. Лагерьдагы ике әфган1—хорафатларга инанган кешеләр Ислам бу юл белән барса, дөнья шартларына һәм алга киткән милләтләргә каршы тора алмас. Мескеннәрчә баш ию психологиясе урынына позитив белемгә нигезләнгән, тырышып эшләүне максат итеп куйган ихтыяр көчен тәрбияләргә кирәк, һәрбер төрек офицеры һәм зыялы милләтчесе шулай дип уйлый. Үзләрен мәдәни дип атаучы бер ише милләтләр алдыбызга киртә генә кормасын...”
Шул рәвештә җавап биреп, Франц Караның фикеренә кушылуымны күрсәттем Фон Вернер кызыксынып тыңлый, сөйләгәннәрем ана Торкиянен ул белмәгән чынбарлыгын ачып күрсәткәне сизелеп тора иде. Әңгәмә барышында бездәге хатын- кызларнын хәл-әхвәлендә соңгы елларда барлыкка килгән мәдәни үзгәрешләрне дә сөйләп уздым, милли үзаңы үскән, культуралы хатын-кызларыбызнын модерн тормыш кору юлында ирешкән уңышларына үрнәкләр бирдем.
“Әйе. күп кенә өлкәдә без артка калган милләт. Фәкать бай тарихыбыздан куәт алган көчле рухыбыз һәм милли горурлыгыбыз бар. Безгә киртә кормасапар. без бу артка калганлыкны җиңеп чыгарбыз"
Әңгәмәбез белән бергә хәшәрәтләр белән сугыш та очланды. Өч гайрәтле офицер, ягъни без, бөҗәкләрне кырып салдык.
Иптәшләрем мин аңлаткан әйберләрдән бик канәгать калдылар. Төркия алар өчен балачакта укыган “Мен дә бер кичә” әкиятендәге кебек серле ил түгел иде инде хәзер. Мажар дустымның минем өчен сөенече эченә сыймый иде Фон Вернер исә төрек офицерларының үзе кебек укымышлы һәм культуралы булганына һаман ышанып җитә алмый Минем кайда белем алганымны һәм минем кебек уйлый торган төрек офицерларының күпме, азмы булуын сорады. Мин авыз ачып өлгергәнче профессор Кара Вернерга жавап бирде, чыннан да. төрек офицерларының бик белемле, иҗтимагый дәрәжазәре бик югары булганын, лагерьда танышкан башка төрекләрнең дә анда бик әйбәт тәэсир калдырганын сөйләп китте.
Сүз сугышка күчте. Фон Вернер кинаяле сорау бирде. Бу сораунын мин танышкан бөтен алман һәм австрияле офицерларның зиһенендә урнашканлыгын белә илем инде.
' Тогачлар качып киткән лагерьда тоткыннар арасында ике әфган кешесе дә була Кои-тон дога кылучы, һәрнәрсәне Ходай тәкъдирендә күреп тормышта тәмам сүлпәнлеккә сабышкан хәтта туганнарына хат язарга да теләмәгән бу ике үтә тәкъвә мөселман Тогач белән иптәшләренең качу тәкъдимен дә Аллага каршы килү, анын тәкъдиренә баш имәү буларак кабул итеп, кшЛсен рәвештә кире кага
АМ
Имештер, алманнар Әнвәр пашаны һәм Төркияне сугышка көчләп катнаштырганнар Төрек халкы теләсә дә, теләмәсә дә Әнвәр пашанын кулы белән барыбер сугышка этеп кертеләсе иде. Ягъни Әнвәр паша ал ман агенты булып чыга. Минем бу гөманнарга бик эчем поша иде. Мона жавабым болай булды:
“Мина калса, без алманнарнын хәтере калмасын дип яисә аларнын көчләвенә буйсынып түгел, бәлки үз ихтыяҗыбыздан килеп чыккан мәҗбүрият сәбәпле сугышка кердек. Русларның безнен туфраклар турындагы уй-ниятләрен бик белеп торабыз. Бал каннарда һәм Көнчыгыш Анадолуда чыккан сугышлар рус сәясәтенең безгә карата максатларын бик ачык күрсәтеп тора. Сәяси тарихыбыз мондый максатлардан килеп чыккан сугышлар белән тулган. Бездә бата-чагасына хәтле москофларга (русларга) тирән нәфрәт һәм үчлелек белән карый. Без бу сугышны форсат дип белдек. Рус баласын юкка чыгарыр өчен Алман-Австрия иттифагына үз теләгебез белән кушылдык. Алманнар Әнвәр пашаны котырттылар дигән сүз—чеп-чи ялган. Бу сугышка катнашу— безнен милли һәм хәяти мәнфәгатебездән килеп чыккан зарурлык"
Профессор Кара бу сүзләремне бик ошатты. Мин сөйләшкәндә “дөрес, бик дөрес" дип гел җөпләп торды. Фон Вернер исә өр-яна нәрсә өйрәнгәндәй бөтен игътибарын биреп тыңлады.
Без шулай дөньябызны онытып утырганда кинәт ишектәге йозак зыңгылдый башлады Ишек ачылып китте, кара бүректән, кара киемнәрдән озын буйлы ябык кына берәү йөткерә-йөткерә эчкә узды. Ишек ябылды. Кергән адәм янәшәмә утырды. Утыз яшьләрендә булыр, йөзе чытык, кәефсез Гөржү (грузин) икән Жиде ел Себер төрмәләрендә ятканнан соң иреккә чыгарганнар, ләкин тагын биш ел буе Иркутск вилаяте чикләре эчендә яшәргә тиеш икән. Бүген бу авылга бер танышын күрергә килгән булган. Паспорты булмагач, монын безнен белән бергә качкан кеше булуыннан шикләнеп, монда китереп япканнар Бичара боларны аңлатканда һәр сүздә хәле китеп буылып- буылып йөткерде, какырыклары идәнгә, диварларга, ишеккә чәчрәде Аннары ютәле беравык туктап торды, еш-еш сулыш алган гөржү хәлсез башын күкрәгенә салындырды Русларны сүгүдән туктамый, жиде ел буе менә шундый шакшы зинданнарда ятудан, күмер кебек “чорнохлеп” ашаудан юлбарыстай гәүдәсе эчтән черегән, менә хәзер үпкәсен дә чир кимерә башлаган икән. Ходайдан ахылдап гаделлек сорый иде.
Гөржү рус дәүләтенең һәм Себернен гомуми манзарасын чагылдыручы кечкенә генә кыйпылчык иде.. Без үзебез бичараны жатләсәк тә, шул ук вакытта бу тар бүлмәдә һәр якка чәчрәп торган какырыклардан пошаманга төштек. Ләкин ни хат итәсен? Түзүдән башка чара юк...
Бераз вакыт узгач, ишек тагын ачылып китте Болай да шыгрым тулы кетәклеккә тагын бер кунак килеп керде Күрәсен, башлык авылдагы бөтен өйләрне тикшереп, паспорты булмаган шикле кешеләрне тотып монда жибәрә иде Яна китүчеләрнең зиндан тормышына ияләшкән икәнлекләре күренеп тора, шундук үзләренә урын хәстәрләп сузылып яттылар. Мин иптәшләргә таба тыгызланып утырдым
Төн уртасы җитте. Бераз йоклап алу исәбе белән өчебез дә сәкегә сузылдык, профессор Кара белән фон Вернер бераздан йокыга талды Кандалалар һәм гөржүнен туктаусыз йөткерүе мина йокы бирми. Бичара гөржү еш-еш торып утыра, кесәсеннән туфракка охшаш нидер чыгарып шуны кәгазь кисегенә төрә, моны лампага тотып төтәтеп җибәрә иде Бу сыйфатсыз тәмәкегә махорка диләр Исенә чыдарлык түгел Мин берничә тапкыр укшыгандай булдым Бер-бер артлы берничә махорка тартканнан сон сәкедән төшеп, гөржү иптәш сасы исте мичкәнен капкачын күгәреп шунын эченә шырылдатыл сиде. Мичкәнен ни эшкә яраганын шул вакыт кына акладым
Вакыт авыр гына алга таба бара Кайвакыт йокыга киткәндәй дә булам, үтергеч кычытуга да ияләшеп киләм инде Ләкин колагымның төбендә генә гөржүнен үпкәләреннән гөрселдәп чыккан кискен ютәл тавышы онытылып китәргә ирек бирми Беркайчан да бетмәс кебек тоелган бу озын төннен сонгы сәгатьләрен ярым саташып уздырдым
Иргә булды. Озак кына ялварганнан сон гардиан безгә юыныр өчен тышка чыгарга рөхсәт бирде Кар бөртекләре очып торган кискен суык һаваны үпкатәремә суырып алдым Кичә ашаган ипи белән сырнын калганын кәгазьгә төреп ку йган идем Кәгазьне ачып җибәргәч, бер көтү хәшәрәт төрде якка таралып кача башлады Баксаң, "росс" дип аталган озын мыеклы бөжәктәр көтүе төне буе безнен ризыгыбыз өстендә мажлес корган икән...
11*
(Тогачны иптәшләре белән бергә якындагы шәһәрнен төрмәсенә озаталар.)
Озын колгалардан оештырып ясалган ике канатлы капканы ике жандарм инбашлары белән этеп ачты. Гажәп зур канатлар шыгырдап ике якка ауды. Эчкә кердек. Ишегалдыннан бераз баргач, бүрәнәләре каралган бер иске өйгә кердек. Коридордан узып, диварлары тапланып беткән бер бүлмәгә барып кердек. Бүлмәнең бер ягында иске өстәл, почмакта иске аяк киемнәре, бирерәк иске-москы төрле әйберләр өелеп тора. Хезмәткәрләр бүлмәсе мондый хәлдә булгач, бу төрмәнең башка җирләре ниндидер рәвештә икән дип уйлап куйдым. Ай-Һай. дуңгыз абзарыннан әдләни аермасы булмаган мондый бүлмәдә утыручы чиновниклар, мондый төрмәнең гардианнары тоткыннарга кешечә мөгамәлә күрсәтерлек бәндәләр түгелдер инде...
Бүлмәгә өс-башы керле, ургача буйлы жандарм килеп керде. Безне алып килгән жандармнар белән сөйләшеп алгач, безгә баштанаяк сөзеп карады да өстәл артына утырды. Тәрәзә төбеннән таушалган бер дәфтәр алып, ана исемнәребезне теркәде. Стенага ак буяу белән сызылган сызыклар янында баш киемсез басып тордык. Шул рәвешле буебызның үлчәве алынды. Төс-кыяфәтебез турыңдагы мәгълүмат та дәфтәргә теркәлде. Жандармнарның кесәсенә күчәрлек кыйммәтле әйберебез юк иде. Я надан коридорга чыктык. Коридор буенча калай белән тышланган биш-алты ишек тезелеп киткән. Һәр ишектә ат башы хәтле йозак һәм күзәтү тәрәзәчеге. Ишекләрнең иң аргысыннан килгән ихахайлап көлү, пыр тузып талашу, бала елаган тавышлар бөтен башка шау-шуларны күмеп тора. Анда хатын-кызлар камерасы урнашкан иде.
Гардиан бер ишекне ачып җибәрде. Камеранын шыплап тулганлыгын күргәч, керергә базмыйча төртелеп калдык. Гардиан безне этеп-төртеп эчкә тыгып куйды да ишекне бикләде. Ике кечкенә тәрәзәдән яктылык алган бу бүлмәдә унике кешелек ятак урыны бар иде. Бер почмакта череп-каралып беткән бәдрәф мичкәсе, икенче якта кирпеч мич тора. Бәдрәф мичкәсеннән саркып торган сидек такта идәнне буйдан-буйга чылаткан, кайбер урыннар чери башлаган... Камерада без өч кешедән башка тагын уналты кеше бар. Тоткыннарның дәрәҗәлерәкләре сәкеләргә урнашкан, калганнары черек сасы идәнгә утырган. Без ишектән алга таба узмыйча шунда аягүрә басып калдык. Утырырлык урын карасам да таба алмадым. Дүрт-биш көнлек йокысызлыктан, арудан бик йончыган идем Шунда берәрсе торып миңа ял итәргә урынын бирсә бик әйбәт буласы иле дә бит Ичмасам шул идән бераз чистарак булып менә шунда гына ишелеп бераз йоклап алсан иде Үзем шуларны уйлыйм, үзем тоткыннарны күзлим. Сәкенең өстендә берничә сакаллы авыл агае икмәк чәйни, почмакта чал чәчле карт тирән уйларга талган Шаровар белән күлмәк кигән берничә кытай түшләрен, култык асларын кашый-кашый идәндә әкрен тавыш белән сөйләшеп утыра. Арырак берничә кеше бет чүпли...
Шул вакыт ишек ачылып китте, бер жандарм тоткыннар заказ биреп алдырган ризыкларны китерде. Безгә дә тугызар капик акча бирделәр, шуның белән бераз икмәк белән сыр китерттек. Сәкенен бер почмагына утырып тамак ялгап алдык. Бераздан коридорга унбиш минутлык йөрешкә чыгардылар. Коридор тәрәзәсез булганга күрә, һавасынын камералардагы һавалан әдләни аермасы юк иде. Коридорда йөргәндә бер әрмән егете белән таныштык. Бик бай кеше икән, гардианнарга акча биреп теләгән вакытында коридорга чыгып йөри, хезмәткәрләрнең бүлмәсенә кереп утыра, тыштан теләгән ризыгын алдыра. Профессор Кара бу әрмән белән дуслашып китте. Әрмәннең әйтүенчә, иртәгә мондагы тоткыннарны Иркутскига жибәрәселәр икән, ул үзе Иркутскида иреккә чыгасы ди. Франц Карага качып китәргә булышырга вәгъдә иткән, Иркугскида кайбер танышларының адресларын да язып биргән. Безнең өчен вакытлы документлар ясатырга да мөмкинчелеге бар имеш. Бу документлар белән без Себернен тышындагы башка вилаятьләргә дә китә алыр идек Аннары ялган паспортлар ясатып Рәсәйдән чыгу мөмкинлеге дә булыр иде. Бу хыяллар күңелебезне күгәреп җибәрде. Ләкин русчаны бик әйбәтләп өйрәнмичә булмас. Иркутскида русча сөйләм телебезне камилләштерергә дип күңелгә беркеттек.
Кич җитте, калдык-постык азыклар белән тамак ялгап алдык. Сәкедәгеләр барысы да сузылып ятты. Идәннең корырак урынында утырышканнар арасында кьггайлар, бер яһүди һәм бер дезертир чуаш бар иде. Без өчәү һаман аякта торабыз...
Сәкедәгеләр гырлап йоклый Фон Вернер белән Франц Кара баскан урыннарында чүгәләделәр. Минем түзәр чамам калмады, сәкегә менеп, стена кырыенда йоклаучы бер авыл агаенын өстенә сузылып яттым. Бу төнне дә йокысыз уздырырга хәлем
калмаган иде. Агай мыгырданып минем астымнан янгарак шуыипы Мин тушем белән стенага терәлеп, ачылган урынга кысылдым Шундук йоклап та киткәнмен Бераздан тирләп-пешеп уянсам, барча төшемне бөжәк сырып алган. Торып бераз кагынгач, икенче ягыма борылып яттым. Шул ятудан иртәнгә хәтле йокладым
Иртәгесе көнне төнгә каршы тоткыннарны Иркугскига дип юлга атып чыктылар Ертык юрганын, ямьшәйгән чәйнеген, сәләмә киемен төйнәп кулына тоткан яки сыртына күгәргән мескен рәвешле төркем булып төрмәдән чыктык. Безне биш-алты чанага утыртып сак астында станциягә алып килделәр. Суыктан керле юрганына яки ертык паласына төренгән яисә безнен кебек юка киемнәре эчендә куырылып бөрешкән бу тоткыннар Себернен гадәти манзарасын тәшкил итүче күренеш иле Чатнап торган суыкта төнге күктән зәгыйфь нурларын җибәреп калтырап торган йолдызлар гына шаһит булды бу манзарага
Ярты сәгатьтән сон поезд килде. Исемнәребезне укып вагоннарга берәм-берәм керпеләр. Эчтә 18-19 яшьләрендәге жандарм егетләр тоткыннарның кергән берсен тупас рәвештә бөтереп алып, киемнәрендә, кесәләреңдә эхтәнделәр.иөэекме. берничә тиен акчамы яисә буш бумажникмы. ни тапсалар шуны йолкып алдылар. Бездә таларлык әйбер калмаган иде. Шулай да соңыннан кесәләремне барлап, төрмәдә ризык акчасы итеп бирелгән тугыз капиктан җилләр искәнен күрдем Вагонда һәрбер тоткын үзенә махсус урынга утыртылды. Жандарм кыяфәтле бу әдәпсез малай-шалай төркеме теләсә нинди сәбәп табып тоткыннарны янаклап кына тора. Бу хәлне күреп нервыларым сон чиккә кадәр киерелде, шундый түбәнсетүләргә дучар булмас өчен үле кеше кебек кыймылдамыйча тып-тын утырдым.
Иртәгесе көнне кичкә таба Иркугскига барып ирештек. Качкан урыныбызга яисә һич булмаса хәрбиләр төрмәсенә илтеп куярлар дип көтеп торганда, безне һаман шул гомуми төркем эченнән аермыйча алып киттеләр. Вагоннардан төшкән 400 чамасы тоткынны дүрт колоннага бүлделәр. Тоткыннарнын күбесе хаста, йөзләре саргаеп беткән, күз төпләре күм-күк. Аякларындагы кандалларны сөйрәрлек хәле калмаган зәгыйфьләрне, хатын-кызларны чаналарга утырттылар. Кыяфәте ыспай гына бер хатыннын үэсн утыртсалар да, 9-10 яшьләрендәге малаена, урын калмады дип. рөхсәт бирмәделәр Укучы формасы кигән малайны әнисеннән аерып алдылар, аналы-уллы зинһарлап ялварсалар да колак салучы булмады. Ин ахырда әнисе чанадан төште, жандармнар икесен дә этеп- төртеп жәяүлеләр колоннасына, ир-атлар арасына кертеп җибәрделәр
Без һаман безне аерып алып хәрбиләр төрмәсенә җибәрерләр дип өмет итеп тора идек. Әсир офицер икәнлегебезне, аерым мөгамәлә күрергә тиешлегебезне ашатырга тырышып карасак та. файдасы булмады Калын мыеклы сержант төкерекләрен чәчеп сүгенә-сүгенә безне тоткыннар рәтенә этеп керпе Теге яшь жандармнар кылычларын суырып чыгарып колоннанын як-ягына бастылар Каты тавыш белән кузгалырга әмер бирелде Без дә рус тол кыннары белән бергә гади җинаятьчеләр тотыла торган гомуми төрмәгә таба юл тоттык.
Ярты сәгатьтән сон зур капкасынын өстендә "Иркутская тюрьма" дип язылган бинаның алдыннан әйләнеп узып, яндагы ишеге төбенә килеп бастык Тоткыннар коридорда кабул итеп торучы чиновникларның каршысыннан узып бер бүлмәгә керә башлады Фон Вернернын чираты җитте Фон Вернер баш киемен салмыйча гына узып барганда үзе тәбәнәк, үзе килбәтсез, кара туткыл йоэле бер чиновник кинәт кызыл китеп фон Вернерга бәйләнә башлады Фон Вернер үзенен әсир алман офицеры икәнен, баш киемен салмаска хакы барлыгын әйткәч, аракы исе аггкып торган бу сәрхүш чиновник аты-юлы белән сүгенеп үз буе хәтле кылычына ябышты Тирә якташлар кулларыннан эләктереп аны тынычландырырга кереште Фон Вернер ничарадан бичара баш киемен салып узып китү ягын карады Тоткыннарны кабул ггтү тәмамлангач, аларны исем белән чакырып чыгарып камераларга урнаштыра башладылар Чиратыбыз килеп җиткәч, бүлмәдән чыгып күрсәткән урынга бастык Башкаларны тикшереп тормасалар да безне анадан тума чишендереп эзләнделәр Фон Вернернын монарчы яшереп килгән агтын сәгатен алдылар Өч гардиан безне аерым аерым юнәлештә алып кггггс Мине тар коридордагы бер тимер ишек алдына килерлеләр Гардиан ишекне ачты, мин кергәч якадан биклән кушы
Алдымда озынча бүлмә Түшәмгә эленгән өч лампа бүлмәнен эчен коч хәл белән ген» шәйләрлек тонык яктылык бирә Икс стена буенча сәкеләр тезелеп кнгкән. сәкеләрдә кешеләр ята. сәкеләр генә түгел, бөтен идән дә кеше гәүдәләре белән тулган.
үзе тып-тын. төрле рәвешләрдә ятып, утырып, һәм басып боручы кешеләрнең күренеше зиратны хәтерләтә. Әйтерсең, болар кеше түгел, янтайган яисә ауган кабер ташлары. Бары тик йөткергән тавышлар һәм кандал зыңгылдавы гына бу зиратның тынлыгын боза иде.
Мин һаман ишек янында басып торам. Барыр урын юк, ишек янындагылар бу чакырылмаган кунакка битараф күз карашы гына ташладылар. Янәшәмдә 7-8 бәдрәф мичкәсе. Болардан килгән җирәнгеч ис тәбәнәк түшәм астында тирбәлеп торган авыз исе һәм махорка төтененә кушылып китә, тоткынныранын эчкә иңгән зәгыйфь күкрәкләрендәге черек үпкәләренә тула иде. Шундук күңелем болгана башлады. Моңа хәтле күргән гомуми төрмәләрнең атасы иде бу. Ләкин ни хәл итәсең, сабыр итүдән башка чара юк.
Бүлмәнең теге очында стенага терәтелгән өстәл тора. Өсте чәйнек, кружка ише савыт-саба белән тулган. Бу өстәлгә таба юнәлдем, ятып торучыларның кулларына, аякларына басмыйм дип, буш урыннарны сайлап сикереп барам. Шулай да кайберәүләрнен әгъзаларына ялгыш басып әче сүгенүләргә коенып алдым. Руслар арасында ин еш колакка чалынган сүгенү рәвеше кешенен анасына тел тидерү.
Өстәлнең бер почмагында үземә кечкенә генә урын бушатып, шунда утырдым. Тоткыннарның кайберсе, өстәлгә сузылып ятарга чамалый дип уйлап, канәгатьсез тавыш белән мөгрәп алды. Берәү яныма килде. Азәри акценты белән төрекчә:
—Сән афисәрсен? (Син офицермы?)—дип эндәште. Сөйләү рәвешеннән әрмән икәнлеген аңлап алдым.
—Әйе,—дип жавап бирдем.
—Сәни харда тутуплар? (Сине кайда тоттылар?)
Жавап бирмичә башымны борсам да янымнан китмәде, өзми дә куймый мине сөйләштерергә тырыша. “Сакчыдан сорадым, син төрек офицеры икәнсең, мин Кавказлы әрмән. Син дә Кавказда булдыңмы?” дип. Тагын ике кеше яныма килеп басты, болар да әрмән икән. Сөйләшеп киттек. Сорауларын җаваплап әсирлегемә инде бер ел тулганын, качып китеп барганда тотылганымны әйттем. Боларга дүренчесе дә килеп кушылды Төрекчә: “Төркиядә әрмәннәрне ник үтерәләр?” дип сорады1 Әрзурум чыгышлы бу әрмәннең соравы сөйләшүебезгә яна юнәлеш бирде. Бу сорауга уйлап жавап бирергә кирәк иде. “Бу ялган сүз, рус газеталары юри шулай яза, шул рәвешле әрмәннәр белән төрекләрне бер-берсенә дошман итеп үзара сугыштыр- макчылар Берәр авыр гаеп эшләгән әрмәннең яки мөселманның үлем җәзасына хөкем ителгән булуы мөмкин. Сугыш чорында бу була торган хәл. Төркиядә җирле әрмән халкы имин яши”,—дидем.
Мин әсир төшкәнчегә хәтле Төркиядәге әрмәннәр чыннан да имин яшәгән иде. Рус газеталарында язылган хәбәрләргә мин үзем дә ышанмый идем.
Әрмәннәр бу сүзләремне ышаныч белән кабул итеп, үзләрен бер сәбәпсезгә кырып яткан русларга ләгънәт укыдылар.
Мин боларга әтиемнең Кавказ чыгышлы икәне, балачагымнан бирле әрмәннәр белән күрше булып, дус яшәгәнебезне сөйләдем. Бик күңелләре булды, дуслашып киттек Бер нәрсә игътибарымны жалеп итте: монда руслар белән кавказчылар арасында дошманлык сизелә иде. Тоткыннар яна кешене аксыл чәчле, аксыл чырайлы яисә кара туткыл йөзле, коңгырт чәчле булуына карап үз итәләр. Мин кара чәчле, кара
1 1915 елда Төркиядә ул вакытта дәүләт хакимиятен кулында тотучы "Иттихат вә тәрәккый" партиясе үзәк комитетының карары буенча (бу эшкә бигрәк тә Әнвәр һәм Тәлгать пашалар активлык күрсәтә) һәм аз санлы бер төркем дәүләт эшлеклесенен күзәтүе астында, руслар белән хезмәттәшлек итәләр дигән сылтау белән. Төркиянен көнчыгыш төбәкләрендә яшәгән әрмәннәрне Сириягә сөрәләр Шул вакытта әрмәннәрнең бер өлеше үтерелә, маллары талана, әрмәннәрнең күпмедер өлеше юлдагы һәм сөрген урынындагы начар шартлар сәбәпле үлә Әрмән сөргенендә бары тик бер төркем дәүләт эшлеклесенен генә катнашы булганы, төрек халкынын тулаем алганда әрмәннәр белән тату яшәгәнлеген ассызыкларга кирәк Әрмән сөргене барышында бу операциягә каршы килгән яки әрмәннәргә ярдәм итәргә тырышкан кайбер төрек чиновниклары эшеннән алына, хәтта актив каршылык күрсәткән берничәсе үтерелә Әрмән сөргене мәсьәләсе бүген дә төрекләр белән әрмәннәр арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелек төенен тәшкил итеп тора Әрмәннәр бу сөргенне “геноцид” дип атап, төрекләргә бик зур үпкә саклыйлар Төрекләр исә бу турыда бүген икелөнүчән позициядә торалар Бер өлеше әрмәннәргә карата начарлык эшләнгәнен кабул итсә дә. күпчелек бу сөргеннең ул вакыттагы сугыш шартларында кирәкле гамәл булганын, әрмәннәрнең русларга зур ярдәмнәр күрсәтеп Төркия дәүләтенең бу гамәленә үзләренең сәбәпче булганын сөйләп, төрек ягын хаклы күрсәтә.
күзле булгач, әрмәннәр кавказлы дип мине үз кеше итеп күрә башладылар. Үзләре лә кара туткыл,
кара чәчле иде
Бераздан әрмәннәр уз урыннарына киттеләр. Күнелсез уйларга чумып утырам Күпмедер
вакыт узгач, әрмәннәрнен берсе я надан яныма килеп, монда бер кавказлы мөселман барлыгын
әйтте. Күрештерергә сорадым Озын буйлы, озын кара сакаллы, өстендә төрмәдә бирелә торган
күлмәк-ыштаннан башка киеме булмаган берәү яныма килде. Ап-ак ябык йөзендә казналыклары
беленеп торган бу кеше тонык тавыш белән: А башыма дөнүм, ханжарысан. яхшысанмы9—диде
Минем төрек офицеры икәнемне белеп алган бу азәри шулай ихлас һәм гади эндәшеп хәлемне
белеште.
—Яхшыям. сән ханжарсан...
Бичара башын иеп:
—Нә дийим,—диде дә тынып калды.
Төрмәгә кайчан һәм ни сәбәптән эләккәнен сорадым.
1905 нче елда руслар мөселманнарны әрмәннәр белән сугыштырган вакылта бер түрә
үтерелгән. Шул мәсьәләдән бу да кулга алынган. Себертә хәтле сөргәннәр Шуннан бирле жанын
асрап килә алган булса да инде тәмам бетәшкән, чыдамы калмаган Жәзасы тәмамланган инде,
ләкин карантин булганга гына тоталар. 20 көннән сон чыгарга тиеш, имеш Ләкин үзе бөтенләй
өметен өзгән, чыгасына ышанмый икән Кавказлы бола рны өзек-өзек. туктый-туктый көч-хал
белән аңлатты. Бичаранын хале чыннан да шәптән түгел иде. Яхшы теләкләр теләп, үз урынына
кайтып ятарга, ял итәргә куштым. Моңайган кыяфәт белән китеп барды
Аннан сон яныма бер татар килде Бик елгыр, тере, шат күңелле кеше иде бу Бик сусаган
идем, татар мина чәйнекләрдән сөзеп алып бераз су китерде Бу су сусынымны басарга җитмәде,
киресенчә, эчкән саен эчәсем генә килә иде. Татар мина су җиткерә алмыйча аптырашка төште.
“Син ачыккансың, шуңа күрә эчәсен килә, сина бераз чорнахилеп1 бирим", дип. керле чүпрәккә
төрелгән кечкенә генә икмәк кисәге алып килде Чып-чын төрмә икмәге иде бу Моңа хәтле ашаган
чорнахилепләрнен берсенә лә охшамаган, әйтерсен күмер белән басканнар Кабыгы әче. пешеп
җитмәгән ябышкак йомшагына салам кисәкләре белән төрле чүп-чар да катнашкан Бу ипи
бармакларыма һәм тешләремә сыланды.
Татар Фәтхулла да янымнан китеп барды Өстәлнен почмагына кагып куелган кебек утырып
торам һаман Ачлыкны, арыганлыкны сизмим дә. нервыларымлагы киеренкелек белән аякта
торам Әмма башым үтереп сызлый, аны кая да булса терисем килә
«Әрмәннәрнен берсе тагын яныма килде. “Безнең янга кил. сина урын аерырбыз",— диде
Шулхәгле сузылып ятасым килә иде ки. шундук ризалашып артыннан ияреп килтем Мина икмәк
кисәге бирделәр, ашый алмадым Әрмәннәрнен өчесе дә тезләрен иякләренә тартып янга борылып
яткач, аякларынын очларында мина буш урын ачылды Мин шунда утырып башымны берсенең
ботына салдым Шул халдә бераз йокымсырап киткәнмен Ләкин бодай аларга да. мина д а уңайсыз
иде Яналан тураеп утырдым Тирә-ягыма күз аттым. Бүлмәнсн бер почмагында өч-дүрт кеше кәрт
суга, берсе яктылык төшсен дип түшәмгә эленгән лампаны аларга төзәп тотып тора Көртләрне
Инҗилдән ертып алган кәгазь кисәкләреннән ясыйлар икән Калынрак булсын очен бу
кәгазьләрне ипи йомшагы белән икешәр-өчәр кат ябыштыралар Көртчеләрнең берсе яныма
кнлде. кыяфәте шактый ыспай, үз-үэен тотышы әдәпле Минем төрек офицеры икәнемне ишетеп
калган. Ятып торыр өчен үз урынын тәкъдим итте, хуҗасы кәрт уйнаганга күрә урыны алегә буш
юра икән, теләсәм әзрәк ял итәргә мөмкин икәнлеген белдерде Бу тәкъдимне шундук кабул иттем,
әрмәннәргә рәхмәт әйтеп бу кеше күрсәткән урынга киттем Яна урыным нәкъ тәрәзәнең
кырыенда иле Тәрәзәнсн бер почмагында пыяласы кителеп төшкән, аны канларлык берәр нәрсә
таба алмадым Итекләремне баш астына куеп, пальтома төренеп яттым Күпмедер вакытка йокыга
талганмын Өстемдә ниндидер авырлык тоеп уянып киттем Авыр гәүдәле берәү мине кысрыклап
үзенә буш урын ачарга маташа икән Ятакнын хужасы килгәнлеген анлап алып, урынымнан
торып киттем Якадан өстәлгә утырып уйга чумдым Шул халдә тан аттырдым
Барча тоткын бик иргә уянды Иң беренче эш игеп тоткыннар балрәф мичкәләрен чыгарып
гүктсләр. идәнне сөрткаләп. үзенә күрә чистарткан бу лдылар
Чг|М1Ы(1 х.чсЛ
Бераздан ишек я надан ачылып китте, мичкә белән кипегок1 китерделәр. Кайнар су
мичкәдән өстәлдәге эреле-ваклы чәйнекләргә, кружкаларга күчте. Һәркемнең кулында такта
кисәгенә охшаш чәй калыплары пәйда булды. Боларлан бер кисәк сындырып суга салгач, чәй
була. Шикәр юк. халык кичәгедән калган ипи кисәкләре белән чәй эчте Бу эш тә шулай тәмам
булды.
Ишек я надан ачылып китте, ике кеше күренде Берсе гардиан, икенчесе медицина
хезмәткәре икән. Авыру бармы, дип сорадылар. Янымда татар Фәтхулла утыра иде “Авыруга
салышсам, мине шифаханәгә салырлар микән”,—дип сорадым Фәтхулла көлеп җибәрде. “Синең
йөзендә кан бар әле. чын авыруларны күрерсен хәзер Аларны да шифаханәгә салмыйлар
монда”,—диде.
Баксан. ишек янындагы сәкеләрнең астында бер көтү сырхау ауный икән Боларда тиф,
дизентерия, туберкулез—жаның ни тели, һәртөрле чир бар икән. Ташландык хәлдә үлем көтеп
ята бичаралар. Килүчеләр сәке астында ике жансыз гәүдә табып алдылар. Үлеләрне
чыгардылар, сәке астыннан сөйрәлеп чыгып фельдшерга ялварган авыруларга әйләнеп
караучы булмады.
Аякта басып торса да үзен авыру дип әйткән берничә кешенең исемен дәфтәргә язып
алдылар. Болары, күрәсең, йә акчасы, йә дәрәҗәсе булган мөһим тоткыннардыр. Шул рәвешле
саулык тикшерү эше тәмамланды.
Күпмедер вакьгг узгач, ишек яңадан ачылып китте. Гардиан сыбызгы сызгыртты, шунда
бүлмәнең эчендә әйтерсең давыл купты. Мин әллә җир тетриме дип торам Бүлмәдәге халык
ашыга-ашыга уртада дүрт рәт булып тезелде. Мин сәкедә утырган килеш боларга аптырап
карап торам. Татар йөгереп яныма килде, "Абзый, абзый1 2 3, кил, син дә рәткә бас. юкса
кыйнарлар сине”—дип. мине тартып китереп янына бастырды. Гардиан каты тавыш белән
нәрсәдер боерды. Старши' күренде. Тоткыннар беравыздан “Ходай әфәндебезгә озын гомерләр
бирсен”, кебегрәк бер дога укып, аннары старшины сәламләделәр. Старши саламны алды,
тоткыннарны санап чыкты. Шунын белән проверка тәмамланды.
Төш житәрәк ишек кабат ачылды. Бу юлы тоткыннар коридорга чыгып тезелде, аннан ике
рәт булып төрмәнен ишегалдына чыктык. 15 минутлык напрогулка4 булды. Кырык сантиметр
чамасы калынлыктагы карда көрәп сукмак ясаганнар, шунда бер рәт булып түгәрәк ясап
әйләнеп йөрибез. Биек таш диварларның теге ягын күреп булмый. Бу стеналарны кат-кат итеп
ясаганнар Араларына тимерчыбык сузганнар. Почмакларда сакчы будкалары тора. Бу
Себернен ин зур төрмәләреннән берсе булса кирәк. Без качып киткән хәрби лагерьга бер дә
охшамаган. Монда җир астын казу яисә калын диварларга үрмәләү турында уйлама да.
Түгәрәктә әйләнеп йөргәндә тирә-ягымны шул максат белән генә күзләдем. Кала диварлары
кебек күккә омтылып торган стеналарның теге ягында ниләр барлыгын күреп тә, ишетеп тә
булмый. Төрмә гүя кешелек галәме белән бөтен бәйләнешен өзгән аерым бер дөнья. Монда
галимнәр, идеалистлар, сәясәтчеләр, җинаятьчеләр, садистлар, караклар, кыскасы, югары һәм
түбән катлаудан төрле-төрле кешеләр бар. Гаеплеләре дә, гаепсезләре дә бергә өелгән, патша
диктаторлыгының символы булган бу дәһшәтле стеналарның эчендә, авыру һәм үлем аңкып
торган бу урынла бер үк язмышны уртаклаша Менә без дә исерек чиновникның капризы
аркасында монда килеп эләктек Төрле йогышлы авырулар кайнап торган бу җиргә ябып, безне
күрәләтә хасталык һәм үлем кочагына аттылар. Кем белә, капризларның, явыз ниятнең,
садистлыкның корбаны булган тагын күпме кеше бардыр моңда..
Бер төркем кешеләрнен башкаларның иреген тартып алырга һәм аларны бу хәтле начар
шартларда тотарга ни хаклары бар? Бу тормыш никадәр рәхимсез, никадәр катлаулы... Бу хәлне
ничек җинәргә сон?
Әйе, ничек жинәргә? Ике юл бар. Йә “Язмыш бу, нихәл итәсең” дип, буйсынасын. Йә инде
котылу чарасын эзлисең. Бәлки бу икенче юлнын да ахырыңда үлем бардыр Ләкин бары тик бу
юл гына адәм баласына килешә. Мин дә үземне котылуны эзләү юлында атлап баручы итеп хис
итә идем.
1 Кипяток. кайнаган су
2 Тогач “абзый" сүзен башта анламыйчарак тора, аннары абый д ип әйтә. ахрысы", дип дөрес нәтиҗә ясый
(төрекчәдә дә “абый" сүзе бар. ләкин "аб и" рәвешемдә бераз нечкәртеп әйтелә)
3 Старший.
• "На прогулку" дигән сүздән.
Аякларым кар эчендәге сукмактан атлый, башымда исә бу уйлар йөгерешә иде Төш
вакытында ишек я надан ачылды, икмәк китерделәр. Бу икмәк кичәге кебек күмерле камыр
түгел иде. Чәйнәл йотарлык. Аннары мичкатәр эчендә борш килде. Борщ дип кәбестә
кайнатмасын әйтәләр. Эчендә ит бар иде микән, белмим. Әрмән дустым мина да өлеш алды.
Минем кашыгым булмаганга күрә, аларнын савытыннан үз өлешемне эчтем. Каяндыр табып
мина бер кисәк салкын ит тә бирделәр Төнне йокысыз кичергәнгә күрә үтереп башым сызлый.
Әрмәннәрнең буш сәкесенә ятып Йокладым Кичкә таба татар дустым мине уятты Гардиан мине
шактый көтеп торган, торып коридорга чыктым.Фон Вернер белән Франи Кара да коридорда
басып тора иде Аларны күргәч, бик сөендем Гардиан камерадагы танышлар белән хушлашырга
рөхсәт итмәде Өчебезне дә алдына алып безне тышка алып чыкты. Төрмә ишегалдының
ерактагы почмагында торган бер бинага илтеп куйды.
Яна камерабыз бөтенләй башка төрле иде. Ике як стена буйлап ике сәке ясалган, бүлмәнең
уртасы шактый иркен, кин булып калган. Түшәмгә ике лампа эленгән, бер почмакта мич тора.
Бәдрәф мичкәсе юк. шунадыр. күрәсен. бүлмәнен һавасы саф. Зыялы күренешле унбишләп
тоткын бар. кайберсенең аягына кандал тагылган. Сигез-унлап кеше Ләх иленнән (Польшадан)
тотып китерелгән Алман һәм Австрия ватандашы икән. Болар арасында 16 һәм 18 яшьләрендәге
ике лицей укучысы да бар. Мондагылар акча белән тыштан ризык сатып ала ата икән.
Камерадагылар кайвакыт жыр жырлап хушланалар Руслар бигрәк тә үэләренен мәшһүр
композиторлары Чайковскийнын арияләрен бик матур итеп хор белән көйлиләр Безнен элеккеге
камерада жыр җырлау кая, кычкырып сөйләшергә, бәхәсләшергә дә ярамый, гардианнар шундук
тукмап ташлый иде.
Бу камерага тоткыннарны дынгычлап тутырмаганнар, авыру да юк. Элеккеге урыныбызда
фон Вернер да бер сырхауга арка терәп яткан. Франи Кара да минем кебек үзенә урын таба
алмыйча тегендә-монда күчеп йөргән икән
Алманнар һәм австриялеләр белән шундук танышып, дуслашып киттек. Болар Польшаның
чик буена якын урыннарында яшәгәннәр Руслар ботарлан шикләнеп Себертә сөргән.
Яна урынымда рәхәтләнеп йокладым Икенче көнне тыштан икмәк, сыр. хәлвә, балык
консервысы ише әйберләр алдырып, мул ризыкка тиендек.
Тоткыннарны барлау вакыты килде Старши килеп кергәч, бөтен кеше торып басты, без генә
угырып калдык. Урга яшьләрдә, куе кара мыеклы, могтәбәр кыяфәтле старши безне гомуми
гөрмәгә тыккан сәрхүш кәрлә чиновник кебек кыйнап чыкмады Тыныч һәм салкын гавыш белән
торып рәткә басарга кушты. "Без утырып торсак та саный аласыз бит”,—дип жавал бирдек
Гадәтләнгән тәртиптән тайпылырга исәбе юклыгы күренеп торган старши янә тынычлыгын
җуймыйча гына безне бу сүзләр белән кисәтте: "Сезнен офицер булуыгыз мина мәгълүм, фәкать
бу бүлмәдә бар кеше дә тигез хәлдә. Хәтта генерал Куропагкин (1905 рус -япон сугышында баш
командир булган кеше) да бу камерада тотылган вакытында мондагы тәртипләргә буйсынды
Әгәр сүз тынламасагыз, карцерга җибәрербез Андагы шартлар бик начар, басып яки угырып
торырлык кына урын бар Икмәк белән судан башка ризык та бирмиләр Һәр көн 20 - 60 камчы да
суктыралар"
Тәҗрибәле һәм мөхтәрәм зат булуы күренеп торган сгаршинын безгә батарны яхшы ният
белән аңлатканын төшенеп торып бастык
Берничә көн узды. Безне монда тотарга рус идарәсенең хакы юк иде Безне әсир лагерена яисә
гаскәри хастаханәгә җибәрүләрен үтенеп, укырга газета, китап бирүләрен сорап гариза яздык
Күпмедер вакыттан сон безне офицерлар хастаханәсенә күчерделәр Дүрт тимер карават торган
бер бүлмәгә урнаштырдылар Монда хәлебез әйбәт, кайнар аш. чәй бирәләр Йомышларыбызны
үтәргә бер яшь солдат та куйдылар Качып киткән бүлмәбездә калган китапларны сорап, инадан
гариза яздык
Берничә көннән сон безне моннан да чыгарып, качып киткән урыныбызга кире кайтарып
куйдылар Иске бүлмәбезгә урнаштык Без тишкән урыннарны ямап куйганнар. "