БАКЫР БОЗАУ АРТЫННАН
Авыл аякка басты! Әмма ул ин әүвәле колаклы булды. Сүзнең егәре буш тегермәнне дә онлы итә, диләр, хак икән. Колакка кергән ул сүзләр күпереп китте, йөрәкләргә очкын салды һәм
кайнарланып, кабынып, зур утка әверелде. Авыл йокысыз калды. Бу кадәрле галәмәтнең Сасмакта Париж Коммунасы вакыйгасыннан бирле булганы юк иде.
Сабирнын катыкчы хатыны Шәмсия Казанга киткән, имеш, көянтәсен сындырган да, кайта алмыйча ята икән дип хәбәре килеп ирешкәч, ире, мескенкәй, алагаем гәүдәсен сөйрәп, калага үзе юл алган. Бер көн буена эзләгән хатынын. “Колхоз базарьГнда Арча хатыннары каймак, эремчек, сөт һәм катык сата торган рәтләрне ун әйләнгән. Шәмсиясе менә шушында гына булырга, сынган көянтәсен кочаклап елап утырырга тиеш, имеш. Юк икән шул! Сабирнын уңлы-суллы йөрүләренә гаҗәпләнгән Арча хатыннары: —Каймактан авыз итегез!
—Сөтемне кабып карагыз!
—Эремчектән... Эремчектән!
—Катык... Катык!..—дип кыстыйлар икән моны.
Сабир:
—Куегыз әле каймагыгызны, ташлагыз әле сөтегезне, катык кабар хәлмени! Хатынны менә шушында гына, дигән иделәр. Шәмсиямне эзлим. Көянтәсе сынган. Өченче көн өйгә кайтканы юк,—дигәч, телдән-телгә чыштый-пыштый сүз киткән.
—Көянтәсе Тукай урамында сынды,—ди икән берсе —Булыр сина, Камал театры янында сынды,—ди икенчесе.
—Юк ла инде... Ул яшьли сөйгән егете Вәлиулланы очраткан иде.
Фәрит ЯХИН (1961) —шагыйрь һәм прозаик, «Пәйгамбәребез Мөхәммәт*. «Ак әбиләр догасы*, Ь.б. китаплар авторы Казанда яши
Шундадыр. Аны күргәч, кайсы хатыннын көянтәсе сынмыйча калганы бар?—дип сөйли икән өченчесе. Әмма болары Сабирнын колагына гына ирешми. Ул инде ит рәтенә күчеп, аннан Шәмсиясен эхзәштереп маташа Итчеләрдән бер юан һәм гайрәтле мишәр
—Шәмсиянен Фатих әзмәвер кулында "көянтәсе сынган бел-мисенмени?—диярәк әйтүенә, тәмам барысы бергә бер авыздан хахахайлап алгач кына, беркатлы Сабирнын күнеле жу итеп, оятка калмас өчен бөтенләй икенче кыяфәткә кереп. Шәмсияне белмәгәндәй
—Итне каян аласыз, егетләр? Бу кадәр калжалар каян килә?—дип. юри генә, боларны сөйләштерә башлаган
Юан һәм гайрәтленен авызы ачыла, күзе уйный, теленә сүз килергә өлгерми, бу тагын:
—Нинди ашлык симертә икән боларны?—дип өстәп куя.
Жавап җитешми, ул кабат сорауларын тезә Ниһаять, юаны түзми.
—Кара әле агай, шушы кадәр чокым булдын инде, башымны катырдын Әйтсәм-әйтим... чуашпар үстерә боларны!—дип тезеп китә.
—Нинди чуашлар?—ди Сабир, әлегә уенда уен булган хәлендә —Аксубай чуашлары!
—Алар анда да бармыни?—ди Сабир тагын да. белмәмешкә сабышып Тегесе бер дә уйлап тормаган:
—Урыс белән чуашнын булмаган жире юк инде'—дип жавап биргән Менә шулчак газиз башына акчалы уй кереп. Сабирны харап итте дә инде. Монда нинди максатта йөрүен онытты Мал-туар дигәндә ул. көянтәсе сынган Шәмсиясен эзләү хәвәссннән чыгып, чуашларга кимендә бер-ике бозау, өч-дүрт сарык алырга бару өчен яр буе шофер Хисмәтне котыртырга кереште. Энәсеннән жебенә кадәр планнар да кора башлады Әмма күңелендә туктаусыз туып торган сорауларга да жавап табарга теләп, аларны Хисмәтнен колагына яудырырга тотынды һәм шунда ук җавабын да ала торды:
—Анда бозау кыйммәт бәяме?
—“Агыйделнен аръягында бер энәгә бер сыер!"
—Юлы авырмы?
—“Олы юлдан—пыяла!"—“Иртә чыккан—юлы уктан!"
—Кешеләре нинди?
—“Ашлы-туйлы!"
—Чәй-шикәргә ничек’
—“ Су н ы н—зәһәре, бал н ы н—бәһәре!"
Сабир. канәгатьлек кылып, ишеккә таба юнәлде һәм шул барышы белән авылынача кайтып житге Әзмәвер Фатихны да. чукынчык Вазиу.гзаны да белешеп тормады Агыйделнен аръягы белән чагыштырганда алар беркем дә түгел иде
Өенә кайтып керде. Кызарып пешкән калач кебек, түгәрәкләнеп, тәмам бәхеткә ирешкәнен яшермичә, канәгать төстә аяк бөкләп остаз башында май, каймак, жимеш һәм дә мен төрле татлыдан ризык гезеп чәй зчеп утырган хатыны Шәмсияне күргәч кенә Казанга ни өчен барганлыгын исенә төшерде һәм ана кочакларын жәеп якыная башлады Анын чамасыз күтәрелгән куллары чукмардан да зуррак күренеп, кочагына кергән тегермән ташын он итәр кебек тоелса да. хагыны
— Иркәм, җанашым, бәгърем!—диярәк остаз башыннан төшеп, иренен назына чумды —Кайларда йөрден. жан кисәккәем, шушы кадәр югалып'.’ Бу сорауны һәрхәлдә ул бирергә тиеш түгел иде. И тис генә эреп киткән Сабирнын күзенә шул чагында мич арасына чиләкләре белән бергә куелган көянтә чалынды
—Бәракаллаһ, көянтән сынмаган икән лә! в*
Хатыны жинелчә калтыранып куйды. Коты чыкмакчы идеме? Әмма кочагындагы Шәмсиясенең бу калтырануы Сабирнын нәфсесен генә кузгатканлыктан, тәкатеннән узып, шик-шөбһәгә тарымыйча калды. Бәхетне адәм баласына Аллаһы Тәгалә бер бирсә, чумырып ук тапшыра шул, башаяк чумарлык итеп!
—Янасын алдым!—дип, Шәмсия көянтә мәсьәләсен чишеп салды,—Өч көн эзләп йөрдем. Таптым, чукынганны, урман ягы марилары алып килгән
иде!
Сабирнын да бу сүзләргә канәгате килде:
—Яхшы булган, әлхәмдүлиллаһ!
Хатынын кочагыннан чыгарып, Сабир көянтәгә таба үрелде. Алды. Унлы- суллы әйләндерде дә сөйләнде, әйләндерде дә сөйләнде:
—Нәкъ элеккесе кебеген каян таптын? Буявы да тегеседәй яшел, нәкъ шулай ук кыршылган элмәкләренең кадакларын да минемчә итеп какканнар, шул ук рәвешен китереп кәкрәйтеп тә куйганнар әле! Сөбханаллаһ!—дип тезеп-тезеп китте.
—И хәләлем,—диде Шәмсия.—Кулларын бигрәкләр дә уңган икән. Бөтен дөнья синен өлгегә карап эшли!..
Эһ, Шәмсия! Җитмәсә иренең беләгеннән дә сыпырып куйды, күзен дә кыскандай итте.
Шул хәрәкәтеннән сон көянтә кайгысы онытылды. Дөньялары тәмам түгәрәкләнеп, Сабир да өстәл башына кунаклады. Казаннан алып кайткан мал-туар һәм чуаш мәсьәләсен исенә төшереп, ишеткән: “Агыйделнен аръягында бер энәгә бер сыер!"—өметендә авызын ерып җибәрде. Иренең күзләре уйнап, тамагының кырылуында сәбәп барлыгын сизенеп, Шәмсиясе:
— Ни иде, иркәм-жанашым?—дип, уртага сорау салды.—Май ашадынмы
әллә?
Сабир, үз рәхәтенә чумып дигәндәй, елмайган хәлендә сөенеп утыра бирде. Шәмсиянең көтмәгәндә күнеле кайнарланды, бәгырен шик энәсе тишеп үтте: "Тукта әле, берәр хәлне, аны-моны сөйләмәгәннәрдер бит? Бигрәк елмаеп, әллә кем булып утыра әле бу!”
—Син нәрсә, шул сүзләргә ышандыңмы?—дип, коелып төште Шәмсия.- Әзмәвер Фатихның тоткыны булырга диме инде? Юк сүз ул, ирем-бәгърем. анын, тотса, ташны сыгардай кулларына бүтән бер генә дә килеп кердем юк! Аллаһ сакласын, туйдырып бетерде инде ул. Сина Сабирым, җитәме сон! Йомшак итеп кенә тотасын, ваклап-ваклап кына үтәсен...
Ә Сабир һаман да елмаеп, үз бәхетенә чумып утыра бирде. Күзләренең зәңгәрлегенә кушылып сер тама. Аның саен сөекле Шәмсиясе жиде йозак астына бикләп куйган кынгыр эшләрен уртага чыгара бирә:
—Син Вәлиулланы уйлыйсыңдыр инде? Юне юк анын! Көянтәм сыну хакында базар хатыннарына ул гына сүз тараткан. Беркем дә түгел! Күпме итәгемә уралып йөрде. Билләһи, ана биреләсем юк!.. Ни... бер-ике тапкыр ялгышуыма хәзер дә үкенеп бетә алмыйм. Каймагыма, сөтемә хуҗа булмакчы иде. Натуралата түләтергә теләде. Нишлим сон? Барысын да белеп кайттыңмы'’ Билләһи, моннан ары, тәүбә-тәүбә, Аллаһ сакласын, көянтәмне сындырмам!
Шәмсия сөйләде дә сөйләде. Анын саен ире Сабирнын исе китмәде, уйларының рәхәтлегенә хәйран калып утыра бирде. Инде ул Агыйделне кичеп чыккан, көтүе белән мал-туарга хужа булып алган бай кешедәй хис итте үзен. Хатынының сүзләре бер колагыннан керә торды, хәтер тартмасында тукталыр урын таба алмыйча, арлы-бирле сугылып, икенче колагыннан чыга барды. Әмма уйларыннан вакыт-вакыт айнып та киткәләде, анлый гына алмады: бу нинди бетмәгән көянтә сыну хәсрәте соң әле?
Ул да түгел, Шәмсиясе анын аяк астына егылып елый ук башлады:
— Ирем, бәгърем, ятим итмә?!. Балазар хакына! Авыл хазкы ахдында оят бит' Кая барыйм сон? Фатихка да минем көянтәм сыну гына кирәк. Вәлиулласы да мәлгунь! Мәнге бакый көянтәмне кабат сындырмам!
Ант суларын мен эчеп кенә катмыйча, инде вәгъдә дәрьясына баштүбән чумып тончыгыр хәлгә житкән Шәмсия, тәмам бушангач, һаман кымшанмый үзалдына серле елмаеп утырган иренә күтәрелеп карарга жөрьәт итте. Шунда гына, башка бер хәл булырга кирәк монда диярәк. аяк өетенә басты да. иренә тортеп:
—Син нәрсә, мине мыскыллап көлеп утырган буласын? Әллә Гайнижамалынны очраттыкмы?—дип. тик томатдан җикеренә башлады — Бетмәде инде шул тәкәрлек чебешенә мәхәббәтен'
Уйларыннан аИнып җитә атмаган Сабирнын күнеле. Агыйделнен аръягында әлегә туарга да маташмаган мал-туар көтүен катдырып. үзенен ничә коннәр яме китеп торган, әмма дә инде Шәмсиясе күренүгә ботенәеп өлгергән йортына кайтып төште. Теле кабат ачылды
— Нәрсә этенәсен?
—Этенми сика.— дип тузынды Шәмсиясе —Йоклап утырганынны белгән булсаммы!
Әмма шунда Сабиры ана аягыннан егылырлык сүз әйтте:
—Сер бар. киңәшәсе иде'
Күпме гомерләрен бергә яшәп тә. иреннән мондыйны ишетмәгән Шәмсиягә бу сүзләр алама акылын яктыртып кояш чыгаргандай итте.
2
Сабирнын сере шофер Хисмәтнен дә күнеленә май булып ятты Бу хакта кешегә белдермәскә һәм. эшне озакка сузмыйча. Аксубай-Чистай якларына юлга чыгарга килешенделәр. Юкса, кара көзгә калсалар, ул арада кыш та башланып китсә, сонарырга мөмкин иделәр. Әмма. Шәмсияне искә алмаганда, боларнын икесе генә бүлешкән сернең күмәчен авыл халкы күптән инде уртага куеп, тслем-тслем кисә иде Һәммәсе дә Агыйделнен аръягына бозау, сыер, сарык ише мөгезле һәм мөгезсез мал-туар артыннан юлга чыгарга җыенды.
Хисмәт белән билгеләнгән вакыт иртәнге сәгать биш иде Аннан алдагы кичтә генә билгеле булды: аларга югары оч Мөдәррис иярергә тиеш икән. Хисмәтнен хатыны ягыннан карендәше. ягъни дә кайнеш тиешле кешесе булганлыктан, аны калдырмаячагы аңлашылды Сабир. ризасызлык белдереп, буза куптаргандай кыландырып маташты әле:
—Ни хәл бу? Каян килгән? Кешегә тишмәскә сүз куешкан идек бит!— дип кабарынды-бүртенде
Әмма Хисмәт остәл уртасына бер шешә ак аракы китереп утырткач, артыгын сөйләшеп тормастан баш кына боргалады.
Хисмәтнен белем колакта түгел иде. әмма дә Сабирнын һәр сүзен ана элеп утырды Шул утырудан тагын да шактый җәелеп, икенче ярты чыкты һәм бусы инде икесен дә тәмам харап нтге
Иртәдә алар юлга чыга алмадылар Гаң белән ашкынып килеп җиткән Мөдәррис боларны. хатыннарын да ярдәмгә чакыртып, өйләгә кадәр урыннарыннан кузгата алмады
Мескеннәрнең кичкә генә күзләре ачылды. Бер башланган дип. яна йорт бурасын күгәрергә әзерләп куйган Хисмәтнен әрҗәсе белән аракысына хуҗа булып өлгергәннәр дә яртысына ук җитеп, бушатып га ташлаган булып чыктылар
Юлга кузгалу тагын бер көнгә соңарды.
Урамга чыксалар. Хисмәтнен капка төбендә торган машинасының әрҗәсенә лә. янына да халык тулган. Кайсы утырырга, кайсы инде тәмам
зарыгып, төшәргә дип этешә һәм төртешә иделәр. Сабир белән Хисмәтне күреп атуга, һәммәсе дә тынып катдылар. Арадан беркатлыраклары:
—Китәбез, кузгалабыз, иншаллаһ!—дип куйды.
Бу сәгатьнен җитәчәген иртәнге дүрттән бирле көткән халыкнын бәхете куш киләсе иде. Хисмәт:
—Коелыгыз! Эшкә барып кайтасым бар!—дип һәммәсен өркетте.
Әмма кузгатырга теләүчеләр табылмады. Халыктан жинел генә котылу мөмкин түгел иде.
Сабир:
—Калсыннар!—дип, Хисмәтне читкәрәк алып китте —Болар тангача сакларга әзер.
—Син болай ит,—диде Сабир. киңәшен тотуны әмер итеп.—Машинаңны колхоз гаражына илтеп биклә, төнге каравылчыга, рәис үзе кушты дигән булып, кеше-кара күрмәгәндә аннан аны алып чык. Дүрт куак артына китереп куй. Шуннан гына шылырбыз. Ә халыкка, иртәгә кибет буенда, сәгать алтыдан да сонармый кузгалабыз дип әйт. Бетте-китте!
Хисмәтнең сүзләренә һичкем ышанырга теләмәде. Әмма өенә таба кайтып киткән Сабирны күргәч кенә:
—Бүген бармаулары хак икән!—дип, халык коелыша башлады.
Шулай да тәмам ышанып бетмәүчеләр, монда хәйлә барлыгын сизенүчеләр Хисмәтнең әрҗәсендә колхоз гаражларына кадәр утырып барып, йозак салуына кадәр карап тордылар. Арада әллә каян ишетеп килгән Камай авылы урыслары да бар иде.
—Гомер булмаганны!—дип зарланышты халык.—Мәнге бакый Хисмәт машинасын үз капкалары төбендә кундырды, бүген генә закон үзгәргән икән!..
3
Авыл төне буе йокламады. Йөз дә иллеле лампалар Ленин бабай ягып калдырган электр утын туйганчы яндырды. Машина тавышы ерак юлдан үтеп киткәндә дә тиз генә аркаларына бишмәт эләргә өлгереп йөгереп чыккалаган халыкнын ни күзе, ни зиһене ял күрмәде. Ә төн уртасында, чәй дә эчеп тормастан, Сабир бакча артлап кына Хисмәтләргә килеп керде. Буылып өргән этләр авылны кабат аякта йөртергә өлгергән иделәр.
—Ул кигге инде!—дип, ишек артыннан гына җавап бирде Хисмәтнен хатыны.
Сабирнын борыны сасы тәмәке сөременә күнегеп беткән, башка төрле исләрне танырга теләмәсә дә, җылы астыннан чыккан Хисмәт жанашынын бәгырьгә үтәрлек йомшак тән хушбуен сизенеп, күнеле кытыкланды.
—Әллә ачып тормаска итә инде?—дип мыгырданды ул.
Әмма шунда ук җавабын да алды:
—Ачмыйм шул! Суык керә!.. Сабир иртәрәк килсә. Өч тирәк төбенә барсын дип әйтергә кушты. Соңармаска әйтте. Энем Мөдәррис тә килеп китте инде,—дип Сабирнын күнеленә коткы салды.
—Мин бит аңа Дүрт куак төбенә килергә куштым, нинди Өч тирәк инде ул тагын?!
Әмма Хисмәтнен хатыны сүзендә нык торды:
— Куакмы, тирәкме, агачмы, талмы, юкәме, каенмы, имәнме, тупылмы ...— дия-дия, урман һәм су буйларында очраган һәртөрле үсентеләрне гүяки санап чыгарга итте Ул шулай әйтә калды. Сабир, өенә кайтып, алдан әзерләнгән биштәрен эләктерде дә. йокы аралаш сөйләнеп яткан хатынына колак салды:
—Нәрсә дисен?
Юньле жавап һәм адәм күнеленә ярарлык сүз ишетмәгәч:
—Бусы да ычкынган бугай,—диде дә. Дүрт куак төбе дип йөртелгән урман башы юлына юнәлде Хатыны
—Гайфулла. Вәлиулла, Фатих, Ибрай...—диярәк әллә дога укый, әллә кеше исемнәрен саный-саный саташып сөйләнгән хәлендә йоклап калды.
4
Агыйделнен аръягына җитеп килгәндә тан аткан, кибетләр ачылган. Сабир белән Мөдәррис исә "юл аягы "ннан сон черем итеп алырга өлгергән иделәр. Сасмак халкы исә. мәжнүн булып калулары белән ризалашмыйча, ул көнне тан атканчыдан алып кичкә кадәр колхоз гаражларыннан Хисмәтнен машина белән каИтып килүен һәм. барчасын төяп. Агыйделнен аръягына алып китәсен көттеләр. Әмма Аллаһыдан бу эш насыйп ителә калса, үзләре үк бер әржә халык булачакларын, сатып алган мал-туарга урын да калмаячак икәнлеген башларына кертеп караучылар да бар иде. Шулай да алар кемнен дә бәлки гөшеп калачагына яки Агыйделнен аръягына ирешкәч адашачагына, һич югы бер сарык та алмыйча буш кайтачагына өмет тоттылар. Тиздән һәркайсы бер-берсснә шул күзлек аша карап, үзләрен һичшиксез байлык иясе сыйфатында тоя башлады. Бары тик кичке дүртләр якынлашып килгәндә генә. Хисмәтнен машинасында Сабир белән Мөдәрриснен инде карангы төндә үк олы юл чатына чыгып утырып китүләре тәгаенләнеп, хакыйкать мәгълүм булды. Кибет янында да өченче көн җыелышып көткән халык, берара буза куптарып, ахырда алдануларына тәмам төшенеп, сатлыкка дип тезелгән шешә тулы киштәләрне кайгыдан бушатып бетерә язгач кына таралыштылар. Кайсы берләре
—Аларнын авылга әйләнеп кайтасылары, күрше булып яшиселәре дә бар әле!—дип. янарга теләп әйтсәләр, бүтәннәре, арттырып җибәреп — Кирәкләрен бирербез!—диярәк зәһәрләнеп тә алдылар Болары ук артык иде. Хәер, кем белә, сабантуйлары бар. башкасы Әгәр дә кибет суына тамакны чылатсан, ике дөньяна бер моржаны чыгарып була да була инде ул.
5
Акчаны Хисмәт тә. Мөдәррис тә ике бозау һәм өч сарыклык кына алып килгән булып чыктылар. Әмма дә Сабирнын Шәмсиясе иренен колагына мен тукыды:
—Кара аны. дуңгыз булып йөрмә анда! Акчабыз күп түгел. Бирүче очсызланырга яратмый ул. кемнен алдатасы килсен' Безгә дүрт тана, үгездән дә ярый, алсан, шул җиткән Сарык дип дуңгыз тыкмасыннар!— диде.
Һе. әллә Сабирын юләр дип белде инде, дуңгыз белән сарыкны аермаска!
Бу кадәр малга хужа булу өчен йөрәк тә кирәк, куәт тә сорала иде Үзе бер көтү шул болар
Көзгә кергәч үк итнең килосы йөз утыз сумнан үтеп бара иде Шул хисап белән санаганда да. тояклы мал юньле хужанын кулыннан алгы мен тәңкә чамасыннан китәргә тиеш иде. Ун меңгә менмәгәе'
Сабир бу исәп-хисапны бик тиз ясап өлгерде Әмма: Агыйделнен аръягында бер энәгә бер сыер!”—дигән сүз белән гамәл итеп карарга булды Һәм иптәш агайларына
—Кышлау таналарны да биштән арыга менмибез!—диде. Халык монда күндәм тоела. Бик кичкә калмыйча китеп тә барырбы з!
—Аллаһ боерса, диген!—Мөдәррис суфийана һаваланып алды
—Алла кушса!—дип куйды Сабир да.
Хисмәт Сабир кебек мулдан кылана алмаячагына уфтана иде. Кешегә акча каян киләдер? Әмма гомере буена тәгәрмәчтән төшми эшләгән Хисмәттә ул юк иде. Ә менә көннәр буена корсак киереп өендә яткан Сабирда, әнә. буа буарлык! Юк. дөрес түгел бу дөнья, баштанаяк дөрес төзелмәгән, кирәкле юлдан китмәгән. Бүген генә аны борып җибәреп булмый шул, хәерсез!
Сабир бу вакытта акчаларын кисәкләп-кисәкләл уң-сул һәм ас-өс кесәләренә тутырып куйды.
—Санаганда җинел була ул!—диде.—Буталмыйсың!
Ана карап Мөдәррис тә барлы-юклы акчаларын шулай кыландырды Тик Хисмәтнең генә, ачуы килү аркасындадыр, акчаларын бүлгәләп маташасы килмәде.
‘'Бисмилла” әйтелеп, авылны базар ясарга кузгалдылар. Халык сату итәргә башмак тана, кышлау үгез һәм вак терлекләрен арканлап иярткән, кайсылары куып кына китергән, ә калганнары бөтенләй дә буш булып, тамаша кылу максатында көлешеп сөйләшкән абзыйлар тирәсендә тәмәке төтененә батып тора иделәр. Хатын-кызнын күбесе бары тик сатулашу максатында гына йөргәнлектән, юк эшләрен бар итеп, сүзнен озынына күнелнен ихласын биреп колак куймакта һәм тел тегермәнендә татар ясмыгын тарггырмакта иделәр.
Бу юлысы ишектән Хисмәт беренче булып чыкты. Әмма ана һичбер
кеше:
—Барин, безнен барин!—дип сүз катмады, бүреген салмады, билен бөкмәде. Анын бу юлы өстенә кигән үз бишмәте, яна булса да, май тамып инде төсе бозыла башлаган һәм җәбәхәер кыяфәттә иде. Бары тик Сабирнын бурсык йөзе мал ияртеп килүчеләрне үзенә тартты. Һәммәсе дә диярлек аны уратып алдылар һәм, кулына таба бауларын сузып:
— Минекен ал, менә минеке бик яхшы!.. Нәселе яхшы, симезлеге дә ару гына! Жәй буе иген өстендә булды, инде хәзер уҗымнан кайтып кергәне юк!—дип, терлекләрен мактарга һәм шуның белән үзләрен дә күкләргә чөяргә тотындылар.
Аларнын ихлас булулары Сабирнын күңеленә хуш килде. Үзенен егет чагыннан бирле шушы кадәр дә соклангыч вакыты булмаганлыгын исенә алып өлгерде. Халык арасыннан эчкәрәк узды Үз терлек-туарын мактаучылар Мөдәррискә яна бер дәрт белән ташландылар. Шул ук сүзләрен кабатлый тордылар. Тик Хисмәт кенә һичкемне кызыксындырмый идс. Ул монсу бала кебек читтәрәк басып торды-торды да:
—Бозау алам, сарык алам!—дип халык өстенә оран салды. Бары тик анын янында басып торган, тамашага хәйран бер әби генә:
—Улым, әллә халык санын алалармы? Мине татар дип яздырыгыз әле шуларга!—дип, якын килеп үтенечен белдерде. Әллә саңгырау, әллә аңсызлык иде, Хисмәтнең:
—Бозау алалар!—дигәненә каршы:
—Нәрсә аулыйлар? Боз аулыйлар? Бозаулыйлар?—диде дә, колагына кулын турылап, жавалнын кайтарылуын да көтеп тормыйча, халык арасына кереп китте. Бу вакытта Сабир инде ике бозауны эләктерергә өлгергән, бәясенә хакны билгеләп сатулаша иде:
—Кыйммәт... Бик кыйммәт! Бер бозауга бишне кем сорый инде? Өчтән алам, өчтән!
Сатулашып җиңә аямаганнарны башкалары алыштыра торды. Әмма кулына кергән аркан очларын Сабир җибәрергә теләмәде. Мөдәррис инде сайларга-сайланырга өлгергән, сатучыларны куандырып акча саный иде. Сабирнын да, аны чамалап алуына, сабыры сынды. Сораган хакларын үз нәфсесенә тигезләп, ахыры күнәргә булды.
Ул арада акчасын кесәсеннән чыгарырга өлгергән Хисмәт анын янына
килеп житкән иле һәм бөтен эшен бозып ташлалы. һәммә кеше ана ябырылды Кулындагы акча төргәге аларга бик мулдан күренде- Әмма
—Дүрт мсннән узмыйм!—дип күкрәк сугуы бөтенесен дә өркетте. Сатучы халык кабат Сабирга әйләнеп килеп, аннан мөмкин кадәр күбрәк акча каерырга тырышты
Ходай рәхмәте һәркемгә дә бертигез түгел шул ул, Хисмәтнен куйган бәясенә дә күнүчеләр табылды. Ин күп бозау байлыкка кинәнгән Сабир көтүенә керергә тиеш булса да. анын артык сатулашуы сәбәбеннәнме, атаган бәяләре күпләрнең гайрәтен чигерде. Хисмәт белән Мөдәррис өчәр бозау, дүртәр сарык сатып алып, терлеккә дип тутырып килгән акчаларын тотып бетерергә олгергән иделәр. Хәер. Сабирнын да кулына дүрт бозау кергән, әмма акчасынын яртысы кесәсендә калган иде
Базарнын дәрте китте. Халык таралыша башлады. Алар артыннан Сабир. акчасын кушлап, берсеннән икенчесенә йөгерә торды
—Биштән алам, җәмәгать. биштән азам!
6
Шул көнне ук кичкә алар кайтыр юлга чыктылар Әгәр дә уңга-сулга борылмый, туры гына барсалар, яки сонгы паромга җитешәчәк. яисә иртәнге беренчесен көтеп алып. Саескан тавына тан атканчы чыгачак иделәр Ә анда—Агыйделнен аръягы түгел, үз ягы'
— Паромга соңарсак, мал-туарны су буендагы болынга таратырбыз да ашатып алырбыз!—диде Сабир. сатып алынган бозау, тана һәм сарыклары хакында кайгыртып
Хисмәт машина фараларын кабызды Инде энгер ирешеп өлгергән, юлдан ерактарак очраган агачлык, мижа һәм урманлыклар, өсләренә төн юрганын ябынып, тыныч йокыга талган, бары гик яңгырдан сон юешләнеп калган асфальт кына ялтыраган көзге кебек күренә иде Хәзер, ал яктагы фаралар кабызылгач, асфальтның да төсе үзгәрде, ерактан сузылып күренгән ялтыравыгы сүнде, үз йөзе ачылды Мөдәррис тагын да әйтеп куйды
—Агыйделнс әйтәм, шагыйрьләр-язучылар гына Чулман диеп бозып бетерде!
—Агыйдел Башкортстанда түгелме сон ул?—дияргә мәжбүр булды Хисмәг —Без бит әле Чистай тирәсендә генә!
—Жизни. без Кама дип йөри торган, язучыларның Чулман дигәне асылда Агыйдел икән ул!
Хисмәт бу кадәр шаулы һәм башына сыйдыра алмас хакыйкатьне ишеткәч, кинәт хәтере кузгалыпмы, шартлатып тормозга басты Машина ана карап кына туктый алмыйча, юл кырыена килеп чыкты. Ярый әле башаяк гүбән очмадылар Хисмәтнен күңеле сизенеп алды һәм. жәһәт кенә машинасын турылап, асфальт юлга борырга өлгерде Әрҗәсендәге мөгезле һәм мөгезсез терлекләр, кабинадагы юлдашлары бу көтелмәгән хәлдән болганып куярга өлгергән иделәр
—Жизни-и-и,—дип сузды Мөдәррис, кабат үз ждена кайтып утыргач — нәрсә булды?
Хисмәтнен сүзе кыска чыкты:
—Әллә ниләр сөйләп барасын шунда!
—Нишләп алай булсын'*—диде Мөдәррис, үзен тыя алмыйча —Бик белеп сөйлим, аны минем бабай да әйтә торган иде'
— Бабаңны әллә тулы акылда иде дип беләсеңме.’ —Хисмәткә Мөдәрриснең ул дәлиле генә җитми иде булса кирәк Әмма каен энесе дә бик җиңел генә бирешергә теләмәде:
—Гәҗиттән укыдым! Үзем укыдым. Бер академик язган*
Гәҗит сүзендә дөреслекнең аз икәнлеген яхшы белә иде Хисмәт:
—Анда ниләр язмаслар! Дөньяны бутап яталар шунда!—диде.—Безнең колхоз рәисен дә алар күкләргә чөеп мактадылар. Унбиш хатында бала үстерүен, һәр сөяркәсенә йорт салдыруын, үзенә амбар кадәрле келәтләр эшләтүен, халыкка биш ел буе хезмәт хакын юньләп түләмәвен телгә дә алмаганнар!
—Академик язган, академик!—дип, Мөдәррис укыган гәҗитеннән исендә калганнарны тезеп китте.—Кама дигәннәре урыстан гына калган атама икән ул. Казанны алганда, шул су белән төшеп, безне камап алганнар. Иделдән түгел, бик беләсегез килсә! Чулман дигәннәре—хәзерге Агыйдел дип аталган суга кадәр генә төшә. Чын Агыйдел—монда Иделгә килеп кушылганчы сузыла!
Хисмәт тагын килешмәде, әмма бу юлы кайнешенә ышана башлаганлыгы тавышына чыгарга өлгергән иде:
—Ә башкорттагы Агыйдел нәрсә9
—Анысы да Агыйдел!—диде Мөдәррис, сүзен өскә чыгара алуына куанып.—Шуннан ук агып килә инде Агыйдел. Чулман елгасы аңа кушылып кына кала!
—Жәгьрәфия китапларында нигә сон аны Кама диләр?
—Гадәт буенча.
—Әйтәм аны безнен әтиләр җырда да: “Агыйдел"—дип кенә җиппәрә торган иделәр!—Хисмәтнең чын күңелдән әйтелгән бу сүзләре Мөдәррис тарафыннан тантаналы төстә кабул ителде.
Еракта Чистайнын урам һәм йорт утлары күренә башлаган иде. Тамак ялгап алуны кирәк табып, берәр ашханәгә туктарга булдылар.
7
Ашханә олы юл өстендә, сый-хөрмәткә бай иде.
Сабирнын инде үзенең туеннан бирле болай юмартланганы юк иде. Бу юлы да артыгын кыланып ташлады: һәммәсен, үз хисабына ашатудан тыш, эчертте дә әле, җитмәсә, юлга дип һәркайсы кыздырылган берәр тавык һәм савыт китерттеләр. Исәп-хисаптан төшеп калган утыз алты тәңкәсен табу шатлыгыннан Сабир бер үзе дүрт ярты алды. Имеш, авылга кайткач, җитми калып, кибеткә йөгерәсе булмасын!
Мурзихага килеп туктаганда паром инде суга кереп киткән һәм иртәнге бишкәчә бүтән әйләнеп килмәячәге билгеле булды. Төн уртасы үтеп бара, ач терлекләр машина әрҗәсендә күренмәгән салам-печән ише коры-сары эзләштереп сөзешәләр, бераздан мөгердәшә башларга тиеш иделәр. Яр кырыена килеп баскан Мөдәррис, иркен сулыш алып:
—Эһ, Агыйдел!—дип куйды.
Гомерләренә мондый халәтне кичермәүләре аркасындамы, мал-туар белән бәйләнешле вакытта сак һәм үз-үзенә үтә таләпчән булу тиешлекне төшенмәгән һәм белә дә алмаган бу юлаучыларның саташулары менә шушыннан башланып китте дә инде. Алар кинәт бушанып алдылар. Нугай даласында иңен-буен әйләнеп йөргән, көзге вакытка хас булмаган җылы- йомшак җил иш өстенә куш булды. Учак тергезелеп, аш-су җылытылып, беренче йөз грамм аракы тамакларыннан узуга, өч татарыбыз да бер авыздан, көйләрдә буталып маташмыйча гына җыр суздылар. Милли моңнар остасы Илһам Шакировнын колакка ятышлы, күнелгә үтемле тавышы бер якта торсын,—татарыбызга бу сәгатьтә, бу урында һичкем җиткерә алмый иде..
Бер кичне генә Агыйдел ярында уздыру һичнәрсә түгел ул. Кешеләр әле барлык эшләрен ташлап, борчулардан аерылыр өчен әллә кайлардан килеп, су буенда учак ягып ял итәләр. Гомер бакый авыр эштән артыгын белмәгән, барлык сөенечләре бер-ике татар гәҗит-журналын укып чыгу, телевизордан
берән-сәрән күрсәтелә торган татарча тапшыруга мөкиббән китеп утырудан гыйбарәт исә дә, боларга канәгать итүдән артык атарга нәрсәнең тәтегәне бар? Театр тамашатары, рәтле концерт карап, спорт сарайларында онытылып калганнары бармы сон атарнын? Хәер, болары ук табигать бататарына кирәк тә түгелдер бәлки? Нигә дип гомерләрен юк белән уздырсыннар ди атар0
Сүз иярә сүз чыгып, шактый гомерләре узгач кына, инде батыраеп атгач. иртәнгәчә бозау һәм сарыкларын көтүләп ашатасы иттеләр Алмаш-тилмәш караштырып торырга булдылар Хисмәтнен рульдә кайтасы исәпкә атынып, ана йокларга киңәш ителде.
һәрьяктан уйланылган эш булганлыктан, барысы да Ходай кушканча борчусыз гына тәмамланырга тиеш иде Үзе беренче ике сәгатькә мат- туарны караштырып торырга әйткән Мөдәррис, уйга чумып, күз йомып алганын да сизми калды, танда гына уянып китте. Караса, ни сарыклары, ни бозаулары-таналары юк иде. Йөрәге селкенеп куюга, махмыры да онытылып, унлы-суллы йөгеренде. Анда-монда сыер-сарык тоякларынын гирән чокырлары болынлыкны чуарлаган, ә мал-туарнын үхтәре генә күренмәде Ул шулай әварә килеп, нәрсә эшләргә белми чапкынлап йөргәндә, әйләнеп-әйләнеп, тәмам адаштым инде дигәнендә, әле йокыларыннан уянырга да уйламаган Хисмәт белән Сабир янына килеп чыкты. Бердән, малларны югалту кайгысы, икенчедән иптәшләрен табу шатлыгы анын күнелен гәмам йомшартып, кабат кичәге салмышлыктан калган махмырын кузгатты. Машина кабинасында Хисмәт белән Сабир тәмам эреп, парланып беткән тәрәзәләрен дә сөртмичә изелеп йоклый бирделәр Ишекне кин итеп Мөдәррис ачып җибәргәч кенә башларын калкыггылар. Ни булганлыгын әлегә белми иделәр Сабир
—Кара, яктырырга өлгергән,—дип, сәгатен караштыра башлады —Әллә туктаган инде?
Әмма ул ялгышты. Инде паром күптән йөри башлаган, сәгать тә сигезгә таба бара, кузгалырга күптән вакыт иде
Аллаһынын рәхмәте, югалган малларын тиз таптылар. Хисмәт, катлал- катлап сүгенгәннән сон, машинасын кабызды да
—Утырыгыз, козлектә-кышлыкта хайваннар авылларда капка төпләренә җыелып сыенучан була, кәгүләре кузгалганчы, җәһәтрәк кыланыйк,—дип. дөбер-шатыр айкатып-чайкатыл, асфальт юлга алып чыкты да. шул хут белән беренче күренгән авылга килеп тә керде. Әле кичә генә сатып алынган бозауны-сарыкны танып буламы сон? Ярый әле Сабир. башкаларныкы белән буталмасын нар өчен мөгезләренә кызыл чүпрәкләр бәйләгән иде Мөдәррис белән Хисмәт анысын да эшләмәделәр. Сабирнын да тамгалары төшеп калырга мөмкин!
Авыл урамынын аркылысына баскан тана гүяки аларнын килеп җиткәнен көтеп алды Мөгезендәге кызыл тасманы күреп өлгергән Сабир
—Рәхмәт төшкере, менә бит, үзе көтеп, каршы чыгып тора!—диде дә. туктап га җитмәгән машинаның ишеген ачык калдырып, юлга сикереп төште һәм. малкаен барып кочардай булып, ана габа йөгерде Әмма иясе инде нәкъ менә шушы татар икәнлеген әлегә хәтерләп калырга өлгермәгән гана бозау, койрыгын күтәреп, аннан кача башлады Кем уйлаган юл кырые буйлап сузылган пычрак, ләм һәм саз эчендә җан иясе бардыр дип? Кая барырга белми чапкан гана бозау шуллрнын берсен таптап үттеме, и кузгалды, и котырды, и чинап җибәрде бер нәмәрсә—ана башкалары кушылды. Сазлыктагы ләм өемнәре җанлана башлап, гуяки җен. убыр һәм шайтаннар купты. Барысы да чинаша иделәр Каисы-кая йөгерешен, дөньяны кузгаттылар. Арадан телевизор экраннарында гына күреп казынган
фил кадәрле берсе күренде. Кыл-кызыл күзләре белән усал-усал карап алды да, “мырк-мырк, мырык-мырык” килә-килә, Сабирнын өстенә ташланды. Кая качып котылырга белмәгән мескен татар ни бозавы артыннан чаба, ни машинага кабат килеп утыра алмый калды. Ул арада аны дуңгыз, борынына элде дә, сазлык эченә ыргытты. Сабир йөзтүбән ләмгә чумды. Сасы һәм шакты ис белән бергә борын, авыз һәм колак тишекләренә саз тулды. Коты очу шул кадәргә җиткән иде ки, ул тиз генә башын күтәрде һәм күзе күргән якка таба йөгереп, койма башына сикереп менгәнен сизми дә калды. Әле дә ярый ике сыер кадәрле теге чучка аны ул арада күз уныннан җуеп өлгергән, юл уртасында туктап калган Хисмәтнең машинасына карап тора иде. Бераздан кузгалды. Машинаны әйләнеп узып, арткы көпчәкләренә ышкына башлады. Аның саен мескен “Газик” машинасы сазлыкка таба төшә барды. Ярый чучканын башына акыл кереп, ниндидер сәбәп белән арырак, берникадәр юлны чабып үтте дә, мыркылдап тукталды. Нәрсәнедер эзләнергә тотынды.
Бәла аяк астында икән ул, Сабирнын, коймадан күчеп, җайланып менеп утырган капка баганасы көтмәгәндә чайкала башлап, шатырлап сынлы да, дөбердәп җиргә ауды. Үгез кадәр ир анын астында калды
Тамаша күрергә халык җыела башлады. Кайсылар нәрсә булганын күреп калырга өлгергән, кайсылары халык шаулашканга гына килгән иделәр Көлешә үк башладылар. Ул кешеләрнең моңа кадәр бу рәвешле ахмак кәмитне күрмәгәнлекләре әлегә Сабирнын үзенә мәгълүм түгел, һәрхәлдә шушы кадәр оятка төшү анын үзенә насыйп булмаганлыктан, бәладән котылу юлы барлыгын күрми һәм белми иде. Машина кабинасыннан көлә- көлә, тәгәрәп диярлек чыгучы Мөдәррис күренде. Хисмәтнең инде күзләреннән яшь ага. ерган авызы елаган баланыкы кебек салынып төшкән иде. Ул да, машинасыннан чыгуга, тәгәрәп китә язды. Бу хәл кабат көлке тудырды.
Бераздан сакаллы абзыйлар да үзләренең сабыйлар хәлендә калган- лыкларын тоеп өлгерде, халык тынычлана башлады. Бу өч татарның шушы карангы, элеккеге чуаштан урыска әверелгән авылда нишләп йөргәнлекләре беленгәч, тагын да көлешү җәелеп, һәммәсенең авызлары бердәй колакларына менде. Инде вакыт уникегә таба атлый, дуңгыз һәм чучкалар кабат тынычланып, сазлык һәм ләмлекләренә кереп яткан, өч татарыбыз гына тәмам аптырашта иделәр.
Бәхеткә, авылның көтүе хөкүмәт алышынганнан бирле чыкканы булмыйча, мул-туар үзенә кирәкчә, үз ирегендә һәм теләгендә таралып- сибелеп йөри дә, шулай иркендә ишләнеп, тернәкләнеп, хуҗаларын бәрәкәткә күмә булып чыкты.
Ике шешә аракы бәясенә берничә мужик безнең өч татарга ярдәм итәргә алындылар. Сәгать дигәндә сарык һәм тана, бозауларны җыйнап та алдылар, әрҗәгә дә төяделәр. Кибет бикле булса да, көмешкәче Зина карчыкның җиңел кулыннан алынганны күтәреп ята иделәр, яннарына милиция машинасы килеп тукта ;ы. Аннан башта берәү төште. Салмыш кыяфәтле, озын әрдәнә буе бу каланчаның, ягъни участок милиционеры капитан Зарипов икәнлеген, халыкка бәла, иленә имгәк булуын урыслыкка төшкән чуашлар яхшы белсәләр дә, йөзеннән татарлыгы анкыган шушы җәфаны бакыр бозау артыннан Агыйделнен аръягыннан килгән өч юлаучыбыз авыз ерып каршы алдылар. Ни булачагын чамала!ан. Каланча Зариповта бармак башлык та иман әсәре юклыгына шикләнмәгән мужиклар тизрәк моннан таю ягын карадылар.
—Һо!.. Үзебезнең егетләр икән!—диде, татарчалап иркенәеп һәм зурлап каршы алырга барган Сабир. Әмма Каланча Зарипов аны үтеп китте дә, төркемнең уртасына килеп, кобурасыннан пистолетын чыгарды, һәм һавага төбәде:
—Атам, кулларыгызны күгәрегез!
—Ягез әле, егетләр, шаяртмагыз!—дип. Сабир авызын ерган иде дә. Каланчаның үз туксаны тукылды:
—Атам, ике әйттем юк!—Ул. чыннан да күккә төбәп атып җибәрде Армия хезмәтен үтеп, бер генә дә мылтык атып карамаган һәм анын тавышын гомергә дә ишетмәгән өч татар, алар яныннан китәргә өлгерми калган биш урыс мужигы пычрак җиргә ятарга мәжбүр булды
Зарипов арадан ин кечкенә гәүдәле Мөдәрриснен сыртына шакшы итекләре белән китереп басты да:
—Селкенәсе булма! Барыгыз да кулга алынды!—дип әмер бирде Бу вакытта анын күзләре әле яна гына бушатылган шешәгә төште Хисмәтнен машина кабинасы ишеге ачык, шофер утыргычына гәҗит кенә җәелсә дә. тезелгән ризыкнын шактый мулдан булганлыгы пешкән помидор, сөяк-санак, консерва савытларыннан беленеп тора иде Бу шешәләргә күзе төшкәндә Зариповнын ачуы көтелгәннән дә артыграк кабара иде
—Закон минем кулда! Атгым-үтердем. бетге-китге! Качарга маташканы өчен дип кенә рапорт язам да..
Анын болай сөйләнүе хәерсезлек билгесе Хисмәт, моны аңлаган хәлендә, аваз чыгармый ята бирде Ярый әле авызына теге “шайтан суьГн капмаган иде Исерек хәлдә руль артына утырган дип ана бәйләнә алмаячаклар! Әмма кем белә9 Әнә ничек кыланган була бит! Таптый-сыта. Мондый адәмдә иман буламы сон?
9
Чистай зинданында төн уздыручы тоткыннар иснен авырлыгына, милиция кавсменен миһсрбансызлыгына зарлана алмадылар Базарын нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул иттеләр Хисмәтнен фиксренчә. бәлки аларны тыныч кына җибәрерләр дә иде әле. Әмма бөтен эшне Сабир бозып ташлады Бер танасы башы-аягы белән жәлке идеме инде9 Өстенә хәерсез милиция китереп баскач, анын белән генә котылсан да ярар иде. юк шул Адәм баласынын күрәчәге маңгаена язылып куелган, диләр Шулайдыр шул. шулайдыр!
Милиция бүлегенә, тикшерү шарты дигән булып, юлаучыларны китереп кәгазь тутыра башлаганда, арала олы погонлысынын машина әрҗәсенә тәрәзә аша гына күзе төшкәнлеге, андагы тананы калдырсалар, эшнен еракка китмәслеге билгеле булды. Әмма дә Сабир күтәрелеп бәрелде, белер-белмәс урысчалы кеше үзгәрде дә китте
— Не имсешь право, не имеешъ право!—диде кат-кат
Ә теге олы погонлы адәм башлыклары булып чыкты, майор
—Что тычешь?—ди бит
Ә Сабир
— Кем төртә әле? Кто тебе тыкнул?—ди.
И киттеләр, и киттеләр. Ике ягына ике милиционер килеп ябышып, тынычландырмакчы булган иделәр, бар шул гайрәтле кешеләр. С абираларны җилкәсе аша гына чөеп җибәрмәсенме' Олырак гәүдәлесе киштәлек өстене барып төште, икенчесе—милиция майорынын өсталснә. Кишталек тә. өстәл дә—чәлпәрәмә, коймак урынына изелеп, чыра кебек чәрдәкләнделәр
Китте тунаш, китте дөмбәсләш Каяндыр унбишләп милиция әһеле пәйла булды Сабирны да. һичбер сулышсыз утырган Хисмәтне лә. авызы ачылып, хәйран хәлендә почмакка сскгән Мөдәррисне дә сөлләделәр һәм. анадан тума калдырып, салкын, бозлы зинданга кертеп ташладылар
— Ерткычлар!—дип үкеренде м ыс кылланган Сабир
— Кабахәтләр'—дип сүгенде күгәреп каткан Хисмәт
-Үтерделәр'—дип елады зәңгәрләнеп беткән Мөдәррис
Зиндан эче ярым караңгы иде. Озакламый арып-талып йокыга киттеләр Әмма зиндан боз кебек. Йокылары тирән булуга карамастан, ярты сәгатьтән соң өчесе дә туңып уяндылар. Ни хикмәт, һичбер җирләре авыртмый, җаннарын гына тунып үлү куркынычы биләп алган, булган хәлләрдән сон башлары тәмам айнырга өлгергән иде. Ә бу вакытта милиция әһеле исерешеп беткән булып чыкты.
Мөдәррис түзмәде, ишеккә барып ябышты:
—Үтерәсез, чыгарыгыз моннан! Үтерәсез!
Анын сүзләрен һәм дөбердәтүен ишеткән кеше булмады. Әмма Мөдәррис анын саен катырак сүгенә һәм шашына барды. Ул чыгырыннан чыкканга карап, иптәшләренең дә түзәр әмәле калмыйча, сөякләренә кадәр шалтыр- шолтыр калтырана башладылар. Сабир түзмәде, ишеккә китереп типте Аллаһынын биргән куәте белән зиндан ачылырга тиеш иде. Әмма ишеге селкенеп тә карамады. Тәмам шашынудан сон табигатьтә дә шулай, нәкъ адәм холкындагыча, ана тынычлану инә. Тоткыннар да тынып, бер-берсенә таба елыштылар. Шушында гына алар үзләренең зур бәлагә дучар булуларын төшенделәр.
10
Юл үзенең авырлыгы белән түгел, уй-хәсрәте белән изде. Сабир машина әрҗәсендә, көзге салкын һәм өстән явып торган юеш кар астында, аягы сынык сынар бозавын кочаклап, елый-елый кайтты. Ана илнең хәерсезлеге, дөньялыкны гаделлек иясе Аллаһы Тәгаләнең ташлавы аермачык булып ачылды. Ул хәзер һичнәрсәгә һәм һичкемгә ышаначак түгел иде. Күз алдында базарда ит сатучы теге Фатихлар вакыт-вакыт пәйда булып, Шәмсиянең көянтәсен сындыра-сындыра мыскыллап көләдер сыман тоелды.
Аларны зинданнан иртәнге якты белән чыгардылар.
—Болай җиңел котылуыгызга сөенегез!—дип Зарипов куркытып әйткәч, суд юлында йөрерлекләре дә калмаган юлаучылар моннан тизрәк чыгып таярга кирәклеген төшенделәр. Аларны мыскыллап әрҗәгә ташланган әнчек эт балалары сынар бозаунын сынган аягыннан аккан һәм инде укмашып өлгергән канын ялыйлар иде. Инде яшәү өметеннән ваз кичкән бозаунын күзләре зур ачылган, салкыннан һәм сынык аягы авыртудан улда калтырана, борынынача юешләнеп яше ага иде.
Юлда аларга терлек төягән машиналар очрады. Анын саен өчесенең дә бәгырьләре ертылып, җан сүрүләре бүселеп алды. Алар да шулай хәерле юлга чыккан иделәр бит, аларнын да бәхете камил иде. Әмма ни мәгънә? Минут эчендә адәм баласының аягы таеп китәргә, ул баштүбән килеп төшәргә, харап булырга мөмкин. Бәла—аяк астында, анда салам җәелмәгән. Чамалап кына атлаганда да бик таманга туры килә бу тормышта! Ә чама белән йөрмәгән иделәрме сон? Бик чама белән генә, җаен-җайга туры китереп, әмма таралды да китте бәхетләре.
Сабир нәрсә генә дип уйларга да белми иде. Бәхетен сыер сөзгән авыл агае салкын көзнең ул мәгънәсез минутында бу дөньялык йөзендә бер дә гаделлек юклыгын күңеле белән тойган, акылында аңлаган, үз күзе белән күргән һәм аңа каршы бер генә дә, мыскыл кадәрле генә булса да эш майтара аямаячагыннан хәйран иде. Элек хет ичмасам партия бар иде, ул гүяки дәвернең намусы һәм вөҗданы буларак аңлашыла һәм үзенен “дөреслек” кылычы белән һәртөрле хәшәрәтнең муенына чабарга мөмкин иде. Һәрхәлдә Сабир үзе коммунистлар партиясе әгъзасы булмаса да, аны шулай дип тоя һәм белә иде. Ул вакытларда начальник-чиновник ишеләр дә ул партиядән котлары очып, әллә кем булып китә алмыйлар иде шул. Партиянең күзләре күпне күрә, колаклары ерактан ук ишетә иде. Ә хәзер, менә аны алып ташладылар да, кем гадел хөкем йөртә, кемгә таянырга?
—Аллаһы Тәгалә!..—Сабир гомере буе Аллаһынын барлыгына ышана һәм хәтта дунгыз булып исергәнендә дә гамапендә ана таяна иде. Ә ул—еракта, теге дөньядан хөкем йөртә! Ә бу дөньяда, бүген, хәзер кирәк иде ул!
Юлда хәерле кешеләр очрамый калмый. Машина эче җылынып җиткәч Хисмәт бензины бетеп килгәнгә борчыла башлады. Якын-тирәдә генә ягулык алырлык урыннар күренмәде. Очрый калганда да кесазәрендә бер тиен акчалары юк Милиция кавеменен шушы кадәр дә явыз һәм ерткычларча талаячакларын электән ишетеп белгәч. Хисмәт эшнен шушы килеш жинел генә тәмалануына сөенергә тиеш булса да. татарлыгы йөзенә бәреп чыгып, ачуыннан
—Кабахәтләр!—дип куйгалады
Инде бензины тәмам бетеп. Чистай-Казан юлы өстендә. Ырынбург трактының шәрә кырында “Газик" тукталып калды Бәхетләренә артларыннан килеп чыккан машинада килүче шофер аларны узып китмәде, кабинасыннан елмая-елмая төште.
—Нәрсә, абзыйлар, ватылдыгызмы әллә?
—Бензин бетте шул. энем!—диде Хисмәт, ана исәнләшеп кул суза-суза — Монда заправка да күренми!
—Ә-ә. юк ул монда. Чистайга кергәндә бар иде. эшли торганы хәзер Казангача очрамаячак инде! Нишләрсез икән?—дип. “Газик' нын бензобагына иелеп, төрткәләп алды. Шыр буш булганлыгы колакка ишетелеп тора иде.
—Син. энем, мөмкинлегең булса, булыш инде?—дип үтенде аннан Хисмәт.
—Ярар, абый!—диде егет, һичбер ялындырып тормыйча — Миндә бер канистр бензин бар иде Кара көнгә калсам дип алынган. Юлда ни булмый, үзегез дә беләсен!
—Әйе.—диде Хисмәт, игелекле кешегә очравына сөенеп.—Тик минем акчам юк иде Чистай милициясендә төн кунып чыгарга туры килде. Тузаныма кадәр какканнар.
—Алар кайда да шундый!—диде егет, кабинасыннан канистр чыгарып - Юлда шоферлар үзара хәерхаклы булмасалар. ерак йөрү юк инде'
Ул китеп баргач кына. Хисмәт:
—Кем иде икән бу изге бала? Исемен дә сорап калмадым.—дип әйтеп. Мөдәррискә карап куйды Зур бәладән соң насыйп булган шушы яхшылык аларнын күңеленә яшәү көче өстәде. Машинага да икенче җан кергәндәй булды. Бу тизлек белән кайтканда алар караңгыга кадәр Сасмакка килеп керергә тиеш иделәр.
Ни өчендер паромда да теге хәерхаклы шофер күренмәде, юлда да ватылып калмаган иде инде ул. Мөгаен алданрак җитешеп, паромнын башкасы белән Каманы кичкәндер!
Паромнан чыккач. Мөдәррискә дә теле кайтты
—Агыйдслнсн аръягында бер энәгә сыер!—дип әйтеп кушы
Хисмәт, машинасын читкәрәк чыгарып туктатты да. әрҗәдәге Сабирга таба күтәрелеп
—Әйдә, тош инде! Катып үләсең бит!—дип әйтеп карады
Әмма Сабир тыңларга да теләмәде Анын кочагында сынык аяклы сынар бозау иде. Гүя менә шуны да аннан тартып алырлар, бәгырен кисәрләр сыман тоелды.
Сабирның теләгенә Хисмәт каршы килә алмады Бары тик
—Ярый алай булгач, мә. бөркән!—дип. өстеннән бушлатын салып, ана ыргытты -Ничек’ гелисен—шулай! Хуҗаның акылы-үзендә!
Ачар бүтән бер генә дә тукталып тормадылар Хәер, туктатучылар ла булмады Кайтып җиткәнчегә кадәр "Газик жинел генә элдерде дә элдерде Сасмак якынайган саен моңа кадәр буш кебек тоелган күңелләрендә хис-
яхин
тойгылары тыгызлана барды. "Менә, качып киткән идегезме, Алла суктымы?"—дип бөтен авыл белән көләчәкләр, бу бер дә сер түгел! Тик менә хатыннарына нәрсә әйтерләр? “Агыйделнең аръягыннан бер энәгә бер сыер алырга киткән идегез!..”—диярләрме? Әллә бакыр бозау хәсрәтен уртаклашырлармы? Сынык аяклы сынар бозау өчен Агыйделнең аръягына чыгарга, акчаларын суга салып каетырга язган булган шул, һични эшләр хәл юк!
—Тукта! Тукта!—дип Сабир машина кабинасының түбәсен төйгәч,
Хисмәт тормозга басты һәм тизрәк ишеген ачарга ашыкты:
—Ни булды?
—Ашыкма әле?—диде Сабир, күзгә Казан суы ярыннан тауга таба үрмәләп менеп баргандай күренгән туган авылы Сасмак ягына күрсәтеп.—Күз эленсен әле, болай кайтып керсәк, адәм көлкесенә калырбыз! Сабыр итик!
Анын тәкъдименә һичкем каршы түгел иде. Сабир әржәдән төште һәм яшел кыяк хәлендә салкын кышка керергә уйлаган арыш уҗымына таба атлады һәм аны комсызланып жыя башлады. Бераздан кочагы белән күтәреп, сынык аяклы сыңар бозавына китереп салды. Мескен җан иясе, арыш уҗымы исен сизеп, аяк сыныгына карамастан, аңа таба килде. Онытылып ашый башлады. Агыйдел аръягыннан кайтып килүче мыскылланган өч юлчы ана алтын бозауны күргәндәй карап тора иделәр. Бичара Мөдәрриснең күзләренә яшьләр килде һәм ул, аны-моны әйтмәстән, авылга таба туп-туры арыш уҗымы буйлап кайтып китте. Бу да түгел, бозау машина әрҗәсеннән төшмәкче булып талпынды. Сабир аны күтәреп алды. Жиргә бастырды. Өч аягында гына ныклы тора алмыйча, бозау авышып- авышып китте. Әмма уҗым буйлап аксап эчкәрәк керде, ашый бирде. Сабир анын артыннан килде.
Шунда Хисмәт машинасын кабызды һәм авылына таба үкертеп кайтып китте. Сабир арыш уҗымы өстендә сынык аяклы сыңар бозау белән ялгызы басып калды Анын әле өенә шушы алтын бәясенә төшкән бозауны ияртеп кайтып керәсе, анда кайнар хатыны кочагына авасы бар иде...
Уеннарыннан кайтып килүче балаларының шаулашуыннан Шәмсия айнып киткәндәй булды Өйгә алар әле кереп җитмәгән иделәр. Ул, рәхәттән изелгән тәнен сөйрәп, Сабиры янына үрмәләде, һәм, иренен кочагын ачып, песи баласы кебек шунда йомарланып ятты. Балалары, аларга игътибар итеп тормастан, түр якка таба уздылар.
—Әти кайткан икән, йоклый, арыган!—дип сөйләнеп алдылар. Шәмсия изелгән хәлендә иренен кочагында йокыга китте. Ул инде хәзер элеккеге көянтә сындырып Казанда калгалаучы Шәмсия сыйфатында иртәгә дә, берсекөнгә дә уянмаячак иде. Юк, ул торыр, әмма катык-сөт белән йөкләнеп Казанга йөгермәс. Ничек тә җан асрар әле. Кибән кадәре ире бар, җигелсен! Әнә, Агыйделнең аръягыннан көтүе белән сыер, сарык, тана, бозау алып кайткан. Анда бер энәгә бер сыер, ди, бозаулары да бакыр бәясе генә икән..
Шәмсия саташа иде.
Абзар ягында сынык аяклы сыңар бозау, башмак тана белән карт сыернын көрпә чөмерүләреннән көнләшепме, канәгатьсез мөгрәп куйды. Әмма ишетер кеше юк иде. Карлар ява, көннәр туңдыра башлауга, үзен барлап. Мөдәррис белән Хисмәтнең килеп керәсен ул түгел, Сабир да әлегә белми һәм күз алдына китерә алмый йоклый. Хәер, аларга гына сүзе табылачак ул чүмәләнен Чын ирләр кулында сына икән ул көянтә. “Агыйделнең аръягында!..”