Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР-МОҢ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН ГОМЕР


“Исемеңне эшен данласын”,—ди безнең халык. Эш дигәнен ижади хезмәт булса, бу бигрәк тә шулай. Күренекле татар композиторы Алмаз Закир улы Монасыйповка әлеге сүзләр бик тә туры килә. Анын сиксән еллык тормыш юлы җыр-мон белән үрелгән. Ул ижат иткән музыкаль әсәрләр шул хакта сөйли Татар музыкасын аның әсәрләреннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Алмаз Монасыйпов—танылган композитор-симфонист. бик күп җырлар һәм романслар, инструменталь көйләр авторы. Ул—Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, чын мәгънәсендә мәдәният кешесе.
Алмаз Закир улы Монасыйпов Казан шәһәрендә туып-үскән Биредә аның
яшьлеге үткән, ижат иткән әсәрләренең күбесе беренче тапкыр биредә яңгыраган, ул монда беренче уңышларын татыган, лаеклы танылу алган.
Композиторның нәсел-нәсәбе Казандагы атаклы зыялылар—бертуган Шәрәфләргә барып тоташа. Бертуган Гыйльми һәм Борһан Шәрәфләр XX йөз башында ук хөрмәтле наширләр булып танылганнар. 1906 елда алар нигезләгән "Матбагаи Шәрәф” типографиясендә ике миллион данәгә якын китап—татар язучыларынын әсәрләре, рус һәм чит ил классикасы тәрҗемәләре, дәреслекләр, календарьлар, халык иҗаты җәүһәрләре нәшер ителгән.
Язмыш Шәрәфләр гаиләсен аямаган: бертуган биш ир-ат
һәммәсе дә утызынчы елларда шәхес культы корбаны булганнар. Аларның кыз туганы Фатыйма Шәрәф - Алмаз Монасыйповның әнисе. Әтисе Закир Монасыйпов типографиядә эшли. Ул җырга-монга һәвәс, скрипкада сыздыра, күпмедер вакыт Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының оркестрында уйный. Оркестр белән аның якын дусты Салих Сәйдәшев җитәкчелек иткән заман бу. Закир Монасыйпов та Сталин лагерьларында ун ел буе газап чигә. Аны кулга алганда, улы Алмазга нибары тугыз яшь кенә була, ә котылып кайтканда, Алмаз инде фронтта...
Кечкенәдән җыр-мон дөньясында үскән Алмаз Монасыйпов, 1945 елда фронттан кайткач, әле яңа гына ачылган Казан консерваториясенә, профессор Брауннын виолончель классына укырга керә. Консерваторияне тәмамлагач та шактый озак үзендәге ижади сәләтне сиземләп кенә йөри Ниһаять, булдыра алырына ышанып, ул янадан студент билеты ала—композиторлык факультетының Альберт Леман классында укый башлый. Шунда ул беренче әсәрләрен ижат итә. Әхмәт Ерикәй шигырьләренә ике романс яза, инструменталь пьеса, скрипка өчен соната, балет сюитасы кебек әсәрләре дә озак көттерми.
Алмаз Монасыйповнын иҗаты татар музыка сәнгатенә ургылып килеп керә, анын үзенә генә хас моң-аһәннәре беркемне дә битараф калдырмый. Шул чордагы тормышның гаделсезлеге, рухи ирексехлек мотивлары көтелмәгәнчә кыю яңгыраш ала. “Халык-халык" дип авыз суы кортып йөрүчеләргә караганда, аерым шәхесләрнең язмышына игътибарлы булу, үз тормышын әсәрләрендә чагылдыру Алмаз Монасыйпов иҗатына җәмәгатьчелекнең игътибарын көчәйтә, кемнәрдер аны анлап бетерми, ул еш кына тәнкыйть утына да эләгә. Кешеләрнең каршылыклар белән тулы эчке дөньясы ул заманда хөкем сөргән ясалма дәртлелек-күтәренкелек белән яраша алмый. Композиторның фронтларда күргәннәре, озак еллар консерваториядә укуы, шул рәвешле тормыш тәҗрибәсе туплавы заманнын катлаулы мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә.
Алмаз Монасыйпов—композитор-симфонист. дидек. Бу музыкаль форманы хәрәкәтләргә бай образлы, үзенчәлекле характерлы драма әсәрләре белән чагыштырырга буладыр Симфонияләр гадәттә, исемсез килеш, “беренче, икенче" дип кенә аталып йөртеләләр. Әмма аларда кешенен төрле хал-халәте. эчке көрәше ачык сурәтләнә. Алмаз Монасыйповнын дүрт зур симфониясе. "Идел-йорт" дигән симфоник поэмасы, симфоник оркестр өчен язылган "Салих Сәйдәшевка музыкаль мәдхия" дигән әсәрләре бар.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда татар музыка сәнгатендә симфоник әсәрләр аз язылмады, әмма алар күбесенчә жыр-бию көйләренә нигезләнгән, халык авыз иҗатына таянган тормыш-көнкүрешне чагылдыра иделәр. Алмаз Монасыйповнын симфоник әсәрләре исә хиссияте һәм бирелеше, янгырашы белән ниндидер шартлауга тиң вакыйга булды. Ул. гадәтләнелгән кануннарны җимереп, милли симфонизмнын үсешенә яна юллар ачты Гадәти пентатоникадан—биш тавышлылыктан аермалы буларак, егерменче йөзнен катлаулы композиторлык ысуллары белән баетылган әсәрләрдә һәрвакыт Монасыйповнын үзенә генә хас сыйфатлар ачык сизелеп тора иде. Алмаз Монасыйповнын симфонияләргә караган ижатын икеләнмичә ике боек композитор—Дмитрий Шостакович белән Густав Малер иҗатларына тиңләргә буладыр. Алар шикелле үк. Алмаз Монасыйпов та кискен драматик хәлләр, образларның бәрелеше белән мавыга, ул—үткен сатирик юнәлеш тарафдары Анын симфонияләрендәге образлылык һәр нәрсәне себереп түгәрдәй көчле яңгыраш таба. Шул ук вакытта аларда саф-ачык лирик авазлар да ишетелә. Тыныч-имин тормыш, әмма һич тә идиллия түгел ул.
Композиторның әлеге сыйфатлары бигрәк тә анын Икенче симфониясендә (“Муса Жәлил") ачык күренә Бер генә бүлектән торган зур булмаган бу әсәр композиторның әйтергә теләгән максатын анык билгели—анда герой шагыйрьнен шәхси фаҗигасе. Ватан һәм үз язмышы өчен әрнеп ачынулары сурәтләнә Муса Жәлил. җирәнгеч хыянәтче битлеген кисә дә. горурлыгын һәм намус сафлыгын саклап кала. Бу әсәрдә татар музыкасында беренче тапкыр әрнү, нәфрәт, каһкаһә, мыскыллау аһәннәре янгмрый Әсәрне соңрак балетмейстер Дина Арипова “Үлемсез җыр" дигән исем белән Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет итеп сәхнәләштерде
Композитормын уңышлы Өченче һәм Дүртенче симфонияләре турында да күп сойләргә мөмкин булыр иде. Анысын музыка белгечләре хөкеменә калдырып, автормын бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Тукай аһәңнәре" дигән вокаль-симфоник поэмасына кимрәк тукталмакчы булабыз
"Тукай аһәңнәре"—Алмаз Монасыйповнын кин танылган әсәрләреннән берсе Анын Тукайга карашы да үзенчә: шагыйрьне ул һәйкәл итеп пьедесталга бастырып куймый, ә үз кайгы-кичерешләре булган тере кеше буларак сурәтли. Кочле хиссиятле музыкада нечкә күңелле лирик, ачы каһкаһәле сатирик, ялкынлы трибун шагыйрьнен тавышын ишеткән кебек булабыз. Әсәрнсн җиде өлеше дә бер тын. бер сулыш белән язылган. Тукайның шәхесенә һәм иҗатына композитор хәзерге заман кешесе күзлегеннән, үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып карарга омтыла Поэманын гажәсп бай сурәтләү чаралары да шуның белән аңлатыла. Аңда тагар халык җырлары белән шәркый аһәңнәр тыгыз үрелеп бирелгән Буйдан-буйга шагыйрьнен атаклы "Пар ат" һәм “Туган тел" шигырьләренә җырлана торган халык моңнары яңгырап тора Әсәргә кертелгән джаз элементлары, эстрада оркестрына хас электрогитара һәм бәрмә музыка кораллары аерым бер үзенчәлекле үстерелеш биреп торалар Шунда ук орган тавышы кушылып. Тукайның үз чорыннан югары күтәрелүен, анын бөеклеген искәртә. Шуңа күрә дә бу әсәр инде утыз ел халыкны үзенең тирән сөнгатьчәнлеге белән җәлеп итә
"Тукай аһәннәре"нен иҗат ителү тарихы кызыклы "Бер заман мин чынлап торып Тукай белән авырый башладым, дип сөйли Алмаз Монасыйпов — Һәрвакыт анын шигырьләрен үзем белән йөртә идем, хәтта трамвайларда да укып барам Мине анык шигырьләрендәге ритмик аһән. гаҗәеп музыкальлек гашыйк итте'
Беренче мәртәбә бу әсәрне тыкзау Татарстан Композиторлар берлегендә үткәрелә Фортепианога кушылып, аны композитор үзе башкара Әсәр югары бәя ала. аны
композиторларның чираттагы пленумында башкарырга тәкъдим итәләр. Әмма "Тукай аһәннәре“нен язмышы жинелдән булмый: аны программага бер кертәләр, бер төшереп калдыралар. Кемнәргәдер Тукайның тәүге шигырьләрендәге гарәп сүзләренен күп булуы ошамый, кемдер аның "Белмәдем" шигырендәге ачы сатирик яңгыраштан курка. Әсәрнең ул кисәген гомумән төшереп калдырырга да телиләр. Шигырь Тукай заманындагы ишаннарга каршы юнәлтелгән булса да. аны бүгенге түрәләр үзләренә кагыла дип кабул итәләр. Күренекле әдип Нәкый Исәнбәт шул вакыт: "Кызыл чапанлы хәзерге ишаннарга каршы бу”,—дип ярып сала. Әмма А. Монасыйпов бирешми, үз сүзендә нык тора. Казанда: “Алмаз Монасыйпов Тукайны янача ачкан икән",—дигән хәбәр тарала. Инде күпләр танышып өлгергән әсәрне халыкка тәкъдим итүдән башка чара калмый. Поэма 1975 елнын көзендә шыгрым тулы халык алдында башкарыла. Аны тыңларга Нәкый Исәнбәт. Сибгат Хәким. Гариф Ахунов. Равил Фәйзуллин һәм башка әдипләр җыелалар. Композитор үзе дирижерлык итә. Эмиль Җәләлетдинов җырлый, органда Рубин Абдуллин уйный. Әсәр искиткеч зур уңыш казана: башта “Туган авыл" җырын кабатлаталар, аннары икенчесен, өченчесен Шул рәвешле яңадан тулаем диярлек җырлап бетерәләр. Сибгат Хәким: "Безнен әдәбиятчы галимнәребез Тукайны ничә еллар өйрәнеп тә аңлап бетерә алмыйлар. Ә Алмаз шалт итеп анын кем икәнлеген күрсәтеп тә бирде —ди. Әмма шуннан сон—тынлык. Әсәрне радиога да зур кыенлык белән генә яздыралар. Төрле кысу-рәнҗетелүләргә дучар булган Алмаз Монасыйпов Мәскәүгә үк китеп бара. Башкарырга тәгаенләнгән әсәрләре дә төрле сәбәпләр белән тыела тора. Кемдер бу кара эшне бик оста оештыра шикелле. Әмма композитор төшенкелеккә бирелми. Ул башы-аягы белән иҗатка чума: Дәрдемәнд шигырьләренә җырлар яза. симфоник оркестр өчен "Салих Сәйдәшевка музыкаль мәдхия" дигән әсәрен (1980) ижат итә.
“Муса Жәлил" симфоник поэмасын. "Тукай аһәңнәре", “Салих Сәйдәшевка музыкаль мәдхия" әсәрләре композиторга зур уныш китерә. 1990 елда ул шул әсәрләре өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Алмаз Монасыйповнын иҗаты “милли композитор" дигән төшенчәгә генә сыеп бетми. Анын өчен миллилек теге яки бу жыр-аһәңнәрне эшкәртеп баетуда гына түгел. Анын өчен сәнгать дөньясы—төрле чорлар һәм төрле милли мәдәниятләрнең аралашуы, үрелеп үсүе ул. А. Монасыйпов музыкасында татарлык бөтен төрки дөньядан аерылгысыз. Шуңа күрә дә аның әсәрләрендә шәркый мөселман аһәңнәре һәм ритмнары даими рәвештә яңгыраш таба. Ул үз иҗатында беренче булып "китапча җырлау”га. ягъни мөнәҗәтләрнең аһәни мөмкинлекләренә игътибар итә. шигьри- музыкаль ислам мәдәниятен тулаем тасвирлый, дип исәпли. Анын күп кенә симфонияләре. Дәрдемәнд шигырьләренә язылган әсәрләре. "Яна Рамай" җырлары әнә шундыйлардан. Төрки халыкларда яшәп килгән риваятьләргә таянып, ансамбль өчен соңгы елларда ижат ителгән сюитасы—"Чал Болгардан килгән аһән-хикмәте" дә "монасыйповча" яңгырый. Бу әсәрдә Сөләйман Бакыргани. Габделҗәббар Канлалый һәм "Бәдәвам" китабындагы шигырьләр дә файдаланылган.
Алмаз Монасыйповнын тагын бер яраткан жанры—джаз музыкасы. Аны студентлык елларыннан ук илебездә джаз музыкасының “атасы" Олег Лундстрем белән дуслык җепләре бәйли. Композитор анын коллективы өчен беренче джаз пьесасы да яза. Аннары Гаранян. Деринг оркестрлары белән хезмәттәшлек итә. ә сонгы елларда Татарстан радиосы һәм телевидениесенең Рөстәм Үтәй җитәкчелегендәге эстрада оркестры белән нәтиҗәле эшли. Бу җәһәттән татар радиосы аша еш яңгырый торган "Хыяллар" әсәрен атап үтәргә мөмкин.
Шәркый музыкадан тыш. А. Монасыйпов иҗатында Европа традицияләрен дә абайларга була. Моның шулай икәнлеген артык шәрехләп тормастан. "Муса Жәлил" симфониясендәге матәм маршын гына искәртеп үтү дә җитә.
Композиторның ижади йөзе анын дирижерлык эшчәнлегеннән башка тулы булмас иде. А. Монасыйпов еш кына симфоник әсәрләренә үзе дирижерлык итә. ун ел дәвамында ул Муса Жәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрынын дирижеры булып эшләде. Яңадан консерваториягә укырга кереп, симфоник
дирижерлыкка белем алды, профессор Шерманда укып чыккач, аспирантура тәмамлады Анын катнашы белән театрда Гунонын “Фауст”ы, Прокофьевның “Дуэнья" һәм “Үги кыз” спектакльләре куелды Ул “Русалка”. “Борис Годунов". “Катерина Измайлова”, “Җәлил” кебек кин танылган операларга дирижерлык итте Алмаз Монасыйпов хәзер Мәскәүдә яши. әмма ул үзен туган Казаныннан аерып карый алмый. “Тукай аһәңнәре” әсәренен үзәгенә дә ул Тукайнын:
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә.
Хәтеремдә мәнге калыр туган җирем,— дигән атаклы юлларын алган.
Күренекле тагар композиторы Алмаз Монасыйпов әнә шундый кызыклы иҗади шәхес ул.