Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Хөрмәтле Маннур ага Саттаров!
Бүгенге ял көнем сезнең “Казан утларьГнда чыккан (№ 3) повестьны укуга
багышланды. Нинди кичерешләр, дулкынлану белән укуымны туктаусыз аккан күз
яшьләрем раслый.
Сезнен язган әйберләрне кулыма эләккән газета-журналлардан эзләп алып укып
барам. Сез үткен каләм иясе—чынбарлыкны уйдырмасыз, чын ирләрчә ихластан
әйтеп бирәсез. Заманында шушындый кешеләргә—ветераннарга кайгыртучанлык
күрсәтсәләр, хәзерге көнгә үлеп беткән сугышчыларга (инде дошманны җиңеп
кайткач) яки үлеп калганнарның аналарына дәүләт тарафыннан бераз гына булса да
ярдәм булган булыр иде. Әбием 16 сум пособие алып, 98 яшькә җитеп үлеп китте. Өч
үз улы, өч үги улы сугышта ятып калды. Әти ике тапкыр яраланып, бер контузия
алып—бернинди дә ярдәм алмый дөнья куйды. Бер кулының бармаклары эшләмәс
хәлгә килеп, таякка таянып кайтып керде ул сугыштан.
Сезнең кебек батыр ветераннарга дәүләт зур бүләкләр биреп, үткән хезмәтегезне
данласын иде Мондый тынгысыз йөрәкле, кеше хәленә кереп, үзен аямыйча ярдәм
кулын сузарга омтылучылар бик аз хәзер.
Язмый түзә алмадым.
Сезгә нык сәламәтлек, тормышыгызда, язу эшләрегездә уңышлар теләп—
Наилә ӘХМӘТОВА, Казан
Күптән түгел "Казан утларында” (2005, № 1) язучы Әсгать Сәлахнын “Көт син
мине” повесте дөнья күрде. Әсәрнең төп герое—Палта Миңнуры. Язучы үз героеның
тормышы аша Ватан сугышының бөтен фаҗигасен сурәтләп бирә. Чөнки автор үзе дә
шул елларның олы хәсрәтен башыннан кичергән Әсәр сугышка кадәр татар (мишәр)
авылын сурәтләү белән башланып китә. Авыл яшьләренең аулак өйгә җыелып күңел
ачулары, егет-кызларның үзара аралашулары, мәхәббәт йөртүләрен автор чын
рәссамнарча тасвирлый. Менә шул яшьләр арасында Миннур белән Минәхмәт тә
үзара яратышып йөриләр. Яңа гына армия хезмәтеннән кайткан Мифтах та аулак
өйгә килеп кызга гашыйк була. Ул тәҗрибәлерәк егет була шул. икенче көнне үк
кызга баш кода җибәрә. Миңнурның язмышы уйламаганда Мифтахка барып тоташа.
Миңнур татар хатын-кызларына хас булганча, ата-анасына карата сабыр була, алар
сүзенә каршы бара алмый. Ике яшь йөрәккә бергә кушылып озак яшәргә насыйп
булмаган икән. Мифтахны сугышка озатуны яшь хатын авыр кичерә. Автор 17 яшьлек
Миннур образы аша татар хатын-кызларының сугыш елларында күрсәткән эшләренә
бәя биреп бетергесезлеген күрсәтә. Ирләр һәм атлар—сугышта. Авыл—хатын-кыз
җилкәсендә. Алар җирен дә эшкәртә, чәчүдә дә алар, көн-төн урагын да уралар.
Ашарга ризык, кияргә киеме юк Әмма берсенең дә авызыннан зарлану сүзе
ишетмәссең, барысының да төп уй-гаме дошманны җиңү турында.
Сугыш ул елларда һәркемнең ишеген шакыды. Әмма Миңнурга ул берничә
мәртәбә әйләнеп килә Башта яшьлек мәхәббәте Минәхмәт үлгән дигән хәбәрен
ишетә, күпмедер вакыттан соң йөрәгенә якын ире Мифтахның хәбәрсез югалуы
билгеле була... Хәсрәт өстенә хәсрәт, кайгы артлы кайгы. . Әмма ул тормышта югалып
калмый, киләчәк хакына, теше-тырнагы белән тормышка ябышып яшәргә омтыла.
Бу әсәрнен геройлары—реаль кешеләр.
Язучы Ә. Сәлах сугыш чорын сурәтләүдә Г Бәширов, М. Мәһдиев традицияләрен
дәвам итеп, шул ук вакытта үзенчәлекле алымнар кулланып үз укучыларына сугыш
чорының тагын бер рәхимсез сәхифәсен ача. “Көт син мине " повестеның яшь буынга
патриотик, әхлакый тәрбия бирүдә дә әһәмияте зур дип саныйм.
Фәнис ШӘФЫЙКОВ,
Чирмешән.
•**
Сез инде ничә еллар буе латин графикасында кайбер үрнәкләр биреп киләсез Бу
бик кирәк гамәл. Без аларны зур кызыксыну белән укыйбыз Ул чорлар тарихыбызның
бер кисәге бит. Теләгебез шул: латин шрифтында әсәрләр күбрәк һәм ешрак басылсын.
“Татар хикәяләре хәзинәсеннән" рубрикасындагы хикәяләрне тулысы белән латин
язуында бирсәгез дә яхшы булыр иде
Вәнсит АБДУЛЛИН, Тәнзилә
ФӘЙЗУЛЛИНА,
Башкортстан. Мәлэвез районы.
Җиргэн авылы
Журналның җиденче санында минем игътибарны аерым җәлеп иткән ике әйбер
булды.
Беренчесе—Роберт Миңнуллинга Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы
исем бирү турындагы Президент Указы һәм шунда ук Миннуллннның яңа шигырьләре.
Югары исем бирелү белән Робертны чын күңеллән котлыйм, аңа сәламәтлек һәм
яңа иҗат уңышлары телим! Миңа, гади укучыга аның иҗаты бигрәк тә якын Чөнки ул
минем якташым. Аның авылы Сөннен аръягында, минем авыл бу ягында— Актаныш
районы Ахун авылы; ягъни без Минзәлә төбәге татарлары Шуңа күрә аның
әсәрләрендә безнең як тел үзенчәлекләре сизелеп тора.
Шигырьләре бик җиңел укыла, һәр куплеты йөрәккә май булып ята.
Икенчесе—Төлгат Галиуллинның "Мәкер” повесте. Күптән укыганым юк иде андый
әсәрне. Бер утыруда тын да алмыйча укып чыктым, андый ләззәтне күптән татыганым
юк иде. Молодсц! Бу әсәрне Фат их Урманче "Йөзек кошы" белән тиңдәш саныйм.
Санияф ГАРДАНОВ,
Беларусь иле, Гродно шэһаре