ТӨРЕК ӘСИРЛӘРЕНЕҢ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!
Мин 1995 елдан бирле Төркиядә яшим. Үзем төрек кешесендә кияүдә, кызыбыз Айсылу үсеп килә. Истанбул шәһәрендә торабыз. Иптәшем белән икебез дә Мәрмәрә университетында гыйльми хезмәткәр булып эшлибез, ул—төрки телләр белгече, мин—рус теленнән тәрҗемәче Мин үзем Чирмешән ягыннан. Бәркәтә авылыннан. 1990—1995 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында укыдым Төркиягә килгәч, белемемне бүтән юнәлешләрдә арттыруга форсат туды Башта Мәрмәрә университетының аспирантурасында "Гомуми төрки тарих" бүлегендә укып, бу бүлекне мастер дәрәҗәсе белән тәмамладым. (Төркиядә аспирантура ике баскычлы, беренчесе мастер, аннан югарырак булган икенчесе—доктора дип атала.) Аннан соң кызым Айсылу туып, беравыкка укулардан бүленеп тордым. Менә хәзер Богаэичи’ университетының аспирантурасында Төркия тарихын өйрәнеп ятам.
Богазичи университетында “Беренче дөнья сугышы чорында Госманлы империясе” дигән темага багышланган лекцияләр барышында Россиядә әсир булып берничә ел гомер кичергән бер төрек офицерының истәлекләреннән өзек укыдык Бу өзектә татарлар турында да мәгълүмат бар иде Мин тиз арада китапның үзен табып, бөтен истәлекне укып чыктым Моның белән генә канәгатьләнмичә. Россиядәге әсирлек хатирәләрен теркәгән башка истәлекләр дә юк микән дип. каталогны барладым Тагын шундый алты әсәр бар икән Бу истәлекләрнең авторлары Россиянең төрле почмакларында әсир булып яшәгәннәр Төркиягә кайту юлында Россияне буйдан-буйга үткәннәр, чит тормыш рәвешенең төрледән-төрле манзараларына шаһит булганнар Истәлекләрнең барысын да укып чыккач. 1915— 1918 еллар арасындагы Россиянең искиткеч кызыклы дөньясы бар тулылыгы белән күз алдымда җанланып китте Бу дөнья эчендә татарларның ничаклы әһәмиятле урын биләгәнлеге һәр авторның татарларны истәлекләрендә ничәмә-ничә тапкыр телгә алганыннан ук күренеп тора иде
Әмирхан Еникинең хикәяләр җыентыгына язган кереш сүзендә Туфан Миңиуллин язучының бер хикәясе турында менә болай дип әйткән хикәядә үземнең татарымны таныйм мин. Утта янмас, суда батмас татарымны күрәм. Бу әкәмәт дөньяда чарасызлыктан аптырап калганда, инде бетте дигәндә дә җаен тапкан татарымны очратып куанам". Бу сүзләр төрек офицерларының истәлекләренә тач туры килеп тора Чөнки бу истәлекләрдә дә патша Россиясенең бөтен тишек- тошыкларына үтеп кергән, нинди генә кыен хәл булмасын, бер әмәлен тапкан, үз юлын ярган, якты дөньяда үзенә яшәр урын ачкан уңган, чыдам, зирәк, ярдәмчел, төрки җанлы татарны очратасың.
Төрек офицерларының истәлекләрен укып чыккач та бу хәзинәне татар укучылары белән уртаклашырга булдым Егерменче гасыр башы татарының төрек көзгесендәге чагылышын хәзерге татар аудиториясенә җиткерүне үзем өчен бурыч итеп күрәм
Беренче дөнья сугышы елларында Россиядә әсир булып гомер сөргән төрек сугышчылары һәм аларның 1917 елдагы вакыйгалардан соңгы язмышы турында Төркиядә зур дәрәҗәгә ирешкән танылган галим, милләттәшебез Әкъдәс Нигъмәт
Богазичи “бугяэ эче” дипж сүз. Тереклар Босфор бугазын шулай дип атап йөртәләр (Л Шаһин искәрмәләре
Курат үзенең "Төркия һәм Русия" дигән китабында шактый киң мәгълүмат биргән* 2 Әкъдәс Нигъмәт Куратның китабыннан һәм төрек офицерларының истәлекләреннән файдаланып кыскача гына түбәндәге мәгълүматны биреп китик.
Беренче дөнья сугышы чорында 60-70 меңләп төрек сугышчысы Россия армиясенә әсир төшә. Боларның бер өлеше Баку каршысындагы Нарген утравында тотыла, күпчелеге Россиянең төрле почмакларына җибәрелә. Офицерлар күбесенчә Мәскәүгә якын Ветлута шәһәренә һәм Себердәге Иркутск, Красноярск. Чита шәһәрләренә урнаштырыла Рус хөкүмәте сугыш әсирләрен шәһәрләрнең тышына корылган хәрби казармаларда тота, офицерлар солдатлардан аерым, яхшырак шартларда яши Әсирләргә дәрәҗәләренә күрә (офицерларга күбрәк, гади солдатларга азрак) акча да бирелә. Аны әсирләр лагерь кибетеннән азык-төлек, өс-баш юнәтер өчен тота.
1917 нче елда илдә хакимият дилбегәсе большевиклар кулына күчкәч, әсир лагерьларындагы тәэминат һәм дисциплинаның торышы начарлана. Россиядәге мөселман халкы, бигрәк тә татар һәм азәри җәмәгате, ярдәм комитетлары корып яисә газетага игълан бирү юлы белән акча җыеп, төрек әсирләренә ярдәм кулын
суза.
Төрек әсирләре мәсьәләсе белән ул вакытта Йосыф Акчура бик кызыксына. Йосыф Акчура Кызыл Айның вәкиле сыйфатында төрек әсирләрен барлау һәм аларны ватаннарына кайтару эшен оештыру өчен 1918 елның 13 гыйнварыннан 1919 елның 1 февраленә кадәр Россиядә була3. Йосыф Акчурага бу эштә Мәскәүдә татарлар тарафыннан оештырылган ярдәм комитеты аеруча зур булышлык күрсәтә. Мәскәүдәге татар җәмәгате тирә-яктагы бөтен төрек әсирләрен җыеп, аларга акчалата ярдәм күрсәтә, революция чорындагы кыен хәлгә карамастан (ул вакытта Мәскәүдә икмәк карточка белән көнгә 200 гр. бирелә торган була), әсирләр өчен ашханә белән шифаханә ача. Россиянең бүтән почмакларындагы мөселман җәмәгатьләре дә әсирләргә кулдан килгәнчә булышлык күрсәтәләр. Мәсәлән. “Ил" газетасының хәбәре буенча. Тамбовтагы аз санлы татар мәхәлләсе 500гә якын төрек әсирен тәрбияләп тота. Татар газеталары (~Ил". “Йолдыз ". “Вакыт" һ.б.) әсирләр турында мәгълүмат биреп, ярдәм кампанияләре оештырып бу эшкә катнаша, газета битләрендә турыдан-туры әсирләргә мөрәҗәгать итүче белдерүләр дә басыла, шул рәвешле төрек әсирләре үзләренә нишләргә кирәклеген татар газеталарыннан укып белә. Мәсәлән, Йосыф Акчура. Россиягә килеп җиткәч тә татар газеталарында әсирләргә ачык хат бастырып, алардан үз хәлләрен газетада бирелгән адрес буенча белдерүләрен үтенә. Ягъни татар газеталары төрек әсирләре белән ярдәм оешмалары арасында үзенә бер төрле күпер вазифасын үти.
Йосыф Акчура төрек әсирләренең хәлен якыннан күреп белү өчен Мәскәүдән чыгып китеп Казан. Уфа. Оренбург якларын да урап кайта. Фәкать Россиядәге Гражданнар сугышы куркыныч төс ала башлагач кына кире Истанбулга әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.
Төрек әсирләренең бер өлеше әсирлектән ялгыз башына яисә икешәр-өчәр кешелек төркемнәр булып качып китүгә ирешә. Күпчелеге исә 1918 елның март аенда Брест солыхы имзаланганнан соң гына иреккә чыга. Боларның күбесе әсирләрне үз илләренә кайтару белән шөгыльләнгән төрле җәмгыятьләрдән ярдәм күреп, уравыч юлдан Төркиягә кайта. Иреккә чыккан әсирләрнең бер өлеше туры ватанга кайтырга ашыкмый, Идел буенда, Азәрбайҗанда, Төркестандагы милли хәрәкәтләргә катнашып китә, мәгариф эшләре белән шөгыльләнә яисә берәр төрле
Әкъдәс Нигъмәт Куратның (1903 1971) якташым икәнлеген дә әйтми узып китә алмыйм: ул минем туган авылым Бәркәтәдә Таһир мулла гаиләсендә дөньяга килгән Әкъдәс җиде яшендә булганда, Таһир мулла гаиләсе Бөгелмәгә күченеп китә Бәркәтәдә бу гаиләнең ничек киткәнен, арбаларында төен-төен китап булганын олыларның сөйләгәненнән хәтерләп белүчеләр бар әле 1924 елда Төркиягә урнашкан Әкъдәс Нигъмәт монда Истанбул университетында укый, аннары төрле Европа илләрендә белемен күтәрә, гыильми тикшеренүләр белән шөгыльләнә һәм күренекле тарихчы булып житешә Төркиядә 1944 елда Анкара университетында профессор була. 1953-55 елларда Анкара университетының Тел һәм тарих-география факультетының деканы булып эшли Төркиядә аның бигрәк тә Россия тарихына багышланган әсәрләре яхшы танылган
2 КигаГ.АЫех №ше1 ТигЮуе уе Кизуа (Алкага: Киһиг Вакапһф Үау . 1990).* 440-457
’ Йосыф Акчураның бу юнәлештәге эшчәнлеге турында тулы бер мәкалә бап Мечш ('апа "Үтн( Аксига пт Кинуа ЗеуаһаН уе Тигк ЕыШсгГ.Тигк Ки1иги.по З&.Ек.т 199.1, 608 622 Бу чмшв Йосыф Акчураның 1919 елның 20 ноябрендә тапшырган отчетына нигезләнеп язылган' Йосыф Акчураның әсирләр белән бәйле эшчәнлеге турында Әкъдәс Нигъмәт Курат та мәгълүмат бирә
хәрби вазифа үти. совет власте ныклап урнашкач кына Төркиягә әйләнеп кайта Ватанга кайтмыйча. Россиядә төпләнеп калучылар да булгалый.
Төрек әсирләренең каләменнән чыккан җиде истәлектән үземә кызыклы тоелган кайбер өзекләрне генә сайлап алдым Истәлекләрне язучылар—барысы да офицерлар, ягъни ул вакыттагы Төркиянең иң укымышлы зыялы катлавыннан һәркайсысы әсәрен әсирлек вакытында теркәгән көндәлек язмаларына нигезләнеп язган Ләкин истәлекләрнең барысын да сыйфат ягыннан бер дәрәҗәдә дип әйтеп булмый. Язучыларның бер өлеше әсир төшкәндә егерме яшьләрендә генә була Холык-фигыль, дөньяга карашның төрлелеге дә истәлекләрнең эчтәлегендә үзен шактый нык сиздерә Язучыларның кайберсе үз-үзен үзәккарәк куйган, күбрәк эчке кичерешләрен теркәү белән шөгыльләнгән, шуңа күрә тышкы дөньядагы вакыйгаларга игътибары җитеп бетмәгән, аларга биргән бәясе дә бераз чикләнгәнрәк булып чыккан. Икенчеләре, киресенчә, тирә-ягын бик игътибарлап күзәткән, үзенә кызыклы тоелган бар нәрсәне дә теркәп барырга тырышкан, фикер йөрткән, шул рәвешле, тормыш материалын киңрәк колачлауга ирешкән. Тәрҗемә өчен өзекләр сайлаганда, мин бу хосусларны да истә тоттым Табигый буларак, икенче төркемдәге истәлекләр миңа кызыклырак булып тоелды
Татарларны кайда гына, нинди генә шартларда очратмый төрек әсирләре Кавказ фронтында. Себер киңлекләрендә. Ерак Көнчыгышта, кырыс казакъ даласында, кояшлы Төркестанда. мәһабәт Петербургта, шаулы Мәскәүдә Нинди генә рәвешкә керми татар: күз камаштыргыч затлы кибетнең хуҗасы, тыйнак кына мәчетнең имамы яки мәзине, поездда яки ат арбасында белән сәфәр чыккан вак сәүдәгәр, солдат, төрмәдә тоткын Кем генә булмасын, нинди генә рәвешкә кермәсен, төрек әсире татарны актив, акыллы, киң күңелле кеше буларак, иң мөһиме мөселманлык һәм төркилек тугандашлыгына зур әһәмият бирүче зат буларак хәтеренә салып куйган...
Тагын шунысын да әйтеп китим: истәлекләрне укыгач, "дөнья һаман шул эздән бара, әлләни үзгәрми икән", дип уйлап куйдым, чөнки төрек офицерлары тасвирлаган кайбер нәрсәләр Россиядә ул вакытта ничек булган булса, бүген дә шулай.