Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән


ӘМИРХАН Фатих Мөхәммәтзариф улы
(1.1.1886. Казан 9.3 1926. шунда ук), язучы,
әдәбият тәнкыйтьчесе. М Әмирха- новнын
улы. 1895-1905 елларда "Мөхәммәдия"
мәдрәсәсендә укый, үзлегеннән рус теле
һәм әдәбиятын өйрәнә 1905-07 еллардагы
рен-ция йогынтысын да “әл-Ислах" исемле
шәкертләр оешма сы эшчәнлегендә
катнаша Ә нык тормышы һәм иҗаты гаять
дәрәҗәдә катлаулы 1907 елның башында
Мәскөүдә нәшер ителә торган беренче
балалар ж-лы “Тәрбиятел әтфаль “нең
редакторы булып эшли. Шул ук елда Ә.ны
паралич суга, калган гомерен әдип инвалид
коляскасында үткәрергә мәҗбүр була.
1907-09 да “ел-Ислах" г-тасының
редакторы. 1912 елдан актив рәвештә
"Кояш" г-тасы һәм “Аң" ж-лы белән
хезмәттәшлек итә. 20 йөз башындагы
вакыйгалар һәм катаклизмнар язучының
дөньяга карашларының синкретизмын,
Шәрекъ һәм Гареб фәлсәфи системалары
тәэсирендә формалашкан мәгьрнфәтчел,
рев. демократик, социаль фикерләрен
билгелиләр. Ә татар әдәби ятында
тәнкыйди реализмга нигез салучыларның
берсе. Әдипнең иҗади эзләнү ләре реализм
кысалары белән генә чикләнми Ул
романтик рухтагы әсәрләр дә яза.
Импрессионизм, экспрессионизм, акмеизм
кебек модернистик агымнар өлкәсендә дә
үзен кыю һәм сәләтле экспериментатор
булып таныта. Әдәбиятка Ә үзенең “Гарәфә
кон төшемдә" (1907) исемле |юмантпк
рухта язылган хикәясе белән килеп керә
Мәгърифәтче әдип буларак, ул татар
җәмгыятенең феодаль торгынлыгын
тәнкыйтьли, милли яңарыш идеалларын
яклан чыга. 20 йөз башы татар сатирик
әдәбиятының классик әсәренә әйләнгән.
“Фәтхулла хәзрәт" (1909) повестенда Э
искелек тарафдарларын фаш итә Шул ук
елда язылган "Яшьләр” пьесасының
асылында татар яшьләренең кадимчелек
белән бәйле искелектән арыну теләге,
шәхес иреген, европача белем алу хокукын
яклап чыгуы, европача яшәү теләге
чагылдырмла. татар яшьләренең иде-
аллары һәм омтылышлары тасвирлана
“Татар кызы" (1909) хикәясендә экзис-
тенциализм һәм экспрессионизм алымна-
рын оста куллану нәтиҗәсендә, татар ха-
тын-кызын ире кулында уенчыкка, ә со-
ңыннан "тере мәеткә" әверелүдән, фео-
даль-патриархаль изелүдән коткару про-
блемасы күтәрелә Фабуланың өзеклеге,
композициянең схема рәвешендә бирелүе,
героинянең Яшәү һәм Үлемнең шартлы
чигендә торуын күрсәтү модернистик
әдәбиятның төрле алымнарын куллану
нигезендә гомумиләштерелә "Хәят" (1911)
романтик повестенда автор бала чактан ук
рус мәдәнияте йогынтысында
тәрбияләнгән татар кызының рухи драма
сын тасвирлый Әдипнең төп игътибары
иске кануннарга буйсынып яшәргә мәҗбүр
булган героиняның эчке рухи доньясын
күрсәтүгә юнәлдерелгән. 19 йөз ахыры 20
йөз башы әдәбиятында киң таралган
аталар һәм балалар арасындагы конфликт
автор тарафыннан шулай ук романтизм
рухында күзаллана. Повестьта матурлык
эстетикасы, тирән лиризм, табигать һәм
мәхәббәт культы өстенлек итә; психологик
анализның портретлар, эчке монолог лар.
пейзаж кебек төрле формалары уңыш лы
кулланылган Риваятьләр нигезендә
язылган "Ай өстендә Зөһрә кыз" (1913).
"Сөембикә" (1913). "Картада оттырылган
Зөлхәбирә" (1913). “Бер хәрабәдә" (1913)
романтик хикәяләрендә милли рухның
үзенчәлекләре чагылыш тапкан Тәмам
ланмый калган, тоташ сюжеты һәм дина
мик рәвештә үсеш алган конфликты бул-
маган “Урталыкта" (1911-12) романын да
укучы яшьләрнең, зыялыларның яшәү
рәвешен яңа сәнгати алымнар ярдәмендә
тасвирлау омтылышы күзәтелә Романның
төп герое Хәсән Арсланов татар яшьләре-
нең бер өлешенә хас булган катгыйлык ны
(радикализмны) уртаклашмаган кебек,
кадимчеләр идеологиясен дә кабул итми
Геройның бай рухи дөньясын милли
мәдәният язмышы турында уйланулар
били “Тигезсезләр". 1914) психологик
драмасында Ә. А.П Чехов драматургия сенә
хас булган импрессионистик стильне уңай
кулланып, бай образлар аша дөнья
дагы кешеләрнең тигезсезлеге,
мәхәббәтнең яклауга мохтаҗлыгы, кеше
бәхетенең нечкәлеге хакында уйлана.
Пьеса тормышны ышандырырлык итеп
сурәтли, геройларның рухи тормышын
күпкырлы итеп күрсәтә, үзенчәлекләре
б-н эпик әсәргә охшаш. Хикәяләү стиле
авторның ремаркалары татар
җәмгыятенең икътисади нигезләрен
үзгәртү. Европадагыча алымнар белән
укыту, хатын-кыз эмансипациясе турында
уйланулар, мәхәббәт, әдәбият, тел. музыка,
сынлы сәнгать, рус мәдәнияте турында
диологлар б-н тыгыз үрелеп бара
Габделбасыйр гыйшкы" (1914). "Сәми-
гулла абзый" (1916) һәм башка хикәялә-
рендә акмеизм алымнарын куллану очрак
лары күзәтелә. Ә - татар реалистик
тәнкыйтенә нигез салулыларыннан берсе.
Мәкаләләренең күбесе ГТукай ("Габдулла
Тукаев шигырьләре'. 1908. "Азмы как-
канны вә сукканны. ”, 1913). һәм Г.Исха-
кый(*Таяз", 1907. "Алдым-бирдем 1907
"Зиндан" 1908, “Зөләйха”. 1917) иҗатла-
рының сәнгать үзенчәлекләрен. З.һади,
Ф.Кәрими. Я Вәли. М Гафури. С.Рәмиев. Г
Коләхмәтевнең аерым әсәрләрен анализ-
лауга багышланган. 1917 елгы Февраль
инкыйлабын Ә. “Богаулар өзелде” дигән
публицистик мәкаләсе б-н хуплап каршы
ала. Октябрь инкыйлабыннан соң язучы
“Кызыл Армия". “Эш". “Татарстан". "Та-
тарстан хәбәрләре". “Шәрекъ кызы". "Без-
нең юл" г-та һәм ж-лларында языша
“Марксист" тәхәллүсе б-н публицистик
мәкаләләрен бастыра, республиканың
иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышын-
да актив катнаша Ләкин 1924 тә язган
"Шәфигулла агай" (1991 дә басылып чыга)
исемле сатирик хикәясендә Ә. эшчеләр
сыйныфының большевиклар идеологиясе
тәэсирендә гамьсез роботларга әверелүен,
гасырлар буе яшәп килгән милли
традицияләрдән һәм гомумкешелек
кыйммәтләреннән ваз кичүен күрсәтә
Романтик рухта язылган “Тәгьзия" (1922)
хикәясендә дин-фәлсәфә яссылыгында
яшәү һәм үлем мәсьәләләрен яктырта.
Халык тарафыннан "татарның язмышын
хәл итүче" дип аталган Ә. истәлегенә
күпсанлы әдәби һәм публицистик әсәрләр
багышланган.
Әсәр Сайланма әсәрләр: 2 томда К..
1957-58. Избранное Рассказы н повести М..
1975; Әсәрләр: 4 томда. К.. 1984-86.
Әд : Хисматуллин X. Фатих Әмирхан:
Тормышы һәм иҗаты турында кыскача
популяр очерк. К , 1961; Краткая литера-
турная энциклопедия. М.. 1962; Сайганов А.
Д Фатих Әмирхан әсәрләренең библио-
графиясе һәм язучы турында фәнни әдәби-
ят (1906-1972)’ К.. 1972; Гайнуллин М.
Татар әдипләре. К.. 1978; Сайганов А. У
истоков эстетики реализма: Эстетика
Фатиха Амирхана и её место в развитии
татарской реалистической лнтературы. К..
1982; Магдеев М Фатих Амирхан Крат- кий
очерк о жизни и творчестве писате- ля. К .
1986; Нуруллин И.З Фатих Әмирхан. К .
1988; Идейноэстетическое насле- дие
Фатиха Амирхана: Межвуз. сб. науч. тр. К .
1989; Нуруллин И.З. Прометей из
Ново-Татарской слободы. К , 1991
Р. К. Ганиена
ӘМИРХАНОВ Марат Әмирхан улы
(22.4.1933. Актаныш р-ны Кәзкәй а.), язу-
чы. ТАССРның атказ. мәдәният хезмәткәре
(1987). 1955 елда Казан педагогия ин- тын
тәмамлый 1970-87 елларда “Социалистик
Татарстан” г-тасы хәбәрчесе, бүлек мөдире.
1987 елдан "Сөембикә" ж-лы баш
мөхәррире урынбасары. Төзүчеләр, нефть-
челәр турындагы очерклары, иҗтимагый-
сәяси мәсьәләләргә караган публицистик
мәкаләләре матбугатта даими басылып
килә. 1980 еллар урталарыннан китаплары
басыла башлый: балалар өчен "Таш
һәйкәл” (1987) исемле повесть һәм хикә-
яләр. “Чулманның ак йолдызы" (1988).
“Сөн моңы" (1995) дигән очерклар җыен-
тыклары укучыларга таныш. “Каргыш"
(1993) повестенда сүз сугыш шаукымы
аркасында усалланып, вәхшиләнеп беткән,
үзләре дә каргышка дучар булган буын
турында бара. “Тәкъдир" (1999) романы
фәлсәфи-теологик планда язылган әсәр:
анда яшәү һәм үлем, язмышның котылгы-
сызлыгы. фани дөньяның чикләнгәнлеге,
һәр кешенең үз тормышы өчен җаваплы-
лыгы сәнгатьчә алымнар белән, замандаш-
ларыбызның тулы образлары аша тасвир-
лана "Дөя муены" (1996) повесте татар
әдәбиятында сирәк очрый торган сатира
жанрында язылган. Автор төп героеның
маҗаралары аша тормышның тискәре як-
ларын чагылдыра. Юмористик хикәялә-
рендә 1990 елларда илдә барган
үзгәрешләр чорында күзәтелгән
җитешсез- лекләрне көлкеле
ситуацияләрдә сурәтли
ӘМИРХАНОВ Рәхматулда (1805, Түбән
Кишет а , Казан губ, Казан өязе - 1876,
Казан), мәгърифәтче. язучы-тәрҗемәче,
нашир Казанда мәдрәсә тәмамлый, үзле-
геннән рус телен үзләштерә Казан шәһәр
татар бистәләре ратушасында тәрҗемәче
булып эшли. Бер үк вакытта сәүдә һәм
наширлек эше б-н шөгыльләнә Татарда
китап басу эшенең аякка басуы нигездә
Ә исеме б-н бәйле Үз акчасына
«Зөбдәтен-нәсаих» («Иң яхшы киңәшләр»,
1849). «Гакаиде мәнзумә» («Дини ышану-
шигырьлэре». 1856) кебек укыту-тәрбия
китаплары һәм үз әсәрләрен бастырып,
авыл мәктәпләренә бушлай тарата Кол
Галинең атаклы «Кыйссаи Йосыф» поэма-
сының Утыз-Имәни әзерләгән беренче
басмасын дөньяга чыгара (1839), 1841 елга
беренче татарча календарь төзеп бастыра
(«Горрәнамә»), Төрек шагыйре Ибраһим
Хаккыйның «Мәгьрифәтнамә» китабын
(1845), «Тутыйнамә» исемле хикәятләр
җыентыгын (1851) татар теленә тәрҗемә
итеп бастыра, пәйгамбәрләр турындагы
«Кыссас әл-әнбия» җыентыгын басмага
әзерли Кайбер басма китапларга укучы-
ларга мөрәҗәгать рәвешендә язылган үз
шигырьләрен дә урнаштыра Ш Мәрҗа-
нинең «Мөстәфадел-әхбар фи эхвали Ка-
зан вә Болгар» исемле хезмәтендә аның
берничә сатирик парчасы үрнәк итеп ки-
терелә. Ә.гомеренең соңгы елларында
бөлеп, хәерчелектә вафат була,
Әд: Татар әдәбияты тарихы К., 1985 2
т; Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи
эхвали Казан вә Болгар. К , 1989
МВГайнетдинов
ӘПСЭЛӘМЕВ Габдрахман Сафа улы
(28.12.1911, хәзерге Мордва Респ-касы,
Ковылкнно р-иы Иске Аллагол а.
7.2.1979, Казан), язучы, җәмәгать эшлек
лесс 1940 елда Мәскәүдә М Горький исем
Әдәбият ин-тыи тәмамлый 1937 елда “Со-
вет әдәбияты" ж-лында аның “Маһинур"
исемле беренче хикәясе, ә 1940 елда бала
лар өчен “Киләчәк безнеке" пьесасы. 1941
елда “Бәхет кояиш" исемле хикәяләр
җыентыгы басылып чыга 1941 елның ав-
густыннан Ә фронтка китә миномет рас
четы командиры, разведчик, аннан соң
хәрби хәбәрче булып хезмәт итә Боек
Ватан сугышы геройлары турында хикәя
һәм очерклар сериясен бастыра “Мәңге-
лек дан" (1942). "Кыскадулкында" (1943),
“Үлемнән көчлерәк" (1943), “Зәңгәр иртә"
(1943) һ.б. Энең таланты сугыштан со-
ңгы иҗатында аеруча киң ачылды Күп
■ш хикәя һәм истәлек язмаларыннан
I мавыктыргыч сюжетлы, совет минер
ларының дошман тылындагы көрәшен
сурәтләгән “Ак төннәр" (1947; русчага
тәрҗемәсе “Белые ночи”, 1949) повесте,
героик романтика, югары патриотик рух
белән сугарылган "Алтын Йолдыз”. 1949,
русчага тәрҗемәсе “Орлята”. 1952), “Га-
зинур” (1961) романнарын иҗат итте
Сугыш темасын “Мәңгелек кеше” (1960.
русчага тәрҗемәсе “Вечный человек",
1964), “Агыла болыт” (1980) романнарын-
да да дәвам итте. Язучының тыныч тор-
мыш, хезмәт, мәхәббәт темасы белән
бәйләнешле әхлак проблемаларын кү-
тәргән әсәрләре дә байтак Бер эшче гаи-
ләнең буыннар тарихын сурәтләгән
"Сүнмәс утлар" (1958; русчага тәрҗемәсе
“Огонь неугасимый". 1959, ТАССРның
Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе, 1959), ме-
дицина хезмәткәрләре, галимнәре тормы-
шыннан "Ак чәчәкләр" (1965, русчага
тәрҗемәсе “Белые цветы", 1968). укыту-
чыларга багышланган "Яшел яр“ (1968,
русчага тәрҗемәсе “Зеленый берег", 1975).
В И Ленинның Казан чоры революцион
эшчәнлегенә багышланган “Күк күкрәр"
(1975), студентлар арасындагы дуслык
элемтәләрен яктырткан "Мина унтугыз
яшь иде” (1972), иҗат кешеләренең уй-
кичерешләрен бәян иткән “Идел хикәяте"
(1968) кебек романнары һәм повестьлары
әдип иҗатының күпкырлы һәм үзен-
чәлекле булуын күрсәтә Ә нең әдәби
тәрҗемә өлкәсендә дә хезмәтләре бар: ул В
В Короленко. А П Гайдар, Э К Казаке- вич, Н
С Лесков. А.А Фадеев. Д.Н Мамин- Сибиряк,
М М Пришвин әсәрләрен татарчага
тәрҗемә итте Ә әсәрләренең күпчелеге рус
теленә һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән
1962-66 елларда СССР ЮС депутаты Ленин.
Октябрь Революциясе. Хезмәт Кызыл
Байрагы . Кызыл Йолдыз орденнары һәм
медальләр белән бүләкләнде.
Әсәр Сайланма әсәрләр 6 томда К..
1968-72
Әд Мухамедова Г.С Абдурахман
Абсалямов К., 1971. Мустафнн Р Лите-
ратурные портреты К . 1986
ӘСГАТЬ МОХТАР (чын фамилиясе
Мохтаров) (23.12 1920 Теркстаи АССР.
Фнрганә ш - 14.4 1997. Ташкент), язучы,
тәрҗемәче. Уэбәкстав ССРнын халык язу-
чысы (1980) Үзбәк телендә язган Урта
Азия дәүләт уи-тын тәмамлый (1942. Таш-
кент) Андижан иел нн тында укыта
санл
(1942-45). "Ёш ленинчы (1945-48). "Кизил
Узбекистон" (1945-60) г-таларында
хезмәттәшлек итә. Узбәкстан Язучылары
берлегенең җаваплы сәркатибе була
(1957—69). "Шарк юлдузи" (1960-65) һәм
“Гулистон" (1969-80) ж-налларының.
"Узбекистон адабиети ва санъати" г-тасы-
нын (1981-82) баш мөхәррире. Әсәрләре
1938 елдан басыла башлый. Ә.М. — "Пулат
куювчи" (“Булат коючы". 1947). “Катта
йулда" (“Зур юлда", 1949) поэмалары.
"Хамшахарларим" ("Хөрмәтле кардәш-
ләрем". 1949). “Рахмат. мехрибоним” (
Рәхмәт, сөеклем". 1954). “99 миниатюра'
(1962) шигъри җыентыклары. “Дарёлар
тугашган жойда" ("Елгалар кушылган
җирдә". 1950). "Кора-калпок киссаси"
("Каракалпак кыйссасы ". 1958) повесть-
лары. “Опа-сингнллар" (“Апа-сеңелләр".
1955), "Тугияиш" (“Туу”. 1961). “Давр
менинг такдиримда" ( 'Минем язмышым
һәм вакыт". 1964). “Чинор" (Үзбәкстан
ССРның Хәмзә исем, дәүләт бүләге. 1968).
“Тундаликлар. " ("Күзгә йокы кермәгәндә
1997) романнары, берничә пьеса.
А.С.Пушкин. М.Ю.Лермонтов. А.А.Б- лок.
К.Симонов. У .Шекспир. Ф.Шиллер. Софокл
әсәрләре тәрҗемәләре авторы.
Үзбәкстанда татар әдәбиятының Үзбәк-
станда актив пропагандалаучы буларак,
вакытлы матбугатта Г.Тукай, М.Җәлил.
Г.Әпсәләмов, X.Такташ иҗаты турында
мәкаләләр бастырган. Т Тукай (1946. 1961,
1986) һәм М.Җәлил (1958. 1982) шигырь-
ләре җыентыкларын басмага әзерләгән
(төзүче, кереш сүз һәм кайбер шигырьлә-
ренең тәрҗемәләре авторы). Ә.М әсәрләре
рус. инглиз, белорус, украин, кытай,
румын, хинд. урду һ.б. телләргә тәрҗемә
ителгән.
Әсәр : Танланган асарлар. Таш , 1958;
Танланган асарлар: 4т. Таш . 1971-73.
Р. Р. Мусабәкова.
ӘХМӘД БИДҖАН (Аһшеб Вк1сап)
Язычы оглы (15 йөз), төрек шагыйре. Язу-
чы Сәлахетдин Кятибнең улы. Ә.Б. һәм
аның абыйсы, шагыйрь Мөхәммәд Чәләби,
суфилар шәехе Хуҗа Бәйрәмнең мөридл-
әре булалар. Суфилар ритуалындагы
күзаллау күнегүләрен ясый-ясый, Ә.Б.
үзен тәмам хәлсезләнү-җансызлану
дәрәҗәсенә китереп җиткерә "Биҗан"
(гарәпчә— җансыз) кушаматы алуы да
аның шул халәте б-н бәйле Ә.Б. үзенең
абыйсы Мөхәммәд Чәләби тарафыннан
гарәп те
лендә язылган "Мәгариб әз-заман” (“Заман
кояшының батышы") исемле әсәрен 1460
елда төрки телгә ирекле тәрҗемә итә һәм
аны “Әнварел-гашыйкыйн" ( Гашыйклар
нуры") дип атый Шул исем б-н әсәр 19
йөзнең 2 нче яртысында татарлар ара-
сында киң таралыш ала һәм Казанда күп
тапкырлар басылып чыга. Ә.Б. фарсы га-
лиме Зәкәрия әл-Казвининың “Гаҗаиб әл-
мәхлүкат" (“Гаҗәеп җан ияләре") китабы
нигезендә иҗат ителгән шул исемдәге
әсәр (1453) һәм оригинал иҗат җимеше
"Дөрре мәкнүн" ("Энҗеләр тезмәсе") әсәре
авторы буларак та билгеле Әсәрләрнең
өчесе дә дини эчтәлеккә ия, аларда
хикәяләр рәвешендә пәйгамбәр һәм
хәлифләрнең эш- гамәлләре, ислам
шәригатенең нигез кагыйдәләре бәян
ителә.
Әсәре: Әнвәрүл-гашыйкыйн. К.. 1898.
Әд Абилов Ш.Ш. Татарская литера-
тура XV—XVI вв. (Эпоха Казаиского хан-
ства) // Средневековая татарская литера-
тура (VIII—XVIII) К 1999 Ыаш
Ап51к]оресһ51 151.. 1978. 2 сШ.
Автор: М.В Гайнетдинов.
ӘХМӘД ХУҖА әс-САРАИ (14 йөзнең 2
нче яртысы). Алтын Урда чоры төрки-
татар шагыйре. Тумышы б-н Идел буе
төбәгеннән. Гарәп һәм фарсы телләре
мөгаллиме, әдәби иҗат б-н шөгыльләнгән.
Алтын Урда дәүләтенә Аксак Тимер
һөҗүме вакытында (14 йөзнең 90 нчы ел-
лары) әсир төшеп. Сәмәрканд шәһәренә
озатылган дип фараз ителә. Иҗат мира-
сыннан Сәйф Сарайның "Китабе Гөлес- тан
бит-төрки" кулъязма җыентыгында
урнаштырылган газәл жанрындагы бер
шигыре ("Дилбәремнең ул сәдәфтик агь-
зында дөр бар ирер “) б-н мәгълүм. Иҗаты
һәм тормышы аз өйрәнелгән.
Әд.: Татар әдәбияты тарихыннан сту-
дентларның практик дәресләре өчен ма-
териал. К.. 1967; Татар поэзиясе антологи-
ясе. К., 1992 1 китап; Сәйф Сарай. Гөле-
стан Лирика. Дастан. К.. 1999.
ӘХМӘД әш-ШӘФИГЫЙ (тулы исеме
Әхмәд ибне Гали ибне Хәҗәр әл-Гаскый-
лани әл-Мисрый әш-Шәфигый)
(28.02.1372. Каһирә—1449, шунда ук),
гарәп галиме, әдип. Фәләстыйнда укып
белем ала. соңыннан үзе дә хәдистән
дәресләр бирә. 1408 елдан Мисырдагы
Әл-Әзһар һәм Омар мәчетләре имамы.
Алтын Урда б-н мамлүкләр Мисыры
арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрне
яктырткан "Китабе
анба әл-гомр би абна әл-әмр" ("Чорның,
балалары турында акылсызлар хәбәре")
исемле тарихи китап авторы. Кулъязма
нөсхәләре Британия музее (Лондон) . Па-
риж милли китапханәсе һәм Европаның
башка архивханәләрендә саклана Әдипнең
дини-дидактик эчтәлекле Мөнәбби- һат"
("Фикерләр уятучы") исемле әсәре Касыйм
шәһәренең зыялы бер кешесе тарафыннан
1630 елда татар теленә тәрҗемә ителә һәм
1905. 1915 елларда Казанда аерым китап
булып басыла
Әд. Тизенгаузен В. Сборник матери-
алов. относящихся к истории Золотой
Орды. СПб . 1884 Т 1. Марджани Ш Вафи ят
ал-аслаф ва тахият ал-ахлаф (Пер с араб
А.Н Юзеева К 1999) Татар әдәбияты
тарихы К.. 1984 I т.
Автор: РФ Исламов
ӘХМӘДБИК (18 йөзнең 2 нче ярты-
сы—19 йөз башы), шагыйрь 1970 елларда
Ленинградның Дәүләт тарих архивында
табылган кулъязма шигырьләр
җыентыгының авторы дип уйланыла
Шигырьләр 1786-1804 елларга карый
Эчтәлеге б-н алар хаҗга бару һәм Мәккә
шәһәренә сәяхәт кылу вакыйгаларына
багышланган Шигырьләрнең
икесе—"Әл-видагъ” ("Аерылышу") һәм
“Вәйс эл-Карани" ("һәр сәхәр вакътында
калкып гизорди ) тәмам халыклашып,
Рамазан ае көннәрендә кичке намаздан
соң мәчетләрдә көйләп әйтелә торган
булган. Э нең иҗатында дини һәм дөньяви
мотивлар аралашып бара, автор социаль
һәм рухи бөлгенлекне тәнкыйть итә.
җәмгыятьне сафландыру идеяләрен алга
сөрә. Шул үзенчәлекләре б-н Ә. иҗаты
татар шигърияте үсешендәге мөһим бер
яңалык буларак тәкъдир ителә Ә нең
аерым шигырьләре, авторы күрсәтелмичә.
1905 елда Казанда "Мәҗмугаи илаһи"
(“Илаһи җыентык") исеме белән басылып
чыга Э нең биографиясенә кагылышлы
мәгълүматлар сакланмаган
Әд Гайнетдинов М.В. XIX йөз тагар
әдәбияты тарихына яңа материаллар //
Татар теле һәм әдәбияты К., 1977 6 т Татар
әдәбияты тарихы К.. 1985 2 ш.; Татар по-
эзиясе антологиясе. К., 1992 1 китап
Автор: М.В.Гайнетдинов
ӘХМӘДИ (Аһшесһ) Таҗеддин ибне
Ибраһим ибне Хызыр Гирмияни (1334.
Гир- мияни ш . Төркия—1413, Амасья ш ,
шунда ук), төрек шагыйре Яшьлегендә
мамлүкләр Мисырына барып тарих,
фәлсәфә теология
философия, медицина һ б фәннәрне тирән-
тен өйрәнә шагыйрьләр галимнәр ш и Ал-
тын Урдадан чыккан кешеләр б-н
аралаша. Төркиягә әйләнеп кайткач,
солтан Баязид Йылдырым һәм аның
уллары б-н элемтә урнаштыра Бик күп
әдәби әсәрләр авторы: шигырьләр
тупланмасы "Диван" (8 мең бәйт).
"Җәмшид вә Хөршид" дигән романтик
мәхәббәт поэмасы (күләме—5 мең бәйт)
медицинадан трактат "Тәрвихел-әрвах'
("Әрвахларны сафландыру 4 мең бәйт),
шигъри лөгать Миркател-адаб ("Әдәпле-
лек дәрәҗәләре") һ.б. Ибне Синаның "Ка-
нун әт-тыйбб" ("Табиблек гыйльме канун-
нары" хезмәтен. Фәридеддин Гаттарның
"Әсрарнамә' (“Серләр китабы ) әсәрен
төрек теленә тәрҗемә итә Аеруча күләмле
әсәрләреннән—12 йөз шагыйре һәм фикер
иясе Низаминың ' Искәндәрнамә по-
эмасына нәзыйрә жанрында иҗат иткән
шул ук исемдәге шигъри әсәрен (күләме—
8250 бәйт) 1389 елда тәмамлый Үз зама-
нының төрле проблемаларын, кеше
тормышы. яшәү мәгънәсе, тәгълим-тәрбия
мәсьәләләре зурында авторның әхлакый-
фәлсәфи уйлануларын эченә алган бу по-
эма кулъязма нөсхәләр рәвешендә татар-
лар арасында киң таралып, мәктәп-
мәдрәсәләрдә уку-укыту әсбабы итеп фай-
даланыла. Поэмадан зур бер өзекне С.Кук-
ляшев укыту материалы буларак үзенең
Диване хикайәте татар’ (Казан. 1859)
исемле хрестоматиясенә урнаштыра
Поэманың аерым кулъязма күчермәләре
Казан. С.- Петербург һәм башка
шәһәрләрнең архив һәм китапханә
фондларында саклана
Әд Миннегулов Х.Ю Садретдинов Ш.А.
XIX йөз гатар хрестоматияләре К. 1982.
Асланов В.И Ахмеди и его Искан-
дер-наме" // Народы Азии и афрнки 1966
N8 4. Миннегулов Х.Ю Татарская литера
тура и восгочная классика Вопро- сы
взаимосвяэей и поэтикн. К.. 1993
X Й.М иңнегулов.
ӘХМӘДИЕВ Нур Гариф улы (14 12
1946, Алмакай р ны Әсән а ) язучы. ТРмың
аткал сәнгать эшлеклесе (1994) 1970 елда
Казан ун-тын. 1987 елда Мәскәүле М
Горькнй исем. Әдәбият ин- ты
каршындагы Югары әдәби курслар
тәмамлый 1971-73 елларда ВЛКСМның
Азнакай райкомы секретаре. 1979-83 -
"Азиакайнефть” НГДУсынын курслап
укыту комб- ты директоры. 1987-93
елларда ТР Язучылар берлеге Әлмәт
бүлегенең җаваплы сәркатибе 1994 елдан
“Тат
нефть' АҖнең "Хәзинә" г-тасы мөхәррире
Беренче шигырьләре һәм балалар өчен
хикәяләре 1970 еллар башында “Ялкын”
ж-лында, 'Яшь ленинчы", “Татарстан яшь-
ләре" г-таларында басыла. Ул-“Аһәң"
(1980). “Ак бишегем” (1987), “Яралы күк"
(1994), “Күзгә-күз" (1996), "Чакматаш”
(2002) кебек шигъри җыентыклар, “Бал
яңгыры" (1984). "Күктә ничә йолдыз бар?”
(1991), “Аксак төлке" (1994), “Ат-
ларым—колыннарым" (1997) исемле ба-
лалар өчен шигырьләр, хикәяләр, маҗара-
лы повестьлар авторы. Ә әсәрләрендә
җирдә барган вакыйгаларга, гаилә тормы-
шына, яшьлек һәм мәхәббәткә, хезмәткә
үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Аның герой-
лары тормыш сөючән, оптимист кешеләр
Әсәр : Сайланма әсәрләр: 4 томда. К ,
2001-2002
Әд. Афзал Г Шагыйрьнең уңышы
Ватаным Татарстан. 1995 24 янв ,
Гамбәр Н Каеннар яктысында Казан
утлары 1996. №12.
ӘХМӘДУЛЛИН Азат Гыйльмулла улы
(13.10 1932, Саба р-нының Байлар Сабасы
а.). әдәбият галиме, тәнкыйтьче. ТР
ФАнең мөхбир әгъзасы (1994), ТАССР-
ның атказ. сәнгать эшлеклесе (1982). Ка-
зан ун-тын тәмамлый (1956). Тубыл пед.
ин-тында укыта (1956-58), Татарстан ра-
диокомитетында эшли (1958-61). 1963-
80 елларда СССР ФАнең Казан филиалы
Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында, 1972
дән директор урынбасары булып эшли
1981 елдан Казан ун-ты профессоры, 1999
га кадәр татар әдәбияты каф мөдире.
1999-2004 елларда Казан пед. уи-тында
татар әдәбияты каф. мөдире Хезмәтләре
татар драматургиясе һәм театры тарихы-
на. Г.Камал, Г.Исхакый, Ф Әмирхан,
М.Фәйзи, К.Тинчурин, Ф Бурнаш, Т Гыйз-
зәт. Н Исәнбәт, Р Ишморат, X Вахит, Т
Миңнуллин һ. 6 татар язучылары, дра-
матурглары иҗатларына карый. Урта
мәктәп өчен әдәбият буенча дәреслекләр
авторы (1970 елдан бирле 15 басма чыга)
Әдәби терминнар тупланган "Әдәбият бе-
леме сүзлеге” (1990) төзүчесе.
Хезм.: Ничек сурәтләргә сине, заман-
даш (Бүгенге татар драматургиясенең ак-
туаль проблемалары турында). К , 1976,
Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. К., 1980,
Горизонты татарской драмы. К., 1983; Та-
тарская драматургия. М., 1983; Офыклар
киңәйгәндә. К., 2002.
Әд Даутов Р Н . Нуруллина Н Б Совет
Татарстаны язучылары Биобибли-
ографик белешмә К . 1986; Ханзафаров Н
Зыялы галим! // Мирас 1997 N 12.
ӘХМӘТ Абдулла Сафиулла улы
(25.3.1905, хәзерге Курган өлкәсе Прито-
больный р-ны Звериный (Звериного-
ловск) а.- 28.10.1976, Казан), прозаик,
драматург 1936 елда Казан пед. ин-тын
тәмамлый. 1925 елда Свердловск
шәһәрендә чыга торган “Сабан һәм чүкеч"
г-та- сында беренче язмалары басыла
башлый. 1932 елда Казанга күчеп килә.
1936-41 елларда "Совет әдәбияты" ж-лы
хезмәткәре, соңрак Казан химия-технол.
техникумы һәм музыка мәктәпләрендә
татар теле һәм әдәбияты укыта. Бөек
Ватан сугышында катнаша “Алга, дошман
өстенә!" фронт г-тасында хезмәттәшлек
итә. 1946- 51 елларда Татарстан дәүләт
нәшр-тында яшьләр-балалар әдәбияты
редакциясе мөдире. 1952-55 елларда
“Пионер” ж-лы җаваплы мөхәррире.
Беренче очерклары һәм хикәяләре 1931
елда Мәскәүдә "Кара баганалар" исеме
белән басылып чыга. Балалар өчен
“Йолдыз" (1935), "Солдат балалары"
(1948), “Яңа дуслар" (1954) хикәя
җыентыклары, Татарстанда нефть про-
мышленносте барлыкка килү турында
"Кара алтын" (1947), “Яшәү көче" (1951)
дигән очерклар китаплары авторы
"Серләр" (1948), “Егет сүзе” (1954) пье-
салары Казан, Уфа, Бөгелмә, Екатеринбург
театр сәхнәләрендә куелды, рус һәм баш-
корт телләренә тәрҗемә ителде. Ә. татар
халык иҗаты әсәрләрен туплап, аларны
әдәби эшкәртеп матбугатка әзерләде.
Аның тарафыннан төзелгән “Халык
иҗаты" (1938, 1940, Х.Ярми белән бергә),
“Хуҗа Насретдин мәзәкләре” (1942, 3-бас-
ма 1966). "Мәкальләр" (1948), "Табышмак
әйтәм табыгыз" (1949) җыентыклары
дөнья күрде. Кызыл Йолдыз ордены һәм
медальләр белән бүләкләнде.
Әсәр.: Сайланма әсәрләр. К., 1964;
Пьесалар. К., 1981; Рассказы. К., 1974.
Әд Советские детские писатели: Био-
графический словарь М , 1961; Даутов Р.Н.,
Нуруллина Н.Б Совет Татарстаны
язучылары Биобиблиографик белешмә. К ,
1986.
Дәвамы киләсе саннарда