Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ҖАНЛЫ МӘСКӘҮЛЕ


ВАХИТ ЮНЫСКА 75 ЯШЬ
Без бер елга суын эчеп үстек... Исергәп авылының Закир агай улы Вахит, абыйсы
Миргазиян кебек хәрби самолетларда да очмады, дөнья илләре буйлап корабларда
да гизмәде һәм том-том китаплар да язмады. Анын Миргазиян абыйсы хәзер инде
татар халкының күренекле әдибе. Вахит энесе исә. бер гаиләдә тәрбияләнсә дә.
Исергәп унъеллык мәктәбен тәмамлагач, артык та түгел, ким дә түгел. Мәскәүдәге
халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга баруны максат итеп куя. һәм бу хакта
әти-әнисенә дә әйтә. Вахит үзе аны болайрак аңлаткан иде.
Улының хыялын белүгә, әтисе Закир ага бу хәлгә
бик үк ышанып җитмәсә дә. шиген улына сиздерми.
Әйе. ничек инде рус телендә укымаган улы Вахит
Мәскәү кадәр Мәскәүгә укырга барырга җыена, акча
туздырып кайтуы гына булмасмы? Алай да сер бирми,
башта өс-башына күз ташлый. Буй-сынга ару гына булса
да. малайның өстендә күрше хатыны теккән кием—ни
костюм, ни җилән түгел. Аягында да "мин чабата түгел”
дип кычкырырга торган нәрсә генә. Авыл малаена яраса
да киемнәре бер дә кала кешесе киярдәй түгел шул.
Кичке якта табынга утыралар. Әтисе Вахитның
әнисенә карап-карап ала. Янәсе: йә. анасы, син нигә
дәшми утырасын, әллә мәйтәм, тәвәккәлләп малайны
җибәрикме шул Мәскәү дигән калага, анда да адәм
балалары яшидер бит әле. . Ләкин Закир ага бу хакта
хатынына әйтергә ашыкмый, ашап утыра, авыл
кешесенә хас булганча уйлана, уйлый. Һәм тәгаен фикергә килеп, табын янында
сүзне болайрак башлый "Әнисе дим. әллә, мәйтәм, малайга рәтлерәк костюм
алыйкмы9 Мәскәү кадәр Мәскәүгә бара бит. Әллә мәйтәм, теге быел кысыр калган
сарыкны...”
Кысыр калган, ит-май җыйган сарыкны чалып. Закир агай күршедәге Октябрьск
катасына илтеп сата һәм Мәскәүгә китәсе улына менә дигән костюм-күлмәк. ялтырап
торган туфли алып кайта. "Кеше арасына бара ич улыбыз, әнисе, үз хакыбызга
алган әйберләр, кеше хакына кермәдек".—дип. Закир ага костюм белән туфлины
улының кулына бирә. Бүләкне кулына алуга бер башка үсеп киткәндәй була Вахит
Ата-анасын шаккаттырып: “Әти-әнием. мин сезгә, чит илләрдә эшли башлагач,
мондый гына бүләкләр җибәрмәмен әле. Әйтте диярсез".—ди. Әти-әнисе бер-
берсенен күзләренә карап елмаешып ала. Әнисе: "Бирсен Ходай, улым”,—дип
тәгаенли.
Институтка керүе турында Вахит сөйләргә яратмый Әйе. тәвәккәлләп башкалага
барган, кергән, укыган, диплом алган, хәзер мөселман илләрендә хезмәт итеп ята.
Бетте-китте! Ләкин ул Казанны, туган якларын беркайчан да онытмады, ялга кайткан
саен, якташы булгангамы, мин эшләгән Язучылар берлегенә керер, һәм: "Менә
чит илләрдә йөргәндә башыма килгән хикәяләрне яздым әле”—дип кинәнер иде
Татар халкынын язмышы, бигрәк тә яшьләр тормышы аны һәрчак борчыды һәм ул
шул хакта шактый хикәятләр язды, ул язганны республика газета-журналлары бик
теләп бастылар.
Вахит һәрдаим ыспай киенгән булыр, өс-башы елтырап торыр. Монын өстенә
ул. соңарыбрак булса да. Башкортстанга кунакка баргач. Хода язган алиһәсен тапкан,
өйләнгән.
Ә туксанынчы елларда агалы-энеле Юнысовлар, инде аксөякләргә әверелеп,
жәмәгатьләре белән Казанга кайттылар Мин аларны “Болгар" кунакханәсенә
урнаштырдым Кич белән без—якташлар—шунда җыелдык. Бик озак сөйләшеп
утырдык. Бу кичтә безгә дөньяны корабларда гизгән Миргазиян һәм чит илләрдә
илчелекләрдә эшләгән Вахит бик күп могжизаи хәлләр турында сөйләделәр Ахырда
Вахит әйтте: "Татар халкынын тарихы безнен гун бабаларыбызга барып тоташа. Дөнья
каһарманы Атилланын оныгынын-оныгы Кубрат хан исә көнчыгыш Ауропада
беренчеләрдән булып дәүләт төзи. Безнен тарих шул чордан башланырга тиеш, Кубрат
хан чорыннан ”
Шул көннәрдә генә танылган язучы Жәмит Рәхимовнын "Мәдәни жомга"
газетасында “Тарихыбыз кай чордан башланырга тиеш” дигән мәкаләсе басылган иде.
Әле булса хәтеремдә: Вахит мәкалә турында кайнарланып сөйләде Гәрчә бу сүзләрне
шактый еллар элек олуг галим Лев Николаевич Гумилевтан ишеткән булсам да, мин
якташым Вахитны дикъкать белән тынладым Һәм ерак бабабыз Кубрат хан хакында
әсәр язганда ниндидер күләмдә ул биргән мәгълүматлардан да файдаландым
Якташлар илә очрашу минем өчен бик мәгънәле булды Урамга йөрергә чыккач
Вахит мина әйтте: “Мин Казанга кайта алмам, койрык каткан, ә менә Миргазиян шул
хакта хыялланып йөри. Чөнки актив яза. каләме бар" Аерылышканда әйткән сүхләре дә
истә: “Мин булган мөселман илләрендә татарларны хөрмәт итәләр, безнен
бабаларыбыз турында анда бик күп мәгълүматлар саклана. Кулыма төшерә алсам, мин
аларны сина жибәрә торырмын".—диде ул.
Якташым Вахит Юныс авырып киткән икән Ләкин мин ышанам Мәскәүне дә үз
иткән Баулы районы Исергәп авылынын ватанпәрвәр егете Вахит Юныс үзенсн
алиһәсе белән мәркәзебез Казанга тагын кайтыр' Якташым-замандашым Вахит үз
алиһәсе белән янарып киткән Казан урамнарыннан тагын үтәр! Һәм мәркәзебезнен
яшәреп китүен күреп, “мәнге яшәсен Татарстаным, яшәсен татар халкы!" дип янә-янә
кинәнер. Ана бит әле бары тик 75 кенә яшь. Яшибез әле. Ходай кушып,
якташым-замандашым. яшибез!