ШИГЫРЬЛӘР
Өч катлы борынгы өем.
Мин монда бәхетле идем.
Зәп-зәңгәр күлмәкле аһәң!— Төннәрен гел безгә килдең.
Салкынча тынлык эчендә Сурәтләр шыпырт күченде.
Тартылып чыгарды өнен Беренче кафиям минем.
һәм безнең җырга шушындый Өстәге ай да кушылды.
Тормыш—ирекле шигырь күк, Икебезгә бер көләч күк.
Ул чакта шул белмәдем мин, Нинди уеннар көткәнен.
Кагыйдә юк бу уенда.
Безләргә килә кыенга.
Җавап табалмассың төпле:
Кем хаклы да кем гаепле.
Үз йөзе юк икән монда Кайгының да, шатлыкның да...
Син, өч катлы борынгы йорт! Бәхетемне исеңдә тот.
Тормыш—азат шигырь иде, Бәхетебез күккә сыйды.
Лилия ГАЗИЗОВА—рус телендә язучы шагыйрә. “Черный жемчуг~. “Поэма о беременноспГ һ 6. китаплар авторы Г Державин исемендәге премия лауреаты Казанда яши.
Татарча фамилияле Мин- өченче шагыйрә*, Урамнан өйгә иңгәндәй, Әдәбиятка керәм.
һәммәсе шат кебек монда. Әйтерләр күк түргә уз, Без сине озак көттек бит... Татар кыяфәтле кыз.
Игорь Северянин сыман Мин үтәрмен бик кәттә.
һәм сезнең берегезгә дә Баш имәмен, әлбәттә.
Авыз нтеп шөһрәт дигән Суынган бәлеш төбен, Гамьсез генә мин сузармын Сезгә култамгам жебен.
Ә асылда күңелемдә Бер өмет яшәр көйрәп,— Миндәй кызга дан түгел һич. Тик аз гына наз кирәк.
ЙОКЫСЫЗЛЫК
Төштә юлым күрмәмме, дип, Мин йокларга теләдем бик.
Ләкин юлым бик еракта, Йокы биләмәгән якта.
Алданса да кайчак күңел. Мин үзем дә монда түгел.
Сагалан торса да кинә. Кире кайтасым да килә.
Аска өстери шул ваем, Уем өскә очкан саен.
Иҗат йорты. Нигә шулай Бик язасы килә соң...
Күккә тигән наратлардан Бөркелә шикелле моң. Кәгазьгә төшерәсе иде.
Тик мин рәссам түгел шул. Алдымдагы ак кәгазьгә Төшми хәтта сыңар юл. Ап-ак кәгазь. Ап-ак, ап-ак! Шаулама тышта, нарат,
Мин мөкиббән киткәнмен ич Шушы аклыкка карап.
Автомобилем алдыннан Ренгент сурәтен күтәргән Бер-ир-ат үтте йөгереп. Мин туктап аны үткәрдем. Болай ук ашыкмас иде, Авырыйдыр инде, мескен. Минем якты күңелемне Гүя кара мәче кисте. 1
1 А Ахматова белен Ь Ахмадуллина күм» тотыла
Сүрелделәр беләзекләр, Муенсаларның нуры да... Гаиләм хакында язам мин, Шук балаларым турында.
Мәхәббәт сүзен дә хәзер Кулланам бугай бик сирәк.
Тыйнак кына дуслык сүзе Хәзер миңа сөйкемлерәк.
Ләкин кайчак ишетәм аһәң: Онытып буламыни аны. Сәер, серле дулкынлану Кинәт биләп ала җанны.
һәр узган көн якын миңа, Түгел көн үтсенгә генә. Чишелмәгән табышмагы Яшәгәнгә күңелемдә. Җимелдәгән пәрәвездәй, Төшкән алма тавышыдай, Сорау белән җавап кебек Хәтеремдә кавышалар Мең дә бер төннең түрендә, һәм мин уянырмын, бәлки, Вәсвәсәле күңел белән? Кем белә...
Сиздермичә инде дә төн, Җир өстендә тып-тын менә... Бик еракта ишетелә Исерекләр таушы гына.
Өстәлдәге лампа уты Бу караңгы төнге йортта.
Берәр җавап таләп итеп Сорауларымны яктырта.
Шул яктылык җанга иңә. Дөньялыкта ни эшем бар?— Якыннарым барсы өйдә, Мыш-мыш килеп йоклый алар.
Ркаил Зәйдулла тәрҗемәләре.
Бу—эрегән кар бөртеге генә— Дымлы күзләрегез.
Ни әйтергә сезгә,
Ни әйтергә сезгә?
Качты сүзләребез.
Бу—көн генә шулай иләсләнеп Дөньяга ут яккан.
Әле вальс әйләндерә безне, Әле генә—канкан...
Бу—күңелне алдап алгысыткан Яз хикмәте генә.
Сез гашыйксыз миңа,
Бары гашыйк.
Язлар әйтми генә...
Елыйм дип уйлаган идем мин. Чыкмаган яшем дә.
Төс җуйган фирәзә йөзегем Кемнәрдән яшерәм?
Сиздерми, тын гына күземә Тошкәи лә күләгә.
Нишләптер кисәктән кадерле Тоелды... үлән дә.
Шәфкатьле августым, китәсең. Озатып каламын.
Йөземә пар сызык төшергән Әйт, кемнең каләме?
Синең сөю саклап йөртә мине. Тынычландыр, жылыт, кочакла. Яратканым, ирем, каһарманым— Мин үлемсез янда син чакта.
Ышанычлы барыр юлларым, Синең учларыңда кулларым.
Көлке төсле никтер Утыз яшьтә
Баш җуеп ярату турында язуы. Мәшәкатьләр,
Дөнья гаме Йота... йота жанны.
Як-ягыңа каранасың...
Их, шайтан алгыры!
Утыз яшьтә дә Баш җуеп ярату турында Килә бит язасы, һәм...
Хәтта шул хистә янасы!
Утыз җиде дә юк. Түгел егерме дә.
Ачы сүзләремне Төшермимен җиргә.
Мин яраткан җиһан Мине аклап тора. Якыннарым сөеп Яклан, саклап тора.
Якты йолдыз минем Юлыма нур сибә, һәм таләпчән Тәңрем Гафу кыла килә...
Илсояр Иксанова тэрҗемзлзре