Логотип Казан Утлары
Парча

ПАРЧАЛАР

Яңгырлы җәй
Инде ничәнче көн тапталган урында сарыклар өчен тамак туйдырырлык ризык булмавын белсә дә. Нурлыгаяз көтүне янә Чиялек ягындагы тау битенә куды. Малкайлар сибелешеп
чемченергә керешкәч, тезгенен муенына урап, атын да иреккә җибәрде. Үзе исә төпләре бергә береккән каеннарның берсенә барып сөялде. Гамиләсен күрәсе килү, ул йөргән эзләргә басып үтү теләге аны тагын бирегә алып килде.
Вак кына сибәләгән янгыр көзне хәтерләтсә дә, табигать жәйге матурлыгын җуймаган иде әле. Бар җиһанны каплап алган төссез күк гөмбәзенең бер ачылуына, кояш нурлары җылысыннан бер назлануга өмет өзелмәгән иде әле.
Нурлыгаяз күкрәк кесәсеннән, бик эчтән, азапланып кына папирос чыгарды, аны яңгыр тамчыларыннан учына яшереп кабызды. Болай да тартышып калган иякләрен чокырлатып, рәттән берничә кат шуны тансыклап суырды. Үтә тиз тәэсир итә торган дару диярсен, ике авыз тын алуда ук анын тәне авыраеп калды.
Тәмәке тартуын ташлаганына хәтсез булган иде инде югыйсә. Бүтән тартмам, дигән иде. Кесә төбендә йөргән “әҗәл даруын" инде алып ташларга да вакыт иде. Юк бит, булдыра алмады.
Нурлыгаяз үзе сөялгән каен төбенә чүгәләде. Кожан итәген җайлап тезенә салды. Тәмәкесен янә бер көйрәтеп уйга талды. Бик тә бәхетле, бик тә рәхәт булган чаклары күз алдына килде аның. Хәтта ирен читләренә елмаю да чыккандай булды.
Әле кайчан гына алар үзләре бер олы йөк булып, печән тутырылган арбага төялеп шушы урынга көтү көтәргә киләләр иде Яна гына тәпи баса башлаган кече кызлары белән бергә кояшлы, җиләкле жәйнен озын көннәрен урман кочагында үткәрергә, җиде эшен җиде якка ташлап булса да, елнын шушы фасылында мул итеп табигать хәзинәсе җыеп калырга күнеккән телсез-чукрак Гамиләсе дә аларга иярә торган иде.
Тау битенә, агачлар арасына таралышып иртәнге сусыл үләнне ашап алган сарыклар төшке якта борыннарын күләгәле урынга төртеп тынып калгач, үзе учак тергезер иде. Малайлары белән әш-мәш килеп шалаш әмәлләр иде. Аннан сон Гамиләсе җыеп килгән яна җиләктән авыз итеп, кайнар чәй эчәрләр иде. Көлдә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәнгене баш бармакларын тырпайтып мактый-мактый ашарлар иде. Бүтән көннәрдә агач төпләрендә тәгәрәшү, каен башларына менеп мунча себеркесе өчен ботак сындыру кебек эшләр дә үтә бер рәхәтлек белән уза торган иде. Бигрәк тә малайлары әрсез, шук булды. Уйнашып-сугышып туймаслар кебек
Мидхәт САДЫЙКОВ (1952) - журналист; хикәяләре һәм мәкаләләре вакытлы матбугатта даими басыла. Казанда яши
иле Аларнын үзара нидер сөйләшүләрен, нәрсәдәндер кызык табып көлүләрен күзәтү рәхәт иде Нурлыгаязга. Бәхетле иде ул. бәхетле! Чукрак- телсез булуы аркасында гына ана яр булган, сөеп-сөелеп туйгысыз гүзәл сын—Гамиләсе белән бәхетле иде ул.
Еллар үтте Балалары үсте. Үсте лә таралышты. Инде кечкенәсе дигәннәре дә унберенче яшь белән бара Ярый әле анысы бар. анысы үз янында. Ул булмаса нишләр иде бүген Нурлыгаяз. нишләр иле?!
Әллә кайдан, ерактан килгән тавышка каен төбендә үлән утлаган алаша беренче булып башын күтәрде, агачлар арасында чемченеп йөргән сарыклар куркышып бер жиргә жыелды. Бер мизгелгә янгыр да туктагандай булды.
Нәрсәдер барлыгын сизенеп. Нурлыгаяз ла урыныннан кузгалды, урман сукмагына борылып карады. Сукмак буйлап көтүгә табан анын кызы Ләйсән йөгерә иде
—Абыйдан хат бар!—диде ул сөенеп. Анын нәни куллары күз иярмәс тизлек белән җилкәдәге погоннарны сурәтләп алды, һавада дулкынланып таулы ил рәвешенә керле һәм ау мылтыгыннан аткандагы хәрәкәт ясап абыйсы Ильясның Әфганстаннан үз илебезгә кайтуын хәбәр итте. Атанын йөзе яктырып китте. Ул юешләнергә өлгергән хат кисәген кулына алды Укый бслмәсә дә. ана озак карап торды. "Мин беләм. мин беләм!" ди тәндәй .бармагы белән берничә тапкыр хатка төртеп күрсәтте "Тегесендә ул үзе язмаган иде. үз кулы белән түгел иде. мин беләм. мин таныйм анын язуын”,— дигән ишарәләр ясады. Ул тиз генә кожан аегындагы бишмәтен салып, кызынын җилкәсенә каплады. Салкын тимәсен очен аны шунда ук атка атландырып куйды "Башка вакыт булса, күлмәкчән чыгып чапканын өчен кирәгеңне бирер илем”.—диде ата. кызының арт ягын чәбәкләп Ярар, бу юлы кичерәм. дигәндәй, эчкерсез елмайды. Аннан соң кожанын да җылына алмый калтыранган кызы остенә бөркәп куйды. Бер мизгел уйланып торганнан соң. Нурлыгаяз сәгатенә күз салды. Нәрсәдер исенә төшеп, кулларын чалбар кесәсенә тыкты һәм ул Ильясның хатын янә ачып, башыннан ахырына каләр карап чыкты. Аннан сон җылынырга теләп атнын аркасына сыенган кызына. "Әнкәмнән хәбәр юк идеме?*’—дигән ым какты. Кызы дәшмәде "Юк!” дияргә теле әйләнмәде.
Их. әниләре дә өйдә булсын иде шул мизгелдә Сөенсен иде бер шушы шатлыктан. Еласын иде бер шыңшып, көлсен иде. Юк шул. яннарында түгел, еракта...
Үз уйларына бирелгән ата белән баланын әле генә яктырып, нурланып киткән йөзләренә сагыш инде. Республиканың онкология хастаханәсенә дәваланырга дип киткән әниләреннән хәбәр булмау аларнын бәгырен телле
Яу кырыннан исән чыгып була икән Яман чирләрдән лә котылып була диләр Буладыр, буладыр
Табигать баласының әллә кай җиренә яшеренгән яман бер чирен, шул нисбәттән туган кайгы-хәсрәтләрен юып ташларга теләгәндәй, янгыр ай буе ява да ява иле.
Постта
Һ
әр Сабан туе бәйрәме үзенен кабатланмас бер вакыйгасы белән хәтергә уелып кала.
. Үткән ел да шулай булды.
Мавыгып ат чабышын карыйбыз. Шундый кызык, шундый рәхәт Күңелле тамашаны карарга меңләгән кеше җыелган Мин дә шулар арасында. Алдагы рәттәгеләр җиргә утырган, дистәләгән кеше кечкенә балаларын күтәреп баскан, кайберәүләр киртәләргә таянган Һәммәсе лә тамаша кыла, атлар турында гәп куерта, юктан да кызык табып көлешә Яргы алым гына читкәрәк китеп баскан авыл апаеның да иреннәре кыймылдап-кыймылдап куя. Сүзләр, сүз тезмәләр, кайбер җөмләләр аермачык булып ишетелә:
—Зөлхәбирә апаннын кызы кияүгә чыкты. Закир бабан үлде Жинү
бәйрәме көнендә медальләрен дә тагып чыккан иде. “Тагын бер кат Берлинны алган кебек булдым",—дигән карчыгына. Шуннан сон озак яшәмәде. Өч сугыштан да исән-имин кайткан Жиһанша бабаң исән әле. Йөзгә җитеп килә. Икенче карчыгы да үлгәч, атасын карарга дип кызы кайтты. Анысы да әби инде.
Ярым җитди булып, вакыт-вакыт елмайгандай итеп, авыл хәбәрләренә хас яңалыкларны кемгә сөйли ул, белмим. Янында ире дә, бала-чагалары да күренми. Ә ул һаман үз алдына сөйләнә бирә
Бераз күзәтә торгач, мин монын серенә төшендем. Иминлекне тәэмин итү ниятеннән ун-унбиш адым саен халыкка таба йөзе белән бастырып куелган солдатларның берсе—әлеге апанын улы булып чыкты. Анасы шатлыктан мөлдерәп тулган күзләрен улыннан ала алмаса да, улының карашы читтә алар—атлар чабышын карарга килгән тамашачыларга төбәлгән. Ул әле бер якка, әле икенче якка карангалап ала. Йөзе җитди. Тез буыннарын йомшартудан гайре бер хәрәкәт тә ясамый. Анын өчен әнисе әллә бар, әллә юк кебек. Хәер, бу беренче карашка гына шулай. Постта торган солдатка эндәшергә, сөйләшергә ярамаганлыкны әнисе дә белә бугай. Шуңа да гел үзе сөйли, хатка язып бетерә алмаган яңалыкларны телдән җиткерә. Улы өчен, әлбәттә, аларын ишетү дә бик рәхәт, тансыктыр. Ни әйтсәң дә, каршында газиз әнисе бит
Сумкасыннан бәлеш, сумса кебек камыр исе аңкып торган, күзләре шатлык, сөю хисләре белән мөлдерәп тулган ананын уе—улы белән бергәләп бәйрәм итү, теләге—яшел чирәмле каен төбенә утырып баласы белән бер сыйлану булгандыр да бит, нишлисен, үз иркен түгел.
Вакыт дигәнен тиз үтә, кояш та ин биек ноктасыннан узып, көнбатышка таба авышып бара. Ярышлар да азагына якынлашып килә.
Юртаклардан, нәселле чабыш атларыннан сон, ниһаять, хуҗалык атларына старт бирелде. Өсләренә мәктәп укучылары, егет-җиләннәр менеп кунаклаган утызлап ат бу якка таба ком бураны туздырып чабып китте Безнен янга җитәрәк, җан-фәрманга чабып барган атларның берсе сөрлегеп егылды, җайдагы әллә кая тәгәрәп очты. Мәйдан ах итте. Ул арада ат сикереп тә торды, башын селкеп, пошкыргаланды, аннары башкалар артыннан юыртып китте. Хуҗасы да аксый-аксый ана иярле.
Тамашачылар арасыннан: “Ярый әле берни дә булмады”, “Малай жалкы”, “Ат башы белән ир башы ни генә күрми”—дигән сүзләр ишетелде
Ярышка нәтиҗә ясап, бүләкләр тапшырган арада, солдатларга: “Трибуна янына җыелырга” дигән әмер килде. Сәгатьләр буе безнен алда басып торган солдат та әнисенә: “Мин хәзер киләм”,—дип җыелырга кушылган урынга китеп барды.
Халык таралды. Мин дә бәйрәмнең башка төр уеннарын, күнел ачу тамашаларын карау теләге белән сабантуй үзәгенә юнәлдем. Әмма җырлы- биюле уеннар да, баштүбән торып колгага менүче егет тә минем күңелемне әсәрләндерә алмады. Уемда да, күз алдымда да ана белән бала иде. “Кабат очраштылар микән?”, “Озак көттермәде микән?”—дигән сораулар күнелгә тынгылык бирмәде.
Халык автобусларга утыру өчен озын-озын чиратларга баса башлагач, мин ат чабышы үткәрелгән мәйданны янә бер кат карап килү нияте белән каен урманы авызына чыктым да, тукталып калдым. Теге апа һаман да шул урында әрле-бирле йөренә иде әле.