МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ
МӨҺАҖИР г. — Читкә күчеп китүче, эмигрант; качак. / Әлмөһаҗир— Мөхэммәд Пәйгамбәр белән бергә Йасрибкә (Мәдинә шәһәренә) күчеп китүче. Мөһаҗир фи сәбилиллаһ - Аллаһ юлы өчен күчеп китүче. Чыганакларда бу сүз хәзерге заман эмигрантларына карата да кулланыла: "Азат Шәрык"—Берлинда 1923 елда татар Мөһаҗирләре тарафыннан чыгарылган иҗтимагый-сәяси журнал".
Күплек саны шәкеле: мөһаҗирин
МӨҺЕР г. -Штамп, пичәт. Х1У-ХУ11 гасырга караган рәсми кәгазьләрдә йөзек мөһер һәм бадам-мөһер төрләре искә алына. Мөһернең язуында (легендасында) хуҗаның исеме, титулы һәм атасының исеме булган, ә хан мөһерендә нәсел гербы да күрсәтелгән. XIX гасырда шәхси мөһерләре булган кешеләрне хәтем хуҗа, ягъни пичәт, мөһер хуҗасы дип атаганнар. Мөһерле йөзек хатим дип аталган.
Баштарак Мөхэммәд Пәйгамбәр язган хатларына мөһер басмый торган булган. Аннары һиҗрәнең алтынчы елында көмештән йөзек ясатып, кашына өч юл итеп “Мөхәммәдүр Рәсүллаһ" дип яздырган (Аллаһ исеме иң өстә, “Рәсүл" сүзе уртада, Мөхэммәд исеме астында булган). Мөхэммәд Пәйгамбәрнең вафатыннан соң бу мөһерне Әбүбәкер, Гомәр һәм Госман хәлифәләр дә файдаланган.
//Мөһер муми-суртыч. Ал мөһер Мөһер бирү. Мөһер сугу, мөһер басу.
МУЛДЭКЭ тар. - Кара: МЕЛЛА-ӘКӘ. Кыргыз (казакъ) арасында мөгаллим. Электә татар шәкертләре, матди яктан бераз ныгып калу өчен, җәйлеккә еш кына мулдәкәлеккә чыгып китә торган булганнар.
МУЛЛА - Гарәпчә мәүла-әфәнде, боеручы мәгънәсендәге сүздән дип саныйлар. Фарсы телендә мулла—дин гыйлеме белгече, Ислам дине әһеле. Татарча язылышта мелла, мөлля, менла вариантлары күзәтелә. Мулла сүзе олылап эндәшү мәгънәсенә дә ия. Мәс , Минзәлә якларында әтисенең олы кыз туганына мулла түтәй дип эндәшү бар Ә Себер татарларында иренең иң өлкән энесенә мулла тусым дип эндәшәләр икән Шулай ук Себер татарларында “мулла” сүзе укыган, укымышлы мәгънәсендә дә йөри ( “Пестә аннан мулла кеше юк").
Электә муллалар, мәчеттә имам вазифасын үтәү белән бергә, мөдәррис (мәдрәсәдә дәрес бирүче) һәм мөселманнар арасында чыккан төрле бәхәс-низагларны хәл итүче казый хезмәтен дә башкарганнар. Мулла исеме, мәзиннәрдән кала, барлык мөселман руханиларына да бирелә
Мәхәлләләрнең баераклары да, ярлылары да булган. Шуңа карап, муллаларның килере XX гасыр башларында уртача 200 дән алып 700 сумга кадәр исәпләнгән, ләкин кайчагында 3000 сумга да җиткән. Авылларда аларның килере акчалата түгел, күбесенчә натуралата-икмәк һәм башка төрле азык продуктлары белән булган.
Электә муллалар, бигрәк тә авылларда, бәхәссез авторитетка ия булганнар, мәхәлләдәге мөселманнарның әхлак-тәртибен күзәтеп торганнар. Мәсәлән, Казан өязе Кара-Хуҗа авылында җыен бәйрәме, мөселманнарга хас булмаган төс алып, хәмер эчү, кыйнашу кебек нәрсәләр күзәтелә башлагач, мулла кушуы буенча бу бәйрәм тыела. Әтнә авылында барлык аракы һәм сыра лавкалары да муллалар таләбе буенча ябыла, югыйсә бу базарлы авылга базар көнне мөселманнар гына түгел, руслар да күп килә торган булган (XX гасыр башы, Я.Д.Коблов буенча)
Дәвамы. Сүзлек журналыбызның 2004 елның 1нче саныннан басылып килә.
Октябрь инкыйлабы елларында Татреспубликада 200 дан арлык мулла үзләренең дини дәрәҗәләреннән ваз кичен, муллалыкны ташлаганнар яки ташларга мажбүр ителгәннәр. Н.Маторин үзенең “Религия у народов волжско-камского края прежде и теперь" дигән китабында 20 нче елларда муллалар арасында еш кына элекке офицерлар һәм укытучылар очравы турында яза. Шунысы кызык. XX гасыр ахырларында да без аякка басып килгән мәчетләребездә мулла сыйфатында пенсиядәге укытучыларны, элекке коммунистларны һәм хәрбиләрне, хәтта милиция хезмәткәрләрен очратабыз
Муллаларның галимлегенә карата Ризаэтдин Фәхретдин фикерен күрсәтеп китик “ һәр галимгә мулла димәк дөрест улса да. һәр муллага галим димәк жаиз улмаз. -ди ул.
"Мулла" сүзе татардан мариларга да кергән. Мәсәлән. Арча кантоны Арбор волосте Улисьял авылы марилары үзләренең мәҗүси йолаларына җитәкчелек итүче кешене (каһинне) “мулла" дип атаганнар.
Татар телендә кайбер нәрсәләрнең мәһим өлешен “мулла" (“мулласы’) дип атау бар. Мәс.. комган борыны очындагы боҗраны комганның мулласы дигәннәр Әгәр шундый мулласы булмаса. комган мәет юарга дөрес булмый дигән шарт та булган (Мари Элдәге Бәрәңге ягы сөйләше) Тәсбихнын йөзенче зуррак төймәсе (шаһ.1анә яки нншанә) тәсбихнең мулласы дип тә атала
МУНЧА - Рус теленнән алынган сүз ("мовьннца юына торган урын) Ихтимал, ул күрше халыклар теле аша кергәндер (чуашта мулча, молча, мари һәм удмурт телләрендә момоца сүзләре бар) Ләкин борынгы бабаларыбызда мунчада юыну культурасы руслардагыга караганда югарырак булган Борынгы Болгарда һәм Казанда җәмәгать юына торган мунчаларны хәммам дип атаганнар Алар үзәктән ягып җылытылган, су чүлмәк торбалар аша килгән Болгар сабыны исә Новгород якларында да дан тоткан Ләкин авыл җиренә кара һәм ак мунчалар руслардан кергән дип уйларга кирәк Мунчала сүзе дә төптә русларныкы (“мочало"- юешләгеч). Шәрык мунчаларында моның өчен махсус бияләй хезмәт иткән Мунчалы. Бншмунча исемле авыллар булуыннан чыгып, мунчаларның тормыш дәрәҗәсен күрсәткән үзенә бер төрле сыйфат билгесе булуын томанларга мөмкин
Тагын кара ШӘРЫК МУНЧАЛАРЫ.
МУНЧА ИСЕМЕ тар. Баланы беренче тапкыр юындырганда мунча ияләрен алдау өчен кушыла торган исем Мунча ияләре, имештер, үз балаларын кеше баласына алмаштырып куярга яратканнар Мондый исем тискәре мәгънәле яки оятсызрак сүзләрдән торган. Балаларны ике яки алты айлык булганчы шул исем белән атап йөрткәннәр, аннары чын исем кушканнар, ләкин кайчагында аның мунча исеме гомер буена калган
МЫЛТЫК Яныңда йөртелмәде утлы корал (фарсыча-гвфәнг. пмрән) Рус телендә фнтильиоеружье. французча - аркебуж Пермь татарлары сөйләшендә мылтыкны корал дигәннәр (рус телендә дә “ружы- " сүаенен беренчел мәгънәсе. гомумән, корал булган) “Мылтык" сүзе казакъ телендә дә бар. ә төрекләр һәм Кырым татарлары аны түфәк диләр "Мылтык" термины төрки телдә мнлтә (фнлтә)+ук рәвешендә ясалган днгән фикер яши (Р Әхмәтьянов) Ләкин Алтай төркиләрендә аучылар куеп калдыра торган тозак җәясен дә мылтык дип атыйлар икән Кайбер сүзлекләребезгә теркәлгән “мылтыкчы" аучы, сунарчы сүзе әнә шул тозак җәясеннән үк килмиме нкан? Уйгурларда да "мылтык" сүзе бар
“Утлы" мылтыкларның тәтесе (кулса), чакмасы, филтәсе, кеютһәм нишаны (прицел белән мушкасы) булган Хәер, электә мишеньне лә нишан дип атаганнар (хажрлт рус телендәIV “мишень" сүзе фарсн "нишан сүленә барып тоташа ул руска төркиләрдән кергән). Мылтык көпшәсен күбәк .тип тә атыйлар Мылтыкның гадәттә агачтан ясалган сабының иңбашына тератслә торган башы мылтык түтәсе яки кондак дип атала (приклад). Мылтыкка корыла торган дары сүзе (атар теленә фарсыдан кергән (мылтык даруы, баруд). “Корылма" сүзе русча "заряд"ка ту ры килә Лары һәм коршумнарны (кургаш: яд/м. ш тя) махсус могез савытка сенрәнгә салып йөрткәннәр Аткан вакытта
9*
,ДЛЕР ТИМЕРГАЛИН
мылтык көпшәсен терәтеп кую өчен хезмәт итә торган чатлы таякны чатага дигәннәр. Төбәп атарга өйрәнгән вакытта кулланылган мишень, югарыда әйтелгән нишан сүзе белән янәшә, тәмек яки мәрә дип тә аталганга охшый Мылтык ядрә белән корылган, ләкин хәзерге утлы кораллар пуля белән аталар (“пуля" — рус сүзе) Мылтык көпшәсен шомпол (төректә- түфәк чыбыгы) белән чистартканнар, мылтык механизмын һәм кыйтгаларын мылтык мае белән майлаганнар. Мылтыкка нисбәтле патрон, капсюль (кәпсел). гильза, пистон кебек көнбатыш сүзләре телебезгә соңрак кергән
Пуляның төз очышын тәэмин итү өчен көпшә эченә спираль винт сыры ясалган винтовкага татар телендә махсус атама юк. төрек телендә дә ул түфәк сүзе белән бирелә (“винтовка"ны. ягъни русларда башта “нарезное ружье" дип аталган утлы коратны татарчада "бормалымылтык "дип алырга булыр нде-булуын) Шунысы кызык, мондый мылтыкларга кадәр үк инде уклар туры очсын өчен дә аларның койрыгына уң яки сул канат каурыйлары куеп, укның буй күчәре тирәсендә уңга яки сулга таба бөтерелеп очуына ирешкәннәр.
Электә мылтык турында мондый бер табышмак та йөргән: “Агачтан аты, Тимердән хаты. Ходаның кодрәте. Кеше өстендә миннәте." Ихтимал, “ат" дигәндә мылтык куела торган чатага күздә тотылгандыр, "хат" - пуля, йәдрә. коршун коршын булыр. “Миннәт" дигәндә аның кешегә, бигрәк тә солдат кешегә ярдәме күз алдына килә. Әлбәттә, бу табышмак солдат арасында чыккандыр Мылтык төбәү турында табышмак: "Астында беләк була. Кабыргасында ияк була. Өстендә күз була. Үзе төз була."
Казан арты, Минзәлә. Себер. Төмән якларында кыз утырган көймә егет өенә якынлашып килгәндә мылтык ату йоласы да булган.
/ / Магазинлы мылтык. Ау мылтыгы Сөннәтле мылтык (русча — обрез) Кыска мы.лгык төшенчәсе дә булган (“Кыска мылтыкның шартлавы яман" дигән сүз шуны күрсәтә). Сындырмады мылтык (русча - централка, ружье центрального боя) Ике көпшәле мылтык (русча - двустволка)
Тагын кара: ФИЛТӘ: Т\'ФӘК.
МЫЛТЫК АТЫМ ҖИР тар Мылтыктан аткан ядрә оча торган ара. Ук атым арадан (0.6 км дан) артыграк булса кирәк. Таш атымы җир дигән төшенчә дә булган.
НАР ДУ ТАН (кышкы нардуган) тар. — Бу сүзне нард (шакмак атып уйнау һәм күрәзәлек итү) һәм фал сүзләреннән оешкан дип карыйлар. Төрек сөйләшләрендә- мартуфал. мартавал. мантувар. Кыскасы, "нардуган" сүзе тәүге формасыннан шактый ераклашкан һәм нардуган көннәрендә жырлана торган "нардуганым нар булсын" сүзләренең мәгънәсен ачыклау кыен Кышкы нардуган бәйрәме 25 декабрьдә башланып бер атна (кайбер төбәкләрдә унике көн) дәвам иткән Мәгълүм булганча, иң суык кырык көнлек вакытны (25 декабрь - 5 февраль) халык кышкы челлә дип йөртә Кышкы нардуганның башы менә шушы кышкы челлә башына туры килгән һәм нардуган уеннарында Челлә бабай— хәзерге Кыш бабай катнаша торган булган Челлә бабай яки Нардуган бабай кышкы суыкларны җибәрә дип уйлаганнар. Нардуган руслардагы святкига туры килә Нардуган бәйрәмендә кыз-кыркын уникешәрле төркемнәргә бүленеп, яңа ел кичәләре оештырган Кичәләрдә тамашалы уеннар уйнаганнар һәм "Кулымдагы йөзегемнең исемнәре " дип башланган җырлар ярдәмендә яңа елда ниләр булачагын юрап караганнар. Күрәсең, мондый башлам хас булган җырларның күплеге нардуган кичәләрендә багу-юрау йоласының электә киң таралган булуы турында сөйли торгандыр. “Кышкы нардуган Казан дәүләтендә ярминкә вакытында бәйрәм ителгән һәм ярминкәгә килгән бүтән халык әһелләре аша күршеләргә таралган" (Р Әхмәтьянов)
Р.Әхмәтьянов: “Нардуган тәүдә җәйге челлә башында (25 июнь-5 июль) уздырылган һәм аяу көннәре, аяу атнасы дип тә аталган" дип яза. Бусы русларның русалия. троицын бәйрәменә туры килә. Тора-бара җәйге нардуган онытылган.
Ислам һәм җирле диннәр нардуган йоласын кире какканнар һәм ул халыкта еш кына шайтан туйы дип тә аталган (ә җен яки пәри туе бөтенләй башка нәрсә, кечкенә өермәне шулай дип атыйлар)
Дәвамы киләсе саннарда