Хушлашу сүзе
2005 елнын 20 сентябрендә Башкортстаннын
халык шагыйре, күренекле жәмәгать эшлеклесе
Мостафа Сафа улы Кәримов (Мостай Кәрим) вафат
булды.
Мостай Кәрим 1919 елның 20 октябрендә
Башкортстан АССРнын Чишмә районы Келәш
авылында туган. Үз авылында урта мәктәпне
тәмамлагач, ике ел Уфа педагогия рабфагында укый.
1937-1941 елларда Башкорт дәүләт педагогия
институтының тел һәм әдәбият факультетында белем
ала.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Мостай Кәрим
армия сафына алына, хәрби курсларны узганнан сон
элемтә бүлеге һәм артиллерия дивизионы штабы
начальнигы булып хезмәт итә. 1942 елнын августында
каты яралана, госпитальдән чыккач, фронт
газеталарында хәрби журналист булып эшли. Сугыштагы батырлыклары өчен
орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Мостай Кәрим тулысынча
ижат һәм жәмәгать эшендә булды. 1951-1962 елларда ул—Башкортстан Язучылар
Союзы идарәсе рәисе. 1962 елнын маенда РСФСР Язучылар Союзы секретаре итеп
сайланды, озак еллар дәвамында тынычлык саклау комитетының Башкортстан
бүлеген җитәкләде.
Халыкның үз эченнән чыккан сирәк очрый торган зур талант иясе иде ул.
Әдәбияттагы казанышлары, актив жәмәгать эшчәнлеге өчен төрле дәрәҗәдәге
орденнар белән бүләкләнде. 1979 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды.
Башкортстаннын халык шагыйре Мостай Кәримгә Ленин премиясе. СССР дәүләт
премиясе. Башкортстаннын Салават Юлаев исемендәге республика премиясе
лауреаты дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Мостай Кәрим заманнын җитез агышын, кешеләрнең бәхетен, сагышын, чорның
катлаулы борылышын җырга салу тылсымына ия булган шагыйрь. Ул дәүләт һәм
жәмәгать эшлеклесе дә. ил күләмендә барган хәл-үзгәрешләргә карата вакытында үз
сүзен әйтерлек ил агасы да иде. Анын дистәләгән китаплары татар телендә дә дөнья
күрде, чит илләрдә тәржемә ителеп, күпсанлы поэзия сөючеләрнең күңелләрен яулап
алды.
Шул ук вакытта Мостай Кәрим күренекле драматург һәм прозаик та иде. "Ай
тотылган төндә”. "Айгөл иле". "Салават". "Ташлама утны. Прометей", “Кыз урлау"
исемле пьесалары. “Безнен өйнен яме”. "Өч таган”, "Озын-озак балачак". "Ярлыкау".
“Авыл адвокатлары" һ. б. проза әсәрләре башкорт, татар, башка милләт
укучыларының яратып укыла торган әсәрләренә әверелде. Алар үткәннең, бүгенгенең
һәм киләчәкнең уртаклыгын, аерылмаслыгын искәртәләр, тирән фәлсәфә белән
сугарылганнар.
Мостай Кәрим башкорт һәм татар халыкларының туганлыгын ныгытуга
булышкан абруйлы ил агасы иде. Ул Казанга еш килде. Татарстан җәмәгатьчелеге
белән дустанә мөнәсәбәттә булды. Зур тантаналар. Тукай. Жәлил һәм башка олуг
шәхесләргә багышланган юбилейларда катнашты, онытылмас чыгышлар ясады,
мәкалә-хезмәтләр язды, бәйрәмнәребезне уртаклашты, табын күрке булды Үзенең дә
байтак китаплары Казанда басылып чыкты Татар әдәбиятының бөек әдәбият икәнен
яшьли үк танып, анын корифейлары белән горурланып яшәде
Анын якты истәлеге күңелләребездә мәнге сакланыр
Татарстан Язучылар берлеге "Казан
утлары журналы редакциясе