«Казан утлары»—2006
Р а ф а э л ь Х ә к и м , ТАТАР РУХЫ
ТӨРКИ-ТАТАР ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА
ДӘВАМЛЫ ТАРИХИ-ФӘЛСӘФИ-СӘЯСИ ӘСӘР
Сүнгән рух халыкның дөнья аренасыннан юкка чыгуына бәрабәр Аның исеме елъязмада һәм
топонимикада кала, рухы исә башка халык, башка мәдәният эчендә эреп, башка рәвешкә керә, көчлерәк
ихтыяр тарафыннан йотыла Әмма мең егчар сакланган рух эзсез югала асмый Ул яңаруны көтә, ул яңа
биеклекләргә омтыла, ул яңа әверелешләргә әзерләнә, ул кискен үзгәрешләр көтеп үзенә тартып тора Яңа
меңьеглык яңа геройлар таләп итә Татарлар заман чакыруына ничек җавап бирерләр?..
Татар рухы нигә сүрелгән9 Аны тергезү мөмюшме? Руслар һәм татарларны ни
аера һәм ни берләштерә? Татар яугирләре нигә ефәк эчке кием кигән? Петр 1
Россияне ни рәвешле "алга этәрә?" Столыпин татар җәдитчеләреннән нигә курыккан?
Татарга нинди университет кирәк? Без хәзер нишләргә тиеш? — Укучы әсәрдә бу һәм
тагын бик күп сорауларга җавап табар.
Р ә й с ә Ю с у п о в а , АК САГЫШ ИЯСЕ
ШӘРИФ ХӨСӘЕНОВ ТУРЫНДА ОЧЕРК-ХАТИРӘ
/999елның 28 июнендә тамашачы Камач театрына Әни кичде"нең премьерасына җыелды Күпләрне
бирегә Шәриф әфәнде Хосәеновны соңгы тапкыр күреп калу кебек аяныч теләк китерде Кычкырып сөйләшү
дә, ко.чү дә юк — бәйрәм рухы сагыш пәрдәсенә төренгән иде "
Әйе. истә әле бу Ә менә монысы беренче тапкыр әйтелә: Ш Хөсәеновнын атаклы
"Мәхәббәт сагышы" повестен авторнын үз сагышы сугарган. "Казан утлары" укучысы
аны бу сагышка салган серле затның исемен дә белер, хатларын да укыр, кадерле
ядкярне — күп еллардан соң бу ике гашыйкны бергә итеп теркәп калдырган
фотосурәтне дә күрер.
А й р а т И б р а һ и м , УЗИДАРӘ ТУРЫНДА ХЫЯЛЛАНЫП
МӘКАЛӘ
Ульянов өлкәсенең Кече Кандач районында биш татар авылы укмашып яшиләр иде Соры кардинач
Суелов тәкъдиме белән бу районны бетерәләр, татар авылларын төрче районнарга тараталар Шундый ук
хәл Пенза аръягындагы элек Ачтавыл исемендә бөтен татар дөньясында шөһрәтле волость җирендә дә
башкарыла Ә Мордовиянең Ләмберэ районын таркатмыйчар. бары тик аннан кайбер татар авылларын
суырып алып башка районнарга бирәләр Мондый мисагчар — кая карама Барлык өлкәләрдә дә бер сценарий
буенча бара әлеге эш. Бу исә районнар кимәлендә үзидарә дигән нәрсәнең тамырына балта чаба "
Н у р и х а н Ф ә т т а х , ИСТӘЛЕКЛӘР
Татарның бөекләрен тормыш-нҗат юлын өйрәнүчеләр, биограф-фәләннәр бик
борчымый Нурихан аг аның башыннан кичкән хәлләр дә тулаем диярлек бөтенләйгә
җуелды кебек тоелган иде. Вафатыннан сон бер ел үткәч, бу саллы кулъязманың
редакциягә килеп керүе сүнгән йолдызның соңгы нурлары килеп ирешү кебек булды
Шөкер, классигыбыз тагын бер "тарихи әсәр" язып калдырган икән Бусында аның үз
тормыш тарихы бәян ителә
Рельслар тоташкан турыда тимерләр шакы-шокы кичә, тимер вагоннар котырып, җенләнеп
каядыр алга ыргыла Кайчагында җир өсте бик якын, якты булып күренә. вагон да э.счәни кызу бармый
сьсман тоеча Сикеримме9 Сикеримме, малайлар?!” дип кычкырам мин җан ачысы белән Иң дөрес киңәшне
ачар гына бирә ача иде Күрәсең, алар минем кычкырганны ишетмәгәннэрдер дә — ул двбердектә нинди
тавыш ишетелсен9 Зур гәүдәле адәм күнитеге бечэн минем башка тибә, тимер тоткадагы чандыр кулларга
тибә.
Мин әче дә төнчә төшләремдә шул каядыр караңгыда чапкан буш вагоннарны күрәм. тимер тоткага
чытырдатып ябышкан хәлсез малайны күрәм. Әле дә ул шашып, коты ачынып "Сикеримме?1 Сикеримме9 "
дип кычкыра сыман "