Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИЛ ЧӘЧӘГЕ


Хисләр җебеннән Шатлык күлмәге тегә Тонык ай яктысы...
Дүрт канаты очрашуның Бер ояга ятты Яктылыкка омтылып...
Торналар чылбыры чайкала. Ярга бәйләгән көймәне Тотып торган шикелле...
Күләгәң башкаруында Бу дөнья
Бию баскычларыннан төшә...
Кулыңдагы калган җылылыкка Әле да сыена Песи баласы...
Тамчылар куенына Үтен кермлкче Яктылык шәүләсе...
Нияз ВӘЛИ (1955) шагыйрь. Татарстан Язучылар бер.теге әгъзасы Тар***.ле еллар". 'Күңел ишеге". Кпыт.лы сагыш' һ 6 китаплар авгоры Ча.ыьиа яши
Кар астында гөрләвекләр, Болытлар эчендә Сыерчыклар кайтуы...
Яланаяк бии, Күзләреңә кереп, Тормыш алиһәсе!..
Давыл итәкләрен
Җыеп куйды
Сез дөресләгән сүз...
Акчарлакланып Дулкын-дулкын оча Тау елгасы!..
Гел бертөслерәк уй Ята шунда,
Хәтта филләр тавышында...
Ике манара арасында Йолдыз—
Төн буе җемелди...
Каурый итеп так
Җилне
Эшләпәңә...
Суга ташлар атып уйныйммы Шулай сөйләшәм Синең белән...
Эзеңнән өз Хәрәкәтне—
Чәчәк иттереп!..
Галәм
Без зурлыйбыз, Ә ул омтыла Чиксезлеккә...
Ярату
Йөрәген тоткан: Менә-менә егылыр кебек Киләчәккә таба...
Аһ. син. бәгырь! —
Авырмаган нәрсә авырта, Сызламаган—сызлый...
Бәллүр арасында
Әй, бар иде лә
Читән аша сикергән вакытлар... Кемгәдер кул болгый идем Печән өстендә...
Яшерен таҗчыклар күренә Синең йөзеңдә Таң алдыннан...
Сине үткәннәрең борчый һәм шул чаклы мине Киләчәгем.
Ә без синең белән Ерактан гына карарбыз Аерылышканнарга...
Гашыйк ярлар бездән Рөхсәт сорыйлармы Утка керергә?!
Йөрәк публикасы Ул аерымдыр.
Иң кече залда...
Вакыт китсен,
Ә без калыйк
Кулларны кулга кушырып...
Чәчәкләр коела Йөрәк остенә, Канатланыр алдыннан...
Бу айда шагыйрьгә 50 яшь тула Аңа яңа иҗат уңышлары шигъри таоышшр һәм исәнлек теләп калабыз'