Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӨНЬЯМНЫҢ КӨЙЛЕ ГАМЕ


Туган тел
Боек тә син, боек та син,
И туган тел, туган тел.
Күп гамәлләр кылган тел! Аргамаклар җилеп чапкан, Былбыл сайрап кунган тел.
Елатасын, юатасын,
И туган тел, туган тел. Кәүсәр сулар юган тел! Әткәм нигез ташы куйган. Әнкәм бишек корган тел.
Уйлатасың, уятасын.
II туган тел, туган тел, Дәрья булып тулган тел! Шанлы, данлы дәверләрнең Хөкемдары булган тел.
Талымлы син, ягымлы син, II туган тел, туган тел. Халкым кебек уңган тел! Күктән иңгән иман нурын Мәңге саклый торган тел!
Марсель Г АЛИЕВ (194(0 шагыйрь, прозаик: егермеләп артык китап (‘Апрель кыаы ", “Сиңа мин кнрок", "Догалы еллар~ һ 6 ипл нсаптан дүрт томлык “Сайланма осарюр “) ангоры Казанда яши
Ышанам
Мин ышанам сиңа. Күкләр шаһы. Барлыгына гадел ышанам.
Бу ышаныч керми миңа читтән. Мулла-мунтагайдан, ишаннан...
Бу ышану иңдерелгән миңа Асмани—күк дөньяларыннан, һәр тереклек иясенә Күктән Нинди олуг мадәт салынган.
Галәми моң дулкынында рәхәт Сулгып әйләнәдер һәр җисем.
Камил сайланышка дучар итеп. Алган Раббы иң һиммәтлесен.
Нинди кодрәт, ннндн илһам нуры! Бар тереклек илаһ могҗиза.
Акыл көчсез калып сәҗдә кыла. Бөек сәнгать өчен җан фида.
Уйлый белә, уйный белә Җиһан. Актарыла вакыт-дәрьялар.
Йолдыз белән йолдыз бәрелешеп. Хаснл була яңа дөньялар.
Шул гарасат, чиксез мәңгелектә Без мосафир булып йөзгәнбез. Уттан-судан яралтылган җаннар— Күкнең җиде катын күргәнбез.
Киек каз юлыннан бу җиргә без Сыналырга төшкән юлчылар.
Кем төшенми, шул төшемле яши. Гөнаһларга күпме Җир чыдар?
Гаҗизләмим, Каһһар, сорау биреп. Тәкъдир йолдызларың— күгеңдә.
Син хәрәкәт биргән хәятләрнең Җан тибеше чиксез кальбеңдә.
Кичер мине, бер горурлык белән Аваз салсам: Без бар! Без әле!.. Бер кәррәлек зәррә' булган Җирнең Инсан дигән гамьле бизәге.
Мин ышанам сиңа, Күкләр шаһы! Яшәү җирдә—илаһи дәвам. Кальбеңдә бер тере күзәнәк мин, Сәмави сүз иңгән үз догам.
' Зәррә
Хәят
Төн. Таулар. Сирпелеп исәлер Галәми җилләр генә.
Картайган сүзләре егыла Шагыйрьнең йөрәгенә.
Төн. Дәрья. Ярларга үрелә Адашкан дулкын гына.
Картайган йолдызлар егыла Күк-галәм упкынына.
Ничекләр ышаныйм дөньяга Шом-афәт киләсенә. Сабырлык догасы кылыйммы Бу -кодрәт Иясенә?..
Кояш капкасы
Кон туа. Кояш капкасы Чатыртауда ачыла.
Шул капкадан ыспай басып. Көн колыны Тан чыга.
Ялларын җилпеп ала да. Баса ул аягүрә.
Кытыкланып уяна җир Тан тоягы тиюгә.
Чык төсләре яшьнәп китә Тауларым итәгеннән.
Тан җнле яратып кына Чәбәкли битләремнән.
Офыкларда бөдрә дулкын. Урманнар яшел күбек. Яшьлеген шул яшеллектә Адашып яши кебек.
И, туган җир! Синдә генә Дөньямның көйле гаме. Җилеңдә җиләк тәме шул. Җилеңдә җиләк тәме.
Их, мәтәлчек атый уйнар Таулар да олыгайган.
Чатыртауның маңгаена Нинди сүрә язылган/
Шул сүрәне укыр өчен Бармы тел ачкычларын?!
Бар ул миндә, миндә! диеп Очынып әйтер чагын.
Артык бәхеттән исермәс Өчен бар шундый йола: Тауның бәрхет маңгаена Каплан да... Ялгыз ела...
Түгелеп, тау мендәренә Бер гөнаһсыз калу да Килешәдер мондый чакта Иркәләнеп алу да.
Җилкенеп калкыр да. җанын Колачлар тан галәмен.
Бу синең соңлап уянган Гамьле-иләсле мәлең.
...Кояш капкасын ачканда Ишеттем шыгырдавын. Шнгьри сүзләрне, ашыгып. Уяттым бугай тагын.
Ярлыка, туган ягым!..
Шәһәрдә нәүмиз хәтер
Сагындыра: горур шайтан таяклары; Ногештәге үткен күрән кыяклары.
Чншмә төбендәге җем-җем чуерташлар. Ништаш кебек чәчелгәнбез, үсндашлар.
Ак тузанлы Пауыл дәдәй тегермәне. Алмалары тупыр-тупыр өлгергәне;
Сагындыра: төнен бүре улаулары.
Кар сайратып үткән бәсле олаулары.
11 ярышып, ат җигәргә өйрәнүләр, Аулагойләр чиратына көйләнүләр...
Йөзек салыш, йолдыз санау уенында Тәүге үпкән кунак кызы—куеныңда.
Бар иде бит һәр авылның бер җүләре... Бер җүләргә тормый хәзер мең җүләре!
II ул чорның садә-газиз ярлылыгы.
Бай күңелгә уртак иде бары-югы.
Тыңлый идек сугыш кичкән агайларны. Якын иде Берлин-Балтач аралары.
Эстәрленең суы, димә, тездән генә. Тоташкан ул ерак Каспий диңгезенә.
Бәхиллә син безне, хәтердәге авыл, Атлантида кебек, күмде сине давыл.
Нәүмиз еллар... Бар да калды аргы ярда. Узган гасыр... Юллар инде бармый анда.
Юлым бүлә урамнарның ак сызыгы. Учта—асламчыдан алган таш сыбызгы.
Дөнья каршында
Дөньяга карап йөземне Чыттым да, чытмадым да. Сират күперләре аша Чыктым да. чыкмадым да.
Өлешкә тияр көмешләр Тиде дә, тимәде дә;
Ятларга каласы ярлар Сөйде дә, сөймәде дә.
Койрык чәнчеп чабар бәхет Килде дә, килмәде дә; Кырыс еллар горур башны Иде дә, имәде дә.
Елгыр җаннар ятьмәсенә Каптым да, капмадым да; Тел-дәрьяда Сүз хикмәтен Таптым да, тапмадым да.
Бу җирдә яшәү кадерен Сиздем дә, сизмәдем дә; Дөньялыкның биш кыйтгасын Гиздем дә, гизмәдем дә.
Әйтерләр: гомер челтәрен Үрде дә, үрмәде дә;
Яшәүнең тәмен бозмыйча. Үлде дә... үлмәде дә!..
Ямансу
Үртәлеп карыйм суларга: Агып бара гомерләр. Чүгәли учак утлары. Сыктап сүнә күмерләр.
Айгылдап кешни айгырлар. Ярларын ташлый сулар. Без киткәч тә дөнья шулай Бик азга ямансулар.
Табарлар безнең эзләрне
Еланнан елау көтмә син. Еланнан елау көтмә. Елатыр елларны йолып. Дөнья тетмәсен тетмә.
Уйлар уйла бер. утырып Елантау итәгенә. Халкыңның гомер агачы Күрмәде ниләр генә.
Текә язмыш маңгаена— Күпме эр. күпме яра?1 Янә, яшәреп, еланнар Иске кабыгын сала.
Иске кабыгын сала да. Ысылдап уран ала.
Эчкә елан йотканнарның Җан күзе салкыная.
Атилла оныкларының Учагы сүнеп бара.
Үрчи мөгезле еланнар. Кыйтгалар ятка кала.
Еланнан елау көтмә син. Еланнан елау көтмә.
Бүген жуйган зурлыгыңны Үткәннән өмет итмә.
Табарлар безнең эзләрне, Әйтерләр хәйран калып: Үзе үстергән еланнан Чагылып үлгән халык...