Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Рөстәм Зарипов
Зарипов Рөстәм Зәет улы 1952 елда Татарстанның Саба районы Түлешкә
авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1974 елны Саба урта мәктәбен тәмамлагач.
Казан төзүче инженерлар институтына укырга керә һәм аны 1974 нче елны
тәмамлап.
хезмәт юлын юл төзүче мастер булып башлый. Ул
төзелеш белән бәйле оешмаларда өлкән инженер, баш
инженер, җитәкче вазифаларын башкара. 1984 елдан
1990 нчы елга кадәр милициядә эшли. 1990 елдан
Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр идарәсенә
җитәкче урынбасары булып килә. Хәзерге көндә
"Таггрансгаз" җәмгыятенең техник күзәтү инженеры
булып эшли.
Р. Зарипов мәктәп елларында ук шигырьләр яза.
баянда уйнап, музыка серләрен үзләштерергә омтыла.
1976 елда "Идел" альманахында "Аууу” исемле хикәясе
дөнья күрә. Шуннан бирле анын хикәяләре һәм
шигырьләре республика матбугатында еш күренә. 1978
елны Рөстәм Зарипов “Тамчы гөл" исемле җыр яза (көен
һәм сүзләрен) һәм әлеге җыр тиз арада популярлык
казана. Аның шулай ук башка көйләре дә бар ("Алфавит". "Мөһаҗир җыры".
“Бүре” һ. б.)
Р Зарипов Мөслим милиция бүлегендә сәяси эшләр буенча урынбасар булып
эшләгән чагында районда оешкан Татар Иҗтимагый Үзәк бүлекчәсенең беренче
рәисе булып сайлана һәм Марат Мөлековка әлеге районда СССР халык депутатлыгына
кандидат булып теркәлергә булыша. Милли хәрәкәттә. ТИҮ корылтайларында
катнаша. 1999 елда нигездә милли янарышка кагылышлы мәкаләләр, юморескалар
һәм шигырьләрдән торган беренче китабы “Тамчы гөл" исеме белән "Школа"
нәшриятында басылып чыга. 2004 елда шушы ук исем белән авторның икенче
китабы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Бусында проза, шигъри әсәрләр
рәтеңдә бер трагикомедия дә урын алган.
Рөстәм Зариповнын үткен мәкаләләрен "Шәһри Казан”, "Ватаным Татарстан".
“Татарстан яшьләре" һәм "Звезда Поволжья" газеталары теләп баса. Сонгы елларда ул
яна жанрда — әдәби тәнкыйтьтә дә унышлы гына эшли башлады. Әдәбиятның
актуаль темаларын яктырткан мәкаләләре "Казан утлары" журналында әледән-әле
басылып тора.
29 сентябрьдә Кабул итү Коллегиясе карары нигезендә (рекомендация
бирүчеләр—Рафис Корбан. Жәүдәт Дәрзаман. Флүс Латыйфи) Язучылар берлеге
идарәсе Зарипов Рөстәм Зәет улын Татарстан Язучылар оешмасына әгъза итеп кабул
итте.