Логотип Казан Утлары
Публицистика

2006 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле


көннәр (мөселман ай календаре буенча 1426-1427
һижри еллар)
9 гыйнвар (дүшәмбе)—Гарәфә көне. Хаж кылучылар тарафыннан Мәккә
янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне
10 гыйнвар (сишәмбе)—Гәйдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме Ин зур мөселман бәйрәме.
Бу ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән сон башлана торган Корбан чалу бәйрәме һәм ул
3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан жөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс
белән билгеләнгән.
И. 12. 13 (чәршәмбе, пәнжешәмбс. жомга)—Тәшрикъ көннәре Бу көннәрдә
мөселманнар фарыз намазларын укыганнан сон. Аллаһ Тәгаләне мактап махсус сүзләр
әйтәләр.
31 гыйнвар (сишәмбе)—Мөхәррәм ае башланган көн 1427 ел. яна мөселман елы
башланган көн Бу көнне күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына
9 февраль (пәнжешәмбе)—Гашура көне. Сөнниләр тарафыннан Аллаһ Тәгалә
үзенен ун пәйгамбәренә күндергән изгелекләре хөрмәтенә, ә шиитләр тарафыннан
Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы имам Хөсәенне (626-680) җәзалап
үтерү көне хөрмәтенә билгеләп үтелә.
15 февраль (чәршәмбе)—Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул
иткән көн. (310 нчы һижри. 922 нче милади ел).
I март (чәршәмбе)—Сәфәр ае башланган көн
26 март (якшәмбе)—һижрәт кичәсе көне Мөхәммәд пәйгамбәрнен һәм анын
сәхабәлэренен тугай шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәжбүри күчеп
киткән, һижрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елнын 16 июль көненнән башлап,
мөселман ел исәбе, ягъни һижри ел исәбе башлана
10 апрель (дүшәмбе)—Мәүлид бәйрәме Ин зур бәйрәмнәрнең берсе—Мөхәммәд
пәйгамбәрнең туган көне Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә Бу вакытта мәчетләрдә
вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар
һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла
26 июль (чәршәмбе)—Мөселман календаренда изге саналган Рәжәб аенын
беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнен. Гайсә пәйгамбәрнен туган көннәре һәм
башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә Шулай ук кече хаж. гомрә хаҗы кылына
27 июль (пәнжешәмбе)—Рәгаиб кичәсе Мөхәммәд пәйгамбәрнен әти-әнисе
Габдаллаһ һәм Әминәнен бергә кушылуын искә алу кичәсе.
21 август (дүшәмбе)—Мигьраж бәйрәме Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә
шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә—Аллаһ тәгаләнең тәхете янына
кылган могҗизалы сәяхәте Ми гьраж уразасы 100 төн ураза тотуга тинләнә
25 август (жомга)—дүрт изге айның берсе, мөселман ай календаре буенча,
сигезенче ай—Шәгъбан ае башлану көне
7 сентябрь (пәнжешәмбе)—Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраә!
Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр инә юрган изге көн Нәкъ шушы төнне
Аллаһ Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен
исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә
24 сентябрь (якшәмбе)—изге Рамазан ае һәм ураза башланган кон Рамазан аенда
ин кадерле кичә—Кадер кичәсе
15 октябрь (якшәмбе)—Хәтер көне. Казанны саклап каһарманнарча һәлак булган
бабаларыбызны искә алу көне
23 октябрь (дүшәмбе)— Гайдсл-фитыр. Ураза бәйрәме Ураза тәмамлангач, авыз
ачу бәйрәме башлана.
30 декабрь (шимбә)-Гарәфә көне
31 декабрь (якшәмбе) Гәйдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме