Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯРЫКТАГЫ КОЯШ


ШУК ПОВЕСТЬ
1
Син 1981 елнын 19 декабрен хәтерлисенме? Юкмыни? Аи-яй тиз оныткансын! СССР дигән мәмләкәтнен I нче номерлы
кешесенә—Ильич 11 гә житмеш биш яшь тулган көн ләбаса бу. Әлеге көнне бөтен планета түземсезләнеп көгге. Түше Алтын Йолдыз белән тулган каһарманыбызга бу юлы нинди бүләк бирерләр икән дип
Хәтерләмәгәч, мина ышанмый хәлен юк инде синен Бик тә ямьсез- иләмсез көн иде ул. Кыш уртасында давылга тин шәп-шәрә җил котырсын әле! Хәзер менә шул шыксыз көннен шөкатьсез бер сәгатендә Казан буйлап чапкан аклы-зәнгәрле троллейбусны күз алдына китер Чаба дип. теркелди инде шунда Чынлап торып җилдерергә конс көнме анын? Юлы тагын юлмы? Казан кешесе булсан. монысын күз алдына китерүе бер дә читен түгел: троллейбус көпчәге дыркылдап чокыр-чакырга чумып алган саен басып баручылар, буш кулларын селтәп җибәреп, биючеләр сыман аяк очларына баса, алга-артка атлый, җилле генә башка балет хәрәкәтләре дә ясап куй талыйлар.
Инде хәзер әнә шулай "па-де-де"ләп барган жиде-сигез кешенсн берсен күз алдына китерик. Әнә ул абзый! (“Абзый" әсәрнен башыннан азагына кадәр диярлек безнең тирәдә чуалачак. Әйдә без аны. экономия җәһәтеннән, Л. Б. дип кенә атыйк.)
Л. Б. утыргычның елкылдап торган тимеренә иләмсез зур кулы белән тотынган. Башында—искерә төшкән күн бүрек, анын колакчыннары артка кайтарып бәйләнгән. Күлмәк өстеннән генә кыршылып беткән тимер юлчы шинеле кигән ул. аны да җилбәгәй җибәргән Арыслан борыныдай борыны да. ат күзе хәтле яшел күзе дә, үгез муеныдай муены да килешеп тора тагын үзенә! Буена, гәүдәсенә күрә бар да тап-таман.
Моңсу уйчанлык тулы шул яшел күзен тәрәзә аша бер ерак ноктага гобәп. дәшми-гынмыи гына бара бирә әнә. Чираттагы балет хәрәкәте анын киң чыраеннан кайгылы вә мәгърур кыяфәтне юып төшерсә лә. берничә секундтан ул, нәкъ шундый ук булып, кире урынына кайтып урнаша Әйткәнемчә, әсәребезнен бик тә кирәкле кешесе бу, шуна күрә, анын
8. ,к у , м ю
бөтен нәрсәсенә игътибар итсәң иде. Әйтик, ни дип әле ул “яшен яшьнәтеп” бикләнә торган күн сумка тоткан? Юкса аның кулында бәйләм сумка— “жәтмә” була торган иде бит. Унмы-унбишме ел—гел шулай! Бу маршрутта йөрүчеләр Л. Б.нын әнә шул “жәтмә”сен булса да хәтерләп калганнардыр. Чөнки аны искәрмәү мөмкин түгел. Төптә пөхтәләп гәжит кәгазенә төрелгән (гел!) нәрсә ятар. Кер сабыны хәтлерәк димме. Кайбер карчыклар юл буе шул төргәккә текәлеп бара торганнар иде. Ни икәнен беләселәре килеп.
Син дә игътибар ит әле шул төргәккә, гади нәмәрсә генә түгел ул.
Тегене күр, мона дикъкать ит, дип, желегенә төштем бугай инде. Гафу ит, зинһар. Беләм ич, болай да барын искәреп, аңлап торасың. Бетте, юк ул синен кебек акыллы укучы хәзер!
Чехов агай ни дигән әнә? Сәхнәдә мылтык эленгән икән, ул кайчан да булса бер атарга тиеш, дигән. Безнен тамашачы, укучы сәхнәдә, әсәрдә күзеңә керәм дип торган әнә шул мылтыкны күрми. Мылтыгын күрә икән, атканын шәйләми кала. Кая атканын чамалау ише нечкәлекләр турында тел дә тибрәтеп тормыйм инде. Тамашачы булыр өчен маңгаенда ике күз, укучы булыр өчен хәреф тану җитә дип уйлыйлармы? “Күзле бүкән" дигән сүз дә бар бит әле!..
Һи, үзем тагын! Имеш, язучы, әдипмен. Ак кәгазьдә каләм йөртү Казан урамында машина йөртү генә дә түгел ул. Әнә бит, каләм дигәнен салулап тагын әллә кая кереп киткән. Һич башкалар кебек, фәлән булды, фәлән булганнан соң төгән булды дип тезеп кенә бара белмим инде! Бәй, өйрәнәм генә бит әле! Бу беренче повесть кына бит әле минем.
Кайда калган идем сон? Ә, әйе, безнен троллейбус һаман юлда!
Менә троллейбус данлы революционер исемендәге киң урамнан шул ук данлы революционер исемендәге мәйданга килеп керде.
Чү, ни бу? Безнен Л. Б. янында утырган кызыйның өстенә авып бара түгелме? Аварсын да, рульне сулга шулай текә борсалар. Стажер-фәләндер инде. Л. Б. ахыр чиктә тотынып калды калуын. Әмма бу көтелмәгән хәлдән соң кызыйның моңарчы йокымсырап барган намусы уянып китте. Кызый жәһәт кенә торып басты: “Утырыгыз, абый!”
Бу нарасый комсомолка кемгә урын тәкъдим итүен, әлбәттә, белми инде. Тагын бер нәрсәне белми иде әле ул. Утыз еллап элек “абый”ны бер шәп кенә утыртканнар иде. Шуннан бирле аның—бер генә тапкыр да(!)—арт шәрифләрен утыргыч-фәләнгә тидергәне юк.
Бүтән бер мәмләкәттә булды бу хәл. Кызган плитәгә утырттылар аны. Чыжлап артыннан төтен чыкса чыкты, шөкер, кемлеген ачмады, серне ычкындырмады!
Шефлары соңыннан бу хакта бер бик тә мәгънәле сүз әйтте: “Анын кара көйгән арт чүмечләре берәүләрнең орден-медальләренә биргесез!” Әйе, шулай дигән иде шеф. Бусы инде өченче бер илдә, үз “конторлары”нда Ул мөхтәрәм зат күптән отставкада. Анда хәзер Л. Б.нын “орденнары” турында белүче дә калмагандыр инде. Үзен дә каш җыерып кына искә алалардыр. Әйе, шулайдыр. Югыйсә, пенсиягә бер ел калып барганда, кинәттән “эшеңне түгәрәклә” дигән фәрман җиткермәсләр иде.
Үзләренә тагасы иде ул “орденнар”ны! Шундый шыксыз көндә салкын троллейбуста айкалып-чайкалып барсыннар иде менә..
Суыкта шулай дыркылдый торгач, Л. Б.нын сатин күлмәге астына таракан керде. Агай шинель төймәсен эләктереп куярга мәжбүр булды. Шуннан сон хәле көйләнә төште үзе.
“Ә тараканнар кая китте?” дип, син миннән таракан таптыра күрмә тагын. Әдип образлы тел белән язарга тиеш дигәнгә күрә генә кыландырып язуым. “Салкын үтте” дигәнне шулай “таракан керде” дип әйтү дә бар бит.
Тараканнар мәсьәләсендә һнч борчылма, алдагы бүлекләрдә син атарнын ин кәттәләре белән очрашырсын, шуларга ияреп шаккатмачы хатләргә дә тап булырсың әле...
Маңгаена “4”, ян-якларына “44" саны төшерелгән, буявы кыршыла башлаган электр бахбае бу вакытта икенче бер данлы революционер исемендәге урамнан юырта иде инде Бер үк вакытта ул шул данлы революционер исемендәге районнан да бара иде. Тәртәләре ычкынмаса. шашкын жил чайкалдырган чыбыклары өзелмәсә. йә алардагы күренмәс куәт агудан туктамаса, тиздән ул бөек даһи революционер исемендәге районга килеп керәчәк. Ләкин монын өчен ана шул бөек даһи революционер исемендәге күпер аша үтәргә кирәк әле
Троллейбус дөбердәп ошбу күпергә килеп кергәч. Л. Б.нын калын иреннәре читендә җыерчыклар хасил булды. Һичшиксез, елмаю галәмәте иде бу. Л. Б. боз юрганын ябынып гамьсез генә черем иткән борынгы елгага бәйле бер вакыйганы исенә төшерде булса кирәк.
Мәскәү түрәләрен дә йокысыз калдырган бу олуг юбилей алдыннан Казан түрәләре тыныч кына йокы бүсә ала дисеңме? Мондый мәжлескә бүләксез килү татар бие өчен килешмәгән эш кенә түгел, хәтәр эш тә иде Чөнки Казандагы биек вә чайкалгач урындыкка утыртылган татар бие башкалары белән бергә үтә бер авыр вазифаны да үз өстенә ала. Бу—татар халкының тарихи гаебен юу вазифасы.
Татар халкының тарихи гаебе чиксез зур Шуна күрә һәр татар бие, беренче көннән алып соңгысына кадәр баш күтәрмичә юып га, варисына аны нәкъ элекке хәлендә тапшыра.
Татар халкының гаебе шуннан гыйбарәт: башка балыклар, әй, юк ла. халыклар урыс чуртанының авызына үзләре йөзеп керсә, татар керергә теләмәгән. Җитмәсә, кылчыклы да булып чыккан әле. Казансу эчендәге бинаи һәйкәл кайберәүләр уйлаганча һич тә тарихи төшләр күреп йоклап ятмый, ә бәлки нәкъ менә шуны берөзлексез искәртеп тора
Озын сүзнең кыскасы. Татарстан өлкә комитетының йокысызлыктан шешенеп беткән пропаганда бүлеге мөдире кабинетына бер татар галиме, атамалар белгече килеп керә. Компартия ветераннары хәтерлидер: бу бинага үтеп керү өчен кесәңдә партбилет булу гына җитми—взносларын түләнгән булу да шарт иде. Ошбу галимебез исә взнос түләмәгән килеш тә кертелә торган дүрт-биш коммунистның берсе иде Мондый мәртәбәгә ничек ирешкән сон ул? Бәрәскә, Бәрәзә һәм Бирәзә авылларының (Урта. Түбән. Югары, Кече. Зур, Олы. Иске. Яна. ) исеме “Берёза” дигән сүздән алынганлыкны исбатлап.
Галим бу юлы да буш кул белән килмәгән иде. Олуг юбилей мөнәсәбәте илә бик тә тәгаен тәкъдиме бар иде анын бөек даһи революционер исемендәге күпер астыннан мыштым гына кадими исем белән агып яткан елгага юбиляр исемен бирергә. Ягъни бөек тә. даһи да, революционер да булмаган, аның каравы тиңсез каһарман булган исән юлбашчы исемен
Шушы сүзне ишетүе булды, бүлек мөдире аны идеология секретаре янына җилтерәтеп алып китте. Тагын биш минуттан алар өчәүләп Беренче кабинетына таба титаклыйлар иде инде
Ишек төбе бүлмәсендә юлга аркылы баскан чибәр егетне секретарь сул кулы белән эшереп кенә куйды
Кабинетта күлмәк якасын джемпер өстеннән кайтарган бер адәм дә әрле-бирле йөри иде
Беренче аларны сабыр гына тыңлады, ара-тнрә “тәк-тәк” диюдән узмады
Әмма күреп торалар ич: йөзләре үк яктырып китте!
—Ярый. хуш. Прецедентлар бармы?
Мөдир бу сорауга әзер иде.
—Идел-Дон каналы Ленин исемен йөртә.
—Ә бу—канал гына түгел, тере елга!—Мөдирнен активлашуын чамалап алган галим җиңүне үзенеке итеп беркетергә тели иде.—Мин җиде төн рәттән йокламадым. Чаллы элеваторын да, Сөембикә манарасын да, Ослан тавын да, Казан каласын да күздән кичердем. Иң шәбе—елга. Урыс белән татарнын уртак елгасы.
Секретарь колачлырак фикер йөртүен күрсәтергә кирәк тапты:
—Монысын хупласалар, Иделгә Ленин исемен бирү инициативасы белән чыга алабыз. Моңарчы ничек башларына килмәгәндер. Идел буенда туган, революцион чыныгу алган.
Беренченең йөзе чытылып куйды. Идеяне бу рәвешле ул үзе үстерергә тиеш иде бит.
—Анысын уйларлар. Политбюрода зирәк аксакаллар утыра!
Ләкин табышны үзенеке санаган мөдирне (исем табучыны ул тапты бит!) туктатырлык түгел иде инде.
—Бу—диалектик бүләк! Хәтта юлбашчыбыз бер заман нитсә дә. Гафу итегез Иптәш Ленин эргәсенә китсә дә... Исем шул чакта да мәгънәсен җуймаячак. Юлбашчыбызны мәңге тере итеп гәүдәләндерәчәк. Әдипләр, әйтик, болайрак язар: “Иртәнге кояшнын алтын нурларында Брежнев бүген аеруча гүзәл!.. Брежнев тынгы белми, Брежнев дулкынлана! Яки .”
Шул чакны, һич көтмәгәндә, бу кабинет өчен сәер тоелган нәфис тавыш яңгырады:
—Әгәр дә мәгәр, алар болай дип язсалар: “Котбетдин, Гайфетдин һәм Сәйфетдин Брежнев кырына ятып бер яртыны бөкләделәр. Аннары Брежневка кармак салдылар”.
Мөдир аяк астында идән чайкала башлаганын тойды. Ләкин, сер бирмәскә тырышып, йөзенә мәсхәрәле кыяфәт чыгарды.
—Безнен язучылармы? Безнен язучылар алай дип язмас! Безнең язучылар без теләгәнчә язар!
Әмма уен оттырылган, гүзәл идея харап ителгән иде инде.
—Ярар, мөгез чыгармыйк, сыналган юлдан барыйк,—диде Беренче салкын гына.—Чаллы шәһәренә документ әзерләгез!
(Шушы хәлдән соң Чаллы алты ел Брежнев булып яшәп алды...)
Коридорга чыккач, мөдир сорап куйды:
—Теге гөрбиян кем сон ул?
— Шуны да белмисенмени?—кәефе кырылган секретарь ана акаеп карады,—Илһам Шакиров ич. Беренченең ишеген тибеп кенә ача ул.
Мөдир мондый түрәне белми иде. “Тегеннән”, димәк. Әйтәм аны тавышы бөердән чыга!
Менә шулай итеп, мескен елгабызга юлбашчы исеме тәтеми калды. Нык оттырды ул. Чөнки адашы исән чакта гына булса да аны җәберләргә җөрьәт итмәсләр иде. Юкса, сонгы елларда, Арча крахмал заводыннан ике тапкыр кислота агыздылар үзенә, балыклары, бакалары үлеп бетә язды. Каменкадагы туберкулезханә “агынтылары” да өзлексез кушыла торды, кырларны ашлыйсы ашламалар белән аны ашладылар. Бусы әле—халык сөйләгәне генә. Яшерен заводлардан яшерен төстә ниләр генә агып ятмагандыр тагын?!
Моны белсә Л. Б. гына белә инде. Күпне, бик күпне белә ул. Сөекле хатынын култыклаган Беренче Казан күгендә йолдызлар кабынган илаһи минутларда импорт туфлиләрен гамьсез генә шык-шык тидереп барган
асфальт астында хәтәр завод барлыгын да белә ате ул. Белү—анын эше Әмма анын ни белгәнен Казанда беркем дә белми Белгәнен белдермәү дә анын эш вазифасына керә.
“Кем була сон ул, йә, тилмертмә, әйт инде!' .— диярсен хәзер син мина, әйеме? Бик әйтер идем дә, ярамый бит. Сер! Әсәрнен азагына кадәр генә түз инде.
Сер дигәннән, мине кешеләрнен серне кемгәдер саклауга биреп була дип ышанулары шаккаттыра. Мендәгән еллар элек тә болан тиресе ябынган кызыйлар: “Сина гына әйтәсе серем бар иде”,—дип, икенче бер борынгы туташны тау куышыннан дәшеп чыгарганнар. Мин менә бу сүзләрне язганда да ничәмә-ничә колак “Башка берәүгә дә әйтмә!”—дигәнне ишетеп тора.
Адәм баласы нигәдер серне бәйләнгән бау. төен рәвешендә күз алдына китерә. Шуна күрә дә сер хакында “чишелде”, “чиштем” дип сөйли Төен, әгәр дә ул “каз боты” булмаса, чишелмәгән килеш череп беткәнчегә кадәр дә ята ала. Әмма сер төен түгел шул. Сер ул—бөгелгән агач кебек. Анын бик тә тураясы килә Сер никадәр серлерәк булса, анын тураю дәрте дә шулкадәр көчлерәк. Җитмәсә, яфраклары белән ул сине кытыклап та тора бит әле. Түзә-түзә дә кеше, кемгәдер ычкындыра инде серне Ин кызыгы шул тагын: тегесе дә ычкындыргач, ана ихластан үпкәли. Сон син үз серенне бөгеп торып интегергә теләмәгәнне кеше нигә интегергә тиеш ди'> Ычкындыра, әлбәтгә Менә шулай, сөйләгәндә дә “чиште” дип түгел, “ычкындырды” дип сөйләү дөрес
Тукта әле, җәмәгать, мин ни дип интегәм сон алай булгач? Бу сер бераз гына минем сер, ул төп синең сер ләбаса, Л. Б. әфәнде' Ягъни Лю Барский әфәнде! Бигайбә, ычкындырам мин аны
Син һич тә пенсионер тимер юлчы түгел. Син—пенсионер тимер юлчы тиресе ябынган шпион! Америка үзәк разведка идарәсенең Казандагы резиденты! Синен хәзер бер татар гәҗитендә төпләнгән әшнән Гуммер янына барышын!
Йөзен чытык булуда көн бозылгач "орденнарын” сызлаудан гына түгел Коймән комга терәлде синен. Лю Барский әфәнде'
Ә бит юкса мәгълүмат жыюнын нинди мокаммәл системасын булдырган илен. Син, пенсионер тимер юлчы, редакциягә Юдино яки Казан депосыннан вак-төяк хәбәрләр сырлап киләсен “Комсомол-яшьләр экипажына—“яшел урам'”, яисә "Юл профилен шәп белеп” кебскне Синен таракан ермачлаган язуыңны башка берәү дә танымау сәбәпле, аларны Умәрнең өстәленә кертеп ыргыталар Рәхмәт йөзеннән син ана “жәтмән” төбендә фил рәсемле һинд чәе ташыйсын Тик бүлмәдәге егетләрнен юкка гына авыз сулары килә—филле кап эчендә һич тә хуш исле товар түгел Тыгызлап төрелгән кәгазь акча—иллелекләр, иөхлекләр анда!
Командировкадан кайтып кермәгән Умәр аларны “эшче һәм авыл хәбәрчеләре”нә таратып чыга “Хәбәрчеләр” исә әзерләп куйган "хәбәрләрен" тапшыра Умәр өендә, туалетка бикләнеп, аларны аналихлый, эшкәртә Үзәкне кызыксындырырлык мәгълүмат булса, Л Б Умәрнен редакциядәге эш өстәлендә бөтен шартын китереп ясалган айгыр рәсеме күрә Ул чагында ана Умәрнен бүлмәдә үзе генә калганын көтәргә кирәк Әгәр дә инде андый мәгълүмат юк икән, рәсемдәге айгыр ясалып ук җитмәгән була
Сонгы бер-ике елда Л Б.нын тып-тыгыз “филләрен" күбесенчә әнә шундый, симез биядән әлләни аерылып тормаган айгырлар каршылый шул “Филләр” үзләре дә бит әнә. юл мәшәкатьләре кичереп тормыйча. Казанда ук “Запорожец", “Москвин", "Жигули". “Волга” ише "транспорт чараларьГна әйләнеп баралар икән Умәр аларны. үзеннән тыш. хатынына.
баҗасына һәм хәтта яслегә йөрүче кызына да яздырган. Хәзер менә жнде тәрәзәле бакча өе әтмәлләп ята икән!
Дөресен әйтим, ихластан кызганам мин сине, Л. Б.! Күпләр монда әллә кайдан килгән әллә кемнәрнең артын ялап та балда-майда йөзәләр, чып- чын орден-медальләр, хәтта Алтын Йолдызлар алалар. Ә син гомерен буена ихластан үз кавемеңә хезмәт иттен, күпме михнәт чиктең. Инде менә сыңар ботын хәтле ниндидер Гуммер-Умәр аркасында бөтен карьераң чәлпәрәмә килде!...
Хәер, төгәллек җәһәтеннән, эшеңдәге кайбер чатаклыкларны да күрсәтеп үтик.
СССРны таркату планының мөһим бер өлеше булган УБТАУЖ (Урыс Белән Татар Арасына Ут Җибәрү) операциясенә Л. Б. бик дәртләнеп керешкән иде. Казанга килгәннең икенче көнендә үк Казансу буена төште ул. Бетонланган яр буйлап әрле-бирле йөри торгач, туй кыйпылчыгына— җыр-гармунлы төркемгә тап булды. Төркем, канлы шәфәкъ суында йөзгән бинаи Һәйкәлгә текәлеп, ава-түнә җыр башкара иде:
Башкалабыз Москвадан ул Якты нур ала-а-а-а!.
Жыр үзәккә туктаусыз китеп торган затлы мехлар һәм кара алтынга җиткәч, Л. Б. тәвәккәлләде. Җырламыйча читтәрәк басып торган хатынга болай дип мөрәҗәгать итте ул.
—Гүзәл ханым, сез мина, ерактан килгән турист кешегә, әйтмәссезме: каршыдагы соклангыч архитектур корылма нинди максат белән салынды икән?
Аның исәбенчә, бу сорау төркемне шартлатырга тиеш иде. Башы шәп башланды. “Гүзәл ханым” чырыйлап кычкырып җибәрде:
—Га-ри-фул-ла-а-ау! Гарифулла ди-и-и-им! Вүнә теге нәрсә нинди нәмәрсә ул?
Жыр тукталды. Төркемнең икенче читеннән: “Ниткән нинди нәмәрсә тагын?”—дип сорадылар.
—Вүнә генә ич инде, күзен чыкмагандыр ич! Син от роду казанский, беләсеңдер. Читтән килгән адәм сорый.
“От роду Казанский”ның “нәмәрсәне” беренче күрүе икән. Кайберәүләргә корылма таныш, ләкин ни икәнен белмиләр булып чыкты. Бераздан хәл көтелмәгән борылыш алды Пинжәк якасына Ленин значогы беркетелгән пеләш абзый мәгънәле генә тамак кырып куйды.
—Тәк-тәк! Берәү дә белмәгәч секретный объект булып чыта инде ул. Ә бу мосафир секретный объектлар белән кызыксынучы булып чыга!..
Ярый ла данлы чекист исеме белән аталган урамдагы мәгълүм йортта тарихтан хәбәрдар кешеләр утыра икән. Алларындагы “дело”ларга ятып озак кына көлешкәч, берсе, бик тә канәгать кыяфәт белән Л. Б.нын җилкәсенә шапылдатып сукты да, “Гуляй! Объектларга бүтән алай бармак белән төртеп күрсәтмә!”—диде.
Җинел ычкынды Л. Б. Әмма килеп җитмәс борын әлеге оешма белән танышу анын планына кермәгән иде шул.
Тагын берничә уңышсыз омтылыштан сон УБТАУҖ операциясенә нокта куелды. Татарның милли хисен уяту мәетне кытыклап көлдерүгә тиң булып чыкты...
Әйе, эшен хорти синен. Л. Б. әфәнде Почетлы пенсия эләкми дә эләкми инде, әле бит, син "орденнар" алганда имездек суырып яткан манка малайлар каршында үрә катып, отчет та тотарга туры киләчәк.
Син, әлбәттә, һәр вак-төягенә кадәр уйланылган соңгы операииянә беркадәр өмет баглыйсын инде. Бу—акланырга тырышуын гына да. Гуммсрдан үч алуын гына да түгел Операция планың—акыл, хис һәм илһаммын уртак баласы Бу—синен аккош жырын, “Илиада" поэман. “Идегәй” дастанын!
Тегендәге "конторыгыз" өстәленә сумкаңнан чинаган-сүгенгән Гуммер- Умәрне селкеп төшерү, әйе. гажәп күңелле булачак. Ым-ишарә дигәндә данлы Марсель Марсога биргесез бу затның ул өстәлдәге кыланышлары да тиясез тамаша булачак Бусы хак. Әмма Әмма монын өчен Умәрне ул сумкага тыгарга да кирәк бит әле. Менә бу кадәресенә. гафу ит, ышанып җитмим. Чөнки Умәрне мин дә бераз беләм
II
А
ксак таракан, арткы ун аягына чүгә төшеп, теләр-теләмәс кенә карангы юллардан юырта бирде. Кәефе юк иде бүген Аксак гараканнын. Хәер, кәефе кичә дә. өченче көн дә юк иде анын
Каян килсен ди ул кәеф? Үзе ач. балалары ач. Житмәсә. семьяда бер тамчы авторитеты калмады. Кичә хатыны ни ди? “Әтиегез сез валчыккайларны ачка тилмертә, аннан тапканчы сезне Симездән генә тапкан булсамчы!”—ди! “Ул әнә иртәнге якта гына да һәркайсы бүрткән борчак шае ике кекс валчыгын выжылдатып кайтарып куйган",—ди! Сүзме инде шушы? Симездән тапкач, ул балалар шушы “ сез валчыккайлар" буламы инде? Соң, Харислам кабинетыннан Аксак та выжылдатыр иде аны. Харислам ул редактор ләбаса.
Алдатты шул Аксак, нык алдатты
Журналист аурослар (тараканнар адәм затын шулай “аурос" дип атап йөртә) Казансу буендагы яңа нәшрият бинасына күчеп, бүлмә бүлешә башлагач, тараканнар да бүлмә бүлеште. Башкалар чатыр чабып әйбер ташыганда Умәрнен ике кулын кесәгә тыгып сызгырып йорүенә карап, бу йортта иң зур түрә шул икән дип уйлаган иде Аксак. Аягын да шушы бүлмә өчен сугышып сындырган иде Умәр исә гап-гади бер бүлек мөдире булып чыкты. Бераздан мөдирлектән дә очырдылар үзен
Аксакның тагын аягы сызлый башлады. Көн бозылганга инде ул. Олы Дөньядан әллә ниткән шомлы авазлар ишетелеп тора әнә.
Аксак, перискобын күтәргән су асты көймәсе кебек, плинтус ярыгыннан Мыекларын чыгарды, ал арны чайкап-болгап алды Шикле нәрсә сизелмәде, әмма ашыгырга кирәк иде: аурослар чәй мәжлсссн төгахләп киләләр бугай Өчесе дә шунда, чөкердәшәләр генә! Гомер күрешмәгәннәр диярсен Бу ике кон ялны таракан башына гына уйлап чыгардылар. Ул ике көндә ни ашарга тиештер таракан?
Аксак, авырткан аягын ныграк күтәрә биреп, ипләп кенә чыга башлады Тик шундук кире сикерде Тел-лин мел-лин, бет мыегы! Хәйриснсн өстәле астыннан Мөгезле таракан чыгып килә иде' Нәрсә сөйри сон ул? Әһә. транспарант!
Мөгезле белән очрашмавың хәерле иде Кем белән сөйләшеп юрганыңны күреп калсалар!.. Житмәсә. әгитли-оялта башлар Таракан җыенына барырга димләр
Ашыкканда очрамасаң, мөгезле булмассың! Синен кебек мәйданда бет
сугарып йөрер хуты юк Аксакның: күзенә мөлдерәп карап торган кырык тугыз бәләкәче бар аның. Ярый ла синен кырык алты гына.
Таракан җыены имеш! Син башта тараканның тамагын туадыр. Аннары уйлап карар таракан, барыргамы синен ул җыенына, атлә юкмы Гаделлек житми имеш! Тараканның кара канын коялар имеш! Тараканны изәләр, тараканны сыталар имеш! Ә син—сыттырма! Ә син—тоттырма! Тараканга ярык беткәнме?!
Аксак ипләп кенә башын чыгарып карады. Мөгезле таракан кукраеп плинтус өстендә тора иде. Транспарантын стенага сөяп куйган.
Йә, ни дисен инде? Ник тора ул, ни калган ана анда?!
Аксак аслатып кына юыртып алды да, стена буйлап батарей ышыгына кереп чумды. Бу тапкырлыгына үзенен дә күнеле булды: батарей ярыгыннан ауросларнын табыны да, Мөгезле дә уч төбендәгедәй күренеп тора иде.
Мөгезле әкрен генә йөренә, борылгалый. Анын китәргә уенда да юк! Ә аурослар инде табынны җыярга керештеләр! Аксак башта теш арасыннан гына черт итеп төкерде, аннары бик тә хәтәр таракан сүгенүе белән сүгенеп куйды. Шунда келт итеп исенә дә килеп төште: таракан җыены бүгенгә билгеләнгән ләбаса!
Аһ. алаймыни әле ул! Син көтеп торасынмыни әле?! Көт, әйдә, көт! Хәзер өерелешеп килеп җитәрләр. Уңнан да, сулдан да. Саф-саф булып! Жырулар җырлап! Нотыгыңны әзерлә. Тамагыңны көйлә: “Яшәсен!" вә “БетсенГнәрен бөтен мәйданга ишетелерлек булсын!
Бар иде, бар Мөгезленең бәхетле чаклары. Янында таракан халкы мыжлап торыр иде. Хәзер, әнә, транспарантының икенче таягын тотарга сынар таракан юк!
Аксакка кинәт күнелле булып китте. Ул, дәртләнеп, ярык турыннан аслы-өсле йөри башлады. Бер тапкыр, туктап, алгы тәпиләрен укмаштырып, таракан кукишы да күрсәтеп алды әле.
—Менә сина, мә сиңа! Менә сиңа—гомумтарр-рракан бәхете! Менә сина—тарр-рраккан бердәмлеге!..
Чү, тукта!—Аксак таракан, Мөгезленең каядыр текәлеп торуын абайлап, алгы сул тәпиен күз өстенә китерде. Каршы тарафта плинтус ярыгыннан, чайкала-чайкала, колга хәтле ике мыек чыгып килә иде. Биш минут та үтмәде, зур гына баш, тагын күпмедер вакыттан ауросларнын пәлтә төймәсе хәтле гәүдә күренде. Тел-лин бел-лин! Иренчәк шәрифләре ләбаса бу! Хатыны җим эзләргә куып чыгарган инде моны.
Менә Иренчәк өч ун аягын нәзакәтле бер әкренлек белән күчереп куйды да, ял итәргә туктады. Анын гәүдә сызыгы хәрәкәт сызыгыннан 10-15 градус сулгарак төбәлеп калды. Менә ул ипләп кенә сул тәпиләрен дә күчерде. Гәүдә бу юлы унгарак төбәлеп калды. Тәпи йөрергә өйрәнгән чакта ук иренчәк булганга, аякларын ул шулай юрга ат кебек—иң гади ысул белән күчерә иде Бераз хәл алгач, Иренчәк тагын кузгалды. Ул әкрен генә, иренеп кенә, әмма туп-туры Мөгезлегә таба бара иде!
Менә Иренчәк, көче бетепме, чираттагы адымын яртылаш кына атлады. Шул сәбәпле анын гәүдә сызыгы һәм, димәк ки, күз карашы да, Мөгезлегә текәлеп туктап калды. Тараканнарнын ин ялкавы, дөнья хөрәсәне шактый вакыт хәрәкәтсез торды. Тик бу хәрәкәтсезлек ял ләззәтен чагылдырмый иде инде: Иренчәкнен гәүдәсе, утта кыздырылган тимер сыман, яктырганнан-яктыра барды, аркасындагы аркылы сызыклар да аермачык күренә башлады. Менә анын ике койрыкчасы калтыранып алды Кинәт ниндидер хикмәтле көч бу симез гәүдәне өскә чөеп, 180 градуска борды да куйды! Шуннан Юк, моны тараканга әйтсәң таракан ышанмас! Тәпиләрне бу кадәр дә котырынкы ешлыкта күчерү Биюче тараканнын да кодрәтеннән
килмәс иде. Кире юлны очкан чебен тизлегендә чабып үтеп. Иренчәк баштүбән плинтус чокырына сикерде. Сикерерсең дә нибүч Мөгехле тараканны һәм анын “мөгезле” транспарантын күрсән. “Таракан кавеменә— таракан хөрлеге!” дигән.
Аксакнын күптән мондый ләззәт кичергәне юк иде. “Ас-са! Ас-са!” дип бөтен көченә акырды ул эченнән генә Онытылып китеп кул-аякларын да чәбәкләп җибәрмәкче иде дә • дөп” итеп идәнгә мәтәлеп килеп төште. Уйланып торырга вакыт юк иде Чатыр чабып, кире теге позициясенә менеп урнашты. Җайсыз егылганын шунда гына аңлады. Аксак аягы үтереп сыззый иде
Бичаранын авыртудан уйнаклаган күз карашы аурослар табынына төште. Умәр бала ыштаны кебек жете бизәкле чүпрәк белән өстәл сөртеп маташа иде. Умәр жыештыргач, бетте инде—чебен күзе хәтле валчык та калмаячак. Их, бет мы-егы! Бер бәхетләрен булмаса, баеп булмый урлап та!— “дуст” дигән химик корал башына җиткән бабасы мәрхүм шулай дип җырлый торган иде
Менә Аксак үзенең мәэюс күз карашын унга күчерде. Плинтус өстендә боегып кына Мөгезле басып тора иде. Аксакнын мыеклары калтыранып куйды. Бар да шул мәлгунь аркасында гына. Каткыры' Дөмеккере' Берәр ауросы сытмый да бит үзен ичмасам. Бәтинкә үкчәсе белән Менә болай игеп, борып-борып, борып-борып'
Үч-нәфрәт кайнар дулкын булып бөтен тәне буйлап йогереп үтте Аксакка тагын рәхәт булып китте. Аяк сызлавы да басылды Могезте дә башкача газапламады, башын аска иеп, транспарантын сойрәп әкрен генә китеп барды.
Аксак, кача-поса, тиз арада табын урынын тикшереп чыкты Юк инде, ашказанын актарып ташларлык тәмле истән гайре берни дә калмаган Сукрана-сукрана яраткан урынына—Умәр өстәленең ун ишеге өстендәге ярыкка кереп урнашты Монда Мөгезле белән бәхәсен тынычрак, фәлсәфирәк кимәлдә дәвам итте ул.
“һәр тараканда баш бар. көчле-слгыр алтышар тәпи бар. аурос авызына карап тормыйк, мөстәкыйль үз тормышыбызны корыйк",—диме?
Башнын олысы безнең Баш тараканда инде анын Ул бер дә алай дип сөйләми бит әле. “Таракан—аурос бердәмлеген ныгытыйк!”—ди “Боек
кушаяклылар кавеме белән язмыш безне мәнгегә бәйләде'”—ди Дөресен дә дөрес инде. Аурос авызына карап тормасан. ачтан тәгәрәп катарсың. Бәйрәмнәре дүрт-биш конгә сузылганда чыкмаган җаныбыз гына кала ләбаса.
Әнә бит тышкы дөньяда нинди мәхшәр Мин монда корыда, җылыда ятам. Аста—идән, өстә түшәм дигәндәй Уты да гагын: үзләре яндыралар, үзләре сүндерәләр—бер мәшәкате юк! Кемнәрдер канәгать түгел бит әнә. Имеш, тараканның үз кояшын чыгарырга вакыт икән. Кояшын белмим, мөгез чыгарырга оста сез!..
Аларга тагын хокуклар да җитми икән азе. Сон. иртән торгач мыек чистарту, тәһарәт алу хокукы үзен хак таракан санаганга бер дә аз хокук түгел ләбаса Тегеләрдә тараканнарны сыту хокукы бар, янәмәсе Ни бит инде. Бүгенге кон реалияләре Юк. реал и йл ары Әллә реатләреме? Әнә шул нәрсәләр белән исәпләшмичә булмый бит инде Тараканга хокук бирсәңме? Тараканга хокук бирсәң, ул ярты дөньяны кара канга батырачак Монысын әйт тагын. Имештер без җирдә динозаврларга кадәр үк яралган беренче тараканнарның варислары икән' Нишләсен ди Аксак сезнең \л боек таракан тарихыгыз белән? Мөмкин булса, ых та итми юеш корты кыргаякка әверелер иде әле ул. Кырык аякка җим күбрәк иярә бит —Әнә
шундый фәлсәфи уйларга чума торгач. Аксак изрәп китте. Инде нәвем базарында йөргән килеш тә мыгырданып алды әле ул: “Һе! Таракан кояшы диген, ә! Уйлап табарга кирәк бит шуны!”
Аннары ул таракан төше күрде. Майлы шулпада йөзеп йөри икән. Шулпасын да шулпа, майлысын да майлы, тик авызга керми. Тамак турында түгел, баш турында уйларга—йөзеп чыгарга кирәк чөнки!..
Ә майлы шулпаның исе, борынны ярып үтеп, инде ашказанында фетнә кубарып йөри.—Һич түзмәле түгел! Түзмәде дә Аксак—уянып китте. Ләкин ис юкка чыкмады! Ул куе, тәмле истән аның зиһене томаланды, башлары әйләнде. Биш тәпие белән берьюлы чытырдатып ябышмаса. мәтәлеп тә төшәсе иде әле... Ни булсын, шул Умәр инде—авызын зур итеп ачкан да катып калган. Гел шулай итә. Ниткән гадәттер инде ул!..
Ауросларнын быдыр-быдыр сөйләткәннәренә колак салып ята торгач. Аксак тагын йокыга куерды.
Йокы аралаш кына ишетте Аксак: бүлмәгә кемдер кереп, нидер әйтте. Өч каләм өч тавышка берьюлы шыгырдый башлагач, йокы чоңгылына баш-аягы белән чумды ул...
Кинәт өстәл ишеге тирбәлеп куйды. Аксак, хәвеф сизеп, дерт итеп уянып китте. Ниндидер нәрсә зур тизлек белән төшеп килә иде. Аксак шундук аска сикерде, кыеклатып Хәйрие өстәле астына чабып керде дә, өстәлнең тәрәзә ягына сарылып бер минут чамасы “юк булып” торды. Аннары җан- фәрманга ачык идәнне кичеп, ярык янында гына туктап калды. Биш минутлап бер уйсыз, йөрәк тавышын гына тынлап ятты ул. Йөрәге исә аның: “Мин дә исән, син дә исән! Мин дә исән, син дә исән!” дип тибә иде.
Бер унмаган гел уңмас дигән таракан мәкален юаныч итеп кайтып китәргә дә уйлаган иде инде. Әмма шунда каяндыр, әллә биектән, әллә күнеле түреннән инде, боерулы бер өн ишетте ул: “Ят, таракан! Көт, таракан!”
III
Р
едакциянең бу бүлмәсендә дә чираттагы эш көне кайный. Быелгы йә былтыргы кардәшләреннән әлләни аерылып тормас кебек иде ул. Чөнки гел гадәттәгечә башланып китте. Умәр генә, давылга
сылтап, кырык минут сонга калып килде. Әмма ул да йоласын бозмады: өстәл янына килеп чүмәшүгә чираттагы айгырын әтмәлләп атты, монысы да аерымлык билгеләреннән мәхрүм иде.
Машинистка Раушания сылу янына беренче булып керер өчен егетләр ярыша-ярыша хат эшкәрттеләр. Аннары бер-ике саллырак әйбер дә эшләп аттылар. Планеркада тәкъдим ителәчәк материаллар исемлеген дә төзеп куйгач, тынычлап чәй мәжлесе корып җибәрделәр. Көндәгечә гәп куерды. Кин фикерле, тынгысыз җанлы кешеләр буларак, гаилә, кибет хәлләре белән генә чикләнеп калмады алар. Республика, ил, дөньякүләм мәсьәләләрне хәл кылуның бердәнбер дөрес вариантын тәкъдим иттеләр. Бердәнбер дөрес вариантлар ким дигәндә өч булу сәбәпле, чәкәләшеп тә алгаладылар. Шулай да, ошбу кыенлыкларны исән-имин ерып үтеп, егетләр берзаман галактикаара киңлекләргә килеп чыктылар. Әмма Галәмнең яралуы мәсьәләсендә фикер уртаклыгына ирешелмәде. Шулай да, ямьсезгә җибәрмәделәр, гыйльми бәхәсне алдагы эш көненә чигереп торырга булдылар. Инде. . (ике егетнең йөрәге ләззәтле сулкылдап куйды!) милли мәсьәләгә күчәргә дә була иде. Рафил белән Хәйрие мәгънәле генә карашып алдылар. Хәйрие тамагын кырды.
Сизәм, аптырабрак калдың әле син. Аңлаешлырак булсын өчен бераз артка чигеп алырга туры килер.
Хәйрие белән Рафилнен кызыл тышлы өр-яна редакция таныклыкларын әледән-әлс түш кесәләреннән чыгарып карап, "без кем!" дип йөргән чаклары иде бу. Бер тапкыр шулай, редакция бүлмәсенең редакцион урындыкларында кукраеп утырган чакта, пенсиягә күрше редакциядән чыккан агай килеп керде. Йомышын йомышлагач, бераз тегесен-бусын сораштырып утырды. Аннан, тавышын әкренәйтә төшеп, әйтә куйды:
—Тыңлап-тыңлап торам да. сезнен телегезгә тышау кидермәгәннәр икән әле.
Егетләр аптырап бер-берсенә караштылар
—Артык тугарылмагыз диюем. Дус бар. Госман бар дигәндәй —Шунда абзыйның тавышы пышылдауга ук күчте.—Бу бинада һәр өч кешенен берсе тегеннән утыртылган.
Рафил белән Хәйриснен күз карашлары беректе. Бу бүлмәдә алар нәкъ өч кеше утыралар. Өченче кеше Умәр иде
Хәзер мин әсәрнен алдан ук куркытып торган өлешенә килеп җиттем Анын бер каһарманы Л Б. булса, икенчесе—Умәр Каһарман булгач, мин бит инде аны синен күз алдына китереп бастырырга, әдәбият дәреслекләрендәгечә әйтсәк, образын тудырырга тиешмендер Ә Умәр ул сина мәшһүр Әлмәндәр ише генә түгел!
Туфан Миннуллинга инде мен дә беренче хат килде бугай. Әлмәндәр безнен авылда да бар ул, дигән. Һәр кешегә азмы-күпме охшаш кемсазәр була. Хәтта әле ике тамчы су кебек тәңгатләр дә очраштыргалый Минем үземнең дә әллә ничә тапкыр шапылдатып җилкәгә суктылар. “Нихәл, фәлән!" дип. "Фәлән” түгеллекне белгәч, үпкәләп китеп баралар иде Мәшәкать киметер өченме. Ходай Тәгалә адәм затларын серияләп ижат итә булса кирәк. Бер дә юкта, серияле детальләрдән җыядыр Ә менә Умәрнеи ин бәләкәй детальләренә хәтле “мин Умәрнеке'" дип кычкырып тора. Умәрнен җилкәсенә берәү дә ялгыш шапылдатмый. Умәрне хәтта “при исполнении" булган ал кашлар да бутамый
Хәзер мин менә шул дөньясында бердәнбер затнын портретын ясарга тиеш буламдыр бит инде Портретны аны күздән башлыйлар бугай. Умәрнен күзе Юк, гафу итегез, мин Умәрнен күзе шундый төстә дип кистереп әйтә алмыйм. Вәзгыятенә күрә үзгәреп тора бугай ул. Ә менә Умәрнен күз карашы. . Умәрнен күз карашы гәптәшеннән читтәрәк йөрер. Әйтерсен лә ул күз карашы синен белән бөтенләй кызыксынмый Башны бераз гына боруын була,—ялт!—ул синен йөзенә кадалып куя Лаборант туфрактан проба алган кебек кенә.
Умәрнен борыны Юк. җәмәгать. Умәрнен Сталин премиясе азган данлы “почти адашына" мәшһүр Нәфисәсен ясау күп җинелрәк булгандыр Нәфисәнең колагы мондый, авызы мондый дип язган икән автор, безнең ышанмый хәлебез юк. Чөнки Нәфисә әкият бит ул. Кемнен күргәне бар аны? Ә менә Умәр мәсьәләсендә бераз гына хилафлык китте исә, мәхшәр кубачак. Чөнки Умәрне белмәгән кеше юк. Әгәр "Азар Умәрне белә" дигән баш куеп, исемлек бирсән. журназда бу әсәргә урын да калмас иде. Аннары да икс ел буе шикаять явачак әле. "Нигә мине. Умәрнен якын дустын, төшереп калдырдыгыз?!”—дигән. Чөнки шундый кеше инде ул Умәр Умәр белән бергә лифтка утырган адәм лифттан чыкканда Умәрне кунакка чакыра. “Килми калсан. үпказим!” дип. Умәрнен йомшак, назлы (әмма дәһшәтле дә була алган!) тавышын бер ишеткән кешегә Умәр белән бер карында яткандыр кебек тоела башлый Ә Умәр бит тавышын ишеттереп кенә калмый, сүз дә әйтә әле. Ә сүзне Умәр әйтә белә инде ул!..
Умәр һәм хатын-кыз—бусы үзе бер зур тема. Тема гына түгел—упкын, чоңгыл! Чумсам чыгалмасымны белгәнгә, шунысын гына әйтәм: унҗиде яшьлек машинистка кызлардан алып иртәдән кичкә кадәр буласы пенсияләрен чутлап утырган түтәйләргә кадәр Умәргә “Умәрчик!” дип дәшә.
Социализмда “матди кызыксындыру принцибы" дигән нәрсә бар иде. Умәргә хас бер сыйфатны “матди кызыксынучанлык" дип атап булыр иде. А пунктындагы матди байлыкның Б., В., яки Г.нын кесәсенә агып яту ихтималы Умәрнен төн йокыларын качыра. Тормышының иң кызыклы сәхифәләре дә әнә шул А. һәм Б. В. Г лар арасындагы багланышларны эзләүдән гыйбарәт бугай аның. Шерлок Холмс индуктив һәм дедуктив ысулларга таянса, Умәр үзе чыгарган ике кагыйдәне корал итә: 1) булган мал урланмыйча кала алмый; 2) җаны бар кеше урламыйча түзә алмый. Шул куш көпшәле мылтыкны төбәп Умәр кемнәрне генә өнсез калдырмагандыр. Түрәләрне инфарктка ук җиткерә торган иде.
Дөресен әйтик, гаделлек өчен Умәр алып барган аяусыз көрәш аның үзенә дә җиңел бирелмәде. Һәм әле 90 сум окладына да берни өстәмәде.
Менә шундый чәч агарта торган һәм яхшук мәшәкатьле “хоббие” бар иде Умәрнен. Тагын бит әле теге “фил машиналары”н да бер-бер артлы урам әйләндереп алып кайтырга кирәк. Машина тик тотканны яратмый ул! Менә шул сәбәпле Умәр Л. Б.нын мәкерле йомышларын үтәргә вакыт табып җиткерә алмый иде. Һич тә Л. Б. уйлаганча күңел бирмәгәннән түгел..
Язганымны укып-укып карыйм да, кулдан каләм төшә. Шушы да булдымы Умәр? Сон чын Умәр бит бу Умәрне ишекле-түрле куып йөртә! Ул ана сул кулының өч бармагын да бирмәячәк!
Язучыларыбызнын әдәби ел йомгакларында һәр даим бер олы сорау куела: “Татар әдәбияты нигә дөньякүләм уныш казана алмый?”. Иманым камил,—Умәр образы әдәбиятыбызны дөнья әдәбиятының түренә менгезеп утырта алыр иде. Тик менә Умәрнең үзен китапка кертеп утырту кадәресен кем эшләр? Тере классикларыбыздан берәүнең дә кодрәтеннән килерлек эш түгел бу Аяз Гыйләжев, Ркаил Зәйдулла, Зөлфәт Хәким өчәүләп тотынып карасалар гына инде. Әмма Ике татар язучысы бергәләп “Унике урындык” түгел, сынар табуретка да ясый алмаячак. Алар тагын өчәү дә булсалармы? Өч татар язучысына бер каләм тоттыру шактый хәтәр эш ул.
Чү, сабыр, чәбәләнмә. Ни әйтергә теләгәнеңне беләм. Әйе, “Идел" журналы авторлары “Арысланнар араньГн—биш борынга, “Әчтерхан чикләвеге”н—дүрт борынга яздылар. Тик шунысын да онытмыйк: әлеге шаян роман белән шук повестьның һәр бүлегенә бер мөстәкыйль “борын” беркетелде бит. Әгәр дә ул дүрт-биш егетне бер бүлмәгә бикләп куйсан, ни чыгар иде? Берни дә чыкмас иде. Берни дә чыкмау бер хәл, беркем дә чыкмас иде, ул бүлмәдән. Гәҗитләрдә уртак хәсрәтнамә чыгар иде: “ Иҗат процессында батырларча татарларча...” Шулай булгачтын, Умәр образын иҗат итүне киләчәк буын татар әдипләренә калдырып, әсәрне дәвам итик без. Кай җирдә тукталдым әле? Ә, әйе, Хәйрие белән Рафил Умәрдән күптән шикләнеп йөриләр иде инде. Инопланетан түгел микән дип. Бактың исә, әнә ничек икән ул!.. Әмма татар журналистларының кыюлыгына чик-чама бармыни сон? Рафил белән Хәйрие тә куш йөрәкле егетләр булып чыкты. Алар бу хәлдән хәтта ки кызык та таба башладылар.
Әйткәнемчә, Хәйрие тамак кырды. Рафил, Умәрнен күзенә туп-туры карап, әкрен генә “татар...” диде. Инде Хәйрие Умәрнен күзенә текәлеп катты. Ул да, ярты минутлап шулай кадалып торгач, бер сүз өреп чыгарды: “. . .халкы!”. Бераз тынлыктан сон Рафил кабат шул рәвешле “татар. " диде Хәйрие бу юлы чукрак кеше дә ишетерлек итеп ярып салды: “ милләте!”
Умәр төсе үзгәреп-үзгәреп алган күзләрен егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә күчерде. Менә ул, авызын нык кына ачып, катып калды. Егетләр Умәрнен бу гадәтен белә. Көтмәгәндә бер-бер катлаулы хәл килеп чыкса гел шулай итә ул. Авызы, фотоаппарат чаршавы кебек, биш-ун секунд ачылып тора. Умәр гүяки шушы хәлнен сурәтен ала, күзе, колагы, авызы, борыны—булган бөтен сизү-тою әгъзалары белән мәгълүмат туплый. Авыз ябылгач, хисаплау машинасы эшен хәтерләтеп, күхзәрендә төрле төстәге утлар яна-сүнә башлый. Бу юлы машина нинди нәтижә чыгаргандыр, монысы бер Ходайга мәгълүм.
Арысланнын тамак астын кытыклауга тин ошбу батырлыктан сон тәмләп кроссворд чишеп алганда да ярар иде. Бу зыялылар шөгылен азар өчесе дә ярата. Әмма беренче икесе карандашны Умәргә тоттырмаска тырыша. Чөнки Умәр, ихтыяҗ булса, кроссворд тәртәсенә кергән сүгзәрнен бер-ике хәрефен күз дә йоммый үзгәртә. Биш хәрефле сүзне дүрт шакмакка сыйдыру исә аңа ике тиен—бер акча!
Хәйрие инде “Огонек” журналының тиешле битен дә ачып куйган иде Ләкин яшь матбугат әһелләренә бүген шакмаклы уйнау насыйп булмады. Ишектә җаваплы секретарь Ниязамовнын йомры башы күренде.
— Егетләр, һәркайсыгыздан берәр отклик! Бабайга тагын Герой биргәннәр!
Биргәннәр тек биргәннәр инде. Егетләрнен мона һич исе китмәде. Бабайга Герой бирелү гадәти хәл иде. Ничәнчесе була бу—арада бәхәс әнә шул хакта гына чыгарга мөмкин.
Ильич-II алган Йолдызларның санын тырышканда белеп була ла ул, ә менә бу егетләр ошбу гәжиткә әзерләп биргән откликларнын исәбенә чыкмады түгел!
Отклик!.. Татар журналистика бакчасындагы хикмәтле түтәл! Нинди генә купшы кәгазь гөлләр чәчәк атмый монда, мескен татар теле нинди генә кыяфәтләргә кереп бөгелми ошбу түтәлне тәрбия кылыр өчен'
Ни соң ул татар гәҗитләрендәге отклик, ягъни татар отклигы? Мәскәү хакимнәре пырт иткәндә Татарның "ярхәмекаллаГсы бу Әмма аны әле әйтә дә белергә кирәк бит. Хакимнәр төче мактауга гына разый түгелләр. Бөтен шартын китереп, дәлилләп, үзләре үк ышанырлык итеп мактарга кирәк аларны Ягъни кәгазь чәчәкләр дә тере чәчәкләр кебек табигый ямь сирпел торсын. Бер чәчәк икенчесенә охшамасын Искәрмәсләр димә: тагар биенең яраннары ин әүвәл шушы түтәлгә күз сала.
И. ошбу гаҗәеп түтәл янында аптырап басып торачак замана аспиранты! Дөньяның башка бер генә илендә дә булмаган әлеге журналистик жанрнын хикмәтенә төшенә алырсың микән син?. Иртәгә үк бу гәҗиттә, һичшиксез, урак батырының отклигы басылып чыгачак. Хәзерге минутта пыр тузып эшләп йөргән егетнен йөрәк хисләре редакциягә ничек килеп ирешер икән сон? Син бит моны болайрак күз алдына китерергә мөмкинсен Фәләненче партсъезд исемендәге колхозның ремонт мастерскоенда, көндезге ашка өенә кайтып килгән механик Габлүш сөенче алды
— Иптәшләр, әле яңарак кына шатлыклы хәбәр килеп иреште Леонид Ильичыбыз тагын Герой булган! Тегесендә үткәндәге кебек Советлар Союзыныкы иде, бу юлысы. аннан да алдагы юлысы кебек. Хезмәт Герое1— һавалы бер тантана белән шулай диде Габдүш Кремльдән беренче ана шылтыратканнар диярсең!
Шул сүзне ишетү белән комбайнчы Хафизулланың кинәт күңеле тулды. Бар. бар ла ул дөньяда гаделлек!
Артык нечкәреп китүен хезмәттәшләренә сиздермәскә тырышып (ир- атка килешми!), Хафизулла солидоллы кулын башта майлы чүпрәккә, аннары халат итәгенә сөртте. Дулкынланудан халатын тунга алыштырырга да онытты, ярымшәрә күкрәге белән давыл ярып почта тарафына ыргылды ул. Бер сәгать буе линиядәге элемтәчеләрне эт итеп сүккәч, аны, ниһаять, редакция белән тоташтырдылар.
—Әллү, әллү, кем әле бу? Умәр, дисеңме? Карале, Умәр дус. Генераль секретаребызның бүләкләнүе уңаеннан шалтыратуым. Йөрәк түреннән кайнап чыккан хисләремне халыкка җиткермичә кала алмыйм, пажалысты, мин сөйләгәннәрне язып кына ала күр инде!..
Болай ук булмас ла, дисенме, аспирант иптәш? Ничек була сон алайса?
Әйдәле, без дәшми-тынмый гына шушы өч егетне күзәтеп торыйк.
Әнә бит, Ниязамовнын бөдрә чәче җилфердәп алуга ун минут та үтмәде, Рафил каләмен куеп телефонга үрелде. Өстәлендә әзер текст ята. “Соңгысы булмасын!” дигән баш астына ике кат сызылган. Хәзер Рафил “Урак-чүкеч” заводы комсомол комитеты секретарена шылтыратып, “фәләнгә әйт, иртәгә отклигы чыга, аптырап калмасын”,—диячәк.
Ә безнен Умәр нигә ишекле-түрле йөри әле? Урак батыры шылтыратканны көтә мәллә? Юк, урак батырының кап-кайнар сүзләрен Раушания гүзәл инде тукылдатып та бетергән, әнә, пешмәс өчен читеннән генә тотып, алып кереп тә килә. Умәр, каләмен уйнатып, текстны укый башлады. “Бөтен авыл сөенде!”нен астына сызды, як-якларына кызыл юл тамгалары куйды... Урак батыры аптырап калмас. Чөнки ул, ферма матуры кебек үк, алдагы ун-унбиш елда булачак бөтен бөек эшләрне дә хупларга ризалыгын күптән биреп куйган инде.
Ә менә зыялылар мондый интим хисләрне белдерүгә бик тә җаваплы карый. Өйләренә яки эшләренә шылтыраткач, алар хис-тойгыларын телефонга йә шундук түгеп сала, йә кәгазьгә төшергәч үзләре хәбәр итә. Бу нечкә эшнен чын осталары бар. Әнә бит, танылган әдип үзенең “ярхәмекалла!” сын Хәйрискә әйтеп яздыра да башлады инде: “Татар... урамында, бәйрәм!” Полосага салынгач, алтын каләмле ручкасын кыстырып килеп, укып та китәчәк әле ул аны.
Тыштагы гарасат тәэсиреннәнме, Умәрнен күнеле тыныч түгел иде. Башында, чан кебек, бер уй кабатланды: “Айгырны ясап бетерергә кирәк!” "Айгырны хәзер үк ясап бетерергә кирәк! Мәгълүматын соңрак та юнәтә алам бит мин анын”. Ләкин, ләкин “Кем уйлаган шулай бәләкәйдән тора диеп кеше бәхете!..”—бер эстет шагыйребез шулай дип язган. Бик тә белеп язган! Менә Умәр кызыл хәрендәшен алырга дип өстәл ишеген ачып җибәрде. Ишек өстендә... таракан оеп утыра иде... “Һай, иблис!” дип, Умәр Рафил өстәлендә яткан китапны ялт кына үрелеп алды да җилле генә селтәнде. Мөдәррис Әгъләмнең саллы поэзиясе мылтык аткан тавыш чыгарды. Тик тактада бернинди эз-фәлән калмаган иде. Умәр тиз генә китапнын теге ягын әйләндереп карады. Анда да “Бәясе 40 тиен” дигән язудан гайре бернинди тамга-фәлән юк иде. Умәр, таракан халкы белән эш иткән кеше буларак, өстәл башына үрелеп, ярты минутлап чекрәеп карап торды: “Иблис” хәзер җан-фәрман шунда чабып чыгарга тиеш. Тик ул күренмәде. Умәр, ярсып, шатыр-шотыр өстәлен үк күчереп ташлады. Таракан юк иде! Шул өстәлне кире күчереп маташканда ишек (бүлмә ишеге!) ачылып китте. Ишек кысасында ишек хәтле адәм күренде. Бу, әлбәттә инде, Л. Б. иде.
Л. Б. һәркайсысы белән кул биреп күрешеп чыкты. Умәр белән күрешкәндә күз кырые белән генә айгырга карап алды. Анын бәгыре таш булып катты “Булсын! Бик шәп!—дип уйлап куйды ул ләззәтле бер ачу белән —Биш минуттан син сумка төбендә тупырдап ятачаксын!"
Умәр айгырга бакканда Л. Б.нын яшел күзе хәнҗәр йөзедәй зәңгәрсуланып куюын искәрде Сул почмакка урнаштырылган кара сумка да бүлмәгә кара шом бөркеп тора иде. Ни була алыр икән анда9 Элек күп бәлаләрдән йолып калган эчке тоемы нигә дәшми соң?
Умәрнен эчке тоемы бу вакытта, мәсьәләнең катлаулылыгыннан гажиз булып, аптыраганнан шом субъектын килешләрдә төрләндерә иде. Үзен генә дә түгел—шом объектына ялгап Син сумка Син сумканын Син сумкага...
Күпме генә сузма, урын-вакыт килешеннән дә ары төрләндерә алмыйсын
Син сумкада, ятачаксын,—ни дисен, шулай дип әйтте инде. Сумка хәтле өч булган Умәргә! “Тычканга үлем, мәчегә көлке!"—эчке тоемына ихластан рәнжеде Умәр. Ләкин анын запаста тагын бер тоемы бар иде ате. Туктаусыз айгыр ясап ялыккан рәссам тоемы ана шундук канга манчылган зу.у.ур балта сурәте ясап бирде Балта бу тәгаен вәзгыять белән бик ярашмаса да, Умәрнен эче жу итеп китте . “Егетләр монда чакта тия алмас",—бердәнбер таянычы булып шушы өмет калды хәзер Умәрнен күнелендә беренче тапкыр хезмәттәшләренә карата жылы. хәтта ки кайнар хис уянды. Бу минутта алар ана сылу, яшь хатыныннан да газизрәк булып тоелды. Ләкин Л. Б. өметне тиз кисте.
—Аста редакторыгыз очрады әле,—диде ул гөбедән чыккан тавыш белән.—Обкомга барышы икән. Пленуммы, бюромы ди шунда.
Шул минутта ук мәгълүм булды: һәр икс егетнен кичектергесез эшләре бар икән бит.
Хәер, өмет ул чакта да киселеп үк бетмәгән иде әле. "Урталарына кысылып чыгып кит!—Эчке тоемы Умәргә шулай диде —Аннан, ин җитез машинанны җигеп. Урта Азиягә элдерерсең"
Әмма Л. Б.га да эчке тоемы нидер әйткән ахры. Ул. алдан ук Умәрнен юлына аркылы басып, "Умәр, сина шәп хәбәр алып килдем",—диде Ишектән соңгы булып чыккан Рафилне Умәрнен нәүмиз күз карашы озатып калды.
Ишек шартлатып бикләнде. Умәр, булган бөтен көч-егәрен, елгырлыгын, гайрәтен туплап, аяусыз сугышка әзерләнде Ләкин каршында чын профессионал, ягъни иблистәй нечкә акыллы зат басып торганын чамалап җиткерми иде шул әле ул. Гади бер агент буларак, фәннен разведкага хезмәт игкән тармакларындагы фантастик казанышлардан да бихәбәр иде ул.
Чәнчерме, сугармы, бугазга үрелерме дип баш ваткан Умәргә сөеп карап, Л. Ь. ишетелер-ишетедмәс кенә әйтеп куйды
—Синең исемгә радиограмма килде, Гуммер Язып алырга ярамый, хәтерлә: "Хаштын, баштын, ике йөз кырык дүрт, шак, мак"
Берни аңламаган Умәрнен ике күзе тиентсн шакмак булды Йомран тишеге хәтле булып авызы ачылды. Л. Б. бу тишеккә бәләкәй генә ап-ак шар томырды Шуннан сон Умәр күз алдында кечерәя башлады! Менә каушап калган эчке тоемы, ниһаять, “Төкер!” дип боерды Умәр төкерде Нык төкерде Бераз кечерәя төшкән шар тек итеп тәрәзә як плинтуска килеп бәрелде. Шуның белән әсәрдән чыккандыр дип уйлый күрмә, бу шарнын чын маҗаралары алда әле!
Шардан арынгач та Умәр бер ун секундлап кечерәя бирде. Процесс төгәлләнгәч. Л. Б. каршында карачкыдагы кебек җилфердәгән ак кримплен күлмәге һәм идәнгә тиеп торган галстугыннан тыш бер генә киеме дә булмаган, урта группа бакча баласы хәтле генә Умәр басып тора иде. Һәм бу кәрлә Умәр әле зураеп шуып төшкән чалбар-ыштанына, әле Л. Б.га карап кулларын бутый, әче тавыш белән чиратлап яный, ялвара, елый вә сүгенә иде.
Л. Б.нын эченә корт керде, чөнки аңа ярты Умәр түгел, чирек Умәр кирәк иде. Сул кесәсендә теге шарның игезәген капшап тапкач, Умәрнен күзенә туп-туры карап, ант биргән пионер кебек тантаналы төстә ярып
салды ул:
—Иштен. киштен, тиштен, туксан тугыз, сим-сим!
Умәрнен башы кечерәйсә дә акылы кечерәймәгән икән— бу юлы авыз ачылмады.
—Зурайтам бит, ач авызыңны!
Алдарсың Умәрне алай гына, бар! Артка чигеп, “Башта үзен кабып күрсәт!”,—диде. Тегесе капмагач, авызын жеп калынлыгы гына ачып, шундый ук калынлыктагы тавыш белән әшәке итеп сүгенде дә, кәжә бәтие күк башта урындыкка, аннан өстәлгә сикереп менде. Менеп тә житте, Л. Б.га тибеп тә жибәрде. Тибүнен көче гәүдәгә бәрабәр булса да, төгәллеге ару иде—Л Б. бөгәрләнеп килде. Шул арада Умәр, Рафил өстәлендәге капрон җилем шешәсен ачып, Л. Б.нын битенә сиптерде. Ул да булмады. Хәйрие өстәленнән алып, капкачын ачып, ике каш арасына туп-тулы кара савытын томырды. Л. Б. күзен угалап торган арада, йөгереп килгән мәлгә жилле генә сикереп, очлы тырнаклы тәпие белән тегенен ияк астына китереп типте. Үгез егәренә ия шанлы разведчик, каушап калып, ишеккә таба чигенде. Умәр аны эзәрлекләп тормады—биеклекне жуясы килмәде. Өстәл өстенен стратегик әһәмиятен Л. Б. да анлап өлгергән иде инде. Менә ул, ярсыган үгездәй үкереп килде дә, кинәт кенә Умәр өстәленең капкачын күтәрде. Умәр, акробатика остасыдай һавада бишме-алтымы кат мәтәлчек атып, тәрәзә янына очып барып төште. Ушына килеп чиный- чиный Хәйрие өстәленә менәргә маташканда Л. Б. Умәр өстәлендә басып тора иде инде. Менә ул тәрәзәгә таба атлап китте. Умәр хәзер рәхәтләнеп өстәл астыннан мүкәләп үтә ала иде. Ләкин эчке тоемы ана: "Кермә, жүләр, сытыласын!”—диде. Чүбек такта уйлап табылганчы ясалган карт өстәл исә шыгырдаса шыгырдады, ыңгырашса ыңгырашты, әмма түзде. Эчке тоемы белдеклеләнеп тагын нидер әйтмәкче иде дә, Умәр ана: “Тынын чыкмасын!”—диде.
Бүрәнә хәтле кулларын жәеп җибәргән, ботларын аерып атлап килгән, күзен кан баскан, чәче-бите җилемгә һәм шәмәхә карага манчылган бу албасты куркыныч иде! Менә албасты, кулларын җәйгән килеш, “ДЫПП” итеп Хәйрие өстәленең икенче башыннан сикереп төште дә, Умәрне сул почмакка кысрыклап китерде. Бүтән чигенер хут юк иде. Шунда ул усал бер йомарламга әйләнде. Хәзер ул Умәр түгел, бульдог алдындагы мачы! Бульдог тагын ярты адым атласа мачы, дөнья йөзендәге ин куркыныч тавыш белән чинап, яман сикерәчәк! Шуннан сон ни булыр? Тәжрибәле кешеләр белә: бите умырылып төшкән бульдогның чиный-чнный качып китүе дә бар, анын авызында мачы сөякләре шатырдаса да гажәп түгел. Бу юлы эш ничек төгәлләнер икән?
Менә Л. Б. сул аягын алга шудыра төште Шул вакытны бик каты итеп ишек дөбердәттеләр. Л. Б. шундук ун кесәсеннән зәңгәрсу төстәге бәләкәй шар чыгарып, Умәргә сузды. "Баштаүзен”ләп торырга вакыт юк иде. Умәр сыйны ирененә тидереп карады да, үсә башлаганын сизеп,
129
авызына капты. Һәм, тулы Умәргә әйләнүен көтеп тә тормастан. мөһим бер ноктага җитүгә, башы белән китереп орды. Л. Б ынгырашып батарей янына капланып төште. Идәндә яткан чалбары белән Умәр анын кулларын бәйләп тә куйды. Аннары үзенен күпне күргән һәм күпне күрсәткән каләмен алып килде Л. Б.нын ун колагына текәлеп-текәлеп карап торганнан сон. ниндидер бер җиренә китереп тә төртте. Л Б.нын колагы һич авыртмады, авыз эчендә теле генә чәнчешеп куйды
Ишекне тагын дөбердәттеләр Аннары бүлмәдә көек исе таралды. Ишектә, башта аны тотып торган ике тупса, аннары йозак турысында, аермачык булып утлы сызыклар сызылды Эчке якка авып барган ишек буйлап, очыннан төтен чыгып торган таягын ат га төбәп, өч бөртек чәчен җилфердәтеп, пионер малай чаклы гына бер карт чабып узды. Л. Б.нын чәче үрә торды: Рауф! Рауф бит бу!
Илләрендә кат-кат кисәткәннәр иде аны Ин зур хәтәр—Рауф. ул берьюлы өч җирлә була ала, җиде төрле кыяфәткә керә ала, ин яраткан кыяфәте— таякка таянган карт, дигәннәр иде
Умәр. тап-таман трусигын күтәрә-күтәрә, тыныч кына әйтеп куйды —Менә бер куркыныч адәмне тоттым әле Ышпион-фәлән түгел микән дим
Ярсудан бит мускуллары тартышып куйган Л Б. нидер әйтмәкче иде дә, авызыннан гыжылдап һава гына чыкты. Ул никтер телдән язган иде Юк. чын разведчик болаи эшләргә тиеш түгел, әлбәттә. Ләкин Л Б.ны. ягъни Лю Барскийны гаепләү мөмкинмс сон? Менә бит ул. иленә герой булып кайтасы кеше, карага манчылып, җилемгә батып идәндә аунап ята. Ул үзе тугры хезмәттәш итеп сайлап алган зат—сынар боты кадәрле манка малай аны ганимәт мал сыман уртак дошманнары кулына тапшыра! Юк, түзмәде инде анын күп газаплар кичергән җаны, мондый да мәкерне гафу итә алмады. Л Б. әүвәл Рауфка ике тапкыр сул күзен кысып, башы белән Умәргә таба изәде. аннары чабата хәтле телен чыгарып борын очын ялмап алды. Таяклы бабай шундук елмаеп җибәрде, ике тапкыр ун күзен кысты Аннары ул. каяндыр бала башы хәтле зурайткыч пыяла тартып чыгарып, аны Умәрнен борыны турысына китерде Шәле бәрәнгесе хәтле булган борын очында зәнгәр язу ярылып ята иде: "А N179*’.
Рафил белән Хәйрие монсу гына сөйләшеп утыралар. Ни турында гына сүз башламасыннар, ахыр чиктә ул барыбер Умәргә килеп ялгана Икс атна буена шулай инде Чәй мәжлесенен дә яме китте Умәрсез чәй шикәрсез чәй кебек икән ул.
Эшкә дә күнелләре ятмый Рафил удар төзелешләр перекличкасын өзде. Хәйрие комсомол документларын барлау кампаниясе турындагы мәказәдә хата җибәрде “Гомер буе саклагыз!'* диясе урында “Умәр буе саклагыз!” дип язып чыгарды Бу мәкаләне Харнсламнан башка беркем дә укымау сәбәпле генә жәнжал купмый кашы Харислам исә “Умәр" түгел, “гомер" дип төзәтү бирергә курыкты, беркемгә берни әйтмәде Чөнки инде болай да гәҗитне шпионнар оясына әйләндердең дип күзен ачырмыйлар иде
—. Шул көннән тараканнарына кадәр юкка чыкты бит анын,—күз карашын бушап калган айгырлар аранына текәп. Рафил сүзен дәвам итте — Үлгәннәр дияр иден—мәетләре юк
—Аулакта тәмләп йокы бүсәләрдер.—диде Хәйрие, авыз ерып Аннан, шаярту ының хәзерге монсу халәт белән ярашмавын сизеп, җитдиләнде
—Без татарлар да эзсез-нисез юкка чыгарбыз инде.
Шулай диде Хәйрие һәм кинәт куырылып килде "Аһ. тинтәк, аһ. башсыз*
Умәр юк дип бөтенләй тугарылдың! Сон, Умәр—ул өченче кеше түгел икән ләбаса!”
Бөтен нәрсәдән көтелмәгән мәгънә табарга яраткан Рафил Хәйриенең сүзенә тансык ризыкка ташланган кебек ташланды.
—Юк, юк. Хәйрие, алай түгел ул. Алай түгел! Менә син шпион да шпион дип Умәрнең тетмәсен тетәсен. Шуны аңламыйсын: Америка кадәр Американын шпионы булыр өчен беләсеңме никадәр талант, акыл, эчке егәр кирәк? Юк, Умәр кебек затларны бирә алган татар халкы үлмәс, мәңге яшәр!—Рафил кинәт Хәйриенең үзенә сәер бер карау белән карап торганын искәрде. Ул эсселе-суыклы булып китте. "Аһ, шайтан алгыры! Шуна да башын эшләмәсен инде. Соң, Умәр бит, тегеннән үк булып чыккач, тегеннән булмады булып чыга! Димәк, өченче кеше дигәнебез.
Әмма Рафилнен каушавы озакка бармады. “Юк, безне алай жинел генә каптыра алмассын, Хәйрие чын исемең кем!”
—Әйе, татар халкы үлмәс, мәнге яшәр. Бөек совет халкынын канында яшәр ул!—бу сүзләрен Рафил махсус күрше бүлмәдәгеләр дә ишетерлек итеп әйтте.
IV
Ю
к, таракан кавеме үлмәгән дә, йокламаган да иде. Ул шул ук жирдә, әмма бөтенләй бүтән төрле яшәү белән яшәп ята иде... Аксак таракан теге серле фәрманга буйсынып көтә бирде.
Көтә торгач, йоклап та китте. Менә бер заман янә боерулы өн ишетте ул: “Уян, таракан!” Бу юлы аваз каяндыр эчтән, ашказаны тирәсеннән яңгырады шикелле. Ул уянды һәм шул мизгелдә үк гажәеп бер хәл күрде: Умәр авызыннан ниндидер ак нәрсә атылып чыгып, аңа табан очты. Таракан тарихына “Бөек Төкерү” булып керәчәк гүзәл мизгел иде бу. Әмма ул чакта Аксак таракан мизгелнен хәтәрлеген генә тойды. Ул кыймылдарга-нитәргә өлгергәнче теге нәмәрсә анын янында гына шыкылдап плинтустан кире сикерде. Аксак коты алынып аска чумды, анда, карангы юлда мыекларын бәрә-бәрә, чапты да чапты. Ләкин аны гажәп тәмле бер ис куып тотты. Аксак, куркуын да онытып, кире килде, каударланып өскә үрмәләде. Һәм ис чыганагын эзләп тапты. Бу ап-ак шарнын татлы мал икәнен, татлы гына түгел, затлы татлы мал икәнен анын ашказаны да, бөтен сизү-тою әгъзалары да әйтә иде. Әйтә генә түгел, кычкыра, шәрран яра иде! Көтелмәгән уңыштан, исерткеч тәмле истән Аксакның башлары әйләнеп китте. Әмма оеп торыр чак түгел, ут өертергә кирәк иде! Алты тәпиен дә, димәк ки, аксагын да ныгытып терәп, жан тирләрен чыгарып шарны плинтус өстенә этеп менгезә алды ул. Шар ярыкка сыймый иде. Почмактагы тишеккә хәтле тәгәрәтеп барасы булды.. Тишеккә этеп төшергәч и ул борчылулары Аксакның—әллә кайларга тәгәрәп китеп югала күрмәсен, башкалар үз малы итмәсен дип! Ләкин шар югала торганнардан түгел иде. Ап-ак нурларын сирпеп, ерактан ук балкып күренеп тора иде ул!..
Аксак таракан өенә кайтып килә. Аксак таракан өенә мал апкайтып килә! Аксак таракан башкаларның төшенә дә кермәслек тиңсез мал апкайтып килә!!
Тигез юлдан шар җиңел тәгәри. Аксак таракан жырлый-жырлый кайта. Башта биш-алты тапкыр “Сабыр төбе татлы мал!” дип суза, аннары, такмак әйткән шикелле тиз-тиз генә, “Мөгезлегә бирмәде. Аксакка бирде! Мөгезлегә бирмәде, Аксакка бирде!”—дип куя.
Үз тыкрыкларына җитү белән Аксак бөтен авылга ишетелерлек итеп кычкырып жибәрде: — К-кат-тын! К-капканы ач!—Тараканнар,
тараканбикәләр тәрәзәгә сарылды. Яшьләр, бала-чага урамга сибелде. Аксакнын хатыны, каушап, башта баскычтан егылып төште, аннары калка биген таба алмый интекте Капканы күрше егетләре киереп ачып куйдылар. Аксакнын кырык тугыз баласы чинашып шарга ташланды, урын өчен көрәш, ыгы-зыгы китте Әмма бу вакытта Аксакнын түземе чигенә җитеп ашкан иде инде. Ул, сабыйларны төрле якка селтәп очырып, шарны назлап кочып алды. Гаҗәеп татлы, туклыклы сый ана баһадирлар куәте биргән кебек булды Тик шунда, мәжлеснен ямен җибәреп, кемнәрдер яман шаулаша башладылар Аксак йөзен чытып борылып карады Олы. симез тараканнар боҗрасы кысылганнан-кысыла бара иде "Ю-у-ук! Шар минеке!”—дип жан ачысы белән кычкырып җибәрде ул. Аннан, боҗраны өзеп чыгып, читәннән казык суырып алды. Әмма кизәнергә базмады. Чөнки тараканнар нигәдер куркыныч рәвештә зурая баратар иде Менә казыгы да. зураеп-авыраеп. шапылдап аяк очына килеп төште. Берни дә анлый атмаган Аксак жиргә ягып үксеп елап җибәрде. Шуннан тирән йокыга да китте
АТТӘ (Аурос Төкереп Ташлаган Әйбер) бу бинадагы барлык тараканнарнын да уртак малына әйләнде. Башта купкалап алган дау- дәгьвалар тиз басылды: зурайганнан зурая барган шарнын азык-төлек мәсьәләсен бөтенләйгә хәл иткәнлеге гужнын-гужына да ачык иде Анын тирәсендәге һавага кадәр туклыклы иде1 Хатыны белән кырык алты баласы Мөгсзленс дә өстерәп алып килделәр. Теле АТТӘгә тию белән Мөгехтенен мөгезе кителде дә төште. Берәүләр аны таракан музеена куймакчы иделәр дә. Баш таракан рөхсәт итмәде, яндырырга кушты Мөгез янганда бик тә ачы ис чыгып, тараканнарнын күзенә сыланды Ни җуйганнарын бөтенләй аңламасалар да, шул рәвешле һәр таракан ачы күз яшьләре түкте
Яраннары шарны Баш тараканга табыну әйберсе итмәкче дә булганнар иде. Имеш, АТТӘнен асыл мәгънәсе бөтенләй башка икән. АТА. ӘТТӘ дигәнне анлата икән ул. ягъни “Таракан атабыз”ны Имеш. АТТӘ ул— Баш тараканның аурослар белән озак вакытлар алып барган киеренке сөйләшүләре нәтиҗәсе икән! Ләкин баш асты тараканнар һәрвакытгагыча озак мыштырдадылар шул Таракан анында Боек Төкерүнең беренче версиясе тамырланып өлгергән иде инде: аурослар АТТӘне таракан кавеменә Аксак таракан аша биргән—анын бөек сабырлыгын һәм күндәмлеген искәргәнгә Сыйны кем. кайчан, күпме кабул итәргә тиешлекне “тәртипкә салу’’—рөхсәт системасын гамәлгә кертү омтылышы да унышсызлыкка дучар булды. АТТӘ белән арада бәләкәй генә киртә торса да. тараканнарнын күзен кан баса иде.
Баш таракан командасы, аптырагач, шарны тишеп үхзәренә махсус бүлмә ясатырга да уйлаган иде Алар гади мыекбайлар белән янәшә басып, бөтен халык күз алдында тел чыгарып шар яламаслар бит инде' Ләкин бу эшләре дә уңмады. Таракан затларында хәзер кемгәдер нидер ясау гаме юк иде инде. Житәкчс тараканнар үзләре исә корал тотып ипләүне түбәнлек санадылар Аннан, корал дигәннәре дә. башка бөтен әйбер кебек, нигәдер гел зурая, авырая бара иде анын Ахыр чиктә алар, ялт кына колгага колга бәйләп, шуларны җәһәт кенә сузып, шарнын өстснә менеп ята алдылар Өскә үрмәләү дигәндәме? Өскә үрмәләү дигәндә таракан җитәкчеләрендә әллә ниткән гыйфрит көч-куәтләре. иблис акыллары табыла икән ул!
Шар зурайган саен түрә тараканнар үзләрен тудырган таракан халкыннан ерагая, бетәшә бардылар Тик аларнын үхзәренә бу бөеклеккә ашу булып тоела иде
Бөтен нәрсә дә ажгырып зураюнын исерткеч тәэсире томанлана барган таракан аңында татлы бер хис уята иде. Баштарак “Таракан биләмәләренең киңәюе”, “Таракан кавеменең тинсез үсеше" кебек темаларга фәнни конференцияләр дә үткәрелгәләде әле. Соңыннан болар онытылды. Тараканнарга берни дә кирәкми иде инде. АТТӘ генә берәр-кая китә күрмәсен, шул гына исән булсын!
Иске дин дә онытылды, аның каравы, яңача намаз укучылар ишәйде. Белдекле тараканнар анлатып бирүенчә, таракан дине ул заманга ияреп үзгәрергә һәм тараканнарның фани дөньяда тук, имин яшәвен тәэмин итәргә тиеш икән. Янача намаз исә АТТӘгә карап чалкан сузылып яту һәм корсак шәрифләрен сыпыра-сыпыра заманча тәкбир әйтүдән гыйбарәт икән.
Ошбу гыйбадәтне тараканнардан гайре беркемнең дә тамаша кылмавы кызганыч. Юкса күргән бер генә аң иясе дә, күңелен илаһи бөеклек биләп алуын тоеп, тетрәнми калмас иде
Менә АТТӘнен пакь нурлары яктысында меңләгән корсак елкылдап- елкылдап куя. Меңләгән тамактан берьюлы изге сүзләр агыла:
—Ауроска рәхмәт! Ауроска рәхмәт! Ауроска рәхмәт!..
Аш эшкәртү жәһәтеннән сәфәр кылып алулар да шәп нәрсә. Аксак тараканга гадәттә хәллерәк ун-унбиш үсмер иярә. Алар, ничек булды да ничек булды ул, дип, мен дә беренче кат АТТӘ тарихын сөйләтмичә калмый. Сәләтлерәкләрне АТТӘ зурлыгының ашказаннары зурлыгына нисбәте дә кызыксындыра. Менә бу юлы да берсе хыялга бирелеп сорап куйды:
—Минем тәпиләргә әтинең тәпиләрен, әнинең тәпиләрен, энеләрем- сеңелләремнен тәпиләрен дә кушсак. АТТӘ әнә шул хәтле елга җитәрме икән?
Тагын да хыялыерагы сорауның колачын нык киңәйтте:
—Юк, менә бөтен-бөтен-бөтен тараканнарның да тәпиләре хәтле елга җитәме АТТӘ?
Моның ише сорауларга Аксакның жавабы бер була:
—Таракан кавеме мәңгелек ул, энекәшләр! Калганы сезнең кайгы түгел аның.
Аксыл йөзле, зәгыйфь сыйраклы, йомры корсаклы үсмерләр илле- алтмыш адым китү белән кайту ягын кайгырта башлыйлар. Чөнки кайтыр юл һәрвакыт озынрак булып чыга. “Барудан алда кайтырыңны уйла” дигән мәкаль таракан анына бәләкәйдән сеңдерелә.
Кире борылуга, таракан күген кысрыклап киңәйгәннән-киңәя барган якты шарны күрәсең. Ажгырып зурайган бу шар таракан дөньясын менә- менә сытып ташлар сыман. Тараканнар аннан чырыйлап качарга тиеш иде кебек. Әмма таракан халкы аның бу үзлегенә күнеккән инде. Шарнын якты нурлары ерактан ук аларнын ашказаннарын җылытып, җаннарына өмет өстәп тора.
Чыкты, чыкты ла ул мәңге баемас таракан кояшы!