Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


МОГҖИЗА г Акыл җитми (гаҗиз итә) торган эш, күренеш. Ислам белгечләре Аллаһы тарафыннан пәйгамбәрләр ярдәмендә ясалган могҗизаны изге кешеләр (әүлиялар вәлиләр) ярдәмендә ясалган кәрамәтләрдән аерып карыйлар. Суфи Аллаһияр бу турыда:
Пәйгамбәрләр хикмәтле эш күрсәтсә.
Могҗизадан исәпләнә, әлбәттә.
Вәхий иңгәнче мондый эше—дәлил
Пәйгамбәр булачагына, белсен ил. - дип яза.
Коръән-кәримдә һәм хәдисләрдә пәйгамбәрләр эшләгән бик күн могҗизалар турында сөйләнә. Бервакыт, мәсәлән, кораеш кабиләсе кешеләре Мөхәммәд галәйһиссәламнән могҗиза күрсәтүен үтенгәч, ул күктәге айны икегә ярган. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең Ходайбийә сәфәре вакытында бармакларыннан су агызып, яугирләренең сусынын басуы да могҗизаның бер мисалы Сөләйман пәйгамбәрнең Бәлкыйс патшабикәне тәхете белән бергә Кодеска күчереп куюы, хайваннар белән сөйләшүе, хәзрәти Йунысның Хут балыгы карынында исән калуы, хәзрәти Гайсәнең үлгәннәрне терелтүе, пакизә Мәрьямнең балага узуы Һ.6. да могҗиза исәпләнә. Шулай ук Муса пәйгамбәр дә аятьләр һәм могҗизалар белән җибәрелгән була. Мәсәлән, ул үзенең тылсымлы таягын җыланга әверелдереп күрсәткән. Чыганакларда Муса пәйгамбәрнең, җылан сурәтенә кереп. Фиргавен каһиннәренең бауларын йотуы турында да сөйләнә. Шулай ук Салих пәйгамбәрнең кара таштан дөя ясавы да - могҗиза.
Шәрыктә изге кешеләр ясый юрган могҗизаларга ышану суфилар арасында аеруча күп таралган була. Гадәттә ул могҗизалар дога уку юлы белән ризык яки су барлыкка китерү, күз ачып йомган арада әлләникадәр ераклыкны үтү. явыз үлемнән котылып калу, берәр изге кеше үлем түшәгендә яткан вакытта күзәтелгән гадәттән тыш күренешләр Һ.6. булган. Болары кәрамәтләр Кол Шәриф “Кыйссаи Хуҗа" әсәрендә Хөбби Хуҗаның суелган сыер тиреләренә сулыш өреп аларны терелтүе, бикле ишектән чыкмыйча күздән югалуы, диңгезгә батучы кәрванны ярда торган килеш коткарып калуы кебек кәрамәтләрне сурәтли.
Көнбатыш дин белемендә (теологиядә) могҗизаларны физик һәм метафизик төрләргә бүлеп карыйлар.
Физик могҗиза бу дөньяда илаһи көчнең табигатькә турыдан-туры тәэсир итүе нәтиҗәсендә барлыкка килсә, метафизик могҗизалар “теге дөнья "га карыйлар Физик могҗизалар исә галәмәтләргә (сигна) һәм чын могҗизаларга яки миракльләргә бүленә. Бәндәләргә көтмәгәндә килгән гадәттән тыш ярдәм, вакыйгаларның табигый агышында һичшиксез һәлак булырга тиешле адәмне гайре табигый көчләрнең үлемнән йолып калуы кебек могҗизалар беренче төргә керәләр. Муса пәйгамбәрнең таягын жыланга әверелдерүе, үлгән кешене терелтү һәм аңа җан өрү, Пәйгамбәрнең айны икегә яруы исә чын могҗиза, миракль булып санала.
Метафизик могҗиза тулысынча гайре табигый вөҗүдкә, күкләргә мөнәсәбәтле. Аерым алганда, пакизә Мәрьям-ананың балага узуы. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең мигьраж кичәсендә күкләргә ашуы болары, әлеге классификация буенча, әлбәттә, метафизик могҗизаларга карый дияргә мөмкин.
Шуны да әйтеп китик, могҗизаларның классификациясе кайбер христиан авторларында башкачарак та булырга мөмкин. Керәшеннәрдәге “җәшерек”ләр дә могҗиза исәбенә керәләр
Дәвамы Сүзлек журналыбызның 2004 елның 1нче саныннан басылып килә
Гетеның “Фауст"ында: “Могҗиза - иманның сөекле баласы" дигән сүзләргә тап булабыз.
Могҗиза табигать кануннарына каршы килми, ләкин аларлан югарырак тора һәм аларны /кинә дию могҗизаның асылын һәм илаһи чыганагын яхшырак аңлата кебек
Материалистлар могҗизага ышанмыйлар, әлбәттә Алар фикеренчә, ~ могҗиза- ишәкләр өчен фикер патшалыгыннан гамәл патшальпына алып бара юрган басма улГ (Маркс һәм Энгельс ~Немец идеологиясе") Гомумән, могҗизага ышанучыларны алар “ишәк” дәрәҗәсенә төшерәләр һәм әлеге фикер ияләре өчен примитив сүгенү иң саллы дәлил булып хезмәт итә шикелле
Хәзерге заман белешмәләрендә “могҗиза" төшенчәсенә, мәсәлән, мондыйрак аңлатма бирелә “Могҗиза дини һәм мифологик күзаллауларда теге дөнья көчләре катнашлыгында барлыкка килгән гайре табигый, фантастик күренешләр " Ягъни асылда могҗиза төшенчәсе илаһи көчләр белән. Алланың үзе белән бәйле рәвештә туган Әгәр дөньяда могҗизалы хәлләр күзәтелә икән, димәк, Алла бар дигән сүз Шуңа күрә дини концепцияләрне тәнкыйть итүчеләр “могҗиза" мәсьәләсен үз файдаларына хәл итәргә омтылалар да Әйтик, дини ривайәтләрдә. хәдисләрдә сөйләнгән могҗизаларны йә тулаем инкяр итәләр, яисә бүгенге фәнни карашларга туры китереп, рационалистик нигездә аңлатырга - чынлыкта аларның могҗиза түгеллеген дәлилләргә тырышалар "Муса таягын", булмаган дип санап, әкияткә чыгарып та була торгандыр. Яки Кәгъбәдәге "кара таш" гади бер метеорит кисәкләре булганга, алар бернинди дә илаһи көчкә ия түгел дип ышандырырга тырышучылар бар Әледән-әле дөньяны шаулатып ала торган "очар толинкәләр"нец дә күпчелеген күзаллаулар белән яки ерак утлар шәүләсе һәм башка физик күренешләр белән аңлатып була, әлбәттә Дөрес, ничәдер генә процент аңлашылмастай очраклар да кала-калуын. ләкин боларын һич югында киләчәктә фәнни нигездә аңлатып булачак дип әйтергә берәү дә комачауламый
Яисә демографиядә очрый торган бер кызыклы факт демографлар сугыш вакытларында ир балалар туу проценты арта дигән фикерне еш кабатлыйлар һәм аларга ышанырга туры килә Ә статистика кануннары буенча х- һәм е-хромосомаларның туры килү проценты 50 гө 50 булырга тиеш (ир бала яки кыз бала туу шуңа бәйле) Дөрес, демография мәгълүматлары ир балаларның болай да 1 2 процентка артыграк тууларын күрсәтә кебек Әмма монысын ир балалар арасында үлү проценты да күбрәк булуы һәм табигый сайланыш, шулай да хәзергә билгесез юл белән (ир балалар күбрәк туганда кеше дигән биологик төрнең ышанычлырак саклануы аркасында булырга мөмкин) әлеге нисбәтне малайлар файдасына үзгәртә дип акылга муафыйк рәвештә аңлатырга мөмкин шикелле. Ләкин сугыш афәтенең ир һәм кыз балалар туу процентына ничек тәэсир итү механизмын гаклый нигездә аңлатып булмый, монда илаһи көчләрнең катнашлыгын танырга туры килә, чөнки фән моның сәбәбен иртәгә ачар әле дип өметләнү илаһи көчкә кайтарып калдырудан бер да артык түгел Димәк, без көндәлек тормышыбызда күптән инде (кешелек тарихында зур һәм дәвамлы сугышлар була башлаганнан бирле) могҗиза күреп яшибез булып чыга Ә демографларның кат-кат исәнләүләрен шик астына кую кулай алым түгел
Әмма могҗизаларның нечкәрәк төре дә бар Боларын "фикри могҗизалар' дип атап булыр иде.
Шуларның берничәсен күздән кичерик
Мәсәлән, инглиз физигы Джннс. әгәр дә су салынган савытны эссе мичкә куйсаң, суы кайнап чыгу урынына бозга әверелергә мөмкинме? дигән сорауга җавап эзләп карый Ул газлар кинетикасында кулланыла торганга охшаш формулалар ярдәмендә тиешле хисаплау эшләре башкарып, суның бозга әверелү ихтималлытын “санап" чыгара Нәтиҗәдә Джннс суның бозга әверелү ихтималы юк дигән фикернең дөрес түгеллеген, бәлки бу хәлнең ихтималы бик тә аз икәнлеген таба Менә шушы мәсьәләнең чишелешен “Джннс могҗизасы" дип атыйлар
Дж Максвелл исә шушыңа охшаш мәсьәләне икенче төрлерәк мисалда чишә (мәшһүр “Максвелл демоны" күбәүләргә билгеле булганга, бу гөмами тәҗрибәне тәфси 1.1ӘП тормыйбыз )
Миллионлаган маймыллар язу машинкасы клавиатурасына ничек килде шулай багып “уйнасалар", очраклы рәвештә, әйтик. Тәмләт’ текстын басарга мөмкиинәр Теория
күзлегеннән караганда, мондый могҗиза (анысы “Борель могҗизасы яки “дактилографик могҗиза " дип атала) да юк дәрәҗәсендә кечкенә ихтималлыкка ия, ләкин аны намөмкин хәл дип булмый. Шунысы кызык, мондый ихтималлык халык теленә дә кергән: “Корылмаган мылтык та ун елга бер ата” дигән сүз бар. Кыскасы, мондый тәҗрибәләрдә намөмкинлек белән “югары дәрәҗәдә наихтималлык" арасында кискен чик калмый, юкка чыга. Димәк, какшамас дип исәпләнгән табигать кануннарының бозылу ихтималы нульдән зуррак икән.
Станислав Лем тагын да “хыялыйрак” бер очракны күздән кичерә Броун тәҗрибәсендәге кебек тәртипсез хәрәкәт итүче молекулалар микроскоп астында: “Әй, кеше! Бу-без, атомнар!” дигән язу тәшкил итеп тезелсәләр, бу әле кемдер яки нәрсәдер аларны шулай тезеп куйган дигән сүз түгел. Бу-гадәттән тыш наихтимал туры килү, һәм мондый ихтималлык миллиардтан бер булып, Лем фикеренчә, аны игътибарга алмаска да мөмкин икән. Әйе, әлеге язуны илаһи көчләр барлыкка китергән дип расларга без дә ашыкмыйбыз, әмма мондый ихтималлыкны игътибарга алмаска мөмкин диюгә без принципта каршыбыз.
Шунысы кызык, “Лем могҗизасьГның реаль чынбарлыкта да күзәтелгәне бар ахрысы Мәс., күп кенә чыганакларда хәбәр ителгәнчә, Төркнядәге Кайсәри өлкәсендә Каракай авылында яшәүче Хәли бәй дигән бер умартачы “Зафәр" исемле журнал редакциясенә гарәп хәрефләре белән аермачык итеп “Алла" дип язылган язулы умарта кәрәзе күтәреп килә. Җентекләп тикшергәннән соң, бу язуның техник ысуллар белән түгел, бәлки бал кортлары тарафыннан эшләнүенә ышанганнар. “Алла” сүзен кеше органнарының рентген рәсеменнән уку очраклары да булды (анысын кан юллары “сызган"). Безнең карашка, “Алла” сүзенең гарәпчә язылышы бик гади булганга, җанлы һәм җансыз табигатьтә аңа охшашлы бизәкләр шактый еш күзәтелергә тиеш. Шуңа күрә без мондый очракларны могҗиза исәбенә кертмәү яклы. Еш кабатлана торган күренешнең могҗиза булуы икеле, аның гади генә сәбәпләрен эзләп табарга була.
Ихтнмаллыкның "нульдән зуррак” булуы принципта могҗизага урын калдыра. Дөрес, соңга табарак Борель үзе әлеге “югары дәрәҗәдә наихтимал” кебек термин кулланудан баш тартып, “чын яки объектив дөреслек", “төгәллек” (“достоверность") кебек термин куллануга күчә һәм “әгәр без әлеге тәҗрибәләр намөмкин" дигәндә “мондый намөмкинлек безнең өчен чын дөреслек була дип өстибез икән, без чиксез кечкенә ихтималлыкларны аңлы һәм принципиаль рәвештә исәпкә алмыйбыз” дигән фикерне күтәреп (яклап) чыга, ягъни асылда Борельнең һәм Лемның фикерләре тәңгәл. Фактта Борель аңлаешлы терминологияне томанлы сүзләр белән алмаштыра, чөнки ни өчен әле без чиксез кечкенә ихтималлыкларны исәпкә алмаска тиеш? дигән әлеге дә баягы сорау тумыйча калмый һәм без янә мөшкел хәлгә төшәбез.
Э.Юан "Могҗиза—материя белән рух арасындагы күпер ул, тегесе дә, бусы да хәлык кылучы иҗаты,"—дип белдерә.
Кыскасы, без күп кенә фикер ияләренең дөньяда могҗизага да урын калдырганлыкларын күрәбез.
МӨӘЗЗИН г. - Азан әйтүче, азанчы, мәзин, нади Электә мөәззин мөселманнарны гыйбадәткә чакыру өчен йорт борынча йөрергә тиеш булган. Манаралар төзелә башлагач, азанны шуннан әйтүгә күчкәннәр. Баштарак матур һәм көчле тавышлы теләсә кем азан әйтә алган. Кечерәк мәчетләрдә азанны имам үзе әйтә. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең мөәззиннәрс икәү булган (берсе-кара тәнле кәнизәкнең улы Билал ибн Рабах (Билал Хәбәши) һәм икенчесе—булачак хәлифә Әбүбәкернең хезмәтчесе Ибн Өммн-Мәктум), шуңа күрә зуррак (берничә манаралы яки берничә мәэззәнөле) мәчетләрдә ике мөәззин тотуны мактаулы эш санаганнар. Ә башта Билал Хәбәши мәчеткә күрше йорт түбәсенә менеп азан әйтә торган булган. Шуны да әйтеп китик, Сөнгатулла Бикбулат Пәйгамбәрнең мөәззиннәреннән тагы Сәгыд ибн Ганзие һәм Мәккә мөәззине Әбү Мәхзура Әус ибн Могирәнедә санап күрсәтә Баштарак мөәззин кеше манарадан торып мөселманнарның өй-йортларын, шәхси тормышларын күрмәскә тиеш дигән таләптән чыгып, мөәззин итеп сукыр кешеләрне билгеләү тәртибе дә булган, соңыннан бу эшне күзлеләргә дә йөкли башлаганнар
Урта гасырларда мөәззиннәр бер оешма (корпорация) төзегәннәр, аның башында
МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ
155
рәис әл-мөәззинин торган Мвәззиннсн вазифасы - көнгә биш талкыр мөселманнарны намазга чакыру Ләкин VII гасыр ахырыннан Мисырда мөәззингә төнлә өстәмә догалар уку да йөкләнә Монардан тыш, IX гасырнын икенче яртысыннан мөәззиннәр махсус бүлмәдә төнлә дини китаплар укырга тиеш булганнар Мөәззинлек еш кына нәселдән күчә торган булган Өченче изге хәлифә Госман заманында мөәззиннәргә хезмәт хакы түләү кертелә Хәзерге вакытта мөәззин имамның беренче ярдәмчесе булып саната Хатын-кызлар мөәззин вазифасын башкара атмыйлар
Мөәззинне. мулла белән чагыштырып, кимсетеп карау да булган Мәсәлән, мөәззиннәр Хуҗа Насретдиннең ишәге тупрагыннан яратылган дигән сүз йөргән
/ / Указлы мөәззин
Тагын кара АЗАН, АЗАН ӘЙТҮ.
МӨДДӘТг Вакыт, ара. срок /Руслар Толстойны. Гогольне укыган мөддәттә татарлар да Гаязны укыячак, монда мәгънә ззләп уку, мәгънә ззләмичә уку дигән ике нәрсә булырга мөмкин түгел "Татарстан хәбәрләре 1992. Юмарт Мөддәте тәдрисня - уку вакы гы, дәвамлылыгы Мөддәт кагыйдәсе сроклар кагыйдәсе Мөддәтле - вакьгты билгеләнгән, вакытлы Бер мөддәт кичектереп тору-беразга (беркадәр вакытка) кичектереп тору. Озак мөддәтле кредит. Мөддәт гомер Хәлифәчек мөддәте
МӨҖӘДДИД / Яңартучы, яңалык кертүче, новатор, реформатор Пәйгамбәр сүзләренә караганда, һәр гасыр башында Аллаһы халыкларга мөжәддид җибәреп, ул аларга иманнарын аңлатачак Мәүлана Мөхәммәд Ал и фикеренә караганда, гасыр башындагы 23 ел (Пәйгамбәр үзе хезмәт иткән чор) мөжәлдидләр өчен аеруча бәрәкәтле булырга кирәк Монда гасыр башы дигәндә һнҗри исәп буенча йөз ел башын аңларга кирәк, әлбәттә. Соңгырак дәверләрдә галимнәр һиҗри гасыр башларында туган шундый мөҗәддидләрнең исемлеген дә төзеп караганнар, ләкин исемлекләрендә күренекле затлар булмаган диярлек (Адам Мен)
/ / Яңа килгән мөҗәдднд. үзеннән алда килгән мөҗәдднд кебек ук. динендә югары дәрәҗәдәге иманга һәм гыйлемгә ия булып, Ислам шәригатен янаган торгызырга тиеш булыр Ишми ишан.
Күплек саны шәкеле—мөҗәддидун.
МӨНӘҖӘТ I 1.Котылу, арыну (яман уйдан, ннятгән һ б ). накьләнү. кайгы хәсрәтләрдән яклавын сорап Аллаһыдан ялвару Мөнәҗәт гыйбадәт кылучының иң эчкәреге теләкләрен чагылдыра һәм аның Аллаһыга шәхси мөрәҗәгатеннән гыйбарәт "Шәрык алынмалары сүзлеге"нда мөнәҗәткә тагы түбәндәге өстәмә аңлатма бирелә "Фарсы телендә Аллаһ белән яшерен генә "аралашу”, ялгыз гына гыйбадәт кылу, төнлә белән дини эчтәлекле шигырьләрне көйләп башкаруны аңлата" 2.Дини эчтәлекле тезмә әсәр, мәдхия, псалом Татар мөнәҗәтләрендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлын тасвирлауга багышланганнары да бар 3 Бу сүз "гимн" мәгънәсендә дә кулланылган
Мөнәҗәтләрнең килеп чыгышы иртәнге мөнәҗәт догаларга барып тоташа. Гадәти намазлардан аермалы буларак, мөнәҗәт-дога еш кына җирле телдә булган Аннемари Шиммель фикеренчә. татарларда беренче карашка традицион булып күренгән мөнәҗәтләр суфичылык йогынтысында барлыкка килгәннәр
Мөнәҗәтләр ешрак гарәп һәм төрки телләрдә яңгыраган Аларнын шигъри төзелеш кагыйдәләр** VIII гасырда гарәп галиме өл-Хөлил тарафыннан бәян ителгән Шигъри музыкаль жанр буларак, мөнәҗәтләр Урта Көнчыгышта. Урта Азиядә һәм шулай ук татарлар арасында киң таралыш алганнар. Галимнәр Идея буенда мөнәҗәтләргә Коръән сүрәләре һәм дини эчтәлекле Ислам әдәбияты уку зур йогынты ясаган дип саныйлар Шул ук вакыт* аларда Идел буе халыкларының тарихи җырлары. эпосы белән тыгыз бәйләнеш тә сизелә
1920 80 елларда мөнәҗәтләр онытылды, аларны беркем дә җыймады һәм өйрәнмәде 1980 елларда мөнәҗәтләр тормышыбызга яңадан кайттылар һәм үзләренә лаеклы урынны алдылар
Мөнәҗәт сүзенең күплек саны шәкеле мөнаҗат мөнәҗәтләр
МӨНКАРИЗ, МӨНКАРЫЗ г -Сүнгән, беткән, юкка чыккан; нәселе корыган, инкыйразга йөз тоткан Казан дәүләте мөнкарнз булганнан соң. авылларда тереклек итүче бабаларыбызның беренче мәртәбә Дагыстан голямасы тәртипләре рәвешендә вә аннан соң. кайсы гасырлардан башлаптыр, Бохара әхваленә ияреп гыйлем тәхсыйль иткәнлекләре беркадәр мәгълүм Р Фәхреддин. Язып вә күчереп утыруларым бездән соңлар укырлар рәвешендә бер фикер берлә түгел, динсез латин каүме өчен төркләрнен бу мәмләкәттә мөнкарнз төркләр вә мөселманнарның әсәрләрене укуга ихтыяҗлары вә ләззәтләнүләре булмаслыгы мәгълүм Р.Фәхреддин.
Монкариз язылышы да очрый.
МӨСЕЛМАН гф.- \ Ислам динен тотучы, мөслим. Мөслим сүзенең күплек саны шәкеле мөслиминсүзеннән килеп чыккан. Шәркыят һәм Ислам белгече Т.А.Шумовский “мөселман" сүзенең беренчел мәгънәсе “савыктыручы" булган дип исәпли " 2.Югославиядә Ислам дине тотучы һәм серб-хорват телендә сөйләшә торган халык. Аларга мөселман исеме Югославиянең беренче президенты маршал Тито тәкъдиме белән бирелгән.
МӨСЕЛМАН ЗИРАТЫ ҺӘМ ХАТЫН-КЫЗ 1920 елның язында Казандагы мөселман зиратын идарә итәргә сайланган вәкилләр шурасының карары буенча хатын- кызларны каберстанга кертмичә, аларны якыннарының каберен зиярәт кылудан мәхрүм итә торган карар кабул ителгән. Дөрес, карар бер тавыштан чыгарылмаган, Фатих Әмирхан әйтмешли, "азчылыкның бу карарга каршы нык игътираз итүенә дә карамастан, шураның кечкенә бер күпчелеге шушы хаксыз карарны чыгарган." Соңыннан карар җәмәгатьчелек таләбе буенча үзгәртелгән, чөнки ул "һичбер төрле дини ихтыяҗларга бина ителмәгән” булган. Мәгълүм ки, Мөхәммәд Пәйгамбәр хатын-кызларның якыннары каберен зиярәт кылуына каршы булмаган.
"МӨСЕЛМАН КАЗЫЛЫГЫ" -1910 елларда Казан сәүдәгәре Габдулла Килдиев тарафыннан җитештерелгән колбаса сорты. Ирекле базар шартларында милли реклама үрнәге буларак, исеме игътибарга лаек. Мондый алымны сабынчылар да кулланганнар. Мәсәлән, иске Рәсәйдә "Гөлҗиһан" сабыны дигән исле сабын чыгарылган
МӨСТЭГАР г - 1. Кушамат, ялган исем; псевдоним. // Наме мөстәгар- яшерен имза, псевдоним "Йолдыз”да мәкаләләре булган ике йөз егерме кеше арасында минем имзам һәм наме мөстәгарем саналган, ягъни мин анда йөз ун өлештән бер кисәк булып кергәнмен. Ф Әмирхан 2.Әҗәт, бурыч.
МӨФЛИС г —Бөлгән кеше, банкрот. / / Кыз бирә калсак, дүрт йөз сум көмеш мөһер язып, атларын, ауларын, печәнләрен саттырып, йитмәгәненә кияү вә коданы бурычка чумдырып мөфлис калдыру кирәк. Габделкәбир Ишкулов ахун хотбәсеннән (XX гасыр башы).
МӨХИТг — 1.Әйләнә-тирә, тирә-юнь; тирәлек. 2.Океан
"Татар теленең орфографик сүзлеге”ндә (1983) "мохит" язылышы кабул ителгән.
МӨХТӘСИБ г -Урта гасырларда мөхтәсибләр базарларда сәүдә кагыйдәләренең үтәлешенә күзәтчелек иткәннәр. Тора-бара алар Ислам әхлак кануннарының үтәлешен тикшереп торучыларга әйләнгәннәр һәм зиначылыкны, эчкечелекне, рибачылыкны, ураза кагыйдәләрен бозуны кисәтү дә аларга йөкләнгән Бездә аларның вәкаләтләре тагы да киңәйгән мөхтәсибләр меллалар өстеннән күзәтеп торучы дин белгече, инспектор, контролер, хисап алучы хезмәтен үти башлаганнар.
1931 елгы “Татарча-русча сүзлек"тә мөхтәсиб- "магометанский благочинный."
Дәвамы киләсе саннарда