Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗНЕҢ НУРЛЫ НӘКЫШЕ


“Их аның кебек булырга!”— Көнләшеп чибәрлеккә.
Үртәлеп яшь түгә кызый, Капланып чирәмлеккә.
“Их, алар кебек булырга, Яшәргә сарайларда!..”— Язмаган андый нигъмәтләр Гап-гади малайларга.
“Их, шулар кебек яшьлекне Барларга ватыклардан. Чибәрлек, байлык кирәкми, Дәва юк картлыклардан”.
“Картайсам да, их, тимерләр Кебек идем әле,
Сәламәт булсам дөньяда Терекләр идем әле...”
Каберләрнең ташларына Вакыт җавабын уйган:
“Сез—минем кебек булырсыз, Мин—сезнең кебек булмам!”
Халисә МӨДӘРРИСОВА —шагыйрә, прозаик; гатар, башкорт телләрендәге 'Көмешдага". "Шәмәхә төн" һ б. китаплар авторы. Башкортстанда яши.
Ике арада
Тибрәлә болыт түбәмдә, Уйнамый яшен-камчы. Остаз кебек спас керде, Тэрәздә елак тамчы.
Оеп калган кебек дөнья. Тынган тыелган җил дә, Ә күңел күкләргә дәшә, Тик нидер баса иңгә.
Кояш белән бу көзге көн Качышлы уйный кебек. Көмеш пәрәвез тибрәлә Әйтерсең дымлы керфек.
Кыш бөтенләй булмас ахры. Изри дөнья тынлыкта.
Көзге кебек балта йөзе Ял итә утынлыкта.
Тыйма мине, күзләремнән Эзләмә көзге чалым.
Җәй дә, көз дә түгел жанда. Минем дивана чагым.
Күңел сизә, зәңгәр күкләр Тагын бер күкрәр әле:
Соң түгел, җәйләрнең көзгә Авышкан гына мәле. Авышкан гына мәле...
Чормада балан бүкәне Былтырдан калган микән? Яздыр ла бу. көз дигәне Бөтенләй ялган микән?
Кинәт, җанны өтеп алып. Тәүге кар күзе төште: Ялгышкан, уенга борган Саксыз бер сүзең төсле.
Даная
Бикләп куелган ишектән Кеше түгел, җил керми. Авыр пәрдә кормасында Алтын ай нуры бии.
Беләсеңме, җил барыбер Күңел итәген кага. Бакчадагы ак сиреньнән. Таң атуга, бал тама.
Сакла әйдә, ишек биклә. Битәрлә дә, тиргә дә. ...Барыбер тәрәз аръягында Алтын тузан тирбәлә...
Мизгелләр
Була мизгел, шундый мизгел була: Эчләремне сызып үтә сагыну.
Шыр ялангач күңел кылларымны Көйдереп лә ала ачы яну.
Була мизгел, ул мизгелдә кайчак Кабатланмас бәхет баштан аша.
Бу дөньяда синең барлык миндә Шатлык катыш моңнар булып таша.
Була мизгел, син янымда мизгел— Күзләр ачып, күзләр йомган ара...— Табышлар һәм югалтулар белән Тетрәндереп, минем җанда кала.
Хушлаша көз. китүендә— Үкенече, сагышы.
Сары яфрак ява җиргә—
Көзнең нурлы нәкыше.
Үләннәрнең чал чәчендә Кырау күренеп кала.
Ертык болыттан бер учма Җылы нур төшеп ала.
Җылы нур... Бәллүр тамчылар... Җир—томан куенында. Тамчылар—алдаткыч өмет— Өянке толымында.
Васильево. Төнге фонтан
Төнге фонтан шыбыр-шыбыр ни сөйли? “Соң инде, соң, бар да үтте”,—дип көйли. Кушылгандай аңа күлнең камышы, Камышлыкта—кыр үрдәге тавышы. Офыкка күмелгән поезд гүләве,
Җанда аймылыш язмышлар түләве.
Үтте бар да ераклашкан моң кебек Уйга кергән, оталмаган җыр кебек,
Учка төшкән, тоталмаган нур кебек,
Бүген инде—кайтарулар соң кебек.
Хәзер төшеп ватылган ак касә ул, Наратлар арасындагы рәшә ул.
Чәчелде дә, түгелде дә, уалды,
Күк йөзендә кош юлыдай моң калды. Төнге фонтан шыбыр-шыбыр юл алган: Сакланмаган...
Табылмаган...
Югалган...
Җәйнең соңгы төне бу төн, Шундый тын бу төн.
Җыйган, җыелган, тулышкан— Булмышы бөтен.
Әйтерсең болытлар ярып Яшен үтмәгән,
Явасы коен күкләрдән Коеп бетмәгән.
Төнге фонарь яктысында— Гүяки тере—
Көзге күбәләкләр түгел,— Ак таҗ бөртеге!
Ачык балкон ишегеннән Үтеп бүлмәмә.
Төнге кошның канат җиле Шәмдә тибрәлә.
Илаһ серле матур бүләк Әзерли кебек.
Әле көз түгел дөньяда. Әле җәй кебек.
Тик учакта дымлы төндә Ут түгел—төтен.
Җәйнен соңгы төне бу төн. Ямансу бу төн.
Сөю. сөю. таштан ташка сикереп Елый-көлэ ага кышкы инеш. Яр-ярлары бәсле керфек кебек. Чигәләргә инде көмеш инеш.
Сөю, сөю. бөре күзен ача. Болыннарда шыта батыр гөлләр. Буразналар бүртеп орлык көтә. Җанда җан яралыр назлы төннәр.
Сөю, сөю. күкләр колач җәя. Бөтерелеп а!а ак болытлар. Инкарь итеп җирдә бар үлемне Гөлләр чәчәк аткан бу минутлар.
Сөю. сөю, көзге мэгьрүр урман Агачларда ялкын, ут кабыза. Тулып пешкән алма шарт ярылып Игелекле җиргә сут тамыза.
Сөю, сөю. һәр мизгелең үзгә:
Кыя кебек ныклы, йә күбек син. Ялтлан янган затлы алмаз кебек. Кабатланмас язгы төш кебек син.
Сөю. сөю.
Бакый мәңгелек син.
Тына бара дөньяларым.
Тарая бара.
Төшә бара төн пәрдәсе Карая бара.
Акрыная күңелем сазы.
Сагая баөа.
Бәллүр боздай бер нечкәрә.
Бер тая бара!.
Ашыга-ашьна бу гомерем Ай. кая бара!..
2004-2005