Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСКӘ АЛЫЙК ГЫЙФФӘТ ТУТАШЛАРНЫ...


ЗАҺИДӘ БУРНАШЕВАНЫҢ ТУУЫНА 110 ЕЛ
Сүзне шуннан башлыйм әле. җитмешенче еллар башында “Нигез сагындыра" исемле шигырь
язып, Ауропа. дөнья шигърияте белән мавыгып, “саташып" йөрелгәннән сон, "акылга килү"—уяну"
билгесе итеп, милли зәмингә—җирлеккә кайтуымны да белдереп, бер тәүбә китергән идем:
Гадиерәк хәзер идеаллар да:
Матильдалар түгел, йә Сандпар...
Истә күбрәк— Сәмитова апа.
Мозаффарияләр. Гыйффәт туташлар..
Ул чакта, "туташлар" дип күплектә язуым ахры бер тел чарасы гына булган: безнен шигърияттә
XX гасыр башында Гыйффәтләрнең икәү булганы мина мәгълүм түгел иде әле. Ә Гыйффәт туташ
исемле шагыйрәбезне антологиядән, гасыр башы шигъриятебезгә багышланган хезмәтләрдән укып
белә идем инде. Замандашларына бәйләп тә исемен мәкаләләрдә, шигырьләрдә очратып, хәтерли
идем. Әйтик, Ш Бабичның атаклы “Китабеннас"ыннан:
Мәшһүрә Гыйффәт, елак, июһрәт таба һәр як белән.
Аһ. йөрәгем, дип елый, чиртсәң дә бер тырнак белән,—
кебек юлларны да кабатлый идем. Әйе, Бабич белән шашып йөргән 60 елларда, шагыйрьне белгән
кешеләрне эзләп. Оренбург чоры буенча шагыйрьне яхшы хәтерләүче Хәдичә апа
Тарпишева—Мәхмүт Галәүнец беренче хатыны белән сөйләшеп утырганда, аның өенә нәкъ менә
“Гыйффәт туташ"—Заһидә Бурнашева үзе килеп кергән иде Танышкач, сөйләшүгә ул да кушылды;
минем Тукайлы, Бабичлы, димәк үзе дә шигырьгә килгән чорга мәхәббәтемне, кызыксынуымны
күреп, ярыйсы >'к ачылып, сорауларыма җаваплар да бирде. Озак утырмады. Аны озаткач, мин теге
эпиграмманы укып, Хәдичә апаны көлдердем дә “Бабич бик шаян-шук иде Бик прастуй киенеп йөри
иде—шалапуг студент кебек,”—диде ул, аннары шагыйрьнең атаклы "Язгы жыр" шигыренең үзендә
сакланган, Бабич күчереп биргән нөсхәсен—оригиналын күрсәтте...
Әмма, истәлекләрне оньггып торып, шуны уйлыйк әле: нигә “елак” сон әле Бабич
эпиграммасындагы Гыйффәт туташ? Ә ул вакытта—кара реакция елларында шагыйрәләрдә генә
түгел, бөтен шагыйрьләрдә дә төшенкелек, пессимизм мотивлары күп1 Тукаебызда да шулай.
Петербургка баргач. “Нур" газетасы идарәсендә шундый шигырьләрне укыгач, ул аларны басарга
тәкъдим итә Сәбәбе: безнең бүгенге шушы хәлебез матбугатта чагылып, күренеп калсын, ди ул.
Тарих өчен!
Ә шагыйрәләр турында сөйләгәндә монын икенче ягын да уйлыйбыз: ул—хатын-
кызларыбызнын гасыр башында да әле үзгәрмәгән авыр хәле, изелүләре, хөрлеккә омтылулары.
1907 ел азакларында “Әльислах” газетасында Маһруй Мозаффариянең "Мәшһүр хатыннарымыз”
исемле, аларнын ирләр белән тигезлеген яклаган, даулаган ("сездә шагыйрь булса—бездә
шагыйрә бар Мөселманда булмас, бәлки— башкаларда “бог"ка каршы “богиня” бар "
кебек юлларын хәтерлик!) шигыре басылып чыга Аны укыгач, кызу темпераментлы Сәгыйт
Рәмиев редакциягә килеп, Тукайга: "Син үзен язгансыңдыр әле аны?” ди, аннан инде ышангач,
шатланып, рухланып. "Юк, үлмим, торам әле” исемле мәкаләсен язып бастыра. Ягъни матбугат
галәменә хатын-кызлар, шагыйрәләр килүенә сөенечен уртаклашып. Бу—гүзәл җенеснең иҗат
чәчәкләрен котлап, шатлык бүлешү—бүгенге көннәргә кадәр килгән бер мирас традиция бугай...
Әйе. нәкъ менә шуннан сон Мозаффарияләр, Хәдичә Сөнгатьзадә (Шаммасова) Заһирә Байчурина,
Фәхрелбәнат Сөләймания. Зәйнәп Сәгыйдә (Бакирова). тагын
бер гыйффәтле күнел—Сания Гыйффәт (3 Кадыйри хатыны, соныннан Г Исхакыйнын мәсләктәше
булып, мөһажирлектә үлә) һ. б. исемнәре бөтен татар галәменә калкып чыга. <Бүген дә
алар—төрле-төрле, кызыклы, талантлы шагыйрәләребез бар; яшьләрдән—күбрәк тә
килә бугай алар хәзерге шигырьгә. Бусы—аерым тема.) 1914 елда исә алар сафына атеге
Гыйффәт туташ тәхахтүсле— чын исеме Заһидә Хөсәен кылы Бурнашева—шагыйрә дә килеп кушыла...
Ул 1895 елнын 19 октябрендә хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әже авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа;
абыйстайлан сабак укып башлаган кыз күрше авылда русча да укый, белемле, аңлы яшьләр сафына
килүен белдереп, шигырьләрен, мәкаләләрен бастыра башлый. (Г. Исхакый җитәкләгән "Ил",
сонрак "Сүз" газеталары. ~Ан" журналы битләрендә) Бу—үтә диндар, кадим кешеләр булган
әти-әнисенә ошамый, азар кьшарын мондый эштән сүрелдерергә теләп, өйдә ябып тоталар... Нәтижәдә
ул. качып. Мәскәүгә китеп, аерым яши башлый.
Аны яклап, хуплап, матбугатта күп мәкаләләр чыга.
1915—1917 елларда яшь шагыйрәнен “Гыйффәт туташ шигырьләре" исемле өч китабы басыла;
азарнын үзәге, жаны—нәкъ менә шул иреккә, рухи азатлыкка омтылган яшь татар кызы халәте, анын
газаплы сагышлы уйлары, һәм. атбәттә инде, мәхәббәте, күз яшьләре . Менә ул Бабич язган "елак"лык
тарихы' Бабич дигәннән. Г. Тукай. С. Рәмиев кебек остазлары мәктәбен узган Гыйффәт туташта үз
замандашларының эзләнүләре—шул ук Ш Бабич, Г Харис. 3 Ярмәки һ. б белән уртак темалар, сурәтләр,
шигъри алым-чаралар юк түгел Барсын да бергә җыеп, чагыштырып укыганда бик кызыклы шигъри
чор булуына ышанасын 2004 елда “Мәгариф" нәшриятында басылган “Татар шигърияте XX гасыр
башы" исемле. 3 Рәмиев төзеп чыгарган бай антологияне укыгач, бу ышанычым тагын да ныгый
төште. Анда Гыйффәт туташ ижатына да шактый зур урын бирелгән—үзснчазекле лирикасына да,
Пушкиннан тәржемәләренә дә һ б Менә бер шигыреннән юллар.
Әй өмит күгемдәге ай. ник йөзең күрсәтмисең7
Яшеренәсең һәрвакыт ник нурларың тибрәтмисең '
Бер генә ач йөзләреңне, ялтырат тормыш юлын.
Кил, чыгар золмәт юлыннан, суз макатдм ак кулың
Шагыйрә, үзе инанганча, тормышынын ак коннәрс ана 1917 елла килә шикелле Ул шул елда
партиягә керә, чын мәгънәсендә хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш юлына баса; Урта Азиягә китеп.
Сәмәрканд шәһәрендә өлкә газетасында. Төрксстан компартиясе Үзәк Комитетында хатын-кызлар
белән эшләү бүлегендә хезмәт итә Мәскәүдә Коминтсрннын Икенче конгрессында. Көнчыгыш
хатын-кызларының I конференциясендә катнаша (1920). Россия Компартиясенең Үзәк комитетында
инструктор була (1921 — 1923); аннары янә Урта Азиядә—Торскмәнстанда. Кыргызстанда партия,
совет учреждениеләрендә эшли, жирле хатын-кызлардан милли кадрлар әзерли; “Почет билгесе"
ордены белән бүләкләнә 1952 елда исә пенсиягә чыгып, Казанга кайта.
Егерменче еллар башында хикәяләре, шигырьләре Казанда татар, рус телләрендә нәшер ителсә.
1971 елда “Тагар хатын-кызлары тарихыннан" исемле публицистик китабы дөнья күрә Вафаты—1977
елда..
Шагыйрәнен гормышы һәм иҗат юлы турында матбугатта төрле елларда М Гайнуллин. Л
Ихсанова. А. Хәсәиова һ б мәкаләләре басылып чыкты Әмма безненчә. Гыйффәт туташ — Заһидә
Бурнашева турында, аның кебек үк “халыклар бәхете өчен" көрәшеп үткән каршылыклы, ялгыз гомер
ияләре Абруй Сәйфи Гөлчирә Гафурова. Зәйнәп Бәшнровалар язмышы турында киләчәктә китаплар да
язылыр әле. Хәер. Зәйнәп Бәшированын бер юбилее унае белән журналыбызда халык шагыйре Равил
Фәйзуллиннын якташы турында ачынып, уйланып язылган мәкаләсе басылган иде
Әйе. уйландырырлык нәрсатәр бар безнен бу гыйбрәтле язмышларда'
Бәхетле булдыгызмы сез, әй. гыйффәтле, пакь жанлы туташларыбыз'