Җәүдәт Дәрзаианга 60 яшь
Самими шагыйрь
Гомер буе балалар әдәбиятына хезмәт иткән, бөтен иҗади егәрлеген шул максатка юнәлткән каләм ияләренең берсе ул—Җәүдәт Дәрзаман Анын каләменнән төшкән шигырьләр, әкиятләр, повестьлар менә инде берничә буын татар баласын ихлас, зирәк, иманлы бала итеп тәрбияләүдә катнаша
Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Дәрзаманов Җәүдәт Харис улы 1945 елның 13 октябрендә Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туа. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә Хәрби хезмәттә булып кайтканнан сон ул янә
университетта укуын дәвам итә һәм аны 1972 елда тәмамлап чыга Анын шуннан соңгы хезмәт юлы балалар дөньясы белән бәйле ул әүвәл Татарстан радиокомитетында балалар тапшырулары редакторы, аннан “Ялкын" журналында җаваплы сәркатиб һәм 1988-1994 елларда журналның баш мөхәррире булып эшли. 1995 елдан Дәрзаманов кабат радиокомитстта—
1996 елның сентябренә кадәр “Татарстан" телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт компаниясенең программалар бүлеге мөдире, соңрак ул нәфис тапшырулар редакциясенә баш мөхәррир итеп билгеләнә
Шундый сүз йөри. “Балалар шагыйре нинди була, дип сорасагыз, нәкъ менә Дәрзаман кебек булыр".— диләр.
Шагыйрьгә бирелгән югары бәя бу. Язмышка тиң бөя. Көн саен, минут саен, шигырь саен дәлилләүне сорый юрган бәя. Бу бәя аның матур холкы, ихлас табигате хакында сөйли, күңеленең асыл сыйфатларына ишарәли
Җ- Дөрзаманның шигъри самимилсге хакында күп уйланганым булды Ниһаять төшендем бу аның бала чагыннан килә Шагыйрьнең биографиясе белән атмы-күпме таныш укучы белә: ул бишенче класста ук шигырьләр ята башлый. Лениногорск шәһәренә йөреп, язучы Шамил Бикчурин җитәкләгән әдәбият түгәрәгендә катнаша, бу берләшмәнең иң актив ә>ъзаларыннан берсе булып китә, район газетасы битләрендә тәүге шигырьләрен бастыра. Ә инде 1961 елда күренекле балалар әдибе Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән күләмле генә шигырьләр циклы “Яшь лснинчьГда дөнья күрә
Минемчә, Җ. Дөрзаман, шагыйрь буларак, балалык чорында ук формалаша Шагыйрьлек тойгысы аның күңеленә бала килеш кереп калган. Шул тойгыны ул кадерләп, тәрбияләп, үстереп, гомере буе саклап килә.
Түбалярдэн тамчы тама.
Җиргә блрелл чыңлап Тимерче сабан твэзта.
Тавышы тора чыңлап
дип я«а ул үзенең беренче шигырендә ("ЯУ 1957).
Ө менә бу юллар—соңгы шигырьләреннән 7убли/лдз тыпырдачУы Тыпы/хУады тактада Коймаларны шакып ук)ы.
Шыбырдады капкада
("Җзше яңгыр
Шул ук тойгы, шул ук халәт. Ә-ә, юк . Бу юлы инде шагыйрьнең "бала күңеле" олы тормыш узган, ул инде һәр матур хистән, җете образдан мәгънә таба белә:
Шулчак нидер чатнады да
Чәлпәрәмә ватылды.
—Ур-ра. гол!—дип. шат тамчылар
Түбән таба атылды.
Шул рәвешле, шагыйрь иң гади пейзаж шигыреннән дә кызыклы ситуация, вакыйга тудыра алды, аны бала кызыгып укырлык итте Әйе. Җәүдәт Дәрзаман—чын мәгънәсендә “ситуация шагыйре”. Бала кешегә әйтәсе сүзен, бирәсе дәресен ул һич сиздермичә, ниндидер кызык вакыйгага ияртеп, отышлы табылган образлы детальләр аша бирә белә. Менә шул ук "туп темасына” тагын бер шигырь. Автор, өйдә туп тибеп уйнамагыз, ярамый, әйбер-кара ватарсыз, дими, бары тик кызык ситуация генә тәкъдим итә:
Туп сикерә ",туп " та "туп ",
Булмый гына туктатып!
Идәннән дә сикерә.
Түшәмнән дә сикерә.
Сикерә дә сикерә.—
дип, ул тупны уйната-уйната да:
Тәрәзәне күр анда.
Ишек ясап буранга.
Туп сикергән... урамга!—
дип. шигырьне бернинди акыл сатусыз-нисез төгәлләп тә куя. Тиешле нәтиҗәне, әлбәттә инде, укучы бала үзе ясамый калмый.
Дәрзаман шигъриятенең төп үзенчәлеге шунда, ул балаларның кимчелекләреннән көлеп язмый, ә аларның психологиясен, холкын тәгаен белеп һәм сокланып иҗат итә. Телнең һәр үзенчәлегенә рәссамнәрчә төгәл шигъри буяу табып, аны сабыйлар күңеленә искиткеч җылы һәм самими итеп иңдерә белә ул. Бу бигрәк тә аның “Безнең әлифба" дип исемләнгән дүртьюллыклар циклында аермачык чагылыш тапкан. Әлеге шигъри парчаларны укып, балаларча хисләнергә дә. педагогик алымнарны тоемларга да. тормышчан мәгълүмат алырга да мөмкин, әлбәттә инде, хәреф өйрәнү дә күңелле.
Кызыл канат тарта, дисәм.
Кысла капкан кармакны.
Ычкындырыйм дигән идем.
Кысты-куйды бармакны!
Җ. Дәрзаман бик абруйлы исемгә ия—ул Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты. Шагыйрьне, чынлап та, “Нечкәбил" авторының иң тугры шәкерте дип әйтергә мөмкиндер. Беренче җыентыкларында ук ул үзен әкият-поэма остасы итеп таныткан иде. гомере буе бу жанрга тугры булып калды (“Ирбатыр". "Карурман кунаклары". “Монтаһар коесы", "Төнге маҗара". "Канатлы каһарман". “Нур-задә". “Айбулат”. “Илләр гизә Илгизәр"). Алиштагы җанлы образлылык, бала күңелен шундук җәлеп итә торган кызыклы интрига, самими һәм халыкчан сөйләм теле— боларның барысы да Җ. Дәрзаман каләменә дә хас үзенчәлекләр.
Җ. Дәрзаман проза өлкәсендә дә күп эшли—аның "Җиләкле көннәр". "Бизмән йолдызлыгы" повестьлары кечерәк сыйныф укучыларына атап язылган булса, “Җир авазы" повесте зур тормышка аяк баскан яшьләрне күз уңында тотып иҗат ителгән. Соңгысында игезәкләр Әмин белән Дәмин, аннары Әлфия. Әмир кебек кызыклы һәм гаять каршылыклы образлар аша язучы авыл балаларының күпкырлы һәм катлаулы тормышын, аларның уй-хыялларын. өметләрен, сагышларын җете төсләргә бай тел һәм җылы хисләр белән тасвирлаган.
Җ. Дәрзаман—күпкырлы иҗат иясе. Лирик жанрларда да ул үзенең самимилеген югалтмый, бәлки бу күңел сыйфатын яңача балкытып кына җибәрә. Ул—“Яшә. Татарстан". "Синең өчен". "Ышан бары йөрәк авазыңа" кебек популяр җырлар авторы. Аның "Солдат булдым" җыентыгы буенча Ринат Еникеев җырлар циклы иҗат итте.
Атаклы җырчы Гөлсем Сөләймановага багышланган поэма авторы буларак та билгеле ул. Җыр. мон—гомумән Дәрэаманнын күңел халәте. Аны без шулай ук шәп гармунчы һәм курай, кубыз остасы буларак та яхшы беләбез.
һичшиксез, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" (1994). ‘Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" (2002) Җ. Дәрзаман. әгәр дә шундый исем булса. "Татарстанның ин самими шагыйре" дигән мактаулы исемне дә беренчеләрдән булып алыр иде.