БЕЗНЕҢ ДӨНЬЯ
Татар яшәр
Ерактагы кояш җылы диеп,
Шул кояшка табан омтылдык.
Карурманнар кичтек кара төндә,
Дәрья чоңгылында йотылдык.
Каршы җилләр исте — туктамадык.
Бирешмәдек бозлы яңгырга.
Язмыш һаман селкеп торгангадыр,
Сынгалады кайчак кабырга.
Җил уйнады такыр кесәләрдә,
Сатылмадык ләкин алтынга.
Татар башың белән ничек мескен Күренәсең дөнья халкына!
Мең гарасат кичеп тарихында,
Зилзиләдән татар котылган.
Белсен дөнья: татар мескен түгел,
Альт батыр — Татар токымыннан.
Әле тагын күпме сыналырбыз,
Сыналырбыз, ләкин сынмабыз.
Өметләрнең һич тә сүнәсе юк,
Ирек өчен изге юлда без.
Татар бетә, татар бетә диеп Йөргәннәрдән Тарих көләчәк.
Татар бетмәс, татар чәчәк атар,
Татар яшәр, ишет, Киләчәк!
Нур ӘХМӘДИЕВ (1946) - шагыйрь, прозаик, дистәләгән китап, шул исәптән дүрт томлык "Сайланма әсәрләр" авторы. Әлмәттә яши.
"Идегәй"нең дәвамы
Кыз алган да кыз биргән, Кунакка да еш йөргән Алтын Урда алысчы?
Күп сыйланып кикергән. Симезлектән сикергән:
Еллар буе аш жыйган Табагына төкергән Кем икәне танышмы?
Монгол диеп тормаган.
Татар диеп тормаган.
Мактаган да хурлаган:
Җай чыкканда Урдадан Хәер-шәфкать сораган.
Урлый алса урлаган Кем икәне танышмы?
Дуслык сүзе телендә, һәрчак ызгыш илендә.
Аньщ белән дус булсаң,
Балтан булсын билеңдә Кем икәне танышмы?
Куенында җылыткан Агулы елан үзен Чагачагын оныткан Гамьсез дәүләт кем булыр?
Урда артын ялаган,
Аркасына сиздерми Азак пычак кадаган Яман эткә тиң булыр,
Кем икәне танышмы?
Күрми агын, әйбәтен,
Сату дөнья гайбәтен Кай халыкка хас икән? Иле-җире бай көйгә Шушы халык ач икән. Чәйнәгәнен йоталмый Тамагында таш икән.
Иле кан һәм яшь икән,
Илгә җәллад баш икән.
Кем икәне танышмы?
Иленең төп шөгыле Ертыкларын ямаудыр, Куркытудыр, янаудыр: Көнбатыштан эләккән Сөякләрне ялаудыр.
Кем икәне танышмы?
Җанга ТИГӘН гамәле Катлы-катлы ясактыр; Туган-үскән илендә Үз кешесе качактыр:
Дөнья тулы эшсезе. Халыкны кем ашатыр? Кем икәне танышмы?
Бу нинди соң тамаша: Уйлап уйлар адаша:
Ил башында торганнар Урлаша да алдаша. Аңлашалар кан аша...— Кем икәне танышмы?
Ак бураннар
Ак дөньяның ап-ак бураннары Ак пәрдәләр аша елмая.
Таулар һаман, һаман урынында, Тауларыма илтер юл кайда?
Ак дөньяның ап-ак бураннары Ап-ак юлларымны себерә.
Ап-ак бураннарда җитәкләшеп Ник йөрмибез хәзер без бергә?
Ак дөньяның ап-ак буранында .Адашмаган берәр кем бармы?
Ак бураннар — сукмакларны түгел, Күмә безнең узган елларны.
Ак дөньяның ап-ак бураннары Ап-ак урманнарга сарыла.
Кешеләр дә буран булыр иде.
Түзә күңелләре сабырга...
Мөхәммәт Мәһдиевкә
Торналарның төшкән җире кайда? —
Снн күргәнсең аны, күргәнсең.
Күргәнсең дә, торна тавышларын Моңга төреп, безгә биргәнсең.
Шуңадырмы күңел ерак калган Торна тавышларын сагына.
Гөберчәктә торна кая төшкән?
Бездә — төште Торна тавына.
Без ишетеп үстек торна моңын. Онытылмас гамьле балачак:
Шул чакларның торна тавышлары Сагындырып сеңеп калачак.
Ә хәзер бит кырга төшми торна.
Кайдан күрсен аны балалар...
Күренмичә генә кайталар да.
Көзләр җитсә, китеп баралар.
Кайда яши, кайда оя кора.
Беләсеңдер, бәлки. Гөберчәк?
Тапмый калмас идек кайдалыгын.
Балачакка табан йөгерсәк...
Балачак шул узган инде, узган.
Калган бары, калган сагышы.
Дөньяны да әллә карга басты?
Бөтен җирлә алар тавышы...
Картаймыйбыз
Олыгая барабыз шул, Сүрәнләнә таннар.
Сер бирәсе килми ләкин. Яшьтәшләрем аңлар.
Мең ямаулы йөрәктә дә Ята Сөю көйрәп.
Әй йөрәгем, һәркемне дә Сөяргә син өйрәт!
Сөя белү, аны саклау Батырлыкка тиңдер. Кызганма, Раббы.м. җаннарга Син Мәхәббәт иңдер.
Калмасын җирдә бәхетсез. Сызланмасын бәгырь.
Ятим җаннар җир йөзендә Чиктән ашты хәзер.
Ятимнәргә һнчкайчан да Җиткәне юк җылы. Җирдәшләремнең һәммәсе Булсын Сөю колы!
Шул чагында мин үзем дә Тыныч була алам.
Ягыгыз Сөю учагын Йөрәгемне салам!
Янсыннар шушы ялкында Яшькә карамыйча.
Үкенеч бит: үлеп китсәң Шуны аңламыйча!
...Җетелеген җуя төсләр. Колак катылана.
Белмим ләкин, ни сәбәптер, Дөнья матурлана.
Канатына алса Сөю, Бирешми ул йөрәк:
Алтмыш яшькә җитеп киләм, Ә картлыкка — ерак...
Безнең дөнья
Көлә-көлә гөнаһ кылабыз да. Әмер, дибез аны күкләрдән.
Ә чынлыкта язмыш такталары Язылып та, бәлки, бетмәгән.
Хак тәгалә безне гел сыныйдыр, Артык катлаулы шул бу тормыш. Савап урынына каргыш ява,
Ә син рәхмәт көтеп утырмыш.
Без өйрәнгән: үз-үзеңне, ятны Алдый-алдый гомер кичәргә. Ялган тостлар әйтеп кул чабарга. Аягүрә басып... эчәргә.
Без алдыйбыз һәм дә алданабыз. Дөнья тора тоташ алдаудан.
Хыял белән катгый чынбарлыкны Уйдырмалар аша ялгаудан.
Бик яшисе килә алданмыйча. Алданмас та идек эш куша. Алдамасаң һәм дә алданмасац. Әллә ничек шунда: эч поша...