Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАРЫШ ЧИШМӘЛӘРЕ


МУЗЫКАНТ ИЛЬЯС ӘҮХӘДИЕВНЕҢ ТУУЫНА ҺӘМ КАЗАН МУЗЫКА УЧИЛИЩЕСЫ ОЕШУГА 100 ЕЛ
Үзенен канкойгыч сугышлары, инкыйлаб китергән афәтләре, космоска юл яруы һәм кешенен геннар табигатенә үтеп керүе белән дөньяны тетрәткән XX гасыр татар халкынын мәдәнияте тарихында да хәлиткеч әһәмияткә ия булган вакыйгалары аша истә калды Ул чынбарлыкны догматик мөселман дини кабул итүен жинүдән башланган куәтле барышында үзенә күрә бер этап булды һәм халкына мәдәниятмен барлык катламнарына морәжәгать итәргә юл ачты, шул рәвешле яна милли поэзия һәм әдәбият, сынлы сәнгать һәм музыка өлкәсендә моңарчы күрелмәгәнчә күтәрелеш өчен мөмкинлекләр туды Аерым алганда, күп гасырлар дәвамында бер тавышлы халык авыз ижаты традицияләре кысасында яшәп килгән татар музыка сәшатс. XX гасырда башлангыч халык музыкасы жанрларыннан алып, катлаулы симфоник формаларга кадәр чикне үтте һәм дөнья
музыка сәнгате тарихында хаклы урынын яулады Ильяс Ваккас улы Эүхәдиев шушы "ннарыш чишмәләре"нсн башында торды, анын таланты үзенен масштаблылыгы һәм күпкырлы булуы белән замандашларын тан калдырды Махсус югары белем алган беренче гагар музыкантларының берсе буларак, ул камил осталыкка ирешкән скрипач. симфонияләр һәм опера дирижеры, талантлы педагог һәм менә дигән оештыручы булып таныл- ды Анын дирижерлык эшчәнлеге республикада симфония сәнгатенең чәчәк атуына, татар милли тамашачысының зәүкын тәрбияләүгә ярдәм итте И Әүхәдисв шулай ук озак еллар Россиядә революииягә кадәр үк мәртәбәле музыкаль үзәк булып танылган Казан музыка училишесына житәкчелек итеп, республикада музыкаль белем бирүгә үзеннән зур өлеш кертте 1941 елдан 1948 елга кадәр, ягъни ин катлаулы һәм жавлплы чорда му зыкант тагар опера һәм балет театрында эшләде Хәзерге заман рухнят фәне һәм культурология
тикшеренүләреннән күренгәнчә, өченче меңъеллыкта нәкъ менә Россиядә Көнчыгыш һәм Көнбатыш башлангычларының синтезына нрсш\ өчен алшартлар туачак һәм бу. үз чиратында. Мәхәббәт. Иреклелек. Тигезлек һәм Туганлык принцибына НМГСэдәнгән бөтендөнья мәдәниятенең өслүбен барлыкка китерәчәк
(Штейнер О России.—СП б,—"Дамаск", 1997— С. 407).
Бу күзлектән чыгып караганда, И. Әүхәдиев шәхесенең роле һәм эшчәнлегенен әһәмияте чиксез үсә һәм зурая төшә. Язмыш, әйтерсең лә, ана капма-каршылыклы ике традицияне берләштерү бурычын йөкли. Шул дәвернең башка мәдәният әһелләреннән аермалы буларак, музыкант Европача махсус белем алу белән бергә, милли традицияләрнең үзенчәлекләрен дә тирәнтен үзләштерә; алай гына да түгел, халык сәнгатенә дә, татар менталитеты үзенен тамырлары белән килеп тоташкан Көнчыгыш культурасына да мөрәҗәгать итә.
Уку еллары
Ильяс Ваккас улы Әүхәдиев 1904 елның 25 ноябрендә Арча районының Яна Шашлы авылында дөньяга килә. Анын әтисе Садриваккас һәм әнисе Лотфикамал тумыштан ук гажәеп музыкаль сәләткә ия булалар. Анын әтисе халык җырларын бик оста башкара һәм тирә-юньдә халык җырларын нечкәләп белүче буларак таныла. Әнисе тальянкада уйный Һәм, әйтергә кирәк, кечкенә Ильяс бала вакытыннан ук музыкага тартыла: музыка белән “шөгыльләнү” аның ин яраткан “уенына" әверелә. 1908 елда аларның гаиләсе бәхет эзләп Урта Азия якларына чыгып китә, баштарак алар Ташкентка, сонрак исә Чимкентка килеп урнашалар. Биредә яшь музыкант аскетик татар көнкүрешеннән күп бизәкле булуы, музыкаль традицияләренең байлыгы, музыкаль инструметларнын күплеге белән аерылып торган шәрекъ доньясына кереп чума. Малай озакламый үзбәк һәм казакъ уен коралларында уйнарга ойрәнә, шул ук вакытта традицион татар уен коралларын да кулыннан төшерми. Әтисе Ильяска чын концерт гармунын сатып ала, Әһлиулла Хәбиб дигән сәүдәгәр, малайнын нечкә, озын һәм җитез бармакларына игътибар итеп, ягъни музыкага сәләтен күреп алып, ана әйбәт скрипка бүләк итә. Ильяска музыка өлкәсендә уңышларга ирешүен теләп, чынлыкта фатиха биреп борынгы “Бибигайшә" җырын җырлап күрсәтә; И. Әүхәдиев бу җырны гомере буена күнел түрендә саклап килә;
Скрипка ни дип әйтә?
Бибигайшә дип әйтә'
Мондый көннәр сирәк була,
Уйнап качыйк дип әйтә!
Октябрь революциясеннән сон яшь музыкантның рус халык инструментлары белән танышу мөмкинлеге дә туа. 1918 елда ул рус-кыргыз техникумы каршында эшләп килүче оркестрга языла, биредә ул думбрада һәм мандолинада уйный. 1919 елда исә педагогик күпчелекне Санкт-Петербургтан чыккан музыкантлар тәшкил итүче яна гына ачылган консерваториягә укырга керә. Шулай итеп, унбиш яшендә профессиональ дәрәҗәдә скрипка һәм тынлы уен коралларында уйнарга өйрәнә башлый, симфоник оркестрда уйный. 20 еллар башында Ильяс кабат Ташкентка күчеп килә һәм механика техникумына укырга керә. Мондый адым ясарга аны ачлык-ялангачлык хөкем сөргән елларда ипи-тозлык акча эшләргә өмет иткән әти-әнисе этәрә. Моннан тыш, ул елларда татарлар арасында профессиональ максатларда балаларын музыкага өйрәтү гадәткә кермәгән була. Шулай да Ильяс скрипкада уйнавын ташламый
Тагын берничә елдан сон ул параллель рәвештә музыка техникумында укый башлый; шушы чорда яшь музыкант атаклы скрипкачы Л. Ауэрнын шәкерте булган А А Берлинда белем алучы якташы һәм яшьтәше Каюм Байбуров белән таныша Шул рәвешле ике яшь җилкенчәк тә язмышларын музыка белән бәйләргә карар кылалар һәм укытучылары артыннан Мәскәүгә юл тотып, бертуган Рубинштейннар исемендәге музыка техникумына укырга керәләр. Озакламый ике яшь скрипкачының юллары озак елларга аерыла. К Байбуров Мәскәүдә
кала, техникумны тәмамлагач, 1929 елда профессор Л. М Цейтлин классына (Л Ауэрнын шәкерте) консерваториягә укырга керә. Үзәк музыка мәктәбендә дәресләр бирә, шул ук вакытта филармониядә солист булып эшли (анын укучылары арасында 3. Шихмурзаева. А Киселев. А. Аренков кебек танылган музыкантлар бар).
И Әүхәдиев Мәскәүдә ике ел укыганнан сон. 1926 елда Ленинград консерваториясенә укырга керә Чонки ул елларда элеккеге башкала советлар Россиясснен музыкаль тормышында алдынгы урынны тотып килә. 20 елларда Ленинградта Бах яшәгән чорлардан алып. Оннегерга чакты ижат ителгән музыка янгырый. мәшһүр дирижерлар чыгыш ясый Болар—Чайковский һәм Вагнернын бөтен әсәрләрен дә башкарган Б Вальтер. О Клемперер һәм "Бетховенның барлык әсәрләре" циклы белән дирижерлык иткән Г Кнапперсбуш, Дебюсси. Сибелиус. Р. Штраус әсәрләрен башкаручы А Никиш. Стравинскийны мәшһүр интерпригаиияләүче 9 Ансерме, Төньяк башкалада танылган солистлар, аерым алганда Прокофьевның Беренче номерлы концертын башкаручы скрипач Сигети, Мендельсон концертын башкаручы Полякиннар килә Консерватория студентларына филармониядә булган концертларга бушлай йөрү мөмкинлеге тудырыла һәм грамзаписьлар. тавышны кабаттан уйнатып карау аппаратлары булмау сәбәпле, алар бер генә концерттан да калмаска тырышалар
И Әүхәдиев исә концертларга ин теләп йөрүчеләр арасында була һәм ул Европа культурасының бәхәссез кыйммәтләрен йотлыгып үзләштерә. Консерваториянең күренекле рус композиторы һәм дирижеры А К Глазунов жктәктәгән педагогик коллективы да танылган музыкантлардан тора. И Әүхәдневкә Ауэр мәктәбенен ин күренекле вәкилләреннән берсе. Петербург консерваториясен 1889 елда тәмамлаган профессор М Н Гамовецкаяда скрипкада уйнарга өйрәнү бәхете тия Гамовеикая классында уку-укыту мәшһүр Ауэр тарафыннан эшләнгән һәм Я Хейфец. Е. Цимбалист. М Полякин кебек күренекле скрипачларны биргән алдынгы методлар белән алып барыла И. Әүхәдиев биш ел дәвамында Ауэр тарафыннан бәян ителгән ш и гарь нигезендә скрипкада уйнау серләренә тешенә “Скрипкада башкаручының фикер йөртүен, хисләрен һәм ихтыярын тәрбияләүче боек Рух уйный һәм бармакларны дөрес Йөрергә өйрәнүдән битәр, башны дөрес фикерләүгә гадәтләндерергә кирәк, чөнки, ахыр чиктә, башкарудагы иркенлек нәкъ менә шуна бәйле Бары тик Музыкага чын күнелдән бирелгән якты хисләр генә инструменттан осталарча файлата ну га китерергә мөмкин"
Консерваториядә музыка теориясе фәнен Б Асафьев, профессор И Соллсргинский. Б. Струве кебек күренекле музыка белгечләре укыта Оркестр классын А. Глазунов үзе атып бара һәм ул музыкант-башкаручы чын мәгънәсендә оста буларак өлгерен җитү өчен симфоник оркестрда уйнау зарур дип исәпли Мәшһүр композитор һәм дирижер белән якыннан аралашу И Әүхәдневкә көчле йогынты ясый: ул дирижерлык күнекмәләрен үзләштерә башлый, башкарачак әсәрләрнсн партитурасын жентекләи өйрәнә Глазунов яшь скрипкачының болай кызыксынуына бик куана һәм әлелән-ате студентлар оркестрының репетицияләре вакытында дирижерлык пульты артына басарга рөхсәт бирә Төз буй-сынлы, карлыгандай үткен карашлы һәм кайнар йөрәкле егет дирижерлык вазифасына бик тиз күнегә, укытучысы аны "безнең татарчонокган әйбәт музыкант чыгачак” дип үсендереп тора
Ленинград И Әүхадиевнен иҗади шәхес булып формалашуында (хтетик караш тәрбияләп кенә түгел, жигди сынаулар аша чыныктырып га) мөһим роль уйный "Революция бишеге" яшь музыкант карашында боек культура традицияләре ишекләрен ачу белән бергә, үтенеп профессиональ эшчәнлегси үстерү юлында зәһәр киртәләр үтәргә туры китәчәген лә искәртеп куя 20 еллармын икенче яртысында Ленинградта сәнгатькә “буржуаз идеология” белән көрәшүне Россия пролетар музыкантлары ассоциациясе" (РПМА) үзенең зшчәнлеген активлаштыра 1928 елда А. Глазунов мәжбүри рәвештә чит илгә китеп баргач, консерваториягә “вак буржуаз элементлардан” арыну башлана, мона И Әүхәдиев тә эләгә Шул
ук вакытта музыкаль җитәкче булып эшләгән Шәрекъ халыклары мәдәнияте йортыннан "сөрелә"
Сугышка хәтле Казан чоры
Туган иленә әйләнеп кайту И Әүхәдиев тормышында тирән эз калдыра. Музыкант кайтып төшү белән республиканың музыка дөньясына кереп чума: дипломлы скрипкачыны ул чактагы милли музыкаль көчләр тупланган татар драматик театры оркестрына концертмейстер итеп билгелиләр. Театрның музыкаль җитәкчесе булып мәшһүр композитор С. Сәйдәшев эшли; мәгълүм булганча, аның илһамлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә музыкаль драма һәм комедия жанры чәчәк ату чорын кичерә, симфоник сәнгать аякка баса, болар барысы бергә татар иҗтимагый тормышында музыкаль мохитнен яңарышына сизелерлек йогынты ясыйлар.
Оркестр составында А. Глазунов мәктәбен үткән музыкантнын пәйда булуы анын профессиналь дәрәҗәсен тагын да үстереп җибәрә. И Әүхәдиев тиз арада оркестрны формалаштыру, оркестрантлар белән эшләү, нота партияләрен редакцияләү вазифасын үз өстенә алып. С. Сәйдәшевнен “ун кулы"на әверелә Нәкъ менә шушы чорда театрда Т. Гыйззәтнең "Наемшик" һәм К. Тинчуриннын "Кандыр буенда" пьесалары уйнала; мәгълүм булганча, бу әсәрләрдә С. Сәйдә-
шевнен илаһи музыкасы да янгырыи Оркестр шулай ук татар музыкасы концерт- лары белән тамашачылар алдында да чыгышлар ясый; үзенен музыкаль хәзерлеге белән ул шәһәр рус симфо- ник оркестрлары дәрәҗә- сенә тинләшә. Бу елларда И. Әүхәдиевнең концерт эшчәнлеге оркестрда эшләү белән генә чикләнми, ул А. Литвинов һәм С. Сәй- дәшев җитәкчелегендәге шәһәр оркестрына ку- шылып. Ф Мендельсонның атаклы концерты белән солист буларак га чыгышлар ясый
Театрда эшләгән чорын-
да язмышын ул әйдәп баручы актриса һәм шәп җырчы, гүзәл Галия Кайбицкая белән бәйләп җибәрә, җырчы аның тугрылыклы юлдашы булып китә һәм музыкантны алдынгы карашлы татар зыялылары даирәсенә алып керә. Бу гармониягә ирешкән, гаҗәеп пар була фәрештә канатлары кагылып киткән диярсең, аларлан якты нур бөркелеп тора Бу гажәп тә түгел: билгеле ки. Галиянен атасы Мотыйгулла хәзрәт алдынгы карашлы дин әһелләре нәселеннән чыккан шәхес. Мотыйгулла Төхфәтуллин хәзрәт мәшһүр Габдулла Тукайның атасы Гариф хәзрәт белән дус була. Тукай үзе исә "Мотыйгия" мәдрәсәсендә Мотыйгулла хәзрәттән белем ала Тукай белән яхшы ук таныш булган Сәйдәшев Кайбиикая- Төхфәтуллиннар нәселенә дә зур ихтирам белән карый Яшьләр бергә тормыш корып җибәргәч, композитор үзенен иркен фатирыннан аларга урып "бүлеп бирә" һәм биредә татар мәдәниятенең "каймагы" җыела торган булып китә: спектакльләрдән буш кичләрдә Г Кайбицкая җырлый. И Әүхәдиев скрипкада уйный. С Сәйдәшев аларга фортепианода аккомпанементлык итә. аларны тыатарга еш кына күршеләре К. Тинчурин да кереп утыра.
Ильяс сһ хм)иен хатыны Га.шя Кайбицкая белм
Әлбәттә, тиктормас холыклы музыкант башкару эшчәнлеге белән генә чикләнми. 1931 елда ул Көнчыгыш сәнгать техникумында эшли башлый, бераздан бу уку йортынын директоры, атаклы дирижер һәм скрипач А. Литвиновның тәкъдиме белән музыкаль бүлекне җитәкли 1934 елла техникум аерым музыкаль училише булып үзгәртелеп корылгач. И. Әүхәдиев анын директоры итеп билгеләнә. 30 еллар башында РПМАнын гискәре эшчәнлеге нәтиҗәсендә әлеге уку йорты авыр дәвер кичерә һәм яна директорга училише эшчәнлегенен какшаган нигезләрен торгызу, барыннан да элек, уку-укыту процессын кирәгеннән артык идеологлаштыру һәм пролеткульт кантарларыннан арындыру буенча зур эшләр башкарырга туры килә. Бу вакытта музыкаль бүлек кайчандыр училишега караган бинанын флигелендә генә урнашкан була, бары тик И Әүхәдиевнен музыкага бирелгәнлеге һәм үжәтлеге нәтиҗәсендә генә элеккеге бинаны кайтарып алу мөмкинлеге туа
Яна директорның эшләү стиле күп яклары белән Глазунов традицияләрен хәтерләтә. Бөтен барлыгын училищега биреп, ул һәр укучыны үз канаты астына ала. аеруча мохтаҗлык кичерүчеләргә хәтта үз кесәсеннән акчалата да ярдәм күрсәтә Директор үзе өчен белгечлек буенча имтиханнарда һәм концертларда катнашу гадәтен кертә. Үзенен эш бүлмәсендәге өстәл каршына ул юлбашчыларның портретларын түгел, ә бәлки революциягә каләр концертлар белән Казанга килгәч училищега үзе бүләк иткән А. Аузрнын сурәтен элеп куя Үзара ихтирам итешүгә корылган әхлакый һәм эстетик атмосфера урнаштыру ана менә дигән педагогик коллектив тупларга мөмкинлек бирә
Училищены үзгәртеп коруны И. Әүхәдиев РПМАчылар тарафыннан юк ителгән оркестр, вокаль, фортепиано бүлекләрен берләштерүче гомуми белем бирү һәм башкаручанлык бүлекләрен кабат торгызудан башлап җибәрә Педагогик
коллективның нигезен мәшһүр остазларда белем алган дипломлы музыкантлар тәшкил итә Аерым алганда, жыр-вокаль бүлеген танылган җырчы, мәмләкәтнең әйдәп баручы театрларында солист булып эшләгән (ул Шаляпин белән дә бергә чыгышлар ясый) Е. Г. Ковелькова җитәкли: ул бик күп танылган җырчылар хәзерли, алар арасында профессор 3 Хисмәтуллина да бар. Тынлы музыка уен кораллары бүлеге мөдире булып Мөскәү консер- ваториясе профессоры В Н Цыбиннын ин талантлы шәкертләреннән берсе Л.М Шлсймовнч эшли: шул рәвешле Казан флейта мәктәбе барлыкка килә, биредә халыкара конкурслар лауреаты Н Зайдель тәрбияләнә. Кыллы уеи кораллары бүлегенә гәжрибәдс педагог - лардан Д Е Фрснкин. Р Н Поляков (укучылары—И. Халнков. А. Монасый- пов. И. Хәйрстяинов) һәм әле генә Ле- нинград консерваториясен тәмамлаган виолончелист В II Варшавскнй (уку- чылары—профессор А Хәйрстдинов.
СССР нын Зур театры артисты Г Ша- пошников) лазем ителә
И Әүхәдиев үзе оркестр классында скрипкадан дәресләр бирә
||1\ г рәвешле, әйткәнебезчә, элгәре А. Литвинов традицияләрен яңартып һәм ул калдырган симфоник әсәрләрне н бай китапханәсеннән файдаланып И Әүхәдие»
Га шя Клпшцк.ш 6с1.>н »й ». щцс/нпы оир\ н^кытытиг 119.1?)
озак та үтми яхшы хәзерлекле коллектив туплауга ирешә: симфоник оркестр оешу исә училищега талантлы яшьләрне тартырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә И Әүхәдиевнен тырышлыгы нәтижәсендә училишенын күп кенә укучылары танылган музыкантлар булып китәләр. Әйтик, училищега гармунчы булып килеп кергән А. Хәиретдинов анын тәкъдиме белән үз язмышын виолончель белән бәйли, профессор дәрәжәсенә ирешә. Директор шулай ук Мәскәү филармониясе солисты, халыкара конкурс лауреаты дәрәжәсен алган Н. Неклюдовка киләчәк юлын дөрес сайларга ярдәм итә. Бу танылган музыкант И. Әүхәдиевкә юллаган бер хатында (1964, 15
ноябрь) менә нәрсәләр яза: "Мин Сез җитәкләгән училищеда укыган елла- рымны бик теләп һәм зур канәгатьләнү хисләре белән искә алам. Нәрсә сөйләп торырга! Мин бит Сезнен сизгерлегегез нә- тижәсендә генә фаготист булып киттем. Мин 1937 елда Сез җитәкчелек ит- кән кабул итү комиссия- сен бик яхшы хәтерлим, ул чакта мин флейта классына укырга керергә теләк белдергән идем. Сез минем янга килеп басты- гыз да. баштан-аяк күздән кичергәннән соң. кул- бармакларымны күрсә-
түемне үтендегез һәм фаготта уйнарга өйрәнергә тәкъдим ясадыгыз... Мин риза булдым һәм менә анын нәтиҗәсе!”
Училишеда җитди теоретик-композиторлык группасы оештыру И. Әүхәдиевнен мөһим башлангычы була; аны Казан композиторлык мәктәбе үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткән. Ленинград консерваториясен тәмамлаган Ю В Виноградов җитәкли. X. Вәлиуллин, Ә Бакиров, X. Әбделмәнов, И. Шәмсетдинов анын беренче укучыларыннан булалар.
Яна бүлек ачылу композиторлык ижатына башка бүлек студентлары арасында да зур кызыксыну уята. Мәсәлән, виолончель классында белем алучы А. Мона- сыйпов беренче ижади тәҗрибәләрен училишеда укыган елларында ясап карый. Фортепиано классы укучысы С Гобәйдуллина да шундый ук юл үтә. Яна заман музыкаль сәнгатенең реформаторы буларак дөньякүләм казаныш яулаган бу мәшһүр музыкантның өйрәнчеклек еллары нәкъ менә Казанда үтү бер дә очраклы хәл түгел. И Әүхәдиев аны училишеда укыганнан тыш та яхшы белә, дөресрәге, анын кызы Рушания София белән музыкаль мәктәптә бергә белем алган була, Әүхәдиев исә үзе дә шул мәктәптә укыта. Ул еш кына аларнын дәресләрендә була, бергәләп пионер лагерьларына озата, булачак композиторның иҗаты белән һәрдаим кызыксынып тора Кыскасы, директор буларак, И Әүхәдиев С Гобәй- дуллинанын ижади шәхесе формалашуга зур йогынты ясый. Бу ижади теләктәшлек, бер яктан, ике музыкантның да кызыксыну өлкәсе туры килү белән дә аңлатыла.
Ильяс Ваккас улы шулай ук С. Сәйдәшев иҗатын туктаусыз пропа- гандалый, анын әсәрләрен радио аша да, концертларда да башкара, училишенын уку программасына да кертә. Аңлашылса кирәк, булачак дөнья музыкасы корифеенын укытучысы булып нәкъ менә С. Сәйдәшевнен китүе бердә гажәп түгел С. Годәйдуллина соныннан хәтерләп үткәнчә, С. Сәйдәшев беркайчан да училишеда дәресләр бирми, ләкин ул үзенен кабатланмас иҗаты белән (София аны яттан белә) ана композиция өлкәсендә юл ярырга ярдәм
Ильяс Әүхәдиен гаиләсе белән Сулдан уңга әтисе Ваккас, әнисе Лотфикамал. хатыны Галия Кайбицкая һәм Ильяс Әүхәдиев (1932).
итә (мона инану ечсн С. Сәйләшев музеендагы Истәлекләр кенәгәсенә күп төшерү дә житә) Икенче яктан, директор буларак, ул үзенен эшчәнлегендә кешеләрнен индивидуаль “Мин"ен югалтуга китергән шөкатьсез бер соры массага әйләндерүгә каршы көрәшә, һәр укучыны үз тавышы һәм омтылышлары булган шәхес итеп тәрбияләргә омтыла Бу нәүбәттән, директорга партия һәм НКВД органнары тарафыннан алып барылган кысуларга каршы кыюларча көрәшергә туры килә һәм укучыларын XX гасырнын бөек реформаторлары ижаты белән таныштырып килгән укытучылар анын тарафыннан яклау таба. Ул атеизм гөрләп чәчәк аткан бер чорда чиркәү хорларында жырлап йөрүче яки джаз белән мавыгучы укучыларны эзәрлекләү белән шөгыльләнми—югыйсә, И Әүхәдиев джазны өнәп бетерми һәм аны пропагандаламый, “саксофоннан финкага кадәр нибары бер адым" дип исәпли. Үзенен “Советская Татария" газетасында В Фраучинын "Джаз-вопли" дигән политик мәкаләсенә каршы язылган бер язмасында (1963, 8 июнь) ул болай дип яза “Безнең көнкүрештән джазны куарга кирәк түгел. Ләкин, мина калса, эстрада музыкасы сәнгать икән, ана ин югары таләпләрне куярга кирәк". 30 елларда принципиаль карашлары өчен ана күп "кыенлыклар ашарга" туры килә аны сш кына куркынычсызлык органнарына чакыралар, хәтта кайчак үзе житәкләгән коллектив әгъзаларына “донос чәпәп" кую максатыннан кыйнап та ташлыйлар Әмма эш шуннан ары узмый Чөнки И Әүхәдиев берни белән дә пычранмаган репутациягә ия була—1935 елдан депутат булып сайланып килә, җитәкче даирәләрдә дә. татар зыялылары арасында да хөрмәт казана.
И Әүхәдиевнсн 30 елларда училише директоры булып эшләгән хезмәтләре хокүмәг тарафыннан югары бәяләнә. 1939 елда ана ТАССР нын атказанган сәнгать хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. 1940 елда “Хезмәт даны" медале белән бүләкләнә. Ул житәкләгән уку йорты мәмләкәтнең му зыка уку йортлары арасында мактаулы урын яулый, шул рәвешле Казанда консерватория ачылуга зәмин салына И Әүхәдиев бу идеяне гамәлгә ашырырга башлап йөрүчеләрдән була ул торле инстанцияләргә, шул исәптән яна гына оешкан композиторлар союзына да хатлар белән мөрәжәгать итә. Әмма 1941 елда башланган Ватан сугышы И Әүхәдиевнсн планнарына да төзәтмәләр кертә.
Үзгәртеп коруларның тантаналы аккорды
1941 елда Мәскәүдә гатар сәнгате декадасы үткәреләчәк унайдан И Әүхадиевне Казан музыка училищесында унышлы эшләвен исәпкә алып, опера һәм балет тсатрынын директоры һәм баш директоры итеп күчерәләр Күрәсең, бу очракта анын театрны ачу кирәклеге гурында башлап йөрүләрнен берсе булуын да исәпкә алганнардыр; бу хакта ул 1935 елда ук "Красная Татария" газетасында язып чыга Театр 1939 елда ачыла һәм менә хәзер, нибары бер елдан артык вакыт үтү зчендә ул бик тә зәгыйфь организмны хәтерләтә, ягъни опера һәм балет труппаларын һәм оркестрны тернәкләндереп җибәрү сорала Димәк, яна директорга башкалада үтәчәк үтә дә җаваплы чыгышларга житди хәзерлек эшләре алып барырга кирәк булачак Оркестрны оештыру вакытында И Әүхәдиев концертмейстер итеп үзенен күптәнге танышы булган К. А Байбуровны чакыра, бер үк вакытта ул 1 нчс номерлы балалар-музыка мәктәбе һәм училише педагогы да булып хезмәт итә Байбуров белән берлектә Мәскәүдән күп кенә оркестрантлар да килә һәм бу оркестрны терелтеп җибәрергә, яхшы башкару үзенчалегенә ирешергә мөмкинлек бирә Шул елларнын театр артистлары һәм тәҗрибәле тышаучылар спектакльләрнең музыкаль яктан югары дәрәжәдә бизәлүен. К Байбуровнын скрипкада аеруча оста уйнавын билгеләп үталәр
II Әүхадисвкә шулай ук кыек.» вакыт эчендә балет һәм опера группаларын тупларга, галантлы куючыларны табарга туры килә, шулай итеп яна спектакльләр кую өстендә эшләргә мөмкинлек туа. Декадага, мәсәлән. Н Жиһановнын
“Алтынчәч” операсы (дирижеры Ж Саарижиһанов). Ф Яруллиннын “Шүрәле” балеты һәм Ж Фәйзинен "Башмагым" музыкаль комедиясе (дирижеры И. Әүхә- диев) хәзерләнә. Әлеге барлык спектакль дә татар культурасында, чын мәгънәсендә, эпохаль күренеш буларак билгеләп үтелә: алар милли сәхнә сәнгатенең алтын фондын тәшкил итәләр һәм менә ярты гасырдан артык инде театр репертуарыннан төшмиләр. Опера театрында 1941 елдан алып 1948 елга кадәр эшләү дәверендә И Әүхәдиев бик күп спектакльләргә дирижерлык итә. алар арасында "Евгений Онегин". "Царская невеста", "Риголелто”, "Травиата" кебек дөнья классикасы әсәрләре дә бар Тагын ин мөһиме шунда ки, ул театрга татар тамашачысын тартуга ирешә.
1948 елда И. Әүхәдиевне директор сыйфатында кабат туган нигезенә—музыка училищесына күчерәләр Мона кадәр ул шактый гына тетрәнүләр кичерә: 40 еллар уртасында ул театрның директоры һәм дирижеры вазифаларыннан азат ителә һәм гади дирижер гына булып кала, 1945 елда ачылган консерваториядә дә ана урын табылмый Шушы шартларда да ул югары сәнгатькә хезмәт итү идеалларына хыянәт итми, бөтен җаны-тәне белән яшь музыкантлар хәзерләү эшенә керешә һәм авторитаризм галәмәтләрен жинүгә ирешә.
50 елларда И Әүхәдиев училише коллективын Мәскәү, Ленинград, Казан консерваторияләрен тәмамлаган талантлы яшьләр белән тулыландыра һәм музыка сәнгатенә милли кадрлар хәзерләүгә аеруча игътибар бирә. Бу нәүбәттән, ул Казанга авылдан килеп төшкән, беркемгә дә билгесез булган Илһам Шакиров язмышын унай хәл итүдә зур роль уйный Күз алдына китерегез: консультация бирүләрен үтенеп мөрәжәгать иткән консерваториядә анын талантын “күрми” үтәләр. Кабул итү имтиханнары үтүне сылтау итеп, аны кабул итмиләр һәм үзешчән сәнгатькә әйләнеп кайтырга тәкъдим ясыйлар. Бәхетле очрак белән диимме, жырчы училищега, И. Әүхәдиев янына керә һәм ул тыйнак кына авыл егетендә олуг талант күреп ала: ахырдан “өстәмә набор” игълан итеп, аны училищега кабул итәргә мөмкинлек таба, шул рәвешле уникаль талантны саклап кала.
Икенче бер олуг жырчы—Әлфия Авзалова белән хәл башкачарак килеп чыга: уку йорты дирекциясе белән килешмичә генә аны җыр һәм бию ансамбленнән училишега укырга җибәрәләр. Жырчы бер ел укыганнан сон кинәт кенә тавышын югалта башлый. Шулчак И. Әүхәдиев җырчыны үзенә чакырып ала да, ул менә дигән жырчы һәм актриса була алачак, ләкин монын өчен ана академия сукмагын ташлап, эстрада студиясенә укырга керергә кирәк, ди Шушы киңәшне тотып, Ә. Авзалова татар сәнгатендә үз юлын таба һәм чын мәгънәсендә татар эстрадасының сүнмәс йолдызына әверелә.
И Әүхәдиев училишега әйләнеп кайтканнан сон, теоретик-композиторлык группасы тагын да ныгый, талантлы укучылар белән тулылана һәм тора-бара мөстәкыйль бүлеккә әверелә. И. Әүхәдиев бер вакыт композиторлык белән шөгыльләнеп ала. җырлар, инструменталь пьесалар иҗат итә һәм иҗади сәләте булган яшьләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә омтыла. Башкаручы булып китәргәме яки композиторлык юлын сайларгамы дип ике юл чатында аптырап торган Б Мулюков. Р Еникеев һәм Р. Белялов анын турыдан-туры кинәше белән сәнгатьтә үз урыннарын табалар Ул шулай ук композитор М Яруллин язмышында да зур роль уйный Яшь музыкант училишега килгәндә инде имтиханнар тәмамланган була һәм директор, бу династиянең нәселдән килгән сәләтен исәпкә алып, өстәмә имтихан оештыра. Композитор булып китүе белән Ф Әхмәтов та шулай ук И Әүхәдиевкә бурычлы: башлангыч музыкаль белеме дә булмаган егетне директорнын катнашы белән башта башкару бүлегенә кабул итәләр; соңыннан, аягы гарип булуын исәпкә атып, композиторлык бүлегенә күчерәләр. Нәтиҗәдә, 50 елларда Училищеда өметле яшь композиторлар плеядасы формалаша, нәкъ менә алар татар музыкасын, заманча яна чаралар ярдәмендә язу хисабына, яна биеклекләргә күтәрәләр, аны яңа бизәкләр белән баеталар.
Шунысы әһәмиятле, авторитаризм чәчәк аткан бер чорда, И Әүхәдиев тарафыннан фикердә хөрлек һәм эш-хәрәкәттә хакыйкатьлек орлыклары салына.
Дөрес, мона ул махсус берәүне лә тартмый, әмма шәхси үрнәк күрсәтеп ул училишеда дөреслек һәм бәйсехтек атмосферасы урнаштыра Сонгысы студент кичәләрендә, аларнын аерылгысыз өлеше булган "капустникларда" ачык чагылыш таба, шуна күрә дә ана бөтен Казан яшьләре эләгергә омтыла.
Ильяс Ваккас улынын кешелеклелеген. эчке рухи тәртиплелеген раслауга бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Мөгаен, бу нәүбәттән, укучы Рәүф Аббасов белән булган очрак аерым әһәмияткә иядер. Ул—танылган татар җырчылары Азат Аббасон һәм Венера Шәриповалар гаиләсеннән чыккан егет—галәмәт зур вокаль сәләткә ия була, ләкин училишега укырга кергәч тә малайлыгыннан аерыла алмыйча интегә. Педагоглар аны үсендермиләр, киресенчә, акылга утыртырга теләп, ана карата кирәгеннән артык кырыслык күрсәтәләр Нәтижәдә. бер сессиянсн нәгижәләрс буенча ул "аттестацияләнми" һәм псдсовст утырышында барлык коллектив Аббасовны куып чыгару турында сүз алып бара Бөтен түземлелеген югалткан директор да коллективка каршы килмәскә ниятли Шулай итеп, мәсьәлә тулаем хәл ителгән кебек тоела Шулчак И Әүхәдиев гомерендә беренче мәртәбә унбиш яшьлек үсмернен бас белән җырлавын ишетүне дәлил итеп, шикләнү-икеләнүләрен белдерә Анын чыгышыннан, өйтерсен лә. бөтенесе дә айнып киткәндәй була һәм. бәхеткә каршы, яшь жырчынын язмышы унаИ якка хәл ителә. Озак та үтми Р Аббасов Мәскәү консерваториясенә укырга керә һәм халыкара конкурс лаураты була
Сугыштан сонгы елларда И Әүхәдиев училишеда симфоник оркестр оештыру белән мәшгуль була, филармония каршында да оркестр булдыру турында хыяллана Шушы максаттан чыгып ул 1949 елда Ленинград консерваториясендә экстрен рәвештә имтихан тапшыра һәм симфоник оркестр дирижеры дигән диплом ала Шушыннан сон И Әүхәдиев оештыру эшчәнлеген тагын да кимрәк җәелдереп җибәрә һәм хөкүмәт карары белән расланган профессиональ коллектив туплауга ирешә. Баш дирижер һәм сәнгать җитәкчесе итеп И Әүхәдиев. икенче дирижер итеп Ленинградта укыган елларында ук дуслашып өлгергән, менә дигән музыкант И. Шерман билгеләнә.
Филармония оркестры 1951 елда беренче эре монографик концертларын бирә И. Әүхәдиев Бетховен әсәрләре программасына дирижерлык итә. болар—'"Эмонт" "Промстсй". Кориолан" увертюралары, шулай ук боек немец симфонистынын ин яхшы әсәрләреннән берсе 4 нче номерлы фортепиано концерты (солист Лукомский). И Шерман җитәкчелегендә рус классикасы әсәрләре, аерым алганда Г1 Чайковскийнын Бишенче һәм Алтынчы симфонияләре башкарыла Ике дирижер да чиратлашып Татарстан композиторларыннан С Сәйдәшен. М Мо- заффаров. Н. Жиһанов. I* Яхин. А Леман әсәрләрен янгыраталар Аннары атна саен чит ил. рус. совет музыкасы концертлары булып тора: оркестрга кушылып менә дигән солистлар— скрипач Ю Ситковсикий. пианистлар А. Гинзбург. I’ Яхин һ. б уйныйлар
Кызганычка каршы. 50 еллар уртасында оркестрмын чыгышлары кими төшә Финанслау белән кыенлыклар килеп туа. талантлы музыкантлар опера һәм балет театрына, консерваториягә китү сәбәпле квалификациясе музыкантларга кытлык лүа башлый Ләкин шулай да оркестрның сүнә баруына Казанда махсус концерт залы булмау төп сәбәпче була, оркестр сыярлык бердәнбер сәхнә опера театрында була. Бу коллективның эшен чиксез катлауландыра һәм оркестр аерым-аерым гына концертлар бирергә мәҗбүр була Шундый концерт лармын берсенә гастролер сыйфатында танылган дирижер Натан Рахлин да чакырылган була Ул концертны бик югары сыйфатта үткәрә һәм оркестр дәүләг статусы алгач, анын жззтәкчесе итеп чакырыла Шушы ук вакытта консерваториянең Зур концертлар залы да ачыла (1967) һәм шул рәвешле оркестрның я змышы унай якка хат ителә
Бу очракта да. консерватория ачынгандагы кебек үк, башлап йөрүчегә оркестрда урын табылмый. И Әүхадиевнен "кендеге'' училишега береккән булгандыр күрәсен. 50-60 елларда анын җилкәсенә республика балалар музыка мәктәпләре өчен кадрлар хәзерләү бурычы йөкләнә бу икеләтә әһәмияткә ин. чөнки 6\ вакытта
республика Россиянен эре нефть һәм индустриаль төбәгенә әверелгән була. Директорның һәм ул җитәкләгән коллективның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә шушы вакыт эчендә Татарстанда 36 яна мәктәп (шуның 5 се Казанда) ачыла, аларда, нигездә, училищены тәмамлаган музыкантлар укыта. Шул рәвешле Әлмәт, Түбән Кама. Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, сәнәгать һәм авыл районнарында музыкаль мәктәпләр челтәре барлыкка килә; бу үз чиратында халыкка музыкаль тәрбия бирү мөмкинлекләрен арттыра. Россиянен ин алдынгы музыкаль югары уку йортларыннан саналган Казан консерваториясенең базасын ныгьгга.
Шушы ук елларда И. Әүхәдиев. элекке кебек үк. училищеның симфоник оркестрын яшәтүгә күп көч сарыф итә. Бу яшьләр коллективы—"аякка җиңел", профессиональ коллектив була; ул атна саен Казанда—университет, авиация, медицина, авыл хуҗалыгы һәм финанс-икьтисад институтлары студентлары каршында чыгышлар ясый; мәдәният сарайларында, хәрби частьларда, заводларда концертлар бирә, авыл районнарына барып чыга. Шулай итеп, ул татар халкын дөнья симфоник җәүһәрләре белән таныштырып, бик игелекле агарту эше алып бара.
Репертуар тыңлаучыларны үзенен байлыгы белән тан калдыра, ул үз эченә мәшһүр рус һәм чит ил симфонистларынын әсәрләрен, шулай ук татар композиторларының ин яхшы язмаларын берләштерә. Оркестр Гендельнен “Пассакалья". Моиартнын популяр “Төнге серенада" һәм атаклы Кырыгынчы симфониясен, Бетховен әсәрләрен, шул исәптән “Героик" симфониясен. “Эгмонт". “Прометей" увертюраларын. Чайковскийнын кыллы серенадасын һәм симфонияләрен. Глинканын “Руслан һәм Людмила” операсына увертюрасын, Шубертның Тәмамланмаган симфониясен. Григнын “Пер Гюнт" сюитасын. Калинниковның симфониясен һ. б. бигрәк тә еш башкара.
Оркестр репертуарын шулай ук бик күп аккомпанементлар тәшкил итә. Болар— Моцарт. Бетховен. Лист. Шопен. Чайковскийнын фортепиано концертлары; Бах. Моцарт. Чаиковский. Мендельсонның скрипка концертлары; Чайковский. Шуманнын виолончель өчен язылган әсәрләре.
Төбәкара симфоник оркестры нефть районнарының берсендә ныгыш ясый (XX гасырның 60 еллары)
И Әүхәдиев үзе дә солистларга кушылып уйнарга ярата иде һәм моны да зур такт, осталык белән башкарды Училище оркестрына Д. Ойстрах. В. Пикаиэен, Н Школьникова. И Бочкова. М Яшвили кебек мәшһүр совет артистларынын һәм әйдәп баручы Казан музыкантларының кушылып уйнаулары бер дә юкка түгел. Милли музыкадан И Әүхәдиев “Сүнгән йолдызлар" драмасына увертюраны. С. Сәидәшевнен “Наемщик драмасына сюитаны. Н. Жиһановнын халык темасына сюитасын. М Мозаффаровнын увертюраларын һәм скрипка концертын. Р Яхиннын фортепиано концертын яратып башкара. Моннан тыш концерт программасына ул татар вокаль җәүһәрләрен, операдан арияләрне, романсларны бик теләп кертә.
Дирижер буларак. И Әүхәдиев музыканың сәнгати-образлар өслүбенә нечкә үтеп кереп, анда эмоциональ башлангычны табарга омтыла иде. Шуңа күрә дә ул
нинди генә әсәргә алынмасын, музыка якты буяулар белән өртелгән булыр иде. Һәм тыңлаучылар моны сизеп алып, оркестрнын чыгышын чын күнелдән бирелеп һәм айлап тыңлыйлар иде Аерым алганда, танылган музыка белгече Я М. Гирш- ман “Оркестр концерты" (Советская Татария) дигән мәкаләсендә бу күренешне бик оста тотып алган “ТАССР нын халык артисты И. Әүхәдиев җитәкчелегендәге Казан музыка училишесынын симфоник оркестры концертлары концерт сеэо- нынан аерылгысыз өлешенә әверелде. Бу үсмерләр коллективының чыгышлары программасының күпкырлы булуы белән аерылып тора һәм үзешчән музыканы сөючеләр арасында зур популярлык казанды Бу нәүбәттән университетмын Актлар (алында булып узган концерт аеруча игътибарга лаек һәм кызыклы булды. Листнын оркестр белән фортепиано өчен концерты һәм Чайковскийнын Итальян каприччиосы башкаручылардан иҗади өлгергәнлек һәм югары виртуоз осталык таләп итә.
Концерт бик шәп үтте. Залда күтәренкелек атмосферасы хөкем сөрде Башкаручылардан өртелгән илһам, ижади күтәренкелек тыңлаучыларга барыш иреште. Лист һәм Чайковскийнын сихри аһәнгә. эмоциональ киеренкелеккә ия. якты буяулы музыкасы зур дулкынлану һәм тирән кичерешләр белән кабул ителде"
Укучыларның оркестры белән эшләү дирижердан гаҗәеп фидакарьлек, тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Чөнки 14-20 яшьлек яшь музыкантлар оркестрда уйнауны олыларча кабул итә алмыйлар; аларнын туктаусыз шаяртулары, змоциональтотрыксызлыгы теләсә кемне чыгырыннан чыгарырга мөмкин Ләкин И Әүхәдиев аларнын барлык шуклыкларын да үткәреп җибәрә белә иде Мондый вакытларда ул урындыктан торып баса да. көч җыйган кебек башын күтәрә төшеп, карашы белән оркестр өстеннән йөгереп үтә дә бер генә сүз кычкыра “Прскратить'" һәм шулчак бөтенесе дә тынып кала һәм репетиция тагын дәвам итә Ин сонгы чиккә җиткән очракларда дирижер тәмам шашкан укучыларны репетициядән куып чыгара да тәнәфес игълан итә һәм "укучылар оркестры белән эшләгәнче. Дуровлар почмагында җәнлекләрне өйрәтү җиңелрәк”. — дия-дия үзе дә ишеккә юнәлә
И. Әүхәдиен башка төр тәрбия чаралары да куллана, аерым алганда ул укучыларның филармония оркестрында уйнавы турында даими килешүләр төзи, радиола яздыра, бу. үз чиратында, аларнын гамәли эшчәнлеге офыкларын киңәйтеп җибәрә Нәтиҗәдә. И Әүхәдиеннсн оркестр мәктәбен үткән күп кенә музыкантлар мәмләкәтмен әйдән баручы коллективларында эшли башлыйлар һәм танылган концертмейстерлар булып китәләр Алар арасында Г Эскин (Австрия. “Моиартсум" оркестры). Е Пустовалон (Мөскәү. кинематография оркестры). Ж. Армоник (Мәскәү. оперетта театры). Г Крушельницкий (Казан, дәүләт оркестры) кебек танылган музыкантлар бар
Кыскасы. И Әүхәдиеннсн Татарстанның музыкаль культурасын үстерүгә керткән өлешен бәһалап бетерү мөмкин түгел Һәм язмыш анын шушы титаник хезмәте очен уны белән кайтарып түли. Республиканың берничә буын музыкантлары бу Олуг затмын якты истәлеген йөрәкләрендә саклап килаләр һәм анын бәрәкәтле традицияләрен унышлы дәвам итәләр Татар мәдәниятенең аксакаллары Б Урманче. Г. Бәширов. Ә Еники. Р Яхин. Р Еннкесвнын тырышлы! ы белән Казан музыка училищесына, алы музыкант, талантлы педагог һәм арымас җәмәгать эшлеклесс И Әүхәдиев исеме бирелгән икән, бу бер дә гаҗәп түгел.