ӘМИРХАН АГА ЯДКАРЕ
Әмирхан ага озын гомер юлы кичерде. Егерменче гасырнын 90 елдан күбрәге анын иңнәрендә. Ул әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләрен калдырып китте. Күпме генә тарих зилзиләләрен кичерергә, кемнәр белән генә очрашырга, нинди генә тантаналарда катнашырга туры килмәгәндер ана! 90 еллык юбилеена хәзерлек унаеннан, журналист буларак, мина да аның белән еш очрашырга, ул яшәгән Чехов урамынданы 53 йорт фатирында берничә тапкыр булырга, хәләл жсфете Наҗия ханым әзерләгән чәй өстәле янында ашыкмый гына, озын-озаклап сөйләшеп утырулар бәхете туры килде Олуг әдип белән булган очрашуларны, анын турындагы якты истәлекләрне онытырга мөмкинмени?! Шуларны бәйнә-бәйнә көндәлек дәфтәремә язып барганмын Хәзер шуларны укучыга тәкъдим итәм
21 декабрь, 98.
Яна елга санамы көннәр калган. Шул уңайдан күренекле шәхесләребезгә, төрле һөнәр ияләренә анкета сораулары белән мөрәҗәгать итәргә булдык. Алар арасында әдәбиятыбыз аксакалы Әмирхан ага Еники лә бар Иртән ана шылтыратып йомышымны әйттем.
—Ярый, килегез, мин өйдә генә,—диде.
Сәгать ярымлап сөйләшеп утырдык. Сүзебез күбрәк төрки дөньяга кагылышлы хәлләр турында барды. (Чөнки мин ул елларда төрекләр Казанда нәшер иткән “Заман—Татарстан" газетасы хезмәткәре буларак килгән идем). Ул бу дөньяны, андагы вәзгыятьне яхшы белә. Истанбулда ике тапкыр булган. Сүз күбрәк әдәбият, сәнгать мәсьәлаләренә кагылышлы иде
—Безнен татар әдәбияты-сәнгате, төрекләрнеке белән чагыштырганда, бик югары, бик алга киткән,—диде ул —Тик безнен зур кимчелегебез—мөстәкыйль дәүләтебез юк Алар исә аерым дәүләт булып яши Шуңа күрә алар аяк терәп сөйләшәләр. Менә күз алдында бит алар Казанда "Заман" газетасын татар телендә чыгарып яталар, республикабыз шәһәрләрендә күпме татар-төрек лицейлары, төрек ширкәтләре эшли. Ә без, шулкадәр мәдәни, алга киткән халык булып, боларны Торкиядә эшли алабызмы0 Юк, чөнки безнен куллар богаулы, аерым дәүләтчелегебез юк Без үзебезнен кулдан килгәнне дә эшли алмыйбыз
Ул көнне мин Әмирхан агага анкета сорауларын калдырып, җаваплар әзер булгач, редакциягә шылтыратуын үтенеп, саубуллашып киттем.
23 декабрь, 98.
Иртән Әмирхан ага редакциягә үзе шылтыратты.
—Наил энем.—ди йомшак матур тавыш белән акрын гына эндәшеп.
—Тынлыйм. Әмирхан ага,—дим.
—Менә мин монда анкетаны тутырдым. Үзем кирәк дип тапкан сорауларга җавапларны яздым, кайчан килеп аласыз?—ди.
25 декабрь, 98.
Иртән туры Әмирхан ага фатирына киттем. Ишекне хатыны Наҗия ханым ачты Татар хатын-кызларына г ына хас тыйнаклык, зыялылык, чибәрлек Әмирхан агадан яшьрәк күренә. Әмирхан ага үз бүлмәсендә язу өстәле янында утыра иде. Өстәлендә
ап-ак мәчесе сырпаланып йөри
Әмирхан ага белән тагын иркенләп сөйләштек. Бу юлы ул үзенең төрекләргә булган мөнәсәбәтен яшермәде.
— Мин турысын сөйләргә яратам, эчемдәгенс яшермим, дөресен әйтәм, мин туры кеше.-диде ул. —Төрекләрне яратып бетермим мин. һәм үз сүзләрен болай
дип дәлилләде.
Ике тапкыр Истанбулда булдым, хатыным белән. Шул вакытта ике ел элек Рииат Мөхәммәдиев (ул чагында Татарстан Язучылар берлеге рәисе) тәкъдиме белән берничә әсәремне төрек теленә тәрҗемә итеп бастыру өчен төрки дөньяны өйрәнү вакыфы мөдире Туран Язганга калдырган идем Менә, белмим, бернинди хәбәр юк Моңда төрекләр генә түгел, үзебезнен Язучылар союзы да гаепле,-ди.
Мин дә Очирхан агага уз фикеремне, кинәшемне әйтми булдыра алмадым —Әмирхан ага,—дим. —Торкиядә Әхмәт Мәнгәр вакыфы бар Лнын кыш Суфия Имре. Анын белән сөйләшәсе булган
—Сина ничә яшь сон әле?—диде ул көтмәгәндә —Җитмеш була инде,—дигән идем, көлеп жибәрде
— Наил энем, беләсеңме, картлык өч төрле була ул. яшь картлык—70 яшькә кадәр, урта картлык—70-80, карг картлык—80нән сон
Шул сүзләреннән аңлашылганча. Әмирхан ага: минем инде китапларымны төрек теленә тәрҗемә иттереп чыгару өчен анын артыннан йөрер вакытым узган дип әйтергә геләде. күрәссн. Шуннан соң ул мина “Заман ”—Татарстан" газетасы өчен Яты ел унае белән тутырылган анкетаны сузды
— Менә, үзегез карарсыз инде Үзем кирәк дип тапкан сорауларыгызга җавапларымны яздым,—диде ул.
Әмирхан Еники хатыны Наҗия ханым 'н мн 1999 ел
Әмирхан аганын анкетага кайбер җаваплары “Казан утлары" журналы укучылары өчен дә кытыклы булыр дип уйлыйм. Менә алар
—Сезнең өчен 1948 ел ил күләмендә нинди вакыйгалар белән истә калды?
1998 елны ил күләмендә булып узган бер генә у най вакыйганы да мин хәтерләмим. Әмма бик зур тискәресе булды 17 августта Руен я кинәт икенче тапкыр икътисади тирән кризиска кереп батты Хәзер без шунын лвыр газабын кичерәбез —Узган сл шәхси тормышыгызда нинди үзгәрешләр, вакыйгалар булды”’ Шәхсән минем укм өчен истә калырлык куанычлы вакыйга—ул да булса ак пароходта Казаннан Уфага баруыбыз булды Җай уртасында оч тәүлек буена уфалы якын дуслар белән бергә гүзәл елгалар буйлап дәвам иткән бу хозур сәяхәт матур тош шикелле хәтердә озак сакланачак әле
Минем шәхси тормышымда бернинди үзгәреш булмады диярлек. Тагын бер елга картайдым, бары шул тына Ел ахырында гына икс бик якын туганымны югалттым Югалтулар һаман булып тора Телгә алырлык бер эшем—"Санаулы көннәр" дигән язмамны бетереп. 'Мәдәни ломга' газетасында бастырдым Куян елыннан нәрсә көтәсез”*
Куян елына исән-сау керсәм, март башыңда мина 90 яшь тулачак Мона бәлки шатланырга кирәктер Ләкин мине күбрәк шушы яшькә җитүем гажәпссндсрә Бәйрәм итү теләге дә юк Минем заманым узды инде
— Ссзнсичә. якынлашып килүче XXI гасырда кешелек дөньясын нинди вакыйгалар көтә'
— Русиянсн киләчәген юрау гаять читен Тотрыксызлык, башбаштаклык, жавапсмнык хоксм сөрә бирелә Анын фаҗигале вакыйгалары гасыр башында \к
6. .к V . .4 I
башланган иле, гасыр ахырында да әле дәвам итмәктә. Шуна күрә туачак XXI гасырның да тиздән бетәчәк XX гасырга охшаш булуы бик мөмкин һәрхәлдә. Рәсәйнен аякка басып, чын демократик һәм цивилизацияле ил булуы өчен кимендә бер илле ел кирәк булыр. Әгәр бөтенләй таралып китмәсә? Дөньяны җимерүе бик ансат, әмма яңадан торгызуы ай-һай бик авыр.
5 гыйнвар, 1999.
Әмирхан ага үзе шылтыратты. Сөйләшүендә ниндидер бер борчылу, канәгатьсезлек сизелә иде. Шуннан әйттем:
—Әмирхан ага, “Шәһри Казан” сезне ун елга яшәртеп чыгарган, әле 80 генә тула дигән
—Анысы яхшы булган икән,—дип кеткелдәп алды —Тик менә “Ватаным Татарстан” да интервьюны укып кәефем китте әле
—Нәрсә булган соң?—дим.
—Һәр елны Яна елда Хәйдәр Бегичевлар төшә торганнар иде,—дип язганнар (Хәйдәр Бегичев гаиләсе шул ук йортта, тик Әмирхан ага фатирыннан югарырак катта яши иде) —Мондый хатнен гомердә булганы юк. Бу йортка 1994 елда күчеп килдек, шуннан бирле Хәйдәр белән икәү генә очраштык бугай. Алдашу инде бу Мин моны кеше абруена сыену дип аңладым Гажәпләнәм шундый алдашуларга! Мондый алдашулар беренче тапкыр гына түгел инде, кеше фикерен бозып чыгару. Бервакыт шулай булды, бер әдәбият белгече (исемен әйтмим инде) минем исемнән язып чыкты. "Беренче чәчәкләр" драмасынын авторы Галимҗан Ибраһимов дип Ибраһимовкын андый әсәре юк. Ул—Кәрим Тинчурин драмасы Мин аны яхшы беләм. Драматург кешенең шулай язуы мине бик гаҗәпләндерде Шулай итеп мин бик надан булып калдым. Гафу да үтенмиләр бит соңыннан! Ише мин ялгышкан тәкъдирдә дә ул үзе төзәтергә тиеш иде. әгәр мин шул чаклы надан булсам. Менә шундый хәлләрдән соң мин кара-каршы утырып сөйләшүдән тәүбә иттем. Мондый ямьсез бозулар күп була. Моннан соң үз кулым белән генә язып бирергә булдым. Гел шулай гына эшләячәкмен
Аннары Әмирхан ага Төркиядә булуы турындагы язмаларын “Шәһри Казан" газетасында бастырып чыгаруы турында сөйләде.
Мәгълүм ки. Әмирхан ага белән очрашып сөйләшүләрем моның белән генә тәмамланмады Анкета сорауларына җавабыннан аңлашылганча, алда тагын бик мөһим дата—олуг әдипнең 90 еллык юбилее тора иде. Әлбәттә, республика матбугаты, шул исәптән "Заман"—Татарстан" газетасы да бу вакыйгадан читтә кала алмады Әмма бу датаны ничек, нинди рәвештә яктыртырга, ничек билгеләп үтәргә?
Янә редакция белән анын фатиры арасында юлны таптау, истә калырдай очрашулар, сөйләшүләр башланды.
10 гыйнвар, 1999.
—1995 елнын ноябрь аенда “Татурос” чакыруы буенча Истанбулга барып, хатыным Нажия белән бергә бер атна торып кайттык,—дип Төркиягә баруларын сөйләп алды Әмирхан ага —Яхшы кунак иттеләр. Биш йолдызлы отельгә урнаштырдылар. Иртән машина белән килеп алдылар. Бөтен Истанбулны күрсәттеләр Кич кенә машинада китереп куйдылар Гаяз Исхакый каберендә дә булып. Коръән укыттым Торкиядәге илчебез Рево Идиатуллин да зур кунак итте, машинада гына йөртте. Әмма көннәр бик начар, салкын, жилле, яңгырлы булды,—диде ул.
Әмирхан ага шул вакыйгаларны хәтереннән кичереп булса кирәк, азрак уйланып торды да, сүзен дәвам итте:
—Истанбулга икенче баруыбыз 1996 елнын октябрь башларында булды. Монысы ише үз исәбебезг ә иде Шунда мин шәхси китапханәмдә саклана торган, төрле повесть, хикәяләрем басылган 3-4 китабымны калдырдым Дөрес, алар төрекчәгә тәрҗемә ителмәгән иде Истанбулда әсирлектән сон Торкиядә калган Мәхмүт Урал дигән кеше белән очраштым Аңа китапларым турында сөйләдем Ул "Белмим, бастырмаслар алар .—дигән иде Чыннан да, Төркиядә дәүләт нәшриятлары юк. Барысы да шәхси кулларда. Төрекләр китапка товар итеп карыйлар. Сатылудан файда килерлек булмаса, китапларны чыгарып азапланмыйлар. Менә шуннан бирле китаплар турында бернинди мәгълүмат юк. Хотя бы, китапларны кайтарсыннар иде.
Әмирхан ага китапларын юксына, үзендә калмаганнар, күрәсең. Аннан сон көрсенеп кенә. Советка каршы булса, басарлар иде. Хәер, андый әсәрләремне дә биргән идем ише Кояш баер алдыннан" нәкъ шундый әсәр,—дип өстәп куйды.
Менә ул язу өстәле яныннан торып, шкафтан кара тышлы бер китап алып килде.
-Бу-Оренбурда чыккан "Вакыт" газетасының баш мөхәррире Фатих Кәрими китабы Ул "Истанбул мәктүпләре” (хатлары) дип атала Фатих Кәрими 1912 елнын 1 нояорендә 'Вакыт газетасының хәбәрчесе сыйфатында Төркиягә бара Ул Одессада дүрт татар кызын очрата һәм аларны да үзе белән Истанбулга алып китә.
Кызлар төрек лазаретларында яралы гаскәриләрне дәваларга эшкә урнашалар. Болар турында галим Мәсгут Гайнетдин язып чыккан иде инде
Китап шактый калын һәм күләмле күренә, анда шактый гына рәсемнәр, шул исәптән татар хатын-кызлары фотосурәтләре дә урын алган. Ул 1913 елда Оренбурда нәшер ителгән Гомумән, хезмәт Төркия тормышына багышланган Гарәп хәрефләре белән язылган Кириллицага күчерелеп бер кайда да басылмаган икән Аны төрекләр дә чыгармаган Бу китапта алар очен тарихи бай материал бар. югыйсә
Шул унайдан Әмирхан ага да елмаеп кына Төрекләр китап укырга яратмыйлар алар Анда татар язучыларыннан Ринат Мөхәммәдиев белән Роберт Бату.хтадан башканы белмиләр дә".—дип әйтеп куйды.
2 февраль. 1999.
Кичке бишләрдә янә Әмирхан ага янына. 90 еллык юбилее унае белән ана бирелгән сорауларга җавапларны алырга бардым
—Мин шәхсән юбилеемны үгкәрү ягында түгел. Сәламәтлегем бик начар Алай үткәрәселәре булса, хөкүмәт комиссиясе төзелергә, анын чаралары билгеләнергә, хөкүмәт күпмедер күләмдә чыгымнар тотарга тиештер инде Ә мин хәзер хастаханәгә ятарга телим. Бик талчыктым, үземне начар хис нтәм Бу турыда союзга шылтыраттым, бер атна элек. Ренатнын урынбасары Әхмәт Гадел белән сөйләштем, әлегә җавап юк —диде Әмирхан ага.
Шушы сөйләшүдән сон көндәлегемә болай дип язып куйганмын:
—Әмирхан ага алай ялагайланып, түбәнсенеп йөрмәде Ул бик горур, ү з дәрәҗәсен белә торган зыялы иде. морзалар нәселеннән бит Шулай горур булырга, сонгы сулышында да халкыннын яраткан язучысы, кеше булып калырга кирәк. Ә ул кайберәүләр кебек кызыл авыз булмады, гомер буе халкына хезмәт итеп, берсеннән берсе гүзәл әсәрләр калдырды 19 февраль, 1999.
Әмирхан аганын 90 еллыгы уңаеннан редакция тарафыннан куелган сорауларга җаваплары “Татулыкны гаделлек белән тигезлек кенә саклый" дигән баш астында махсус бер сәхифә булып “Заман”—Татарстан" газетасында басылып чыкты Анда анын татар әдәбиятының киләчәге турында уйланулары, гаделлек һәм тигезлек төшенчәләренә мөнәсәбәте. XXI гасырга фаразлары бәян ителгән Әлбәттә, бу әнгәмә атналык газетада гына югалып, онытылып калмасын. “Казан утлары" журналында янә басылып, гатар әдәбияты фондында сакланса иде
5 март. 1999.
Әмирхан аганын 90 еллыгын Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бик зурлап үткәрделәр Ул ин югары дәрәҗәлә, республикабыз җитәкчеләре катнашында узды Юбилейлары узганнан сон Әмирхан ага янә редакция!ә шылтыратты Ул гел шулай, хәлләрне белешеп тора иде
26 апрель, 1999.
Жомга көн Газетада басылган ннтервьюсы өчен Әмирхан агага гонорар илтәсем бар Ана шылтыратып, киләссмнс әйттем Озак кына, матур игеп сөйләшеп утырдык Эшемә барышында кофе эчеп алырга тәкъдим итте Ризалыгымны белдереп өстәл янына утырдым Наҗия ханым кечкенә чынаякларда кофе һәм үзе пешергән пирогларны чыгарды Сөйләшү узган юбилей, язучылар. Кат Гали бүләкләрен бирү анын Гомөр ага Бәширов белән сонгы очрашуы турында барды
_Кол I али бүләген генә алыйк әле Бөтенесенә лә гадел биреләме ул ’ Әдәбиятка, мәдәнияткә, әдәби мирасыбызга һичбер өлеш кергмәмн кешеләргә дә бирәләр бит шул бүләкне,—дип уфтанды Әмирхан ага
Сөйләшү темасын икенче юнатешкә бору очен сорап куйдым
— Юбилейлардан сон бераз тынычлангансыздыр инде. Әмирхан ага. сәламәтлек яклары, санаторийга юлламалар ничек’—дим
— Иште әйткәнемчә, һич тә юбилейлар уздырырга уйламаган илем Министрлар кабинетыннан Илгиз Хәйруллин шылтыратты сез бер дә борчылмагыз тыныч үткәрәбез дигәч- ризалаштым Президент Шәймиев бик жылы сүзләр әйтте Болай булыр дип уйламаган идем Мона чаклы. 90 яшемә кадәр югарыла мине белүче дә кызыксынучы да булмады Инде бер көндә мине Алланып кашка тәкәсе иттеләр дә куйдылар
’ Юллама мәсьәләсендә, өйгә килеп, кул куйдырып киттеләр, курорт каргасын тутырдылар Менә путевка когәм. телефонда беркемне дә тотып булмый Монда "Казан” санаториенда гына дәваланырмын инде Олеге путевка юк дип әйгаләр.-дм Гомәр ага Бәширов турында сорагач
—Гомәр абый үзе генә яши. Әле бер көнне барып, озак кына сөйләшеп утырдык Икебезгә бер кызылны бушаттык.—диде.
Аннары жәй айларында үзен Уфага. Мәскәүгә чакыруларын әйтте.
—Анда барасы булыр инде.—диде. Туран Язганда калдырган китапларын янә искә алды.
Мине озата чыкканда ул кызык кына итеп: “Зур башта кечкенә акыл, кечкенә башта зур акыл" дип язып куйдым әле диде. Нәрсә әйтергә теләвен аңламадым.
Тарихи шәхес, әдәбиятыбыз аксакалы белән очрашуларның кайбер мизгелләре менә шулар. Әмирхан ага турындагы хатирәләремне йомгаклап, көндәлекләремдә болай дип язып куйганмын:
18 февраль. 2000.
Әмирхан ага белән хушлашу көне. Авыр, бик авыр югалту. Бу көнне Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасына үтәрлек булмады. Залда күңелләргә мон салып акрын гына музыка агыла. Хушлашу өчен театрга язучынын якыннары, меннәрчә укучылары, каләмдәшләре, җәмәгать эшлеклеләре. республика җитәкчеләре килгән. Табут янында почетлы каравыл алышынып тора. Иң соңыннан каравылга республика җитәкчеләре басты. Мәрхүм белән хушлашканда олы әдипне юксынып, тирән борчылуг белән бик күп мактау сүзләре әйтелде.
Әйе. гомер—агымсулар кебек: Әмирхан аганын вафатына да биш ел тулып килә Әле кичә генә анын белән очрашып, матур, иркен бүлмәсендә гапләшеп утырган кебек Истә, барысы да истә, хәтердә.
Шулай да Әмирхан аганын үтәлмәгән бер вәгъдәсе калды, дөресе ул аны үтәп өлгерә алмады Югыйсә, Әмирхан ага бик тә пөхтә, төгәл, биргән вәгъдәсен һәркайчан үги торган олпат зат иде.
Сонгы очрашуларыбызнын берсендә ул мина тарихи бер шәхес—Таһир Ильяси турында сөйләгән иде. Аның хатыны Нәгыймә—Шиһап Мәрҗанинең оныгы булган. Кызы Наҗия ханым Нәгыймә кызы—Әмирхан аганын соңгы елларда яшәгән хатыны Наҗия ханымда әтисенең гарәп хәрефләре белән язылган зәңгәр тышлы калын гына көндәлек дәфтәре саклана. Ул тулаем Төркиягә багышланган һәм сәяхәтнамә рәвешендә язылган була. Наҗия ханым ул көндәлекне матбугатта чыгару уе белән гарәп хәрефләреннән хәзерге графикага күчереп, машинкада баскан. Шуннан сон бу язмалар галим Марсель Әхмәтжанов кулына кереп, ул бу турыда 1997 елда “Татарстан" журналының җиденче санында бит ярымлык мәкалә бастыра.
Әмирхан аганын әйтүенә караганда, Марсель әфәнде көндәлекләрне язучы Рабит Батуллага, анысы исә 'Казан утлары” журналына тапшырган. Бу хакта Әмирхан ага бик борчылып кына
— Минем алар артыннан йөрергә сәламәтлегем юк инде. Югыйсә, сәяхәтнамәләрдә төрки дөньяга караган, анда яшәгән татар зыялылары турында бай материал бар иде Әмма журналда бу көндәлекләрнең дөнья күргәне юк әле,—диде.
Әмирхан аганы тынычландырып, шушы язмаларның очына чыгарга, аларның язмышы белән кызыксынырга вәгъдә бирдем Вәгъдәмдә торып, “Казан утлары” журналы архивыннан шул сәяхәтнамәне табып, ике көндә укып та чыктым
Икенче бер баруымда Әмирхан агадан Таһир Ильясинын кем булуы, ничек итеп Төркиягә барып чыгуы турында (ул анда Габдрахман Буби белән бергә барган икән) сәяхәтнамәгә кыска гына кереш сүз язуын үтендем Шул кереш сүз белән “Заман"—Татарстан" газетасында сәяхәтнамәдән өзекләр биреп барачагыбызны әйттем Ул бик теләп риза булды.
—Әзер булгач, үзем шылтыратырмын,—диде.
__ Сонгы вакытта сәламәтлеге начарланып китү яки вакьггы тар булу сәбәплеме, ул бу вәгъдәсен үти алмады Ни кызганыч, төрки дөньяга, зыялыларыбызга кагылышлы күпме тарихи бай мәгълүматлар анын белән бергә мәңгелеккә китеп барды
Наил ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,
Татарстанның атказанган моРәният хе змәткәре